Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ИКЕНЧЕ СЪЕЗДЫ
 13—15 июньдә Казанда Татарстан совет язучыларының икенче съезды булды. Съездда ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре иптәш X. Рәхмәтуллин, СССР Совет язучылары союзыннан Сталин премиясе лауреаты Г. Гулиа, С. Кирьянов, Н. Томан һәм
Һ. Хөсәенова иптәшләр катнаштылар. Съезд Татарстан Ссвет яучылары союзы правлениесенец һәм ревизия комиссиясенең отчёт докладларын тынлады.

Беренче доклад белән Гази Кашшаф һәм икенче доклад белән Гариф Гобәй чыктылар. Сөекле юлбашчыбыз бөек Сталинның, совет хөкүмәтенең, коммунистлар партиясенең даими кайгыртучанлык күрсәтүләре белән бөек Ватан сугышы елларында да һәм сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкны үтәү өчен киеренке көрәш барган елларда да безнең татар совет әдәбияты шактый алга китте. Татар совет язучылары яңа романнар, повестьлар, сәхнә әсәрләре, либреттолар, кантаталар, җырлар иҗат иттеләр. Г. Бәширов «Намус», К. Нәҗми «Язгы җилләр», Г. Әпсәләмов «Алтын йолдыз» романнарын; Г. Гобәй «Замана балалары», И. Гази «Онытылмас еллар» повестьларын һ. б. әсәрләр бирделәр. К. Нәҗми, Ә. Иска иптәшләр либреттоларына опералар язылды. Т. Гыйззәт, М. Әмир, Р. Ишморат, Д. Аппакова, Н. Исәнбәт, А. Әхмәт, Ә. Фәйзи һ. б. драматурглар сәхнә өчен яңа драма әсәрләре бирделәр. С. Хәким «Дала җыры», «Курск дугасы» поэмалары, күп кенә шигырьләр, җырлар, М. Садри «Бәхет турында җыр», «Якты кич» поэмалары, Гали Хуҗи «Россия», «Гражданин, солдат, шагыйрь», «Каенсар» поэмалары, Ш. Мөдәррис «Биш минут» поэмасы һәм күп кенә шигырьләр, очерклар яздылар. Бөек Ватан сугышы елларында татар совет язучыларының күпчелеге дошманга каршы кулларына корал тотып сугыштылар һәм фронтның алгы сызыгында да үзләренең иҗат эшләрен дәвам иттерделәр. Нур Баян, Фатыйх Кәрим, Гадел Кутуй, Рахман Ильяс, Вәдүт Мифтахов, Александр Бендецкий, Кәшфи Басыйров, Хәмит Кавнев иптәшләр изге совет ватаны өчен сугышларда алгы сызыкта һәлак булдылар. Соңгы елларда безнең әдәбиятка 3. Нури, М. Хөсәен, Н. Арсланов, К. Тәрҗеманов, А. Расих, Тамара Ян, Ә. Маликов, Л. Ихсапова, 3. Мансур, Г. Латыйп һ. б. өметле яшь язучылар килделәр. Докладчы Татарстан совет язучыларының беренче съездыннан соңгы чорда татар совет әдәбиятының күп алга киткәнлеген әйтеп, Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе эшендәге зур кимчелекләргә тукталды, кайбер язучылар иҗатындагы ялгышларны, кайбер язучыларның сүлпәнлек күрсәтүләрен, тормышта артта баруларын тәнкыйть итте. ВКП(б) Өлкә Комитеты Татарстан Совет язучылары союзы эше буенча чыгарган карарында татар совет әдәбиятының тормыштан артта калуын, әдәбиятта производство новаторларын, Советлар Союзы Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планын тормышка ашыру өчен халыкның героик көрәшен чагылдырган әсәрләрнең бик аз булуын әйтә.

Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең начар торуы, яшь язучылар белән эшләүнең, рус секциясе белән җитәкчелек итүнең бик начар булуы, әдәби тәнкыйтьнең үстерелмәве, шуның нәтиҗәсендә тәнкыйтьтә күп кенә хаталар һәм байтак кына әсәрләр түбән сыйфатлы булуы күрсәтелә. Иптәш Гази Кашшаф доклады буенча фикер алышуларда катнашкан иптәшләр Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе һәм аның элекке председателе Әхмәт Ерикәйнең яраксыз эш стилен кискен тәнкыйть иттеләр, иҗат секцияләренең начар эшләүләре турында сөйләделәр. Язучы Г. Әпсәләмов татар совет язучыларының Татарстан АССР промышленносте һәм эшчеләре турында әсәрләр иҗат итмәүләрен әйтте. Бәян Гыйззәт татар совет драматургларының әсәрләрендәге җитешсез якларга тукталды, коммунизм төзүче совет кешеләрен оста итеп чагылдырган яңа драматургия әсәрләре иҗат итүдә язучыларны активрак эшләргә чакырды.

— Бөек Ватан сугышы елларында безнең драматурглар 130 дан артык пьеса яздылар, — ди язучы Мирсәй Әмир. Без моның белән горурлана алабызмы? Юк, әлбәттә. Яхшы сәхнә әсәрләре әле бик аз. Ә бер пәрдәлек пьесалар исә бөтенләй юк диярлек. Безнең драматурглар тормышны тирәннән өйрәнеп язмыйлар, ашык-пошык эшлиләр. Шуңа күрә алар чагылдырган образлар да уңышлы булып чыкмыйлар.

Иптәш А. Гомәр үзенең чыгышында Язучылар союзы правлениесенең яшь язучылар белән начар эшләве, әдәбиятка килүче яңа әдәби кадрларны тәрбияләүдә җитди игътибар бирмәү турында сөйләп, киләчәктә яшь язучыларны тәрбияләүгә бик нык әһәмият бирергә кирәклекне әйтте. Фатыйх Хөсни үзенең чыгышында язучыларның әдәби осталыкны күтәрү өстендә йомшак эшләүләренә тукталды, әдәби жанрларны баету, хикәя, очерк жанрларына игътибарны көчәйтергә кирәклекне әйтте. Москва язучысы иптәш Н. Томан татар совет балалар әдәбиятындагы кимчелекләргә тукталды. Балалар өчен язылган шактый китапларның идея һәм художество эшләнеше түбән булуын тәнкыйть итте, балалар әдәбиятының артталыгын бетерү өчен конкрет чаралар күрергә чакырды.

— Балалар әдәбияты — яшь буынны тәрбияләүдә көчле корал, аны мәхәббәт белән үстерергә кирәк, — диде ул. Иптәш Г. Насрый үзенең чыгышын Татарстан Совет язучылары союзы правлен иесендәге зур кимчелекләрне тәнкыйтьләүгә багышлады.

— Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе язучыларның иҗат эшләре белән җитәкчелек итмәде, аларга юнәлеш бирүдә булышмады, сорауларына, фикерләренә күңел салмады, тәнкыйтьне яратмады,— диде иптәш Г. Насрый.

Яшь шагыйрь Мәхмүт Хөсәен, үзенең чыгышында Татгосиздатның матур әдәбият секторы яшь язучыларның китапларын вакытында бастырып чыгаруга әһәмият бирми дип әйтте. Мәхмүт Максут үзенең чыгышында әдәбиятта тәнкыйтьнең йомшаклыгы, бу өлкәдә буталчыклар, хаталар булуы турында сөйләде. Ул, СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан хәзерләнә торган классик язучыларның әсәрләрен бастырудагы хаталарга тукталып, М. Гайнуллинның «Г. Камал әсәрләренә язган сүз башын каты тәнкыйть итте. СССР Совет язучылары союзы вәкиле, Сталин премиясе лауреаты язучы иптәш Г. Гулин татар совет язучыларының югары идеяле яхшы әсәрләр иҗат итүдә, бөек совет чынбарлыгын чагылдыруда аеруча тырышып эшләргә тиешлекләре турында сөйләде. Сугышчан публицистикага нык әһәмият бирергә, вакытлы матбугатта актив катнашырга, тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне киң җәелдерергә, татар совет әдәбиятының тагын да үсүе өчен бөтен көчне биреп эшләргә чакырды. — Кадерле юлбашчыбыз иптәш Сталин, совет хөкүмәте, коммунистлар партиясе, совет әдәбиятының үсүе өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырдылар һәм тудыралар, аның турында көндәлек кайгырту күрсәтәләр,—диде үзенең чыгышында язучы иптәш Гомәр Бәширов.

— Бу безне Бөек Сталин чорына, совет халкына лаеклы яңадан-яңа әсәрләр иҗат итүгә рухландыра. Съездда ВКП(б) Өлкә Комитеты секретаре иптәш X. Рәхмәтуллин зур речь белән чыкты. Ул Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, бөек рус әдәбиятының йогынтысында татар совет әдәбиятының җитди уңышларга ирешкәнлеген әйтеп, татар совет язучылары алдында торган зур бурычларга тукталды. Татар совет әдәбияты политик һәм культура дәрәҗәләре гаять зур үскән һәм өзлексез үсә барган халык таләпләрен канәгатьләндерми әле. Совет язучысы дигән югары исемне аклар өчен тормышны хис итәргә, аны тирән рәвештә өйрәнергә, перспективаны күрә белергә, илебез чынбарлыгының мөһим вакыйгаларына актив катнашырга кирәк. Иҗат итүче халыкның бөек энергиясен язучылар үз әсәрләрендә тиешенчә чагылдырырга тиешләр. Республикабыз, аның экономикасы, аның кешеләре танымаслык булып үстеләр. Ләкин бу зур үзгәрешләр татар совет әдәбиятында тиешенчә чагылдырылганы юк әле. Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе язучыларыбызның иҗат эшләре белән якыннан кызыксынырга, аларның идея һәм культура дәрәҗәләре үсешенә, актуаль мәсьәләләрне үз вакытында кую һәм чишү эшенә ярдәм итәргә, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне киң җәелдерергә тиеш. Халыкка хезмәт итәргә омтылган язучыларга, хаталарын төзәтеп, алга омтылган язучыларга партиябез һәрвакыт ярдәм итә, — ди иптәш Рәхмәтуллин. Иптәш Гази Кашшаф доклады буенча 29 кеше чыгып сөйләде, алар арасында К. Нәҗми, Н. Исәнбәт, Г. Халит, С. Баттал, С. Кирьянов, Ш. Мөдәррис, һ. Хөсәенова, Ә. Давыдов, И. Заботин, М. Елизарова, Широких, И. Нуруллин, Җ. Эминов. 3. Мансуров Һ. б. бар. Съезд Татарстан совет язучыларының эшен канәгатьләнерлек дип тапмады һәм киләчәктә эшне яхшыртуга юнәлтелгән карар кабул итте. Барлык совет язучыларының. совет әдәбиятының иң якын дусы, аны үстерү турында аталарча кайгыртучы кадерле юлбашчыбыз, сөекле Сталинга зур рухлану белән хат кабул ителде. Съездда яшерен тавыш бирү тәртибендә Татарстан Совет язучылары союзының правлениесенә К. Нәҗми, Г. Бәширов, М. Әмир, Г. Халит. Р. Ишморат, К. Лебедев. Ә. Исхак. Н. Исәнбәт, Г. Гобәй. И. Гази, С. Вәлиди иптәшләр сайланды. Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе председателе итен иптәш Гариф Гобәй, аның урынбасарлары итеп Мирсәй Әмир, Әхмәт Исхак иптәшләр, җаваплы секретаре итеп иптәш Салих Вәлиди сайландылар. Ревизия комиссиясенә А. Әхмәт, Ш. Маннур, С. Урайский иптәшләр сайланды. «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы итеп иптәш Гази Кашшаф расланды.