Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ТАТАРСТАН СОВЕТ АЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ГОМУМИ ҖЫЕЛЫШЫ

15-16 майда Татарстан совет язучыларының гомуми җыелышы булып үтте. Җыелыш гаять мөһим мәсьәләләргә — СССР Совет язучылары союзы правлсииесенең XIII иче пленумы йомгакларына һәм БКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты бюросының «Татарстан Совет язучылары союзының эше турында» кабул иткән махсус карарына багышланган иде. Беренче мәсьәлә буенча иптәш Ә. Ерикеев доклад ясады. Татар совет балалар әдәбиятының бүгенге торышы турында өстәмә доклад белән балалар язучысы Г. Гобәй чыкты (Г. Гобәй иптәшнең доклады, кыскартылган килеш, журналыбызның бу номерында басыла). Өлкә Комитеты бюросының карары турында белдерүне иптәш. К. Фасеев ясады. (ВКП(б) Өлкә Комитеты карары уңае белән журналда баш мәкалә бирелде). Ике көн буенча дәвам иткән фикер алышуларда язучылардан Г. Кашшаф, Ш. Маннур, М. Садри, Г. Галиев, К. Нәҗми, Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, М. Гайнуллин, М. Хөсәен һәм И. Нуруллин иптәшләр катнаштылар. Җыелыш язучыларның актив катнашы белән, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть атмосферасында үтте. Язучылар Өлкә Комитеты бюросының карарын дөрес дип табып, шул нигездә үзләре дә Татарстан язучылары союзы пргвлениесенең эшендәге һәм шулай ук үз иҗатларындагы кимчелекләрне һәм хаталарны җитди тәнкыйть астына алдылар. Җыелыш, партиянең кайгыртучанлыгына жавап итеп, язучыларны яңа, зур күләмле, халкыбызны коммунизм рухында тәрбияли торган тирән эчтәлекле, югары художестволы әсәрләр язарга чакыру белән бетте. СССР

 

 СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ ПРАВЛЕНИЕСЕ СЕКРЕТАРИАТЫНДА ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ П РАВЛ Е Н И ЕСЕН ЕҢ ОТЧЕТЫ 
Шушы елның 24-25 апрелендә Москвада, СССР Совет язучылары союзы правлениесенең секретариатында, Татарстан Совет язучылары союзының отчеты булды. Татарстан совет язучыларының иҗаты һәм правлениенең эше турында иптәш Ә. Ерикеев доклад ясады. Доклад буенча җанлы фикер алышулар башланды. Фикер алышуларда күренекле рус язучыларыннан А. Сурков, Н. Тихонов. А. Софронов, В. Кожевников, С. Евгенов. П. Скосырев, II. Шубин, А. Карцев, Александрова, О. Леонидов, А. Деев, II. Чертова, Л. Климович, СССР Совет язучылары союзының консультанты
Һ. Хөсәенова һәм башка иптәшләр катнаштылар. Бу иптәшләр татар совет әдәбиятының зур уңышлары белән бергә бик җитди кимчелекләрен дә күрсәттеләр. Бигрәк тә татар язучыларының аерым әсәрләренә тукталып, аларга тирән анализ ясаган иптәшләрнең чыгышлары татар язучылары өчен файдалы булды. Татар совет язучыларыннан бу утырышка М. Максут, К. Нәҗми, Г. Бәширов, М. Әмир, Ш. Маннур, Г. Кашшаф, Г, Әпсәләмов, Ш. Мөдәррис, Ә. Фәйзи һәм Татарстан Совет язучылары союзыиын җаваплы секретаре С. Вәлиди иптәшләр катнаштылар. Секретариат Татарстан Совет язучылары союзының эшен яхшырту турында махсус карар кабул итте. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНЕҢ ОТЧЕТЛАРЫ Татарстан совет язучыларының шушы елның июнь аенда булачак II нче съезды алдыннан язучыларның иҗат секцияләренең отчет-санлау утырышлары булып үтте. Проза секциясенең эше турында Г. Бәширов, шагыйрьләр секциясенең эше турында Ә. Исхак, драматурглар секциясенең эше турында М. Әмир, балалар әдәбияты секциясенең эше турында Г. Гобәй, яшьлар түгәрәгенең эше турында Ш. Маннур, рус язучылары секциясенең эше турында И. Заботин иптәшләр доклад ясадылар. Фикер алышуларда катнашкан язучылар лжат секцияләренең эшендәге яхшы якларны күрсәтү белән бергә, аларның кимчелекләрен аеруча тәнкыйть итеп чыктылар. Секцияләрнең утырышлары сирәк булган, плансыз үткән, алдан хәзерләнмәгән. Секцияләр күбрәк теге яки бу әсәрне укып-тикшерү белән генә шөгыльләнгәннәр. Зур һәм әһәмиятле теоретик мәсьәләләрне күтәрмәгәннәр, язучыларның ямат эшләрен оештыруда актив катнашмаганнар, язучыларның иҗат лабораторияләре белән кызыксынмаганнар, зур әсәрләр тудыруда язучыларга җитәрлек булышмаганнар һ. б.

Отчетлардай соң иҗат секцияләренең бюроларын сайлаулар булды. Яшерен тавыш бирү тәртибендә иҗат секцияләренең бюроларына түбәндәге иптәшләр сайланды: Проза секциясе бюросына: Г. Бәширов (секция җитәкчесе), Г. Галиев (секция җитәкчесенең ярдәмчесе), Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, Л. Жәләй; Шагыйрьләр секциясе бюросына: Ә. Исхак (секция җитәкчесе), Ш. Маннур (секция җитәкчесенең ярдәмчесе), Г. Хуҗи, М. Садри, С. Хәким; Драматурглар секциясе бюросына: М. Әмир (секция җитәкчесе), Т. Гыйззәт, Р. Ишморат; Балалар әдәбияты секциясе бюросына: Г. Гобәй (секция җитәкчесе), А. Әхмәт (секция җитәкчесенең ярдәмчесе) һәм Җ. Тәрҗеманов. Рус язучылары секциясе бюросына: И. Заботин (секция җитәкчесе), С. Никольский (секция җитәкчесенең ярдәмчесе), Г. Паушкин, К. Лебедев, А. Колесников; Яшьләр түгәрәге бюросына: С. Хәким, И. Гази, Г. Иделле, И. Нуруллин, 3. Мансур.