Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОРЬКИЙ АМЕРИКА ТУРЫНДА

А.ӘХМӘТ

ГОРЬКИЙ АМЕРИКА ТУРЫНДА


 Мең тугыз йөз бишенче елгы вакыйгалардан сон Алексей Максимович Горький Америкага барып чыга һәм байтак вакыт анда яши. Биредә ул «цивилизацияле» Европаның, бигрәк тә Америка капитализмының ерткычлыгын, кабахәтлеген, соры кортлылыгын, коточкыч комсызлыгын, гариплеген үз күзе белән бөтен ачыклыгы белән күрә һәм күргәннәрен даһи художникларга гына хас зур осталык һәм тирән гомумиләштерү белән Америка турындагы атаклы әсәрендә гәүдәләндерә. Америка журналы анкетасына җавабында Алексей Максимович, чын күңелдән нәфрәтләнеп, Америка турында болай ди: «... Ләкин сез ТАКШ цивилизациясе дип атый торган нәрсәгә миндә симпатия юк һәм булырга да мөмкин түгел, әлбәттә. Минем уемча, сезнең цивилизация безнең планетада иң гарип цивилизация...»

Бөек Горькийның, Америка турындагы памфлетлары моннан кырык еллар элек язылуларына карамастан, әле бүгенге көнне дә гаять актуаль яңгырыйлар. 1950 елда Татгосиздат тарафыннан «Америкада» X исеме белән бергә туплап бирелгән бу памфлетларның татар телендә басылып чыгуы гаять вакытлы һәм әһәмиятле вакыйга. Бу җыентыкка бөек язучының «Сары шайтан шәһәре», «Эч пошу патшалыгы», «Моң», «Тормышның хуҗалары», «Республиканың корольләреннән берсе», «Әхлак сатучы» исемле памфлетлары һәм «Америка журналы анкетасына җавабы » урнаштырылган.

Хәзерге көндә яманатка калган атлантик пактлары төзеп, яңа сугыш уты кабызу уе белән, атом һәм водород бомбалары белән саташып йөрүче Америка империалистларының кабахәт йөзләрен бөек Горький ул вакытта ук рәхимсез фаш иткән иде. «... Бөтен дөнья капиталистлары,— ди Алексей Максимович Горький, бар да бердәй үк җирәнеч һәм кешелексез токым, ләкин сезнекеләр иң начарлары. Күрәсең, алар ахмаграк, акчага комсызлар, сүз җае белән: «бизнесмен» сүзен мин үзем өчен «маниак» дип тәрҗемә итәм. Уйлап кына карагыз, бу нинди ахмак һәм хурлыклы эш, без шундый кыенлык белән бизәргә һәм баетырга өйрәнгән гүзәл планетабыз, безнең бөтен җир йөзе диярлек акчадан бүтән бер генә нәрсә дә эшли белми торган бер уч кешеләрнең комсыз кулында. Гүзәл иҗат көчен — галимнәрнең, техникларның, шагыйрьләрнең, безнең «икенче табигать» булган культураны иҗат итүче эшчеләрнең канын һәм миен бу аңгыра кешеләр сары-металл түгәрәкләренә һәм кәгазь чекларга әверелдерделәр...»

Алтын корольләренең, Америка магнатларының оясы булган Нью- Йоркны Горький тирән җирәнү белән сары шайтан шәһәре, сары шайтанның кара шәһәре дип атый. Бу шәһәрдә «алтын көче белән барлыкка китерелгән, аның тарафыннан җан өрелгән тимер кешеләрне үзенең пәрәвезе белән урап ала, кешене миңгерәүләтә, аның канын һәм желеген суыра, мускулларын һәм нервларын ашый һәм һаман үсә, тын ташка таянып үсә һәм үзенең богауларын һаман ераграк суза бара...

Бу пычрак шәһәргә сыланган, фабрикалар төтененә буялган һава корым капланган биек стеналар арасында хәрәкәтсез тора». Бу шәһәрнең кешеләре турында сөйләве куркыныч һәм авыр. Аларның күзләрендә ирек, рух иреге нуры юк. «Мондый коточкыч шәһәрне, — дип яза Горький, — мин беренче тапкыр күрәм, һәм мина әле һичкайчак та кешеләрнең шундый мескеннәр, шундый коллар булып күренгәне юк иде. Һәм шул ук вакытта бу комсыз һәм пычрак бирәннең, комсызлыктан идиотланган һәм хайвандай кыргый үкереп желекләрен һәм нервларын ашаучы бу бирәннең ашказанында күргәнемчә, кешеләрнең шундый трагикомик рәвештә үз-үзләреннән канәгать булуларын да күргәнем юк иде».

— Туктагыз! Тормыш түгел, диваналык бу,—дип кычкырып куя язучы. Алексей Максимович бу сүзләрне 1906 нчы елда яза. Хәзер, ярты гасыр чамасы вакыт үткәннән соң бу диваналык тагын да тупасрак, кабахәтрәк төс алып баруында дәвам итә. Америка фашистлары үзләренең үлемнәре якынлашуны сизеп, дөнья күләмендә авантюралар оештыралар, бөтен дөньяга баш булу, бөтен дөнья халыкларын кол итү кебек ахмак хыяллар белән саташалар. Бу авантюра хезмәт ияләренә бик кыйммәткә төшә, билгеле. Үзләре «цивилизация»ле ил дип йөртә торган Америкада хәзер меңнәрчә заводфабрикалар ябыла, миллионнарча эшчеләр урамга чыгарылып ташлана. Галимнәр, язучылар, инженерлар, художниклар күкрәкләренә язу тагып, нинди генә эшне булса да үтәргә риза булып, урамнарда эш эзләп йөриләр. «Мактаулы» Американын, үзендә генә дә хәзер 18 миллионга якын эшсез бар. Миллионнарча халкы булган Американы үз кулларында тотучы 60 гаилә—Уолл-стрит миллиардерлары көннән-көн көчәйгән, тирәнәйгән кризисның авырлыгын башка илләргә салырга теләп, аларны Маршалл планының үрмәкүч ятьмәсе белән урап, «атом» һәм «водород» бомбалары белән куркытып, иң әшәке шантажлар оештыралар. Ләкин, куркыту заманнары үтте инде. Хәзерге вакытта тынычлык өчен көрәшүчеләрнең авазы көннән-көн көчәя, сугыш уты кабызучыларга каршы көрәш дөньяның, бөтен почмакларында, шул исәптән Американың үзендә дә торган саен киңрәк жәелә бара. «Капиталистлар акчадан бүтән нәрсә пжат итәләр? — дип сорый Горький һәм үзе үк жавап бирә:

— Пессимизм, көнчелек, комсызлык һәм дошманлык; бу дошманлык аларны котылгысыз юк итәчәк» ләкин шартлау вакытында алар белән бергә күп культура кыйммәтләре һәлак булырга мөмкин. Сезнең чамасыз үскән сырхау цививилизациягез сезгә бик зур трагедия белән яный. Мин үзем, әлбәттә, шундый карашта торам, — ди Горький,— политик власть башкалар хезмәте хисабына яшәүче паразитлар кулында түгел, бәлки, тулысы белән хезмәт халкы кулында булганда гына чын цивилизация һәм культураның тиз үсүе мөмкин булачак».

Горькийның бу даһи фикерләренең дөреслеген дөньяда Советлар Союзының яшәве, яңа демократик илләрнең социализм юлында көннән-көн алга барулары бик ачык раслый. Советлар илендә чын цивилизация, чын культура — халыкның коммунизмга баруына хезмәт итә торган культура чәчәк атты, күрелмәгән уңышларга иреште. Яна демократик илләрдә дә шундый ук чын цивилизация, чын культура жәелеп үсә башлады. Горькийның гаять көчле, үткен, образлы тел белән язылган тирән эчтәлекле бу әсәрләре татар теленә ничек тәржемә ителгән соң? Бөек художникның стиле, теле никадәр тулы сакланган, бу әсәрләр татар телендә ничек яңгырыйлар?

Ачык итеп шуны әйтергә кирәк, катлаулы, җаваплы, шул ук вакытта мактаулы да булган бу бурычны тәрҗемәче Сәгыйть Файзуллин нигездә уңышлы башкарып чыккан. Барыннан да бигрәк, тәрҗемәнең оригинал әсәр кебек яңгыравын әйтеп үтәргә кирәк. Ләкин бу яхшы тәрҗемәдә урыны-урыны белән татарча булып җитмәгән яисә текст анык, тулы бирелеп бетмәгән җөмләләрне дә очратабыз. Алар, Горький фикерләрен бозуга ук алып бармасалар да, кайбер сүзләргә яисә аларның оттенокларына бер кадәр зыян китерәләр.

Мәсәлән, «Эч пошу патшалыгы» дигән әсәрнең тәрҗемәсендә мондый бер җөмлә бар: «... һәм йортлар ач танаулары белән аны йотып торалар» (?!) Русчасы болай: «... и дома глотают его голодными пастями». «Ач танау белән йоту» сәер тоела. «Пасть» танау түгел, ә зур авыз. Шулар өстенә кайбер җөмләләрдә сүзләрнең үз урыннарына куелмауларын да әйтеп китәргә кирәк. Мәсәлән, «Сары шайтан шәһәре» исемле памфлеттагы бер җөмлә (6 бит) болай тәрҗемә ителгән: «Тротуарлар буйлап әрле-бирле, һәр якка киткән урамнардан кешеләр чабалар».

— Биредә кешеләрнең әрле-бирле чабулары турында сүз бара, шуңа күрә, бу җөмлә: «һәр якка киткән урамнардан, тротуарлар буйлап, кешеләр әрле- бирле чабалар» дип тәрҗемә ителергә тиеш иде. Шулай ук: «Төн килгәч, океан өстендә күккә таба кинәт тоташ ут шәүләләреннән торган шәһәр калкып чыга». («Эч пошу патшалыгы», 16 бит.) Бу җөмләдәге «кинәт» сүзе үз урынында түгел. Русчасы: «... вдруг поднимается к небу призрачный город...». Димәк, кинәт сүзе «калкып чыга» хәбәренә кайтып кала. «Алар илдә мораль законнарын ачыктан-ачык бозучы бер яшерен җәмгыять төзергә карар иттеләр». «Бер яшерен» түгел, ә «яшерен бер җәмгыять». Тәрҗемәдә, күп булмаса да, урынсыз һәм уңышсыз кулланылган аерым сүзләр дә очрыйлар. Мәсәлән, «... шул ук вакытта публиканың игътибарын бер ук чикләвек урлаган кечкенә малайга каратсагыз...» игътибарны каратмыйлар, ә юнәлтәләр, «ертлач куллар», «норсыз үкерү», «күк сөзәрләр», «иреннәрен ялманып» һәм «ышандыру» урынына «инандыру» кебек сүзләр дә очрый. Шулай ук урынсызга рус һәм гарәп сүзләрен кулланулар да бар. Мәсәлән, «каплан» урынына леопард, «жаровня», «фраза», «заметка», «стружка», «зарур», «дәрья», «кружева» кебек сүзләргә татарча сүзләр дә табып булыр иде. Гомумән, телгә бай булган һәм сүзләр белән ирекле, оста эш итә белгән тәҗрибәле тәрҗемәче югарыда саналып үткән кимчелекләрне үзе дә, яисә китапның редакторы да, хезмәтләренә җаваплырак караган булсалар, бетерә алган булыр иде. Китапның оформлениесе турында бер-ике сүз. Горький памфлетлары кебек, зур политик әһәмияткә ия булган китапның оформлениесенә аеруча игътибар бирелергә тиеш иде. Ләкин бу әһәмиятле китап начар, тонык кәгазьдә басылган. Тышлыгы юка, кулга алу белән үк кубып төшәргә тора. А. М. Горькийның гүзәл әсәрләре татар теленә елдан ел күбрәк тәрҗемә ителәләр. Безнең укучыларыбыз аларны яратып укыйлар. Бөек пролетар язучының бу китабын да татар укучылары яратып каршы алдылар. Көтепханәләрдә, уку өйләрендә бу китапны күмәк укулар оештырыла. Агитаторлар аңардан үзләренең көндәлек эшләрендә файдаланалар. Шулай итеп. Горький һаман да безнең сафта, ул безнең белән бергә яши, якты коммунизм өчен безнең белән бергә көрәшә.