Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛЕКСЕЙ МАКСИМОВИЧ ГОРЬКИЙНЫҢ КАЗАНДАГЫ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ

АЛЕКСЕЙ МАКСИМОВИЧ ГОРЬКИЙНЫҢ КАЗАНДАГЫ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Алексей Максимович Горький тормышының һәм эшчәнлегенең Казан чоры — аның гомерендә һәм язучы булып формалашуында мөһим урын тота. 1884 елның августында Алексей Максимович Горький, университетка укырга керү максаты белән, Казанга килә. Аның архивта сакланган бер кулъязмасында бу турыда ул болай яза: «Унбиш яшь тулып үтү белән, миндә, уку өчен ашкынулы теләк туды. Шул максат белән һәм «теләгән кешеләргә фәннәр бушка өйрәтеләләр икән» дигән уй белән мин Казанга киттем».

Алексей Максимовичның белем алырга омтылуы нинди зур булганлыкны аның үз сүзләре белән аңлатырга була: «Университетта уку бәхете өчен кыйналуга да түзәргә мөмкин, дип уйладым. Әгәр миңа: «Бар, укы, ләкин шуның өчен сине якшәмбе саен Николай мәйданында таяк белән кыйнарбыз!» дисәләр, мин ул шартны кабул иткән булыр идем, мөгаен».

Горький Казанга килү белән хәзерге Ленин һәм Лихачев урамнары почмагындагы 60 нчы номерлы йортта Евреинов дигән кешедә туктый. Евреиновның әнисе бөтен семьясын үзе алып килә торган барлы-юклы пенсия белән тота. Ә Горький, кеше тапканны ашарга өйрәнмәгәнлектән, кыенсына. «Минем урыным монда түгел», дип уйлый ул. Биредә ашаган аш анын тамагына таш булып утырган төсле тоела. Аш вакытларына туры килмәс өчен ул иртән үк өйдән чыгып китә, шәһәр буйлап йөри, ә яңгырлы көннәрдә буш җирдәге подвалда утырып вакыт үткәрә. «Шунда,— дип яза Горький үзе,— эт, песи үләксәләре исен иснәп, яңгыр шаулавын һәм җил көрсенүен тыңлап утырган чакта, мин университетның хыял икәнен төшендем».

Ачтан интекмәс өчен Горький Идел буена, пристаньнар янына йөри. Идел буенда ул йолкыш-босяклар, караклар арасына барып эләгә. Аңа бу кешеләрнең мещаннар дөньясына дошманлык белән ачы көлеп караулары, бәйсезлекме яратучан, нык характерлары, акыллы һәм тапкыр сүзләре ошый. Горький шушы кешеләр арасында 1884 елның август, сентябрь айларын грузчик булып эшләп үткәрә. Хезмәт белән кайнаган тормыш музыкасы аны үзенә тарта. «Мин,— дип яза ул, — биредә үземне кыздырылган күмерләр эченә тыгылган тимер кисәге кебек хис иттем...» Көн үткәрү, яшәү искиткеч авыр була. Идел буенда грузчиклар арасында яшәүче профессиональ карак Василий Башкин Алексей Максимовичны үзе белән «кәсептәш» булырга тәкъдим итә. Ләкин Горький кискен җавап бирә: «Безнең юллар бер түгел». Горький көненә 15 — 20 тиен акча эшли һәм шул барлы-юклы акчасына да, күп вакытта, китаплар сатып ала. 

Шушы вакытларда Алексей Максимович Горький Евреинов аша «Идел хәбәрчесе» редакциясенең төнге корректоры — алдынгы, революцион караштагы яшьләр вәкиле булган Гурий Плетнёв белән таныша. Гурий Плетнёв Алексей Максимовичка Устьеда яшәүнең нинди авыр икәнлеген белеп, аны үз янында яшәргә «Марусовкага» чакыра (Рыбнорядская урамы, хәзер — Куйбышев, 30 нчы йорт.) ) Алексей Максимович үзенең «Минем университетларым» дигән әсәрендә Гурий Плетнёвны аеруча җылылык белән искә алып тасвирлый. «Марусовкада» ул вакытта утызлап кечкенә йорт булып, анда ике йөзгә якын халык хисаплана. Шундагы йортларның берсендә Алексей Максимович та урын ала.

«Марусовка» шәһәр үзәгеннән берникадәр читтә булуы һәм күп халыклы булуы белән, полиция күзәтчелегеннән яшеренү өчен бик уңайлы була. Алексей Максимович биредә Гурий Плетнёвтан «Медник» кушаматы белән йөрүче революционерның кулга алыну куркынычы астында булуын үзенә алдан белдертеп куярга, дигән беренче конспиратив тапшыру ала. Шулай итеп, Алексей Максимовичның революцион эшкә башлап керешүе биредә була. «Марусовкада» ул 1885 елның маена кадәр тора. Биредә авыл укытучысы булырга хәзерләнә, ләкин яше җитмәү сәбәпле эшкә кабул ителми. Шул ук 1885 елда Алексей Максимович генеральша Корнэга бакчачы булып эшкә керә. Русча начар белә торган, әшәке телле, тупас француз хатыны Корнэ Алексей Максимовичка кирәк-кирәкмәс боерыклар бирә, һич гаепсез ятим кызларны бакчадан кудыртып чыгарта. Үзенең искиткеч наданлыгы, тупаслыгы белән бакчачыны тәмам биздерә. Күп тә үтмәстән, Алексей Максимович исәп-хисап ясап эштән чыгарга мәҗбүр була. Яңадан шәһәр буйлап йөрүләр башлана... Горький ишек аллары, чүплек башлары тазарта, базлар, канаулар казый, опера театрында төрле хорларда катнаша. Эш һәм көн үткәрү урыннары эзләгәндә, бервакыт Горький «Кувалда» дип аталган отставкадагы ротмистрның кунып чыгу йортына барып эләгә. Менә бу хакта ничек яза ул: «Кунып чыгу урыны дип исемләнгән күңелсез озын өннең иңе 4, буе 6 сажень. Ул киң ишекле, фәкать бер яктан гына кечкенә дүрт тәрәзә белән яктыртыла. Сыланмаган кирпеч стеналар корымланып беткән. Стеналардан төтен исе, ә җир идәннәрдән юешлек, сәкеләрдән черегән чүпрәк исе бәреп тора». Монда нинди кешеләр кунып йөргәнлекне «Кувалда»ның Горькийга мөрәҗәгать иткәндәге сүзләре бик ачык күрсәтәләр:

«— Нәрсә син монда селкенеп йөрисең? Аракы эчәсеңме?

— Юк.

— Урлый беләсеңме?

— Шулай ук, юк.

— Бар, өйрән, кеше бул, аннан инде бирегә килерсең...»

«Кувалда»ның кунып чыгучылары арасындагы тормыш, булачак бөек рус язучысының «университетларыннан» берсе иде. Соңрак Горький үзенең «Элекке кешеләр» дигән хикәясендә ул турыда: «Кунып чыгучылар миңа игътибар итмәделәр» мин алар арасында яшәдем һәм барысын да күрдем», — дип язды. 1885 елның августында студент Кудрявцев, Алексей Максимовичны Андрей Степанович Деренков белән таныштыра. Деренков тыйнак, тырыш кеше. Старо-Горшечная урамында аның кечкенә бакалея лавкасы бар иде һәм аның сәүдә итүдән килгән бөтен доходы политик сөргендәгеләр, революцион яшьләр өчен китә иде. Аның квартирасында революцион яшьләрнең җыелышлары үткәрелә. Чоланында цензура тарафыннан тыелган китаплар саклана. Ул китаплар белән Казандагы бик күп уку йортларының студентлары һәм революция яклы башка кешеләр файдалана. Алексей Максимович шул библиотекада белемен күтәрү буенча җитди эш башлый. Ул үзенең укытучылары итеп Белинскийны, Добролюбовны, Писаревны, бигрәк тә алтмышынчы еллардагы революцион демократларның юлбашчысы — Чернышевскийны саный. Деренковта Горький марксистик әдәбият белән дә таныша.

«Капиталның беренче томын, «Коммунистлар манифестын» һәм башка күп кенә китаплар укый! Алексей Максимович биредә — Деренковлар квартирасында үткәрелә торган конспиратив җыелышларда да катнаша башлый. Бу түгәрәк чынлыкта халыкчылар карашыннан чыгып эш иткәнлектән, аның эшенә Горький тәнкыйть күзе белән карый. Ул һәрвакыт, нинди генә мәсьәлә каралмасын, үз фикерләрен ачык әйтә. Хезмәт мәктәбе, киң һәм төрле күзәтүләр Алексей Максимовичка халыкчыларны идеаллаштырудан, дөрес булмаган юлдан читкә чыгарга ярдәм итте. 1885 елның 21 январенда Деренковларда революцион караштагы яшьләрнең сходкасы була. Бу сходка үзе теләмәгән кешегә көчләп бирелгән 19 яшьлек кыз Дарья Латышёваның үзен-үзе атып үтерүе уңае белән оештырыла. Сходкада катнашучылар хатын-кызларның ирексезлеге турында патша Россиясенә каршы протест белдереп, ялкынлы речьләр белән чыгалар. Студентлар Латышёвага багышланган шигырьләр укыйлар. Түбәндәге юллар да шул көннәрдә Горький тарафыннан язылган булырга кирәк: «Кем белми соң гомерең ничек үтте синең? Дәһшәтле һәм авыр изелү, рәхимсез деспотизм... Яшьләр коймый бүген кемнең генә күзе? Кем саклый саф һәм гаепсез җанын үзенең?»

Шушы елда ук Алексей Максимович, конспиратив эштә актив катнашучы Мария Деренкова — Андрей Степановичның сеңелесе белән таныша. Мария Деренкова — хезмәтчел, тыйнак кыз — фельдшерица-акушерка.

Ул авыруларны дәвалау белән генз чикләнми, материаль ярдәмгә мохтаҗ булган фәкыйрьләргә һәрвакыт ярдәм кулын суза торган була. 1885 елның ноябренда Алексей Максимович Горький беренче дәвер капиталистик туплану эпохасының вәкиле, революциягә кадәрге Россиянең типик хуҗасы — кан эчүче Василий Семёновның крендель производствосына эшкә урнаша. Эш шартлары биредә искиткеч авыр була. Эш көне 17 сәгатькә кадәр сузыла. Менә биредә эшләүчеләрнең яшәгән, эшләгән урыннары ничек булган: «Тышкы яктан еш тимер чыбык челтәр белән капланган берничә кечкенә тәрәзәле подвал — баш очында тәмәке төтене белән катнаш пар болыты. Тәрәзә пыялалары ватылып, камыр белән сыланып куелган, ә тышкы яктан пычрак чәчрәп беткән. Почмакларда иске чүпрәкләр кебек он тузаны белән капланган үрмәкүч оялары салынып тора, һәм ниндидер почмак тәресенең квадраты ямь-яшел булып күгәргән — мүк белән капланган кебек». (Горький, «Хуҗа».)

Алексей Максимович эшчеләр арасында революцион пропаганда алып бара. Аларга төрле китаплар укый, халык ирке өчен, халык бәхете өчен юллар эзләүче кешеләр турында сөйли. Эшчеләрне хезмәтнең яхшы шартлары өчен көрәшкә юнәлтергә омтыла. Бервакыт Семёнов, Горькийның эшчеләргә китап укыган вакытына туры килә. Китапны тартып алып яндырырга тели, ләкин Горький аны бирми. Хуҗа шуннан сои Горькийны иң пычрак эшкә —дуңгызлар ашату эшенә куя. Алексей Максимовичның революцион пропагандалары нәтиҗәдә Семёнов эшчеләрен авыр эш шартларына каршы коллектив рәвештә протест белән баш күтәрүгә китерә. Горький өчен бу тантаналы көннәрнең берсе була. Эшчеләр Семёновка каршы йодрыкларын күтәреп кычкыралар: 

— Җитәр, син безне сатып алдыңмы әллә? Әһә-ә!?

— Теләмибез!

— Бөтен көчкәемне ашадың бит син минем.

— Кем баетты сине? Без!

— Җидешәр капчык эшләргә риза түгел без, белеп тор шуны...»

Семёнов эшчеләрдән куркып үзенең квартирасына кача. Эшчеләргә Горькийның тәэсире бик нык тигәнлекне яхшы сизә ул. Һәм төнлә аның эшли торган урынына килеп, ана әйтә: 

— Нигә син бунт чыгарып йөрисең? Биредә бөтен кварталдагы полиция минем кулда, бөтен начальство мин биргән ашамлык белән туклана. Сиңа кая инде, ә син, таракан, эткә каршы барасың...»

Ләкин Горький аның янауларыннан курыкмый... Эшчеләр арасында пропаганда алып баруын дәвам итә. Семёновта эшләү дәверендә ул эксплоатациянең нәрсә икәнлеген тәмам аңлый. Шуның өчен дә ул «Марксизмга мине Казандагы хуҗам Семёнов өйрәтте» дигән тирән мәгънәле сүзләрен яза. Семёновның крендель производствосындагы авыр, шатлыксыз хезмәт Горькийның, бөтен гомере буена сакланырлык булып, хәтерендә кала, һәм, Горькийга ул «Хуҗа», «Егерме алты һәм бер», «Коновалов» әсәрләрен язу өчен материал булып хезмәт итә. 1886 елның җәендә Алексей Максимович яңадан Деренковка килә һәм икмәк пешерүче ярдәмчесе булып эшли башлый. Соңрак Деренков, революцион эшкә күбрәк акча туплау йөзеннән чыгып, үзенең производствосын киңәйтеп җибәрә. Түгәрәк активы белән берлектә, тагын да бер булочный ача. Һәм биредә эшләү өчен Алексей Максимович алына. Без югарыда Алексей Максимовичның моңа кадәре дә Деренковта эшләгәнен әйткән идек. Ләкин вакытлыча аңардан китеп тору сәбәпләрен дә күрсәтергә кирәк. Горький үзе «Хуҗа» дигән хикәясендә Деренковтаи китү, яисә Семёновка барып керүен чынбарлыктагыча бирмәгән. Хикәядә аңлашылганча, Горький, Семёновка башка эш тапмаганлыктан барып керә. Чынбарлыкта исә ул, Деренковлар тарафыннан пекарьлык эшенә өйрәтү максаты белән җибәрелгән була. Чөнки Деренков һәм аның революцион 
түгәрәгенең активы Горькийның үзләре өчен кирәкле кеше икәнлеген яхшы аңлыйлар. Горький пекарьлыкка өйрәнеп кайткач, үзләре яңа пекарня ач- макчы булалар. Әйе, Алексей Максимовичның алар арасында булуы кирәк. Революцион түгәрәк эшендә ул зур көч булачак. Менә шуның өчен аны берникадәр квалификацияле кеше итеп, үзләрендә законлы рәвештә тотарга исәплиләр, һәм шулай булып чыга да. Әлбәттә, Алексей Максимовичның эше биредә дә җиңел булмый. Кич сәгать 6 дан иртәнгә кадәр ул камыр изеп һәм мич ягып ва кыт үткәрә. Ә иртән инде пешерелгән товарны Марусовкага, Духовная Академиягә, Родионов институтына, Психиатрии больницага илтеп йөри. Булкалар йөртү белән бергә, революцион түгәрәкнең төрле язуларын, цензура тарафыннан тыела торган китапларны таратып йөри. Деренков янына революцион караштагы кешеләр җыелалар, хөкүмәт тарафыннан тыела торган китаплар укыйлар. Деренковның түгәрәгенә Михаил Берёзин, Алексей Пешков, Мария Деренкова, Надежда Щербатова, Пётр Кудрявцев, Гурий Плетнёв, Аким Чекин, Виктор Пьянков, Сари-Гаскәр Лауратов, Николай Крылов, Александр Григорьев, Николай Евреинов һәм башкалар җыела торган булалар. 1886 елда Деренков түгәрәге өчен көтелмәгән хәл була. Күп кенә иптәшләрне кулга алалар. Бу хакта Горький болай яза: «Типография ачарга уйлаган идек. Шрифтлар булдыру өчен, һәрвакыт халык белән тулып тора торган Зур Проломный һәм Малын урамнары почмагындагы Клюшников типографиясенә «төшәргә» булдык. Якшәмбе көнне көндез
Смирнов, Муратов һәм тагын бер өч кеше шул типографиягә киттеләр. Алар анда ишек ачып керткән хатынны бәйләп куйганнар һәм эчкә үткәннәр. Күрәсең, теге хатын ычкынган һәм кычкыра башлаган. Шул вакыт, шрифтларны алып китеп өлгерә алмаган берничә иптәшне шунда типографиядә ук кулга алганнар.

Кайбер иптәшләрне соңыннан квартираларыннан килеп алып киткәннәр. Бу эш буенча Смирнов, Муратов, Крылов, Зобнин, Овсянкин, Александр Григорьев һәм башкалар сөргенгә җибәрелделәр». Деренков түгәрәгендә Алексей Максимович рефератлар белән чыга, аның фикерләре народникларга капмакаршы була. Бер үк вакытта ул тәүлек буе бирелеп физик эш башкара. Түгәрәк өстеннән полиция күзәтчелеге башлана. Шулай ук Алексей Максимовичны да бик нык күзәтәләр. «Минем янымда, — дип яза Алексей Максимович, — полицейский Никифорович тилгән төсле бөтерелеп йөри башлады...

Авызын тәмләп чыпылдата-чыпылдата ул, Рождество бәйрәменә суелган казга караган кебек, миңа карый иде» Горькийның революцион элемтәләре киңәя. 1886 елның 15 августында ул, Николай Евграфович Федосеев белән таныша. Бу хакта Горькийның үзе язып калдырган истәлекләреннән түбәндәге юлларны күрсәтеп китү артык булмас: «Сез — күмәчче Пешковмы? Мин — Федосеев. Безгә танышырга иде. Мин Федосеевның яшьләрдән бик җитди бер түгәрәк оештырган егет икәнлеген ишетеп белә идем инде». «Н. Е. Федосеев, марксистик юнәлеш ягында булуларын белдерә башлаучыларның иң беренчеләреннән иде...

Ул вакыттагы халык үзенең марксизмга таба борылышында, бу гадәттән тыш талантлы һәм үз эшенә чиксез бирелгән революционерның бик зур һәм бик зур тәэсирен сизде». Н. Федосеевның В. И. Ленин тарафыннан югарыда әйтелгән һәм зур игътибарга лаеклы сыйфатларын Горький ачык күрә һәм Федосеев аңа революцион эшләр алып бару буенча укытучы һәм рухландыручы булып китә. Кара реакция еллары башлана. Илдә ачлык. Меңләгән эшсезләр Казан буйлап йөриләр. Кунып чыгу урыннары тулы. Шәһәрдә үзләрен-үзләре үтерүчеләрнең саны арткан саен арта бара. Студентлар хәрәкәтләре башлана, алар өстеннән полиция күзәтүе көчәя. 1887 елның 4 декабренда Казан университетында студентлар сходкасы була. Сходканың оештыручыларыниан берсе Владимир Ильич Ленин иде. Сходканың катнашучылары үзләренең университет ректоры исеменә бирелгән петицияләрендә болай язалар: «Гомумән алганда рус тормышын, аерым әйткәндә, студентлар тормышын үз эченә алган түзеп тора алмаслык шартларны тирәннән аңлау безне бирегә җыйды, башка нәрсә түгел». Студентлар үзләренең уставларын үзгәртүне, полиция күзәтчелеген бетерүне, студентлар мәсьәләсе каралганда студентларга да катнашу хокукын бирүне, үзләренен көтепханәләрен булдыруны һәм башкаларны таләп итәләр. Сходкага шулай ук Ветеринария институтыннан да 70—80 студент килә. Ләкин алар килеп җиткәнче Университет полиция тарафыннан уратылып алынган була, шуңа карамастан, алар ишектән бәреп керәләр. Сходка бастырыла. 40 студент, шул ук исәптә В. И. Ленин Да кулга алына. Сходканы бастыру, студентларны кулга алу Алексей Максимовичка гадәттән тыш авыр ишетелә, аның эчке дөньясына бик нык тәэсир итә. Ул, Гурий Плетнёв белән берлектә «Эт тыкрыгы» дип аталган тыкрыктагы өйдә, университеттан кулга алынган студентлар тарафыннан язылган л истов к а л а р н ы бастырып чыгара башлый. Бу листовкаларда, полиция тарафыннан кулга алынган студентлар университетка һәм аның тормышына мәхәббәт, ышаныч белән күптән түгел генә килеп кергән чакларын искә төшерәләр. Белем алырга һәм шул алган белемнәренә таянып илгә, Ватанга хезмәт итәргә омтылуларын һәм үз эшләренең хак булуына тирәннән ышануларын белдерәләр. Шул ук вакытта, аларның якты теләкләренә аркылы төшүче патша Россиясенең барлык законнарына каршы протест белдерәләр. Студентлар артыннан башка иптәшләрне дә кулга алу башлана. Күп тә үтмәстән Горькийның иптәше—эшче Никита Рубцовны да алалар. Реакция көчәя. Тормыш авырлашкан саен авырлаша бара. 1887 ел Алексей Максимович өчен аеруча авыр ел була. Булочный- дагы эшнең искиткеч авырлашуы, бу эшнең революцион хәрәкәт өчен файдалы булуына икеләнү, якын дусты — эшче Шапошниковның үлүе, шулай ук сөекле әбисе Акулина Ивановна Каширинаның үлүе турында хәбәр алу, Мария Деренковага булган җавапсыз мәхәббәт — болар бөтенесе дә Алексей Максимовичны вакытлыча күңел төшерүгә, рухани кризиска, үз-үзен бетерү турында уйлануга кадәр китерделәр.

Шул ук елның 12 декабрендә Алексей Максимович Казанка елгасының «Федоровский бугор» дип аталган биек ярына китә. Юлда ул (Казанкадан ерак түгел) төнге сакчы Мостафа Юнусовны күрә. Мостафа кулына тоткан мәче баласы белән мавыгып нидер мыгырдана: «Их, син, мәче баласы...» һ. б. Алексей Максимович калтыранган мәче баласын күреп кызгана һәм Мостафага әйтә: «Толыбың эченә ал син аны, менә яхшы булыр: ул да интекмәс, үзеңә дә җылырак һәм күңеллерәк булыр...» Мостафа Горький әйткәнчә, мәче баласын толыбы эченә ала. һәм күп тә үтмәстән ату тавышы ишетә. Барса — әле генә үзе белән сөйләшеп киткән яшь кеше җирдә ята. Мостафа аны чанага сала-сала акрын гына сөйләнә: «Мәче баласын — кечкенә ерткычны 
кызгандың. Ә үзеңне — бөтенләй юк. Их, акылсыз баш...» ди һәм больницага алып китә. Пуля Горькийның йөрәге яныннан үпкәсен тишеп чыккан була. Бу хакта Алексей Максимович үзе соңыннан болай яза: «Әйе, иптәшләр, әшәкелек һәм тормыш рәхпмсезлеге алдында курку минем тарафтан яхшы сыналды. Мин үз-үземне үтерү өчен омтылуга кадәр барып җиттем, ә соңыннан бик күп еллар буенча, бу ахмаклыкны искә төшереп, әрнеткеч оялу һәм үз-үземә нәфрәт сизеп йөрдем».

1887 елның 21 декабренда Алексей Максимович савыгып больницадан кайта, һәм Деренков янында 1888 елның мартына кадәр әүвәлгечә эшли. Эш дәверендә, больницадан кайтып 10 көн вакыт үткәч тә, аны, үз-үзен үтерергә маташуы өчен чиркәү судына чакыралар. Суд аны 7 елга чиркәүдән аерырга хөкем итә. Алексей Максимович яңадан конспиратив түгәрәккә катнаша башлый. Аңа карата аеруча җылы карашта булган Михаил Антонович Ромась бергәләп Красновидово авылына китәргә һәм революцион пропаганда эшен крестьяннар арасында алып барырга тәкъдим итә. Якутскида 10 ел сөргендә йөреп кайткан, тимер юл эшчесе Ромась: «Революцион пропагандага тотынгач бертөрле эштән дә курыкмаска, җирәнмәскә кирәк. Сүзнең тамыры — эштә», — ди. Горький аның тәкъдимен кабул итә һәм алар икәүләп Красновидово авылында крестьяннар арасында революцион эш башлыйлар. Кулаклар аларга каршы «сугыш» игълан итәләр. Ромаська ике мәртәбә аталар һәм аның лавкасын — өен яндыралар. Ромась авылдан  
китәргә мәҗбүр була.

Алексей Максимович биредә 1888 елның март азагыннан сентябрьгә кадәр була. Ромасьтан күп нәрсәләр өйрәнеп кала. Авылның фактик йөзен, андагы горефгадәтләрне, крестьяннарның капиталистик катламнарга бүленгәнлекләрен ачык күрә. Кулаклар катламының җирәнгеч вәкилләрен — эшчеләр сыйныфының явыз дошманнарын күреп нәфрәтләнә, аларга каршы кискен көрәш алып бара. 1888 елның көзендә Горький шул авылның бер крестьяны белән Каспийга балык промыселына китә. Ә аннан — Россия буйлап, Ватаны, халык тормышын өйрәнү максаты белән беренче сәяхәтен башлый...

1928 елда бөек язучы Алексей Максимович Горький яңадан Казанга килә. Ул үзенең 1884—1888 еллардагы тормышы белән бәйләнешле булган урыннарда була. Татар Культура йортында чыгыш ясаганда Горький болай ди: «Хөрмәтле иптәшләр, «Минем университетларым» дигән китабымда мин үземнең Казанда үткән тормышым турында сөйләдем. Шулай да, мин Казанда авыр минутларны үземнең әсәрдә язгандагыга караганда шактый күбрәк кичердем...» Горький үзенең үткәннәрен күз алдына китерү белән бергә, бүгенге бәхетле тормышта яшәве белән, яңа якты Казанны, аның бәхетле кешеләрен күрүе белән горурлана. Татарстан халкы аны ялкынлы һәм кайнар итеп котлый. 

Шулай итеп Алексей Максимович Горький Казанда 1884 елдан 1888 елга кадәр бер өзлексез 4 ел буе яши. Аның тормышының биредә үткәрелгән чоры бер үк вакытта аның революционер көрәшче булып та, бөек рус язучысы булып та формалашуының мөһим бер этабы булып тора. Алексей Максимович Горький Казанда берничә «университетны» үтә. Ул биредә «кургаш әшәкелек» белән тулы авыр һәм ачы тормышның җитди һәм тирән мәктәбен үтә. Хезмәтчәннәрнең һәм аларның хуҗаларының тормышы белән тирәннән таныша. Горький алар арасында яшәп килүче җәмәгать һәм 
сыйнфый мөнәсәбәтләрне күзәтте, капиталистик җәмгыять тарафыннан кунып чыгу урыннарына, урамнарга чыгарып ташланган босяклар тормышын күрде, сәүдәгәрләр, чиновниклар яшәвен һәм интеллигенциянең нәрсә эшләвем ачык белде. «Безнең илебездәге зур язучылардан, шулай ук башка илләрдәге зур язучылардан да, берәү дә капитализм вакытында «түбән» халыкның тормышын шундый якын итеп белмәде. Аларның берсе дә эксплоататор әфәнделәр тарафыннан булган шул кадәр катылыклар һәм кабахәтлекләрне үзләрендә кичермәде. Аларның берсе дә үз көчләре белән, авыр хезмәт аркасында шул кадәр газапланган һәм капитал изүе аркасында шул кадәр изелгән кешеләрне һич тә безнең Горький шикелле күрмәде. Аңарда бу күренешләр капиталистик төзелешкә карата килешмәүчәнлекне һәм революцион нәфрәтне, коммунизмның азат итүчән көченә аяусыз ышануны чыныктырды» (В. М. Молотов. «Бөек халыкның бөек улы»). Горький Казанда легаль булмаган политик эшнең «беренче университетын» үтә. Казан «университетларында» 4 ел булу вакытында ул, эзләнүләрнең авыр һәм газаплы юлын үтә, дөньяны революцион аңлау юлына чыга, җәмгыятьнең идеяле тормышында үзенең урынын таба. Горькийның Казандагы тормышы аның иҗатында да зур роль уйный. Аның «Минем университетларым», «Хуҗа», «Коновалов», «Мин язарга ничек өйрәндем», «Җиңел кеше», «Толстой турында истәлекләр », «Каптырма хикәясе», «Акулина әби» һәм башка кайбер әсәрләре Казанда яшәү чорына багышланганнар. Алексей Максимович үзенең Казанда яшәвенә зур бәя биреп яза: «Мин физик яктан Нижний Новгородта тусам, рухани яктан — Казанда... үзегез уйлап карагыз. Казанда мин беренче мәртәбә конспиратив эшләргә катнаштым һәм түгәрәккә кердем. Чернышевский искәрмәләре аша Адам Смитны укыдым. Казанда беренче мәртәбә Деренковның цензура тарафыннан тыела торган көтепханә- сенә туры килдем, аның янында революцион студентлар белән таныштым. Казанда беренче мәртәбә Крестовников һәм Алафузов заводларының эшчеләре белән очраштым. Шайтан белә, нәрсә сөйләдем мин ул кешеләргә, ләкин, аңлашыла, сөйләгәннәремнең бөтенесе дә икенче бер мәгънәлерәк тормышның булырга мөмкинлегенә ышану тудыра алды. Бу уңышлы булып чыккач, шешенгән йөзләрнең кеше хәсрәте белән яктыртылуларын, күзләренең кимсенү һәм нәфрәт белән очкынлануларын күреп, мин, үземне 
бәйрәмдәгечә итеп сиздем һәм горурлык белән уйладым: «халык арасында эшләп», мин «халыкны агартам». Казанда мин беренче мәртәбә Марусовка босякларының тулай торак тормышларын өйрәндем. «Тормыш төбендә» өчен миңа материал бирүче бер Хитровка гына түгел. Бу пьесада чыгышы ягыннан Казан кешесе булган татар да бар. Гомумән минем беренче әсәрләрем өчен Казан бай материал бирде». Бөек рус язучысының бу сүзләре аның Казанда үткәрелгән гомеренең зур әһәмияткә ия булып торуы турында сөйлиләр. Әйе, Алексей Максимович Горькийның менә болай әйтүе юкка гына түгел: «Казан — минем «университетларымның» иң сөеклесе!»