Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНА УҢЫШЛАРГА!

ЯНА УҢЫШЛАРГА!

Узган ел басылып чыккан иң яхшы әдәби әсәрләр Сталин премияләре белән бүләкләнде. Бу — совет әдәбиятының зур бәйрәме. 1949 нчы ел өчен Сталин премияләре бирү — партия һәм халкыбыз тарафыннан безнең әдәбиятыбызның уңышларын тану дигән сүз. «Безнең әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез безнең Сталин чорының байрак йөртүчесе булып әверелгәннән-әверелә бара, совет халкын хезхмәттә һәм көрәштә рухландырып, совет йогынтысын безнең илебезнең чикләреннән еракка җәелдереп, совет халкының уңышларына бик зур булышлык итә» (В. М. Молотов). Совет әдәбияты бу югары бәя белән хаклы рәвештә горурлана. Партиянең һәм хөкүмәтебезнең кайгыртучанлыгы һәм игътибары язучылар өстенә күп нәрсә йөкли. Социалистик культурабызның байлыклары артканнан арта барган саен, укучыларыбызның зәвыклары да үсә. Совет халкы әдәби иҗатка торган саен таләпчәнрәк карый, язучылардан тормыш эченә тагын да тирәнрәк керүне, совет тормышының барлык якларын күрсәтүне, үзләренең художество дөреслекләре бечән укучыга зур йогынты ясый торган тулы, онытылмас образлар тудыруны таләп итә. Әдәби әсәрләрнең идея-художество сыйфатларын күтәрүгә карата булган таләпләр дә елданел үсә бара. Югары бүләкләргә лаеклы булган яңа әсәрләр арасында, — зур романнар һәм поэмалар, шигырь җыентыклары һәм фәнни хезмәтләр, пьесалар һәм балалар өчен язылган китаплар бар. Алар танылган совет художникларының өлкән буын вәкилләре һәм иҗат юлына әле күптән түгел генә аяк баскан язучылар тарафыннан, бөек рус халкы әдәбиятының вәкилләре һәм тугандаш милли республикаларның язучылары һәм шагыйрьләре тарафыннан язылганнар. 1949 нчы елда чыккан иң яхшы китапларның гүзәл үзенчәлеге шунда: алар партиягә халкыбызны коммунистик рухта тәрбияләүдә эзлекле рәвештә ярдәм итәләр, безнрн тормышыбызда яңа һәм алдынгы карашларның искене һәм артта калган карашларны җиңүенә булышлык күрсәтәләр. Совет халкы һәм дөньядагы барлык намуслы кешеләр яна сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшкән бервакытта, совет әдәбияты бу көрәштә куәтле көч булып тора — ул совет иҗтимагый строеның бөеклеген раслый, тынычлык эшен яклый. «Җир өстендә яктылык» — язучы С. Бабаевский үзенең яңа романын менә шулай дип атаган. Бу китапның битләрендә безнең чорыбызның яктылыгы белән нурланган алдынгы совет кешеләренең — партия җитәкчеләренең, агрономнарның» колхозчыларның образлары гәүдәләнә. Укучылар тарафыннан яратылып каршы алынган «Алтын йолдыз кавалеры» романындагы теманы һәм характерларны тагын да киңрәк җәелдереп, автор колхоз тормышының мөһим, гаять кирәкле мәсьәләләрен куя, геройларның үз- үзеңне тынычландыруга һәм гамьсезлеккә каршы көрәшүләрен тасвирлый. Язучы тәнкыйтьнең һәм үзара тәнкыйтьнең геройларны» идея, рухи үсешенә, аларның алга баруына ярдәм иткәнлеген художество чаралары белән ышандырырлык нтеп күрсәтә алган. Совет эшче сыйныфының тормышы һәм хезмәте — безнең әдәбиятыбызның үзәк темасы. Әйтергә кирәк, бу зур тема хәзергә үзенең тулы һәм күпкырлы әдәби гәүдәләнешен тапканы юк. Шуның өчен дә яшь рус язучысы А. Волошинның «Кузнецк җире» романы аеруча игътибарга лаеклы. Шахтёрларның новатор хезмәте, аларның иҗади эзләнүләре һәм җиңүләре — бу романның шигъри нигезен тәшкил итә. Язучының көче шунда: ул үз геройларының күмергә һөҗүм итүләре турында шундый итеп яза, укучы шахтадагы һәрбер вакыйганы геройларның характерлары үсешендә яңа адым, яңа момент ител кабул итә. Азербайҗан язучысы Мехти Гусейн үзенең «Апшерон» исемле романын Баку нефтьчеләренең хезмәтләрен күрсәтүгә багышлаган. Үткән елда совет колхозчы хатынкызларның патриотик хезмәте һәм идея үсеше темасы тагын да үсә төште. Бу темага Г. Медынскийның «Марья» романы, К. Львованың «Урман полосасында» повесте багышланган. В. Панова үзенең «Якты яр» повестенда үз алдына гаять мактаулы максат куйган— ул терлекчелек совхозында эшләүче гади кешеләрнең көндәлек хезмәтенең гүзәллеген һәм шигъриятен ачарга омтыла. Бу әсәрләрдә рус совет хатын-кызларының — фидакарь хезмәт ияләренең онытылмас образлары тудырылган, хатын-кызларның бүгенге колхоз авылында зур, куәтле көч булып торуы күрсәтелгән. Безнең художество прозабыз бай һәм күпкырлы совет чынбарлыгының яңа якларын торган саен кыюрак үзләштерә бара. А. Чаковскийның «Бездә таң аткан инде» исемле романының темасы — япон ерткычларыннан азат ителгән Көньяк Сахалинда яңа тормышның туып күтәрелүе. А. Коптяева «Иван Иваныч» романында Ерак Төньяк турында, совет врачының фидакарь хезмәте турында яза. Авторның төп игътибары семья һәм мораль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Автор мөһим теманы күтәргән, ләкин күп кенә тәнкыйтьчеләр моны аңламадылар. «Литературная газета» да шулай ук бу китапның файдалы әһәмиятен дөрес бәяли алмады. 
В. Ильинковның «Олы юл» исемле романы яңа совет интеллигенциясенә — колхозчы крестьяннар арасыннан үсеп чыккан интеллигенциягә багышланган. Язучы безнең совет җәмгыятенең бөек сыналу көннәрендә Ватан өчен батырларча көрәшкә һәм гаять зур корбаннар бирергә сәләтле булган ялкынлы патриотлар тәрбияләвен бик ачык күрсәткән. Бөек Ватан сугышында җиңүче совет халкының батырлыгы безнең язучыларыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып тора.

Э. Казакевичның «Одерда яз» исемле талантлы романы — Сталин армияләренең куәтле һөҗүме, аларның җиңүе турында сөйли. Романның герое — совет халкы. Автор совет кешеләре характерларының сафлыгын һәм пакьлыгын, совет кешеләренең социалистик Ватанга бирелгәнлек- ләрен бик ачык күрсәтә. Безнең иң яхшы әдәби әсәрләре- безнең уңышы — аларның хәзерге заман белән аерылгысыз бәйләнгән булуында. Үткәнгә бүгенге көн югарылыгыннан торып бәя бирү — безнең халкыбызның тарихына, Ватаныбыз тарихына багышланган әсәрләрнең көче әнә шунда. Ф. Гладков үзенең «Балачак турында повесть» исемле бик яхшы китабында һәм карт таҗик язучысы С. Айни үзенең «Бохара» исемле бик әйбәт китабында үткәнне яктыртуда Горький традициясен нәтиҗәле рәвештә җәелдереп киләләр. Халыкның үткәндәге авыр тормышы турында ачы хакыйкатьне сөйләп, бу тормышның күләгәле якларын яшермичә, алар, тирән итеп, дөрес итеп, халыкның якты акылын һәм талантлылыгын күрсәтәләр. Н. Рыбакның «Переяславская рада» исемле, зур художество колачы белән язылган әсәре рус халкы белән украинлылар арасындагы гасырлар буенча килгән какшамас дуслык темасына багышланган. К. Седых үзенең «Даурия» исемле романында Забайкальедагы гражданнар сугышы турында, партизаннарның интервентларга һәм атаман Семеновның акгвардияче бандаларына каршы көрәше турында сөйли. Автор партиянең җитәкчелек ролен, яшь совет республикасының дошманнарына каршы көрәшне большевиклар партиясе оештыруын яхшы күрсәткән, романның үзәк геройларыннан берсе булган комиссар Улыбинның җанлы һәм көчле образын тудырган. Авторның казанышы тагын шунда: ул сыйнфый көрәшне һәм казачество арасындагы гөрле катлауларга бүленүне художество ягыннан ышандырырлык һәм конкрет итеп тасвирлый алган. Балалар язучыларына Сталин премияләре бирү — совет балалар әдәбиятының үсүен, аның бүгенге көннең актуаль мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирә баруын күрсәтә, һөнәр мәктәпләрендә укучыларның, яшь эшчеләрнең тормышы, производство тормышының шатлыгы һәм поэзиясе — И. Василенконың «Кечкенә йолдыз» исемле китабының эчтәлеге әнә шундый.

Колхоз балаларының тормышы турында А. Мусатов үзенең «Стожарлар» исемле повестенда сөйли. Быел Сталин премиясе бирелгән поэтик әсәрләр арасында — рус, украин, азербайҗан, грузин, таҗик поэзиясенең иң яхшы әсәрләре бар. Сталин премиясе күренекле поэтик әсәрләрнең берсе булган — А. Яшинның «Алена Фомина» исемле поэмасына хаклы рәвештә бирелде. Бу поэмада алдынгы совет крестьянкасының якты һәм сөйкемле образы поэтик яктан тирән һәм көчле итеп сурәтләнгән, аның кайнап торган эшчәнлеге, новаторлыгы тулы күрсәтелгән, совет хатын-кызының сокландыргыч рухи дөньясы ачылган.

Украин шагыйре С. Олейникның «Безнең танышлар» исемле китабыма кергән бик күп шигырьләре безнең авылларыбызда ныгыган, кешеләрнең тормышына һәм аңына урнашкан яңалыкны, социалистик укладны күрсәтүгә багышланган. Шагыйрь үзенең бу шигырьләрендә колхоз кырларында эшләүчеләрнең хезмәтләрен һәм уйларын тирән мәхәббәт һәм җылы юмор белән тасвирлый.

Ерак Көнчыгыш шагыйре П. Комаровның шигырьләре совет Ватанына, аның табигатенә һәм ул табигатьне үзгәртүче кешеләргә тирән мәхәббәте белән сугарылган. Таҗик шагыйре М. Миршакарның «Алтын кышлак» исемле поэмасында колхоз строеның, социалистик стройның җиңүе, искегә, кире кайтмас үткән патриархаль-феодаль укладка каршы куелып күрсәтелә. Аның икенче поэмасында — «Буйсынмас Пянж»да — чәчәк атып торучы Таҗикстан Англия — Америка колонизаторлары тарафыннан таланган һәм кол ителгән көнчыгышка каршы куела. Күп милләтле совет поэзиясе, бигрәк тә соңгы елларда, тынычлык һәм демократия өчен көрәштә совет иленең җитәкчелек роле темасына активрак яза башлады. Безнең илебез — тынычлыкны, азатлыкны һәм бәйсезлекне яклаучы барлык халыклар өчен рухландыргыч үрнәк ул. Шушы фикер азербайҗан шагыйре С. Рөстәмнең «Ике яр» исемле шигырьләр китабының нигезенә салынган. Бу китап Англиядәге һәм Америкадагы сугыш уты кабызучыларны нәфрәт белән фаш итә һәм үзләренең азатлыклары өчен көрәшүче изелгән Көнчыгыш халыкларының җиңүгә булган ышанычларын күрсәтә. Социалистик Ватаныбызның — коммунизм төзүче илнең, тынычлык һәм демократия сакчысы иленең куәтен Е. Долматовский үзенең «Иртәгәге көн турында» исемле китабына кергән иң яхшы шигырьләрендә тасвирлый. Сталин премиясе белән бүләкләнгән әсәрләр арасында И. Гришашвили шигырьләренең бер томлылыгы бар. Бу китап грузин поэзиясенең өлкән буын мастерларыннан берсенең күпьеллык иҗат эшенең җимеше. Сталин премиясе белән бүләкләнгән әсәрләр арасында тагың балалар шагыйрәсе А. Бартоның «Балаларга шигырьләр» исемле китабы бар.

Безнең илебез халыклары белән халык демократиясе илләре арасындагы культура элемтәсе үсешенең шаһиты итеп, шагыйрь М. Рыльский тарафыннан поляк теленнән украин теленә А. Мецкевичның «Пан Тадеуш» исемле мәшһүр әсәренең бик яхшы тәрҗемәсен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Үткән ел совет драматургиясе дә куп кенә җимешләр бирде. 1949 нчы елда язылган иң яхшы пьесалар югары идея рухы белән, социалистик Ватаныбыз кешеләренең язмышы өчен, барлык алдынгы кешелек язмышы өчен тирән дулкынлану белән сугарылганнар. Вс. Вишневскийның «Онытылмас 1919 нчы ел» исемле пьесасының гууы безнең драматургиядә зур вакыйга булды.

Бу әсәр — гражданнар сугышы чорындагы иң гүзәл эпизодларның берсе турында, безнең халкыбызның һәм державабызның язмышын хәл иткән вакыйгалар турында, Сталин даһи стратегиясенең җиңүе турында драматик повесть. Кызыл Питер революцион пролетарийларының һәм Балтик морякларының героик эшләрен җанландырып, бу пьеса аларның коммунизм эшенә бөтен күңелләре белән бирелгәнлекләре турында, бөек Ленин— Сталин партиясенең оештыручы роле турында дулкынландыргыч итеп сөйли.

Драматург үз алдына гаять мактаулы бурыч куйган, ул революциянең бөек стратегы, Владимир Ильич Ленинның турылыклы дусы һәм көрәштәше Иосиф Виссарионович Сталинның образын тудыруны максат итеп алган. С. Михалковның «Илья Головин» һәм К. Симоновның «Ят күләгә» исемле пьесалары совет халкына буржуаз идеологияләр йогынтысына каршы һәм буржуаз «культура» алдында баш июгә каршы көрәштә булышалар, безнең социалистик культурабызның бөеклеген, халыкчанлыгын һәм өстенлеген раслыйлар. Б. Лавреневның «Америка тавышы» исемле пьесасында сугыш уты кабызучыларның чын йөзләре, «америкача яшәүнең» ерткыч асылы, аның ерткычлык законнары фаш ителә. Бизониянең коточкыч зинданнарында куып алып кителгән меңнәрчә совет балалары газап чигәләр. Шул коточкыч зинданнарны яшерер өчен Америка — Англия фашистлары тарафыннан төшерелгән тимер пәрдәне С. Михалковның «Өйгә кайтасым килә» дигән пьесасы ачып күрсәтә. Бу дулкынландыргыч, дәртле пьеса балаларның җаннарын гарипләндерә торган палачларны һәм кол сатучыларны хурлык баганасына кадаклый һәм фаш итә. Совет әдәби тәнкыйте дә былтыр шулай ук мәгълүм уңышларга иреште. Сталин премияләре С. Макашинның «Салтыков-Щедрин», В. Ермиловның «А. П. Чехов» һәм «Чеховның драматургиясе», Я. Эльсбергның «А. И. Герцен. Тормышы һәм иҗаты» исемле тикшеренү хезмәтләре өчен бирелде. Г. Гусейнов «Азәрбайҗанның XIX гасырдагы йөздә Азәрбайҗандагы иҗтимагый һәм философик фикер тарихыннан» исемле зур хезмәт тудырды. Ул үзенең бу хезмәтендә һәм азербайҗан башка прогрессив әдәби һәм фәлсәфи күтәрә. Е. Мозельковның иҗатына багышланган «Күпала» китабы — совет әдәбиятының күренекле эшлеклеләре турындагы монографияләрнең берсе булып тора. Бу хезмәт белорус әдәбиятын тагын да тирәнрәк өйрәнүгә һәм шулай ук бүтән милләтләрнең күренекле совет язучыларының иҗатлары турында яңа монографияләр тууга башлангыч булыр дип ышанырга кирәк. 1949 елда безнең әдәбиятыбызның уңышлары бәхәссез һәм зур. Ләкин совет язучылары ирешелгәннәр белән генә тынычланып кала алмыйлар. Алар үзләренең кулларыннан килә торганның барсын да эшләүдән ерак торалар әле. Безнең тормышыбызның бик күп мөһим темалары әдәбиятта үзләренең тиешле чагылышларын тапмыйлар әле.

Кайчакта (мәсәлән, В. Панованың «Якты яр» повестенда) язучы тормышта үзе өйрәнгән бер объект белән генә чикләнә, чынбарлыктагы процессларны җитәрлек дәрәҗәдә гомумиләштерми. Бу тасвирлау мастерларча эшләнгән булса да, ул безнең чынбарлыкны бөтен художество тулылыгы белән чагылдыра алмый. Типик характерларны һәм типик обстановканы тудыруга бары тик бик күп объектларны, күренешләрне тирәнтен өйрәнү һәм төрле- төрле характерларны һәрьяклап күзәтү аркасында гына ирешергә мөмкин. Аерым әсәрләрдә художество төгәллеге җитми, характерлар эшләнеп бетмәгән (мәсәлән, А. Чаковскийның «Бездә таң аткан инде» романында), образларны сурәтләүдә йөгереклек һәм схематизм сизелә (М. Гусейнның «Апшерон» романы). Композициянең йомшаклыгы, озынга сузу Г. Медынскийның «Марья» романында һәм башка күп кенә әсәрләрдә сизелә. Язучылар әсәрнең художество формасы турында әлегә аз кайгырталар, безнең әдәбиятыбызның үсеш законы — өзлексез рәвештә алга баручы гомуми совет законы икәнлеген, армый-талмый новаторлык күрсәтү, һәрвакыт камилләшә бару икәнлеген еш кына оныталар. Сталин премиясе лауреатлары арасында без яңа исемнәр күрәбез. Яшь язучылар әдәбиятка яңа темалар белән киләләр, тормышны бик яхшы белүләрен күрсәтәләр. Алар әдәби осталыкка җитди һәм тырышып өйрәнергә тиешләр. 
Шунысын истә тотарга кирәк, әдәбият өлкәг сендә новаторлык төшенчәсе һәрвакыт алга барып торучы һәм яңарып торучы совет чынбарлыгы тарафыннан бирелгән яңа материалга гына кайтып кала алмый, ул яңа эчтәлекне лаеклы рәвештә гәүдәләндереп бирү өчен камилләшкән художество формасын таләп итүне дә үз эченә ала. Совет халкы уңышлы рәвештә коммунистик җәмгыять төзи, моңарчы кешелек тарихы белмәгән яңа, матур иҗтимагый строй тудыра. Бу җәмгыятьнең әдәбияты һәм сәнгате дә гүзәл һәм бөек булырга тиеш. Коммунизмга үткәндәге сәнгатьнең иң югары биеклекләреннән өстен тормаган сәнгать белән кереп булмый.

Партия һәм халык үзенең әдәбиятыннан бөек чорыбызга — халык тарафыннан Сталин чоры дип аталган чорыбызга лаеклы бөек әсәрләр көтә. Шушындый әсәрләрне тудыру өчен көрәштә әдәбиятыбызның барлык көчләре бергә тупланган булырга тиеш. Совет язучылары, үзләренең иҗатларында Ленин — Сталинның үлмәс идеяләре белән, совет халкының героик хезмәте белән илһамланып, рус классик һәм совет әдәбиятының гаять кыйммәтле хәзинәләрен үзләштереп, аларның иң яхшы вәкилләреннән үз хезмәтеңә художникларча таләпчәнлеккә өйрәнеп, үзләренең мастерлыкларын армый-талмый камилләштерә барырга тиешләр. Алга һәм югарыга — кадерле совет әдәбиятының яңа уңышларына! 
(«Литературная газета», 8 март, 1950 ел).