Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯКТЫ ЯР

В.ПАНОВА

ЯКТЫ ЯР

Беренче бүлек

КОРОСТЕЛЕВ

Коростелев райкомга барышлый шофер Тося Алмазова янына кереп чыкты; үз сүзләре белән әйткәндә, ул аныц «койрыгын борырга» теләде. Алмазова инде бишенче көн эшкә чыкмый иде. Коростелев аны чакырырга кеше җибәрде, каты приказ чыгарып элде — бернәрсә дә ярдәм итмәде: Алмазовада бик зур бәйрәм иде. Тосяның ире Ватан сугышы кырларыннан исән-сау кайту хөрмәтенә аның бөтен туган-тумачалары, хәтта бөтен урам бәйрәм итә иде. Кечкенә генә кухняга шатлыклы апрель кояшы төшкән. Вакыт инде шактый соң, ә хуҗалар әле бары иртәнге ашны гына ашарга хәзерләнәләр: кичә кич белән алар өченче әтәчләр кычкыра башлагач кына йокларга ятканнар иде...

Алмазов өстәл янында утыра, сакал-мыегын кырмаган, ременен бумаган, кичәге эчүдән айнып җитмәгәнлектән, күз карашлары томанланган, ләкин аягындагы итеге көзгедәй ялтырый һәм гимнастеркасының якасына да ап-ак эчке яка тегелгән. Коростелев, боларның барысын да бер карауда күреп алып: «Антонина тырыша, ирен киендерә», — дип уйлады. Өстәлнең икенче ягында ике кызы утыра, алар да киенгәннәр, олысы кызыл галстугын бәйләгән: балалары да өйдә, мәктәпкә бармаганнар...

Тося кулындагы ухват белән мичтәге чүлмәкләрне бер урыннан икенче урынга күчерә, аның бите мичтән бәргән кызу белән алсуланган. Рәхәт чигәләр, шайтаннар. Эш көннәрендә тоташтан ял көне оештырганнар, закон алар өчен язылмаган диярсең... Коростелев, кухняга ашыгып килеп кереп, туктады.

— Исәнмесез!—диде ул. — Мин сине алырга килдем, Тося. Семьяңны бик тиз генә ашат та, әйдә.

— Урындык бир, — диде Тося олы кызына.

— Миндә шатлык бит әле, ачуланмагыз, Дмитрий Корнеевич. Ул кулындагы ухватын куйды да, үзенең гаепле һәм ялтырап торган күзләре белән Коростелевка карап, аның алдында басып тора башлады. Читләре кара сызык белән уратып алынган соргылт-су яшел күзле иде ул. Атасы каршында утырган аксыл чәчле ике кызның да күзләре нәкъ аныкы төсле үк иде. Бу күз карашлары астында: «Нишләвең бу синең, чынлап та! Менә мин сине судка бирим әле...» — дип кычкырырга мөмкин түгел. Олы кызы кухняның нәкъ уртасына урындык китереп куйды.. Шул урындыкка утырып, Тосяның психологиясенә тәэсир итүдән башка бернәрсә дә калмады.  
— Синең өчен мин бик шатланам һәм котлыйм, әлбәттә, — дип сүз башлады Коростелев, — ләкин эш эшләнергә тиеш, Тося, шулаймы?

— Миңа ял көннәре тиешле, — диде Тося. — Минем ничә ял көнне эшләгәнлегем Лукьянычта язылган. Берсекөнгә чыгам.

— Бер атнадан чыгам, дип әйтмисенме тагы. Мин сиңа әйтсәм әйтим, син үзеңнең положениеңнән генә файдаланасың. Тося, башын артка ташлап, кычкырып көлеп җибәрде.

— Тәпи-тәпи йөрисезме?—диде ул көлә-көлә.

— Самолетта очабыз.

— Ярый торган эш, — диде Тося, — моцион өчен бераз тәпи-тәпи йөрү файдалы ул. Ул шат тавыш белән һаман көлә иде әле, аның бугазы күгәрчен бугазы төсле калкып чыкты, күзләре ялтырады. Коростелев, гаҗәпләнеп: «Менә нинди икән ул Тоська! — дип уйлады. — Менә ул ничек көлә белә!» Ул аның зифа буйлы, таза, матур икәнен беренче мәртәбә күреп алды; элек тә ул һаман да, бөкерәеп, йокысы туймаган кешедәй чырайсыз йөри иде. Коростелев аңа әйтте:

— Көләрлек урын юк. Гомумән, син үзеңне алмаштырырга мөмкин булмаган кеше икәнеңне күрсәтергә тырышасың. Һәм шул нигездә тиешеннән артык кыланасың. Менә син шундый сорауга җавап бир: синен балаларыңны яңгыр чылатмасын өчен, өй түбәңне кем яптырды?

 — Яптырса соң?—диде Тося. — Кем сиңа ярдәм итеп килде? Мондый хезмәтне син тагын кайдан таба идең: сиңа я утынын бирәләр, я сөтен, я итен бирәләр. Тося, бухгалтер Лукьяныч тавышы белән үчекләп:

— Сөтен, итен, тегесен, бусын, — диде дә яңадан кычкырып көлеп җибәрде.

— Үчекләмә: үз нәүбәтеңдә син дә производствога ярдәмгә килергә тиеш.

— Анысы дөрес, — диде Тося, иренә таба карап. — Дөрес, ярдәм иттеләр алар миңа.

— Ә син эш сезонында үзеңә ял көннәре оештырып ятасың. Элементар күләмдә генә булса да, аңлы булырга кирәк бит. Менә хәзер шушы моментта сыер савучылар елганың аръягында түмгәк кисәләр. Сыер савучылар! Алар эше, диярсеңме син? Трактористлар тракторларыннан унсигезәр сәгать төшмиләр. Терлекләрнең тудыру урыннары шыгрым тулы, ә мин бөтен кеше янына, бөтен җиргә җәяү барып өлгерергә тиеш.

— Дмитрий Корнеевич, — диде Тося әкрен генә, — мин аны дүрт ел буе күрми тордым. Алмазов урыныннан торды һәм кысрык кухня буенча берничә адым атлады. Сул кулын ул галифе кесәсенә тыккан, уң кулына төтене чыгып торган папиросын тоткан иде...

Ул, йокысыннан уянып килгән һәм нәрсәнедер хәтеренә төшерергә теләгән кешедәй, зәңгәрсу төскә буялган тәбәнәк түшәмне бер башыннан икенче башына кадәр карап чыкты. Түшәмдә, зәңгәрсу буяу сызыклары арасында, анда-санда узган елгы сөремнәр күренгәләп тора иде. Тося, күзләрен йоммыйча, сихерләнгән карашы белән ирен күзәтә башлады. — Яхшы иттереп төзәттеләрме? — диде Алмазов әкрен генә. — Бер җиреннән дә үтмиме?

— Бик яхшылап төзәттеләр, бер җиреннән дә үтми,—дип җавап бирде Тося.

— Олифаның яхшысын бирделәр.

 — Агартылуын яхшы агартылмаган, — диде Алмазов.

— Яңадан агартырмын, — диде Тося. — Тиз арада гына агартып ташлаган идем мин аны, һаман вакыт юк та, вакыт юк, көне-төне машинаны йөртәсең. 

— Нигә сез аны алай йөртәсез соң? — диде Алмазов. Коростелевка карап.

— Хатын-кыз бит ул, аңа бит кайчан да булса өйдә дә булырга кирәк.

— Менә безгә икенче шофёр булып килегез, — диде Коростелев, — шул чагында инде рәхим итегез: бер тәүлек йөрегез дә, икенче көнне өегездә утырыгыз, берәү дә тотачак түгел.

— Анда минем нинди катнашым бар? — диде Алмазов. — Минем һөнәр түгел ул.

— Ә сезнең һөнәрегез нинди?

Алмазов җавап бирмәде, Коростелевның озын аяклары аша атлап үтеп, кухня артындагы бүлмәгә чыгып китте. Аның урынына Тося җавап бирде:

— Столяр ул. Столяр һәм балта остасы.

— Булса соң? Рәхим итсен.

— Анда күз күрер әле. Хәзергә ял итсен. Госпитальләрдә елдан артык яткан, уенмыни ул?

— Артык кадерлисең син аны.

— Ә синеңчә ничек, кадерләмәскә кирәкмени? — диде Тося.

— Шинелегезне салыгыз сез, безнең белән ашарга утырыгыз, хәзер пирогнь чыгарам. Коростелев, урыныннан торып:

— Сезнең белән ашап утырырга вакытым юк минем, — диде. — Болай да озак утырдым. Ярый, хуш. Иртәгә эшкә чыккан бул, ишеттекме.

— Берсекөнгә.

Коростелев инде бусагада иде, ул ана начальникларча әйтте:

— Иртәгә, иртәгә! Югыйсә, исеңдә тот, начар булыр. Иртәгә иртә белән үк!

Коростелев, урам буенча ашыгып атлый-атлый: «Сүземдә тора алмадым, һаман да ирек бирдем бит аңа, — дип уйлады.

— «Семьяңны ашат та, әйдә», дип дөрес башладым, ә бетерүен — «иртәгә кил», дип бетердем. Нинди юләр характер минем, болай булгач, бөтенесе муеныма менеп атланыр... Ә бит ул иртәгә дә чыгачак түгел, хәтта бәхәсләшергә мөмкин — чыкмаячак. Ирен бик каты ярата булса кирәк. Мине кем дә булса шулай яратса иде, үлгәнче аңа рәхмәт әйтер идем, кадерен белер идем...»

Аны берәү дә яратмаганга күрә, аңа бер генә секундка моңсу булып китте. Менә бит ничек — яшь тә, башкаларга караганда, төсе-бите дә начар түгел, ә шулай да аны берәү дә яратмый. Кайчандыр фронтта очрашулар булгалаган иде...

Белостокта ул алтын чәчләре искиткеч күпереп чыгып торган бер кыз белән танышкан иде. Кайда икән ул? Хатка да җавап бирмәде хәтта...

Теге кара күзле хатын кайда икән? «Ух, сез нинди озын буйлы, ә минем ирем сездән дә озынрак!» — дип әйтә-әйтә иренең карточкасын күрсәтә иде ул... Болар бернәрсә дә түгел, мәхәббәт түгел бу, бары күңелдәге моңсулык кына. Бу фикерләр белән аңа озак маташырга туры килмәде: чөнки хәзер райком бюросы аның отчётын тыңлаячак. Моннан бер атна элек райком секретаре Горельченко совхозга килеп китте. Бөтен фермаларны йөреп чыкты, кешеләр белән сөйләште Коростелев һәм партбюро секретаре Бекишев аның белән бергә йөрделәр, бөтен нәрсә турында сөйләп бирделәр. Ул елмаймый гына, күз карашы белән карап, игътибар биреп тыңлады, аннары әйтте:

— Ярар, бюрода доклад ясарсыз. Совхозның эшләре турында нәрсә уйлаганын да әйтмәде ул. Коростелёв әле ул вакытта Горельченконың аңа ошыймы, ошамыймы икәнен аерып җиткермәгән иде, аның бераз күңеле төште: коллегиаль эш — ул үз урынында, шулай да райком секретаре, ике арада гына сөйләшкәндә, үзенең шәхси фикерен әйтә алмас идемени соң?

Безне мактарлык урын бар шикелле...

Горельченко совхозга иртә белән сәгать җидедә килде һәм көндезге ашка кадәр булды. Аңа аш ашарга тәкъдим иттеләр (аш пешерүче хатыннар аның өчен махсус аш хәзерләгәннәр иде, тәмлерәк итеп кунак итәргә теләгәннәр иде), әмма ул:

— Рәхмәт, чкаловчыларда ашармын, — диде. Һәм Чкалов исемендәге колхозга китеп барды.  Хәзер Коростелев борчыла: бюрода нәрсәдер булачак. Мактасыннар иде, утырыштан соң тыныч йөз белән чыгасы иде. Узган утырышта район мәгариф бүлеге мөдире шундый йөз белән чыккан иде: «эшен канәгатьләнерлек итеп табарга», дип язганнар иде аның турында. Ни өчен Горельченко аңа, Коростелевка, ягымлы түгел икән? Узган юлы ул, аштан баш тартып, чкаловчыларга тикмәгә генә китмәгәндер. Район работникларының барысы да чкаловчыларга баралар, совхозга әллә нигә берсе генә килеп чыга. Хәтта трест директоры Данилов та бер генә тапкыр булды: «Якты яр»ны ул, трестның башка совхозларына караганда, яхшырак хәлдә дип саный. Ә дөресен әйткәндә, мондагы хәл дә яхшылардан түгел, кая инде ул! 

Коростелев Горельченко белән беренче мәртәбә демобилизациядән соң озак та үтмичә танышты. 1945 елның көзендә Коростелев, демобилизация белән кайтучы сугышчыларның гаять зур ташкыны эчендә, көнбатыштан көнчыгышка таба кайтып бара иде. Кызыл Армиядә ул дүрт ел хезмәт итте һәм намус белән кайтырга чыкты. Үзенең дивизиясе белән элемтәләр тиз генә өзелмәде: беренче станцияләрдә бик күп кенә танышлар очрады, дивизия турында үз итеп сөйләнде, шул сүзләр арасында уртак истәлекләр, уртак командирлар телгә алынды... Дивизиядән ераклашкан саен танышлар да кимеде. Дивизиядән бөтенләй ерак киткәч — бер генә таныш та очрамый башлады, һәм сине дә беркем танымый, ә кешеләр күбәйгәннән күбәя баралар — зур ташкынга, зур көчкә әвереләләр! Поездлар расписание буенча да, расписаниесез дә, ләкин барысы да бертөсле шыгрым тулган килеш узып торалар. Станцияләрдә халык айкала, касса яннарында озын-озын чиратлар. Аркаларына багажларын — капчыкларын, сандыкларын күтәргән шинельле кешеләр белән тимер юллар шыгрым тулы. Сандыкларында аларның вак-төяк нәрсәләр, ә капчыкларында икмәк. Бер узловой станциядә Коростелевка икенче поездга утырыр өчен озак көтәргә туры килде. Ятарга урының булмаган чагында, төн очсыз-кырыйсыз булып сугыла, — чемоданың өстендә уңайсыз хәлдә утыра бирәсең. Түшәмдә бер генә лампочка, ул да караңгы яна, аннары тәрәзә аша перронның тонык яктысы кыеклап төшеп тора. Вокзал бүгенге, кичәге, өченче көнге һәм әллә кайчангы куе, ачы тәмәке төтене белән тулган. Лампочка тәмәке болыты аша яктырта. Тирә-юньдә кешеләр итекләрен һәм шинельләрен салмыйча капчыклары, сандыклары өстендә йоклыйлар, — атлап үтәрлек тә түгел...

Әрдәнәдәй өелеп яйан кешеләрнең аръягында бер бала елый, ниндидер бер хатын аны йокыны тавыш белән юата:

— Шш... шш... Бәлли-бәлли... бәү...

Коростелев я йокымсырап утыра, я уянып китә, сәгатенә карый, оеган аякларын икенче урынга куя. Бала тавышына ул бөтенләй уянды, күзләрен ачты, кулы белән битен ышкып куйды һәм тартырга кереште. Аннан ерак кына түгел җирдә бер кеше урыныннан торды. Тәмәкесен төреп, зажигалкасын кабызырга тели башлады. Чертләтте-чертләтте — ут чыкмады. Коростелев үзенең зажигалкасын аңа сузды. Әлеге кеше тәмәкесен кабызып җибәрде — ут яктысында аның зур йөзе, куе кара кашлары, чигәсендәге төерле яра урыны күренеп китте. Ул, зажигалканы кире кайтарып:

 — Кызык бит, — дип әйтеп куйды.

— Нәрсәсе кызык? — диде Коростелев. Кара кашлы кеше әйләнә-тирәгә кулы белән күрсәтте:

— Менә болар барысы да кызык. Димәк, өйгә кайтасыз. Эшегезне эшләдегез дә, үзегезнең өйләрегезгә. Бер армиядән икенче армиягә: иген игүчеләр, төзүчеләр армиясенә. Тарих сәхифәсе язылып бетте — икенчесен башлыйбыз. Ә бит кайберәүләр электәге профессияләрен онытканнар, яңа баштан яши башлаячаклар... Сезнең специальностегез нинди иде?

— Веттехник.

— Яңадан ветеринарлык эшенә кайтасызмы?

— Кайтырмын микән.

— Ошатмый башладыгызмыни?

— Оныттым.

— Шул-шул менә.

Алар сөйләшкәнгә тынычсызланып, икенче бер кеше урынында борылып ятты. «Поезд килдеме, килдеме поезд?» — дип ул аңлашылыр-аңлашылмас кына сорады да, җиңел генә уфылдап, яңадан башын капчыкка куйды.

Йокла, сержант, йокла!—диде кара кашлы кеше аңа.

— Поездың килер. Аякларыңны бер читкә ал, югыйсә күршең үпкәләр... Бу аяклар белән сугыш вакыты эчендә никадәр җир үтелгән икән? Безнең барыбызның да аякларыбыз белән күпме җир үтелгән икән? Үтелгән километрларны саныйсы иде. Фронтларга таба бөтен халыкның ничек кузгалганы хәтереңдәме? Менә хәзер — ташкын кире кайта... Сез өйләнгәнме?

— Юк, өйләнмәгән.

— Өйләнмәгән кешегә китүе җиңелрәк иде.

— Ә өйләнгән кешегә — кайтуы күңеллерәк булса кирәк, — диде Коростелев. Кара кашлы кеше, бераз сүзсез торганнан соң:

— Әгәр чынлап тотынасың икән, күпме километр үтелгәнен санарга мөмкин, — диде.

— Бик озын цифрлар килеп чыгачак бит, ә? Астрономик цифрлар.

— Эш цифрда түгел, — диде Коростелев.

— Шулай булса да кызык. Алар әкрен генә сөйләшеп утырдылар. Вокзал йоклый иде. Кешеләр сузып-сузып сулыйлар, ыңгырашалар, гырлыйлар. Күзгә күренмәгән әлеге хатын, баласын селки-селки, йокы аралаш иркәләп кенә: «Бәлли- бәлли... бәү...» — дип көйли. Караңгы махорка төтене арасыннан ике тәмәке уты, кечкенә генә кызгылт ике ут кабыныпкабынып китә. Кара кашлы кеше:

— Бәлли-бәлли бәү, — дип кабатлап куйды.

 — Привалда йокыгызны туйдырыгыз, егетләр. Озакламыйча зур эшкә уяначаксыз.

— Күп нәрсәне яңа баштан торгызырга туры киләчәк, — диде Коростелев.

— Күп нәрсәне. Әгәр Коростелев шул вакыт төнлә үзе белән өзек-өзек кенә сөйләшеп утырган кешенең күңелендә нәрсә булганын белсә иде, — бик ихтимал бик ихтимал, Коростелев ул кешенең телен ачарга, аның күңелен җәлеп итәргә, нәзәкәтле генә итеп үзенең игътибарын белдерергә һәм анык кайгысын уртаклашырга кирәк булган сүзләрне табар иде. Ә Коростелев исә өзлексез иснәп утыруында булды һәм аның сүзләренә иснәп утыру аша гына җавап бирде Горельченконың бу сугышта ике улын да югалтканын каян белсен соң ул, — аның олы улы Сталинградны саклаган чагында, ә кече улы Берлин янында һәлак булды. Алар сугышка өчәүләп, атасы һәм ике улы бергәләп, чыгып киттеләр, ә хәзер Горельченко үзе генә кайтып бара. Кешеләргә рух биргеч тантаналы җиңү хисләрен күңеленнән кичергән чакта да, тыныч тормышның башлануына һәм кешеләрнең шатлыкларына куанган чагында да, халык алдында торган бөек эшләр турында һәм ул эшләрдә аның, Горельченконың, катнашы ни дәрәҗәдә икәнлеге турында уйлаган чагында да, — аның күз алдында һаман да кайгылы ананың, турылыклы дустының шәүләсе өзлексез басып тора торган булды. Алар ничек итеп очрашырлар да, берберсенең күзләренә ничек карарлар? Аның, ата булган кешенең кайгыдан йөзе җыерчыкланды, чигә чәчләре агарды, — ә ананың?..

Коростелев боларны каян белсен иде, аңа билгеле түгел иде алар. Ул кесәсеннән кисетын чыгарды да аны тәмәке белән сыйларга кереште. Алар икесе дә күңелгә бик якын булган эшкә керештеләр: газетадан кирәк күләмдә кәгазь ертып алдылар, аны бик аз гына бөкли төштеләр; тәмәке салдылар, һәм аны тигезләп тараттылар; кәгазьнең бер читен, тел белән чылатып, ябыштырдылар; зажигалканы чиртеп, ут чыгардылар; аннары, тирән суырып, тамакны һәм күзләрне өтеп ала торган җәһәннәм төтененә чумдылар. Кара кашлы кеше, «син» дип сөйләшергә керешеп:

— Тәмәкең җитди икән синең, — диде.

— Тәмәке дисәң дә, тәмәке. Көчле хисләрне яратучы кешеләр өчен генә. Бик нык эчәсеңме?

— Бик нык эчәм дип әйтеп булмый, шулай да эчә алам.

— Димәк, ветеринарлыкка теләмисең. Ә нәрсә телисең соң? Командный постка керергәме?

Коростелев, берникадәр үпкәләп:

Һич тә каршы булмас идем, — диде.

— Әгәр дә командный постны бирмәсәләр? Кара эшче булып китәсеңме?  

  • Кара эшче булсам да ярый, — диде Коростелев. — Бары тик бөтен көчне куеп эшләрлек генә булсын.

— Эшне сагындыңмыни?

— Сагынып торырга вакыт булмады. Ә хәзер бик эшлисе килә, билгеле.

— Мә, эчеп җибәр. Кара кашлы кеше фляганың капкачын Коростелевка сузды.

— Эч, синең тәмәке тибындагы спирт бу. Эш өчен. Командный эш өчен, кара эш өчен — һәркайсы өчен! Үзе флягадан гына бер йотым эчте. Коростелев та эчте — чыннан да, аның тәмәкесе кебек көчле спирт иде ул.

— Соңгы заправка, — диде кара кашлы кеше. — Хәзер минем поезд килә. Дүрт сәгатьтән соң тагын бер күчеп утырырга кирәк, аннары — киттек тә бардык.

— Ераккамы?

— Эшкә.

— Эш тә булдымыни инде?

— Табылды. Еракта-еракта, чак кына ишетелерлек булып һәм утырырга чакырып, паровоз кычкыртты; аңа каршы — станциядәге паровоз бик көчле гудок белән җавап кайтарды. Кара кашлы кеше урыныннан торды да үзенең багажын рәтләргә кереште. Фәлән номерлы поездның якынлашканы турында радио хәбәр итте. Тирә-юньдә сикерешеп тордылар, урыннарыннан кузгалдылар. Ишек бер шыпылдап ябыла, бер ачыла башлады. Кара кашлы кеше чемоданын иңбашына күтәрде дә, «хуш!» дип, соры шинельле кешеләр эченә кереп югалды.

Ишек төбендә өелешкән кешеләр беткәннән соң, Коростелев перронга чыкты. Тышта инде чак-чак кына яктырып килә иде; күк йөзенеп көнчыгыш чите алсуланган; төнге салкын җирне киптергән. Поезд ии читтәге юлда тора. Кешеләр вагоннарга утыралар; вагоннар янына соры шинельле кешеләр өелешкән. Алар шул кадәр күп иде, аларның барысын да поезд үз эченә алып бетерә алмас иде шикелле; ләкин бер кеше дә калмады, барысы да кереп бетте. Перрон бушады. Паровоз кычкыртты, һәм поезд көнчыгышка, алсуланып атып килгән таша, киләчәккә таба кузгалып китте. 

Бу очрашудан соң ике көн үткәч, Коростелев үзенең туган шәһәренә, анасы белән әбисе янына кайтып керде. Анасы, Настасья Петровна, «Якты яр» совхозында унбиш елдан бирле эшли иде; әбие өйдә хуҗалык эшләрен алып бара. Өйгә кайткач та, Коростелев өчен тормышның яңа көтелмәгән этабы башланды; аны совхоз директоры итеп билгеләделәр; башта өлкә үзәгенә, трестка, аннары Москвага чакырдылар, анда да ничек эшләргә кирәк икәнен өйрәттеләр. Ул Москвадан әйләнеп кайткан чагында инде партиянең район комитетында яңа секретарь — Иван Никитич Горельченко эшли иде. Бу зур битле, кара кашлы һәм чигәсендә төерле ярасы булган дәү гәүдәле кешене беренче күргәч үк Коростелев аның үзе белән бергә төнлә вокзалда сөйләшен утырган кеше икәнен таныды. Ләкин Коростелев аңа таныганлыгын әйтмәде: нигә әйтергә? Горельченко аны танымый иде, — ярар, танымаган килеш кала бирсен. Сөйләшеп утыру турында искә төшерерлек очрашу булмады шул аларның...

Коростелев карамагындагы хуҗалык зур булып чыкты. Сугыш елларында ул шактый тәртипсез хәлгә килгән иде. Ул чагында бу совхозга, үзенең сыерларыннан тыш, Ленинград өлкәсеннән эвакуация буенча килгән көтүләрне дә карарга туры килде. Азык начарланды; терлек ишек аллары тыгызланды; терлекләр арасында авырулар таралды, сөт биреше кимеде. Ирләр фронтка киттеләр. Аларны — тракторчыларны, терлек караучыларны, кырда эшләүчеләрне — хатын-кызлар һәм яшүсмерләр алмаштырды. Совхозның бик кадерле, зур мәхәббәт белән сайлап алынган һәм карап-тәрбияләп үстерелгән көтүен авыр сугыш шартларында саклап калу өчен аларга бик күп көч салырга туры килде. Бу совхоз беренче бишьеллыкта, 1930 нчы елда төзелгән иде, Башта вакытлыча агач каралтылар гына салдылар, ул каралтыларны ун-унике елдан алмаштырырга исәп иттеләр. Сугышка кадәр бер ел элек шул каралтыларны алмаштырыр өчен совхозга төзү материаллары ташый башладылар. Совхоз территориясендәге иске кечкенә кирпеч заводын киңәйттеләр, яңа киптерү мичләре салдылар. Сугыш төзү эшләрен куеп торырга мәҗбүр итте. Сугыш беткәндә инде каралтылар искергән, яраксыз хәлгә килгән иде: капиталь ремонт ясар өчен эшчеләр юк иде. Совхозны ныгыту һәм үстерү өчен иң элек күп итеп яхшы азыклар запасын булдырырга һәм терлекләр өчен яңа биналар салырга кирәк иде. Шуны эшләми торып, сыерларның сөт бирешен күтәрергә, авыруларны бетерергә, яшь терлекләрне үстерергә мөмкин түгел.
Коростелев идарә эшен кабул итеп алган вакытта, баш бухгалтер Лукьяныч аңа әйтте:

— Дмитрий Корнеевич, минем белән моннан ерак түгел генә бер урынга барып килсәгез, сезгә мәшәкать булмас микән? Баруыгыз өчен үкенмәссез. Лукьяныч Коростелевны бала чагыннан ук, әле аны Митька дип атап йөргән вакыттан ук белә иде, ләкин хәзер үзен аның янында бик корректно тота иде. Коростелев барырга риза булды. Тося Алмазова кардан арчылмаган юл буйлап машинаны көч-хәл белән генә алып бара. Кар, вак кына булып, кыек сибелеп, буш кырларга оча.

— Кая барабыз? — диде Коростелев.

— Бераз түзеп торыгыз. Икенче ферманы узып киттеләр, өченчесен бер читтә калдырдылар. Эчкан кар бураны арасыннан түбәләре салам белән, кар белән капланган, ишексез һәм тәрәзәсез булган, зур гына яссы каралтылар күренде.

— Стоп. Төшәбез, Дмитрий Корнеевич. Машинаны юлда калдырып, кыр буенча җәяү генә киттеләр. Яссы каралтылар сигез иде. Аларның як-ягын фанера такталары һәм күгәргән иске калайлар белән каплап, казыклар белән терәтеп куйганнар. Лукьяныч ике казыкны суырып алды; төзү өчен махсус сайланып алынган. алтындай кыйммәтле булган материаллар әрдәнәләп, пөхтә генә итеп өелеп куелган иде.

— Кайдан алдыгыз моны? Лукьяныч, кар бик якты булганга һәм күңелендә бик зур канәгатьләнү сизгәнгә, күзләрен йома-йома каралтының ачылган урынын яңадан каплады һәм аны казыклар белән терәтеп куйды.

— Ничек инде, кайдан алдыгыз? Үзебезнеке, «Якты яр» совхозыныкы. Кырыгынчы һәм кырык беренче елларда капиталь төзелеш өчен китерелгән иде. Хәзер тегеләренә киттек. Башка каралтылар эченә дә бүрәнәләр бик пөхтәләп өелеп куелганнар иде.

— Куркам, яртысы череп бетмәгән микән аның.

— Черүе мөмкин түгел. Черемәсен дип каплап, томалап куйдык та без аны. Планнарыбызны консервировать иткәч тә, тукта, мин әйтәм, бүрәнәләрне сакларга кирәк бит, дим! Монда безнең кайчандыр көтү йөргән иде, лапасларыбыз бар иде, менә без шул лапаслардан файдаландык та. Бераз тирләргә туры килде: материаллар фермаларга таратылган иде, кешеләребез юк, атларыбыз җитәрлек түгел, — төннәрдә ташыдык, Дмитрий Корнеевич. Моның икеләтә файдасы бар иде: бүрәнәләрне киләчәктәге төзелеш өчен саклап калу — бусы бер; әгәр Гитлер килсә-нитсә, аллага шөкер әле килмәде, — аңа калмасын өчен, без моны шунда ук ут төртеп яндыра алган булыр идек, — монысы икенчесе. — Бернәрсәгезне дә урламадылармы?

— Каравылчы тоттым, авыр булды. Каравылчы бөтен формасын китереп тора иде. Винтовка белән үзем дежурить иттем. «Долинка» совхозында сугыш вакытында төзү материалларын утынга әрәм итеп бетерделәр. Ә без саклап калдык. Кабул итеп алыгыз.

— Сез, Лукьяныч, бик зур эш эшләгәнсез.

— Ә сез ни дип уйлаган идегез соң? Алар машиналар янына әйләнеп кайттылар.

— Трестта беләләрме?

— Хәбәр итмәскә дигән фикер бик кызыктырган иде, Дмитрий Корнеевич. «Долинка»да списать иткән шикелле, списать иттең дә бетте дә китте. Кем эзләп торсын аны? Ә икенче яктан — инвентаризация вакытында шул кадәр күп материалны ничек яшереп калыйм мин. 
Дәүләткә хыянәт булыр иде ул, ә хыянәт исе килгән нәрсәне яратмыйм мин. Законлы итеп эшләргә яратам мин.

— Трест бу запасның барлыгын белгәч, бик ихтимал, безнең төзү материаллары сметасын кисәр.

— Әлбәттә, кисәчәк, кистеләр дә инде. Мин Даниловка, протестовать итәм» дип белдердем.

— Ә Данилов нәрсә, ди?

— Данилов әйтә: «Долинка»га арттырдым, ә сезнекен кистем, ди, чөнки аларның төзү материаллары юк, ә сезнең биш елга җитәрлек, ди.

— Биш елга җитмәс.

— Мин дә, җитмәс, дидем. Ә Данилов әйтә — сугыш әле яңа гына бетте, ди, көтеп торыгыз, барысы да булыр, ди, ә хәзергә фондлар зур түгел, үзегезнең планыгыздан гына чыгып эш итегез, ди. Тимер кеше, аны сүз белән җиңеп булмый.

— Тимер кеше, — диде Коростелев, аның сүзен раслап. Ул трест директоры Даниловны, аны ничек эшләргә өйрәткән чагында, белеп өлгергән иде инде. Кире кайтканда, машинада, Коростелев белән Лукьяныч булачак төзелешләр турында сөйләшеп кайттылар. Бозау абзарларын — беренче чиратта. Бозау обзарлары һәм тудыру бүлекләре. Аннары терлек ишек аллары, конюшнялар, ашлык складлары.

— Гараж, — диде Тося, борылып, — нинди генә булса да, начар гына булса да ярый. Югыйсә адәм көлкесе. Машинаны конюшняга, атлар арасына куям.

— Хыяллар, хыяллар, кайда соң, ләззәтле хыяллар!—диде Лукьяныч. — Барысын да планлаштырдык, хәтта гаражны да планлаштырдык, ә эшчеләр кайда? Совхозның төзү бригадасында башлыча унбиш-уналты яшьләрендәге яшүсмерләр эшли иде. Алар ремонт ясыйлар — идәннәрне, рамаларны төзәтәләр, черегән такталарны алмаштыралар, түбәләрне буйыйлар. Стажлы төзүчеләр аз, ә төзелеш белән җитәкчелек итәрлек кеше бөтенләй юк. — Эшчеләр булыр, — диде Коростелев. — Пессимизм таратмагыз. Эшләрлек эш булган чагында, эшчеләре дә табылыр, табылмый калмас. 

Сугыш вакытындагы дүрт яздан соң беренче тыныч яз. Яңа бишьеллыкның беренче язы. Аны шатланып һәм бердәм каршыладылар. Горельченко кабинетына бик күп кеше җыелды. Язга хәзерлек турында хисап бирү өчен колхоз председательләре, тәҗрибә станцияләренең мөдирләре һәм Коростелев та килде. Коростелев янында совхозның партбюро секретаре, тыныч табигатьле, аз сүзле Бекишев утыра. Бу кешене Коростелев беренче көннән үк ярата башлады. Коростелевны электә дә кайчакларда райком бюросы утырышына чакыралар иде, ләкин аңа анда кызык түгел иде, ул, эшеннән теләми генә аерылып, утырышка бара торган иде. Утырышта да үз эшләре турында уйлап утыра һәм аны ни өчен чакырганнарын аңламый торган иде. Горельченко аннан:

— Сөйләргә теләмисезме? — дип сорый торган иде. Коростелев аңа:

 — Юк, теләмим, бу мәсьәлә белән мин бик үк таныш түгел... — дип җавап бирә торган иде. Корельченко, Коростелевның бу мәсьәлә белән таныш түгеллегенә ышангандай, башын селкеп куя иде.  
 
Коростелевка хәзер кызык, чөнки хәзер ул үзе доклад ясаячак. Ул, цифрлар язылган кәгазьләрне кызыл скатертька таратып салып:

— Иптәшләр, — дип сөйли башлады. — Совхоз ике көннән чәчүгә керешә, һәм менә без чәчүгә нәрсәләр белән киләбез. Ул бөтен инвентарьлар —тракторлардан алып салам кисү машиналарына кадәр барысы да кыш көне үк хәзерләнеп куелганлыклары турында сөйләде. Чәчү орлыклары чистартылган һәм агуланган. Язны ничек каршылаганлыкларын берәмберәм әйтеп бирде ул: басуларга кар суы бертигез сеңсен өчен, өелеп яткан карларны таратканнар, уҗым өсләрендәге боз катлауларын бетергәннәр, уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландырганнар, көз көне сөрелми калган җирләрне лущить иткәннәр һәм сөргәннәр. Азык турындагы мәсьәлә, иптәшләр, совхозның яшәү мәсьәләсе. Совхоз сугышка кадәр югары сөт биреше белән дан казанган иде, ләкин концентратларсыз андый сөт бирешенә ирешергә мөмкин түгел. Быел без фәнни чәчү әйләнешенә кире кайттык, без үзебезнең барлык җиребездән файдаланабыз һәм җир бирә алганның барысын да алырга тырышабыз. Турнепс чәчәр өчен кырларны без менә ничек хәзерләдек: көз көне аларны егерме биш сантиметр тирәнлектә туңга сөреп калдырдык, туңга сөрелгән шул җирләрне я: көне тырмалап чыктык, тагын бер кат сөрдек һәм яңадан тырмаладык; һәр гектарга кырык тонна тирес чыгардык. Бөтен җәй буенча терлекләрне аксымга бай булган яшь үлән белән туендырып торырга мөмкин булсын өчен, вика белән борчакны катнаштырып һәм борчак белән солыны катнаштырып дүрт срокта чәчәчәкбез. Иптәшләр, бу эшләрнең берсендә дә аерым кешенең, агрономның да, гәрчә ул безнең бик яхшы кеше булса да, беребезнең дә аеруча хезмәте юк, бигрәк тә минем аеруча хезмәтем юк, чөнки мин совхозда әле бик яңа кеше...

Эшкә булган гомуми теләк һәм гомуми хезмәт. Сыер савучымы ул, конторада эшләүчеме — барыбер, һичнәрсәгә карамастан, теләсә генә нинди һавада да, кулларына көрәк алып, кар таратырга үзләре теләп чыктылар һәм бик тырышып эшләделәр, һәм нәкъ менә шушы моментта, мин сезнең алдыгызда хисап биреп торганда, безнең, кешеләребез шимбә өмәсендә — болынны чистарталар. Әрәмәлекләрне төбе-тамырлары белән куптаралар, түмгәкләрне кисәләр, суны агызу ечен сазлы уйсулыкларга канава казыйлар. Хәзер печән чабу машиналары елга буена кадәр үтә алачак, печәнне үз вакытында һәм тиз җыеп бетерәчәкбез. Кешеләр белән ничек эшләвебез турында тулырак итеп иптәш Бекишев әйтер. Бекишев сөйләргә керешсә, аның җил белән каралган, яңак сөякләре калкып торган битенә шунда ук алсу таплар бәреп чыга. Бекишевның дулкынланганын бары тик шул тапларга карап кына белергә була, башкача аның дулкынланганын берничек тә белеп булмый: ул, Коростелев кебек матур сүзләргә бирелмичә, тигез генә сөйли, үз сүзләренең дөреслегенә, аларның эшлекле сүз икәнлегенә ышана, ләкин, эшләре күп булган бу кешеләрнең вакытларын күп алмаска теләп, киң итеп, җәелеп сөйләргә базмый, чөнки алар әле бүген бик күп доклад тыңларга тиешләр. Аңа Коростелсвта булган яну һәм чын күңелдән ышану җитми. Коростелев исә совхоздагы бөтен эш, иң вагы-төягенә кадәр, аның үзенә кызык булган шикелле, дөньядагы бөтен кешегә дә шулай ук кызык булырга тиеш дип ышана. Бекишев үзе турында беркайчан да сөйләми. Ул нинди дә булса бер эшкә никадәр хезмәт салмасын, аны үзе эшләгәнлеген берәүгә дә белдерми, күләгәдә кала, — читтән караучыларга ул эш үзеннән-үзе эшләнгән яисә аны башкалар эшләгән кебек күренә. Хәзер дә ул сыер савучылар арасындагы ярыш турында шундый итеп сөйли, — әйтерсең, бу ярышны ул оештырмаган, ә кем дә булса башка бер кеше оештырган.

Совхозның атаклы бозау караучысы Настасья Петровна Коростелеваның яшь кызларны үз профессиясенә өйрәтергә алынганлыгы турында сөйләгәндә дә ул яшьләрне тәҗрибәле специалистларга беркетү турындагы мәсьәләне партбюрога үзе кунмагандай итеп сөйләде. Кадрлар хәзерләү эше начар куелган, ди ул: ике комсомолка ветеринар-фельдшерлар курсына җибәрелгән, өч яшүсмер малай таш эшенә өйрәнәләр, — менә барысы шул гына, диңгездән бер тамчы гына, ди Бекишев. Партиянең бу яшь работнигы кыска гына вакыт эчендә шул кадәр күп эш эшләгәнлеген аның саран гына әйтелгән сүзләреннән аңлар өчен, монда җыелган кешеләрнең бөтен тәҗрибәләре кирәк булачак.

— Сораулар бармы? — диде Горельченко. Сораулар булмады, Горельченко бераз көтеп торганнан соң:

— Иптәш Коростелев, совхозның гомуми торышы турында һәм, аерым алганда, үзегезнең төзелеш планнары турында кыска гына итеп сөйләп бирегез, — диде. Коростелев куен кесәсеннән яңа кәгазьләр чыгарды, сөйләргә кереште. Үзәк Комитетның терлекчелек турындагы карарларын бик яхшы белгәнлеге күренеп тора иде аның; цифрлар китерде, иң яхшы сыерларның исемнәрен күңеленнән әйтте: Брильянтовая, Нега, Мушка, Печальница...

Ул аларның һәркайсын белә: күпме сөт биргәнен дә, нинди бозаулар китергәнен дә, шулай ук ул сыерларны караучыларның нинди социалистик йөкләмә алганнарын да белә иде... Кешеләр аңа дусларча, яхшылык теләп елмаялар, һәм Коростелев бу яхшылык теләүне сизә — ул совхозга гына түгел, бәлки аңа, яшь җитәкчегә дә яхшылык теләү иде. Терлекләр өчен яңа каралтылар салырга кирәк. Бүрәнәләр бар, хәзер бер генә бурыч — кирпеч заводын тулы көч белән эшләрлек итеп җибәрергә генә калды, фәлән кадәрле кирпеч сугарга һәм аларны беренче чираттагы шундый-шундый төзелешләргә тотарга кирәк.

— Минем соравым бар, — диде район мәгариф бүлеге мөдире булган хатын, нервланып.

— Совхоз территориясендә салынып ята торган мәктәп өчен күпме кирпеч кирәклеген иптәш Коростелев исәпкә алган микән? (Ул мәктәпне сугышка кадәр сала башлаганнар иде, план буенча аны быел җәй көне салып бетерергә кирәк иде.) Юк, аңа күпме кирпеч кирәк икәнен Коростелев исәпкә алмаган.

— Ничек инде ул? — диде район мәгариф бүлеге мөдире.

— Соравым бар, — диде райисполком председателе. — Сезнең заводыгыз районда иң көчле завод һәм сугышка кадәр без һәрвакытта да сезгә заказлар бирә торган идек, менә сез шуны исәпкә алдыгыз микән? Юк, Коростелев моны да исәпкә алмаган.

— Сугышка кадәр совхозга бу кадәр кирпеч кирәк булмаган, шуңа күрә ул читтән заказлар алган, — диде Коростелев.

— Сугышка кадәр безгә дә кирпеч ул кадәр кирәк түгел иде... Чкалов исемендәге колхоз председателе күзлеген киде һәм блокнотына нәрсәдер яза башлады.

— Заводта кешеләр җитешми, — диде Коростелев, — без әле кешеләрне каян алыйк икән дип уйлыйбыз; ничек итеп без заказлар кабул итик?

— Сез кешеләрегез булгач эшләнә торган эшләр турында сөйләдегез. Ул вакытта да без сезгә заказлар белән килербез. Исәпкә алыгыз.

— Миңа рөхсәт итегез, — диде Чкалов исемендәге колхоз председателе. 
Ул урыныннан торды. Гәрчә аңа басып сөйләве ансат булмаса да (чөнки аның сул аягы урынында протез гына иде), утырышларда ул һәрвакыт аягүрә торып сөйли иде. Киң иңсәле, имән шикелле, таза гәүдәле бу кеше инде яшь түгел иде, башка колхозларның председательләре аның турында: «Чкалов председателе агач аягы белән дә безне куып узып китәчәк», — дип сөйлиләр иде.

— Кирпеч, иптәшләр, барыбызга да кирәк, — диде ул.

— Безгә дә, Чкалов исемендәге колхозга да кирәк ул. Дөрес, безнең план буенча үзебезнең заводыбыз күздә тотыла, ләкин әле без хәзергә балчыклар гына сыныйбыз һәм урын эзлибез, ә кирпеч безгә менә ничек кирәк. Иптәш Коростелевка минем эшлекле тәкъдимем бар. Иптәш Коростелев, завод сезнеке, ә эш көчләре безнеке, — сезгә бер кирпеч, безгә дә бер кирпеч, районга да бер кирпеч, шулай итеп без быелгы авырлыктан чыгачакбыз, югыйсә бит, иптәшләр, чыннан да, кирпеч һәркемгә кирәк.

— Әгәр кызу эш өстендә кешеләрне, җир эшеннән аерып, заводка җибәрәсез икән, хуҗалыгыгызга зарар килмәсме соң? — диде Горел ченко.

— Юк, Иван Никитич, бездә ул зарар китерерлек итеп эшләнми. Соңыннан мин сезгә көчләрне ничек урнаштыру турында тулырак итеп сөйләп бирермен... Шуның өстенә тагы безнең кешеләребез, алар заводында өйрәнеп кайтканнан соң, үзебезнең заводта төп кадрлар булып эшләячәкләр — бусында да шулай ук расчет бар.

— Шулай итәсез икән, мине канәгатьләндерә бу, — диде Коростелев.

— Алтын сүзләр! — диде Чкалов председателе. — Авырлыкны бергәләп җиңеп чыгарбыз. Башка колхозларның председательләре уйга чумып утыралар иде. «Тагын куып узып китте!» дигән төс чыккан иде аларның моңсу йөзенә.

— Минем берничә сүзем бар, — диде Горельченко. Ул әкрен генә сөйләргә кереште; бармаклары белән ул шырпы тартмасын өстәл өстендә йөртә һәм үзе шул тартмага карый иде.

— Чебешләрне көз көне саныйлар; «Якты яр» дагы иптәшләргә күп нәрсә эшләргә кирәк әле. Һәрхәлдә — яхшы башлаганнар, яхшы эш турындагы яхшы докладны без бик рәхәтләнеп тыңладык... Ләкин хәзер монда, шушы доклад уңае белән булып алган нәрсә, — бик зур сабак алырлык нәрсә, иптәшләр. Иптәш Коростелев — партиянең яшь члены, партиягә ул сугыш елларында кергән. Армиядә ул үзен яхшы организатор итеп таныткан. Партия аңа хуҗалык өлкәсендәге җаваплы урынны ышанып тапшырды...

«Кая алып бара бу?» — дип уйлады Коростелев.

— Иптәш Коростелевны без бюрода беренче тапкыр гына күрмибез. Әмма ул бүгенгә кадәрле биредә кунак кебек кенә катнаша иде. Горельченко, авыр, ялкынлы күзләрен күтәреп, Коростелевның күзләренә туптуры карады.

— Шулай түгелмени? Коростелев үзенең кызарганын сизеп алды. Бу хәлдән котылырга теләде ул:

— Аңламыйм, Иван Никитич...

— Юк; аңлыйсыз. Бик яхшы аңлыйсыз! Без район эшләре белән шөгыльләнгәндә, сез менә, нәкъ кунак шикелле, күңелсезләнеп һәм без сөйләгәннәрне тыңламыйча утыра торган идегез. Мин сезгә карый торган идем дә: нигә килгән икән бу? — дип уйлый торган идем. Райком чакыргач, килмичә калырга уңайсыз булгандыр, ди торган идем. Коростелев, тагын да кызарарак төшеп:

— «Якты яр» совхозында мин яңа кеше,—диде, бөтен дә әле үзләштереп бетерә алганым юк...
— Ташлагыз. Әгәр сез тирә-юнегезгә карасагыз, кешеләрнең яртысыннан артыграгы яңа работниклар икәнен күрер идегез. Сугыш шулай кушты. Сез, үзегезнең совхозыгыздан башка, бернәрсәне дә белергә теләмисез. Район заказлары сезнең өчен — чит заказлар. Район турындагы кайгыртулар сезнең өчен — чит кайгыртулар. Шуннан инде дәүләт эше өчен кайгыртуларның — Совет дәүләте эше өчен кайгыртуларның да сезнең өчен чит кайгыртулар булып әверелүенә бер генә адым кала. Бүлмәдә тып-тын булып китте, берәү дә кыймылдамады, берәү дә тәмәке кабызмады; барысы да Горельченконың сөйләгәнен тыңлыйлар һәм Коростелевка карыйлар иде.

— Тик бүген генә сезнең телегез ачылды. Бирелеп, дәртләнеп сөйләдегез. Без дә игътибар белән тыңладык... Монда сез ярдәм дә таптыгыз. Сезгә сабак та бирделәр: үзең турында гына уйларга кирәкми, диделәр. Сез үз предприятиегезнең патриоты буласыз икән, бик яхшы. Ләкин сез партия члены икән — шулай булгач, безнең партия оешмасының тормышы белән яшәргә тырышыгыз. Югыйсә, үз-үзеннән канәгать булган, калын портфельле деляга менә шулай барлыкка килә... Бу юл белән китсәгез—обывательлеккә, тар практицизмга барып төшәчәксез, безнең бөек идеяләребезне вак-төяккә алмаштырачаксыз, илебездә барган гаять зур процессларны күрмичә йоклап калачаксыз! Горельченко, урыныннан торып, мич белән өстәл арасындагы тар гына урыннан әйләнеп килде.

— Без, коммунистлар, алдынгы отряд. Районда эшләгән эшләрнең барысы өчен дә Сталин алдында, халык алдында җавап бирәбез. Безнең сафтан төшеп калмагыз. Безгә бер-беребездән аерылышырга ярамый; бердәм максатны күздән югалтырга ярамый. Бу турыда уйлагыз, иптәш Коростелев. Безнең арадагы урыныгыз турында да, тормышыгыздагы безнең урыныбыз турында да, шулай ук дәүләт тормышындагы безнең гомуми ролебез турында да уйлагыз...

Сүз доклад өчен Чкалов исемендәге колхоз председателенә бирелә. Утырыш дәвам итте. Коростелев сөйләүчеләрнең сүзләрен таркау гына тыңлады һәм протокол язып торган секретарь кызның кулына да таркау гына карап утырды. Аның уе Горельченко әйткән сүзләр белән мәшгуль иде. «Чынлап та, мин шулай партиянең начар члены микәнни соң? Чынлап та, мин шулай деляга микәнни? Ул моны кызып кына әйтеп ташлады. Акыллы кеше ул, мине үтәли күрә, әмма бу сүзе белән хаклы түгел ул. Партиягә керергә йөрәгем кушты миңа...»

Докладлар артыннан доклад дәвам итте. Бөтен район чәчү алдыннан имтихан тота иде. «Анысы бар, партия укуларын ташладым, укымаганнарны тизрәк укырга кирәк; Бекишевтан сорыйм әле, миңа әдәбият сайлап бирсен. Горельченко кешеләргә бик зур таләпләр куя, бик зур таләпләр...»

Утырыштан соң Чкалов исемендәге колхоз председателе урамга Коростелев һәм Бекишев белән бергә чыкты.

— Башлаган эшне тәмам сөйләшеп бетерү өчен безгә кайчан килерсез? — диде ул.

— Сез үзегез безгә килегез инде, — диде Коростелев.

— Завод безнеке бит.

Чкалов исемендәге колхоз председателе:

— Ә эш көче кемнеке соң? —дип мәсхәрәле көлеп башлаган иде, ләкин башка председательләрнең уйчан-моңсу йөзләрен исенә төшереп болай сөйләшергә ярамаганлыгын сизеп алды һәм дусларча итеп әйтте:

— Нигә бәхәсләшеп торырга. Бакчага керәбез дә, скамьягә утырып, гоМуми контурлары турында сөйләшәбез, — кирпеч бит сезгә дә безгә дә кирәк.

— Кирәк,— диде Коростелев, аның фикере белән килешеп. Һәм алар бакчага таба киттеләр.

Урамда әле якты, ләкин конторада инде өстәл лампалары яна иде. Өлкән зоотехник Иконников үз өстәле янында утыра һәм зур кенәгәгә акрын гына яза иде.

— Хәерле кич, — диде Коростелев.

— Хәерле кич, — дип җавап бирде Иконников.

— Нинди яңалыклар бар? Унҗиде сыер бозаулады, — диде Иконников.

— Бу беренче һәм икенче фермаларда, — өченче фермалардан әле мәгълүматларнын алынганы юк. Мәшәкатьле көн булды. Сиңа нинди мәшәкатьле көн булсын? — дип Коростелев ирексездән уйлап куйды.

— Синең нинди катнашың бар анда? Син, кабинетыннан да чыкмыйча, сводкалар гына кабул иткәнсең».

— Кайсы сыерлар бозаулады соң бүген? — диде ул. Аның Иконников белән ике арада дуслык мөнәсәбәте тудырасы килә иде: Иконников аның барлык эшендә дә таянырлык булган иң якын ярдәмчесе булырга тиеш бит.

— Менә, рәхим итегез, — диде Иконников һәм кенәгәне Коростелев алдынарак этеп куйды. Коростелев язылган урыннарны карап чыкты: сыерларның исемнәре, бозауларның авырлыгы, туган вакытлары... Иконниковның учёты матур куелган; иң тәҗрибәле инспектор да бәйләнерлек түгел.

— Бик яхшы! — диде Коростелев.

— Димәк, безнең шлейф тагын унҗиде башка арткан икән! «Бюрода нәрсә булганын чынлап та сорамас микән? Бу нәрсә аңа кызык түгел микәнни соң? Карт работник бит үзе...»

— Иконников куркынычсыз бритва пычагы белән бик сакланып кына карандашын очлый, карандаш чүпләре тирә-юньгә төшмәсен өчен, махсус кәгазь куйган.

— «Бу эш аңа шул кадәр килешми. Бу яшьтәге, киң җилкәле, шундый таза ир кешегә карандаш очламаска, ә тауларны актарырга кирәк...»

«Ә бәлки, сорарга базмый торгандыр, үземнең сөйләп биргәнне көтә торгандыр?»

— Без бүген бюрода булдык, — диде Коростелев.

— Шулаймыни? — диде Иконников.

— Ә нәтиҗәләр нинди?

— Нәтиҗәләре начар түгел. Синең белән безнең кирпечебез булачак, яңа бозау абзарлары, яңа конюшняларыбыз булачак, Иннокентий Владимирович!

Иконников кәгазен бармак очлары белән генә алды да карандаш чүпләрен һәм графит тузанын сакланып кына корзинага салды һәм, өстәл тартмасын ачып, кечкенә генә бер пакет чыгарды.

— Шатлыклы хәбәр икән. Капкалап алырга теләмисезме?

— Рәхмәт. Әле генә аш ашадым.

— Сез рөхсәт итсәгез, мин ашап алмакчы булам,—диде Иконников.

— Нигәдер бүген аш бик үк яхшы булмады. Иконников — озын буйлы, аксыл чәчле, килбәтле генә зур битле кеше иде; пөхтә итеп кырынган, чәчләрен тарап, ике якка ачып җибәргән. Керфекләре ап-ак, шуның өстенә озын, йонлач, һәм ничектер кешенең эчен пошырып тора торган керфекле иде ул, — куллары да үлекнеке төсле ап-ак иде. Кырыс йөзле, үзгәрмәс карашлы иде. Ул, сарделькасын яны белән өскә таба тырпайтып тотып һәм салкын күзләре белән алдына карап, ашарга кереште.

— Ашыгыз тәмле булсын, — диде Коростелев, аптырашта калып, һәм бухгалтер Лукьяныч янына чыгып китте. Лукьяныч белән кычкырышырга туры килгәләсә дә, ичмаса ул дәртле кеше, бөтен нәрсә белән кызыксына.

Лукьянычның иң кызыккан нәрсәсе ике: еллык отчёт һәм каекта йөрү. Еллык отчетны төзегән чагында ул конторада төннәр буенча утыра, ябыга, карала, йөзенә азарт, шатлык һәм газаплану билгеләре чыга. Җәй көне ул, буш вакытларында, үз кулы белән ясаган каегына утырып, елгада йөри.

— Бу минем санаторий, — ди ул, — минем физкультура һәм нерв системасы өчен ял. Совхозда ул унбиш ел эшли. Узган көз аның юбилеен үткәрделәр. Хәзер бухгалтериядә квартал отчетын тәмамлап киләләр. Счёт төймәләрен ярсып, бер-берсеннән уздырып, шалт-шолт салалар. Арифмометр тырылдый. Лукьянычның кечкенә генә сакалы, чал чәчләре, җил искәндәге шикелле, бер якка кыйшайган.

— Ну, Лукьяныч, барысы да яхшы булып чыкты бит! — ди Коростелев. Лукьяныч аңа бик тиз генә карап ала һәм счёт төймәләрен салуында дәвам итә.

—Бер генә минутка, — ди ул.

— Юк, китмәгез! Бер генә минутка утырыгыз. Бездә аварийный момент әле. Барысы да яхшы булып беттеме? Я, я. Сөйләгез. Марья Васильевна, сезнең анда нәрсәләр бар?

Бухгалтер ярдәмчесе аңа елаган тавыш белән җавап бирә:

— Таба алмыйм, Павел Лукьяныч.

Лукьяныч, эшеннән аерылмыйча гына, бик канәгатьләнеп:

— Шулай!—дип әйтеп куя.

— Барысы да яхшы дисез алайса?

— Ул я счёт төймәләрен сала (уң кулының урта һәм атсыз бармагы белән ничектер бик оста һәм бик көяз итеп сала ул), я чыккан сумманы язып куя, я, башын күтәреп, урындык аркасына терәлеп, счётына уйчанланып карап тора. Аннары кинәт счётына ташлана һәм счёт төймәләрен яңадан сала башлый, — төймәләр тимер чыбык буйлап очып кына торалар, — пианист клавишалар өстендә кулын ничек йөртсә, ул да үзенең счеты өстендә кулын шулай йөртә, күтәреп-күтәреп җибәрә һәм кычкырып әйтеп куя:

— Рәхим итеп күрегез! Менә кайда ул өч тиен!

 — Кайда ул, Павел Лукьяныч? — дип борчылып сорый бухгалтер ярдәмчесе һәм, арифмометрын ташлап, Лукьяныч янына йөгереп килә.

— Менә! — Лукьяныч колак артыннан карандашын ала һәм таблицадагы ниндидер цифрны төртеп күрсәтә.

— Кем уйлаган! — ди бухгалтер ярдәмчесе һәм, бик нык кадерле нәрсәдәй тотып, таблицаны үзенең өстәленә алып китә.

 — Ләкин, картина тәмам ачыклансын өчен, мин сезнең тәртип буенча сөйләвегезне үтенәм, — ди Лукьяныч Коростелевка.

— Гомумән алганда, Лукьяныч, — янчыгыгызны чишегез. Һәм Коростелев җентекләп сөйләп бирә; бары тик Горельченконың аны орышканлыгы турында гына бернәрсә дә әйтми.

— Аңлыйсызмы, аларга кирпеч бир, — бары шул гына.

Каушап калдым: менә мин әйтәм!.. Һәм кинәт конкрет ярдәм белән союзник килеп чыкты — Чкалов колхозы.

— Сез шунда ук риза булдыгыз! — ди Лукьяныч. — Нигә риза булмаска соң?

— Мин сезне кайчан да булса яшәргә өйрәтә алырмын микән? — ди Лукьяныч.

— Юк, — ди Коростелев.

— Өйрәтә алмассыз.

— Юкка, Дмитрий Корнеевич. Әгәр мин сезне берәр күңелсез нәрсә эшләргә өйрәтсәм иде; ә бит бу легаль һәм лойяль рәвештә, иң кечкенә күләмдә. Әгәр кеше аппетитын бик зур итеп ачып җибәрә икән, мин аны үзем дә яратмыйм: аллага шөкер, капитализм заманында яшәмибез, аларның гадәтләре безнең климатка ярый торган түгел, без аз азлап кына, законны бозмый гына. Коростелев пресс-папьсне кулына ала:

— Менә, чынлап әйтәм, шуның белән хәзер җибәрәм, — ди.

— Я, сез нәрсә эшләгәнегезне беләсезме соң, Дмитрий Корнеевич? Чкаловчыларның тәкъдименә нигә риза булдыгыз? Ул эшне миңа тапшырыр идегез...

Аларны бик әйбәтләп озак кына йөртергә кирәк иде дә, аннары үзләренә меморандум бирергә иде: эш көче — эш көче урынында була бирсен, ә болардан тыш, рәхим итеп, безнең хезмәткәрләр өчен дуңгыз итен, балын, тегесен, бусын китерегез... Аларның баллары шул кадәр күп, коенырлык, алар байлар бит, Дмитрий Корнеевич, миллионерлар, ә сез алар белән исәпләшеп торган буласыз.

— Ишетегез, Лукьяныч, — ди Коростелев, — әгәр сез алардан законсыз нәрсә дә булса аласыз икән...

Ул, сүзен әйтеп бетермичә, тынып кала: күрше өстәлдәге счетовод кызлар колакларын торгыздылар, бухгалтер ярдәмчесе арифмометр сабын әйләндерүдән тукталды, — аларның сөйләшкәннәрен тыңлыйлар... Картны оялтырга кирәкми. Аңында капитализм калдыкларының булуына карамастан, Лукьяныч — бөек специалист.

* * *

Коростелев өенә бик соң кайтты. Өч тәрәзәнең өчесендә дә яп-якты булып ут янып торганын ерактан ук күреп алды ул. Гадәттә бу вакыг анасы белән әбисе, көн озын эшләп арганга, йоклыйлар иде инде. Коростелев совхозда да тора алган булыр иде; өйләнмәгән кеше булганлыктан, хәзергә әле анасы янында, тора торган урынында калуны артыграк санады, чөнки анда аның өчен бөтен нәрсә әзер, кер юдыру турында, мичкә ягу турында, чәй һәм башка шуның кебек вак-төяк нәрсәләр турында уйларга да кирәк түгел... Коростелевны әбисе өйалдында каршылады.

— Бездәге бу иллюминация нәрсә хөрмәтенә? — диде Коростелев.

— Сине кунак көтеп тора. Өч сәгатьтән бирле утыра инде, әкиятләр сөйли.

— Нинди кунак?

— Читтән килгән. Фамилиясен төшенмәдем.

Кунак, аларның сөйләшкәннәрен ишетеп:

— Дмитрий Корнеевичмы?—дип әйтә-әйтә өйалдына үзе килеп чыкты.

— Сезнең белән күрешүемә бик шатланам, таныш булыйк: Гречка Иван Николаевич.

Коростелев, караңгыда кунакның кулын кыса-кыса:

— Бик шатмын, — диде. Өйгә, яктыга керделәр, һәм Коростелев кунакның мәһабәтлелегеннән таңга калды: кунакның күкрәгендә ике дистәләп орден һәм медальләр күзне чагылдырырлык ялтырый иде. Сул яңагында — кыеклатып сузылган тирән яра эзе, сул колагының яфрагы юк. Карап торышка, кунак егерме биш яшьләрдән олы булмаска кирәк иде.

— Утырыгыз, рәхим итегез, — диде Коростелев. Өстәл өстенә чиста ашъяулык җәелгән, ашау-эчү әйберләре куелган иде.

— Ашагыз, дип кыстаган идем мин аны, — диде әби, — ашарга теләмәде, сине көтте.

— Ашарга без, әбекәй, өлгерербез әле, — диде Иван Николаевич Гречка. — Иң әһәмиятлесе, әбекәй, сыйланып утыру түгел, ә алдынгы кешеләрнең бер-берләрен аңлаулары һәм бер-берләренә иптәшләрчә ярдәм итүләре әһәмиятле. Сез дә шул фикердәдер бит? — дип ул Коростелевка мөрәҗәгать итте. 

Коростелев, бүгенге бюроны исенә төшереп:

— Әйе, ярдәм итешү — яхшы нәрсә, — дип җавап бирде.

— Мин сезгә бер вакыйга сөйлим әле, — диде Гречка. Һәм ул үзе хезмәт иткән частьның бервакыт немецлар тарафыннан кысрыкланган партизан отрядына иң кирәк вакыт ярдәмгә барып җитүе турында, бу ярдәм аркасында немецларга начар булганлыгы, ә безнекеләргә яхшы булганлыгы турында сөйләп бирде. Гречка эчкерсез, түп-түгәрәк шат йөзле иде; ярасы котсызламый иде аны. Ул нәрсә генә сөйләсә дә һәм нәрсә генә эшләсә дә, шулай кирәк булгандай, аңа килешеп тора иде. «Чибәр егет, — дип уйлады Коростелев.

— Нинди җил ташлады икән аны безгә?»

— Ерактан килдегезме? — дип сорады ул.

— Белоруссиядән, — дип җавап бирде кунак.

— Гүзәл Белоруссия иленнән. Сталин исемендәге колхоз председателе. Сугышка яшьләр бригадасының бригадиры булып кына киткән идем, шуннан артык беркем дә түгел идем; кайткач — председатель итеп сайладылар. Безнең язмышыбызда мондый могҗизалар һәр адым саен булып тора... Каһәр суккан немецлар бөтен нәрсәне җимереп бетергәннәр — бернәрсәне дә калдырмаганнар. Яп-ялангач җирне калдырганнар да, үлекләр тутырылган коеларны калдырганнар, һәр йортны, һәр каралтыны яңадан салырга кирәк. Хәзергә бераз ярый, алай иттек, болай иттек, бераз хәл алдык, иң кирәкле нәрсәләрне булдырдык, дәүләт бик зур ярдәм итә. Ә шундый хәл инде — сөрергә чыгасың, аңлыйсыңмы, сөрергә бернәрсәбез дә юк. йөзләрчә күзләр сиңа төбәлгән — тол хатыннар күзе, ятим балалар күзе: нишләргә икәнен әйт, диләр, бу хәлдән чыгу юлын күрсәт, диләр...

Эх! Дмитрий Корнеевич, мин сезгә бер вакыйганы сөйлим әле... һәм Гречка немец оккупантлары белән сугыша-сугыша ярты халкы кырылып беткән колхоз тормышыннан ун төрле вакыйганы сөйләде; дошманны җиңгәннән соң, колхозның ярты халкы көле генә калган авыл урынына әйләнеп кайтканнар һәм үзләренең хуҗалыкларын торгызырга керешкәннәр икән. — Дмитрий Корнеевич, рәхимсез кеше түгел икәнсең син. Дөресен генә әйткәндә, мин сине рәхимсез кеше дип уйлаган идем; әнә күзләреңә яшь килгән! Гречканың үзенең дә күзе яшьле иде.

— Нәрсәгә таянып, син мине рәхимсез кеше дип уйлаган идең соң? — дип сорады Коростелев.

— Мин сиңа хат яздым, ә син җавап бирмәдең.

— Син яздыңмы миңа?

— Ташла! Алмадым, дип әйтәсе булма. Почта менә дигән эшли — борчылырлык түгел. Син минем хатны алгансың да җавап бирмәгәнсең. Мин сине бик каты орыштым, һич тә ялганламыйм. Хәтта җыелышта да орыштым, кешеләр дә синең файдага сөйләмәделәр, һич тә ялганламыйм! Я, булдыра алмыйм, дип җавап бирергә кирәк иде. Ә син минем чын күңеллән язган хатымны корзинкага ташлагансың, шулаймы? Кайчагында совхозга колхозлардан хатлар килгәли иде. Колхозларның барысы да бер нәрсә турында, — формальностьларын эшләмичә, «Якты яр»дан, аның дан казанган терлекләре арасыннан нәсел үгезе алырга мөмкин булмас микән, дип язалар иде. Баштарак Коростелев аларның берничәсен укыды да, аннары колхозлардан килгән андый хатларны Иконниковка җибәрергә кушты — һәм ул турыда онытты да. Ихтимал, ул күрмәгән шул хатлар арасында Гречканың да хаты булгандыр. Гречка Коростелевның иңбашына суга-суга сөйли иде:

— Бюрократ, эт нәрсә, дип уйладым мин сине... һәм синең белән бик ныклап сөйләшергә теләгән идем. Күрәм — йортың да минем колхозчылар йортыннан начаррак, шүрлегеңдә яхшы гына китаплар да тезелеп тора, әбекәй дә синең турыда берникадәр информация ясады... Шунда инде мин аңлап алдым, син минем дустым икәнсең һәм безнең арадагы нәрсә бары аңлашмау гына булган икән.

— Сөйләгән сүзләреңнән чыгып нәтиҗә ясый алам, син зур эш белән килгәнсең, — диде Коростелев.

— Безнең колхозда кечкенә эшләр булмый, — диде Гречка.

— Безнең масштабларыбыз зур!

— Сизәм, — диде Коростелев, — сине председатель итеп сайлап, колхозыгыз ялгышмаган булса кирәк.

Гречка чын күңелдән көлеп җибәрде:

— Зарлана алмыйм: кеше янына үзем барам, яхшылап кына сөйләшәм — бернәрсәне дә кире какмыйлар. Кешеләр Гречканы яраталар...

— Димәк, миңа да үзең килдең?

— Сиңа да үзем килдем. Бер атна вакытны таптым да — нигездә инде без чәчүне бетердек — тукта, мин әйтәм, барып кайтыйм әле, кычкырышыйм әле, хәлемне аңлатып бирим әле, дим. Тагын кычкырыш килеп чыкмады, ә бик күңелле генә сөйләшеп утыру килеп чыкты. Әбекәең синең бик белдекле карчык икән. Син кайтканчы, без монда астрономия турында сөйләшеп утырдык.

— Әйе, фән өлкәсендә ул безнең көчле.

— Шул-шул менә. Күңелле синдә. Тик бер нәрсә начар — яшь хозяйка гына юк. Яшь хозяйкасыз йорт — йорт түгел ул. Шатлык та — шатлык түгел. Тыйнаксыз соравым өчен гафу ит: мәхәббәтегез барып чыкмадымы, әллә югыйсә өйләнергә вакыт таба алганың юкмы?

— Вакыт таба алганым юк. Дүрт ел диярлек алгы кырыйда булдым.

Мин шулай да вакыт таптым.

— Уңышлы чыктымы соң?

— Зарланырлык түгел.

— Нәсел-нәсәпләрегез дә бармы?

— Өч айдан соң көтәбез. Коростелев, ирексездән көнләшеп:

— Молодец, чынлап әйтәм,—диде. Гречканың хатыны ни төсле икәнен күңеленнән күз алдына китерде: озын буйлы, тулы гәүдәле һәм тутый коштай эреэре атлап йөри торган булса кирәк ул; ни өчендер ул аңа бик чәчәкле, кабарып, күпереп торган җиңле күлмәкле һәм кулына кечкенә ак яулык тоткан булып килеп басты.

— Минем иптәшемнең исеме Алена Васильевна, — диде Гречка.

— Беләсеңме нәрсә, дускай, мин сиңа мәхәббәт эшләреңне бик тиз арада тәртипкә китерергә һәм семья тормышы төзәргә киңәш итәм. Бөтен нокталардан караганда да — җанга бик зур шатлык бирә торган нәрсә ул. Коростелев аңа үзенең мәхәббәт эшләре юклыгын һәм аны тәртипкә китерүнең дә кирәк түгеллеген әйтмәде. Коростелев еш кына һәм кинәт кенә гашыйк була иде, ләкин аның мәхәббәте озак сузылмый иде: бер-ике көн бик рухланып, кәефләнеп йөри һәм «сердце, тебе не хочется покоя, сердце, как хорошо на свете жить», дип җырлаштыргалый, әмма өченче көнгә киткәч, сөеклесен үбәргә дә өлгермичә, шундый ук тиз суына һәм аның күңелендә гаҗәпләнүдән башка бернәрсә дә калмый: кайдан башыма килеп керде икән соң бу?.. — ди ул. Кызлар да ничектер аның күз карашларына һәм ошарга теләп йөрүенә әһәмият бирмиләр иде, — аның бу мәхәббәте җитди түгел икәнлеген, берәүне дә чынлап сөймәгәнлеген сизәләр иде булса кирәк. Белостоктагы әлеге алтын чәчле кыз аңа, бәлки, шуның өчен дә җавап бирмәгәндер...

Коростелев бу турыда Гречкага әйтеп тормады: нәрсәсен әйтәсең аның, мактанырлык ние бар?

Гречка, бераз сүзсез торганнан соц:

— Әйе, кеше яшәүчән, — дип уйчанланып әйтеп куйды. — Әле кайчан гына безнең баш очыбызда дәһшәт уйнаган иде — барлык дәһшәтләргә дәһшәт!

— Инде иген дә чәчтеләр, йортлар да салдылар, тәрәзәләргә пәрдәләр элеп җибәрделәр, — әгәр карап торсаң, күңел нечкәреп китә һәм горурланып куясың. Аңлыйсыңмы син, җырлыйлар да инде, туй итәләр, киләчәк турында кайгырталар... Менә күптән түгел генә безнең терлекчеләребез киңәшмә үткәрделәр; саф нәселле колхоз көтүе булдырырга дигән карар чыгардылар; ничек карыйсың син моңа?

— Яхшы карар.

— Аңлыйсыңмы, шундый көтү оештырырга кирәк, күргәч, күңелең татланырлык булсын... Курсны холмогоркаларга тотарга уйлыйбыз без. — Бездә дә холмогоркаларны хуп күрәләр.

— Яхшы сыер алар.

— Яхшы булмаган кая. Сөте дисеңме, мае дисеңме.

— Безнең өчен бик тә яраклы сыер. Мин синең янга шуның өчен килдем дә, Дмитрий Корнеевич.

— Менә бу мәсьәләдә инде мин сиңа ничек ярдәм итәргә дә белмим.

— Ни дигән сүз бу! Үзең совхоз директоры. Әгәр син дә белмәгәч, кем белсен аны! Ташла!.. Кредитым минем ал да гөл, документларым — рәхим ит, бөтен хокукларым бар... Тик әйдә сүз куешыйк: иң югары сорт булсын. Икенче сорт та, беренче сорт та, хәтта элита да булмасын, ә элита-рекорд булсын.

— Икенче сортын да, беренче сортын да, элитаны да тапшырдык инде без, — диде Коростелев. — Барысын да тапшырдык.

— Планнан тыш терлекләр хисабыннан.

— Планнан тыш та бирдек. Өстәмә наряд бар иде. Украина өчен.

— Кырык алтынчы ел планы хисабына бир.

— Бирә алмыйм.

— Ни өчен бирә алмыйсың?

— Тәртипләрне белмәгән шикелле кыланасың, Иван Николаевич. Сиңа үзегезнең нәсел конторасы аркылы эш итәргә кирәк. Кешеләр ничек эшлиләр соң? Үз пунктларына баралар да, наряд буенча аларга ниндиләр җибәрелгән булса, шуны развёрстка буенча алалар. Ә син менә кая килеп кергәнсең. Гречка, Коростелевның тезенә кулын куеп:

— Дустым, тәртипне бик яратам мин, — диде. — Бөек Ватан сугышыннан соң мин бөтен көчемне үземнең колхозымда үрнәк булырлык социалистик тәртипне яңа баштан булдырырга дип багышладым. Бу турыда без икебез дә бик солидар — бу мәсьәләне дә тәмам иттек. Мәсьәләгә формаль килергә ярамый торган моментлар бар. Без, фронтовиклар, моны аңлыйбыз. Безнең колхоз — сугышчы колхоз. Безнең колхоз герой колхоз. Кешеләр җитәрлек кайгы чиктеләр — башларыннан ашып китте. Мин сиңа менә тагын бер вакыйга сөйлим әле. — Гречка вакыйганы сөйләп бирде.

— Синеңчә ничек, аларның элита-рекордны алырга хаклары юкмыни?

 — Әйе, анысы бик ачык, хаклары бар, — диде Коростелев, икеләнә төшеп. «Трест белән сөйләшергә кирәк», — дип уйлады ул. Ләкин Даниловның салкын чыраен, алтын теше ялтырап күренеп торган кечкенә генә тәкәббер авызын, тәкәллефле буен-сынын күз алдына китерде дә: «Данилов рөхсәт итмәс», — диде.

— Властем җитми, диярсең син тагы? Син бит ялгыз җаваплы кеше. Нигә сөйләшеп торырга, аңламыйм. Ике тана бозау.

— Гречка ике бармагын күрсәтте.

— Тана бозауларны бөтенләй бирмибез. Бары үгез бозауларны гына бирәбез.

— Үгезләребез бар. Юк, син инде каршы килмә, тана бозаулар бир. 
— Икене—һич тә бирә алмыйм.

Һич тә?

— Ике — бу инде хәтта бөтенләй урынсыз сөйләшү.

— Димәк, икене сорарга хакыбыз юк. — Гречка хәсрәтле генә итеп башын чайкап куйды. — Мин сиңа Брильянтоваяның кызын бирәм,—диде Коростелев,— артык бернәрсә дә сорама. Аннан да яхшырак бозавыбыз юк безнең.

Ул, үзенең юмартлыгына исе китеп, урыныннан торды да бүлмә буенча әйләнеп килде.

— Беләсеңме нәрсә, мин патшаларча иркен кыйланып җибәрдем.

— Күрәм, әрнүең, шикләнүең йөзеңә чыкты, — диде Гречка. — Синең характерыңда чигенү шикелле гадәт юкмы?

— Юк, — диде Коростелев эре генә. — Андый гадәтем юк минем. «Даниловны факт алдына куярмын, узгаи число беләи рәсмиләштерергә ничек тә юл табар әле. Иң ахыргы чиктә, мин, чынлап та бит, ялгыз җаваплы кеше, ә бу эш политик эш, Даниловка да шулай дип әйтермен, политик эш, диярмен. Колхозлары — сугышчы колхоз, председателенең бөтен күкрәге орденнар белән тулган... шуның өстенә тагын нинди егет әле!»

Тәрәзәләргә соргылт таң яктысы төшә башлады. Әби, кунакка сандык өстенә урын хәзерләп, күптән йокларга яткан иде инде. Коростелевның анасы Настасья Петровна кухнядагы сәндерәдә кыймылдаштыргалап һәм иснәштергәләп ята, — аңа озакламыйча торырга, эшкә барырга кирәк.

— Ял ит, — диде Коростелев кунакка. — Урын хәзерләнгән сиңа.

— Йокым килми, — диде Гречка. — Фронтта чагында, бөтен гомерем буе йокласам да, йокым туймас шикелле иде; ә хәзер нигәдер йокым килми. Ә без синең белән бик күп тартканбыз икән!..

Алар, йөреп килергә дип, урамга чыктылар. Урамнар өстендә чак-чак кына таң беленеп килә иде, салкын, язгы таң иде, ә Коростелев белән Гречка гимнастеркадан гына, яланбаш килеш урам буйлап киттеләр. Бу сәгатьтә аларга берәү дә очрамады; аларның дагалы үкчәләре урамга салган такталарны яңгырата иде. Салкын, саф һавада сулавы җиңел, рәхәт иде.

— Кайчан алырга мөмкин булыр икән? — диде Гречка.

— Кайчан теләсәң — шунда, — диде Коростелев. — Теләсәң иртәгә, ягъни бүген, чөнки көн башланды инде.

— Әйе, бүген алу яхшы булыр иде, — диде Гречка. — Мин көндезге поезд белән китмәкче булам.

— Өеңәме?

— Юк әле, өйгә түгел; Вологдага эш белән барып киләсе бар әле.

Коростелев, Гречканың эчкерсез, шат һәм көлемсерәп торган йөзенә карап алды да: «Вологдага нинди эш белән барырга кирәк икәнен беләм мин синең, — дип уйлады. — Икенче совхозга барып, тагын да шундый ук вакыйгаларны сөйләячәксең, ярлылыктан зарланачаксың һәм үзеңнең нәселле көтүең өчен иң яхшы бозауларны соранып алачаксың. Әйе, чая председатель! Председатель түгел, ә орёл! Синең инде үз колхозындагы эшләрнең барысын да рәтләвеңә бик нык ышанам: үзең үк әйтеп ташладың, минем колхозчыларның йортлары синекеннән яхшырак, дидең... Ә сиңа менә Брильянтоваяның кызы урынына гади бер холмогорканы бирмәскә микән?»

Ләкин аңа әле хәзер генә танышкан, ихтирам итәрлек хезмәтләре булган бу кешене алдавы оят булып китте. Әйдә, булса булган икән. Брильянтоваяның кызы Белоруссиягә, партизаннар колхозына бирсен.

— Сезнең җир дә болай начар түгел икән түгелен, — диде Гречка, тик бары урманнары гына ваграк.

— Урманнар вак булса, нәрсә булган, — диде Коростелев. Менә мин сиңа елгабызны күрсәтим. Андагы шикелле матур күренеш беркайда да юк; мин, дөресен генә әйткәндә, беркайда да очратканым юк Ә безнең урманны күрсәң иде син!.. Безнең шәһәр бөтен өлкәдә үзенең матурлыгы белән данлы. Озын булып сузылган урам өстендә алсуланып таң атып килә; барлык трубалардан да таңга каршы туп-туры һәм күңелле генә булып төтеннәр күтәрелә. Таң нурлары башлап көл шикелле соргылт булып күренде, аннары алсуланды, аннары кып-кызыл төскә керде, — һәм менә елга өстенә, урман өстенә, матурлыгы белән дан казанган шәһәр өстенә кояш нурлары сибелде.  Икенче бүлеп 
 

ЕЛГА, УРМАН ҺӘМ ШӘҺӘР 

Бу елга киң һәм данлы булмаса да, матур булып, ялтырап ята иде. Анда чуртан да, корбан балык та, алабуга да, чабак та бар. Картлар һәм малайлар бик бирелеп балык тоталар. Бу елга борыла-сырыла ага, урыны-урыны белән яр буйларында өянкеләр үсеп тора, өянкеләр күләгәсендәге су кара шешә эчендәге төсле кап-кара; андый урыннарда елга өстенә ботаклы-чатаклы салкын, лайлалы агачлар калкып чыгып тора. Яр буендагы ком чиста, сап-сары, — әйтерсең, елга буйлап охра белән сызып чыкканнар. Бу елгада коеналар да, кер дә чайкыйлар, аның тирәсендә мәхәббәт тә игълан итешәләр.

Бу елга — шатлык урыны, күңел ача торган урын һәм су бирүче дә: шәһәргә, совхозга, авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең кырларына су бирә ул. Елганың сул ягы сөзәк, ташу вакытында аны бик киң итеп су баса. Су баскан болыннарда бик күп кенә печән чабып алалар һәм кибәннәргә куялар. Анда сыер көтүләре йөри, алар елгага су эчәргә киләләр. Елганың сул ягында һавага алтын төсле сап-сары пар күтәрелә. Елганың биек булып торган уң ягына шәһәр урнашкан. Шәһәрнең көнчыгыш ягын яртылаш урман әйләндереп алган. Яз көннәрендә кызлар шул урманга ландыш чәчәкләре җыярга, ә җәй көннәрендә җиләк, көз көннәрендә гөмбә җыярга баралар, — усак һәм каен гөмбәләре үсә анда. Көз көннәрендә кызыл, бронза һәм алтын төсле яфраклар да җыеп кайталар алар, ул яфраклардан искиткеч матур букетлар ясыйлар. Безнең кызлар өчен ландыш чәчәкләре җыюдан да күңеллерәк нәрсә бармы икән. Ачык яшел төстәге, эре-эре һәм салкынча булып җирне тутырып үсеп торган ландыш яфраклары өстеннән барасың. Ә чәчәкләре аз; әйтерсең, әле хәзер генә моннан кемдер узып киткән дә бөтен чәчәкләрне җыеп бетергән. Ләкин җиргә тезләнеп, башыңны түбәнрәк иеп, аска һәм як-якка карасаң, чәчәкләрнең күплегенә исеңакылың китә: анда да, монда да, тегендә дә, — хәтта тезләрең, кулларың янында да чәчәкләр! — бөтен җирдә, бөтен җирдә, яфраклар астына яшеренгән энҗедәй түп-түгәрәк ландыш чәчәкләре ялтырый. Бөтен алан энҗеләргә күмелгән, кулыңны суз да, шунда ук бер корзинка җыеп ал! Шомырт агачлары баллы, хуш исле тәлгәшләр белән каплана. Гөлҗимешләр ал чәчәкләргә күмелә. Күкеләр кычкыра, — мең ел яшәрсең, диләр алар. Шәһәр яңа язны үткәрә. Шәһәрнең халкы күп түгел, ләкин территориясе зур. Шәһәр уртасында таш урамнар, электр фонарьлары һәм таш йортлар; ул йортларның кайберләре икешәр катлы, ә берсе хәтта өч катлы. Өч катлы йортка иң зур учреждениеләр урнашкан. Ул йорт каршында — бакчалы мәйдан.

Сугыш башланыр алдыннан гына ул бакчага мәктәп укучылары агачлар утырттылар, ул агачлар әле яшь, сирәк, аларның яфраклары да көчсез генә шаулый, ботакларыннан төшкән күләгәләр, кояш нурлары белән аралашып, бакча юлларында уйнап торалар. Бакча уртасында Ватан сугышында һәлак булган Советлар Союзы Герое Александр Локтевка һәйкәл куелган. Александр Локтев — Шура, Шура Локтев ул — бу агачларны утырткан мәктәп балаларының берсе иде ул. Обелискка аның рәсеме ясалган кечерәк кенә медальон урнаштырылган, обелискка таба килүчеләргә шул медальон эченнән яшь кенә егет карап тора. Бакча әйләнәсенә культура йорты, газета редакциясе, ветеринария техникумы, поликлиника һәм почта урнашкан. Почтада телефон буенча чит шәһәрләр белән сөйләшү өчен кабина бар. Бу — шәһәр уртасы. Ә шәһәрнең тирә-ягында озын-озын булып киң генә урамнар сузылып киткән: таш түшәлмәгән, агач тротуарлы, киң-киң ишек аллары, җимеш һәм яшелчә бакчалары булган урамнар алар. Кайбер йортлар урамга карап торалар, кайберләре бакчалар эчендә агачларга күмелеп утыралар. Бу йортларның һәркайсында бик күп буыннар яшәгән, ул буыннарның һәркайсы турында да озакозак сөйләргә мөмкин булыр иде... Нинди генә исемле урамнар юк монда: Коммунистический урам, Социалистический урам, Октябрь урамы, Беренче май урамы. Ике урам, гәрчә зурлыклары белән бертигез булсалар да, аларның берсе Зур Московский урам дип, икенчесе Кечкенә Московский урам дип аталып йөртелә; Пушкин урамы белән Лермонтов урамы да бар. Шәһәр иң зур һәм иң яңгыравыклы исемнәрне генә сайлый. Физкультура проспекты, Коллективизация мәйданы, Беренче Бишьеллык урамы, Икенче Бишьеллык урамы... Фәнне дә онытмаганнар: электростанция урнашкан урам Яблочков урамы дип атала, ә тәҗрибә станциясе янындагы бер төркем кечкенә генә йортларны Тимирязев бистәсе дип атыйлар.

Шәһәрдә яшьлекне аңкытып торган зәңгәр төскә буялган автобуслар йөри; шәһәргә килгән кешеләрне станциядән шулар ук ташыйлар. Учреждениеләрнең үз автомобильләре бар: мәсәлән, райкохм белән исполкомның берәр «газик»лары бар; совхозның йөк машиналары һәм бер «эмка»сы бар. Монда зур шәһәрләрдәге кебек кенә түгел, урамнарда төрле-төрле экипажларны күрергә мөмкин: доктор хатын авырулар янына барганда биек бричкага утырып йөри; редакция кәгазьләрне тәбәнәк озын арбага төяп ташый. Ә милиция начальнигының мотоциклы бар. Ул, чатырчотыр килеп, бер якка чалшаеп һәм дерелдәп, өермә- күтәреп, ялт итеп узып китә; тыныч, эшлекле «газик»ларга караганда, әллә никадәрле тавыш куптара. Ялт итеп узып китә, һәм тузан өермәсе, тынычланып, юка гына катлау булып, урам буендагы канауларга, анда үсеп торган ромашкаларга куна. Шәһәрдә бөтен нәрсә «рай» сүзе белән башлана: рай-исполком. рай-собес, райфинотдел. Шәһәр үзе дә рай-центр дип атала. Яз көннәрендә урамнар чәчәкләрнең таҗ яфраклары белән һәм тополь мамыклары белән тулып торганда, райзаготконторадагы счёт төймәләренең тавышларын басып, чыпчыклар чыркылдашканда, — чыннан да, җәннәткә ошый бу шәһәр.

Л. Тәүгилде тәрҗемәсе.

(Дәвамы киләсе санда.)