Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЛЕКЦИОНЕР ХӘДИЧӘ БАЙЧУРОВА

ГАРИФ ГАЛИЕВ

СЕЛЕКЦИОНЕР ХӘДИЧӘ БАЙЧУРОВА
 «Казанская 54-6»! Бу яңа сорт арыш исемен Бөек Ватан сугышына кадәр сирәк ишетергә туры килә иде. Дөрес, Казан дәүләт селекция станциясенең һәртөрле фәнни язмаларында, рәсми отчетларында «Казанская 5 + 6» дигән исем еш кабатлана иде. Ләкин бу исем колхозчыларга якыннан таныш түгел иде әле ул чакларда. Ә хәзер исә бу яңа сорт исемен һәрбер колхозда, һәрбер совхозда һәм һәрбер МТС та ишетергә туры килә. Нинди дә булса бер колхозда яки совхозда иң күп арыш уңышы алынганлык турында сүз кузгала икән, анда сезгә, һичшиксез, «Казанская 5 + 6» сортлы арыш чәчелгәнлекне әйтәчәкләр.

Бу арыш Бөек Ватан сугышына кадәр барлыгы берничә килограмм гына булган элита хәлендәге орлыктан гыйбарәт иде. Әмма инде ул 1949 елда бер Татарстан республикасында гына да 324 900 гектар чәчелде. Татарстаннан тыш ул тагын алты республикада һәм өлкәдә чәчелде. 1950 елда исә бу яңа сорт арышны чәчү Союз күләмендә 1,5 миллион гектарга җитәчәк. Югарыда әйтелгәнчә, әле моннан берничә еллар гына элек элита хәлендә булган һәм берничә йөз квадрат метрлы вак делянкаларда гына үсеп утырган бу яңа сорт арышны кем уйлап тапкан, кем үстергән? Бу кадәр тиз арада ул ничек шундый киң мәйдан алган һәм, башка сортлар белән чагыштырганда, аның нинди артыклыклары бар? Бу сорауларга җавап бирү өчен без И. В. Мичурин агробиологиясенә нигезләнгән селекция дөньясына кереп карыйк. Казаннан биш-алты чакрым гына ераклыкта, элекке архирий дачасы территориясендә ике катлы, зур ак бина бар. Ул үзенең тышкы күренеше белән дә башка биналардан һич тә аерылып тормый. Бәлки, шуңа күрәдер, гәрчә ул халык шактый еш йөри торган юл өстендә булса да, күпләр аңа игътибар итмичә узалар. Ләкин тышкы күренеше белән бик гади күренгән шушы бинаның эченә керсәң, анда сәер эшләр күрәсең. Аның икенче катындагы бүлмәләргә һәртөрле лабораторияләр урнашкан. Бу лабораторияләрнең идәннәренә ящик-ящик туфраклы уҗымнар куелган, стеналарына һәртөрле иген культураларының көлтәләре тезелгән, тәрәзә төпләре чүлмәк-чүлмәк яшел үсемлекләр белән тулган, өстәл өсләрендә төрле приборлар: бик кечкенә тарелкалы үлчәүләр, көмеш кебек ак пинцетлар, сары саплы лупалар, бик күп төрле пыяла банкалар һәм башка шуның кебек нәрсәләр. Ә өстәл тартмаларын ачсаң, аларның һәрберсендә һәртөрле орлыклар тутырылган янчык кадәр генә капчыклар ятканны күрәсең.

Бу —Казан дәүләт селекция станциясе бинасы. Андагы һәрбер өстәл янында житди йөзле, сабыр табигатьле, аз сүзле кешеләр утыра. Бу кешеләр әнә шул приборлар белән кайнашалар, беренче карауга балалар уенчыгына ошаган, сырлы-сырлы, сай, ак калай савытларга тутырылган орлыкларны саныйлар, аннары, аларны, әлеге кечкенә үлчәүләргә салып, бик нык дикъкать белән үлчиләр дә, аерым дәфтәрләргә катлы-катлы цифрлар язалар, ниндидер билгеләр ясыйлар.

Монда иген культураларының орлыкларын гына түгел, аларның сабакларын, кыякларын, башакларын, хәтта кылчыкларын да җентекләп тикшерәләр, аларны кеше иркенә буйсындырып үстерү өчен кат-кат тәҗрибәләр ясыйлар.

Әйтик, бу вакытка кадәр «Авангард» һәм «Вятка» сортлы арышларның сабаклары тиз сөрлегүчән, ягъни җиргә тиз ятучан булулары аркасында, урып-җыю машиналарының эшен кыенлаштыралар икән, биредә хәзер бу яки теге сорт арышның сабагын теләсә генә нинди шартларда да егылмый торган, каты саламлы итеп үстерү юлларын өйрәнәләр. 

Комбайнның бик күп культураларны урып-җыюы һәркемгә билгеле. Ләкин әле ул кайбер культураларны, мәсәлән, борчакны урып-җыя алмый. Моның сәбәбе борчакның җиргә ятып үсүендә. Биредә исә И. В. Мичурин тәгълиматы белән коралланган кешеләр борчакны да кеше теләгәнчә, механизация таләп иткәнчә турыга үсәргә мәҗбүр итәләр. Алай гына да түгел, аның кузаклануына да юнәлеш бирү өстендә эшлиләр. Үсемлекләрне мәгълүм бер юнәлеш биреп, үзгәртеп үстерү өстендә эшләүче бу кешеләр — селекционерлар. Алар — үсемлекләрнең нәселчәнлекләре һич кенә дә үзгәрми, ул һичбер шартларга да буйсынмый дигән буржуаз теорияне зир-зәбәр китерүче совет селекционерлары. Түбәндә без әнә шул селекционерларның берсе булган Хәдичә Байчурова һәм ул тудырган, яңа сорт арыш турында сүз алып барачакбыз. Бүгенге көндә совет селекциясе фәненең алдынгы вәкиле булган Хәдичә Байчурованың тулы биографиясенә тукталмастан, аның революция елларындагы кайбер истәлекләренә генә тукталып үтик. Хәер, аның үзенә сүз бирик.

— Бөек Октябрь социалистик революциясе көннәрендә, безнең Буа районы Бәбки авылында, урамда зур бер сход булды, — ди ул. — Анда ярым хәрби киемле бер оратор бик ялкынлы речь сөйләде. Шунсы бик ачык хәтеремдә калган: «Бүгеннән башлап хатын-кызларга да җир бирелә, аларга мәктәп ишекләре ачыла», — диде ул. Аның бу сүзләрен без, сход җыелган урынга якын гына булган ишек алдыннан, читән аркылы ишетеп тордык. Аның бу сүзләре крестьян хатынкызлары өчен бик сәер дә һәм бик шатлыклы да булып яңгырады. Чөнки революциягә кадәр хатын-кызлар кеше санында түгел иде бит. Минем бүгенгедәй хәтеремдә, нәкъ революция алды еллары иде булса кирәк. Бер көзне без, әти-әниләр кунакка киткәч, күрше кызларын җыеп, аулак өй ясадык. Шул кичне әби безгә табышмакка ошаганрак итеп менә болай диде:

— Кырда кырык багана, һәр баганада кырык ботак, һәр ботакка кырык ат бәйләп куелган. Кырык баганада барысы ничә ат бәйдә тора? Без төн буе баш ваттык. Ләкин очына чыга алмадык. Ә бит моңа дөрес җавап бирү өчен гади арифметиканы белү дә җитәр иде. Ләкин без аны белүдән мәхрүм идек. Совет власте үзенең беренче көннәреннән үк барлык хезмәт ияләре өчен мәктәп ишекләрен киң итеп ачты. Балалар өчен башлангыч мәктәпләр, бераз грамоталы булган яшьләр өчен рабфаклар, һәртөрле курслар һәм уку яше узган кешеләр өчен ликбезлар дисеңме! «Ликбез» сүзен хәзер күпләр аңламыйлар. Ләкин минем кебек миллионлаган хатын-кызлар өчен ул сүз аерата якын тоела. Мин фән дөньясына үзем беренче адымымны курслар ишегеннән атладым. Берничә ел укытучылык иттем, аннары рабфак, аннары инде югары уку йортлары... Менә ул, Ленинградка барып, Авыл хуҗалыгы институтына керә. Зур аудитория эчендә, башка студентлар белән бергә, Хәдичә дә утыра. Бераз басынкырак күңелле, юаш табигатьле, кыюсызрак Хәдичәгә башта барлык фәннәрне үзләштерү кыен була, билгеле. Ләкин ул бу кыенлыкларны җиңеп чыга һәм институтны уңышлы тәмам итә.

Ленинград авыл хуҗалыгы институтын тәмам иткәч, 1930 елда аны Магнитогорскига якын гына булган «Красная Башкирия» совхозына агрономоештыручы итеп билгелиләр. Яшь агроном үзенең беренче практик эшен менә шушы зур совхозда башлап җибәрә. Кичләрен электр утлары белән Урал тауларыннан ук ялтырап күренеи торган бу зур совхозның иге-чиге, очы-кырые күренмәгән киң басуларында меңнәрчә гектар бодай һәм арыш игелә. Җәйләрен совхоз басулары киң диңгезләргә ошап кала: дугалы атлар күренмәслек булып уңган арышлар чайкала, тигез булып үскән 
бодайлар дулкынлана...

Бу культураларны игүдә совхоз революциягә кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән катлаулы машиналарны һәм совет агрономиясе фәне тудырган барлык яңалыкларны куллана. Менә шул совхозда яшь агроном Хәдичә Байчурова эшли. Ул үзенең югары уку йортында алган белемен практикада сынап карый һәм өйрәнә. Ул галимнәрнең фәнни хезмәтләреннән генә түгел, озак еллар буенча игенчелек эшендә эшләгән өлкән иптәшләренең тәҗрибәләреннән дә һәм бай, катлаулы табигатьнең үзеннән дә өйрәнә. Совхозда меңәрләгән гектарлы чәчүлек мәйданында ел саен игеннәргә тамырда чакта ук апробация үткәрелә. Беренче җәйне үк, башка агрономнар белән бергә, Хәдичә Байчуровага да үзенә беркетелгән участокта апробация үткәрергә туры килә. Бу эш анда моңа кадәр булмаган яңа тойгылар уята, яна фикерләр тудыра. Шушы җәйне ул бодайны тамырларыннан алып бөртегенә кадәр үтәли күргән кебек була, аерым сортларның сабакларын, башакларын бер карау белән танырга гадәтләнә. Теге яки бу сорт бодай бөртегенең абсолют авырлыгының мәгънәсен ул шушы җәйдә тагын да тирәнрәк аңлый. Кичләрен, пыяла өстенә бер уч гади арыш һәм бодай бөртеге сибеп, сәгатьләр буе алариы тикшереп-карап утыра торган «тынгысыз җанга» әверелә ул. Һәр культураның кайчан тишелеп чыгуын, кайчан кыяклануын, кайчан көпшәгә утыруын, кайчан серкә очыруын ул яңача күрә башлый. Анда ниндидер яңа культуралар, яңа сортлар тудыру теләге туа. Ләкин моның өчен аның белеме дә һәм тәҗрибәсе дә җитми, һәм ул тагы бер институт тәмам итәргә кирәк дигән карарга килә. Икенче көзне инде Хәдичә Байчурова Саратов Бөртекле ашлык хуҗалыгы институтының селекция бүлегендә укый. Монда аңа бөтенләй яңа дөнья ачыла. Бу исә кешенең үсемлек белән үзе теләгәнчә идарә итүенә, ягъни материалистик карашка нигезләнгән селекция дөньясы була. Бу институтны тәмам иткәннән соң аны Казан дәүләт селекция станциясенә фәнни эшкә билгелиләр. Ул Евлампия Николаевна Борисова исемле яшь белгеч җитәкчелек итә торган һәм селекция телендә арыш группасы дип йөртелә торган группага беркетелә. Бу группа алдына кышкы каты салкыннарга чыдый торган һәм күп уныш бирә торган яңа сорт арыш тудыру бурычы куелган була. Борисова әнә шул бурычны хәл итү өстендә эшли. Революциягә кадәр Казан губернасында иң күп чәчелеп килгән «Алпийка» сортыннан ул елларда Борисованың бик нык катнашуы белән «Авангард» сорты дөньяга килә. Борисова бер җәйне менә шушы «Авангард»ка яңадан күз сала башлый, һәм ул җир тутырып үсеп торган шушы бер үк сортлы арышларның кайберсенең башагы призматик формалы, ягъни кырлы-кырлы булганлыгын, ә кайберсенең башагы орчык формалы, ягъни очлырак башлы булганлыгын күрә. Башаклары орчык формалы булган менә шушы үсемлекләр тагын ике төргә аерылалар. Аларның берсенең башагы таррак, бөртеге эрерәк, ә икенчесенең башагы киңрәк, бөртеге туграк. Яшь белгеч Борисова, шул үсемлекләрдән, көчлерәкләрен индивидуаль рәвештә кат-кат сайлап алып, берничә ел буе аларны аерым-аерым үстерү белән шөгыльләнә.

Әледән-әле күзәтеп тору һәм үсемлекләрне ел саен индивидуаль рәвештә кат-кат сайлау нәтиҗәсендә, Борисова шушы ике төр үсемлеккә күңелен тәмам беркетеп, аларны фәнни яктан тагын да тирәнрәк һәм ныграк өйрәнергә керешә. Аның белән бергә Хәдичә дә эшли. Үкенечкә каршы, яшь белгеч бик зур киләчәккә ия булган үзенең бу хезмәтенең нәтиҗәсен күрә алмый, көтмәгәндә авырый башлый һәм бик тиз дөньядан китә. Ләкин ул халык бәхете өчен башлаган бу фәнни эшен үзе белән бергә кабергә алып китми. Шул язны үзенең хәле көннән-көн авырая барганны сизеп, фәнни хезмәтенең барлык язмаларын Хәдичә Байчуровага тапшыра һәм әйтә:

— Алар әле хәзергә кечкенә делянкада гына үсеп утыралар, — ди. — Ләкин, «Авангард»ка, «Вятка»га караганда да өметлерәк алар. Менә тиздән кар китәр һәм кар сулары белән бергә, бәлки, мин дә китәрмен инде...—ди ул, Хәдичәнең кулын тотып.

— Күңелем шулай сизә... Ләкин син минем бу ике үсемлегемне бервакытта да онытма. Бергә эшләгән чактагы кебек эшлә. Аларның берсе — № 5 һәм икенчесе — №6, ягъни берсе делянканың алтынчы шакмагында, икенчесе — бишенче шакмакта, һәр икесендә дә безнең өчен бик кирәкле сыйфатлар бар. Бәлки, аларны тора-бара икесен бер сорт итәргә туры килер. Анысы синең эш...

Хәдичә Байчурова үзенең өлкән иптәшенең бу сүзләрен изге амәнәт итеп кабул итә. Һәм шул җәйдән үк әлеге ике төр үсемлек өстендә ныклап эшли башлый. Хәдичә үзенең өлкән иптәше мәрхүмә Борисовадан калган бу үсемлекләрнең һәрберсен үзенә аерым сорт итмичә, аларның икесеннән бер сорт тудыру фикеренә килә. Моның өчен ул берсен икенчесе белән серкәләндерү юлы белән алардагы хуҗалык өчен кирәкле сыйфатларны берләштерә. Борисовадан калган №5 һәм №6 исемле ике төр үсемлек, бергә кушылып, «5 + 6» га әйләнә. 1934 елда инде ул аларны, беренче тапкыр бергә кушып, 90 квадрат метрлык делянкага чәчә. Шул елны ул бу ике үсемлектән кушылган бөтенләй яңа сортның каты салкыннарга ни дәрәҗәдә чыдавына бик ныклы күзәтү алып бара.

Яз һәм җәй көннәре исә шушындый ук күзәтүләр нәтиҗәсендә, ул бу яңа сортның кисәү авыруына бирешмәвен күрә, аның нинди төр ашламаларны яратуын өйрәнә. Бөртек тәмам өлгереп җиткәч, сабаклары бертигез, башаклары бер формада булган үсемлекләрне аерымаерым җыеп алып, аларны тагын кат-кат сайлап, аерым суга һәм сукканнан соң, эре бөртекләрне аерым сайлап ала. һәм аларны тагы чәчеп карый. Бу ике төр үсемлектән барлыкка килгән шушы сортка 1934 елның җәендә үзеннәнүзе яңа исем бирелә:

— «Казанская 5 + 6». Вак-вак делянкаларга чәчелгән яңа сортка Хәдичә кат-кат күз сала һәм аны әле бертөрле, әле икенче төрле ашлама белән тукландырып, бу ашламаларны кертүнең вакытын һәм күләмен үзгәртеп, бик күп сынаулар үткәрә. Ниһаять, бу үсемлекләрне селекция фәне телендә конкурслы сынау дпп йөртелә торган сынау аркылы үткәрү еллары килеп җитә. Хәдичә Байчурова аларны ел саен бик күп вак-вак делянкаларга «Авангард», «Вятка», «Волжанка», «Саратовская № I» сортлы арышлар белән янәшә чәчә. Делянканың беренче шакмагында «Авангард», икенчесендә «Вятка», өченчесендә «Казанская 5 + 6» һәм дүртенчесендә «Саратовская № 1», бишенчесендә «Волжанка» үсә. Берничә ел дәвам иткән шушы конкурслы сынау вакытында «Казанская 5 + 6» җиңеп чыга. Башка сортларга чагыштырганда, анда бик күп артыклыклар табыла. Ул каты салкыннарга да түзә, аның бөртеге дә эре, уңышы да күп, саламы да каты. Шулай итеп, эчке дулкынлану белән көтеп алынган «Казанская 5 + 6» сортын конкурслы сынау еллары да уңышлы үтеп китә. Бу күңелле нәтиҗә Хәдичәне яңадан канатландырып җибәрә. Шул көзне станциянең алдынгы фәнни работниклары «Казанская 5 + 6» ны киләсе елда дәүләт сынавына тапшырырга мөмкин дигән фикергә киләләр. Ләкин моның өчен орлык бик аз була. Яшь селекционер мөмкин кадәр иң кыска срокта, әйтик, бер ел эчендә дәүләт сынавына тапшырырлык күләмдә орлык үрчетергә тиеш. Ә яңа сортның орлыгы ул көзне берничә йөз квадрат метр мәйданга гына җитәрлек. Хәдичә Байчурова бар кадәр орлыкны урман эчендәге кечкенә мәйданга чәчеп калдыра. 
Үзенең ап-ак карлары, каты салкыннары, вакыт-вакыт җир йөзен каплап алган куе томаннары белән кыш килә, һәм көн аралаш диярлек Хәдичә Байчурова иртә үк тора да урманга, әлеге яңа сортлы арыш чәчелгән кечкенә мәйданга юнәлә. Ул анда уҗымны каплаган кар катлавының калынлыгын үлчи, үсемлекләрнең ничек кышлавын тикшерә. Кайбер көннәрне салкыннар аерата көчле була. Мондый көннәрдә Хәдичә Байчурованың борчылуы йөзенә чыга. Кая гына барса да һәм нәрсә генә эшләсә дә, ул һаман «Казанская 5 + 6» турында уйлый: «Харап булмасалар ярар иде, бу кадәр каты салкыннарны күтәрә алырлармы икән... Хәер, аларны кыш көне шәрә урыннарда да сынаган елларым булды бит минем, өшемәсләр әле...», — ди ул үз-үзенә. Ләкин вакыт-вакыт аның ышанычы кимеп китә һәм ул андый чакларда, берничә төп уҗымны йолкып алып, квартирасына алып кайта. Аны туфрак тутырылган ящикка күчереп утыртып, җылыда җентекләп тикшерергә керешә. Ничә тапкыр гына тикшермә, бер үк нәтиҗә чыга: «Казанская 5+6
» салкыннарга бирешми. Яз көне җир ачыла башлау белән ул яңадан урманга сукмак сала, һәр көн иртә, кич үзенең әлеге кечкенә чәчүлек мәйданын карап кайта. Уҗымнар үсәләр, яшәрәләр һәм кара-кучкыл төскә керәләр... Шундый барып йөрүләрнең берсендә Хәдичә уҗымнарның шактый куерып киткәнлеген күрә. Алдагы көздә «Казанская 5 + 6» ны дәүләт сынавына тапшыру күздә тотылганлыктан, Хәдичә орлыкны тизләштерелгән метод белән үрчетү фикеренә килә. Бу — уҗымны рассада итеп күчереп утыртып үстерү. 

Моны үсемлекләрнең тамырларын имгәтмичә бик сак эшләргә кирәк. Аннары, рассаданы теләсә нинди вакытта күчереп утыртып та булмый. Моның өчен бердәнбер уңай вакыт, ул — уҗымның кыяклана башлаган чагы. Хәдичә Байчурова нәкъ менә шул вакытны көтә. Ләкин аның алдына икенче бер кыенлык килеп баса. Уҗымны рассадалап күчереп утырту өчен урман эчендәге әлеге кечкенә делянканы киңәйтергә мөмки илек булмый. Шунлыктан, рассаданы каядыр икенче урынга күчереп утыртырга кирәк. Бу исә күчереп утырту эшен кыенлаштыру белән бергә, рассаданың имгәнү куркынычын да тудыра. Башка чара юк. Хәдичә Байчурова җым кыяклана башлау белән берничә эшче ала да, урмандагы «Казанская 54-6» уҗымын, рассадалап алып кайтып, станция территориясенә — парк артындагы яңа мәйданга күчереп утыртырга керешә.

— Гөл күчерәләрмени!—диләр аларның эшләрен күреп торучылар. Бу, дөрестән дә, үзенең алтын кебек кыйммәтле бөртекләре белән безнең илебезнең байлыгын арттырачак, бик зур перспективалы яңа төр гөл була. Көз көне «Казанская 54-6» ны дәүләт сынавына тапшыру өчен менә шушы ике кечкенә мәйданнан аның элита орлыклары алына һәм шул елны ук инде ул дәүләт сынавына кабул ителә. Икенче төрле итеп әйткәндә, ул Татарстан дәүләт сорт участокларында сынала башлый. Аны, һәрбер сорт участогында биш ел буе, ягъни 1942 елга кадәр тагын җентекләп сыныйлар. Шул еллар эчендә «Казанская 54-6» бу вакытка кадәр иң яхшы сорт булып саналган «Вятка»га караганда да югарырак икәнлеген күрсәтә. 1942 елда исә «Казанская 54-6» тәмам тулы хокук ала, ул дәүләт сорт кенәгәсенә кертелә һәм аны, кышкы каты салкыннарга иң чыдый ала торган һәм иң күп уңыш бирә торган сорт буларак, районлаштыру гурында хөкүмәт карары чыга. Бу вакытта инде «Казанская 54-6» ны станциянең үзендә чәчү 100 гектарга җитә. Моннан тыш, станциянең, бигрәк тә аның өлкән фәнни сотруднигы Хәдичә Байчуро- ваиың үзенең инициативасы белән «Казанская 5 + 6» Норлат районының «Көчле Ирек» колхозында да 60 гектар мәйданда чәчелә. Район орлыкчылык хуҗалыклары үзләре өчен кирәк булган бу сортның орлыгын турыдан-туры Казан селекция станциясеннән яки аның аркылы «Көчле Ирек» колхозыннан алырга тиеш булалар. Соңгысын Хәдичә үз күзәтүчелегеннән һич кенә дә читкә җибәрми һәм ул, сугыш вакыты авырлыкларына, шулай ук башка кыенлыкларга карамастан, «Көчле Ирек» колхозына барып, «Казанская 5 + 6» га тамырында чакта ук апробация ясый: аның чисталыгын һәм орлыкларының типиклыгын билгели, үзеннән башка нинди төр үсемлекләр белән серкәләнү мөмкин икәнлеген тикшерә, яңа сортның күпме уңыш бирәчәген чамалый, алынган орлыкны чистарту өчен кирәк кадәр машиналар табу һәм бу орлыкларны әрәмшәрәм итмичә, бозмыйча саклау өчен яхшы биналар хәзерләү чараларын күрә. Яңа сортның һәр гектарыннан 35 центнер уңыш алына һәм август башларында «Көчле Ирек» колхозыннан Норлат тимер юл станциясенә «Казанская 5 + 6» сортлы яңа арыш орлыгы төялгән берничә олау килә. Бу орлыклар тимер юл белән Бөгелмә, һәм Беренче ДАай районнарыңа озатылалар. Ләкин икенче көз күңелсез нәтиҗәләр белән килә. Хәдичә Байчурова югарыда саналган районнарда чәчелгән «Казанская 5 + 6» сортлы арышның торышы белән җәй көне үк кызыксына. Ул әледән-әле район һәм МТС агрономнары белән язышып тора, алар аркылы «Казанская 5 + 6» сортлы арыш чәчүлекләренең нинди хәлдә икәнлекләрен сораша. Ал ардан җылы, ягымлы һәм уңай хәбәрләр килүне көтә. Почта китереп тапшырган һәрбер хатны түземсезлек белән ача. Ләкин җәй көннәре исә шушындый ук күзәтүләр нәтиҗәсендә, ул бу яңа сортның кисәү авыруына бирешмәвен күрә, аның нинди төр ашламаларны яратуын өйрәнә. Бөртек тәмам өлгереп җиткәч, сабаклары бертигез, башаклары бер формада булган үсемлекләрне аерымаерым җыеп алып, аларны тагын кат-кат сайлап, аерым суга һәм сукканнан соң, эре бөртекләрне аерым сайлап ала. һәм аларны тагы чәчеп карый. Бу ике төр үсемлектән барлыкка килгән шушы сортка 1934 елның җәендә үзеннәнүзе яңа исем бирелә:

— «Казанская 5 + 6».

 Вак-вак делянкаларга чәчелгән яңа сортка Хәдичә кат-кат күз сала һәм аны әле бертөрле, әле икенче төрле ашлама белән тукландырып, бу ашламаларны кертүнең вакытын һәм күләмен үзгәртеп, бик күп сынаулар үткәрә. Ниһаять, бу үсемлекләрне селекция фәне телендә конкурслы сынау дип йөртелә торган сынау аркылы үткәрү еллары килеп җитә. Хәдичә Байчурова аларны ел саен бик күп вак-вак делянкаларга «Авангард», «Вятка», «Волжанка», «Саратовская №1» сортлы арышлар белән янәшә чәчә. Делянканың беренче шакмагында «Авангард», икенчесендә «Вятка», өченчесендә «Казанская 5 + 6» һәм дүртенчесендә «Саратовская № 1», бишенчесендә «Волжанка» үсә. Берничә ел дәвам иткән шушы конкурслы сынау вакытында «Казанская 5 + 6» җиңеп чыга. Башка сортларга чагыштырганда, анда бик күп артыклыклар табыла. Ул каты салкыннарга да түзә, аның бөртеге дә эре, уңышы да күп, саламы да каты. Шулай итеп, эчке дулкынлану белән көтеп алынган «Казанская 5 + 6» сортын конкурслы сынау еллары да уңышлы үтеп китә. Бу күңелле нәтиҗә Хәдичәне яңадан канатландырып җибәрә. Шул көзне станциянең алдынгы фәнни работниклары «Казанская 5 + 6» ны киләсе елда дәүләт сынавына тапшырырга мөмкин дигән фикергә киләләр. Ләкин моның өчен орлык бик аз була. Яшь селекционер мөмкин кадәр иң кыска срокта, әйтик, бер ел эчендә дәүләт сынавына тапшырырлык күләмдә орлык үрчетерп тиеш. Ә яңа сортның орлыгы ул көзне берничә йөз квадрат метр мәйданга гына җитәрлек. Хәдичә Байчурова бар кадәр орлыкны урман эчендәге кечкенә мәйданга чәчеп калдыра. 

Үзенең ап-ак карлары, каты салкыннары, вакыт-вакыт җир йөзен каплап алган куе томаннары белән кыш килә, һәм көн аралаш диярлек Хәдичә Байчурова иртә үк тора да урманга, әлеге яңа сортлы арыш чәчелгән кечкенә мәйданга юнәлә. Ул анда уҗымны каплаган каркаь лавының калынлыгын үлчи, үсемлекләрнең ничек кышлавын тикшерә. Кайбер көннәрне салкыннар аерата көчле була. Мондый көннәрдә Хәдичә Байчурованың борчылуы йөзенә чыга. Кая гына барса да һәм нәрсә генә эшләсә дә, ул һаман «Казанская 5 + 6» турында уйлый: «Харап булмасалар ярар иде, бу кадәр каты салкыннарны күтәрә алырлармы икән... Хәер, аларны кыш көне шәрә урыннарда да сынаган елларым булды бит минем, өшемәсләр әле...», — ди ул үз-үзенә. Ләкин вакыт-вакыт аның ышанычы кимеп китә һәм ул андый чакларда, берничә төп уҗымны йолкып алып, квартирасына алып кайта. Аны туфрак тутырылган ящикка күчереп утыртып, җылыда җентекләп тикшерергә керешә. Ничә тапкыр гына тикшермә, бер үк нәтиҗә чыга: «Казанская 5 гб» салкыннарга бирешми. Яз көне җир ачыла башлау белән ул яңадан урманга сукмак сала, һәр көн иртә, кич үзенең әлеге кечкенә чәчүлек мәйданын карап кайта. Уҗымнар үсәләр, яшәрәләр һәм кара-кучкыл төскә керәләр... Шундый барып йөрүләрнең берсендә Хәдичә уҗымнарның шактый куерып киткәнлеген күрә. Алдагы көздә «Казанская 5 + 6» ны дәүләт сынавына тапшыру күздә тотылганлыктан, Хәдичә орлыкны тизләштерелгәи метод белән үрчетү фикеренә килә. Бу — уҗымны рассада итеп күчереп утыртып үстерү.

Бу күңелсез хәбәр ике генә районнан килә. Шулай да ул Хәдичә Байчурованы бик нык уйланырга мәҗбүр итә. Ул моңа, очраклы гына хәлдер, башка районнарда яхшы кышлаган ич, дип салкын гына карый алмый. Ә кем белә, бәлки тагы берәр үзенчәлеге өйрәнелеп бетмәгәндер... Шул вакытларны искә алып, ул болай ди:

— Тын гына агып ята торган елгаларны күп күргәнегез бардыр сезнең. Кайчакта менә шундый акрын ага торган, ярсыз елгалар сәер хәрәкәтләр ясап куялар. Әйтик, аларның суын җыю өчен кешеләр уңай гына урынга текә буалар торгызалар. Көчле ага торган елгалар, гадәттә, менә шушы буа алдында туктальш, җиңелеп калалар, ары китә алмыйлар. Ә әлеге акрын ага торган, ярсыз елгалар, кайчакта менә шушы буаларны бер якта калдырып, үзләренә икенче юл алып китәләр. Ягъни син аның агымы белән идарә итү эшен бер урында хәзерлисең, ә ул тиз генә буйсынырга теләми, икенче урыннан ерып китә. Ул елны «Казанская 5 + 6» чәчүлегенең, гәрчә ике генә урында булса да, кар астыннан томаланып чыгуы әнә шундый көтмәгән хәл булды. Мин аны салкыннарга чыдамлы итеп тәрбияләдем. Ә югарыда телгә алынган хуҗалыкларның басуларында аны каты салкыннар түгел, ә тынчу һава һәлак игге. Күрәсең, аны тәмам кулга алу өчен миңа тагын да эшләргә кирәк булган. Нәрсәдә иде соң бу томалануның сәбәбе, бәлки кар катлавы артык калын булгандыр?.. Хәдичә Байчурова, шул ике районга барып, игътибарлы кешеләр белән, тәҗрибәчеләр белән сөйләшә, алар аркылы уҗым өстендә карның нинди калынлыкта ятканлыгын билгели. Ләкин ул моның белән бернинди дә нәтиҗәгә килә алмый. Чөнки биредәге кар катлавының калынлыгы башка районнардагы шикелле үк була. Ә бит башка «районнарның берсендә дә уҗым һәлак булмаган. Ниһаять, ул чәчү срогы мәсьәләсенә яңадан кайта. Ләкин бу мәсьәлә күптән ачык бит инде—«Казанская 5 + 6» ны соң чәчү һич кенә дә ярамый. Ә иртә, яки бик иртә чәчсәң?.. Хәдичә Байчурова «Казанская 5 + 6» ның әлеге ике хуҗалыкта нәкъ август башында чәчелгәнлеген белә. Шул көзне инде ул селекция станциясе басуларында «Казанская 5 + 6» ны берничә төрле срокта чәчеп калдыра. «Казанская 5 + 6» яңадан кар астында сынала башлый. Тагы яз килә һәм табигать уяна башлый. Барлык үсемлекләр белән бергә яңа сорт та, кар астыннан чыгып, кояшка карый, тамырлары белән аска таба, кыяклары белән өскә таба хәрәкәт итә. һәм менә шунда инде Хәдичә Байчурова аның тагын бер сыйфаты белән очраша. «Казанская 5 + 6» бик көчле үсемлек булганлыктан, артык иртә чәчелгәндә, мәсәлән, август башларында, ул, җир өстен бик тиз арада каплап алып, туфрак катлавына көз көне туңарга ирек бирмәве һәм шуның аркасында кар катлавы калын булган елларда үзенең дә томаланып һәлак булуы ачыла. Хәдичә Байчурова аны яңадан үз кулына ала. Ул, бик күп тәҗрибәләр үткәреп, аны чәчү өчен иң кулай срокны таба. Августның икенче яртысында чәчкән вакытта «Казанская 5 + 6» җирне туңа алмаслык дәрәҗәдә капларга өлгерә алмый. Нәтиҗәдә көз көне җир кирәгенчә туңып кала һәм шуның аркасында «Казанская 5 + 6» кар астында черүдән котыла. Менә шулай итеп, Хәдичә Байчурова, «Казанская 5 + 6» ның барлык сыйфатлары белән дә идарә итеп, аны кеше теләгенә буйсындыра. Бу сорт арышны чәчү хәзер инде башка сортларның мәйданын киметү хисабына елдан-ел киңәя һәм аның уңыш бирүе дә елдан-ел арта бара. 1944 елда ул югары агротехника чаралары кулланып чәчелгән Куйбышев районындагы сорт участокта һәр гектардан уртача 46,5 центнер уңыш бирде. Шушы участокта, 1948 елда көчле корылык булуга да карамастан, «Казанская 5 + 6» чәчелгән мәйданның һәр гектарыннан уртача 28 центнер уңыш алынды.

1949 елда исә Әтнә районы Киров исемендәге колхозда берничә йөз гектар чәчүлекнең һәр гектарыннан 27 шәр центнер «Казанская 5 + 6» сортлы арыш алдылар. Мондый мисалларны меңәрләп китерергә мөмкин. Хәер, аларның барысына да тукталу, бердән, мөмкин түгел һәм, икенчедән, аңа мохтаҗлык та юк. Чөнки бу яңа сорт арыш инде үзен тәмам танытып өлгерде, «Казанская 54-6» башка сортлар белән чагыштырганда, үзен һәрьяклап күрсәтеп килә. Ул корылыкка каршы чыдамлылык ягыннан да, бөртегенең эрелеге һәм туклыгы, шулай ук коелмавы, онының аклыгы белән дә аерылып тора. «Авангард»ның бер башагында уртача 29 бөртек булса, «Казанская 5 + 6» ның бер башагыннан 44 бөртек чыга. Бер мең данә «Авангард» орлыгы 20 грамм тартса, «Казанская 5 + 6 > ның бер мең данәсе 27—30 грамм һәм аннан да артыграк тарта. «Казанская 5+6», каты салкыннарга чыдамлылыгы аркасында, акрынлап үзенең географиясен дә киңәйтә бара. Хәзер аны төньяк өлкәләрдә дә чәчәләр.

В. И. Ленин һәм И. В. Сталин Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче көннәреннән үк безнең илебездә фәннең барлык тармакларының алга китүе өчен бөтен кирәкле шартларны тудырырга керештеләр. 1922 елның 18 февралендә Совнарком, И. В. Мичуринның тәҗрибәләре һәм эшләре турында В. И. Ленинга белдерү өчен мәгълүматлар сорап, Тамбов губернасы башкарма комитетына телеграмма җибәрә. Шушы телеграммада яңа культура үсемлекләре тудыру буенча алып барыла торган тәҗрибәләрнең дәүләтебез өчен бик зур әһәмияткә ия булып торганлыклары күрсәтелә. Бөек Ленин һәм Сталин Мичуринның биология турындагы тәгълиматын киң һәм иҗади юлга кертте. Иптәш Сталинның һәм большевиклар партиясенең даими кайгыртуы аркасында мичуринчыл биология тәгълиматының чәчәк атуы өчен бөтен материаль һәм мораль шартлар тудырылды. Мичуринны һәм аның тәгълиматын хәзер миллионнарча совет крестьяннары, агрономнар, фәнни работниклар беләләр. 

И. В. Мичуринның тәгълиматы ул авыл хуҗалыгы практикасыннан аерылгысыз фән. Ул чын мәгънәсе белән алдынгы биология фәне. Бу фән авыл хуҗалыгы практикасы нигезендә, бөтенесеннән элек, җиләк-җимеш агачларының бик күп сандагы яңа һәм яхшы сортларын тудыру буенча үткәрелгән бай тәҗрибәләр нигезендә барлыкка килде. Мичурин үзенең эше белән үсемлекләр дөньясын идарә итәргә мөмкин икәнлекне, аны кеше өчен файдалы итеп, юнәлеш биреп үзгәртергә мөмкин икәнлекне исбат итте. Ул, югары агротехника һәм зоотехника чаралары кулланып, үсемлекләр һәм терлекләр өчен тиешле яшәү шартлары тудыру юлы белән аларны яхшырту өчен гаять дәрәҗәдә киң юл ачты. Селекционер Хәдичә Байчурова — И. В. Мичурин ачкан әнә шул киң юлдан баручы, халык бәхете өчен тырышучы меңнәрчә селекционерларның берсе ул. Һәм безнең илебездә халык бәхете өчен тырышучыларның хезмәтен партия һәм хөкүмәт бервакытта да онытмыйлар, аңа тиешле бәя бирәләр. Хәдичә Байчуровага да яңа сорт арыш тудырган өчен күптән түгел генә Сталин премиясе лауреаты исеме бирелде.