Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘХМӘТ ИСХАК ШИГЫРЬЛӘРЕ

ЯҢА ШӘҺӘР 
Кара булып чагылып тын Иделдә,

Йоклый иде кара урман бу җирдә.

Күз ышанмас хәзер аннан узганда:

Яңа шәһәр балкый урман эчендә. 
Үсеп чыккан яңа, матур заводлар,

Яңгырата тирә-якны гудоклар.

Өлгергәннәр кай арада салырга, —

Тик Казанда бардыр андый зур йортлар! 
Канлы иҗат эше кайный һәркайда.

Кайчан чыкма — халык тулы урамда.

Дәртләндереп тагы да зуррак эшләргә,

Басып тора таныш һәйкәл мәйданда. 
Очып йөри корыч кошлар һавада.

Пароходлар килеп туктый ярларга.

Сәламләгән кебек, яшел шәһәрдән

Карт наратлар баш селкиләр аларга. 
Нурландырып киң Иделнең өсләрен,

Балкып яна миллион утлар кичләрен...

Безнең илдән башка тагын кай җирдә

Булганы бар мондый гүзәл эшләрнең?!

 

НЕФТЬ

Багышлап зур бәйрәменә Туган илнең,

Килеп басты бүген тагын ул вахтага.

Тирәннән үк, үзәгеннән чыгып җирнең,

Ташкынланып, безнең Шөгер нефте ага.

Уч төбеңә, дустым, аны алып кара:

Җанга рәхәт чыннан да ул — җылы, куе.

Киртә булмас хәзер инде берни аңа,

Агып торыр туктамый ул гомер буе!

Аңкып тора нефтьнең исе тирә-якка.

Миңа татлы тоела ул әллә нишләп.

Җирнең әле төбендә үк яткан чакта

Йөргәннәр бит читләр килеп, аны иснәп. 
Миңа, хәтта, ул җир шарын үтеп чыгып,

Кытыклый күк, ярып кереп, борыннарын,

Шул нефть өчен күп илләрдә сугыш уты

Кабызучы черчильләрнең, Трумэннарның!..

Куәт биреп азат илгә ул тагын да,

Кайнап чыгып, җир өстеннән ага тулып.

Шуңарга да бәлки һәрбер караганда

Тоеладыр йөрәккә ул рәхәт булып! 
 

АЛДЫНГЫ ЦЕХТА

Бу цехта эшли әле ул

Бары бишенче аен,

Ә үзе инде тутыра

Өч норманы ай саен.

Сокланып карыйлар аңа

Күп кенә яшьтәшләре,

Бергәләп һөнәр мәктәбен

Бетергән иптәшләре.

Кайвакыт туктап тора ул,

Уйланып, башын иеп:

— Алтышар норма бирәләр,

Мин нигә артта? — диеп.

Килә дә мастер, елмаеп,

Янына аның туктый.

— Зарар юк, куып җитәрсең,

Кайгырма алай ук, — ди.

Алты норма үтәүчеләр —

Алар карт эшчеләр, — ди.

Бу цехта күп еллар инде

Эшләүче кешеләр, — ди.

Егет, күзләрен күтәреп,

Аңарга карап куя:

— Шул да булдымы юату? —

Дигән шикелле гүя.

Мин бит иң алдынгы цехның

Бер эшчесе, абый,—ди.

Миңа башкалардан артка

Калырга ярамый, — ди.

Барыйм, дисәң, һәрбер эштә

Алгарак һәм алгарак,

Кирәк, ди, тигезләнергә

Алдынгыларга карап!..

— Молодец, егет! — ди мастер

Һәм шунда алар бергә

Тотыналар куып җитү

Юлларын өйрәнергә.

 
ОЧРАШТЫ ИКЕ ДУС ЕГЕТ 
Очрашты ике дус егет

Москва суы буенда,

Саклап бөек башкаланы,

Сугышып йөргән урында.

Иң беренче сынауларны

Шунда кичкәннәр алар,

Бер көн шунда очрашырга

Сүз бирешкәннәр алар.

Туганнар күк кочаклашып,

Күрештеләр ике дус —

Дөнья гизгән ике солдат:

Берсе — татар, берсе — рус.

Сугышкан Идел егете

Тын Донның буйларында.

Ярасын юган донлысы

Иделнең суларында.

Аннан тагын очрап алар,

Бик күп сулар кичкәннәр,

Берлин янындагы суны

Бер каскадан эчкәннәр.

Үстерә хәзер дусларның

Берсе Донда бодаен,

Ә берсе — Идел буенда

Эшли аңа комбайн...

Очрашты ике дус егет

Москва суы буенда,

Сугышчан дуслык башланган,

Онтылмаслык урында.

 
ШӘЙХИ МАННУР ШИГЫРЬЛӘРЕ

ЛАГЕРЬДА 
Безнең лагерь тау өстендә

Нәкъ Иделнең буенда.

Ел саен без җәй көнендә

Ялга барабыз шунда. 
Иртән кояш күтәрелә,

Яңгрый быргы җырлары.

Уйнап, кояш белән бергә

Флаг менә югары. 
Биек, текә баскычлардан

Ашыгабыз түбәнгә.

Кызарып кояш көлгәндә

Су өстендә йөзәргә. 
Һәйбәт була иртәнге су,

Тәнгә рәхәт, салкынча.

Нурлар уйный алсу-алсу

Идел өсте буенча. 
Чыгабыз да сөртенәбез,

Сикерәбез шатлыктан,

Киенәбез, йөгерәбез,

Тиз менәбез баскычтан. 
Ашап-эчеп кузгалуга,

Быргы чакыра мәйданга:

— Кем урманга, кем тугайга,

Кем волейбол уйнарга? 
Төркем-төркем булып һәр көн

Китәбез кыр, урманга.

Нинди рәхәт, нинди иркен,

Нинди матур бит анда! 
Менә тургай очып чыга

Кинәт аяк астыннан,

Менеп китә баш очына,

Сайрый башлый ул шуннан.  
Менә яшел чикерткәләр:

Бармак буе диерлек!

Бишәр атлам сикерәләр,

Тотыйм дисәц иелеп.

Эләксәләр инде кулга:

«Әйдүк, шырпы кабына!»

— Менә дигән шәп җим була

Чөгә балыкларына!

Менә күбәләкләр оча,

Яшькелт-зәңгәр, чем-кара,

Канатларын кулга тотсаң,

Алтын тузаннар кала.

Менә урман! Чуар тукран

Ялт-йолт карый нараттан,

Туктук чукый, Борнын ышкый,

Чукымам дип кабаттан.

Тик шунда ук оныта ул,

Борны авыртканлыгын...

Тагын бәрә кабыкка ул,

Эзли корт яткан урын. 
Менә кәкүк моңлы гына

Кычкыра янда гына!

Күрим дисәң, юкка чыга, —

Ычкына кайда гына?! 
Менә кинәт Җиләк, җиләк! —

Кып-кызыл! — Көлеп тора! —

Үзе тибрәп, Үзе теләп,

Авызга кереп тора!

Шулай йөри торгач монда,

Төш авып киткән була.

Без чыгабыз кайтыр юлга,

Чәчәкләр җыеп кулга.

Юынабыз, туенабыз,

Ял итәбез урында.

Аннары су коенабыз

Тагын Идел буенда.

Кичен футбол:

Син, Хәй, нык бул,

Кертмәсеннәр капкага!

Инде бу юл Без бирик гол

Беренче командага.

Ә кай төннәр тау башында

Түп-түгәрәк тезелеп, 
Утырабыз ут каршында,

Без барыбыз гөж килеп.

Учак яна дөрләп, гөрләп,

Төн җылы, тыныч, тирән.

Күктә йолдызлар җемелдәп

Уйный күк безнең белән.

Идел өстен ал нур итеп,

Матур утлар яндырып,

Зур пароход бара үтеп,

Шау дулкыннар калдырып.

Без тыңлыйбыз хикәяләр

Илләр, җирләр турында.

Безгә кунакка киләләр

Батыр абыйлар монда.

Без җырлыйбыз, онтылабыз,

Шатлык сыймый эчләргә,

Һаман алга омтылабыз

Бик зур эшләр эшләргә!

Күңел таша шул чагында, —

Әллә бәхет микән ул?

Туган илең кочагында

Шундый рәхәт икән ул!


ЯРАТАМ

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

Яратам мәктәбемне,

Укытучы апамны,

Дусымны, иптәшемне,

Уйнап йөргән бакчамны.

Яратам мин авылны,

Чана шуган тавымны.

Үзебезнең басуны,

Үзебезнең колхозны.

Яратам мин каланы,

Ленинград, Казанны,

Сөекле Москваны, —

Төштә күрәм мин аны!

Яратам мин Иделне,

Кавказны һәм Себерне.

Яшәгән киң җиремне —

Бөек туган илемне!

Яратам мин барын да.

Күз йомсам, күз алдымда

Кадерле Ватан — анам,

Ленин, Сталин бабам!  

КУНАК ҮСЕМЛЕК 
Нинди безнең мәктәп бакчасы!

Керсәң, чыгасың килмәс.

Үсә шомырт, балан агачы,

Үсә кып-кызыл миләш. 
Алмагачлар инде зураеп,

Күләгә биреп килә.

Сулар сипкән идек җыйналып,

Тик өч ел элек кенә... 
Ә быел без мәктәп читенә

Ясадык та түтәлләр,

Чәчтек анда, вакыт җитүгә,

Яшелчәләр, үләннәр, 
Әллә ничә төрле чәчкәләр, —

Берсеннән берсе матур!

Алар безгә хуш ис чәчәләр,

Кояштан алып саф нур. 
Ә уртада, аерым түтәлдә,

Үсә «кунак үсемлек».

Без туфракка аны күмгәндә,

«Камыш кебек үс!» дидек. 
Алып кайтты аны январьда

Биолог Кәлим абый.

Шул турыда дәрес барганда,

Сокландык карый-карый. 
Әз иде ул нәни янчыкта, —

Бары йөз бөртек кенә.

Без сакладык аны язлыкка,

Күз нуры итеп кенә! 
Кәлим абый әйтеп биргәнчә:

Җиткереп бөтен эшен,

Чәчтек аны без фән дигәнчә,

Үссен ул, күкрәп үссен! 
Тишелеп чыкты безнең йөз орлык,

Үсте бик әйбәт кенә.

Чүп үләннәр чыкса — йолкыдык,

Тордык хәстәрләп кенә. 
Эссе булса — яңгыр яудырдык,

Чык төшмәсә — чылаттык.

Җил килмәсә — җилне чакырдык,

Балчыкларын йомшарттык. 
Нәрсә тели — шуны бирдек без

Бу кадерле кунакка. —

Бөтен җирдә үссен, — дидек без,
Таралсын безнең якка!
Буйсынды ул безнең теләккә,

Бик куе булып үсте.

Озынлыгы җитте күкрәккә,

Камылы — камыш төсле. 
Тармак-тармак булды башлары:

Бишәр-алтышар тармак.

Бусы кулның урта бармагы,

Ә бусы — чәнки бармак! 
Урып-җыеп аны августта,

Җәймәдә генә суктык;

Һәм җилгәреп, тутрып алдык та,

Бөртекләп санап чыктык. 
Чәчкән идек бары йөз бөртек —

Алдык җиде мең орлык!

Менә нинди уңыш өлгерттек!

Исең китеп торырлык! —

Нәрсә соң ул «кунак үсемлек»?

Ник әйтмисез, — дисезме?

Без — тармаклы бодай үстердек!

Әллә сез белмисезме?


КӨЗГЕ УРМАНДА

Көзге урман,

Кошлар тынган,

Агач башы ялангач,

Соңгы яфрак,

Төшә калтырап

Әз генә җил шаяргач. 
Тик карт имән башларында,

Биек-биек чаганда —

Җемелди көз кояшында

Уттай яфрак һаман да. 
Алар бирешмиләр әле

Көзнең яңгыр, җиленә.

Ялтырап алтын бизәкләре,

Әллә каян күренә. 
Шыңрап китә урман кинәт,

Бер кычкырып куйганда;

Йөри бүген безнең отряд

Шушы көзге урманда. 
Кыр казлары кебек сибелеп,

Зур имәннәр төбенә,

Җыябыз алтын чикләвек,

Сокланып һәр беренә: 
— Нинди эре, нинди туйган!

Кетердәп тора төше!

Биек урман үсәр моннан —

Шушы зур имән төсле! 
Шуннан сөйләп китә Фоат,

Ерак төбәп күзләрен.

Матур хыялларга урап

Сөйли ул гел сүзләрен: 
— Утыртырбыз без боларны

Былтыргылар янына;

Урап үтеп басуларны,

Сузылыр урман тагын да! 
«Пионерлар имәнлеге»

Диеп исем бирербез

Һәм без аны, көчләр түгеп,

Үзебез үстерербез. 
Күп-күп еллар үтеп китәр,

Күккә үрләр имәннәр,

Коммунизм күптән җитәр,

Безне «абзый» диярләр... 
Ә бу исем һаман әле

Яши бирер телләрдә:

«Пионерлар имәнлеге —

Матур җир» дип сөйләрләр. 
Үзебез дә шунда килеп,

Күңел ачып йөрербез.

«Без утырткан имән» диеп,

Кочаклап сөенербез... 
Көзге урман,

Шау-шу тулган...

Җырлыйбыз бер авыздан...

Ә карасак — кич тә булган...

Атлар килгән колхоздан. 
Төяп имән чикләвеген,

Без китәбез өйләргә,

Монда йөргәннәрне бүген

Дус-ишләргә сөйләргә! 
 
ЗЫЯ МАНСУР

ҖЫРЛАМЫЙ МӨМКИН ТҮГЕЛ 
Сайлау бара. Бүлмәләрнең

Кайсына керсәм дә мин,

Күрәм бәйрәм тантанасын,

Бәйрәмдәй тормыш ямен. 
Сайлау бара. Бюллетеньнәр

Ала минем дусларым,

Халык кандидатларына

Бирәләр тавышларын. 
Әнә берсе дусларымның —

Башкалар кебек ул да

Урна янына атлады

Палас җәелгән юлдан. 
Заводтанмы, кырданмы ул,

 Шахтерымы илемнең?

Кайдан булса да дустым ул,

Ватандашым ул минем. 
Русмы, казах, татармы ул?

Барыбер, — горур, көчле;

Ул — гражданины илемнең,

Хөрмәткә лаек кеше! 
Сталинга тавыш бирде,

Сталин батырларына —

Илебезнең дан казанган

Кызлары, улларына. 
Бюллетеньнәр бер-бер артлы

Төшәләр урналарга.

Яңа шатлык хәбәрләре

Дип карыйм мин аларга. 
Бөек җиңүләрен күрәм

Мин ал арда илемнең.

Тагын да гүзәл булуын

Сизәм килер көнемнең, 
Күрәм җиңелмәс дуслыгын,

Бердәмлеген халкымның,

Сизәм дусларымның сүнмәс,

Кайнар йөрәк ялкынын. 
Какшамас кыядай булып

Торуын күрәм илемнең,

Мин үзем дә шул уй белән

Салдым бюллетенемне. 
Сизәм шушы тантанада

Какшамас көч күкрәвен,

Беләм шушы көч алдында

Дошманнарның тетрәвен. 
Зурлыйсы килә бу көнне,

Җырларга куша күңел.

Без җырлыйбыз бәхет җырын

Җырламый мөмкин түгел. 
— Үрмәләп үсә бакчада

Безнең үрмә гөлебез.

Юлыбыз якты, тормыш матур —

Яшә, туган илебез! 


ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП

 КАР ҺӘМ КОЛХОЗЧЫ 
— Кыш буе кырлар өстендә

Буранлап йөрдем уйнап;

Китәр вакытларым җитә

Инде үзәннәр буйлап. 
— Китмә, дустым, биредә кал.

Агызма күз яшьләрең.

Гөрләвек булып йөгермә,

Бар минем киңәшләрем: 
Җир ана, җәеп колачын,

Дымыңны тартып алыр.

Рәхәтең тояр ашлыклар,

Җирдәге һәрбер тамыр. 
Мин сиңа оя ясыймын,

Ял итеп утыр бездә.

Байлык булып, уңыш булыв

Күтәрелерсең көзгә.