Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ

4 мартта, шагыйрьләр секциясенең утырышында, яшь язучы Самат Шакир иптәшнең «Таныш бу күзләр» исемле поэмасын укып тикшерү булды. Автор Ватан сугышы елларында фронттагы һәм тылдагы героик көрәшне чагылдыруны максат итеп алган. Тикшерүгә катнашкан иптәшләр, автор алган теманың әһәмиятлелеген әйтү белән бергә, поэманың күп кенә кимчелекләрен күрсәттеләр һәм яшь авторга аны төзәтү өчен киңәшләр бирделәр.

11 мартта, Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе утырышында, Мирсәй Әмир иптәшнең «Галимнәр шәһәре» исемле яңа пьесасы укылды. Пьеса Казан галимнәренең Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләрен һәм тормышларын чагылдыруга багышланган. Бу пьеса турында чыгып сөйләүче фәнни эшчеләр, тәнкыйтьчеләр, язучылар әсәргә, нигездә, югары бәя бирделәр, шул ук вакытта тиешенчә ачылып җитмәгән, темадан читкә кителгән моментларын күрсәттеләр.

 

КАЮМ НАСЫЙРИНЫН ТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

20 февральдә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы янындагы тел-әдәбият һәм тарих институты, Татарстан Совет язучылары союзы галимнәр йортында, күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм язучы Каюм Насыйриныц тууына 125 ел тулуга багышлап, киң җәмәгатьчелек белән берлектә тантаналы кичә уздырдылар. Кичәдә тәнкыйтьче Г. Халит «Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлегс» темасына доклад ясады. Докладта Каюм Насыйриның әдәби-иҗтимагый һәм гыйльми эшчәнлегенә, татар халкының иҗтимагый аңын үстерүдәге һәм татар культурасын прогрессив рус культурасына якынайтудагы хезмәтенә тулы бәя бирелде. Кичәнең рәсми өлешеннән соң, Татар Дәүләт Академия Театры артистлары тарафыннан «Каюм Насыйри»
Уразиков әсәре спектакленең университет пәрдәсе күрсәтелде һәм концерт бирелде.

 

ШАГЫЙРЬ ФАТИХ КӘРИМНЕ ИСКӘ АЛУГА БАГЫШЛАНГАН «ӘДӘБИ ҖОМГА»

24 февральдә, Г. Тукай клубында, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алу кичәсе үткәрелде. Тәнкыйтьче Хәсән Хәйри иптәш шагыйрьнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге турында зур доклад ясады. Кичәнең икенче бүлегендә С. Урайский, Н. Арсланов, М. Хөсәен, 3. Мансур һ. б. үзләренең Ф. Кәримгә һәм Совет Армиясенә багышланган шигырьләрен укыдылар. Артист Әзәл Яһудин Ф. Кәримнең күп кенә әсәрләрен укыды. 
 

ГАРМОНЬЧЫ ФӘЙЗИ БИККИНИННЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ

10 мартта, Г. Тукай исемендәге клубта, танылган гармоньчы Фәйзи Биккининныц тууына 50 яшь, иҗат эшчәнлегенә 35 ел тулу уңае белән иҗат кичәсе уздырылды. Шәрәф Мөдәррис Фәйзи Биккининныц иҗаты һәм тормышы турында доклад ясады. Икенче бүлектә Фәйзи Биккинин скрипкада һәм төрле гармоньнарда татарча, башкортча, грузинча, азербайҗанча һ. б. көйләрне башкарды. Рояльдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор А. С. Ключарев аккомпониатор булды. Иптәш Фәйзи Биккинин тыңлаучылар тарафыннан бик җылы каршы алынды, аның һәр чыгышы көчле алкышлар астында барды.