Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИТЕН КОМБИНАТЫНДА

Г.НАСРЫЙ, С. БӘХТИЯРОВА

ҖИТЕН КОМБИНАТЫНДА

 1. ГҮЗӘЛ БАШЛАНГЫЧ 
Гаять зур цехның буеннан-буена тезелеп киткән туку станоклары бертуктаусыз шаулап торалар.
Станоклар аша сузылган җеп тасмалары, сары ремизләр аша, алга шуалар. Тартмаларга салынган шүреләр, җеп тасмалары арасына эрләнгән җеп сузып, күз ияргесез тизлек белән, әле уң якка, әле сул якка авышалар. Өсләренә зәңгәрсу халат кигән олы яшьтәге хатыннар һәм яшь кызлар, станоклар алдында басып, ткань тукыйлар. Урта буйлы, җыйнак гәүдәле бер хатын, үзенең үткен кара күзләре белән тукучыларның хәрәкәтен күзәтеп, цех буйлап әкрен генә алга атлады. Тукучы хатын-кызлар аның ни өчен, нинди максат белән икенче сменага калуын белеп җиткермәсәләр дә, йөрәкләре белән нәрсәдер сизенделәр һәм, ягымлы караш, тирән хөрмәт белән башларын селкеп, аны сәламләделәр.

Ару-талуны белми торган тынгысыз бу хатын — Казан җитен комбинатының атаклы тукучысы Наталья Ивановна Лаврентьева иде.

— Куллары алтын! диләр, гадәттә, аның турында комбинат кешеләре. Һәм бу, чыннан да, шулай. Аның егерме еллык эш тәҗрибәсе бар. Туку производствосын иң оста бетүчеләрнең берсе ул. Моның өчен аңа бик күп укырга, зур тырышлык белән өйрәнергә туры килде. Ләкин ул ирешелгән уңышлар белән гена чикләнеп калмады, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр эзләде. Хезмәттә яңалыкны сизү һәм шуңа омтылу сыйфатлары аңа яңа дәрт, яңа көч бирде, һәм ул комбинатның атаклы стахановчысы, хезмәт батыры булып танылды. Комбинат җитәкчеләре Лаврентьеваны, «җитез һәм өлгер тукучы», дип атыйлар. Мондый исем аңа юкка гына бирелмәгән.

 Наталья Лаврентьева, Җитен комбинатында беренче булып, туку операцияләренең тизләтелгән методларын үзләштерде, секундлар өчен көрәш башлады. Тукучының станок янындагы һәрбер операциясе секундлар белән үлчәнә: өзелгән җепне ялгар өчен 40 секунд, шүрене алыштырырга 10 секунд вакыт бирелгән. Лаврентьева исә шушы секундларнын санын ике-өч тапкырга азайтты һәм, бер станоктан икенчесенә күчеп эшләүнең кыскартылган маршрутына ирешеп, хезмәт җитештерүчәнлеген яңа баскычка күтәрде. Тукучының эше станок тирәсендә бертуктаусыз йөреп эшләүгә бәйләнгән. Әгәр ул берыолы дүрт станокка хезмәт күрсәтә икән, аңа бер сменада иң кимендә өч километр юл йөрергә туры килә. Ләкин, шуңа да карамастан, машиналарның хәрәкәтсез торуы шактый вакытны ала. Ә Лаврентьева, кыскартылган маршрут буенча эшләп бу юлны ике—бер ярым километрга кадәр кыскартты һәм машиналарның туктап торуын бөтенләй диярлек бетерде. Наталья Ивановна, үзенең тырышлыгы аркасында, зур уңышларга иреште һәм дан казанды. Ләкин ул үзе турында гына уйлаучы, шәхси дан өчен генә тырышучы кеше түгел. Ул һәрбер тукучының эше белән кызыксына, бөтен фабриканың язмышы өчен борчыла. Чөнки күп кенә яшь эшчеләр әле туку операцияләренең тизләтелгән методларын үзләштермәгәннәр иде. Шунлыктан алар моңарчы, хәтта, көнлек нормаларын да үти алмыйча килделәр. Наталья Ивановна, артта калучы эшчеләргә ярдәм итү, аларга үзенең алдынгы эш методларын өйрәтү теләге белән, яшь тукучыларның станок алдында ничек эшләүләрен бүген җентекләп күзәтеп йөрде. Тукучы Лисина янына килеп туктады ул. Бу вакытта Лисинаның ике станогы да туктап тора иде. Чөнки берсендә җеп өзелгән, ә икенчесенең шүресе бушап калган. Лисина, шүре эчендәге орчыкны алыштырып, станокның берсен ходка җибәрде, ә аннан соң запастагы шүрегә орчык сала башлады. Аның икенче станогы исә һаман эшләми торуында дәвам итте.

— Күпме вакытыңны юкка әрәм игәсең! — диде аңа Наталья Ивановна. Лисина башын югары күтәрде, Наталья Ивановнага карады һәм, үзенең тәҗрибәсезлегеннән кыенсынып, гафу үтенгән кыяфәт белән елмаеп куйды. — Рөхсәт ит, — диде Наталья Ивановна, дусларча аның аркасына кулын салып. Лисина тиз генә аңа юл бирде. Наталья Ивановна станок алдына барып басты. Лисинаның операцияләрен ул үзенчә эшләп күрсәтергә, үзенең тәҗрибәсе белән таныштырырга теләде. Шуңа күрә ул станокларның икесен дә туктатты. Наталья Ивановна берничә секунд эчендә шүре эчендәге буш орчыкны алыштырды һәм шунда ук беренче станокны ходка җибәрде. Аннан соң, ул икенче станоктагы өзелгән җепне бик тиз генә ялгады. Станоклар эшли башлагач кына ул запастагы шүреләргә җеп чорналган орчыклар салды һәм шүреләрне тартмага салыр өчен, аларны алдан ук җайлап куйды. Лисина исә шүреләрне ничек туры килде шулай ташлаган иде. Лисина эшләгән операцияләрне Наталья Ивановна ике тапкыр тизрәк башкарды һәм станокларның туктап торуына ирек куймады. Җитез һәм өлгер тукучының эшенә Лисина сокланып карап торды. Ә Наталья Ивановна аңа станок алдына басарга кушты һәм киңәш бирде:

— Хәзер бөтен операцияләрне яңа баштан үзең кабатла. Ләкин ашыкма, һәрбер методны дөрес үзләштерергә тырыш. Ә тизләтергә кайчан да өлгерерсең.

Лисинаның ничек эшләвен күзәтеп торган чагында Наталья Ивановна үзенең фабрикага килгән беренче көннәрен хәтерләде. Тәҗрибәле тукучы Елизавета Трофимованың һәрбер хәрәкәтен исендә калдырырга тырышып, аның ничек эшләвен ул өч сәгать буена сокланып карап торган иде. Трофимованың кушуы буенча ул һәрбер операцияне берничә тапкыр кабатлады. Әгәр яшь өйрәнчекнең берәр операциясе барып чыкмаса, Трофимованың ачуы килде. Ләкин эштән соң аның ачулы йөзе кинәт үзгәрде һәм ул, аналарча ягымлы тавыш белән, Наташага әйтте:

— Өйрәнү өчен теләк һәм тырышлык кирәк. Теләгең булса, тиз өйрәнерсең. Без дә бит өйрәнмичә генә тукучы булмадык.

Тукучы булырга Наташаның теләге бик зур иде. Шуңа күрә дә ул бөтен көчен биреп өйрәнде. Ә хәзер, үзе Лисинаны өйрәткән вакытта, тырышлык һәм теләк кирәклеге турында кисәтүне ул урынсыз итеп санады. Чөнки Лисина бик тырыш эшче. Аның тик тәҗрибәсе һәм белеме генә җитеп бетми иде. Лисинаны 40 минут өйрәткәннән соң, Наталья Ивановна тукучы Куликова янына килде. Нәкъ шул җвакытта яшь тукучының станогында җеп өзелде. Куликова станокның икенче ягына йөгереп чыкты, тукучылар теле белән әйткәндә, «тауга каршы йөгерде» ул.

Куликова өзелгән җепнең бер очын эзләп тапты, ләкин икенчесен эзләгәндә беренчесен югалтты. Ниһаять, җепнең ике очы да аның кулында. Ул, запастагы җепне алып, өзелгән урынны ялгаганда өч тапкыр төен ясады.

— Икесе дә бик җиткән, — диде аңа Наталья Ивановна.

— Күрәсеңме, төенең тупас булып чыкты. Җитмәсә, 60 секунд вакытны әрәм иттең. Лаврентьева станок янына барып басты. — Менә, карап тор. — диде ул үзенең өйрәнчегенә һәм, «тауга каршы йөгермичә», ремиз өстенә иелеп, өзелгән җепнең ике очын да шунда ук эзләп тапты, 20 секунд эчендә ялгап та өлгерде. Куликова, тәҗрибәле тукучының киңәше буенча, өзелгән җепләрне ялгау операциясен берничә тапкыр кабатлады, һәм аның куллары торган саен җитезрәк, төгәлрәк һәм ышанычлырак хәрәкәт иттеләр. Наталья Ивановна бер эшчене өйрәтеп киткәндә, икенчеләре аны зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Гүзәл эшнең инициаторы бүген үзенең барлык өйрәнчекләре белән танышырга, аларның төп кимчелекләрен белергә, бүген үк үзенең кайбер киңәшләрен һәм күрсәтмәләрен бирергә ашыкты. һәрбер тукучының үзенә хас бер кимчелеге барлыгын аңлады ул. Әгәр Лисина шүреләрне бик әкрен алыштырса, Куликова өзелгән җепләрне тиз генә ялгый алмый. Тукучы Банницина исә бу операцияләрне дөрес башкара, ләкин күнегү тәҗрибәсе аз булганлыктан, ашыгып эшли һәм, шуның нәтиҗәсендә, бер үк операцияне берничә тапкыр кабатларга мәҗбүр була.

— Димәк, — диде Наталья Ивановна үз-үзенә, — һәркемне аерым-аерым өйрәтергә кирәк. Ул цех начальнигы кабинетына керде. Анда яшь инженер Лида Новоселова утыра иде.

— Башлап җибәрдем! — диде Лаврентьева, Лида янына килеп утыргач.

— Барысы да аңлый торган кешеләр. Барысының да өйрәнергә теләге бар. Мин ышанам, бер-ике айдан аларның барысы дг стахановчы булачак!

— Бик яхшы эш башладыгыз, Наталья 
Ивановна!
— диде Лида, чын күңеленнән шатланып.

— Уңыш телим!

— Миңа уңыш теләү генә аз, Лида. Миңа ярдәм кирәк. Югары белемле кешеләрнең ярдәме кирәк. Шунсыз мин башлаган эш тиешле нәтиҗә бирмәячәк.

Наталья Ивановна, нәрсәнедер исенә төшереп, бераз уйга калды һәм яңадан сүзгә кереште:

— Яшьлектә миңа укырга туры килмәде, Лидочка. Авылдан чыгын киткәндә минем нибары 4 еллык белемем бар иде. 1930 нчы елны Казанга ничек дәртләнеп килүемне бүген дә хәтерлим. Пароходта килгәндә мин шәһәргә, яңа төзелешләргә ашкынучы бик күп яшьләрне очраттым. Ул чакта без үзара болай фикер йөрттек: бишьеллыкны үтәрбез, яңа заводлар төзербез дә, яңадан туган якларыбызга кайтырбыз. Ләкин туку фабрикасы минем туган йортым булып әверелде. Эшчеләр коллективы минем өчен тормыш мәктәбе булды. Шуңа тагын югары белем дә өстәп җибәрсәң... — диде Наталья Ивановна һәм, үзен борчыган сорауга җавап эзләгән сыман, Лиданың күзләренә тутырып карады.

 — Әйе, начар булмас иде,—диде Лида шатлыклы көр тавыш белән,— ләкин сез югары мәктәптә укымасагыз да, бик күп нәрсәләргә ирештегез. Хәзер үзегез кешеләргә югары стахановчылык белемен өйрәтәсез.

— Квалификацияне тагын да күтәргәндә, зуррак уңышларга ирешергә мөмкин, Лидочка. Бүтәннәрне өйрәтү белән беррәттән мин үзем дә өйрәнәчәкмен. Сез бит миңа ярдәм итәрсез?

— Әлбәттә! — диде шатланып Лида. — Кулымнан килгән кадәр тырышырмын, Наталья Ивановна. 
Шул вакыт ишек ачылып китте һәм кабинетка цех эчендәге станокларның шау-шуы бәреп керде. Ишек янында фабриканың иң яхшы стахановчыларыннан берсе Роза Исмәгыйлова күренде.

— Сез артта калучыларны стахановча эшләргә өйрәтә башлагансыз икән, — дип мөрәҗәгать итте ул Лаврентьевага. — Сездән өйрәнергә теләүчеләр бик күп. Фабрикада норма үти алмаучыларның саны йөздән арта шикелле. Кешеләрне ничек сайлап алырга уйлыйсыз?

— Мин инде 5 кешене сайлап алдым, — диде Лаврентьева. — Әгәр мин сезне ярышка чакырсам, нәрсә әйтер идегез? Сез дә бит миннән начар эшләмисез. Сез дә бит коммунистка. Әйтик, фабриканың бүтән стахановчылары да минем инициативага кушылсалар...

— Я, әйтегез, Наталья Ивановна, иптәшләренә ярдәм итүдән кем баш тартсын? — диде Роза, елмаеп. — Мин үзем биш кешене өйрәтергә менә хәзер үк сүз бирәм. 
1949 нчы елның октябрь ахырларында үткәрелгән партбюро утырышына күп кенә кешеләр чакырылды. Утырышта, бюро членнарыннан тыш, фабрика җитәкчеләре, цех начальниклары, комбинат управлениесенең бүлек работниклары, мастерлар һәм тукучылар катнаштылар. Комбинат директоры Неометов үзенең кыскача чыгышында комбинатның, тулаем алганда, планны үтәвен, ләкин кайбер цехларның һәм фабрикаларның артта калуын, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен барлык резервларның да тулысынча файдаланылмавын әйтеп үтте.

— Комбинатның дистәләрчә алдынгы һәм тәҗрибәле стахановчылары булуга карамастан, — диде ул, сүзен дәвам иттереп, — бездә әле көнлек нормаларын үти алмаучы эшчеләр дә аз түгел. Экономия һәм сыйфат өчен көрәш мәсьәләсе дә тиешле югарылыкка куелмаган...

Наталья Ивановна директорның һәрбер сүзен йотлыгып тыңлады. Ә Неометов сөйләп бетергәннән соң, кемдер кинәт аның җиңеннән тартты. Лаврентьева белән янәшә утырган Роза Исмәгыйлова иде ул.

— Сөйләгез, Наталья Ивановна, — дип пышылдады ул аның колагына.

— Барысын да сөйләгез.

Сүз Наталья Ивановнага бирелде.

— Директор бик дөрес әйтте, — диде ул, башта бераз каушаганрак тавыш белән, — бездә әле резервлар тиешенчә файдаланылмый. Чыннан да, эш бит комбинатның планы үтәлүдә генә түгел. Әгәр һәрбер эшче үзенең нормасын арттырып үти алса, без меңнәрчә метр тканьны артыграк бирә алыр идек...

Бу сүзләр — һәркемгә мәгълүм һәм бик күп тапкыр кабатланган сүзләр кебек тоелды аңа. «Бүтәнчәрәк башларга кирәк иде», дип уйлады ул эченнән һәм, берничә секунд тынып торганнан соң, күтәренке тавыш белән, сүзен дәвам иттерде:

— Бу турыда көне-төне сөйләргә мөмкин. Ләкин сүз белән генә артта калучыларны алга чыгарып булмый. Без аларны сүз җае чыккан саен орышабыз, ләкин артта калуның сәбәпләре турында уйлап җиткермибез. «Артта калучыларны алдынгылар итегез», диләр безгә. Ә ничек итеп? Биредә үгетләп яки орышып кына эш барып чыкмый. Аларга практик ярдәм күрсәтергә кирәк.

— Өйрәнергә теләгән кеше үзе ярдәм сорап килә ул, — диде мастерларның берсе.

— Белмим шул, — диде Лаврентьева, ризасызлык белдереп, — «артта калучы» дигән хурлыклы тамганы үз өстеннән алып ташларга теләмәгән кешене кайдан гына табарсыз икән? Фабрикада да, комбинатта да, беркайда да юк андый кешеләр. Мәсәлән, безнең фабриканың тукучылары стахановчы булуны үзләренең югары максатлары итеп саныйлар. Димәк, кешеләрдә теләк бар, тик тәҗрибә һәм техник белем генә җитми. Мин үзем шундый нәтиҗәгә килдем: әгәр һәрбер стахановчы берничә кешене генә өйрәтсә дә, норма үтәмәүчеләрнең саны бетәчәк һәм якын киләчәктә бөтен комбинатны стахановчы комбинат итү мөмкинлеге туачак. Лаврентьеваның сүзләрен бюро членнары да һәм утырышта катнашучы башка иптәшләр дә зур игътибар белән тыңладылар.

— Күз алдыгызга китерегез, иптәшләр, — диде Наталья Ивановна эчке бер дулкынлану белән, — әгәр Советлар Союзындагы предприятиеләрнең барысы да яки күпчелеге коллектив рәвештә стахановча эшләүгә күчсәләр, нәрсә булачак? Минемчә, коммунизмга тизрәк барып җитәчәкбез. Лаврентьева яшь тукучыларны ничек итеп стахановча эшләүгә өйрәтә башлавы турында да җентекләп сөйләде. Аннан соң, ул үзенең дус стахановчылары белән киңәш итүен, аларның да бу инициативаны якларга хәзер торуларын әйтте. Техник һәм методик ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән яшь инженер Лида Андреевна Новоселова белән булган әңгәмәне дә искә төшереп үтте.

— Әгәр безнең инициативаны якласагыз,— диде ул, партбюро секретаре белән комбинат директорына мөрәҗәгать итеп, — бу эшкә барлык стахановчыларны да тартырга мөмкин. Ә өйрәнергә теләүчеләр бик күп. Бюро членнары Лаврентьеваның инициативасын яклап чыктылар һәм бу гүзәл башлангычны стахановчылар арасында киң җәелдерү турында сөйләделәр. 

2. БЕРЕНЧЕ КАРЛЫГАЧЛАР

Наталья Лаврентьева инициативасы турындагы хәбәр комбинатның тарау фабрикасына давылланып килеп керде. Бу хәбәр, яшен тизлеге белән, цехлардан цехларга күчте, кешеләрдән кешеләргә ишетелде һәм фабриканың бөтен коллективын аякка бастырды. Идәннән түшәмгә кадәр сузылган зур-зур тәрәзәле цехларның берсендә фабриканың эшчеләре, мастерлары, инженер-техник работниклары җыйналды. Һәркемнең йөзендә аерата бер җитдилек һәм тирән дулкынлану сизелде. Чөнки алар бүгенге җыелышта зур бурычның алга куелачагын — фабриканы гына түгел, 
бәлки бөтен комбинатны стахановчы итү мәсьәләсе каралачагын аңлыйлар иде.

— Иптәшләр, без бүген Наталья Лаврентьеваның гүзәл башлангычын тикшерү өчен җыйналдык,— диде фабрика начальнигы иптәш Помпеев, җыелышны ачып. Цех эчендә тирән тынлык урнашты. Анатолий Фёдорович Помпеев тарау машиналары алдына тезелешеп утырган өлкән яшьтәге хатыннарга, йөзләреннән әле балалык кыяфәте дә китеп җитмәгән яшүсмер кызларга аталарча сынаулы караш ташлады. Анатолий Фёдорович тәҗрибәле һәм зур стажлы производство командиры. Октябрь революциясенең беренче көннәреннән алып, ул шушы фабрикада эшли һәм гади эшчедән инженер дәрәҗәсенә күтәрелә, фабриканың җитәкчесе булып әверелә. Аның бөтен тормышы һәм мактаулы хезмәте шушы фабриканың үсеше белән бәйләнгән. Кешеләр турында кайгыртучан бу җитәкчене, тәҗрибәле белгечне коллектив хөрмәт итә иде. Менә шуңа күрә эшчеләр аның чыгышын бүген дә зур игътибар белән тыңладылар. Ә Анатолий Фёдорович, һәркем аңларлык итеп, гади тел белән сөйләде һәм Наталья Лаврентьева инициативасының мәгънәсен, әһәмиятен җентекләп төшендерде.

— Иртәгәдән алып без, иптәшләр, бөтен фабриканы стахановчы итү өчен көрәш башлыйбыз,— диде ул, коллектив алдына яңа бурыч куеп.

— Моның өчен нәрсә кирәк? Һәрбер эшче стахановчы булырга тиеш. Ә безнең коллективта әле, иптәшләр, норма үтәмәүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, Фәүзия Әхмәдуллина, Любовь Червоткииа, Әлфия Галиева...

Алгы сафта утыручы бер төркем кызлар бер-бсрсенә карашып алдылар. Анатолий Фёдоровичның шелтәле сүзләре аларга бик авыр булып тоелды. Ә юка гәүдәле, түгәрәк алсу йөзле, шомырттай кара чәчле яшь кыз — Әлфия Галиева, кемгәдер күренмәскә тырышып, башын түбән иде. Чөнки ул үзен президиумда утырган әнисе алдында да гаепле кеше итеп сизде. Ә аңың әнисе — Маһиҗамал апа Җәләлетдинова — фабриканың атаклы стахановчысы. Ул үзенең бишьеллык планын апрель аенда ук үтәп чыкты. Август аенда исә еллык программаның үтәлешен йөз процентка җиткерде. Аның исеме комбинатның «Почёт китабы»нда ә рәсеме «Почет тактасы»нда иде.

...Моннан ике ел элек, фабрикага эшкә кергәндә яшүсмер кыз Әлфия әнисе кебек атаклы стахановчы булу турында хыялланды. Ләкин тарау цехына беренче тапкыр килеп кергәч, ул башта каушап калды. Аны бигрәк тә тарау машинасы гаҗәпләндерде. Әлфиянең әле моңарчы андый зур һәм катлаулы машинаны күргәне юк иде. Цех корпусын аркылыга иңләгән һәм биеклеге түшәмгә тия язган машина тирәсеннән ул берничә тапкыр әйләнеп чыкты. Колодкалар буенча салмак кына шуышып барган сүс учмаларына, күз ияргесез тизлек белән сүс тараучы гарнитураның дулкынланып әйләнүенә Әлфия сокланып карап торды. Бу «серле» машина янында бик күп кеше эшләргә тиеш кебек тоелды аңа. Ләкин тарау машинасы белән бары тик бер генә эшче идарә итә иде. Ул, автоматик ачкыч алдына баскан да, машинага бертуктаусыз сүс учмалары сала һәм шул ук вакытта эшкәртелгән сүсне берничә сортка аерып тора. Әлфия, аның тигез һәм җитез хәрәкәтләреннән күзен ала алмыйча, «дөньясын онытып», озак басып тора.

— Я, ошыймы соң тарау машинасы? — дип сорады мастер Әлфиядән.

— Ай, шулкадәр шәп! — диде Әлфия, ялкынланып. — Тик мине кем өйрәтер икән?

— Менә сине кем өйрәтәчәк, — диде мастер, машина алдында басып торган кечкенә буйлы хатынны күрсәтеп. — Бу эштә аның 20 еллык тәҗрибәсе бар.

Ул хатын — Әлфиянең үз әнисе Маһиҗамал апа иде. Әлфия, шатлыгыннан нәрсә әйтергә белмичә, әнисен кочаклап алды.

— Ай, әни, синең кебек эшли алырмын микән? — диде Әлфия, икеләнеп.

— Миннән дә уздырырсың, кызым, — диде ана чын күңеленнән. — Чөнки син яңа буын. Коммунизм чорында яшәячәк ялкынлы, яшь буын. Маһиҗамал апа, нәрсәнедер исенә төшереп, бераз уйланып торды да, кинәт әйтеп куйды: — Аннан соң, кызым, син бит безнең нәселдә инде өченче буын. Әлфия башта бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап җиткермәде.

— Ничек инде өченче буын? — дип сорады ул. Әнисе аңа өч буынның кыска гына тарихын сөйләп бирде. Маһиҗамал апаның әнисе Мөхипҗамал әби моннан 70 ел элек эрләү фабрикасына эшкә кергән. Ул вакытта аңа нибары тугыз яшь булган. Мөхипҗамал әби комсыз фабрикант кулы астында 28 ел газап чиккән. Авыр хезмәт аның сәламәтлеген какшаткан. Әбинең күзләре зәгыйфьләнгән. Шуннан соң, мәрхәмәтсез «хуҗа» аны эшеннән куып чыгарган. Караңгы еллар үткәннәр. Ил өстендә бәхет һәм азат хезмәт кояшы балкыган. 1920 нче елны Мөхипҗамал әби яңадан эрләү фабрикасына кайткан.

— Ярты гомерем байлар өчен тир агызып үтте, — дигән ул фабрика директорына, — ә калган гомеремдә үзем өчен, үзебез өчен эшләргә телим. Шул ук елны Мөхипҗамал әби үзенең 16 яшьлек кызы Маһиҗамалны да фабрикага эшкә кертә. Ул аны үз янына, эрләү станогына өйрәнчек итеп ала. Фабрикада 40 ел эшләгәннән соң, Мөхипҗамал әби пенсиягә чыга. Ә Маһиҗамал апаны тарау цехына, югары квалификацияле эшкә күчерәләр. Ул тарау машинасында 20 ел буена өзлексез эшли һәм 1947 нче елны үзенә өйрәнчек итеп кызы Әлфияне ала.

— Менә шулай, Әлфия кызым,— диде Маһиҗамал апа сүзен тәмамлап, — әбиеңнән һәм әниеңнән каларак син, өченче буын булып, фабрикага эшкә кердең. Ә безнең фабрика бит хәзер танымаслык булып үзгәрде... Яңа техника, яңа кешеләр.

Әлфия ике ел буена яңа техниканы — тарау машинасының «серен» өйрәнде. Моның өчен аңа күп укырга, зур түземлелек һәм тырышлык күрсәтергә туры килде. Ул катлаулы профессияне үзләштерде һәм кайчандыр аңа бик гаҗәп булып күренгән машина белән идарә итүгә иреште. Ләкин көнлек нормасын үтәүгә әле ул ирешә алмаган иде.

Үткән көннәр хатирәсенә бирелеп, тирән уйга чумган Әлфия кинәт сискәнеп китте. Чөнки җыелышта утыручылар шаулатып кул чаба башлаганнар иде. Әлфия башын күтәрде һәм трибунага чыгып баскан әнисен күрде. Маһиҗамал апаның йөзе гадәттәгедән җитдирәк һәм нигәдер бик борчулы иде.

— Без хәзерге җитен комбинатында 72 ел эшлибез, — диде ул, тирән дулкынлану белән. — Кырык алты яшьлек хатынның болай әйтүе кайбер иптәшләргә, бәлкем, кызык булып тоелыр. Ә исәпләп караганда, иптәшләр, чыннан да шулай килеп чыга. Чөнки әниемнең 40 еллык, үземнең 30 еллык, кызымның 2 еллык производство стажы бар. Мин үз фабрикамны, үз профессиямне яратканга күрә, кызымны да шул һөнәргә өйрәтәсем килде. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, өйрәтеп җиткерә алмаганмын. Мин хәзер шул турыда әйтергә телим, иптәшләр. Ул кулындагы кечкенә кәгазь кисәгенә карап алды. Әлфия әнисенең нәрсә әйтәчәген зур түземсезлек белән көтте. Әнисе — машинаның моңарчы билгеле булмаган ниндидер бер серен ачар да, Әлфия иртәгәдән башлап үзенең нормасын арттырып үти башлар кебек тоелды аңа.

 — Тарау машинасында эшләү өчен, — диде Маһиҗамал апа, — югары квалификация кирәклеге һәркайсыбызга мәгълүм. Чөнки тараучы сүсләрнең төрен танырга, эш процессында ук аларны берничә сортка аера белергә тиеш. Шул чак арттарак утырган хатынкызлар төркеменнән берәү кычкырып 
җибәрде:

— Аны белү өчен кимендә бер ун ел эшләргә кирәк.

— Шул-шул, — дип көрсенеп куйды яшь кызларның берсе.

— Дөрес түгел, — дип кистереп әйтте Маһиҗамал апа.

— Үзең ун-унбиш ел өйрәнгән эшкә яшьләрне бер ай эчендә өйрәтергә кирәк. Атаклы тукучыбыз Лаврентьева инициативасының кыйммәте дә, иптәшләр, әнә шунда.

Җыелыш кинәт кабынып кипе. Халык кул чаба башлады. Алкышлар бераз тына төшкәч, Маһиҗамал апа үзенең соңгы сүзен әйтте:

— Иптәшләр, мин Наталья Лаврентьева инициативасына кушылам. Көн саен сменадан соң калып, үз тәҗрибәмне яшьләр белән уртаклашырга һәм нормасын үти алмаучы 5 кызны, шул исәптән Әлфия Галиеваны, Лаврентьева үрнәгендә өйрәтеп, бер ай эчендә алдынгы стахановчылар итәргә сүз бирәм. Трибунага стахановчы Уразаева күтәрелде.

— Мин, иптәшләр, — диде ул, җыелышта утыручыларга мөрәҗәгать итеп, — нормасын үти алмаучы Фәүзия Әхмәдуллинаны шулай ук бер ай эчендә стахановчы итәргә йөкләмә алам. Стахановчылар, тәҗрибәле мастерлар, инженер-техник работниклар бер-бер артлы трибунага менделәр һәм бөтен коллективны стахановчы итү өчен кабынып киткән көрәшкә кушылдылар. Икенче көнне үк бу патриотик хәрәкәт, тыелгысыз язгы ташкынсыман, фабриканың барлык цехларында, коллективның барлык членнары арасында киң җәелеп китте. 
Алдынгы стахановчылардан Җәләлетдинова, Уразаева, Михеева, Галиахметова иптәшләр, үзләренең сменалары бетү белән, яңадан машиналар янына барып бастылар һәм, Лаврентьева үрнәгендә, яшь кызларны стахановча эшләргә өйрәтә башладылар. Барлык эшчеләр өчен фабрикада 70 сәгатьлек техминимум курслары оештырылды. Моңа кадәр нормаларын үтәү, яки берникадәр арттырып үтәү белән генә чикләнгән эшчеләр хезмәт темпын икеләтә-өчләтә көчәйттеләр һәм берничә атна эчендә стахановчылар сафына бастылар. Көнлек нормаларын үти алмаган эшчеләр саны да көннән-көн кимеде. Маһиҗамал апа кызы Әлфияне һәм бүтән яшь кызларны башта сүсләрнең төрен ничек тиз танырга өйрәтте.

— Әни, монысы инде күптән аңлашылды, — диде аңа Әлфия көннәрнең берендә. — Син безгә эшкәртелгән сүсләрне ничек итеп сортка аеру турында сөйлә.

— Ашыкма, кызым, — диде аңа Маһиҗамал апа. — Башта беренче операцияне ныклап үзләштерегез, ә аннан икенчесенә керешербез.

— Беренчесен беләбез ич инде,— диде Әлфия, ризасызлык күрсәтеп.

— Беләсез, ләкин һаман әкрен эшлисез. Бөтен бәла дә шунда. Шуның аркасында планыгызны үти алмыйсыз, һәрбер операцияне тизләтелгән метод белән башкарырга кирәк. Наталья Лаврентьева инициативасының төп мәгънәсе дә менә шул.

Маһиҗамал апа соңгы көннәрдә Наталья Ивановна белән еш кына очраша иде. Ул аңардан бик күп киңәшләр сорады һәм үзенең тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Менә шуңа күрә ул кызларны ашыкмыйча кат-кат өйрәтте, һәрбер операцияне кабатлатып, тизләтелгән методларга күнектерде, аларны стахановчылар сафына бастырырга тырышты. «Лаврентьева инициативасын киң Җәелдерик! Фабрикабызны стахановчылар фабрикасы итү өчен көрәшик!» — зур корпусның буеннан-буена эре хәрефләр белән язылып куелган бу ялкынлы сүзләр коллективның сугышчан девизы булып әверелде. Наталья Лаврентьева инициативасы бер-ике ай эчендә үзенең гүзәл 
нәтиҗәләрен бирде: нормасын үти алмаган бер генә эшче дә калмады, стахановчыларның саны 70 процентка кадәр үсте, фабрика 1949 нчы елның декабрь планын 118 процентка җиткереп үтәде.

«Көндезге тәнәфес вакытында үткәрелгән митингта эшчеләр, СССР Верховный Советына сайлаулар көнен лаеклы рәвештә каршылау теләге белән, үз өсләренә социалистик яңа йөкләмәләр алдылар.

— Сүз стахановчы Әлфия Галиевага бирелә, — диде фабриканың партгруппа җитәкчесе Иван Кузьмич. Әлфия җитез генә урыныннан кузгалды һәм трибунага таба юнәлде. Дулкынланудан аның түгәрәк алсу йөзе ут кебек яна иде. Ул үтеп барышлый үзе турында әйтелгән сүзләрне ишетеп калды:

— Лаврентьева үрнәген фабрикада беренче булып кулланучы Җәләлетдинова иптәшнең беренче карлыгачы — ул өйрәткән биш кызның берсе.

«Юк, без бишәү генә түгел, без әнә нихәтле!» — дип уйлады Әлфия, трибунадан дусларына карап алгач. Ә ул арада икенче бер хатын:

— Кызың үзеңә охшаган икән, — дип Маһиҗамал апаның колагына пышылдады. Әйе, Әлфия хәзер төсе белән генә түгел, эше белән дә әнисенә ошаган иде. 
3. КАДЕРЛЕ СЕКУНДЛАР

Лаврентьева инициативасында үзенең тулы төгәллеген тапкан эш былтыр гына тумады. Безнең алдынгы эшчеләребез тәҗрибәсендә Лаврентьева методының теге яки бу күренешләре моннан берничә ел элек үк бар иде инде. Мондый күренешләр алдынгы стахановка Хәдичә Мәүлиева эшендә дә ачык чагылды. 1947 нче елның март аенда партия җыелышында аны бертавыш-тан ВКП(б) членлыгына кабул иттеләр. Ул, шатлыгын яшерә алмыйча, бәхетле елмаеп, тирә-ягына каранды: аңа бүген һәрнәрсә, һәрбер кеше гадәттәгедән матуррак һәм сөйкемлерәк булып тоелды. Ләкин партия җыелышы Хәдичәне ВКП(б) членлыгына кабул итү белән генә бетмәде.

— Дөрес, иптәш Мәүлиева — эрләү фабрикасының иң алдынгы стахановчысы, — диде комбинат директоры Неометов. — Ә менә аның фабрикасы, тулаем алганда, үзенең еллык заданиесен үти алмады.

Бу сүзләр Хәдичәгә башта бик авыр булып ишетелде. «Мин бит фабриканың начальнигы түгел», дип әйтергә теләде ул. Ләкин директорның сүзен бүлдерергә кыймады.

— Сез бүген эшчеләр сыйныфының авангарды булган коммунистлар партиясе сафына член итеп алындыгыз, — диде Неометов аңа.— Димәк, сез киләчәктә, коммунистка һәм тәҗрибәле эшче буларак, үзегезне генә түгел, бәлки бөтен коллективны алдынгы итү өчен көрәшергә тиешсез. Ә хәзергә әле сезнең фабрикада, кызганычка каршы, эшчеләрнең 40 проценты нормасын үти алмый. Я, әйтегез, фабриканың болай артта калуы — сезнең өчен дә хурлык түгелме? Эрләү фабрикасы Хәдичәгә йөрәге кебек үк якын иде. Аның әтисе Мәүли бабай Гатауллин, шушы фабрикада картайганчы эшләп, пенсиягә чыккан. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган абыйсы Шәмсетдин Мәүлиев тә шушы ук фабрикада 10 ел слесарь булып эшләгән. Хәдичә Мәүлиева 1938 нче елны комбинат каршындагы ФЗУны тәмамлый. Бу вакытта әле аңа нибары 17 генә яшь була. Ләкин ул эрләү производствосын бик тиз үзләштерә һәм, бер елдан соң ике машинада эшләүгә күчеп, фабриканың стахановчысы булып таныла. Тугыз ел эчендә Хәдичә 4 тапкыр комбинатның «Почёт грамотасы» белән бүләкләнә. Менә шуңа күрә комбинат директорының партия җыелышында фабрикага карата әйткән, шелтәле сүзләре Хәдичәне тирән борчуга салды. Аңа үз гомерендә беренче тапкыр бөтен коллектив өчен җавап бирергә, фабриканың язмышы өчен кызарырга туры килде. Ләкин бу хәл аның күңелен төшермәде. Чөнки фабриканы алдынгы итү өчен көрәштә ул үзенең никадәр җаваплы кеше икәнлеген аңлады. Бу минутта Хәдичә фабриканы үзенең туган йорты, ә үзен шул йорг турында кайгыртырга тиешле хуҗаларның берсе итеп хис итте. Партия җыелышы тәмам булды. Хәдичә шул җыелыштагы күренешләрне яңадан берәм-берәм күз алдыннан кичереп һәм киләчәктә фабриканы алдынгы итү турында хыялланып, өенә кайтты. Җыйнак һәм якты бүлмәгә килеп керү белән аның күзләренә өстәл өстендә яткан «Һади Такташ җыентыгы» чагылып китте. Ул, үзен борчыган ниндидер сорауга җавап эзләгән кеше кебек, ашыгып-ашыгып, «Киләчәккә хатлар»ны укый башлады: 
Кем дип башлыйм,

Кем дип немец куйыйм.

Кем дип атап сиңа эндәшим?.. 
Хәдичә поэманың һәрбер юлын үзенә атап язылган кебек хис итте: 
Бүген директорның докладыннан

Заводының артта калуын,

План үтәлмәвен,

Цехларында,

Бөтен җирдә прорыв баруын

Зал тыңлады. Зал тын.

Залда сыйныф утыра.

Синең бабаң сыйныф каршында.

Ул сөйләргә чыкты,

Ул заводын

Яклап чыкты сыйныф алдында... 
Хәдичәнең кинәт сулышы кысылгандай булды, тирән дулкынланудан аның бит алмалары кызарды. Ул, үзенең кичерешен басарга теләгәндәй, поэманың соңгы юлларын кат-кат кычкырып укыды:

...Ул яңадан үзенең заводында

Байрак өчен көрәш башлаган,

Иптәшләре белән бергәләшеп,

Ярыш лозунгысы ташлаган!

Хәдичә, җитез генә урыныннан кузгалып, тәрәзә янына барды. Электр лампалары белән балкыган шау-шулы урамга, бертуктаусыз арлы-бирле үтеп торучы машиналарга, зәңгәр автобусларга озак карап торды ул. Кешеләрнең күңелләрендә яңа дәрт, ашкынулы яңа хисләр уята торган иң матур язгы кичләрнең берсе иде бу. Хәдичә бу кичне фабриканың матур киләчәге турында хыялланып үткәрде. Икенче көнне иртәнге сменага килгән чагында ул эрләү машиналары янында уйланып торган инженер Смирновны очратты. Аның йөзе гадәттәгедән җитдирәк һәм бик борчулы булып күренде. Николай Иванович Смирнов әле күптән түгел генә фабрика начальнигы булып билгеләнгән иде. Фабриканың эшен ничек итеп яхшырту турында көне-төне борчылып йөргән чагы иде аның. Моның өчен, иң элек эшчеләр белән уртак тел табарга, һәркемнең йөрәгенә «ачкыч ярата» белергә кирәклеген ул бик яхшы аңлады.

— Исәнмесез, Николай Иванович!— диде Хәдичә, аның янына килеп.

— Исәнмесез, иптәш Мәүлиева!

— Сез бүген нигәдер бик күңелсез, Николай Иванович.

— Ә ни өчен шатланырга? Фабриканың планы үтәлмәгән өченме?—диде Смирнов, Хәдичәгә сынаулы караш ташлап. — Бу хәл сезне, бәлки, артык борчымый торгандыр. Сез бит үз нормагызны бермә-бер арттырып үтисез. Ә менә мин, фабрика җитәкчесе, планның үтәлешен 100 процентка да җиткерә алмыйм. Булдыксыз кеше булып чыктым мин, ә?

— Дөрес түгел, Николай Ива- мович! — диде Хәдичә, борчылган тавыш белән. — Моның өчен без дә гаепле. Чөнки без, тәҗрибәле стахановчылар, үз нормабызны арттырып үтибез дә, шуның белән тынычланабыз. Ә нормасын үти алмаган эшчеләрне кем өйрәтергә тиеш? Фабриканы алдынгы итү өчен кем көрәшергә тиеш?

Смена башланыр вакыт җитте. Зур цехның ике ягыннан тезелеп киткән машиналар кинәт хәрәкәткә килделәр. 
Эрләү машиналары өстендәге юан катушкалар салмак кына әйләнә башладылар. Аларга чорналган тигезләмә сүсләр машинаның аскы өлешендәге орчыкларга тоташтырылган иде. Ә орчыклар исә, күз ияргесез тизлек белән бөтерелеп, җеп эрләргә тотындылар.

 Цех корпусының яртысын иңләгән гаять зур машиналар алдына барып баскан эрләүчеләр йөзләрчә орчыкларның хәрәкәтен күзәтә башладылар. Ә Хәдичә исә берьюлы ике машинага хезмәт күрсәтте. Ул өзелгән җепләрне шунда ук гаять зур тизлек белән ялгады, тигезләмә катушкаларны һәм валекларны сокландыргыч осталык белән алыштырды. Ике машина арасында ул тыныч кына йөреп торды һәм һәрбер операцияне вакытында эшләп өлгерде. Чөнки аның хәрәкәтендә җитезлек кенә түгел, бәлки искиткеч төгәллек тә бар иде. Аның ничек эшләвен Смирнов зур соклану белән күзәтеп торды. Эрләү машиналары яныннан үтеп барган чагында Николай Иванович ремонт-механика бүлеге начальнигы Сафонов белән очрашты. Шәһәр советы депутаты, комбинатның партбюро члены Василий Константинович Сафонов фабрикада иң карт эшчеләрнең берсе иде. Ул 14 яшеннән шушы фабрикада эшли башлаган. Аның 40 еллык производство стажы бар. Эрләү фабрикасының гаять зур корпусы урнашкан урам да аның якын дусы һәм замандашы, фабриканың кадровый эшчесе, атаклы революционер Иван Яковлевич Гладилов исеме белән йөртелә. Карт большевик Сафонов үзенең бөтен аңлы гомерен биредә эшләп үткәргән, фабрика белән бергә үзе дә үскән, гади эшчедән җитәкче постка күтәрелгән. — Искиткеч техника! — диде ул, эрләү машиналарына сокланып карап. — Ә план үтәлми. Үти алмыйбыз, шайтан алгыры!

Василий Константинович яңа техника белән горурланырга ярата иде. Чөнки Совет власте елларында төзелгән яңа корпусларга яңадан-яңа җиһазлар кую эшенә ул үзе җитәкчелек итте.

Фабрикада элек, бары чит илләрдән китерелгән эрләү машиналары гына булган. Аларның орчыклары минутына нибары 180—200 әйләнеш биргәннәр. Ә сталинчыл бишьеллыклар чорында барлыкка килгән совет машиналарының орчыклары бер минут эчендә 4—5 мең тапкыр әйләнеш ясыйлар!

— Бу машиналар белән, — диде Василий Константинович, — эшне шундый итеп куярга мөмкин... Ә сез ничек уйлыйсыз, Николай Иванович?

— Мин әле сезнең фикерне ишетеп бетермәдем, Василий Константинович.

— Минемчә, бездә тәҗрибәле кадрлар җитешеп бетми. Яшь эрләүчеләрне кыюрак өйрәтергә кирәк. Барысын да кадрлар хәл итә. Хәдичә Мәүлиева кебек тәҗрибәле стахановчылар да, Сафонов кебек кадровый эшчеләр дә, үзенең бөтен нәсел-нәсәбе белән гомер буена эрләү производствосында эшләгән кешеләр дә аз түгел иде бу фабрикада. Хәзерләү бүлеге мастеры, коммунист Хисаметдин абзый Рахматуллин моннан 46 ел элек шушы фабрикага эшкә кергән. 1905 нче елгы революция вакытында аңа нибары 13 яшь булган һәм ул митингларда актив катнашып йөргән. Гражданнар сугышы елларында Хисаметдин абзый, фабрикада төзелгән эшчеләр полкына үз теләге белән язылып, Кызыл Армия сафында Колчакка каршы сугышкан. Аның әтисе Рахматулла бабай Вәлиуллин үзенең ярты гомерен шушы фабрикада эшләп үткәргән. Хисаметдин абзыйның хатыны Гадилә апа да 1920 нче елдан бирле өзлексез шушы ук фабрикада эшләп килә. Иван Гладилов кебек эшче революционерларны биргән, Сафонов һәм Рахматуллин кебек кадровый эшчеләрне тәрбияләп үстергән, дистәләрчә алдынгы стахановчылары белән танылган фабриканың артта калырга хакы юк иде! Менә шуна күрә дә фабриканы алдынгы итү өчен көрәш — һәрбер эшченең, мастерның һәм инженер-техник работникның изге бурычы булып әверелде.

1948 нче елны эрләү фабрикасы үзенең производство планын, тулаем алганда, 100 процентка җиткереп үтәде. Ләкин утызга якын эшче үзенең көнлек нормасын үтәүгә ирешә алмады. «Нормасын үти алмаган бер генә эшче дә булмасын!» дигән лозунг астында фабрикада яңадан кискен көрәш башланды.

1949 нчы елның соңгы кварталында инде нормасын үти алмаучы эшчеләрнең саны юк дәрәҗәсендә иде. Соңгы ике ел эчендә фабриканың атаклы стахановчысы Хәдичә Мәүлиева 89 кешене эрләү машинасында эшләргә өйрәтте. Аның өйрәнчекләре үзләренең көнлек нормаларын тулы итеп үти башладылар. Ләкин аларны әле стахановчылар дип атап булмый иде. Көннәрнең берендә, кичке сменадан кайткан чагында Хәдичә үзенең күптәнге танышы Наталья Ивановна белән очрашты. Икесе ике фабрикада, ләкин бер үк комбинатта эшләүче дуслар тәҗрибәсез эшчеләрне ничек итеп өйрәтүләре турында үзара озак сөйләштеләр.

— Байтак кешене өйрәттем,— диде Хәдичә, бераз борчылган тавыш белән, — ләкин берсен дә әле стахановчы итә алганым юк. Аларда нәрсәдер җитешеп бетми, Наталья Ивановна.

— Аларда түгел, бездә,— диде Лаврентьева һәм үзенең әле яңа гына партбюро утырышында булуы, яшьләрне өйрәтер өчен яңа методлар тәкъдим итүе турында сөйләп бирде. 
Комбинатның атаклы тукучысы Наталья Лаврентьева инициативасы эрләү фабрикасының эшендә кискен борылыш ясады. Коллектив үз алдына яңа бурыч — фабриканы тулаем стахановчы фабрика итү бурычын куйды.

Наталья Лаврентьеваның инициативасы турында Хәдичә Мәүлиева озак уйланды. Аның яңалыгы һәм төп сере нәрсәдә икәненә тирәнрәк төшенергә тырышты. Чөнки аның еллар буенча дәвам итеп килгән эш тәҗрибәсендә нәкъ менә Лаврентьева шикелле эзлекле һәм тизләтелгән метод буенча өйрәтү җитми иде. Шуларны төшенгәч, Хәдичә фабрикада беренче буларак, Лаврентьеваның инициативасын яклап чыкты һәм, Лаврентьева үрнәгендә, үзе дә өч кешене бер ай эчендә стахановчы итәргә сүз бирде.

— Эрләү операцияләренең тизләтелгән методларын һәркайсыбыз үзләштерә ала, — диде ул үзенең иптәшләренә, Лаврентьева инициативасының мәгънәсен аңлатып. — Моның өчен бары тик күнегү һәм секундларның кадерен белү генә хирәк. Фабриканың алдынгы стахановчыларыннан Лебедева, Веснина, Вәлиева һәм Гыймранова иптәшләр, аның чакыруына кушылып, бер ай эчендә шулай ук өчәр кешене стахановчылар сафына бастырырга йөкләмә алдылар. Шул ук көнне Хәдичә, сменасы бетү белән, үзе өйрәтәчәк яшь кызлар белән танышты.

— Өзелгән җепләрне ничә секундта ялгап өлгерәсез, кызлар? — дип сорады ул алардан.

— 9 секундта, — диде Гаҗилә Шәмсетдинова.

— Мин дә шулай, — диде Нина Карпова.

— Ә мин 10 секундта, — дип күңелсезләнебрәк әйтте Хәлимә Яруллина.

— Ә мин сезне, кызлар, — диде Хәдичә, ышанычлы тавыш белән, — 6 секундта ялгарга өйрәтермен.

— Алты секундта?! — дип гаҗәпләнделәр кызлар.

— Әйе, әйе, берьюлы ике машинада эшләп, алты секундта. Ә тигезләмә катушкаларны 7 секундта, валекларны 16 секундта алыштырырга өйрәнерсез. Бер ай тулганда кызлар көнлек нормаларын бер ярымга кадәр арттырып үтәүгә ирештеләр, берьюлы икешәр машинада эшләүгә күчтеләр, 
стахановчылар булып танылдылар һәм үзләре дә иптәш кызларын эрләү операцияләренең тизләтелгән методларына өйрәтә башладылар. Хәдичә Мәүлиеваның беренче өйрәнчекләре Нина Карпова белән Гаҗилә Шәмсетдинова өйрәткән кызлар да бер ай эчендә стахановчылар сафына бастылар. «Лаврентьеваның гүзәл инициативасы менә шулай кешеләрдән кешеләргә, машиналардан машиналарга күчте һәм стахановчыларның яңадан-яңа армиясен тудырды. Казан җитен комбинатының эрләү фабрикасы үзенең еллык планын 1949 нчы елның декабрь уртасында ук 107 процентка арттырып үтәде, планнан тыш 242 тонна югары сортлы продукция бирде, 83 тонна җитен материалына экономия ясады. Комбинатның фабрика-завод комитеты пленумы тарафыннан эрләү фабрикасына «стахановчы фабрика» дигән исем бирелде. 
4. ДӘҮЛӘТ ЭШЛЕКЛЕСЕ

Казан җитен комбинатының барлык предприятиеләрендә киң колач алган һәм һәркайда үзенең гүзәл нәтиҗәләрен биргән Лаврентьева инициативасы башта кайбер каршылыкларга да очрады. Комбинат управлениесенең аерым работниклары, Лаврентьева инициативасының төп мәгънәсен аңламаулары яки үз өсләренә артык «мәшәкать» алырга теләмәүләре аркасында, бу гүзәл башлангычның җәелеп китүенә комачаулык ясадылар. Комбинат партия оешмасы һәм дирекциясе андый кешеләргә каршы кискен көрәш алып барды. 
Производство киңәшмәләренең берсендә, эшчеләрне яңа методларга өйрәтү буенча билгеләнгән практик чараларны тикшергән чагында управление работникларыннан бер кеше:

 — Хәзергә кайбер эшчеләрне генә өйрәтергә, аларга иң яхшы чимал һәм яңа станоклар бирергә, тизләтелгән методларны үзләштерү өчен аерым шартлар тудырырга, — дигән тәкъдим кертте. Туку фабрикасының начальнигы Груздев, бу ялгыш карашны кире кагып, болай диде:

— Наталья Лаврентьева һәм бүтән стахановчылар үзләре эшчеләрне массовый күләмдә һәм иң кыска срокларда өйрәтергә телиләр. Алар «урта куллы» эшчеләрне генә түгел, бәлки моңарчы артта калучыларны да стахановчылар сафына бастыруны бурыч итеп куялар.

— «Аерым» шартларның беркемгә дә кирәге юк, — диде Лаврентьева, начальникның фикерен куәтләп. — Без теләсә нинди шартларда эшли белә торган, теләсә нинди авырлыкларны җиңә алырлык стахановчылар армиясен тудыруны бурыч итеп куябыз. Ләкин бу — хезмәт шартларын яхшыртуга каршы тору дигән сүз түгел. Киресенчә, без производствода, барлык цехларда, бригадаларда һәм участокларда югары культура урнаштыру өчен көрәшәбез. Производство культурасы уку-өйрәнү өчен генә түгел, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм югары сыйфатлы продукция эшләп чыгару өчен дә кирәк. Яшь тукучыларны өйрәтә башлауның беренче көннәреннән үк Наталья Ивановна җиһазларның торышына зур әһәмият бирде. Гәрчә станокларга әле күптән түгел генә ремонт ясалган булса да, аларның җитешсез яклары юк түгел иде. Мәсәлән, бер станокның җыелмасын төшереп булмаса һәм отводкасы начар эшләсә, икенчесенең саклагыч планкасы хәрәкәт итми, ә өченче станокның шестернясы әйләнешләр санына туры китерелеп куелмаган. Лаврентьева бу турыда производство киңәшмәсендә сөйләде һәм мастер ярдәмчеләреннән станокларның торышы белән ныграк кызыксынуны таләп итте. Станоклардагы техник кимчелекләр икенче көнне үк бетерелде. Ә вак-төяк җитешсезлекләрне Лаврентьева үзе төзәтте.

Җиһазларның торышын яхшырт, турында Лаврентьева күтәргән мәсьәлә комбинатның бүтән фабрикаларында да җитди төс алды Мастерлар һәм аларның ярдәмчеләре станокларның, машиналарына төзеклеге белән ешрак кызыксына башладылар. Наталья Лаврентьеваның тәкъдиме буенча башта туку фабрикасында, аннан соң бүтән предприятиеләрдә һәр айга ике тапкыр җиһазларга җәмәгать смотрлары үткәрелә башланды. Атаклы тукучының гүзәл инициативасы комбинат эшчеләрен күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Техник укулар программасы үзгәртелеп төзелде, техминимум тапшыручыларга таләпләр югарырак куелды. Техник һәм гомуми белемнәрен күтәрүдә стахановчыларга көндәлек ярдәм күрсәтү турында инженер-техник работниклар үз өсләренә йөкләмәләр алдылар. 1949 нчы елның ноябрь ахырларында Наталья Лаврентьеваны ВКП(б) Өлкә Комитетына чакырдылар. Бюро утырышында ул үзенең инициативасы һәм аның беренче нәтиҗәләре турында доклад ясады. Бюро членнары — партия, совет, җәмәгать оешмаларының җитәкчеләре гади эшченең һәрбер сүзен зур игътибар белән тыңладылар. Комбинатның 180 иән артык ия алдынгы стахановчылары, Лаврентьеваның патриотик инициативасына кушылып, 380 эшчене хезмәтнең алдынгы методларына өйрәткәннәр. Комбинатның күпчелек предприятиеләрендә норма үти алмаучыларның саны бетерелгән Лаврентьева инициативасына кадәр туку фабрикасының йөздән артык эшчесе көнлек нормасын үти алмаган булса, хәзер аларның саны бөтенләй юк дәрәҗәсендә.

Комбинат директоры Неометов үзенең чыгышында Лаврентьева инициативасының предприятиеләрдә массовый төс алуын күрсәтеп үтте һәм хезмәт җитештерүчәнлегенең, производство культурасының яңа баскычка күтәрелүе, комбинатның еллык планы срогыннан элек үтәлүе, эшләп чыгарылган барлык продукциянең беренче сортлы булуы турында сөйләде. — Производствоның төп средстволарын һәм эшчеләр санын арттырмыйча, — диде Неометов, — безнең комбинат 1950 нче ел программасын 50 процентка кадәр үстерә алачак. Бюро членнары Лаврентьева инициативасының гаять зур политик хуҗалык әһәмияте барлыгы турында сөйләделәр. ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросы үзенең карарында Лаврентьеванын. инициативасын яхшы дип тапты һәм аны республиканың барлык предприятиеләрендә киң җәелдерергә тәкъдим итте.

Ленин исемендәге Казан җитен комбинатының гаять озын корпуслар белән уратылып алынган ишек алдына барып керү белән син иң күренекле урынга эленгән бер яшь хатынның зур портретын күрәсең. Тукучылар һәм эрләүчеләр, олы яшьтәге хатыннар һәм яшь кызлар сменага барганда да, эштән кайтканда да шул рәсемгә карап узалар. Түгәрәк тулы йөзле, мөлаем карашлы, һәркемгә игътибарлы хатынның рәсемен күргән саен алар аның мактаулы хезмәтен тирән хөрмәт белән искә төшерәләр. Рәсем өстенә эленгән кечкенә плакатта без: «Атаклы тукучы Наталья Лаврентьевага — эшчеләрне һәм эшче хатын-кызларны хезмәтнең стахановчыл методларына массовый өйрәтүнең инициаторына — дан!» дигән сүзләрне укыйбыз. Түбәндә, портрет астында, Лаврентьеваның эш методлары турында аңлатма һәм аның кыскача биографиясе урнаштырылган. 

— Наталья Лаврентьева кебек кешеләрнең патша заманында булуы мөмкин түгел иде һәм капитализм илләрендә хәзер дә юк алар, — диде өлкән яшьләрдәге бер хатын, рәсемгә карап. — Чөнки анда эшчеләр намус өчен түгел, ачтан үлмәс өчен генә эшлиләр.

— Шулай да буржуйлар үзләрендә стахановчылар булуын телиләрдер, — диде икенче бер хатын.

Әлеге өлкән яшьләрдәге эшче хатын кызыклы бер вакыйга сөйләргә тотынды:

— Бервакыт шулай Америкада зур завод тотучы бер капиталист совет эшчесенә хат язып җибәргән һәм аны үзенә кунакка килергә чакырган. Америка эшчеләрен ничек итеп стахановча эшләргә өйрәтер өчен, янәсе. Совет эшчесенә ул әллә никадәр доллар һәм «оҗмах шикелле» квартира вәгъдә иткән.

— Мин ул хәшәрәткә шундый итеп җавап язар идем, — диде кемдер ачуыннан, — нигә хат җибәргәненә үкенеп бетә алмас иде.

— Совет эшчесе аңа болай дип җавап биргән, — диде сөйләүче хатын, сүзен дәвам иттереп.

— «Стахановчы дигән сүз — совет сүзе. Димәк, капиталистлар юк илдә генә ул сүзнең кулланылуы мөмкин. Аннан соң, сезнең эшчеләрегез миңа, өйрәткән өчен, белмим, рәхмәт әйтерләр микән? Чөнки сезнең файдагызга яхшы эшләүдән аларга ни файда? Акча мәсьәләсенә килгәндә инде шуны әйтим: бигрәк тә кадерсез булып калды ул доллар дигәнегез. Шул металл кисәген кабып, тизрәк тончыксагыз иде. Теләгем шул».

Кызык өчен генә сөйләнгән бу хикәядән тыңлаучылар рәхәтләнеп көлделәр һәм аның дөрес булуын чын күңелләреннән теләделәр. Чөнки кеше көченнән файдаланучы капиталистларга, яңа сугыш утын кабызырга теләүче юлбасарларга карата аларның йөрәгендә әйтеп бетергесез ачу һәм нәфрәт яши иде.

 — Ә безнең илдә, — диде өлкән хатын, Наталья Лаврентьеваның рәсеменә күрсәтеп, — үзенең намуслы хезмәте белән танылган кешеләргә никадәр хөрмәт һәм ихтирам!

Наталья Лаврентьева үзенең батыр хезмәте һәм гүзәл инициативасы белән комбинаттагы һәрбер эшченең кайнар мәхәббәтен яулады. Татарстанда гына түгел, бәлки бөтен Советлар Союзында ул атаклы тукучы булып танылды. Аның инициативасына кушылып, Казандагы дистәләрчә предприятиеләрнең меңнәрчә алдынгы стахановчылары үзләренең эш тәҗрибәләрен эшчеләр белән уртаклашалар, бригадаларның, сменаларның, цехларның һәм тулаем предприятиеләрнең стахановчылар коллективы булып әверелүе өчен көрәшәләр. Үткән елның ноябрь аенда Москвада, Текстиль промышленносте эшчеләре профсоюзы Үзәк комитетының утырышында да Лаврентьеваның инициативасы яхшы дип табылды. Совет патриоткасының гүзәл башлангычын Минск һәм Рига тукучылары, Вильнюстагы трикотаж фабрикасы эшчеләре, Алма-Ата эрләүчеләре һәм илебезнең бүтән шәһәрләрендәге производство алдынгылары зур энтузиазм белән күтәреп алдылар.

Декабрь башында Лаврентьева СССР Җиңел промышленносте министрлыгында үзенең ничек эшләве һәм ничек өйрәтүе турында доклад ясады. Министерствода аның эшенә югары бәя бирделәр. Татарстан хезмәт ияләре Наталья Лаврентьеваны — атаклы тукучыны һәм инициаторны, Совет халкының турылыклы кызын, Ленин — Сталин партиясе тәрбияләп үстергән намуслы коммунистканы шушы елның 12 нче мартында СССР Верховный Советына депутат итеп сайладылар. 1930—1950 еллар.

Нибары 20 ел вакыт. Шушы кыска вакыт эчендә Наталья Ивановна Лаврентьева гади эшчедән дәүләт эшлеклесе булып әверелде. Чөнки ул һәр көне бер елга, һәр елы бер гасырга тиңләшерлек гүзәл чорда, коммунизм төзү чорында, Сталин чорында яши.