Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬНЕҢ БУРЫЧЛАРЫ ТУРЫНДА

АЛЕКСАНДР ФАДЕЕВ

ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬНЕҢ БУРЫЧЛАРЫ ТУРЫНДА

СССР Совет Язучылары Союзының XIII пленумы

Шушы елның 25 январеннан 2 февраленә кадәр Москвада СССР Совет язучылары союзы правлениесенсц XIII пленумы булып үтте. Пленум көн тәртибендәге беренче мәсьәлә үзбәк совет әдәбиятының торышына багышланган иде. Бу турыда Үзбәкстан совет язучылары союзы председателе Ш. Рәшидовның доклады тыңланды. Өстәмә доклад белән Н. Тихонов чыгыш ясады. Икенче мәсьәлә булып, хәзерге совет балалар әдәбиятының торышы һәм үсеше турындагы мәсьәлә тикшерелде. СССР Совет язучылары союзының генеральный секретареның урынбасары К. Симонов бу мәсьәлә буенча доклад ясады. Украина балалар әдәбияты турында өстәмә доклад белән Украина Совет язучылары союзы правлениесенең председателе А. Корнейчук чыкты. Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә әдәби тәнкыйтьнең бурычларына багышланган иде. Бу турыда СССР Совет язучылары союзы правлениесенең генеральный секретаре А. Фадеев доклад ясады. Докладлардан соң киң күләмдә фикер алышулар булды. Ахыргы мәсьәлә итеп, пленум оештыру, эшләрен карады. Пленумда Татарстан совет язучыларыннан Ә. Ерикәй, Нәҗми, X. Хәйри, Г. Гобәй, Г. Әхмәт һәм С. Әдһәмова иптәшләр катнаштылар. Журналыбызның бу номерында без А. Фадеев һәм К. Симонов иптәшләрнең пленумда сөйләгән докладларын һәм пленумның балалар әдәбияты буенча кабул иткән карарын урнаштырабыз.


ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬНЕҢ БУРЫЧЛАРЫ ТУРЫНДА
 
Безнең илебезнең сугыштан соңгы үсеше хуҗалык һәм культура төзелеше өлкәсендәге гаять зур уңышлар белән дәвам итә. Совет халкы Сталинның бөек даһилыгы белән рухландырылган большевиклар партиясенең җитәкчелегендә ышанычлы рәвештә коммунизмга бара. Социалистик ватаныбызның хан лыкара роле иксез-чиксез үсте. Без Ленин— Сталин тәгълиматының иң бөек тантанасы чорында яшибез. Заман үзе үк бу бөек тәгълиматның дөрес икәнлеген һәм шул ук вакыт буржуаз фикернең тулысынча банкрот булганлыгын дөньяның бөтен прогрессив кешеләренә исбат итә шикелле. Кешеләр үз тәҗрибәләреннән чыгып ышаналар: хәзерге заман буржуаз фикер кешелек дөньясын капитализм тудырган экономик һәм рухи кризистан чыгара алмый гына түгел, бәлки ул аны бу кризисның упкынына тартканнан тарта бара, һәм шул ук вакытта алар социалистик төзелешнең хуҗалык өлкәсендәге һәм культура өлкәсендәге реаль уңышларын, шулай ук халык демократиясе илләрендәге гади кешеләрнең язмышларына йогынты ясый торган реаль уңышларны да күрәләр. Сугыштан соңгы чорны яңа деньяның социализм дөньясының һөҗүм чоры дип атарга мөмкин. Яңа дөньяның прогрессив идеологиясе капитализм дөньясының иске, череп таралучы идеологиясенә киң фронт буйлап һөҗүм итә. Безнең бөек большевиклар партиясе бу вакыт эчендә гигант күләмдәге идеологии эшне башкарды. Шуның нәтиҗәсендә безнең көндәлек хезмәтебез, илебезнең культура эшлеклеләренең хезмәте, безнең илебездә коммунизмның җиңүе өчен һәм бөтен кешелек дөньясының прогрессив үсеше өчен кирәк булган юлны моңа кадәр булмаган рәвештә идея ягыннан сафландыруга юнәлтелде. Партиянең бу гигант күләмдәге идеологи
к эше безнең илебездә матур әдәбиятның, кешеләрнең аңыңда тормышның социалистик строен раслаучы әдәбиятның — яңа коммунистик моральне, кешелек дөньясының художестволы үсешендә яңа сүзне тантаналы рәвештә игълан итә торган әдәбиятның чәчәк атуын тәэмин итте. Партиянең бу идеологик эшендәге һәрбер адымы бөтен дөньяда бик тиз үзенең киң яңгырашын таба: ул безнең дошманнарыбызны ачуларыннан котырынып үкерергә мәҗбүр итә, социализм дусларын бергә туплый, икеләнүче кешеләрне үзләренә кайсы юлны сайларга кирәклеге турында уйландыра. 1946 нчы елның августында ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы мәшһүр карары чыкты. Бу карар совет әдәбиятының — дөньядагы иң алдынгы әдәбиятның көче нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген, ягъни аның халык интересыннан башка, социалистик дәүләт интересыннан башка интереслары юклыгын, безнең партиябезгә хас булганча, бик нык ышандырырлык итеп, ачыктан-ачык итеп совет язучыларына тагын һәм тагын бер мәртәбә күрсәтте. Бу гүзәл карарда әдәбиятның партиялелеге турында бөек Ленин тарафыннан беренче мәртәбә игълан ителгән принцип үзенең раслануын тапты. «Бу партияле әдәбият принцибы пидән гыйбарәт соң? Социалистик пролетариат өчен әдәбият эшенең аерым кешеләргә яки группаларга табыш коралы була алмавында гына түгел, гомумән ул пролетариатның гомуми эшенә бәйсез булган индивидуаль эш була алмый. Долой партиясез әдипләр! Долой әдәби үтә-кешеләр! Әдәбият эше гомуми пролетар эшнең бер өлеше булырга тиеш...» ВКП(б) Үзәк Комитетының бу карары безгә, совет язучыларына, коммунизм төзүче әдәбиятның нигезләреннән нигезе булган партиялелекнең ленинчыл принцибын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Безгә ул үзебезнең дошманнарыбызны фаш итәргә һәм политикадан читтә торучы идеясез әдәбиятның халыкка дошман булган индивидуалистик һәм ялган принципларын таратучыларга җимергеч удар ясарга ярдәм итте. 
«Без үзебезнең дошманнарыбызны төрле хәлләрдә, ягъни алар «саф сәнгать», «сәнгать — сәнгать өчен» дип аталган флаг астында чыгыш ясаганда да, формализм һәр эстетлык флагы астында чыгыш ясаганда да танырга өйрәндек. Бу искереп, тетелеп беткән флагның үз халкыңа, кешелек дөньясы үсешенең прогрессив юлына дошман флаг икәнлеген һәм шул ук вакытта ул чын сәнгатьнең түбән китүен дә күрсәтеп торганлыгын хәзер бөтен совет язучылары, яисә аларнын барсы да диярлек аңлый. Иҗтимагый кешенең үсештә күрсәтелүе сәнгатьтән алып ташланган вакытта, аның урынына «саф форма» дип аталган нәрсә бирелгән чагында, нинди сәнгать турында сүзнең булуы мөмкин соң? Андый саф форма юк һәм аның булуы да мөмкин түгел, ул сәнгатьнең бетүе дигән сүз. Партия безне әдәбиятның партиялелеге турындагы ленинчыл принципларга дошман булган кешеләрне танырга өйрәтте. Алар пычрак физиологик натурализм флагы астында чыгыш ясаган вакытта да таныйбыз без аларны, — алар кешене, бигрәк тә совет кешесен хурлауны. максат итеп алалар. Бүгенге буржуаз идеологиядә эстетлык, формализм һәм пычрак натурализм фактта, бетүгә таба бару билгесе буларак, бергә туплана. Бүгенге буржуаз сәнгатьнең «рухани юлбашчылары»— Сартрлар, Джойслар һәм башка шуның кебекләр менә шул яклары белән аерылып тораларда. Чит илләрдәпс империализм ялчылары, сәнгатьнең партияле булуын таләп итү, имеш, ул художникка теманың, сюжетның, форманың ничек булырга тиешлелеге турында диктовать итү, дип кычкырып килделәр һәм кычкыруларында дәвам  итәләр. Юк, әфәнделәр, эш монда форманың ничек булырга тиешлелеге турында әйтүдә түгел, чөнки чынлыкта исә мондый әйтүнең булганы юк һәм булуы мөмкин дә түгел, ә дөресе, сезнең формагыз сәнгатьнең череп таралуын күрсәтә, дип җавап бирәбез без аларга.

Әдәбиятның партиялелек принцибын игълан иткән бөек Ленин ук әле: «Бәхәс юк ки, бу эштә һичшиксез шәхси инициативага, индивидуаль үзенчәлекләргә, фикернең һәм фантазиянең киңлегенә, формага һәм эчтәлеккә киң урын бирүнең тәэмин ителүе кирәк», — дигән иде. Безнең Язучылар союзының уставында: безнең стиль — социалистик реализм стиле — художество иҗатына иҗади инициатива күрсәтүгә, төрле формаларны, стильләрне, жанрларны сайларга гаять дәрәҗәдә зур мөмкинлекне тәэмин итә дип язылган. Димәк, без империализм ялчылары белән форманың ничек булуы турында бәхәсләшеп тормыйбыз, ә бәлки аларның кешегә, аның прогрессив үсешенә җирәнеп карауларына каршы көрәшәбез, һәм без сәнгатьтәге бу череп баруга һәм бетүгә каршы протестларыбызны белдерәбез. Мәсьәләнең асылын аңлау безгә әдәбият фәнендәге формалистик мәктәпне фаш итәргә ярдәм итте. Александр Веселовский мәктәбенең йөзен фаш итү, ягъни аның әдәбият фәне өлкәсендә буржуаз Көнбатыш алдында баш июче төп чыганак булуын фаш итү зур роль уйнады. Бу вакыт эчендә «бердәм агым» дип аталган теория юкка чыгарылды. Без әдәбиятның бөтен тарихын аның конкрет тарихи үсешендә һәм сыйныфлар көрәше яктылыгында карыйбыз. Безгә Достоевский турындагы иске хакыйкатьләрне, ягъни аның реакцион идеология кешесе булганлыгын, бөтен гомере буенча революциягә каршы көрәшкәнлеген, прогрессив язучы дип аталырга тиеш түгеллеген тагын һәм тагын бер мәртәбә кабатларга туры килде. Ленинның даһи хезмәтләренә таянып, Толстойның дөньяга карашындагы реакцион якларын һәм аның бу карашлары иҗатында ничек чагылганлыгын тагын һәм тагын бер мәртәбә тәнкыйтьләп үтәргә туры килде. Без бөек пролетар язучы Максим Горькийның карашларындагы дөрес булмаган якларны да тәнкыйтьләдек. Бу бөек язучының үз хаталарын Ленин һәм Сталинның гаять зур идея йогынтысы астында төзәткәнлеге бигрәк тә ачык булып күренә башлады. Безгә Чеховның аполитизмы турында бернәрсә дә әйтелмичә язылган, яисә бу мәсьәләне сылап-сыйпап үткән китапларны тәнкыйтьләргә туры килде. Без революцион демократларның— безнең эшебезгә турыдан-туры нигез салучыларның әдәбият тарихындагы әһәмиятләренә басым ясадык. Бу вакыт эчендә без милләтчелеккә, аның барлык күренешләренә, калдыкларына һәм черек карашларына бик зур удар ясадык, һәм әдәбияттагы милләтчеләрнең чит ил капиталы ялчылары икәнлекләре ачык күренде. Ләкин барыннан да бигрәк антипатриот тәнкыйтьчеләрнең группаларын, нәсел-нәсәпсез космополитларның группаларын тар-мар итү зур әһәмияткә ия булды. Хәзер космополитизм идеологиясенең шундый бер флаг икәнлеге, ул флаг белән, башлыча, Америка яисә Англия — Америка империализмы чыгыш ясый икәнлеге, шулай итеп аның халыкларның милли үсешкә булган омтылышларын басарга һәм шул юл белән үзенең империалистик экспансиясен тормышка ашырырга теләгәнлеге инде бөтен кешегә бик ачык билгеле; Америка империализмы моның өчен барлык чаралардан файдалана, ул бөтен дөнья хөкүмәте турындагы лозунгларны күтәрә, төрле илләргә, мәсәлән, Франция шикелле илләргә, үзенең ялланган агентларын тарата, ул агентлар: «Үз милләтегездән баш тартыгыз һәм «бөтен дөнья гражданины» булыгыз»,— дип кычкыралар. Америка империализмы чит илләрдәге бүгенге әдәбиятның, Андре Жид, Томас Эллиот шикелле, һәр төрле «юлбашчыларын» эшкә җигә. Бу «юлбашчылар» шушы космополитик принципны яклап чыгалар. Буржуаз Көнбатышның бүгенге «идеологлары» тупиктан чыгу өчен ике юл тәкъдим итәләр: тагын да черүдә дәвам итегез — тупиктан чыгуның бер юлы менә шул, диләр. Икенчеләре ялган оптимизм юлына, империалистик эшчәнлекне яклау юлына борырга тырышалар. Анда әдәбиятның бетүгә табан йөз тотуы барлык иҗтимагый мәсьәләләрне һәм шул җөмләдән әдәби күренешләрне дә аңлата торган фәнни фикернең бетүе белән бергә алып барыла. «Рух азатлыгы» дип атала торган француз журналы: «Тәнкыйть фәнни булмаганда гына яхшы һәм чын мәгънәсендә радикаль, чөнки фикерләрдәге чуалыш фәнни тәнкыйтьтән яхшырак», — дип турыдан-туры әйтә. Ә гомумән Көнбатыш Европада һәм Америкада әдәби тәнкыйтьнең торышы нинди хәлдә соң? Айга бер тапкыр чыга торган «Туморроу» журналы түбәндәгеләрне яза: «Америкада тәнкыйть юк. Моны иң киң мәгънәдә, ягъни камин янындагы яисә харчевнядагы әдәби әңгәмәләрдән башлап иң киң мәгънәдә аңлагыз; тәнкыйди рецензияләр юк; гомумән әдәбиятны «хөрмәт игүчеләр» юк. Безнең шикелле берничә академик кына бар. Бер айда чыгарылган иң яхшы китаплар Клубындагы 900 мең «телсез һәм куылып йөртелә торган мескен хайваннар» гына бар; шуның өстенә тагын Әдәбият гильдиясенең зур көтүе бар. Шуннан калганнары — бер сүз дә эндәшмәүчеләр... Бездә рецензияләр юк. Язучының иҗаты турында язылган тәнкыйть анализын кайда булса да бастырырга тырышып карагыз. Хәтта аны түләүсез бастырырга да тырышып карагыз. Бу мөмкин түгел. Аның өчен урын юк». Андагы тәнкыйть — сатлык тәнкыйть. Фрэнсис Хэккетт үзенең «Китаплар турындагы фикерләр уңае белән (гомумән һәм аерым алганда)» дигән китабында түбәндәгеләрне яза: «1947 елдагы Америка матбугатына аек күз белән карасак, рецензентларның идея ягыннан ярлылыгы турында һичбер төрле шикнең булуы мөмкин түгел. Алар кычкыралар, шаулыйлар, мактыйлар һәм иң яхшы дигән дәрәҗәдән түбән дәрәҗә белән канәгатьләнмиләр... Реклама агентлыкларында: «Публикага ярарга кирәк»,— диләр, Голливудта: «Публикага ярарга кирәк»,—диләр. Шуннан соң әле тагып ни өчен Россиядә, бездәгегә караганда бөтенләй башкача эшләнә торган илдә, безнең сәнгатьне сатлык сәнгать дип сөйлиләр дип гаҗәпләнәләр...» Тәнкыйтьчеләрнең антипатриотик группасына каршы, нәсел-нәсәпсез космополитларга каршы партия тарафыннан алып барылган бу көрәш,— сәнгатьнең иң алдынгы принцибын — партиялслскнең ленинчыл принцибын раслау өчен көрәш булды, чөнки бары тик шушы принцип нигезендә генә сәнгать чәчәк ата. Без яңа җәмгыять әдәбиятын, коммунизм әдәбиятын тудырабыз икәнлекне һәрвакыт исебездә тотарга тиешбез. Партиянең безне әдәбият өлкәсендә космополитизмның барлык күренешләренә каршы көрәшкә алып баруын, нәсел-нәсәпсез космополитларның ул кадәр күп булмауларына карамастан, бу көрәшнең ни өчен шактый ук каты характерда булганлыгын һәм аның безнең барлык республикаларыбызда да диярлек булып үткәнлеген шуның белән аңлатырга мөмкин. Украинада буржуаз милләтчелекне тар-мар иткәннән соң, бу көрәш анда да алып барылды, хәзер ул безнең Балтик буендагы республикаларыбызга барып җитте. «Бу көрәш ниндидер вакытлы кампания булды», — дип, нәсел-нәсәпсез космополитлар уйламасыннар. Партия бу көрәшнең барлык күренешләре белән матур әдәбиятны һәм әдәби тәнкыйтьне тагын да югарырак күтәрү өчен кирәк булган юлны арчыды. Бу вакыт эчендә партия безгә партиялслскнең гадәттән тыш җитди сабакларын бирде. «Яшь гвардия» романында партия дөрес күрсәтелмәгән иде. Партия бу роман турындагы тәнкыйтьне төзәтте. Союз җитәкчелегендә инде урнашып өлгергән, ләкин ялгыш булган фикергә каршы килеп, партия К.Симоновның «Туган ил төтене» повестен тәнкыйтьләде. Партия А. Софроновның «Бекетов карьерасы» исемле пьесасын һәм В. Кожевниковның «Утлы елга» исемле пьесасын идея ягыннан булган ялгышлары өчен тәнкыйть итте, шул мисаллардан чыгып, совет әдәбиятының идея-художествосы дәрәҗәсе өчен, аның художество сыйфатын күтәрү өчен бик зур көрәшне башлап җибәрде. Күптән түгел генә М. Бубенновның «Правда» да басылган мәкаләсендә В. Катаевның «Совет власте өчен» исемле романы принципиаль рәвештә тәнкыйть ителде. Ул мәкаләдә дә роман, башлыча, шулай ук партияне дөрес күрсәтмәгән өчен, тормышның дөреслеген бозып биргән өчен һәм китапның шуннан килеп чыккан художество җитешсезлекләре өчен тәнкыйтьләнде. Болар барысы да партиянең матур әдәбият һәм әдәби тәнкыйть кадрларын тәрбияләү эшенә бик күп һәм бик зур игътибар биргәнлеген күрсәтә торган мисаллар. Әлбәттә, моның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге билгеле уңышларның килеп чыгуына йогынтысы булмыйча калмады. Әгәр без үзебезнең рус тәнкыйтенең бүгенге хәлен алып карыйбыз икән, ул «бердәм агым» дип аталган, начар исеме чыккан теорияне инде җитәрлек дәрәҗәдә теткәлән ташлады. Бездә революцион демократлар турында яңа китаплар чыкты. Ул китапларны без чыннан да үзебезнең мәктәпләребезгә һәм югары уку йортларына тәкъдим итә алабыз. Монда Некрасовка багышланган «Әдәби мирас»ның өч томын, Я. Эльсбсргның Герцен турындагы китабын, С. Макашннныц Салтыков-Щедрин турындагы китабын, М. Поляковның «Белинский Москвада» исемле китабын, В. Нечаеваның яшь Белинский турындагы китабын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Бу китапларда да шулай ук теге яки бу дәрәҗәдә, зур яисә кечкенә кимчелекләр юк түгел, шулай да бу китаплар безнең тәнкыйть фикеренең уңышлары булып торалар. Милли республикалардагы тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләреннән Г. Гусейновның «Азәрбайҗанның XIX гасырдагы иҗтимагый һәм философик фикер тарихыннан» китабын (автор М. Ахундовның һәм башкаларның бөек мирасын югары күтәреп һәм дөрес итеп аңлатып бирә) һәм казах әдәбияты тарихчысы Ситдыковның «Алтынсаринның педагогик идеяләре һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге» исемле китабын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Дөрес, Ситдыковта әле Алтынсаринга карата критик мөнәсәбәт җитеп бетми, ләкин Казахстанның бу алдынгы эшлеклесенең урынын һәм аның тоткан ролен гомуми аңлату китапта дөрес бирелгән. Без әрмән иптәшләребезне бик борынгыга китүләре өчен күптән түгел генә пленумда тәнкыйтьләгән идек бит әле. Алар үзләренең демократ мәгърифәтчеләрен, революцион демократларын тиешле дәрәҗәдә күтәрмиләр, дигән идек. Хәзер исә Налбандян турында берничә китап чыкты (мәсәлән, Г. Асланяннын «Сугышчан материалист»ы яисә В. Партизунинын «Буржуаз Көнбатышны бик каты тәнкыйтьләүче» исемле китабы), 1947 елда А. Васкерчянның «Степан Шаумянныц әдәби карашлары» исемле китабы басылды.

Билгеле, болар әле беренче адымнар гына, ләкин ул алга хәрәкәт. Шик юк ки, хәзер бездә классиклар турында моңа кадәргегә караганда ачыграк һәм тарихи яктан дөресрәк язалар. Мәсәлән, Пушкин әсәрләре тулы җыелмасының академик басмасына бәйләнешле хезмәтләрне, безнең әдәбият фәнен өйрәнүчсләрсбезнең, мәсәлән, Д. Благойның һәм, башкаларның шулай ук Пушкин юбилее белән бәйләнешле хезмәтләрен телгә алып китү дә җитә. В. Ермилов үзенең Чехов турындагы китабын яңадан эшләде, бу китап үз вакытында Чеховны мәгълүм рәвештә идеализацияләгән өчен бик дөрес тәнкыйтьләнгән иде. Хәзер бу китапның, яна басмасы чыкты.

Барлык республикаларда да диярлек әдәбият тарихын яңадан язалар. «Казах әдәбияты тарихымның беренче томы басылып чыкты, белорус әдәбияты тарихының В. Борисенко һәм И. Гуторов тарафыннан язылган беренче тезислары күренде. Бу процесс һәр җирдә дә бара. Соңгы вакытта бүгенге әдәбиятка багышланган берничә китап матбугатка чыкты. Л. Скориноның П. Бажов турындагы китабы уңышлы китаплардан; ул китапта П. Бажовның иҗатына төпле характеристика бирелә. Е. Мозольковның белорус әдәбиятының үсеш картинасын дөрес чагылдырган. «Янка Купала» исемле җентекләп язылган китабын телгә алып китәргә мөмкин. Н. Маслинның «Владимир Маяковский» исемле хезмәте — файдалы хезмәт. Ләкин автор Маяковскийның поэтикасы турында бернәрсә дә әйтми диярлек — бу аның җитешсезлеге булып тора. Ике китап — А. Тарасенковның «Совет әдәбиятындагы идеяләр һәм образлар» исемле китабы һәм Е. Усиевичның «Китап һәм тормыш» исемле китабы — мәкаләләр җыентыгыннан гыйбарәт. Анда безгә билгеле булган яхшы мәкаләләр бар. А. Тарасенков җыентыгында әдәбият фәнендәге космополитизм турындагы мәкалә бар. Бу мәкалә уз вакытында Веселовский «мәктәбенә» бик каты сукты. Е. Усиевич китабында С. Сергеев Ценскийның «Брусилов прорывы» һәм «Тупларны алга чыгаралар» исемле романнарын дөрес тәнкыйтьли торган мәкалә бар. Ләкин шуның белән бергә, анда бөтенләй очраклы кертелгән һәм полемика алып барылырга тиешле булган мәкаләләр дә бар: мәсәлән, Е. Усиевичның Маяковский турындагы мәкаләсе, А. Тарасенковның кайбер шагыйрьләр турындагы фикерләре.

Гомумән алганда, минемчә, җыентыклардан гыйбарәт булган һәм билгеле максатка юнәлдерелмәгән мондый тип китапларны кешелек дөньясы, аларның бик кирәклеген тоеп, синең өчен үзе җыеп бастырганчыга кадәр чыгармый торырга кирәк иде. Әдәбиятның бүгенге проблемасына багышланган һәм принципиаль әһәмиятләре булган күп кенә мәкаләләр басылып чыкты. Аларны я идея мәсьәләләрен дөрес ачканлыклары һәм 
актуаль мәсьәләләрне күтәргәнлекләре өчен, яисә язучының иҗатына чыннан да фәнни һәм җитди анализ биргәнлекләре өчен искә алып китәргә мөмкин. Мин шундыйлардан К. Симоновның «Совет драматургиясенең бурычлары һәм театр тәнкыйте» исемле мөһим мәсьәләне күтәргән, драматургиянең һәм театр тәнкыйтенең конкрет материалы өстендә космополитизмга каршы көрәш проблемасын куйган мәкаләсен һәм А. Караваеваның «Космополитизм иярченнәре» исемле мәкаләсен, А. Тарасенковның «Әдәбият Фәнендәге космополитлар» («Новый мир» журналы) исемле югарыдa телгә алынган мәкаләсен. Б. Попковскийның «Профессор Эйхенбаумның формализмы һәм эклектикасы» («Звезда») исемле мәкаләсен күрсәтеп китә алам. Л. Скориноның «Новаторлык һәм формализм» («Новый мир») мәкаләсе — уңышлы мәкалә. Бу мәкаләдә С. Кирсановның «Ватан өстендәге күк» исемле формалистик поэмасы дөрес тәнкыйть ителә һәм С. Кирсановның бу поэмада форма өлкәсендә новатор булмаганлыгы, бәлки аның иске формада пленда икәнлеге, шуның нәтиҗәсендә совет патриотизмы турындагы җанлы теманың «тормыш һәм үлем» турындагы абстракт темага әверелүе исбат ителә. Н. Леонтьевның «Киләчәккә арт белән» («Новый мир») исемле яхшы мәкаләсен дә әйтеп китим. Бу мәкаләдә автор фольклор өлкәсендәге барлык ялган академик теорияләрне фаш итә. Бу мәкалә зур дискуссиянең тууына сәбәп булды. Минемчә, В Ермиловның «О дурном сочинительстве» мәкаләсе — кыйммәтле мәкалә, чөнки бу мәкаләдә Ф. Панферовның «Зур осталык» исемле романының зур җитешсезлекләре дөрес тәнкыйть ителә.

Н. Емельянованыц «Комсомольская Правда»да басылган мәкаләсенең балалар әдәбиятының үсеше өчен принципиаль әһәмияте булды. Ул мәкалә балалар әдәбиятының төп мәсьәләләрен күтәрде һәм бу фронтны баштанаяк яңадан карап чыгарга мәҗбүр итте. Безнең тугандаш республикаларыбызда да шундый ук мәкаләләрнең һәм хезмәтләрнең чыкканлыгын әйтеп китәргә мөмкин. Шулар арасында, мәсәлән, М. Ауэзовның «Рус реализмы традицияләре һәм казах әдәбияты» («Дружба народов» альманахы) исемле хезмәте, яисә Мехти Гусейнның «Азербайҗан совет әдәбияты турындагы фикерләр» (шунда ук) исемле мәкаләсе бар. Мехти Гусейн мәкаләсе бүгенге Азербайҗан әдәбиятына карата принципиаль политик мәсьәләләрне куярга тырышуның беренче адымы булып тора. Л. Климовичның «Урта Азия һәм Азербайҗан халыклары әдәбияты һәм сәнгате тарихын марксистик- ленинчыл яктырту өчен» исемле хезмәте һәм аның бу темага «Литературная газета»дагы чыгышлары бик нәтиҗәле дискуссиянең күтәрелүенә сәбәп булды. Әрмән тәнкыйтьчесе О. Мамикоянның «ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарыннан соң совет әрмән драматургиясе һәм театры» исемле мәкаләсе Әрмәнстандагы нәсел-нәсәпсез космополитларга җитди удар булып чыкты. Мин эстон язучысы М. Лоосонның «Әдәбият фәненә һәм әдәби тәнкыйтькә карата кайбер мәсьәләләр турында» исемле мәкаләсе турында аерым тукталырга телим. Шуны әйтергә кирәк: безнең Балтик буендагы республикаларыбызда — Латвиядә, Эстониядә, Литвада — Көнбатыш алдында баш июгә каршы көрәшне соңга калып башладылар, башлыча, әшнәлек мөнәсәбәтләрен җимерүдән курыктылар, чөнки Латвиянең, Эстониянең һәм Литваның бүгенге әдәбиятында бик җитди тәнкыйть ителергә тиешле булган агымнар калган әле. 1905 елдан соң Эстониядә «Яшь Эстония» исемле әдәби берләшмә барлыкка килгән иде. Бу берләшмәне хәзергә кадәр эстон әдәбияты үсешендә ниндидер прогрессив берләшмә итеп карарга күнеккәннәр. Асылда исә ул буржуаз, декадент-формалистик группа иде. Ул безгә ят булган Көнбатыш Европа йогынтысы астында барлыкка килде. Бу берләшмә калдыклары төрле исемнәр астында буржуаз Эстониядә озак вакыт яшәде. Эстония Совет Эстониясе булгач, бу агымга кушылган кешеләрнең бер өлеше, совет халкының дошманы буларак, чит илгә китте, бер өлеше, үзләренең карашларын яшереп, Эстониянең үз эчендә калды, ә кайберләре үзләренең карашларын яңадан тикшереп чыктылар һәм совет язучылары булып киттеләр. Бүгенге эстон әдәбияты аренасында озак вакытлар эшләп килгән тәнкыйтьче Н. Андрезен Эстониядәге элекке барлык буржуаз декадентщинаны ниндидер прогрессив күренеш иттереп күрсәтү өчен бик күп тырышты һәм, шулай итеп, ул бу зарарлы карашларны фаш итәргә бик нык комачаулый.

М. Лоосон мәкаләсенең уңышлы ягы шунда: ул ят йогынтыларны һәм аларның тарихи тамырларын һич тә курыкмыйча ачып бирә. Балтик буендагы республикалардагы югары уку йортларының профессорлары арасында әле һаман да лекцияләрне иске кануннар буенча, иске дәреслекләр буенча укучылар һәм яшьләргә ялгыш карашларны урнаштыручылар аз түгел. Шуңа күрә дә М. Лоосонның бу мәкаләсен, большевистик хезмәт дип санап, котларга кирәк.

Бу мәкалә буржуаз теорияләргә удар ясый һәм эстон әдәбиятына социалистик реализм юлына чыгарга ярдәм итә. Дөрес, М. Лоосонга, шулай ук Эстониядә, Латвиядә һәм Литвада зур чистарту эше алып баручы башка тәнкыйтьчеләргә шуны әйтергә кирәк: электә буржуаз агымнарга катнашкан кешеләрнең барысын да хәзер безгә ят кешеләр итеп карау һич тә мәҗбүри түгел. Совет әдәбиятының бөек тәҗрибәсе кешеләрнең яңабаштан тәрбияләнгәнлекләрен күрсәтә. Сектантлыктан качарга кирәк, чыннан да буржуаз карашлар белән чыгучыларны кыйнарга һәм намуслы кешеләрне яңабаштан тәрбияләргә кирәк. Тәнкыйтьчеләребезнең омтылышлары дөрес икәнлеге күз алдында, бездә дөрес эшли белә торган кадрлар бар, дип күрсәтү өчен мин тәнкыйтьчеләребезнец уңышлы ныгышларыннан мисаллар китердем. Шулай да әле, матур әдәбиятның үсеше белән чагыштырган чагында, тәнкыйтебезнең йомшак, көчсез икәнлеге бөтен кешегә билгеле; ул гомуми үсештән артта кала гына түгел, бәлки үз алдында торган бурычларны хәл итүдә аеруча көчсез. Шул ук вакыт бу көчсезлекнең сәбәпләрен дә күрсәтергә кирәк.

Беренче сәбәп — тәнкыйтьчеләребездән күбесенең бүгенге мәсьәләләрдән читтә торуы (буржуаз әдәбият фәненнән калган мирас), аннары аларның бары борынгы әдәбият белән генә шөгыльләнүче әдәбият фәнен өйрәнүчеләргә һәм бүгенге әдәбият белән генә шөгыльләнүче тәнкыйтьчеләргә бүленүе. Шуның өстенә саннарның нисбәте дә бүгенге әдәбият белән шөгыльләнүче тәнкыйтьчеләр файдасына сөйләми. Совет язучылары союзының Москва бүлеге членнары булган 200 тәнкыйтьчедән фактта бүгенге әдәбият белән шөгыльләнүчеләр 50 дән артык түгел. Ленинградта да шундый ук коточкыч аерма. Әгәр без милли республикаларыбызны алабыз икән, анда тәнкыйтьчеләр аз булуга карамастан, аларның күбесе, бүгенге әдәбият белән шөгыльләнүгә караганда, әдәбият тарихы белән шөгыльләнәләр. Әдәбият фәне өлкәсендә зарарлы буржуаз калдыкларның һәм бүгенге буржуаз әдәбият фәне белән сугарылган карашларның шушы көнгә кадәр урын алып килүләрен бары тормыштан шушы зарарлы аерылу белән генә аңлатырга мөмкин. Әдәбият фәнен өйрәнүчеләр арасында һаман да әле круговая порукасыман нәрсә яши. Шуның нәтиҗәсендә бу карашларның тамырын корытуы читен. Безгә югары уку йортларында әдәбият укыту мәсьәләләре белән аеруча шөгыльләнергә вакыт җитте. МГУның, Ленинградның Герцен исемендәге Педагогия институтының әдәбият факультетлары, Москваның, Ленинградның һәм перифериянең башка күп кенә әдәбият югары уку йортлары шушы көнгә кадәр «Фәнни язмалар» басып чыгарып киләләр. Бу «Фәнни язмалар» бүгенге көн мәсьәләләреннән һәм бүгенге 
әдәбияттан тулысынча читтә торалар. Югары уку йортларының «Фәнни язмалар»ы студентлар, яшь тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәнен өйрәнүчеләр өчен ниндидер фәнни фонд булып торырга тиешләр. Ә хәлбуки, иң соңгы вакытка кадәр алар өчен әдәби күренешләрне тикшергәндә иҗтимагый һәм партияле караштан чыгып хәл итмәү характерлы. Дөрес, хәзер беркадәр алга китеш бар.

Мин Ленинградның Герцен исемендәге Педагогия институты тарафыннан чыгарылган «Фәнни язмалар»ның 81 нче чыгарышын карап чыктым. Анда инде хәзер веселовщина юк, ләкин әле алар революцион демократларга гына җиткәннәр, шуннан ары китмәгәннәр. Е. Ковальчикның «Псевдофәнни язмалар» исемле мәкаләсендә МГУдагы филология факультетының «Докладлары һәм белдерүләре» бик дөрес тәнкыйть ителә. Анда профессор П. Черных «Франция королевасы Анна Ярославовнаның имзасы турындагы мәсьәләләргә карата» дигән теманы тикшеренү белән шөгыльләнгән, шулай ук анда Г. Поспеловның романтизм проблемалары турында хата фикерле мәкаләсе дә басылып чыккан. Г. Поспелов бер яктай — Пушкинны, Кюхельбекерны, декабристларны, Марлинскийны, ә икенче яктан — Погодинны һәм Шевыревиы барысын бер өемгә китереп аудара. МГУ «Фәнни язмалар»ының 127 нче чыгарышында Горькийның «Русь буйлап» исемле китабы турында Л. Полякның Горькийга карата әйтелгән һәм бик күптәннән тәнкыйтьләнгән ялган карашлар белән тулы хезмәте урнаштырылган. А. Лейтесның «Диссертацияләр исеме астында фәнгә каршы фикер йөртүләр» дигән мәкаләсе — бик дөрес мәкалә.

Соңгы 5 ел эчендә якланган барлык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләреннән 212 диссертация рус әдәбиятының Октябрьга кадәрге чорына, 158 диссертация чит ил әдәбиятлары тарихларына багышланган икән, ә бүгенге рус совет әдәбиятына бары 24 диссертация генә багышланган. Шул ук мәкаләдә Т. Васильеваның бик аз мәгълүм булган инглиз язучысы Лендор турындагы диссертациясе бик дөрес тәнкыйть ителә. Мин дә шулай уйлыйм: хәзергә безнең яшьләребез Лендорсыз да яши алырлар. Ленинград университетында Г. Чечельницкаяның диссертациясе «Р. М. Рильке иҗатында рус әдәбияты» дигән темага багышланган. Ә кем соң ул Рильке? Поэзиядә соң чиктәге мистик һәм реакционер. Ленинград матбугатында Театр һәм музыка дәүләт фәнни тикшеренү институты турында язып чыктылар: ул институтта бердәнбер актуаль хезмәт булган Е. Добинның «Совет театры эстетикасы» исемле хезмәте инде ике елдан бирле языла һәм аңа инде 60 мең сум акча да тотылган икән. Ә шул институтның фәнни сотруднигы Д. Шуппер «Формализмның эстетик принциплары» дигән тема өстендә эшли икән. Формализмны фаш итү буенча безнең өчен кирәкле эш эшлим дип уйлый булса кирәк ул, әмма асылда исә ул бүгенге шартларда формализмны пропагандалау булып чыга. Бүгенге әдәбият һәм рус классик әдәбияты турында югары уку йортларына яраклы дәреслекләр юк, Көнбатыш Европа әдәбиятын әле һаман да Коганның, Фриченың һәм башкаларның иске һәм ялгыш карашлы дәреслекләре буенча укыталар. Көнбатышның прогрессив язучылары турында язылган китаплар юк. Кытай, Чехословакия, Польша, Болгария, Албания, Румыния һәм Венгрия әдәбиятлары буенча хезмәтләр бөтенләй юк диярлек. Моңа чик куяр вакыт җитте. Ниһаять, безгә бу «цитадельгә» керергә вакыт. Югары белем министрлыгы алдында мәсьәләне җитди итеп куярга вакыт җитте кайчанга кадәр без яшьләребезнең башларын әйләндерәчәкбез, аларны, партиялелекнең ленинчыл принциплары буенча укытмыйча, ә искереп беткән буржуаз карашлар буенча укытырбыз икән? Әгәр кешеләр яшь чакларыннан ук хата фикерле китаплар буенча укыйлар икән, аннары без тәнкыйтебездәге хаталардан ничек котыла алырбыз соң? Без милли республикаларда басылып чыгып килә торган, «әдәбият фәне» дип аталган хезмәтләрдәге, ягъни борынгы әдәбият турындагы хезмәтләрдәге милли буржуаз калдыклардан бик авыр һәм бик акрын арынабыз. Моны — тәнкыйтьчеләргә һәм әдәбият фәнен өйрәнүчеләргә табигый булмаганча бүленүнең, партиялелекнең ленинчыл принцибына каршы (килгән рәвештә бүленүнең нәтиҗәсе дип аңлатырга кирәк. Турыдан-туры милләтчелек чыгышлары хәзергә кадәр урын алып килә: мәсәлән, Кыргызстанда Т. Саманчинның җырчышагыйрь Молдо Кылычлы турындагы әсәре. Әдәбиятның үсешенә «бердәм агым» итеп карау хәзергә кадәр әле күп кенә хезмәтләрдә саклана. 1949 нчы елда Татҗикогосиздат тарафыннан чыгарылган, X. Мирзазаде тарафыннан төзелгән «Урта мәктәпнең VIII нче классы өчен әдәбияттан хрестоматия» исемле китапны шундый хезмәтләрдән дип әйтеп китәргә мөмкин. М. Гайнуллин һәм Җ. Вазиева тарафыннан төзелгән, 1947 нче елда басып чыгарылган «XX йөз татар әдәбияты хрестоматиясе» турында да шул ук сүзләрне әйтергә кирәк. К. Җумалиевның 8 нче класслар өчен казах әдәбияты дәреслегендә дә җитди хаталар бар иде. 1918 елда чыгарылган басмасында бу хрестоматия гәрчә күп кенә яхшыртылган булса да, хаталары әле һаман да бетмәгән. Без шулай эшләргә тиешбез: әдәбият тарихы һәм бүгенге әдәбият белән бер үк кешеләр, партияле һәм партиясез большевиклар шөгыльләнсеннәр, алар элеккеге әдәбштыбызга һәм бүгенге әдәбиятыб тзга Ленин һәм Сталин карашларыннан чыгып карасыннар. Шулай иткәндә безнең яңа кадрларыбыз дөрес тәрбияләнер һәм без тәнкыйтебезнең үсешендәге бик зур җитешсезлекләрне бетерербез. Безнең тәнкыйть үзенең нинди халыкара тарихи югарылыкта торганлыгына бәя биреп бетерми әле һәм чит ил буржуаз идеология күренешләрен бик аз атакалый. Бу да тәнкыйтебезнең йомшаклыгын күрсәтә торган билге. Безнең тәнкыйтьчеләр халык демократиясе илләренең әдәбияты турында бөтенләй диярлек язмыйлар. Безнең тәнкыйть аларда эшләнә торган ялгышларны төзәтүгә һәрвакытта да ярдәм итеп килми. Мәсәлән, венгер теоретигы Георг Лукач (кайчандыр ул бездә дә булган иде) һәртөрле халыкара съездларда һәм конференцияләрдә катнашып килә. Аның, эшчәнлегендәге күп кенә нәрсәләр җитди шикләнү тудыралар. Советлар Союзында күп еллар яшәгән һәм аның рухани тормышын белгән Лукач халык демократиясе илләре өчен безнең рухани тормыш турында дөрес информация бирүнең әһәмиятен аңларга тиеш иде шикелле. Ләкин ул СССР дагы культура тәҗрибәсе турында һичнәрсә әйтергә теләми, моның өчен ул барлык чаралардан файдалана. Аның «Әдәбият һәм демократия» исемле китапка урнаштырылган «Партияле поэзия» дигән мәкаләсендә әдәбиятның партиялелеге мәсьәләсе турындагы карашлары тискәре фикер тудыра. Мәсәлән, Лукач түбәндәгеләрне яза: «Практикада... партияләрдә һаман да яшәп килә торган һәм еш кына өстенлек алып килә торган сектантлык рухы белән поэзия арасында бәрелешләр булып тора» (127 бит). Ни өчен ул партияләрдә сектантлык рухының булуын мәҗбүри итеп таба һәм ни өчен ул, атап әйткәндә, партияле поэзия партия белән бәрелешкә килә дип уйлый? Шагыйрьнең һәм партиянең үзара мөнәсәбәтләре Лукачта бик сәер булып чыга. «Партияле шагыйрь юлбашчы да һәм гади солдат та түгел,— ул һәрвакыт партизан», — дип яза ул. Әмма партизан шагыйрь үзенең рухы буенча партия тоткан юл белән бер фикердә була, дип таба Лукач.

«Шулай да ул партия эчендә, җаваплылыкны үз өс генә алып, индивидуаль чаралар белән хәрәкәт итә», — ди ул (131 бит). Шулай итеп партиянең сәнгать эшләре белән җитәкчелек итү мөмкинлеге кире кагыла. һәртөрле буржуаз теорияләргә бәя биргән вакытта, Лукач, артык нәрсә әйтмәс өчен, үзенчәлекле «объективизмнан» чыгып эш итә. Хәтта ул экзистенциализмда да рациональ орлык таба. Ул түбәндәгеләрне яза: Сартр китабы 1943 елда басылып чыкты, «ягъни фашизмнан азат ителүнең перспективалары инде күренә торган вакытта басылды, — ди. Ул вакытта инде ун ел буенча хакимлек итеп килгән фашизм нәтиҗәсендә бөтен Европа интеллигенциясенең азатлыкка омтылуы төп омтылыш булды... Кыскасы: азатлык, миф буларак, үзенең контурсыз асылында фашизмга дошман булган барлык кешеләрне, аларның нинди сәбәпләр буенча һәм нинди перспективадан чыгып дошман булуларына карамастан, үзенең байрагы астына туплый алды... Шулай итеп, аңлашыла ки, мондый настроение соңыннан экзистенциализмны, эпоханың мәгълүм адэкват философиясе буларак, үстерде, җәелдерде һәм югары күтәрде» («Буржуаз философиянең кризисы» исемле китап, 142 бит). «Империализм эпохасының каты чынбарлыгы буржуаз фикер ияләрен «өченче юлны» эзләргә мәҗбүр итте», — дип хисаплый ул. Бер суз белән генә әйткәндә, ул буржуа идеологиясе өчен һәм аның безнең идеология белән берлектә яшәве өчен аклану юлларын эзли. «Демократия һәм культура» исемле мәкаләсендә Лукач халык демократиясе илләрендәге социалистик культура төзүчеләрне коралсызландырырга омтыла. Ул яза: «...Хәзер бөтен Европада, җәмгыятьнең материаль нигезләре, эшләп чыгаруда капиталистик юл үзгәртелмәгән хәлдә, яңа демократик культура үсә. Мәсьәләне чишәр өчен ачкычны менә шуннан эзләргә кирәк. Мәсьәләнең, асылына якынлашырга теләгән һәрбер кеше шушы төп факттан чыгып фикер йөртергә тиеш. Социализм өчен субъектив һәм объектив алгы шартлар яшәмәгәндә, социалистик культураны капиталистик культурага бары тик пропаганда төсендә генә каршы куярга мөмкин. Ләкин бу каршы кую яца демократик культура мәсьәләләрен чишүгә алып бармый. Без күрәбез: яңа демократия капитализм тарафыннан тудырылган һәм аның тарафыннан рөхсәт ителгән культурада әһәмиятле алга этәреш ясый ала; ләкин, капиталистик строй яшәгән вакытта, социалистик культура турында сөйләү — практиканы туктата торган, массаның демократик аңын томаландыра торган, комачаулык итүче зарарлы утопия булыр иде» (15 бит). Шулай итеп, Лукач бу әсәрендә социалистик культура төзүче халык демократиясе илләренең интеллигенциясен капиталистик элементларга каршы көрәштә коралсызландырырга омтыла. Мәсьәләләрне туплап, гомумиләштереп биргән мәкаләләрнең бөтенләй диярлек булмавы безнең тәнкыйтебезнең зур кимчелеге. Әгәр без 1949 елда чыккан 4 калын журналыбызны алып карасак, ул журналларда бер ел эчендә проза турында бары 11 мәкаләнең һәм 54 рецензиянең генә басылганын күрербез. Әгәр без «Советский писатель» дә быел матур әдәбияттан 128 проза әсәренең, Гослитиздатта 114 классик әсәрнең һәм 37 бүгенге проза әсәренең, шулай ук перифериядә дә бик күп кенә китапларның чыкканлыгын искә алсак, рецензияләр хәтта бик аз басылган, дип әйтеп була. Тугандаш республикалар журналларында да шундый ук хәл. Безнең тәнкыйтебезнең иң зур җитешсезлеге шул: ул, бик аз хәлләрне искә алмаган вакытта, әсәрләрнең художество кыйммәтенә бәя бирүдән бөтенләй һәм катгый рәвештә кача. В. Перцов үзенең С. Щипачев турындагы мәкаләсендә («Литературная газета») шагыйрьнең уңышын аның шигырьләренең оптимизм белән сугарылуында, аның иҗатының бүгенге көн белән өзлексез бәйләнештә булуында, шагыйрьнең социалистик хезмәткә дан җырлавында, аның шигырьләрендә совет кешесе образының тууында күрә. Болар барысы да дөрес, ләкин башка яхшы совет шагыйрьләренең шигырьләрендә бу нәрсәләр юкмыни соң? М. Матусовский үзенең М. Исаковский турындагы мәкаләсендә («Новый мир») болан дип яза: «Шагыйрь үз халкының тормышына җаны-тәне белән бәйләнгән, ул аның шатлыклары һәм кайгыртучанлыклары, хыяллары һәм уйлары белән яши... Исаковский поэзиясе югары патриотизм белән сугарылган, ул үзенең бөтен тамырлары белән туган илебезнең җирлегенә урнашкан», — ди. Болар да дөрес. Ләкин башка яхшы совет шагыйрьләре, тәнкыйтьче әйткәнчә, үзләренең тамырлары белән туган илнең җирлегенә урнашмаганнармыни, алар халыкның хыяллары һәм уйлары белән яшәмиләрмени? К. Симоновның «Дуслар һәм дошманнар» исемле китабына Е. Долматовский тарафыннан язылган рецензия дә шул ук типтагы рецензия. Симонов шигырьләре ачык аңлаешлы һәм дулкынландыргыч, алар зур иҗтимагый эчтәлек белән сугарылганнар, дип яза Е. Долматовский. Ә башка совет шагыйрьләренең шигырьләре бу эчтәлек белән сугарылмаганмыни соң? Шулай итеп, әсәрнең әдәби сыйфатына бәя бирелмәгәндә, шагыйрьләрнең индивидуаль һәм үзенчәлекле яклары ачылмаганда, алар барысы да бер-берсенә охшаган булып чыгалар. Шундый мәкаләләрдә, болардан тыш тагын, шагыйрьнең әсәрләре совет поэзиясеннән һәм шагыйрьнең үзенең иҗат үсешеннән бөтенләй читтә тора торган һәм ул моментларга бөтенләй бәйләнеше булмаган итеп алына. Бер яктан, әдәби анализы булмаган, ә икенче яктан, әдәбият күренешләрен бер-берсе белән үзара бәйләнештә тормаган итеп күрсәткән шундый ук мәкаләләрне белорусларның «Полымя» журналы да һәм украинлыларның «Вичизна» журналы да баса. Безнең тәнкыйтебезгә һаман да әле бетеп җитмәгән группачылык та зарар китерә.

Мисал өчен «Октябрь» журналындагы әдәби тәнкыйтьне алыйк. Ул журналда басылган барлык авторлар аның битләрендә тиешле тәнкыйтьне очратмыйлар, киресенчә, аларның барысын да үлчәүсез мактыйлар. Журналның редакторы Ф. Панферов турында бик еш кына языла, ләкин бары тик уңай бәя биреп кенә һәм һәрвакытта да бик нык мактап кына языла. Ә «Октябрь» журналы битләрендә нәрсәне сүгәләр соң, нинди нәрсәләр анда ачы тәнкыйтькә очрый, яисә, гади генә әйткәндә, хөкем ителә? Алар И. Оренбургның «Давыл» романын, В. Панованың «Пружилиха»сын, А. Гончарның «Байрак йөртүчеләр»ен сүгеп чыктылар, Э. Казакевичның «Йолдыз»ына начар бәя бирделәр, П. Павленконың «Бәхет»ен зур искәрмәләр белән генә кабул иттеләр, П. Березовның А. Барто шигырьләре турында хурлап язган мәкаләсен басып чыгардылар. «Октябрь» журналында яхшы мәкаләләр дә булмады дип әйтеп булмый. 3. Гусевның «Семьяның ике формасы, әхлакны ике төрле аңлау» исемле мәкаләсен, Вас. Ивановның «Әдәбиятта һәм әдәби тәнкыйтьтә совет патриотизмы өчен» мәкаләсен, Ф. Гладковның «Балачак турындагы повесте» турында язылган А. Беликның мәкаләсен шундый мәкаләләр дип атарга мөмкин. Мәкаләләрнең, шундый тәртиптә сайланып урнаштырылуы журнал җитәкчеләренең ялгыш карашта тор- ганлыкларын күрсәтә; әйтерсең, «Октябрь» да басылган язучыларны гына мактарга кирәк тә, «Октябрь» ла басылмаган язучыларны ниндидер дәрәҗәдә «хурларга» кирәк булып чыга. Шулай ук С. Трегубның «Җанлы җанлылар белән» китабы да үзенә игътибарны жәлеп итә. Бу китапта уңай моментлар бар. Аның В. Маяковский поэтикасын өйрәнергә омтылуы яхшы, хәзер бу мәсьәлә белән бик сирәк шөгыльләнәләр. Автор B. Маяковскийның гаять зур идея һәм поэтик уңышлары яктылыгында безнең әдәбиятыбызның барлык үсеш процессына тәнкыйть белән карарга тели. Бу — яхшы эш. Аның аерым шагыйрьләрнең политикадан читтә торуларын, аларның индивидуализмын тәнкыйтьләве файдалы, чистарткыч хезмәт. В. Маяковскийны совет шагыйрьләренең күпчелегенә каршы куярга ярамый, үзләренең поэтикасында Маяковскийның интонацияләренә иң якын торган язучыларны гына күтәрергә ярамый! Билгеле, безгә Маяковскийдан өйрәнүгә каршы чыгуларны бетерергә кирәк. Бу мәсьәләдә С. Трегуб хаклы. Ләкин ул, әгәр дә шагыйрьләр Маяковскийга охшыйлар икән, аларны барлык тәнкыйтьтән; хәтта идея кимчелеге өчен ясалган тәнкыйтьтән дә якларга хәзер булып тора. Трегуб Н. Асеевны һәм С. Кирсановны, ә яшьләрдән Г, Горно- стаевны яклый. Бу яклау ике сәбәп буенча дөрес түгел. Беренчедән, Ы. Асеевның һәм C. Кирсановның поэзиясенә килгәндә исә, аларның Маяковский поэтикасына бәйләнешлелекләре гадәттән тыш арттырылган. Бу шагыйрьләрнең мөстәкыйль йөзләре, мөстәкыйль поэтик интонацияләре бар. Ә икенчедән, шуны онытырга кирәкми: безнең матбугатыбызда үз вакытында Н. Асеевны, барыннан да элек, Маяковскийга якын торганлыгы өчен түгел, ә идея өлкәсендәге ялгышлыклары өчен (мәсәлән сугыш вакытында) тәнкыйтьләделәр. Минемчә, С. Трегубның мондый карашы — шулай ук группачылыкның бер күренеше. Совет тәнкыйте принципиаль булырга, дәүләт һәм халык интересларыннан чыгып эш итәргә тиеш. Бу тәнкыйть үзенең дөреслелеге белән ышандырырга тиеш, ләкин, үзенең теоретик йомшаклыгы, тормыштан аерылганлыгы, әшнәлек мөнәсәбәтләренең булуы аркасында, безнең тәнкыйтебез еш кына принципсызлык күрсәтә. Бәхетсезлеккә каршы, бу җитешсезлекләр Язучылар союзы җитәкчелегенә дә, безнең журналларыбызның җитәкчелегенә дә хас нәрсәләр. Болар да шулай ук тәнкыйтьне бик нык саташтыра. Күп кенә әдәби мәсьәләләрне тикшергәндә, Язучылар союзы җитәкчелегендә, шулай ук күп кенә журналларның җитәкчелегендә һәм аерым тәнкыйтьчеләрнең үз-үзләрен тотышларында принципсызлык күренгән вакытларда, партия безгә сабаклар бирде, ул сабакларны без исебездә тотарга тиеш. Без җитди уйланырга тиешбез: ни өчен, чыннан да, үз вакытында тәнкыйтьчеләрнең берсе дә «Яшь гвардиямнең җитди хаталарын күрсәтмәде, ни өчен без А. Софроновның «Бекетов карьерасы» һәм В. Кожевниковның «Утлы елга» исемле пьесаларына, К. Симоновның «Туган ил төтене» повестена бәйләнешле мәсьәләләрне үзебез күтәрмәдек?

Болар һәм шуның шикелле башка хаталар Язучылар союзы җитәкчелегендә дә, тәнкыйтьтә дә әшнәлек мөнәсәбәтләренең әле бетеп җитмәгәнлеген һәм әдәби тәнкыйтьнең теоретик яктан бик нык йомшаклыгын күрсәтеп торалар. Бу мәгънәдә М. Бубенновның «Советлар власте өчен» исемле роман турындагы чыгышын мин зур уңыш дип саныйм. Бу роман турында Язучылар союзы җитәкчелегендә билгеле бер фикер туган иде, ул аны якларга омтылган иде, шуңа карамастан, М. Бубеннов ул фикергә каршы чыкты. Ул тирән принципиальлек күрсәтте, әсәрне җитди тикшерде, квалификацияле авторның әдәби хаталарын күрсәтүдән дә курыкмады. Тәнкыйть эшендә әлегә кадәр бетеп җитмәгән буржуаз йогынтылар, әшнәлек мөнәсәбәтләре һәм шуның өстенә теоретик йомшаклык га бар икән, ул чагында инде барлык начар һәм вак-төяк нәрсәляр көч алалар. Группачылык, үз-үзеңне страховать итү, «үпкәләтүдән» курку шулай башлана. Безгә тәнкыйтьтә большевистик тәртип урнаштырырга кирәк һәм, ниһаять, әдәбият теориясе мәсьәләләре белән җитди рәвештә шөгыльләнә башларга кирәк. Партиянең, ярдәме нәтиҗәсендә социалистик реализм мәсьәләләрен эшләү эше берникадәр алга китте. Социалистик реализм турындагы караш безнең өчен, бик күп еллар бу мәсьәлә буенча дискуссияләрдә катнашкан кешеләр өчен инде, бигрәк тә ачыклана төште. Ләкин минем «Әдәби тәнкыйтьнең бурычлары» исемле мәкаләм уңае белән «Октябрь» журналында алып барылган дискуссия шактый ук дәрәҗәдә уңышсыз дискуссия булды. Аның уңышсызлыгын, башлыча, түбәндәге нәрсәләр белән аңлатырга мөмкин: гәрчә минем ул мәкаләмдә кирәкле мәсьәләләр шактый күп куелган булса да, социалистик реализм мәсьәләләре абстракт куелган иде. Дискуссия дә абстракт характер алды. Матбугатта ике зур мәкалә басылып чыкты, алар дискуссиянең җитешсезлекләрен тикшерделәр һәм бу мәсьәләне ничек хәл итәргә кирәк икәнлекне тәкъдим иттеләр. Ул мәкаләләрнең берсе — В. Ермиловның «Литературная газета»да басылган «Әдәбият теориясенең сугышчанлыгы өчен!» мәкаләсе һәм икенчесе — безнең зур хезмәт күрсәткән хөрмәтле латыш язучысы А. Упитның «Карогс» журналында басылган мәкаләсе. В. Ермилов һәм А. Упит минем мәкаләмдәге формулировканы бик дөрес тәнкыйтьләделәр. Ул мәкаләдә «реалистик башлангычның һәм романтик башлангычның» социалистик реализмда килеп кушылуы турында әйтелгән, шулай ук реалистик башлангыч — критик башлангыч ул дип, ә романтик башлангыч — раслагыч башлангыч ул дип раслау ясалган иде. Ул чагында мин мәсьәләне ахырына кадәр уйлап җиткермәгәнмен һәм дөрес бирелмәгән формулировка революцион романтика турында, аның кирәклеге турында гомумән шактый дөрес куелган мәсьәләнең асылын буташтырды. Ләкин В. Ермилов мәкаләсенең позитив өлеше үз нәүбәтендә тәнкыйтькә мохтаҗ. Ул диалектик материализмга кадәр булган формуланы — Чернышевскийның «Иң гүзәл нәрсә — тормыш» дигән формуласын берьяклы һәм чикләнгән итеп ала. Ермилов мәкаләсендә үсеш турындагы төшенчә юкка чыгарыла, ягъни киләчәк турындагы һәм аныц өчен көрәшергә кирәклек турындагы, кешеләрне киләчәк хакына, коммунизм хакына тәрбияләү турындагы төшенчә юкка чыгарыла. Имеш, тормыш ул үзеннән-үзе гүзәл нәрсә, ә мин — художник, я фотограф, я «медиум», минем аша тормыш үзе сөйли һәм миннән шуннан артык бернәрсә дә таләп ителми, — менә Ермилов мәкаләсендә ничек килеп чыга.

Совет язучылары союзы уставында социалистик реализмның гомуми теоретик нигезләре турында тәмам тикшерелгән формула бар. Ул формула иптәш Сталин социалистик реализм методы турындагы мәсьәләне куйган чорда язылган иде. «Социалистик реализм, совет матур әдәбиятының һәм әдәби тәнкыйтенең төп методы буларак, художниктан чынбарлыкны аның революцион үсешендә дөрес, тарихи-конкрет рәвештә күрсәтүне таләп итә. Шуның белән бергә чынбарлыкны дөрес һәм тарихи-конкрет рәвештә художество чаралары белән күрсәтү хезмәт ияләрен социализм рухында идея ягыннан үзгәртү һәм тәрбияләү бурычлары белән дә яраштырылырга тиеш». Димәк, социалистик реализм методы чынбарлыкны дөрес һәм тарихи-конкрет күрсәтүне таләп итә, ләкин шуның белән бергә чынбарлыкны диалектик рәвештә, ягъни аның революцион үсешендә алырга кирәк. Тормышны бу дөрес һәм тарихиконкрет рәвештә күрсәтү хезмәт ияләре кешеләрен социализм рухында идея ягыннан үзгәртү һәм тәрбияләү бурычлары белән яраштырылырга тиеш. 1934 елда Совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съездында иптәш А. А. Жданов тарафыннан бирелгән формулировкада бу мәсьәлә икенче яктан да үстерелде. Иптәш Жданов әйтте: «Ике аягы белән дә ныклы материалистик нигездә басып тора торган безнең әдәбиятыбыз өчен романтика, ләкин яңа типтагы романтика, революцион романтика чит була алмый. Без, социалистик реализм — совет матур әдәбиятының һәм әдәби тәнкыйтенең төп методы булып тора, дибез, ә бу исә революцион романтизмның әдәби иҗатка аның нигез өлеше булып керергә 
тиешлеген күздә тота, чөнки безнең партиябезнең бөтен тормышы, эшче сыйныфының бөтен тормышы һәм анык көрәше иң каты, иң аек практик эшне бөек героика белән һәм гаять зур перспективлар белән бергә бәйләүдән гыйбарәт. Безнең партиябез һәрвакытта шуның белән көчле булды ки, ул — ныклы эшлеклелекне һәм практиклыкны киң перспектива белән, һаман да алга таба омтылу белән, коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәш белән бергә кушты һәм куша». Менә социалистик реализмның, нигез өлеше булып керергә тиеш булган революцион романтиканың, асылына дөрес формулировка. Киләчәк өчен, яңалык өчен көрәшергә кирәк, һәм аны күрә белергә дә кирәк. Тормышта һәрвакыт яңаның искелек белән көрәше дәвам итә. Без киләчәкне күрергә тиешбез. Иптәш Сталин безне өйрәтә: «...диалектик метод, түбәнгедән югарыга таба үсеш процессы күренешләрнең гармонияле җәелүе төсендә түгел, бәлки әйберләргә, күренешләргә хас булган каршылыкларның ачыла баруы төсендә, шул каршылыклар нигезендә хәрәкәт итүче капма-каршы тенденцияләрнең «көрәше» төсендә бара, дип саный». Иптәш Сталин үзенең икенче хезмәтендә түбәндәгеләрне әйтә: «Тормышта туа торган һәм көннән-көн үсә торган нәрсә — җиңелмәслек нәрсә ул, аның алга хәрәкәтен туктатырга мөмкин түгел. Ягъни, әгәр, мәсәлән, тормышта пролетариат сыйныф буларак туа һәм көннән көн үсә бара икән, ул бүген никадәр генә көчсез һәм аз санлы булмасын, ахырда ул барыбер җиңәчәк. Ни өчен? Чөнки ул үсә, көчәя һәм алга бара. Киресенчә, тормышта картаеп, кабергә таба бара торган нәрсә, гәрчә ул бүген батырлар көченә ия булса да, котылгысыз рәвештә җиңелергә тиеш». Социализм җиңгәннән соң диалектик үсеш бетми.

Бүген алдынгы булган нәрсәнең иртәгә артка калган нәрсә булуы мөмкин, һәм яңа өчен көрәшергә кирәк. Икенче төрле булганда, революцион романтика турындагы сүзләрнең бөтен мәгънәсе югалачак бит. Социалистик реализм кешене әлегә бетеп җитмәгән искелекнең калдыкларына һөҗүмдә күрсәтүне таләп итә һәм, Андрей Упиг «Карогс» журналында басылган үзенең мәкаләсендә әйткәнчә, — «...социалистик реализм социализм кешеләренең киләчәккә, урнашып килә торган яңалыкка өзлексез омтылышын чагылдыра. Хәтта үзенең алдан күрүе белән тормыштан узып киткән тәкъдирдә дә, социалистик реализм һаман да реалистик булып кала. Әгәр без, ачыграк, дөресрәк итеп аңлатып бирергә сүзебез булмаганлыктан, бу алдан күрүне романтизм сүзе белән атасак, шул нәрсәне күз алдында тотарга кирәк: бу романтизм безнең совет сәнгатендә үзенең специфик эчтәлеген бөтенләй югалтты һәм ул реализмга аның органик нигез өлеше булып берегеп үсте». Мин гомумән Андрей Упитның бу формулировкасы белән килешәм. Ләкин бер ачыклау белән. Киләчәккә омтылу нәрсә соң ул? Мин, язучы буларак, моны кешедә, кешеләрдә күрсәтергә тиеш булам, димәк, киләчәкнең бу сыйфатларын кешеләрдә табарга тиеш булам бит. Әйе, социалистик тормышның реаль үсеше социалистик кешедә шушы сыйфатларны тудыра. Ләкин бу сыйфатларны күрсәтү өчен художник аларны куертырга, гомумиләштерергә, типиклаидырырга тиеш. Тормышны турыдан-туры рәсемгә төшерергә мөмкинме? Юк, минем аңа мөнәсәбәтем булырга тиеш, яисә, А. А. Жданов үзенең «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы докладында әйткәнчә, совет кешесенең иң яхшы сыйфатларын һәм хисләрен «сайлап алырга» кирәк. «Совет кешеләренең бу яңа югары сыйфатларын күрсәтү, халкыбызны аның бүгенге көне белән генә түгел, бәлки аның иртәгәге көненә дә күз салып күрсәтү, алга таба бару юлын прожектор белән яктыртырга ярдәм итү — менә һәрбер намуслы совет язучысының бурычы шул. Язучы вакыйгаларның койрыгында сөйрәлеп бара алмый, ул, халыкка аның үсеш юлын күрсәтеп, халыкның, алгы сафларында 
барырга тиеш. Язучы, социалистик реализм методын кулланып, безнең чынбарлыгыбызны намус һәм игътибар белән өйрәнеп, безнең үсешебез процессларының асылына тирәнтен төшенеп, халыкны тәрбияләргә һәм аны идея ягыннан коралландырырга тиеш. Совет кешесенең иң яхшы хисләрен һәм сыйфатларын сайлап алып, аның алдында аның иртәгәге көнен ачып бирещ без шул ук вакытта үзебезнең кешеләребезгә аларның нинди булмаска тиешлекләрен күрсәтергә, кичәге көннең калдыкларын, совет кешеләренә алга баруда комачаулык итә торган калдыкларны камчыларга тиешбез».

 «Иң гүзәл нәрсә — тормыш» формулировкасы—Ермилов тарафыннан бирелгән мәгънәдә — җитәрлек түгел, ул диалектик түгел, ә сәнгатьнең тасвирлау көче ноктасыннан чыгып караганда, ягъни тормышны һәм кешене күрсәтүдәге юлларның күплегеннән чыгып караганда, ул язучы алдында — социалистик реалист алдында ачылган гадәттән тыш мөмкинлекләрне томалый. В. Ермилов «Әдәбият теориясенең сугышчанлыгы өчен!» исемле шул ук мәкаләсендә, В. Ажаевның романын тикшергәндә, аның теориясе нинди күңелсез нәтиҗәләргә китергәнлеген күрсәтте. Мәсәлән, аның «Москвадан еракта» романына бирелгән характеристикасын ничек кабул итәргә кирәк? «Яшь язучы В. Ажаевның, «Москвадан еракта» романы авторының уңышы шуннан гыйбарәт: ул эшләп чыгаручы хезмәтнең «һәрбер объектында» поэзия күрә,—дип яза Ермилов.—Авторның осталыгы җитмәгәнлеге күренеп тора, ул урыны-урыны белән, бигрәк тә геройларның шәхси тормышларын тасвирлаганда, беркатлылыкка бирелә.

Персонажларының телендә үзенчәлекләр аз, авторның үз теле дә шулай ук ачыклыктан ерак тора. Күп геройларның характерлары бик аз индивидуаллаштырылган. «Москвадан еракта» романының сюжеты, роман геройлары тарафымнан салына торган нефтепровод шикелле үк, туры сызык белән алып барылган сюжет: сюжет барышы һәм нефтепровод төзелешенең барышы тулысынча бер-берсенә туры килә».

Монда нинди поэзия бар соң? Минемчә, монда В. Ермилов Ажаевның романына тиешле бәяне бирми. Шуннан соң В. Ермилов аңлатып бирә: «В. Ажаев үзенең «Москвадан еракта» романының поэзияләштерелгән производство отчеты икәнлеген яшерми генә түгел, хәтта бу турыда ничектер турыдан-туры декларация дә ясый». Менә сиңа социалистик реализм! Бәхеткә каршы, В. Ажаевта бу мәсьәлә алай тормый. Минемчә, В. Ермилов үзенең Әдәбият теориясенең сугышчанлыгы өчен!» исемле хезмәтендә Ленинның «Нәрсә эшләргә?» исемле хезмәтендә әйтелгән, бездә бик күп мәртәбәләр цитата итеп алынган: «Киләчәк турында хыялланырга кирәк!» дигән бик гүзәл сүзен юкка оныта. Безнең социалистик эстетика мәсьәләсе иң аз эшләнгән мәсьәлә. Бу мәсьәлә — идеялелек һәм художестволылык турындагы, эчтәлек һәм форма турындагы мәсьәлә. Бу мәсьәләнең эшләнмәгәнлеге безгә гаять зур зарар китерә. Уңышсыз дискуссия турында тагын бер мисал — ул В. Маяковский турындагы дискуссия. Бу дискуссиядә бөтен нәрсә, беренчедән, поэзиянең реаль үсешеннән бөтенләй аерым алып тикшерелде, ә икенчедән, асылда, Маяковскийның поэзиягә нәрсә алып килгәнлегенә берәү дә реаль анализ бирергә тырышып карамады. Маяковскийны безнең рус классик поэзиясенең үсеше белән бәйләнештә алырга кирәк. Маяковский үзеннән-үзе килеп чыкты дигән караш — ялган караш ул. Аны Октябрь революциясе тудырды. Әгәр Пушкин, Лермонтов, Некрасов булмаган булса һәм Маяковскийга кадәр яшәгән рус поэзиясе булмаган булса, Маяковский килен чыга алмаган булыр иде. Минем тарафымнан әйтелеп үткән, Маяковскпйга кадәр яшәгән бөек кешеләр дә тормышта шулай ук новатор булганнар. Шигырьне Маяковский исеме белән 
бәйләнгән революцион азатлыгын һәм шул азатлыкның безнең бөтен поэзиябездә чагылышын күрсәтергә кирәк. Быел апрельдә без В. Маяковскийның үлүенә 20 ел тулу көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу датага хәзерләнгәндә, без совет поэзиясенең барлык сыйфат мәсьәләләрен бик югары дәрәҗәгә күтәрергә тиешбез, без аны Маяковский белән тикшерә алабыз. Идеялелек һәм художестволылык, эчтәлек һәм форма мәсьәләләрен тирәнтен тикшермичә торып, алга баруы бик авыр. Без формалистик мәктәпкә җимергеч удар бирдек, хәзер инде безгә, марксистларга, имеш, без форма мәсьәләләрен хәл итә алмабыз дип, яисә шул юнәлештә эшләячәк тәнкыйтьне формализмда гаепләрләр дип куркырга кирәк түгел. Әдәби тәнкыйтебезнең артталыгы Совет язучылары союзының эшләрендәге һәм журналлар редакторларының эшләрендәге җитешсез лекл әрдә дә күренде. Язучылар союзы, тәнкыйтькә юнәлеш бирәсе урында, үзе кайчакларда идея өлкәсендә зур хаталар ясады һәм тәнкыйтьчеләрнең эшләренә буталчыклык кертте, дип әйткән идем инде м и и. Журналларның редакторлары турында да шуны ук әйтергә кирәк. Тәнкыйтьчеләр бер-берләрен тәнкыйтьләсеннәр өчен, тәнкыйтьчеләрне тәнкыйтьләү эшен бик нык үстерергә кирәк. Аерым хаталар өчен алар бер
-берләрен ашасыннар дигән сүз түгел бу. Алар шундый итеп тәнкыйтьләргә тиешләр: ул тәнкыйть дөрес юлда торган бик күп кешеләрне берләштерсен, һәм алар бер-берләреиец хаталарын курыкмыйча ачып бирсеннәр. 

Тәнкыйтьнең осталыгына карата булган мәсьәләне дә куярга кирәк. Тәнкыйтьче— язучы бит ул, аңа да фикер әйтүнең формасы бик әһәмиятле. Тәнкыйть мәкаләләре яхшы тел белән язылган, ачык, аңлаешлы итеп төзелгән булырга тиеш. Яшьләргә игътибарлы булырга кирәк. Хәзер яхшы диссертацияләр язган бик күп яшьләр бар. Аларның кайберләре — картрак, кайберләре — яшьрәк. Кайберләренең ялгышлары да бар. Бу ялгышлар өчен яшь язучыларны «ашарга» кирәк түгел. Яшь кадрларны тәрбияләргә, аларга ярдәм итәргә кирәк. «Литературная газета»ның, журналларның, әдәбият теориясе һәм әдәби тәнкыйть комиссиясенең югары уку йортларындагы яшьләрне тәнкыйтьчеләр сыйфатында җәлеп итә башлаулары кирәк безгә. Журналларыбыз тәнкыйть өчен бирелә торган урыннарын киңәйтергә тиешләр. Тәнкыйтьне киң итеп җәелдермәгән журналның үз йөзе юк. Тәнкыйть, киң үсеш юлына чыгу эчен, тормышны, чынбарлыкны художниктан ким белмәскә тиеш. Бүгенге китаплар тормыштагы яңа нәрсәләрне ачалар. Тормышның үзен белми торып, ул китапларга тулы һәм дөрес бәя биреп булмый. Партия безне, язучыларны, кайбер 
мәсьәләләрдә төзәтте. Башлыча ул моны, коммунизм төзелешенең бөтен процесслары белән җитәкчелек иткәнгә күрә, тормышны бик яхшы белгәнгә һәм фальшьларны күргәнгә күрә төзәтте, чөнки без кайвакытларда, язучы иҗатындагы икенче дәрәҗәдәге моментлар белән мавыгып, ул фальшьларны күрми калабыз. Язучылардан гына көлмәскә кирәк, ә колхозның, заводның, мәктәпнең ничек яшәгәнлеген белми торган һәм, хезмәт резерв чарының чынлап та ничек үскенлекләрен һәм тәрбияләигәнлекләреи белми торып, аларга багышланган китаплар турында язучы тәнкыйтьчеләрдән дә көләргә кирәк. Әгәр безнең әдәби-художество тәнкыйтьчеләребез Ленин һәм Сталин тәгълиматын тирәнтен үзләштерәләр икән, бөтен яктан җанлы тормыш белән бәйләнештә булалар икән, группачылыкның һәм әшнәлек мөнәсәбәтләренең калдыкларын ахырына кадәр юк итәләр икән, алар үзләренең җитешсезлекләрен төзәтәчәкләр. Бары тик шул чагында гына безнең тәнкыйтебез зур адымнар белән алга атлар. Һәм аның файдалы, нәтиҗәле йогынтысы астында бөек совет матур әдәбияты бик нык алга китәр дип әйтергә мөмкин.
 
ДОКЛАД БУЕНЧА ЙОМГАКЛАУ СҮЗЕ

Иптәшләр, Язучылар союзы правлениесенең XIII пленумы тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть белән дәвам итә. Әгәр Язучылар союзы правлениесенең электәге пленумнары белән чагыштырып карасак, бу пленумда иптәшләр чын күңелдән сөйләде дип әйтергә мөмкин. Чыгып сөйләүчеләрнең сүзләреннән, — хәтта күп кенә моментлары белән килешергә мөмкин булмаганнарыннан да, — сәламәт орлыкны — иң элек Язучылар союзы җитәкчелегенә карата әйтелгән тәнкыйтьне сайлап алырга мөмкин һәм сайлап алырга кирәк. Пленумда мондьш чыгышлар аз булмады. Чыгып сөйләүче иптәшләрдән Николаева, Белик, Семушкин, Сурков, Кирсанов, Трегуб, Первенцев, Грибачев, Ермилов, хәтта Шкеркин да (Софронов һәм Симонов иптәшләрнең инде үзара тәнкыйть белән чыгышлары турында сөйләп тә тормыйбыз) союз җитәкчелегенең эшен җитди рәвештә тәнкыйть иттеләр. Тәнкыйть белән чыгучыларның күбесе чың күңелдән сөйләде һәм аларның чыгышлары идея ягыннан ачык аңлаешлы иде (Симонов, Софронов, Сурков иптәшләрнең чыгышларын, Николаева, Семушкин, Грибачев һәм кайбер башка иптәшләрнең чыгышларын мин шундый чыгышлар итеп саныйм), ә, мәсәлән, иптәш Кирсановның чыгышындагы дөрес тәнкыйть элементлары исә циркгагы дивертисмент белән бергә алып барылды. Ләкин без мондый тәнкыйтьтән дә тормышның җанлы тавышын тотып алырга тиешбез, — безнең өстән ул җаваплылык алынмый. Кешенең тормышы өчен файдалы булган үсемлекләр һәрвакытта да саф хәлендә генә үсмиләр, алар еш кына чүп үләннәр арасында да үсәләр; шуның шикелле үк, күп кенә кирәксез нәрсәләре булган чыгышлардан да сәламәт нәрсәне күрә белергә кирәк. Хәтта иптәш Шкеркинның вак группачылыкның шайтан таяклары баскан речендә дә Язучылар союзы житәкчелегенең эшләрендәге жптешсезлекләрне тәнкыйтьләгән дөрес моментлар булды. Җитәкчелек адресына карата әйтелгән тәнкыйтьләр нәрсәгә кайтып калды соң? Моны иптәш Симонов яхшы аңлатып бирде. Тәнкыйтькә дөрес юнәлеш бирү өчен, Язучылар союзы җитәкчелегенең үзенә үз эчендәге әшнәлек мөнәсәбәтләренең калдыкларын бетерергә, эштә чын большевистик коллегиальлекне яңадан булдырырга кирәк, әсәрләрне тикшергәндә, кешенең кемлегенә карамыйча, туры нәтиҗәләр чыгарырга һәм практик тәкъдимнәр ясарга кирәк, — бары тик шул чагында гына тәнкыйтьне дөрес оештырырга һәм аңа дөрес юнәлеш бирергә мөмкин.

Пленум Язучылар союзы эшендәге шушы җитешсезлекләрне ачып бирде, — бу пленумның иң зур файдасы шуннан гыйбарәт дип уйлыйм мин. Безнең секретариатка һәм президиумга художество алымнары һәм вкуслары төрлечә булган кешеләр җыелган. Иң элек без берберебезнең әсәрләре турында бик үк туры әйтеп сөйләшмибез, һәм бу нәрсә безнең эшебезне катлауландыра. Без тышкы «лойяльлекне» саклыйбыз, берберебезгә булган мөнәсәбәтләрне «катлауландырудан» куркабыз һәм берберебезне тәнкыйть итү эшен йомшартабыз, ә бу нәрсә безнең эшебезгә зарар китерә. Без эшләргә тиеш булган беренче нәтиҗә шул: бер-беребезгә карата «либераллык» итүне ташларга, ялган әшнәлек мөнәсәбәтләренең калдыкларын бетерергә кирәк. Ләкин без, социалистик дәүләттә яшәвебезне һәм ул дәүләтнең үз социалистик дисциплинасы, социалистик җәмгыятьнең үз кагыйдәләре барлыгын исебездә тотып, бер-беребезне тәнкыйтьләгәндә, шәхси һәм группачылык карашларыннан чыкмыйча, бәлки гомуми эш интересларыннан чыгарга тиешбез, без менә шуңа омтылырга тиеш. Язучылар союзының җитәкчелегендә бер-беребезнең әсәрләренә карата дөрес тәнкыйть үрнәкләре күренә башлагач, чыннан да әдәби тәнкыйть алга китәр. Язучылар союзының адресына әйтелгән тәнкыйтьтән икенче нәтиҗәне Грибачев иптәш үзенең чыгышында бик дөрес күрсәтеп китте. Соңгы еллар эчендә бездә әдәбиятның яшь кадрлары үсеп җигте. Алар Ватан сугышын үткән кадрлар, алар тормышның эченнән чын яңалык хисен алып килгән кешеләр. Моны алар үзләренең әсәрләрендә алып килделәр. Алар — зур отряд, алар — инде бөтен халыкка мәгълүм булган дистәләрчә язучылардан гыйбарәт. Алар безнең әдәбиятның йөзен бик нык үзгәрттеләр. Без бу фактның әһәмиятенә берникадәр бәя биреп җиткермәдек. Ул кешеләр фактта совет язучылары-ның алдынгы сафларына килеп кушылдылар. Алар карт кадрлар белән берлектә әдәбият язмышы өчен җавап бирәләр һәм аларның әдәбиятка җитәкчелек итүдә катнашырга хаклары бар. Ә без кадрларыбызиың бу табигый күтәрелешенә һәм үсешенә берникадәр бәя биреп җиткермәдек. Монда «группачылык» сүзен бик җиңел куллангаладылар — бу һәрвакытта да дөрес түгел. Бу сүзне уйламыйча кулланырга ярамый. Кайчакларыида «группачылык»ны ясалма рәвештә тудырырга мөмкин. Әгәр җитәкчелектәге кешеләр яшь кадрларга, аларның әһәмиятләренә тиешле бәяне биреп бетермиләр икән, аларның сүзләренә колак салмыйлар, аларны җитәкчелектә катнашу эшенә тартмыйлар икән, яшь язучылар үпкәли башлыйлар, һәм бу әле «группачылык» түгел. Монда инде җитәкчелек үзе гаепле, ул аларга вакытында тиешле игътибарны күрсәтмәгән. Шуңа күрә дә мин әдәбиятның яшь кадрларына карата «группачылык» сүзен кулланмас идем. Бу сүз аларга карата дөрес булмас иде. Бу кадрларны күтәрергә һәм тәрбияләргә кирәк, аларны Язучылар союзының җитәкчелегенә һәм журналларыбызның редакцияләренә күтәрергә кирәк. Һәм алар, һичшиксез, үзләре белән бергә бик күп яңалык алып килерләр. Яңа кадрлар алдында карт кадрлар «бер читкә» китәргә тиеш дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Бу, иптәш Сталин өйрәткәнчә, карт һәм яшь кадрларның бергәләшеп эшләүләреннән гыйбарәт булырга тиеш, һәм моны эшләргә кирәк. Яшь язучылар әдәбиятка зур һәм яңа нәрсә алып килгәннәр икән, шуның өчен башка язучылар безгә баш ияргә тиеш, дип уйламасыннар алар. Юк. Алар үзләре тәнкыйть белән чыгалар һәм шулай ук үзләре дә тәнкыйтькә мохтаҗ икәнлекләрен аңларга тиешлеләр. Шуңа күрә дә мин яшь язучыларның җитешсезлекләре турында берничә сүз әйтергә телим. Мин, карт буын язучысы буларак, күп кенә әдәби яшьләребезнең язучылык җитешсезлекләрен күрәм. Аларның күбесендә уку пафосы юк. Бу яңа кадрларга бәя биреп җиткермәү нәтиҗәсендә нинди катлаулылыкларның килеп чыгуы мөмкин икәнлеге турында әйтеп үткән идем инде мин. Ләкин алар хәзергә кадәр әле һаман да үзләренә бәя биреп җиткерелмәү пафосы белән генә яшиләр. Алар арасында Сталин премиясе лауреатлары, данлы кешеләр дә бик күп. Һәм бәя биреп җиткерелмәү пафосын инде аларга уку пафосы белән алмаштырырга вакыт. Менә, мәсәлән, монда яшь тәнкыйтьче иптәш Белик чыгып сөйләде. Аның яшь иптәшләргә биргән кайбер киңәшләрен мин дөрес дип таба алмыйм. Социалистик реализм методы — әдәбиятта иң революцион метод һәм бу метод сәнгатьтә переворот ясады дип ул дөрес әйтте. Ләкин ул шушы нигездә классикларны, ниндидер искереп беткән һәм катып калган итеп табып, кимсетергә кереште. Бусы белән дә һич тә килешергә ярамый. Иптәш Белик бер нәрсәне оныта: әгәр укымыйсың икән һәм үз өстеңдә эшләмисең икән, иң революцион метод белән дә бик начар язарга мөмкин. Чын тормыш эченнән килгән иптәшләр тормышны бик яхшы беләләр. Киләчәктә дә алар шул тормыш белән бәйләнешләрен өзмәсеннәр иде дип теләргә мөмкин. Ләкин уку мәсьәләсе — бөтен яклап белем алу һәм махсус әдәби белем алу мәсьәләсе—алып ташланмый. Яшь язучылар өчен Ленин һәм Сталин иң яхшы остаз булдылар һәм остаз булып калалар да. Алар: укырга, укырга кирәк, диләр, шулай ук узган заманнан да, борынгылардан да өйрәнергә кирәк, узган заманны алып ташлап булмый, диләр. Мин Ленинның комсомолның өченче съездында сөйләгән реченнән кайбер урыннарны искә төшереп үтәм: «Кешелек җәмгыятенең бөтен үсеше белән барлыкка килгән культураны төгәл рәвештә белү белән генә, аны яңадан эшләү белән генә пролетар культураны төзергә мөмкин икәнлеген ачык аңламый торып, шундый аңлаудан башка без бу бурычны хәл итә алмаячакбыз... Пролетар культура — капиталистлар җәмгыяте, алпавытлар җәмгыяте, чиновниклар җәмгыяте изүе астында кешелек дөньясы тарафыннан эшләп чыгарылган беле.м запасларының законлы рәвештә үсеше булып торырга тиеш. Югарыда әйтелгән барлык шушы юллар һәм сукмаклар пролетар культурага китерделәр, китерәләр һәм китерүләрендә дәвам итәләр...» Ишетәсезме, иптәш Белик? «Китерәләр һәм китерүләрендә дәвам итәләр...» Без узган елгы әдәбиятыбыз турында сөйлибез икән, шуны онытмаска тиешбез: партия безне шулай ук эшебезнең художество сыйфатына игътибарсызлыгыбыз өчен дә тәнкыйтьләде һәм тәнкыйтьли. Мәсәлән, пленумда әдәбият турында чыгыш ясаган, бик күп яхшы һәм дөрес нәрсәләр әйткән яшь язучыларның әдәби сыйфат турында, осталык турында, әдәби форма турында бик аз сөйләүләрен мин ялгыш чыгыш дип, хәтта табигый дә түгел дип саныйм. Сәнгатьтә без гүзәллекне, матурлыкны юкка чыгардыкмыни? Ашыгып эшләүне, чиле-пешле эш бирүне булдырмаска тиеш түгелмени без? Чын осталыкка ирешергә, һаман югарыдан-югарыга күтәрелергә тиеш түгелмени без? Әдәбиятның партиялелеге турындагы ленинчыл принцип язучыларны җәмгыятьнең иң алдынгы көчләре белән, коммунизм төзүче җәмгыятьнең реаль тормышы белән бик тирәнтен бәйли, язучылар алдында дөньяның барлык байлыкларын ачып бирә! Әдәбият һәм сәнгать бары тик хәзер генә чын мәгънәсендә, бу сүзнең бөек тарихи мәгънәсендә, гүзәл була ала! Менә шушы уку пафосының юклыгын мин бик күп һәм бик күп яшь язучыларыбызның җитешсезлеге итеп саныйм. Мин үземнең докладымда «группачылык» турында сөйләгәндә, аның адресын бик ачык итеп әйттем. Мин, мәсәлән, «Октябрь» журналындагы тәнкыйтьнең «группачылык» характеры турында сөйләгәндә, барыннан да элек безнең яшь язучыларыбыз начар укытучыларның сүзләрен тыңламасыннар өчен сөйләде?! «Октябрь» журналындагы әдәби тәнкыйть «үз кешеләрен» артык мактый, ә «читләрне» сүгә; иң әүвәл ул журнал битләрендә үзләренең әсәрләрен бастырган яшь язучыларны артык мактый. Ләкин, хөрмәтле иптәшләр, сезне бит журнал редакциясендә юмалыйлар, сезнең әдәби кимчелекләрегезне төзәтәсе урынга, аларны гафу итәләр! Атар моны шуның өчен эшлиләр: яшьләр дә үз нәүбәтләрендә «Октябрь»дагы укытучыларының кимчелекләрен гафу итсен, диләр алар! «Октябрь» журналы редколлегиясенең члены иптәш Первенцев, чыгып сөйләгән чагында, В. Катаевның «Советлар власте өчен» исемле романын тәнкыйтьләгән Бубенновның мәкаләсендәге яхшы яклар турында искиткеч матур сөйләде, аның реченең бу өлешенә тулысымча кул куярга мөмкин. Ләкин иптәш Первенцев журнал редакторы Ф. Панферовның «Зур осталык» исемле шапшак язылган, эшләнеп бетмәгән, уйлап җиткерелмәгән һәм идея ягыннан шикле моментлары булган роман турында сөйли башлагач, аның пафосы бик тиз шиңде! Иптәш Первенцев инде үзенең редакциядәге иптәшенә карата тәнкыйтьнең большевистик принцибын куллана алмады! Менә ничек килеп чыга ул: «Октябрь» журналы яшь язучы Первенцев турындагы тәнкыйть мәкаләсендә чыннан да аның талантлы булган әсәрләрендәге әдәби кимчелекләр турында бернәрсә дә әйтми. Иптәш Первенцев шуңа рәхмәт йөзеннән үзенең редакторы булган иптәш Панферовның әдәби кимчелекләрен гафу итә. Ә мин сезгә, иптәш Первенцев, шуны киңәш итәм: юмалау сүзләренә колак салмагыз сез, тәнкыйть тавышын тыңлагыз: язучы өчен тәнкыйть тавышы файдалырак. Иптәш Первенцевка да һәм башка бик күп яшь язучыларга да әдәби хезмәткә күнегүне булдырырга вакыт инде. Иң элек үз әсәрләреңне тагын 2 — 3 мәртәбә кулдан күчереп чыгарга иренмәскә кирәк, — шулай эшләгәндә ул камилләшкәннән камилләшә төшә. Мин иптәш Семушкинның «Новый мир» журналына карата әйтелгән каты тәнкыйте белән килешәм. Бу журналның бер ел эчендә хаталы берничә әсәр бастырып чыгаруы, ул әсәрләрнең матбугатыбызда идея һәм әдәби сыйфаты ягыннан каты тәнкыйтькә очравьп турында сөйләде ул. Язучылар союзы секретариаты, «Новый мир» журналының беренче хатасын күргәч үк, бу журнал белән бик җитди рәвештә шөгыльләнергә, аны принципиаль рәвештә тәнкыйтьләргә тиеш иде. Һичшиксез, «Новый мир»ны тиешенчә тәнкыйтьләп, аны шуннан соңгы икенче хаталарыннан саклап калган булыр идек. «Новый мир» журналын шулай тәнкыйтьләмәвебездә «үзара мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә» теләмәүче Язучылар союзы секретариатының тагын бер тапкыр зур җитешсезлекләре күренде дип уйлыйм мин. Ләкин «Новый мир» журналы үз битләрендә үз редакторын мактамый һәм үз редакторының уңышсыз әсәрләрен яклау өчен яшь язучыларны, юмалап, үз якларына аудару шикелле ялгышларны беркайчан да эшләмәде.

Мин иптәш Симоновның безнең яшь драматургларыбыздан Софроновны, Первенцевны, Суровны «группачылыкта гаепләве белән килешмим. Ләкин алар бер-берләренең әсәрләрендәге әдәби кимчелекләргә амнистия ясауда һичшиксез гаеплеләр. Яшь язучының үз әсәрен, эшләп бетермичә, тиешенчә хезмәт куймыйча, аны» журналга яисә театрга чиле-пешле хәлдә илтүенә, шуның өстенә әле үзе алдында башкаларның баш июен таләп итүенә чик куярга кирәк. Яңа нәрсә ачасың икән, аның өстендә эшлә, өйрән, укы, укы. Классик реализмның иң бөек нокталарыннан түбән торган сәнгать белән коммунизмга аяк басарга хакыбыз бармыни соң безнең? Безнең барыбызга да укырга, белемебезне үстерер! ә, художество осталыгының иң бөек ноктасына ирешергә кирәк! Бу шулай ук бик куп «картлар»га карата да әйтелә: кайбер картлар бу мәктәпнең таләпләрен үтәмиләр, ә кайберләре артык иркәләнеп киттеләр, — тормыш шуны күрсәтте. Таләпләрнең һәм уку пафосының дәрәҗәсен күтәрергә вакыт безгә. «Литературная газета»ның әдәбият мәсьәләләрендә тоткан аумакай юлы Язучылар союзындагы обстановканы идея ягыннан ачыклауга бик нык зарар китерә һәм комачаулык итә: бу газета я дөрес чыгыш ясый, я бер кырыйга алып кереп китә, ә кайчакларында аның нәрсә теләгәнен дә белеп булмый. Моның шулай булуында иң элек газетаның редакторы иптәш Ермилов гаепле. Каты һәм сәләтле тәнкыйтьче буларак, яхшы якларына карамастан, аның түбәндәге җитешсезлекләре бар: тәнкыйтьләгән чагында, язучының ялгышларын төзәтүне 
максат итеп алмыйча, аны, «каршы як» итеп, юк итүне максат итеп куя; бөтен кешедә дә бары тик чиг һәм дошман нәрсә генә бар дип шикләнә һәм шулай тәнкыйть игә; моны ул, чын мәгънәсендәге чит һәм дошман нәрсәне фаш итеп, газета тирәсенә барлык әдәби көчләрне туплау өчен эшләми; башкаларны тәнкыйтьләгәндә, үзенең ялгышларын төзәтми, алар турында бернәрсә дә әйтми; ялгыз гына тәнкыйтьли, үзен газетаның редколлегиясеннән дә, Язучылар союзының секретариатыннан да өстен итеп куя, коллегиальлекнең, коллектив эшнең барлык өстенлекләрен аңламый һәм аңа тиешле бәя бирми. Гәрчә аның дөрес чыгышлары булса да, ул язучылар һәм тәнкыйтьчеләр арасыннан берәүнең дә аны якламавына үпкәли. Ә бу бик яхшы аңлашыла. Аның шундый җитешсезлекләре булганда, тәнкыйтенең максатын тотып алуы бик читен. Әгәр максатың дөрес һәм ачык икән — үз тирәңә кеше җыеп була. Ә «Литературная газета» үз тирәсенә язучылардан кемнәрне туплады соң? Шундый аумакай позициягә нигезләнгән чагында, үз тирәңә кешеләрне туплавы читен. Иптәшләр, мин үземнең йомгаклау сүземдә күтәргән мәсьәләләрне чыннан да докладымда тиешенчә үткен итеп куймадым. Моның өчен мине дөрес тәнкыйтьләделәр. Тәнкыйть өчен мин рәхмәт әйтәм. Язучылар союзына, бу пленумның материалларыннан чыгып, идея ягыннан һәм оештыру ягьнннан еракка алып бара торган нәтиҗәләр ясарга туры килер әле. Без Язучылар союзында бары тик коллектив рәвештә генә җитәкчелек итә алабыз. Моны исебездән чыгармау бик әһәмиятле.

Тагын хаталар ясамау өчен нинди гарантия бар дип сорыйлар икән, мин аларга: бу гарантия — эшнең коллектив һәм коллегиаль рәвештә куелуында, дим. Яңа әдәбиятны тудыру эшендә без бик еш кына күтәрелмәгән чирәм буйлап буразналар сызабыз, һәм безнең беребез дә хаталардан страховать ителмәгән, бары тик коллектив эш кенә безгә аларны ясамый калырга ярдәм итә ала. Әдәбиятта вак «юлбашчылар» заманы күптән узып китте инде, андый «юлбашчылыкка» берәү дә өметләнмәсен. Алар безгә бары тик зарар гына китерәләр. Шуңа күрә дә безнең журналларыбызның редакцияләрендә чын-чыннан эшли торган редколлегияләр булырга тиеш. Әгәр редколлегияләр эшләсәләр, безнең журналларыбызда ялгышлар азрак булыр иде. Союз җитәкчелегеннән яисә журнал редакциясеннән берәр кешенең яңа әсәргә уңай бәя яисә тискәре бәя бирүе, яисә аларның бары үзара гына киңәшеп бәя бирүләре — кайчагында яңа әсәрнең язмышын хәл итә, дип сөйләде иптәш Кирсанов. Аның реченең бу өлеше дөрес. Ә бит һәрбер әдәби әсәрне тикшерергә, аңа төрле яктан карарга, коллектив белән киңәш итәргә кирәк.

 «Производствоньпң кайбер чыгымнарына» карамастан, безнең бу пленум Язучылар союзы өчен файдалы узды. Совет әдәбияты тагын да үссен, тагын да күтәрелсен өчен, һәм әдәби тәнкыйть чыннан да совет әдәбиятының үсешендә җитәкчелек итүче көч булсын өчен бездә бөтен мөмкинлекләр, бөтен шартлар бар. Партия һәм иптәш Сталин безгә карата үзләренең кайгыртучанлык күрсәтүләрен ташламаслар һәм, бик ихтимал, безгә алга барырга ярдәм итә торган фикерләрне әле тагын бик күп мәртәбә әйтерләр дип уйлыйм. Ә иш мөһиме шул: әдәби көчләребезне вак эшләргә бүлгәләмәскә, шундый каты, үзара тәнкыйть белән узган пленумнан соң һәрбер вак-төякне гаепкә алмаска, уңышсыз әйтелгән теге, я бу фикерләргә бәйләнмәскә кирәк; монда булган нәрсәләрнең барысын да тирәнтен һәм идеяле итеп уйлап, дошманнарның йөрәкләренә курку салу өчен һәм совет әдәбиятының чәчәк атуы өчен моннан соң да безгә берләшеп эшләргә кирәк.