Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЙЛАРЫ

ГАЗИ КАШШАФ

БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЙЛАРЫ

 («Алтын йолдыз» романы турында)

Бөек Ватан сугышы елларында Габдрахман Әпсәләмов совет солдаты массасы эчендә булды. Ул анда гади бер күзәтче булып түгел, бәлки солдатның барлык язмышын уртаклашып, аның кайгысын, шатлыгын бергә татып, авырлыгын бергә күтәреп яшәде. Яшь, яңа күтәрелеп килә торган язучы өчен моның уңай моменты шунда иде: ул халыкка тагын да якынлашты. Бу аңа үзенең әсәрләрендә сугышчыларның уйларын, тойгыларын, омтылышларын, төрле кичерешләрен дөрес чагылдырырга мөмкинлек бирде.

Сугыш елларында Г. Әпсәләмов күп кенә очерклар һәм хикәяләр язды. Ул сугыш көндәлеген образлар һәм җанлы күренешләр аша бирде. Аның әсәрләрендә соры шинель кигән, битләрендә төньяк җилләре эзе сакланган солдатларның героик эшләре тасвирланды. Г. Әпсәләмов үзенең һәр яңа хикәясендә яки очергында совет кешеләрендәге күркәм сыйфатларның яңа күренешләрен бирергә, батырлыкның, патриотизмның яңа чыганакларын күрсәтергә тырышты, һәм, шуның белән бергә, бу яшь автор һәрбер яңа әсәре саен үзенең үсә баруын, осталыгын көчәйтә баруын да күрсәтте. Ул һәр яңа әсәре саен тормышка үтебрәк керде, тормышның яңа катлауларын ачканнан ача барды, кеше күңелендәге хисләрне дөресрәк сурәтләү чараларын камилләштерүендә дәвам итте.

«Алтын йолдыз» романы язучының яңа уңышы, яңа күтәрелеше. Роман үзенең кайбер кимчелекләренә карамастан, Әпсәләмовнын художник буларак үсүен, татар әдәбиятында күренекле урын алуын бик ачык күрсәтеп тора. Шулай ук бу романның дөньяга чыгуы татар совет әдәбияты өчен дә күңелле, шатлыклы хәл. Ул, авторның гына түгел, татар совет әдәбиятының да уңышын һәм үсешен күрсәтә. Роман совет социалистик тормыш шартларында, коммунистлар партиясе җитәкчелегендә тәрбияләнеп үскән совет яшьләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышларын, көрәшләрен сурәтли, һәм ул хаклы рәвештә Ленин — Сталин комсомолына багышланган да. «һәрбер көн безнең халкыбызны югарыдан-югарыга күтәрә бара. Бүген инде без кичәге кешеләр түгел, һәм иртәгә бүгенгечә булмабыз... Без илебезнең йөзен тамырыннан үзгәрткән гаять зур үзгәрешләр белән бергә үзгәрдек һәм үстек», — диде иптәш А. Жданов. Г. Әпсәләмовнын, «Алтын йолдыз» романы илебезнең йөзен тамырыннан үзгәрткән гаять зур үзгәрешләр нәтиҗәсендә безнең заман геройлары булып тәрбияләнгән социализм иле батырларын гәүдәләндерә. Бу кешеләр социализм җиңгән чорның карашларын, шушы чорның морален, этикасын чагылдыралар. Алар — миллионнарча совет яшьләре — бөек чорның иң зур фикерләре яктылыгында үсәләр һәм социализм җәмгыятендә югары хезмәт үрнәкләре күрсәтерлек булып тәрбия алалар. Совет чорының талантлы шагыйре булган Һади Такташ сталинчыл бишьеллыкларның беренче елларында яңа кеше тууын күргән иде. Ул социализм төзү эшендә иҗат көче күрсәткән эшчеләрнең, үзләрендәге эчке каршылыкларны җиңеп, алга баруларын сурәтләде: 

Мин анарда чиксез яну күрдем

Бүгенгенең бөек эше өчен.

Мин аңарда күрдем бүгенгенең, -

дип язды. Г. Әпсәләмов романындагы төп образлар Такташ күргән яңа кешеләрнең уллары һәм кызлары. Әпсәләмов өчен яңа кешенең тууы проблема булып тормый, чөнки инде социалистик җәмгыятьнең һәрбер участогында, аның һәрбер өлкәсендә, яңа кешеләр бар һәм бик күп. Романда сурәтләнгән Галим Урманов, Мөнирә Илдарская, Хафиз Гайнуллин, Наил Яруллин, Ләлә Халидова, Таня Владимирова, Һаҗәр Шәмсиева, Верещагин, Шумилин, Ломидзе һ. б. Ватаныбызның бөек төзелеш елларында, героик хезмәтнең көн саен яңа батырлык, фидакарьлек, намуслылык үрнәкләре бирүе турында ишетеп үсәләр; большевиклар партиясенең бөек җитәкчелеге астында, илнең көннән-көн алга баруын күреп торалар; атааналарының шул төзелештә актив катнашулары, аларның ярыш дәрте белән кабынып йөрүләре, төзү пафосы белән ярсулары шушы яшьләрнең күз алдында бара. Кече яшьтән үк алар хезмәт романтикасы белән, революция көрәшчеләренең героикасы белән кызыксынып үсәләр. Социалистик тормышның киң перспективасы, Россия пролетариатының революцион традициясе, Советлар иле халыкларының эшчәнлек колачы, илебезнең табигый байлыгы — совет яшьләренең хыялларына иксез-чиксез мул азык бирә, аларда горурлык тойгысы тәрбияли, хезмәткә, данга, батырлыкка ашкындыра. Кай очракларда бу гүзәл хисләр аларга ата-аналарының биографияләре, аларның илебезгә күрсәткән хезмәтләре аша да бирелә. Мәсәлән, Мөнирәнең ата-апасы Советлар власте өчен көрәшкән һәм көрәшүче патриотлар. Әнисе — Суфия — эшче кызы. Ул үзе теләп Кызыл Армиягә киткән, гражданнар сугышында актив катнашкан.

Мөнирәнең әтисе —  Мансур—гражданнар сугышында взвод командиры булып хезмәт иткән һәм хәрби эшне үзенә профессия итеп сайлаган. Бөек Ватан сугышында без Мансур Илдарскийны генерал итеп күрәбез, Суфия ханым исә — партия эшчесе. Мөнирә шул семьяда тәрбияләнә. Урмановның әтисе Рәхим абзый Зимнийны штурмлауга, Колчакны тармар итүгә катнашкан. Яков Свердлов, Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитовларны күреп-белгән бу эшчемастер Галимнең бөек юлга аяк басуына — комсомолга керүенә шатлана. Башка образларның семьясында да без Советлар власте өчен актив көрәшүчеләрне, социализм төзелешендә намус белән эшләүчеләрне күрәбез. Разведчик Дудинның әтисе:

— Рус кешесе шундый булырга тиеш. Мин үзем дә Совет власте өчен сугышка катнашкан кеше, — дип үзенең гражданнар сугышы елларындагы көрәшен горурлык белән искә ала. Ләкин язучы барлык семья да бертөсле, барысында да уңай күренешләр, матур традицияләр генә яши дип әйтми. Тормыш зур һәм катлаулы. Иске карашлардан котылып, арынып җитмәгән ата-аналар да бар. Хәтта яшьләрнең үз араларында да иске карашлар белән яшәүчеләр, индивидуалист булып үсүчеләр юк түгел. Кәшиф Шәмгунов образы шундыйлардан. Ләкин алар сирәк очрый торган шәхесләр. Алар илебез ныгыган саен, тормыш алга киткән саен, халыкның коллективизм хисе үскән саеп югала баралар, читкә атылып ташланалар. Г. Әпсәләмов Кәшифнең эчке дөньясында актарынып тормый, ул аңа нәфрәт белән карый һәм, бик дөрес итеп, аны читләтеп уза.  
Романда бирелгән Ләлә белән Һаҗәрнең тормышларында шактый киеренке хәлләр була. Ләкин аларның язмышы, аларның киләчәге дә шул ук Урмановның язмышыннан, совет чынбарлыгыннан аергысыз. Ләлә яшь вакытта ук ятим кала. Ләкин ул урамга чыгарып җибәрелми. Зәки абзый белән Зөлфия апа — аңлы совет кешеләре — Ләләне үзләренә алалар һәм үз балалары итеп тәрбиялиләр. Ләлә беркайчан да үзен ятим итеп, кимсетелгән итеп сизми. Ул совет семьясында үсә, совет мәктәбендә укый, комсомолда тәрбияләнә. Аларга совет мәктәбендә, комсомолда дөньяның иң алдынгы, иң беек тәрбиясе бирелә. Алар шул тәрбия принципларына турылыклы булып үсәләр. Менә Һаҗәрне үги анасы начар юлга өстери. Ул юлга аяк басарга Һаҗәрнең намусы күтәрми. Ул семьясын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була. Менә ул үзе белән бергә укый торган комсорг Хафиз Гайнуллин янына бара. «Комсомолдан башка аның һичбер барыр җире юк», — ди автор һәм монда да безнең чынлык чагыла. Комсомол комитеты Һаҗәрнең язмышын билгели, саф йөрәкле совет кешеләре, укучы яшьләр аны үз араларына алалар, укырга мөмкинлек тудыралар. Химия укытучысы Валентина Андреевна Һаҗәрне үз кызы итеп тәрбияли башлый. Яшьләрнең язмышын билгеләүдә тормыш үзе катнаша. Шуңа күрә дә романда тормыштан канәгать булган бәхетле кешеләр гәүдәләнә. Аларның интересл ары җәмгыять интереслары белән тулысымча кушыла. Дәүләт эше — минем изге бурыч, диләр алар һәм шул аң белән яшиләр. Галим Урманов үзенең көндәлегенә: «Мәктәпне тәмамлагач, минем алда хисапсыз күп юллар тора. Кайсы юл белән китсәм дә адашмам, максатыма ирешермен. Мин үземә, үз көчемә ышанам...» — дип яза һәм укытучысы Петр Ильич Белозеровка охшыйсы килүен белдерә: «Петр Ильич... большевик. 19 нчы елдан бирле партиядә.
Менә шундый, җәүһәрдәй кеше булсаң иде, аның кебек үз көчеңне, үз гомереңне, тамчысын да әрәм итмичә, халыкка хезмәткә, бөек коммунизм эше өчен көрәшкә бирә алсаң иде», — ди. Бу омтылыш Урманов өчен генә хас түгел. Барлык совет яшьләре социализм җәмгыятен актив төзүчеләрдән үрнәк алалар, аларга тиң булырга тырышалар. Аталарының большевистик эшчәнлекләре аларга үрнәк булып тора. Шуңа күрә аларның характер үсешендә дә социализм җәмгыятенә файдалы кеше булып җитешү омтылышы хәлиткеч роль уйный. Алар шушы омтылышка комачаулый торган күренешләр белән көрәшәләр, аны тәнкыйть итәләр. Алар үзләрендәге кимчелекләрне дә тәнкыйть итәләр. Шундый җитешсез якларын коллектив ярдәме белән, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть ярдәме белән җиңә барып, һаман югарыга, матурлыкка таба омтылалар. Әпсәләмов бу процессны тирән патриотик хис белән сурәтли, эчке бер дулкынлану белән яза һәм әдәби чаралар белән шул гүзәл сыйфатларның серен, аның чыганагын ачып бирә. Романнан алынган беренче тәэсир көчле һәм матур. Романны укучы большевиклар партиясе җитәкчелегендәге Ленин — Сталин комсомолының героик характерлы яшьләр тәрбияләвенә горурлана һәм шатлана. 
«Алтын йолдыз» романының беренче кисәге тулысынча диярлек мәктәп тормышын яктыртуга багышланган. Бу бик мактаулы күренеш. Моңа кадәр әле безнең әдәбиятта совет мәктәбе бик аз яктыртыла һәм очраклы рәвештә генә искә алына, аның җанлы тормышы, романтик яклары сурәтләнми иде. Әпсәләмов безгә, гәрчә уку-укыту процессын бирмәсә дә, укучылар коллективының эшен һәм укытучы образын җанландырган. Без X нчы класс укучыларын һәм үз эшеп мәктәп стеналары белән генә чикләми торган большевик укытучыны күрәбез. Алар романның бөтен дәвамында безнең күз алдыннан китмиләр. Язучы бу образларны мәктәпнең традициясенә бәйләп күрсәтә башлый. Ул мәктәпнең реаль эшчәнлеген, аның хезмәт процессын бирүдән элек, шул хезмәтнең романтик нәтиҗәсен сурәтләүгә игътибар итә. Кайчандыр мәктәптә укыган кешеләр ел саен билгеле бервакытта мәктәпкә җыелалар. Укытучыларның шул кунаклар белән очрашу тантанасы бирелә. Мәктәпнең данлы традициясе бар. Ул социализм иленә кыйммәтле кешеләр биргән. Ул үзенең укучыларын киң колачлы, перспективалы, оптимистик характерлы һәм югары аңлы итеп тәрбияләгән. Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклар мәктәп тәрбиясенә, аның гүзәл традициясенә килеп тоташалар. Шуңа күрә әсәрдәге мәктәп тормышы сугыш обстановкасына контраст итеп бирелми: мәктәпнең тормышта теләсә нинди авырлыкларны, социализм иле каршында торган теләсә нинди бурычларны үти алырлык кешеләр хәзерләве басым ясап күрсәтелә. «Нәрсә ул батырлык һәм аны ничек күрсәтеп була?» дигән темага укучылар бәхәс ачалар. Бу, әлбәттә, хәл ителми торган проблема түгел. Укучылар аңа җавап табалар, чөнки бу сорау шушы мәктәпне тәмамлап чыккан Кәримовның сугыштагы батырлыклары уңае белән килеп туа. Кәримов — ак финнарга каршы сугышканда дан казанган, Советлар Союзы Герое исеме алган егет. Казан госпиталендә дәваланып ятканда, ул мәктәптә була һәм батырлык турында, дан турында сөйли.

«Укучыларның күңелендә Алтын Йолдыз турында — Ватанга иң югары хезмәт күрсәтү турында матур хыял туа». Димәк, батырлыкның сере— Ватанга иң югары хезмәт күрсәтүдә икән. Бу — дөрес! һәм укучылар батыр булырга, дан казанырга хыялланалар. Шушы теләк аларны социалистик тормышның практикасы белән бәйли. Батырлык күрсәтү, дан казану — буш хыял түгел, мавыктыргыч әкият тә түгел. Ул аларның иртәгесе. Алар, совет халкының героик хезмәтен, героик көрәшен күңелләреннән кичереп, шундый ук батырлыкны дәвам иттерергә хәзерләнәләр. Шул теләктән чыгып, унынчы класс укучысы Наил Яруллин, Кәримовның батырлыгын сурәтләп, «Алтын йолдыз» исемле драма яза. «Анда безнең иртәгә тулысы белән чынбарлыкка ашачак хыялыбыз гәүдәләнә», — ди Хафиз; драманы сәхнәгә кую — барлык 
укучыларның уртак эше булып китә.

 Драманы сәхнәгә куйганда, алар үзләрен социалистик җәмгыятьнең алдынгы көрәшчеләре итеп сизәләр. Г. Әпсәләмов үзенең романында совет мәктәбенең җанлы тормыш белән бер адымнан баруын басым ясап күрсәтә. Укытучылар яшьләрнең класстагы өлгерешләре өчен генә тырышмыйлар, бәлки аларның тормышта нинди өлкәдә уңышлырак эшли алуларын да еллар буе күзәтеп баралар. Рус әдәбияты укытучысы Петр Ильич Белозеров үзе җитәкли торган класс укучыларының омтылышларын яхшы белә, аларпың теләкләренә игътибар итә һәм мәктәптән соң нинди юл белән китәргә кирәк икәнлеге турында киңәш итә. Петр Ильич совет укытучысының үрнәк образы итеп алынган. Бу образ аша Әпсәләмов совет укытучысының социалистик җәмгыятькә хезмәт итү проблемасын куя һәм аны уңышлы рәвештә хәл итә. Белозеровның эше, аның большевистик дәртлелеге бер нәрсәгә төбәлгән: кеше үзенең урынын табарга һәм социалистик җәмгыятькә иң югары хезмәт үрнәге күрсәтергә тиеш! Кешене тәрбияләү дә шул бурычка буйсына. Совет мәктәбе һәм комсомол оешмасы Ватанга бирелгән, Ленин-Сталин идеяләренә турылыклы яшьләр тәрбияли. Язучы, Галим образы аша, безнең совет яшьләренә хас булган бер матур сыйфатны күрсәтеп китә: Галим, Туган илнең тормышын күзәтеп, үз өстенә төшкән бурычларны билгели. Ул, әтисенә килә торган газеталарның берсен дә калдырмыйча укып, тыныч хезмәт белән яшәүче илебезне дә, дөньядагы барлык вакыйгаларны да күзәтеп бара. Көнбатыш Европада, Кытай кырларында туплар гөрселдәвен яшәтә һәм аңарда илнең тынычлыгы турында, сугыш куркынычы турында борчылу тойгысы уяна. Һәм ул, үзенең күзәтүләренә, ишетеп белгәннәренә йомгак ясап, дөрес карарга килә: «Үземә гомерлек һөнәр итеп, хәрби профессия сайлау турында мин торган саен җитдирәк уйлыйм. Беләм, бу бик авыр, бәлки, иц авыр профессиядер... Ләкин мин — пионерда үскән, комсомолда тәрбияләнгән егет, мин иң җаваплы, иң авыр участокта булырга тиешмен... Без тыныч хезмәттә яшәргә телибез. Ләкин... безгә тыныч яшәргә мөмкинлек бирмәсләр. Финляндия җиңелде. Ләкин дөнья фашистлары реванш хәзерлиләр... Мин үземә нәтиҗә ясыйм: хәзерләнергә кирәк». Бу юлларны Галим Урманов мәктәптә укыган вакытта яза. Бу — аның фикере генә түгел, бу — миллион яшьләрнең чын күңелдән чыккан хисләре. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып тагын бер нәтиҗә ясарга мөмкин: Г. Әпсәләмов совет мәктәбенең социалистик тормыш белән органик бәйләнешен җанландырып бирә, һәм бу — романның уңышлы ягы. 
«Нәрсә ул батырлык һәм аны ничек күрсәтеп була?» дигән сорау буенча укучылар батырлыкның нәрсә икәнен аңлыйлар. Бавырлык — социалистик чынбарлыкта бик киң мәгънәдә йөри. Ул сугыш кырындагы батырлык кына түгел, һәрбер өлкәдә батырлык күрсәтеп була, һәрбер өлкәдә дан казанып була. Моның өчен бары бер нәрсә кирәк: дәүләт интересы белән яна белү, дәүләт интересы белән яшәү.

Дәүләт интересын иң бөек итеп танучы һәм үзенең практик эшендә тормышка ашыручы кеше һәрвакытта да зур алымнар белән эшли һәм җәмгыятькә күбрәк файда китерә. Ул батыр булып таныла, ул дан казана, ул хөрмәт ителә. Әпсәләмов романындагы геройлар ничек эшлиләр? Алар батырлыкны нинди эчтәлектә аңлыйлар? Һәм алар батырлык күрсәтүгә ничек ирешәләр? Шушы сорауларга җавап бирүе белән романның темасы төгәлләнә. Язучы әсәрнең башында ук совет иҗтимагый строеның совет кешеләрен героик рухта тәрбияләвен күрсәтеп биргән иде. Ләкин һәрбер кешенең үз биографиясе бар һәм аның батырлыкка килү юлы да үзенчә. Романда без бик күп батырлык үрнәкләрен күрәбез. Әпсәләмов ялгыз бер 
кеше батырлыгы турында гына язмый, батырлыкны совет илендә массовый төс алган сыйфат итеп бирә. Бу
дөрес һәм безнең чынбарлыкны яктырта торган факт. Ләкин шунсын әйтергә кирәк, романда батырлыкны без бары фронтта гына күрәбез. Тыл батырларына, производство алдынгыларына, атналар буе цехтан чыкмыйча җиңү даулаучы меңнәрчә патриотларга язучы бары ишарә генә ясап китә. Г. Әпсәләмов батырлыкның эчтәлеген социалистик аңлылык проблемасына китереп бәйли. Батырлык акты — ул озак еллар буе социалистик тәрбия алу җимеше, үзеңнең тормышыңны тулысыңча социализмга хезмәт итүгә багышлау, үз интересыңны социализм интересларына буйсындыру, дип аңлатуы белән язучы бу проблеманы дөрес чишә. Романның геройлары өсләренә төшкән бурычны үрнәк рәвештә үтәргә хәзер торулары белән социалистик аңлылык күрсәтәләр. Үз бәхетләрен, үз рәхәтләрен илнең гомуми тормышына тыгыз бәйләнештә итеп күрүләре белән алар үзләрен югары аңлы кешеләр итеп таныталар. Шушы аңлылык аларга дан китерә, аларны бәхетле ясый. Менә шушы эчке куәт, һичкем тарафыннан җиңелми торган көч — аларның героик характерын билгели. Галим Урмановның тормышы бик характерлы. Язучы аны бала вакытыннан ук герой итеп бирми, унынчы класста укыганда да, фронтта йөргәндә дә без Галимнең яшьлегенә хас йомшаклыкларын күреп киләбез. Галим һәм аның мәктәп дуслары әле тормышның бик күп проблемалары турында уйланырга
өлгермәгәннәр, күп кенә мәсьәләләр аларга ачык түгел, шуңа күрә дә аларда балалык сыйфатлары, беркатлылык үзен бик нык сиздертеп тора. Әпсәләмов яшьләрнең психологиясен аңлый, шуңа күрә аларның йомшаклыгын табигый күренеш итеп бирә.

Галим, дан артыннан куып, байтак ялгыш адымнар ясый. Үзен коллективка каршы куя башлый. Шул ук вакытта ул, янгынга очрап, «яңгыр трубасы буенча икенче катка күтәрелеп», бер баланы коткара, һәм үзенең исемен дә әйтмичә китеп бара. Шуның артыннан ук Галим, «Мөнирәнең ниндидер бер озын егет белән биюен» күреп, хәйран кала, яшьлек хисен җиңә алмый, көнләшә, озын егетне — Кәшифне — саклап торып, аның яңагына менеп төшә. Язучы балалык йомшаклыгын Галимгә мул биргән, монда табигыйлектән чыккан урыннар да шактый. Каршылыкны көчәйтү өчен, ул Урманов белән Шәмгунов мөнәсәбәтен өсти, шуның белән «литературщинага» өлеш чыгара. Урмановны Шәмгуновка каршы кую, аларны сугыштыру, бу эшкә милиция идарәсен катнаштыру, запискалар болгатып, кеше арасын боздырулар артык һәм ясалма. Алар әле чыннан да балалык гадәтләре чыгып бетмәгән Галимнең намусына шактый күләгә төшерәләр. Ләлә, Мөнирә һ. б. образлар, бу яктан уңышлы бирелгәннәр. Ләләнең балалыгы да нәфис һәм ягымлы сурәтләнә. Мөнирә: «Кайчак мин, үзүземне онытып, очраклы тойгыга бирелеп китәм. Димәк, минем ныклы характерым юк әле»,—дип сөйли алуы белән үсү юлында торганын күрсәтә. Яшьләр, социалистик аңнары югары күтәрелгән саен, җитдиләнә баралар, характерларын үстерәләр. Комсомол коллективы, большевик укытучылар аларны «һәр эштә, һәр адымда Ленин кебек, Сталин кебек пакь намуслы һәм турылыклы булырга» өйрәтәләр. Галим хәрби профессия сайлап ала. Ул үз хезмәтен социалистик илнең үсеше һәм халыкара обстановканың киеренкелегеннән чыгып билгели. Ул су асты көймәсенә өлкән кызыл флотчы булып билгеләнә. Укучы Урмановның көндәлек солдат хезмәтендә чыныга баруын күрә. Галим тормышта, аеруча хәрби хезмәттә, вак эш юклыгына төшенә, һәм аның батырлыгы да үзенә йөкләнгән бурычны төгәллек белән, намуслылык белән үтәп баруында чагыла. 

Галим сугыш обстановкасында чыныгып бара; тәҗрибәле булып үсә. Укучы аның старшина булып китүенә дә гаҗәпләнми, генералның адъютанты булып Мурманскига, Ленинградка командировкага баруын да яхшы итеп таба. Шушы йөрүләрдә, ничектер, Урманов кына түгел, укучы үзе дә бик күп нәрсә алып кала шикелле: ул Ленинград белән таныша, аның ачлыктан хәлсезләнгән, ләкин рухы белән һаман нык һәм җиңелмәслек булып юрган халкын күреп горурлана. Язучы Урмановны бик күп сынаулар аша уздыра, ул аны Мөнирә белән очраштырмыйча бик озак йөртә, хәтта еллар уза; болар, ниһаять, укучыны туйдыра башлыйлар, ләкин шушы сынаулар вакытында Урманов безнең күз алдына үзенең мораль сафлыгы, рухи күркәмлеге белән килеп баса. Моннан соң Урманов бик күп сугышларда катнаша, контузия ала, яралана, бик күп утларны кичә, авырлыкларны уздыра. Ләкин һәркайда ул хезмәткә намуслылык үрнәге күрсәтүче булып гәүдәләнә. Без аның разведкадагы эшен зур канәгатьләнү белән күзәтәбез. Төгәллелек, түземлелек күрсәтүе, җентекләп күзәтә белү осталыгы, саклана белүе, анык нәтиҗә ясый алу сәләте — болар барысы да Урмановны тәҗрибәле разведчик, җитди командир итеп таныталар. Шуның өстеиә авторның да сугышчан разведканың барлык детальләрен яхшы белүенә шик калдырмыйлар. Боларда чын сугышчан тормыш, аның сулышы, кан тибеше сизелеп тора. Хөкүмәтебез лейтенант Урманов белән старшина Шумилинны беренче чыгып, аның төньяк ярында плацдарм алган һәм соңыннан дошманны тар- мар итүдә зур батырлык һәм тапкырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое дигән бөек исем белән» бүләкли. Урманов батырлык үрнәге күрсәтә. Мода ул бары социалистик анлылык аркасында гына ирешә. Ул үзе турында түгел, иле турында, Ватан турында, партия турында уйлый. Ул үзенә җиңел булсын өчен тырышмый, гомуми эш, дәүләт эше жнңел башкарылсын дип тырыша, чөнки аның даны, киләчәге, бәхете, барлык шатлыклы һәм рәхәт көннәре Совет дәүләтенең язмышы белән, аның куәте һәм бәйсезлеге белән тыгыз бәйләнгән. Совет властеннан башка, Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегеннән тыш яшәүне күз алдына китерә алмый ул.

Урмановның көрәш юлы аша Әпсәләмов батырлык күрсәтү проблемасын югары социалистик анлылык проблемасына бәйләп хәл итә, беррәттән икенче проблеманы да чишеп китә: «шәхси бәхет», «ил бәхете» проблемалары да бер-берсеннән аерып каралмыйлар. Романдагы геройлар барысы да үзләренчә батырлык юлы узалар. Дөрес, язучы, Урмановны биргән кебек, һәрбер геройның адымын теркәп бармый һәм ул мөмкин дә түгел, ләкин укучы бик күп образларны күңелендә калдыра, бик күп батырлык адымнарын күз алдында тота. Шундый батырларның берсе — Мөнирә Илдарская. Аның батырлыгы, укуын ташлап, фронтка китәргә тырышуында түгел, билгеле; киресенчә, профессорның киңәше белән укуын төгәлләп, фронт өчен кирәкле врач булу өчен тырыша башлавында. Шул көннән башлап аның, патриотик адымы аңлы эзгә төшә. Институтны бетергәч, Мөнирә санитар поездда эшли башлый. Шул поезд белән Сталинград фронтына килеп чыга. Фашистлар санитар поездны тупка тоталар. Мөнирә шул шартларда үз эшен башкара ала торган кыю врач булып күренә. Соңыннан ул үзен Ленинградка җибәрүне сорый, Ленинград халкының, Ленинград фронты сугышчыларының язмышын уртаклашып, аларга аз булса да ярдәм күрсәтүне үзенең намус эше итеп саный, һәм ул Ленинградта чыннан да зур фидакарьлек күрсәтә. Артиллерия налёты вакытында, Мөнирә эшли торган госпиталь бик нык зарарлана, бер як стенасы ишелеп төшә, яралылар авыр хәлдә калалар. Мөнирә, яралыларга ярдәм күрсәтү өчен, дүртенче каттан яңгыр трубасы буйлап аска төшә. Бу батырлыгы өчен Ленинград оборонасын оештыручы Жданов ана рәхмәт белдерә һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкли. Сталинград фронтында, ут һәм ялкын эчендә, батыр сугышчыларга аналарча шәфкатьлелек һәм кай- гыртучанлык күрсәтеп йөргән санитарка Һаҗәр дә укучы күз алдына үзенең героик характеры белән килеп баса. Язучы бу бөек рухлы совет кызының гомерен бик кыска ала, аның барлык «фәрештә»леге (аны шулай атыйлар) ачылып бетмәгән. Шулай да Һаҗәр, үзе өчен түгел, сугышчылар өчен тирәннән кайгыра белүче булып, ил язмышын, фронт язмышын үз көче белән җиңеләйтергә омтылучы миллион совет кызларының вәкиле булып гәүдәләнә. Дәһшәтле сугыш барганда, ул сафтан чыккан орудиегә дә җан кертә. «Һаҗәр икенче орудие позициясенә үрмәләгәндә, анда расчёттан бер генә кеше дә исән калмаган иде. Кыз, үлгән төзәүченең гәүдәсен читкә сөйрәп, орудиенең йозагын ачып, снаряд куйды...»

Билгеле, мондый батырлыкны бары тик совет халкы гына эшли, аның гына куәтеннән килә. Яки менә «җил кызы» дип исем бирелгән Ләләнең батырлыгын карагыз. Балерина булырга хәзерләнгән Ләлә, нәфис аякларына солдат итеге киеп, фронтка килә һәм снайпер булып китә. Хафиз Гайнуллин образы аша автор алдынгы ут сызыгында батарея белән җитәкчелек итүче командир ныклыгын, аның тәвәккәллеген сурәтләсә, Наил Яруллин образы аша фронт корреспондентларының фидакарь хезмәтләрен җанландыра. Наил үзенең куркусыз журналист булуы белән, фронтның иң күренекле батырларын эзли, алар янына, алдынгы позициягә килә, шул ук вакытта ул яралы сугышчылар урынына да баса. Корреспондент буларак, аның «Үлемсезләр редутына» килүе бик җанлы бирелгән. Монда без Наил белән генә түгел, иң алдынгы сызыктагы бер төркем сугышчыларның героик тормышы белән дә танышабыз. Урманов белән бергә бик күп сугышчыларның батырлык юлы сурәтләнә. Взводны атакага күтәрүче парторг Шумилин, сержант Ломидзе, бомбардир Золотов, главстаршина Верещагин, мичман Шалденко һәм тагы бик күп геройлар, сугышның төрле маҗараларына очрап, үзләренең патриотик характерларын күрсәткән кешеләр. 

Бөтен семьясы немецлар кулыннан һәлак булган Верещагин күңелгә аеруча якын. Ул көчле ихтыярлы, корыч табигатьле көрәшче булып күз алдына баса. Ул су асты көймәсендә вакытта да, Урманов белән бергә Заполярьеда сугышканда да үзен нык табигатьле, җитди акыллы кеше, өлкән иптәш итеп таныта. Менә ул разведка отряды командиры, һәм алар финнарның тылын айкап йөриләр. Командованиега кыйммәтле мәгълүматлар тапшыралар; дошман автоматчылары белән бәрелешәләр. Аның отряды актык сулышына кадәр сугыша. Тиңсез көрәштә бары Верещагин белән Акбулатов кына исән кала, тик алар да авыр яралылар һәм дошман кулына аңнарын югалткан килеш кенә эләгәләр. Бу ике каһарманның дошман каршында үзләрен тотулары, чыннан да, сокланырлык бирелгән. Алар индивидуаль сыйфатларын көчле рәвештә чагылдырган батырлар булып хәтердә калалар. Верещагин һәм Акбулатов рус революциясе тарихында якты нур чәчеп торган революционерларның бөек образларын хәтерләтерлек адым ясыйлар. Әпсәләмов, Лазо кебек легендарь командирларның чыдамлылык үрнәкләрен үз геройларына күчереп, бик матур эш башкарган. Ул моның белән большевиклар партиясенең героик традицияләреннән уңышлы файдалануын күрсәтә. Рус әдәбиятының, алдынгы совет язучыларының матур фикерләрен иҗади үзләштереп, батырлыкның югары чагылышын сурәтли. Верещагин, Акбулатов образларының бирелешендә генә түгел, Һаҗәр, Золотов, Урманов кебек образларның бирелешендә дә рус язучыларыиың уңай йогынтысы сизелә. Автор Горькийны да, Маяковскийны да, Фадеевны да, Б. Полевойны да бик җентекләп өйрәнгән. Аларның иҗат принципларын татар совет әдәбиятына күчерергә омтылу — шул өйрәнүнең җимеше. Маяковский «В. И. Ленин» исемле поэмасында Мамонтов бандаларының Совет кешеләрен тереләй җиргә күмүләрен, японнарның паровоз учакларында яндыруларын, аларның авызларына кургашын коюларын әйтә дә, шул ерткычлыкка җавап бирүче большевикларның ныклыгын: 
Тик ике сүз чыкты янган бугазлардан:

Яшәсен коммунизм! — 
дигән юлларда гәүдәләндереп бирә. Әпсәләмов та менә шундый ныклыкны сурәтли. Верещагин да, Акбулатов та гаять көчле образлар булып, дошманның буе җитмәслек югары һәм дошман беркайчан да аңлый алмаячак бөек характерлы кешеләр булып сурәтләнәләр. Үлем алдыннан сөйләшүләрендә дә без шул ук ныклыкны күрәбез. Алар үлемнән
курыкмыйлар, үлем алдында да тормышны сөю турында сөйлиләр, эшнең тәмамланып бетмәве өчен борчылалар. Менә немец һәм фин фашистлары Акбулатовтан бер сүз дә ала алмагач, аны җәзаларга керешәләр: «Куллары артка бәйләнгән һәм ике ягыннан икешәр солдат тоткан Андрей Верещагинны аланга алып килгәндә, Акбулатовиы ут өстенә куелган мичкәгә бастырганнар иде инде... Әнә немец солдатлары учакка утын өстиләр, мичкәдән кайнар суның буы күтәрелә...
— Хуш, иптәш!—дип кычкырды
Акбулатов һәм, үзенең коточкыч йөзен дошманнарга борып, бөтен нәфрәтен туплап, үзенең соңгы сүзләрен әйтергә ашыкты:

— Белегез, кабахәт җаннар, мин үлмим, ә сез үзегез дөмегәсез! Элек тә сез безнең әтиләрнең бугазларына кайнар кургашын салдыгыз, аларны тереләй утта яндырдыгыз, тереләй җиргә күмдегез. Ләкин җиңә алмадыгыз. Хәзер без йөз тапкыр көчлерәк. Сез котырган этләр кулында, безне, совет кешеләрен, тез чүктерә торган көч юк, юк!..» Су кайнап торганда да, газаплануның соңгы чигендә дә Акбулатов бөек көрәшчеләрнең рухын күз алдыннан җибәрми һәм:

— Яшәсен Советлар Союзы! Яшәсен... иптәш... — дип әйтерлек үзендә көч таба. Язучы бу образларны күрсәткәндә көчле буяулар тапкан. Алар, чыннан да, большевистик чыдамлылык үрнәге күрсәтүче, искиткеч көчле ихтыяр иясе булып, патриотлар булып күз алдында торалар. Верещагинның кулларын чылбырлап наратка кадаклыйлар. Ул фашистларга юнәлгән нәфрәтенең куәте белән чылбырны өзеп кача. Ул безнең күз алдыбызга чылбырын өзгән Прометей кебек килеп баса. Совет яшьләренең батырлык юлы Ленин — Сталин партиясенә, совет халкына турылыклы булу белән билгеләнә. Аларны бөек Сталин рухландырып тора, аларга совет халкы җиңелмәс көч бирә. Романның соңында Наил, Сталин турында гимн җырлагач, үзләренең көрәш юлларына йомгак ясап, болай ди: «... Әйе, Сталин безнең яшьлегебезнең даны, Сталин безнең яшьлегебезнең канаты, — дип дәвам итте Наил.

— Без бала чактан ук Ватаныбызга турылыклы булырга, гомеребезне аңа багышларга хәзерләндек. Безнең хыялыбыз кыю, югары иде. Без Алтын йолдыз турында — Ватан өчен иң югары хезмәт күрсәтү турында хыялландык. Ә бүген бу безнең чынбарлык инде. Галимнең күкрәгендә Алтын Йолдыз балкый. Башкаларыбызның да күкрәкләре орденнар һәм медальләр белән бизәлгән. Дөрес, сугыш бетмәгән әле, алда тагын да зуррак сынаулар тора. Ләкин бу сынауларга без моңарчы булганга караганда күп мәртәбәләр чыныгып, күп мәртәбәләр көчлерәк булып барабыз». Максатка ирешелгән, нәтиҗә матур һәм күңелле, ләкин алда тагын да зуррак эшләр тора һәм совет яшьләре ирешелгән баскычта тукталып калмыйлар, аларның карашы алга, яңа җиңүләргә төбәлгән. 

Г. Әпсәләмов биргән геройлар хәрәкәтләре белән генә матур кешеләр түгел, аларда без эчке матурлык, интеллектуаль сыйфатларның матурлыгын, рухи, мораль сыйфатларның гүзәллеген күрәбез. Социализм җиңгән чорда формалашкан совет кешеләренең мондый гармониясе бик табигый. Шуңа күрә алар яңа мораль, яңа этика, яиача дуслык-иптәшлек нормалары алып киләләр. Эчке дөньялары матур, физик төзелешләре чибәр һәм хезмәтләре иҗтимагый әһәмияткә ия булган бу кешеләр, мәктәптә вакытта отличниклар, яхшы физкультурниклар һәм җәмәгать эше алып баручылар. Алардагы иптәшлек мөнәсәбәтләре бик күп фактлар аша матур булып үсә бара. Бер-берсенә ярдәм итү, булышу — совет яшьләре арасында табигый күренеш. Урма- новның балалык хаталары өчен бөтен мәктәп борчыла, Һаҗәрнең язмышын бөтенесе кайгыртып йөри, сугыш кырларындагы иптәшлек мөнәсәбәтләре үзенең югары ноктасына җитә — болар барысы да совет яшьләрендәге коллективизм рухының көчлелеген, бөеклеген сурәтлиләр. Романда халыклар дуслыгы темасы табигый рәвештә, чынбарлыктагыча җанлана. Автор бу мәсьәләне ничектер басым ясап та әйтми шикелле, геройлар ул турыда үзләре бөтенләй бер сүз дә сөйләмиләр, ләкин халыклар дуслыгы романда катнашкан төрле милләт вәкилләренең бергәләп яшәү, бергәләп көрәшү фактларында гына түгел, ул дуслык тормыш-көнкүрешнең барлык почмакларына кергән итеп күрсәтелә. Романда Таня белән Мөнирә дуслыгы үзенең табигый гүзәллеге белән килеп чыга. Бу ике кыз бер-берсенә бик якын, бертуган кешеләр, бер-берсе өчен борчылып йөрүчеләр. Ганя Владимирова фронтка китеп, хәбәрсез торган вакытларда, Мөнирә бу кайгыны тирәннән кичерә: авыр мәсьәлә каршында калган саен, Таня моны ничек хәл итәр иде икән, дип үз адымын иң элек иптәше белән чагыштырып карый. Бөек интернационализм рухында тәрбияләнгән Галим, Ләлә, Хафиз һәм Һаҗәрләр — фронт обстановка- сына килеп кергәч, үзләрен ниндидер бер ят среда арасында калган итеп күрмиләр. Алар һаман элекке кебек интернациональ совет семьясы эчендә булалар һәм бертугандай яшиләр. Урманов взводында руслар да, украинлылар да, карел, грузин халыклары да бар. Интернациональ взводта большевистик интернационализм рухы бик көчле. Алар бертуган, дуслыклары фронт утлары белән көйдерелеп чыныктырылган. Боларга өстәп тагын бик күп фактлар китерергә мөмкин. Петр Ильичның аталарча кайгыртуы да шул ук бер нәрсәне сөйли: халыклар арасындагы дуслык-туганлык — ул безнең көндәлек реаль тормышыбыз, ул социализм белән бергә тормышыбызга кереп урнашкан. Шуңа күрә дә бу тема романда тезис яки проблема төсендә бирелми, ул барлык вакыйгаларга үрелеп бирелә, хәтта юл араларыннан да дуслык хисе, туганлык тойгысы бөркелеп тора. Мәхәббәт темасы да, дуслык темасы кебек үк, социалистик мораль югарылыгында матур итеп, each итеп һәм кешене рухландыра торган итеп бирелә. Урманов белән Илдарская арасындагы мәхәббәт, Наил белән Һаҗәр арасындагы мәхәббәт һәм Ләлә белән Хафиз мәхәббәте — олы хисләргә нигезләнеп үскән мәхәббәт. Алар бер-берсенә чын күңелләреннән ышаналар, берсе-берсен зурлыйлар, ихтирам итәләр. Бу мәхәббәт үзенең сафлыгы белән матур. «Алтын йолдыз»да мәхәббәт әсәрдәгс вакыйгалардан аерым бирелмәгән. Бу — мәңгелек тема, Такташ әйткәнчә, һәрбер йөрәк белән яңара торган нәрсә, романдагы геройларның йөрәкләре аша да яңарып, матур чәчәк кебек үзенең хуш, саф исе белән аңкый. Совет яшьләренең мәхәббәте тормыштан аерым түгел. Ул аларның соииалистик омтылышларына нигезләнеп үсә. Мөнирә белән Галим мәхәббәтнең ничек башланганын да сизми калалар. Алар ничектер үзләренен тормыштагы омтылышлары белән, дөньяга карашлары, югары хезмәт үрнәкләре күрсәтү өчен ашкынулары белән бер-берсенә якынаялар. Аларның мәхәббәте, аерым тамчылардан торган чишмә суы кебек, бик вак детальләрдән тора. Яшьлек мавыгулары, бик күп баскычлар үтеп, бик күп сынаулар аша кичеп, чын мәхәббәт булып, олы хисле мәхәббәт булып чыныга. Мөнирә үзенең зур мәхәббәтен аңлаганнан соң, вак тойгыларын читкә атып ташлый. Ләлә кебек, ул да рухи бөеклек сизә, олы мәхәббәтнең тормыш өчен никадәр мөһим, никадәр изге икәнен тоя. Кәшифнең начар яклары ачыла барган саен Мөнирә үзенең элекке тойгылары турында уйлый: «Ничек мин шундый вак җанлы кеше белән аралаша алдым», — ди. Мөнирә белән Галим күп еллар буе хатлар аша гына хәбәрләшәләр, ләкин укучы һәрвакыт шушы олы хиснең һәр җирдә яшәвен, ике саф йөрәкнең бер-берсенә омтылуын сизеп тора һәм шул омтылышның матурлыгын күрә. Галим белән Мөнирә мөнәсәбәтендә без совет яшьләренә генә хас булганча бер-берсенә ышану, берберсең олылау, хөрмәт итү, мәхәббәтне тирәннән аңлау һәм аның пакьлеге өчен көрәшү күрәбез. Ләлә үзенең хисләрен ачык әйтүдән ниндидер бер тәм таба. Тойгыларын ул яшереп кала белми, алар шул кадәр мул һәм һәрвакыт тышка чыгарга ашкынып торалар; хис белдерүдә ул кыю, шуңа күрә һәр бер хисе, йөрәк катлаулары анык иптәшләренә дә, сөйгән егете Хафизга да яшерен түгел. Ул үтәли күренә торган, уенчак табигатьле, җиңел сөякле, һәрвакыт биеп, сикереп йөри торган нәфис кыз. Мөнирә исә җитдирәк һәм һәрнәрсәне сынарга яратучан, очраклы нәрсәләргә дә игътибар итеп, тойгыга бирелүчән һәм уйчан кыз. Баш геройларның берсе Һаҗәр исә шулай ук үзенчәлекле булып килеп баса. «Табигате белән артык сабыр булган, бала чакта хәтсез күп кимсетүләрне кичергән һәм яшьтән үк кешеләрдән читләшеп, үз эченә бикләнеп яшәргә өйрәнгән Һаҗәрнең» күңеленнән көчле фонтандай мәхәббәт хисе ташый. Наил, үзенең шагыйрьлек хисе белән, аны аңлый, ул үзенең мәхәббәтен теләсә ничек белдерергә, сөюен исбат итәргә хәзер тора. Ләкин Һаҗәр аны сөйләтми, йомык табигатьле кыз, Наил күзләреннән күбрәк нәрсә укый: «Мин сиңа ышанам...» — ди ул. Һаҗәр, Борис Полевойның «Чын кеше» повестендагы Клавдия Михайловна кебек, чиксез олы йөрәкле, актык сулышынача сөйгәненә бөтен җаны белән бирелгән, үз тойгысының бөеклеге белән кешеләрне сокландырган кыз. Шул ук повестьтагы Степан Иванович Клавдиягә «совет фәрештәсе» дип караса, Золотов та Һаҗәргә шундый ук бәя бирә. Фронттагы бер генә кеше дә Һаҗәр турында начар уйларга базмый: ул дошманнарга чиксез нәфрәт һәм туган илгә чиксез мәхәббәт белән яна. Һаҗәрнең Наилгә адресланган, ләкин язылып бетмәгән хаты бу бөек җанлы кызның никадәр бай тойгыларга ия булуын, илен, халкын, партияне никадәр чын күңеленнән сөюен, мәхәббәтенең көчле икәнен күрсәтә. «Наил бәгырем. Минем җибәргән хатларым шомлы тамга белән кире кайттылар. Шулай да, көн саен түгел, сәгать саен иң яхшы сугышчан иптәшләремнең үлемнәрен күреп торсам да, синең дөньяда юклыгыңа ышанасым килми. Син бар, син исән. Мин шулай уйлыйм, синең Һаҗәрең, синең сөйгәнең шулай уйлый. Безнең мәхәббәтебезнең йолдызы сүнәргә тиеш түгел. Ул мәңге янарга тиеш, чөнки без ул мәхәббәткә хаклы, чөнки безнең мәхәббәтебез саф һәм бөек. Наил, син беләсең, кечкенәдән үк мин ана иркәләвен күрмәдем, ата кадерен белмәдем. Минем атам да, анам да туган илем булды. 

Партия, комсомол мине тәрбияләп үстерделәр, кеше иттеләр. Әгәр дә мин гомеремне чын кеше булып үтә алсам, иң элек аларга бурычлы булачакмын, аларга иң саф күңелемнән рәхмәт әйтәчәкмен. Алар минем күңелемә якты тойгыларның да яктыларын салдылар, алар мине Ватанымны сөяргә, дошманнарыбызга аяусыз булырга, иң зур кыенлыклар алдында югалып калмаска, аларны җиңәргә өйрәттеләр. Туплар гөрселдәгәндә, сугыш кырында мине Ленин — Сталин партиясенә кандидат итеп алдылар... Бәхет, мен тапкыр бәхет... Югарыда күрсәтелгәнчә, Әпсәләмов мәхәббәт темасын яңача, советча яктырта, совет яшьләренең югары мораль, югары әхлак үрнәкләре күрсәтеп яшәүләрен һәм бу зур тойгыларның азатлык, бәйсезлек көрәшендә тагын да сафланып, кристаллашуын гәүдәләндерә. Сугыш, үзенең дәһшәте белән, халыклар арасында мораль таркаулык тудыра итеп түгел, бәлки, киресенчә, ул совет халкының мораль куәтен дә чыныктырды, утлар аша кичереп, сыналган, корычланган итеп күрсәтә. Бу — дөрес, һәм моның белән Әпсәләмов нәкъ бүгенге көн яшьләрен кызыксындырган мәхәббәт темасына матур итеп җавап бирә. 

А. М. Горький, сәнгать каршына бурыч куеп, сәнгатьнең социализм төзүче кешене күрсәтеп калу белән генә чикләнмәскә, бәлки шул кешене күреп, аның белән сокланып торырга мәҗбүр итәргә тиешлеген әйтте. Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында без нәкъ шушы мәсьәләгә җавап бирүне күрәбез. Әпсәләмов социализм җәмгыяте кешесен күрсәтеп кенә калмый, ул аңа каратып, безне сокланырга мәҗбүр итә: без аларның батырлыгын күреп сокланабыз, без аларның рухи, мораль бөеклегенә карап шатланабыз. Бу сыйфатлар барысы да хәзерге совет яшьләрен тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Шуның өчен дә укучы яшьләр романны котлап каршы алдылар. Советлар иленең төрле почмакларыннан килгән йөзләрчә хатлар, «Алтын йолдыз» романының бүгенге совет яшьләрендә бик күп хисләр уятуын, аларга бик нык тәэсир итүен күрсәтәләр. Романны укучы хезмәт ияләренә әсәр үзенең социалистик юнәлешле булуы белән, партиялелеге белән ошый, социализм идеяләре белән сугарылган совет кешеләренең хис һәм тойгыларын дөрес чагылдыруы белән ошый, аларның мораль югарылыкка һәм батырлыкка ирешүләре, батырлыкка килү юлларындагы чыдамлылык, фидакарьлек, түземлелек һәм эзлеклелек күрсәтүләре белән ошый. 

Роман язу җиңел хезмәт түгел, билгеле. Бу жанр язучыдан бик күп нәрсә сорый; бик күп фактлар белән эш итүне таләп итә, тормыш катлавының аерым агымын гына түгел, бәлки барлык хәрәкәтләрне өйрәнергә һәм аларга дөрес анализ ясый белергә куша. Язучы тормышны тирәннән анламаса, аның этәргеч көчләрен дөрес итеп сиземли алмаса, әлбәттә, иҗтимагый әһәмияте булган роман чыкмаячак. Ләкин шуның белән бергә, язучы тормышның аерым катлауларында күмелеп, иң әһәмиятле фактларны югалтмаска тиеш; тормыш мөнәсәбәтләрен гомумиләштереп, үзәк идея тирәсенә тупларга, әдәби чаралар белән җанландырып күрсәтә белергә тиеш. Икенче төрле әйткәндә, язучының югары идеалын, социалистик идеалын чагылдыруга хезмәт иткән чараларның барысы да оста рәвештә файдаланылган булырга, сюжет, композициясе, образлары ныклап эшләнгән булырга тиеш. Роман язу язучыдан тормышны социаль- экономик яктан да, тарихи перспективасы ягыннан да анализлый белүне, эчке көчләренең хәрәкәтен күрә белүне сорый. Рус әдәбиятында роман тудыру шул кадәр табигый, анда романнан башка күренекле язучыны күз алдына да китереп булмый. Рус әдәбиятының романнар бирүдә тәҗрибәсе чиксез зур. Бу тәҗрибәдән ныклап өйрәнү — безнең бурыч, безнең мактаулы эшебез. Әдәбиятыбызның җитлегүен, анык югары баскычка күтәрелүен без дә романнарыбызның санына карап, аларны иҗтимагый әһәмиятлелекләренә карап билгеләү алдында торабыз. Бер ел эчендә генә «Намус», «Язгы җилләр», «Онытылмас еллар», «Замана балалары» кебек зур күләмле әсәрләрнең мәйданга чыгуы бик шатлыклы күренеш. Ул романнар сафына хәзер Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романы килеп басты. Бу да — безнең әдәбиятның роман иҗат итүдәге тәҗрибәсен ишәйтә торган факт.

 Югарыда күреп узганыбызча, Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романы тормышны киң алып чагылдыра. Аның вакыйгалары семья белән дә, мәктәп белән дә чикләнеп калмыйлар. Геройлар барысы да үзләренең иҗтимагый тормышта тоткан урыннары белән характерланалар; социалистик җәмгыять үсешенә салган көчләренә карап бәя алалар. Совет кешесен гәүдәләндерүдә, аның идеалларын чагылдыруда бу — дөрес юл. Бу романның кыйммәте — совет кешесенең иҗтимагый хезмәттәге, социализмны яклау өчен булган көрәштәге пафосын сурәтләүдә. «Алтын йолдыз» геройлары партияле уйлыйлар, партиягә ышаналар, аңа таяналар. Язучы коммунистларның алдынгы сафта, башкаларны илһамлан- дырып, үз артыннан ияртеп баруларын матур һәм ышандырырлык итеп сурәтли. Парторг Шумилин, Урманов, Акбулатов, Верещагин һ. б., большевистик характерлары җитлеккән көрәшчеләр булып, күз алдына килеп басалар. Әсәрне җанландыра торган, укучыга күңелле тәэсир ясый торган моментлар моның белән генә чикләнми. Язучы сугыштагы вак операцияләрне, разведка күренешләрен оста һәм дөрес сурәтли, язучының тормышны белүе, аны үз йөрәгеннән дә кичерә алуы, чынбарлыкка үтеп керүе бик ачык күренә. Ут һәм ялкын аша совет кешеләренең үсүләре, ал арның социалистик идеяләр тантанасы өчен көрәшләре, характерларының җитлегүләре, чыныгулары бирелә. Тормышның үсеше киләчәк өчен барган көрәш булып тасвирлана. Бу — язучының социалистик реализм белән уңышлы эшләве турында сөйли. 
Ләкин шуның белән бергә әсәрдә җитди кимчелекләр дә юк түгел. Бу кимчелекләр, бер яктан, язучының роман язудагы тәҗрибәсезлегеннән килеп чыкса, икенче яктан, кайбер очракларда тормышның тарихын тиешенчә өйрәнеп җиткермәүгә кайтып кала. Шуның өстенә, образларны эшләүдәге түземлелекнең җитеп бетмәвен дә өстәргә кирәк. Әпсәләмов, үзенең разведчиклары кебек үк, һәрбер детальгә игътибар итеп, образның үзенчәлеген бирү өчен аиы җентекләп эшләп бетермичә, кеше рухының катлауларына кереп бетмәстән, каймакларында өстән генә дә узып киткәли. Г. Әпсәләмов, образны сурәтләгәндә, аның хәрәкәтен мөмкин кадәр күбрәк санда биреп, тышкы фактларга ныграк игътибар итеп килә. Шуңа күрә без романда вакыйгаларның санын күп күрәбез. Сугыш вакыйгалары чамадан тыш күп. Геройларның сугыш заданиесен үтәмәгән көннәре дә юк шикелле тәэсир кала. Окопның үзенчәлекле тормышы җитәрлек ачылып бетми. Әсәрнең бер-беренә ошаган вакыйгаларын киметү хисабына образларның эчке дөньясын ача төшәсе калган. Дөрес, анда бик җанлы һәм үз фантазияләре очышында күрсәтелгән геройлар да шактый күп. Ләкин шуның белән бергә, автор күп кенә урында геройларның эчке дөньясына үтеп керми. Рәхим абзый да, Солтан карт та, Суфия ханым да, генерал Илдарский да, Дудин, Лида да, образ буларак., йомшак эшләнгәннәр. Хәтта Урманов, Мөнирә кебек баш геройларның бирелешендә дә урыны-урыны белән туры сызыклар гына бирелә, характер катлаулары күрсәтелми. Шул ук туры сызыклылык нәтиҗәсендә, автор образларын төрле характерларда бирүгә дә тиешенчә игътибар итеп бетерми. Бер үк сызыктан бара торган образларның кайберләре романга яңа матурлык бирмиләр, бәлки укучыга өстәмә нагрузка гына булып торалар. Урманов белән Шумилин шундыйлардан. Алар икесе дә бер үк эшне эшлиләр, һәм сугыш операцияләрендә без аларны характерлары аша түгел, бәлки заданиеләрнен. төгәлләнү фактлары аша гына күз алдына китерә башлыйбыз. Шумилин аерым образ булып җанланмый. Аны Урмановтан башка күз алдына да китереп булмый. Лида белән Ләлә дә бер-берсен кабатлыйлар, бер-берсен тутыралар. Разведка күренешләре дә кабатланганнар. Шул ук вакытта язучы бик матур образларын ярты юлда калдырып китә. Хафиз Гайнуллин белән Һаҗәр образлары — арада иң матур характерлы, тирән акыллы кешеләр — романның яртысыннан төшеп калалар. Хафизны беренче күрүдә үк ярата башлыйсын. Аңарда акыл белән эш итү осталыгы, коллектив эшнең пафосына бирелү сыйфатлары матур чагылган. Тик автор аны ахырынача ачып бетерми. Сталинград фронтына җибәреп, бер эпизодта күрсәткәннән соң, романның уртасында характер үсешен өзә. Һаҗәр исә шулай ук романдагы ин кызу вакыйгалар башлану белән үлеп кала. Бу геройларның югалып калуы безиен күңелебездә ризасызлык тудыра. Билгеле, роман кебек, зур жанрда һәрбер герой әсәрнең башыннан ахырынача бара алмый. Ләкин язучы әсәрнең азагына кадәр яңадан- яңа геройлар өстәп килсә, бу — шулай ук яхшы түгел. «Алтын йолдыз» да без нәкъ шул моментны күрәбез. Лейтенант Осадчий шундыйлардан һәм ул үзенең положениесе белән генә күренә торган җансыз образ булып кала. Химия укытучысы, рус интеллигенциясе вәкиле Валентина Андреевна татар кызын тәрбияләп үстерә. Рус кешесенең гуманистик рухын, Валентина Андреевнапың аналык сыйфатл арын җанл анды ру өчен нинди зур факт бу! Ләкин язучы бу мәсьәләгә бөтенләй диярлек тукталмый. Факт бары сүз белән генә әйтелә һәм семья эчендәге тәрбия эше Һаҗәрнең психикасына, характерына йогынты ясавы бөтенләй бирелми. Шул уңай белән тагын, кызларның йорт эчендәге хезмәттән читтә бирелүләрен дә әйтергә кирәк. Кызларның кул эше, тегү, чигү, савыт-саба тирәсендә әйләнүләрен җанландырудан нигә качарга кирәк? Без бит аларны йорт эшеннән бөтенләй аерырга җыенмыйбыз. Романның төп идеясе тыл батырлыгын күрсәтүгә дә юнәлдерелгән. Барлык вакыйгаларның логик нәтиҗәсе — совет мәктәбенең социалистик хуҗалык эшчеләре, социалистик хезмәт каһарманнары тәрбияләвен, шуларны хәзерләвен күрсәтүне таләп итәләр. Яшьләр каршына иң югары хезмәт үрнәге күрсәтү бурычы куела. Без моны оныта алмыйбыз һәм бу тезис авторны нәкъ шул тыл героикасын гәүдәләндерергә мәҗбүр итә: баш геройларының берсен булса да, автор тылдагы героик хезмәтне чагылдыру өчен файдаланырга тиеш иде. Әпсәләмовның баш геройлары барысы да фронтка омтылалар. Бу омтылышны күрсәтүдә язучы бераз чамадан чыгып китә. Дөрес, бу яшьләр Кәшиф Шәмгунов образына каршы куелып биреләләр. Шәмгунов исә иң әшәке реакцион фәлсәфә белән эш итә торган кеше: ул мөмкин кадәр сугыш давылыннан сакланып калу карашы белән йөри һәм тылда эшләүне — исән калу дип аңлый. Шәмгуновның тылда калуы белән башка намуслы эшчеләрнең тылда эшләве арасында җир белән кук арасы кадәр аерма бар, әлбәттә, ләкин бу аерма романда тиешенчә ачылып җитми. Тылда калган икенче образ да кире ягы белән бирелгән. Бу — Зәмзәм Юркаева. Монда шуны да әйтеп китәргә кирәк: Зәмзәм Юркаева тибы безнең әдәбиятта оригиналь тип түгел. Бу тип безнең, кайбер язучыл арыбызның әсәрләрендә инде күренгәләп киткән иде. Ләкин шунысы әйбәт, Әпсәләмов, Зәмзәм кебек, аңында капитализм калдыгы яшәгән образга күп урын бирми, ул аны бары намуслы кешеләрнең нәфрәтләре аша гына сурәтли. Алар вак кешеләр, Ватан өчен гадел хезмәт күрсәтү кебек, бөек идеяләрне аңлау дәрәҗәсенә менмәгәннәр, хезмәт поэзиясен тою югарылыгына күтәрелмәгәннәр, шуңа күрә алар безнең чор өчен характерлы образлар түгел. Г. Әпсәләмов тылда калучы яшьләрнең вәкилләрен Шәмгунов һәм Юркаева кебек кешеләр белән генә чикләмәскә тиеш иде. Язучы совет мәктәбеннән яшьләрне дөрес юнәлеш белән алып чыкты. Алар Ватанга иң югары хезмәт үрнәге күрсәтү идеясе белән илһамланып үстеләр; шул идея белән алар төрле профессия сайладылар, һәм шул профессиядә батырлык үрнәкләре күрсәтергә тиешләр иде. Дөрес, Әпсәләмов бер урында яшьләрнең дә производствога урнашуларын искә алып китә. Ул романның персонажларына ерактан гына таныш булган Надяның заводка эшкә керүен белдерә. Мөнирә. Ләлә һәм Һаҗәр, Надяның заводка урнашуын ишеткәч, аптырашта калалар. «Заводка? — дип кызлар өчесе дә берьюлы гаҗәпләнеп сорадылар», — ди автор. Мондый урыннарда автор, сүзләрне саксыз кулланып, героик тылның әһәмиятенә игътибарсызлык күрсәтә һәм алдынгы образларының дәрәҗәләрен төшерә. Мондый зур романда, бигрәк тә анда генерал Илдарский образы бирелгәнгә, сугыш күренешләрен тар рамкада гына күрсәтү белән дә канәгатьләнмибез без. Сугыш тормышын язучы лейтенант булып кына хис итә. Өлкән командирларга да шул күзлектән чыгып кына бәя бирә. Шуңа күрә без армияләр арасындагы бәйләнешне дә, зур Һөҗүмнәрнең ничек хәзерләнүен дә,
командармның стратегик һәм тактик планнары ничек тормышка ашырылуын да күрмибез. Генерал Илдарскийның эшендә нәкъ менә шул якларны күрергә теләр идек без. Автор бу образның рухи дөньясын бөтен тирәнлеге белән ача алмаган. Ленинград блокадасын өзү эпизодын тасвирлаганда, аның эшчәилеге, илһамы, ярсулы ялкыннары күрсәтелми. Автор үзенең рядовой геройлары белән мавыга. Үзең күргән, үзең белгән нәрсәләрне бирү, әлбәттә, әйбәт. Ләкин художник өчен ул гына җитми. Ул үзе күргәнне, үзе белгәнне генә түгел, бәлки тормыштагы өстәмә фактларны да өйрәнеп, алардагы типик характерларны сурәтләүгә дә ирешергә тиеш. Әпсәләмов, һичшиксез, сугыш материалларын да, тылдагы героиканы да, мәктәп тормышын да ныграк өйрәнергә тиеш иде. Бу нәрсә романның тагын да уңышлырак булуы өчен кирәк иде. Мин, «Алтын йолдыз» дагы кайбер җитешсезлекләрне күрсәтеп, бу әһәмиятле әсәрнең дәрәҗәсен төшерергә тырышмыйм. Ләкин автор үсә торган кеше, аңа алдагы хезмәтләрендә мондый кимчелекләрне булдырудан сакланырга кирәк, шуңа күрә аның кимчелекле якларына басым ясап әйтү безнең бурыч. Александр Фадеев, үзенең бер чыгышында язучыларга мөрәҗәгать итеп, әсәрне язып бетергәч тә тагын 2—3 мәртәбә кул белән күчереп язып чыгарга кирәк, диде. Шунсыз аның әдәби эшләнешендә сыеклык булмый калмый. Әпсәләмов шулай эшләгәнме? Юк, алай эшләмәгән. Ул үзе дә җитәрлек дәрәҗәдә эшчәнлек күрсәтмәгән, коллектив та аңа аз ярдәм иткән.

Автор әсәрнең теленә, җөмләләренә җитәрлек игътибар итеп бетермәгән. Урыны белән ул шәһәр исемен (Беломорск) кирәксезгә татарчага әйләндерә; «юл ялгашлары» дигән кебек яңа атамалар бирә (юл ялганышы урынына). Яки «озак еллык хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе»,— ди. Нигә еллык, нигә еллар түгел? «Халык батыры исемен алу дәрәҗәсенә югары күтәрелгән» — дигәндә, «югары» сүзе нигә кирәк? «Яңгыр трубасы аркылы дүртенче каттан өченче катка төшеп, ут эченнән яралыларны коткарышкан кеше»... — ничек инде ул труба аркылы үтеп була — эченнәнме, әллә буеннанмы? Әлбәттә, кеше труба аркылы үтеп чыкмаган, труба буйлап төшкән. Романда ялгыш басылган урыннар да бар: «Бу дәһшәтле һәм талантлы минутта күңелем белән генә булса да синең янында буласым килә» (тантаналы — булырга тиеш). Автор әсәрен тагын да тырышыбрак эшләгән булса, билгеле, мондый кимчелекләр калмаган булыр иде. Роман байтак җыйнакланыр һәм образлары да тәмам индивидуальләшерләр иде. «Алтын йолдыз» романының җитди кимчелекләре бар. Ләкин алар әсәрнең кыйммәтен юкка чыгармыйлар. Анда ни кадәр генә кимчелекләр булмасын, романның тәрбияви әһәмиятен һәм безнең татар совет әдәбиятының тагын бер уңышы икәнен күрми узарга мөмкин түгел. Бөтен дөньяда тынычлык урнаштыру һәм сугышка каршы көрәш киң рәвештә җәелгән чорда, — «Алтын йолдыз» романы бик мөһим, кирәкле әсәр булып яңгырый. Ул сугыш турында язылган, ләкин социалистик илгә, совет халкына кайнар мәхәббәт белән, тыныч хезмәт, якты көннәрне яклап, кешелек бәхетен сөеп язылган әсәр. Роман тыныч хезмәт белән яши торган совет халкының көчен, мораль югарылыгын, бердәмлеген, якты акылын, совет халкының тиңдәшсез батырлыгын, социализмга һөҗүм итүче ерткычларга каршы героик сугышып, җиңеп чыгуын сөйли һәм совет социалистик строй җитештергән батырларның соклангыч көрәш юлларын җанландыра.