Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ АНЫ ҮСТЕРҮ БУРЫЧЛАРЫ ТУРЫНДА

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ АНЫ ҮСТЕРҮ БУРЫЧЛАРЫ ТУРЫНДА

СССР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕНЕҢ XIII ПЛЕНУМЫ КАРАРЫ

  1. Совет балалар әдәбияты — бөек совет әдәбиятының аерылмас өлеше. Балалар әдәбияты, илебезнең барлык социалистик культурасы белән бергә үсеп, зур уңышларга иреште һәм ул дөньяда иң алдынгы, иң идеяле балалар әдәбияты. Яшь буынны коммунизм рухында тәрбияләү турында Ленин һәм Сталин күрсәтмәләре, большевистик партиялелек принцибы — совет балалар әдәбиятының үсеш нигезе булып торалар. Балалар әдәбияты, коммунистик тәрбиянең көчле чарасы буларак, яшь буынны Ленин — Сталин партиясе эше өчен көрәшкә хәзерләүдә ярдәм итә, яшь буынны иң алдынгы идеяләр белән коралландыра, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен аның ихтыярын чыныктыра. Большевиклар партиясе, ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм иптәш Сталин үзе совет балалар әдәбияты турында бик зур һәм өзлексез кайгыртучанлык күрсәтәләр.

Партиянең һәм хөкүмәтнең әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча күрсәтмәләрендә, балалар әдәбияты буенча махсус карарларында, совет педагогикасы һәм мәктәп мәсьәләләре буенча күрсәтмәләрендә совет балалар әдәбиятын үстерүнең киң программасы бирелгән. Әдәбият һәм халык иҗаты өлкәсендә безнең бөек халкыбыз тудырган иң яхшы һәм алдынгы якларның бөтенесен үз эченә алган совет балалар әдәбияты безнең социалистик чынбарлыгыбыз җирлегендә туды һәм үсте.

Белинский, Добролюбов, Чернышевский кебек революцион демократларның алдынгы принциплары, аларның әдәбият бурычларын халык бәхете һәм азатлыгы өчен көрәштә корал итеп аңлаулары совет балалар әдәбиятында киң урын тапты һәм тагын да үстерелде. Бөек пролетар язучы А. М. Горький һәм безнең совет чорының иң яхшы, иң талантлы шагыйре В. Маяковский совет балалар әдәбиятына нигез салдылар. Совет язучылары художество ягыннан бик көчле әсәрләр тудырдылар һәм бу әсәрләр совет кешеләренең күп буыннарын тәрбияләп үстерделәр. А. М. Горький, В. Маяковский, Алексей Толстой, Николай Островский, А. Фадеев, Җамбул, Янка Купала, А. Гайдар, Я. Колае, П. Тычина, С. Маршак, Г. Леонидзе, С. Нерис, С. Михалков, В. Катаев, Б. Полевой, В. Каверин, М. Пришвин әсәрләре һәм совет әдәбиятының бик нык танылган башка әсәрләре балалар укый торган алтын фондка керделәр. Совет балалар әдәбияты — күп төрле милләтләр әдәбияты. Безнең илебездә балалар өчен китаплар СССР дагы барлык халыклар телендә иҗат ителә. Совет власте елларында балалар өчен әдәбият басып чыгару туктаусыз үсеп килде. 1946—1949 елларда гына да СССР да, 178 миллион данәдән артыграк булган гомуми тираж белән, 5 000 чамасындагы исемдә китап бастырып чыгарылды. РСФСР Мәгариф министрлыгының Дәүләт балалар әдәбияты издательствосы тарафыннан гына да бу еллар эчендә 100 миллион данәгә якын китап чыгарылды. Балаларны сугышчан империализмның күндәм коллары итеп тәрбияләргә омтылучы черек буржуаз әдәбиятка каршы көрәштә безнең балалар әдәбияты көчле идея коралы булып тора. Социалистик реализм методы белән коралланган, дөньядагы иң алдынгы һәм идеяле әдәбият булган безнең балалар әдәбияты халык демократиясе илләрендә һәм башка юләрдә яшь буынны тәрбияләү эшендә үзенең прогрессив йогынтысын көчәйткәннән-көчәйтә бара. 

Совет балалар әдәбиятының төп бурычы «Ватаныбызның азатлыгы һәм намусы өчен, Ленин—Сталин партиясе эше өчен, коммунизмның җиңүе өчен куркуны белмәс, батыр, шат күңелле, үз көчләренә нык ышанучы, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга әзер торучы сугышчылар» тәрбияләүдә партиягә һәм дәүләткә ярдәм итүдән гыйбарәт (ВЛКСМ ның XI съездына ВКП(б) Үзәк Комитеты котлавыннан). Иптәш Сталин яшьләрне болай дип өйрәтә: «Төзү өчен белергә кирәк, фәнне үзләштерергә кирәк, ә белер өчен укырга кирәк. Тырышып, түземлелек белән укырга кирәк»,— ди.

ВКП(б) Үзәк Комитетының 1941 ел маенда чыккан карарында: балалар өчен әдәбият чыгару эше фәнии-педагогик нигезгә корылган һәм мәктәпнең укытутәрбия бурычларына буйсындырылган булырга тиеш, диелә. Заманында балалар әдәбиятында булган ялгыш линияне әдәбиятны мәктәптән һәм педагогикадан аеру линиясен ВКИ(б) Үзәк Комитеты гаепләде. Балалар әдәбияты өлкәсендәге шушы күрсәтмәләр нигезендә һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының идеологии мәсьәләләр буенча чыгарган тарихи карарлары нигезендә, соңгы елларда балалар өчен зур тәрбияви көчкә ия булган әдәби әсәрләр тудырылды. Тормыш күренешләрен киң колачлап алу, совет чынбарлыгын, безнең тормышыбыздагы яңалыкның типик 
сыйфатларын дөрес һәм тулы күрсәтү — хәзерге моментта балалар әдәбиятының хәлен бик ачык характерлый. Совет язучылары совет халкының фашизмга каршы героик көрәшенә
— дошманны җиңү белән тәмам булган көрәшкә багышланган, совет кешесенең рухи бөеклеген, героизмын һәм үз социалистик Ватанына изге мәхәббәтен ачып бирә торган гүзәл әсәрләр тудырдылар. Соңгы вакытларда балалар өчен совет кешеләренең, шул исәптән коммунизм төзүче яшьләрнең гүзәл иҗат хезмәтен сурәтләгән яңа әсәрләр дөньяга чыкты. Соңгы елларда балалар өчен язылган әсәрләрдә совет мәктәбенең эчке тормышын күрсәтү, идея-тәрбия процессының үзенчәлекләрен, мәктәпнең бөтен совет җәмгыяте тормышына аерылгысыз бәйләнешен, совет укытучыларының иҗади новаторлык хезмәтен, мәктәптәге пионер һәм комсомол оешмаларының эшен, совет укучысының яңа сыйфатларын чагылдыру урын алганнан-ала бара. Укучы балалар арасында мәхәббәт һәм игътибар казанган, һәм педагоглар тарафыннан яратып каршы алынган иң яхшы прозаик китаплардан түбәндәгеләрне әйтеп үтәргә мөмкин: Б. Полевой — «Чын кеше турында повесть», В. Катаев — «Полк улы», А. Первенцев — «Намуслы яшьлек», И. Ликстанов— «Бәләкәй малай» («Малышок»), П. Павленко—«Дала кояшы», А. Кононов — «Ленин турында хикәяләр», В. Смирнов— «Дөньяны ачу», А. Мусатов— «Стожарлар», В. Осеева — «Васёк Трубачёв һәм аның иптәшләре», В. Каверин — «Ике капитан», И. Василенко — «Кечкенә йолдыз», Ю. Збанацкий — «Сокол урманының сере», М. Прилежаева— «Иптәшләрең синең белән», С. Му- канов — «Минем мәктәпләрем», Ф. Вигдорова — «Минем класс», И. Багмут — «Суворовчы Кривичныйның бәхетле көне», И. Карнаухова — «Дуслар турында повесть», Е. Ильина — «Дүртенче биеклек», С. Айни — «Мәктәп», В. Ананян — «Севан буенда», О. Хавкин «Һәрвакыт бергә», А. Григулис—«Өченче бригада», Л. Кассиль һәм М. Поляновский—«Кече улымның урамы», Л. Воронкова — «Городище авылы», А. Рыбаков — «Кортик», В. Курочкин—«Җитезләр бригадасы», Л. Киачели— «Тылсымлы таш», С. Григорьев— «Малахов курган», А. Кононов — «Тимер чишмәсе янында», Б. Емельянов — «Дустың». Поэзия буенча да соңгы елларда балалар өчен кыйммәтле әсәрләр иҗат ителде: С. Маршак, С. Михалков, Н. Забила, А. Барто, М. Миршакар, 3. Александрова, В. Бычко, Р. Парве, Е. Благинина, И.Гришашвили, М. Познанская, Н. Саконская, П. Воронько, Е. Тараховская, Г. Борян, Е. Буков, В. Лукс, С. Капутикян, О. Бедарев, Э. Огнецвет һ. б. кыйммәтле әсәрләр иҗат иттеләр. Совет балалар әдәбиятында, укучының дөньяга марксистик материалистик карашын формалаштыру чараларының берсе буларак, фәнни-әдәби китаплар зур урын ала. Баталар һәм яшьләр өчен иң яхшы фәнни-әдәби китапларга Н. Михайловның «Ватан картасы өстендә» сен, В. Сафоновның «Чәчәккә күмелгән җир»ен, М. Ильинның «Кеше һәм стихия»сен, Г. Фишның «Совет чынбарлыгы»н, В. Бианкиның «Ур- ^ан газетасы»н һ. б. кертергә кирәк. Фәнни фантастика жанры акрынлап үсә бара. Бу өлкәдә В. Охотниковның «Эзләнүләр дөньясында», И. Ефремовның «Ак мөгез», В. Немцовның «Алтын төп» дигән әсәрләрен күрсәтеп үтәргә кирәк. Балалар өчен фәнни популяр китаплар тудыру эшенә фән һәм техниканың күренекле эшлеклеләре, социалистик төзелеш алдынгылары элеккегә караганда киңрәк тартыла. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карарыннан соң балалар драматургиясе әсәрләренең тематикасы шактый киңәйде, илебездәге балалар театрлары сәхнәсендә 
үзләренә ныклы урын яулап алган күп кенә әсәрләр барлыкка килде. И. Поповның «Семья», Г. Нахупришвилинын. «Юлбашчының яшь чагы», С. Михалковның «Өйгә кайтасым килә» һәм «Кызыл галстук», М. Алигерның «Дөреслек турында әкият», В. Любимованыц «Май башында» һәм «Кар бөртеге», И. Ирошникованың «Кайдадыр Себердә» дигән пьесалары яшь тамашачылар һән укучылар арасында зур игътибар казандылар. 
3

Ирешелгән зур гына уңышларга карамастан, совет балалар әдәбияты балалар өчен югары идеяле художество әсәрләре тудыру буенча большевиклар партиясе тарафыннав куелган бурычларга тиешенчә җавап биреп җиткерми әле. Коммунистик җәмгыятьнең булачак төзүчеләрен, яшь патриотларны тәрбияләүгә хезмәт итә торгав балалар китабына карата куелырга тиешле күп төрле таләпләр үтәлмәгән әле. Балалар әдәбиятында безнең бүгенге көн темалары җитәрлек чагылдырылмагаи. Большевиклар партиясенең һәм совет халкының күренекле эшлеклеләре турында, безнек кешеләребезнең героик хезмәте, мәктәп һәм укытучылар, пионерлар турында, комсомол турында, совет Ватанының байлыклары, совет фәне һәм техникасының казанышлары турында язылган китаплар аз әле. Яшь буынны тәрбияләүдә совет мәктәбенең роленә бәя бпреп җиткермәү балалар әдәбияты язучыларының иҗатында совет мәктәбенең тормышы озак вакытлар буе тиешле урын таба алмауга идея, художество ягыннан хәзерге кадәр коммунизм төзү чоры бурычларына җавап бирерлек дәрәҗәдә чагылдырылмый килүгә китерде. Кайбер язучылар һәм тәнкыйтьчеләр, имештер, совет мәктәбе турында әсәрләр тудырырга мөмкин түгел һәм аның кирәге дә юк, дигән ялган «теория» дә күтәреп чыктылар. Күп кенә язучылар бүгенге шәһәр һәм авыл мәктәпләренең, һөнәр училищеларының тормышын, промышленность һәм социалистик авыл яшьләренең тормышын белмиләр, комсомол эше белән, пионер оешмаларының тормышы белән җитәрлек таныш түгелләр. Бу аларның иҗатына чиктән тыш начар тәэсир итә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен китаплар бик аз языла. Өлкән яшьтәге балаларның бөтен совет әдәбияты әсәрләреннән файдаланырга мөмкинлекләре булган бер вакытта, кече яшьтәге мәктәп балаларының һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сораулары бары тик үзләре өчен язылган китаплар белән генә канәгатьләндереләләр. Кече яшьтәге балалар өчен язылган әдәбиятта, бигрәк тә прозада, тематиканың чикләнгәнлеге сизелә хезмәт турында, совет семьясы турында, семьядагы тәрбия турында, мәктәпнең кече класслары турында, балалар бакчасы турында һәм баланы кызыктырган күренешләр, әйберләр белән таныштыручы китаплар аз. Балалар өчен чыгарыла торган китапларның сыйфаты да әле тиешле дәрәҗәсендә түгел. Үзләренең идея эчтәлекләре буенча кыйммәтле һәм художество ягыннан югары сыйфатлы әдәби әсәрләр белән беррәттәи, безнең балалар әдәбиятында җитди хаталары булган әсәрләр дә дөньяга чыкты. Кайбер фантастик әсәрләрдә тема фәнни яктай ялган һәм әшәке детектив рухта хәл ителгән (Г. Гуревич һәм Г. Ясныйның «Кеше-ракета», А. Палейның «Таусен утравы» исемле әсәрләре). Фәнни-художестволы әдәбиятта ад күп кенә кимчелекләр һәм җитди ялгышлар җибәрелгән. Мәсәләигч М. Ильин һәм Е. Сегалның идея- художество ягыннан зур кимчелекләре булган «Кеше ничек великанга әйләнгән» (2 нче китап) исемле китабының дөньяга чыгуын таләпчәнлек җитәрлек булмау белән генә аңлатырга мөмкин. Бүгенге көн темаларына язылган 
әсәрләрдә һаман әле идея һәм художество ягыннан уңышсызлыклар һәм ялгышлар очрый. Мәсәлән. Р. Фраерманның «Еракка сәяхәт» дигән повесте укучының игътибарын безнең яшьләребезгә ят булган, ялган психологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдергән. Кайбер әсәрләрдә тормышның дөреслеге һәм совет чынбарлыгының чын матурлыгы әдәби бизәү, чуарлау белән алыштырылган (Л. Кассильнең «Бөек каршы тору» китабы). Чынбарлыкның үзендә кызыклы моментларны таба һәм күрә белмәгән кайбер язучылар бүгенге балалар китапларына арзанлы мавыктыру, совет тормышы өчен ят булган ясалмалылык китереп кертәләр (И. Всеволжский — «Капитан Ыемо мәгарәсе», Г. Матвеев — «Яңа сорт» һәм «Яшерен көрәш»). Балалар әдәбиятында чит илләр алдында колларча баш ию, көнбатыш культурасы алдында ялагайлану фактлары булды. Бу, аерым алганда, чит ил әдәбиятыннан совет балалары һәм яшьләре өчен Детгиз тарафыннан чыгарылган әсәрләрнең җитәрлек дәрәҗәдә тәнкыйть күзлегеннән карап сайлап алынмауларында чагылды (Д. Конрад — «Дуэль», Тальбот Рид — «Вильбай мәктәбе старшиналары»). Еш кына балалар өчен чиле-пешле китаплар чыгарыла. Андый китаплар баланы шатландырмый, аңа әйләнәтирәдәге тормышны төшенергә ярдәм итми, җайлы, ачык образлар белән язылу урынына алар күңелсез тасвирлау белән язылган булалар, бала белән җитди һәм кызыклы итеп сөйләшү аларда эчтәлексез төче теллелек һәм мораль уку белән алыштырылган була (С. Погорелове кийның «Уенчыклар»ы, В. Воеводинның «Тугак авыл»ы).

Совет чоры әкиятләре тудыру эше бик начар тора. Яңа советчыл эчтәлек белән сугарылган мондый әкиятнең кирәклеге бик зур. Ләкин хәзергә кадәр. П. Бажов, А. Гайдар, О. Иваненко. Д. Нагишкин әкиятләрен искә алмаганда, бу өлкәдә бик аз эшләнгән. Кайбер язучылар еш кына уйдырма аллегорияләр юлы белән баралар, ә бу аллегорияләр исә, К. Чуковскийның «Барма- лейны жиңәрбез» әкиятендәге кебек, политик зарарлы ялгышларга китерәләр. Соңгы вакытларда өлкән яшьтәге балалар өчен үрнәк булырлык фәнниәдәби китаплар язсалар да, язучылар хәзергә кадәр урта һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен мондый жанрда китаплар тудыруга тиешенчә игътибар биреп җиткермиләр. Фәнни-фантастика һәм маҗаралар өлкәсендә балалар өчен югары художестволы әсәрләр тудыруга һаман җитәрлек (игътибар бирелми але. Язучылар Ватаныбызның үткән данлы юлын, Совет дәүләтенең тарихын яктырту буенча совет балалары өчен зур тәрбияви әһәмияте булган темалар өстендә аз эшлиләр. Правление пленумы язучыларны күбрәк тартуда һәм барлык яшьтәге балалар өчен күп кенә кыйммәтле әсәрләр тудыруда Детгизның, «Молодь» издательствосының (Украина), Детюниздатның (Грузия) һәм башка балалар әдәбияты издательстволарының шактый роль уйнауларын әйтеп үтә. Шуның белән бергә, бу издательстволарның эшендә җитди кимчелекләр барлыгын: кайбер әсәрләргә бәя бирүдә таләпчәнлекнең җитәрлек булмавын, кайбер бүгенге мөһим темаларга китапларның акрын тудырылуын, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен китапларның аз булуын, чыга торган китапларның тиражлары җитәрлек булмауны күрсәтеп үтәргә кирәк. СССР Совет язучылары союзы правлениесенең пленумы балалар әдәбияты буенча язучылар, редакторлар, тәнкыйтьчеләр һәм укытучылар кадрлары хәзерләү мәсьәләсенә тиешле (игътибар бирелмәүне күрсәтеп үтә. Бөтен дөнья әдәбияты институты, Педагогия фәннәре академиясе, Язучылар союзы һәм, аерым алганда, аның тәнкыйть һәм әдәбият теориясе комиссиясе балалар әдәбияты теориясен үстерү өчен бернәрсә дә эшләмәгәннәр. Правление пленумы Язучылар союзының секретариаты балалар әдәбиятын үстерү мәсьәләләренә аз игътибар биргән, балалар әдәбияты язучылары арасында большевистик тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерүне тәэмин итмәгән дип саный; совет балалар әдәбиятынык яңа яшь кадрларын күтәрү һәм үстерү турында аз кайгырткан дип саный. Идеясез, формалист тәнкыйтьчеләр (А. Ивич, В. Шкловский. И. Халтурин), балалар әдәбиятында «кризис» һәм «торгынлык» теориясенә өндәп, балалар әдәбиятын мәктәптән һәм педагогикадан аеруга курс тотып килгәннәр. Формалист тәнкыйтьчеләрнең бу омтылышларына вакытында тиешле отпор бирелмәгән. Шуның өстенә тагын алар күп вакыт (С. Маршак, В. Смирнова, Л. Кассиль, А. Барто иптәшләр җитәкчелегендәге) балалар әдәбияты комиссиясендә һәм секциясендә булышлык һәм трибуна тапканнар. Совет язучылары союзының президиумы һәм секретариаты соңгы вакытларга кадәр балалар әдәбияты секциясенең эшенә начар җитәкчелек итеп килгәннәр. Составы яңартылга нга кадәр комиссия балалар өчен совет әдәбияты алдына куелган дәүләт бурычларын тиешенчә аңламаган гына түгел, бәлки группачылык һәм семьячылык пигезендә эш алып барган. Комиссия балалар өчен югары идеяле әсәрләр тудыруга язучыларны җитәрлек тартмаган, яшь язучыларның иҗатына бәя биреп җиткермәгән, күп кенә хәлләрдә аларны урынсыз һәм формалистик рәвештә тәнкыйтьләп килгән. Балалар әдәбияты комиссиясе кайбер билгеле язучыларның иҗатындагы җитешсезлекләрне принципиаль тәнкыйть һәм үзара тәнкынть итүне җәелдермәгән һәм үзара гафу итешү җирлегендә аларның эшендәге җитди ялгышларны әйтми килгән. Совет язучылары союзының, секретариаты һәм аның органы булган балалар әдәбияты комиссиясе язучыларның. урыннардагы оешмалары белән начар бәйләнештә булганнар, союздаш республикаларда, РСФСР крайларында һәм өлкәләрендә балалар әдәбиятының торышын өйрәнү белән шөгыльләнмәгәннәр. Комиссиянең балалар һәм яшьләр әдәбияты басып тельстволар белән, мәктәп балалары вакытлы матбугат органнарының редакцияләре белән элемтәсе начар булган.

Озак вакытлар буена әдәби тәнкыйть балалар әдәбиятын үстерүгә ярдәм итмәгән. Соңгы елларда совет балалар әдәбиятының үсеш тәҗрибәсен туплап күрсәткән бер генә мәкалә дә язылмаган, балалар әдәбиятына карата реализм мәсьәләләре Тәнкыйть союздаш республикаларда һәм өлкәләрдә балалар әдә-биятының үсеш процессларын яктыртмаган, балалар журналларының һәм газеталарының эшенә анализ ясамаган. «Литературная газета» һәм әдәби журналлар соңгы вакытларга кадәр балалар әдәбиятын үстерү мәсьәләләренә гамьсез карап килгәннәр. Балаларга коммунистик тәрбия бирү проблемаларын яктыртырга тиешле комсомол һәм педагогика матбугаты балалар китабына җитәрлек игътибар бирмәгән. Балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче тәнкыйтьчеләр чиктән тыш аз. Правление пленумы балалар әдәбиятын үстерүдә булган шушы җитди кимчелекләрнең бөтенесе СССР Язучылар союзы президиумының Һәм секретариатының балалар әдәбиятына канәгатьләнерлек дәрәҗәдә җитәкчелек итмәүләре, балалар өчен югары идеяле әдәби әсәрләр тудыру эшеиә язучыларның киң җәмәгатьчелеген тарту турында аз кайгыртулары аркасында килеп чыккан дип саный.

4

СССР Совет язучылары союзы правлениесенең пленумы карар бирә: Балалар әдәбиятын үстерү мәсьәләләре СССР Совет язучылары союзы президиумының һәм секретариатының эшендә иң мөһим урыннарның берсен алырга тиеш. Киләчәктә совет балалар әдәбиятын бөтен көчне куеп, һәрьяклап тагын да үстерүне тәэмин итәргә, безнең социалистик культурабызның шушы мөһим өлкәсе алдына куелган дәүләт бурычларын күздә тотып, барлык яшьтәге, бигрәк тә кече яшьтәге балалар өчен китап тудыру эшенә тагын да зуррак колач бирергә кирәк. Балалар әдәбияты алдында торган мөһим бурычларны хәл итү һәм балалар әдәбиятының китап укучыларга идеяхудожество йогынтысын көчәйтү балалар әдәбиятында большевистик партиялелек принципларын җиренә җиткереп үтәгән һәм әдәбл әсәрләргә бәя бирүдә семьячылык һәм әшнәлек күренешләренә аз гына да урын калдырмый торган чын иҗади тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть атмосферасын тудырган шартларда гына тормышка ашырылырга мөмкин. Темаларның һәм совет балалары куйган сорауларның (таләпләрнең) күп төрлелеге балалар әдәбиятына язучыларны киң тартуны таләп итә. Моңа кадәр балалар әдәбияты өлкәсендә эшләп килгән сове язучылары совет балалары өчен әсәрләр тудыруны үзләренең беренче бурычлары дип санарга тиешләр. Балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче язучы безнең бай чынбарлыгыбызны актив өйрәнгәндә генә, совет балаларының тормышын һәм аларга тәрбия бирү методларын чын-чыниан яхшы белү өстенә, аларны югары художестволы формада биргәндә генә уңышка ирешә ала. Якын вакыт эчендә балалар өчен Маркс, Энгельс, Ленин, Сталиннын тормышын чагылдырган әдәби китаплар тудыруны правление пленумы язучыларның намус эше дип саный.

Большевиклар партиясенең һәм совет халкының күренекле эшлек- теләре турында биографик повестьлар тудыру, гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы геройлары гурында, Социалистик Хезмәт Геройлары турында, алдынгы галимнәр турында, балаларга совет патриотлыгының югары үрнәге булып хезмәт итә торган кешеләр турында китаплар иҗат итү чараларын күрергә кирәк. Тынычлык һәм демократия өчен көрәш темасы балалар әдәбиятында дәби чагылышын табарга тиеш. Безнең балалар әдәбиятының бик мөһим бер бурычы — совет мәктәбе гормышы турында китаплар тудыру. Ул китапларда мәктәпнең идея-тәрбия эше, укучыларның фән нигезләрен үзләштерү буенча тырыш һәм кызыктыргыч хезмәте, укытучының изге хезмәте, комсомол Һәм пионер оешмаларының эше чагылдырылырга тиеш. Мәктәп турындагы әсәрләр — повестьлар, хикәяләр, шигырьләр һәм пьесалар — совет мәктәбенең безнең социалистик җәмгыятебез тормышы белән бик нык бәйләнгәнлеген һәм аның безнең балаларыбызны совет дәүләтенең төрле өлкәләрендә хезмәт һәм җәмәгать эшчәнлегенә ничек хәзерләвен күрсәтергә тиешләр. Балалар әдәбияты алдында совет кешеләренең социалистик заводларда һәм кырларда күрсәткән хезмәт геройлыклары, шул хезмәтен, матурлыклары турында җырлый торган, балаларны шул мактаулы хезмәткә чакыра торган әсәрләр тудыру бурычы тора. Правление пленумы Совет язучылары союзының президиумына һәм секретариатына өлкәләрдә, крайларда, автономияле һәм союздаш республикаларда, балалар әдәбиятын үстерү чараларын күрүне тапшыра. СССР халыклары телләрендә балалар өчен тудырылган иң яхшы әсәрләрне тәрҗемә иттерү эшләрен киң җәелдерергә, бу эшкә рус язучыларын күбрәк тартырга, бу әсәрләрне үзәктә чыга торган балалар журналларында һәм «Пионерская правда» газетасында, Москвада Детгизда бастырып чыгарырга кирәк. Балалар әдәбияты мәсьәләләре Совет язучылары союзының барлык комиссияләренең эш планнарыннан бер дә төшмәскә тиеш. СССР халыклары әдәбиятлары комиссиясенең бюросында, тәнкыйть һәм әдәбият теориясе 
комиссиясендә, өлкә комиссиясендә балалар әдәбияты өчен җавап бирә торган работниклар билгеләнергә тиешләр. 1951 елда балалар әдәбияты буенча союздаш республикаларның мәгариф министрлыклары белән һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты белән берлектә Бөтенсоюз киңәшмәсе үткәрү яхшы булыр дип санарга. Бөтенсоюз киңәшмәсенә хәзерләнү планымда язучыларның урыннардагы бүлекләренә һәм республикалардагы союзларга өлкәләрдә, крайларда һәм республикаларда тәҗрибәле укытучыларны, халык мәгарифе һәм комсомол работникларын тартып
, балалар әдәбияты язучыларының киңәшмәләрен үткәрергә тәкъдим итәргә. Правление пленумы Совет язучылары союзының президиумын һәм секретариатын балалар әдәбияты язучылары кадрларын тагында күбәйтү чараларын күрергә мәҗбүр итә. Балалар өчен китаплар тудыруга язучылар белән беррәттән төрле өлкәләрдә эшләүче галимнәр, белгечләр, шәһәр һәм авылдагы социалистик хезмәтнең күренекле новаторлары һәм иң яхшы педагоглар тартылырга тиеш. Балалар әдәбияты язучыларының политик һәм теоретик, шулай ук педагогик белем дәрәҗәләрен күтәрү эшен көчәйтергә кирәк. Совет язучылары союзы секретариатына А. М. Горький исемендәге әдәбият институтында балалар әдәбияты бүлеге төзүне тапшырырга. СССР Югары белем министрлыгының һәм союздаш республикалар мәгариф министрлыкларының игътибарын илебездәге университетларда һәм педагогия институтларымда балалар әдәбияты буенча укытучылар һәм редакторлар кадрлары хәзерләү һәм илебезнең зур институтларында балалар әдәбияты кафедралары булдыру кирәклегенә юнәлдерергә. Бөтен дөнья әдәбияты институтының һәм РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең игътибарын совет балалар әдәбияты тарихы һәм теориясе мәсьәләләрен эшләү һәм балалар әдәбияты буенча университетлар һәм педагогия вузлары эчен дәреслек булдыру зарурлыгына юнәлдерергә. Балалар әдәбияты тәнкыйтен бөтен көч белән җәелдерүне тәэмин итәргә. «Литературная газета»ны, «Новый мир», «Октябрь», «Знамя», Звезда» журналларын, республикаларда, крайларда һәм өлкәләрдә чыга торган журналларны һәм альманахларны СССР балалар әдәбиятын үстерү мәсьәләләрен системалы рәвештә яктырта барырга мәжбүр итәргә. Журналларны һәр номерда балалар өчен чыккан яңа китапларга рецензияләр бирә барырга мәҗбүр итәргә. Правление пленумы балалар әдәбияты комиссиясенең төп бурычларыннан берсе яшь язучылар белән эшләү, иҗат конференцияләре оештыру, яшь авторларның альманахларын хәзерләү дип саный. Балалар әдәбиятын үстерү һәм бу эшкә язучыларны күбрәк тарту теләге белән пленум «Пионер» журналының күләмен һәм тиражын арттыру мәсьәләсен куярга кирәк һәм бу журнал урта яшьтәге мәктәп балалары өчен ай саен чыга торган әдәби һәм иҗтимагый-политик журнал булып әверелергә тиеш дип саный. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ай саен чыга торган күп буяулы журнал булдыру турында һәм барлык балалар журналларының тиражларын арттыру турында да мәсьәлә куярга кирәк. Пленум Совет язучылары союзы секретариатына язучыларны балалар вакытлы матбугатында, «Пионерская правда» газетасында, «Пионер», «Дружные ребята», «Мурзилка», «Затейник» журналларында, шулай ук урыннарда чыга торган вакытлы матбугат органнарында һәм балалар өчен радиотапшыру эшендә катнашуга киң тартуны тәэмин итүне тапшыра. Балалар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре иң элек матбугат органнары битләрендә киң пропагандаланырга тиешләр. Балалар әдәбияты комиссиясенә радио буенча балалар өчен әдәби тапшыру эшенең куелышын өйрәнү эшен йөкләргә. Балалар өчен иң яхшы китап язу буенча РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган конкурсның яхшы нәтиҗәләр бирүен исәпкә алып, пленум Совет язучылары союзының балалар әдәбияты комиссиясен шул конкурсны оештыруда актив катнашырга мәҗбүр итә. Язучылар союзы һәм аның органнары балалар әдәбиятын өйрәнү эшендә Детгизның балалар китабы йортына да нәтиҗәле иҗат ярдәме күрсәтергә тиешләр. 
 Советлар иленең яшь буынын тәрбияләүдә көчле корал булган балалар әдәбиятына большевиклар партиясе һәм совет хөкүмәте гаять зур игътибар бирә. Пленум совет язучыларын балалар әдәбиятын үстерүдә булган кимчелекләрне тизрәк бетерү өчен кирәкле бөтен эшләрне эшләргә чакыра. Пленум яшь буынны коммунизм рухында, Ленин — Сталин эшенә чиксез бирелгәнлек рухында тәрбияләүнең көчле коралы булачак яңа, югары идеяле әдәби әсәрләр тудыруда барлык совет азучыларының чын күңелдән катнашачакларына бик нык ышана.