Логотип Казан Утлары
Публицистика

XX ЙӨЗ БАШЫНДАГЫ ТАТАР ӘДӘБИ ХӘРӘКӘТЕНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

XX ЙӨЗ БАШЫНДАГЫ ТАТАР ӘДӘБИ ХӘРӘКӘТЕНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
1
Беренче рус революциясе татар
милли культурасының рус культурасы йогынтысында үсеше юлында яңа бер дәверне башлап җибәрде. Бу дәвергә кадәр татар культурасының рус җәмгыятендә барлыкка килгән алдынгы тенденцияләр белән бәйләнеше, бигрәк тә язма художество әдәбиятында, йомшак торды. Татар җәмгыятендә күп гасырлар хөкем сөргән феодаль йомыклык, реакцион ислам дине идеологиясе, мәктәп-мәдрәсәләрне басып алган көнчыгыш схоластикасы һәм, ниһаять, шуларның тагын да ныграк саклануына булышлык иткән милли-колониаль политика, һичшиксез, татар культурасының алдынгы рус культурасы белән тиз һәм турыдан-туры мөнәсәбәткә керүенә тоткарлык ясадылар. Татар өстен катлауларының гасырлар буенча көнчыгыш феодаль культурасына, аның фикер схоластикасына һәм дини идеологиясенә ясаган ориентациясе татар культурасының, әдәбиятының һәм гомумән художество сәнгатенең үсешенә бик зур комачаулык итеп килде. Шуңа күрә дә татар җәмгыятенең рухани һәм укымышлы катлавы гына түгел, хәтта азмы-күпме язу таный белгән гади массасы да көнчыгышның дини-феодаль идеологиясе белән сугарылган язма әдәбиятын яки зәрҗемәдә, яки оригиналда укырга мәҗбүр ителде. Дөньяви һәм иҗтимагый мәсьәләләрне чагылдырган әдәбиятка юл мөмкин кадәр бикле булды. Хәтта XIX йөзнең башында барлыкка килгән татар типографиясе дә күп еллар буенча көнчыгышның дини һәм әхлакый схоластик әдәбиятын басып тарату белән шөгыльләнде, дөньяви әдәбиятны бик аз басты.
Ләкин Россиядә барган тарихи прогрессив процесс татар культурасының үсешен дә, акрын-акрын булса да, икенче якка таба юнәлтте. XX йөз башында Россиядә күтәрелеп киткән демократик хәрәкәт татар культурасының үсешенә бик зур йогынты ясады һәм татар культурасының рус культурасыннан һич тә читтә кала алмаганлыгын тагын бер мәртәбә раслады. Революцион-демократик күтәрелеш шартларында татар җәмгыятенең алдынгы көчләре фәкать Россиядәге тарихи прогресс белән органик бәйләнештә генә иң дөрес юл табарга мөмкин икәнен аңладылар 'һәм татар культурасын шул юлга кертеп җибәрү өчен көрәш алып бардылар.
Бөек Петр реформаларыннан соң, бигрәк тә XVIII йөз белән XIX йөз арасында, татар җәмгыятендә дә сизелә башлаган мәгърифәтчелекнең беренче күренешләре, илдә капиталистик мөнәсәбәтләрнең жәелә баруы нәтиҗәсендә, үсүгә табан юл алды. XIX йөзнең азакларында инде билгеле бер хәрәкәт төсенә кергән татар мәгърифәтчелег
е, һичшиксез, рус җәмгыятенең, рус культурасының, татар культурасына хәлиткеч йогынтысының беренче зур тарихи чагылышы булды.
Мәгьрифәтчелек хәрәкәтен дә татap җәмгыятенең тарихи үсеш перспективасын һәм культура ориентациясен билгеләргә омтылуда ике тенденция барлыкка килде. Мәгърифәтчеләрнең бер төркеме татар җәмгыятен европалаштыруны көнчыгышка, панисламизм һәм пантюркизм идеяләренә буйсындырып үткәрүне куйды. Ягъни сүз нигездә Россиядәге төрки халыкларны госманлы төрекләре теле һәм культурасы аркылы европалаштыру һәм шуның белән ислам, гарәи цивилизациясенең яңа бер формасын тудырырга теләү хакында барды. Кырым пантюркисты И. Гаспринский мәгърифәтчелеге шул реакцион идеяләргә нигезләнде. Ул гөрки халыкларының европалашуын үзәк Россия цивилизациясеннән читкә — көнчыгышка борырга тырышты. Бу ориентация көнчыгыш белән бик нык бәйләнгән татар милли буржуазиясенең дә политик омтылышларына бик тапкыр иде. Буржуалашкан татар җәмгыятен феодаль көнчыгыш белән уңай рухани мөнәсәбәттә иттереп идеаллаштыру Р. Фәхретдинов һ. б. шуның шикелле милли буржуаз язу-чыларның әдәби-публицистик эшчәнлегендә чагылды.
Мәгърифәтчелекнең икенче төркеме татар җәмгыятенең Россия җирлегендәге цивилизациясен яклап чыкты. Бу юнәлеш, беренчесенә караганда, элегрәк өлгерә башлаган идс. Чөнки аны алдынгы рус культурасының татар интеллигенциясе арасына керә баруы көчәйтте. Бу юнәлешнең беренче күренекле идеологы Каюм Насыйри булды. Ул татар җәмгыятенең үсеше мәсьәләләрендә рус культурасына таянды, шул җирлектә Казан татарларының милли культурасын һәм әдәби телен тудыруны төп максат итеп алды. К. Насыйри рус куьтурасы һәм рус җәмәгатьчелеге белән якынлашырга, рус телен өйрәнергә чакырды, татарлар өчен фән һәм әдәбиятны ана телендә булдырырга тырышты, культураны һәм фәнне хезмәт ияләре арасына кертергә омтылды,
LXI

Моңар чаклы бу хәрәкәт җәдитчелек дип аталып йөртелә иде
мәгърифәтчелек демократизмына юл салды. Бу демократизмның беренче дәрәҗәдәге әһәмиятле сыйфаты итеп, әлбәттә, тик Россиядә генә татар халкын алга алып барырга мөмкин дигән патриотик һәм тарихи оптимистик идеяне санарга кирәк. К. Насыйри бу карашны: «Россиянең үзендә дә безгә җитәрлек гыйлемлек бар. Россиядә булганда, ни өчен заграницага барырга кирәк», дип формалаштырды. К. Насыйри карашлары үз заманындагы татар алдынгы интеллигенциясенең бер мәгърифәтчел омтылышы булып кына калмады, бәлки феодаль көнчыгыш, төрек ориентациясенә каршы баруны да чагылдырды.
XIX йөзнең азагында һәм XX йөзнең башында күтәрелгән руо революцион хәрәкәте изелгән милләтләрнең рус халкы белән бәйләнешенә бик зур рухани көч бирде. Бу яңа тарихи җпрлекңең политик үзенчәлеген М. И. Калинин түбәндәгечә билгеләп киткән иде:
«Прогрессив көчләрнең реакцион көчләргә каршы көрәшенең менә шушы процессы, культура көчләре үсешенең һәм туплануының шушы процессы, һич югында, изелгән милләтләрнең иң аңлы элементларына икенче Россияне — яхшы, ирек сөючән Россияне, җәберләүче булмаган Россияне, культуралы, талантлы Россияне, халыкның киң массалары арасында белемнәрнең үсешенә булышлык күрсәтүче Россияне күрергә мөмкинлек бирде. Эшчеләрнең киң рәвештә җәелгән революцион хәрәкәте Россия империясендәге барлык милләт пролетарийларының һәм хезмәт ияләренең царизмга һәм капитализмга каршы көрәкләрендә аларны чын-чыннан туплауны актуаль бурыч итеп көн тәртибенә куйды. Эшчеләр сыйныфының Бөтенроссия партиясеннән башка рус халкын һәм изелгән милләтләрне азат итә алуын уйга да китерергә мөмкин түгел иде. Эшчеләр сыйныфының әнә шул Бөтенроссия партиясен тудыру буенча Ленинның һәм Сталинның тырышлыклары, Ленин — Сталин милли политикасына армый-талмый өндәү, великодержавно шовинизмының һәм җирле милләтчелекнең һәртөрле күренешләренә каршы большевикларның көрәше—менә болар барысы да изелгән милләтләрне рус халкы белән якынлаштырды, аларның иң аңлы элементларын рус әдәбияты, сәнгате, фәне белән, рус революцион көрәшчеләре белән танышырга мәҗбүр итте һәм шуның белән аларны рус культурасына кушты, аларны гомуми, бердәм көрәшнең тарафдарлары, ягъни инде бөтен Россиянеке булып фикер йөртүче кешеләр итте».
Аерата XIX йөзнең азакларыннан башлап рус пролетар хәрәкәте дөньяда иң алдынгы һәм иң революцион бер хәрәкәткә әверелүе нәтиҗәсендә, рус культурасы да бөтен дөнья культурасына көчле прогрессив йогынты ясый башлау дәверенә керде. Шуның белән бергә, рус культурасы массаларның революцион күтәрелеше белән дә бик нык бәйләнгәнлеген күрсәтте. 1905—07 елгы революция рус культурасының кыйммәтле хәзинәләрен рустан башка халыклар алдында да ачып җибәрде. Азатлык хәрәкәте яктылыгында рус культурасының тагын да ачылып киткән интернациональ, гуманистик һәм революцион сыйфатлары патша хөкүмәте тарафыннан кыерсытылган һәм рухани изелгән милләтләрне көрәшкә, прогресска, югары культурага илһамландырды. Татар интеллигенциясенең дә алдынгы вәкилләре татар культурасының үсешендә рус культурасының әнә шул бөек сыйфатларын беренче нәүбәттә үрнәк итәргә чакырдылар, татар культурасының мөстәкыйльлегенә озак еллар буенча комачаулап килгән көнчыгыш космополитизмыннан котылу фәкать рус культурасына таяну аркасында гына мөмкин икәнлеген күрсәттеләр. К. Насыйриның фән һәм мәгърифәт өлкәсендәге бу патриотик омтылышларын XIX йөз
башыңда Г. Тукай әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрендә дә чын мәгънәсендә тормышка ашырырга кирәклекне күтәрде һәм аларны үзенең төп демократик идеалы итеп куйды:
«Милләт образованный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арсланнарына мохтаҗ, — дип язды ул 1906 елда, «Хиссияте миллия» мәкаләсендә.

— Безнең милләт тә, башка милләт ләрдәгс кебек, хамисез, мәлҗәэсез, фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнен милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга... яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә ган- реләргә мохтаҗ».
Милли сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә Тукай тарафыннан формалаштырылган бу патриотик, гуманистик һәм демократик идея яна шартлардагы татар культурасы үсеше, һичшиксез, рус культурасының прогрессив тенденцияләренә бәйләнгәнлеген бик ачык раслап тора иде.
1905 ел революциясе татар интеллигенциясе арасында рус телен өйрәнүне массовый бер күренешкә әверелдерде, аны рус матбугатына һәм матур әдәбиятына турыдан-туры бәйләде. Рус культурасыннан һәм әдәбиятыннан аерылып калмау — татар интеллигенциясенең заман прогрессы белән бергә барудагы идеалына әйләнде. Г. Сонгатинең «Ил фәрештәсе» хикәясендә (1914) халыкка хезмәт итүнең үзләренең изге теләкләре дип караган интеллигентлар — Фатиха һәм Рәшит— рус телен, рус әдәбиятын өйрәнүне дә шул демократик теләкләренең бер чыганагы итеп саныйлар:
«Минем русча укырга башлавым, бер зур эшкә кереп, зур вазифа алып баю, рәхәтләнеп гомер итү-фәлән кебек нәрсәләр өчен түгел, бәлки сөекле халкыма күбрәк мәгълүмат, тулырак баш белән, бөтенрәк аң белән хезмәт итү өчен иде», — ди Фатиха, һәм Рәшит тә шул ук карашны чагылдыра: «Миңа инде рус әдәбияты диңгезенең кырыенда батмасам ярар иде дип, балак, итәк күтәреп кенә йөрергә ярамый, бәлки шул диңгезнең уртасына кереп, колачлап, курыкмыйча йөзәргә кирәк иде. .Менә заманга иярергә теләсәм, мин шуны эшләргә тиеш идем...»
XX йөз башындагы татар әдәбиятында рус телең һәм әдәбиятын практик үзләштерүнең бер массовый формасы — тәрҗемәчелек сәнгатенең дә нык кына җәелеп китүендә булды. Бу дәвердә Крылов, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Островский, Л. Толстой, Чехов, Горький һәм Короленко кебек бөек язучыларның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү күренекле урын алды. Шулай ук рус теле аша Европа әдәбиятының да кайбер тәрҗемә үрнәкләре бирелде (Мольер, Бай-рон, Гете, Гейне, Шиллер һ. б.).
XX йөз башында тәрҗемә киң политик һәм иҗади төс алды. Иң элек Г. Тукай рус әдәбиятын тәрҗемә итүне зур һәм әһәмиятле иҗат эшенә әйләндереп җибәрде. Беренче буларак, ул үз заманы өчен аеруча әһәмиятле булган чын мәгънәсендәге ирекле әдәби тәрҗемәне шигырьдә дә, прозада да һәм публицистикада да күрсәтте. Беренче адымнарыннан ук Тукай үзенең тәрҗемә телендә дә шул вакытларда модага кергән төрек стиленә каршы юнәлешне — җанлы татар телен файдалануны төп максат итеп куйды.
Г. Камал да 1905 елга кадәр үк рус классик драматургиясен тәрҗемә итү белән кызыксына башлый. Беренче революция аркасында татар театры сәхнәләре ачылу белән генә ул бу иҗади омтылышын киңәйтергә, җанландырып җибәрергә мөмкинлек тапты. Татар халкы Островскийның һәм Гогольнең драма әсәрләре белән Г. Камал тәрҗемәләре аша танышты. Ул әсәрләр яшь татар театрының нн мактаулы репертуарына әйләнделәр, татарның беренче талантлы артистлары шул бөек реалистик әсәрләрне уйнап үстеләр. Әгәр дә 1905— 07 ел революциясеннән соңгы ун ел эчендәге татар театрының репертуарын алып карасак, чыннан да, иң яратып уйналган драматик әсәрләрнең һәм образларның күбесо Островскийдан һәм Гогольдән алынганын күрербез. Бигрәк тә Островский образларын уйнау татар театрының һәм татар артистларының авторитетын тамашачылар каршында бик нык күтәрде һәм татарлар арасында сәхнә сәнгатенең кыйммәтен үстерүче иҗади казаныш булды. Рус классик әдәбиятын татар телендә пропагандалауда һәм аның идеяләре белән татар укучыларын тәрбияләүдә Г. Тукай һәм Г. Камал эзеннән баручы профессиональ тәрҗемәчеләрнең күренеклесе Солтан Рахманкулый (1888—1916) булып, ул бигрәк тә рус прозасын тәрҗемә итүдә зур эшчәнлек күрсәтте. С. Рахманкулый реальное училищеда чакта ук (17 яшьләрендә) Пушкинның «Дубровский» повестен тәрҗемә итә. Соңра Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясен. Л. Толстой, Тургенев һәм Горький әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра һәм русча-татарча сүзлекләр төзи. С. Рахманкулый тәрҗемәләре шул заман тәрҗемәчеләре арасында иң яхшы, иң уңышлы тәрҗемәләрдән иде.
Шулай ук башка күп кенә татар язучылары да рус классик әдәбиятын төрле жанрлар буенча тәрҗемә иттеләр. Рус әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итүнең аеруча XX йөз башында көчәюе рус культура
сының татар җәмгыятенә төрле тармаклар буенча үтеп керүе һәм көчле йогынты ясавы иттереп каралырга тиеш. Чөнки ул күренеш - татар культурасының прогрессив үсеше өчен кирәкле һәм тарихи ихтыяҗ иде.
Бу яңа революцион дәвердәге, ягъни XX йөз башындагы татар җәмгыятенең рус халкы белән әдәби һәм культура бәйләнеше Россиядә көн тәртибендә торган иң әһәмиятле политик максатлардан үсеп чыкты. Илдәге демократик хәрәкәт үсү белән бергә, татар җәмгыяте үзенең культурасы һәм сәнгате язмышының да рус культурасыннан башка хәл ителүе мөмкин түгел икәнлекне тирән итеп аңлауга таба барды.
2
Ике революция арасындагы ун еллык кыска гына бер дәвер эчендә татар әдәбияты рус әдәбияты йогынтысына шулай тартылды ки, анда, бер яктан, рус классик әдәбиятының Крыловтан алып Горькийга кадәр булган тарихында мәйданга килгән прогрессив мирасын үзләштерү өчен көрәш башланды. Икенче яктан, рус әдәбияты йогынтысына тартылу татар әдәбиятында да көчәя барган критик реализм белән декадентлык хәрәкәте арасындагы көрәшне кискенләштерүгә дә, ягъни прогрессив, демократик элементлар белән реакцион-буржуаз омтылышларның сыйнфый аерымлануына да тәэсир итте.
Демократик язучылар рус әдәбиятының, барыннан да элек, реалистик, критик һәм халыкчан сыйфатларын кабул итү юнәлешендә үзләренең эшчәнлекләрен җәелдерделәр. Тукай, татар поэзиясен беренче рус революциясенең демократик идеяләре белән сугарып, аны рус классик поэзиясе традицияләре җирлегендә реалистик художество югарылыгына күтәрде. Тукай, Пушкинның ирек сөючән лирикасы белән рухланган шагыйрь буларак, -беренче рус революциясен җырларга ашкынды. Революция белән Пушкин поэзиясе арасындагы уртаклыкны ачык хис иткән беренче шагыйрь татар әдәбиятында, әлбәттә, Тукай булды.
Тукайның башлангыч иҗатында ук Пушкин поэзиясенең йогынтысы үзенә бер аерым эз сала башлады. Тукайның бу чоры азатлык идеяләрен тирән рәвештә һәм югары поэтик илһам белән хис итәргә ашкынуы белән характерлы. «Шагыйрь вә һатәф» шигырендә (1906) шагыйрь исеменнән әйтелгән:
Заманың ннкыйлабатына бән һәр дәмдэ калканым,

Әтрафә бәхак бән нар сачар бер атәшле вулканым,— кебек декларациядә куелган «шагыйрь һәм ирек» проблемасы Тукайның Пушкин поэзиясендәге кайсы ноктадан үзенә юнәлеш сайларга теләвенә дә бер ишарә булып тора, һәм дөрестән дә, Тукайдагы менә шушы момент, ягъни шагыйрьнең революциягә юлдаш булу идеясе, Пушкин поэзиясенең беренче нәүбәттә ирек сөючән мотивлары белән рухланып, бәйләнеп үсеп чыкты. Пушкинның декабризм идеяләре белән сугарылган азатлык лирикасы, аның романтик пафосы Тукай чорындагы Россиядә башланган азатлык хәрәкәтенә аваздаш булып кына калмады, бәлки яшь татар шагыйренең дә бу хәрәкәтне рухани тирәнлек белән хис итә башлавына билгеле бер этәргеч тә, шигъри һәм эстетик ләззәт чыганагы да булды. Шуңа күрә дә Тукай 1905 елның азатлык идеяләрен, шагыйрь буларак, Пушкинның ирек сөючән поэзиясе аша да билгеле дәрәҗәдә кабул итүгә якынайды. Дөрес, Тукай Пушкинның бу темага караган шигырьләрен турыдан-туры тәрҗемә итү белән шөгыльләнми. Моңа мисал итеп тик бер «Мәхбүс» (1906) шигырен генә китерергә мөмкин. Бу шигырьнең идеясе дә «шагыйрь һәм ирек сөю» проблемасына кайтып кала һәм Тукайдагы шул ук тенденцияне раслаучы әһәмиятле бер факт булып тора. Тагын да шагыйрьнең «Хөрриятә» (1907) шикелле шигырендә чагылган идея дә Радищев һәм яшь Пушкинның «Вольность» одаларындагы ирек сөю мотивларына бик якын торуын очраклы ошашлык дип кенә карап булмый. «Хөрриятә» одасының да риторикасы һәм патетикасы азатлыкны мактау һәм тиранлыкка нәфрәт белдерү контрастын бик тирән чагылдыра. Тукайның, шуңа ераклы итеп, югары поэтик стиль табарга тырышуы да күренә. Шагыйрь рус классик әдәбиятындагы «Вольность» темасына туры килгән традицион стильне эзли. Ул рус әдәбиятыннан үсеп чыккан эчтәлекне һәм ода стилен бирү өчен, баштарак, көнчыгыш классик поэзиясенең тел чараларын һәм формасын файдалану кебек өйрәнчек тәҗрибәләрне дә эшләп карады. Бу башлангыч эзләнүләрдә, тәҗрибәләрдә Тукайның көчле ягы да һәм, шагыйрь буларак, өлгермәгәнлеге дә күренеп тора иде әле.
Югары сөйләнгәннәр, димәк, Тукайны беренче рус революциясенә китергән азатлык идеяләренең Пушкин әдәби мәктәбе аша да хәзерләнгәнлеген, аларны эстетик формалаштыруның беренче үрнәк-ләрен шуннан тапканлыгын да күрсәтәләр. Монда шунысы әһәмиятле: Тукай самодержавиегә каршы көрәш белән бәйләнгән азатлык идеяләрен Пушкин поэзиясе йогынтысында татар әдәбиятында да башлап җибәрде. Гомумән Тукайның бөтен иҗаты формалашуында, үсешендә һәм аның аеруча азатлык, тираниягә нәфрәт һәм хаклык эзләүче горур шәхес идеяләре лирикасында Пушкинның йогынтысы искиткеч, зур булды. Ул да, Столыпин реакциясенең караңгылыгына карамастан, «шатлык белән хөррият рәис» булган тормышны идеал итте («Мәҗлес», 1911) Тукай Пушкинда кеше рухының нечкәлеген, кешенең горурлыгын, аның азатлыкка ашкынуын, мәхәббәтен, тормышны тирән итеп аңлавын һәм яратуын тапты. Лермонтовка карата да ул нигездә шундый ук мөнәсәбәттә булды.
Тукайның рус классикларына булган мөнәсәбәте тирән идеологии һәм эстетик тенденциозлык югарылыгына күтәрелде. Көнчыгыш реакцион әдәбиятына, аның катып калган эстетикасына һәм формаларына, төрек сарай поэзиясенә баш июгә һәм милләтчел-декадентлык әдәбиятына каршы көрәштә Тукай рус классик әдәбиятына ышанычлы авторитет итеп таянды. Реакция елларында шагыйрьнең үзен Пушкин һәм Лермонтов шәкерте дии кат-кат искә төшерә торуы да идеологии һәм әдәби дошманнарына биргән җавабының бер күренеше булды.
Татар әдәбиятындагы критик реализмны һәм аның художество сыйфатын рус әдәбияты мирасы җирлегендә үстерү юлында Тукай күрсәткән эшчәнлек, һичшиксез, бөтен бер әдәби мәктәпне тудыру дип каралырга хаклы. Тукай татар поэзиясенең яңа дәверен башлаганда, аны көнчыгыш феодаль әдәбиятыннан килгән консерватив калдыклардан арындырганда, ике әһәмиятле демократик башлангычтан, ягъни рус классик әдәбиятыннан һәм татар халык иҗатыннан файдаланды. Бу ике башлангычны ул үзенең иҗатында органик рәвештә бер-берсе белән бик нык бәйли алды. Тукай поэзиясенең иң оригиналь, халыкчан табигате дә, реалистик көче дә, эстетик ачыклыгы да әнә шул ике элементта — татар халык иҗатының һәм рус классик поэзиясенең бөтен бер иҗади җирлек тәшкил итүендә күренә. Тукай иҗатының менә шушы художество үзенчәлеге аны Некрасов шигъри мәктәбенә тугандаш итте.
Бу реалистик мәктәпнең икенче күренекле вәкиле М. Гафури булды. Ул, татар демократик әдәбиятының халыкчан һәм критик сыйфатларын иң эзлекле рәвештә чагылдырып, Тукай мәктәбе аша рус классик поэзиясенең идея-эстетик проблемаларын кабул итү дәрәҗәсенә иреште. Хәтта мәсәл шикелле жанрның татар әдәбиятында чын мәгънәсендә әдәби бер форма алуы да М. Гафуриның Крылов мәсәлләрен үрнәк итүенә бәйле.
Драматургиядә Г. Камал А. Островский традицияләрен күтәрде. 1910 елда Г. Камал иҗатының ун
ъеллык юбилеена багышланган бер ныгышында Г. Тукай Г. Камалны татарның Островские дип атарга батырчылык итте. Тукайның бу фикере Г. Камалны мактау һәм күтәрү өчен генә әйтелмәгәнлеге билгеле. Тукай татар драматургы белән рус классигы арасында, һичшиксез, тирән иҗади охшашлык барлыгын күз алдында тоткан, һәм бу охшашлык та очраклы гына түгел. Г. Камалның Островский драматургиясе белән аеруча кызыксынганлыгы бик ачык. Моны аның тәрҗемәләре генә түгел, ори-гиналь әсәрләре дә күрсәтеп тора.
Островский иҗаты Г. Камал драматургиясендәге художество осталыгының әһәмиятле бер сыйфатын — чынбарлыкны реалистик һәм критик аңлауны үстерүгә йогынты ясады. Г. Камал, художник буларак, Островскийның темаларыннан һәм художество осталыгыннан өйрәнде. Без бу өйрәнүне Г. Камалның сәүдәгәр һәм мещаннар тормышын көнкүрешен сурәтләвендә күрәбез. Бу моментта безнең өчен ике драматургның тематик якынлыгы гына әһәмиятле түгел, бәлки монда Г. Камалның Островский драматургии мәктәбе белән турыдан-туры һәм шуны аңлап мөнәсәбәттә булуы характерлы. Островский драматургиясен өйрәнү аркасында, Г. Камал татар мещан һәм сәүдәгәрләренең «караңгы патшалыгын»
, татар кадимчелегенең башбаштаклыгын (самодурлыгын) иҗтимагый һәм әдәби рельефлы итеп күрсәтүдә үзенең осталыгын үстерде. Г. Камал драматургиясендәге реалистик комизмның үсешендә дә рус классикларының роле зур. Мәсәлән, без анарда Гоголь комедияләреннән өйрәнүнең эзләрен дә сизелерлек очратабыз. Бер Г. Камал драматургиясендә генә түгел, гомумән татар демократик әдәбиятында, аеруча Г. Тукай иҗатында рус классик әдәбиятыннан килә торган
«Галиәсгар әфәнде Камалның X еллык юбилее».
комик һәм сатирик традицияләрнең чагылышы көчле булды.
XX йөз башындагы татар демократик культурасы һәм әдәбияты М. Горький иҗаты белән дә турыдан-туры мөнәсәбәткә керде. Бөек художникның хезмәт ияләренең горур образларын сурәтләве, батыр һәм ачык итеп әйтелгән азатлык идеяләрен, төрле милләт хезмәт ияләре арасындагы дуслыкны, самодержавие һәм буржуаз җәмгыять белән рәхимсез көрәшне пропагандалавы һәм мещанлыкка каршы аяусыз нәфрәтне чагылдыруы — татар демократик язучылары өчен дә гражданлык, патриотлык һәм революционерлык үрнәге булды. Горькийның изелгән милләтләрдәге демократик әдәбиятка һәм аларның интеллигенциясенә аеруча иг
ътибар итүе, бу турыда туганнарча кайгыртучанлык күрсәтүе татар демократик язучыларының да мәхәббәтен үзенә җәлеп итте. Шуңа күрә дә Г. Тукай, Г. Коләхметов, Г. Камал һәм Ш. Камал шикелле язучыларның Горький идеяләренә һәм эстетик тенденцияләренә юнәлеш тотулары бик ачык аңлашыла. Әлбәттә, Горькийның йогынтысы бу демократик язучыларга һәммәсенә дә бер күләмдә, бертөрле һәм бер дәрәҗәдә булмады. Әмма, гомумән алганда, Горький татар әдәбиятындагы революцион-демократик идеяләрнең һәм буржуаз җәмгыятькә каршы юнәлгән критик реализмның көчәюенә нык тәэсир итте.
XX йөз башындагы татар әдәби хәрәкәтенә Горькийның йогынтысы мәсьәләсе бу көнгә чаклы безнен тәнкыйтьтә үзенә тиешле бәяне ала алганы юк әле. Ә фактта исә Горький татар әдәбиятындагы демократик һәм социалистик элементларның үсешенә бик якыннан һәм турыдан-туры йогынты ясаган бөек художникларның берсе. XX йөз башындагы татар язучылары, аларның аеруча демократик өлеше, замандаш рус язучылары арасыннан барыннан да бигрәк Горькийга үзләренең мөнәсәбәтләрен я тегеләй, я болай күрсәтми калмадылар.
Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә туган татар пролетариат әдәбиятының беренче башлангычын биргән Г. Коләхметов иҗатының формалашуын Горьки йдан аерып карау һич тә мөмкин түгел. Коләхметов моны үзе дә күрсәтеп үтә. Горький иҗаты Коләхм
әтовның художник буларак күтәрелеп чыгуына беренче үрнәк һәм таяныч булды. Коләхмәтовның «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» пьесаларының үзәгендә нәкъ М. Горький күтәргән проблемаларның әһәмиятлеләреннән берсе тора: ул — интеллигенция һәм социалистик идеология мәсьәләсе. Коләхметов интеллигенциянең халык, революцион сыйнфый көрәш һәм социалистик идеология платформасын  басып тәрбия алырга тиешлеген беренче планга куеп чагылдырды һәм, икенче яктан, эшче сыйныфның беренче уңай типларын бирде («Яшь гомер»). Болар, һичшиксез, М. Горький иҗат проблематикасы белән уртаклык иде. Коләхметов шул проблемаларны художество чаралары белән хәл итүдә дә Горький эстетикасына бик нык таянды. Аның «Ике фикер»дә философик-политик карашларны ачудагы аллегорик образлар системасын һәм «Яшь гомер»дәге интеллигент индивидуализмы белән эшче сыйнфы карашының капма-каршылыгын алуы — Горький иҗаты белән аерылмаслык булып бәйләнгәнлеген ачык күрсәтәләр.
Горькийның мещанлыкка һәм буржуаз интеллигенциягә каршы көрәш идеяләре татар демократик әдәбиятының критик юнәлешен көчәйтүгә тәэсир итте. Тукайның: «Мещанкалар, кабахәтләр, мещанкалар. Максим Горькийны укыганда — шуларга ләгънәтем», — диюе очраклы фикер түгел иде, әлбәттә. Чыннан да, Тукай шикелле алдынгы демократик язучылар иҗатында буржуаз-мещанлык җәмгыятенә һәм аның интеллигенциясенә юнәлдерелгән нәфрәтнең, шулай ук социалистик караш элементларының чагылышы Горький җитәкләгән рус пролетар әдәбиятының билгеле бер тенденцияләре белән бәйләнештә булды. 1905 ел революциясе татар демократик әдәбияты вәкилләренең Горькийга, аның политик эшчәнлегенә һәм әдәби иҗатына булган симпатиясен тагын да үстереп җибәрде. Горький иҗаты, аның көрәшче горур образлары һәм революцион идеяләре алдынгы татар язучыларының аңына зур йогынты ясады. Горький эшчәнлеге һәм көрәше татар язучыларының само-державиегә, буржуазиягә, халыкка һәм революциягә мөнәсәбәтләрен билгеләүдә үрнәк итеп карала башлады.
Г. Камал һәм Ш. Камал иҗатының реалистик юнәлештә формалашуларына да Горький мәктәбенең йогынтысы шулай ук сизелерлек булды. Г. Камал 1905—07 елгы революция шартларының тәэсире белән кабаттан язылган «Бәхетсез егет» драмасының икенче вариантында нәкъ Горький иҗатындагы, аеруча аның драматургиясендәге проблеманы — тормыш төбендәге типларны, сукбайларны һ. б. шундыйларны гәүдәләндерә. Горький сурәтләгән образларны турыдан-туры үзенә үрнәк итә.
Горький мәктәбе традицияләренең үзенчәлекле бер чагылышын Ш. Камал новеллаларында да күрергә мөмкин. Ш. Камал, художник буларак, Чехов әдәби мәктәбенә бик якын торуына карамастан, аның тематикасында һәм образлар системасында өстенлек иткән «вак», тормыш төбендәге кешеләр чынбарлыгын, шул типларның гуманизмын чагылдыру һәм буржуаз-мещанлык җымгыятенә карата нәфрәте үзенең байтак кына сыйфатлары белән Горький тенденцияләренә якын килә. Дөрес, без революциягә кадәрге Ш. Камалны, Г. Коләхметов шикелле, Горькийның пролетар идеяләрен һәм эстетикасын аңлаган язучы дип карый алмыйбыз. Ш. Камал ул заманда Горькийның пролетар идеяләрен һәм шуны чагылдыручы әдәби-эстетик системасын аңлап җиткермәде. Әмма бу әле шул ук вакытта Ш. Камал иҗатының Горький әдәби мәктәбе тенденцияләрен кабул итүен, шул юнәлештә үсешен һич тә юкка чыгармый.
Шулай «теп, XX йөз башындагы татар әдәбиятында рус демократик әдәбиятыннан өйрәнү өчен булган хәрәкәт үзәк мәсьәләләрнең берсе булып әверелде. Рус әдәбиятының беренче нәүбәттә прогрессив идеяләре һәм реалистик тенденцияләре татар демократик әдәбиятының формалашуына юнәлеш бирүче факторлардан берсе булды. Рус әдәбияты татар интеллигенциясен Россия интереслары белән яшәргә, бөтен Россия күләмендә барган халык хәрәкәте белән күтәрелгән югары идеяләрне аңларга өйрәтте, хезмәт ияләренә һәм азатлыкка булган мәхәббәтен тәрбияләүгә булышты.
XX йөз башындагы татар язучылары иҗатында рус әдәбияты мирасын кабул итү һәм аңлау мәсьәләсе байтак катлаулы һәм каршылыклы булып күренде. Ул чордагы татар әдәби хәрәкәте зур эчке киеренкелек белән барган шикелле, рус әдәбиятына карата булган мөнәсәбәтнең чагылышы да идеологик көрәшсез булмады. Бу мөнәсәбәттә кискен идеологик каршылык сизелде, ул иҗади көрәш формасын алды. Рус әдәбиятын анлау бер яктан — демократик һәм гуманистик юнәлештә барса, икенче яктан — буржуаз-декадентчыл хәрәкәт тә монардан читтә калмады. Бу хәл демократик язучыларның рус классик әдәбиятындагы иң күренекле вәкилләргә, ә икенчеләренең фәкать рус декадентлык әдәбиятына таянулары рәвешендә генә булмады. Шунысы характерлы, татар әдәбиятының ике төркемендәге язучылары бер үк рус классигының иҗатыннан байтак кына очракларда ике төрле идеологии һәм эстетик тенденцияләрне табарга омтылдылар. Монда сүз, димәк, теге яки бу рус классигының дөньяга карашындагы прогрессив элементларны һәм каршылыкларны нинди идеологии интереслардан чыгып анлау һәм аңа теләитәшлек белдерү турында бара иде. Мәсәлән, моның бер характерлы һәм катлаулы чагылышын Лев Толстой эшчәнлегенә мөнәсәбәттә ачык күрергә мөмкин.
Л. Толстой идеологиясе белок кызыксыну татар интеллигенциясе арасында 1905 ел революциясенә кадәр үк башлана. Татар интеллигенциясе арасында Толстойга игътибарның көчәюен, әлбәттә, иҗтимагый һәм идеологии үзгәрешләр белән генә аңлатырга мөмкин. XIX йөз азагында үсеп киткән татар мәгърифәтчелеге динп-фәлсәфи һәм әхлакый-тәрбияви мәсьәләләрнең, куелышын байтак үткенләштерде; акыл һәм әхлак реформаларын гәүдәләндергән рационалистик хәрәкәт үсә барды. Моның өстенә, татарлар арасында да рәсми мөселман диненә оппозициядәрәк торган дини мәзһәпләрнең җанлануы да очраклы бер хәл түгел иде. Менә бу моментлар, әлбәттә, татар җәмгыятендәге билгеле бер элементларның Толстой фәлсәфәсенә, аның протестына теләктәшлек күрсәтүенә этәргеч бирделәр.
Ислам дине белән ныгытылган феодаль фанатизмнан һәм схоластикадан канәгатьсезлек XIX йөз азакларында инде татар җәмгыятендә шул кадәр сизелә ки, татар интеллигенциясе Толстой фәлсәфәсендә дә бу мәсьәләне хәл итү яки җиңелләштерүнең юлларын табарга тели. Толстой үзенең «Изге синодка җавабын язгач, Казан татар интеллигентларының кайберләре аңа хатлар белән мөрәҗәгать итәләр. Толстой да җавап бирә. Анык кайбер хатлары, литографиядә бастырылып, Казан татарлары арасында таратыла. Бу хатларда Толстойның ислам диненә карашлары, үзенең дини-әхлакый фәлсәфәсе нигезләре һәм татар укымышлыларының аның белән нинди мәсьәләләрдә килешү яки килешмәүләре турында бара. 1905 ел революциясенә кадәр үк толстойчылыкның татар интеллигенциясе арасында да билгеле бер күләмдә иҗтимагый һәм мораль протест элементларын тудыруга сәбәпче булганлыгын, гомумән алганда, һич тә инкарь итеп булмый. Ләкин бу чорда әле Толстой белән кызыксыну нигездә аның әнә шул дини-әхлакый фәлсәфә мәсьәләләренә кайтыбрак калды. Шуңа күрә дә формалаша башлаган татар либераль буржуа әдәбиятының беренче идеологлары да Толстой фәлсәфәсен үзләренең реакцион карашларына хезмәт иттерергә омтылдылар, бөек гуманист һәм явызлыкны фаш итүче Толстойның барыннан да элек дини-патриархаль карашларын пропагандалауны максат иттеләр.
Боларга карата В. И. Ленин: «Бу —
ялган, моны Толстой тәгълиматының революциягә каршы ягын файдаланырга теләүче либераллар аңлы рәвештә тараталар», — дигән иде («Толстой һәм пролетариат көрәше», 1910). Татар либерализмы да, Толстой фәлсәфәсеннән файдаланып, үзенең дини һәм контрреволюцион спекуляциясен үтемле итәргә теләде.
Беренче рус революциясе елларында һәм аеруча аннан соң татар интеллигенциясе арасында Толстой мирасы белән кызыксыну байтак киң һәм тенденциоз бер төс алды.
«1908 елны рус язучысы Лев Толстойның тууына 85 ел тулу бәйрәме — рус һәм Европа әдәбиятын татарчага тәрҗемә итүне тагын да көчәйтеп җибәрә. Революциягә хәтле татар әдәбиятына иң күп тәрҗемә биргән ел да 1908 ел була. Ул елны барлыгы 16 исемдә 28 табак матур әдәбият тәрҗемә ителә. Шуның да 8 исемдәге 10 табагы Толстойның вак, кечкенә хикәяләреннән тора»
. Дөрес, реакциянең иң куерган бу елында Толстойның дини-әхлакый үгетенә һәм явызлыкка карышмау идеясенә басым ясаган әсәрләрен тәрҗемә итү аеруча сизелә. Әмма Толстой фәкать шул яктан гына тәрҗемә ителде дип әйтү дөрес булмас иде. Аның «Крейцерова соната», «Хаҗи Морат», «Тере мәет» шикелле әсәрләренең һәм балалар өчен булган күп кенә хикәяләренең тәрҗемә ителүе Толстойдан булган тәрҗемәләрнең иҗтимагый эчтәлеге төрле булуын күрсәтә. Толстой үлгән елда инде
Г. К у т у й. «Тәрҗемә әдәбият турында». «X ел эчендә татар матур әдәбияты, альманах, 1930 ел, 147 бит. аның ике дистәгә якын әсәре татарчалаштырылган була.
Толстойның дөньяга карашында һәм эшчәнлегендә күп төрле һәм катлаулы булып гәүдәләнгән иҗтимагый, политик, фәлсәфи, педагогик, әхлакый һәм дини мәсьәләләр татар җәмгыятенең төрле иҗтимагый катлаулары арасында үзләренә теге яки бу формадагы мөнәсәбәтне таптылар.
Толстой, әлбәттә, татар интелли-генциясе арасында фәкать яңа дини-әхлакый хакыйкать эзләүче пәйгамбәр яки дәрвиш итеп кенә идеаллаштырылмады. Әйткәнебезчә
, Толстой карашларының барыннан да элек самодержавие һәм чиновниклык башбаштаклыгы белән тирән конфликтка керүе аңа булган теләктәшлекне беренче рус революциясе шартларында тагын да көчәйтте. Менә бу моментны искә алганда, татар әдәбиятында Толстой карашларын иң үткен итеп, үзенчә анларга һәм иҗади кабул итәргә омтылган язучыларның күренеклесе Тукай булды. Иҗатының башыннан ахырынача Тукай Толстой белән кызыксынды. Ул, Толстойны бөек художник һәм гуманист итеп олылап, иң элек аның прогрессив якларын аңларга теләде. Толстойның самодержавие строена һәм казенный дингә карата булган каты тәнкыйте Тукайның шул ук юнәлештәге идеяләрен көчәйтүгә йогынты ясады. Тукайның самодержавие терәге булган бюрократиягә, чиновникларга һәм ислам дине башлыкларына юнәлтелгән рәхимсез тәнкыйте, һичшиксез, Толстой тәнкыйтенә тугандаш иде. Шуңар күрә дә Толстой тәнкыйте Тукайда, барыннан да элек, явызлыкка һәм башбаштаклыкка каршы протест хисләрен үстерде. Толстойның хезмәт ияләренә булган гуманизмы да Тукай халыкчанлыгына үзенең көчле тәэсирен ясады.
Һич вакыт булмый пәшиман, садә тордым дип кеше;
Кан елый күп чакта, «фәүкылгадә» тордым дип кеше.
Җан тынычланды димә, булганга малда артыгың,

Артык ул, алганга намәгълүм гарипләр актыгын.
Эстәм
имсең бум бөгәргә? Ирнәсең ишләргә эш?

Я телән син, я фәкыйрь кардәшне көчләргә кереш!
Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары,

Күп вакыт борчы, тозы мескен, гидайлар яшьләре.
(Толстой сүзләре
, 1913)
Тукай үзенең Толстой белән уртак булган гуманистик каратын бөек художник исеменнән менә шулай формалаштырып калдырды. Бу карашларда Толстой йогынтысының гәүдәләнеше барлыгы турында һич тә шик булырга мөмкин түгел иде. Болар һәммәсе дә шагыйрь иҗатының буеннан-буена сузылып барды. Ләкин, икенче яктан
, Тукай, үзенең дөньяга карашындагы каршылыклар аркасында, толстойчылыктан да читләшә алмады. Аның реакция елларында «зур бәхет инсанга һәр көн, һәр сәгатьтә яхшыру» дип чыгуы, патриархаль-дини вөҗдан нигезендә кешеләрне мораль яктан яхшырту кебек иллюзияләр белән мавыгуы толстойчылык фәлсәфәсенә якын булуы турында сөйли. Әмма шуның белән бергә үк, Тукай Толстойның эшче хәрәкәтенә, революционерларга, социализм идеяләренә карата булган кире карашларын һәм «явызлыкка көзләү белән карышмау» шикелле реакцион идеяләрен уртаклашуга да бармады. 1905 ел революциясе җирлегендәге сугышчан демократик идеяләр белән рухланып, әдәбиятка килгән Тукай, барыннан да элек, алпавытлык һәм чиновниклык режимына каршы булган бөек художник Толстойга теләктәш иде.
Нәкъ моның киресен
С. Рәмиев поэзиясендә күрергә мөмкин. Ул, рус классик әдәбияты традицияләрен һәм идеяләрен декадентларча, анархо-индивидуалистларча бозып анлаган шикелле, Л. Толстой иҗатына да шул ук карашыннан чыгып якын килде. Толстой үлеменә багышланган чыгышын С. Рәмиев, «Лев Николаевич Толстой ушел от общества» дип исемләп, мондый юлларны язды: «Факт шунысы ки, бу хәятта ямь вә гыйффәт булмаганлыктан һәм аның мәхәббәт мәгъбәде булган күңеле бу халык арасында мәхәббәт таба алмаганлыктан, граф Лев Николаевич Толстой хәзрәтләре хәятка кул селтәде дә вә «кеше»ләрдән йөз чөерде вә халыктан читкә чыгып китте». Менә шушы сүзләрдән соң ук С. Рәмиев халыктан кул селтәү, өметсезлек һәм индивидуализм тойгылары белән. тулы булган «Ямь» шигырен язды. С. Рәмиев үзенең халыктан читләшүен, кешегә, гомумән җәмгыятькә ләгънәт оруын һәм шәхеснең кыргыйлануын Лев Толстой исеменнән акларга омтылды. «Ул үлде» исемле икенче бер шигырендә С. Рәмиев бөек художникны халыкка каршы торучы пәйгамбәр образы итеп тә идеаллаштырды:
Нинди өй соң ул гади өй
, нур ата?

Ул өйдә зөл кибреп Лев карт ята.

Ул ята, чын мәңге ямь тапмак була,

Мәңге чын ямь, ул аңа үлмәк була.

«Ямь халыктан чит», — диде ул, җан биреп.

Чит бер өйдә һәм аңа шандан биреп...

Үлмәде ул, ул терек, мәңге ул — ай,

Тик халыктан читтә ямь тапты шулай.
Шуның өчен дә С. Рәмиев үзенең мәкаләләрендә дә Толстойны «кешеләрдән югары кеше» мәгънәсендәге «изге индивидуалист» итеп күз алдына китерә. Бу, билгеле, Толстойнын, гуманистлыгын, халыкчанлыгын, аның прогрессивлыгын бөтенләй аңламау яки декадентларча бозу иде. С. Рәмиев.
Һичшиксез, Толстой идеологиясенең, реакцион якларын уртаклашты, чөнки ул, «явызлыкка көчләү белән карышмау» юнәлешендә китеп, реакция белән килешүгә барды. Димәк, бу фактлар татар язучылары арасында Толстой иҗатының һәм уңай, һәм кире сыйфатлары бик каршылыклы акланганлыгы хакында сөйлиләр.
Пушкин һәм Лермонтов иҗатын аңлау тирәсендә барган идеологик һәм эстетик каршылыклар да әнә шул демократик һәм декадентчыл юнәлешләрнең эчке көрәше белән бәйләнгән иде. Мәсәлән, бу урында да Тукайның һәм
С. Рәмиевнең Лермонтов поэзиясенә булган мөнәсәбәтләрен чагыштырып карарга мөмкин. Аеруча реакция елларында
Тукай да, С. Рәмиев тә Лермонтов иҗатына мөрәҗәгать иттеләр. Монда Лермонтовның дөньяга карашындагы горур шәхес-гуманист идеясен аңлау һәм уртаклашу, аны реакция чынбарлыгына каршы кую мәсьәләсе төп омтылыш булып ятты. Ләкин алар бу проблемага да төрлечә һәм хәтта капма-каршы ноктадан якын килделәр. Мисал өчен пәйгамбәр образын чагылдыруны гына алыйк. Тукай да, С. Рәмиев тә бу теманы нигездә Лермонтовның «Пророк» шигыреннән алалар. Лермонтов шигыренең төп идеясе изүче җәмгыятьне сраш итүче шагыйрьнең трагик хәлдә булуын күрсәтүдән гыйбарәт. Тукай да «кешеләрнең күз алдында хакны сөйләргә башлаган, мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә керешкән» пәйгамбәрнең — гуманист шагыйрьнең «җиһан халкы» тарафыннан каргалуын, ләгънәтләнүен, әмма үзенең изге эшеннән, ышанычыннан кайтмавын сурәтли:
Кирәк баймы, фәкыйрьме, падишаһмы — күрсәтәм гайбен;
Укыйм ялкынлы аятьләр, карау юк һичберәү кәйфен.
Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә;
Ашамый-эчми көндез, кич белән баш куймый мендәргә.
Жәмигы әкърибам, дуслар, карендәшләр, замандашлар

Миңа каршы котырдылар, рәхимсез аттылар ташлар.
Күз алдымда күрәм мең-мең кадәр яшьрен җиһаннарны,

Күрәм булган, буласы барча яхшы һәм яманнарны.

Күрәм гаден, сәмүден, бар булып үткән халыкларны,

Күрәм диңгез төбен, уйнап, йөзеп йөргән балыкларны.

Миңа кол анда бар җанвар: арыслан, хәтта капланнар

Нәбиләргә тимәслекнең мөкатдәс гаһден алганнар.

Догамны тыңлый йолдызлар — кечесе, зурлары бергә —

Мине тәгъзыймлиләр, шатлыклә уйнап нурлары берлә.
Димәк, Тукай Лермонтов идеясен тулысымча уртаклаша, хәтта тәрҗемәгә якын әсәр тудыра. С. Рәмиев тә пәйгамбәр образы проблемасын куя, әмма ул моны бөтенләй икенче идея белән сугара. Билгеле бер күләмдә Пушкинның «Пророк» шигырендәге кайбер мотивларны уртаклашып, С. Рәмиев пәйгамбәр образындагы дини-мистик башлангычларны көчәйтүне беренче итеп ала; пәйгамбәрнең актив гуманистик сыйфатын бөтенләй төссезләндереп, аны җәмгыять тарафыннан каргалучы итеп түгел, ә үзе кешеләргә каршы нәфрәтле сугыш ачучы, ахырда җәмгыятьтән тәмам бизүче, пассивлык корбаны итеп сурәтли:
«...Йөр, әйлән бөтен җирне, сулар кич,

Кеше атлы еланнар калмасын һич!» —

Ди дә күктән аваз, сикреп торамын,

Китеп, бер тау башында ултырамын.

Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән

Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән.
Шуңа күрә дә С. Рәмиевнең анархизмы, индивидуализмы Пушкинның яки Лермонтовның пәйгамбәр образы проблемасын Тукай шикелле гуманистик һәм художество тулылыгы, объективлыгы белән чагылдыруга юл куймады. Ул үзенең кешегә нәфрәт күрсәтүче декадентлыгы белән бу зур гуманистик идеяне бөтенләй бозарга мәҗбүр булды.
Әгәр дә татар декадентлары рус классик әдәбиятындагы билгеле бер мотивларны үзләренчә бозсалар яки андагы идеологии каршылыкларны күпертеп һәм тагын да тупасландырып кабул итсәләр, икенче яктан, алар шул чорның рус декадентлары йогынтысында да эш иттеләр. Л. Андреев, Бальмонт, Арцыбашев, Сологуб һәм башка шуның шикелле язучыларның иҗатлары реакция елларында татар буржуа интеллигенциясе арасында аеруча модада булды.
Татар буржуа әдәбиятында рус классик әдәбиятының көчле йогынтысына тартылган язучылардан иң күренеклесе итеп Ф. Әмирханны күрсәтергә кирәк. Әйтергә мөмкин кп, бары тик рус культурасы ярдәмендә генә татар культурасын үстерү мөмкин дигән карашны аңлы рәвештә яклавы аркасында, Ф. Әмирхан башка милли-буржуаз язучылардан күп югары күтәрелде һәм үзенең иҗатында прогрессив элементларга сизелерлек урын бирде. Аның Тургенев иҗатына булган мөнәсәбәте бик характерлы. Ф. Әмирхан, һичшиксез, романист һәм стилист буларак, Тургенев эзеннән барырга омтылды. Бу юлда татар прозасын һәм аның әдәби стилен тудыру буенча зур уңай хезмәт күрсәтте. Ф. Әмирхан прозасы, гомумән алганда, үзенең стиле һәм формасы белән татар әдәбиятын үстерүдә рус классик әдәбиятыннан уңышлы өйрәнүнең бер әһәмиятле үрнәге итеп каралырга тиеш. Ф. Әмирхан прозасындагы күп кенә әдәби стиль элементлары һәм сурәтләү чаралары рус әдәбияты һәм теле үрнәкләре буенча эшләнгәннәр. Аның әсәрләрендәге, бигрәк тә «Хәят» романындагы геройларының фикерләре һәм тойгылары моны бик ачык раслап торалар. Шуңа күрә дә Ф. Әмирхан прозасы — бер төркем буржуа язучылары тарафыннан идеаллаштырылган төрек прозасы стиленә каршы юнәлештә торды. Тургенев иҗатында куелган аталар һәм балалар, демократизм һәм либерализм арасындагы мөнәсәбәт шикелле проблемаларны күтәрүендә дә Ф. Әмирхан иҗтимагый прогрессны яклап чыкты. Бу моментта аның бер яктан — прогрессист-либерал, ә икенче яктан—нигилист-демократ интеллигенция образларын бер-берсенә каршы куеп чагылдыруны төп иҗади проблема итеп алуы да Тургенев тенденцияләреннән үсеп чыккан бер күренеш булды. Ләкин Ф. Әмирхан, үзенең милли-либераль карашлары киңәйгән саен, Тургенев иҗатындагы либерализм башлангычларын һәм рус дворяннары тормышын сурәтләүдәге романтик-идиллик элементларны идеаллаштырып кабул итәргә омтылды; Тургеневтагы аталар һәм балалар проблемасының иҗтимагый прогрессив тирәнлеген милли чикләнгәнлек белән анлады. Тургенев тарафыннан чагылдырылган либераль дворян интеллигенты белән демократ-разночинец арасындагы капма-каршылык мәсьәләсен дә Ф. Әмирхан милләтче-буржуаз интеллигент белән идеалсыз нигилист арасында «милли мәсьәлә» тирәсендә барган конфликтка күчерергә тырышты. Шулай итеп, Ф. Әмирханның милли либераль карашлары татар буржуа тормышын идеаллаштыру, бизәп күрсәтү романтикасы белән дә аралашты. Ф. Әмирханның рус культурасына, әдәбиятына булган ориентациясендәге прогрессив омтылышы аның милли декадентлык идеяләре белән кысрыкланды, ул ориентациянең тирән һәм киң идся-эстетик процесс булып үсешенә юл куймады.
Югарыда сөйләнгәннәр XX йөз башындагы татар әдәби хәрәкәтенә рус әдәбиятының йогынтысын һәм шуның нәтиҗәсендә үткенләштерелгән идея-эстетик көрәшнең торышын күрсәтәләр. Бу көрәштә татар әдәбиятының алдынгы, прогрессив вәкилләре рус әдәбиятының социалистик, демократик, гуманистик һән реалистик элементларын кабул итүне максат итеп куйдылар һәм шул юнәлештә тарихи әһәмиятле адым ясадылар.
IV. ЯҢА РЕВОЛЮЦИОН КҮТӘРЕЛЕШ ҺӘМ
ИМПЕРИАЛИСТИК СУГЫШ ЕЛЛАРЫНДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
1
1912—1914 еллар Россия тарихында революцион хәрәкәтнең яңа күтәрелеше белән характерлана, «Столыпин реакциясенең тантанасы озын гомерле булмады. Халыкка камчыдан һәм дар агачларыннан башка бернәрсә дә бирергә теләмәгән хөкүмәтнең ныклы булуы мөмкин түгел иде. Репрессияләр шул кадәр гадәттәге күренешкә әйләнеп киттеләр ки, алар халыкны куркытмый башладылар. Революция җиңелүнең беренче елларында эшчеләрдә булган арганлык бетә башлады. Эшчеләр тагын көрәшкә күтәрелә башладылар. Яна революцион күтәрелешнең котылгысызлыгы турында большевикларның алдан күрүләре дөрес булып чыкты».
Илебездәге бу шартлар, билгеле, татар әдәби хәрәкәтенең барышына да үзләренең, йогынтысын ясамый калмадылар. Барыннан да элек, демократик әдәбият вәкилләренең иҗатында оптимизм элементларының активлашуы күренде. Дөрес, 1905 ел белән чагыштырганда, бу бик йомшак иде. «Ләкин, аеруча 1912 елдан башлап, иҗтимагый һәм психологик күтәренкелек мотивлары демократик әдәбиятта ешрак кабатлана башлады. Г. Тукайның «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» һәм «Татар яшьләре» кебек шигырьләрендә чагылган идеяләр татар әдәбиятында тарихи оптимизмның яңадан күтәрелешен күрсәтеп торалар. Бу вакытларда М. Гафури иҗатында да иҗтимагый активлык идеяләре көчәеп китте. Г. Камал татар драматургиясендәге критик реализмның көчле үрнәкләреннән берсе булган «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясен язды (1912). Ш. Камалның «Бәхет эзләгәндә» (1912) кебек хикәяләрендә һәм аеруча «Акчарлаклар» повестенда (1914) бәхет эзләүче сезонлы эшчеләрнең уй һәм хисләрендәге, үзара мөнәсәбәтләрендәге гуманистик сыйфатлар лирик-романтик күтәренкелек белән сурәтләнде.
Яңа күтәрелеш елларында Тукай мәктәбе йогынтысына тартылган бер төркем яшь язучылар әдәбиятка килделәр. Аларның иҗатында да реакция еллары өчен аерата характерлы булган пессимизмнан азмы-күпме читләшергә теләү, уяну, өметләнү тенденцияләре күренде. Мирхәйдәр Фәйзи, Габдулла Харис, Габдрахман Сонгати, Рәшит Рамазанов, Әбрар Сәгыйди, 3. Сәгыйдә, Гыйффәт туташ (Заһпдә Бурнашева), Ибраһим Башмаков, Идрис Богданов һәм башка яшь язучыларның әдәби чыгышларында да оптимизм мотивлары сизелеп үтте.
Изге җырларым караңгы төндә яңрап, таң туар,
таң туар, китәр илемнән шунда хәсрәт-кайгылар, дип язды яшь шагыйрь Әбрар Сәгыйди («Шагыйрь өмете», «Шура» журналы, 1915 ел, № 3). Мондый тойгылар реакциядән соңгы еллардагы татар поэзиясендә еш кына кабатланды. 3. Сәгыйдәнең империалистик сугыш елларында да:
Өмит өзмим: кара көннәр үтәрләр
,

Кызыктырган бәхетләр бер җитәрләр;

Йөрәкне яндырып, яшьне агызган

Авыр хәлләр җиңелләнеп бетәрләр, —
(«Өмит», 1915)
дип җырлавын да татар әдәбиятында күренгән уяну елларының шулай ук бер чагылышы дияргә мөмкин.
Ләкин, шуның белән бергә үк, бу төр оптимизм массаларның революцион активлыгыннан искиткеч ерак иде әле. Шуңа күрә дә яшь шагыйрьләрнең күбесенең иҗатында индивидуализм һәм пессимизм өстенлек итүче тенденцияләр булып калдылар, ә сугыш елларында алар тагын да көчәеп киттеләр.
Реакция елларында татар демократик әдәбияты халыкка карата мәхәббәт белән сугарылган гуманизм идеяләрен саклау һәм ныгыту өчен көрәште. Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Камал һәм Г. Камал кебек алдынгы язучыларның дөньяга карашында халык гуманизмы үзенең тирән чагылышын тапты. Икенче яктан, демократик әдәбият вәкилләре интеллигенциянең халыктан читләшүенә каршы көрәштеләр. Алар үзләренең эшләрендә һәм әдәби образларында интеллигенциянең халыкка хезмәт итәргә тиешлеген төп максат итеп куйдылар. Г. Тукай, Ш. Камал һәм М. Гафури эшчәнлегендә бу момент аеруча кискен гәүдәләнде. Ш. Камалның « Авыл мөгаллиме» хикәясендәге укытучы һәм «Акчарлаклар»дагы Гариф образлары халыкка хезмәт итү һәм гуманизм идеясен чагылдыручы күренекле интеллигент типлар булып торалар.
Г. Тукай һәм М. Гафури поэзиясенең бөтен реалистик көче дә һәм идея югарылыгы да әнә шул гуманизм белән сугарылуында иде. Чыннан да, рус халкының бөек демократик шагыйре II. А. Некрасов җырлаган идея:
Иди к униженным,

Иди к обиженным —

По их стонам,

Где трудно дышится,

Где горе слышится,

Будь первым там...
дигән идея Тукай һәм Гафури гуманизмының да нигезендә ятты. Гафуриның:
Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлылар була, —

Мин шулар янында булам: алар белән килешеп була, — («Мин кайда?», 1912) дигән юллары, яисә:
Пөзем чытмый җәһәннәмгә керермен ярлылар берлә,

Күрермен һәр авырлыкны, янармын мәңгегә бергә.

Авырлык, ярлылык кай жирдә булса, мин дә шул якта,

Булырмын вөҗданымның зур теләген биргән ул чакта, — («Вөҗдан теләге», 1913) дип туктаусыз җырлап һәм белдереп торуы татар демократик әдәбиятының халыкчанлыгы нинди юнәлештә үсә барганын ачык күрсәтә иде.
Империалистик сугыш алдыннан күтәрелеп чыккан бер төркем яшь язучылар иҗатында да халыкка хезмәт итүче мәгърифәтче интеллигенция проблемасы шулай ук сизелерлек урын алды. Мирхәйдәр Фәйзинең «Кызганыч» (1913) драмасында ярлы катлау арасыннан мөгаллимә булып күтәрелгән Гәүһәрнең халыкка хезмәт итү өчен үзенең шәхси интересларын корбан итүе тасвирланды. Г. Сонгатинең «Ил фәрештәсе» (1914) повестенда үзләрен халыкны агарту эшенә багышлаган Фатиха һәм Рәшит кебек интеллигент образларының бу юлдагы тирән кичерешләре һәм халыкка хезмәт итүдәге кыенлыкларны җиңеп чыгарга тырышулары сурәтләнде. Бу интеллигентлар, рус культурасына тирән мәхәббәт белән илһамланып, татар хезмәт ияләренә дә мәгърифәт бирү идеалы белән яшиләр:
«Ул, баеп, рәхәт гомер итү кебек нәрсәләргә мин бик вак нәрсәләр дип, бик түбән күз белән карый идем, — ди Фатиха. — Минем алдымда, байлык урынына, рәхәт гомер итү урынына, мөкатдәс бер идея басып тора иде ки, мин шул идеямне вөҗүткә чыгарган вакытта гына үземне бәхетле, чын бәхетле кешеләрдән санаячак идем. Ул идеям дә кружогыбызның идеясе булган «халыкка хезмәт» иде. Инде бу идея минем күңелемә шул кадәр нык сеңгән иде ки, ул, минем күзләрем, колакларым, кулларым шикелле, кайда гына барсам да, миннән аерылмаячак иде...
Шуннан соң мин шундый фикергә төштем: юк, мин авылыма кайтмыйм. Кайда да булса бер авылга мөгаллимә булып китәм. Үземнең мөкатдәс идеямне вөҗүткә чыгарам. Өстемә төшкән бурычны үтим. Мөкатдәс көчемне көчле вакытта халкыма корбан итәм. Мин үземнең болай ярдәмсез, язмыш кочагына атылуыма бер дә кайгырмадым. Бәлки бурычымны үтәр көннең, күптән көтеп йөргән вакытның алдымда булуы белән шатландым гына...
Мин шул фикер белән кайда да булса китәргә, авылга, кара халык, җәһаләт дәрьясына батып калган халык арасына, аларның тыштан пәрдә белән капланган, эчтән чиксез хаксызлыклар, кимлекләр белән чолганган авыл кызларын тәрбия итәргә, аларны рухани тәрбия итәргә, аларның җәһаләт белән тутыккан миләрен гыйлем нуры белән нурландырырга, аларның бәрәңге кырудан артыкка ярамаган кулларын нечкә эшләргә өйрәтергә керешергә карар бирдем. Аларның ирләр белән бертигез, ирләр шикелле кеше икәнлеген аңлатырга китәргә карар бирдем. Аларның ирләр эшли ала торган эшләрне эшли алырлык, саф, пакь гакыллары көчле икәнлеген аңлатырга китәргә карар бирдем, һәм шул уемны вөҗүткә чыгарыр өчен, тегендә-монда чабып, мөгаллимәлеккә урын эзли башладым».
Мәгърифәтче интеллигент проблемасы һәм аның халыкка хезмәт итү идеалы, һичшиксез, алдынгы татар әдәбиятының югары гуманистик сыйфатларыннан берсе булды. 1905 ел революциясе үстереп җибәргән бу идеяне демократик язучылар буржуаз интеллигенциянең халыктан читләшүенә каршы куйдылар. Г. Тукайның буржуаз интеллигенцияне рәхимсез рәвештә фаш итүе һәм шуның белән бергә халыкка мәхәббәтен туктаусыз җырлавы — шул тенденциянең аңлы һәм югары чагылышы иде.
Яңа күтәрелеш елларында татар демократик әдәбияты политик һәм идея-эчтәлек ягыннан, әлбәттә, революцион ситуациягә тапкыр килерлек дәрәҗәдә көчле була алмады. Г. Тукай үлгәннән соң бу әдәби хәрәкәт сизелерлек көчсезләнде. Аның күренекле вәкилләреннән фәкать М. Гафури гына туктаусыз язды һәм бөек хакыйкатьне эзләп көрәште. Бу еллардагы татар демократик әдәбиятының йомшаклыгын билгеләүче төп объектив сәбәпләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде: беренчедән, яңа хәрәкәт, 1905—07 елларга караганда, йомшак булды; икенчедән, аеруча милли окраина- ларда бу хәрәкәт киң җәелә алмады; өченчедән, бигрәк тә крестьян һәм шәһәр ярлылары стихиясе белән бәйле булган вак-буржуаз демократик интеллигенция яңа күтәрелешне аңламады; һәм, дүртенчедән, реакция елларындагы капиталистик үсешнең нәтиҗәсе буларак, милли буржуаз хәрәкәт әдәбият, идеология өлкәсендә күтәрелеп китте һәм демократик идеяләрне куып чыгаруны максат итеп куйды.
Сугыш елларында татар демократик әдәбияты вәкилләре тагын бер мәртәбә капиталистик җәмгыятьнең трагик басымы газабын кичерергә мәҗбүр булдылар. Тукай үлгәннән соң байтак кына көчсезләнгән бу әдәбиятның Г. Камал һәм Ш. Камал шикелле күренекле вәкилләре дә сугыш вакытында иҗат эшчәнлекләрен бөтенләй дип әйтерлек туктаттылар. Яңа күтәрелеш елларында әдәбиятка килгән яшьләрнең күбесе армиягә алынды? 1905 ел революциясен үткәргән олы буын язучылардан фәкать бер М. Гафури гына туктаусыз иҗат итеп килде. Ул, гадәттән тыш авыр шартларга карамастан, татар әдәбиятындагы гуманизм байрагын аудармый баруын максат итеп куйды; җәфа чигүче халыкка булган мәхәббәтен һәм сугышка каршы ләгънәтле нәфрәтен декларация итеп күтәрде.
Демократик әдәбиятка якын торган бер төркем язучыларның иҗатында да гуманизм һәм пацифизм карашлары сизелерлек чагылды. Г. Харис, Г. Сонгати, М. Гали, М. Фәйзи, С. Рахманкулый, Ә. Сәгыйди, С. Кудаш, Р. Рамазанов, 3. Сәгыйдә, 3. Гыйффәт һ. б. ның әсәрләрендә империалистик сугышның хезмәт ияләре өстенә төшкән авырлыгын күрсәтергә омтылу, шуның белән сугышка протест тойгыларын белдерергә теләү гәүдәләнде.
Декадентлык әдәбияты идеологиясе белән сугарылган язучылар:
Адәм вәхши, адәм ерткыч, адәм — шәфкате
"
Юк хайван, Золым күргән ничаклы мәхлүкат бар — барлыгы аннан, — («Адәм— вәхши», «Шура», 1916, №20) дип гомумән кешене каргаганда һәм гуманизм идеяләреннән ваз кичкәндә, демократик әдәбият традицияләренә теләктәш булган язучылар хезмәт халкына мәхәббәтләрен белдереп чыктылар, аның капитализм тарафыннан талануын тасвирладылар.
Ник табигатьтә тигез түгел икән бу дөньясы?
Берсе ярлы, берсесе бай, берсенең юк анасы.
Бер ягында — анда җәннәт, анда нурлар ялтырый,

Бер ягында ярлы мескеннәр җылын — икмәк сорый...
Байлыгыннан, бәхтеннән шатланып көлсә бере,

Монда мескен ярлылар гел сызлана да иңрәнә.
(3. Сәгыйдә — «Нигә соң алай?», 1915.)
3. Сәгыйдә «Юләр егет» исемле хикәясендә икенче берәүләр тарафыннан акылсыз дип каралган эшче егетнең кешелеген сурәтли: ул егет «бер тимер кисәгенә» алданып, суга төшеп бата башлаган иптәшен коткарып кала. Автор монда, «мал артыннан суга төшеп тә, кеше артыннан суга төшмәү» психологиясе белән яшәүче мещаннар кыргыйлыгына гади һәм кыерсытылган кеше гуманизмын каршы куярга тели.
М. Галинең «Бер әбинең зары» хикәясендә (1915) бер гади генә кешенең сугышны һәм аның халыкка китергән үлем куркынычын бик авыр кичерүе күрсәтелә. Дөрес, хикәя үзенең темасы белән бик тар һәм көнкүреш рамкаларында гына алынган, әмма декадентлык әдәбиятының мәгънәсез хикәяләре белән чагыштырганда, М. Гали бу хикәясендә сугыш еллары өчен характерлы чынбарлыкны төшенергә омтыла.
С. Рахманкулый да сугыш чынбарлыгының трагик хәлләрен күрсәткән хикәяләр язды («Каргыш» 11. б.). Г. Сонгатинең «Хозер» поэмасында (1915) кешелек җәмгыятендә кан коюга каршы куелган дуслык һәм мәхәббәт идеаллашты- рыла. Поэманың сюжетында декадентлык әдәбиятында бик таралган дини-мифик образлар гәүдәләнсә дә, язучының төп идеясе гуманизм һәм пацифизм карашларын уртаклашуга кайтып кала. Фәйзинең «Ирхан учитель» хикәясендә (1915) халыкка хезмәт итү идеалы белән яшәп тә, сугыш аркасында үзенең сөекле эшеннән, халыкны һәм аның балаларын агарту, тәрбия итүдән көчләп аерылган интеллигент образы бирелә. Укытучы Ирхан сугыш кырында үзе тәрбияләгән крестьян балаларын һәм мәктәбен сагына. Ул сугышта һәлак була, ә авылдагы балалар исә аны көтәләр.
«Дошман күзеннән ерак җирдә яткан полк тиз арада йокыга талды. Ирханның никадәр йокысы килсә дә, никадәр үзенең арганлыгын бераз калгу белән юарга уйла-са да, йоклый алмады. Аның күз алды томанланды. Әллә нинди уйларга чумып, әкрен генә тынды. Аның йомылган күз алдында яшьлегеннән бу көнге көненә кадәр булган хатирәләр, сафка тезелгән гаскәр кебек, бер-бер артлы үтә башладылар.
Менә ул кайчандыр мең мәшәкать белән кергән семинария. Шундагы шәкертлек дәвере, үзенең кызыклы хатирәләре белән үткән караңгы көннәрне яктыртып тора торган шәкертлек дәвере, шул вакыттагы аның тамырларында кайнаган балаларга мәхәббәт, картларга хөрмәт хисе.
Менә караңгы бер авылның кырыендагы земская школа, менә шундагы берсеннән-берсе сөекле. «Ирхан абзый» дип сикерешеп йөри торган кечкенә балалар, алардагы хәйләсез шаянлык, укырга дәрт, чиксез тырышлык! Менә шул школадан аерылу, сөекле балаларның «Исән бул инде, Ирхан абзый»,— дип бәхилләшүләре, анда-монда шул кечкенә бөртекләрнең сүзләрен әйтә алмыйча мыш-мыш елашулары...
Бар да аның күз алдыннан кичтеләр. Ул ирексез:
— Әйт син, бәхетле яшьлек вакытым, син, минем авыл кырыендагы мәктәбем, әй сез, минем кечкенә дусларым, күз нурларым,—инде сез исән булыгыз, мин сездән ерак хәзер; бәлки, иртәгә таң белән мине кара үлем каршылар, бәлки, бер-ике көннән минем ташландык тәнемне кардәшләр каберенә күмәрләр. Мин сезне күрә алмам инде, ахрысы, минем шаян дусларым, бәхил булыгыз, — диде дә елап җибәрде...
Үтте инде ул көннәр. Ул вакытта аның хәятының соңгы көннәре иде.
Сентябрь ае килде. Барлык нәрсә көзге боеклык эчендә, моңлык, ризасызлык астында күренә башлады. Шул көннәр авылның читендә, земская школа тирәсендә, биш-алты бала бик боек кына утыралар иде.
— Ирхан абзый бу ел булмасмыни инде? — диде берсе.
— Ул сугышта бит,—диде икенчесе.
— Әллә ул мескен инде үлгәндер дә? — диде өченчесе.
Артык сүз булмады, алар бер-берсенә карашып аңлаштылар, ахрысы: вак кына яшь бөртекләре, мөлдер-мөлдер килеп, аларның битләреннән тәгәри башлады...»
Мирхәйдәр Фәйзи «Галиябану» (1916—1917) драмасында хезмәтчел крестьян яшьләренең кешелеген гәүдәләндерүче мәхәббәт трагедиясен сурәтли. Татар декадентларының «саф сәнгать» һәм «җенси мәхәббәт» кулыгына каршы юнәлешне сайлап, М. Фәйзи мәхәббәтнең бөек кешелек тойгысы икәнлеген һәм капиталистик җәмгыятьтә мәхәббәттә иҗтимагый коллык басымы аркасында һәлак ителә дигән хакыйкатьне раслый. М. Фәйзи чын мәхәббәтнең изүче көчләргә буйсынмавын һәм аның үлемнән көчле булуын идеал итә. Галиябануның Хәлилгә булган сүнмәс һәм үлмәс мәхәббәте — әнә шул идеалның якты чагылышы.
Ләкин сугыш еллары һәм декадентлык хәрәкәте татар демократик әдәбияты тенденцияләренә җәелеп үсәргә мөмкинлек бирмәде. Бу тенденцияләрне теге яки бу формада күтәргән язучыларның да күпчелеге эзлеклелек күрсәтә алмады. Алар күп вакыт декадентлык әдәбияты йогынтысына бирелделәр, сугышка мөнәсәбәттә дә вак буржуаз интеллигент пацифизмы һәм гуманизмы белән чикләнделәр, индивидуализм һәм пессимизм тойгыларын чагылдырдылар. Шуңа күрә дә аларның идея юнәлешен: сугышка протест белдергән, ләкин аның тарихи-революцион перспективасын сизә алмыйча, ризасызлык күрсәткән массаларның стихиясе чагылышы дип карарга туры килә. Бу төркем гуманист һәм пацифист язучыларның иң активы М. Гафури булды. Улда сугыш елларындагы авыр көннәрне идея каршылыклары белән, җәфалы эзләнү һәм саташулар белән кичерде. Әмма, икенче яктан, изелгән һәм оешмаган массаларның сугыштан ризасызлыгы, нәфрәте үсә барып, пролетар хәрәкәт йогынтысына, революцион активлыкка тартыла барган саен, гуманист язучыларның дөньяга карашында да, аеруча февраль революциясе алдыннан, иҗтимагый активлык һәм тарихи оптимизм тенденцияләре ачык сизелде. Без моның көчле чагылышын башлыча М. Гафури иҗатында тапсак, өлешчә ул икенче язучыларда да булды. Г. Сөнгатинең түбәндәге мотивлары шуның характерлы бер күренеше иде:
Мип күрәм анда еракта: яктыра бер якты шәм,

Омтылам шул нурга, акрынлан сират күперен кичәм...

Бик ерак та калмагандыр инде максудыма минем.

Бик озын юл калды инде, мин сизәм, артта минем...

Һәр озак юлның соңында юлчы мәүкыйф очрата,

Һәм озак төннең соңында яктырып ал таң ата...
2
Реакция дәверенең «тыныч үсешенә» тәмам җайлашкан һәм монархизм режимына ипләшкән буржуазия һәм башка реакцион сыйныфлар беренче рус революциясеннән соң килгән кара көннәрдә пролетариатка, демократиягә һәм социализм идеяләренә каршы көрәштә зур тәҗрибә тупладылар, яңа революцион күтәрелешне булдырмас өчен нык хәзерләнделәр. Менә шул хәзерлекнең бер нәтиҗәсе буларак, яңа революцион хәрәкәткә каршы юнәлештә, татар буржуа әдәбиятында да кара милләтчелек идеологиясе аеруча тупас һәм оятсыз рәвештә баш күтәрде.
Россиядәге барлык милләт хезмәт ияләренең туганлыгын һәм бердәмлеген тагын да ныгыту исеменә рус тарихының политик-идеологик авыр, катлаулы бер дәверендә милләтчелек реа кциясенә каршы Ленин һәм Сталин кискен рәвештә чыктылар.
«Россиянең окраиналарындагы революцион хәрәкәт милли мәсьәлә буенча ачык программа таләп итә иде. Ләкин, Буидның беркемне дә канәгатьләндерә алмаган «культура автономиясен» исәпләмәгәндә, меньшевикларның бернинди дә про-граммасы юк иде. Бары тик боль-шевикларның гына милли мәсьәлә буенча марксистик программасы бар иде, бу программа иптәш Сталинның «Марксизм һәм милли мәсьәлә» дигән мәкаләсендә һәм Ленинның «Милләтләрнең үз-билгеләнү хокукы турында» һәм «Милли мәсьәлә буенча тәнкыйть заметкалары» дигән мәкаләләрендә бәян ителгән иде».
Лепин һәм Сталин, халыкара эшче һәм рус эшче хәрәкәтен ныгыту өчен, милләтчелекнең һәртөрле күренешләренә һәм демагогияләренә каршы бердәм большевистик идея көрәшен җәелдереп җибәрделәр һәм буржуаз милләтчелекнең нечкәртелгән формаларын фаш иттеләр. 1914 елда В. И. Ленин «Нечкәртелгән милләтчелек белән эшчеләрне аздыру» исемле мәкаләсендә түбәндәгеләрне язды:
«Россиядә бигрәк тә бишенче елдан соң, акыллырак буржуалар бер ялангач изүнең генә ышанычсыз икәнлеген ачык күргәч, эшчеләр сыйныфының көрәшен көчсезләндерүче төрле буржуаз идеяләр һәм өйрәтүләр вәгазе белән эшчеләрне бүлгәләү алымы һәртөрле «прогрессив» буржуаз партияләр һәм группалар тарафыннан тагын да ешрак кулланыла бащланды.
Мондый идеяләр исәбенә нечкәртелгән милләтчелек керә; ул иң яхшы булып күренүче һәм матур яңгыраучы сылтаулар астында, мәсәлән, «милли культура», «милли автономия яки бәйсезлек» һ. б. шундыйларның интересларын саклау сылтавы астында, пролетариатны бүлгәләүне һәм таркатуны вәгазьли».
Реакция елларында татар милләтчеләре дә үзләрен революциядән өреккән милли буржуазиянең һәм башка өстен катлауларның идеологлары итеп күрсәтеп кенә калмадылар, бәлки великодержавный шовинизмга каршы булган барлы-юклы оппозицион позицияләрен дә югалтканнан-югалта бардылар һәм татар халкы арасындагы демократик, социалистик хәрәкәткә каршы реакцион көрәштә аңлы рәвештә җитәкчелек иттеләр. Беренче рус революциясеннән соң татар милләтчеләре большевизм һәм интернационализм идеяләренә каршы теоретик һәм әдәби һөҗүм алып баруны үзләренең төп максатлары итеп куйдылар.
1912 елның азагында Казанда «Аң» журналы һәм «Кояш» газетасы чыга башлады. Алар тиз арада үзләрен татар милләтче декадентларының сугышчан органы итеп таныттылар. «Аң» журналының 1913 елгы 21 нче номерында «М
иллиятне ничек аңлыйсыз?» дигән темага анкета урнаштырылды. Нечкәртелгән милләтчелек котырынуының бер үрнәге булган бу анкетага декадент язучылар һәм журналистлар зур активлык һәм тырышлык белән җавап бирергә ашыктылар. Алар һәммәсе дә үзләренең чыгышларында милләтнең мәгънәсен «теоретик» рәвештә аңлатырга маташтылар. Милләтчелек дискуссиясенең төп тезисларын түбәндәгечә күз алдына китерделәр:
«Без: әлеге исламның бинасы биштер: әүвәл — иман, икенче— намаз, өченче — руза, дүртенче — зәкат, бишенче — хаҗ дип ятласак.
хәзер аның урынына заман мәдәнияте икенче сабак бирә:
— Миллиятнең әсаслары биштер: әүвәл — тел, икенче — нәсел, өченче — тарих, дүртенче — милли ган- ганә LXV, бишенче — дин», — диделәр милләтчелек теоретиклары.
Милли мәсьәләдә дә марксизмга каршы чыккан Европа национал
ь- оппортунистларының фикерләрен авторитет итеп, милләтчелек идеологлары «миллият әсасларын» татар буржуазиясенең пантюркистик һәм панисламистик теләкләренә тәмам туры китерделәр. Моның барлык мәгънәсе — большевикларның милләт турындагы тәгълиматына һәм интернациональ-революцион көрәш идеясенә ачыктан-ачык каршы чыгуга кайтып калды. Татар милләтчеләренең «фәлсәфәсе» татар милли буржуазиясенең башка төрки халыкларны йотарга теләвен һәм рус халкына карата дошманлык тудырырга омтылуын гәүдәләндерде.
Татар халкы арасындагы политик һәм сыйнфый көрәш интересларын томалап калдыру өчен, милләтчелек идеологлары «дин азатлыгы» мәсьәләсен байрак итеп күтәрделәр. Һәм бу аларның иң кара реакцион идеяләреннән берсе булды. Ислам дине милләтне саклау һәм тәрбияләүнең нигез ташы итеп каралды. «Милләтнең дингә көчле мөнәсәбәте бар, әмма ватанга юк» дип, милләтчеләр ислам динен төрле юллар белән ныгытуны, икенче диндәге халыкларга, аеруча рус халкына һәм Россиягә, уртак ватанга дошманлык уятуны үзләренең төп максатлары итеп куйдылар.
Татар декадент әдәбиятының вәкилләре укучыларның дини тойгыларын көчәйтергә тырыштылар. Гает, ураза, намаз, мәчет һәм мәүлет (пәйгамбәрнең туу көне) шикелле ислам, фанатизмын сурәтләү белән тулган әсәрләр татар буржуа әдәбиятын басып алды. Әле 1905 елда гына сүгелгән татар мулласы изгелек һәм рухани югарылык иясе иттереп сурәтләнде, муллаларга тел тидерү хөкем ителде, коръән һәм намаз укучы бай һәм морза кызлары идеаллаштырылды. Ф. Әмирханның «Тигезсезләр» пьесасындагы Рөкыя образы да татар декадентлык әдәбиятының дини илһам белән яшәүче фәрештәгә әверелдерелгән типларыннан берсе иде.
Милләтчелекнең «тарих берлеге» концепциясе дә татар халкының һәм, башка төрки халыкларның тарихын бөтенләй бозып аңлатудан гыйбарәт булды. Монда, барыннан да элек, татар халкының Россия шартларындагы прогрессив язмышын инкарь итү, татар халкының тарихын рус тарихына капма-каршы кую һәм, ниһаять, татар милли буржуазиясенең башка халыклар өстеннән хакимлек итәргә теләвен нигезләү күздә тотылды. Алтын Урданы идеаллаштыру — татар милләтчеләренең «тарих берлеге» дигән демагогияләренең үзәгендә торды. Милләтчеләр үзләренең «милли тойгыларын» Чыңгыз ханга илтеп терәделәр. Көнчыгышны һәм Россияне талап, җимереп, яндырып һәм канга батырып, үзенең деспотизмын урнаштырган ул ханны илаһи шәхес иттереп сурәтләделәр. Мәсәлән, шулардан берсе — милләтчелек исереклегенең иң түбән эротик, хайвани хисләре белән сугарылган, «язучы» булып күренгән С. Җәлал үзенең «Дим буенда» (1914) романында морза малайлары авызыннан рус кешеләре каршында Чыңгыз ханны акларга, аны кешелек тарихы каршында гаепсез итеп күрсәтергә теләде. Шуның шикелле үк, Ә. Тангатаровның «Чыңгыз» һәм Югарыда телгә алынган Ш. Саттаровны Тукай шулай дип атый.

Саттаровның «Татар халкы» шикелле «хыялый» хикәяләрендә дә Чыңгыз хан һаваларга ашырылып макталды. Шулай итеп, милләтчелек әдәбияты «иске үткән көннәрне», хан заманнарын сагыну халтурасына бирелде. Татар ханнарының Һәм феодалларының тормышын җәннәт итеп күрсәтергә теләү ул әдәбиятның черек романтикасын тәшкил итте. Г. Тукай милләтчелек әдәбиятының бу реакцион эшләренә карата 1912 елда бик кискен рәвештә чыкты:
«Былтыр Ахмакшәрик Сапсата Сатаров нам бер учительгә татар җене кагылды. Мәзкүр әфәнде, көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә, көн саен диярлек, әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йортка» ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «татар диванаханәсе»нә ябарга кирәк. Ул исә, мәгаттәәссеф, бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!»
Бөтен дөньяны вәхшәт һәм кан эченә ташлаган империалистик сугыш елларында да милләтчелек әдәбияты идеологлары үткәннең иң патриархаль, иң реакцион якларын идеаллаштырган темаларны туктаусыз кабатлауларында дәвам иттеләр. Болар һәммәсе дә тарихи хакыйкатькә һәм фәнгә дошман күре-нешләр булып кына калмадылар, ә череп таркалган һәм фашизмга барган империалистик буржуазиянең идеологии тегермәненә су койдылар.
 
Татар буржуаз интеллигенциясе сугышны матбугатта һәм әдәбиятта ачыктан-ачык яклап чыкты. Алай гына да түгел, татар буржуа матбугаты Россиянен, сугышка катнашуына кадәр үк инде империалистик вәхшәтне яклап пропаганда алын барды: «Бөтен Европа кораллана, — дип язды «Вакыт» газетасы 1914 елның 19 июлендә, — булуы мөмкин тәһликә (һәлакәт, — Г. X.) каршында һәркем хәзер булып торырга тиеш. Мондый бервакытта бөек Русия дәүләтенең, дә үз игътибар вә шанын, үз намусын вә мәнфәгатен саклау өчен хәзер булып торырга тиеш идекендә һич шөбһә юктыр». Сугыш барышында татар буржуазиясенең империалистик «патриотизмы» әдәбиятка да көчле басым ясады. Аның Н. Думави шикелле шагыйрьләре сугышка өндәгән һәм шул кыргыйлыкны мактаган «шигырьләр» язылдылар:
Еглама, балам, ник еглыйсын,

Күз яшеннән безгә ни файда;

Гомер буе еглап ник тормыйсын,

Кызганмаслар — булма дивана.

Заман халкын кара: нинди эштә,

Шунда хәят сиңа, шунда көн;

Алар нишли, син дә шуны эшлә.

Залим булсаң бул, тик булма кол.

Хаклык, вөждан дип торма, балам,

Җир йөзендә көн юк аларга:
Юл киссәләр — юл кис, урла, балам,

Җыенсалар — җыен таларга.
Елга-елга булып ага каннар,

Ычкындырма кулдан мылтыкны:

Шунда сиңа егет диерләр —

Кызганмыйча када мылтыкны.
(«Сугыш тәәссөраты, 1916.)
Шулай итеп, татар буржуа әдәбияты самодержавиенең милитаристик политикасына турыдан-туры хезмәт итте. М. Хәнәфи кебекләр мәхәббәтнең, яшәүнең үлемнән көчсез булуын, ә үлемнең югары бер ләззәт икәнлеген күрсәтергә маташтылар. «Үлем—дөньядагы хәятның дәвамы,—дип чыкты М. Хәнәфи үзенең, пычрак фәлсәфәсе белән.
— Мин элек үлемнән курка идем, ул минем каннарымны боз ясап туңдыра, сачларымны үрә торгыза иде. Хәзер үлем минем өчен синең берлә күрешергә бару, синең берлә бергәләп нурлы хәятны каршы алу булып күренә...»

Шулай итеп, бу милләтче фанатик үзенең империалистик сугышны яклау идеяләрен эротизм һәм ислам мистицизмы белән нечкәртергә, аңа эстетик төс бирергә теләде. Шул ук декадентның «Кайдан? — Кайда?» фәлсәфәсе татар буржуа әдәбиятының сугыш елларында тагын бер мәртәбә иң кара идеалистик һәм мистик төс алуын, реакционлыкның соңгы чигенә җитүен бик ачык күрсәтте.
— Сезгә
ни кирәк? Сәгадәт телисезме? Сәгадәт җирдә юк.
Ләззәт вә тәм нәрсәдә диеп башыңызнн ватасыз?
Ватыңыз, ватыңыз!

Барыбер ул башларыңыз эшкә ярарлык түгел...
Ләззәт вә тәм җирдә юк...
дип, халыкта сугышка каршы үсә барган революцион протест тойгыларын, халыкның яшәү, бәхет һәм ирек идеалларын өметсезлек һәм үлем фәлсәфәсе белән агуларга теләде. «Минем күңелем шул кадәр тыныч ки, дөнья җимерелсә, мин тынычлыгымны югалтачак түгелмен...» ди ул. Шулай итеп ул үзенең идея түбәнлеген һәм мораль тотнаксызлыгын яшерергә маташкан обывательләрнең рухани хәерчелеген күрсәтте.
Икенче бер төркем язучылар, дөньяда һичбер нәрсә булмаган шикелле, сугыш чынбарлыгына тулы апатия белән, үзләренең милләтчелек идиллиясен һәм акмеистлык романтикасын дәвам иттерделәр. Ф. Әмирханның «Яз исереклегендә» (1916) шикелле әсәрендәге гамьсезлек поэзиясе дә шуның бер күренеше генә иде: «...Шактый вакытлар мин шулай онытылып бардым», ди Ф. Әмирхан үзенең бу әсәрендә һәм аның «бу рәхәт онытылуын» һичбер нәрсә «боза һәм ага торган юлыннан чыгара алмый». Юлда очраган барлык кешеләр дә аңа әнә шундый гамьсезлек, онытылу һәм вак-төяк белән сөенү ләззәтен кичерүчеләр булып күре-нәләр; шәһәргә баручы кызның да «чырае бик якты, чөнки аңар шәһәргә бару рәхәт, шәһәрдә аны шатлык көтә». Ул кызны илтүче «көрәк сакаллы агай да авызына капкан трубкасын бик рәхәтләнеп тартып бара... Менә ул шәһәргә илтеп җиткергәч, бу кыздан өч сум илле тиен акча алыр да, шуның илле тиене белән дворда чәй эчәр вә саплы калач ашар һәм өенә дә саплы калачлар алып кайтыр...»
Рус акмеистлары тара
фыннан пропагандаланган һәм мещанлык гамьсезлеген идеал иткән «самовар поэзиясен» татар декадентлары да тулысынча кабул иттеләр. Милли обывательнең «чәй-шикәр» ләззәтен сурәтләү шикелле темалар сугыш елларындагы татар буржуа әдәбиятында тулып ятты. Мещан, обыватель, сәүдәгәр һәм руханиларның вак тормышыннан һәм мәгънәсез психологиясеннән декадентлар «шигърият» эзләргә тотындылар, моны романтизм иттереп аңлатмакчы булдылар, «сәнгать — сәнгать өчен» теориясе алгы планга куелды. Менә шулар һәммәсе сәнгатьтәге «борылыш, яңа дәвер» дип бәяләнде. «Мин хәзер реалист булып газаплануны ялган реализм дияр идем»,— диделәр татар буржуа әдәбиятының идеологлары. Димәк, сүз реалистик әдәбиятка каршы көрәшү кирәклеге турында барды. Ә чынлыкта исә, бу теорияләр әдәбиятны халык интересларына каршы куюдан, аны милли буржуазияне яклау һәм мактау чарасына әйләндерергә омтылудан башка бернәрсә дә түгел иде. Әнә шул теорияләргә туры китерелгән «әдәби» әсәрләрдә тематик хәерчелек, иҗтимагый идеяләрдән качу, эстетик мәгънәсезлек тулысы белән гәүдәләнде. Идеясезлек апологеясс үз чиратында империалистик сугыш вәхшәтен, хезмәт ияләре газабын күрмәү һәм иҗтимагый чынбарлыктан йөз чөерүгә алып барды.
3
1917 елның 12 мартында кара көчләрнең терәге булган Романовлар династиясенең хакимлегенә чик куелды — февраль революциясе булды. Ләкин бу әле «эксплоататорлар файдасына эшчеләр һәм крестьяннар кулы белән ясалган буржуаз революция иде» (И. В. Сталин).
Татар буржуазиясе сугыш нәтиҗәсендә нинди дә булса революцион үзгәреш булуны һич тә күрергә теләмәде. Ул тәмам рус кадетлары теле белән, самодержавие холопы булып сөйләнүдән бер адым да уза алмады. Әмма халык хәрәкәте көче белән патша тәхете җимерелгәч, татар милли буржуазиясенең политик дәрте һәм ихтыяры икенче темперамент алды; ул: «Богаулар өзелделәр!» дип кычкырырга батырчылык итте һәм, «Яшәсен милли вә мәдәни мохтарият!» лозунгысына ныклап ябышып, политик программасын тизрәк тормышка ашырырга, татар халкының социалистик революциягә үсү перспективасын өзәргә ашыкты.
Февраль революциясе булып, патша тәхеттән сөрелеп, Россиядә эш башына буржуазия утыру айлары— татар әдәбиятында да башлыча милли-буржуаз идеологиянең тантанасын чагылдыру белән характерланды.
Патша төшерелүнең беренче көн-нәреннән үк контрреволюцион максатка бөтен көчен биреп, котырына барган милли буржуаз пропаганда матбугат һәм әдәбият битләрен басып алды. Россиянең төрле почмакларында бик тиз арада калкып чыккан «Хөр милләт», «Корылтай», «Алтай», «Иттифак», «Безнең тавыш», «Ил», «Сарай», «Чыңгыз баласы» һәм башка шуның шикелле милли-буржуаз газета-журналлар «милли вә мәдәни мохтарият» байрагы астында контрреволюцион идеологияне тараттылар, большевикларга каршы сугышка өндәделәр. Милләтче журналистлар һәм язучылар, ашыгып-ашыгып, үзләренең төп максатларын ачып, дөньяга чыгардылар. Алар татар халкын рус халкыннан аерып алу, аңа каршы кую һәм аны кара милләтчелек белән агулау максатын алга сөрделәр. Татар милли буржуа идеологлары татар җәмгыятендәге сыйныфлар көрәшен инкарь итү өстендә байтак «тырышлык» күрсәттеләр. «Татарлар арасында сыйнфый көрәш юк, милли интереслар гына бар!» дип чыктылар алар.
Татар милләтчеләре февраль һәм Октябрь революциясе дәверләрендә Россиядә барган искиткеч сыйнфый көрәшне әнә шул рәвештә инкарь итү һәм милли берлекне даулау белән генә чикләнмәделәр, бәлки чын антагонизм, яшәү законы — милләтләрнең, үзара көрәшендә генә дигән империалистик теорияләргә ябыштылар: «Дөньяда бары ике төрле милләт бар: хаким, мәхкүм милләтләр. Дөньяда тигез милләт юк, тигезлек бары «кәгазьдә» генә, «законда» гына», — диделәр алар («Аң» журналы).
Милләтләрнең тигезсезлеген, хокуксызлыгын бетерү һәм үзара мәңгелек дуслыгын урнаштыру өчен, социалистик революция өчен көрәш барган көннәрдә татар милләтчеләре нигә мондый реакцион фәлсәфәне күтәрергә тиеш булдылар соң? Аларның максатлары бик ачык иде: алар хезмәт ияләре һәм буржуазия арасындагы көрәшне булдырмаска, татар халкын рус халкына дошман итеп тәрбияләргә, Россиядән аерылырга һәм башка вак милләтләрне изәргә теләделәр. Татар буржуазиясенең «милли вә мәдәни мохтарият» идеалы үзенең черек фәлсәфәсе белән дә шул контрреволюцион максатларга кайтып калды.
Икенче яктан, рус хезмәт ияләре белән бергәләшеп, һәртөрле изүләрдән тәмам котылырга, социалистик революциягә ашкынучы татар хезмәт ияләренең хәрәкәте дә үсә барды. Рус һәм татар буржуазиясенең берләшкән контрреволюцион һөҗүменә карамастан, бу революцион хәрәкәт шулай ук үзенең идеологии һәм әдәби тавышын да матбугат битләрендә ачык ишеттерде. 1917 елның 15 июнендә, Казанда, Мулланур Вахитов җитәкчелегендә, «Кызыл байрак» газетасы чыга башлады. Бу газета Мулланур Вахитов каләме белән язылган мәкаләләрдә большевикларның төп революцион лозунгларын татар хезмәт ияләренә үз ана телләрендә аңлатты. «Кызыл байрак» газетасы битләрендә һәм Мулланур Вахитовның күпләгән чыгышларында татар милли буржуазиясенең февраль революциясе дәверендәге тактикасы һәй политикасы фаш ителде.
Февраль революциясе дәверендә хезмәт ияләренең революцион интересларын ачык итеп чагылдыргав татар әдәби хәрәкәте формалашып өлгерә алмады әле. Буржуаз милли хәрәкәт идеологиясенең әдәбиятта тоткан урыны бик көчле булды. Ләкин демократик әдәбиятның традицияләренә турылыклы булгаа язучылар ул көннәрдә зур активлык күрсәттеләр. М. Гафуриның кызыл байрак астында үз теләкләрен даулап чыккан эшчеләргә тирән мәхәббәт белән одалар язуы февраль дәверендәге революцион тәрбиянең йогынтысы көчле булуын күрсәтә иде.
Патшаны төшерү вакыйгасы — М. Гафуриның дөньяга карашында да көчле революцион борылыш тудырды, идеологик каршылыкларның беренче кискен чишелешенә юл ачты. Шагыйрь гражданлык һәй иҗат ирегенә ирешергә омтылды. 1917 елның 12 март көнен М. Гафури тирән дулкынланып һәм чиксез шатланып каршы алды? «Азатлык хөрмәтенә» (12 март), «Хөррият иртәсе» (14 март) һәм «Курыкмагыз» (19 март) кебек шигырьләре шагыйрьнең рухани күтәрелешен бик ачык күрсәтеп торалар.
Әй халык шат!

Һәммәсе уйный, көлә,

Каршыдан балкып кызыл байрак килә.

Эшчеләрнең ирләре һәм кызлары

Җырлыйлар бердән азатлык җырлары.

Җырлыйлар бердән болар шатлык белән,

Берсе берсен котлый азатлык белән...
(«Хөррият иртәсе»)
дип җырлады шагыйрь.
М. Гафуриның февраль революциясе дәверендә язылган ирек одаларында ике характерлы момент өскә калкып чыкты: шагыйрь ирекнең эшчеләр кулы белән яулап алынуын әйтте һәм чын халык азат-лыгының символы булган кызыл байракның горурлыгын мактады. «Азатлык хөрмәтенә», «Хөррият иртәсе» һәм «Кызыл байрак» (18 апрель) шикелле шигырьләрендә эшчеләр һәм кызыл байрак образлары беренче итеп җырландылар:
Әй, кызыл байрак,

Нур бир җиһанга!

 Әйдә, эшчеләр,

Алга вә алга!
(«Кызыл байрак».)
Әгәр дә без февраль революциясе вакытындагы татар әдәбиятында эшчеләр сыйныфының революцион ролен күрмәү, халык хәрәкәтенә чит булу һәм барыннан да бигрәк буржуаз милләтчелек «иркен» җырлау бик көчәеп китүен күз алдына китерсәк, М. Гафури одаларының мона бөтенләй каршы юнәлештә торганын күрербез: шагыйрь революцион халык белән бергә булды, акылга омтылышын җырлады, социаль азатлык тантанасын идеал итте.
М. Гафури февраль революциясенә, аның буржуаз ялган азатлыгына сукырларча табынмады, ә чынбарлыкны сизә белде һәм алга карарга, масса тавышына колак салырга сәләтле икәнен күрсәтте.
Халык кулы күтәргән

Кызыл байрак аумасын,

Пычратмасын пычрак куллар

Инсаният дөньясын, —
(«Бу вакыт»)
дип, М. Гафури чын хакыйкать өчен булган халык көрәшенә ориентация алды. Шулай итеп, шагыйрь февраль революциясе булгач та, халык яулап алган азатлыкның әле халыкка бирелмәвен, — «пычрак куллар» халык азатлыгын буарга теләүләрен әйтте, «Аждаһа» шигыре белән Корнилов фетнәсенә каршы чыкты. «Бетсен сугыш» һәм «Икмәк» шикелле шигырьләрендә — миллионлаган хезмәт ияләренең бик законлы теләкләрен яклады: империалистик сугышны туктатуны һәм ачыгучы эшчеләргә икмәк бирүне таләп итте. Болар һәммәсе дә Вакытлы хөкүмәтнең Россия халыкларына тынычлык та, икмәк тә, тулы азатлык та бирә алмавын М. Гафуриның ачык һәм аңлы рәвештә күз алдына китерүе турында сөйләде.
һичшиксез, М. Гафури буржуаз-демократик революция интересларыннан тиз арада югары күтәрелде һәм большевиклар пропагандасына тартыла барды. Аның февраль — октябрь арасында язган шигырьләрендә Мулланур Вахитов речьләренең, мәкаләләренең һәм «Кызыл байрак» газетасының йогынтысы байтак көчле иде инде. Шагыйрь «икмәк өчен, тынычлык өчен, чын азатлык өчен булган революцион характердагы тирән пролетариат һәм массачыл халык (шәһәр һәм авылларның барлык иң ярлы халкы) хәрәкәтенә» аңлы рәвештә һәм аерылмаслык булып килеп кушылды. М. Гафуриның дөньяга карашы «пролетариат революциясеннән башка котылу юлы юк» дигән хакыйкатькә якынлашты. Шагыйрьнең Бөек Октябрь социалистик революциядән соңгы иҗаты әнә шуны раслады.
Озак та үтми, Г. Камал, Ш. Камал, М. Фәйзи, М. Гали, С. Кудаш, Г. Харис һәм башкаларның Октябрь революциясен шатланып, үз итеп каршы алулары демократик әдәбият вәкилләренең халык революцион хәрәкәтенә тиз арада якынаерга сәләтле икәнлекләрен дә күрсәтте. Ләкин алдынгы, революцион татар әдәбиятының масса күләмдә үсү перспективасы фәкать социалистик революция җирлегендә генә булырга мөмкин иде. Чөнки «изелгән милләтләрнең хезмәт иясе массаларын азат итү һәм милли изүне бетерү империализм белән араны өзүдән башка, «үз» милли буржуазияңне бәреп төшерүдән һәм хезмәт ияләре массасы властьны үз кулына алудан башка бөтенләй мөмкин түгеллеге бик ачык булып әверелде.
Октябрь переворотыннан соң бу бигрәк тә ачык күренде».


ҮСҮ ЮЛЫНДА
(Яшь шагыйрь Әнәс Кари иҗаты турында)
Безнең әдәбиятыбыз яңа иҗади көчләр исәбенә өзлексез рәвештә баеп тора. Газета-журнал битләрендә булсын, китап шүрлекләрендә булсын, яңа исемнәрнең саны артканнан-арта бара. Алар арасында, билгеле, вакыт үтү белән әдәби эштән бөтенләй читкә китүчеләр дә күп булыр, ләкин моның өчен аларны берәү дә гаепләмәячәк. Чөнки яшьлеккә, гомумән, эзләнү хас. Әгәр дә шигырь язучы иптәш яхшы инженер булып китә икән, без моңа бары тик шатланырга гына тиешбез. Икенче яктан, әгәр дә яшь автор, үзенең иҗатын елдан-ел үстереп, тирәнәйтеп, меңләгән укучылары алдында үзен шагыйрь яки язучы буларак таныта барса, әдәбиятта үз урынын билгели башласа, бу безнең өчен тагын да зуррак шатлык.
Әнәс Кари соңгылар төркеменә керә. Аның исеме әдәбиятта
Бөек Ватан сугышына кадәр үк күренә башлый — «Пионер каләме» журналы, «Яшь Ленинчы», «Яшь Сталинчы» газеталары битләрендә аның беренче шигырьләре басылып чыга. Сугыш елларында аның шигырьләре «Кызыл Татарстан», «Совет әдәбияты» журналы битләрендә һәм фронт газеталарында басыла башлый. 1947 елда аның балалар әдәбияты конкурсында бүләкләнгән «Балаларга бүләк» исемле китабы, «Сыналган мәхәббәт» исемле зур поэмасы («Күтәрелештә» исемле җыентыкта), ә 1948 елда «Гөлбакчада» исемле икенче китабы басылып чыга. Шуның белән бергә, аның вак шигырьләре даими рәвештә вакытлы матбугатта чыгып килә.
Әнәс Кари бөек Ватан сугышына кадәр үк яза башласа да; анык чынлап үсә башлау вакыты 1946—1949 елларга туры килә. Бу елларда без аның шигырьләрендә идея-политик юнәлешенең дә, художество алымнарының да камилләшә баруын ачык күрәбез. Бу елларда Әнәс Кари аеруча балалар әдәбияты өлкәсендә тырыш хезмәт күрсәтә, балалар өчен үзенең матур-матур шигырьләрен бүләк итә. Шул ук вакыт ул жанр ягыннан да үсүгә таба бара — «Сыналган мәхәббәт» исемле беренче поэмасын яза.
Әнәс Кариның зур булмаган иҗатында үзәк урынны ватаныбызны, аның кешеләрен, табигатен тирән һәм көчле итеп ярату, ягъни совет патриотизмы мотивлары алып тора.
Мин илемнең бар җиренә гашыйк,

Кырларына, урман, күленә,

Һәркайсында Бөек Ватан яме.

Яшәү матурлыгы күренә, —
ди ул («Җиңү байрагы» газетасы. 1946 ел).
Бөек Ватан сугышыннан Советлар Союзы җиңеп чыкты һәм тыныч хезмәткә кереште. Океан артындагы яңа сугыш уты кабызучылар, фашистлар, никадәр генә шапырынмасыннар, алар үзләренең муеннарын сындырудан башка берни дә эшли алмаячаклар. Нәкъ менә шуны ачык аңлап, Әнәс Кари болай яза:
Без юк иттек — сытып үттек инде

Илбасарлар — фашист этләрне.

Һаман шулай үлем каршы алыр

Халкыбызга дошман көчләрне.
Яшь шагыйрьнең бик күп шигырьләре совет солдатына багышланган. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки совет солдаты бөек полководец иптәш Сталин җитәкчелегендә, социализм илен фашизмның, кара көчләреннән саклап, Ватан өчен үзенең көчен дә, тормышын да аямыйча сугышты.
«Мин ант итәм халкым каршында» исемле шигырендә Әнәс Кари совет солдатын иң дулкынландырган бер моментны — хәрби ант бирүне сурәтли:
Ант итәмен чиксез дулкынланып.
Ватаным һәм халкым каршында, —
ди ул, һәм нәкъ шушы чиксез дулкынлану хисе шигырьдә матур итеп, көчле, художестволы итеп бирелә.
Үз Гомеремне биреп саклармын мин

Онтылмаслык данын байракның,

Чөнки миндә бөек халкым биргән

Данлы исем — совет солдаты.
(
«Суворовча кысрыклау» газетасы, 1947.)
Бөек Ватан сугышыннан соңгы хезмәт фронтындагы бөек җиңүләребезгә дә Әнәс Кари үз иҗатында киң урын бирә. Совет халкының героик хезмәтен күрсәтә торган «Төзүче шатлыгы» («Совет әдәбияты», 1947 ел, №4), «Чәчү иртәсе» («Кызыл Татарстан», 1948 ел), «Элеватор юлында» («Совет әдәбияты», 1949 ел, № 8) шигырьләре, татар халкының җиңел көйләргә башкарыла торган күңелле җырларыннан файдаланып язылган һәм шатлык хисен сиздереп тора торган «Туйда» («Суворовча кысрыклау», 1947 ел) һәм башка күп кенә шигырьләре шул турыда сөйлиләр. Аның иң зур әсәре— «Сыналган мәхәббәт» поэмасы да асылда шул ук сугыштан соңгы төзелеш темасын дәвам иттерә. Ләкин монда автор беренче планга совет кешеләренең мораль сафлыгын куя.
Поэманың сюжеты катлаулы түгел. Автор сугыш еллары әдәбиятында күп кенә очрый торган бер эпизодны ала. Ләкин шуны яңа бер үзенчәлек белән, образларга салынган йөрәк җылысы белән сөйләп бирә Һәм шул ягы белән поэма укучыны үзенә тарта.
Гади авыл егете гармоньчы Тимер, газиз Ватанны фашист ерткычлардан таптатмас өчен, фронтка китә
. Менә аны сөйгәне — Сылу озатып кала. Алар бер-берләрен онытмаска вәгъдә бирешәләр. Тимер, сугышта авыр яраланып, күзсез кала һәм бер кулын өздерә. Ике яшь йөрәкнең дә авыр кичерешләре. Ахырда алар тагын очрашалар һәм кушылалар.
Күрәсез, монда катлаулы вакыйгалар юк. Автор үзенең бөтен игътибарын геройларның психологик кичерешләрен ачуга юнәлдергән, һәм, әйтер идек, уңышка да ирешкән. Укучы Сылуның һич тә баш кача эшли алмавын, ягъни, Тимерне ташлап, бүтәнне сөя башламавына ышана. Шул ук вакыт шагыйрь укучыга мондый көчле мәхәббәтнең бары тик бездә — Совет илендә генә булырга мөмкинлеген, һәм совет халкының Ватан сугышы ге-ройларына карата чын мәхәббәтен күрсәтә.
Көчле, матур шигъри яңгырый торган юллар белән автор Тимернең хисләрен сурәтли:
Сылу җаным?
Юкка хафаланма.
Боекма син ачынып кайгыдан.
Мин бит синнән

Гомерлеккә түгел,

Җиңеп кайтыр өчен аерылам, —
ди ул фронтка киткән чагында сөйгән кызына.
Геройларының эчке кичерешләрен тирәнәйтеп бирү өчен автор табигать күренешләре белән уңышлы чагыштырулар ясый:
Шәфәкъ сүнсә, нурланып ай калка,

Йолдыз балкый күктә ай батса.

Кара төнне нәрсә нурландырыр,

Йолдызны да болыт капласа.
Бу юллар яраланганнан соң, өметсезлеккә төшүгә якын торган Тимернең уйларын һәм хисләрен тулы ачып бирәләр. Чынлап та
, сөйгәне гүзәл Сылуны — балкып торучы йолдызны болыт капласа, күзсез, кулсыз Тимергә ни кала?
Сылу исә, Тимерен, «дәрт бирүчесен» сагынып, тылда эшли. Сөйгәне турындагы татлы уйлар аңа авыр эштә бетмәс-төкәнмәс көч бирә.
Зур җиңүгә тулы бирә алсам

Йөрәгемнең дәртен, ялкынын.

Бәйрәм көнне снне горурланып,

Каршы алыр идем, алтыным! —
ди ул сагынган минутларында.
Менә Сылу Тимернең яралануы турында ишетә. Аңа икеләтә авыр. Бер яктан, — Тимер чиксез кызганыч булса, икенче яктан, — үзе кызганыч
, йөрәгендә гомергә төзәтелмәслек яра. Ул бит яшь, матур, эшчән. Аңа үзе кебек яшьне дә, гүзәл Һәм эшчәннедә табу җиңел. Бәлки, ул үзенә яңа иптәш, яңа дус табып, тормыш корып җибәрер? Ә Тимер, Тимер... бәлки онытылыр да... Юк! Тимер онытылмас. Мөмкииме соң Тимер кебек кыю һәм сөйкемле, йөрәккә шундый якын булган кешене онытырга? Ул ирекле-ирексез Тимернең матур күзләрен, шул күзләрнең үзенә көчле мәхәббәт, саф ярату белән карауларын исенә төшерә. Ә ул күзләр хәзер юк инде... Ләкин Сылуның йөрәгенә Тимер нык урнашкан. Чөнки ул:
Егет кенә түгел, иптәш тә ул,

Һәм йөрәктә янган ялкын ул.
Әйе, нәкъ менә шушы тирән, дуслык, йөрәктә янучы ялкын кебек мәңге сүнмәс бөек дуслык хисе, бөек бердәмлек совет халкын җиңүгә китерүче сәбәпләрнең берсе дә.
Поэманың уңай яклары күп, әмма кайбер җитди кимчелекләре дә юк түгел. Аларны күрсәтеп үтәргә кирәк.
Иң элек Әнәс Карида тел байлыгы җитеп бетмәве күзгә ташлана. Шуның аркасында ул үзенең поэмасында, әсәрнең художество кыйммәтен төшерә торган бик күп уңышсыз сүзләр куллана. Шулардай берсен генә алыйк. Тимернең госпитальдәге хәлен сурәтләгәндә аны «ауный» дип алу һич тә дөрес түгел. Сылуның гына түгел, укучыларның да мәхәббәтен казана алган Тимер турында җылы сүз табарга мөмкин иде бит.
Яки менә:
Зур кыйтганы бүлгән киң фронтта

Ошашы юк тартыш күкрәде...
дигән юдларны алыйк. Бу юлларның шигъри сыйфатына тукталмастан, «кыйтга» сүзенең инде архаизм булып, телдән төшеп баруын автор белергә тиеш иде дип уйлыйбыз. «Тартыш күкрәде» дию дә бик уңышсыз һәм көчсез.
Моннан тыш поэмада җыйнаклык, камиллек җитешеп бетмәвен әйтергә кирәк. Кайбер урыннарда автор бик озын һәм җансыз яза, ашыга һәм шуның белән поэманың эчке динамикасын боза, геройларның кичерешләрен өстән-өстән генә сурәтләп үтә.
Шулай булса да, бу поэма яшь авторның үсешендә бер адым булып тора.
Инде Әнәс Кариның балалар өчен язган шигырьләренә тукталыйк. Сан ягыннан алар күпчелек урынны алып торалар.
Балалар әдәбияты — зур игътибарга лаеклы бер өлкә. Аның алдында зур бурычлар тора. Чөнки балаларның аңына, уйларына юнәлеш бирү, аларның формалашуларына ярдәм итү — бу гаять җаваплы һәм авыр эш.
Балалар язучысы бала психологиясен тирәитен белергә тиеш. Бала күңеле язылмаган ак кәгазь шикелле. Анда теләсәң нәрсә язарга мөмкин. Ул, ягъни бала, бөтен нәрсәне белергә тырыша, бөтен нәрсәгә аның күңелендә урын бар —яхшысына да, начарына да. Ә без балаларыбызны коммунизм төзү эшен дәвам иттерүчеләр итеп тәрбияләргә тиешбез. Нәкъ менә шуңа күрә дә балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче язучыларга аеруча зур таләпләр куела. Хәзер балалар өчен бары тик үз балачагыңны искә тө шереп яки үз балачагың истәлекләреннән чыгып кына язу инде бернәрсә дә бирә алмый.
Әнәс Кариның балалар өчен язган шигырьләре аның ике җыентыгында тупланган. Бу җыентыкларга кергән шигырьләр балаларда хезмәткә дан эше, геройлык эше дигән мөнәсәбәт тәрбияләүгә беренче хәзерлек бирәләр. «Тамчы һәм чишмә суы» шигыре символик рәвештә балаларга гади кешенең хезмәге, миллионнар хезмәтенә кушылып, дулкынланып торган зур диңгездәй бөек көчкә әверелүен чагылдыра.
Ләкин хезмәтнең геройлык эшенә терелүе ул тиз һәм җиңел генә бирелми, аңа ирешү өчен күп көч куярга, тырышырга кирәк, бары тик шулай иткәндә генә максатка ирешергә мөмкин. Бу фикерне «Яшь музыкант» шигырендә автор гади генә итен аңлатып бирә:
Кимсетмә һичбер эшне дә

Кечкенә диеп,

Зур булыр, үтәсән, аны

Күңелдән сөеп.
Утны бит тапкан кешеләр

Әүвәл очкыннан,

Җылы һәм нур ала хәзер

Бар дөнья шуннан.
Әнәс Кари үзенең күп кенә шигырьләрендә туган ил табигате турында яза. «Әти белән әни» шигырендә автор, баланың үз ата-анасы белән горурлану хисен, «Мәктәп бакчасы» шигырендә баланың үз мәктәбен тагын да ямьләндерергә тырышуын, «Кечкенә аучы» шигырендә балаларга аңлаешлы телдә социалистик милекне сакларга ки-рәклекне аңлатып, сурәтләп бирә. Шушы һәм шуңа охшашлы бүтән бик күп шигырьләре белән автор безнең балаларыбызны совет патриотлары итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Бу — мактаулы эш. Тагын шунысы мөһим, Әнәс Кариның балкалар өчен язган шигырьләренең, күпчелек өлеше диярлек, кем өчен икәнлеге ачык. Ул балаларның яшь ягыннан аермалыкларына зур игътибар бирә. Аның шигырьләре җиңел укыла һәм аңлашыла. Гади генә сюжет, гади генә сүзләр, җиңел форма авторның әйтергә теләгән фикерләренә туры киләләр.
Аның шигырьләрендә без кечкенә яшьтәге бала өчен якын һәм таныш булган тормышны күрәбез. Монда семья да, мәктәп тә, өй эче күренешләре дә, яшел чыршы да, шул чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнаучы балалар үзләре дә бар.
Болар бар да Әнәс Кариның балалар әдәбияты өлкәсендә эшли алуын күрсәтәләр. Шуның белән бергә, бу җыентыкларга урнаштырылган шигырьләр арасында өстән-өстән язылганнары да, идея-художество чаралары түбән булганнары да байтак. Аларга аерым тукталырга кирәк.
Бу ике җыентыкның иң аксаган һәм шул ук вакыт аларның тәрбияви ролен төшерә торган якларының берсе — бу шигырьләрдә пионер оешмаларының эше бөтенләй чагылмавы. Ә бит безнең балалар өчен пионер оешмасы бик мөһим. Ул аларны социалистик җәмгыять коллективы членнары булырга хәзерли, балаларда коллективизм хисләрен тәрбияләүдә аның роле бик зур. Бу — бер. Икенчедән, автор үзенең яхшы дип исәпләнгән шигырьләрендә дә байтак кына кытыршылыклар җибәрә.
Мәсәлән, югарыда уңай яктан телгә алынган «Яшь музыкант» шигырендә мондый юллар бар:
Бер өйрәнчек тырышып гармонь уйный, һәр телендә үзе ялгыша.
Тик аңардан дәрте сүнми аның, Ә гармоньга ныграк ябыша.
Башлангыч мәктәп укучысына гына түгел, зурларга да монда күп нәрсә аңлашылмый. Соңгы ике юлны укыгач, укучы һичтә төшенә алмый: нәрсә соң монда гармоньга ныграк ябыша? «Бер өйрәнчекме», я булмаса, шигырьдән аңлашылганча, шул өйрәнчекнең дәртеме? Аннан соң, кечкенә генә, ләкин хәзерге татар әдәби телендәге бер күренешкә игътибар ителмәгән: «аңардан» диелгән. Бу урында «анардан» (ягъни ялгышудан) дип куелса дөрес булыр иде. Чөнки «аңардан» сүзе җанлы нәрсәләргә карата гына кулланыла.
Җыентыктагы шигырьләрдә эшләнеп җитмәгәнлекне, телгә, шигырьнең матур һәм табигый яңгырашына игътибар итү аз булганлыкны күрсәтә торган тагын берничә шигырьне китереп үтик.
Мәсәлән, «Сандугач» шигырендә кечкенә яшьтәге балаларга «...той-гыларның иң нәзек кылларына чиртә ул» ди автор һәм балалар әдәбияты өчен бик кирәк булган гадилекне исеннән чыгара. Шулай ук:
... чут-чут итеп.
Баскан ботак очын
Тибрә
п-тибрәп алган чагында, —
дигән юллар да балаларга аңлашыла торган түгел. Бу коры сүзләр
теземе балаларга бернәрсә дә бирми.
«Болыт килә» шигырендә балалар өчен аңлашылмый торган ниндидер абстракт «багалмалар», «күкрәр» сүзен уңышсыз куллану һ. б. бары тик шагыйрь әйтергә теләгән идеяне көчсезләндерәләр генә.
«Яңгырдан соң» шигырендә «күрек» сүзе дә балаларга аңлашылмый, ә өченче строфадагы «әнә» дигән күрсәтү алмашлыгы бары тик дүртенче юлдагы «рәхәтләнә» сүзенә рифма өчен генә китерелгән.
Ә тагын бер, шигырьдә автор,
«куакка таянып», «көмеш төсле җем-җем итеп кояш нурында балкый» торган күбәләккә карап торуы турында яза. Гаҗәп, куакка ничек таянырга мөмкин икән!?
Әнәс Кариның күп кенә шигырьләрендә конкретлык аз булу, абстрактлык хөкем сөрүе турында да әйтергә кирәк. Алай гына да түгел, Әнәс Кари, күп шигырьләрендә үзе яза торган темаларны бөтен тулылыгы һәм тирәнлеге белән белеп җиткерми. Шуңа күрә аның матур теләкләре күп вакыт укучыга барып та җитми.
Балалар өчен язылган әсәрләр образларының ачыклыгы, идея эчтәлегенең тирәнлеге, сюжетның төгәллеге һәм гадилеге, теленең матур, художестволы булуы һәм вакыйгаларның чын тормыштагыча дөрес булуы белән аерылып торырга тиеш. Моңа ирешергә мөмкинме?
Яшь шагыйрьнең иҗат юлын карап чыкканнан соң, без кыю итеп әйтә алабыз: Әнәс Кари, әгәр дә үз өстендә ныклап эшләсә, балалар тормышын ныграк өйрәнсә һәм алдынгы рус балалар әдәбияты язучыларыннан иҗади рәвештә өйрәнсә, һичшиксез, бу мактаулы бурычны үтәп чыга алачак. Югарыда күрсәтеп үтелгән кимчелекләрне, Әнәс Кариның үсү юлындагы кыенлыклар дип карарга кирәк. Ул аларны җиңәр һәм үзенең укучыларын яңадан-яңа әсәрләр белән шатландырыр дип ышанабыз.