Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН ДАНЫН ҖЫРЛАУЧЫ

ГАЗИ КАШШАФ

ВАТАН ДАНЫН ҖЫРЛАУЧЫ
Шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең гада генә биографиясен укыйбыз. Аның тормыш һәм эшчәнлек юлы белән танышабыз. Аның да тормыш юлы Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә генә киң,юл алган меңнәрчә, миллионнарча совет кешеләренең тормыш юлына охшаган.

Ул 1902 елның 16 нчы декабренда ярлы крестьян семьясында туган (Башкортстанның Дуван районы, Өлкенде авылы). Әтисе ярлы булу сәбәпле, кече яшьтән үк аңа кулакларга ялланып эшләргә, эксплоа- тациянең, кимсетелүнең барлык авырлыкларын татырга туры килә. Аның яшүсмер чагы шатлыксыз үтә. Биографиясенең бу моментын ул шигырьләренең берсендә үзе дә ачынып искә алып үтә.
Мин үстем,

Тик матур язның

Шатлыгын сирәк күрдем,

Мин кайгыны чыбыркыдай

Һәр җирдә сөйрәп йөрдем.
(«Көтүче җыры
»)
Яшүсмер Әхмәтнең, миллионнарча башкаларның һәм җир йөзендәге барлык хезмәт ияләренең бәхете өчен Бөек Октябрь революциясе була. Революция 15 яшьлек Әхмәтне дә азат итә һәм ирекле тормышка, якты дөньяга чыгара. Шулап итеп, кечкенәдән үк авыл кулагында ялланып эшли башлаган, 14 яшеннән әтисенә ияреп, читкә эш эзләргә чыгып йөргән Әхмәтнең тормышында да зур үзгәреш була. Бу үзгәреш аны шагыйрь Әхмәт Ерикәй итеп үстерә.
Әхмәт, авыр тормышта яшәүгә карамастан, кечкенәдән үк укуга омтыла. Аның укуга сәләтлелеген һәм зирәклеген күреп алган укытучысы аңа ярдәм итә.
Революциядән соң аңа барлык уку йортларының ишеге ачыла.
Әхмәт Ерикәй 1920 елда комсомолга керә һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ике елдан соң инде ул коммунистлар партиясенә кандидат булып алына. Озакламый аны авыл партия оешмасының секретаре итеп тә сайлыйлар.
Әхмәт Ерикәй үзенең сәләтлелеге, намус белән бирелеп эшләве аркасында бик тиз күтәрелә һәм берничә елдан инде ул партия-совет эшләрендә җитәкчелек хезмәтләрен башкара: волость партия комитетында эшли, халык судьясы була.
Әхмәт Ерикәй 1930 елда Дәүләт журналистика институтын тәмамлый, «Ударниклар» журналының редакторы булып эшли. 1932 елда Москвада Гослитиздатның СССР халыклары әдәбияты секторының һәм милли әдәбият секторының өлкән редакторы булып хезмәт итә.
1933 елда Чистай политбүлек газетасының редакторы итеп билгеләнә.
1934 елдан алып ул, профессиональ шагыйрь буларак. Бөек Ватан сугышына кадәр иҗат эшендә генә була.
Әхмәт Ерикәй үзенең иҗаты белән бик киң укучылар массасына таныш шагыйрь. Совет укучыларына ул татар һәм рус телләрендә дистәләрчә җыентыклар бүләк итте. Анык шигъри таланты аеруча җыр жанрында көчле яңгырын. Зур күләмле поэмаларда ул йомшаграк һәм андый әсәрләре зур уңышка да очрамыйлар. Әмма җыр өлкәсендә Әхмәт Ерикәй, чыннан да, сәнгать мастерлыгының бик матур үрнәкләрен күрсәтте.
Мин дөньяга җырлап тудым, җырлап үстем,

 Тормыш юлын, гашыйк кебек, җырлап үттем, —
дип язды ул үзе дә. Халык җыры культурасын югары күтәрүдә аның хезмәте зур. Ул совет халкының рухи дөньясын, дәртле омтылышларын хис белән, музыкаль аһәң белән яңгырата белә. Ерикәйнең җырларыннан халыкның үз йөрәк тавышы ишетелә, оптимистик хисле моңнары чагыла. Аның иҗаты асылда фольклорга нигезләнгән. Ул татар халкы барлыкка китергән культура казанышларына тоташып үскән. Ерикәйнең иҗаты, икенче яктан, татар әдәбиятының иң матур шигъри традицияләренә барып бәйләнгән. Тукай, Такташ кебек халык хисләрен җырлый белүче шагыйрьләрнең поэтик мәктәбе аңа зур ярдәм итте. Шуның өстенә Ерикәй, рус халкының, рус совет шагыйрьләренең җыр культурасындагы иң матур казанышлары белән рухланып, шул мәктәптән өйрәнеп эшләүче шагыйрь. Шуңа күрә дә аның иҗатында халыкчанлык та, татар шагыйрьләре мәктәбенең аһәңе дә, рус җыр культурасының илһамландыручан пафосы да көчле.
Су буйлатып, җир яңгыратып

Партизан аты.
Йөрәк кагып алга бара,

Башын айкап, башын чайкап.

Ялын уйнатып.
кебек юлларда Ерикәйнең җыр осталыгы ачык күренә.

Кыр шигырьдә кечкенә күләмле авыр жанр. Җырның темасы бик киң. Халык үзенең һәрбер адымын, һәрбер сулышын җырда чагылдырып килә. Эшлиме — җыр белән эшли, көрәшәме — җырйың моңнарыннан көч алып көрәшә; ял итәме — җыр белән кәефләнә, кайгырса да җырдап таяныч эзли, шатлыклы хисләрен, мәхәббәт тойгыларын җыр белән белдерә. Җыр халык тормышында бик зур урын тота. Җырдан аныи тарихын, рухи, мораль юнәлешен күрергә мөмкин; җырдан аның кө рәш юлын, җиңү адымнарын, киләчәккә омтылышын күзәтергә мөмкин.
Ерикәйнең шигъри-җыр тематикасы да гаять киң. Ул совет халкының, социализм төзүче яшьләрнең, коммунизм өчен көрәшүчеләрнен һәрбер хәрәкәтен, йөрәкләреннән чыккан һәрбер хисләрен чагылдырып килде. Социалистик реализм методы аңа шушы авыр бурычны үтәүдә уңышлы корал булып хезмәт итте. Ерикәй, алдынгы совет шагыйре буларак, социалистик реализм методын кулланды һәм халыкның хисләрен революцион үсештә, динамикада чагылдыра алды, хезмәт ияләренең йөрәкләрендә туган тойгыларны социалистик җәмгыятьнең көндәлек бурычларына бәйләп, аларның алга таба омтылу пафосын яңгырата белде. Аның лирик образлары, җырларының эмоциональ көче совет яшьләрендә батырлык, эшчәнлек тойгыларын тәрбияләргә, туган илгә, партиягә турылыклы булу хисен тирәнәйтергә хезмәт итеп килделәр һәм киләләр; алар халыкка хезмәт итүнең нн бөек, иң мөкатдәс эш икәнлегенә ышандыралар.
Әхмәт Ерикәйнең Ватан темасына язган йөзләрчә шигыри-җырлары бар. Аларның күбесе инде Бөек Ватан сугышына кадәр үк язылганнар һәм совет яшьләре тарафыннан сөелеп җырланалар. Шагыйрь бу теманы бик күп вариантларда җырлый. Ул, иң элек, совет халкының гражданнар сугышы вакытында Советлар илен яклап көрәшүен, шул көрәштә күрсәткән батырлыкларын тасвирлый. Менә акларга каршы көрәштә авыр яраланган комиссар. Ул соңгы минутларын кичерә. Комиссарны коткару өчен сестра килә.

Йөгереп килде шәфкать кызы,

Бөдрә талның төбенә.
Канлы яраны бәйләде

Күлмәк җиңнәре белән.
Комиссар, аклар киләчәген белдереп, кызга тизрәк китәргә куша. Сестра исә:
Мин китәр өчен килмәдем

Комиссарым янына...
Без үлмәбез, безнең алда

Матур җиңү таңы бар, —
дип җавап бирә. Ул комиссарны үлемнән алып калырга, тырыша. Тик аклар килеп басалар һәм, комиссарны үтереп, сестраны, мәсхәрәләп, талга асып китәләр. Җырда комиссар һәм сестра образларының соңгы минутка чаклы җиңү идеясе белән яшәүләре, үлемнән куркып качмаулары сурәтләнә. Алар икесе дә корбан булалар, ләкин безнең күңелдә бер-берсенә булган дуслык, якынлык, ярдәмләшү тойгылары көчле, романтик төстә хәтердә саклана.
Әхмәт Ерикәй шигырьләрендә азатлык өчен көрәшеп үлгән коммунист, комсомолец образлары еш кабатлана.
«Партизан һәм аның аты» исемле баллада шул ук теманы ачуга багышланган. Элемтәче партизан үзенең чаптар аты белән отрядка хат илтә, ләкин юлда — яшеренеп ятучы бандитлар тарафыннан үтерелә. Ялгызы кайткан чаптарны партизанның хатыны күреп, бөтен фаҗигане аңлый һәхм ире урынына партизанлыкка китә.
«Отряд белән китте кыз» шигырендә, «ак каенга асып» үтерелгән комсомолец өчен үч алырга сафка баскан кыз турында җырлана:
Иптәш командир, рөхсәт бир.

Отряд белән бергә барырга,

Аккан яшьләр, түккән каннар өчен

Сөйгән егет үчен алырга...
Совет халкы яратып җырлый торган «Комсомолка Гөлсара» җыры, ак бандага каршы аяусыз көрәшкән Гөлсара образын лирик-романтик яланда гәүдәләндерә. Гөлсара, зур сугышта яраланып, «киң далада ятып кала», тик аның героик сурәте:
Йөрәкләрдә нык саклана
Синең исемең, матур исемең. Комсомолка Гөлсара.
Партизан җыры» шигырендә шагыйрь шулай ук гражданнар сугышы елларындагы батырның лирик-героик образын җанландырып күрсәтә, Фрунзедан бүләк алган батырның патриотик тойгыларын сурәтли.
Партизаннар, көрәшчеләр темасына язылган шигырь һәм җырларын Әхмәт Ерикәй күбесенчә фаҗигале сюжетка кора, моның белән ул көрәшнең авырлыгын күз алдына бастыра, җиңүнең күп корбаннар бирү белән яулап алынган икәнлегенә басым ясый, һәм бер шигырендә дә ул геройның үлеме белән көрәшнең сүрелүен күрсәтми, бәлки, киресенчә, көрәшнең халыкчан характерын ачып, аның барлык халык катнашы белән дәвам итүен, сафтан чыккан көрәшчеләрнең эшен икенчеләре күтәреп алып китүен гәүдәләндерә.
Гражданнар сугышындагы корбаннар образы шагыйрь иҗатында туган илне сөю, совет яшьләренең бәхетле яшьлеген сурәтләү белән тыгыз бәйләнгән. «Туган көнем» исемле шигырендә Әхмәт Ерикәй:
Әтием дә, әнием дә
Минем туган көнемдә

Баррикадалар янында

Көрәштә үтерелгән.
Ата-анасыз калсам да,

Шул көннән алып мине

Ата булып, ана булып.

Үстергән туган илем, —
дип яза һәм туган илнең куәте, бәхете белән бәйләп патриотик хисләрен белдерә. Икенче бер шигырендә дошманнарга каршы көрәштә үлгән комсомолка Гөлсара образы, яңадан искә алынып, Ватанны саклау идеясенә бәйләп үстерелә:
Туган илгә явыз дошман килсә. Мин чыгармын синең юлыңнан, —
ди автор («Партизанка»).
Авыр көрәшләр нәтиҗәсендә яулап алган прекне саклау мотивлары Әхмәт Ерикәй әсәрләрендә көчле яңгырый. Ул яшьләрнең илне саклауны изге эш итеп аңлауларын, һәрбер очракка хәзерләнеп торуларын яктырта. Аларның туган ил өчен, бәхетле, шатлыклы тормыш өчен көрәшкә чыгарга хәзер булу тойгыларын тәрбияли. «Безнең илдәге кызлар», «Кавалерия җыры», «Яшь егетләр,, яшь кызлар» кебек, бөтен халыкка яхшы таныш булган җырлар нәкъ әнә шундый көчле патриотик мотивларны чагылдыралар:

Ил чигенә дошман килсә,

Каушамас безнең куллар;

Мылтык алып, алдан чыгар

Яшь егетләр, яшь кызлар.
(«Яшь егетләр, яшь кызлар
».)
Ерикәй шигырьләрендә совет яшьләренең сөю, мәхәббәт хисләре дә, бөек идеяләргә бәйләнеп, социализм төзү һәм социалистик ватанның чикләрен саклау, сизгерлекне үстерү проблемалары белән үрелеп бирелә. Кыз үзенең сөйгәнен армиягә озатканда, аңа наказ бирә, бөек илгә лаеклы сакчы итеп күрәсе килүен сөйли:
Үз улына карап сокланганда.

Шатланганда бөек туган ил,

Сөйгәнемне унлап мактанырмын,

Шатланырмын илем кебек мин.

 («Атка менеп, син ерак китәрсең».)
Халыкның үз сүзләре белән, аның үз җыры стилендә язылган бик күп патриотик шигырьләр совет яшьләренең көндәлек тормышына үтеп кергәннәр. Ерикәй җыр техникасын, аның ритмик төзелешен, аһәңен, музыкаль яңгырашын оста үзләштергән шагыйрь. Җыр, лирик шигырь технологиясенең нечкәлекләре аңа бик нык таныш. Ул зур вакыйгаларны, олы фикерләрне җыр калыбына сала белгән совет кешесенең бөек тойгыларын гади сүзләр белән әйтеп бирә белә. Шуңа күрә дә безнең совет композиторлары аның шигырьләрен музыкага җиңел салалар, музыкаль стилен тиз тотып алалар, һәм халык, аеруча совет яшьләре, Әхмәт Ерикәй шигырьләрен җырлый, радио аша яратып тыңлый. Әхмәт Ерикәйнең үз поэтик авазы бар, ул совет яшьләрендәге ярсу тойгыларны, мораль һәм этик бөеклекне, аларның социализм идеяләре белән янып, бәхетле яшәүләренең шатлыгын җырлаучы булып танылды, совет халкының мәхәббәтен казанды. Совет укучылары, нинди генә мәсьәлә буенча аның иҗатына мөрәҗәгать итмәсеннәр, Ерикәйдән үз тойгыларын канәгатьләндерерлек шигырь, җыр табалар.
Чыннан да, шагыйрьнең шигырьләр һәм җырлар тематикасы бик киң. Ул бишек җыры да, яңгыр турында да, балыкчы турында да яза. Ул геологларның хезмәтен дә мактап җырлый, СССР халыкларынык кызларына да ода яза («Кыргыз кызы», «Антонина», «Сабира» (казах кызы), «Хәят» һ. б.). Анда бай табигатебез үстергән агачларнын поэтик сурәтләре дә, туган илне» киң күкрәген гөрләтеп йөрүче паровозлар да, социалистик илдә барлыкка килгән профессияләр дә горурлык белән җырланалар. Бер җырында «бөтен кырга нур балкытып, ялтырый ураклары» — дип, колхоз кызларының җитез кулларын мактаса, икенче бер шигырендә батыр эше өчен юлбашчыдан тәбрик хаты алган трактористканын данлы хезмәтен күрсәтә.
Шомырт чәчәкләре, бөдрә таллар, ак каеннар, кызыл бөрлегәннәр, зәңгәр күзле кызлар, салкын кар һәм яз кояшы, август чәчәкләре һәм көлтә җырлары, тагын бик күп, бик күп темалар — болар барысы да шат күңелле, эшчән табигатьле» ярсу йөрәкле совет яшьләренең ташкын хисләрен сурәтләүгә, аларның социалистик илгә булган мөнәсәбәтләрен яктыртуга багышланганнар. һәм ничектер, кайвакыт бик кечкенә факт, кечкенә нәрсә турында язылган кебек күренгән лирик парчаларда да зур идея, олы фикерләр күреп сокланасың. Шагыйрь һәрбер нәрсәнең социалистик эчтәлеген ача белә, шуны сиздертә ала; бу исә совет шагыйре өчен бик мактаулы факт.
Җитеннең чәчкәсе күк,

Синең күзләрең кебек,—
дип башлап китә шагыйрь һәм, беренче карашта, анда зәңгәр чәчәкләргә уралган мәхәббәт кенә бардыр кебек тоела. Ләкин шагыйрь шул гади сүзләрнең интонациясеннән, аның музыкаль яңгырашыннан илебезнең эшчәнлек колачын күз алдына бастырып бирә. Аның мәхәббәте илнең алга баруына, экономик куәтенә барып тоташа.
Җәйләр үтәр, көз җитәр,

Кырда салкын җил өрер.

Туку фабрикаларына

Колхоз җитен китерер.
... Син дә кил соң я
ныма,

Синең белән бергә без,

Туган илгә күлмәккә

Нечкә җепләр эрләрбез.
Яки, менә шагыйрьнең лирик герое «күлмәге дә, күзләре дә зәңгәр, зәңгәр берет кигән башына» бер кыз белән таныша. Романтик мәхәббәт башлана, егет, кызны очратырга теләп, аны каян күрергә белми йөри.

 Ул метро салучы:
Москва шаулый.

Без җырлар җырлыйбыз,

Юл салабыз Москва астыннан.
Батыр килә гранитларны җимереп,

Бер бригада безнең каршыга.
Ике бригада җир астында кара-каршы очрашалар:

«Таш җимерелде.

Ике кояш кебек,

Безнең бригадалар кушылды». Зәңгәр күз белән лирик герой менә шул очрашуда табышалар.
Минем сөйгән кызым янымда.
Йөрәге сөенеп тибә аның да...
(«Җир астында».)
Шагыйрь нәрсә турында гына язмасын, совет патриотизмын көчле яңгыратып җырлый, совет яшьләренең күтәренке тойгыларын, дөньяда яшәү һәм хезмәт итү шатлыгыннан туган горурлык хисләрен сурәтли. Маяковский, совет паспорты белән горурланып, аның бөек документ булуын бөтен дөньяга җырлаган кебек, Әхмәт Ерикәй дә совет чорының иң талантлы шагыйре мотивларын горурлык белән көйли:
Гөрләшеп үсәбез киң илдә без

Советның уллары, кызлары.

Дөньяның иң данлы илендә без,

Соклансын, шатлансын җир шары.
(«Яшьлек».)
Туган ил турындагы җырлар, совет патриотизмы байрагын югары күтәргән шигырьләр, бәхетле яшьлек, иркен, мул тормыш турындагы лирика — болар икенче бер зур тема белән —
бөек юлбашчы образы белән аергысыз бирелә. Шагыйрь һәм аның бай рухлы, ярсу йөрәкле лирик геройлары бөек Ленин, бөек Сталин исемен байрак итеп баралар. Иң җылы хисләр, иң матур чагыштырулар даһи юлбашчыларыбызның кадерле образларын сурәтләү өчен китерелә:
Алар исеме белән күктә очтык,

Чиксез океаннарда йөздек без.
Ерак далаларда таш калалар үскән өчен, авылларда күмәк тормыш чәчәк аткан өчен, илдә бәхет, шатлык ташып торган өчен совет халкы юлбашчыларга рәхмәт яудыра. Ленинны, Сталинны кояш белән тиңли, тау бөркете белән чагыштыра. Бу бөек исемнәрдә ул үзенең яшәвен, бәхетен, киләчәгенең якты нурларын күрә.
Лачын кебек күккә калкуында
,

Кояш кебек җирдә балкуында.

Гайрәтендә совет халкының —

Юлбашчының бөек акылы.
...Безне күтәреп һәм төреп нурга

Коммунизм чәчәк аткан юлдан

Алып бара алга чакырып

Юлбашчының бөек акылы.
Шагыйрьнең юлбашчы образын сурәтләүгә багышланган җырлары халык арасында бик яратылып җырлана. Аларга совет композиторлары тарафыннан иң тантаналы көйләр язылган, һәм халык аларны көр тавыш белән күтәреп ала, чын күңеленнән бирелеп җырлый.
Син төзедең азатлык дөньясын,

Син төзедең халыклар семьясын,

Туганлык байрагын күтәргән

Советлар Союзы гөрләсен.
Шагыйрь юлбашчыбыз иптәш Сталинның җитәкчелегендә илебездә социализм төзелүен, иптәш Сталинның җитәкчелегендә совет халыкларының фашизмны тар-мар итүләрен, аның даһи җитәкчелеге астында җиңелмәс көч булып әверелүен тантаналы горурлык белән җырлый. Сталин— көч чишмәсе, коммунизмга бару маягы, якты нур сибүче, бәхет бирүче, якты ил төзүче, халыкларның ышанычы, өмете, бәхете, шатлыгы итеп сурәтләнә. Шагыйрьнең бу чагыштырулары совет халкының күңелләрендәге тойгыларны бик дөрес чагылдыра.
Әхмәт Ерикәй Бөек Ватан сугышы елларында бөек Сталинга багышлат» бик күп шигырьләр, җырлар язды. Ул шигырьләрдә, җырларда юлбашчы образы халыкларны җиңүгә алып баручы, кешелек дөньясын фашизм чирүләреннән коткаручы бөек ата итеп гәүдәләнде. Шагыйрь, юлбашчы белән халыкның органик серлегенә басым ясап, аның даһилык нурлары халкыбызның бәхете өчен, бөтен кешелек дөньясының киләчәге өчен балкып торуын сурәтләде. Шуның белән бергә язучы үзе дә Ватан сугышы елларында халыкка тагын да якыная төште. 1942 елда Ватан сугышына китеп, фронт газеталарында эшләде, совет сугышчыларының геропк көрәшен күрде, өйрәнде һәм үзенең әсәрләрендә шул геройларның тойгыларын, омтылышларын сурәтләде.
Аның Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗатында
, бөек полководецның образы белән бергә, Сталин күрсәтүләре белән алга баручы халыкның гүзәл образы җанлана, аның бердәмлеге, җиңүгә булган ышанычы, ихтыяр көченең чиксезлеге гәүдәләнә. Язучы үзенең иҗатын Сталин күрсәтүләреннән, аның ныгышларыннан алынган фикер яктылыгында үстереп алып барды. Шуңа күрә ул сугыш башлану белән үк тыныч вакыттагы настроениеләрне бетерү өчен көрәште. «Илне саклау бүген төп бурыч», —дигән фикерне шигырь юлларына салды.
Сугышка иптәшләр, бар дәртне.

Бар көчне җиңүгә бирегез!

Җирдә дә, суда да, күктә дә

Бер булып, тупланып килегез!
(«Сугышка, иптәшләр».)
Ерикәйнең бик күп шигырьләре совет халкында дошманга нәфрәт хисе тәрбияләүгә багышланган.
Үтер дошманны син!
Күбрәк үтер!
Шуннан бөек бурыч юк бүген, — дип язды шагыйрь 1942 елда һәм сугышчан гуманистик принципларны җырлады. Фашизмның ерткычлыгын, илгә үлем, коллык, кыргыйлык алып килүен, кешелеккә хас барлык матур сыйфатларны үтерү өчен сугышуын фаш итеп, фашизмга каршы көрәшнең изгелеген сурәтләде.
Әхмәт Ерикәй шигырьләрендә Бөек Ватан сугышы халык сугышы булып, халыкның барлык көчләре катнашуы белән барган гадел көрәш булып гәүдәләнә. Халык үзенең якты тормышы өчен, бөек иленең бәйсезлеге өчен, балаларының бәхете өчен, социализм идеяләренең тантанасы өчен көрәште һәм бу көрәшнең хаклыгын тирәннән аңлап эшләде. Ерикәй шигырьләрендә дә халыкның югары, социалистик аңлылыгына нигезләнгән
, патриотны хисләре, героик адымнары җанлана Ерикәй үзенең иҗатында сугышчыларның киң катлавын күрсәтә. Анда пехотачы образы да, элемтәче, разведчик, телефонист, санитар, командир, партизан һәм партизанка образлары да бар.
Алар героик һөҗүм вакытында да
, ял вакытында да, кайгылы һәм шатлыклы минутларда да лирик хисләре белән килеп чыгалар. Окопта ныгыган дуслык, туганлык тойгылары, үч һәм нәфрәт хисләре солдат тормышы детальләре аша көчле һәм онытылмаслык итеп биреләләр.
Сугыш елларында Әхмәт Ерикәйнең иҗат эшчәнлеге аеруча көчле булды һәм ул башка жанрларда да кирәкле, художестволы әсәрләр язды. Аның сугыш көндәлеген яктырткан очерклары, мәкаләләре халкыбызны батырлык үрнәкләрендә тәрбияләү өчен кыйммәтле әсәрләр булып торалар.
Сугыштан соң Әхмәт Ерикәй Татарстан Совет Язучылары Союзы правлениесенең председателе булып эшли башлады. Җитәкчелек эшеннән тыш ул үз иҗатын да һаман үстерә барурчы шагыйрь. Ватан сугышыннан соңгы татар совет әдәбиятын яңа баскычка күтәрү юлында, ВКП(б) Үзәк Комитетының сәнгать-әдәбият мәсьәләләренә карата чыгарган тарихи карарларын тормышка ашыру юлында Әхмәт Ерикәйнең хезмәте шулай ук зур Сугыштан соңгы тормышның коммунизмга бару пафосын үз иҗатында чагылдыру, совет халкының көндәлек тормышын, эшчәнлек дәртен шигырь һәм җыр белән сурәтлән күрсәтү өстсиә, шагыйрь татар совет әдәбиятының идеялелеген күтәрүне максат итеп куйган публицистик мәкаләләр белән дә матбугатта актив катнашып килә. Ул совет халкының тантаналы адымнар белән коммунизмга баруын бик күл шигырьләрендә гәүдәләндерде:
Бөек Сталин рухландыра безне,

Шуның өчен шат күңелле без;
Бетмәс гайрәт, сүнмәс дәртләр белән

Илдә коммунизм төзибез, дип яза ул.
Шул рәвешчә Әхмәт Ерикәй үзенең утыз елга якын иҗат гомерендә, совет халкына хезмәт итеп, аның иң матур тойгыларын җырлаучы шагыйрь булып, коммунизмга бару адымнарын яктыртучы шагыйрь булып танылды, дан казанды. Ул үзенең дистәләрчә әсәрләре белән халыкның мәхәббәтен яулап алды
, аның җырчысы булып китте.
Шагыйрьнең иҗатында йомшак яклар бармы? Билгеле, бар һәм без алардан күз йомарга уйламыйбыз. Шагыйрьнең иптәшләре, совет җәмәгатьчелеге аның, иҗатындагы кайбер кабатлануларны, аерым очракларда образларның схематик ипләнүләрен күрсәтеп килделәр. Әхмәт Ерикәй, большевик язучы буларак, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне кабул итте һәм иҗатындагы йомшак якларны, уңышсыз образларны бетерү өстендә эшләде һәм эшли. Большевистик тәнкыйть аны үз әсәрләренә таләпчән булырга, һәрбер юлы өчен халык каршында, меңнәрчә укучылары каршында җаваплылык хис итәргә өйрәтте. Партия, совет халкы, большевистик тәнкыйть аны социализм идеяләрен көр тавыш белән җырлаучы зур шагыйрь итеп үстерде, һәм шагыйрь бу ихтирамга җавап итеп, үзенең иң яхшы тойгыларын җырлау юлында һаман үсеп, күтәрелеп бара.
1946 елда СССР Верховный Советына сайлаулар вакытында Зеленый Дол округы сайлаучылары аны шуның өчен дә үзләренең депутаты итеп, дәүләтебезнең иң югары органына сайладылар. Әхмәт Ерикәй сайлаучыларның наказын, аларның ышанычларын намус белән үтәде. Сайлаучыларның сүзләренә колак салып, аларның теләкләрен тормышка ашыру өчен бөтен көчен, бөтен дәртен бирде. Дүрт ел буенча ул алар белән бик нык бәйләнештә эшләде. Көн саен ул сайлаучыларыннан дистәләрчә хат ала һәм һәркайсының сорауларына җавап биреп тора. Менә шуның өчен дә Зеленый Дол округы сайлаучылары аны икенче кат үзләренең сайлау округлары буенча СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр. Совет шагыйре өчен халыкның мондый ышанычына лаеклы булудан да зур бәхет юк. билгеле, һәм без шагыйрь Әхмәт Ерикәй иптәшнең совет халкы ышанычын намус белән үтәвенә ышанабыз.