Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘТЕШ КОЛХОЗЧЫЛАРЫНЫҢ КАНДИДАТЫ

ТӘТЕШ КОЛХОЗЧЫЛАРЫНЫҢ КАНДИДАТЫ

К. Тимәш

Кышкы тигез юлдай, җылы толыпка төренеп, тирә-яктагы иксез-чиксез кар диңгезен күзәтеп бару нинди күңелле! Быел кар бик тигез яткан. Басуларда бер генә кара җир дә күренми. Җирән юртакның дилбегәсен тартып тоткан райком секретаре Әхтәмов шатлыгын яшерә алмыйча сөйли:
— Әйе, кар яхшы ятты, урыны- урыны белән метр ярым тирәнлеккә җитә. Бу бит мул уңыш дигән сүз. Шулай да кар күп дип, быел кар тотуның кирәге дә юк дип, тынычланып булмый. Күп өстенә күпне булдыру яхшы. Әнә колхозчылар хезмәтен күрегез!
—Ул, кулын сузып, басу үренә күрсәтә:

— Бу инде Кайбыч колхозларының уҗым җирләре.
Юлның ике ягында да биек итеп кар өелгән, щитлар, салам көлтәләре тезеп утыртылган.
— Уналты ел инде мин бу районда эшлим, — ди Әхтәмов һәм юртакны әйдәп ала. — Шушы еллар эчендә, бигрәк тә сугыш вакытында, безгә корылыкка каршы бик нык көрәш алып барырга туры килде. Җирнең дымын, карны һәм язгы суларны сакламасаң, җирне ашламалар белән җитәрлек сыйла- масаң, безнең басуларда югары уңыш алу турында уйларга да мөмкин түгел. Бары тик кышкы агротехника чараларын уңышлы куллану, җирне ашлау, кыр эшләрен үз вакытында үткәрү нәтиҗәсендә безнең район яңгырсыз елларны да гектарыннан 10 центнердан ким у
ңыш алмады. Ә «Маяк» һәм «Политотдел» колхозлары, районыбыздагы башка колхозларга караганда да, югарырак уңыш алдылар.
Алда авыл күренә башлады. Әхтәмов толып якасын артка ташлады да атны үз көенә куйды.
— Менә Кайбыч... — диде ул уйчан гына. — Хафиз Сәмәрханов шунда эшли.
Атны авыл советы янына туктатуга, безгә каршы таза гәүдәле, ачык йөзле, урта яшьләрдәге бер кеше килеп чыкты. Бу — «Маяк
» колхозы председателе Садыйк Вәлиев иде. Без күрештек. Вәлиев безне үз бүлмәсенә алып керде.
— Иптәш Сәмәрханов кайда? — дидек без.
Авыл советы председателе Сәмәрханов иртән үк «Политотдела колхозына киткән икән.
— Бер урында торучан түгел ул безнең Хафиз, — диде Вәлиев. — Аның карамагында ике колхоз бит. Шулай булгач, аңа тегендә дә, монда да өлгерергә кирәк. Мин әле көнләшеп тә куям. Соңгы вакытта ул «Политотдел»да ешрак була башлады, — диде һәм бу сүзеннән үзе дә елмаеп куйды.
Без сөйләшеп торган арада, авыл советы каршына җиңел чанага җигелгән күк ат килеп туктады. Чанадай җиңел генә сикереп, яшь кенә бер кеше төште.
— Әнә, безнең старостабыз кайтты да, — диде Вәлиев.
Боз Сәмәрханов янына кердек. Җылы итеп ягылган, юлбашчыларның портретлары, төрле плакатлар, лозунглар һәм карталар белән бизәлгән зур бүлмәдә ике өстәл — берсе председательнеке, икенчесе секретарьныкы. Бер кырыйда диван. Тәрәзә төпләрендә — гөлләр.
Сәмәрхановның кайтуын без генә көтмәгәнбез икән. Без кергәндә, аның өстәле янында өч хатын-кыз басып тора иде. Күрешкәннән сон, Сәмәрханов безне диванга утырырга чакырды һәм:
— Гафу итегез, бу иптәшләрне лиз генә җибәрим инде. Танышыгыз: болар авылыбызның укытучылары— Газизова, Гарипова һәм Камәретдинова иптәшләр, — диде.
Укытучылар председательгә кол-хозчылар арасында үткәргән беседалары турында хәбәр итәр өчен килгәннәр икән.
Сәмәрханов, аларны тыңлап, үзенең дәфтәренә ниндидер билгеләр ясап куйды да, укытучыларга яңа йөкләмәләр бирде. Авыл советы секретаре Гафуров инде сайлаучыларның исемлекләрен хәзерләп өлгергән. Ләкин аларны 3 экземплярда, матур итеп язып, гомуми күзәтү өчен элеп куясы бар. Сәмәрханов укытучылардан менә шул эшне бүген үк башкаруларын үтенде. Укытучылар бу йөкләмәне бик рәхәтләнеп эшләячәкләрен әйтеп чыгып киттеләр.
Хафиз Сәмәрханов Буа районы Кайбыч авылында туган. Аның әтисе һидият абзый революциягә кадәрге гомерен Бикмураз ахунында батрак булып үткәргән. Аңа бары тик ике иманага җир тигән: үзенә һәм өлкән улы Хәлимгә. Ә хатыны һәм ике кызы җир алу хокукыннан мәхрүм булганнар.
һидият абзыйга бары революция генә җир һәм ирек биргән. Бу шатлыкка тагын бер шатлык өстәлгән - 1918 елда аның икенче улы — Хафиз туган.
Хафиз шат күңелле, җитез, акыллы, сәләтле бала булып үсә. Норлатта җидееллык мәктәпне бетергәч, ул 1934 елны Буа ветеринария техникумына укырга керә һәм аны 1939 елда тәмамлый.
Ләкин Хафизга ветеринар булып эшләргә туры килми. Аны армиягә чакыралар. Башта ул Саратов шәһәрендә хезмәт итә, аннары командование аны, 1940 елның апрелендә, авиация училищесына укырга җибәрә. Училищены Сәмәрханов, октябрь аенда бетереп, укчы-радист исемен ала һәм совет конструктор-лары иҗат иткән, совет заводларында эшләнеп чыккан көчле машиналарда оча башлый.
Бөек Ватан сугышы елларында Хафиз Сәмәрханов Көньяк фронтта һәм Төньяк Кавказ фронтында төнге бомбардировщиклар авиаполкы составында сугыша. Ул үзен иык торучан, батыр һәм кыю һава сугышчысы итеп күрсәтә һәм немец илбасарларын рәхимсез рәвештә тар-мар итә.
Сәмәрханов үзенең экипажы белән бергә 62 тапкыр сугышчан очыш ясый, шуларның егерме икесе төнлә була. Бу очышлар нәтиҗәсендә дошманның бик күп җанлы көче һәм техникасы юк ителә. Сәмәрханов, үзенең экипажы белән берлектә, дошманның бер самолетын аэродрохмда һәм бер самолетын һавада юк итә, бик күп ягулык складларын, цистерналарын яндыра, батареяларын, гаскәрләрен, штабларын туздыра.
Сәмәрханов бик күп сугышларда катнаша. Алар барысы да Сәмәрхановның күңеленә мәңге онытылмаслык булып урнашып калганнар. Ләкин берсе аның күңелендә аеруча саклана.
1943 елның 3 февралендә экипаж командиры лейтенант Николай Мекеров Краснодар — Адлинская юлында дошманның гаскәрләрен бомбага тотарга приказ ала. Бу вакытта Көньяк фронтта дошман истребительләре аеруча күп тупланган иде. Төнге очышларның берсе дә дошман истребительләре белән бәрелешмичә үтми иде. Мекеров үзенең экипажын — украин егете штурман Буркалоны һәм укчы-радист Сәмәрхановны — бу очышның аеруча мөһим һәм кыен булачагы турында кисәтеп куя. Объектка барганда дошманның 4 истребителе очрый. Аларның икесен
ике тапкыр Советлар Союзы Герое майор Глынко истребительләре бәреп төшерәләр. Мекеров самолеты, дошман территориясенә бомбалар ташлап, дошманның ягулык складларын яндыра, бик күп җанлы көчләрен юк итә. Ләкин кире кайтканда, немец истребительләре безнең самолётларны урап алалар. Дошманның зенит артиллериясе дә көчле ут ача. Ике арада каты сугыш башлана. Совет очучылары, үзләренең сан ягыннан бик аз булуларына карамастан, фашистлар боҗрасын җимереп чыгу гына түгел, аларга һөҗүм дә итәләр. Дошман самолетларының берничәсе, ут белән уралып, җиргә мәтәлә. Ләкин безнекеләр дә югалтусыз калмыйлар. Дошманның зенит артиллериясе снаряды Мекеров машинасына эләгә. Машинаны ут чолгап ала. Мекеров һәм Сәмәрханов парашют белән җиргә сикерәләр. Парашют белән төшкәндә, дошман пулялары Сәмәрхановның биленә эләгә, парашюты дүрт җирдән тишелә. Ләкин Сәмәрханов шушындый кыен минутта да аптырап калмый. Ул, парашютны җыеп, түбән төшүне тизләтә һәм бары тик җиргә төшеп бәрелгәч кенә аңын югалта. Күзен ачканда, ул полк санротасында була.
— Төнге сугыш нәрсә белән бетте?
— ди ул. Аның беренче сүзе шул була.
— Тыныч булыгыз, фашист самолетларын тар-мар иттеләр, — диләр аңа.
Өч ай чамасы Ессентукида дәваланып яткач, Сәмәрханов яңадан полкына, иске сугышчан дуслары янына кайта. Бу вакытта 1943 елның мае була инде. Шул көннән алып Сәмәрханов сентябрь ахырына кадәр көнен-төнен өзлексез сугышларда була — дошманның гаскәрләрен утка тота, кыра.
Караңгы төннәрнең берсендә Мекеров һәм Сәмәрханов Крымская станицасында урнашкан дошман гаскәрләрен бомбага тотып, аэродромга кайтканда, машинага дошманның зенит снаряды эләгә. Сәмәрхановның сул кулы һәм башы яралана. Нык зарарланган машинаны Мекеров аэродромга коч-хәл белән кайтарып җиткерә. Сәмәрхановиы шунда ук санротага алып китәләр. Икенче көнне аны Сочига — госпитальгә озатканда, Мекеров аның инде һава сугышчысы була алмаячагын күрә.
— Я, туган, — ди ул, иптәшенек исән кулыннан тотып, — синең һавадагы эшең шуның белән тәмам булды, ахры. Күрәм, син безнек янга кире кайта алмассың. Ләкин син минем күңелдә иң яхшы сугышчы, якын дус һәм туган булып сакланачаксың. Бар, тизрәк терел һәм авылыңа кайт! Анда да син кирәкле кеше һәм Ватанга файдалы эш башкарырсың дип ышанам.
Дуслар үбешәләр һәм шуннан соң аларның юллары аерыла...
1943 елның ноябрь ахырында Сәмәрханов туган авылына кайта. Авылда ирләр юк диярлек. Ин яхшы эшчеләр фронтта. Бөтен эшне колхозчы хатын-кызлар һәм балалар алып баралар. Көч җитмәү аркасында кыр эшләре соңга калып үтәлә. Колхозларга җитәкчелек йомшак. Авыл советының уңыш өчен көрәштә роле бөтенләйгә юк диярлек. Депутатлар ныклап эшкә тартылмаганнар. Авыл советы өстенә төшкән бик күп бурычлар вакытында башкарылмый. Фронтовик патриот Сәмәрханов эштәге кимчелекләргә түзә алмый. Яраларының әле ныклап төзәлеп җитмәвенә карамастан, ул барлык көче . белән колхозчыларга ярдәм итәргә керешә. Сугыштан яраланып кайткан иптәшләрне үз тирәсенә туплый. Партия һәм комсомол оешмалары эшенә якыннан катнаша, аларга колхозчылар арасында оештыру эшләрен һәм политик эшләрне җәеп җибәрергә ярдәм итә, айлата, беседалар үткәрә, Сәмәрханов үзен яхшы оештыручы һәм яхшы агитатор итеп таныта.
Авыл советы председателе Галләм Фәхретдинов аны бер көнне үз янына чакырып ала. Ак сакалын бармак очлары белән бөтереп:
— Картайдым инде мин, Хафиз улым, — ди. — Син җәрәхәтләнеп кайткан булсаң да, яшь чагын
, дәртле чагын. Алмаштыр мине,— ди.
— Монысы инде, Галләм абзый, халык эше. Халык сине сайлаган, сиңа ышанган, — дип җавап бирә Хафиз сабыр гына.
Ләкин бераздан сессиядә аны звыл советы председателе итеп бертавыштан сайлыйлар. Шул көннән башлап, менә алтынчы ел инде ул шушы постта эшләп килә.
Кайбыч авыл советы — Буа районында зур авыл советларының берсе. Анда ике колхоз: «Маяк» һәм «Политотдел» колхозы. Һәр ике колхозның да хуҗалыгын күтәрү өчен авыл советына һәм партия оешмаларына бик күп оештыру эшләре үткәрергә кирәк була. Сәмәрханов иң элек колхозчыларның җитәкче кадрларын ныгыту бурычын куя. Ике колхозда да тәҗрибәле председательләр сайлана. Сугышка кадәр үк 8 ел «Маяк» колхозы председателе булып эшләгән коммунист Садыйк Вәлиев 1945 елны фронттан кайта һәм тагын колхоз җитәкчесе итеп сайлана. «Политотдел» колхозы председателе итеп, армиядән кайткан яшь коммунист Хәлим Газизов күтәрелә. Бригадалар да тәҗрибәле һәм сәләтле җитәкчеләр белән тәэмин ителәләр.
Сәмәрханов үзенең практик эшендә беренче ярдәмче һәм киңәшче партия оешмасы икәнлеген яхшы аңлый һәм аның ярдәменә нык таяна. Ниһаять, ул үзе дә күптәнге теләгенә ирешә—1945 елның февраль аенда ВКП(б) членлыгына кабул ителә.
һәр ике колхозда партия оешмасы үсә, ныгый. Хәзер «Маяк» колхозында 15 коммунист бар. Алар барысы да җаваплы эшләргә беркетелгәннәр.
Партия оешмасы һәм авыл советы колхозчыларны сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын күтәрү турында партиянең карарларын үтәү өчен көрәшкә туплыйлар. Колхозларда хезмәт дисциплинасы ныгый. Авыл хуҗалыгы уставын бозуларга чик куела, социалистик ярыш һәм стахановчылык хәрәкәте кип. җәелә. «Маяк»та да, «Политотдел»да да хезмәт минимумын үтәмәүче бер генә кеше дә калмый.
Колхозчыларның аңлы, тырыш хезмәте, партия оешмаларының һәм авыл советының оештыру-политик чаралары тиз арада яхшы нәтиҗәләр бирә. «Маяк» колхозының чәчү мәйданы елдан-ел үстерелеп, 1.172 гектарга җиткерелә. Колхоз һәр елны югары уңыш алуга ирешә. 1949 елны корылыкка карамастан, колхоз һәр гектардан уртача 1I центнер уңыш алды. Колхоз һәр елны хезмәт көненә өчәр кило граммнан артык уңыш биреп килә.
«Политотдел» колхозында чәчү мәйданы 885 гектарга җиткерелде. Колхоз коры елларда да гектарыннан уртача 10 ар центер уңыш алды.
һәр ике колхоз да дәүләт йөкләмәләрен ел саен срогыннан алда үтәп килә. Узган елны колхозлар дәүләткә икмәк тапшыруны 3 сентябрьгә төгәлләделәр. «Маяк» колхозы дәүләткә 4.500 центнер, «Политотдел» колхозы 4.225 центнер икмәк тапшырдылар.
Авыл советы председателе Сәмәрхановның авыл хуҗалыгын күтәрүдә роле бик зур. Ул колхоз производствосына югары агротехниканы кертүне оештыра, күпьеллык үлән чәчү әйләнешен үзләштерүгә җитәкчелек итә. Кайбыч колхозлары, районда беренче буларак, күпьеллык үлән чәчә башладылар. «Маяк» колхозында люцерна мәйданы 285 гектар, «Политотдел» колхозында 125 гектар тәшкил итә. һәр ике колхозда да табигатьне үзгәртеп кору турындагы сталинчыл план уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. «Политотдел» колхозы, мәсәлән, 3,5 гектар кыр саклау урман полосалары утыртты. Бу эштә аеруча 73 яшьлек Кәлимулла бабай Ваһапов зур активлык күрсәтә. Аның зур тәҗрибәсен, кешеләрне кызыксындыра, дәртләндерә белүен Сәмәрханов мактап бетерә алмый һәм ул мондый картларның сүзенә, киңәшенә һәрвакыт колак сала.
Терлекчелекне үстерү буенча да Кайбыч колхозлары районда беренчелекне алып торалар. «Маяк» колхозында атлар санын үстерү планы 160 урынына 182 баш итеп үтәлгән.
Мөгезле эре терлекләр санын колхоз план буенча 60 урынына 77 итеп, сарыкларны 230 урынына 277 итеп, дуңгызларны 45 урынына 68 итеп үтәде, 250 тавыклы кош фермасы булдырды.
«Политотдел» колхозы да атлар, сыерлар, сарыклар, дуңгызлар һәм тавыклар үрчетү планын арттырып үтәде. һәр ике, колхоз терлекчелек продуктлары буенча хөкүмәт каршындагы йөкләмәләрен срогыннан алда арттырып үти.
Авыл советының һәм аның председателе Сәмәрхановның оештыручанлык роле сугыштан соңгы елларда колхозларда төзү эшләрен кәеп җибәрүдә дә бик ачык күренә. «Маяк» колхозы соңгы ике ел эчендә хаталаборатория, сыер абзары, стандрат ат абзары төзеде, Гоголев системасындагы сушилка, механик мастерской, пекарня, ябык ындыр табагы корды. Узган елны колхозчылар 3,5 гектар зурлыгында буа ясадылар, 700 төп алмагач һәм башка җиләк-җимешләр утырттылар. Колхоз 2 движок, 1 автомашина, I катлаулы сугу машинасы сатып алды, 26 баш умарта булдырды.
Көзге эшләр тәмам булу белән, партия оешмасы һәм авыл советы колхозчы крестьяннарны сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкның соңгы елының кыр эшләренә үрнәк итеп хәзерлек өчен көрәшкә күтәрде. Колхозчылар үз йөкләмәләрен намус белән үтәделәр — язгы чәчүгә хәзерлекне бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинның 70 еллыгы юбилеена тәмамладылар, һәр ике колхозның да чәчү орлыклары җитәрлек кадәр чистартылып куелган, машиналарга, авыл хуҗалыгы инвентарьларына югары сыйфатлы ремонт ясалган. Кышкы агротехника чаралары — кар тоту, тирес чыгару, минераль ашламалар туплау тулысынча үтәлгән.
Авыл советы һәм партия оешмалары колхозларда агротехника һәм зоотехника укуларын киң җәелдерделәр. Агротехник Әхәт Шә рәпов җитәкчелегендә бригадирлар һәм колхозчылар Мичурин — Лисенко агрономия белемен өйрәнә ләр, занятиеләрдә 50дәи артык кеше катнаша.
Дәүләтебезнең һәрбер йөкләмәсе срогыннан алда үтәргә күнеккән «Маяк» һәм «Политотдел» колхозлары кышкы урман хәзерләү һәм ташу планын да 30 январш уңышлы рәвештә башкарып чыктылар.
Хафиз Сәмәрхапов җитәкчелегендәге колхозларның эш нәтиҗәләре әнә шундый. Хезмәтне дөрес оештыру, МТС көчләрен һәм колхозларның барлык үз көчләрен рациональ файдалану, колхозчы массаларны политик тәрбияләү, игенчелек һәм терлек үрчетү эшенә совет фәне казанышларын кертү, Авыл хуҗалыгы артеле уставын бозуларга юл куймау, колхозчыларнык артель хуҗалыгына дәүләт күзлегеннән, хуҗаларча карарга өйрәнү, шуның нәтиҗәсендә колхоз хуҗа-лыгының тагын да ныгуын тәэмин итү — бу, әлбәтгә, колхоз партоешмаларының, Кайбыч авыл советының һәм аның председателе Сәмәрхановның җитди казанышы Хафиз Сәмәрханов — администратор гына түгел. Ул иң элек —ялкынлы агитатор, һәркем өчек ягымлы, дәртләндерүчән җылы сүз таба белүче иптәш. Ул килеп чыккан урында һәрвакыт җанлы әңгәмә башланып китә. Тәҗрибәле, талантлы агитатор буларак, Сәмәрханов колхоз агитаторларын колхозчылар арасында политик агитация эшен алып бару методларына һәм чараларына өйрәтә, аларнык семинарларында инструктив докладлар ясый. Алай гына да түгел, ул марксизм-ленинизм идеяләрең пропагандалаучы да. ВКП(б) райкомы тапшыруы буенча Сәмәрханов партия тарихын өйрәнү түгәрәгенә җитәкчелек итә.
Авылда 20 комсомолец бар. Сәмәрханов, комсомол комитеты секретаре белән берлектә, аларны актив политик эшкә һәм укуга тарта.
Авыл советы карамагына кергән мәсьәләләр гаять күп.
Аларның
һәрберсе үз вакытында кичекмичә хәл итүне сорый, авыл советының һәм аның председателенең оператив, эшчән булуын таләп итә.
Һәм, әйтергә кирәк, Сәмәрханов барысына да өлгерә, аның үткен күзләреннән бернәрсә дә читтә калмый. Ул тәртипле рәвештә авыл советы сессияләрен чакыра. Сессияләрдә хуҗалык елы йомгаклары, колхозларда язгы чәчүгә хәзерлек, терлекчелекнең үсеше, авылда культура-масса эшенең торышы, сәламәтлекне саклау, урман хәзерләү, юл төзү һәм башка бик күп мәсьәләләр карала. Күптән түгел сессиядә башлангыч мәктәпләр мөдирләре Газизова һәм Әхмәтҗанов иптәшләр уку елының беренче яртысы йомгаклары турында отчет ясадылар. Сессия, мәктәптә укыту-тәрбия эшенең күп кенә унышлы якларын билгеләп, шул ук вакытта булган кимчелекләрне һәм аларны бетерү чараларын да күрсәтте.
Авылдагы уку яшендәге балаларның барсы да мәктәпкә тартылган. Аталары Ватан сугышында һәлак булган 48 балага авыл советы аяк һәм өс киемнәре алып бирде.
Авыл советы эшенең дәрәҗәсе һәм колачы аның совет эшенә массаларны күбрәк тарту һәм аларның активлыгын үстерү белән билгеләнә. Сәмәрханов моны яхшы аңлый, авыл советы эшенә массовый төс бирергә тырыша, депутатларның, авыл советы каршындагы даими комиссияләрнең эшен җанландыруны иң мөһим бурыч итеп саный. Чыннан да, Кайбыч авыл советы каршындагы даими комиссияләрнең эше үрнәк төстә куелган дип әйтергә мөмкин.
Менә сәламәтлек саклау комиссиясе (председателе Җиһанша Мортазин). Комиссия членнары авыл халкының сәламәтлеге турында даими кайгыртучанлык күрсәтеп торалар. Тиешле чараларны күрәләр, авыру кешеләрнең яннарына баралар һәм ярдәм күрсәтәләр. Сәмәрхановның тырышлыгы нәтиҗәсендә 1949 елны авылда медпункт ачылды, аның өчен яхшы бина салынды.
Галимҗан Сабирҗанов җитәкчелек итә торган төзекләндерү комиссиясенең дә эше яхшы куелган. Бер ел эчендә комиссиянең инициативасы буенча һәм бөтен колхозчыларның катнашы белән авылга ике зур күпер салынды, 6 яңа кое казылды. Комиссия бигрәк тә авылны яшелләндерү эшенә әһәмият бирә. Комиссия барлык колхозчылар каршында йорт тирәсенә җимеш агачлары һәм декоратив агачлар утырту бурычын куйды һәм нәтиҗәдә 1949 елны 562 төп агач утыртылды.
Культура комиссиясе (председателе Вәлиев) уку өенең һәм клубның эшенә зур йогынты ясый. Авылда һәр ай саен художество үзешчәнлек түгәрәге көче белән спектакльләр куела һәм концертлар бйрелә, кинофильмнар күрсәтелә. Стена газеталары тәртипле рәвештә чыгып торалар. Сәмәрхановны, Вәлиевне һәм партия оешмасын бик нык борчыган нәрсә
— авылдагы клубның кечкенә һәм тузган булуы. Ләкин тиздән бу мәсьәлә дә хәл ителәчәк. 1950 елга инде авылда колхоз көче белән зур яңа клуб салыначак.
Кайбыч авыл советы һәм аның председателе колхозчыларның көнкүреш дәрәҗәләрен күтәрү турында бик нык кайгырта. Ярдәмгә мохтаҗ булган картлар, карчыклар һәм фронтовик семьяларына зур ярдәм күрсәтелә. Моның өчен авыл советы каршында үзара ярдәм кассасы төзелгән. Бу касса карамагында 40 центнер ашлык, 250 центнер салам, 5.000 сум акча бар һәм шуларның күбесе инде тиешле кешеләргә бирелгән. 1948 елны авылда 13 яңа йорт салынган, 6 йортка капиталь ремонт ясалган. Узган елны 9 яңа йорт салынган, 3 йорт ремонтланган. Авыл советының ярдәме белән 5 семьяга (ире армиядә һәлак булган Гаян Шакировага, зур семьялы тол хатын Мәгърифә Шәйдуллинага, 75 яшьлек Әсма әбиу Хәмидуллинага һәм башкаларга) яңа йортлар салып бирелгән.
Сәмәрханов җитәкчелек иткән Кайбыч авыл советы колхоз хуҗалыгын һәм колхозчыларның материаль-культура, көнкүреш дәрәҗәләрен күтәрү өчен әнә шулай көрәшә, һәм шуңа күрә дә Кайбыч авыл халкы Сәмәрхановны ярата, аның эшеннән бик канәгать.
Кайбыч авыл советы Татарстан АССР авыл советларының социалистик ярышында 1949 елда республика буенча икенче урынны алды. Хәзер авыл советы ярышта беренчелекне алу өчен көрәшә.
1950 елның 4 февраль көне — «Маяк» колхозы членнары өчен аеруча шатлыклы көннәрнең берсе булды. Алар бүген барсы да клубка җыелдылар. Кечкенә клуб 250 дән артык кешене көчкә генә сыйдыра алды. Бүген колхозчылар җыелышка бигрәк тә күтәренке күңел белән килделәр. Аларның күңелләрендә бер теләк — бөек социалистик илебезнең югары дәүләт органына эштә сыналган, Ватанга, халыкка, партиягә чын күңелдән бирелгән кешеләрне сайлау теләге иде. Гыйсмәт Нигъмәтуллин һәм Әхми Сабитов тәкъдиме буенча СССР Верховный Советына беренче кандидат итеп, колхозчылар совет халкының даһи җитәкчесе, безнең бөек җиңүләребезне рухландыручы һәм оештыручы иптәш Сталинны һәм аның турылыклы көрәштәше иптәш Молотовны күрсәттеләр. Аннан соң колхозчылар исеменнән сүзне партоешма секретаре Җиһанша Мортазин алды. Ул СССР Верховный Советының Милләтләр Советына сайлаулар буенча 536 нчы Тәтеш сайлау округыннан депутатлыкка кандидат итеп Хафиз
Һидият улы Сәмәрхановны тәкъдим итте.
- Без, — диде Мортазин, — Сәмәрхановны бала вакытыннан ук беләбез. Ул безнең күз алдыбызда үсте, безнең совет мәктәбендә укыды, героик Совет Армиясендә тәрбияләнде һәм Ватаныбызны саклауда совет кешесенә генә хас булган батырлык күрсәтте. Өлкән сержант Сәмәрханов дошман гаскәрләрен рәхимсез тар-мар итте. Ул «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен
» һәм «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт күрсәткән өчен» медальләре белән бүләкләнде. Фронттан кайту белән без аны үзебезнең авыл советы председателе итеп сайладык, һәм ялгышмадык. Ул безнең ышанычыбызны аклады. Аның җитәкчелегендә колхозларыбыз районда иң алдынгы колхозлар дәрәҗәсен алдылар.
Алдынгы колхозчы Садри абзый Хәсәнов үзенең чыгышында болай диде
:
— Миңа 62 яшь. Мин үз тормышымда күпне күрдем. Мин белән безнең киләчәк яшьләр кулында, безнең Хафиз кебек энергияле яшьләр кулында. Без Хафизның һәр көнлек эшен күзәтеп торабыз, анын кайгыртучанлыгын, ярдәмен һәрвакыт сизәбез. Мин ышанам, Хафиз безнең ышанычыбызны аклар һәм илебезнең иң югары дәүләт органында безнең Тәтеш колхозчыларының лаеклы вәкиле булыр.
Аннан соң чыгып сөйләүчеләр һәм җыелышта катнашучы барлык сайлаучылар Сәмәрханов кандидатурасын чын күңелдән алкышлап якладылар.
Хафиз һидият улы Сәмәрханов —
СCCP Верховный Советы депутатлыгына лаеклы кандидат.