Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАБИГАТЬНЕ ҮЗГӘРТҮЧЕЛӘР

ТАБИГАТЬНЕ ҮЗГӘРТҮЧЕЛӘР

Бакчачылык табигатьне үзгәртүгә юнәлтелгән бөек сталинчыл планның мөһим бер өлеше.
Совет халкы, сталинчыл план белән рухланып, бердәм зур көч булып, табигатьне үзгәртү эшен башлады. Бөек рус галиме И. В. Мичуринның: «Коммунистлар партиясе колхоз төзелеше ярдәмендә җирне яңартуның бөек эшен башлап җибәрде, һәм мин бу төзелешнең хезмәтчел кешелек дөньясын табигать көчләреннән чын мәпшәсендә өстен торуга китерәчәген күрәм», дигән сүзләрен социалистик чынбарлык бүген исбат итә.
Табигатьне үзгәртү буенча совет хөкүмәте һәм большевиклар партиясе кабул иткән план кешелек дөньясында әлс моңарча күрелмәгән һәм булмаган эшләрне барлыкка китерә. 1949 елда коры һәм чүлле кырларда 6 миллион 148 мең 900 гектар урман полосалары утыртылды.
Илебезнең куәтен ныгытуга һәм халык тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән һәрбер яңалык безнең илебездә бик тиз вакыт эчендә үзенең ялкынлы патриотларын таба. Табигатьне үзгәртүчеләр армиясенең дә үрнәк булырлык меңнәрчә дәртле патриотлары бар. Шуларның берсе турында Гариф Галиев үзенең аерым китап булып чыккан «Бакчачы карт» исемле очеркында сөйли. Менә Азнакай районы,
«Берек» колхозы. Колхоз оешкан еллар. Колхозга Казаннан агроном Фәхриев килә. Агроном бакчачы карт Шаһиморатка, авыл кырыендагы Иштуган сазлыгын киптереп, бакча ясарга киңәш бирә. Карт уйга кала. Кырык гектарга якын җирне эшкәртү җиңел эш түгел ул, күп вакыт һәм хезмәт сораячак. Ләкин сазламык урынына бакча үстерү Шаһиморат картны кызыксындыра һәм ул: «Чынлап та, эштән бушаганрак арада бөтен колхоз белән тотынсак, булдыра алырбыз моны», дип уйлый.
Буш җирдә бакча булдыру бер Шаһиморат картны гына түгел, билгеле, башка колхозчыларны да кызыксындыра.
Һәм шул ук елны колхозда сазлыкны киптерү эшләре башлана. Сазлыкның суы саркып торсын өчен канаулар казыйлар, сазлыкка төшә торган чишмәләр читкәрәк сюрылып җибәрелә. Ә икенче язны аның түмгәкләрен дә кисәләр. Бер-ике елдан соң бу җиргә инде яшелчә утырталар. Шулай итеп ничә йөз еллардан бирле терлек керсә, терлек бата торган, зыяннан башка бернәрсә дә китермәгән Иштуган сазлыгы күз алдында үзгәрә — җәйгә керү белән яшелчәгә күмелә. Ләкин Шаһиморат карт Иштуганны яшелчә бакчасына гына әйләндереп каласы килми, ул җиләк-җимеш бакчасы турында уйлана, һәм Шаһиморат карт, Минзәлә районы «Дружба» колхозындагы мичуринчы-бакчачы Костин янына барып, мең төпкә якын һәртөрле җимеш агачлары алып кайта һәм аларны Иштуган сазлыгына утырта. Бу Мичурин сортлы җимеш агачларын ничек тәрбия итү турында киңәшләр сорап, Шаһиморат карт И. В. Мичуринның үзенә хатлар яза һәм аннан конкрет киңәшләр, күрсәтмәләр белән җавап та ала. Шулай итеп бакча эшләре фәнни нигездә үткәрелә башлый һәм җиләк-җимеш бакчасы, колхозның зур бер хуҗалык тармагына әверелеп, елдан-ел алга китә.
1941 нче елның салкын кышы. Күп кенә җиләк-җимеш агачлары өши, корый, ә җәен бакча өстеннән табигатьнең һәлакәтле стихиясе үтеп, җил-давыл һәм яңгыр сулары җиләк түтәлләрен агыза, карлыган куакларын, кура җиләк чыбыкларын ком белән каплый.
Бу күренешкә карап Шаһиморат карт:
«Әллә кайчан ук ышыкларга иде бу урыннарны», — дип үзенең уйларын йомгаклый. Моның өчен, ягъни ышыклау полосалары утырту теләге белән, Шаһиморат карт кечкенә генә питомник оештырып, анда каен, тополь, акация агачларының үсентеләрен утырта. Бакчаны һәлакәттән соң рәткә китергәч, аны тополь агачлары белән әйләндереп чыгалар.
Шаһиморат картның бу эшенә партиянең район комитеты кирәкле ярдәмне күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә бакчаны тагын, да киңәйтергә мөмкин була.
Шаһиморат карт үз колхозы, үз авылы белән генә чикләнми, ул шулай ук башка колхозларга да булышлык күрсәтә: аларга питомниктан Мичурин сортлы алмагачлар, җиләк-җимеш агачларын бирә һәм шулай итеп башка колхозларда да бакчачылык эшен җәелдерергә ярдәм итә. Хәтта ул, тирә-күрше авылларга барып, питомниктан җибәрелгән агачларның ничек үсүләре
белән дә кызыксына һәм киңәшләр дә биреп кайта.
1948 нче елның октябрь аенда корылыкка каршы сталинчыл тарихи план игълан ителде. Табигатьне буйсындыру эшен якынайта торган бу бөек планны намус белән үтәү өчен, «Берек» колхозында күп кенә киңәшмәләр булып үтә. Колхоз членнарының гомуми җыелышында корылыкка каршы булган дәүләт планын конкрет рәвештә тормышка ашыру турында карар кабул ителә, һәм басуларда, бакчада, питомникта киләсе яз утыртылачак ышыклау полосалары өчен хәзерлек башлана. Яз көне колхозчылар җиң сызганып эшкә керешәләр. Алар урман питомнигына 100 мең төп имән, 70 мең төп өрәңге, 25 мең төп кыргый алмагач һәм акацияләр утырталар.
Җиләк-җимеш бакчасында да Шаһиморат карт эшләрне тагын да җанландырып җибәрә. Аның бакчасында хәзер төрле-төрле сортлы алмагачлар үсә: пепин-шафранкалар да, славянкалар да, ранет-бергамотный да бар анда. Болар барысы да бөек рус галиме Мичуринның иҗади эш җимешләре.
И. В. Мичурин һәм мичуринчылар табигатьне үзгәртеп булмый дигән идеалистик карашны үзләренең хезмәтләре һәм эшләре белән юкка чыгардылар, табигатьне кешегә хезмәт иттерү эшендә зур уңышларга ирештеләр. Мичуринчы — ул иҗади эш дәрте белән яна торган, табигатьне буйсындыра торган совет кешесе.
Табигатьне буйсындыру, аның стихияле көченә каршы тора алу — халыкның гасырларча яшәгән гүзәл хыялы ул. Бу хыял бары безнең илдә генә. Советлар илендә генә, Ленин—Сталин партиясенең дөрес политикасы һәм җитәкчелеге нәтиҗәсендә генә тормышка аша алды. Бөтен совет халкы табигатьне үзгәртүгә юнәлтелгән сталинчыл тарихи планны мөмкин кадәр кыска срок эчендә һәм намус белән үтәү голында зур көч булып күтәрелде.
Совет халкының бу бөек көрәшен чагылдыру совет язучысының мактаулы бурычларыннан берсе булып тора.
Гариф Галиев үзенең очеркында шушы максатны куйганда. Ул совет кешесен, бакчачы картны, анын табигатькә булган яңа актив һәм революцион мөнәсәбәтендә күрсәтә. Очеркның герое — иҗади хезмәт кешесе һәм кыю эзләнүче.
Хәзер, совет халкы табигатьне үзгәртү турындагы бөек сталинчыл планны практик рәвештә тормышка ашыра башлаган вакытта, нәкъ хәзер, җирне яңарту һәм үзгәртү эшен пропагандалау бигрәк тә мөһим һәм кирәк. Шаһиморат картның бай тәҗрибәсе бу өлкәдә безнең колхозчыларга күп нәрсә бирәчәк. Аның практик әһәмияте дә бик зур. Шуңа күрә бу очеркны һәр колхозда күмәк укуны оештырырга кирәк.
Шаһиморат картның данлы эшен тулы яктырту өчен Г. Галиев зур көч куйган. Ләкин совет кешеләренең табигать белән керәшен яктырткан бу очеркта кайбер канәгатьләндермәгән яклар да юк түгел. Бигрәк тә очеркның артык дәрәҗәдә тыныч тон белән язылуы ошап бетми. Мондый темадагы әсәрләр актив һәм ялкынлы хисләр белән язылырга тиеш. Монда исә без авторның гади күзәтүче дәрәҗәсеннән узмаганлыгын күрәбез. Әгәр бу әсәргә автор үзенең ялкынлы хисләрен, публицистик активлыгын салган булса, әсәр тагын да отышлырак чыккан булыр иде, ул укучыларның аңына көчлерәк тәэсир итәр иде.
Китапта игътибарсызлык аркасында тупас хата киткән. Очеркта Шаһиморат карт 1936—37 елларда (5 бит) И. В. Мичурин белән хат языша дип әйтелә. Ләкин И. В. Мичуринны сөючеләр һәм аның тәгълиматларын өйрәнүчеләр аның 1935 елның 7 июнендә үлүен бик яхшы хәтерлиләр.
Яхшы һәм кирәкле китапта мондый тупас хатаның китүе бигрәк тә күңелсез.

З. Исмәгыйлева