Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Г. АФЗАЛ
МАРТЕН КОЯШЫ
Очкын чәчеп, ут елгасы кебек,

Корыч ага мартен миченнән.

Алсу таңның нуры кала сүнеп,

Кеше яккан утның көченнән.
— 200 бүген!—диде сталевар,

Тирен сөртеп, саран елмайды.

Ни эше бар аның таң нурында,

Кояшны ул мичтән чыгарды.


ОПЕРАТОР
Сыңар бармак кнопкага басты,

 Шау-гөр килеп стан кузгалды.

Оператор чирек минутка да

Машинадан читкә күз салмый.
Һәрбер валның эше нерв аша

Аның йөрәгенә тоташа,

Һәрбер рельсны пөхтә эшләп,

Үз баласы кебек озата.
Оператор төннән чыгып килә,

Җиңү таңы аны Каршы ала;

Гүяки ул, рельслар эшләп,

Коммунизм чорына юл сала.


Чуваш шагыйрьләре
Н. ПОЛОРУССОВ — ШӘЛӘБИ
Николай Иванович Полоруссов — Шәләби Татарстан АССР ның Аксубай районы Яна Үзәл авылында, 1881 елда туа.
Н. Шәләби 1905 елда яза башлый. 1915 елда аның Казанда беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Бу елларда ул шулай ук татарча да яза.
Шагыйрь Шәләби Бөек Октябрь Социалистик революциясен бик шатланып каршы ала; революциянең беренче елларында ук Чистай өяз башкарма комитеты члены булып эшли, ярлылар комитеты эшләренә актив катнаша.
Революциядән соң Шәләби иҗат эшенә зур энтузиазм белән керешә. Аның бер-бер артлы дистәләрчә китаплары басылып чыга. Ул бик тиз арада Чуваш халкының сөекле шагыйре булып таныла. Чуваш АССР Верховный Советы Президиумы аңа 1936 елда чуваш халык шагыйре исеме бирә. 1938 елда Шәләби «Почет билгесе
» ордены белән бүләкләнә.
Полоруссов — Шәләби 1945 елның 12 январенда үлде.


ЛЕНИН УЙЛАРЫ
Синең башында тынгысыз уйлар,

Бөтен халыкның кайгысы анда.

Эшләнер эшләр һәм барыр юллар,

Килер көрәшләр зур синең алда.
Синең уйларың, авыр туп кебек,

Коллык дөньясын җимереп бара.

Халыклар өчен корычтан төзеп,

Азатлык, дуслык нигезен сала.
Уйларың көчле, кодрәтле, өстен,

Кояш күк якты, йолдыз күк биек;

Алганнар иңләп планета өстен,

Дошманны таптап, дусларны сөеп.
Уйларың, уттай, алга ашкына.

Каршылык булса — җимереп үтә;
Ыргый болыттай диңгез артына,

Давыл күк ярсый, үскәннәньүсә.
Тимер киртәләр, таулар аркылы

Җил кебек исә, яшен күк ата;

Җанны яктыртып, алар ялкыны

Кешелек өчен иркен юл ача.
Уйларың синең алга чакыра,

Халык көчләрен корычтан коя.

Дошманга каршы көрәш сафына

Көннән-көн күбрәк батырлар җыя.

АРКАДИЙ ЭСХЕЛЬ
Аркадий Александрович Эсхель 1914 ел да туа. 1928—30 елларда Татарстанның Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укый. Беркадәр вакыт колхоз председателе булып эшләгәннән соң, Чебоксарга кайта һәм «Чуваш коммунасы» газетасы редакциясенә эшкә керә.
Эсхель 1930 елда яза башлый, зур әдәби активлык күрсәтә, күп кенә җыентыклар бастыра. Аның иҗатында күпчелек урынны поэтик әсәрләр алып торалар. 1948—49 елларда аның «Сөйгән җирем» исемле шигырьләр җыентыгы. «Тормыш гүзәллеге» исемле хикәяләр һәм очерклар җыентыгы һәм «Кояшлы бакча», «Чакма таш» исемле пьесалары басылып чыкты.
А. Эсхель хөкүмәтебез тарафыннан «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Ул Чувашстан АССР Верховный Советы депутаты. 1946 елдан башлап бүгенгәчә Эсхель Чувашстан Совет язучылары союзы правлениесене
ң председателе булып эшли.


САЛАВАТ КҮПЕРЕ
Сызгалап буй-буй эз, яңгыр сибәли.

Сусаган кырларны туйдырып суга

Сузылды шул вакыт офык тирәли

Алтыннан-көмештән бик матур дуга.
Сузылды һәм куйды илнең түшәмен

Мендереп өскәрәк, нур белән төреп.
— Салават күпере, — башын күтәреп,

Сокланды аңарга бригадир егет.
Күз салды яшь егет күркәм яланга,

Шатланды ул күреп, эшләгән эшен.

Жанлана бодайлар, рәхәт аларга,

Нинди шәп, матур чак игеннәр өчен.
Шат бүген бригадир, кырлар солдаты,

Өст-башы чыланган, күкрәге ачык.
Ул тора мәһабәт бәхет капкасы

Салават күпере алдында басып.


ЧАКМА ТАШ
(Дустыма)
Кояш нурында кайнаган Адыл

Үттек без аннан ишкәкләр ишеп,

Һәм чумып төпкә, без берәр асыл

Чакма таш алдык истәлек итеп.
Һәм ордык шунда без ташны ташка,

Чыкты көлтәдәй чаткылар янып.
Бу таш кодрәтен тик без ул чакта

Белмәдек тирән һәм бик үк анык.
Җитте көн, иптәш, сыналдык без дә,

Һәм үттек атлап сугышлар юлын.

Мин беләм хәзер ныклыкта бер дә

Идел ташынып тиңдәше югын!
1 Адыл — Идел.

ЯКОВ УХСАЙ
Яков Гаврилович Ухсай 1911 елда Башкортстан АССР ның Бишбүләк районында, Слакбаш авылында туа. Уфада урта белем алганнан соң 1930 елда Москва Университетына укырга китә. Соңыннан газета редакциясендә эшли, педагогия училищесында укыта.
Я. Ухсай 1927 елда яза башлый, күп кенә җыентыкларын бастырып чыгара. Шулар арасында күпчелек урынны шигырьләр алып тора. 1949 елда —
«Юл таулар аша үтә» исемле шигырь белән язылган романын тәмам итте. Аның чуваш халкының классик шагыйре Константин Иванов турындагы биографик очеркы аеруча игътибарга лаеклы.
Я. Ухсай рус һәм татар телләреннән (Г. Тукай һәм һ. Такташ) чувашчага байтак әсәрләр тәрҗемә итте.
Шагыйрь Бөек Ватан сугышы елларында II дәрәҗә «Ватан сугышы* ордены белән бүләкләнде. 1945 елда аңа Чувашстан АССР ның атказан тан сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.
ТУГАН ТЕЛЕМ

Йөреп томанлы Висла артында,

Кичеп Карпатта таулар арасын, —

Ишеттем мин гел утлар астында

Туган телемнең нәфис авазын.
Сөйләгән чакта, туган тел, гүя

Сүзләрең синең — аккош йоннары.

Синең канатта балкый гел гүя

Чуваш халкының дәрте, моңнары.
Җырлаган чакта барасың алдан,

Калын урманны, кырны шаулатып.

Ташка кагылып, чылдырап аккан

Чишмә шикелле саф син һәрвакыт.
Бөтен сәләтен хезмәткә салып,

Сугарып тиргә ашлык кырларын, —

Туган тел, сине үстерде халык.

Яңратып синдә былбыл моңнарын.
Чыкканда халык дошманга каршы,

Күкрәтә көчен, нәфрәтен аңа.

Шул вакыт синнән сирпелә чаткы,

Ялкының дөрли, карың да яна!
Куркыныч көндә, көрәшкә барып,

Хәл иткән чакта илнең язмышын,—

Туган тел сине, ныгытты халык

Кушып кояш һәм яшен яктысын.
Гвардия белән алга атладым,

Синең сүз булды минем телемдә.

Әй, туган телем, сине якладым

Воронеж белән Киев төбендә.
Үттем мин канлы сугыш кырларын,

Янган авыллар... ялкын һәм төтен...

Танкта, блиндажда һаман тыңладым

Синең сүзне мин, әй туган телем!
Киев, Будапешт, Варшава, Берлин.

Прага, Бухарест, яки Порт Артур...

Кайларда гына син тагын, белмим,

Яңгырадың көчле, күкрәдең матур.
Очраттым сине, йөзләрчә телнең

Тугандаш теле, якын, дус теле.

Ныгытты шунда сафларны безнең

Ленин сөйләгән бөек рус теле.
Үс син бүген дә, рус теле белән,

Ныгып, чыныгып хезмәттә янә.

Дусларга дус бул, юлдаш бул гелән,

Кизәнсә ят көч — яудыр ут аңа!
Кайсы дошманы карар кимсетеп.

Үскән, чыныккан телемне минем!

Әй, туган телем, йөрәк җилкетеп.

Җырлата алган көчең бар синең!


ПЕТР ХУЗАНГАЙ
Петр Петрович Хузангай 1907 елда, Татарстан АССР ның хәзерге Юкмачы районында, Сикертмә авылында туа. 1923—29 елларда Казанда Педагогия техникумында укый. Соңыннан институтка укырга керә.
П. Хузангай Казанда укыган чагында ук яза башлый: хәзергә кадәр аның унга якын җыентыгы басылып чыкты. Оригиналь әсәрләр язу белән беррәттән, П
. Хузангай, рус классиклары әсәрләрен һәм татар әдәбияты үрнәкләрен чуваш теленә тәрҗемә итү буенча да зур эш алып бара.
1948 нче елда аның яңа шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Соң гы вакытта Хузангай Пушкинның «Евгений Онегин» романын чуваш геленә тәрҗемә итте.
Беек Ватан сугышы вакытында П. Хузангай Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнде.


МОСКВА
Туган өй күк син якын йөрәккә,

Изге Москвабыз — бөек башкала.

Сиңа ант итеп халык көрәштә

Мәңге онтылмас зур эш башкара.
Башкалам, сиңа карый һәрчакны

Зур өмет белән, — баһадир халкым.

Горур күтәреп синен байракны,

Дошманга каршы сугышты һәркем.
Синең сүзеңне тынлый бар дөнья,

Илләр, халыклар күрсәтә хөрмәт.

Борынгы, данлы. Кремль башняңда

Безнең Гимныбыз яңгырый гөрләп.
Яңгырый һәр көн, — аның тавышын

Туктата алмас бер явыз көч тә!

Тарих аларның тотып барысын,

Табутсыз-нисез кабергә кертә.
Кем кылыч айкый — үләр кылычтан,

Булды андыйлар — булмады түгел.
Москва — башкала! Җанны җылыткан

Хак эшләр белән син көчле бүген!
Җырлар — канатлы, уйлар — киң бездә

Бөек Москвабыз синең турыңда.
Ленин яшәгән синең Кремльдә,

Сталин яши һәм эшли шушында!


АЛЕКСАНДР АЛГА
Александр Егорович Алга 1913 елда Татарстан АССР нын Олы Тархан районы, Яңа Тинбай авылында туа. 1930 елга кадәр Казанда укый һәм 1938 елда Чебоксар Педагогия институтын тәмам итә. 1939 елда армиягә китә; Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, II һәм I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
А. Алга үзенен әдәби эшен 1935 елда башлый. 1939 елда аның «Кояшлы иртә», 1948 елда — «Шигырьләр һәм поэмалар» җыентыгы, ә соңгы елларда — «Дүрт ел» һәм «Юл ялкын аша үтә» исемле җыентыклары басылып чыкты. 1946 елдан бирле Алга «Ялав» («Байрак») журналының җаваплы редакторы булып эшли.


ЮЛБАШЧЫ СҮЗЕ
Җәй кебек нурлы, бал кебек тәмле.

Тирән сулыш күк—эссе сүзләр бар;

Кош күк — Канатлы, кояш күк — ямьле,

Җанга үтәрлек энҗе сүзләр бар.
Ләкин болардан биегрәк менеп,

Ераграк очкан даһи сүзләр бар.

Халыкның, җанын, хисләрен белеп,

Юлбашчы әйткән гади сүзләр бар.
Аның һәр сүзе көч, сәләт кертә.

Яктырта һаман күңелләр күген.

Яшь йөрәк ничек сөйгәнен көтсә —

Көтә һәр кеше юлбашчы сүзен.
Шаулы диңгездә, шахтада, кырда.

Болыт артында, тауларда, чиктә. —

Ошап һәркайда мәңгелек җырга.

Юлбашчы сүзе яңгырый җирдә!
Аның көче зур — чиктәге сакчы

Коралын тота кысыбрак тагын.

Аның көче зур — дошманга каршы

Сугышта җиңә йолдызлы лачын.
Бу сүз — дуска көч, дошманга хәтәр,

Бу сүз халыкны бергә беркетә.
Испан иленнән Кытайга кадәр

Коллык дөньясын дер-дер селкетә!
Яз күк сөйкемле, көн кебек көләч, —

Бу сүз кадерле, барыннан артык.

Без хәзер үтеп зур эш һәм көрәш,

Коммунизмның капкасын ачтык!
Алмаздан үткен, кояштан нурлы, —

Бу сүз йөрәккә тирән урнашты.
Канатлы, көчле, тәэсирле, тугры, —

Шулай сөйли гел Сталин — юлбашчы!


УНЫП МИШШИ
Уны
п Мишши (Михаил Данилович Шумилов) 1911 елда туа. 1924—27 елларда Чебоксарда укый һәм соңыннан Горький Педагогия институтын тәмам итеп чыга.
Аның беренче шигырьләре 1924 елда басыла. Шуннан соң ул үзенең «Яшь көч», «Машиналар гөрләгән җирдә», «Туган ил», «Безнең җыр
» исемле китапларын бастырып чыгара. 1943 елда аның «Алга, көнбатышка» исемле, 1948 елда «Якты юл» исемле шигырьләр җыентыгы басылды.


СТАЛИНГРАД
Сталинград! Яңрый бүген бөтен җирдә

Синең исмең, синең даның, тиңсез эшең.

Туган илнең көч, сәләт һәм дәрте синдә,

Сине уйлый һәркем бүген шуның өчен.
Сталинград! Шаккаттырып дөнья йөзен,

«Җиңү» сүзен алтын белән яздың каеп,

Һәрбер ташың, карыш җирең, һәрбер көнең

Мәңге-мәңге яңгырарлык данга лаек!
Ач бүре күк, канга сусап, ятлар килде,

Кан тамды да, торды җирдә ялкын биеп.

Явыз дошман исәп тотты: «мин бу җирне

Бик тиз генә, җиңел генә алам», — диеп.
Белми килде безгә таба тик ул каһәр —

Кайнаганын канлы үчнең бездә ничек.

Без ул вакыт: «Әй, гүзәл җир, герой-шәһәр,

Дошманнарны үткәрмәбез сиңа!» — дидек.
Юлбасарның юлын бүлде корыч киртә, —

Каршы чыкты батырлары туган илнең.

Сталинград каһарманы ауса җиргә —

Иң соңгы кат кабатлады Сталин исмен.
Соңгы сулыш, соңгы тамчы канга кадәр,

Коралларын төшермәде герой-уллар.

Бәйләнгәнгә, — мәңгелекле, данлы шәһәр.

Синең белән һәм ил белән — безнең уйлар.
Бар икән шул корычтан да көчле рухлар.

Бар икән шул утта янмас батыр ирләр!

Баһадирлар шундый була; сез—ул, дуслар!

Карый бүген таңга калып сезгә илләр!
Үлем белән сугышканда җиңеп чыккач,

Сез үлемсез мәңге хәзер, мәңге — көчле.

Сезнең данны кем генә соң истә тотмас? —

Сезнең бу дан — балкып туган кояш төсле.
Герой-шәһәр, яңгыратып Сталин исмен,

Халыкларны сөендергән бөек калам!

Уйлап сине, җырга салып йөрәк хисен,

Күндерәбез Сталинга кайнар сәлам!
Сталинград!—дисәң дошман катып кала,

Син бит чөнки дошман өчен иң зур сабак.

Әгәр дошман килсә тагын безгә таба,

Арттырырбыз синең данны ун, йөз кабат!


СТИХВАН
Стихван [Павлы (Степан Антонович Шумков) 1910 елда туа 1927—37 елларда Куйбышев шәһәрендә укый. 1939 елда Казан Дәүләт Педагогия пнегитутын тәмам итеп чыга.
С. Шавлы, 1930 елда яза башлап, 1939—46 елларда үзенец «Беренче күкрәү», «Яшен яшьни», «Шагыйрь тавышы», «Киев пионеры», «Чакыру» исемле җыентыкларын бастырып чыгарды. Ул Лермонтов, Маяковский шигырьләрен, Крылов мәсәлләрен чуваш теленә тәрҗемә итте.

 

МИНЕМ ВАТАН
Минем Ватан — көчле, ямьле, горур,

Суда батмас, утта янмаслык.

Мәңге-мәңге яшь ул, мәңге нык ул,

Батырларын кылыч алмаслык.
Иркен ил син һәм зур гаять.
Данлы ил син, көчле син, —

Синдә — куәт, синдә — сәләт,

Алып батыр төсле син.

Октябрьның данлы көннәрендә

Безнең өскә кояш калыкты;

Кызыл байрак илдә бергә-бергә

Берләштерде эшчән халыкны.

Синең көчне күрде дөнья:

Җиңелмәссең мәңге син, —

Киң юл алдың килер көнгә,

Яшь, көләч һәм ямьле син!

Бөтен халык чыкты көрәшләргә,

Ишеткәчтен Кремль өндәвен.

Сталин бирде илһам йөрәкләргә

Туздырганда фашист өннәрен.

Көчең җыеп, ялкын сулап,

Җил-давылдай истең син, —

Дошманыңны кисеп, турап,

Ватып, тар-мар иттең син!

Яулап алдык җиңү тантанасынч

Дары исен җәйми җил бүген.

Тынычлыкны яклап, сакта тагын,

Изге сакта. Ватан, син бүген!

Иркен ил син, һәм зур гаять,

Данлы ил син, көчле син.

Синдә — куәт, синдә — сәләт

Алып батыр төсле син!
Чуваш теленнән тәрҗемә итүче Шәрәф Мөдәррис.