Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАКТАУЛЫ БУРЫЧНЫ ҮТӘҮ

МАКТАУЛЫ БУРЫЧНЫ ҮТӘҮ


Күптән түгел Татгосиздат тагын бер «Пьесалар» җыентыгы бастырып чыгарды. Җыентыкка Азәрбайҗанның күренекле язучысы, Сталин премиясе лауреаты Г. Хаҗибековның «Аршин мал алан» исемле атаклы опереттасы, татар совет язучысы Риза Ишморатның «Якты юл» һәм Гамир Насрыйның «Күңел дәфтәре» исемле пьесалары кертелгән.
«Аршин мал алан» опереттасы турында күп тукталмыйча, шуны гына әйтәсе килә: бу әсәр безнең татар театры сәхнәсендә күп еллардан бирле уйналып килә һәм аның һәр постановкасын тамашачы яратып, алкышлап каршы ала. Совет власте елларында СССР халыкларының әдәбияты һәм сәнгате гаять дәрәҗәдә үсте һәм баеды. Алай гына да түгел, СССР халыкларының формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик сәнгате безнең илебез халыкларының уртак байлыгы булып әверелде. Шуңа күрә дә Азербайҗан совет язучысы Хаҗибековның «Аршин мал алан» опереттасының (Зәйни Солтанов һәм Шәйхи Маннур тәрҗемәсе) басылып чыгуын татар совет җәмәгатьчелеге алкышлап каршы алачак. Әсәр уңышлы тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәчеләрнең текст өстендә тырышып, күңел биреп эшләгәнлекләре сизелеп тора.
ВКП(б) Үзәк Комитетының 1947 елдагы февраль Пленумы сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгын күтәрү чаралары турында тарихи карар кабул итте. Риза Ишморатның «Якты юл» исемле 5 пәрдәлек пьесасы шушы мөһим бурычны үтәү өчен көрәшне чагылдыруга юнәлтелгән.
«Якты юл» пьесасында колхозчыларның мул уңыш алу һәм илебезгә күбрәк икмәк бирү өчен көрәше, бу мөһим бурычны үтәүгә ирешү өчен колхозда алып барыла торган күп тармаклы хезмәт, шул хезмәт нәтиҗәсендә кешеләрнең үсүе, аларның аңнарында яшәп килә торган тискәре якларның ничек итеп бетә баруы чагылдырыла.
Пьесада үзәк фигураларның берсе булып Мирсәет Җаббаров образы тора. Ул, фронттан кайтып, урындагы хәл белән танышканнан соң, үзләренең «Якты юл» колхозында эшнең артка китүен күрә һәм колхоз председателе булып эшләүче җизнәсе Гафур Сабировның гаепләрен халык алдында фаш итә, апасы Әлфинурның да, колхоз председателе хатыны булуыннан файдаланып, эшкә чыкмый ятуы турында сөйли. Колхозчылар Гафурны председательлектән алалар һәм аның урынына Мирсәетне сайлап куялар.
Мирсәет Җаббаровның партия тарафыннан куелган бурычларны дөрес аңлавы һәм колхозчыларны шул бурычлар тирәсенә туплый белүе нәтиҗәсендә, «Якты юл» колхозының эше юлга салына, колхоз мул уңыш алуга ирешә. Сабыр табигатьле, һәр эшне нык уйлап, партия һәм масса көченә таянып эш итүче, киң характерлы коммунист Мирсәет Җаббаров образын автор шактый тулы һәм матур итеп биргән. Коммунист бригадир Фәттах, Сәләхи, комсомолец яшьләрдән Фәрдәнә һәм Кашшафлар да эш, хәрәкәт аркылы тулы һәм үзләренә хас сыйфатлар белән гәүдәләидерелгән.
Пьесаның сюжеты гади, анда катлаулы ситуацияләр юк. Шушы гади вакыйгаларны да Р. Ишморат, драматик яктан җыйнак эшләп, художество алымнары белән гомумиләштереп бирә белгән. Андагы кешеләр дә (Зөлфиядән башкалары) пьесаның идея юнәлешен ача торган җанлы образлар булып хәрәкәт итәләр. Шуна күрә дә пьесадагы вакыйгалар тамашачыны үзенә җәлеп итә һәм кызыксындыра.
Бүгенге көн сорауларын шактый киң яктырткан бу пьеса колхозчыларны югары уңыш өчен көрәшкә туплауда кирәкле һәм файдалы әсәр булып чыккан. Ләкин пьесаның кимчелекләре дә юк гүгел.
Риза Ишморат үзенең пьесасында кайбер мәсьәләләрне тулысымча ачып җиткермәгән. Әсәрдә коммунист Гафур Сабировны колхоз председательлегеннән алырлык җитди сәбәпләр күренми. Киресенчә, ул колхоз өчен күп көч куйган кеше. Автор сүзләре белән әйткәндә: «аның күкрәгендә «Хезмәт Кызыл Байрак» ордены һәм «Данлы хезмәт өчен» медале ялтырый» (65 бит). Сугыш елларыңда намуслы хезмәт күрсәткән һәм шул хезмәтләре өчен хөкүмәтебез тарафыннан бүләкләнгән кешене хәзер һичбер кисәтүсез-нисез председательлектән алалар. Моны аклар өчен автор Гафурны масайган кеше итеп күрсәтергә тели. Ә фактта исә. әсәрнең башыннан алып ахырынача, партия члены Гафурны масайган» дип әйтерлек бер генә дә конкрет мисал күренми. Бу сүзне, сугыш елларында шәһәр белән колхоз арасында алыш-биреш итеп йөргән Җәүһәрия генә әйтә. Ул болай ди: «Гафур жизни соңгы вакытта бик масайган иде масаюын, колхозчыларны санга да санамый башлаган иде. Миңа да җикеренеп карады бит әле. Янәсе мин кәсеп итеп йөрим. Фи, бер дә исем китмәде» (63 бит). Җәүһәрия тарафыннан әйтелгән бу сүзләр Гафурның масаюы турында түгел, бәлки аның дисциплинаны бозучыларга каршы көрәшен күрсәтәләр.
Колхоз партия оешмасының җитәкчесе, югары белемле Зөлфия Чансурова да (шул ук вакытта ул укытучы да) тиешенчә эшләнеп бетмәгән. Ул һәрнәрсә турында аз-маз сөйли, кар тоту, чәчү, уру һәм башка мәсьәләләр белән дә шөгыльләнә, әмма партия эше, колхозчылар арасында политик тәрбия эшләрен җәелдерү буенча бернәрсә дә эшләми. Шуңа күрә дә ул пьесада, партия оешмасы җитәкчесе булудан бигрәк, колхоз председателе булып күренә.
«...Сугыштан соңгы чорда, — диелә ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль Пленумы карарында, авыл хуҗалыгын күтәрү буенча партия алдында тора торган бурычлар партия оешмаларын авылда политик эшне киң җәелдерергә, бу бурычларны хезмәт ияләренә аңлатырга, алариы авыл хуҗалыгын торгызу һәм үстерү өчен көрәшкә күтәрергә һәм оештырырга, масса белән элемтәне тагын да ныгытуга ирешергә мәҗбүр итәләр». Шушы тарихи карарны конкрет рәвештә тормышка ашырганда гына массаны югары уңыш алу өчен көрәшкә тупларга мөмкин.
Ләкин әсәрдә колхозчылар арасындагы политик тәрбия эшләренең куелышы җитәрлек дәрәХәдә ачылып бетми. Шунын өчен дә колхозчыга хас булмаган яклары белән танылган Гаптелмән, Җәүһәрия, Шәмсия, Әлфинур һәм башкаларның кинәт уңай якка активлашып китүләренең сәбәпләре ачыкланмый кала. Аларның активлашуларына политик тәрбия эшләреннән бигрәк, колхоз җитәкчелегенең алышынуы гына сәбәп булган кебек күренә.
Шулай ук пьесада Гаптелмән тарафыннан эшләнгән җинаятькә карата Мирсәетнең, йомшак күңеллелек күрсәтеп, аның белән килешүчәнлек итүе дә аңлашылмый, һәм бу күренешнең әсәр өчен кирәге дә юк.
I
Гамир Насрый иптәшнең бу җыентыкка кергән «Күңел дәфтәре» исемле 3 пәрдәлек пьесасы да колхозда югары уңыш яулап алу темасына язылган. Бу мөһим бурычның үтәлүең тәэмин итү — югары уңыш алуга ирешү өчен безнен колхозларда бөтен мөмкинлекләр бар. Югары уңыш яулап алу, башлыча, бригададагы эшне оештыра белү мәсьәләсенә бик нык бәйләнгән. Гамир Насрый пьесасындагы бригадир Гөлниса моны ачык аңлый. Ул бригаданың көндәлек эчке эшләрен генә түгел, трактор, комбайн һәм башка төрле машиналардан файдалануны да ныклы бер план белән алып бара, югары уңышны яулап алуны тәэмин итү өчен бригада членнары арасында социалистик ярыш оештыра, һәм бригада үзенең теләгенә дә ирешә.
Шушындый зур бурычны 5—6 кешенең катнашы белән сәхнәдә күрсәтү, язучыдан зур осталык таләп итә, һәм Гамир Насрый моны уңышлы башкарып чыга алган.
Пьесада Гөлниса, аның әтисе Зәйнетдин, әнисе Гыйльмениса, бригада членнары Сәйфулла һәм Зәйтүнәләр җылы тәэсир калдыра торган, шат күңелле кешеләр итеп бирелгәннәр.
Алар аркылы без, колхоз тормышының ямьлелеген, ышанычлы адымнар белән алга баруын, культуралы мул тормышка ия булуын тагын да ачыграк итеп күрәбез.
Әсәрдә кайбер кимчелекләр дә бар. Мәсәлән, коммунист Закирның 3—4 ай буенча колхоз эшенә чыкмыйча «механический карусельный сабан» эшләү-турында уйлан ятуын һәм аның сәбәбен колхоз председателе белән партоешма секретареның гына белүен һич тә акларга мөмкин түгел
. Закирны колхозчылар ялкау дип атыйлар, хәтта бу хакта Закирның сөйгән кызы Гөлнисага да: «Мактаулы егетен, сынатты», дип йөзенә бәреп әйтәләр» (140 бит). Дөрес, пьесаның ахырында автор бу мәсьәләгә ачыклык кертә, аның әлеге «карусельный сабан» проектын эшләп ятканлыгы билгеле була. Ләкин бу хәл партия члены, тракторчы Закирның чәчүг вакытларында эшкә чыкмавы турындагы гаебен җиңеләйтми. Чөнки бу вакытта аның урыны тракторда булырга, шуннан калган вакытларында гына ул уйлап табу эше белән шөгыльләнергә тиеш. Шулай ук Закирның Гөлнисага тупас сүзләр әйтүе дә (138—139 битләр) урынлы түгел. Шундый сүзләрдән соң аларның бер-берсен чын күңелдән яратышуларына шик туа, ышанасы килми. Әгәр бу моментлар төзәтелгән булса, пьесаның художество-политик әһәмияте тагын да югарырак булыр иде.
«Якты юл» һәм «Күңел дәфтәре» пьесалары актуаль темага язылган һәм безнең колхоз-совхоз сәхнәләре өчен кирәкле пьесалар. Алар сезгә тамашачыларыбызны коммунистик рухта тәрбияләүгә ярдәм итәчәкләр.
Ике әсәрнең дә теле җыйнак, аңлаешлы. Алардагы геройлар үзләренә хас рәвештә, тормыштагыча, гади тел белән сөйләшәләр.
Гомумән алганда, бу җыентык колхоз-совхоз сәхнәләренең репертуарын баету буенча уңышлы бер адым булып тора.
ХАН ҖӘМИЛ.