Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИЗМГА ТАБА

КОММУНИЗМГА ТАБА

Бу брошюра Украинада колхоз хәрәкәтен башлап җибәрүче җиде кеше арасыннан берсенең язмалары. Бары туксан биттән генә торгач бу кечкенә китап үз эченә бик күп нәрсәне алган. Федор Дубковецкий, үзенең тормыш юлык кыскача очерк формасында язуы белән, безнең илебездә колхоз төзелеше үткән героик юлны бөтен авырлыклары, бөтен гүзәллекләре белән күрсәтергә тырышкан. Федор Дубковецкийны чын мәгънәсе белән колхоз төзелешенең беренче пионерларыннан һәм данлыклы ветераннарыннан берсе дип әйтергә мөмкин. Аның авыл хуҗалыгы артеле председателе булып эшләве 1922 елдан башлана һәм ул шул постында өзлексез эшләп килә. Авылда социализм төзү эшендә күрсәткән искиткеч зур хезмәтләре нәтиҗәсендә Федор Дубковецкий дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелә — СССР Верховный Советы депутаты булып сайлана. Авыл хуҗалыгының алдынгы һәм зур тәҗрибәле работнигы буларак, ул ВКП(б) Үзәк Комитетының 1947 елның февраль Пленумы утырышларында катнаша, СССР хөкүмәте янындагы Колхоз Эшләре Советының члены булып эшли.
Хөкүмәтебез аның авыл хуҗалыгыбызны социалистик нигездә үстерү буенча алып барган хезмәтләренә бик зур бәя бирде, аны, Украинада колхоз хәрәкәтен башлап җибәрүче җиде кеше белән берлектә, Ленин ордены белән бүләкләде.
Иптәш Дубковецкийның алдынгы колхоз председателе буларак, колхозчылар массасын оештыручы һәм тәрбияләүче итеп күрсәтә торган сыйфатлар әнә шулар.
...Егерме җиде ел буена колхоз председателе булып тоташтан эшләү! Бу—үзе бер гомер. Илебездәге колхоз хәрәкәтенең, башлануы, аның үсүе, киң колач алуы һәм чәчәк атуы турындагы тарих бу.
«Коммунизмга бару юлында» исемле бу язмаларны укыган кеше чынлап та илебездәге колхоз төзелеше тарихын бик ачык итеп күз алдына китерә ала. Менә авылда коммуналарның һәм күмәк хуҗалыкларның туа башлау чоры, аннары колхоз хәрәкәтенең массовый төс алуы, «Бөек борылыш елы» һәм шуннан соңгы данлыклы еллар...
Украина ССР ның Киев өлкәсе, Тальное районындагы, иптәш Дубковецкий төзегән «Здобуток Жовтня» («Октябрь казанышы») авыл хуҗалыгы артеленең 1922 елдан башланган героик тарихының барлык сәхифәләренә тукталып тормыйбыз. Аның тарихындагы кайсы гына елны алып карасаң да, авылда социализм төзүнең героик көрәшен күрәсең. Бу колхозның Бөек Ватан сугышы алды һәм аннан соң үткән еллардагы эшләренә карап, авылның коммунизмга бару юлындагы билгеләрен бөтен тулылыгы белән сизәсең.
Сугыш алдыннан «Здобуток Жовтня» артеле колхозчыларга чын мәгънәсе белән таза һәм культуралы тормышны тәэмин иткән хуҗалыкка әйләнгән була.
Ул елларда колхозчылар, Дубковецкий янына килеп, болай диләр:
— Артель өчен безнең сыерларыбызны сатып алыгыз, зинһар. Аларның безгә кирәге юк инде. Алар безгә мәшәкать кенә...
— Сугыш алдыннан, - дип яза иптәш Дубковецкий, — колхозның җәмәгать хуҗалыгы колхозчыларның бөтен тормышын тулысынча тәэмин итә иде. Алар үзләренең дуңгызлары һәм кошлары белән мәшәкатьләнергә теләмиләр иде инде. Аларның һәркайсы хезмәт көненә бүленгән продуктлардан тыш, эшләгән акча хисабына, колхоздан май да, ит тә, колбаса да, туң май да, сөт тә, вино да яздырып ала алалар иде... Колхоз ашханәсендә иртәнге һәм төшке ашлар хәзерләнә иде. Менә иртәнге ашның менюсы: 2 күкәй, 60 грамм май, ак икмәк яки пирожки, сөт, чәй яки кофе; кайчакта кыздырылган балык яки колбаса.
Көтмәгәндә сугыш башлана, һәм алар, шушы матур тормышны, шушы байлыкларны калдырып, китәргә мәҗбүр булалар...
...1943 елның 10 сентябре Дубковецкий өчен тарихи көн. Ул аны беркайчан да онытачак түгел. Ул эвакуация вакытында (Саратов өлкәсендә) председатель булып эшләгән колхозга Саратовтан телеграмма килә. Аны Украинага китү өчен партия Өлкә Комитетына чакыралар.
Украинага кайткач, аны Бровар районының Гоголево авылында урнашкан (Киевны азат итү алдыннан) Киев өлкә комитеты секретаре 3. Сердюк иптәш кабул итә. Үзара сөйләшеп торганда, иптәш Хрущев килеп керә. Ул Дубковецкийны танып һәм Сердюктан сорый:
— Сез аны кая җибәрергә телисез? — ди.
Ул үз районына, үз колхозына кайта, һөҗүм итеп баручы Совет Армиясе частьлары артыннан ук кайта.
— Менә мин таныш юл белән «Здобуток Жовтня»га кайтам. Миңа ияреп, колхозчылар да кайталар: хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр. Алар минем Украинага кайтуым һәм якын-тирәдә булуымны ишеткәннәр. Мине үз артелебезгә, «өйгә» чакыру өчен делегация булып килгәннәр иде алар, — дип яза иптәш Дубковецкий.
Ә колхозда бернәрсә дә калмаган. Ул таланып, туздырылып беткән. Дубковецкий әрнеп һәм искиткеч нәфрәтләнеп болай ди:
— Сугыш уты кабызучыларның үлгәннәренә дә, исәннәренә дә, әле тумаганнарына да нәләт төшсен. Аларның исемнәре мәңгелек хурлык белән каплансын. Минем унтугыз еллык эшемне сугыш юк итте...
Шуннан соң яңа чор, сугыш юкка чыгарган колхоз хуҗалыгын яңадан торгызу, бөек хезмәт эпопеясы чоры башлана һәм колхоз үзенең яшәүчәнлеген бик тиз күрсәтә, колхозчылар, бөтен көчләрен куеп, колхозны торгызу эшенә керешәләр.
1945 ел чын мәгънәсе белән җиңү елы, якты көн таны була. Колхоз бик тиз аякка баса, тагын алдынгы артель булып китә.
1946 ел башындагы ике көнне иптәш Дубковецкий гомеренең иң бәхетле көннәре итеп саный. Аның берсе — 10 февраль. Ул көнне иптәш Дубковецкий СССР Верховный Советына депутат итеп саплана. Икенчесе — СССР Верховный Советы сессиясе ачылган көн—ул анда бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинны беренче тапкыр күрә.
Мәгълүм булганча, СССР Верховный Советы сессиясе 1946—1950 елларга яңа бишьеллык план кабул итә. «Бу искиткеч зур халык төзелешендә катнашу өчен безнең колхоз нәрсә эшләргә тиеш?» дип уйлый шунда ук иптәш Дубковецкий.
«Здобуток Җовтня» колхозының да бишьеллыгы булырга тиеш.
Аның карары шундый була. 25 ел чамасы хыялланып йөргән эшне тормышка ашыру көне якынлаша. Тикич елгасына гидроэлектростанция төзү планы туа.
Шул вакыттан соң үткән дүрт ел эчендә бу колхоз коммунизмга бару юлында яна сикерешләр ясый. Колхозчылар, геройларча көрәшеп, үз артельләрен иң алдынгы хуҗалыкка әверелдерәләр.
Менә 1947 ел йомгакларының кайбер саннары:
Колхозның җир мәйданы — 750 гектар. Эшкә яраклы кеше— 176. һәр кешенең эшләгән хезмәт көне уртача — 4^0. Бөртекле культуралар уңышы гектардан уртача 100 пот. Шикәр чөгендере уңышы гектарга— 395 центнер. Кукуруза гектардан — 28 центнер, ә аерым звеноларда — 51 центнер. Артельнең гомуми байлыгы — 1 229 мең сум. һәр хезмәт көненә бүленгән доход: акчалата — 5 сум 5 тиен, 2 килограмм ашлык, аннары бәрәңге, яшелчә, көнбагыш, фрукт, шикәр 11. б. 130 колхозчы өстәмә түләү ала. Кемнең күпме доход алуын күрсәтү өчен бер генә мисалны китерик.
Колхозның төзү бригадасы бригадиры Г. Власенко семьясы алган доход түбәндәгечә: 11 867 сум акча (айга мең сум), 286 пот бөртекле ашлык, 79 пот кукуруза, 24 пот тары, 1 14 пот бәрәңге, 470 пот төрле яшелчә, 8 пот көнбагыш, 1 пот шикәр.
Менә күмәк хезмәтнең конкрет нәтиҗәсе шундый.
Хезмәт турында сүз чыккач, бу колхозга бик характерлы булган бер якны әйтеп китәргә кирәк. Анда авыл хезмәте белән шәһәрдәге индустриаль хезмәт арасындагы аерма һәм физик хезмәт белән акыл хезмәте арасындагы чик беткәннән бетә бара. Бу — коммунизм җәмгыятенә хас билгеләр. Алар бик куп машиналарны, хәтта гидроэлектростанция турбинасы кебек катлаулы машиналарны да үзләре эшлиләр. Боларның барысын да Дубковецкий үзе башлап йөри. Фронтовик колхозга кайтуы белән үк механика мастерское оештыра. Фронтовик Трофим Лисовой бер атна эчендә тимерче алачыгын җайга сала. Барлык фронтовиклар бригадир, тракторчы, машинист, токарь, слесарь, электрик, столяр, шофер, монтер һ. б. булып эшли башлыйлар. Күп эшләрне электр көченә көйлиләр.
Колхозны электрлаштыру һәм машиналаштыру хезмәттәге зур үзгәрешләргә сәбәп була: авыл хезмәтен сезонлылыктан чыгара, хезмәтнең җптештерүчәнлеген күтәрә һәм аны бик нык җиңеләйтә. Бу колхозда моннан берничә ел элек колхозчылар беренче кварталда еллык хезмәт көннәренең бары 8 процентын гына һәм дүртенче кварталда бары 14 процентын гына эшләсәләр, 1947 елда инде бу хәл бик нык үзгәрә. Алар 1947 елныц дүртенче кварталында 27 процентын эшлиләр.
1918 елның беренче кварталында колхозның механик мастерскойлары инде күрше колхозларның, совхозларның, МТСларның һәм шикәр заводының динамо машиналарына, электр моторларына һәм башка шундый катлаулы машиналарына да ремонт ясап бирә.
— Безнең колхозчылар 3—4 бүлмәле, зур-зур тәрәзәле, якты, киң йортларда торалар, — ди Дубковецкий. — Портларның верандалары һәм бакчалары бар
, йорт алларында гөлләр үсеп тора. Бездә электр яктысы, водопровод, радиоалгыч, электроплитка, электр чәйниклэәре һәм электр утюглары гади күренешкә әйләнделәр.
Менә бу колхозның бүгенге тормышын характерлый торган бер эпизод. 1948 елның июнь аенда «Здобуток Жовтня» колхозына иптәш Дубковецкийның авылдашы Василь Гол юк килә (Дубковецкийның туган җире Бессарабиядә Зарожан авылы). Василь Голюклар әле яңа гына колхоз төзегән булалар. Кунак, колхозның хәле белән танышканнан соң, аның шул кадәр алга китүенә бик гаҗәпләнә.
«— Ай-һай, сез монда нинди эшләр куптаргансыз, — ди ул.
Иртәнге аш вакытында аны безнең парникта үстерелгән кыярлар һәм редискалар кызыксындырды. Колбаса ашаган вакытта ул болай дип сорады:
— Сатып алдыгызмы?
— Юк, үзебезнеке, колхозныкы.
— Ай-Һай, ничек матур эшләнгән, фабриканыкы шикелле.
Иртәнге аштан соң мин аны хуҗалыкта йөрттем. Кырга, Тикичка бардык. Минем «Москвич» машинам аны бөтенләй шаккатырды. Бу машинаның минеке икәнлегенә һич ышанырга теләмәде ул.
— Чынлапмы бу синеке?..
— Минеке. Үз акчама сатып алдым.
Якташым башын селекте һәм гаҗәпләнеп болай диде:
— Дөньяда алтмыш ел яшим, мондый нәрсәне күргәнем юк иде. Уйлап кара, крестьянның үзенең автомобиле булуы турында һич ишеткәнебез юк бит.
Фермага кердек. Сыер савучылар сыер саварга хәзерләнәләр иде.
Алар чиста халатлар киделәр, кулларын юдылар, сыерлар янында санитарка кебек йөрделәр. Бу вакыт сыерлар, автоматик су эчергечләргә башларын тыгып, су эчәләр иде.
— Нәрсә эшлиләр алар? — дип кызыксынды кунак.
— Су эчәләр.
Мин аны якынрак китердем һәм автоматик су эчергечләрнең төзелешен аңлаттым, суның каян килгәнлеген күрсәттем.
Аннан соң мин аны электромоторларның эше белән гаҗәпләндердем. Алар бездә егерме ике, гомуми куәтләре аларның биш йөз ат көче кадәр. Алар терлек өчен салам һәм чөгендер тураклыйлар, тегермән ташларын, мастерскойлардагы станокларның, тимерче алачыгындагы вентициркуляр пычкыны хәрәкәткә китерәләр, сөт һәм виноград эшкәртәләр.
— Ай-һай, дөньяда нинди могҗизалар бар икән. Соң ул электричество дигәннәре кайдан алына?
— Менә хәзер барабыз, күрермен.
— Ох
, сез бездән бик алга киткәнсез. Барысын да галимнәрчә эшлисез. Сезне куып җитү безгә бик кыен булачак.
— Ни өчен кыен? Теләк кенә булсын!
— Ә
, күгәрченем, бик нык артта калганбыз шул без,—дип дәвам итте ул, үзе тирән итеп бер сулап куйды, аз гына уйлап торды да, өстәп куйды:

— Ләкин куып җитәчәкбез, куып җитәчәкбез!»
Бу бик матур һәм үрнәк алырлык эпизод. Алар мондый мул, таза тормышка үзләренең тырышып эшләүләре аркасында ирешкәннәр.
Әйе, бу колхозның һәм аның кешеләренең үткән юлы данлы, аның бүгенге тормышы сокланып туймаслык ямьле, ә иртәгәсе тагын да матуррак.
Хәзер алар асфальт тротуарлар җәю турында, йортларны үзәктән ягу һәм ванналар булдыру турында, көнкүрешкә чын-чынлап шәһәр культурасын кертү турында уйлыйлар. Колхоз электр тракторы алырга заявка биргән. Электр белән яңгыр яудыргыч алырга уйлыйлар. Электросушилка ясыйлар. Электротеп- лпца салдыруны планлаштыралар. Анда алар иртә өлгерә торган яшелчәләр үстерәчәкләр. Хатын-кызларның эшен җиңеләйтү өчен электр пекарня салына башлый. Колхозчылар табигатьне үзгәртеп кору өчен, иген уңышын тагын да югары алу өчен зур көрәш алып баралар.
Боларныц барысын да колхозчылар тормышка ашыралар. Чөнки аларга бөек Сталин җитәкчелек итә, коммунизмга алып бара.
Татгосиздат бу брошюраны татар телендә басып чыгару белән бик мактаулы эш башкарган. Ләкин аның матур әдәбият секторы бу китапны чыгаруда үз эшенә — китапны тәрҗемә итүгә һәм редакцияләүгә гафу ителмәслек җавапбыз караган. «Коллектив тәрҗемә» маркасы астында китапны тәрҗемә итү иясезләндерелгән. Җаваплы редакторы дип аталган иптәш А. Гумеров исә бу китапны я бөтенләй редакцияләмичә кул куйган, я булмаса, бу эшкә сон дәрәҗәдә җавапбыз караган.
Үз эшенә җитди караган редактор, мәсәлән, «столовая» «конюшня», «заведующий», «звеньевой», «соратниклар», «купальня» һәм башка сүзләрне тәрҗемә иттерерг) тырышыр иде. Китапның бер битендә «автопоилка», икенче битендә «автоматик су эчергеч», башка битләрендә «автоматик юл белән су эчерткечләр» дип язу да бары тик гамьсезлек, җавапсызлыкның шаһите булып кына тора.
Игътибарсызлык һәм җавапсызлык аркасында күп кенә урыннарда җөмләләр бөтенләй кире мәгънә бирә торган булып чыкканнар. Мәсәлән, «... террор белән кулаклар үзләренә дошман булган артельнең башы/ia җитәргә булдылар» (17 бит). Бу җөмләдә сүзләр үз урыннарында түгел. Шуңа күрә ул мәгънәсез килеп чыккан. Китапта мондый урыннар бик күп. Бер урында яңа порт төзү проектына карата сүз барганда: «Менә тик икенче катка менә торган баскыч кынг тәнкыйтьне (?) күтәрә алмый» (21 бит) диелгән. Тәнкыйтьне күтәрә алмый торган баскыч нинди була икән ул?..
Татарча яза белгән, татарча сөйли белгән кеше ничек инде, «безнең колхоз исәнме», дип сорый һәм миңем «Таныкламам исән», дип әйтә? Яки «...арбалар булмаганга сортсыз орлыклар белән 1 январьга чаклы чәчәләр» дигән җөмләне ничек аңларга? (57 бит.)
«Здобуток Җовтня» колхозы Тикич елгасы буена утырган. 69 нчы биттә сүз колхозга шул елга буеннан 150 гектар җир бүлеп бирү турында бара. Ә китапта исә ул: «Тикич өстеннән безгә 150 гектар җир кисеп бирделәр», дип тәрҗемә ителгән. Механик рәвештә, уйламыйча тәрҗемә итү
әнә шундый көлкегә алып бара.
Колхозчыларыбыз өчен шундый кирәкле, кадерле китапны болай бозып чыгару һич тә гафу ителерлек түгел. Шулай да аны безнең колхозчыларыбыз иҗекләп булса да укырлар, алдынгы колхозның тәҗрибәләрен өйрәнерләр, һәм ул тәҗрибәләрне Татарстан колхозларында да тормышка ашырырга тырышырлар.
ФӘТХИ — БАЛЫКЧЫ