Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ХРОНИКА

ӘДӘБИ АГИТБРИГАДАЛАР

СССР Верховный Советына сайлаулар уңае белән, сайлаучыларга әдәби хезмәт күрсәтү өчен, Татарстан Совет Язучылары Союзы правлениесе янында язучылардан әдәби агитбригадалар оештырылды. Бу агитбригадалар Казан шәһәренең сайлау участокларында — Мехкомбинатта, Пишмашта, Кожзаводта, Тегү фабрикасында, Яшь Тамашачылар театрында, университетта һәм башка урыннарда әдәби кичәләр үткәрделәр. Кичәләрдә, татар совет әдәбиятының бүгенге торышы турында кереш ясалганнан соң язучылардан Г. Галиев, Н. Исәнбәт, А. Шамов, Ә. Исхак, Ш Маннур, Г. Әпсәләмов, Р. Ишморат. Г Хуҗи, С. Урайский һ. б. үзләренең әсәрләрен укыдылар.

Сайлаулар уңае белән язучылар берничә тапкыр радио аркылы чыгыш ясадылар. Якын көннәрдә язучылардан төзелгән әдәби агитбригадалар, сайлаучыларга хезмәт күрсәтү өчен, Зеленодольск, Норлат, Кайбыч һәм Арча районнарына чыгачаклар.

 

САЙЛАУЛАРГА БАГЫШЛАНГАН «ӘДӘБИ ҖОМГА»
10 нчы февральдәге «
Әдәби җомга» татар совет шагыйрьләренең СССР Верховный Советына сайлауларга карата язылган шигырьләрен укуга багышланды.

Шагыйрьләрдән Ә. Исхак, Н. Арсланов, С. Урайский һ. б. иптәшләр сайлауларга багышланган шигырьләрен укыдылар.

Бу кичәдә Татгосфилармония артистларыннан Л. Юрусова, К. Сәләхова һәм Р. Ваһапов иптәшләр үзләренең җырлары белән катнаштылар.

Ш. КАМАЛ МУЗЕЕ

Казанда, шушы елның 29 январенда, татар халкының классик язучысы Шәриф Камалның квартира-музее ачылды (Островский урамы, 15).
Квартира-музейның экспозициясе Ш. Камалның балалык һәм үсмер чакларын, аның туган авылы булган Пешлә авылы (хәзерге Мордовия АССР ның Рузаевка районы) картиналарын һәм Пешлә авылында укытучылык итүе белән бәйләнешле документларны күрсәткәт бүлектән башланып китә.
Шулай ук язучының замандашларыннан, татар әдәбиятында демократик идеяләрне яктыртучы язучылардан Г. Тукай,  Г. Камал, М. Гафури, Г. Коләхмәтовның рәсемнәре һәм аларның әсәрләре бирелә.

Моннан соң язучының 1906 елда язылып, Петербургта «Сада» исеме белән басылган беренче җыентыгы күрсәтелә.

Икенче бүлек бөек юлбашчыларыбь В. И. Ленин. И. В. Сталин тарафыннан сәнгатькә, милли культурага карата әйтелгән фундаменталь фикерләрнең текстлары һәм юлбашчыларның рәсемнәре белән башланып китә.

Язучы гомеренең күп кенә өлешен, 1910 елдан алып 1925 елга кадәр булган чорны, Оренбургта (хәзерге Чкалов шәһәре) үткәрә. Монда ул мәгариф өлкәсендә күп төрле эшләр алып бара (балалар йорты мөдире, мәктәп директоры, укытучы һ. 6.).

1921 елда Сакмар районы, Түбән Чебенле авылына күчеп китә һәм анык якыннан катнашы белән авыл хуҗалыгы коммунасы оештырыла. Коммуна оештыру материаллары язучының 1937 елда язган «Матур туганда» романында төп идея эчтәлек мотивлары итеп алыналар. Экспозициядә без бу мәсьәләләр буенча бай гына материаллар күрәбез.

Ш. Камал 1934 елда Совет язучылары союзына член итеп алына. Экспозициядә язучының А. М. Горький имзасы куелган членлык билеты, А. М. Горькийның татар әдәбиятына карата әйткән сүзләренең тексты һәм портреты урнаштырылган. Ш. Камал А. М. Горький белән берничә тапкыр очраша (1928 елда А. М. Горький Казанга килгәч, 1934 елда совет язучыларының беренче съездында, Москвада).

934 елны Ш. Камалның ижат хезмәтенә 25 ел тулу уңае белән юбилей һәм 1940 елда 35 еллык юбилей үткәрелә. Экспозициядә котлау телеграммалары, адреслар һ. б. материаллар күрсәтелә. 1940 елны СССР Верховный Советы Президиумы Ш. Камалны Ленин ордены белой бүләкләде. Экспозициядә СССР Верховный Советы Президиумы Указы бирелә.

Бөек Ватан сугышы елларында Ш. Камал, барлык совет халкы белән берлектә, үзенең каләмен үткен корал итеп, дошманны тар-мар итүдә катнаша

Аның публицистик мәкаләләре һәм чыгышлары,
әдәби әсәрләре фашист илбасарларга каршы ачы
нәфрәт, совет халкының жиңеп чыгачагына тулы
ышану белән сугарылган. Язучының эш өстәле
өстендә: «Әлбәттә, без җиңәчәкбез!» дигән әдәби
очеркының кулъязмасы, көндәлек дәфтәрләре һ.
б. төр кулъязмалар саклана.

Киләчәктә язучының иҗатына һәм тормыш
юлына карый торган материалларны тагын да
җентекләбрәк өйрәну нигезендә экспозицияне
зурайту, татар әдәбиятында үзләренең иҗатлары
белән зур урын тоткан язучыларыбыздан Г.
Тукан. Г. Камал, Г. Коләхмәтов, Һади Такташ һ.
б. иҗатлары буенча аерым бүлекләр оештыру
һәм
, шулай итеп, аерым әдәбият музее төзү күздә
тотыла.

 

ТАТАР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕ
РУС ТЕЛЕНДӘ

Татарстанның 30 еллыгы уңае белән татар
совет язучыларының күп кенә әсәрләре русчага
тәрҗемә ителде һәм ителә. Г. Бәшировның
«Намус» романы (Н. Чертова тәрҗемәсе), Г.
Әпсәләмовның «Ак төннәр» повесте (Б. Аитов
тәрҗемәсе) басылып чыкты. Моннан тыш татар
совет язучыларының күренекле әсәрләре — К.
Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, И. Газиның
«Онытылмас еллар» повесте, С. Хәкимнең
«Шагыйрьнең балачагы» поэмасы, Г. Гобәйнең
«Замана балалары» повесте һәм Г. Әпсәләмовның

«Алтын йолдыз» романы тәрҗемә ителәләр.
Боларның кайберләре быел ук, кайберләре 1951
нче елда басылып чыгачак.
Юбилей көннәренә татар совет язучы-
ларының, шагыйрьләренең һәм драма-
тургларының иң яхшы әсәрләреннән «30 ел»
исемле зур альманах чыгачак.

СТАЛИН ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ НЫҢ
ӘСӘРЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ

Рус совет әдәбиятының алдынгы язучылары
— Сталин премиясе лауреатларының күп кенә
әсәрләре татарчага тәрҗемә ителде. Алар
арасында: П. Павленконың «Бәхет» романы (Г.
Иделле тәрҗемәсе), А. Фадеевның «Яшь
гвардия» романы (А. Гомәр, Г. Әпсәләмов
тәрҗемәсе), М. Бубенновның «Ак каен» романы

Ш. Маннур тәрҗемәсе), В Авдеевның «Юлдагы
көтүләр» повесте (Ш. Сайкин тәрҗемәсе). А.
Гу.тианын «Сакен язы» повесте (М. Әмир
тәрҗемәсе), А. Первенцевның «Намусыңны
яшьтән үк сакла» романы (Г. Гобәй тәрҗемәсе),
В. Любимованың «Аппагым» пьесасы
(«Снежок» А. Әхмәт тәрҗемәсе һ. б. бар.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ

Тәнкыйтьчеләр һәм прозаиклар секциясенең
берләштерелгән утырышында тәнкыйтьче Л.
Җәләйнең «30 ел эчендә татар совет әдәбияты
теленең үсеше» дигән темадагы доклады
тынланды. Докладчы утыз ел эчендә татар совет
әдәбияты теленең үсешен характерлаган күп кенә
материаллар туплаган. Доклад буенча сүз алучы
шггәшләр авторның бу хезмәтен яңа һәм кирәкле
эш дип таптылар.

Драматурглар һәм шагыйрьләр лекциясенең
берләштерелгән утырышында, иптәш Хәй
Вахитның «Вәгъдә» исемле либреттосы укылды.
Утырышта драматурглар, шагыйрьләр һәм
композиторлар катнашты.
Драматурглар секциясенең икенче уты-
рышында Нур Гайсин һәм 3. Вәлиуллин
иптәшләрнең тимер юл эшчеләре тормышыннан
алып язылган «Тынгысыз егет» исемле пьесасын
уку-тикшерү үткәрелде Сүз алып сөйләүче
иптәшләр пьесаны төзәтү өстендә бик нык
эшләргә кирәклеген әйттеләр.

«АЛТЫН ЙОЛДЫЗ» РОМАНЫ

14 — 15 нче ревральдә. Г. Тукан клубында,
Татарстан совет язучылары союзының партия
оешмасы Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын
йолдыз» исемле романын тикшерүгә
багышланган ачык җыелыш үткәрде. Тәнкыйтьче
Г. Кашшаф «Алтын йолдыз» романы турында
доклад ясады. Докладчы романның нигездә
уңышлы икәнлеген, яшьләрне патриотизм
рухында тәрбияләүдә аның роле зур булуын һәм
укучылар тарафыннан романның яхшы каршы
алынуын күрсәтеп үтү белән бергә
, кайбер
кимчелекләренә дә тукталды.
Ике кич дәвам иткән фикер алышуларда Г.
Бәширов. Л. Җәләй, X. Усманов
, Т. Гыйззәт, Ш.
Маннур. Ф. Хөсни. X. Садри, А. Расих һәм башка
иптәшләр катнашты. Алар да шулай ук романга
югары бәя бирделәр һәм киләсе басмаларында
төзәтелергә тиеш булган кимчелекләрен
күрсәттеләр.