Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЗАН УТЛАРЫ

ЗЫЯ МАНСУР
ИҢ БЕРЕНЧЕ КАНДИДАТ
Москва якларына
Күрдем кошлар очканын.

Шул кошлар кебек очып,

Сезгә, иптәш Сталин,
Барып җитсен бу җырым —

Кайнар йөрәк ялкыным,

Шатлыкларын сөйләсен

Туган илем халкының.
Сез биргән тормыш ямьле,

Яшәү рәхәт, күңел шат.

Сайлауларда Сез безнең

Иң беренче кандидат.
Җитәр сайлау иртәсе,

Шул көнне һәрберебез:
— Сталин—бәхет ул!—дип

Сезгә тавыш бирербез.
Язлар соклангыч бездә,

Яздай матур көнебез,

Рәхмәт, иптәш Сталин,

Сез мул тормыш бирдегез.
Кайчандыр, хыял булып

Күренсә Коммунизм, —

Бүген һәр эшебездә

Күрәбез аның үзен.
Бөек көрәш чорында

Калмадык җирдә ялгыз, —

Дөньяда безнең дуслар

Йолдызлар кебек сансыз.
Алар үз илләрендә,

Бездәге тормыш төсле,

Шат тормыш кору өчен

Туплыйлар барлык көчне.
— Сталин! — диләр алар, —

Сталин! —дибез без дә,

Бөтен халык ышана,

Иптәш Сталин, Сезгә.
Сез яшәү матурлыгы,
Сез халык таянычы,

Сез еллар аша алга

Ачык карый алучы.
Җитәр сайлау иртәсе,

Шул көнне һәрберебез:
— Яшәсен тынычлык! — дип

Сезгә тавыш бирербез.
Поль Робсон җырлый Сезне,

Неруда зурлый Сезне, Ирекле

Болгария, Чехия котлый Сезне.
— Сталин! —диләр алар,
— Сталин! — дибез бергә.

Халыклар бәхтенә

Сез Озак яшәгез җирдә.
Сез безгә рух бирүче,

Сезнең белән күңел шат.

Сайлауларда Сез безнең

Иң беренче кандидат.
Горур һәм кыю атлап

Сайлауларга килербез.

Барыбыз бер кешедәй

Сезгә тавыш бирербез!


ЗӘКИ НУРИ
БӘЙРӘМ КИЛӘ
Тормышында бәйрәмнәр күп, халкым, —

Октябрьлар, гүзәл Майлар бар.

Күп бәйрәмнәр яме белән балкып,

Менә килә тагын сайлаулар.
Дулкыннарын кагып әләмнәрнең,

Бәс мәрҗәннәр тагып килә ул.

Кыш булса да илдә, җәйләр ямен

Һәм яз җырын алып килә ул.
Шат хисләре безнең күңелнең мул,

Син дә, илдәш, шуны тоясың,

һәркем өчен бәйрәм күңелле ул

Якты булса бәхет кояшың.
Кояш булып балкый җир һәм күктә, —

Бер Закон бар минем илемдә,

Юл ачты ул безгә киң бәхеткә,

Хокук бирде эшкә, белемгә.
Ул — якты көн безгә, аяз иртә,

Һәр законнан җирдә ул бөек.

Халык улын парламентка илтә,

Халкың өчен хезмәт ит, диеп.
Шул Законда балкый нурның чыны,

Күңелләрне шул нур киң итә;
Шул Закон ул гади колхозчыны

Министрга дус һәм тиң итә.
Язылган ул, илдәш, безнең хакта,

Безне яклап тора сакта ул...

Сайлауларга бердәм килгән чакта.

Бюллетеньне алган чакта кул

Юлбашчыга һәркем әйтер хиснең

Иң кайнарын һәм иң тирәнен:

«Син һәркемгә бәхет иҗат иттең,

Синең өчен тавыш бирәмен».
Парламентка Ватан сайлар лаек

һәм сыналган батыр улларны,

Көрәшсен, дип, халык өчен янып,

Алдан күреп ерак елларны


АБДУЛ КЭЛИ
МИН ТАВЫШ БИРӘМ
Мин бүген тиңсез бәхетле,

Күңелем җырлый минем.

Алып бирдең бу бәхетне

Бары син, Туган илем.
Күп миллионлы халык белән

Бер теләк, бер фикердән,

Сиңа бетмәс куәт теләп,

Мин бүген тавыш бирәм.
Миңа дәрт һәм илһам бирә

Бөек Ленин үткән юл.

Синең алтын бишегеңдә,

Илем, туып-үскән ул.
Күп миллионлы халык бел
ән

Бер теләк, бер фикердән,

Даһи Ленин юлы өчен

Мин бүген тавыш бирәм.
Сталин безне шушы юлдан

Гел алга алып бара —

Данлы еллар баскычыннан

Коммунизмга таба.
Күп миллионлы халык белән

Бер теләк, бер фикердән Сиңа,

Сталин, озын гомер

Теләп, мин тавыш бирәм.


НУРИ АРСЛАНОВ
ДАН СИҢА
Син — легендар батыр,

Көрәшләрдә

Чыныктырды сине партия;
Мактау сиңа, Совет Армиясе,

Дан сиңа, дан, тиңсез Армия!
Октябрьда туган Совет илен

Син сакладың бөек дауларда,

Узган чакта авыр походларны,

Күкрәп атакага барганда Ленин

Сталин исемен йөрәкләрдә

Алып кердең утлар эченә,

Шуңа җиңү юлдаш булды сиңа,

Дан һәм мактау синең исемеңә!
Азатлыкны, тынычлыкны яклап.

Син Карпатны, Хинган тауларын

Кичеп үттең, тезләндереп юлда,

Тар-мар итеп дошман яуларын.
Яшен булып чәнчеп болытларны,

«Катюша»лар уты аркылы,

Дошман җәйгән кара төнне ярып,

Октябрьның сүнмәс ялкыны

Үтеп керде синең белән бергә

Берлингача булган юлыңда, —

Демократик илләр балкып туды

Ул ялкынның көчле нурында.
Синең үткән юлың яктысында

Кореяда ирек уянды;
Ал таң инде аның төньягында, —

Караңгылык-коллык югалды.
Озак еллар буе сугышларда

Бөек Кытай иле уллары

Азатлык һәм хаклык өчен ярсып.

Ал байракны тотып югары.

Авыр юллар кичеп көрәштеләр

һәм җиңделәр — килде тантана;
Бу көрәштә, Совет Армиясе,

Якты үрнәк булдың син аңа!

Сугыш теләмисең, ләкин синең

Алмаз кылыч балкый кулында,

Тынычлыкның чын сакчысы булып,

Син торасың хаклык юлында.
Син — җиңелмәс! Чөнки чын йөрәктән

Ватаныңа биргән антың бар,

Полководец даһи Сталин бар,

Һич җиңелмәс бөек халкың бар!
Син — легендар батыр!
Көрәшләрдә
Чыныктырды сине партия;
Мактау сиңа, Совет Армиясе,

Дан сиңа, дан безнең Армия!