Логотип Казан Утлары
Хикәя

АТАКЛЫ МАШИНИСТ

ГАМИР НАСРЫЙ

АТАКЛЫ МАШИНИСТ


Чатнама салкын январь көне иде.
Тимер юлчылар формасында киенгән өлкән бер кеше, борчылган кыяфәт белән, партком бүлмәсенә килеп керде.
— Рәхим итегез! — диде партком секретаре, аңа хөрмәт күрсәтеп, һәм урындык тәкъдим итте.
Озын буйлы, чал төшкән саргылт мыеклы карт машинист өстәл янына килеп утырды.
— Әле яңа гына маршруттан кайтып төштем, Николай Терентьевич, — диде ул, майланып каралган кулларына карап. — Юынып торырга да вакыт булмады. Тизрәк сезнең янга ашыктым.
Ул, борчылудан күзләрен бераз кыса төшеп, берничә секунд сүзсез торды. Аның ике каш арасындагы җыерчыклары тагын да тирәнәйделәр, аскы ирене сизелер-сизелмәс кенә калтыранып китте.
Әгәр бүтән бер машинист, маршруттан шушылай борчылып кайтып, партком бүлмәсенә килеп керсә, Николай Терентьевич «авария» дип уйлаган булыр иде, бәлкем. Ләкин бүген аның каршында 43 ел буена паровозны һичбер авариясез йөрткән зур тәҗрибәле кеше, Советлар Союзының атаклы машинисты Митрофан Григорьевич Крылов утыра иде.
— Мин сезне тыилыйм, Митрофан Григорьевич, — диде партком секретаре Шкатов.
— Кайбер кешеләрнең ваемсызлыгына исем китә!—диде карт машинист әриүле тавыш белән. — Бу хәлгә ничек алар түзеп торалар?
Январь аеның 20 көне эчендә Юдино паровоз депосы буенча күп кенә тонна күмер арты
к ягыла. Ягулыкка экономия ясау өчен кискен көрәш барган вакытта бу хәлнең килеп чыгуы машинистларны уйга калдыра. Ә депонын кайбер җитәкче работниклары бу күңелсез вакыйганы фәкать салкын көннәрнең булуы белән генә аклап калдыру юлына басалар.
ВКП(б) райком пленумы члены, карт коммунист Митрофан Григорьевич бүген партком секретарена менә шул турыда сөйләде.
— Күпме күмер бит! — диде ул, авыр сулап. — Күпме паровозга җитәрлек запас күмер җилгә очкан. Ягулык бүлегендә утыручы кешеләр нәрсә уйлыйлар икән?
Ул бу сүзләрне йөрәге белән ачынып әйтте. Чөнки ул, депутат буларак, моның өчен үзен дә гаепле итеп санады.
Партком секретаре картны игътибар белән тыңлады, аңа байтак кына сораулар бирде. Бу хәлләрне булдырмау өчен нишләргә кирәклеге турында аның фикерен сорады. Аннары үзенең уйларын да әйтте. Ахырда алар бер фикергә килделәр.
— Яхшы, Митрофан Григорьевич; — диде Шкатов, — депо начальнигы белән сөйләшеп, иртәгә үк производство киңәшмәсе үткәрәбез.
— Киңәшмәгә машинистларны да чакырыгыз, Николай Терентьевич Бөтен коллективны аякка бастырырга кирәк.
Митрофан Григорьевич, партком бүлмәсеннән чыгып, өенә таба китте. Сменада бер тәүлек буена йокламыйча үткәргәнлектән, ул шактый йончыган иде. Аның күз кабаклары авырайганнан авырая, йоклыйсы, ял итәсе килә, ләкин ул, 65 яшьтә булуына карамастан, яшь-ләрчә җитез атлады.
— Исәнмесез, Митрофан Григорьевич! — дип кычкырды кемдер шатлыклы көр тавыш белән.
Митрофан Григорьевич, депо ишеге янында басып торган Егоровны күреп, эзләгән кешесен тапкан шикелле, туп-туры аның янына килде. Әле күптән түгел генә Егоров, эшкә урнашуда һәм зуррак квартира табуда Митрофан Гри-горьевичның ярдәм итүен сорап, ана хат язган иде. Митрофан Григорьевич тиешле оешмалар аша берничә көн эчендә аның үтенечен канәгатьләндерде, ләкин җавап хаты язарга әле өлгермәгән иде. Менә шуңа күрә ул Егоровның үзе белән сөйләшергә теләде.
— Исәнмесез, иптәш Егоров! — диде Митрофан Григорьевич, аның белән күрешеп.
—Я, ничек, эшкә урнаштыгызмы?
— Урнаштым. Машинист ярдәмчесе булып эшли башладым.
— Ә квартира мәсьәләсе?
—- Анысы да хәл ителде. Күрсәткән ярдәмегез өчен сезгә зур рәхмәт! Хатын әйтә: «Изге кеше икән ул Митрофан Григорьевич!» ди.
Митрофан Григорьевич урынсыз макталуны һич тә яратмый иде. Шунлыктан, Егоровның соңгы сүзләре аңа ошамады. Ризасызлык күрсәтеп, ул кашларын җыерды.
Егоров исә моны тиз генә сизеп алды һәм гафу үтенгән тавыш белән әйтеп куйды:
Ә мин аңа: депутат кеше халык турында һәрвакыт шулай кайгыртырга тиеш, дидем, Митрофан Григорьевич.
— Монысын дөрес әйткәнсез, иптәш Егоров, — диде ул, үзенең канәгатьләнүен белдереп. — Чөнки без —халык хезмәтчеләре. Кешеләр урында кайгырту — депутатның вазифасы.
... 1946 елның февралендә Митрофан Григорьевич Крылов СССР Верховный Советына депутат булып сайланды.
Үзенең сайлаучылары — Чистаңдагы сәгать заводы эшчеләре белән очрашуларның берсендә ул аларга, иң алдынгы техника белән коралланган социалистик транспорт һәм дөньяда тиңдәше юк совет локомотивлары турында сөйләп, болай диде:
— Безгә иң төгәл, иң яхшы сәгатьләр кирәк. Сез беләсез, безнең заман — яңа заман, коммунизмга якынлашу заманы. Ә коммунизмга якынлашу
ул һәр өлкәдә тизлек өчен көрәшү дигән сүз. Безгә теләсә генә ничек булса да вакытны узып китәргә кирәк, иптәшләр, һәм алдынгы совет кешеләре моны эшлиләр дә. Сталинчыл транспортта, безнең алдынгы заводларыбыз һәм фабрикаларыбыз шикелле, сәгать механизмы кебек төгәл эшләргә, паровозларның йөрешен тизләтергә, бернинди авариясез йөрергә тиеш. Сезнең заводта эшләнгән сәгатьләргә карап, без минут өчен, секунд өчен көрәшәбез, иптәшләр.
Сәгать заводы эшчеләре депутатның сүзләрен горурланып тыңладылар. Чөнки алар үзләрен дә паровозларның йөрешен тизләтүчеләр итеп хис иттеләр.
— Безнең кеше! Үзебезнеке! Безнең ышанычны аклый алырлык кеше! — дип уйладылар сәгать осталары карт машинист һәм депутат Крылов турында.
Митрофан Григорьевич исә аларның ышанычын үзенең намуслы хезмәте, сайлаучыларга карата гаять игътибарлы һәм сизгер булуы белән аклады.
Дәүләт эшлеклесе буларак, сәгать заводының көндәлек эше белән ул һәрвакыт кызыксынып торды һәм кирәк вакытларда аңа практик ярдәм күрсәтте. Чистай шәһәрен төзекләндерү эшендә дә аның булышлыгын урындагы партия һәм совет җитәкчеләре даими рәвештә сизеп тордылар.
Сайлаучылар аңа төрле мәсьәләләр буенча һәм бик күп төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Митрофан Григорьевич, үзенең машинистлык хезмәте дә күп вакытны алуга карамастан, аларның ихтыяҗларын һич кичегүсез үтәп һәм җавап хатлары язып килә.
Митрофан Григорьевич, кешеләр турында кайгырта белүче депутат буларак та, яшьләргә һәрвакыт ярдәм итүче зур тәҗрибәле машинист һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучы коммунист буларак та
, һәркемнең хөрмәтен һәм ихтирамын казанды.
Митрофан Григорьевич белән Егоров, якын туганнар шикелле, үзара сөйләшеп торганда деподан яшүсмер егет Саша Вяткин килеп чыкты.
— Әле син һаман китмәдеңмени?— дип сорады аңардан Митрофан Григорьевич.
— Мине «сормович» тәмам сихерләде, Митрофан Григорьевич, — диде Вяткин, елмаеп. —
Һич кенә дә аерылып булмый үзеннән.
Депоның иң алдынгы машинисты Крылов бригадасына әле күптән түгел генә «Красное Сормово» заводыннан килгән «СУ» маркалы яңа локомотив бирелгән иде. Аны машинистлар «сормович» дип атадылар. Ә яшь кочегар Вяткин исә аны маршрутка чыгар алдыннан да, әйләнеп кайткач та, зур пөхтәлек белән кат-кат чистарта һәм кайчан да булса шушы гаять зур, искиткеч куәтле «корыч айгыр»ның .машинисты булу турында хыяллана.
— Хәзер үк өеңә кайтып ял ит! — диде аңа Митрофан Григорьевич аталарча ягымлы тавыш белән һәм, кинәт нәрсәнедер исенә төшереп, үзе дә китәргә җыенды. Чөнки аның бүген кичкә телефон аша сөйләшергә биргән заказы бар иде.
Митрофан Григорьевич, җитез-җитез атлап, өенә кайтып китте.
— Алтын кеше! — диде Егоров, аның артыннан карап.
— Менә дигән машинист! — диде Вяткин, баш бармагын күрсәтеп.— Ул үз гомерендә, беләсеңме, ике миллион биш йөз мең километр җир үткән!
— Җәяүләпме? — дидо Егоров аны шаяртып.
— Паровозда, — диде Вяткин җитди кыяфәт белән.—Бу бит
җир шарын 62 тапкыр әйләнеп чыгу дигән сүз! Аңлыйсыңмы шуны?
— Син, туганкай, нәкъ үзең әйләнеп чыккан кебек сөйлисен.
— Нигә, үзем дә чыгармын. Митрофан Григорьевич өйрәтә лә мине. Ә аңардан өйрәнгән егетләр хәзер, беләсеңме, кемнәр? Барысы да беренче класслы машинистлар! Егермедән артык кочегарны машинист иткән кеше ул.
50 ел тимер юл транспортында эшләп, үзенең бөтен анлы гомерен паровозда, реверс алдында үткәргән Митрофан Григорьевич Юдино депосында яки Казан тимер юлында гына түгел, бәлки бөтен Союз күләмендә танылган иң оста маши-нистларның берсе. Моңа ирешү өчен ул үзлегеннән бик күп укыды һәм паровозның «серен» зур тырышлык белән өйрәнде.
Ул, гомерендә беренче тапкыр паровоз будкасының «хуҗасы» булып һәм реверска үз куллары белән тотынып, локомотивны алга әйдәгәндә әле Россиядә караңгы еллар хөкем сөрә иде. Машинист дәрәҗәсенә күтәрелү өчен аңа 8 ел буена бик күп газаплар чигәргә туры килде. Чөнки аны акчасыз берәү дә өйрәтмәде, ә кочегар малаеның ул чагында бер телем икмәккә дә акчасы юк иде. Ул тик үзенең тырышлыгы һәм гадәттән тыш сәләтле булуы аркасында гына теләгенә иреште.
Патша заманының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган Митрофан Григорьевич яшьләрне машинистлык эшенә өйрәтүгә үзенен көчен, тәҗрибәсен, белемен кызганмады. Ул аларны чын машинист итеп тәрбияләде, эшне, үз профессияләрен сөяргә өйрәтте. Шундыйлардан Рудновский, Тройцкий, Леонтьев һәм башкалар хәзер алдынгы машинистлар булып танылдылар.
Аның соңгы өйрәнчеге Саша Вяткинның да киләчәктә «җир шарын 62 тапкыр әйләнеп чыгу» турында хыялланырга хакы бар иде.
— Кара әле
, туганкай,—диде Егоров, татлы хыялга чумган яшүсмер егетнең исенә төшереп, — сица бит Митрофан Григорьевич нигә кайтырга кушкан иде.
— Әйе шул, — диде Вяткин, кинәт урыныннан кузгалып. — Аның сүзен тыңламыйча ярамый. Дисциплина һәм төгәллекне ярата торган карт ул.
Саша Вяткин юл буена Митрофан Григорьевич кебек атаклы машинист булу турында хыялланып кайтты.
Митрофан Григорьевичның данлы тормыш юлы транспортта эшләүче яшьләргә, чыннан да, үрнәк булырлык иде.
13 яшеннән үк машинист булу турында хыяллана башлаган Митрофан Григорьевич, бик күп газаплардан соң, 1900 нче елны паровоз депосына, 20 тиен «хезмәт хакы» белән слесарь ярдәмчесе булып эшкә керә. Ә дүрт елдан соң ул машинист ярдәмчесе булып билгеләнә һәм 23 яшендә машинист булып эшли башлый.
Үзенең тормышын, көнкүрешен яхшырту турында хыялланган яшь егетнең барлык өметләре юкка чыга. Ничек кенә тырышып эшләмәсен, аның алган акчасы тамагын туйдырырга да җитми. Сәләтле һәм тырыш машинистның киләчәге һәм үсүе белән берәү дә кызыксынмый.
Митрофан Григорьевичның данлы һәм бәхетле тормыш юлы фәкать Бөек Октябрь көннәреннән соң гына башлана.
Сталинчыл бишьеллыклар чорында совет тимер юл транспорты, иң алдынгы техника белән коралланып, танымаслык булып үзгәрде. Янадан-яңа тимер юллар салынды, дөньяда тиңдәше юк баһадир локомотивлар барлыкка килде.
Яңа техника яңа кешеләрне тудырды. Митрофан Григорьевич, катлаулы яца паровозларны үзләштереп, үзенең техник белемен яңа баскычка күтәрде һәм политик яктан хәзерлекле, аңлы совет машинисты булып үсте. Киң колач белән эшләү өчен һәм тимер юл транспортында могҗизалар күрсәтү өчен аңа бөтен мөмкинлекләр, ачылды.
1939 нчы елны Совет хөкүмәте, Митрофан Григорьевичның хезмәтенә югары бәя биреп, аны Ленин ордены белән бүләкләде. Бөек Ватан сугышы елларында аңа Кызыл Йолдыз ордены бирелде. Үзенсн ярты гасыр гомерен тимер юл транспортына багышлаган, ике улын тәҗрибәле машинистлар итеп тәрбияләп үстергән карт большевикның, атаклы машинистның данлы исеме бөтен Советлар Союзына билгеле.
Митрофан Григорьевич нарат агачлары тирәсенә салынган зур йорт янына килеп туктады. Ул капканы ачарга да өлгермәде, аның каршына олы яшьләрдәге бер хатын килеп чыкты.
— Рәхим итегез, Митрофан Григорьевич!— диде хатын, ана юл биреп.
Митрофан Григорьевич кинәт тукталып калды һәм сорау бирде:
— Әллә сез минем янга килгән идегезме?
— Гафу итегез, — диде хатын, кыенсынып, — мин сезнең маршрутта икәнегезне белмәдем. Эштән арып кайткан кешене борчымаган булыр идем.
— Нәрсә, йомышыгыз бармы?
— Бар иде шул... Ярый, иртәгә килермен инде.
— Гафу итегез, фамилиягезне хәтерләп җиткермим.
— Афанасьева.
— Ә, әйе, Афанасьева. Сез бит пекарняда эшлисез. Шулаймы?
— Әйе, эшләгән идем...
— Ә хәзер?
— Штатны кыскарттылар. Шул турыда сезнең белән сөйләшмәкче идем.
Әйдәгез, алайса, сөйләшик.
— Сез бит, Митрофан Григорьевич...
— Юк, юк, зарар юк, ял итәргә өлгерермен. Ял качмас. Әйдәгез, өйгә рәхим итегез.
Алар биш бүлмәле, якты һәм җыйнак йорт эченә килеп керделәр. Афанасьева, кешене вакытсыз борчып йөрүдән уңайсызланып, ишек янында тукталып калды.
— Менә, бирегә рәхим итегез, — диде Митрофан Григорьевич, аңа үзенең эш бүлмәсен күрсәтеп. — Ә мин телефон аша тиз генә Чистан белән сөйләшеп алам.
Митрофан Григорьевич озак көттермәде.
— Чистаңдагы бер солдат семьясына ярдәм күрсәтү турында шәһәр советы белән сөйләштем, — диде ул бүлмә ишегеннән керә-керә. — Я
, сөйләгез. Мин сезне тыңлыйм.
— Мине бераз кыерсыттылар, — диде Афанасьева, ризасызлык белдереп.
Хөкүмәт члены белән пекарня илчесе арасында озак әңгәмә барды.
— Минемчә, — диде Митрофан Григорьевич, кабарынкы мыегын кул аркасы белән сыпырып. — Сезне эштән чыгарып, ялгыш эшләгәннәр. Мин бу турыда ОРС начальнигы иптәш Поликарпов белән бүген үк сөйләшермен. Тыныч булыгыз, барысы да җайланыр.
— Рәхмәт, Митрофан Григорьевич!— диде Афанасьева, аның белән саубуллашып. — Борчуым өчен гафу итегез.
Икенче көнне Крыловны производство киңәшмәсенә чакырдылар.
— Сезнең телеграммагыз зур файда итте, — дип каршы алды аны депо начальнигы Чихрадзе. — Москвадан ун пар тендер скаты килде. Депутат әйткәч, бик тиз җибәргәннәр.
Производство киңәшмәсе шактый озакка сузылды.
— Турысын әйтергә кирәк, — диде Митрофан Григорьевич үзенең чыгышында, — әгәр безнең депо январь аенда шул хәтле күмерне артык яндырган икән, таякның юан башы кайбер җитәкче работниклар өстенә дә төшә. Чөнки алдынгы машинистларның эш тәҗрибәсен өйрәнү тиешенчә оештырылмаган, ягулыкка экономия ясау буенча кертелгән рационализация тәкъдимнәре тулысымча файдаланылмый, машинистлар арасында аңлату ишләре дә системалы рәвештә алып барылмый.
— Ә салкын, салкын? —диде ягулык бүлегендә эшләүче техникларның берсе.
— Нәрсә салкын? — дип сорады аңардан Митрофан Григорьевич.
— Мин әйтәм, мондый хәляен килеп .чыгуы һаваларның салкынлыгы аркасында булды.
— Юк, һаваларның түгел, ягулык бүлегендә утыручы кайбер кешеләрнең салкынлыгы аркасында!— диде Митрофан Григорьевич шелтәле тавыш белән.
— Митрофан Григорьевич,—диде депо начальнигы, урыныннан кузгалып, — сез конкретно нәрсә тәкъдим итәсез?
— Январьда артык ягылган күмерне февраль аенда мөмкин кадәр күбрәк экономия ясау юлы белән капларга.
— Аннан соң, — дип өстәде партком секретаре Шкатов, — бу хәлне һәрбер машинистка һәм кочегарга аңлатырга кирәк.
Буранлы февраль кичләренең берсе иде. Тышта яфрак кадәр эре-эре кар яуды, җил уйнады.
Нарат агачлары ышыгында утырган йортларның берсендә бу кичне ярты төнгә кадәр ут сүнмәде.
Митрофан Григорьевич үзенең бүлмәсендә, дүрт ел депутатлык вазифасына йомгак ясап, санлаучылардан килгән хатларны берәм-берәм карап чыкты һәм бик күп кешеләрнең исемнәрен хәтерләде, бик күп вакыйгаларны күз алдыннан кичерде.
Дүрт ел эчендә аның исеменә 1400 гә якын хат килгән иде. Митрофан Григорьевич кайчандыр туларның һәркайсын зур игътибар белән кат-кат укыган һәм тиешле чараларны күргән.
Ә каплардан гына килмәгән һәм кемнәр генә язмаган ул хатларны! Чистай шәһәренең хезмәт ияләре дә, Совет Армиясе сафларында хезмәт итүче сугышчылар да, тимер юлчылар да, Казан вузларында укучы студентлар да, эшчеләр дә, колхозчылар да, мәктәп балалары да депутат Крыловка мөрәҗәгать иткәннәр.

Һәр хатның язмышын хәл итү өчен аның үзенә, бәлки, төрле органнарга берничә тапкыр хат язарга, телефон аша сөйләшергә яки телеграммалар бирергә туры килгәндер. Ләкин ул шулай да бер генә хатны да җавапсыз калдырмаган, хат ияләренең сорауларын, үтенечләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндереп килгән. Шуның өстенә күпме кеше аның өенә килгән, никадәр кеше белән ул депода, станциядә, разъездларда очрашкан! Аңа һәркем эш белән мөрәҗәгать иткән һәм Митрофан Григорьевич аларның һәркайсына киңәш биргән, үзенең ярдәм кулын сузган.
— Кешеләр, җанлы кешеләр! — диде ул, өстәл өстендәге бер кочак хатлар өеме өстеннән кулын йөртеп.
Эне, ул хатларны җанлы кешеләр, коммунизм җәмгыятен төзүче алтын кешеләр язганнар. Алар турында кайгырту —
депутатның иң изге бурычы иде. Ә Митрофан Григорьевич әнә шул изге бурычны саф намус белән үтәде.
Ул, эчке бер дулкынлану белән, урыннан торды һәм, тәрәзә янына барып, радионы тоташтырды.
Репродуктор аша Москва дикторының салмак һәм тигез тавышы яңгырады:
— «Чистай шәһәрендәге сәгать заводы коллективы атаклы машинист Митрофан Григорьевич Крыловны СССР Верховный Советына депутатлыкка икенче тапкыр кандидат итеп күрсәтте...»
Митрофан Григорьевичның артык дулкынланудан кинәт күңеле тулып китте.
— Рәхмәт! Барысы өчен дә Совет властена, иптәш Сталинга рәхмәт!— дип пышылдады ул эченнән.