Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЛМАГАЧЛАР ЧӘЧӘК АТА

ИБРАҺИМ ГАЗИ

АЛМАГАЧЛАР ЧӘЧӘК АТА


I
Тагын яз җитте.
Беренче тапкыр күк күкрәде, беренче тапкыр җылы яңгырлар явып үтте. Шомырт чәчәк ата, чия, груша, алмагач чәчәк ата: бакчалар апь ак!

Кырлар ямь-яшел!
Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә, һавада тургай сайрый, умарта кортлары, бил тиңентен чәчәккә чумып, бал җыялар.
Үтәр бер-ике атна, чәчәкләр коелыр, — чәчәкләр урынына яшел җимешләр күренә башлар; умарта кортлары кыр чәчәкләренә күчәрләр, кошлар, сайраудан туктап, бала туйдырырга тотынырлар. Үтәр тагын берничә атна: чияләр кызарыр, шомыртлар каралыр, алмалар зураер, арыш серкә очырыр; кошлар көтү-көтү булып очып йөри башлар. Әкренләп көз җитәр.
Көз көнендә алма бакчасына кергәнегез бармы сезнең? Кергәнегез булса, өлгергән алма исен хәтерлисездер? Бигрәк тә кич белән! Кояш инде баеган, үләннәргә салкын чык төшкән, ә сез бакчада йөрисез, һавада алма исе! Яисә иртә белән! Кояш әле яңарак кына чыккан, үләннәрдәге чык ялтыр-йолтыр итә, җиргә хәтле сыгылып төшкән ботаклардагы ал хорошавкаларның өстенә күгелҗем бәс сарган. Сез яңаклары кызарып торган бер хорошавканы өзеп аласыз да, күгелҗем бәсне, учыгыз белән сыпырып ташлап, алманың хуш исле итенә тешләрегезне батырасыз. Хәтерегездәме шул вакыттагы алма тәме? Минем бик хәтеремдә! Бер-икене кесәгезгә дә салып кайткан булсагыз, өй эчендә көн буе алма исе аңкып тора.
Ә көз көннәрендә бакчада алма җыйган чак? Хорошавкаларның кабыгы гына түгел, эче дә инде кып-кызыл булган. Баскычлар куеп, кызыл битле алмаларны саклык белән генә өзеп алалар да корзиналарга салалар.
Корзиналар тулгач, өемнәргә бушаталар. Анда да, монда да, көшел-көшел булып, алма өелеп тора. Шул вакытта кешеләрнең шатлануын күрсәгез иде сез! Йөзләр балкый, иреннәр елмая, телдән уен-көлке өзелеп тормый.
Өлгергән алманы җыеп алу бик күңелле, ләкин... ләкин менә сезнең март аенда билдән карга бата-бата алмагач төбе таптаганыгыз бармы? Яисә тнрләп-пешеп алмагач төпләрен чапканыгыз? Яисә яфраклардагы зарарлы бөҗәкләрнең ояларын, берәмтекләп җыеп, яндырганыгыз? Яисә, язгы кыраулар вакытында, ары да, биредә өелеп торган коры тирескә ут төртеп, алмагачларның чәчәген кыраудан саклап калганыгыз? Ә чәчәк бөресен яфрак бөресеннән аера беләсезме сез? Язлый түгел, язлый аны барлык кеше аера белә, ә көз көнендә? Аера беләсезме?
Ә менә Гаяз аны кечкенә чагында ук бик оста аера иде. Иде дим
, чөнки көз көннәрендә атасы белән бергәләп бакчага чыгып, чәчәк бөреләре карап йөргән чаклары күптән үткән инде аның. Вәли малае Гаяз хәзер инде Гаяз абыйга әйләнде, Вәлиев Гаязга әйләнде. Анык әтисенә, авыл халкы әйтмешли, «алмагач ясене кагылган» иде. Гомер буе алма бакчасында казынып ятты ул. Гаязга да кагылмыйча булмады бу «җен». Атасыннан бакча эшенә өйрәнеп калды ул. Атасы кебек, ул да алмагач үстерде, чия, слива, карлыган үстерде. Аныц атасы укый да, яза да белми иде. Гаяз авылдагы җидееллык совет мәктәбен бетерде. Бакчачылык турында китаплар, журналлар укыды. Үзләренең колхозына зур бер бакча үстереп бирергә җыенды ул.
Гаяз җыенган арада. Бөек Ватан сугышы башланып китте. Бөтенләй көтмәгәндә, аяз көнне яшен суккан кебек, куркыныч һәм гаҗәп бер башлану белән башланды. Гаяз абыегыз, бакчасын калдырып, баласын һәм хатынын калдырып, сугышка китеп барды. Алмагачларны яхшылап карарга әйтеп калдырды ул. Хатыны, күз яшьләрен сөртә-сөртә, карарга вәгъдә итте.
— Алмагачларына бернәрсә дә булмас, үзен генә исән-сау әйләнеп кайт,—дип, озатып калды хатыны. 1941
42 еллардагы каты суыкларда алмагачлар туңгач та, иренә язып-нитеп тормады: алмагач кайгысы түгелдер әле хәзер аңарда, дип уйлады. Бик дөрес уйлады Миңзифа. Чынлап та, ул вакытта Гаязда алмагач кайгысы түгел иде: Ржев шәһәре янындагы каты сугышларда яраланып, берничә ай госпитальдә ятып чыкты. Аннары өч ел буенча әле бер фронтта, әле икенче фронтта сугышып йөри торгач, сугыш бетәр алдыннан Нойсдорф авылы янында җиңел яраланып, тагын госпитальгә керде. Терелеп чыккач, аны өенә кайтарып җибәрделәр. Ул сугышка киткән чакта, авыл ямь-яшел бакча өчендә утырып калды. Ул кайтып кергәндә, бер генә төп алмагач та юк иде. Тегермән кашына җиткәч, Гаяз, кулын күзләре өстенәкуеп, үзенең туган-үскән авылын таный алмыйча, бик озак басып торды: алар авылымы соң бу? Әллә, тиле малай әйтмешли, бүтән берәр авылны күчерегә куйганнармы? Бөтенләй танырлык түгел. Шәп-шәрә булып калган, сыер ялап алган диярсең?
Дөрес, ул ишеткән иде. Идел буендагы барлык алма бакчалары өшегән; инеш башындагы өянкеләргә хәтле корып беткән; авыллар яп-ялангач булып калган, дип сөйләгәннәр иде. Дөрес булган икән.
Карана торгач, таныды бит Гаяз. Әнә кайчандыр үзе укып йөргән мәктәп иске урынында тора. Түбә калайлары тутыккай, кайбер тәрәзәләренә фанера такталары кадакланган, каршындагы тополь агачлары инде юк. Әнә үз өе... Чаттан икенче йорт иңәнен белмәсә, үтерсәләр дә таный алмас иде ул аны. Әнә инеш башы: анда сирәк-мирәк агачлар күренгәли.
Туган-үскән авыл! Тышкы матурлыкларың коелып беткән булса да. Гаязның күңеленә бик якын син.
Һәрбер урам чатың, һәрбер почмагың, тыкрыгың нинди дә булса бер күңелле истәлекне хәтергә төшерә. Шушылай йолкынган, шәрәләнгән килеш тә ярата сине Гаяз. Ул сине, синең кешеләреңне сагынып кайтып килә.
Менә
Гаяз, аркасындагы яшел капчыгын төзәтте дә, тегермән тавыннан тиз-тиз төшә башлады. «Яңасын үстерербез! Орлыгы үзебездә — Бoxapara барып йөрисе юк!» — дип уйлый иде ул.
Авылга солдат кайтканны күреп, өеннән йөгереп чыккан бер карчыкка да шулай диде Гаяз:
— Орлыгы үзебездә, Хәдичә нәнәй! Баш исәп булсын, баш исән булса, яңадан үстерербез!
Урамда ике бала иярткән бер хатын күренде: кайсыдыр шул арада, йөгереп барып, Гаязның хатыныннан сөенеч алып та өлгергән. Ике баласын иярткән Миңзифа, җилфер-җилфер атлап, ирен каршы алырга килә иде.
Олы малае, атасын танып алып, кыюсыз гыпа аңа килеп сыенды. Кечкенәсе (Гаяз киткәч туганы), күзләрен тутырып, аптырап карап торды.
— Шушымыни инде минем кечкенә улым? — дип, Гаяз кулларын малайга таба суза башлаган иде, теге, кечкенә генә кашларын җыерып, әнкәсенә чатырдап ябышты.
Ул да түгел, тәрәзәләрдә, капка төпләрендә кешеләр күренде. Кайберәүләр урамга ук йөгереп чыкты.
— Исән-сау гына кайтып киләсеңме, Гаяз улым!—дип, ике кулларын берьюлы сузып, Гаяз белән күрешә башладылар.
Өйгә кайтып ашап-эчкәч, хәл белергә кергән күрше-колан белән бераз сөйләшеп утыргач, Гаяз, балаларын ияртеп, бакчага чыкты. Кайчандыр гөрләп алмагач үсеп утырган җирләрдә хәзер бәрәңге үсә иде. Гаязның олы улы Илдар атасына аңлата башлады:
— Алмагачларны кистек, бәрәңге утыртабыз. Лорх бәрәңгесе!
— Кем бәрәңгесе?
— Лорх. Кәнди-кәнди була!
Гаяз сугышта йөргән вакытта алар авылына да яңа сорт бәрәңге килеп кергән икән. Лорх. Кәнди-кәнди! Кара син бу малайны! Бөтенесен белеп тора икән. Гаяз чыгып киткәндә биш тулып кына калган иде. Хәзер әнә нинди калкынып киткән. Лорх икән алайса? Алма урынына бәрәңге үстерәсез икән?
Кичкә таба Миңзифа мунча яга башлады, Гаяз колхоз правлениесенә төшеп китте. Председатель—аягына күн итек, өстенә яшел гимнастерка, яшел чалбар кигән илле тирәсендәге карарак, чандыррак бер кеше иде. Ул Гаязны аяк үрә басып каршылады, күкрәгендәге орденнарына, медальләренә ымлап елмайды, озак итеп кулын кысты. Бүтән кешеләр дә торып күрештеләр, авылда тагын бер ир кеше артты, егерме берәү идек, егерме икегә тулдык, дип көлешеп алдылар. Сүздән сүз чыгып, председатель әйтте салды:
— Кайтып кермәс борын Гыймади абзый эшкә куша дип үпкәләмә, Гаяз туган. Үзең дә ишеттең: ир заты бары-югы синең белән егерме икегә тулдык. Җыен хатын-кыз, җыен бала-чага белән бик кыен. Кайсы бригаданы аласың?
Шунда утыручылар председательгә каршы төштеләр:
— Нишләвең бу, Гыймади! Кеше, кайтып, хатынын кочакларга да өлгермәгән, ә син аңа бригада сузасың!
— Кемгә сузганымны белеп сузам, — диде тантаналы итеп председатель,— Гаяз ул аңлый торган егет — үпкәләмәс.
— Саламны кыстыра белә ул безнең Гыймади абзый, — дип көлеп куйды Гаяз.
Ник үпкәләсен, үпкәләмәде Гаяз. Ул үзе дә эш турында сүз кузгатмакчы булып тора иде әле. Колхозда алма бакчасы утыртылачактыр ич? Менә Гаязга эш. Җәйдән үк хәзерлек күрә башларга кирәк. Питомникка барырга, кредитка бер биш-алты меңтөп алмагач сорарга, бакча өчен урын сайларга, сукалатырга, чишмәләрне юшкыннан арындырырга,
— эш муеннан булачак. Әйтергәме шул турыда Гыймади абзыйга, әллә әйтми торыргамы? Әйтте Гаяз.
— Бакча?! Менә күрдегезме инде сез аны!
дип председатель көлеп җибәрде. — Кемгә нәрсә, ә Гаязга бакча. Армиядә сезне бер дә икмәктән өзеп тормаганнардыр шул. Алма тансыклап кайткансың. Юк, Гаяз туган, әлегә төп проблема — икмәк! Халыкны икмәккә, бәрәңгегә туйдырырга кирәк.
Яшәсен лорх бәрәңгесе! — дип, кайсыдыр көлеп куйды.
Бүтәннәр дә бәрәңгене якладылар. Әлегә хәтле, юләр сатып, алма бакчасы үстереп йөргәнбез. Эше дисәң — әллә ни хәтле, ашы дисәң — юк: көз көнендә бер-ике ай алма капкалагаидай итәсең дә бетте китте. Яртысы череп бетә. Алмагачлар корганнан бирле рәхәтләндек бәрәңгегә: әллә ничәшәр баз бәрәңге күмәбез. Яшәсен лорх!
— Бакча утырту — безнең планыбызга да кермәгән әле ул, — диде председатель.
— Планны яңартырга була.
— Булмый, Гаяз туган: җыелыш раслады, райисполком раслады. Көн саен план үзгәртмиләр. Менә берничә ел үтәр, заманалар җиңеләер, бакчасын да утыртырбыз, умартасын да үрчетербез... Хәзергә, күкләргә сикермичә генә, иген чәчик, сугыш башыннан бирле кысыр яткан җирләрне сукалыйк, урожайны күтәрик...
Урожайны күтәрүгә Гаяз да каршы түгел. Икесен дә бергә эшләп булмыймыни? Гаяз шулай дигәч, председатель иңбашларын җыерды: янәсе, аңламаса да аңламас икән кеше дигәнең. Бакча утырту, бакча үстерү өчен әллә нихәтле эшче куллар кирәк, атлар кирәк, машиналар кирәк, ә бездә күпме ат бар дип беләсең? Сыер җигеп йөрибез ич. Инде бик алмагач тансыклагансың икән, әнә утырт үз бакчаңа!
— Үз бакчама мин, Гыймади абзый, синең белән киңәшмичә дә утырта алам. Сүз колхоз бакчасы турында бара, дүрт-биш мең алмагачлы бакча турында,—диде Гаяз.
Ул, орденнарын балкытып, идән уртасында басып тора, бүтәннәр аны урап алганнар. Председатель, елмаеп, аның каршына баскан.
— Гаяз туган, — диде ул, һаман елмая биреп, — әрләшеп киткәнче туктыйбызмы әллә? Я тәмсез сүзләр әйтешеп ташларбыз. Син әле бүген генә кайттың, кунак кеше, авылның хәлен рәтләп белмисең. Әйдә, юкка бәхәсләшеп торганчы, киттек миңа чәй эчәргә...
Чәй эчәргә Гаяз каршы булмас иде, ләкин өйдәгеләр аның артыннан кычкырып калдылар: «Озак йөрмә, мунча өлгерә!» — дип кычкырып калды Минзифа. Аннары балаларын күреп туйганы юк әле. Шуңа күрә ул бүген чәйгә керә алмый. Рәхмәт! Шулай дип, Гаяз урыныннан кузгалды.
— Гыймади абзый,—диде ул, председательнең ягымлы чандыр йөзенә карап, — бригаданы алырмын, ике-өч көн сабыр ит.
Гаяз чыгып киткәч, берничә кеше көлеп җибәрде. Председатель дә, аларга кушылып, көлә башлады.
— Атасына бакча җене кагылган дип уйнап кына сөйлиләр иде, бусына чынлап та кагылган ахры: кайтып җитмәгән, бакча утырту гурында сөйләшергә төшкән, — диде ул.
— Контужен-мазар булып, башына зарар килмәгәндер ич?
— Булса да булыр.
— Нәкъ Вәли абзый инде, — дип куйды бер правление члены. — Ул да, мәрхүм, башына бер уй килсә, көн дип тормас, төн дип тормас, чыгып чабар иде.
Әлегә хәтле бер сүз дәшмичә, өстәл кырыенда газета караштырып утырган икенче бер правление члены, башын газета битеннән күтәреп, сүзгә кушылды:
— Гаязның сүзеннән көлүен көлдек тә, ә бит чынлап та колхозга бер зур бакча кирәк.
— Менә тагы: иске авыздан яңа сүз, — дип, Гыймади тагын көлеп җибәрде. — Кем әйтә колхозга бакча кирәкми дип? Кирәк. Тик хәзер эш алма бакчасына барып терәлмәгән әле. Җитәр вакыт, утыртырбыз.
Артыннан көлеп калганны ишетте Гаяз. Әле ярый, барлык планнарын ачып салмады. Күңелендәге бөтен нәрсәсен берьюлы чыгарып бушаткан булса, күз алдында кычкырып көлгән булырлар иде. Ә аның планнары үзенә күрә генә түгел. Украинада күргән бакчалар шикелле, алмагачларны сортлап-сортлап утыртырга, үзара серкәләнергә тиешле сортларны — янәшә үзара серкәләнмәскә тиешлеләрен бер-береннән ерак итеп урнаштырырга, алмагачларны ун елда түгел, алты-җиде елда алма бирерлек хәлгә китереп җиткерергә, уңышны гадәттәгечә ел аралаш түгел, ә ел саен алырга, шул рәвешле алма бакчасын бик доходлы итәргә, — менә бит аның планнары нинди! Бу планның очына чыгу өчен бик каты эшләргә туры килер. Көн димәскә, төн димәскә, яңгыр димәскә, кар димәскә. Аруны-талуны белмичә, эшләргә дә эшләргә. Аның каравы алты-җиде елдан менә дигән бакча. Биш мең төп! Бер башыннан килеп керсәң, икенче башына күз җитми. Диңгез кебек! Яз көннәрендә бакча эчең ап-ак чәчәк. Умарта кортлары тыз-быз счыгг йөриләр. Ә көз көне! йөк-йөк алма! Әллә ничә мең сум саф доход! Бик тансыклаган булсаң, үз бакчаңа утырт, имеш. Утыз-кырык алмагачлы бакча — бакчамыни ул. Аның ни доходы, ни ние, — гомер әрәм иткеч кенә. Биш мең төп, ун мең төп, — менә бакча нинди булырга тиеш! Андый бакчага рәхәтләнеп техника китереп кертәсең. Әйдә, хәзергә сыерлар гына булсын. Сугыш бетте инде, хөкүмәт хәзер авылны техника белән күмәчәк. Үз бакчаңа утырт, имеш. Тапты әйтер сүз. Алай көлеп кенә Гаязның исен китәрә алмассыз. Колхозда алма бакчасы булырга тиеш һәм булыр. Бу аның бүген генә башына килгән уе түгел. Пычрак окопларда ятканда шул турыда уйлап ятты ул.
Гаяз юл буе шулай тегеләр белән күңеленнән бәхәсләшеп кайтты. Хатынга әйтергәме, юкмы? Әйтсә, Миңзифа үзен әрләп ташламасмы. Әллә кайчан булачак бакча артыннан чапканчы, әнә ауган читәнеңне торгыз димәсме? Сугыш елларында япа-ялгыз бик аргандыр инде ул. Бөтен хуҗалыкны бер үзе тартып барды бит. Хәзер аны бераз ял иттерергә кирәк. Бик каты эшләтмәскә кирәк.
Шундый уйлар белән өенә якынаеп килгәндә, аның кайтып, килүен күреп, капкадан уллары йөгереп чыкты. Алдан озын сыйраклы Илдар чаба, аның артыннан кечкенәсе йөгерә. Өченчегә капка төбенә Миңзифа үзе дә килеп чыкты: аның йөзе балкыган, авызы ерылган иде. Әнә зур улы, йөгереп барып, атасының күкрәгенә ташланды; кечкенәсе — аякларына килеп сарылды; Гаяз аны, күтәреп алып, һавага чөйде дә, резина тупны тоткан шикелле, яңадан тотып алып, муенына атландырды. Атландырды да сикерә-сикерә йөгереп китте. Илдар, тай кебек уйнаклап, атасын куып уза башлады.
Мондый көннәрне күрермен дип уйламаган иде Миңзифа. Бәхете бар икән. Өстеннән тау төшкән кебек булды Гаяз кайткач... Күрше хатыны әйтә: бөтенләй кызлар шикелле йөри башладың, ди. Кара инде син аны: иренмичә, шул малайлар белән шаярып кайтып килә бит.
— Мунча әзер, — диде ул, ире белән бергә ишек алдына килеп кергәч, — син эссесенә кереп чык, мин балалар белән соңыннан керермен. Күлмәк-штаның шунда, киштәгә эленгән, салкын су чүлмәктә, кайнары чуенда, чабынам дисәң, себеркесе дә шунда.
Гаяз, өйгә дә кереп тормыйча, туп-туры мунчага китте. Мунчадан чыккач, бик озак чәй эчтеләр. Гаяз алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй бик тәмле булды. Балалар бигрәк тә алма консервасын яраттылар: шундый тәмле, шундый тәмле, телеңне йотарсың! Илдарның кашыгына эш күп булды бүген. Солдатларга әнә нинди тәмле нәрсәләр ашаталар икән! Кечкенәсенә аерып биргәннәр иде. Илдар аның өлешенә дә җитешеп өлгерде. Бүтән вакытта булса, әнкәсе аның маңгаена кашык белән кундырудан да тартынып тормас иде. Бүген тимәде. Әйдә инде: атасы кайткан көнне бер кыланып калсын. Аңарга да бәйрәм ич бүген.
Гаяз, бушаган чынаягын хатынына таба сузды да:
Карчык, минем бакчачылык турындагы китапларым, журналларым бер ярыда күренми, ертып бетермәгәнсез ич?
дип сорады.
Нишләп ертып бетерсеннәр, ди? Иренең әйберләренә тияргә Миңзифаның ничек кулы кузгалсын! Балалардан яшереп, сандыкка салып куйды ул аларны. Хәзер дисәң, хәзер кертеп бирә ала.
— Юк, хәзер үк кирәкми әле, — диде Гаяз.
Үзенең колхозда зур бакча үстерергә теләве турында хатынына сөйләп бирәсе килде аның. Әйдә, белеп торсын. Акыллы хатын ул. Берәр киңәш белән булыша алмасмы? Менә, карчык, шулай-шулай итмәкче булам әле, син ни әйтерсең икән, диде ул. Миңзифа нәрсә әйтсен? Җаның нинди эшкә ятса, шул' эшне эшлә, ди ул. Аягың-кулың исән, теләсәң нинди эшне башкара аласың. Рәхәтләнеп эшлә. Шулай диде Миңзифа. Молодец аның хатыны. Торгызылмаган читәннәр, ябылмаган каралты түбәләре турында бер сүз дә әйтмәде. Берәү булса, шулар белән күзне ачырмас иде. Колхоз тәртәсенә җигелгәнче, башта үз тишек-ертыкларыңны яма, колхоз эшенә аннары да өлгерерсең, дияр иде. Ансы, каралты түбәләрен дә рәтләргә туры килер, читәннәрне дә торгызырга.. Аларга да вакыт табылыр.
— Каралты башын мин аны үзем дә әмәлли алам, — диде Минзифа. — Күптән әмәлләгән дә булыр идем инде, әллә ничек һаман кул тимәде.
— Үзем кайткач, синнән түбә яптыраммы соң инде мин!
Шулай диде Гаяз. Ул үзенең кечкенә улын тез башында тирбәтеп утыра иде.
— Бу бөтерчекнең күзләре йомыла башлады, яткызасыңмы әллә?
«Бөтерчекне» илтеп салдылар. Озакламый Илдарны да йокы бәреп екгы: учын бит астына куеп, матур гына йоклап китте ул. Өй эче тып-тын булып калды.
Көн буе күңеленә ташып китәргә ирек бирмичә, көчкә-көчкә тыелып йөргән Миңзифа, кинәт иренең муенына барып сарылды да, үксеп елап җибәрде. Җанны рәхәтләндерә торган саф, татлы күз яшьләре иде бу. Бу күз яшьләрендә ирсез тормышның авырлыгы да, еллар буенча җыелып килгән сагыну хисе дә, сугыш вакытында хатыннар башыннан кичкән газап-михнәт тә, үз иреңнең күкрәгенә сыенып елау рәхәте дә, күрешү шатлыгы да, — бөтенесе дә, бөтенесе дә бар иде.
Гаяз, аптырап китеп, Миңзифаның калтыранган иңбашларыннан кочып алды да:
— Чү, чү, ни булды сиңа? Ә? Кайттым бит инде, кайттым ич, җитте, җитте, — дип кабатлый-кабатлый, хатынының ачык муеныннан, йомшак чәчләреннән үбә башлады. — Беләм инде, беләм: бик кыен булган сиңа, бик кыен... Үтте бит инде, үткәздек, я инде, я, я... — дип, үз тавышына үзе гаҗәпләнеп, Гаяз Миңзифаның әле таралып киткән чәчләреннән, әле калтырап-калтырап куйган аркасыннан сыйпады.
Шатлыклы күз яшьләре, иртәнге чык шикелле, бик тиз кибәләр. Менә Миңзифа башын күтәрде: аның чибәр йөзе, яңгырдан соңгы көн кебек, ачылып, яктырып киткән; яшьле күзләре елмайган иде.
II
Гаязга бирергә уйланган бригаданың бригадиры хатын кеше иде. Үзенең бригадасын бу хатын җәй уртасында кешегә бирергә теләмәде. «Сугыш вакытында мин яраган, хәзер ник ярамыйм?»
дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды ул. «Менә көз җитәр, чебешләрне санарбыз, шуннан соң күз күрер: бирергә теләрменме әле мин бригадамны, юкмы», — диде. Гаяз, болынга чыгып, печән чапты, умартачыга кортлар аерырга булышты, бакчачылык турындагы китапларын, журналларың укыды. Колхоз председателенең бакча утыртуга каршы торуы Гаязның күңелен сындыра алмады, хәтта киресенчә: болай каршы килү Гаязның колхозда зур алма бакчасы үстерүгә булган теләген көчәйтте генә.
Берәү булса: «Теләмисез икән, ихтыярыгыз, нәрсә миңа ул хәтле ялынып йөрергә?» — дияр иде дә, бакчага кул селтәп, бүтән эшкә тотыныр иде. Ләкин безнең Гаяз алай итмәде. «Гыймади абзый ялгыша, сугыш вакытындагы уйлар белән яши,—дигән карарга килде ул. — Аның күз алдында әле һаман икмәктә бәрәңге. Шуннан арысын күрә алмый әле ул».
Шулай дип уйлады Гаяз. Алма бакчасы турында яңадан сүз кузгат- маса да, эченнән гел шул хакта уйлап, булачак бакча өчен урын сайлап, планнар корып йөрде. Председатель Гаяз турында: «Сүрелде булса кирәк, ялкыны озакка бармады»,
дип уйлый иде. Очрашкан чакларында, Гаязны шаяртмакчы булып:
— Я, Гаяз туган, кайчан бакча утыртабыз инде? — дип, аңардан көлгәли дә иде.
Бер көнне Гаязны райвоенкоматка чакырттылар. Шунда бер уңайдан Гаяз райзодагы садовод янына да керде. Садовод яңа кеше икән тегесе Гаязның таныш кешесе иде, бусы Софья Васильевна Климова исемле сары чәчле, зәңгәррәк күзле яшь кенә бер рус кызы булып чыкты. Икеләнә калды Гаяз: суз кузгатыргамы, әллә юкмы? Бөтен планын ачып бетермичә генә, садоводның кылын тартып карамакчы булды ул: янәсе, бу бөдрә баш нәрсә әйтер икән? Сөйләшә торгач, Гаяз планның бер кырыен ачарга мәҗбүр булды. Садоводка план ошап куйды: бикәйбәт инициатива! Ничә йөз төп утыртмакчы буласыз?—дип сорады ул. Биш мең төп икәнен ишеткәч, кызның зәңгәр күзләре зураеп китте. Нишләп ул хәтле? Районның бөтен планы сигез мең төп. Председателегез әле кайчан гына килеп әйтте, быел бер төп тә утырта алмыйбыз, эшче көче җитми, атлар җитми, диде, ә сез, бүген килдегез дә биш мең төп, дисез! Кайсыгызга ышанырга сезнең?
— Миңа ышаныгыз!—диде Гаяз һәм үзенең биш мең төпле бакча үстерергә алыначагын сөйләде. Аңа тик рөхсәт кенә ителсен, ул үзе рәтен табар; зарланып, райисполкомга килмәс! Председатель тик аяк кына чалмасын. Ярдәм итсен, дими Гаяз, аяк кына чалмасын, ди.
Алма бакчасы турында сүз кузгатсаң, быел утырта алмыйбыз, көчебез җитми, фәлән-төгән, дип сукрануларга садовод күнегеп беткәв иде. Ә бу, килеп керде дә, бакча утыртырга үзе рөхсәт дәгъвалый башлады. Рәхим ит, рөхсәтне бирербез, ләкин башта районның хуҗалары белән киңәшеп карарга кирәк. Алар ни әйтер? Биш мең төп — биш төп түгел бит ул. Районның җир бүлеге мөдире эш белән Казан шәһәренә китеп барган иде. Софья Васильевна, туп-туры райисполком председателе белән сөйләшмәкче булып, телефон янына барды, аппаратның сабын бик озак борды, председательне сорады.
— Бирегә генә чыктымы, әллә авылларга ук?.. Авылларга? Белми сезме — Иван Богданович өйдәме икән? Өйдә? Рәхмәт.
Кыз» трубканы ыргагына элеп, тагын бик озак борды. Ниһаять, кирәкле номерны алып, райком секретаре Иван Богдановичтан керең чыгарга рөхсәт сорады: бакча утырту турында, бер иптәш белән керәбез, диде ул. Аннары, Гаязга таба борылып:
Әйдәгез, иптәш, — диде.
Кара туфлялары белән шык-шык басып, кыз алдан китте. Гаяз, бил каешын төзәтеп, аның артыннан иярде. Урамга килеп чыктылар. Кояш каты кыздыра иде. Исполком каршына килеп туктаган җигүле атлар яныннан, күләгәдә тәмәке тартып, кемнедер көтеп утыручы кешеләп яныннан уза башладылар.
Урамны аркылы чыктылар да, бер катлы агач өйгә килеп керделәр Коридор сулга борылды. Беренче бүлмәдә утыручы кыз, Софья Васильевнаның соравына җавап итеп, секретарьның ишегенә баш изәде керегез, рөхсәт.
Кара дерматин белән тышланган ишекне ачып, алдан Софья Васильевна, аныц артыннан безнең Гаяз керде.
Райком секретаре Иван Богданова»!
Яшь кеше түгел иде инде, ләкин карт та түгел иде әле: яшьлеге инде үтеп киткән, ләкин картлык әле килеп җитмәгән иде. Сугыш елларында ул шушы район белән җитәкчелек итте; барлык совет гражданнары кебек, бик күп эшләде; бер тапкыр җитди генә авырып та алды: үзе әйтмешли, йөрәге «шаярып алгалый» иде анын. Сугышның соңгы елында чигәләрендә ак чәчләр елтырый башлады. Кечкенә улы аларны йолыккалап торса да, күрәсең, йолкып кына бетә торган ак чәчләр түгел иде инде алар.
Кабинетына Софья Васильевна белән Гаяз килеп кергәч, секретарь өстәл артыннан күтәрелде дә, ягымлы елмаеп, керүчеләргә урын күрсәтте: әйдәгез, утырыгыз. Аннары Гаязның госпитальдән соң каралып өлгермәгән йөзенә, күкрәгендәге орденнарына, медальләренә игътибар белән карап алып, кайсы авылныкы икәнен сорады. Гаяз җавап биргәч:
— Да, да, у вас там яблочные места, — диде.
Сөйләшеп киттеләр. Гаязларның авылын бик яхшы белә икән. Гыймади абзыйны да белә икән. Сугыш елларында бик әйбәт эшләде, медаль бирдердек үзенә, диде. Ул бит быел алмагач утыртырга теләмәгән иде, ничек тагын алай яңадан уйлаган?
Сүзгә Софья Васильевна кушылып китте. Менә шулай-шулай, председательләре утыртырга теләми, көчебез җитми, ди, ә иптәш Вәлиев
үзе теләп бакча үстерергә алына, биш мен төп утыртырга рөхсәт сорый.
Ах, шулаймыни әле! Биш мең төп утыртырга? Ә иптәш Вәлиев үзе бакча эшен яхшы беләме соң? Бакчачылык техникумында укыганмы әллә? Ах, практик! Җидееллык мәктәп бетергән. Ансы яхшы. Бакчачылык турында китаплар, журналлар укыймы соң? Укый! Бик әйбәт.
— Софья Васильевна, — диде Иван Богданович, — әнә шул шкафтан авыл карталарын алып бирегез әле. Сул якта, яшел папкада булыр. Әйе, әйе, әнә шунда.
Софья Васильевна, яшел папканы актарып, «Сөзәк тау» авылының картасын алып бирде. Өчесе дә сызыклар белән чуарланган кәгазь
өстенә иелделәр.
— Так. Кай төшкәрәк утыртмакчы буласыз? — дип сорады Иван Богданович.
Гаяз төньяктан көньякка таба сузыла торган авылның төньягына һәм көнчыгыш ягына төртеп күрсәтте.
— Шушы тау битләренәме? — диде райком секретаре.
— Әйе.
— Анда сезнең көтү йөри шикелле?
— Әйе. Яз көннәрендә көтү йөри, җәйли буш ята.
— Так, так,— дип Иван Богданович, ияген капшап, бераз уйлап торды. — Бусы тауның көньяк бите, бусы — көнбатыш бите... Алма бакчасы өчен начар урын түгел. Ә сез, Софья Васильевна, ник бер сүз дәшмисез?
Софья Васильевна уйлап утыра иде булса кирәк, Иван Богданович сорау биргәч, шунда ук җавап кайтарды:
— Урыны ярый, ләкин аста нәрсә ятадыр бит... Әгәр өске катлауның астында таш ятса, яисә акбур ятса... Башта тикшерергә кирәк.
Икесе дә Гаязга күтәрелеп карадылар.
— Таш түгел, — диде Гаяз. — Акбур да юк. Ике метр ярым аста вак ташлы кызыл балчык ята, ком ята.
— Чтож,—дип, Иван Богданович тагын карта өстенә иелде, — әгәр шулай икән, урын монда җитәрлек. Менә безнең садовод авылыгыз, барыр, бөтенесен тагын бер тапкыр тикшерер, кайтып, безгә доклады, ватьитәр, шуннан соң инде без монда үзебез карарбыз: әлбәттә, рөхсәт итәрбез дип уйлыйм. Яхшы инициативаны кырың кагарга ярамый.
(Иван Богданович сәгатенә карап алды.)

— Софья Васильевна, сезнең хәзер вакытыгыз бармы? Бар? Әгәр без машина белән хәзер үк барып карап кайтсак? Бер уңайдан шунда күрше авылларга да кагылып үтәрбез.
Софья Васильевна риза. Гаяз инде бигрәк тә: тегеләй әле кайчан килеп, кайчан тикшерерләр иде дә кайчан райисполком карар чыгарыр иде. Болай гаҗәп әйбәт булачак. Бөтенләй Гаяз көтмәгән, Гаяз уйламаган рәвештә барып чыкты әле бу. Садовод янына кергән чагында ул, болай тиз генә берәр эш чыгара алырмын дип, һич өмет итмәгән иде. Бәхәсләшергә, тартышырга хәзерләнеп кергән иде ул. Ә монда райком секретаре үзе, бөтен эшен ташлап, бакча урынын карарга бармакчы була. Гаяз үзенең беренче адымы шулай уңышлы барып чыкканга сөенде. Ләкин әле мәсьәлә колхоз правлениесендә тикшерелмәгән, колхоз җыелышында тикшерелмәгән, — анда нәрсә әйтерләр бит. Үз белдеге белән райзога кереп, райкомга кереп, бакча утыртырга рөхсәт дәгъвалап йөрүен яратырлармы? Алай итәргә кем сиңа полномочие бирде димәсләрме?
Ун минут үтмәгәндер, райком каршыннан күк машина кузгалып та китте. Софья Васильевна белән янәшә утырган Гаязның күзләренә клуб почмагы, магазин тәрәзәләре, яңа коймалар, чирәм ашап йөрүче каз бәбкәләре чалынып калды. Җил тегермәнен үтеп, ачык кырга килеп чыктылар да тузанлы юл белән бара башладылар. Уңда ямь-яшел бодай, сулда ямь-яшел бодай. Машина ике яшел стена арасыннан чаба. Тау өстенә килеп чыккач, еракта урман күренде. Бу якта урманнар аз. Аның каравы чокыр-чакырлар, су ашаган кызыл ярлар бик күп. Машина, тау түбәсен үтеп, аска таба төшә башлады. Иван Богданович әйтә, заманалар тынычлануга бу чокыр-чакырларга агач утыртырбыз, ярларны судан ашатмабыз, ди. Софья Васильевна әйтә, менә юл буйларына да агачлар утыртып чыгасы иде, ди. Гаяз да ара-тирә сүз кыстыра: янәсе, Украинада җимеш бакчаларын кыр уртасына чыгарып утыртканнар. Тирә-ягы агачлык, ә уртада бакча: чияләр, абрикослар, алмалар үсә. Анда климат йомшак, ди Иван Богданович, бездә ачык кырга утыртып кара әле син, ничә алмагачың исән калыр икән. Софья Васильевна каты суыкларга да бирешми торган алмагачлар турында, Мичурин сортлары турында сүз кузгата. Аннары үрмәләп үсә торган алмагачлар хакында сөйләшәләр. Иван Богданович андый алмагачларны сугышка хәтле авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә күреп кайткан икән. Ләкин, диде ул, безнең Идел буе алмаларыннан да тәмлерәк алмалар юк.
Софья Васильевна елмаеп куйды.
— Сез, Иван Богданович, Идел буеның патриоты инде,—диде ул. Гаяз да елмайды: ул да Идел буеның патриоты иде. Кайларда гына булмады, нинди генә алмалар күрмәде, ләкин Идел буе бакчаларында үсә торган ал хорошавка кебек, антоновка, буй-буй әнеч кебек хуш исле тәмле алмалар очратмады. Бәлки, аңа гына очрамагандыр, бәлки, Идел буе үзеңнең туган-үскән җирең булганга күрә, алмасы да тәмле булып тоела торгандыр. Бәлки, шулайдыр... Тик Гаяз ал хорошавканы яисә антоновканы бүтән бер алма белән дә алмашмас иде. Софья Васильевна әйтә, хәзер алардан да яхшырак сортлар бар инде, ди, безнең галимнәр елдан-ел яңа сорт алмалар үстереп торалар, ди.
Сөйләшә-сөйләшә, килеп җиткәнне сизми дә калдылар. Сөзәк тау астында авыл күренде.
— Колхоз правлениесенә керәбезме, әллә туп-түры бакча урынын карарга китәбезме?
Гаяз шулай дип сорады. Иван Богданович кереп чыгу ягында булды. Гыймадп Шакирович белән сөйләшмичә ярамас, ул бит монда хүҗа кеше, башлап аны күрергә кирәк, диде.
Тәрәзә төбенә машина килеп туктауга, правлениедән кешеләр йөгрешеп чыктылар, Гыймади Шакирович биредә юк икән, авыл совет председателе белән бергә кырдагы ябык ындыр табакларын карарга чыгып киткән, озакламыйча кайтачак икән. Райком секретаре Гаязга таба борылды:
— Алайса без карын торыйк, — диде ул.
Гаяз — шофер янына, тегеләр артка утырдылар. Машина тагын куз галып китте. Каяндыр җыелып өлгергән малайлар машина янынна йөгерешеп бара башладылар.
Сөзәк кенә тау авылны төньяктан һәм көнчыгыш якган урап алган, ә көньяк белән көнбатыш як ап-ачык. Гаязның уенча, шушы тау битендә һәм тау араларында алма бакчасы бик яхшы үсәргә тиеш иде.
Машинадан төшкәч, Гаяз шулай дип сөйли башлады. Сөйләшә-сөйләшә
, алар тау итәге буйлап җәяү киттеләр.
— Илле гектардан ким түгелдер монда, — диде Софья Васильевна, унга-сулга каранып,— биш мең төп алмагачка урын артыгы белән җитәчәк.
Гаяз аларны окоп шикелле тар, сузынкы бер чокырга таба алып бара иде.
— Софья Васильевна, Иван Богданович, карагыз әле, — диде ул
, тирән, кара чокырның кырыена килеп туктагач. — Үзем казып карадым Күрәсез, кара туфрак катлавы нинди зур, төбе генә кызыл балчык.
Өчесе дә чокыр кырыена чүгәләп, аска, ниндидер үләннәр үсә башлаган чокыр төбенә карап тордылар.
— Тагын бер ике-өч урында казып карарга кирәк, — дип, Софья Васильевна чокыр кырыеннан күтәрелде. — Шуннан соң инде тынычлап утыртырга мөмкин булыр.
— Казырбыз.
Тау араларындагы иңкүлекләргә килеп җиткәч, Иван Богданович тукталып калды.
— Яз көннәрендә биредә салкын һава җыелып ятмыймы икән? — дип, үзенең шиген белдерде ул. — Алмагачларның чәчәген харап итүе мөмкин.
Софья Васильевна аның шиге белән килешә алмады. Дүрт ягы ла капланган чокыр түгел бит ул, ике ягы ачык ич аның, һава циркуляциясе өчен шул бик җиткән. Аннары, мондый иңкү урыннарга чәчәкне соңрак ата торган сортларны утыртырга була. Ә менә бик югары утыртмаганың яхшы (Софья Васильевна тау башына таба күрсәтте): җилдә алмагач начар үсә — бер якка сөрлегүчән була, тамырлары какшый, бигрәк тә яшь чакта...
Соңгы сүзләрен ул Гаязга төбәп әйтте: янәсе, утыртканда моны нскә ал.
Ул хәтлесен генә Гаяз үзе дә белә: кашлыкка чыгарып алмагач утыртмас. Аңардан әһәмиятлерәк нәрсә бар әле монда: ничек сукаларга инде бу чирәмне? Ат беләнгә калсаң, бер ел азапланырсың. Китап 50—60 сантиметр тирәнлегендә сөрергә куша. Тракторсыз монда пычак та эш чыгарып булмаячак.
Гаяз шушы хакта сүз кузгаткач, тегеләр икесе дә аның фикере белән килештеләр. Әлбәттә, трактор белән сукалатырбыз. МТС машиналары эшләп бирер, диде райком секретаре. Шундый зур эшкә тотынган колхозга ярдәм итми булмас.
— Менә бусы өчен рәхмәт сезгә, Иван Богданович! Инде питомниктан кредитка алмагачлар да биреп торсалар...
- Алмагачлар да булыр, — диде Иван Богданович.
Шәп! Бик шәп! Болай булгач Гыймади абзый да каршы тормас, ул каршы тормагач, колхоз җыелышы да каршы килмәс: халык алдында авторитеты бар анын.
Аннары бакча тирәли агач утырту хакында сөйләттеләр. Софья Васильевна әйтте, быел ук утыртырга кирәк, бакча өлгергәндә агачлар аны ышыкларлык булсын, диде. Җил чәчәкләрнең серкәләнүенә комачаулый, алмаларны коя, җирне киптерә, диде ул.
Гаяз бу турыда күптән уйлаган иде. Ул үзенең нинди агачлар утыртырга теләве турында әйтте. Юкә, тирәк, ә куаклардай гөлҗимеш, акация, урман чикләвеге утыртмакчы иде ул. Софья Васильевна аның белән килеште, тик шулар янына тагын чыршы утыртырга киңәш итте.
— Тегеләр кышлый яфракларын коялар, ә чыршы кышын-җәен бакчаны җилдән ышыклап торачак,—диде ул.
Бераз сүзсез барганнан соң, Иван Богданович уйчан гына итеп әйтте:
— Да, зур эшкә тотынасыз, көчегез генә җитсен...
— Көч җитә, Иван Богданович. Тик менә...
— Нәрсә тик менә?
Иван Богданович Гаязга күтәрелеп карады.
— Тик менә Гыймади Шакирович эшкә аяк чалмаса...
— Аяк чалмаса? Ни дигән сүз ул!» Гыймади Шакирович нишләп аяк чалсын.
Гаяз аңлатып бирде.
— Ах, ул әле каршы укмыни? Әйтербез, чалмас.
Тау итәгендә Гыймади абзагыз үзе дә күренде.
—- Әнә үзе дә, —диде Гаяз.
Авылга райком секретаре килеп төшкәнне ишетүгә, Гыймади абзагыз, бөтен эшен ташлап, тау башына йөгергән иде. Җәлт-җәлт килеп җитте дә, баш иеп, исәнләште. Аннары Иван Богдановичның сузылган кулын кысты, Софья Васильевнаның да кулын кысты, хәтта Гаяз белән дә кул биреп күреште. Иван Богданович, аның каушап калуын сизеп, тынычланырга бераз вакыт бирде дә, аннары:
— Сез быел зур бакча утыртасыз икән,—диде.
Гыймади абзый аптырап китте: «Харап иткән икән Гаяз»,—дип уйлады ул. Нәрсә дияргә белмичә, «без быел...» дип сүз башлаган иде, Иван Богданович, аның әйтеп бетергәнен көтмичә:
— Беләм, беләм, сез быел биш мең төп утыртмакчы буласыз, — диде. — Бик яхшы ният, бик яхшы... Район сезгә бөтен ярдәмне күрсәтер.
Гыймади абзый әле елмайды, әле кашларын җыерып куйды, ләкин утыртмыйбыз дип әйтергә кыюлыгы җитмәде. Уңайсыз хәлдән чыкмакчы булып, ул кунакларны чәйгә чакырды. Әйдәгез, Иван Богданович, әйдәгез, Софья Васильевна, әйдә Гаяз, снн дә. Мондый зур мәсьәләне аяк өстеннән генә хәл итеп булмый. Табын янында уйлашырбыз да, бер карарга килербез.
«У, Гыймади Шакирович, син әле дипломат та икәнсең!—дип уйлап алды Иван Богданович. — Сугыш вакытында бер дә болай дипломат- ланып тормый идең, туп-туры бәрә идең, ни булды сиңа?»
— Без хәзер чәйгә кереп тора алмыйбыз, — диде секретарь коры гына (дипломатлыгын яратмаганны сизсен!). — Бакча утырту мәсьәләсендәге инициативагыз өчен райком мактый үзегезне. Правлениедә уйлашыгыз: быел ничә төп утырта аласыз, районнан нинди һәм күпме ярдәм сорарга уйлыйсыз—шуларның бөтенесен дә язарсыз да, җыелышта раслатып, райисполкомга килерсез. Сезгә күп утыртудан куркырга ярамый: бакча өчен урыныгыз әйбәт, туфрагыгыз яхшы, эшлим дип атлыгып торучы кешегез дә бар. Я, Гыймади Шакирович, сау булып тор. Иптәш Вәлиев, сиңа ярдәм итәргә без һәрвакыт хәзер. Софья Васильевна, машинага утыра башлагыз.
Әче төтен калдырып, машина китеп тә барды.
Берсүзсез бераз басып торганнан сон, Гыймади абзагыз кинәт әйтеп куйды:
— Суйдың син мине, Гаяз, пычаксыз суйдың! Нигә дип син кычытлаган җирне кашып йөрисең? Алма — икмәк түгел! Икмәк үстерү — менә шул безнең бурыч! Сугыш вакытында да көн чаптык, төн чаптык, ул чакта шулай кирәк иде, ә хәзер? Хәзер өстебезгә бомба төшеп тормый лабаса, өлгерер идек бераз сулыш алгач та...
— Беләсең килсә, Гыймади абзый, безнең өстән бомбаның алынганы юк әле, — диде Гаяз. — Әйе, әйе. Сулыш алып, ял итә-итә генә эшләргә вакытыбыз сыйдырмый безнең; кушаякланып чабарга кирәк безгә, ә син әйтәсең, өлгерербез әле, дисең...
— Ну, ярый: бакча утырттык, ди, шул утырту белән без бик алга сикерәбезмени инде?
— Без утыртабыз, бүтәннәр утырта, — шулай җыела ул. Ә бакчадан илгә файда, халыкка файда...
— Ярый, файда да булсын, ди... Ә шул хәтле җирне сөрергә, шул хәтле алмагачны утыртырга, тәрбияләргә каян «көч төткәзәм мин си
ңа?
— Иван Богданович әйтте, булышырбыз, диде.
— Булышырбыз дигән! Ат бирәме ул миңа, кеше бирәме?
— Трактор белән сукалатырбыз, диде.
— Сукалау белән генә эш бетәмени!
Кредитка алмагачлар бирерләр, ашламалар бирерләр...
— Алганны кайтарасы була: барысы да колхоз җилкәсенә утыра бит ул: трактор өчен түлә, алмагачлар өчен түлә, ашлама өчен түлә, ә колхозчылар тамагына нәрсә кала?
— Карале, Гыймади абзый, — диде Гаяз. (Алар, әрепләшә-әрепләшә, авылга таба кайтып киләләр иде.) — Син бит бу сүзләрнең барысын да миңа ачу итеп кенә сөйлисең. Тегесенә түлә, бусына түлә, колхозчынык үзенә калмый да, имеш. Бер елдан соң бакча үзе табыш бирә башлык ул. Әйе, әйе, көлм
ә. Быел көз көне әйбәтләп кара карлыган, кура җиләге утыртып җибәрсәк, бер елдан — менә дигән уңыш. Илт тә шәһәргә сат.
— Илт тә сат! Утыртмаган, җыймаган, сата да башлады.
— Менә күрерсең.
Күрерме, юкмы, ләкин колхозның өч бөртек көчен анда да, монда да чәчәргә ирек бирмәс Гыймади абзаң. Алма түгел, икмәк төп проблема Иртәгә менә үзе райкомга барыр, Иван Богданович белән сөйләшер. Иван Богданович аны аңлар, аңлый торган кеше ул.
Иван Богданович аңлый да, аңлар да, ә менә Гыймади абзый пик һаман аңлый алмый икән?,Ябышып каткан үзенең төп проблемасына, бүтән бернәрсәне дә аңларга теләми. Ләкин аңларга тиеш булыр. Аңламаса, аңлатучылар табылыр. Гаяз шулай дип уйлады. Шуңа күрә дә председательнең каршы торуына артык исе китмәде аның: шаулар-шаулар да басылыр, килешергә мәҗбүр булыр. Райкомга да бара алмас, барса да, минем алдымда китергән дәлилләрне Иван Богданович каршына чыгарып сала алмас.
Шулай диде Гаяз.
— Минем каршыда гына тузынасың бит син, анда барып сөйләргә йөрәгең җитмәячәк синең, — диде.
— Менә күрерсең!—дип янады Гыймади абзый.
Ләкин бер көн үтте— Гыймади абзагыз бармады, ике көн үтте — бармады, өченче көн дигәндә Гаяз аңа әйтте:
— Кайчан барасын, инде син, Гыймади абзый?
Бәйләнде бит шушы Гаяз. Нәрсәгә инде аңа биш мең төп, бер мең өй җитмәгәнмени? Биш йөз тәбедә җитеп ашкан. Арыш өлгереп килә, аннары икмәк тапшыру башланыр, көзге чәчү... Ә ул бакча белән җенләнеп йөри.
— Менә игеннәрне җыеп алыйк, шуннан соң күз күрер, — диде ул.
Соң бит Гаяз да, буген үк бакча утыртырга тотыныйк, дими. Хәзерлек күрә башлыйк, ди. Гаязның планын раслап, район карамагына илтергә кирәк. Иван Богданович әйтте бит, бөтенесен дә күтәреп, райисполкомга килерсез, диде. Бүгеннән үк тотынмасаң, көз көне кая барысына да өлгерәсең. Колхоз правлениесеп тизрәк җыясы иде, планны тикшерәсе иде, раслыйсы нде.
Гыймади абзагыз правлениене чакырырга риза булды. Ул болай уйлый иде: правление членнары барыбер мине якларлар. Гаязның ул коточкыч зур планын расламаслар.
III
Правление җыелды. Гаяз үзенең төннәр буенча утырып төзегән планын укып чыкты. План күбрәк цифрлардан тора иде. Коры цифрларга җан кертү өчен, Гаяз телдән дә берничә фикер өстәде.
Әгәр дә правление шушы планны расласа һәгл әгәр дә төзеләчәк бакчачылык бригадасының эшенә аяк чалмаса (әйе, аяк чалмаса), Гаяз бакчаны ике-өч ел элегрәк өлгертергә өстенә ала. Әйе, ике-өч ел элегрәк бакчадан доход бирә башларга вәгъдә итә ул. Ничек дисезме? Ә менә ничек! (Гаяз тиз үсә торган сортлар турында, алмагачларны яхшылап тәрбияләү турында, химик ашламалар турында сөйләде.) Ул инде бөтенесен дә уйлады, исәпләде һәм әнә шундый нәтиҗәгә килде. Әлбәттә, бик каты эшләргә туры килер. Ләкин бит эшләмәсәң, тәрбияләмәсәң, алмагач түгел, бәрәңге дә үсми. Аннары, үзегез беләсез, алма бакчасы бер ел уңыш бирсә, икенче елны ял итүчән була. Бакчачылар элек шушы хәл белән килешеп яшәгәннәр: янәсе, табигатьтән узып бернәрсә дә эшләп булмый. Совет бакчачылары әйтәләр, бакчадан ел саен уңыш алып була, диләр. Яхшы тәрбияләргә генә кирәк бакчаны, диләр. Гаяз үзе сынап карый алганы юк, ләкин, алдынгы бакчачыларның тәҗрибәсенә таянып, бүген правление каршында вәгъдә итә ала: ул да үзләренең бакчаларыннан ел саен уңыш алуга ирешәчәк. Дөрес, ел белән ел тигез булмас. Ләкин ел саен алуга барыбер ирешер.
Гаязның исәбенчә, ал арның бакчасы елына меңнәрчә сум доход бирә алачак. Мичурин әйтә, өч гектар игеннән алган доходны чирек гектар алма бакчасыннан бик рәхәтләнеп алып була, ди.
Бу сүзне ишеткәч, Гыймади абзагыз дәшмичә түзә алмады:
— Синеңчә, иген чәчүне ташла да бөтен кырга алмагач утырт: бетсен игенчелек, яшәсен бакчачылык — шулаймы? — дип сорады ул.
— Юкка гына минем фикеремне бозып күрсәтергә азапланасың, Гыймади абзый, — дип, тыныч кына җавап кайтарды Гаяз. — Әгәр мин монда Иван Владимировичның сүзләрен китергәнмен икән, моның белән— яшәсен бакчачылык, бетсен игенчелек, дияргә уйламыйм. Мәсьәләне алай кую тинтәклек булыр иде. Мин әйтәм — яшәсен игенчелек, яшәсен бакчачылык, дим, икесе дә яшәсен, дим. Бакчачылык бик доходлы эш, дим. Үземнең шушы фикеремне дөресләү өчен, Мичуринның сүзләрен китерәм. Аннары, бөтен кырга түгел, ә гомер буе кысыр яткан тау битенә утыртыйк, дим. Бөтен кыр белән тау бите арасында аерма бардыр бит?
Шулай дип Гаяз газета җәелгән өстәл янында бераз кукраебрак утыручы какчыл гәүдәле, чандыр йөзле Гыймади абзыйга карап алды ул, яшел гимнастеркасының беренче ике төймәсен ычкындырып ябык бармаклары белән ияген нервлы капшап, бик җитди чырай белән тыңлап утыра иде. Гаязның күтәрелеп каравын күреп, Гыймади абзагыз ияген капшаудан туктады да, өстәл өстендә яткан карандашны алып карандаш башы белән өстәл тактасына бер тапкыр бәреп куйды моның белән ул нәрсәдә булса әйтергә теләдеме, әллә болан гына бәреп куйдымы. — Гаяз аңлый алмады. Бик аз гына тынып торганнан соң
, Гаяз сүзен дәвам итте:
— Әйтергә теләгәнем шул: алма бик доходлы нәрсә, ләкин бит әле дөньяда чия дә бар, слива, кара карлыган, кура җиләге дә бар. Менә сезгә тагын доход чыганагы.
Аннары Гаяз зур бакча, кечкенә бакча турында сөйләде.
— Кайберәүләр әйтәләр, — диде ул, — нигә безгә ул хәтле зур бакча, нигә кечкенәсе белән генә канәгатьләнмибез, диләр. Ялгыш фикер, иптәшләр. Вак-төяк бакчаның доходы да вак-төяк. Кечкенә бакчага техника да кертеп булмый. Ә техникасыз — бай уңыш көтмәгез. Кул белән тырнаштырып үстергән бакчаны беләбез инде без аны: барыбызда да бар иде андый бакчалар. Аннары, кул белән азапланган бакчаларда кеше көче бик әрәм була. Ә партия безгә әйтә, кешене авыр эштән азат итәргә кирәк, ди, авыр эшне машина эшләсен, ди.
«Нинди белдекле булып сөйли, — дип уйлап утыра председатель.— Әйтерсең лә, Гаяз белгәнне без белмибез, өйрәткән була. Мин вәгъдә итәм, мин фәлән итәм, имеш. Карап карарбыз инде синең вәгъдәләреңне!» Үзе шулай дип уйласа да, сизеп утыра Гыймади абзагыз: дөрес сөйли Гаяз. Тик Гаязның хаклыгын Гыймадиның таныйсы гына килми Аның хаклыгын таныса, үзенең хаксызлыгын танырга кирәк бит. Ә үзеңнең хаксызлыгыңны тану бик авыр. Планны тикшергән чакта, үзенең фикерен әйтергә ашыкмады ул: әйдә, сөйләсеннәр әле, Гыймади абзагыз өлгерер. Шулай дип уйлап утырганда, авылның парторгы Корбанов Гаязның планын яклап чыкты. Гыймади абзагыз Корбановтан тоны һич тә көтмәгән иде. Киресенчә, икәүдән-икәү сөйләшкән чакта
, ул Гыймади фикере белән бөтенләй килешкән иде шикелле. Правление членнарының да кайберләре Гаяз ягын каера башладылар. Ләкин күпчелек, Гыймади абзыйга караштыргалап, дәшмичә утырды: янәсе, колхоз председателе ни әйтер бит әле? Ул ич монда хуҗа. Ләкин «хуҗа» бик уңайсыз хәлдә утыра иде: парторг аны якламады. Дөрес, ул яшь кеше, Гаязның матур вәгъдәләренә алданган булуы мөмкин. Ләкин Гыймади абзагыз — карт чыпчык инде ул, аны кибәк белән генә алдый алмассыз. Әллә кайчан алыначак доходка омсынып (алынамы әле — билгесез), игенчелек эшенә зарар китертмәс! Иген үз вакытында җыелмаса, ашлык үз вакытында тапшырылмаса, чәчү үз вакытында чәчел- мәсә, Гаязны түгел, ә Гыймадины җавапка тарттырачаклар бит. Юк инде, иптәшләр, сезнең хыялый бакчагыз аркасында, Гыймадиның Совет власте каршында оятка каласы килеп тормый. Сугыш вакытында койрыкта өстерәлмәгән кеше хәзер койрыкта өстерәлергә риза түгел ул. Аннары, нәрсәгә шул хәтле зур бакча? Ата-баба күрмәгән коточкыч зур бакча утыртканчы, кечерәк кенә, җыйнак кына бер бакча утыртсак, җан тыныч булыр иде. Юк, килешә алмый Гыймади абзагыз. һич килешә алмый. Ул райисполкомга барачак, бөтенесен дә сөйләп бирәчәк, аның фикерен ярагмасалар, үзен председательлектән азат итүне сораячак. Әнә булыгыз үзегез председатель, алыгыз бөтен җаваплылыкны үз өстегезгә, шуннан соң ихтыярыгыз: телисез икән, бөтен кырга алмагач утыртырсыз...
Үзенең чыгышында ул шулай дип сөйләде. Аңа каршы парторг беләң Гаяз чыкты.
— Бик дөрес: ата-баба күрмәгән бакча шул! — диде Корбанов. Ул бик кызын сөйләде, чөнки Гыймади абзагызның председательлекне ташлау белән куркытуын бер дә ошатмады. — Безнең бабайларга караң хөкем йөртсәң, — диде ул, алар бик күп нәрсәне күрмәгәннәр. Аларның бертөрлесе колхозга да каршы чыкты: янәсе, нигә кирәк
бy ата-баба күрмәгән нәрсә? Ник ата баба юлы белән генә бармыйбыз, үзебезчә мөгез чыгарабыз? Шулай дип сөйләделәр алар. Ата-баба кайчан яшәгән дә без кайчан яшибез? Дөнья үзгәрде, дөньяга караш та үзгәрде. Минемчә, Гаяз мәсьәләне бик урынлы һәм бик дөрес куя: безгә нәкъ әнә шундый бакча кирәк!
Корбановтан сон, яңадан сүз алып, Гыймади абзагыз тагын да катырак буталды: янәсе, Гыймади бакча утыртуга каршы түгел, ул тик Гаязның планына гына каршы. Мәсьәләне тавышка куйган чакта, правление икегә аерылды. План һавада асылынып калды. Мәсьәлә колхоз җыелышына күчерелде.
Правлениедән чыккан чакта, ишек төбендә Гаязга Корбанов очрады: ул, тәмәке тарта-тарта, Гаязны көтеп торган икән. Алар бергә кайттылар.
— Менә күр дә тор: җыелышта без аны җиңәбез,—диде Корбанов. Гаязның ышанычын арттырырга теләгән шикелле итеп әйтте.

 — Монда да инде ул җиңелә язды, ә тегендә бөтенләй җиңеләчәк. Тик барлык коммунистлар белән алдан сөйләшеп куярга кирәк булыр, хәзер ләнеп килсеннәр. Гыймади абзыйны аны инде мин белеп бетердем, дип дәвам итте Корбанов, — карт ат кебек ул. Һаман бер йөргән юлдан йөрергә ярата: чак кына дилбегәне икенче яккарак тартсаң, чыгымлый башлый. Бакчаның мәшәкатеннән курка ул, зурлыгыннан курка, яңалыгыннан...
Корбанов, Гаязга караганда, бераз яшьрәк иде. Алар икесе дә авыл мәктәбендә укыдылар, ләкин төрле вакытта бетерделәр. Корбанов аннары райкомолда эшләде, партиягә керде,
Гаяз партиясез иде. Сугышка да алар бергә киттеләр, ләкин Корбанов, Смоленск янындагы сугышларда кулын имгәтеп, 1941 нче елның көзендә үк кире борылып кайтты.
— Без, авыл коммунистлары, сиңа бөтен ярдәмне күрсәтербез, — диде Гаязга Корбанов (алар, сөйләшә-сөйләшә, югары очка таба менеп баралар иде).

— Эшендә безгә таян! Бергә-бергә барлык каршылыкларны җимерербез!
Ул бүген аеруча күтәренке күңелле иде.
Бәхәс колхоз җыелышына күчте һәм Гыймадиның җиңелүе белән бетте. Райисполком утырышында Гыймади абзыйга хатасын аңлатырга тырыштылар. Аңладымы ул, әллә күпчелеккә буйсынырга мәҗбүр булдымы, ансын киләчәк күрсәтер. Хәзергә Гаяз җиңде.
Менә ул кайчан башлана эш дигәнең! Гаяз районнан бер кочак китап һәм расланган план күтәреп кайтты. Китапларны аңа Софья Васильевна бирде. Укы, өйрән, Гаяз иптәш, — бу китаплардан син үзеңә кирәк нәрсәнең бөтенесен дә табарсың! Кайда хәзер китаплар укып торырга вакыт! Урак өсте килеп җитте, Гыймади абзыйга игенне җыеп алырга булышырга кирәк. Онытып тор хәзергә бакчаңны, җигел гомуми эшкә, һәм Гаяз җигелде. Ул үзенә ашлык сугу эшен алды. Ике атна буенча төн йокламады Гаяз, үзенә дә, кешегә дә тынычлык күрсәтмәде. Аның каравы, ашлык тапшыруны тәмамлагач, җиңел сулап җибәрде ул. Хәзер инде бакча эшенә тотынырга да мөмкин иде. Мөмкин генә түгел, вакыт та иде инде. Бакча урынын сукалатырга кирәк, ә вәгъдә ителгән тракторлар һаман килмиләр. Гаяз әле райкомга, әле МТС ка чапты. Ярый әле, велосипед сатып алган пде. Ат сорап,
Гыймади абзыйга ялынып торасы юк. Теләгән вакытында, утыр да чап. Ниһаять, тракторлар килде. Гомер буе сука-сабан тимәгән тау башын, тау араларын алтөрәнле зур сабаннар белән сукалый башладылар. Гаяз гел трактористлар арасында кайнашты: тизрәк, иптәшләр! Көзге суыклар башланмас борын, бакчаны утыртып калырга кирәк. Рәхмәт Иван Богдановичка! Тракторларның да, тракгористларның да менә дигәннәрен җибәрткән. Сабаннар да әйбәт-чирәмне бөтенләй капландырып баралар.
Бакчачылык бригадасын оештырырга да вакыт җитте, ләкия Гыймади абзагыз кешеләр бирергә бик ашыкмый әле: менә теге эш бетсен, менә бу эш бетсен, бакча качмый әле ул, ди.
Бер көнне Гаяз, яна киемнәрен киеп, орденнарын, медальләрен такты ла, велосипедына атланып, питомникка китеп барды. Бу әле алмагачлар алырга бару түгел, бу әле разведка гына: нинди сортлар бар, нинди сортлар юк. Белеп кайтырга кирәк. Софья Васильевна аца әйтте, син алмагачның тышкы кыяфәтенә кызыкма, ә сортына игътибар ит, диде. Суыкка чыдый торган сорт булсын, тизрәк алма бирә торгаз сорт булсын, урожайлы сорт булсын. Әйе. урожайлы һәм тизрәк алма бирә башлый торган сорт кирәк. Аннары Софья Васильевна әйтте, груша утырт син, диде. Груша ел саен уңыш бирә ул. Грушага куян да» тычкан да бик тими. Алма кебек, бик кортламый да, бик коелмый да. Ләкин грушаның да кышкы сортын, Мичурин сортын утырт, диде. Барысын да быел көзли утыртып бетереп булмас, бер өлеше язга калыр. Ләкин кара карлыганны быел ук утыртып бетерергә кирәк. План буенча, Гаяз быел алты-җиде мең төп кара карлыган утыртырга тиеш. Карлыган өчен урынны сайлап та куйды инде ул. Аның урыны ике
тау арасы нәкъ шундый урынны ярата ул карлыган дигәнең. Кура җиләген язлыв утыртырбыз, сливаны, чияне язлый утыртырбыз, һи, әле эш! Ә Гыймади абзагыз бер читкә китеп басты да тик карап тора. Юк, алай читтә каяз алмассың әле син!
Велосипед ияре шыгыр-шыгыр итә, ләкин Гаязга ияр шыгырдамыйдыр, ә еракта-еракта тавык кыткылдыйдыр кебек тоела. Авыл күптән артта калды, кайда кыткылдый соң бу тавык? Ләкин шул вакыт аныи колагына ияр тавышы ишетелә башлый, ә тавык кыткылдаудан туктый. Көлеп җибәрә Гаяз. Тавык түгел, ияр «кыткылдый», имеш. Гаязның аяклары педальгә катырак баса башлыйлар, алгы тәгәрмәч куәтлерәк әйләнергә тотына, каршыдагы урман якынайганнан-якыная.
Биш мең төп алмагач! Аннары нихәтле чия, слива, карлыган, кура җиләге! Бакча тирәли чикләвек куагы, юкә, чыршы! Алты-җиде ел үтә дә китә ул. Сизми дә каласың. Алты елдан, җиде елдан алмагачлар алма бирә башлар. Тырышсак, бирә башлар! Аңа хәтле кара карлыган, кура җиләге әллә нихәтле доход китерәчәк әле!
Алгы тәгәрмәч зыр-зыр әйләнә. Урман бик якын. Урманны үткәч, питомникка бер генә километр кала.
Менә Гаяз урман авызына килеп керде. Урман эче тып-тын. Әрәнгеләрнең яфраклары инде кызара да башлаган. Көз дә җитте. Суыклар да озак көттермәсләр, ә Гаязның әле бакча утыртасы бар. Велосипедның тәгәрмәчләре, юл аркылы сузылган калын тамырларга эләгеп, сикереп-сикереп китәләр; тәгәрмәчләр сикергән саен Гаяз да калкынып-калкынып куя; Гаяз калкынган чакта, каршыдагы агачлар да сикереп-сикереп китәләр. Гаяз белән янәшә ак каеннар тезелеп бара; ялгыз миләш агачы, кып-кызыл чукларын салындырып, велосипедка каршы чабып килә; озын ботакларын юл өстенә сузган карт имәннәр, яфраклары кызарган өрәңгеләр, ямь-яшел зирекләр, чикләвек курклары узып-узып китәләр.
Бер текә борылышны үткәч, урман юлы кинәт түбән таба төшә башлады. Гаяз аяклары белән эшләүдән туктады да, велосипедны үз иркеиә куеп, тауга түбән очып төшә башлады. Аның битләренә дымлы урман һавасы килеп бәрелде, колак төбендә җил сызгыра башлады. Менә велосипед, урман авызыннан килеп чыкты да, кыр юлы буйлап, түбән таба чапты. Алда питомникның зур бакчасы, бакча тирәли утыртылган агачлар, агачлар арасында йортлар күренде.
Питомниктан ул кич белән генә кайтты. Капка төбендә велосипедыннан сикереп төште дә, ишек алдына кереп китте. Тәрәзәдән учак улы күренә: хатыны, колхоз эшеннән кайтып, аш пешерергә тотынган ахры. Балалар кайда икән соң? Кечкенәсе велосипедны күргән саен бәйләнә: әти, утыртып йөрт әле, ди. Өйдә булсалар, күптән йөгерешеп чыккан булырлар иде инде. Кечкенәсе көндез әбиләрендә калып торгандыр да, олысы хәзер аны алып кайтырга киткәндер.
Гаяз, өс-башындагы юл тузанын какты да, битен-кулын юып, өй эченә керде. Миңзифа, җиңнәрен сызганып, токмач басып ята, учак яктысы анын. беләкләрен, битләрен яктырткан.
— Я, юлын, уйдымы соң? — дип сорады ул иреннән.
Гаяз, кулларын сөртә-сөртә, сөйләп бирде. Әйе, аның юлы уңды. Ул теләгән сортлар питомникта бар, кара карлыган да бар. Хәзер инде, бригаданы оештырып, тизрәк эшкә тотынасы иле. Ләкин Гыймади абзый һаман суза әле.
— Бүген Гыймади абзыйны тау башында күрдем, — диде Миңзифа. — Сөрелгән җирләрне карап йөри иде.
— Җаны түзмәгән алайса, карарга чыккан.
— Көнләшә ул синнән, — дип куйды кинәт
Миңзифа.
— Көнләшә?! Нишләп көнләшсен ул миннән?
— Ник көнләшмәсен... Сугыш вакытында Гыймади абзый авылның алласы иде. Тик күтәреп кенә йөртмәделәр үзен. Син кайттың да аның борынына суктың.
— Нишләп мин аның борынына сугыйм? — диде Гаяз, бик гаҗәпләнеп.— Нәрсә сөйлисең син, карчык? Борынына сугарлык нишләттем мин аны, урыныннан төшерттемме?
— Гыймади абзый әйтә, ди, Гаяз үзе председатель булырга чамалый, дип әйтә ди.
— Гыймади абзый андый сүзне әйтмәс! — дип Гаяз кырт кисте.
— Хатыннар сүзе генәдер ул. Гыймади абзыйны шундый түбән кешедер дип уйлый алмыйм. Күрә ич ул минем председательлеккә сузылмаганымны.
— Район каршында яхшы атлы булырга тели, мине начар итен күрсәтмәкче була, дип әйтә ди.
— Юк, сөйләмә дә, ышанмыйм да! Гыймади абзыйның авызыннан андый тинтәк сүзләр чыкмас!—дип кабатлады Гаяз. Ләкин үзе болай дип уйлап алды: әллә чынлап та шундый уйлар уйлап йөриме икән? Әй, юләр, юләр! Корбановка әйтергә кирәк булыр, аңлатсын үзенә.
Ул арада балалар кайтып керделәр. Кечкенәсе кайткан чакта егылган, елаган, бармаклары белән бөтен битен буяп бетергән иде. Анасы Илдарны әрләп ташлады: күсәктәй башың белән шул малайны екмыйча, елатмыйча алып кайта да алмагансың! Дәресләреңне хәзерләп бетердеңме соң әле? Шушы Илдар мәктәпкә йөри башлаганнан бирле кечкенәсен өйдә калдырып булмый. Барыгыз инде, юындырыгыз шуның битләрен.
Атасы малайны ишек алдына алып чыгып китте. Күлмәген какты, битләрен юдырды, велосипедта йөртеп кайтасы гына калды.
IV
Алмагачларны алып кайтканнары юк әле, кара карлыганны инде алын кайттылар. Алын та кайттылар, утырта да башладылар. Гаяз түтәл ясатып утыртмакчы булган иде. Софья Васильевна алай итмәскә кушты. Кара карлыган түтәлсез дә бик әйбәт үсә ул, диде. Нинди сортларны янәшә утыртырга, ниндиләрен янәшә утыртмаска икәнен әйтте. Үзара серкәләнә торган сортларны бергә утыртмасаң, ярты, урожай да җыеп ала алмассың, диде.
Кичәдән бирле ике тау арасында карлыган утырту бара Бакчачылык бригадасы бер үзе генә этләсә, бу хәтле карлыганны бер атна утырткан булырлар иде. Бөтен авыл белән тотынгач, эш бик кызу
итте. Гаязның күңеле күтәренке: хыялы тормышка аша бит анын? Өсгендә хәрби кием Хәрәкәтләре җитез. Әле бер төркем янына, әле икенче төркем янына килеп, карап тора: ул өйрәткәнчә утыртсалар, бер сүзсез китеп бара, ул өйрәткәнчә булмаса, үзе утыртып күрсәтә. Бер җирдә кызларның эшен яратмады ул. Карлыган чокырчыгы алдына тезләнде дә, тынып калган кызларга әйтте:
— Бирегез әле монда бер куакны! Менә күрәсезме? — диде Гаяз, карлыган куагын бер кызның борын төбенә китереп, — Питомникта аның менә шушы хәтле җире туфрак астында булган, бездә дә ул шул тирәнлектә яисә бераз гына тирәнрәк утырырга тиеш, ә сез яртылаш күмеп баргансыз. Маныгыз әле тамырларын әнә шул сыекчага, бирегез әле монда, менә хәзер без аны утыртабыз, тамырларын менә шулай таратып җибәрәбез, чергән тирес салабыз, ә менә хәзер күмәбез
. Белдегезме инде ничек утыртырга кирәген?
Кызлар, белдек, диделәр.
— Ягез әле, кайсыгыз утыртып карый? Саимә, синме? Ал әле бер куакны. Тешләми ул
, кысыбрак тот: (Чокырчык каршына чүгәләгән Саимәнең битләре кып-кызыл булды.) Манып ал да утырта башла Янтайта төш, янтайта төш! Кара карлыганны янтайтып утырталар аны, шулай иткәч, үренделәре күбрәк була аның. Селкеп җибәр! Тамыр араларына туфрак тулсын. Менә шулай!
Саимә, карлыганның төбен күмде дә, таптый башлады.
— Әкрен тыпырчын! Ягез әле, су сибеп җибәрегез!
Су китереп сиптеләр дә куак тирәли бераз туфрак өеп (кышка каршы утырталар бит — туңмасын!), төбенә коры тирес тараттылар.
Менә шулай утыртыгыз!—диде Гаяз һәм, чүгәләгән җиреннән күтәрелеп, тез башларын какты. Кызлар яңадан эшкә тотындылар. Гаяз китеп барды. Аның каршысына мичкә белән су ташучы малайлар очрады.
— Гаяз абый, нишлибез: инешнең суы бетеп бара? — дип сорадылар малайлар. Гаяз аргы улактан ташырга кушты. Чишмәләрне әрчетергә, бура батырырга кирәк, дип уйлады ул. Эшнең иге-чиге юк! Ләкин җаның теләгән эшне эшләү нинди рәхәт! Гаяз, туктады да, ике тау арасындагы иңкүлектә карлыган утыртып йөрүче халыкка карал торды. Әнә бит алар нинди кайнашалар! Ничек шатланмаска кирәк? Уң яктагы тау битендә дә халык, сул яктагы тау битендә дә халык, аргы башта да, бирге башта да... Берәүләре кочак-кочак карлыгам куагы күтәреп бара, берәүләре, озын җеп сузып, саф өчен урын билгели, берәүләре көрәк белән чокырчыклар казый, берәүләре утырта төбен таптый, берәүләре чиләк белән су сибеп йөри. Ә тегендә, тауның көнбатышка таба караган битләрендә, ирләр алмагач утырту өчен чокырлар казыйлар. Алмагачларны да шушылай бөтен авыл белән утыртсак, бик шәп булыр иде. Хәер, алмагачларны көз көне күп утыртмабыз. Язга калдырырбыз аларны. Көзли утыртылган алмагачлар начаррак китүчән булалар.
Гаяз сизми дә тора, имеш: янына Гыймади абзый килеп туктагач
— Нихәл, Гыймади абзый! Килдеңме?
Ник килмәскә? Әллә аның монда килергә хакы юкмы?
Гыймади абзый, ник син шулай керпеләнеп сөйләшәсең? Кем әйтә синең хакың юк дип? Син хуҗа, син җитәкче. Мин бригадир пына.
Бригадир гына... Әнә сиңа райкомнан Иван Богданович шалтыратты. Хәлеңне сорады, утырта башладымы әле, ди.
— Ә син нәрсә дидең?
Башлады, мин әйтәм, эше яхшы бара.
— Рәхмәт, Гыймади абзый.
— Мина нишләп рәхмәт? Иван Богдановичка рәхмәт әйт, хәлеңне сорашты...
— Аңа да рәхмәт, — диде Гаяз.
Шушы картаеп бара торган кеше, чәченә чал кергән, дөньяны татыган тәҗрибәле кеше Гаязның эшендә нинди дә булса начар ният күрәме
икәнни? Район каршында яхшы атлы булырга тырыша, имеш. Мине начар итеп курсәтмәкче була, имеш. Юк, алай димәгәндер! Латыннар гайбәте генәдер. Гаяз бакча утыртканнан Гыймади абзыйга ни зарар? Бәлки, бераз көнләшәдер? Янәсе, кайтты да, председательне узып, командовать итеп йөри. Аның каравы, Гаяз әнә никадәр халыкны аякка бастырды. Аларның җанталашып эшләп йөрүләрен күрү председательгә дә шатлык түгелмени?
— Гыймади абзый, — диде ул, — син кәнсәләргә кайтмыйсыңмы әлег Кайткач, зинһар, Софья Васильевнага шалтыратсаңчы. Бүген килеп йөрмәсен. Ул бүген килеп чыкмакчы иде. Иртәгә килсен, иртәгә кичкы рын.
Гыймади абзый шалтыратырга вәгъдә итте. Тагын бераз сөйләшкәндәй итеп тордылар да, Гаяз кузгала башлады. Эше күп аның. Чыпталар астында әнә никадәр (кечерәк тау хәтле бар!) карлыган куагы Гаязны көтеп ята. Аларның бөтенесен дә бер тапкыр күздән кичереп чыгарга кирәк бит. Шулай дип, Гаяз Гыймади абзый яныннан китеп барды. Барышлый ул бер төркем хатыннар янына тукталды: тегеләр суга кызыл балчык салып, сыер тизәге салып, чокырда сыекча хәзерлиләр иде.
— Бик куе ясыйсыз түгелме? — дип сорады ул, кызыл яулыгын арттан бәйләгән, җиңнәрен сызганган бер хатынның кулыннан көрәген алып, сыекчаны болгатып карады.
— Гомеребездә ясап караган нәмәстәбез түгел, Гаяз энем. Рәтен белеп бетермибез.
— Өйрәнерсез, Гаҗилә түти.
— Нәстәгә ясатасың соң син бу әкәмәтне?
Гаяз урынына кара күзле яшь кенә бер хатын җавап бирде:
— Күрмисеңмени: карлыган куагын шуңа манып утырталар ич.
— Пәрәмәч! Шәйләми дә торам тагы мин.
— Сыер тизәген — күбрәк, балчыкны азрак салыгыз, — дип киңәш итте Гаяз.
Өсләренә чыпталар ябылган карлыган куакларына таба барганда,
Гаязның каршысына хатыны Мпңзифа очрады: ул, бер кочак карлыган куагы күтәреп, таудан төшеп килә иде. Гаяз, аны күреп, елмайды, Миңзифа да елмайды. Аларның болай елмаешуларында бер-берен яратышу күренеп тора иде. Гаяз кайтканнан бирле Мпңзифа бөтенләй әллә нишләп китте: аңарда ниндидер котырынып ярату тойгысы уянды. Бу тойгыга Миңзифа үзе дә гаҗәпләнә: әллә нәрсә булды миңа, дип башкарак куркып та йөрде. Еллар буенча җыелып килгән күңел ялкыны шулай берьюлы ташып чыктымы? Әллә элек яратуның нәрсә икәнен белеп бетермәгәнме? Кыз чагында да Миңзифа үзенең Гаязын бу кадәр яратмаган, иде шикелле. Хәзер ул әллә ничек бик каты ярата һәм үзенең бу яратуын Гаяздан яшерергә тырыша. Ләкин кемнең, кайчан үзенең яратуын яшерә алганы бар! Гаяз аңардан. «Нишләдең син, Миңзифа?» дип сораган чакта, Миңзифа, яшь кызлар кебек кып-кызыл булып: «Синең белән, Гаяз, гомер итү рәхәт», — дип кенә җавап бирә. Элек тә эшне яратып эшли торган Миңзифа хәзер эштән аеруча рәхәт һәм ләззәт таба башлады. Бакчачылык бригадасына күчкән көннән бирле, бер үзе өч кешелек эшне эшләп килә.
Миңзифаның каршысына килеп җиткәч, Гаяз:
— Ничек анда сезнең? — дип сорады.
— Әйбәт, диде Миңзифа һәм, күзләре белән генә елмаеп, туктамыйча узын китте.

Гаяз, карлыган өеме янына килеп җитеп, берничә чыптаны алькп ташлады. Әнә бит әле ул нихәтле! Һәрбер куакны карап, тикшереп, чыгасы бар: бөреләренә яман бөҗәкләр ояламаганмы? Тамырлары зарарланмаганмы? Сабаклары сынмаганмы? Бу эшне Гаяз берәүгә дә ышанмаска, үзе генә эшләргә булган иде. Ләкин өлгерә алмас ахры. Кызларны чакырырга туры килер. Кызлар килеп эшли башлагач, Гаяз әйтте: менә шулап итегез, шулай итегез. Зинһар, сортларын буташтыра күрмәгез. Менә бусы лия плодородная дип атала, бусы — неаполитанская, телегезне сындырмагыз, рәтләп кенә әйтегез, ә менә бусы — һәркайсын аерым-аерым өегез.
Шулай иттеләр кызлар. Шаярышып, чыркылдашып, карлыганнарның исемнәрен төрлечәгә борып, юк кына нәрсәдән дә көлке табып, кызлар эшләделәр дә эшләделәр. Гаяз да алар белән бергә эшләде. Гаяз янындагы кызны котыртып. Мпңзифа апа күрсә, шушы карлыган куагы белән суктырыр үзеңне дип, аптыратып бетерделәр. Бераздан Гаяз янына бер малай йөгереп килде. Саф араларын ялгыш тар калдырып утыртканнар икән. Нишләтик: шул килеш калсынмы, әллә күчерикме? — дип сорады малай. Гаяз үзе китте. Ялгыш утырткан өчен шелтәләде саф араларын киңәйтергә кушты, утыртуларын карап торды. Аннары, тау буенча тикшереп бара-бара, теге башка хәтле барып җитте. Аннан сул як тау бите буенча кайтып, аска төште: бөтен җирдә диярлек
эш Гаяз кушканча, Софья Васильевна кушканча алып барыла иде.
Бик күп утырттылар бүген, ләкин иртәгә дә калды әле. Безнең Гаяз карлыган утырту эшен беткән эшкә саный: халык өйрәнеп алды, иртәгә утыртып бетерерләр, дип уйлый. Хәзер алмагачларны кайгырта башларга кирәк. Чокырларны инде казый башладылар. Ләкин әле алмагачлар алып кайтылмаган. Алып кайтканнан соң да аның берничә көнлек эше булыр: барысын да берәм-берәм тикшереп чыгарга кирәк булачак. Софья Васильевна килгәч, бакчаның планын тагын бер тапкыр күздән кичереп чыгарбыз:» кайбер сортларның урыннарын алыштырырга туры килмәгәе... Нишләп соң әле ул Софья Васильев
нага кичкырып кына килергә әйттерде? Иртәрәк килсә, бергәләп питомникка барырлар иде, Софья Васильевна аңа алмагач сайларга булышыр иде. Тукта әле, Гыймади абзый шалтыраттымы икән?
Гаяз кайтышлый колхоз правлениесенә юлыкты. Ләкин Гыймади кайтып киткән иде инде. Гаяз аның өенә барып тормады, телефон белән райисполкомга шалтыратып, дежурныйга әйтте: Софья Васильевна иртәгә «Сөзәк тау» авылына килмәкче иде, килә торган булса, иртә белән килсен, шушы үтенечне, зинһар, аңа җиткерегез, диде. Дежурный бераз аптырап торды. Председателегез, кичкырын килсен дип шалтыраткан иде, сез — иртә белән килсен, дисез, кайвакыт барсын соң ул? —дип сорады. Гаяз аңлатты һәм үтенечен кабатлады.
Софья Васильевна иртә белән райисполком машинасына утырып килде. Шунда ук Гаяз артыннан йөгерттеләр. Софья Васильевнаның карлыган бакчасын күрәсе килде. Ләкин Гаяз аңа: «Питомниктан кайткач иркенләп карарбыз, хәзер китик», диде.
Машина артыннан тузан бөркелеп калды: Гаяз белән Софья Васильевна питомникка киттеләр. Анда мең төп алмагач сайлап алдылар. Бер атнадан алмагач утырту башланды. Иртә белән томан булды. Томан күтәрелеп, авыл өстендә кояш балкып тора башлагач, дөнья яктырып, матураеп китте. Бөтен авыл халкы тау битенә сибелде. Ак сакаллы картларга хәтле, таякларына таянып, тауга чыктылар. Алар Гаязга үзләренең киңәшләрен бирделәр. Гаяз, башын селкеп: «Әйе, шулай итәрбез, шулай итәрбез», — дип торды. Софья Васильевнаның сары бөдрә башы әле бер алмагач янына, әле икенче алмагач янына иелде. Дөресен генә әйткәндә, аның үзенең дә мондый зур бакча утыртуда катнашканы юк иде. Институтта укыган чагында практикага йөргән бакча да бик зур бакча түгел иде. Ул үз кулы бсләп бшп төп ал хорешавка утыртты. Аннары алар, Гаяз белән икәү, сортларның урнашты.
Гыймади абзый белән Корбанов районга киткән иделәр, алар да кайтып төште. Гыймади абзый белән икесенә өч төп әнеч, биш төп боровинка, алты
төп антоновка утырттылар. Утырткан бер алмагачны дәфтәргә теркәп бардылар: сорты шундый, фәлән яшьтә, фәлән вакытта утыртылды. Кайбер алмагачның хәтта кем тарафыннан утыртылуына кадәр язып куйдылар. «Бу алмагачны авылыбызның сиксән бер яшьлек карты Габделкадыйр Миңлегалиев бабай утыртты», яисә: «Бу ал хорошавка райзо садоводы Софья Васильевна Климова тарафыннан утыртылды». Байтак кешенең исемнәре дәфтәргә язылып, бакчаның тарихына кертелде. Әгәр алмагач китмәсә, яз көне шул ук кеше яңаны утыртырга тиеш иде. Гаязның бу шарты белән бөтен кеше килеште. Тик бер Габделкадыйр бабай гына, ак сакалын сыйпаштыргалап, Гаязга әйтте:
— Мин
, быел кышлый үлеп китә калсам, минем өчен, Гаяз улым, син утыртырсың, яме? — диде. Ләкин Гаяз моңа каршы:
— Туктале, Габделкадыйр бабай, без бакча утырткач кына үләргә җыенма әле син, — диде. — Менә кайчан да кайчан үзең утырткан алмагачның алмасын авыз итәрсең, шуннан соң, бөтен колхоз җыелып, киңәшеп карарбыз: үләргәме сиңа, әллә тагын бер егерме ел яшәргәме?
Ак таякка таянып, Гаязның бу сүзләрен елмаеп тыңлап торган Гап-делкадыйр бабайның күзләрендә яшь күренде:
— Рәхмәт, улым, рәхмәт, яхшы сүзең өчен, — диде ул.
Ат җигелгән сулы мичкә килеп туктады. Мичкә артыннан чиләк тоткан хатыннар ияреп киләләр иде.
— Кайсы баштан сибәргә тотынабыз?—дип сорадылар хатыннар. Гаяз күрсәтте һәм ничәшәр чиләк сибәргә икәнен әйтте. Софья Васильевна, Гаяз янына килеп:
— Туфрак коры, суны кызганмасыннар, — диде.
Тирес төягән арба узып бара иде. Гаяз белән Софья Васильевна, арбаны туктатып, тиресне тотып-тотып карадылар: черүе килгәнме, ашламага ярыймы? Тиресне яраттылар, ләкин Софья Васильевна әйтте:
— Күп салмасыннар, монда туфрак болай да яхшы, — диде.
Чокырларны алдан казытып кую сәбәпле, мең төп алмагачны кичкә хәтле утыртып бетерделәр. Авылның бер башыннан икенче башына таба сузылган сөзәк тау битенә саф-саф булып алмагачлар тезелде. Алар әле кечкенә, барысы да, ак казыкларга таянып, тирес җәелгән сары түгәрәк уртасында күңелсез генә утыралар. Килер яз, кояшның кайнар нурлары астында алмагачлар терелерләр, кечкенә генә бөреләр бүртер, калынаер, яшел яфракка әйләнер, һәм язгы матур көннәрнең берендә бөтен тау бите ямь-яшел булыр.
Быел утыртыласы алмагачлар утыртылып бетте, ләкин аңа карап бакчада эш бетмәде: Гаязның бригадасы кара көзгә хәтле бакчада кайнашты. (Бакчаның эше шундый инде аның: көзли дә бетеп тормый, кышлый да бетеп тормый, ә яз җитү белән тагын җиңнәреңне сызганып тотынасың!)
Алмагачларның төпләрен күмделәр, ботакларын әрем белән урап бәйләделәр, язлый утыртылачак дүрт мең төп алмагачны питомниктан алып кайтып, язга кадәр чокырларга яртылаш күмеп куйдылар. Гаяз шәһәргә бакчачылык курсына китте. Инде беразга эш бетте шикелле. Ләкин карлы, буранлы көннәрнең берендә, Гаяз яңадан авылга кайтып төште. Шул көнне үк ул тау битенә чыгып китте. Тездән карга бата-бата, бөтен бакчаны диярлек әйләнде. Көздән әрем белән бәйләнгән алмагачларның очлары гына кар астыннан күренеп-күренеп тора иде. Сөенде Гаяз: димәк, кышны яхшы үткәрәчәкләр.
Курстан соң ял-фәлән итеп тормады: бригада членнарын җыйды да әйтте: менә шулай-шулай, иптәшләр! Кемнең бакчачылык бригадасында каласы килә, кичләрен минем янга укырга йөрсен! Бик тынычсыз кеше булып чыкты әле бу
Гаяз. Бер ай укыдылар, ике ай укыдылар, бригада членнары инде Гаяздан зарлана да башлаганнар иде (һич тынгы бирми!), ниһаять, бер көнне Гаяз тантаналы итеп әйттер
— Менә хәзер инде сез чын бакчачылар!
Арттырып әйтте ул моны: чын бакчачы булудан бик ерак иде әле алар. Ләкин бит кешеләрнең, күңелен күтәрергә кирәк ләбаса! Инде беразга котылдык дип кенә торганда, Гаяз тагын эш казып чыгарды Алмагачларның төбен таптарга кирәк иде. Янәсе, кар астыннан тычкан йөрмәсен. Алмагач төбендә кар күбрәк калсын. Бусына инде барлык буш кешеләрне чыгардылар. Ап-ак тау бите чеп-чуар булды. Ниһаять, бу эш тә бетте. Ләкин әле инструментлар сатып алынмаган. Әллә нихәтле тырма кирәк, көрәк кирәк, мотыга кңрәк, пычкы кирәк, пәкеләр кирәк... Мичкәләр дә, чиләкләр дә җитешеп бетми. Ярый әлеь Гыймади абзый килеште шикелле. Хәзер инде Гаязның бер эшенә дә аркылы төшми. Дөрес, әле дусларча, күңелне чишеп җибәреп, сөйләшкәннәре юк. Ләкин вакыты белән анысы да булыр: күңеле дә чишелер, чырае да ачылыр. Әле бит тагын дүрт мең төп алмагач утыртасылары бар Аннары, бакча тирәли нихәтле агач утыртып чыгарга кирәк. Барысы да быел язлый эшләнәчәк эшләр. Дүрт мең төи алмагач өчен дүрт мең төп чокыр кирәк. Хәер, өч мең чокырны көздән казып калдырганнар иде. «Көздән казыту бик яхшы булды әле,—дип уйлады Гаяз. — Яз көнендә колхозда болай да эш күп була». Инструментлар алу турында сөйләшергә дип, ул колхоз правлениесеиә бара иде. Әйе, язлый бакчада эш күп булачак, ләкин эшнең күплегеннән курыкмый безнең Гаяз. Башланган эш — беткән эш, дип исәпли ул.
V
Беренче алма агачын тау битенә чыгарып утыртканнан бирле дүрт ел вакыт үтте. Гаязның алмагачлары, дүрт кышны әйбәт кенә кышлап, быел язлый дүртенче тапкыр яфрак ярдылар. Кайбер сортлар быел инде чәчәк тә күрсәттеләр, ләкин Гаяз бер чәчәкне дә калдырмыйча өздереп чыкты: алмагачлар әле үсәргә тиеш, алма бирергә иртәрәк әле аларга! Тик ун алмагачның гына чәчәкләрен өздермәде ул. Янәсе, менә күрегез: утыртканыбызга нибары дүртенче ел, ә инде алма да бнрә башлады. Ап-ак чәчәккә күмелеп, бакчага ямь биреп, утырды бу ун төп алмагач. Бөтен авыл килеп карады үзләрен. Гыймади абзагыз да килгән иде. Ул инде хәзер колхоз председателе түгел. Менә өч ел инде, колхоз председателе булып Корбанов эшли. Гаяз белән килешә алмады Гыймади. Теге вакытта, Гаяз инструментлар- мәсьәләсе белән правлениегә килгәч, Гыймади абзагыз кырт кисеп отказ итте:
— Атларыбызның камытлары, дилбегәләре кырылып беткән, арба тәгәрмәчләребез, исерек кеше кебек, ава-түнә йөри,» ә син ниндидер кайчылар, пәкеләр белән баш катырасың, — диде ул аңа. Гыймади абзагызның ачудан чырае бер кызарды, бер агарды.
— Ни дигән сүз ул баш катырып! — дип кычкыра язды Гаяээ ул чак-чак кына үзен тотып калды. Мин нәрсә, Гаяз бакчасы өчен сорыйммы, колхоз бакчасы өчен сорыйммы?
— Әйттем бит мин сиңа, ашыкмыйк бакча утыртырга дидем, ә син...
— Нәрсә мин? Җыелыш карар чыгарды, райисполком карар чыгарды, бакча утыртылды, хәзер аны тәрбияләргә кирәк. Менә шул!
Гаяз берәр нәрсә сорап килгән саен, араларында тавыш купмыйча калмый иде. Гыймади абзый уенча, Гаяз бөтенләй кычытмаган җирне кашып йөри, ә Гаяз уенча, Гыймади абзагыз бакча эшенә аяк чала иде. Гаяз химик ашламалар сорый, әллә нинди яшел порошоклар, медный купорослар сорый, аркага асып сиптерә торган насослар сорый (кирәк ләбаса!). Гыймади абзагыз алмагач химик ашламасыз да үсәргә тиеш дип саный (үсә иде бит элек), тагын ике арада тавыш чыга, мәсьәлә колхоз правлениесенә күчә, ә правление еш кына Гаяз ягына баса Гыймади абзагызның кәефе кырыла иде. Бигрәк тә беренче елны ызгыш-талаш күп булды. Кура җиләкләре өлгереп, бакчаның, үзеннән доход килә башлагач, эш җиңеләйде. Ләкин ул вакытта, Гыймади абзагыз председательлектән төшкән иде инде. Ул үзе сорап төште: тынычрак эшкә күчерүне үтенде ул. Гыймадины кооперативка куйдылар. Анык каравы хәзер Гаязның. Корбанов белән сере килешә. Икесе дә, бакча дип, үлеп торалар. Китап кушканча гына йөртәләр алар эшне. Фән голыннан бармаган булсалар, өч-дүрт ел эчендә алмагачлары шул хәтле калкынып китәр идемени! Әнә, карагыз: моннан дүрт кенә ел элек яп-ялангач булган тау бите хәзер нинди матур бакчага әйләнеп бара Ашыкмагыз. Үтсен тагын берничә ел, болай гына булырмы әле! Бакча тирәли тезелеп киткән әнә теге юкә агачлары, чикләвек куаклары, чыршылар, урман кебек, гөр килеп утырырлар; алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелер
, сандугачлар сайрар, ә көз көннәрендә бакчадан йөк-йөк алма ташырлар. Ә кура җиләге, ә кара карлыган, ә чия, ә слива! Аларның исәбе-хисабы булмас! Завод ач та консерва ясат! Узган җәйне генә дә әллә нихәтле кура җиләге, әллә нихәтле карлыган саттылар. Быел тагын да күбрәк сатачаклар, чөнки Гаяз җиләк-җимеш куакларын ел саен арттыра бара.
Бакча эчендәге сары улаклы чишмә буена «Победа» машинасы килеп туктаган чакта, Гаяз бакчаның көньяк башында пионерлар белән йөри иде. Машинадан Иван Богданович, Софья Васильевна һәм тагын бер күзлекле кеше килеп чыкты. Иван Богданович кара-зәнгәр штатский костюм кигән, күк галстук бәйләгән, бөтенләй яшәреп киткән, ә Софья Васильевна чәчәкле маркизет күлмәктән, ак эшләпәдән, ак туфлядан иде. Ул, ярты битен зур күзлек каплап торган егерме биш-утыз тирәсендәге кеше белән янәшә атлап, төпләренә тирес җәелгән, саф-саф булып тезелеп киткән яшел алмагачларга күрсәтә-күрсәтә нәрсәдер сөйли, ә Иван Богданович, алмагач араларына чәчелгән клевердагы умарта кортларының күңелле шаулауларын тыңлап, як-ягына карана-карана. әкрен генә алар артыннан бара. «Өлгереп килә бит бакча! — дип шатлана ул. — Сүзендә торды егет, молодец!»
Менә юл өстеиә чиләк; көрәк, мотыга тоткан хатыннар, кызлар килеп чыктылар. Софья Васильевна, ак күлмәкле бер матур кызны туктатып:
— Гаяз Валиевич кайда? — дип сорады. Кыз, чиләге белән еракка таба изәп:
— Тегендә, пионерларны укыта, — диде.
«Укыта? Ә, яшьләрне бакча эшенә өйрәтә торгандыр», — дип уйлады Софья Васильевна. Аның: «Еракмы?»—дип соравына каршы ак күлмәкле кыз: «Ерак, — дип җавап бирде. — Менә шушы юл белән барсагыз, өсләренә үк барып чыгарсыз», — диде һәм
, үзен узып киткән иптәшләрен куып җитеп, аларга кушылды.
Бу хатыннарны узып, күп тә китмәделәр, каршыларына тагын чиләкле, көрәкле, мотыгалы хатыннар, кызлар, яшүсмер балалар килеп чыкты. Алар артыннан мичкәле атлар да килә иде.
— Шушы эсседә су сибеп йөрисезме әллә? — дип сорады бер малайдан Софья Васильевна.
Юк, су сипмиләр икән. Бүген таңнан бирле өченче участоктагы алмагачларны ашлап йөргәннәр. Хәзер инде ашлап бетергәннәр, кайтып баралар.
— Гаяз абый кирәк булса, —диде малай,— әнә геге иңкүлек артына барыгыз, ул анда яшь мичуринчыларга доклад сөйли.
Иван Богданович, чая малайның шулай бөтенесен дә аңлатып бирүенә елмаеп:
— Ә син үзең яшь мичуринчы түгелмени? — дип сорады.
Ул да яшь мичуринчы икән, тик ул бүтән звенода эшли икән, алар кичә тынлаганнар.
Телчән малайны узгач, бара-бара ямь-яшел бер иңкүлеккә
, чишмәгә килеп чыктылар. Чишмәгә бура батырылгаи, аның суы, тар гына улак буенча агып, шундый ук буралы зур бер квадрат чокырга җыела Чокыр янында ат тоягы эзләре, тәгәрмәч эзләре бар иде. Чишмәне үтеп, алмагач араларыннан үргә таба менә башладылар. Алмагачларны кәүсәләре тирәли чокырлар ясалып, ул чокырларга ашлама сибелгән. Шулай байтак баргач, астарак бер төркем бала-чага, ә бала-чага ара сында, ак күлмәкле, ак чалбарлы Гаяз күренде.
— Әнә алар кайда. — диде Софья Васильевна, һәм өчесе дә шунда таба борылдылар. Гаяз да, балалар да аларны күреп алдылар, ләкин Гаяз, башлаган сүзен дәвам итеп:
— Менә бу алмагачка карагыз да теге алмагачка карагыз, — диде кулы белән башта сулы чокыр янындагы чандыр бер алмагачка, аннары югарырак утыртылган яхшы алмагачка төртеп күрсәтте. — Икесе дә бервакытта утыртылган алмагачлар, ә нинди зур аерма! Ни өчен дип беләсез?
Балаларның төрлесе төрлечә җавап биреп карады, ләкин бер җавап та Гаязны канәгатьләндермәде.
— Ә менә ни өчен, — диде ул, — бусының тамырларын чишмә суы юа. киләсе елга ул бөтенләй корыячак, ә тегесенең тамырларын су юмый, шуңа күрә ул яхшы үсә. Менә сезгә сабак: бервакытта да алмагачны сулы урынга утыртмагыз!
— Ә сез ник сулы җиргә утырттыгыз?—дип сорады кинәт бер малай.
Шул вакытта кунаклар килеп җиттеләр. Гаяз, малайга җавап бирде дә, кунакларга таба борылып: «Әйдәгез, рәхим итәсез»,—диде. «Ивак Богданович, исәнмесез! Исәнмесез, Софья Васильевна! Иптәш, исәнмесез!» Гаяз, кунакларның сузылган кулларын кысып-кысып чыкты да, өелешеп карап торган балалар арасыннан унике-унөч яшьлек озын сыйраклы бер малайны үз янына чакырып китерде:
— Бар, улым, — диде аңа Гаяз, кулын Илдарның башына куеп,— иптәшләреңне иярт тә кайтып кит.
Балалар, китәргә теләмичә бераз таптанып тордылар да, Гаяз абыйлары теге кешеләр белән сөйләшә-сөйләшә китеп баргач, бакча юлы белән кайтырга чыктылар.
Софья Васильевна Гаязны күзлекле кеше белән таныштырды. Газета редакциясеннән икән, аларның бакчасы турында язмакчы була икән. «Рәхим итсен,—диде Гаяз, — безнең бакчада газета битенә язарлык нәрсә таба алса, без бик шат». Иван Богданович елмаеп куйды: янәсе, шулай кирәк, скромный булырга кирәк. Сөйләшә-сөйләшә, алмагач араларыннан киттеләр.
— Нәрсә белән ашлыйсыз? — дип, корреспондент бер алмагач каршында туктады. Алмагачның кәүсәсе тирәли чокыр ясалып, бүген иртән шул чокырга ашлама сибелгән иде.
— Азот белән, — диде Гаяз. — Үсәр чаклары бит, шуңа күрә азот белән ашлыйбыз.
Яшел ботакларын җәеп, шактый тармакланып килә торган алмагачлар арасыннан йөри-йөри, кечерәк кенә бер тигезлектә үсеп утырган бөтенләй яшь, бөтенләй кечкенә алмагачлап төркеменә барып җиттеләр. Гаяз туктады да, кунакларга таба борылып:
— Бусы мәктәп балалары почмагы, — диде.—Монда без тәҗрибәләр ясыйбыз, яңа сорт алмагачлар үрчетәбез. Менә бу алмагач, бусы, бусы, — дип ул ак казыкка сыенып утырган кечкенә генә өч алмагачка төртеп-төртеп күрсәтте, — «Малютка» дигән сорт. Аларны миңа Уралдан бер танышым җибәрде: суыкка бик чыдамлы сортлар. Ә менә болары...

Һәм Гаяз мәктәп каршындагы яшь бакчачылар түгәрәгенең җәйге эше турында сөйләп бирде.
Баядан бирле бер сүз дәшмичә килгән Иван Богданович кинәт сорап куйды:
— Карап-карап йөрим, һич күрмим: умарта кортларыгыз бар, умар таларыгыз кайда соң?
— Алар әнә тегендә, карлыганнар, кура җиләкләре артында,—диде Гаяз. — Утыз баш. Хәер, әлегә шуннан артык кирәк тә түгел. Алмагачлар алма бирә башлагач, ике йөз-өч йөз башка җиткерербез дип уйлап торабыз.
Гаяздан әле Софья Васильевна, әле редакция кешесе нәрсә дә булса сорый. Софья Васильевна сораганда үзе өчен түгел (ул үзе болай да белә), ә газета кешесе ишетсен, язып алсын өчен генә сорый. Гаяз да, моны аңлап, Софья Васильевна белән Иван Богдановичка күптән билгеле булган нәрсәләр турында озак итеп сөйли иде.
Ниһаять, көн бик эсселәнде. Иван Богданович белән корреспондент, кепкаларын кулларына алып, пиджак төймәләрен ычкындырдылар. Софья Васильевна, эшләпәсен салып, сары бөдрәләрен таратып җибәрде. Тез башлары бераз яшелгә буялган ак чалбар белән җиңел ак күлмәк кигән Гаяз гына эссене сизми дә булса кирәк.
— Әйдәгез, кура җиләгеннән авыз итегез, — дип, ул үзенең кунакларын үзәнлеккә таба алып төшеп китте. Аста тагын да бөркүрәк иде. Софья Васильевна башта улак янында бит-кул чылатып алырга тәкъдим итте. Чишмә янына барып, эшләпәсен ботакка элеп куйды да, улактан битен юа башлады.
— Иван Богданович, — диде ул, иелгән килеш күзләрен Иван Богдановичка күтәреп, — битегезне чылатып җибәрегез, рәхәтләнеп китәрсез.
Иван Богданович кулъяулыгы белән битенә бәреп тора иде. Софья Васильевна тиз генә чыптырданып алды да, юеш, матур йөзенә эшләпәсе белән изм-изи, бер читкә китте. Иван Богданович: «Ах, суы! ах, суы!» дип сөйләнә-сөйләнә, байтак юынды. Корреспондент та битен-кулын чылатты. Аннары агач күләгәсенә тәмәке тартырга утырдылар, Софья Васильевна, кулындагы ромашканың чәчәк яфракларын өзә-өзә, нәрсәдер чыштын-пыштын итә башлаган иде, Иван Богдановичның карап торуын күреп, көлеп җибәрде.
Иван Богданович, елмаеп:
— Яратамы соң? — дип сорады.
— Бүлдердегез, — диде Софья Васильевна һәм күлмәк итәгенә коелган чәчәк яфракларын җиргә сыпырып төшерде.
Корреспондент Гаязга ниндидер сорау бирергә дип кенә торганда, Иван Богданович кисәк сорап куйды:
— Гаяз Валиевич, я әйт әле: син үзеңнең бакчаң белән канәгатьме? Нинди кимчелекләр бар дип саныйсың? Аларны бетерү өчен, синеңчә, нишләргә кирәк?
Барысы да Гаязга таба борылдылар. Гаяз җавап бирергә ашыкмады. Тартып бетергән папиросын утлы башы белән җиргә төртеп, бераз тын торганнан соц гына башлады ул.
— Үзегезгә билгене, — диде Гаяз, — әлегә хәтле безнең максатыбыз алмагачларны тизрәк үстерү, аларны тизрәк алма бирергә хәзерләү иде. Бу максатка без инде ирешеп киләбез шикелле: быел кайбер сортлар чәчәк тә аттылар. Ләкин бу әле...
Гаяз, сүз сайлап булса кирәк, бераз туктап торды. Әйе. бу әле беренче адым гына. Тиздән бакча эшенең иң җаваплы чоры — уңыш өчен көрәш чоры килеп җитәчәк. Әлбәттә, Гаяз күңелдән бу көрәшкә хәзерләнеп куйды инде. Уңыш бирә башлагач, алмагачларны ничек карарга, туфракны ничек тәрбияләргә, корткычлар белән ничек көрәшергә,—барысын да белә инде Гаяз. Ләкин менә фәннең соңгы сүзен кулланасы иде! Гаяз үзенә килә торган журналда бервакыт укыды, хәзер фэя үсемлекләрнең үсешен тизләтә, акрынайта, яисә вакытлыча бөтенләь туктатып тора ала икән. Шундый дарулар бар, имеш. Бакчачы өчен бик кирәкле дарулар икән алар. Мәсәлән, көз айларын алып карагыз. Кояшлы җылы көннәр озаккарак китсә, алмагачлар, чияләр яңадан чәчәк ата башлыйлар, көчләрен бушка әрәм итәләр. Аларга бит, туктагыз, киләчәк елның уңышын харап итмәгез, дип кушып булмый. Менә шул вакытта фәннең соңгы сүзе белән аларны үсүдән туктатсаң, көчләрен юкка әрәм итәргә ирек бирмәсәң, алдагы елда уңыш мулрак булыр иде. Яисә менә җәй башын алыйк. Көннәр кояшлы, җылы, әйбәт! Алмагач гөрләп чәчәк ата. Кинәт — суык! Чәчәкләр куырыла да төшә. Фәннең әлеге хикмәтле сүзе белән бу хәлдә дә уңышны саклап калын булыр иде. Язгы суыклар беткәнчә, алмагачка кузгалып китәргә ирек бирмичә торыр идең дә, көннәр тәмам җылынгач кына кузгатып җибәрер идең. Юкса яз, җиткән саен: «Чәчәкләрне кырау алмаса гына ярар иде», дип калтырап торырга туры киләчәк, төннәр буе бакчада тирес яндырып чыгарга... Безнең әтиләргә килешкән ул табигатьтән куркып яшәү, ә безгә фән белән нитәсе иде, коралланасы...
Гаяз, шулай дип сүзен бетерде дә, Софья Васильевнага карап:
— Бу турыда мин Софья Васильевна белән сөйләшкән идем инде, без аның белән Москвадагы Авыл хуҗалыгы академиясенә хат та язып җибәрдек: тәҗрибәләрен сорадык, киңәшләрен сорадык.
Гаяз сөйләп биргәч, Иван Богдановичның да исенә төште: ул да ниндидер журналдамы, китаптамы шушы турыда укыган иде. Укыды, ләкин үз районында куллану турында уйламады. Галимнәрнең сыналып бетмәгән тәҗрибәсе итеп кенә карады. Хәзер, Гаяз авызыннан тагын шул турыда ишеткәч, ул болай уйлап алды: чынлап та, нигә югарыдан приказ булганны көтеп ятырга, нигә үзебезгә инициатива күрсәтмәскә?
Һәм ул Софья Васильевнадан:
— Хатка җавап килмәдеме әле? — дип сорады.

—Җавап килгәч үк миңа керерсез. — Аннары ул, Гаязга мөрәҗәгать итеп:

 — Советлар Союзында булган нәрсә безнең кулга эләкми калмас, — диде. — Табарбыз да, алдырырбыз да, сынап та карарбыз. Синең бакчаңда уңышлы нәтиҗә бирсә, тәҗрибәңне райондагы бүтән бакчаларга да күчерербез Аннары, — диде Иван Богданович, — сиңа тәҗрибәңне үз бакчанда бикләп яткыру ярамас: халык арасына чыгарырга кирәк булы.р Күрше-тирә авыллардан кешеләр килеп йөдәтә башласалар, бик караңгы чырай күрсәтмәссең.
— Иван Богданович, ул хәтле каян килгән тәҗрибә булсын миндә!
— Бар, бар, тәҗрибәң җитәрлек синең. Скромничать итмә. Килеп, сорашып йөрүчеләр күбәйсә, безгә үпкәләмә.
Совет фәненең гаҗәеп уңышлары турында сөйләшә-сөйләшә агач күләгәсендә байтак утырганнан соң, Иван Богданович Гаязга әйтте:
— Бакчаң әйбәт, чыгып китәсе килми бакчаңнан, ләкин безне тегендә эш көтә, кайтырга вакыт, — диде ул һәм, баядан бирле тез өстендәге блокнотына нәрсәдер язып утырган корреспондентка таба борылып:

— Ничек, сез безнең белән кайтасызмы, әллә каласызмы әле? — дип сорады.
Корреспондент, блокнотыннан башын күтәрде дә, маңгаена төшкән чәчләрен югарыга сыпырып, үзенең калырга теләвен әйтте. Иван Богданович, урыныннан тора башлап:
— Алайса сезгә иртә белән машина җибәртербез, — диде.
— Әйе, җибәртә күрегез әле, Иван Богданович.
Барысы да, урыннарыннан торып, бакча юлына таба борылдылар.
— Кура җиләгеннән авыз итмисезмени? дип сорады Гаяз.
Юк, бүген вакытлары юк. Икенче тапкыр килгәч инде. Шулай днп Иван Богданович белән Софья Васильевна үзләрен көтеп тора торган
машинага таба киттеләр. Машинаны балалар сарып алган иде. Шофер, Иван Богданович белән Софья Васильевнаның килүен күрде дә, яткан җиреннән сикереп торып, машинасына таба китте. Малайлар, автомобиль тирәсендә айкалуларыннан туктап, якынаеп килгән Иван Богдановичка. эшләпәсе астыннан елмаеп, Иван Богдановпчка нидер сөйләп килгән Софья Васильевнага, бераз арттанрак атлаган күзлекле кешегә, Гаяз абыйларына карап тордылар.
Менә Софья Васильевна; күлмәк итәкләрен җыештырып, иелеп, машинага кереп китте, аның артыннан Иван Богданович та кереп утырды. Ишек шарт итеп ябылды. Машина кузгалып китте.
— Гаяз Валиевич, мин сезне тагын борчыйм инде,— диде корреспондент: алар сөйләшә-сөйләшә яңадан алмагачлар арасына керә башладылар. Шул вакыт бакча юлында ярым хәрбиләрчә киенгән чандыррак, карарак бер кеше күренде: ул, тиз-тиз атлап, Гаязларның каршына килә иде. Ул килеп тә җитмәде, Гаяз аңа кычкырып эндәште:
— Гыймади абзый, нәрсә син бу эсседә шулай чабып йөрисең? Бөтенләй сулуың капкан ич. Менә иптәш белән таныш, — диде ул, Гыймади алар каршысына килеп туктагач, һәм үз янында басып торган корреспондентка таба күрсәтте. — Редакциядән, безнең бакча белән кызыксына.
Гыймади салкын гына күреште.
— Иван Богданович килгән дигәннәр иде, китеп өлгерде ахры? — дип сорады ул Гаяздан.
— Әле генә китеп барды. Нәрсәгә ул сиңа?
— йомышым бар иде.
—- йомышың да булгач, ник шушы вакытка хәтле кибетеңдә утырдың?
— Кибеттә утырмадым, күрше авылга барган идем.
— Алайса менә минем сиңа йомышым бар, — диде Гаяз.
— Тагын шул җиләк саттырудыр инде.
— Әйе, тагын җиләк саттыру. Авыл кибете аркылы гына саттырабызмы, әллә район магазиннарына илттерәбезме?
— Районга илттерик. Анда тизрәк сатыла.
— Алайса мин бүген үк җыйдырта башлыйм.
— Башла.
— Корбанов белән үзең сөйләшә алмассыңмы. Гыймади абзый?
— Сөйләшермен, ник сөйләшмәскә...
— Сөйләшеп куй, зинһар. Сине кушмаган булыр идем дә менә бу иптәш белән эш бетеп җитмәде.
— Сөйләшермен, — дип кабатлады Гыймади һәм, райком секретарен күрә алмыйча калуына пошынып, иңбашларын җыергалап торды да. килгән юлы белән кире кайтып китте. Гаяз, бакчада эшләүче кызларны табып, аларга өченче участоктагы кура җиләген җыярга кушты да, чишмә янында көтеп утыручы корреспондент янына килеп
,
— Әйдәгез агач күләгәсенә утырыйк. — диде.
Корреспондент, Гыймади абзый киткән якка таба баш изәп:
— Кем соң бу? — дип сорады.
Гаяз аның кем икәнен әйтте, һәм Гыймадиның бакча утыртуга ничек каршы торганын сөйләп бирде.
— Күңелен корт ашый аның хәзер, — диде Гаяз.
Алар бакчадан чыккан чакта кояш инде баеган, авыл өстендәге болытлар кызарган иде.
1949.