Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛКЫШ КЫРЛАРЫ БУЙЛАП

(Юл язмалары)
 РАЙБАШКАРМА ФИЛИАЛЫ Талкышка килеп керү белән, безнең игътибарыбызны, барыннан элек, гаять зур бина үзенә тартты. Ике колхозның берләшү җыелышын үткәрү өчен, районнан безнең белән бер машинада килгән райком работнигы иптәш Хөснуллин, безнең кызыксынуыбызны сизеп булса кирәк, көр тавыш белән әйтеп куйды: — Талкышның җидееллык мәктәбе... Мәктәп турындагы сүз • кинәт бүленеп калды. Чөнки без бу вакытта инде зур гына бер йорт янына килеп туктаган идек. — Ә монысы, —диде иптәш Хөснуллин, йортны күрсәтеп, — райбашкарма филиалы. — Ии өчен филиал?—дип кызыксындык без. — Анысына инде, — диде ул ярым шаярган тавыш белән, — Татар Талкыш белән якынрак танышканнан соң, үзегез үк төшенерсез. Без йорт эченә кердек. Председательнең якты һәм чиста кабинеты пөхтә итеп җыйналган, йомшак диваннар, яхшы урындыклар белән җиһазландырылган. Биредә озын буйлы, чандыр йөзле егеттән башка беркем дә юк иде. Ул бер кулы белән телефон трубкасын колагына кысып тоткан да, икенчесе белән ашыгып нәрсәдер яза һәм телефон аша, кемгәдер сораулар бирә: — Тарту көчләре?.. Комбайннар?.. Уру?.. Сугу?.. Дәүләткә ашлык тапшыру?.. Урып-җыю эшләренең барышы турында, алдан ук хәзерләнгән форма буенча, аның кайсыдыр колхоздан мәгълүмат алганлыгы безгә шунда ук аңлашылды. — Секретарь Ибраһимов, — диде ул, безнең белән күрешеп. Райком работнигы иптәш Хөснуллин председательнең кайдалыгы белән кызыксынды һәм шунда ук үз соравына үзе үк җавап бирде: —Хәер, мондый вакытта аны кабинетта очратып буламы соң! Тынгысыз председатель ул... Тәүлекләр буе колхозлардан кайтып керми. Ләкин, күп тә үтмәде, председатель үзенең кабинетына килеп керде. Калын гәүдәле, тулы һәм түгәрәк йөзле, гадәттән тыш ачык, шат чырайлы председатель безгә башта һичнәрсәгә исе китми торган ваемсыз кеше булып күренде. Тик бер күрүдән үк кешеләргә бәя биреп, бик нык ялгышырга мөмкин. Председатель иптәш Хөснетдинов турында да шулай булды. Ул тыныч табигатьле, эш өчен янып-көеп йөрүче тынгысыз кеше булып чыкты. Ул безнең белән берничә минут бик тыныч һәм күңелле итеп сөйләште дә, аннан соң, кинәт урыныннан кузгалды һәм, шундый’ ук тыныч тавыш белән әйтте: — Гафу итегез, иптәшләр, мтш биредә артык кала алмыйм. Җигелгән атым көтеп тора. «Тубылгы» колхозына ’барышлый гына кереп чыгуым иде. Аннан соң, «Чаткы»га китәргә кирәк. Анда безнең урып- җыю эшләре бик шәптән түгел...
44 
 
Кечкенә колхоз. хМашиналары юк. Жкрләрснә комбайн керә алмый. Эшче көчләре дә җитешми. Эх, бу «Чаткы», кечкенә «Чаткы»... Ничек шуны тизрәк ялкынга әйләндерәсе икән? — /Моның өчен «Тубылгы» белән «Чаткы»ны тизрәк берләштерергә кирәк, — диде иптәш Хөснуллин, аның белән бергә китәргә җыенып. — Ике колхозның да теләкләрен канәгатьләндерү турында райбашкарма утырышының карары бар. Күптәннән бирле үзен борчыган мәсьәләнең ниһаять хәл ителүен ишеткән председатель бу юлы тыныч кына кала алмады. — Берләштерү җыелышын иртәгә үк үткәрәбез. — диде ул, чын күңеленнән шатланып. Райком работнигы белән авыл советы председателе, иртәгә булачак җыелышка безне дә чакырып, «Тубылгы» колхозына китеп бардылар. Әле көн иртә иде. Без Талкыш авылында үзенең зурлыгы белән күзгә бәрелеп торган җидееллык мәктәпкә киттек. Мәктәп директоры иптәш Макаров безне класс бүлмәләре белән таныштырып чыкты. Зур-зур тәрәзәләрдән якты бөркелә. Бүлмәләр иркен һәм алар стандарт парталар белән җиһазландырылган. Шәһәр мәктәпләреннән һичбер аермалары юк. Революциягә кадәр Талкыш авылында, бик кечкенә, яртылаш җимерек бер иске өйдә «мәптек» булган. Анда шәкертләр «әфтияк» ятлаганнар. Авылда башка бернинди уку һәм культура-агарту йортлары булмаган. Ә хәзер: җидееллык мәктәп, көтепханә, клуб һәм уку өе бар. Соңгы 15 ел эчендә генә дә 600 дән артык укучы җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Хәзер шулардай 55 кеше — укытучы, 17 кеше — медицина работнигы, 47 кеше — авыл хуҗалыгы белгече, 25 кеше — Совет Армиясе сафларында офицер, 18 кеше — югары уку йортларында студентлар. 1949—50 уку елында гына да мәктәпнең барлык классларында 350 га якын бала укыган һәм туларның 52 се мәктәпне тәмамлап чыккан. Макаров безгә шушы гади саннар турында гади итеп кенә сөйләгән чагында, без аның тирән дулкынлануын сиздек. Чөнки бернинди бизәксез һәм комментарийсыз әйтелгән бу гади саннарда партиябезнен һәм хөкүмәтебезнең балалар турында аталарча кайгыртучанлыгы, совет у кыту ч ы л а р ы 
н ы ң м а ктаулы хезмәте бөтен гүзәллеге белән чагыла. Без урамга чыктык. Мәктәп күршесендәге йортның ачык тәрәзәләре аша хатын-кыз тавышы ишетелде: — Чистай... Чистай... «Тубылгы», сөйләшегез Чистай белән... — Күңелгә ягымлы салмак һәм саф тавыш бераз тынып торды да, яңадан кабатланды: — Авыл советы... Авыл советы... «Чаткы», сөйләшегез авыл советы белән... — Авыл советының үз коммутаторы, — диде иптәш Макаров, тавыш килгән якка борылып. — Авыл советында, сельпода, колхозларда, мәктәпләрдә, хәтта, аерым йортларда да хәзер телефон бар... Икегә бүленгән йортның бер бүлмәсе н дә ко м м у татор, и ке н чесен дә Тат. Талкыш элемтә бүлеге һәм саклык кассасы урнашкан. Тәрәзә аша тавышы ишетелгән кызны без коммутатор янында очраттык. Чем- кара озын чәчен урталай ачып тараган, түгәрәк йөзле бу яшь кыз — Наҗия Бакирова — телефонистка булып эшли икән. — Үзебезнең авыл кызы... Колхозның гади бер члены иде... Ә хәзер телефонистка!—диде безгә элемтә бүлегенең начальнигы иптәш Гайнетдинов. — Сезнең коммутатор аша Казан белән сөйләшеп буламы? — дип сорадык без аңардан. — Әгәр телисез икән,—диде ул, кунакчыл якты чырай белән,— Москва белән дә сөйләшергә мөмкин. Газста-журналлар яздыру өчен элемтә бүлегенә килгән бер карт колхозчы өстәп куйды: — Менә бит нинди заманда яшибез! Мәскәү хәлләрен газеталардан
45 
 
укып кына түгел, радиодан тыңлап та, телефоннан сөйләшеп тә белергә була. Барысы да үзебездә! Районга да барып йөрисе юк. Авылыбызны хәзер шәһәр дип атарга да ярый. Әңгәмә вакытында элемтә бүлеге начальнигы иптәш Г айнетдинов безгә авыл советы буенча быел 500 гә якын кешенең газета-журналлар яздыруы турында сөйләде. Авылны урталай бүлгән тар инеш аркылы чыгып, тауга күтәрелгәндә, без элемтә бүлегендәге колхозчы картның «Авылыбызны хәзер шәһәр дип атарга да ярый» дигән сүзләрен хәтерләдек. Чөнки тау өстендә торган яңа йортның парадныенда «Тат. Талкыш авыл советы каршындагы фельдшерлык- акушерлык пункты» дигән вывеска күренде. Пункт эченә барып керү белән үзебезнең авылда икәнлегебезне бөтенләй оныттык: сул якта — нәкъ шәһәрдәгечә җиһазландырылган һәм һәртөрле медикаментлар белән тәэмин ителгән аптека, каршыда авыруларны кабул итү өчен — гаять чиста, якты һәм пөхтә итеп җиһазландырылган бүлмә. Шушы елның январеннан алып, пункт работниклары тарафыннан 1700 колхозчыга медицина ярдәме күрсәтелгән. Пункт мөдире, фельдшер Зөфәр Хөснетдинов, үз вакытында медицина чараларын күреп, берничә кешене үлемнән коткарып калган. Ә акушерка Сөембикә Хә- кимова 35 бала анасына үз вакытында үзенең ярдәм кулын сузган. — Барысының да балалары исән- сау,— диде ул безгә, тирән канәгатьләнү белән. Талкыш авылы белән танышкан саен, без аның совет власте елларында искиткеч үзгәрешләр уздырганын ачык күрдек. Авыл уртасына салынган зур бина яныннан үтеп барганда, безгә кечкенә буйлы, калын кашлы, зәңгәр күзле бер яшь егет очрады. — Исәнмесез, абыйлар!—диде ул безгә, күптәнге танышларына эндәшкән кебек, ягымлы һәм түбәнчелекле тавыш белән. Бу егет, көтепхапә мөдире Җавид Гумеров иде. Ул «Сугышчан листок» чыгарыр өчен, кырда эшләүче колхозчылардан хәбәрләр җыйнап кайтып килә икән. Көтепханә эченә кергәч, без нинди китаплар барлыгы һәм аны кемнәр укуы белән кызыксындык. Көтепханәнең 1500 гә якын китабы бар: анда политик китаплар, матур әдәбият, авыл хуҗалыгы, фән-техника буенча йөзләрчә китаплар тупланган. 
Көтепханәдән даими рәвештә китап алып укучыларның саны 200 гә кадәр җитә. Шулар арасында әле быел гына унар-унбишәр китап алып укучылар бар. А. Пушкин, Ю. Лермонтов, М. Горький кебек классикларның, М. Шолохов, А. Фадеев, В. Катаев, Б. Полевой кебек рус совет язучы- ларының күренекле әсәрләре, Г. Тукай, М. Гафури, һ. Такташ шигырьләре, «Намус», «Язгы җилләр», «Онытылмас еллар», «Замана балалары», «Алтын йолдыз» һ. б. санап бетергесез бик күп китаплар, — көтепханә киштәсенә кайтып, ичмасам бер генә тәүлек тә «ял итә алмыйча», — кулдан-кулга күчеп йөриләр. Колхоз яшьләре аларны яратып һәм мавыгып укыйлар. Китап уку колхозчыларның көнкүрешенә күптән инде бик тирән кереп урнашкан. Без көтепханәдә утырган чагында, бик ашыгып кына яшь бер егет килеп керде. — Җәвид, монысын ал,—диде ул, калын^ бер китапны биреп. — Икенчесен, «ХТЗ һәм СТЗ тракторларында эшләүчеләргә ярдәмгә» дигәнен бир. Ул, сораган китабын алды да, ашыгып чыгып та китте. Аның каядыр эшкә ашыкканлыгы бөтен кыяфәтеннән күренеп тора иде. — Көтепханәдән техникага бәйләнешле әдәбият алып укучылар да күп,— диде Җәвид Гумеров. — Әле яңа гына чыгып киткән Кыямов дигән егет СТЗ, ХТЗ, HATH тракторлары турында язылган барлык китапларны диярлек укып чыкты инде. — Кем соң ул? Тракторчымы? 
46 
 
— Юк, ул гади колхозчы. Ләкин тракторчы булырга нияте бар. Техниканы үзлегемнән өйрәнә. Әйе, колхоз егетләренең техниканы курсларда гына түгел, бәлки үзлекләреннән дә өйрәнүләре безнең заман өчен бик табигый һәм законлы күренеш. Чөнки киләчәктә, эреләндерелгән колхоз производствосы тулысымча механика- лаштырылганнан соң. та~ын да югарырак уңыш алу бурычын техниканы үзләштергән, югары культуралы һәм квалификацияле кадрлар хәл итәчәкләр. Көтепханә мөдире безгә колхоз яшьләренең әдәбият белән ничек кызыксынулары, «Корыч ничек чыныкты», «Чын кеше», «Замана балалары», «Без әле очрашырбыз» кебек әсәрләр буенча үткәрелгән укучылар конференциясендә ал арның нинди зур активлык белән катнашулары турында сөйләде. Без кәтепханәдән чыкканда инде караңгы төшкән иде. Яныбыздан, шау-гөр килеп, бер төркем кызлар үтеп китте. — Дусларым, клубта ут кабынды!— диде кызларның берсе шатланып. Бераздан соң без дә клубка килдек. Бүген биредә кино да, концерт та, спектакль дә юк. Бүген колхоз яшьләренең клубка җыйналып, үзләре иҗат иткән массовый уеннарны башкара торган көннәре икән. Клуб яшьләр белән тулы, һәм аларнын кайсына гына күз салма, барысы да шәһәрчә киенгәннәр. Массовый уеннар белән клуб мөдире иптәш Хәйруллин үзе җитәкчелек итә. Шул ук вакытта ул гармоньда ла уйный. һәр уенның үз исеме бар: «Гөл- нәзек», «Кара каш, кара күз», «Чакырыш»... «Гөлнәзск» уены егетләр җыры белән башланды: Казаннардан кайткан атым,— Тир тама ялларыннан; Жибәрәсем килми, иркәм, һич кенә яннарымнан. Ай-ли. Гол нәзек, Голнәзек—биле нәзек, Уң кулында көмеш йозек. Сул кулында беләзек. «Кара каш, кара күз» уенын кызлар башлап җибәрделәр: Каш каралары кирәкми, Үз кашларым да кара; Сөя күрмә бүтәннәрне, Йөрәккә салып яра. Кара каш. кара күз — * Замечательная! Вәгъдәләрдә тору кирәк Обязательная! 
Безне иң кызыксындырганы «Чакырыш» дигән уен булды. Бу уенның темасы: вак колхозларны берләштерү, эреләндерү. Менә, егетләр һәм кызлар, вак- вак төркемнәргә бүленеп, урындыкларга тезелешеп утырдылар. Г армоньчы, һәркемнең йөрәген дәртләндереп, бию көен уйнап җибәрде. Аягына биек үкчәле сары туфля, өстенә кара ефәк күлмәк кигән, озын коңгыр чәчен иңбашына үреп салган, аксыл чырайлы матур бер кыз, урыныннан сикереп торды да, аяклары белән шыкылдата-шыкыл- дата бетерелеп бии дә башлады. Ул, бераз биегәннән соң, үзенә каршы бер егетне чакырып чыгарды. Алар, икәүләп берникадәр биеделәр дә, өченче, дүртенче, бишенче кешене чакырдылар һәм, шулай итеп, чакырыш башланды... Клуб эчендә яшьләрнең күмәк җыры яңгырады: 
Коммунизмга барганда Вак колхозлар берләшә; Ник безгә дә берләшмәскә — Колхозыбыз янәшә. Комбайннар йөрер өчен Киңәер кырларыбыз; Киң кырларда тагы да көчле Яңгырар җырларыбыз. Колхозларны эреләндерү мәсьәләсе, табигый буларак, халык иҗатында үзенең матур чагылышын тапкан инде. Бервакыт яшьләр, чакыру буенча, барысы да берәм-берәм урыннарыннан тордылар, һәм күмәк биюләр башланды. Бу— күмәклек һәм бердәмлекнең, туганлык һәм дуслыкның куәтен, ямен, күркәмлеген сәнгать аша күрсәтә торган бер күренеш иде.  
47 
 
Клубтай кайткан чагында, без авыл советы секретарена сорау бирдек: — Шулай да ни өчен сезнең авыл советын райбашкарма филиалы дип атыйлар? — Чөнки ул, — диде секретарь, мондый сорауга инде күптәй җавап бирергә хәзерләнгән кешесыман, — Чистай районында иң зур авыл советы булып исәпләнә. Безнең депутатларыбыз да, районныкына караганда, бер-ике кешегә генә ким. Әйе, әгәр Тат. Талкыш авыл советы үзенең зурлыгы белән райбашкарма филиалы булып исәпләнә икән, ә үзенең культура-агарту йортлары, төрле учреждениеләре һәм, барыннан да элек, белемгә омтылучы аңлы, культуралы кешеләре белән ул якын киләчәктә Чистай шәһәренең филиалы булачак. 
«АЯКЛЫ ТАРИХ» Совет власте елларында танымаслык булып үзгәргән Талкыш авылының үткәндәге тарихы белән кызыксынгач, безгә бер авыздан: — Анысын инде безнең авылда Мөдәррис бабайдан да яхшырак белүче юк. Искиткеч хәтерле карт. Талкыш халкының җиде бабасын белә, — диделәр. Мөдәррис бабай авылда иң олы яшьтәге кешеләрнең берсе. Ул бик күп белә һәм таза хәтерле кеше. Моннан ярты гасыр элек яшәгән берәр кешенең исемен, кайсы елны, ничә яшьтә үлгәнлеген беләсең килсә, яки икенче берәүнең бабасының бабасы кайсы алпавыт утарында эшләгәнлеген ишетергә теләсәң, яки моннан бик күп еллар элек Чистай якларында булып үткән корылыклар, су басулар белән кызыксынсаң, син Мөдәррис бабайдан тулы мәгълүмат аласың. Авыл советында шундый хәлләр булгалаган. Районнан яки бүтән җирдән бик ашыгыч язу килә: моннан бик күп еллар элек Талкыштан киткән кем дә булса берәүнең «Туган елы турында таныклык» сорыйлар. Ә авыл советы секретаре ул кешенең үзен дә, кайчан туганын да, ничәнче елда авылдан киткәнен дә белми. Кайсы елның архивын актарырга соң? Ярдәмгә Мөдәррис бабай килә. Секретарь хәтерле картның өенә шалтырата (аның өендә телефон бар), бабай фәләнчә елның фәлән аендагы кәгазьләрне карарга куша һәм нәкъ шулай булып чыга. Без /Мөдәррис бабай белән авыл 
советында очраштык. Яше сиксәнгә якынлашып килүгә карамастан, аның чиста итеп кырынган аксыл йөзендә әле җыерчыклар бик аз. Ияк очында гына калдырып кырдырган кечкенә саргылт сакалына инде шактый ак төшкән. Башындагы чәчләре бөтенләй диярлек коелып беткәнлектән, аның болай да киң маңгае тагын да зуррак булып күренә. Ул уйлап кына, әкрен генә сөйләшә, сүз арасында, башын түбән иеп, еш кына тынып кала, һәм «ә, әйе, исемә төште» дигәнсыман, яңадай башын күтәреп сүзгә керешә. Мөдәррис бабай үзе турында бик аз сөйләде: авылда совет власте төзелүнең беренче елларында ук ул авыл советы члены һәм секретарь булып эшләгән. Аннан соң Талкышта кооператив оештыру эшенә зур активлык белән катнашкан. Үзлегеннән укырга-язарга өйрәнгән. Каюм Насыйри әсәрләрен, Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури шигырьләрен күңеленнән ятлаган. Га- зета-журналлар алдыра башлаган. Авылда колхоз төзелү белән үк ул үзенең карчыгы Хәдичә әбигә болай дигән: — Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар ди мәктән, карчык, безнең кебек ярлы-ябагайга юл бер генә — колхозга керү. Алтмыш яшендә ул колхозга член булып кергән һәм, үзе әйтмешли, кулыннан килгән кадәр эшләгән, колхозны ныгыту эшенә бөтен көчен биргән. — Сезне, әлбәттә, — диде Мөдәррис бабай, үзе турында берникадәр сөйләгәннән соң, — Талкышның каян килеп чыгу тңрихы кызыксындыра торгандыр. Ләкин шунысын әйтим: мин ул тарихны китаптан укып түгел, үзем күреп, ата- 

4В 
 
бабалардан, замандашлардан ишетеп кенә белом. Мөдәррис бабай безгә башта түбәндәге легенданы сөйләде. Моннан 400 еллар элек, тирә- якта үзенең комсызлыгы һәм явызлыгы белән танылган алпавытның җәберләвенә түзә алмыйча, бер төркем крепостной крестьяннар хәзерге Чистай шәһәре урнашкан урынга качып килгәннәр һәм үзләренә торак йортлары, каралтылар корганнар. Качкыннарны, бик озак эзәрлекләгәннән соң. тапканнар да, дарга асканнар, ә йорт- җирләрен утка тотканнар. Янгын бер атна буена дәвам иткән. Тирә- юньдә бөтен нәрсә янып беткән һәм такыр кыэ (чистое поле) хасил булган. Шунардан «Чистополь» дигән исем килеп чыккан. Үзенең мәрхәмәтсез «хуҗасына» каршы сүз әйткәне өчен икенче бер кешене Нижгород шәһәреннән шушы «чистое поле»га сөргенгә җибәрәләр. Аны «Нижгород» бабай дип йөргәннәр. «Нижгород» бабайның карчыгы һәм биш улы булган. Көннәрнең берендә бабай үлеп киткән. — Иген чәчәрлек җир эзләп табыйк, — дигән карчык улларына. «Нижгород» бабайның уллары жир эзләп, очсыз-кырыйсыз һәм юлсызсукмаксыз Кума урманнары аша, көн киткәннәр, төн киткәннәр һәм әкиятләрдә генә сөйләнә торган гаҗәеп матур бер урынга килеп чыкканнар. Мең төрле чәчәкләргә төренгән киң ялан уртасында көзге шикелле ялтырап яткан күлне, күл өстендә йөзеп йөргән бер- сеннән-берсе матур кошларны, күлне кыршаулап алган зифа буйлы, ямь-яшел тал агачларын күреп, егетләр хәйран калганнар һәм бу турыда тизрәк аналарына хәбәр итәргә ашыкканнар. — Нинди жир ул? — дип сораган карт ана улларыннан. — Уртасында күле бар. — Күле нинди? — Таллы, кошлы. Карт ана, үзенең биш улы белән, хәзерге Тат. Талкыш урнашкан урынга, таллы-кошлы күл янына күчеп килгән. Көннәр, атналар, еллар, гасырлар үткәннәр. «Нижго- род» бабай семьясы килеп урнашкан «Таллы-кошлы»да зур авыл барлыкка килгән. «Таллы-кошлы* сүзеннән тора-бара «Талкыш» исеме килеп чыккан. — Болары бик күптән, борын- борып заманнарда булган хәлләр,— диде 
Мөдәррис бабай сүнгән тәмәкесен яңадан кабызып. — Хәзер мин Талкыш крестьяннарының патша заманында ничек гомер кичерүләре турында хәтердә калганнарны сөйләрмен. Мөдәррис бабайның хәтердә калганнары йөрәк өзгеч авыр тормыш хатирәләрен күз алдына китереп бастырды. Патшалык золымы хөкем сөргән караңгы елларда Талкыш авылының иң яхшы, иң уңдырышлы жир- ләре Чудинов һәм Жуков кебек эре алпавытлар кулында булган. Алпавыт Жуков бер үзе җиде мең деся- тинадан артык җир биләп торган. Көннәрнең берендә шулай, крепостной крестьяннар, газаплы тормыштан тәмам гаҗиз булып, кыйнауларга һәм мәсхәрә итүләргә түзә алмыйча, алпавыт Жуковның кыргыйлыгына, вәхшилегенә каршы восстание күтәргәннәр. Явыз алпавыт исә, крепостнойларның законлы таләпләренә каршы кеше аңына сыймаслык ерткычлык белән җавап биргән. Ул башта, «бунтарь» крестьяннарны салып суктыру өчен, махсус станок эшләткән. Аннан соң, өяздән кораллы отряд һәм бер палач чакырткан. Кул-аяклары бәйләнгән крепостной крестьяннарны түгәрәк станок өстенә тезеп салганнар. Станок бертуктаусыз әйләнгән, ә палач исә, станокта әйләнүче гаепсез «гаеплеләрне», үз турысына килеп җиткән саен, кыздырылган тимер башлы каеш камчы белән, алмаш-тилмәш суктырып торган. Суккан саен аның камчысыннан кеше каны чәчрәгән. Палач камчының тимерен минут саен утта кыздырып торган. Утлы камчы астында ятучыларның газаплануын сөйләп бетерергә мөмкин булмаган. Ләкин алпавыт аның саен котырынган. Ул крестьяннарның тәннә

49 
 
ремдәге ярасына үзе тоз сибеп торган һәм кыргый тавыш белән кычкырган: — Хуҗага каршы баш күтәрмәгез! Акылга утырыгыз! Кешеләрне газаплау тәүлек буена дәвам иткән, ләкин крепостной крестьяннар «акылга» утырмаганнар. Әле бер авылда, әле икенчесендә һаман крестьян восстаниеләре кабатланып торган. — Мина боларның барысын да, —диде Мөдәррис бабай, яшьләнә төшкән күзләрен сөртеп, — җиз- нәм Сабир Гобәйдуллин сөйләде. Крестьяннарның кыйналуын ул үз күзләре белән күреп торган. Талкыш авылыннан аны «пунәтәй» итеп алганнар. Янәсе, карап торсын, авыл халкына сөйләсен. Янәсе, бүтәннәргә гыйбрәт булсын. Минем җизни бик кешелекле кеше иде. Тик бәхете генә булмады мәрхүмнең. Бөтен гомерен байлар бусагасында үткәрде. Мөдәррис бабай авыр гына сулап куйды һәм, борчулы кыяфәт белән бер ноктага • карап, кинәт тынып калды. Үткән көннәрнең газаплы күренешләрен яна да и күз алдына китерү аның кәефен бозды булса кирәк. Авыл советы йорты авылның иң калку җиренә урнашкан, һәм йортның дүрт ягында — зур-зур тәрәзәләр. Тәрәзәләр аша авылның барлык йортларын гына түгел, бәлки кугелҗем-зоңгәр офыкка барып тоташкан колхоз басуларын да күрергә мөмкин. Без, тәрәзәләр аша, авылны һәм басуларны күзәтә башладык. Мөдәррис бабайның фаҗигале хикәясеннән соң, зур мәктәп һәм клуб биналары, көтепханә, медпункт, элемтә бүлеге, колхоз идарәсе һәм сельпо йортлары безгә тагып да кадерлерәк, тагын да сөйкемлерәк булып күренделәр. Басуларда .үзйөрешле комбайннарның һәм грак- гор л арның гөр ел дә гә н тавыш л а р ы безгә тагын да ягымлырак, тагып да күңеллерәк булып ишетелде. — Заманында безнең авылыбыз тагып да зуррак иде,—диде Мөдәррис бабай тәрәзә янына килеп басып. — 1928 елны безнең Талкыш алты авылга бүленде. Әгәр бүленмәгән булса, мин әйтәм, хәзер авылыбызда гигант колхоз төзелгән булыр иде. Хәер, безнең авыл аралары ерак түгел. Анысын киләчәк күрсәтер әле. Ворошилов исемендәге колхоз инде «Уракчы»га кушылды. «Тубылгы»лар белән «Чаткы»- лар да берләшә икән. Күптән түгел безнең «Талкыш» колхозында да җыелыш булып 
үтте. Тельман исемендәге колхоз белән берләшү турында үзебезнең теләкне белдердек. Соң уйлап карагыз инде, иптәш, бер авылда — ике колхоз. Араларын нибары кечкенә бер инеш кенә бүлеп тора. «Новый путь» колхозы да бездән, күп булса, ике чакрым. Аларның да безнең белән берләшергә ниятё бар бугай. Нигә берләшмәскә. «Береклектә — тереклек» дигәннәр ич борынгылар. Мөдәррис бабай белән без озак кына сөйләшеп утырдык. Бер гасырга якын гомер кичергән бу картның хәтере, чыннан да, искиткеч яхшы икән. Авылда аны «хәтерле бабай» дип йөртәләр. Ләкин аңа «аяклы тарих» дигән исем дә тапкыр килә. 
КИҢ РИЗЫГЫ БЕЛӘН КИЛСЕН 
Без «Тубылгы» колхозына килеп җиткәндә инде кич булган иде. Аз-маз яңгыр сибәләп үтте дә, офыктагы күгелҗем сыек болытлар төркеме арасыннан яңадан кояш күренде. Баеп бара торган кояшның алтын нурлары чирәм өстендәге яңгыр бөртекләрен төрлетөрле төскә буядылар. Хәтфәдәй яшел, куе чирәм белән капланган зур мәйдан уртасындагы клуб тирәсендә халык күбәйгәннән- күбәйде. Клуб алдына җыйналган бер төркем иптәшләр белән сөйләшеп торган чагында, безгә бер нәрсә сәер булып тоелды. Авыл советы председателенең дә, медпункт мөдирләренең дә, колхоз предсег дателеиең дә, укытучының да һәм башка күп кенә иптәшләрнең дә фамилияләре «Хөснетдинов» иде. 
< ,С. Ә." № 12. 
50 
 
— Сездә Хөснетдиновлар бик күп икән, — дидек без. — Алай бик үк күп булмаса да. — диде укытучы Камил Хөснст- динов. ярым шаярган тон белән,— Тубылгы авылының яртысы Хөснетдиновлар. Карт-корылар, койма буендагы озын бүрәнә өстенә утырып, үзара кызыпкызып сөйләштеләр, киңәштеләр, бәхәсләштеләр. Бәйрәмчә киенгән кызлар һәм егетләр, бүрәнә тирәсенә жы й н а л ы п, ол ы л а р н ы ң сүзен игътибар белән тыңлап тордылар. — Анысы инде, жәмәгать, — диде кара сирәк сакаллы, киң маңгайлы бер карт, — җисеме булса, әйе, исеме табылыр. — Анысы шулаен-шулай да, кордаш, — диде икенчесе, — әмма ләкин колхозның исеме «Тубылгы» булып калырга тиеш. Ни өчен дисәң, без «Чаткы»ларга түгел, ә алар безгә кушыла. Аннан соң бит, кордаш, берләшкән зур колхоз өчен «Чаткы» исеме үзе үк подходящий түгел. Әйтик, «Ялкын» дисәң әле, бер хәер. — Дөрес әйтәсең, бабай, — диде яшьрәк бер колхозчы, — егерме сигезенче елны бит алар, Талкыш авылыннан чаткы шикелле чатнап, кечкенә генә бер авыл булып, аерылып чыгып киттеләр. Шуңа да аларга «Чаткы» исемен бирделәр. Минемчә дә подходящий исем түгел. Сирәк сакаллы бабай тагын каршы төште: — Эш аңа киткәндә, — диде ул,— «Тубылгы» дигән исем дә күктән төшмәгән ләбаса. «Талкыш» юлындагы калкулыктай алынган исем генә ул. Кайчандыр ул калкулыкта тубылгы агачлары үскән буЛган. Менә шул гына. Шул вакыт авыл башыннан бер төркем мәктәп балаларының йөгереп килгәне күренде. Алар, кулларын болгый-болгый, һаман бер үк сүзне кабатладылар. *— Киләләр! «Чаткы»лар киләләр! Клуб тирәсенә җыйналган халык, кунакларны каршылар өчен, урам уртасына чыкты. Бу вакытта инде «Чаткы» колхозчылары утыргав зур йөк машинасы клуб турысына килеп җиткән иде. Ул, йөрешен әкренәйтеп, мәйдан уртасына килеп керде. А втом а ш 11 н а н ы ң өстендә кызыл әләм җилферди. Кузовта — аллы- гөлле күлмәк кигән хатын-кызлар, яшь егетләр, җитди кыяфәтле картлар. Бер егет, терсәкләре белән кабина кырыена таянган да, ярсып- ярсып гармоньда уйный. Бәйрә.мчз киенгән яшьләр исә, аңа 
кушылып, җырлыйлар: Үзе ура, үзе суга — Үзйөрешле комбайн... «Тубылгы» кол хозчыл арыннан кемдер, саран гына елмаеп куйды да, безгә болай диде: — Моңарчы алар комбайннарны менә шулай җырлап кына искә төшерделәр. Аларның «уч төбе» хәтле басуына гомердә комбайн кергәне булмады. Бигрәк кечкенә колхоз шул. Эшче көчләре, баласы- чагасы белән, утызга да тулмый. — Әнә, — диде икенче бер колхозчы, — бөтенесе, илаһым-уптым, бер машинага сыйганнар. — Ә бит сугу машинасында эшләр өчен генә дә, — диде яшүсмер бер егет, — 30— 35 кеше кирәк. «Чаткы» шикелле кечкенә колхозга механизация кертеп буламы сон? йөк машинасы клуб янына килеп туктады. «Чаткы»лар кузовтан сикерешеп төштеләр. «Чаткы» л а р ны ң «Т убылгьмар белән очрашуы тантаналы төс алды. «Чаткы» колхозының председателе Шакиров белән «Тубылгы» председателе Хөснстдииов иптәшләрнең, күптәннән бирле бер-берсев күрмәгән һәм сагынышкан якын дуслар шикелле, кул кысышуларын колхозчылар тирәи бер дулкынлану белән карап тордылар. « Ч атк ы » к илен нәре «Тубылгы» дагы аналары белән күрештеләр, «Тубылгы» кияүләре «Чаткымдагы баба л ары белән очра штылар. «Исәнме, бабай!», «Нихәл, кияү!». «Исән-сау гына торасыңмы, әни?>, «Сау-сәламәт кенә кайттыңмы, кызым?» кебек сүзләрнең иге-чиге булмады.
4» 51 
 
Dy күренешләрнең барысы да кайдадыр, диңгез киңлегендә йөзгән кечкенә бер көймәнең, ниһаять, зур корабльгә килеп сыенуын хәтерләттеләр. 200 дән артык кешене сыйдыра торган клуб халык белән шыгрым тулды. Авыл советы председателенең, балаларга керергә рөхсәт юк, дигән боерыгы булуга карамастан, мәктәп балалары, председательгә күренмәскә тырышып, кача-поса клуб эченә үттеләр. Клуб юлбашчыларның портретлары, лозунглар, плакатлар белән бизәлгән. Сәхнәнең буеннан-бусна комач сузылган. Сәхнәнең бер ягында — Ленин, икенче ягында — Сталин портретлары. Уртада — бөек юлбашчының турылыклы шәкерте иптәш Маленков рәсеме. — Безнең клуб хәзергә кечкенәрәк шул, — дип куйды «Тубылгы» председателе Хәмит Хөснетдинов, тыгызланып утырган халыкка күзен төшереп. — Күңелегез иркен булса сыярбыз, — диде «Чаткы» председателе Шакиров, көр тавыш белән. — Безнең колхозның клубы әле бөтенләй юк иде. Хисапчы Г ыйльманов клубның киләчәк перспективасы турында сөйләп китте. Клубның өчтән бер өлешен биләп торган колхоз идарәсе, мәктәп өчен билгеләнгән зур бинага ремонт ясалып бетү белән, хәзерге мәктәп бинасына күчереләчәк. Шулай итеп, колхоз да, клуб та, идарә дә, мәктәп тә — барысы да зураячак. Җы ел ы ш башла н д ы. Авыл советы председателе җыелышның көн тәртибенә колхозларны эреләндерү һәм ана бәйле башка мәсьәләләрне тәкъдим итте. — Әттәгенәсе, күпкә китте! — диде арттарак утыручы хатын-кызларның берсе. Зурлар тирәсенә сыенып, җитди булырга тырышып, мыштым гына утырган балалар кинәт «пырхылдап» көлеп җибәрделәр. — Мин бит балаларны кертмәскә кушкан идем,—диде председатель, алдынгы рәттә утыручы укытучыга. Калын гәүдәле, бик салмак хәрәкәтле укытучы Камил Хөснетди- • нов, ике ягына кысылып утырган кешеләрдән ы ч кы н ы п, уры н ы н н а н кузгалырга да өлгермәде, мәктәп балалары, берәм-берәм торып, клубтан чыгып та шылдылар. — Алтынчысы, — диде председатель маңгай тирен сөртеп, — эш төрләре буенча җаваплы кешеләр билгеләү. Җыелышның көн тәртибе, гәрчә бик 
күп булса да, бертавыштан кабул ителде* — Без, «Тубылгы» колхозының членнары, — диде председатель Хәмит Хөснетдинов, — «Чаткы» колхозчыларын үзебезнең семьябызга бик шатланып кабул итәбез... Башына кара түбәтәй кигән, кечкенә түгәрәк сакаллы бер колхозчы, «белмим инде, ахыры ничек булыр», дип нәрсәдер сөйләмәкче булган иде, ләкин аның янында утырган ак сакаллы бабай, шелтәле тавыш белән, күршесенең сүзен бүлдерде: — Шауламыйча гына утырсаң- чы. Ахырына кадәр әле барып җиткәнебез юк лабаса. «Чаткы» председателе иптәш Шакировның чыгышын колхозчылар аерата тирән дулкынлану һәм борчылу белән тыңладылар. Ул бо- лай диде: — «Чаткы» колхозы ни өчен артта калып килде? Чөнки колхозыбыз кечкенә’ иде. Халкыбыз эшләмәде түгел, бик тырышып эшләде. Тик менә катлаулы машиналардан кирәгенчә файдалана алмадык: Ни өчен? Чөнки вак кисәкләргә бүлгәләнгән колхозыбызга тракторларны, үзйөрешле комбайннарны кертә алмадык. Вак колхозларны эреләндерү турында партиябезнең карары — ул безнең күптәнге хыялыбыз, теләгебез... — Вак колхозларны эреләндерү, — диде ул, — коммунизмга күчү чорында авыл белән шәһәр арасындагы аерманың бетә баруына ачык мисал. Гигант колхозлар төзү— коммунизмга тагын да тизрәк якынаю дигән сүз.

£2 
 
— Дөрес, иптәш Хөснуллин! — диде «Тубылгы» колхозының члены Шәрифулла абзый Яруллин. — «Ил төкерсә—күл була», дигәндәй, әгәр без «Чаткы»лар белән берләшәбез екән, кырларыбыз киңәячәк һәм, әйтергә кирәк, теләсә нинди катлаулы авыл хуҗалыгы машинасыннан файдалану мөмкин булачак. Мин уйлыйм ки, без «Чаткы» лар белән бертуган күк дус яшәрбез. Минем сүзем шул. «Чаткы» кешеләре тагын ни әйтерләр. — Мин дә берничә сүз әйтим әле, — диде озын гәүдәле, чандыр йөзле бер колхозчы урыныннан кузгалып. Жыелыш председателе, кулын алга сузып: — Рәхим ит, Шәйдулла абзый, — дип, аны сәхнә алдынарак чакырды. Шәйдулла абзый, үз тирәсендә утырган колхозчыларны барлаган шикелле, тирәягына карангалап алды да, сүзгә кереште: — Мин үзем «Чаткы»ныкы. Бүгенге җыелыш — безнең күптәннән көтеп алган җыелышыбыз. Намус белән эшләргә, дус яшәргә, «Тубылгылар алдында сынатмаска сүз бирәбез. «Чаткы» кешеләренең җавабы менә шул. Аның янында утыручылар шаулашып алдылар. — Дөрес әйттек, кордаш. — Безнең авыздан алып әйтте. — Монда күп сөйләп торасы да юк инде. — Кәнишне. Алар да риза, без дә риза. Кушылырга да куярга. Вәс- сәләм! Җыелышның башындарак, «белмим инде, ахыры ничек булыр» дип, башын чайкап утырган кара сакаллы колхозчы абзый, ахры чыдый алмады, урыныннан сикереп үк торды. — Карагыз әле, җәмәгать, — диде ул, «Чаткы»ларга мөрәҗәгать i теп, — «Тубылгы»ларга кушылырга мин үзем дә ике куллап риза. Шулай. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар: алар бит инде көзге чәчүне башладылар, ә безнең әле уҗым чәчәр өчен бер генә гектар җиребез дә сөрелмәгән. Шулай. Соңын- пан безне, тегеләй болан дип, кыерсытмасыннар, мин әйтәм. Шулай. «Тубылгы»лар һәрвакыт алда баралар, ә без койрыктарак сөйрәләбез түгелме соң? Соңыннан, тсгс- ләйболай дип, сөйләнүләр булмасын, мин әйтәм. Шулай. Менә шуны әйтәсем килгән иде минем. Шул. — Насыйбулла абзый,—диде райком вәкиле Хөснуллин урыныннан кузгалып, — уҗым чәчеләчәк басуны сөрер өчен 
МТС таи иртәгә үк тракторлар киләчәк. — Кемгә? Безнең «Чаткы»гамы? — Юк, — диде Хөснуллин, елмаеп, — өченче бригада басуына. — Безнең колхозда бер генә бригада лабаса, — диде Насыйбулла абзый аптырап. — һәй, шуны да аңламыйсын инде, Насыйбулла абзый, — диде хатынкызларның берсе, — иртәгәдән алып «Чаткы» колхозы өченче бригада булып аталачак. Хатын-кызлар тыйнак кына көлешеп алдылар. Насыйбулла абзый, нәрсә әйтергә дә белмичә, кире урынына утырды. «Тубылгы» колхозы члены Ризван абзый Гыйрфанов, җыелышта чыгыш ясап, вак колхозларның берләшүе нинди файдалы нәтиҗәләр бирәчәге турында сөйләгәндә түбәндәге бер фактны әйтеп үтте. — Без ел саен «Чегән» куагында печән чабабыз, —’диде ул. — Безнең болыныбыз Кызыл Армия районы, Изгәр авыл советы колхозларының болыны белән янәшә. Кечкенә өч колхоз үзләренең өчкә бүленгән вак-вак болыннарында ел саен атналар буе кайнашалар иде. Ә узган ел алар берләшкән булганнар. Быел эреләнгән колхоз берничә көн эчендә болынны «ялт» иттерде дә куйды. Менә бит ул — берләшүнең файдасы. Ул үзенең соңгы сүзләрен Насыйбулла абзыйга карап әйтте. Җыелышның беренче көй тәртибе хәл ителде: икс колхоз берләште. Берләшкән яңа колхозга яна исем бирү мәсьәләсе кузгалгач, элекке «Тубылгы» колхозының председателе иптәш Хөснстдннов 

53 
 
сүз алды һәм ул бөек юлбашчыбыз Сталинның турылыклы шәкерте, большевиклар партиясенең күренекле эшлсклесс, ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре Георгий Максимилианович Маленков исемен бирергә тәкъдим итте. Җыел ы ш председателе: «Тагын нинди тәкъдимнәр бар?» дип сорарга да өлгермәде, хатын-кызлар арасыннан чуар алъяпкычлы бер апа, кулын алга сузып, көр һәм саф тавыш белән, кычкырып та җибәрде: — Без бик риза! Киң ризыгы белән килсен! Колхозчылар, клубны шаулатып кул чаптылар. Аларның даһи Сталинга, коммунистлар партиясенә һәм Совет хөкүмәтенә иксез-чиксез мәхәббәте булып яңгырады бу алкышлар. Маленков исемендәге колхоз членнарының гомуйи җыелышы дәвам итте. 
КҮҢЕЛЛЕ БӘХӘС 
Икенче көнне иртән без Маленков исемендәге колхоз идарәсенә килгән вакытта хисапчы иптәш Гыйльма- нов белән очраштык. Аның чын исеме — Сөләйман, ләкин колхозчылар аны «Һади абый» дип йөртәләр. Моның үзенә күрә кечкенә генә бер тарихы бар икән: нәни вакытта Сөләйманга миң чыкканнан соң, аның карт анасы, янәсе, миңне бетерер өчен, улына «Миңлеһади» дип яңа исем кушкан. Миң бетмәгән, ә Сөләйманның исеме авыл халкы арасында «Һади» булып калган. — Элекке кешеләр, шулай, юк- барга ышанып, гомерләрен үткәргәннәр,— диде Һади абый көлемсерәп. Идарәгә килеп кергәч, ул өстәл өстендәге счетны үзенә таба якынрак таптый куйды да, күтәренке рух белән, сөйли башлады: — Кичәге җыелышта берләшүнең файдасы турында бик күп сөйләнде, ләкин шулай да сөйләнеп бетмәде. Һади абый, бармакларын җитез ff өртен, счёт төймәләрен «шалт- шолт» китерә башлады. 
— Менә, күрдегезме, 2 500 хезмәт көненә экономия! — диде ул, счётиы күрсәтеп. — Бу бит әле администрация аппаратының биш кешегә кимүе нәтиҗәсендә генә килеп чыккан экономия. Ә бит хуҗалыкның барлык тармакларында да, мәсәлән, фермаларда, сушил кал арда, 
тегермәннәрдә, умартачылыкта да шундый ук экономия булачак. Элекке «Чаткы» колхозының нибары 22 хуҗалыгы булган. Аның клубы да, көтепханәсе дә һәм уку өе дә булмаган. Кечкенә генә мәктәпнең кайбер классларында бер- ике бала гына укыган. Төрле культуралар чәчелә торган ашлык басуларының кайсылары 10 гектардан да артмаган. Колхозның автомашина сатып алырга да мөмкинлеге табылмаган. Колхозның ашлык салыр өчен стандарт типтагы амбары, хәтта Гоголев системасындагы сушилкасы да булмаган. Һади абый безгә шушы турыда сөйләгәннән соң, болай дип нәтиҗә ясады: —: Безнең берләшүебез, әгәр зур «Тубылгы» өчен бер файда булса, ә кечкенә «Чаткы» өчен ике-өч тапкыр файдалырак. Тәрәзә янында басып торган чал сакаллы бабай сүзгә катнашты: — Син алай дисең дә, энем, кем, Миңлеһади, «Чаткы»ларны да бөтенләй юкка чыгарып ташларга ярамый. Әйтик, хуҗалык ягыннан чагыштырып караганда, мин сиңа әйтим, безнең «Чаткы»ның сыер фермасы да, әйтик, пример өчен, сарык фермасы да, инде әйтсәм, әйтеп бетерим, кош-корт фермасы да «Тубылгы»ныкыннан зуррак иде. — Алайса, Миңлеһади да әйтеп бетермәде, кордаш, — диде икенче бер карт бәхәскә кушылып, — безнең «Тубылгы»ның 80 сотый күле бар, әйе. Үзебезнең күл. — Ничек ул, берләшкәннән сон да, үзегезнеке генә? — дип гаҗәпләнде чал сакаллы бабай. — Ягъни, элекке «Тубылгы»иы- кы, әйе, — дип төзәтеп куйды карт. — Ә хәзер уртак була киде, әйе. —Ул күл тагын да зурайтылачак, бабай, — диде хисапчы Һади
54 
 
абый. — Аның ак балчыгы үзе генә дә нн тора’ Теләсә нинди төзелеш өчен ярарлык. —Анысын дөрес әйтәсең, кем, энем, Миңлеһади, — диде бабай, бирешергә һич тә уйламыйча, — әмма «Чаткы» колхозы басуындагы 90 гектар урманны да истән чыгарма, әйе. Аннан соң, әйтик, пример өчен, чәчәкләргә күмелгән, җимеш агачлары үсә торган урмандагы «Чаткы» умартачылыгын, инде әйтсәм, әйтеп бетерим. Хөсәен карт бакчасындагы «Тубылгы» умартачылыгы белән чагыштырып булмый бит, <ем, энем, ^Миңлеһади. Дөрес, <Чаткы»ның умартачылыгы зур түгел иде түгелен, ә менә хәзер... Ишектән кереп, бу күңелле бәхәсне елмаеп тыңлап торган кара чәчле, җитди чырайлы бер кеше бабайның сүзен бүлдерде: — Ә менә хәзер, — диде ул, — «Чаткы» урманында Маленков исемендәге колхозның гаять зур умартачылыгын барлыкка китерү мөмкинчелеге ачылды. Берләштерелгән колхозның партоешма секретаре Гыйльфан иптәш Ризвановның бу сүзләре бабайның йөзен яктыртып жибәрде. Чөнки ул үзе дә нәкъ шул фикерне әйтергә теләгән иде. — Хәзер инде сезнеке-безнеке юк, — диде иптәш Ризванов, өстәл янына якынрак килеп. — Барысы да — Маленков исемендәге колхоз байлыгы. — һәм мин ул байлыкның исәбен,— диде хисапчы Һади абый, күңелле елмаеп,— ике кенәгәдән бер кенәгәгә күчерә башладым инде. Партоешма секретаре әле генә идарәгә килеп кергән укытучы һәм агитатор Камил Хөснетдиновка бригадаларда «Сугышчан листок»лар чыгару турында задание биреп, үзе ашлык сугучылар янына китте. Шул вакыт колхоз идарәсе урнашкан зур мәйдан уртасына НАТИ тракторлары килеп туктадылар. Кайдандыр, күктән төшкән шикелле, тракторлар янына берләшкән колхозның председателе Хәмит Хөснстдинов йөгерен килеп тә жит- тс. Ачык тәрәзәләр аша аның: — «Чаткы»га, ягъни өченче бригада басуына! —дип кычкырганы аермачык булып ишетелде, һәм куәтле тракторлар, үзләренең гөрелдәүләре белән тәрәзә пыялаларын дерелдәтеп, кузгалып та киттеләр. — Райком вәкиле иптәш Хөснул- лпн сүзендә торган, — диде колхоз председателе ишектән керә-керә, — кичә әйтте, бүген тракторлар килеп тә җитте. 
Ул, тукталып-нитеп тормыйча, телефон трубкасын алды. — Алло! «Чаткы»ны бирегез,— диде ул. — Кара әле, кем әле бу?.. Бригадир Сафиуллинмы?.. Сезнен басуга хәзер HATH тракторлары барып җитәчәк... Сөрүне ике кәпәчендә бетерергә кирәк... Да, да, Хөснет- динов сөйли... Мин үзем дә хәзер анда булырмын... Председатель, тиз генә телефон трубкасын элде дә, ишеккә таба юнәлде. ч — Мин сиңа йомыш белән килгән идем, кем, энем, Хәмит, — диде «Чаткы»дан килгән бабай, аның артыннан ияреп. — Әйтик, эшең бик ашыгыч булгач, юлда гына сөйләшербез инде. 
ГҮЗӘЛ БЕР КҮРЕНЕШ 
Без, коммунист агитатор Камил Хеснетдинов белән, Маленков исемендәге колхозның берләштерелгән арыш басуына юнәлдек. Менә киң кыр. Әле күптән түгел генә, диңгез шикелле дулкынланып торган аксыл-сары басу өсте бүген чуарланып калган. Үзйөрешле комбайн урып-жыйган җирдә рәт-рәт булып салам өемнәре ята, уру машиналары эшләгән урыннарда — куе итеп салынган зуратлар. Ә басуның камыл сөрелгән яртылаш өлешен йомшак, кара кәс каплаган. Офыкка барып тоташкан киң кыр өстендә дәртле хезмәт кайный. Әнә, кайдадыр, еракта камыл сөрүче тракторларның өзек-өзек гөрелдәгән тавышлары ишетелә. Әнә, яссы калкулык өстеннән үзйөрешле комбайн төшеп килә. Аның сары төскә буялган мотовиласы, кояш нурларында ялтырап, куе һәм озын арыш өстеннән чак-чак кына күренеп китә.
55 
 
 
тып, күз иярмәслек тизлек белән һәм бик оста итеп урак уруын күреп, тукталып калдык. — Кыямова дигән стахановчыбыз шул була инде,—диде агитатор. — Колхозыбызның иң оста уракчысы. Кул белән уруда аңардан уздыручы юк.» Атаклы уракчының җинсл һәм төгәл хәрәкәтләрен ерактан күзәтеп торганнан соң: — Молодец! Уңган кыз икән! — дидек без. Агитатор кинәт кычкырып көлеп җибәрде. — Әйдәгез, янына барып килик,— диде ул көлүеннән тыела алмыйча, һәм безне зуратлар арасыннан алып кереп китте. «Уңган кыз» дигәнебез — кечкенә буйлы, түгәрәк йөзле, чал төшкән калын кашлы, 78 яшьлек Гайшә әби булып чыкты. — Көнгә ничә сотый урасың, Гайшә әби? — дип сорады аңардан агитатор. — Әллә инде тагын, — диде Гайшә әби, ап-ак һәм сәламәт тешләрен ялтыратып, — үлчәп караганым юк, улым Камил. Бригадир әйтә: «Нормаңны арттырып .үтисең», дигән була. Әллә инде шунда күңеле төшмәсен дип кенә әйтүе. Белмим тагын. — Бригадир дөрес әйтә, Гайшә әби, — диде агитатор җитди тавыш белән. — Үзеңне стахановчылар исемлегенә яздык. — Алай бик зурлаган өчен үзегезгә рәхмәт яусын инде! Ул, башын түбән иеп, әле яңа гына бәйләнеп ташланган озын һәм юан көлтәгә урак очы белән бераз төрткәләп торды да, кинәт гәүдәсен тарайтып, көр тавыш белән әйтте: — Дөресен әйткәндә, улым Камил, берәүнең дә миңа «эшкә чык» дигәне юк. Үземнең йөрәк түзми. * Күр инде, ашлык ничек* уңган бит. Тизрәк җыелып бетсен дим. _— Дөрес, Гайшә әби, — диде Камил, аның сүзен куәтләп, — игеннәрне тизрәк 11әм югалтуларсыз җыйныйбыз икән, хезмәт көннәренә икмәкне дә күбрәк алырбыз. Хәзер инде менә колхозыбыз да зурайды, эшче көчләребез дә артты... Без киц басуның буеннан-буена сузылган урман полосасы янына килеп чыктык. Биеклекләре инде өч-дүрт метрга җиткән акация, өрәңге, карама агачлары, колхозчыларның күңеленә рәхәтлек, ә колхоз басуына ямь биреп, талгын искән җилдә әкрен генә шаулыйлар, үзара нәрсәдер сөйләшәләр, серләшәләр. Яшь урман булып өлгергән яшел тасма буйлап алга, басу түренә узабыз. Без бара торган тар һәм чирәмле юлны аркылы үтеп чыккан икенче бер яшел тасма күзгә чагыла. Ләкин анысы әле бик тәбәнәк һәм сирәк булып күренә. Ә сул якта, бездән шактый ерак калкулык өстенә таба өченче тасма сузылган. Ләкин анысы әле хәзер яшел түгел, кара тасма. Аңа быел көз көне яшь агач урентеләре утыртылачак. Колхоз басуларын урап алган бу тасмалар, биш — ун елдан соң, барысы да яшәрерләр, күкрәп үсәрләр һәм колхоз басуларын коры җилләрдән сакларлар, җиргә дым биреп торырлар. Яшел урманнар белән уратылып алынган басуда Маленков исемендәге агрошәһәрнең күпьеллык арышлары, тармаклы бодайлары, корылыкны белмичә, эссе җилләрнең сулышын сизмичә, дулкынланып үсәрләр. Нинди матур һәм ямьле ул безнең киләчәгебез! Уру машинасына утырган, кепкасын кыңгыр салган бер яшь егет, зур гәүдәле туры атның дилбегәсен тарткалап, безнең яннан үтеп китте. —- Колхозның стахановчысы Рәшит Юсупов, — диде Камил Хөснет- динов, егетне күрсәтеп. — Көн-төн белән исәпләшмичә эшли. Сменага җидешәр гектар арыш урдыра. Аннан сон, ул . безгә уру машинасында эшләүче Хөснулла абзый Гарифуллиниың да көненә икешәр норма бирүе, уракчылардан Сөләй- манова, Мөхәммәтҗанова, Кыямо- валарньш, көлтә бәйләүчеләрдән Әхмәтҗанова, Таҗетдпнова, Сафи- наларның урыпҗыю эшендә фидакарьлек күрсәтүләре турында сөйли. Сары чәчәкләргә күмелгән акация агачлары буенда без бер кызның, эй урагын кояш нурларында уйна 
56 
 
 
Колхозыбыз зурайды димәк- тән, улым Камил, исемә килеп төште: киләчәктә безнең авыл шәһәр кебек булачак, ди. Янәсе, ничек әле, таш йортлар салыначак, ди. Янәсе, тагын әллә ниләр булачак, ди. Шул сүзләр хак булып чыгар микән, улым? Камил, җавап эзләгән кешесы- ман, басу киплегенә бераз карап торды да, калкулык өстенә менеп барган үзйөрешле комбайнны күрсәтеп, әбигә әйтте: — Әгәр колхоз төзелгән елларны әнә шундый кырлар корабленең булачагы турында аңсызрак крестьяннарга сөйләсәң, ышанмаган булырлар иде... — Дөрес, улым, бик дөрес! — диде Гайшә әби, ура башларга хәзерләнеп. — Безнең кебек карчыкларның бер ел эшләгәнен бер үзе бер көндә эшли дә ташлый. Без үзйөрешле комбайн йөргән участокка бардык. Бункеры ашлык белән тулган комбайн әле яңа гына килеп туктаган иде. Аның килүен көтеп торган яшүсмер егетләр, ящиклы арбаларга җигелгән атларны аллы-артлы бункер астына китереп туктаттылар һәм, 13 центнер ашлыкны төяп, атларын куалый-куалый, китеп тә бардылар. Комбайнчы иптәш Сафин кырлар кораблен яңадан алга әйдәде. Кул белән көненә 20—30 сотый арыш уручы Гайшә әбидән сон, без сменага1 ’ 20—30 гектар ашлыкны урып һәм сугып бирүче кырлар кораблен һәм аның капитаны Са* финны күрдек. Бу гүзәл бер күренеш — авыл хуҗалыгындагы югары техника белән коралланган квалификацияле кадрларның берләшкән колхоз кырларында нинди могҗизалар тудыра алуына иң гади һәм шул ук вакытта им гүзәл, ия сокландыргыч мисал иде. 
ИХТЫЯР КӨЧЕ 
М а л ен ко в исе м сидә ге кол хозд а без бер атнага якын тордык. Колхозның хуҗалыгы һәм кешеләре белән танышу өчен бер атна аз вакыт түгел. Безгә колхоз хуҗалыгының барлык тармакларында булырга, күп кенә колхозчылар белән танышырга, кат-кат сөйләшергә туры килде. Ләкин без колхоз председателеле иптәш Хөспстдинов белән, аның вакыты булмаганлык- тан, бер атна эчендә нибары бер генә тапкыр озаграк итеп сөйләшә алдык. 
Хуҗалык эшләрендә шундый җитәкчеләр очраштыргалый; беренчеләре, вакытлары бар чакта да «вакыт юк» сүзен бик юмарт кына кулланып, үзләрен, янәсе, бик эшлекле һәм гел эш белән генә мәшгуль кеше итеп күрсәтергә тырышалар; икенчеләре исә, чыннан да. көне-төне эш артыннан чабалар, ләкин ярты вакытларын кирәкмәгәнгә йөгереп үткәрәләр. Ләкин колхоз председателе иптәш Хөснетдиновныц чын мәгънәсендә вакыты юк иде. Аны кайчан гына күрмә, ул һаман җитди һәм кичектерергә ярамый торган эш белән мәшгуль иде. Хәер, бу хәл безгә гаҗәп булып тоелмады. Чөнки иртән кояш кыздырса, төштән соң яңгыр ява. Ә кайчакларны исә, яңгыр тәүлекләр буе тукталмый коя. «Бер көне елны ашаткан» чорда, җитмәсә, шундый авыр һава шартларында, урып- җыю эшләрен үз вакытында һәм югары сыйфат белән төгәлләү, хуҗалык белән оператив җитәкчелек итү — гаять катлаулы, авыр һәм бик җаваплы бурыч. Берләшкәнгә кадәр яшәп килгән «Чаткы» кебек кечкенә колхозларның эшен быелгы һава шартлары тагып икеләтә-өчләтә авырайткан булыр иде. Ләкин колхозларны эреләндерү урыпҗыю эшләрен авыр шартларда да өзлексез алып барырга мөмкинлек бирде. Биш елдан бирле колхоз белән җитәкчелек итүче тәҗрибәле председатель иптәш Хөспстдинов безгә болай диде: — «Эшче көчләр җитми», дип зарлануларга хәзер чик куелды. Чөнки катлаулы машиналарны полный ходка җибәрдек. Стало быть, эшче көчләре җигә. Тик алапны дөрес оештыра белергә гсчә кирәк  
57 
 
Хәмит Хөснетдинов кечкенәрәк буйлы, киң җилкәле, мөлаем, шадра йөзле кеше. Аның хәрәкәтләре гадәттәй тыш җитез. Ләкин сөйләшкәндә ул ашыкмаска тырыша, үзен тыныч тота. Күзләренә карап, бик нык әһәмият биреп күзәткәндә генә аның каядыр китәргә ашкынып торуын, нәрсә өчендер борчылуын сизәсең. Ватан сугышы елларында Москвадан алып, Карпат тауларына кадәр бөек җиңү юлын үткән җиңүче солдат Хәмит Хөснетдинов армиядән кайту белән колхозчылар аны председатель итеп сайлап куйганнар. Сугыштан җиңеп кайткан солдат тыныч хезмәт фронтында да үзенең абруен югалтмаган. Җиң сызганып эшкә тотынган ул. Хәмит Хөснетдинов җитәкчелек иткән колхоз биш ел эчендә танымаслык булып үзгәрә: 520 гектар чәчү мәйданы 1024 гектарга җитә; биш басулы чәчү әйләнеше 10 ба- сулыга әйләнә; Гоголев системасындагы сушилка, стандарт амбар, сарык абзары һ. б. каралтылар өр- яңадан салыналар, конюшняга да яца баштан капиталь ремонт ясала. Хәмит Хөснетдинов председатель булып сайланган чагында, колхозның автомашинасы булмаган. Яңа председатель бу мәсьәләне идарә утырышына куйган. — Машинасыз алга китеп булмый,— дигән ул идарә членнарына, —• эшне машинадан башларга кирәк. — Кирәген-кирәк,— дигән идарә членнарының берсе, — тик менә машина алырлык акчаны каян табарбыз? — Машинаны мин үзем ясыйм,— дигән председатель, ярым чын, ярым шаяртып. — Стало быть, миңа Казанга барырга гына рөхсәт итегез. Икенче көнне Хәмит Хөснетдинов, кесәсенә ике-өч мең акча салып, үзе белән тагын бер колхозчыны алын, Казанга китеп тә барган. Бөтенләй яраксыз булып ташланган ватык бер машинаны ул «Гор- жилснаб» та и 2700 сумга сатып алган. — Кабыргалары гына калган бит бу хәерссзнсң, — дигән колхозчы, утильсырьё хәленә .килгән машинаны күреп. — Ай-һай-һай, акчаны суга гына салгансың. — Кабыргалары калганмы? дип сораган председатель.—Стало быть, без моңардан менә дигән машина ясыйбыз. Машина өчен кирәкле барлык частьларны табып, ул ремонт эшенә 
тотынган. 14 тәүлек буена, көне- төне эшләп, Хөснетдинов машинага капиталь ремонт ясаган. Коммунист Хөснегдиновның ихтыяр көче «үлгән» машинага «ифн» керткән. Ул кабина эченә кереп утырган һәм дүрт тонналы гаять зур йөк машинасын үзенең колхозына үзе алып кайтып киткән. — Безнең председательнең, — диләр аның турында колхозчылар, — кулыннан килмргән эше юк. Җитмеш төрле һөнәре бар аның. Машина тикле машинаны үзе ясап алып кайтты. Хөснетдинов — авыл хуҗалыгының барлык тармакларындагы эшләрне яхшы белгән, агрономияне нык үзләштергән тәҗрибәле председатель. Шуның өстенә ул тәҗрибәле шофер да, электро-механик та һәм ремонтник та. Бу белем аңа үзлегеннән генә килмәгән. Ул сугышка кадәр өч еллык ФЗУ ны тәмамлаган, 6 айлык шоферлар курсында укыган, ә аннан соң, армиядән кайтып, председатель булып сайлангач, тагын алты айлык курсны тәмамлап кайткан. — Хәзерге вакытта председатель булыр өчен,—диде ул безгә, — политиканы яки агрономияне генә түгел, техниканы да яхшы белергә кирәк. Стало быть, бер кулың белән,эшләсәң, икенче кулың белән китапка тотынырга туры килә. 
БЕРЕНЧЕ НӘТИҖӘЛӘР Август аенда бик сирәк булган чалт аяз көннәрнең берсе *иде. Ак- сыл-зәңгәр күк йөзендә болытларның әсәре дә юк. Көньяктан әкрен генә җил исә. Иртәнге кояш арыш урылганнан соң саргылт-кара төскә кергән басу өстен үзенең җылы нурлары белән коендырып, һаман
58 
 
югарыга, иксез-чиксез күк киплегенә күтәрелә. Җир өстеннән, сулыш алырга ниндидер бер җиңеллек биреп, дым исе аңкый. Без, укытучы Камил белән, камыл өстеннән сузылып киткән машина юлы буйлап, ындыр табагына. сугучылар янына барабыз. Ерактан, басу түреннән катлаулы сугу машинасының бертуктаусыз гөрелдәгән тазышы ишетелә. Хәзер колхоз хуҗалыгының кайсы гына тармагына күз салма, берләшүнең беренче нәтиҗәләрен күрәсең. Тубылгы» колхозы белән берләшкән кечке'нэ «Чаткы» колхозы, моңа кадәр хуҗалык эшләрен бер генә елны да үз вакытында төгәлләп чыга алмагач. Ә быел, берләшкәннән соң, бөтенләй башка күренеш: элекке «Чагкы», хәзерге өченче бригадада көзге чәчү үткән елгыга караганда бер ай элек төгәлләнде! Әгәр үткән елны «Чаткы» колхозы дәүләткә икмәк тапшыру графигын үти алмаган булса, быел исә график төгәл үтәлеп килә. Былтыр, һава шартлары яхшы булуга ла карамастан, «Чаткы» колхозында урыпҗыю эшләре, быелгы белән чагыштырганда, ике атнага сонрак төгәлләнгән булган. Ике колхозның берләшүе колхозчыларның көнкүреш шартларына да сизелерлек унай йогынты ясады. Мәсәлән, «Чаткы»лылар быел яңа уныштан хезмәт көннәренә беренче авансны, үткән елга караганда, өч тапкыр артыграк алдылар! Катлаулы сугу машинасының тавышы кинәт тынып калд^г. — Төш вакыты җитмәгән әле, — диде Камил, сәгатенә* карап,— нишләп туктадылар икән? Күп тә үтмәде, безнең каршыбызда җан-фәрманга чабып килгән бер ат күренде. Ат өстендә яшүсмер бер егет иде. — Мотор ватылды, — диде ул, безнсн турыга килеп җиткәч, атып туктатып. — Моторист Әсгать абый үзе генә төзәтә алмый. Хәмит абыйны эзләп табарга куштылар. Яшүсмер егет, атын чаптырып, авылга таба юнәлде. Без ындыр табагына килеп кер* гәндә, һәркемнең йөзендә тирән борчылу пдс. Шушындый аяз көнне сугу машинасының бер генә минут хәрәкәтсез торуы да эшкә никадәр зарар китерә бит! Авыл советы председателе иптәш Хөснетдннов та, машинаның туктавын ишетеп, күршедәге Жданов исемендәге 
колхоздан бирегә килеп җиткән. Без аны һәрвакыт ачык чырайлы кеше итеп күрергә гадәтләнгән идек. Ләкин бу юлы аның йөзе үзгәргән, кашлары җыерылган. Ул, куллары майланып, бите танымаслык дәрәҗәдә каралып беткән бер кешенең мотор янында кайнашуын күзәтеп, хәрәкәтсез басып тора. Моторны төзәтүче кеше кинәт башын күтәрде һәм, кыска итеп кистергән «керпе» чәчен кул аркасы белән өскә сыпырып җибәрде дә, авыл советы председателенә мөрәҗәгать итте: — Мотор төзәтелде. Стало быть, суга башларга мөмкин. Моторны төзәтүче — колхоз председателе иптәш Хөснетдннов үзе иде. Аның кайдан һәм кай арада ындырга килеп җитүенә без гаҗәпләндек. — Егерме минут простой, — диде авыл советы председателе, шелтәле тавыш белән. — Стало быть, — диде колхоз председателе, — темпны тагын да кызулатырга! Мотор ходка китте. Катлаулы сугу машинасы яңадан гөрелди башлады. Тау кадәр биек ашлык эскерте өстенә менеп баскан хатын-кызлар авыр көлтәләрне бер-бер артлы түбәнгә ыргыттылар. Ә мәһабәт зур машина аларны бертуктаусыз йотып торды. Машинадан сугылып, җилгәрелеп чыккан гәрәбәдәй .сары, чиста арыш бөртекләреннән брезент өстендә зур көшел хасил булды. Көшел янында басып торган яшь кызлар сугылган ашлыкны «Т» һәм «Ч» хәрефләре язылган киндер капчык л арга тут Iл р ды.л а р. «Т» хәрефе — «Тубылгы», ә «Ч» хәрефе — «Чаткы» дигән сүзләрнең шартлы мәгънәсе икән. Күптән ту
59 
 
тел генә берләшкән Маленков исемендәге колхоз әле бу хәрефләрне <М» белән алыштырырга өлгермәгән. Ләкин элекке «Тубылгы» һәм «Чаткы» колхозчылары бүген үзләрен бер семьяда хис итеп, бер теләк белән янып, аруталуны белмичә янып эшләделәр. Аларнын йөзләрендә «Без — маленковчылар!» дип горурлану сизелә иде. / Зур ындыр табагы өстендә, солдатларның. хәлиткеч атакага ыргылган вакыттагы ярсуларын хәтерләтеп, колхозчыларның дәртле хезмәте кайнады, һәм бу батыр хезмәттән берәү дә читтә торып кала алмады. Авыл советы председателе белән таза гәүдәле яшь бер колхозчы ашлык тутырылган авыр капчыкларны йөгерәатлый зур үлчәү өс- генә ташыдылар. Ә укытучы Камил үлчәнгән капчыкларны машинага төяде. Кечкенә генә буйлы учетчик Сафин исә аңа булышып торды. Күп тә үтмәде, 40 центнер ашлык төялгән зур йөк машинасы, киң кырлар буйлап, Чистай шәһәренә, хәзерләү пунктына китеп барды. Авыл советы председателе, машина артыннан бераз карап торганнан сон: — Дәүләт амбарына тагын 40 центнер ашлык өстәлде, — дип шатланып әйтеп куйды. — Стало быть, дәүләткә икмәк тапшыру графигы бүген дә үтәлде,—диде колхоз председателе. 
КӨМЕШ КҮЛ 
Без Маленков колхозчылары белән саубуллашып, яшел тасмалар белән уратып алынган кырлар буйлап, Жданов колхозына килдек. Эреләндерелгәннән соң Жданов исеме бирелгән бу колхозны кайберәүләр, өйрәнелгән гадәт буенча, егп кына очракларда «Уракчы» дип йөртәләр. Ләкин, гадәт буенча әйткәндә дә, эчтәлегенә исеме һич кенә лә туры килми. Чөнки бу колхозның барлык җирләре хәзер тракторлар белән сөрелә, игеннәре комбайн белән җыйнала, сортлы орлыклары «ВИМ»ка белән чистартыла. Татарстан республикасындагы йөзләрчә колхозлар өчен сортлы орлык үстерә торган мәшһүр колхозларның берсе бу. Менә шуңа күрә дә аның барлык чәчү мәйданнары «элита хуҗалыгы» дип атала. Югары уңыш яулап алганнары өчен, хөкүмәтебезнең иң югары бүләге— Ленин 
ордены белән бүләкләнгән Фәһимә Әхмәтҗанова, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән Исхак Ярмушев, Исмәгыйль Гумеров, Наилә Вафина кебек дан казанган игенчеләр, «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләренә лаек булган дистәләрчә хезмәт батырлары бар бу колхозда. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фән казанышларын үзләштерүләре нәтиҗәсендә һәм техника ярдәмендә генә алар шундый зур уңышка ирешә алганнар. Әйе, бу колхозда да әле кайбер кечкенә участоклар кул белән урыла. Ләкин «урак» яки «уракчы» сүзләре хәзер колакка ничектер бик сәер булып ишетелә, һәм бу сүзләр, термин буларак, колхозчылар лексиконында үзләренең әһәмиятен торган саен югалта баралар. Уру машинасына караганда комбайнның чагыштырмаслык дәрәҗәдә файдалырак икәнлеген колхозчылар инде күптән аңлаганнар һәм алар хәзер һәрбер культураның комбайн белән урыпҗыелуын телиләр. Жданов исемендәге колхозның яңа ясалган буасына барган чагында, без сабан ашлык басуында бер төркем хатынкызларны очраттык. Алар машина белән урылган бодай җирендә көлтә бәйлиләр иде. — Әгәр бодайны комбайн урып- җыйган булса, — диде ха.тын-кыз- ларпың берсе, ризасызлык күрсәтеп,— безнең монда селкенеп йөрүебез кирәк тә булмас иде. Ул бу сүзләрне эшлисе килмәгән- лсктән әйтмәде. Фәхриҗамал апа җитәкчелегендәге бу группада — 6 хатын-кыз. Алар үзләренең көнлек нормаларын 200 проценттан арттырып үтиләр. Ризасызлык күрсәткән апа да башкалардан һич калышмый. Киресенчә, кайбер көннәрне уздырып та җибәрә икән. Ләкин ул комбайн эшләвен 


 
тели. Әгәр бодайны комбайн урып- җыйган булса, биредәге алты хатынкызның бүтән участокта эшләячәген. колхозның эшче көчләре тагын да артачагын бик яхшы аңлый ул. Киң басуны урталай ярып, тигез җир өстеннән сузылып киткән яшел тасма буйлап без колхоз буасына таба юл тоттык. Читләре кыяклы камыш белән капланган бу елга ярым кибү хәленә җиткән. Агуыннан туктап хәрәкәтсез булып калган елганың иң тирән урыннарында да су үләннәре яртылаш күренеп торалар. Биредә барысы да табигатьнең үз иркенә куелган шикелле тоела. Әйтерсең лә, биредә кешеләр яшәми. Күңелдә бер генә минутка ниндидер бер сәер тәэсир туа. Ләкин тирән һәм зур күлгә әйләнгән, кояш нурларында көмеш- сыман ялтырап яткан буаны күреп алу белән син үзеңне бөтенләй башкача хис итә башлыйсың. Бу көмеш күл Чистай кыр саклау станциясенең көче белән һәм Жданоз исемендәге колхоз членнарының тырышлыгы аркасында шулай барлыкка килгән. Буа аша үткәндә кызык бер күренеш күзгә ташланды: уң якта — тигез, түгәрәк һәм зур күл, ә сул якта — түбәнгә, бик түбәнгә төшеп киткән тирәнлек. Әнә шул тирәнлектән кибеп беткән елганың саргылт камышлары гына күренеп торалар. Әле күл өстенә, әле тирәнлек эчендә калган елгага карап торган чагында, без колхоз председателе ип- гәш Яомушевнын: — Электростанция дә үзебездә булачак, —дигән сүзләрен хәтерләдек. Үткән елны буа буена 700 төп алма агачы утыртылган. Берничә елдан соң ул агачлар шаулап чәчәк атарлар һәм кул буе ан-ак чәчәкләргә күмелер. Алма бакчасыянын- да берләшкән колхозның зур умартачылыгы урнашкан. Берничә елдан сон бу умартачылык тагын да зурайган булыр; һәм бал кортлары, чәчәкләрдәп-чәчәкләргә кунып/ бал җыярлар, колхозга тагын да күбрәк доход китерерләр. Канчандыр ярым дала хәлендә яткан һәм корылык елларында кайнар җилләрдән көйгән җирләр хәзер урманлы һәм сулы кырларга әйләнгәннәр, табигатьнең мәрхәмәтсез һөҗүхмнәренә каршы торырлык булып, яшел тасмалар белән уратып алынганнар. 
ЭЛИТА ОРЛЫКЛАРЫ 
Без Жданов исемендәге колхозның орлык лабораториясенә кергән чагында, техник-семеновод Наилә Вафина сынау өчен кырлардан алып кайтылган апробация көлтәләре янында кайнашып йөри иде. Ул безне үзенең кечкенә лабораториясе белән таныштырды: йортның стеналары буйлап арыш, бодай, солы, арпа, тары көлтәләре тезелеп куелган. Өстәл өстендәге савытларда анализ өчен хәзерләнгән элита орлыклары. Тәрәзә телләре гөлләр белән түгел, тишелеп чыккан орлык үрентеләре белән тулган. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән комсомолканың эше күп һәм җаваплы. Чөнки элига хуҗалыгында үстерелгән һәрбер культурага анализ ясый ул. Ә бит колхозның мең гектардан артык чәчү мәйданы — элита хуҗалыгы бар. һәм анда фәкать сортлы куль туралар гына үстерелә. — Сортлы орлыкларның, — диде 11аилә, апробация көлтәләрендәге башакларны санаган арада, —дым- лылыгы 15 тән артмаска, тишелеп чыгышы 95 тән кнм булмаска тиеш Элита хуҗалыгы республика колхозларына уннан артык сортлы культура орлыклары бирә икән. «Казанская 5-J-G» арышы, «Лютее ңснс-62», «Гордей-форме» һәм «Ульяновка» бодайлары, «Советский» солысы, «Казанская-6/.} » арпасы, «Богатырь» һәм «Казанская» карабодайлары, «Тарздаг» һәм «Капитал» борчаклары, «Петровская-45/^;3 ясмыгы, «Новоуринская-211» тарысы— болар барысы да Жданоз исемендәге колхоз членнарының фи* да карь хезмәте белән үстерелә тор- г а н со р тл I >1 к ул I >ту |) а л а р.

> 61 
 
— Әгәр Татарстанда өч элита хуҗалыгы булса, — диде Наилә горурланып,— шулариың берсе безнең колхозда. 
ШӘЙХЕТДИН АБЗЫЙ СӨЙЛИ «Жданов» колхозы булып кушылганга кадәр Ворошилов исемендәге колхозның бик кечкенә булуын күз алдына китерү өчен быел яз көне аның нибары 3 гектар борчак чәчкәнлеген яки бөтенесе 6 гектар үлән басуы барлыгын әйтү дә җитә. Мондый кечкенә колхоз басуларында комбайн кебек катлаулы машиналарның эшли алмавы турында сөйләп тә торасы юк. Бу колхозның дүрт фермасы булган. Фермалардагы сыерларның, сарыкларның, дуңгызларның һәхМ кош- кортларның саны ел саен артып торган. Ләкин терлекләрне ашагу өчен колхозның мал азыгы ел әйләнәсенә җитмәгән. Аларга ел саен диярлек «Уракчы» колхозы ярдәм итеп килгән. Жданов исемендәге колхозның балта остасы Шәйхетдин абзый Фәхретдииов, кич белән идарәдә утырган чагында, безгә түбәндәге бер вакыйга турында сөйләде: — Бу хәл, — диде ул, кесәсеннән янчык алып, тәмәкесен төрә-төрә, — быел яз көне, примерно, чәчү башланганчы, хәтерем алдамаса, март ахырларында булды бугай. Ярый, аның кайчан булуы не так важно. Без шулай, Садыйк бабай белән, иртүк торып, примерно, сәгать алтыларда колхоз гаражына килдек. Арбаларнымы, сабаннарнымы ремонтлый башладык. Ярый, анысы не так важно. Бер заман безнең яныбызга Тук м а кл ы авыл ы инан, ягъни Ворошилов исемендәге колхоздан бригадир Леонид Андреев килеп керде. «Как поживаете?» диде безгә бригадир. «Ничего,— без әйтәбез,— потихоньку». Шулай ■ дәүләтен утырабыз, тәмәке тартабыз, сөйләшәбез, хәлләрне сораштырабыз. Бригадирның ни өчендер йөзе бик борчулы күренә бит. Сәбәбен сорарга уңайсыз. Ни генә булмас адәм баласының күңелендә. Садыйк бабай да сизенде булса кирәк. 
«Как ваши дела?» дип, читләтеп кенә суктырып куйды. «Шәптән түгел, Садыйк бабай»,—диде Леонид һәм үзенең кайгысын сөйләп бирде. Фермаларындагы малларына үлән азыгы беткән икән. Примерно, берникадәр печән сорап, безнең председательгә килгән икән. «Кайгырма,— дидем мин 
Леонидка, — безнең председатель күршеләрне обижать итмәс». Ә Садыйк бабай бөтенләй икенче яклап суктыра: «Малларыгыз күп, ә болыныгыз юк, — диде ул бригадирга, — үлән чәчә торган басуыгыз да бик чамалы. Колхозыгыз кечкенә, мин әйтәм. Бөтен бәла шунда». Леонид та бик сизгер кеше: мишеньның нәкъ урта ноктасына төзәде. «Мин бу турыда, — диде ул, — сезнең председатель белән сөйләшмәкче булам. Каршы килмәсәгез, сезнең колхозга кушылырга ният бар». Садыйк бабай кинәт җанланып китте: «Постой, постой, —дип бүлдерде ул бригадирны.— үзең генәме, әллә бул- маса, илаһи уптым, бөтен колхозыгыз беләнме?» Леонид шул чак безгә, примерно, бөтен эч серен ачып салды. Тукмаклы колхозчылары безгә кушылырга күптән инде чамалап йөриләр икән. Примерно, берничә кеше генә... Ничек соң әле исемнәре?.. Ярый, аларның исемнәре не так важно. Кыскасы, алап да теләде, безнең дә ният бар иде. Берничә айдан соң безнең колхоз белән аларның колхозы кушылды да куйды. 
АЛТЫН КӨШЕЛЛӘР 
Төнлә саф зәңгәр күк йөзе мең төрле йолдызлар белән балкыган иде. Ә иртән бөтен дөньяны болыт каплап алды. Яңгыр әле күзгә күренеп яумаса да, ләкин һава бик дымсу, һәм, көзге көн шикелле, йөзгә юеш җил бәрелә иде. Колхоз идарәсе алдына тарантаска җигелгән, кара ат килеп туктады. Без Тукмаклы авылына китәргә дип җыенып кына торганда, коеп яңгыр ява башлады. Сабыр табигатьле, беренче карауга йокымсыра- ганрак кеше булып күренсә дә, лә
62 
 
кнн бик энергияле колхоз председателе Псхак Ярмушсв, берни булмаган шикелле, әкрен генә тарантаска менеп утырды һәм үзе янына безне дә чакырды. — Янгыр туктаганны көтегез бераз, — дип кычкырды бер хатын- кыз, идарә тәрәзәсен ачып. Председатель, үз-үзенә сөйләнгән кебек, ишетелер-ишетелмәс кенә әйтел куйды: — һе, алай икән... Бәлкем, ул көне буе да туктамас. Минем өчен Тукмаклыга син бармассың, ич. Тукмаклыга барып җиткәндә дә әле янгыр һаман туктамаган иде. Ләкин, шуңа да карамастан, берләштерелгән колхозның бригадасында һәркем үз эшендә иде. Ябык ындыр табагында бер төркем хатын-кызлар «Коммунар» комбайны урып-жыйган арышны сортировка аша үткәрәләр. Яшүсмер егетләр, җилгәрелгән ашлыкны өсте брезент белән ябулы арбаларга төяп, икмәк амбарларына ташыйлар. Биредә «Уракчы» һәм Тукмаклы колхозчылары да бар. Башына ак яулыкны өч кырлы итеп бәйләгән урта яшьләрдәге бер хатын, председательне күрү белән, капчыкларга ашлык тутыра торган тимер чиләген көшел өстенә ташлады да, йөгереп аның янына килде. — Исәнмесез, Матрёна Васильевна! — диде председатель.— Эшләр барамы? — Дөресен әйткәндә,— диде Матрёна Васильевна, самими һәм яңгыравыклы тавыш белән,—берләшкәннән сон. эшләр бөтенләй җайланып китте. Үткән ел бу вакытта әле без аоышнын яртысын да урып бетерә алмаган идек. Ә быел... Ул, горур бер кыяфәт белән, тау- тау булып өелеп яткан алтын көшелләргә күзен төшереп алды һәм сүзен дәвам иттерде: — Быел урылып та һәм сугылып та бетте. Дәүләт алдында ла йөзебез кызармады, амбарларыбыз да ашлык белән тулды. Быелгы кебек уңышны, дөреег п әйткәндә, безнең әле күргәнебез юк иде. Көшел янында капчыкларга ашлык тутырып маташкан кечкенә буйлы, кара түбәтәйле, кәҗә сакаллы бер карт, ярым русча, ярым татарча кычкырып җибәрде: — Мәтрииә Вәсилевна, давай тизрәк! Задержка ясыйсың. — Уй-уй-уй, тыйгысыз карт!- диде Матрёна Васильевна башын чайкап һәм, шаркылдап көлә-көл^ көшел янына 
йөгерде. Председатель янына ындыр табагы каравылчысы Габдулла бабай килеп басты. — Кара әле, энем Исхак,— диде ул, — Тукмаклының амбарлары ашлык белән тулды, икмәкне куярга урын юк. Нишләрбез икән? — «Уракчы» амбарларына ташырга туры килер, — диде Исхах Ярмушев һәм, атына утырып, Тукмаклы амбарларына таба юнәлде. Иртән күк йөзе болытлар белән ничек тиз капланган булса, шундый ук тизлек белән ул болытлардан арчылды; кырлар өстен җылы нурга коендырып, зәңгәр киңлектә яңадан кояш балкыды. Берникадәр вакыттан соң, Жданов исемендәге колхозның сабак ашлык басуында комбайн тавышы ишетелә башлады. 
КИЛӘЧӘККӘ КАРАП 
Без яңадан Татар Талкыш авылында. Моннан берничә атна элек, «аяклы тарих» Мөдәррис бабай белән сөйләшкәндә ул: «Безнең «Талкыш» колхозы Тельман исемендәге колхозга кушылды, «Новый путь» ныц да безнең белән берләшергә нияте бар бугай», — дигән иде. Ният исә ният' кенә булып калмаган, бәлки чынбарлыкка әйләнгән. «Новый путь» колхозь! инде Тельман исемендәге колхозга кушылган. Шулай итеп, өч артель бергә кушылып, гаять зур колхоз барлыкка килгән. Хәзер бу колхозның 2500 гектар чәчү мәйданы бар. Басуларны чолгап алган яшел тасмаларның гына да зурлыгы 50 гектардан арта. Эреләндерелгән колхозның урып- җыю эшләре быел тулысымча диярлек машиналар көче белән башкарыла. Киң Һәм иркем кырлар комбайннарның, тракторларның, кат- /
63 
 
лаулы сугу машиналарының тавышыннан шаулап тора. Берләшү хуҗалыкның гына түгел, бәлки политик тәрбия һәм культураагарту эшләренең дә барлык тармакларына уңай йогынты ясаган. Менә бик күп мисалларның берсе. Берләшкәнгә кадәр бер-ике дистә хуҗалыктан торган «Новый путь» колхозының членнары, клуб юклык аркасында, хәтта, кино карау бәхетеннән дә мәхрүм ителгән булсалар, хәзер алар магур итеп җиһазландырылган якты клуб эчендә кино һәм спектакльләр карыйлар, төрле темаларга лекцияләр тыңлыйлар. Яки икенче бер мисал. Берләшкәнгә кадәр Тельман исемендәге колхозның умартачылыгы бөтенләй юк дәрәҗәсендә булса, хәзер аның 160 тан артык умартасы бар. Умартачылык белән элекке «Новый путь» колхозының члены, зур тәҗрибәле умартачы Григорий Иванович Дарыш җитәкчелек итә. Тирә-юне юкә агачлары белән уратылып алынган умартачылыкта очрашкан көнне безгә Григорий Иванович болай диде: — Үткән елны безнең умартачылык колхозга 30 мең сумнан артык доход бирде. Ләкин бу әле кечкенә колхозның кечкенә генә доходы иде. Ә бит хәзер, берләшкәннән соң, умартачылыкны пичәмә тапкыр арттырырга һәм йөзләрчә мең сум доход алырга мөмкин. Сигез баш умартаны кыска вакыт эчендә 164 ба.шка җиткергән тырыш һәм сәләтле колхозчы үзенең бу сүзләрен нык ышанучанлык белән әйтте. Берләшкән зур колхоз хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләрнең кайсын гына алма, алар барысы да колхозның киләчәге турында фикер йөртәләр. Зур корабльгә зур диңгез кирәк булган төсле, киң диңгездә йөзүче корабльнең капитаны да, корабльне, компас буенча, дөрес юнәлеш гә алып бара белүче, киң колачлы, тәҗрибәле капитан булырга тиеш. Тельман исемендәге колхоз членнары, менә шуны исләрендә тотып, район оешмаларының берсендә җаваплы постта эшләгән һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган коммунист Гарәф иптәш Шиһабовны колхоз председателе итеп сайлаганнар. 
Аягына гади керзовый итекләр, өстенә яхшы костюм кигән, галстук белән кия торган зәңгәрсу буйлы чиста ак күлмәгенең якаларын ычкындырып куйган председатель иптәш Шиһабов белән без ындыр табагында очраштык. Ул, бик күп еллардан бирле шушы колхозда яшәгән кешесыман, бөтен эшнең тәртибен белә, һәрнәрсәне үзе тикшереп карый, колхозчылар белән үзен бик гади тота һәм, шул ук вакытта, әгәр берәр- сеиец кимчелеген күреп алса, солдат йөрәген аңлый торган командирларга хас гаять җитди, ләкин ягымлы тавыш белән кисәтү ясый, «менә болай кирәк» дип эшләп күрсәтә. — Әгәр колхозда партия һәм комсомол оешмалары булмаса, — диде ул идарәгә кайткан чагында, — мондый зур артельдә председатель булып эшләү, минемчә, район оешмасы белән җитәкчелек итүдән дә кыенрак булыр иде. Ләкин бездә хәзер теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгарлык көч һәм терәк бар: 22 коммунист, 19 комсомолец! Алар бит барысы да колхоз хуҗалыгының иң җаваплы участокларында эшлиләр. Үземнең эшемдә мин, барыннан элек, менә шуларга таянам. Берләшкәнгә кадәр «Новый путь» колхозында партия оешмасы бөтенләй булмаган. Биредә политик тәрбия, масса аңлату һәм культура-агарту эшләре комсомол оешмасына йөкләтелгән. Ә «Талкыш» колхозында исә, комсомолецларның саны ике кешедән артмаган. Мондый хәл политик-масса эшләренең торышына эз салмый калмаган. Хәзер бөтенләй бүтән күренеш: колхоз х у җ а л ы г ы н ы ң к а й с ы участогына гына барма,’син анда я коммунистны, я комсомолецны очратасың. Без Шиһабов белән идарәгә килеп кергәндә, райком вәкиле Хөс- нуллин белән авыл советы предсе- 
64 
 
дателе Хөснетдинов иптәшләр нәр- сә турындадыр бик кызып-кызып сөйләшәләр иде. — Киләсе елга безнең районга, — диде иптәш Хөснуллин, сүзен дәвам иттереп. — меңнәрчә стандарт йорт кайтачак. Шәһәр тибындагы йортлар! — Димәк, — диде Хөснетдинов, колхоз председателенә таба борылып,— быелдан ук чарасын күрә башларга кирәк. Булачак агрошә- һәрнең планы турында уйларга вакыт! — Әйе, әйе, — диде Шиһабов, өстәл янына килеп утырып. — Бу мәсьәләне идарә утырышына куярга кирәк. Аннан сон, «Новый путь» колхозын Тат. Талкышка күчерү ••әсьәләсен дә хәл итәсе бар. — Дөрес, — диде Хөснуллин, — кол тозларны эреләндерү — җирләрне яки тарту көчләрен генә берләштерү дигән сүз түгел. Колхоз каралтыларын да һәм колхозчыларның йортларын да бер урынга тупларга, шәһәр тибындагы стандарт йортлар салырга, электростанция төзергә, кыскасы, колхозны шәһәргә әйләндерергә кирәк. Алар шулай колхозның матур киләчәге, колхозчыларның тагын да мулрак һәм бәхетлерәк тормышы турында уйланып, үзара сөйләшеп утырган чагында идарәгә бер бабай килеп керде. — Кара әле, бабай, — дип эндәште ана авыл советы председателе, — йортың синен, болан, ныкмы? Бабай, шуны гына көтеп торган шикелле, сөйләп китте: — Бик искергән инде, энем Хәбибрахман. Йортымны сипләтәсе бар. Әгер, мин әйтәм, колхоз бераз ярдәм итсә... — Искене сипләтеп тормыйбыз, бабай, — диде колхоз председателе, аның сүзен бүлдереп. — Үзенә өр- яиа стандарт йорт салып бирәбез. Кухнясы да, залы да, йокы бүлмәсе дә, тегесе дә, монысы да — ба- г ысы да булачак. Нәкъ менә шәһәр йортлары шикелле була инде. — Ни генә әйттең кана! Тик менә каһәр төшкән әмриканнар... — Америка империалистлары! — диде райком вәкиле Фәез Хөснуллин, урыныннан торып, һәм ачулы тавыш белән. — Дөньяда тынычлык һәм хезмәт сөюче халыклар аларны гына авызлыклый алырлар. Ә Трумэн кебек кеше ашаучылар, үз каннарына үзләре тончыгып, хурлык баганасына кадакланачак! 
Йорт эчендә бер генә минутка тынлык урнашты. Кешеләрнең йөзләре кинәт үзгәреп китте. Бу минутта без Фәез Хөснуллин- ның уң яңагындагы җәрәхәт эзләренә күз төшердек. Ватан сугышы ветераны, өч орден кавалерының, пулемет расчетында бер ялгызы калган чакларында да, бер карыш артка чигенмичә, дошманны ничек аяусыз кыйнавын, дәһшәтле сугыш кырларында нинди зур батырлыклар күрсәтүен хәтерләдек. Азмыни безнең илебездә Фәез шикелле арслан йөрәкле егетләр! Йөзләр, меңнәр, миллионнар алар! Тынычлыкны сугыш кырларында яулап алган баһадир егетләр — бүген дә тынычлыкның батыр солдатлары. Тынлык озакка сузылмады. Берләшкән зур колхозның матур киләчәге турында әңгәмә дәвам итте. 
Талкыш кырлары буйлап, Чистай шәһәренә кайтып барган чагында, без эшкә баручы бер төркем яшьләрне очраттык. Аларның күбесе — моннан бер ай элек клубта «Чакырыш» уенында катнашкан һәм безгә таныш булган кызлар, егетләр иде. Аларның җырлары да безгә таныш булып чыкты. Тик ул бераз үзгәргән иде: Комбайннар йөрер өчен, Кинәнде кырларыбыз; Киң кырларда тагы да көчле Я1 цы р ы й җы рл ар ы быз. Сугышны түгел, иҗади тыныч хезмәтне сөюче, яңадан-яңа җиңүләргә омтылучы, коммунизм таңын тизрәк якынайту теләге белән янучы совет яшьләренең җыры иде бу!