Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЦИАЛИСТИК ДЕМОКРАТИЯНЕҢ БӨЕК КӘЧЕ

СОЦИАЛИСТИК ДЕМОКРАТИЯНЕҢ БӨЕК КӘЧЕ
 Фәнни социализмга нигез салучылар — К. Маркс һәм Ф. Энгельс, моннан йөз елдан артык элек үк «Коммунистлар партиясенең, манифесты» исемле классик хезмәтләрендә: эшчеләр революциясендә беренче адым-пролетариатны хаким сыйныфка әверелдерүдән, демократия яулап алудан гыйбарәт, дип язганнар иде. Пролетариатның, бөек остазлары Маркс һәм Энгельс хезмәт ияләре чын демократиягә эксплуататор сыйныфлар властен бәреп төшерү һәм пролетариат диктатурасын урнаштыру юлы белән генә ирешә ала, дип өйрәттеләр. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә үткәрелгән 1917 елгы Бөек Октябрь социалистик революциясе Россиядә эксплуататорлар властен бәреп төшерде һәм пролетариат диктатурасы урнаштырды. Россиядә яна тип дәүләт — совет социалистик дәүләте төзелде. Совет власте — демократиянең, иң югары формасы. Совет демократиясе — Октябрь социалистик революциясенең, Ленин— Сталин партиясенең иң бөек казанышы. Октябрь революциясе хезмәт ияләренең, күзен ачты, капитализм гасыры бетә баруын, социализм гасыры башлануын күрсәтте. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 33 еллыгы турындагы докладында иптәш II. А. Булганин бол ай диде: «Октябрь революциясе безнең халкыбызның тиңдәшсез иҗат энергиясен һәм инициативасын уятты. Коммунистлар партиясе жптәк челегендә совет кешеләре тыныч хезмәттә дә, Ватаныбызны хәрби яктан саклауда да тиңдәшсез геройлык күрсәттеләр. Совет халкы, үз юлындагы зур кыенлыкларны җиңеп, тарихи яктан кыска гына срок эчендә совет социалистик строе төзеде һәм хәзер ышаныч белән бөек максатка — коммунизмга бара». Социалистик демократия турындагы тәгълимат — марксизм-ленинизм арсеналында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Даһи Ленин үзенең әсәрләрендә һәм чыгышларында демократиянең асылы — властьның чынлыкта кем кулында: буржуазия кулындамы яки пролетариат кулындамы булуы белән билгеләнүен әйтте. Милек капиталистлар кулында калганда, һәртөрле демократия — тик оятсыз төстә яшерелгәи буржуаз диктатура гына ул, — дип күрсәтте бөек Ленин. Буржуаз җәмгыятьтә гомуми тавыш бирү турында, сайлаучыларның тигезлеге турында һәртөрле лыгырдаулар бары тик алдау гына. Чөнки эксплуататор белән эксплуатацияләнүче арасында, капиталист белән ялланган кол арасында тигезлек юк һәм була да алмый. Совет дәүләтенең һәм большевиклар партиясенең даһи юлбашчысы Ленин, буржуаз һәм вак буржуаз 

78 
 
карашларны каты тәнкыйтьләде. Ул сыйныфлардан тыш, «саф демократия», «гомумән демократия» бар дип лыгырдаган халык дошманнарын. бөтен дөнья оппортунистларын фаш итте. Ленин «саф демократия»- нең эшчеләрне, хезмәт ияләрен алдаучы либералның ялган сүзләре генә икәнлеген ачып салды. Тарих феодализмга алмашка килүче буржуаз демократияне һәм буржуаз демократиягә алмашка килүче совет демократиясен генә белә. Ленин һәм Сталин сыйныфлардан тыш дәүләт юк һәм була да алмый, дип өйрәтәләр. Алар демократиянең һәрвакыт сыйнфый эчтәлеген ачарга һәм сүз нинди демократия турында — буржуаз демократия турындамы яки пролетар демократия турындамы баруын анык белергә кирәклеген әйтәләр' Социалистик демократиянең тарихи әһәмиятен күрсәтеп, бөек Ленин болай дип язды: «Совет перевороты демократиянең, шуның белән бергә нәкъ менә хезмәт ияләре өчен һәм капитализм тарафыннан изелгән массалар өчен булган демократиянең тирән һәм киң рәвештә үсешенә дөньяда күрелмәгән этәргеч бирде,— димәк, халыкның гаять зур күпчелеге өчен булган демократиянең. димәк, буржуаз (эксплуататорлар өчен, капиталистлар өчен, байлар өчен булган) демократиядән үзгә буларак, социалистик (хезмәт ияләре өчен булган) демократиянең үсеше өчен этәргеч бирде» (Әсәрләр, 30 том, 4 басма, 99 бит). Хезмәт ияләренең даһи юлбашчысы Ленин дәүләтнең яңа формасын — Совет власте формасын билгеләп, Совет власте — демократиянең иң югары формасы ул, дип күрсәтте. Советлар — халыкка иң якын власть, халыкның үз власте. Беренче рус революциясе елларында ук инде Ленин Советлар турында болан дип язды: «Бу — һәркем өчен ачык, бөтен эшне массаның күз алдында эшләүче, массага анлаешлы, турыдан-туры масса тудырган власть, халык массасының һәм аның ихтыярының турыдап-туры үз органы» (Әсәрләр, 10 том, 4 басма, 219 бит). Иҗади марксизмның бөек корифее иптәш Сталин Совет властеның өстенлекләрен һәрьяклап нигезләде. Советлар — хезмәт ияләренең бердәнбер, куәтле, массовый оешмалары, диде ул. Советлар — хезмәт ияләренең аеруча демократик, авторитетлы оешмалары. Алар яңа дәүләтне төзүдә һәм аны идарә итүдә хезмәт ияләренең катнашуларын 
бик нык җиңеләйтәләр. Советлар коммунизм төзү өчен көрәштә халык массаларының революцион энергиясен, инициативасын, иҗади сәләтен бик нык үстерәләр. Совет дәүләтенең политик нигезен — хезмәт ияләре депутатлары Советлары тәшкил итә. Безнең илебездә бөтен власть хезмәт ияләре депутатлары Советлары йөзендә шәһәр һәм авыл хезмәт ияләре кулында. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп, Совет власте урнаштырылгач, илебездә чын халык демократиясе тантана итте. Бөек юлбашчыларыбыз В. И. Ленин һәм И. В. Сталин үзләренең хезмәтләрендә социалистик демократиянең төп принципларын фәнни яктан эшләделәр. Ленин совет демократиясенең яңа тип дәүләт икәнлеген, демократиянең югары тибы икәнлеген күп тапкырлар күрсәтте. Совет власте — пролетариат диктатурасы формасы, ул дәүләтне буржуазиядән башка һәм буржуазиягә каршы идарә итүнең куәтле коралы. Социалистик демократия һәртөрле буржуаз демократиядән бөтен яктан өстен. Безнең илдә дәүләтнең чын хуҗасы — халык. Совет гражданнары, Ленин һәм Сталин өйрәткәнчә, дәүләтне идарә итүдә, әлбәттә, һәрвакыт һәм хәлиткеч төстә катнашып киләләр. Безнең дәүләтебез — дөньяда иң демократик дәүләт. Социалистик дәүләт җәмгыять строен ныгытып кына калмый, бәлки илнең хуҗалык һәм культура тормышын да оештыра. Совет дәүләтенең буржуаз дәүләтләрдән бу өстенлеге аның бөек җицүчән көчен билгели. Социалистик дәүләт үзенен. оештыручанлык ролен халык хуҗалыгы планнары аша тормышка ашыра. Совет дәүләтенең хуҗалык
79 
 
оештыру эшчәплеге Ватаныбыз байлыгын тагып да үстерүгә, «һәркемнән — сәләтемчә, һәркемгә — хезмәтемчә» дигән социализм принцибыннан «һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә — ихтыяҗынча» дигән коммунизм принцибына күчүне тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Октябрь социалистик революциясе җимеше булган Совет дәүләте, Ленин— Сталин партиясе җитәкчелегендә, миллионнарча хезмәт ияләре массаларын илебездә коммунизм җәмгыяте төзүгә рухландыра һәм туплый. Бөек Октябрь социалистик революциясенең, 33 еллыгы турындагы докладында иптәш II. А. Булганин совет дәүләтенең роле турында болан диде: «Совет социалистик дәүләтенең политик һәм экономик көче тагын да үсте һәм ныгыды. Октябрь революциясе еллыгына без шундый төп йомгак белән килдек. Дөньяда иң демократик власть булган һәм үз халкының тулы ышанычы һәм мәхәббәте белән файдаланучы Совет властеның авторитеты сугыштан соңгы елларда совет кешеләре арасында гына түгел, бәлки башка илләрнең хезмәт ияләре арасында тагын да күтәрелде. Безнең Совет строе дәүләт һәм җәмгыять тормышында халыкның иң киң массасының актив катнашуын тәэмин итә һәм массаның иҗат көчләрен үстерүнең иң яхшы формасы булып хезмәт итә. Безнең дәүләтебезнең җитәкче һәм юнәлеш бирүче көче — коммунистлар партиясе. Совет кешеләре аның политикасын үз политикалары дип саныйлар, бу политикада үз интересларының гәүдәләнешен күрәләр. Совет хөкүмәтенең эчке политик хәле шул кадәр нык һәм какшамаслык ки, дөньяда андый нык һәм какшамас хәлдә булган бер генә буржуаз хөкүмәт тә юк». Капиталистик дөньяда дәүләт һәм демократия эксплуататор сыйныфлар интереслары өчен генә хезмәт итәләр. Капиталистик илләрдәге демократия — буржуазия һәм алпавытлар өчен генә демократия. Буржуаз демократия һәрвакыт капиталистик эксплуатация рамкалары белән чикләнә. Шунлыктан ул һәрвакыт өстен сыйныфлар, байлар өчен генә демократия булып кала. Буржуаз җәмгыятьтә демократия — капиталның көчен, «акча янчыгы» властен яшерә торган политик кабык кына ул. Бальзак геройларының берсе болай ди: «Миннән бернәрсә дә яшеренеп кала алмый. Кулында акча янчыгы булган кешегә бер җирдә дә каршы килмиләр. Минем байлыгым идарә итүче 
министрларның вөҗданын сатып алу өчен җитәрлек... Парижда безнең кебек кешеләр унау, ләкин без властьның тавыш-тынсыз һәм күзгә күренми торган ияләре». Моннан йөз елдан артык элек язылган бу сүзләр хәзерге капиталистик дөньядагы хәлгә дә бик туры киләләр. Капитализм шартларында коллыкка төшерелгән эшчеләр, хезмәт ияләре илне идарә итүдә, хөкүмәткә үз вәкилләрен сайлауда катнашмыйлар һәм катнаша да алмыйлар. «Капитализм вакытындагы демократия,— дип өйрәтә иптәш Сталин.— капиталистик демократия ул, эксплуататор азчылык демократиясе, эксплуатацияләнүче күпчелекнең хокукын чикләүгә нигезләнгән һәм шул күпчелеккә каршы юнәлдерелгән демократия ул» (Әсәрләр, 6 том, 129 бит. Татгосиздат). АКШ мисалында Ленин буржуаз демократиянең чын йөзен күрсәтте. Америкада «капитал хөкем сөрә һәм эшчеләрнең үз хәлләрен күпме дә булса җитди яхшыртуга ирешергә омтылуларның һәрберсе һичкичек- мәстән гражданнар сугышы белән каршылана», дип язды ул (Әсәрләр, 29 том, 4 басма, 450 бит). Америка демократиясе — ул буржуаз демократиянең аеруча тупас һәм оятсыз бер формасы. Америкада доллар власте, ягъни бер төркем миллиардерлар власте бөтен җәмгыять өстеннән иң тупас рәвештә, ачыктан-ачык сатып алу юлы белән хөкем сөрә. Эшчеләр хәрәкәтен бастыру Америкада рәхимсез ерткычлык белән алып барыла. Америка парламентында капитал йогынтысы, ягъни доллар власте йогынтысы аеруча көчле си
80 
 
зелә. Америкадагы һәм башка буржуаз илләрдәге капитал властеның чын йөзе турында Ленин 1919 елда ук болан дип әйтте: «Капитал көче — бөтенесе, биржа — бөтенесе, ә парламент, сайлаулар — алар марионеткалар, курчаклар...» (Әсәрләр. 29 том, 4 басма, 450 бит). Хезмәт ияләре өчен чын демократия бер генә капиталистик илдә дә һәм беркайчан да булганы юк һәм була да алмый. «Иң ирекле һәм цивилизацияле булган Американы алып карыйк, — дип язды В. II. Ленин моннан 30 еллар элек. — анда демократик республика. Ничек соң анда? Бер төркем миллионерлар түгел, ә миллиардерлар оятсыз рәвештә хакимлек ИТӘЛӘР. ә бөтен халык — коллыкта һәм ирексез. Илнең фабрикалары, заводлары, банклары һәм бөтен байлыклары капиталистлар кул ы «да икән инде, ә демократик республика бетәч-рәттән миллионнарча хезмәт ияләренең крепостной коллыкта һәм өметсез хәерчелектә яшәүләрен күрәбез икән инде, ШУНДЫЙ сорау туа: кайда соң сезнең макталган тигезлегегез һәм тугандашлыгыгыз?». Буржгаз идеологлар, инде бик күп еллар буенча, Американы демократик дәүләт строеның үрнәге итеп күрсәтергә маташсалар да, Америка демократиясенең нәрсә икәнлеген дөньядагы алдынгы, намуслы кешеләр бик яхшы күргәннәр һәм күрәләр. Рмс халкының бөек шагыйре A. С. Пушкин, «Джон Теннер» дигән мәкаләсендә 1836 елда ук Америка демократиясен кабахәт, оятсыз, түзеп тора алмаслык тира- нияле демократия, дип атады. Хәзер исә Америкада демократик ирекләрнең хәтта иң кызганыч калдыклары да бетерелә, фашистик тәртипләр урнаштырыла, ачыкта н- ачык полиция терроры алып барыла. Сүзлә закон каршында Америкада барлык кешеләр бертигез, ә чынлыкта Тафт-Хартли законы эшчеләрне үзләренең иң элементар хокукларын саклау мөмкинлегеннән дә мәхрүм итә. АКШта забастовкалар тыела, демократик прогрессив чыгышлар, коммунистлар һәм барлык алдынгы кешеләр Уолл-стрит монополистлары приказы буенча бик нык эзәрлекләнә. «Совет властеның уңышлары һәм кыенлыклары» дигән речендә, В. И. Ленин Америкада да, Франциядә дә һәм башка буржуаз илләрдә дә «иң демократик республика иң кыргый, иң оятсыз ерткыч өICH купшы киемнән башка нәрсә түгел...» 
дигән иде (Әсәрләр, 29 том, 4 басма, 47 бнт). Ленинның бу сүзләре хәзер дә бик актуаль яңгырыйлар. Америкада һәм башка бурж аз илләрдә бөтен политик тормышны капиталистларның аз санлы группасы — монополистлар һәм эре банкирлар идарә итә. Хөкүмәт составы, парламент депутатларын сайлау, буржуаз дәүләтнең теләсә кайсы чиновнигын билгеләү яки эшеннән алу мәсьәләләрен алар хәл итәләр. Буржуаз демократия фашистик реакциянең турылыклы колы, ул халык массаларын буу өчен империалистлар кулында ышанычлы бер корал. Буржуаз демократия фашистларга тулы ирек бирә, аларга властька керү юлын ача. Нәкъ менә шушы буржуаз демократия иркенлегеннән файдаланып, АКШ- тагы, Англиядәге, Грециядәге, Югославиядәге һәм башка илләрдәге фашистлар үзләренең кара көчләрен туплыйлар, Америка һәм Англия империалистлары канлы палач Франко Испаниясен төрлечә яклыйлар. Англия — Америка империализмы Германия һәм Япония фашизмын торгыза. Америка империалистлары, яңа җирләрне басып алу, ирекле халыкларны кол итү һәм талау теләге белән, Кореяда кораллы интервенция алып баралар. Империалистлар — тынычлыкның, азатлыкның һәм демократиянең иң явыз дошманнары. Уң социалистлар — турыдаи-туры сугыш уты кабызучылар, социализм һәм демократия дошманнары — капиталистик стройны мәңгеләштерергә, эшчеләр сыйныфының игътибарын эксплуататорларга каршы көрәштән читкә борырга омты пыш буржуаз демократияне төрлечә мактыйлар. В. И. Ленин оппортунистларның, буржуазияне, аның властен 


 
һәм демократиясен буржуаның үзенә караганда да тырышыбрак яклаучылар икәнлекләрен, алардан башка буржуазиянең яши алмаячагын күрсәтеп үтте. Иптәш Сталин бу турыда: «Хәзерге социал-демократизм капитализмның идея таянычы ул», диде (Әсәрләр, 10 том, 249 бит). Ленинның һәм Сталинның бу фикерләре икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы чорда тагын да яхшырак расландылар. Хәзер уң социалистлар Америка империализмының агентлары булып хезмәт итәләр. * ■’ ❖ Ленин эшен дәвам иттерүче бөек Сталин марксизм-ленинизмның социалистик демократия турындагы тәгълиматын тормышка ашырды һәм тагын да үстерде. И. В. Сталин — дөньяда иң демократик булган яңа Совет Конституциясен иҗат итүче. Халык бу Конституцияне бик хаклы рәвештә Сталин Конституциясе дип атый. СССР ның Сталин Конституциясе — социалистик демократиянең, ахырыиача эзлекле, киң совет демократиясенең иң югары гәүдәләнеше. Сталин Конституциясе кояшы астында совет демократиясе тиңдәшсез дәрәҗәдә үсте. Империалистларның ерткыч, юлбасар планнарын яшерүче, фашизмга һәм сугышка юл салучы буржуаз демократиягә капма- каршы буларак, совет демократиясе үзенең табигате белән үк тирәнтен интернациональ, ул тынычлык һәм социализм эшенә хезмәт итә. Буржуаз демократия белән чагыштырганда совет демократиясенең иң әһәмиятле өстенлеге шунда ки, Сталин Конституциясендә гражданнарның барлык хокуклары игълан ителеп кенә калмый, бәлки гарантияләнә, дәүләтебезнең бөтен экономик һәм политик системасы белән реаль төстә тәэмин ителә. Социалистик демократия иң киң һәм эзлекле демократия ул. Буржуаз демократия белән чагыштырганда социалистик демократиянең бөек көче нәкъ әнә шунда чагыла. Сталин Конституциясе илебездә социализмның бөтен дөнья күләмендәге тарихи җиңүләрен закон тәртибендә беркетте. Сталин Конституциясе—киң социалистик демократия конституциясе. Казах халык шагыйре Җамбул, социализмның җиңүе нәтиҗәсендә үз 
халкының тормышы ничек үзгәргәнлекне тирән шигъри образлар белән күрсәтеп, бөек Сталин законы турында болай дип язды: Думбрамның көйләдем мин барлык кылын, Җырлый йөрәк Сталинның төп законын. Бу төп закон — дуслыгы ул халыкларның, Үлмәс даны халык тоткан байракларның, Дус өчен ул — бәхет; үлем — дошман өчен; Җырлаучы ул большевикның батыр көчен. Партиянең XVIII съездында иптәш Сталин, СССРда социализм төзүнең уңышларына һәм совет демократиясенең үсешенә йомгак ясады. Иптәш Сталин Совет җәмгыятенең үзенчәлеген анда антагонистик, дошман сыйныфларның булмавында, эксплуататор сыйныфларның бетерелгән булуында, ә совет җәмгыятен тәшкил итүче эшчеләрнең, крестьяннарның һәм интеллигенциянең дусларча хезмәттәшлек нигезендә яшәүләрендә һәм эшләүләрендә икәнен күрсәтте. Капиталистик җәмгыять эшчеләр белән капиталистлар арасындагы, крестьяннар белән алпавытлар арасындагы килешмәүчән каршылыклар белән теткәләнә һәм бу аның эчке хәленең нык булмавына китерә. Ә эксплуатация изүеннән азат ителгән Совет җәмгыяте андый каршылыкларны белми. Ул сыйнфый бәрелешләрдән азат һәм эшчеләрнең, крестьяннарның, интеллигенциянең дусларча хезмәттәшлеген гәүдәләндерә. Совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеге, СССР халыкларының дуслыгы, совет патриотизмы кебек хәрәкәтләндерүче көчләре киң җәелделәр. Шул ук нигездә, СССР ның 1936 елны кабул ителгән Конституциясе һәм илнең югары органнарына сайлауларны тулысынча демократияләштерүе килеп чыкты. Социалистик демократиянең бөек казанышы илебездә сайлау система- сын тулысынча демократияләштерүдә ачык гәүдәләнә. СССРда сайлаулар гомуми, тигез һәм туры, шул ук вакытта яшерен тавыш бирү тәрти
t ,С. Ә.- № 12. 
81 

82 
 
бендә үткәрелә. Сталин Конституциясе, нинди җенестән, милләттән булуга, социаль хәленә, диннәренә, белем дәрәҗәсенә карамастан, барлык гражданнарның тигез булуын күздә тота. Буржуаз конституцияләрдән үзгә буларак, Сталин Конституциясе совет гражданнарын һичнинди утраклык цензы, мөлкәт цензы белән чикләми, хатынкызларны, хәрби хезмәткәрләрне сайлау хокукларыннан мәхрүм итми. Буржуаз җәмгыятьтә цензлар гомуми сайлау хокукыннан бик аз кешеләрнең генә файдалануына мөмкинлек тудыра. Буржуаз конституциянең һәрбер параграфы берсе икенчесенә каршы килә, анда — гомуми сүзләрдә — азатлык турында әйтелә, искәрмәләрдә — ул азатлыкларны бетерү бара, дип язды К- /Маркс. АКШта 48 штатның сайлау законнарында хезмәт ияләренең хокукларын чикли торган 50 дән артык төрле цензлар — утраклык цензы, сайлау налогы, сайлау хокукын укый-яза белүгә каран чикләү һ. б. бар. «Буржуаз конституцияләр, гадәттә, гражданнарның формаль хокукларын теркәп кую белән генә чикләнәләр, ул хокукларны тормышка ашыру шартлары турында, аларны тормышка ашыру мөмкинлеге турында, аларны тормышка ашыру средстволары турында кайгыртмыйлар» (И. В. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре, 11 нче басмадан тәрҗемә, 526 бит). Бөек фикер иясе, революцион демократ Н. Г. Чернышевский буржуаз дәүләтләр халыкка хокукларны сүздә генә бирәләр, дип язды. Чернышевский буржуаз демократия тарафыннан халыкка бирелә торган хокукларны алтын тәлинкәдән ашау хокукы белән чагыштырды. Барлык кешеләрнең алтын тәлинкәдән ашарга хокуклары бар, дип язды Чернышевский. Ләкин бу, мондый хокуктан һәркем файдалана ала, дигән сүзме? Моның өчен алтын савыт кирәк, ә аны байлар гына булдыра зла. Америкадагы коллык турында, төрле сылтаулар белән чикләнгән буржуаз демократия турында Чернышевский бөтен йөрәге белән нәфрәтләнеп язды. Ул Америкада коллыкны иң төп явызлык дип, ә айдагы демократияне чикләнгән һәм ялган демократия дип атады. Буржуа дәүләтләреннән үзгә буларак, СССР да сайлаулар чын- чыннан ирекле, чын-чыинан демократик. Дәүләт органнарына сайлаулар вакытында СССР 
хезмәт ияләренең политик активлыгы совет сайлау системасының чын-чыннан демократик икәнлеген, халыкнын киң катлау массасы белән Советларның якын элемтәдә икәнлекләрен ачык күрсәтә. Бер генә капиталистик илдә дә андый демократик сайлау системасы юк һәм була да алмый. Буржуаз демократиядән үзгә буларак, социалистик демократия дәүләтне идарә итүдә хезмәт ияләренең һәрвакыт актив катнашуын тәэмин итә. Үзләрендә антагонистик сыйныфлар булган капиталистик илләрдә демократия — көчлеләр өчен, милек иясе булгаи аз санлы кешеләр өчен демократия дигән сүз. СССР да демократия — киресенчә, хезмәт ияләре-өчен, ягъни барлык кешеләр өчен демократия. 1937 елның 11 декабренда иптәш Сталин, Советлар Союзында депутатлар сайлауны капиталистик илләрдәге сайлаулар белән чагыштырып, капиталистик илләрдә сайлаулар сыйнфый бәрелешләр, сыйнфый дошманлык, капиталистларның, алпавытларның, банкирларның һәм башка империализм акулаларының сайлаучыларга басым ясаулары шартларында үтә, диде. «Бездә, безнең илебездә, — диде иптәш Сталин, — киресенчә, сайлаулар бөтенләй башка обстаиовкада үтәләр. Бездә капиталистлар юк, алпавытлар юк, димәк, мөлкәтле сы й ны фл а р н ы ң м өл кәтсез с ый11ыф- ларга басымы да юк. Бездә сайлаулар эшчеләрнең, крестьяннарның, интеллигенциянең бергәләп эшләве обстановкасында, ал арның үзара ышанулары обстановкасында, мин әйтер идем, үзара дуслыгы обстановкасында үтә, чөнки бездә капиталистлар юк, алпавытлар юк, эксплуатация юк һәм, димәк, халыкның
83 
 
иреген бозар өчен аңа басым ясаучы да юк. Менә шуның өчен безнең сайлауларыбыз бөтен дөньяда чыннан да ирекле һәм чыннан да демократик булган бердәнбер сайлаулар булып торалар». Бөек Ватан сугышы совет демократиясенең яшәү сәләтенә һәм көченә тарихи сынау булды. Бу сугышта Советлар Союзының җиңүе'— совет җәмгыяте һәм совет дәүләт строеның, совет демократиясенең җиңүе иде. Икенче бөтендөнья сугышы буржуаз демократиянең һәм буржуаз парламентаризмның кризисын тагын да тирәнәйтте һәм бик нык кискенләштерде. Бу хәл хәзер англо-сакс дәүләтләренең тиңдәшсез фашистлаштырылуында аеруча ачык чагыла. Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә Бөек Октябрь социалистик революциясе тудырган совет демократиясе — бөтен дөньядагы хезмәт ияләре өчен рухландыргыч куәтле көч. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Үзәк һәм Көньяк- Көнчыгыш Европаның күп кенә илләре, шулай ук Кытай, Төньяк Корея, Советлар Союзы үрнәге буенча һәм аның ярдәме белән, яңа тормыш төзү юлына бастылар. Бөек Ленин, тарих буржуаз демократиянең һәм буржуаз парламентаризмның һәлакәтен, буржуаз демократиядән пролетар демократиягә таба борылышның башлануын күрсәтте, һәрбер милләт эчендә, аның үзенчәлекләренә карап, пролетариат диктатурасына күчүгә законлы һәм котылгысыз хәзерлек бара, дип белдерде. «Бөтендөнья тарихы, — диде Ленин. — тайпылышсыз рәвештә пролетариат диктатурасына таба бара, ләкин һич тә шома, гади һәм туры юллар белән бармый» (Әсәрләр, 29 том, 4 басма, 283 бит). В. И. Ленинның бу алдан _ күреп әйткән сүзләре Үзәк һәм Көньяк- Көнчыгыш Европа үрнәгендә бик яхшы расланды. Анда пролетариат диктатурасы формаларының берсе булган, эшчеләр сыйныфы һәм аның коммунистик авангарды җитәкчелегендәге хезмәт ияләре власте, халык демократиясе режимы урнашты. Кытай революциясенең җиңүе һәм Кытай халык республикасы төзелү— демократия һәм социализм көчләренең җиңелмәслеге турында Ленин һәм Сталин тарафыннан даһиларча алдан күреп әйтелгән сүзләрнең яңа тантанасы булды. Немец халкы да, Германия халык 
демократик республикасын төзеп, яна тормыш кора. Корея халкы үзенең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен батырларча көрәшә. Социалистик демократия, безнең халкыбызда совет патриотизмы хисе тәрбияләп, коммунизм төзү өчен яңаданяца куәтле ижат көчләре уята. Тик совет патриотизмы рухында тәрбияләнгән безнең халкыбыз гына фашизмны җиңүгә иреште. Ул Европа халыкларын коллыктан азат итте, бөтендөнья цивилизациясен фашизм җимерүеннән коткарып калды. Совет патриотизмында безнең барлык халыкларыбызның иң яхшы милли традицияләре һәм барлык хезмәт ияләренең гомуми интереслары гармонияле төстә бергә кушыла. Совет патриотизмы Ватаныбызның барлык халыкларын бердәм, туганнарча дус семьяга берләштерә. Нинди генә милләттән булсалар да. совет кешеләре рус язучыларж Александр Пушкин белән Максим Горькийны да, украин шагыйре Тарас Шевченконы да, Грузия шагыйре Шота Руставелины да, үзбәк шагыйре Алишер Нәвонны да, казах акыны Җамбулны да, татар халык шагыйре Габдулла Тукайны да бер үк дәрәҗәдә кадерлиләр. Совет кешеләре, нинди телдә сөйләшсәләр дә, аларның гомуми аналары — Ватаннары бер — Советлар Союзы, гомуми башкалалары бер — Москва, рухландыручылары бер — большевиклар партиясе, юлбашчылары бер — даһи Сталин. СССР — бөтендөнья халыклары арасында тынычлыкның куәтле таянычы, барлык илләрдәге хезмәт ияләре аңа өметләнеп карыйлар. Без моның белән горурланабыз. Советлар Союзы Англия — Америка сугыш уты кабызучыларының юлбасар планнарын өзә. Әнә шуңа күрә дә без со
84 
 
вет гражданины дигән исемне горурланып йөртәбез һәм Маяковский сүзләре белән: Укыгыз, көнләшегез. мин — Советлар Союзы гражданины. — дибез. Совет демократиясенең, туплаучан бөек көче Бөек Ватан сугышы елларында аеруча күренде. Октябрь революциясе тарафыннан азат ителгән совет кешеләре, бөек Сталин һәм большевиклар партиясе җитәкчелегендә фашистик Германияне һәм империалистик Японияне тар- мар иттеләр. Иптәш Сталин совет патриотизмының бөек көче аның раса яки милләтчелек хорафатларына түгел. бәлки халыкның үзенең Совет Ватанына чын күңелдән бирелгәнлегенә һәм турылыклы булуына, илебезнең барлык милләтләрдәге хезмәт ияләренең туганнарча дуслыгына таянуын күрсәтеп үтте. Совет демократиясенең бөеклеге, ленинизмның барлык кыенлыкларны җиңүче идеяләренең тантанасы әнә шунда гәүдәләнде. Совет җәмгыятенең барлык катлаулары— эшчеләр дә, крестьяннар да, интеллигенция дә — бердәм совет морале белән, бердәм коммунистик мораль белән сугарылганнар. Комсомолның Ш съездында сөйләгән речендә В. И. Ленин, безнең әхлагыбыз пролетариатның сыйнфый көрәше интересларына буйсындырылган, диде. Совет мораленең бөек принцибы — хезмәт ияләре интересларына, коммунизм эшенә хезмәт итүдә. Большевик язучы Н. Островский бу турыда гаҗәп бер тирәнлек белән: «Кешенең иң кадерле нәрсәсе — тормышы. Тормыш аңа бары бер генә мәртәбә бирелә, һәм аны мәгънәсез үткән еллар өчен газапланмаслык итеп, әшәкелек һәм ваклык белән үткән көннәр өчен хурлыкта янмаслык итеп үткәрергә кирәк. Үлгән вакытта, бөтен гомерен, бөтен көчен дөньядагы иң матур нәрсәгә — кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтергә мөмкин булсын, һәм дөньяда торырга ашыгырга кирәк. Аны мәгънәсез бер авыруның яисә очраклы бер фа- җигаиың өзүе мөмкин», — диде. СССР халыкларының ленинчыл- сталинчыл дуслыгы туктаусыз ныгый бару — совет демократиясенең, бөек тантанасы. Большевиклар партиясенең Ленин — Сталин милли политикасы куәтле күп милләтле дәүләт төзелүгә китерде. Илебездә социализмның җиңүе 
нәтиҗәсендә, социалистик милләтләр, аларнын формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культуралары чәчәк атты. СССР халыкларының нык һәм туганнарча какшамас бердәмлеге барлыкка килде. Әгәр капитализм кешеләрне котылгысыз рәвештә бер-береннән аерса, милли дошманлык уты кабызса һәм милли изүне көчәйтсә, социализм исә кешеләрне бер-беренә якынлаштыра, милли дошманлыкны, милли изүне бетерә. «Капитализмның яшәве милли изүдән башка мөмкин булмаган кебек,— ди иптәш Сталин, — социализмның яшәве изелгән милләтләрне азат итүдән башка, милли азатлыктан башка мөмкин түгел» (Әсәрләр, 5 том, 20 бит, Татгосиздат). Бөек рус халкы, социализмга юл салып, СССР ның барлык халыкларын бердәм дус семьяга туплады. Әнә шуңа күрә дә Советлар Союзы Гимнында болан дип җырлана: Республикаларны көчле нык союзга Бөек Русь иле мәңгегә туплады. Яшә син, халыклар теләге тудырган Бердәм, куәтле Советлар Союзы! Совет демократиясенең буржуаз демократиядән гаять зур өстенлеге СССР да хатын-кызларга хуҗалык, дәүләт, культура һәм иҗтимагый- политик тормышның барлык өлкәләрендә ирләр белән “тигез хокуклар бирүдә ачык чагыла. Бер генә капиталистик илдә дә латын-кыз- ларныц ирләр белән тулы тигезлеге юк, алар кимсетелгән хәлдә яшиләр. «Буржуаз демократия, — дип язды В. И. Ленин, — күпертелгән фразалар, тантаналы сүзләр, матур сүзле вәгъдәләр, ирек һәм тигезлек дигән шау-шулы лозунглар демократиясе ул, ә эштә бу хатыи-кыэ
85 
 
ның ирексезлеген һәм тигезсезлеген каплап тора» (Әсәрләр, 30 том, 4 басма, 100 бит). Совет хатын-кызлары Октябрь революциясенең җиңүе нәтиҗәсендә, Ленин— Сталин партиясенең һәм безнең дәүләтебезнең тирән кайгыр- тучанлыгы аркасында, коммунистик җәмгыятне төзүдә актив катнашалар. Коммунизмга бару демократиянең тагын да үсүенә, хуҗалык, политик һәм культура эшенең барлык өлкәләрендә хезмәт ияләре массасының чын-чыннан киң катнашуына китерә,— дип өйрәтәләр Ленин һәм Сталин. Социалистик милекне ныгыту турында кайгырту, сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкны срогыннан элек үтәү өчен бөтен халыкның фабрикаларда һәм заводларда, транспортта, совхозларда һәм колхозларда, учреждениеләрдә җәелеп киткән куәтле социалистик ярышы — совет демократиясенең гүзәл гәүдәләнеше. Совет демократиясе, социалистик строй илнең экономикасын үзгәртеп коруда, элек артта калган иске Россияне иң алдынгы державага әверелдерүдә хәлиткеч көч булды. Совет строе — илебез халыкларының бөек һәм җиңелмәслек көч чыганагы. Патша Россиясендә халыклар массасы караңгылыкта яшәде, илнең табигый байлыклары халык өчен хезмәт итүгә юнәлдерелмәде. Рус халкының бөек революцион шагыйре Некрасов ач ы пулы рәвештә түбәндәге сүзләрне ЯЗДЫ: Сип ярлы да, Син бик бай да. Син куәтле дә, Син бик көчсез дә. Анабыз-Русь! Царизм вакытында хезмәт кешесе хокуксыз булды. Иске Россиядә капиталистлар һәм алпавытлар халыкларның талантын буып тордылар, аларга үсәргә ирек бирелмәде. Патша Россиясендә эшчеләрнең һәм крестьяннарның бернинди дә политик хокуклары булмады. Рус булмаган күп сандагы халыклар бөтенләй хокуксыз иде, алар һәрвакыт төрлечә кимсетеләләр һәм мәсхәрә ителәләр иде. Патша хөкүмәте милли культураның һәртөрле күренешен буды. Патша Россиясе халыклар төрмәсе иде. Патша самодержавиесендә сайлауларда киң хезмәт ияләре массалары катнаша алмадылар. Царизм сайлау законында эшчеләрнең һәм крестьяннарның хокуклары төрле юллар белән киселде. Дәүләт думасына сайлау 
законы думага алпавытлар һәм сәүдә.промышленность буржуазиясе вәкилләре генә үтәрлек итеп төзелгән иде. Шуңа күрә дә дәүләт думасы халыклар интересын күзәтмәде. Ул алпавытларның һәм капиталистларның кулында халыкларны алдау органы булып кына хезмәт итте. Менә ни өчен Россиянең алдынгы кешеләре, прогрессив язучылар царизм тарафыннан үткәрелгән сайлауларны нәфрәт белән тамгаладылар. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай 1906 елны үзенең «Государственная думага» дигән шигырендә Дәүләт думасының халык өчен бернәрсә дә эшли алмавын күрсәтеп, болан диде: Ач-ялангач мужикларга Кайда ирек, канда җир? — Ах син, Дума, Дума. Дума. Эшләгән эшең бума? 1909 елда язылган «Гласный» исемле шигырендә Тукай думага «вәкил» итеп сайланган гласныйны шушындый ачы сатирик юллар белән камчылады: Качма, ләкте миңа бу язгы сайлауда гласный.тык. Югары мәртәбә калды олуглык һәм дә важныйлык. Көрәштем әһле ислам файдасын саклар вә якларга. Яңа көч берлә башладым гырылдарга вә йокларга. Совет строе, социалистик демократия кешенең дәрәҗәсен югары күтәрде. Бөек совет язучысы Максим Горькийның: «Кеше — горур яңгырый!» дигән сүзләре нәкъ менә социализм шартларында гына тулысыңча акланды. Коммунизмга бару юлында совет җәмгыяте үсешенең хәрәкәтләндерүче көче — тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть. Ул совет демократиясенең халыкчыл характерын ачык чагыл
86 
 
дыра. Массаның тәнкыйте һәм үзара тәнкыйть нигезендә Совет дәүләте үсә һәм ныгый. Хезмәт ияләренең иҗат инициативасы көн саен, сәгать саен коммунизмның яңадан- яңа үсентеләрен тудырып тора. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть бу яңалыкны тиз тотып ала һәм үстерә белергә өйрәтә, катып калганлыкка һәм искелеккә карата түзеп тор- маучанлык хисе тәрбияли. Иптәш Сталин халкыбызны, партиянең һәм Совет дәүләтенең күп санлы кадрларын масаймаска, тынычланмаска. кимчелекләргә каршы көрәштә килешмәүчән булырга өйрәтә. Чөнки тәнкыйтьтән һәм үзара тәнкыйтьтән башка алга барып булмый, тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне үстерү — коммунизмны уңышлы төзүнең кирәкле шарты. Совет демократиясенең ленинчыл- сталпнчыл принциплары Совет хөкүмәтенең эчке политикасын гына түгел, тышкы политикасын да — бөтен дөньяда тынычлык, кечкенә һәм зур халыкларның суверен хокукларын ихтирам итү политикасын да билгелиләр. Совет дәүләте тынычлык һәм демократия лагерена җитәкчелек итә һәм империалистик политикага — халыкларны кол итү политикасына каршы нык торып көрәшә. Советлар республикасы халыклар арасында тынычлык өчен көрәш билгесе астында туды. Аның беренче декреты солых турындагы декрет булды. Бөек Октябрь социалистик революциясе барлык халыкларга капитализм изүеннән котылу юлын ачты. Бөек Октябрь революциясенең бу тарихи әһәмияте турында Ленин болай дип язды: «Империалистик сугыштан, империалистик дөньядан жир йөзендәге кешеләрнең беренче йөз миллионын беренче большевистик революция тартып алды. Киләчәк революцияләр мондый сугышлардан, мондый дөньядан бөтен кешелекне тартып алыр» (Әсәрләр, XXVII том, 28—29 битләр). 
Советлар турындагы ленинизм тәгълиматын үстереп, иптәш Сталин, Совет дәүләтендә эшчеләр сыйныфы диктатурасы массовый оешмалар ярдәме белән тормышка ашырыла, ди. Эшчеләр сыйныфының массовый оешмалары итеп, иптәш Сталин эшчеләр сыйныфы оешмасының ин югары формасы булган большевиклар партиясен, Советларны, профсоюзларны, кооперацияне, яшьләр 
союзын һ. б. күрсәтә. Совет дәүләтендә җитәкче роль Ленин — Сталин партиясе кулында. Хезмәт ияләренең барлык дәүләт һәм җәмәгать оешмаларына коммунистлар партиясе җитәкчелек итә. Бу — Совет дәүләтенең чын халык демократиясе икәнлеген күрсәтә торган иң ачык мисал. Большевиклар партиясе Ватаныбызга чын күңелдән бирелеп хезмәт итүе белән совет халкының чиксез мәхәббәтен һәм ышанычын казанды. Большевиклар партиясенә халыкның шушы ышанычында, совет демократиясенең иң әһәмиятле үзенчәлеге чагыла. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 33 еллыгы турындагы докладында Н. А. Булганин большевиклар партиясенең роле турында болай диде: «Партиянең оештыру һәм җитәкчелек итү роле безнең дәүләт һәм иҗтимагый тормышыбызның барлык өлкәләрендә чагыла. Сугыш беткәннән соң партия совет кешеләренең бөтен тырышлыгын хуҗалыкны торгызуга, Ватаныбызны тагын да алга җибәрүгә юнәлдерде. Партия чакыруы белән илебездә бишьеллык планны срогыннан элек үтәү өчен бөтен халыкның социалистик ярышы җәелде. Партия совет кешеләренең культурасын һәм материаль хәлен күтәрүне тәэмин итте. Партия байрагы астында совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеге тагын да ныгыды, халыкларның сталиичыл дуслыгы үсте һәм ныгыды. Хуҗалык һәм культура төзелешенең барлык өлкәләрендә работникларның партия тарафыннан тәрбияләнгән һәм марксизм-ленинизм фәне белән коралланган кун саплы яңа кадрлары үстеләр». Капиталистик дәүләтләрдә күп партияләр булу ул буржуаз демо
87 
 
кратиянең чынлыгын түгел, бәлки ялганлыгын гына күрсәтә. Чөнки Англиядә буржуаз партияләрдән булган консерваторлар, либераллар, лейбористлар партияләре, АКШта— демократлар һәм республикачылар партияләре, болар асылда барысы да буржуаз партияләр һәм алар барысы да эксплуататорлар интересын яклыйлар. Алар антидемократик, реакцион партияләр, ә антидемократик, реакцион партияләрнең булуы һәртөрле демократиягә туры- дан-туры куркыныч тудыра. 1936 елда ук инде СССР Конституциясе проекты турындагы докладында иптәш Сталин болан диде: төрле политик партияләрнең иреге бер-беренә дошман һәм үзара килешмәслек булган антагонистик сыйныфлар, әйтик, капиталистлар һәм эшчеләр, алпавытлар һәм крестьяннар, кулаклар һәм ярлылар һ. б. булган җәмгыятьтә генә яши ала. Ләкин Совет илендә капиталистлар, аплавытлар, кулаклап кебек сыйныфлар инде юк. СССР да ике сыйныф кына — эшчеләр һәм крестьяннар гына бар, аларның интереслары бер-беренә дошман түгел, бәлки дус. Безнең илебездә берничә партиянең яшәве өчен һәм шулай ук бу партияләр иреге өчен дә җирлек юк. Советлар Союзында бер генә партия, большевиклар партиясе өчен генә җирлек бар. СССР да бер генә партия — эшчеләрнең һәм крестьяннарның интересларын кыю рәвештә һәм ахырынача яклаучы коммунистик партия генә яши ала. Марксизм-ленинизм тәгълиматы белән коралланган Ленин— Сталин партиясендә эпохабызны» акылы, намусы һәм вөҗданы гәүдәләнгән. Иптәш Сталин Верховный Советка һәм хезмәт ияләре депутатларының җирле Советларына сайлауларда халыкның үз хокукын тормышка ашыруның гүзәл формасын — коммунистлар һәм партиясезләр блогын барлыкка китерде һәм аны совет җәмгыятенә хезмәт итүгә юнәлдерде. Бу блок үзенең бөек яшәү көчен күрсәтте. Үткәй сайлаулар вакытында ул совет халкының какшамас бердәмлеген һәм тупланганлыгын, большевиклар партиясенә аның чиксез мәхәббәтен һәм ышанычын күрсәтте. 1949 елның 9 февралендә Москва шәһәренең Сталинский сайлау округы сайлаучыларының сайлау алды җыелышында сөйләгән тарихи речендә иптәш Сталин сайлау кампаниясендә 
коммунистлар партиясенең ялгыз түгеллеген әйтте. «Ул сайлауларга партиясезләр белән блокта килә. Элекке заманнарда коммунистлар партиясезләргә һәм партиясезлеккә беркадәр ышанычсызлык белән карыйлар иде. Бу шуның белән аңлатыла: партиясезлек флагы астына еш кына төрле буржуаз группалар яшеренәләр иде, чөнки аларга сайлаучылар алдында битлексез чыгу файдасыз иде. Элек әнә шулай иде. Ләкин хәзер бездә башка заман. Партиясезләрне хәзер буржуазиядән Совет иҗтимагый строе дип атала торган барьер аерып тора. Шул ук барьер партиясезләрне һәм коммунистларны совет кешеләренең гомуми бер коллективына берләштерә. Гомуми коллективта яшәп, алар илебезнең куәтен ныгыту өчен бергәләп көрәштеләр. Ватаныбызның азатлыгы һәм бөеклеге өчен фронтларда бергәләп сугыштылар һәм кан түктеләр, илебезнең дошманнарын җиңүне бергәләп әзерләделәр һәм яулап алдылар. Алар арасындагы аерма тик шунда гына: берәүләре партиядә тора, ә икенчеләре тормый. Ләкин бу формаль аерма гына. Шунысы әһәмиятле: тегеләре дә, болары да гомуми бер эшне эшлиләр. Шунлыктан коммунистлар һәм партиясезләр блогы — ул, табигый һәм тормышка яраклы эш». 
РСФСР һәм Татарстан АССР Верховный Советларына сайлауларга хәзерләнеп, илебезнең хезмәт ияләре коммунизмның бөек сталинчыл төзелешләрен — Иделдә, Днепрда һәм Урта Азиядәге гигант төзелешләр планын үтәүгә керешәләр. Сайлауларга хәзерлек масса арасында гаять зур политик һәм хезмәт күтәренкелеге тудырды. Җирле Совет


 
ларга сайлауларда безнең халкыбыз большевиклар партиясенә, социалистик дәүләтебезгә, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга мәхәббәтләрен һәм чын күңелдән бирел- . тәнлекләрен тагын бер тапкыр күрсәттеләр. «Октябрь революциясенең җиңүе нәтиҗәсендә туган безнең совет строе, — диде иптәш Н. А. Булганин, — дөнья тарихының бөтен үсешенә зур үзгәртүчән йогынты ясый. Октябрь революциясе игълан иткән принциплар хәзер Советлар Союзы җитәкчелегендә куәтле социализм һәм демократия лагерен берләштерәләр. Без хаклы рәвештә моны марксизмленинизм идеяләренең җиңүе дип билгеләп үтәбез». Без яши торган гасырда барлык юллар 
коммунизмга илтәләр. Совет халкы, социалистик демократия турында Ленин — Сталии идеяләре белән коралланып, коммунизм өчен көрәштә яңадаи-яңа уңышларга ирешә. Совет демократиясе куәтле крепость кебек тора. Советлар Союзының бөек җиңүләре халык демократиясе илләренең хезмәт ияләрен социализм төзүдә яңа батырлыкларга һәм бөтен прогрессив кешелекне азатлык өчен көрәшкә рухландыралар. Социалистик демократия байрагы астында, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә Советлар Союзы халыклары бөек коммунизм бинасын төзиләр һәм аны төзен җиткерерләр.