Логотип Казан Утлары
Публицистика

САЛИХ СӘЙДӘШЕВ

(тууына 50 ел, иҗатына 30 ел тулу уңае белән)
 Композитор Салих Сәйдәшевнец татар музыкасы тарихында тоткан урыны зур. Ул, татар совет музыкасы сәнгатенә башлап юл салучы һәм аны үстерүдә шактый зур хезмәт күрсәтүчеләрнең берсе. Салих Сәйдәшев татар халык җырларын тирәнтен өйрәнә һәм халык иҗаты байлыгын үзенең композиторлык иҗаты белән органик рәвештә бәйләп алып бара. Казан байларының берсендә кучер, соңыннан приказчик булып хезмәт итүче Җамалетдин абзый үлеп, ике атна узгач та, Мәхүпҗа- мал апа 1900 елның 20 нояб- ренда дөньяга ул китерә. Туганда ук ятим, атасыз калган балага Салих исемен бирәләр. Салих Сәйдәшев үзенең балалык, яшьлек вакытларын Казанда үткәрә, укый, беренче музыка дәресе ала. беленче тапкыр сәхнәгә аяк баса. Аның таланты, аның иҗаты Совет Татарстанында башлана һәм чәчәк ата. Дини мәдрәсәдә «белем» ала башлаган Салихны һичкемгә аңлашылмый торган китаплар, дәресләр канәгатьләндерә алмый. Ләкин бу турыда әнисенә әйтергә батырчылык итмәсә дә, аның күңел биреп укымаганын апасы белән җизнәсе сизеп алалар һәм Салихны рус классына күчерәләр. Әнисе белән Ташъяк ярминкәсендә йөргәндә Салихның күзе җиде телле гармоиьга төшә. Ул анасының рөхсәте белән гармоньны кулына тотып карау бәхетенә ирешә. һәм шунда аңа анасы: — Әтиең мәрхүм дә гармоньда уйный торган иде, дип куя. Нәкъ шул сүзне генә көткән кебек, Салих анасының гармонь алып бирүен ялынып сорый башлый. Гармонь кулга кергәч, ул тизрәк өенә кайтырга ашыга. Ә инде Салихның сәләтлеген сизеп өлгергән апасы белән җизнәсе тагы ярдәмгә киләләр. Салих уйнар дип өйгә арзанлы гына рояль алып кайтып куялар, һәм бу ярым калтырап торган инструментны рәткә китерү өчен шул вакыттагы танылган музыкантлардан Заһидулла Ярулл инны чакырып төзәттерәләр. 11 яшендәге кыю бала таныш булмаган бу музыкантка «мине дә уйнарга өйрәт» дип үтенә. Яруллин аны «Свет» киносына үзе җитәкчелек иткән'милли оркестрны тыңларга чакыра. Шул көннән башлап Салих кинога йөри башлый һәм ул аның көн дә бара торган урынына әйләнеп китә. Халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган беренче татар маршының авторы 3. Яруллин яшүсмер Салихка тәэсир итә, талантының ачылып китүенә йогынты ясый. Ул Салихны рояльдә уйнарга өйрәтә һәм башлангыч музыкаль белем бирүдә дә шактый булышлык итә. Казанның алдынгы интеллигенциясе мәҗлесләрендә яшь Салих Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, тәрҗемәче, сүзлек төзүче Солтан Рахмапкулов Һ. б. белән очраша. Бервакыт ул Тукайга рояльдә «Зиләйлүк» көен уйнап күрсәтә.
97 
 
1916 елда Салих велосипедын сатып, профессор О. О. Родзеевичка дәрескә йөри башлый, бераздан Казан музыка мәктәбенә фортепиано классы буенча укырга урнаша. Октябрь революциясеннән соң Салих Сәйдәшев коммунистлар клубында оркестр оештыра. Шул елларны Буа шәһәрендә Камал I (Габдулла Камал), Камал II (Габ- драхман Камал), Ситдыйк Айдаров, Арская һәм Җәгъфаровалар тарафыннан оештырылган труппада музыка эшләре буенча җитәкчелек итә һәм шәһәрдәге укытучылар арасында хор оештыра. Сәйдәшев 1918 елны Казанга кайтып, Кызыл Армиягә доброволец булып языла һәм Беренче Армия сафында Оренбургка килә һәм фронтка китә. Фронтта чагында Сәйдәшев үзенең «Озын сәфәр» исемле көе белән беренче иҗади адымын башлап җибәрә. Сәйдәшев бик тиз арада үзен таныта башлый һәм иҗатын активлаштыра бара. Салих Сәйдәшев давыллы көрәш елларында Казанда, Буада, Оренбургта, фронтта хор, оркестр түгәрәкләре белән житәкчелек итә. Үзешчән ансамбль һәм оркестрларда эшләү нәтиҗәсендә, ул үзенә тәҗрибә жыя һәм аның музыкаль белеме кииәя һәм тирәнәя бара. 1921 елны Сәйдәшев Оренбургка кайта һәм Оренбург музыка мәктәбендә мөдирлек итә. 1922 елда ул Татнаркомпрос чакыруы буенча Казанга кайта Казанда Салих Сәйдәшев Татар Дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижёр булып эшли. Бер үк вакытта татар педагогия техникумында Һәм татар театр техникумы студентларына музыка теориясе буенча Дәрес бпрә башлый. Укыту эше белән бергә С. Сәйдә- шев яна көйләр язу өстендә эшли, нәтиҗәдә халык арасына бик тиз таралып, кип. популярлык казанган исәрләр тудыра. 1922 елда театр яшь композитор- га Хәбибулла Ибраһнмовнын «Баш- 7‘ >С. Ә • JMH2 магым» комедиясе өчен яңа музыка язу эшен тапшыра һәм ул үзенең шушы беренче хезмәтендә беренче булып, симфоник оркестр куллана. Шушы уңышлы тәҗрибәдән соң ул ныклап ижади хезмәткә керешә. Шушы көннән башлап, татар драма театрының барлык спектакльләре Сәйдәшев тарафыннан язылган музы калъ оформление белән бара башлыйлар. Бу пьесалар өчен язылган оформлениедә Сәйдәшев тарафыннан бик куп санда арияләр, хор һәм бию өчен 
махсус музыкалар языла. Шулай ук халык көйләреннән файдаланып, оркестр һәм пьесага булган кереш музыкалар (увертюра, антракт) иҗат ителәләр. С. Сәйдәшев «Галиябану» пьесасында симфоник оркестрны татар тальянкасына аккомпонимент итеп файдалана. «Наемщик» пьесасына язылган музыкада Сәйдәшев иҗатының иң көчле яклары чагылды. Композитор бу хезмәтендә татар халык моңнарын бик киң һәм оста файдалана. Пьесаның күп сандагы хор, ансамбль, дуэт һәм арияләрен композитор гармонияле итеп яза. Пьесаның симфоник формада язылган увертюрасында әсәрнең төп фикере тулы һәм ачык яңгырый. Сәйдәшевнең иҗаты халыкчанлык рухы белән сугарылган, ул халыкның иң гүзәл тойгыларын уятырлык моң белән язылган. Шуңа күрә дә аның әсәрләре халыкка тиз җитешәләр, халыкның яраткан көйләре булып китәләр. «Бибисара», «Караурман», «Сандугач», «Ал чәчәкләр», «Промфинплан» кебек дистәләгән җырлары композиторның уңышлы әсәрләре булып танылдылар. 1930 елларда Салих Сәйдәшевнең иҗаты тагы да киңрәк һәм көчлерәк яңгырый башлады. Үзешчән Кызыл Армия түгәрәкләре өчен композитор Кызыл Армиягә багышланган җырлар, биюләр һәм маршлар язды. Композитор бу елларда «Балет сюитасын», «Беренче номерлы увертюрасын» һәм Кызыл Армиянең XI еллыгына багышлап, ул халык арасында кин популяр- 


 
лык казанган маршын иҗат итте. Композиторның бу маршы күтәренке рух белән тулы. Анда данлы Кызыл Армиянең геропк сугышчан юлы, гуманистик көче яңгырый. Салих Сәйдәшев үзенең ижат юлының 30 нчы елына аяк басты. Шушы вакыт эчендә ул безнең күңелдә ягымлы яңгырап торган, тыңлаучы йөрәген дәртләндергән йөзләрчә көйләр ижат итте. Аның иҗатындагы ихласлылык Һәм җылылык, иҗади матурлык һәм техника гадилеге Сәйдәшевне халыкка якынайтты. Татар шагыйрьләренең сүзләрен ул формаль төстә генә музыкага салмый, бәлки поэтик фикерләрне музыкаль формада гәүдәләндереп бирү максатын куя. Сәйдәшев җырларындагы һәрбер кисәк (әдәби текст һәм инструменталь башкарылыш) гармоник формада бәйләнеп бирелә. Музыка кагыйдәләренең серенә төшенеп җитмәгән тыңлаучыларга да Сәйдәшев музыкасын аңлавы җиңел була. Аның төп сере әсәрләрнең стиль ачыклыгында, көйнең жанлылыгында, рух байлыгында һәм, башта әйтелгәнчә, халыкчан булуында. Рус музыка культурасы татар музыкасы үсешенә һәм аның беренче вәкиле булган Салих Сәйдәшев иҗатына да зур йогынты ясый. Бигрәк тә бу йогынтыны ул чорларда без иң элек халык иҗатының үзендә («Каз канаты», «Пешкән малина», «Ай былбылым», «Аллы-гөлле гөлчәчәк», «Замана» һ. б. җырларда) күрәбез. Бу көйләрдә татар милли җырларына хас булмаган, пентатоника тәртибен җимереп, алтынчы һәм җиденче тавышлар яңгырый. Татар халык иҗатында прогрессив күренеш булган рус халык көйләренең йогынтысы, кайбер композиторлар тарафыннан читкә кагылса да яшь композитор Сәйдәшев бу прогрессив алымны хуплап каршылый ләм профессиональ музыкада новаторлык күрсәтә. Ягъни татар музыка культурасы өлкәсендә Сәйдәшев беренче булып тар рамкага буйсындырылган гармония алымнарын яңа интонацияләр белән баета, гасырлар буе хөкем сөргән «кытай гаммасы» (биш тавыш) урынына җиде тавыштан торган тулы гамма кертә һәм аны үз иҗатында кыю һәм оста файдалана. Музыка өлкәсендә эшләүче рус совет тәнкыйтьчеләре Сәйдәшевнең интонациягә бик сизгер булуын, «Җырлыйк, иптәшләр!» кебек әсәрләрдә марш-жыр рәвешендә татар музыкасына яңа жанр алып килүен, «Партизан җыры»нда рус 
массовый җырының интонацияләрен куллануын күрсәтеп, аның зирәк музыкант булуына басым ясыйлар. Йөзләрчә көйләрнең авторы булган, татар халкының музыкаль культура тарихында яңа сәхифә ачкан һәм татар совет музыкасына беренче нигез ташлары салган композитор Салих Сәйдәшевнең хезмәте татар совет музыкасы тарихында аерым һәм ихтирамга лаеклы урын алып тора. С. Сәйдәшев музыкаль пьесалар жанрын тудыруда зур эшчәнлек күрсәтте. Шуның белән ул татар опера һәм балет театрының тууын хәзерләде. Татар совет музыка культурасының киңәеп, үсеп китүенә бик күп хезмәт куйды. Салих Сәйдәшев иҗатында музыка башкаручы көчләр тәрбияләнде. Композиторга вокалистлар һәм инструменталистлар арасында оештыру һәм тәрбия эшләре алып барырга туры килде. Сәйдәшев иҗатында үсеп чыккан җырчылар, биючеләр һәм инструменталистлар хәзерге опера һәм балет театрының алдынгы башкаручы көчләре булып әверелделәр. Салих Сәйдәшевнең музыкаль- драматик спектакльләре формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган татар совет музыкасы хәзинәләре булып торалар. Салих Сәйдәшев үзенең иҗатын халыкка багышлады. Сәйдәшев музыкасы — ул, чын халык музыкасы, апыи. шатлыкларын һәм үткән кайгыларын чагылдыручы, аның ышанычларын, аның нәфрәт протестларын чагылдыручы музыка. Халык җырының Сәйдәшевкә уңышлы тәэ* сир ясаганлыгы һичшиксез. Лакин ул аны механик рәвештә кабатла

 
малы, ул иҗат итте. Шуңа күрә дэ аның музыкасы халык музыкасының бер өлеше булып танылды. Шул ук вакытта Сәйдәшевнең иҗаты яңа яшь композиторларның үсүенә дә ярдәм итте. • Салих Сәйдәшев тарафыннан Бөек Ватан сугышы елларында Симфоник һәм тынлы оркестрлар өчен язылган «Ватан маршы», «Сталин турында җыр»ы аеруча әһәмияткә ия булып тора. В1<П(б) Үзәк комитетының В. Мураделиның «Бөек дуслык» операсы турындагы карарыннан соң талар композиторлары белән бер- рәттән 
Сәйдәшевнең дә иҗаты җанлана төште, иҗат активлыгы яңадан күтәрелә башлады. Моңа мисал итеп Ленин комсомолының 30 еллыгына багышлап язылган «Комсомолның поход маршы», «Минем яшьлек җырым», «Татарстан», «Халисә» һ. б. әсәрләрен күрсәтә алабыз. Халык, партия һәм совет хөкүмәте тарафыннан Салих Сәйдәшевкә, аның күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклссс исеме бирелде.