Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

«ӘДӘБИ ҖОМГАЛАР» Кышкы сезон башлану белән, Татарстан совет азучыларының Г. Тукай исемендәге клубында да системалы эш, традицион «әдәби җомгалар» үткәрелә башлады. 13 октябрьда үткәрелгән «әдәби җомга» язучы карт большевик Г. Халик Садрый иптәшкә 60 яшь тулуга багышланды. Клуб залы язучылар, журналистлар, укытучылар, студентлар һәм мәктәп балалары белән шыгрым тулы иде. Аларның кулларында букетлар... Зал Г. Халик Садрыйны көчле алкышлар белән каршы ала. Г. Халик Садрыйның иҗаты һәм тормыш юлы турында доклад белән карт язучылары- быздаи Мөхәммәт Гали чыкты. Докладтан соң совет җәмәгатьчелеге язучыны ' каннар рәвештә котлап чыктылар. ТАССР Совет Язучылары Союзы Правлениесе исеменнән М. Әмир, Татгосиз- дат исеменнән 3. Тиичурин иптәшләр юбилярга адреслар тапшырдылар. Татарстан Халык Иҗаты Порты язучыны, үзешчәнлек коллективларына иҗаты белән ярдәм итеп килүе өчен мактау грамотасы белән бүләкләде. СССР Совет Язучылары Союзыннан, аерым язучылардан котлау телеграммалары алынды. Кичәнең художество бүлегендә: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор 3. Хәбибуллин, X. Садрыйның «Туган ил» исемле шигыренә махсус көй язып бүләк итте, композитор үзе скрипкада, ТАССР пың атказанган артисты Г. Вәлнев гармопьда, җырчы Җ. Сәлә- човалар шул көнне бергәләп башкардылар. ТАССР ның атказанган артистлары: X. Сәлнмҗанов (нәфис сүз), Р. Ваһапов (соло җыр) һәм артистка Г. Камалова (нәфис сүз) X. Садрыйның әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр һәм җырларын үтәделәр. 20 октябрьдагы, икенче «Әдәби җомга», «Тынычлык өчен!» лозунгысы белән үткәрелеп, иң элек язучы Г. Иделленсң «Бөтен дөнья күләмендә тынычлык өчен көрәш хәрәкәте» темасына доклады тың ланды. Художество бүлегендә, Москва госфилар мопиясе артисты, нәфис сүз остасы И. П. Сычугов тарафыннан «Ленин» исемендә әдәби композиция башкарылды. В. В. Маяковскийның 
һәм башка совет язу- чыларының әсәрләре кертелеп төзелгән бу монтаж, тыңлаучыларда зур тәэсир калдырды. Бу чыгыштан соң. татар совет шагыйрьләренә сүз бирелде. Сибгать Хәким, Әхмәт Исхак, Зәки Нури. Нури Арслан, Гали Хуҗи, Мәхмут Хөсәен, Гамир Насрый һәм Мелузников иптәшләр тынычлыкка багышланган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан. Татпромкооперация системасындагы «Конфекцион» артеле каршында оешкан җырбию ансамбленең чыгышы булды. Кичәнең программасы бик тулы иде, тамашачылар зур канәгатьләнү белән таралдылар. 27 октябрьда «Совет әдәбияты» журналын укучылар конференциясе үткәрелде. Гази Кашшаф иптәш журналның эше турында доклад белән чыгыш ясады. Конференциягә килгән журнал укучылар редакция эшендәге уңышлы һәм җитешсез якларны күрсәтеп сөйләделәр. Кичәнең художество бүлегендә, нәфис сүз остасы И. П. Сычугов. «И. В. Сталин» исемендәге әдәби монтажны башкарды. Гармоньчы Ф. Биккинин төрле гармонь- нарда халык һәм совет композиторларының көйләрен уйнады. Җырчы 3. Хисмәтул- лина яңа җырлар башкарды. 17 ноябрьдагы «Әдәби җомга» да, балалар язучысы Габдулла Әхмәт «Татар балалар әдәбиятының .хәзерге торышы» турында доклад белән чыкты. Художество бүлегендә, язучылардан Ф. Хөсни, М. Хөсәен, Җ Тәрҗеманов, Г. Насрый, Н. Арслан, С. Урайский һәм М. Садрый иптәшләр, балалар әдәбиятына багышланган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан, социалистик шәһәр клу


 
бының Бичурина җитәкчелегендәге татар җырбшо ансамбленең, чыгышы булды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлек- лссе М. хМозаффаровның Ш. Маннур сүзләренә язылган «Казан» көе тамашачыларга аеруча ошады. 
ЯЗУЧЫЛАРДАН ДЕПУТАТЛЫККА КАНДИДАТЛАР КҮРСӘТҮ 21 ноябрьда, Г. Тукан клубында, Татарстан совет язучыларының шәһәр һәм район советларына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү җыелышы булды. Язучы Гомәр Бәширов сүз алып, Казан шәһәр советына депутатлыкка кандидат итеп күренекле язучы, Татарстан совет язучылары союзы правлениесе председателе Гариф Гобәй иптәшне тәкъдим итте. Башка сүз алып сөйләүче язучылар да Г. Гобәй иптәшнең кандидатурасын яклап сөйләделәр. Шагыйрь Шәйхи Маннур, язучы-драма- тург Мирсәй Әмир иптәшне Бауман район советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтеп чыкты. Бу тәкъдим дә, язучылар коллективы тарафыннан алкышланып каршы алынды һәм тавышка куелганның соңында бертавыштан Г. Гобәй һәм М. Әмир иптәшләр депутатлыкка кандидат булып үттеләр. Җыелыш даһи Сталинга хат җибәрү белән тәмамланды. 
«ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ» 28 октябрьда, шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышы булып, Салих Бат- 
талның «Олы юл буйлап» исемле шигырь белән язылган романының икенче дәфтәре укып тикшерелде. Фикер алышуларда, кереш сүзне Кашшаф Гази иптәш башлап җибәрде. Аннан соц, Ш. Маннур, Ш. Мөдәррис, Ә. Исхак, Г. Хуҗи,, М. Садри, Н. Арсланов, Г. Насрый, М. Хөсәен һ. б. иптәшләр чыгыш ясадылар. \ 28 ноябрьда, шагыйрьләр секциясенең утырышында, С. Урайскийның «Идел гиганты» исемле шигырьләр циклын уку- тикшерү булды. Автор Куйбышев гидростанциясе төзелешендә иҗат командировкасында булып, «Ашкыну», «Коммунизм чоры гиганты», «Саллар килә», «Земфира», «Юллар төзелешендә», «Электростанция булачак урын» исемендәге шигырьләр язып кайта. Фикер алышуларда катнашкан, С. Бат- тал, Г. Насрый, М. Хөсәен, Г. Хуҗи, С. Хәким, С. Шакир, Ш. Маннур, Г. Гобәй, Ә. Юнус һәм А. Әхмәт иптәшләр бу шигырьләрдәге уңышлы якларны күрсәтү белән бергә, авторга ярдәм йөзеннән, шигырьләрдә кеше образларының аз булуын, аларның хезмәтләре, төзелештәге героик үсешләре күренмәүне әйтеп киттеләр. Бигрәк тә, гомумилеккә кайтып кала торган сүзләрне тәнкыйтьләделәр. Шулай ук, бу шигырьләрдә табигатьне үзгәртү, ком сахраларын сугаруга карата булган бөек эшләрнең чагылмавын әйтеп киттеләр. С. Урайский шигырьләрен төзәтергә, иптәшләрнең күрсәтмәләрен искә алып эшләргә булды.