Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУРАНЛЫ КИЧТӘ НИЛӘР ГЕНӘ БУЛМЫЙ


 Элекке заманда карчыклар, балаларның котларын алып, буранлы төннәр турында балаларга әллә нинди куркыныч әкиятләр сөйләп, бетерә торганнар иде. Хәзер балалар әбиләрнең әкиятеннән курык- мыйлар инде, чөнки алар үзләре әкиятләрне әбиләреннән ким белмиләр. Япь-яшь кенә батамын, кулына китап алып, сөекле әбисенә күңелле әкиятләр укуын хәзер һәр өйдә диярлек күрергә мөмкин. Менә сеэ бала кулында Г. Лот- финың «Шомырт» II исемле китабы. Китап кече яшьтәге балалар өчен чыгарылган, рәсемнәре дә бар, тышлыгы да матур гына. Китапка сигез хикәя урнаштырылган. Шул сигез хикәянең берсе — «Буранлы кичтә» дип атала. Менә шул хикәяне укыгач, бала' ирексездән: «буранлы кичтә ниләр генә булмый икән», дип әйтүе бик мэмкин. Хәер, бала зурларча болай озын иттереп әйтмәве дә мөмкин Ул: «язучы абый алдашкан» дияр яки тагын да ачыграк итеп, «язучы абый аны минем «Родная речь» китабыннан күчергән», дияр. Ә аннары, үзенең кыр чәчәге кебек зәңгәр һәм якты күзләрен әбисенә күтәреп сорар: «әбкәем, язучы абыйларга алдашырга ярыймыни?» Бала «плагиат» сүзен белмәгәнгә, алдашырга дип әйтсә дә, аны гафу итеп була. Ә менә балалар өчен китаплар чыгара-чыгара чәче агарып беткән язучыны мондый түбәнлек өчен ничек гафу итәргә? «Буранлы кичтә» хикәясе III класслар өчен рус телендә басылган «Родная речь» китабындагы В. Дмитриеваның «В метель» исемле хикәясеннән алынган. Г. Лотфи аны, берникадәр үзгәртеп, тәрҗемә итеп чыккан. В. Дмитриеваның хикәясе элекке заманда булган хәлне тасвирлый. Г. Лотфи. шуны механик рәвештә безнең чынбарлыкка күчереп, рус укытучысы Анна Михайловнаны, бик ансат кына Сара апа дип алмаштыра. ШУНЫҢ белән аның «хезмәте» дә бетә. Калганы бап да Дмитриеваныкыма. Мәсәлән, Дмитриева болай яза: «Наконец она не вытерпела, оделась потеплее и вышла на улицу. Но на пороге ей все глаза засыпало снегом, а ветер чуть не сбил с ног. Итти одной было 
                     II Г. Лотфи. «Шомырт». җаваплы редакторы Гариф Гобәй. 3 Блинова рәсемнәре, 40 бит. бәясе I сум 50 тиен. Татгосиздат басмасы, 1949 ел. 
невозможно. Она зашла к соседке, рассказала ей в чем дело, и попросила кого-нибудь проводить ее до Федосьиной избы». («Родная речь», «В метель», В. Дмитриева, 88 бит, III бүлек). Г. Лотфиның «Буранлы кичтә» хикәясендә болай бирелә: «Ахырда чыдый алмады, җылырак киенде дә урамга чыкты. Бусаганы атлап чыгу белән, күзләренә кар сырышты, җил аяктан егарлык көчле иде. Аргы очка кадәр ялгыз гына барырлык түгел. Ул күршеләргә керде, аларга хәлне сөйләп, берәрсенең иптәшкә баруын үтенде». Күрәсез, хәрефкә-хәреф диярлек тәрҗемә ителгән. Аннары, элекке замандагы кызганыч хәлне совет җирлегенә яраштырып бирүе белән Г. Лотфи тагын да күңелсезрәк эш ти. Ул безнең чынбарлыкны боза, совет кешеләренә яла ягуга илтә. Дмитриева үзенең хикәясен узган көннәрнең күренеше итеп биэә һәм аядагы вакыйга шул революциягә
1/. , 101 
 
кадәр булган көннәргә ятышып тора. Өйдән чыгып китү белән шыр ялан, адашырга да мөмкин! Ул хәлне бүгенге колхоз авылына күчерү ни өчен кирәк? Ни өчен укытучы Сара апа баланың ялгыз чыгып китүенә соңыннан гына борчыла? Элекке ярлы баласы ике пәрәмәч алгач та, ач әнисенә берсен бирү өчен ашкына икән, ул табигый. Колхозчы баласы Наилнең мондый омтылышын күрсәтү ни өчен кирәк булган? Авторга ышансак, анда әле иске заманга хас нәрсәләр дә бар икән... Шул рәвешчә элекке тормыштагы хәлне механик рәвештә бүгенге көнгә күчерүе белән дә хикәя дөрес түгел. Сәке иске татар авылындагы бер күренеш. Ә колхоз авылы өчен сәкенең булуы характерлы түгел. Г. Лотфиның бу җыентыкка кергән «Күке һәм тукран», «Песнәк һәм Әнисә», «Шомырт», «Дүрткүз» һәм башка хикәяләре үзләренең эчтәлекләре белән балалар өчен кызыклы гына булсалар да, әдәби эшләнешләре ягыннан шактый аксыйлар. Бигрәк тә автор хикәяләренең теле өстендә эшләүгә аз игътибар иткән. Кече яшьтәге балалар өчен язылган китапның теле аеруча җиңел, аңлаешлы, шул ук вакытта ятлап алырлык дәрәҗәдә матур да булырга тиеш. Чөнки балалар үзләренең шушы беренче китаплары аркылы телне өйрәнә башлыйлар. Ә менә мо :дый җөмләләр бала- л а р и ы ш а тл а н д ы р а а л м ы й л а р : «Ә кайчакта ул. арт аякларына утырып тора, койрыгын болгый, балаларына сокланып карап тора иде» (12 бит). Бу җөмләдә «тора» сүзенең ике тапкыр кабатлануы аркасында, стилистик зәгыйфь һәм «Доктор Земфирага дүрт сәгать еаен дару эчерергә кушты. Анасы берничә көн буена моны бик төгәл үтәде. Ул будильник сәгатьне борып куя да, сәгать шалтырый башлауга торып, кызына дару эчерә». Дүрт сәгать саен булгач, ул көндез 
дә дару эчерергә тиеш. Ләкин «то- 'рып» сүзе бу мәгънәне бирми. «Дүрткүз» исемле эт турында Г. Лотфи «кырда күрсәң, бүре дип 
уйларсың, шундый зур», ди. Этнең зурлыгын бүре белән тиңләү уңышсыз. Кечкенә балалар бүренең зурлыгын күз алларына китерә алмыйлар, чөнки алар аны күргәннәре юк. Алар һичшиксез: «бүре нихәтле була соң ул?» диячәкләр. «Совет кешеләрен баш идер мәкче, кол итмәкче булдылар» дигән җөмләнең иясе юк; кемнәр баш идермәкче булганнар? Балаларга моны ачык итеп язарга кирәк. Хикәядә бертөрле сүзләр еш кабатланалар. Мәсәлән, 20 нче биттә, рәсем астындагы биш юлда «икән» сүзе өч тапкыр, 21 нче биттә «Сәлим абый» сүзләре — җиде урында кабатланалар. «Дус» сүзе «дусты» һәм «дусым» формасында язылганнар. Балалар китабында гына түгел, гомумән мондый чуарлык безнең телебездә булмаска тиеш. Ни өчендер автор «кара» сүзен ярата: кара песи, кара эт, кара тавык... Балаларны башка төсләр белән дә таныштырырга булыр иде! Кече яшьтәге балалар өчен язылган китапта мондый моментларга нык игътибар итәргә кирәк. Китап рәсемнәргә ярлы. Концовкаларны да кертеп, нибары җиде рәсем бар. Рәсемнәр яшь баланы үзенә тартырлык матур итеп эшләнмәгәннәр. /Мәсәлән, 22 нче биттәге эт бүрегә ошатып эшләнгән. Җитмәсә, ул чәчәкләр арасында тора. 40 нче биттәге ялгыз чеби,
авыр җөмлә килеп чыккан. «Балалар инде ис җыйдылар» дип яза Г. Лотфи. Кече яшьтәге балалар ис җыюның нәрсә икәнен аңлыйлармы? «Дүрткүз» хикәясендә шулай ук балаларга аңлашылмый торган «командировка» сүзе ныла. кулла- 
еракта торуына карамастан, алгы пландагы чебиләр белән бертигез зурлыкта ясалган. «Шомырт» китабы җитди кимчелекләр белән чыккан. «Буранлы кичтә» хикәясенең урнаштырылуы аеруча күңелсез хәл. Балалар өчен чыгарыла торган китапларга карата таләпләр бик нык күтәрелергә тиеш.