Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАРНЫҢ ЯМЬЛЕ ҖӘЕ


 Сау бул инде көзгә хәтле Китәбез мәктәп синнән. Көтә безне җәй рәхәте Ул безнең, өчен килгән. Шагыйрь Шәйхи Маннурның «Ямьле җәй» III исемле яңа җыентыгы шул юллар белән ачыла. Җыентык кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгарылган. Ике ел элек Ш. Маннур яшь укучыларга «Миләүшә китабы»н бүләк иткән иде. Әле дә хәтердә, андагы шигырьләргә балалар да, тәнкыйть тә уңай бәя бирде. Инде авторның соңгы китабына күз салып, андагы шигырьләрнең яшь совет гражданнарын коммунизмның актив төзүчесе итеп тәрбияләүдә никадәр ярдәм итүен карыйк. Җыентык совет балаларының характерларын формалаштыруда, аларның эстетик вкусларын үстерүдә нинди роль уйный соң? Җыентыкка кергән шигырьләр бәхетле балачак турында сөйлиләр. Үзенең күпчелек әсәрләре үзәгендә яткан бу искермәс теманы, авгор соңгы китабында тагын да матуррак буяуларда, тулырак һәм тирәнрәк итеп яктырта алган. Билгеле, җыентыкта совет балаларының күп кырлы һәм күңелле сәхифәләргә бай тормышлары һәрьяклап, төгәл һәм җитәрлек дәрәҗәдә чагылыш тапкан дип булмый. Автор каләменнән читтә калган яисә ашыгыч һәм өстән генә чагылыш тапкан темалар да очрыйлар. Кайбер шигырьләрнең әдәби-поэтик эшләнешләре аксый. Тик бу кимчелекләр турында сүз соңыннан булыр. Җыентыктагы геройлар һәммәсе дә кечкенә патриотлар. Аларның туган илгә булган мәхәббәтен автор байтак шигырьләрендә җанлы картиналар аша күрсәтеп бирә. «Лагерьда» шигыре бу яктан аеруча яхшы. Анда пионерларның җәйге яллары күрсәтелә һәм бер тәүлек эчендә булган хәлләр аша яшәү дәртенә тулып торган шат балалар тормышы сурәтләнә, һәр хәрәкәттә, эштә, уенда туган илне сөю һәм олылау тойгысы сизелә. Бала күңеленә килгән күтәренке уйларны автор җылы лирика белән сугарып, соңгы строфада болай ди: Күңел таша шул чагында, Әллә бәхет микән ул? Туган илнең кочагында Шундый рәхәт икән ул! Лагерь көне балада бәхет тойгысы уята, аның Ватанга мәхәббәтен үстерә. Бу хис җирлекле һәм нәкъ реаль тормыш                      III Ш. Маннур. «Ямьле җәй». Татгосиздат. I960. Бәясе ! сум 85 тиен. сурәтләреннән чыгып гомумиләштерелгәнгә күрә дә, югарыдагы мисал ышандыру көченә ия булган. «Яратам» шигырендә Ш. Маннур бала күңелендәге тойгыларны тормыштан аерып бирә. Бала, үз сүзләре белән өен, авылын кешеләрне һәм илен яратуы турында сөйли. Шуңа күрә бу сөю күз буяуга ошый торган «сөюне» искә төшерә. Аннан «ни өчен сөясең», «ничек сөясең» дип сорыйсы килсә дә, сораулар җавапсыз калалар. Патриотлык көзгесе — хезмәт, эш. Шагыйрь моны белә, әлбәттә. «Яшел йолдыз» шигырендә бу изге хис пионерларның яшел кәсләрдән зур йолдыз ясауларында чагыла: Ә йолдыз уртасына Утыртып кызыл кына, Ясадык урак-чүкеч, Матур булды искиткеч. Почмак араларына «Күгәрчен күзе» сибеп, Зәңгәр хәрефләр белән Яздык СССР диеп. «Актырнак» исемле этне чик сакларга өйрәтү («Актырнак»), «Хәйлә табылды» да ике малайның игеннәрне кош-корттап саклау теләге белән ябалак тотып йөрүләрендә дә патриотизм хисе җылы гәүдәләнеш тапкан. Җыентыктагы тагын бер у най як — кеше белән табигатьнең үзара мөнәсәбәте дөрес бирелүендә. Безнең совет сәнгатенең эстетикасы кеше һәм табигать арасындагы бердәмлеккә нигезләнгән. Табигатьне кешедән тыш яки киресенчә күз алдына китерү мөмкин түгел. Чөнки ул коллектив иҗатының эшчәнлек аренасы, хезмәт мәйданы. Шунлыктан безнең әдәбиятта совет кешесе табигатькә органик бәйләнгән үзәк фигура итеп алына. М. Горький
103 
 
сүзләре белән әйткәндә: «кеше — энергия хуҗасы, дөньяны оештыручы, «икенче табигатьне», культураны тудыручы... менә шуны балаларга аңлатырга кирәк» («Әдәбият турында», 141 бит). Ш. Маннур бу мәсьәләне балаларга бик гади һәм аңлаешлы күрсәтә алган. «Кунак үсемлек», «Көзге урманда», «Лагерьда», «Кошлар янында» шигырьләре бу яктан аеруча яхшылар. Идеянең дөрес ачылышы аларның тәрбияви тәэсирен һәм югары поэтик эшләнешен тәэмин иткән. Игътибар үзәгендә — бала. Ул табигать, кошлар, хайваннар дөньясы белән якыннан аралаша. Ямьле җәй фонында кечкенә геройларның эчке дөньялары ачыла. Бәхетле балачак шау-шуына күмелгән җәйге лагерь тормышының кү- ңеллелеге, матур табигать күренешләре яктылыгында тагы да ачыграк күренә. Шагыйрь үзенең кечкенә геройларында югары мораль сыйфатлар тәрбияли, хезмәт дуслары булып үсүләрен мактый. Эшне ярату, әти-әниләренең хезмәтенә^ хөрмәт аша карау, коллектив эчендә яшәргә омтылу — Маннур образларына хас нәрсә. «Көзге урманда» шигырендә пионерлар отряды имән чикләвеге җыйный. Утыртырбыз без боларны Былтыргылар янына, Урап үтеп басуларны Сузылыр урман тагын да. Балаларның шатлыгы табигый. Совет халкының табигатьне үзгәртүгә юнәлгән бөек хезмәтенә алар да үз өлешләрен кертәләр бит! Балалар үзләрен шат тормышның хуҗалары итеп тоялар. Кошлар караучы апага булышу да шушы изге тойгыдан килеп чыга: Монда бит үзебезнең Кошлар фермасы, Әти-әниләр безнең Аның хужасы. («Кошлар янында».) Совет укучысы, кеше алдында табигатьнең баш ияргә тиешлеген аңлый. «Кунак үсемлек» шигыре балаларның мәктәп бакчасында ничек итеп тармаклы бодай үстерүләрен тасвирлый. Табигать серен белгән «кадерле, кунак» буйсынырга мәҗбүр була. Чәчкән идек бары йөз бөртек — Алдык жлде мең орлык! Бу юлларны укыгач, ирексездән Г. Тукайның «Җәй көнендә» (1909) дигән шигыре искә төшә: «Корылык Д1әр урыннарда, кибә вак-вак кына күлләр. Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчкә ләр, гөлләр». Бер-берсенә капма-каршы ике тормыш: берсендә үләннәр шиңә, күлләр корый; икенчесендә 100 бөртек бодайдан 
7 мең бөртеккә җиткән уңыш алына, яңа күлләр, сулыклар төзелә, урманнар үстерелә. Совет кешесе — табигатьне җиңә алырлык эчке көчкә ия. Ш. Маннур шушы идеяне шактый оста чишкән. Автор иҗатына хас тагы бер яхшы якны искә алмый ярамый. Ул юморга бай. Баланы әдәпкә чакыручы һәм затлыландыручы юмор зарури художество чарасы. М. Горький үз вакытында «юмор хисен үстерә торган кызыклы, күңелле китаплар» кирәклеген әйткән иде. «Хәйлә табылды», «Урманнан кайтканда», «Сәгать» шигырьләрендәге җиңелчә юмор, бер яктан, шигырьгә зәвыкны үстерә, икенче яктан, аны хәтердә тотарга ярдәм итә. Җыентыкның җитешмәгән яклары да бар. Ш. Маннур шикелле тәҗрибәле шагыйрьдән күбрәк көтәргә һәм аңа зуррак таләпләр куярга була. Җыентыктагы кайбер шигырьләр авторның балалар дөньясына үтеп керә алмавын күрсәтәләр. «Беренче дәрсс»тә автор бер сәгать эчендә балалардан хәрефләр өйрәттерә һәм шунда ук «гөр килеп» укытырга башлый. Чынбарлыкта исә, әүвәл хәрефләрне танырга өйрәнәләр, берничә атналар үткәч кенә сүзләр укуга күчәләр. «Минем кошкаем» шигырендә, автор баланы сандугач белән таныштырырга тели. Тик алынган теманың тиешле югарылыкта чишелмәве сәбәпле, шигырь балага бер яңалык та алып килми. Сандугачның: Ә кайгыңны бүлешермен Сайрап каршыңда, Юатырмын күңелеңне Моңлы чагыңда, — кебек сүзләре белән безнең бүгенге совет балаларына эндәшүе характерлы түгел. Гомумән, шагыйрь монда төче патетикага бирелә һәм илебездәге яшь буынның кайгы- моңнан азат икәнен, мондый мотив
104 
 
ларның әдәбиятта күптән төшеп калуын онытып җибәрә. Шигырьдә сюжет та кызыксыз җәелә. Бала башта ук: Ә бүген безнең топольгә Сандугач килде, — дип сөйләнеп ала. Аннары шагыйрь кош белән яңадан таныштыру һәм герое белән сөйләштерү өчен әйтелгәнне кабатлау юлына баса. Бу хәл, әлбәттә, бала күңелен җәлеп итә алмый, аны фикер йөртергә, уйландырырга өйрәтми. Сандугач сөйләшендә балаларга түгел, олыларга да аңлаешсыз әйләнмәләр очрый. Гомернең күп язларында (?) Тагын сөйләшик. :Безнең урам» шигыренең баштагы өлеше соңгы өлеше белән табигый бәйләнмәгән. Трамвай турындагы юллар ябыштырылып кына туелган кебек. Бу — авторның фикерне эзлекле үстерүгә йомшак игътибар итүеннән һәм шигъри бөтенлекне сакламавыннан килеп чыккан. «Кара песи» укып чыгар өчен әйбәт кенә. Үзенә күрә кызыгы да, мәзәге дә бар. Тик ул, беренчедән, бары көлке өчен генә язылган, шунлыктан, бала рухына тәрбияви бернәрсә дә бирми, икенчедән, монда оригиналь сюжет алынмаган. «Су буе»нда балаларның бар дөньяны онытып су керүләре турында языла. Бу — кечкенәләрнең стихияле мавыгуларына урынсыз иярү һәм кирәкмәс мактау җырлау дигән сүз. Эсселәп килгән хәлдә суга сикерүне, яисә «тешләре тешкә бәрелгәнче» су керүне педагогика да, мәктәп гигиенасы да яхшы дип тапмый. Шушы ук җитешсезлек «Кармакчылар» шигыренә дә хас. Хыялый поэтикага нигезләнгән һәм реаль киртәдән чыгып киткән «Аккош куле» исемле озын шигырь укучыга тормышны танып белү өчен яңалык өстәми. «Миләүшә ки- табы»на карата язылган рецензиядә дә шигырьдә рифма яңгырашы һәм такт артыннан куып, сүзләрне бозып язу тәнкыйть ителгән иде. Тик III. Маннур тәнкыйтькә колак салмаган, ул гарипләнгән сүзләрне һаман куллана: «Түглә» (22 бит), «чакыра» (10 бит), «яңрый» (9 бит), «куйныңны» (5 бит) һ. б. Шагыйрьләрнең мондый тәҗрибәләре баланың мәктәптә алган белеменә каршы төшәләр, кабул ителгән орфография кагыйдәләрен бутыйлар. «Ашлык сукканда» шигыре эчтәлеге буенча шулай ук түбән сыйфатлы. Моның өстәвенә, ясалган рәсем фикерне бөтенләй 
бутый. Художник Рәхимов рәсемдә катлаулы сугу машинасы белән ашлык сугуны сурәтләсә, шигырьдә атлы молотилка эше турында сүз бара. Кемгә ышанырга аптырыйсың. Сүз уңаенда, җыентыктагы башка, рәсемнәрнең дә кечкенә, тонык һәм эчтәлекне ачарга ярдәм итмәүләрен әйтергә кирәк. Автор шигырь техникасын яхшы белә. Тик бер үк сүзләрне чамасыз күп кабатлап, кайбер шигырьләрнең ямен җибәрә. «Актырнак» һәм «Ашлык сукканда» шигырьләрендә «ул» алмашлыгы юл саен диярлек кулланыла. Оригиналь шигырьләрдән тыш җыентыкта С. Михалковтан ике поэма тәрҗемәсе урнаштырылган. «Ленин музеенда» һәм эчтәлеге, һәм тәрҗемәсе буенча уңышлы булса да, «Безгә утыз яшь» йомшак тәрҗемә ителгән. Анда прозага тартым, тонык строфалар очрыйлар. Ә күп еллар моннан элек заман (?) Патша торган илнең башында, Күп баланың ул чакта булмаган Дәфтәре дә, әлифбасы да. «Ямьле җәй» бүгенге балалар әдәбияты тематикасын бер кадәр киңәйтә һәм баета төште. Шулай да авторның күз карашыннан күп кенә әһәмиятле темалар читтә калган. Балаларның туган крайлары буенча булган сәяхәт-походларын, колхозларны радиолаштыру, электрлашты- ру эшендәге практик ярдәмнәрен, тынычлык көрәшендә ничек катнашуларын, гомумән бик күп актуаль темаларны китап битендә очрата алмыйбыз. Әлбәттә, алдагы иҗатында Ш. Маннур бу бушлыкны тутырыр, кечкенә Миләүшәләр өчен тирән идеяле, югары художестволы яңадаи-яңа әсәрләрен иҗат итәр.