Логотип Казан Утлары
Публицистика

1905-07 ЕЛЛАРДА ТАТАР РЕВОЛЮЦИОН ПОЭЗИЯСЕ 



В. И. Ленин үзенең 1914 елда язган «Россиядә эшчеләр матбугатының үткәненнән» дигән әсәрендә, Россиядәге азатлык хәрәкәтен чорларга бүлеп, болан дигән иде: «Россиядә азатлык хәрәкәте өч төп этапны үтте, бу этаплар, хәрәкәткә үзенең билгесен салган, рус җәмгыятенең өч төп сыйныфына ярашлы: 1) дворяннар чоры, чама белән 1825 елдан 1861 елга чаклы; 2) разночинский яки буржуаз-демократик чор, чама белән 1861 елдан 1895 елга чаклы; 3) пролетар чор 1895 елдан хәзерге вакытка чаклы». (В. И. Ленин, сайланма әсәрләр, I т., 572 бит, Татгосиздат. 1939. Курсив безнеке. — Б. Г.) Соңгы, өченче пролетар чорда Россиядә революцион ситуация барлыкка килде. Россия дөнья капитализмы системасында иң йомшак звено булып чыкты, чөнки ул «империализм каршылыкларының төенләнгән пункты»иде. Шушы шартларда Россия пролетариатының революционлашуы, активлашуы, аның сыйнфый аңы һәм оешканлыгы үсүе бик тиз барды, бөтен илдә социал-демократик оешмалар төзелә башлады. В. И. Ленин җитәкчелегендә чын-чыинан революцион булган марксистик, большевистик партия барлыкка килде. XX йөзнең башларында рус пролетариаты илнең зур политик көченә әйләнде, һәм «революцион хәрәкәтнең, үзәге Россиягә күчәргә тиеш булды» (И. Сталин). Россия пролетариаты дөнья революцион хәрәкәте авангардына, «халыкара революцион пролетариатның авангардына әйләнде? ,(В. И. Ленин, Әсәрләр, Т7 т., 382 бит). 
Россия тарихында яңа чор башлана, хезмәт ияләрен эксплуатация җәм гы я те коллыгыннан коткару өчен, социализм өчен чын көрәшче мәйданга килә, социализм утопиядән фән булып җитешә, эшчеләр сыйныфы, азат итүче сыйныф буларак, политик көрәшкә күтәрелә. Шушы тарихи шартларда пролетариатның бөек художнигы Максим Горькийның иҗат юлы башлана һәм рус әдәбиятында хезмәт ияләренең интересларын җырлаучы революцион шагыйрьләр, әдипләр туа башлый. Аларның формалашуында, идея- художество ягыннан үсүләрендә большевиклар партиясенең оешты- ручанлыгы, җитәкчелеге хәлиткеч роль уйнады. Большевиклар партиясе, буржуаз- алпавыт строен бәреп төшерергә әзерләнүче партия буларак, сәнгать һәм әдәбият кебек көчле коралны да хәлиткеч көрәшкә лаеклы итеп коярга тиеш иде. Бөтен тарихы буенча большевиклар партиясе, сәнгать һәм әдәбиятның зур сәяси, культура, эстетик әһәмиятен оилге- ләп килде, марксистик-ленинчыл эстетиканың принципларын тудыру юлында өзлексез эш алып барды. Беренче рус революциясе чорында РСДРП иың Үзәк Комитеты каршында әдәбпятчы-пропагандпет- лар группасы оештырылган иде. Бу группаның резолюциясендә «Рабочий» газетасына әдәби әсәрләрдән кушымталар бирергә кирәк дигән
90 
 
бүлек бар. Шунда ук эшчеләр арасында пропаганда алып барганда файдаланырга тәкъдим ителгән китапларның исемлеге төзелә. Партия, иң революцион сыйныфның вәкиле һәм җитәкчесе буларак, әдәбият үсешенә һаман көчлерәк тәэсир итә бара. «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле әсәрендә В. II. Ленин, әдәбият эше—гомуми пролетар эшнең бер өлеше булырга, партия эшенең состав өлеше булырга тиешлеген әйтте. Большевиклар партиясе кебек, әдәбият өлкәсендә дә шундый киң һәм тирән фәнни нигезләргә таянган программасы булган партияне тарих белми иде. Ленин — Сталин партиясе, әдәбиятның иҗтимагый тормыштагы роленә марксистик күзлектән карап, аны азатлык көрәшендә көчле корал итеп файдалану бурычларын куйды. Большевиклар партиясенең әдәбият өлкәсендәге политикасы тарихындагы гүзәл сәхифәләрне Ленин һәм Горькийның үзара мөнәсәбәтләрендә дә бик ачык күреп була. 1905 ел революциясе чорында, В. И. Ленинның әдәбият турындагы күрсәтмәләре нигезендә, Казан большевиклары да шактый җанлы эш башлап җибәрәләр. Бу чорда татар телендә дә пролетариат матбугаты туып, листовкалар, брошюралар, «Урал» газетасы, революцион җырлар һәм Гафур Коләхметовның кайбер әсәрләре халык арасында киң тарала. Листовкалар һәм брошюралар, цензурасыз әдәбият булганлыктан, эшчеләр сыйныфының хәлен бигрәк тә зур дөреслек белән сурәтли алалар, капитализмны ф>аш итү, пролетариатның сыйнфый аңын үстерүдә алар гаять зур роль уйныйлар. Күп кенә листовка һәм брошюраларда эшчеләрнең авыр тормышлары художество теле белән сурәтләнәләр. Шунысы характерлы, бу төр әдәбиятны тудыруда эшчеләр үзләре дә катнаша башлыйлар. Татар телендә язылган бу брошюралар арасында без 1905 елгы революциягә кадәр Гафур Коләхметов тәрҗемә иткән «һәр эшче (хезмәтче) ни нәрсә белергә, ни нәрсә исендә тотарга тиеш» дигән әсәрне дә очратабыз. Татар хезмәт ияләрен большевистик рухта тәрбияләүдә «Урал» газетасы тарафыннан чыгарылган брошюралар: «Эшчеләрнең котылуы — эшчеләрнең 
үзләренең эше булырга тиеш», «Гомуми сайлау правасы тугырысында», «Авыл халкы өчен РСДРП ни булдырырга тиеш?», «Төрле милләтләрне җәберләү кемгә кирәк?» кебек әсәрләр’ Гафур Коләхметов тәрҗемәләре һәм мәкаләләре күренекле эз калдыралар. «Урал» газетасының чыгуы (1907 нче елның башында)—татар хезмәт ияләре арасында Ленин—Сталин идеяләрен киң күләмдә таратуда, массаларга пролетариатның политик бурычларын аңлату юлында аеруча зур урын тота. «Урал» үз чорындагы татар пролетариҗтимагый фикеренең энциклопедиясе булып исәпләнергә хаклы. Ул: «Эшчеләр сыйныфының бурычы — үзен дошманнардан алдатмыйча, бу көрәшне ахырына чаклы җиткереп, олуг булган теләге — социализм өчен көрәшкә юл ачу» («Урал»ның программа мәкаләсеннән) дигән ленинчыл принциплардан чыгып эш алып барды. * Бу елларда большевиклар, Үзәк Комитетның турыдан-туры күрсәтмәсен эшкә ашырып, РСДРП ныи Казан Комитеты революцион һәм пролетарсоциалистик рухтагы кулъязма әсәрләрне басып таратуны оештыра, яңа әсәрләр тудырырга ярдәм итә. Бу әдәбиятның революционлаштыручы көченнән курыккан жандармерия аның таралуына каршы көрәшә. Шуңа карамастан, Казан большевиклары бу тармактагы эшне туктаусыз дәвам итәләр һәм революцион җырларны, сугышчан листовкалар белән беррәггән, яшерен типографияләрдә бастырып таратуны оештыралар. Шул рәттән: «Марсельеза», «Солдатка» һәм «Смело, товарищи, в ногу» дип башлана торган җырлар 1905 елларда зур тиражлар белән басылып таратыла. Р. Барҗановныц истәлекләренә караганда, большевик X. Ямашев
91 
 
татар эшче-крестьяннары арасында тарату өчен әдәби әсәрләр язарга өндәгән, бу эшкә сәләтле кешеләрне тарткан. Барҗанов үзе дә шушы чакыруга җавап итеп, «Эшчеләрнең иман шарты» исемендә зур гына бер шигырь язган. Исеме һәм формасы белән борынгырак шигырьләрне хәтерләтсә дә, эчтәлеге белән бу шигырь шул чорның революцион идеяләрен күтәреп чыга һәм аңлаешлы тел белән әйтеп бирә. Менә шул әсәрдәй бер өзек: Армый-талмый эшлисен син. эшче бит син, һәрнәрсәне юктан бар итүче — син. Бу дөньяны матур итеп, киендереп, Сынлап-сыйпап бөтенесен тотучы сип. Кая ул эш. кая ул эш, кая ул эш; Хакимият кулга эләкми адәм буш. Алланма син юк сүзләргә, ышанма син. Тәкъдиреңне кулга алырга тирлә, тырыш. Патша дисең, куркасың син, ул көчмени, Чынлап теге куркырлык зур куркынычмыни. Каплан түгел, салам тыккан тире бит ул, Аны алып бәреп егу бик зур эшмени? Бар куәте патшаның шул дәүләт кенә. Киендереп карап куйган сауләт кенә, Син куркырлык, шашырлык көч кайда аңа, Кирәк фәкать берлек белән гайрәт кенә. Берегәек, бер булыйк, әйдә бергә, Кул тотышып бергә, бер тән, бер җан белән. Рәхәт яшәү өчен, сүз юк, кирәк безгә Бөтен дөнья эшчеләре берләшергә. Дер селкенер патша, солтан, ханнарыгыз, Ул тәкәббер зур корсаклы байларыгыз,- Сез булмагач, алар кемгә таяна соң. Көчсез алар — бәрегез дә аударыгыз! Бетер бу иске тормышны, яңаны куп. Адәм булып яшә, тормышка туй. Этләр өчен яшәмә, түкмә каныңны, Ал кызыл байрак, кит, сынма аларга буй! Бу шигырь, 1905 елгы күтәрелеш беләи рухланган хезмәт ияләренең иастросииеләрен, өмет-те- ләкләрен бик ачык чагылдыра. Үзенең сугышчан рухы, бурычларның конкретлыгы белән, шул чорның большевистик листовкалар стилендә язылуы беләи, бу әсәр — татар революцион эшче поэзиясендә күренекле урын тота. , Яңа чор яңа җырлар таләп итә. \ Революцион җыр—массаларны рухландыручы, көч бирүче, батырлык һәм фидакарьлеккә чакыручы, берләшергә өндәүче, көрәштә бик мө- һим бер корал ролен башкара. Татар эшчеләре дә моны яхшы аңлыйлар. Бу турыда «Казан мөхбире» нев 1905 ел, 1 декабрь санында басылып чыккан «Алафузов заводыннан язалар» исемле хәбәр бик характерлы: 
«Эшчеләр митингтан соң, сөйләүчеләрдән «Марсельеза»ның татарчага тәрҗемә ителүен сорадылар. Бездә хәзерге вакыйгалар тугрысында бигрәк тә эшчеләр мәсьәләсендә татар телендә китаплар юклыгына зарландылар». Татар социал-демократлары^ эшчеләрнең бу сорауларын үтәп, революцион җыр «Марсельеза»ны татарчага тәрҗемә итеп, РСДРП ныц Казан Комитеты листовкасы формасында гектографта бастырып тараталар. Жандармерия архивында саклана торган «Марсельеза»иың татарчага тәрҗемәсе, башка листовкалар белән беррәттән, шундый ук кәгазьгә, шул ук күләмдә басылган. Патша охранкасын куркуга төшергән бу җырны җыеп яндыру кебек чара күрелсә дә, инде соң була, чөнки ул — кәгазьдән эшчеләрнең теленә, йөрәгенә күчеп өлгерә. Конспирация шартларыннан чыгып, тәрҗемәчесенең исеме куел м аса да, аның Ямашев, Коләхметов көрәштәшләре, я аларның үзләре үк булуын ышанып әйтергә мөмкин. «Марсельеза»ны большевиклар ’ бастырып тараткан татарча беренче тәрҗемәсе түбәндәгечә булган: 
БЕРЛӘШЕГЕЗ БӨТЕН ДӨНЬЯНЫҢ ПРОЛЕТАРИЯСЕ МАРСЕЛЬЕЗА Ташлыйк туганнар иске дөньяны. Китсен аяктан аның тузаны! Бетсен заманның алтын санәме. Көйсен патшаның матур сарае. Без барыйк мескен иптәшләремезгә. Барыйк ач калган кардәшләргә, Аларны без чакырыйк сугышка. Эшчеләрнең чын дошманнарына. Торыгыз, күтәрелегез эшче кешеләр! Каршы тор дошманга, ач кешеләр! Яңра дөньяга үч авазы, Алга, алга, алга! Байлар, куштаннар—бар да өелеп, ' Талыйлар сине бергә җыелып, Көчектән симезләр зур корсаклар. Алар ала актык сыныгыңны. Ач тор алар урлап симерсен дип. Ач тор алар рәхәтләнсен дип. Ачык син алар үчекләсен дип, Теләгән явызлыгын кылсын дип. (Ф и к ъ р а т тәкърар кылыныр) 1 1 Припев кабатлана.


 
Тынычлык сиңа бары кабердә, һәр көн имана син хәзерлә. Явыз патша суыра тамырыңны. Патша эчәдер калыкканыңны. Лңар кирәк гаскәргә солдатлар. Китер тиз аңар син углыңны. Лңар кирәк мәшрәп һәм палатлар Китер тиз аңар үз каныңны. (Фикърәт.) Җитмәсме кайгыру безгә, иптәшләр. Кубыйк бергә без, әй кардәшләр. Ак диңгездән Днепр суынача, Кара Иделдән Кавказиягәчә. Барыйк каршы без дошманнарга, Канэчкеч патша һәм байларга, Сук. үтер син барсын аларның. Чыксын таңы яңа көннәрнең. (Ф и к ъ р а т.) Шәфәкъ күк кан булса сугыш башы. Арадан чыгар дуслык кояшы. Бик кыйбат хакка без бәхет алсак та. Каныбыз белән тырышып тапсак та, Килер, дуслар, хөррият заманы, һәммә халык та берлек заманы. Зыян һәм ялган дөньяда бетәр Хөрмәтле эш патша булганда! (Ф и к ъ р а т.) РСДРП ның Казан Комитеты нәшер итте (ТАССР УДА, фонд № 3, опись № 13, дело № 711, 1 бит). Шулай итеп, Казан большевиклары, татар эшчеләренең теләкләрен үтәп, «Марсельеза»ны тәрҗемә итеп тараталар һәм шушы җырдан соң татар телендә революцион эчтәлекле һәм тәрҗемә, һәм оригиналь поэтик әсәрләр барлыкка килә башлый. Шуның җанлы күренеше булып «Татарча марсельеза» дип аталган җыр — гимн туа. Бу «Татарча марсельеза» югарыда тикшереп үткән төп варианттан шактый гына ерак киткән, дөресрәге ул аңа ияреп язылган җыр. Шигырь эшләнеше, ритмы, җанлы сөйләү телендә язылган булуы белән бу җыр 1905 еллар чорында татар хезмәт ияләре арасында иң куп таралган вариант була. Биредә, югарыда әйтелгәнчә, «Марсельеза» тәрҗемәсенең шуннан гонгы татар революцион җырларына уңай йогынты ясавы ачык күренә. «Татарча марсельезамның текстын китерәбез: 
ТАТАРЧА МАРСЕЛЬЕЗА Ташлыйк туганнар иске тормышны Ул тормыштан илгә файда юк. Булса байлар илә тик түрәләр, Аркабызда рәхәт күрәләр. Кирәкми, ташлыйбыз иске тормышны. Кирәкми, яна юл башлыйбыз. Яңа юл, яхшы юл — бер җәберсез Тигез, рәхәт тора башлыйбыз. Ф и к ъ р а т: Торыгыз, килегез, ач кешеләр, Торыгыз, дошманга үч кешеләр. Кушылып бер җиргә бар 
эшчеләр Тартышып алыйк якты ак көннәр Байлар, юан корсаклар, комсызлар, Төрле яктан безне камыйлар. Безнең арка тиребездә симереп, Актык азыгыбызны талыйлар. Ачыгыйкмы шулар симерсен дип, Ачыгыйкмы шулар торсын дип. Көн изсен, төп изсен күкрәгемне Ахырда эт итеп күмсен дип. (Ф и к ъ р а т.) Безгә тынычлык тик кабердә, Монда көн дә бурыч хәзерлә. Патша — елан байларның атасы Аңа тагы каныңны әзерлә. Эчсен икән каныңны хозурлап, Алсын икән малыңны зурлап. Патшага хезмәткә дип турылап, Алсын икән балаңны хурлап. (Ф и к ъ р а т.) Әгәр иске тормышны бетерсәң, Яна тормыш нурын сачар. Патша, байлар, түрәләр Бар да берсе берсенә качар. Менә барча халык бер тугандай, һәм анадан яңа тугандай, Дус булыр, хөр булыр, күктә коштай, Тук булыр күңле саф көмештәй. (Ф и к ъ р а т.) Бары да тигез укыр һәм эшләрләр, Бары да тигез рәхәт чигәрләр. Булмас ялган, золым һәм каберләр, Килмәс әҗәл җитми каберләр. (Моңарчы михнәт чиккән хөррият — Аның өстендә бай тора иде ’) Бетсен әүвәлдәге рәхәт чиккәннәр, Булсын патша зәхмәт чиккәннәр! Торыгыз, килегез, ач кешеләр. Торыгыз, дошманга үч кешеләр. Кушылып без бергә бар эшчеләр, Тартышып алыйк якты ак көннәр! (СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы кулъязма фондында саклана). Бу җыр саф татар телендә язылган, татар эшчеләре аңларлык гадилек белән эшләнгән. Татар эшчеләренең таләпләрен үтәп, большевиклар тагын күп кенә революцион җырларны тәрҗемә итәләр һәм оригиналь җырлар да тудыруны оештыралар. Шулар рәтендә атаклы «Бәхилләшү» җыры басылып чыга («Казан мөхбире» № 10, 1905 ел, 5 декабрь). Үзенең басылып чыгу датасы ягыннан, ул шул ук газетада 
| Ялгыш күчерелгән булырга кирәк: эчтәлеге һәм ритм, формасы оригиналдагы- дап читкә киткән. 

93 
 
аннан биш көн элек басылган эшчеләрнең җыр сорап язган хатларына җавап булып тора, дияргә мөмкин. Ирекле формада эшләнгән бу тәрҗемәдә патшалыкның бетәчәге турында сөйләгән юллар (оригиналында өченче строфа) бөтенләй төшереп калдырылган. Бу тәрҗемә шулай башлана: 
БӘХИЛЛӘШҮ (Хөррият өчен корбан булганнарга) Сез корбан булдыгыз авыр сугышта! Зур хезмәтләр итеп халык өчен. Сез кызганмадыгыз барсын кулда, Куркытмады сезне үлем дә!.. Төрмәләр, кайгылар сез күп күрдегез, Рәхимсез хакимнәр аркасында. Дошманнар гафу аямадылар, Тимер богауда сез йөрдегез. Халык тиз көннән йокыдан уяныр, Бәхетле, гайрәтле һәм ирекле... Сез үттегез, дуслар, бәхил булыгыз, Хөрмәтле юлда, изгелекле! Яшь иптәшләр баралар сезнең юлдан һәр эшкә хәзер һәм гайрәтле, Се? үттегез, дуслар, бәхил булыгыз, Хөрмәтле юлда изгелекле... ' Бу җырлар бик тиз халык арасына таралалар һәм җырлана башлыйлар. «Казан мөхбире»-газетасы хәбәрчесе (1906 нчы ел, № 119) болай яза: «Бу көннәрдә Казанка суында көймә илә йөрүчеләр «Марсельеза» вә башка ихтилал җырлары җырлап йөриләр». Казан большевиклары «Варшавянка» җырын да татарчага тәрҗемә итеп тараталар. Менә аның беренче строфасы: Зыянлы җилләр исә өстебездән, Кара көчләр безне изәләр. Без кузгалдык канлы көрәшкә, Билгесез язмышлар безне көтәләр... Рус революцион поэзиясе йогынтысында, бу елларда татарча беренче революцион әсәрләр дә туа башлый. Алар арасында, Барҗапов шигыреннән кала, безгә билгеле булганнары: «Күз яшьләре» (авторы «Кайгылы», «Карчыга» № 2, 1906) һәм «Урал» да басылган «Төрмәдән», «Яз килә», шулай ук «Яшь гомер» әсәрендәге Йосыф җырын һ. б. күрсәтергә мөмкин. «Күз яшьләре» шигыре 1905 елдагы күтәрелеш басылып, илдә реакция сөреме башлангач язылган. Шул чорны дөрес сурәтләве һәм кыю фикерләр әйтүе белән бер гә, автор хезмәт ияләренең якты киләчәгенә ышана, алар өчен «бер якты таң атар» әле дигән карашта тора. Моны ачык күрү өчен бу озын шигырьдән берничә строфаны тикшереп карау да җитә. 
КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ 
Русия эчендә ниләр булгай, һәр җирдә стражник һәм казак тулган, «Хөррият өчен күп кешеләр сугылган» Куркынычлы көннәремез алда имде. 
Кыенлыкка калып бара көннәремез, Зынҗыр белән беркетелде телләремез, Аһ, ваһ илә үтәдер һәм төннәремез, һәр ердә полевой судлар тулды имде. 
Күбәйде һәр ердә асылу һәм атылу. Хисап юк яндыру һәм ватылу, Монда булды сары алтынга сатылу, Боилар бар да Столыпин ысулы имде. 
Болай булса хараптыр эшләремез, Корбан булды күп кирәкле кешеләремез, Айларсыз’без куркаклар нншләрмез, Озакламый выборлар булачак имде. Караңгы төн никадәр озын булмасын. Җир йөзе залим илә һәм тулмасын. Арсланнар Себергә күпме куылмасын, Ниһаять, бер таң атмый калмас имде. «Күз яшьләре» шигыренең авторы реакция чорының характерлы якларын бик ачык күрә, ул — хезмәт ияләренең дошманнарын үз исемнәре белән атап күрсәтә. Шуның белән бергә, ул шушы авыр көннәр басымы астында баш иеп калмаска,, нык торырга чакыра, чөнки бу кара төн узар, ирек таңы атар дигән тирән ышаныч белән җырлый. Кара реакция елларында батырларча көрәш алып барган «Урал» газетасында «Төрмәдән» исемле шигырь басыла. Биредә шагыйрь, бер революционерның төрмәдән әйткән сүзләре аша хезмәт ияләрен көрәшне дәвам итәргә чакыра, чөнки барыбер «бер көн җитәр, без алырбыз кулыбызга хөрриятне» дип ышана ул. Бу оптимистик җыр реакция чорында халыкка илһам биреп, кара көннәрнең үтәчәген алдан белдереп яңгырый. Столыпин камчылары хө-\ кем сөргән бер чорда, Россиянең бөтен алдынгы, прогрессив уллапы төр- i мәләргә ябылган, сөргенгә сөрелгән бервакытта да, большевиклар про- ;
94 
 
летариат эшенең җиңәчәгенә ышану тәрбияләделәр, баш имәскә, коралны ташламаска чакырдылар. * Бу шигырь үзенең стиле белән татар халык җырларына бик якын тора: 
ТӨРМӘДӘН (Мәкәрҗә көенә) Төрмәләрдә черсәм дә, палачларның кулында, Җаным-тәнем фида булсын хөрриятнең юлында. Телем берлән әйтәмен ант шаһитларның санына. Каләмемне манчып язам йөрәгемнең канына. Җир йөзене ут алса да. кире кайтмам юлымнан, Җан бирсәм дә, бән бирмәмен хөрриятне кулымнан. Әй туганнар, тырышаек хөрриятне’ алырга. Залимнарның җзннарыны җәһәннәмгә салырга. Бер көн җитәр без алырбыз кулыбызга хөрриятне. Күңелегездә нык тотыгыз ышбу изге ниятне. Эшче туганнар, безне дә хәтердән чыгармагыз, Берегегез, көчәегез, көрәшүдән арымагыз. Булыгыз сез аредандай, этләрдән талатмагыз, Ачыгыз күзләрегезне, инде йоклап ятмагыз. «Урал» газетасында басылып, хезмәт ияләре арасында киң таралган бу революцион, оптимистик җыр халык көенә салынып җырлана да башлый. Актив көрәшкә чакыручы бу шигырь, шулай итеп, татар телендә язылган оригиналь әсәр буларак, революцион «Варшавянка» кебек үк эшчеләр йөрәгендә киләчәк җиңүләргә өмет уты кабызып, көрәшчеләр сафларында йөри башлый. Аны барлыкка китерүдә һәм таратуда һаман да большевиклар, большевистик «Урал» җитәкче, оештыручы рольне уйный. Димәк, большевиклар бөтен дөнья хезмәт ияләренең гимнын татарчага тәрҗемә итеп тарату белән генә канәгатьләнеп калмыйлар, алар татарның үз телендә оригиналь текст яздырып, халыкның уз музыкасына салынган татар эшче гимнын барлыкка кигерү өстендә дә эшлиләр. Бу хезмәтнең бик зур тарихи, политик әһәмияте бар. Бу «Төрмәдән» шигыре «халыклар төрмәсе» булып әверелгән патша Россиясе тәртипләренә каршы М. Горький тарафыннан язылган һәм татарчага тәрҗемә ителеп басылып чыккан «Тормыш төбендә» әсәрендәге җырны хәтерләтә. Кояш чыга да бата... Төрмәм мәңге караңгы... Көннәр, төннәр зобанынлар Әх!.. Тәрәзәмне караулый. Караулагыз теләгәнчә, Мин барыбер камалмыйм, Бик шат качар идем дә шул 
Әх!.. Богавымны ача алмыйм. Әх, сез, богаулар, богаулар! Сез тимер зобанынлар... Сезнең тырнаклар аякны Әх!.. Рәхимсез сызгалыйлар. «Урал»да басылган икенче ши- . гырьдә халыкка азатлык алып бирүче революция — җылы кояшлы, күңелле яз килү белән чагыштырыла. Безнең өчен иң әһәмиятлесе шунда: реакциягә каршы кискен көрәш алып барган шартларда да большевиклар һәм «Урал» газетасы I Ленинның пролетариатның үз әдәбиятын булдырырга, дигән бөек заданиесен үтәү өчен мөмкин булганның барын да эшләделәр һәм, күргәнебезчә, бу хезмәт әһәмиятле нәтиҗә биреп, татар әдәбияты тарихында хөрмәтле урынны алып тора. Пролетариатны көрәшкә, җиңүгә өндәп язылган шигырьләр арасына* Гафур Коләхметовның «Яшь го- мер»ендә басылган Йосыф җырын да кертергә кирәк. Йосыф эшчеләрнең авыр тормышта яшәүләрен, бер караңгыдан алын, икенче караңгыга кадәр эшләсәләр дә, «күп тырышып, нык эшләсәләр» дә, рәхәт күрмәгән- нәрен ачынып сөйли, эшченең «гомере үтә, хәле бетә, ашарына булмыйча» интегә дип, капиталистик җәмгыятькә гаепләү ташлый. Ләкин бу шигырь авыр тормыш күренешләрен сурәтләп кенә калмый, яисә эшчеләрне кызганырга чакырмый. Ул бу тәртипләрне, эшче халыкны хокуксыз һәм икмәксез итә^ торган режимны бетерү мәсьәләсен куя, ә моның өчен бик дөрес рәвештә, революцион лозунг ташлый Иркенлекләр, булачактыр, Берләшне к без әле!


 
Димәк, Г. Коләхметов шигыре көрәшкә, берләшергә, көчләрне тупларга һәм оешып, бердәм булып самодержавиегә каршы сугышка чыгарга өндәүче җыр булып тора. 
ЙОСЫФ ҖЫРЫ 
Гомер үтте, хәлем бетте, Ашарыма булмады. Күп тырышып, нык эшләдем, Рәхәт миңа килмәде. Туганнан бирле эшлимен. Ял иткәнем юк әле... 
Кояш чыгын, кояш байый Безгә рәхәт юк әле. Тырышып-тырышып эшләсәк тә Корсагыбыз буш әле. Якты көннәр күп булса да, Безнең өйләр караңгы. 
Иркенлекләр булачактыр Берләшиек без әле. (Күп нокта куелган урыннардагы текстны цензура сызып ташлаган булса кирәк. — Б. Г.) Бу җырда Г. Коләхметовныц бөтен иҗаты буйлап кызыл җеп булып сузылган — хезмәт ияләренең җиңүе өчен алариың берләшергә, оешып көрәшергә тиешлек мәсьәләсе куелган. К- Маркс, Ф. Энгельсның «Коммунистлар партиясенең манифесты»ндагы «Бөтен дөнья пролетарийлары, берләшегез!» дигән бөек лозунглар биредә эшче җыры аша бирелә. Революцион поэзиянең һәм Г. Коләхметов иҗатының татар демократик язучыларына уңай йогынтысы булганын күрсәтеп китәргә кирәк. Г. Тукай, М. Гафури кебек шагыйрьләрнең идея юнәлеше өчен X. Ямашев һәм ул җитәкләгән «Урал»ның әһәмияте зур 
була. Бу турыда Г. Тукай Ямашевның үлеменә карата язган шигырендә моны үз сүзләре белән әйтеп китә. Татар революцион поэзиясенең тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләре без биредә китергәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Ләкин револю цион фикерләр алып килгән өчен алариың күбесе цензура тыюына очрап, басылмый калганнар, юк ителгәннәр, яки һаман да аерым кулларда сакланалар булыр. Шу- ларны җыю һәм тикшерү безнең бүгенге совет әдәбият фәненең бик зур игътибарын тарткан эш булырга тиеш. 1905 ел революциясе чорында татар телендә барлыкка килгән, пролетариат идеологиясе белән сугарылган поэзия, бер яктан, татар пролетариатының турыдантуры таләбе буенча рус революцион поэзиясе әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, шуны үзләштерү, массалаштыру юлы белән, икенче яктан, шушы үрнәккә таянып, большевиклар җитәкчелегендә оригиналь әсәрләр тудыру формасында дөньяга чыкты. Күләм ягыннан зур булмаса да, бу поэзия үзенең идея эчтәлеге ягыннан, һичшиксез, шул чорный башка әдәби әсәрләреннән уңай программасы, революцион рухы белән аерылып тора һәм хезмәт ияләренең азатлык көрәшендә әһәмиятле роль уйный. 1905 елларда туган татар пролетариат әдәбияты үрнәкләре революцион поэзия белән генә чикләнеп калмый. Икенче жанрда — драматургиядә ул үзен тагын да тулырак, камилләшкәнрәк. югарырак дәрәҗәдә күрсәтә. Татар әдәбияты тарихына эшчеләр сыйныфының политик көрәшен гәүдәләндергән Гафур Коләхметов әсәрләре: «Ике фикер», «Яшь гомер»ләр килеп кушыла.