Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРМАННАР АРТЫНДАГЫ БЕР АВЫЛ 


Яна сортлы арыш шаулый Безнең нркен кырларда, Бәхет балкый, шатлык ташый Безнең дәртле җырларда...
 
КОЛХОЗДА ИЖАТ ЭШЕ КАЙНЫЙ 
Красный бор районы. Балтач авылы. Авылның үзәгендә ике катлы йорт бар. Өсте агач, астьг таш. Өске катта — авыл советы һәм Ворошилов исемендәге колхоз правлениесе, аскы катта—сельпо магазины. Правлениенең урамга караган өч тәрәзәле киң бүлмәсендә бухгалтер һәм счетоводлар. Уңда — кечкенә бүлмә. Урамга бер тәрәзә, ишек алдына ике тәрәзә карый. Өч тәрәзә төбендә өч төрле гөл: ал кына, песи яфрагы, тамчылы гөл. Гөлләр матур үсәләр — счетовод кызлар эшнең иң кызу чагында да ал арга вакытында су сибәргә онытмыйлар. Зур Т хәрефе рәвешендә куелган ике өстәл бүлмәне тутырып тора*. Түр өстәл артында яшед хәтфәле каты кресло бар. Өстәл өстендә — ак мәрмәрдән эшләнгән зур язу приборы, сай, җәенке, яшел абажурлы электролампа. Өстәлнең сулъяк читендә — берничә калын китап һәм байтак кына кечкенә брошюралар. Ә китаплар өстендә, шулай ук озын өстәлдә, аның стена буе скамьясында, стенада — төрле иген һәм үсемлек учмалары. Тамыры белән йолкып алынганнары да бар, башак бәйләмнәре дә бар. Болар председатель кабинетына тикшеренүче галим бүлмәсенең төсен бирәләр. Кабинет җыйнак һәм матур. Әмма анда берәү дә юк. Түр өстәл янында стена почмагында бер күн тужурка гына эленеп тора. Кабинет хуҗасы Мохтар Сөләйманов монда хәзер бик сирәк була. Ул иртә белән иртүк, я атка утырып, я җәяүләп, кырга һәм фермаларга китеп бара. Тужурка бүлмәдә кала. Аяз көннәрдә Сөләйманов ботинкадан, яхшы кара чалбардан, ачык изүле күлмәктән йөри, һәрвакыт чиста кырынган була. Уртачадан югарырак буйлы, таза гәүдәле Сөләйманов, инде ир уртасы кеше булса да (ул сигезенче елда туган) йөрешторышында пөхтәлек яратканга күрәме, карар күзгә яшьрәк күренә. Хәзер эшнең аеруча кызу чагы, ләкин председатель кабаланмый, аның киеренке эшләве 
тыштан сизелеп тормый. Ул тәүлекне сәгатьләргә бүләргә ярата, вакытны кояшка карап кына чамаламый, Чистайда эшләнгән матур кул сәгатеннән файдалана. Берничә көй элек сайлап арыш уру башланды. Димәк, сугу һәм дәүләткә икмәк тапшыру да’ башланды. Радиоузел мөдире коммунист Шайгали Гатауллин, транспорт бригадасының бригадиры һәм шофер ярдәмчесе сыйфатында, тагын кабинага утырды.  
Б* 67 
 
Ә машинада кызыл байрак җилферди. Бу — ВКП(б) Райкомының һәм Райбашкарманың күчмә кызыл байрагы. 1949 хуҗалык елын уңышлы тәмамлауда районда беренче урынны алганлыгы • өчен, күчмә байрак былтырдан бирле Ворошилов исемендәге колхозда саклана. Алдынгылык даны өчен, партиянең һәм хөкүмәтнең күрсәтмәләрен намус белән үтәү өчен көрәш дәвам итә. Беренче икмәк — дәүләткә! Тук һәм эре бөртекле Казанский 5+6 төялгән машинада кызыл байрак матур җилферди. Беренче рейска машинаны Мохтар Сөләйманов үзе .озатып калды: — Хәерле юл, туганнар! Тиз әйләнеп кайтыгыз! Биш елдан артык инде, Сөләйманов председатель булып эшли. Бу авыр эшне үз өстенә йөкләгәндә, аның фронтта алган яралары төзәлеп тә җитмәгән иде әле. Шулай да ул колхозчылар теләгенә кар'шы килмәде. Бөек Ватан сугышы елларында бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә алып барган ак сакаллы картларның, эшчән апаларның, бала килеш зурлардан калышмыйча эшләп үскән, буй җиткән кызларның ышанычын акларга сүз бирде. — Алдыбызда зур бурычлар тора. Бердәмлек белән, намус белән эшләрбез, Ворошилов исемендәге колхозның даны якты балкыр... — диде ул. Күкрәгендә Кызыл йолдыз балкыган фронтовик үзенең кыска чыгышын шулай тәмамлады. Колхозчылар моны җыелыш хөрмәтенә әйтелгән матур сүз дип түгел, бәлки коммунистның вәгъдәсе — анты диц аңладылар, һәм — алданмадылар. Сталинград сугышлары вакытында Мөхтар ротада политрук иде. — Ватан өчен! Сталин өчен! Алга! — дип үзенең сугышчыларын күпме тапкыр атакага күтәрде ул. Менә хәзер дә ул үзенең авылдашларын, колхоздашларын штурмга алып бара шикелле тоелды. Фронттагы кебек, Балтачта да ул беренче чиратта коммунистларга һәм комсомолецларга күз текәде, аларның башкаларга үрнәк булуларын сорады, һөҗүм башланды. Ничә ел рәттән инде Ворошилов исемендәге колхоз районда иң алдынгылардан санала. Дәүләт каршындагы йөкләмәләрен намус белән үти. Колхозның хуҗалыгы ел- дан-ел үсә һәм ныгый бара. Колхозчының хезмәт көне елдан-ел көрәя, матурая бара. Былтыр һәр хезмәт көненә 2—2 ярым килограммнан артыграк икмәк бүленде. Хә- бибуллин Галиәхмәт семьясы 
204 пот ашлык алды. Зиннурова Роза терлекчелектә 603 хезмәт көне эшләде, ул 37 сарыктан 54 баш бәрән алып, шуларны алты айга кадәр карап үстерде. Үзенең хезмәт көннәренә ул 90 поттан артык ашлык һәм шуңардан тыш, өстәмә түләү тәртибендә, 7 бәрән алды. Комсомолка Әхмәтҗанова Мөнҗибә 12 сыердан 14 бозау алып үстерде. Өстәмә түләү тәртибендә аңа бер бозау бирелде. Терлекчелектә шулай өстәмә түләү алучыларның саннары байтак бар. Колхозда нык хезмәт дисциплинасы урна'шкан. Бу — аңлы дисциплина. Сөләйманов картлар белән мөлаем сөйләшә, аларның фикерләрен сораша, киңәшләшә, яшьләргә үз инициативаларын киң җәелдерү мөмкинлекләрен бирә. Кирәк чагында ул аңлату методын куллана, алдынгыларны дәртләндерү, кызыксындыру чараларын күрә, кирәк чагында мәҗбүр итә дә белә. Урак башлануга берничә генә көн әле. Шул берничә көн эчендә нормаларны рәттән арттырып тутыручылардан Хәбибуллина Маһинур, Малинина Евдокия һәм тагын байтакларга правление премия бирде. Тантаналы җыелышларны көтеп тормастан, бригаданың эш барышында игълан ителгән кечкенә генә премияләр зур роль уйныйлар. Ә менә Нурмухаметов Харис урак өстендә бер сәбәпсез эшкә чыкмый калган — аңа өч хезмәт көне штраф салынды. Штраф салынуы бер әле. Гарьлеге ни тора бит! Агитаторлар барлык бригадаларда сөйләп бирәләр, сугышчан листокларда язалар. Кайчагында район газетасына да 

G8 
 
эләгәсең. Ә кайчагында Казанның үзеннән дә килеп чыккалыйлар. Намуслыларга, алдынгыларга — мактау һәм дан! Лодырьларга — оят һәм хурлык! Бригадада чыга торган сугышчан листок та шуны әйтә, Москвадан килгән «Правда» газетасы да ’шуны әйтә. Барлык совет халкы шуны әйтә. Укучыларда ялгыш фикер калмасын тагын. Ворошилов исемендәге колхозда штрафка эләгүчеләр бик сирәк очрыйлар. Менә хәзер дә, урып-җыюның беренче көннәрендә, премия алган кешеләр унарлап санала, ә штраф алган ялкаулар ике генә кеше. Бригадаларда хезмәт дисциплинасы урнаштыруда, эшнең яхшы сыйфатын тәэмин итүдә сугышчан листоклар бригадирларга зур ярдәм күрсәтәләр. Бригадирлар да, председатель да сугышчан листокларның сигналларын игътибарсыз калдырмыйлар. Өченче бригадада сугышчан листок «Артка сөйри» дигән бер хәбәр басып чыгарды: «Күптән түгел, моннан берничә көннәр элек, Хәбибуллин Үзбәк кызу э'ш өсте икәнен онытыпмы, я булмаса үзенең салкын караучылы- гыннанмы, 31 июльдә пар ат белән сукада эшләп, кичкесен, нормасын тутырмыйча, сәгать дүрттә үк кайтып китә. Билгеле, мондый иптәш белән бригаданың артка таба сөйрәлүе һичшиксез. Хәбибуллин Үзбәкнең киләсе газетабызда алдынгылар рәтендә чагылуын сорыйбыз». Мохтар абый: — Я, сөйләп бир, бу ничек килеп чыкты? — дип сорады Үзбәктән. Егет кызарды, ык-мык итте. Председатель аңа кисәтү ясады. Үзбәк бригада газетасында алдынгылар рәтендә чагылырга сүз бирде. Ворошилов исемендәге колхоз элек тә кечкенәләрдән түгел иде, ә быел июль аенда ул икеләтә зурайды. «Искра», «Дебри» һәм Ворошилов исемендәге колхозлар өчесе бергә кушылдылар. Колхозның тагы да эрерәк адымнар белән алга баруы өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Колхозны эреләндерү тәкъдимен колхозчылар котлап каршы алдылар. Дөрес, башта бераз аңлап җиткермәүчеләр дә булды. Берләшү җыелышында Муса абзый Асфанов бер сорау бирде: — Бу ничек була инде, Мохтар. «Дебри»нең эшләре бик ал да гөл түгел бит, икмәк бурычлары да бар шикелле, бергә кушылгач, авырлыгы безгә төшмәсме соң? 
— Бик дөрес, ба’шта бурычларыннан арынсыннар, кеше шикелле эшләргә өйрәнсеннәр,—дип тагын берәү куәт бирде аңар. Өстән караганда, бу «үз колхозыңны» кайгырту кебек күренергә мөмкин иде. Ләкин болай фикер йөртүнең ялгыш икәнлеген бик ачык аңлатып бирделәр. — һәрбер яңа эшне башкарганда, башта аның уңайсыз яклары, авырлыклары да булырга мөмкин... — «Дебри» дә нибары егерме хуҗалык. Бу хәлендә ул үз көче белән генә ныгая аламенн? Аның артта калуына риза булып карап торыргамы әллә? Бердәм көч белән аңа ярдәм итү безнең бурычыбыз. — Безгә авырга да килми ул. — Без ялгызаклар түгел бит. Бүгенге көнне генә уйламыйбыз, колхозның киләчәген кайгыртабыз. — Зур машиналарның эшләвен әйтәсеңме, терлек абзарларын, кирпеч заводын әйтәсеңме, — зурайгач, башка инде ул... Җыелыш матур һәм эшлекле үтте. Муса абзый да берләшү ягыннан тавьУш бирде. Яңа колхозны Ворошилов исемендә калдырдылар. Председатель итеп Мохтар Сөләйманов> аның урынбасары итеп удмурт авылы Пельгада- гы элекке «Искра» колхозының председателе Николай Гончаров сайланды. Гончаровның да колхозда җитәкчелек эшендә шактый зур тәҗрибәсе бар. 1938 елда1 егерме бер яшендә, ул колхоз председателе булып эшли башлаган. АшГарыБөех Ватан сугышында катнашка^. Рядовой сугышчыдан батальонда парторг булып күтәрелгән. Сугыштан соң тагып председатель булып эшләгән. Сөләйманов белән Гончаров хәзер 318 хуҗалыклы зур колхозда җитәкчелек итәләр. Колхозчың 2000 гектар чәчүлек җире, 300 га печәнлеге, 400 гектар

69 
 
дан артык көтүлеге бар. 180 аты, 300 сыеры, 700 сарыгы, 250 дуңгызы һәм, әгәр беләсегез килә икән, мең ярым тавыгы бар колхозның. Аның үз милкендә булган егерме төрле, барысы өч йөз чамасы авыл хуҗалыгы машиналарын берәм-берәм санарга мөмкинлек юк. МТС җибәргән тракторлар һәм комбайннар колхозның тагы да киңәйгән кырларында тагы да дәртлерәк гүлиләр. Шундый зур хуҗалыкны «чама белән» генә алып бару һәм электән җыелган тәҗрибә белән генә чикләнеп калу мөмкин түгел. Правление- нең штатында да без гыйбрәтле үзгәрешләр күрәбез. Штаттагы берәмлекләр саны элекке аерым өч колхозныкына караганда бермә-бер диярлек кимрәк. Ләкин хәзер ’штатта бер бухгалтер һәм ике счетоводтан тыш плановик та бар. Куәтле яңа техника һәм яңа сорт орлыклар, игенчелекне һәм терлекчелекне алдынгы совет фәне нигезендә, планлы рәвештә алып бару — колхоз менә шуңа юл тота. Шулай булгач, председатель кабинетының селекционер бүлмәсенә ошавы гаҗәпмени? Партия һәм совет власте колхозларны яңа техника белән, ә колхоз кадрларын политик һәм техник белемнәр белән коралландыралар. Артта калырга, төшеп калырга теләмәгән җитәкче үсә барырга тиеш. Коммунист Сөләйманов үзенең политик белемнәрен һәм агрономия белемнәрен арттыру өстендә эшли, партиянең һәм хөкүмәтнең авыл хуҗалыгын тагы да алга җибәрү турында күргән чараларын ныклап өйрәнә һәм намус белән тормышка ашырырга тырыша. Ул һәрвакыт бригадирлар белән, актив белән киңәшеп эш йөртә, бригадирларның үз участокларында тулы властьлы хуҗа булуларын таләп шә. Сөләймаиовның хәтерендә—фронтларда, Ватаныбызның бәйсезлсге һәм намусы өчен көрәш барганда, коммунистлар һәм комсомолецлар беренче сафларда булалар иде, атакага иң элек алар күтәреләләр иде. Хәзерге тыныч төзелештә дә бу 1пу- лай ук. Ворошилов исемендәге колхозның партия оешмасы үзенең җыелышларында алдынгылык өчен көрәш чараларын тикшерә, коммунистларның ничек эшләүләре турында алардан хисап ала, аларга юнәлеш бирә. Коммунист Хәтмулла Мәннапов куп еллар инде бригадир булып эшли, Шайгали икмәк ташуда көнне төнгә ялгый, Малинин Иван терлекчелек буенча, Скорихин төзүчеләр 
бригадасында башкаларга үрнәк булып хезмәт итәләр. Партия оешмасының секретаре Мансур Хафизов колхозның агитаторлар коллективында җитәкчелек итә, клубның һәм уку өенең мөдире сыйфатында лекцияләр һәм кинокартиналар турында кайгырта, бригадаларны газеталар белән тәэмин итә. Зур гәүдәле, озын буйлы Хафизов, зурзур атлап, кырга бара. Бригадир белән, агитатор белән, редактор белән аны-моны сөйләшеп ала. Катлаулы сугу машинасы 5— 10 минутка туктап, гөрелте тынган арада колхозчылар белән әңгәмә үткәрә. Арыш көшеле янында аякларны киң басып, Балгач егете Мансур Кореядагы хәлләр турында сөйли. Колхозчыларның күзләрендә азатлык өчен көрәшүче Корея халкына карата дуслык, Америка бандитларына карата нәфрәт уты яна... Ворошилов исемендәге колхозда өзлексез рәвештә төзү эшләре бара. Колхозны эреләндерү уңае белән терлекчелек фермаларында балта чыңы туктамый. Октябрьның утыз еллыгына Балтачның үзәгендә, правление йортына каршы, киң урамның икенче ягында, өч йөз кеше сыешлы зур заллы яңа клуб ачылган иде. Хәзер клуб белән рәттән тагы да күбрәк тәрәзәле, кояш нурына тагы да баерак икенче бер йорт тәмам булып килә. Аның үзенә бер төрле аерымлыгы бар: өч ягыннан балконлы итеп салына. Бу йортта балалар бакчасы булачак. Нәни Ворошиловчылар көндезге аштан соң ачык һавада, түбәле балконда күләгәдә, ак җәймәле нәни зәңгәр кроватьларда ял итәчәкләр. Балалар бакчасының үзенең җимеш һәм алма бакчасы булачак... Тәрәзә төбендә кына гөлләре үскән өйләрдә Ильич лампалары бал
70 
 
кый. Балтач аркылы бормаланып аккан тар гына Баржы суы, бик тырышып, колхозга хезмәт итә. Хәзер колхозның ике гидростанциясе бар. Балтач белән тоташ диярлек Пелъга авылында да шул ук Баржы суында тегермән белән күрше урнашкан станция эшли. Анда кыска буйлы, таза, юан гәүдәле, салмак һәм тыныч — ышанычлы хәрәкәтле, унтугыз яшьлек удмурт егете комсомолец Сашин Алексей хуҗалык итә. Балтачтагы гидростанция зурайтып яңадан төзелә. Колхозда тыныч ижат эше кайный. бәхет җыры яңгырый. 
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕ НӘРСӘ СӨЙЛИЛӘР Балтач кызлары һәм Балтач егетләре радиоузелдан концерт бирәләр. Аларның җырларында шашкын дәрт, какшамас ышаныч ишетелә, канатлы өмет җилпенә. Балтачта кыштырдап кына сиксәннең аръягына аяк баскан әбиләр дә бар. Әбиләрнең дә яшь чаклары булган. Олылардан яшеренеп кенә, алар да җырлаганнар. Ләкин аларның җырлары канатланып очмаган, йөрәкне әрнетеп, өметсез сыкранган. Пешәдер лә сазның карлыганы, Төшәдер лә һаваның томаны, Эчкәйләрем тулы кайгы уты, Сүндерми лә дәрья сулары... Байга иген иккән Балтач егетләре дә, тургай җырына кушылып, Бар- жы елгасы буйларын яңгыратканнар: Байның коймасы бик биек, Керә алмыйдыр ла киек, Байлар типтерәләр, биеп, Без йөрибез ач көеп. Су буйларында су ташый, Суның башы кайларда, Авыр тормыш, михнәт, кайгы белән Гомер үтә байларда... Барҗы суы ел^ саен болыннарны тутырып ташыган. Бик озак еллар буе Чаганлыктагы Кирамәт чишмәсе, суга килгән кызлар моңына җавап итеп, әрнүлс чылтыраган — сагышлы җырлаган. Су алырга дип иелгән чагында, чишмәгә хәсрәтле яшь кызның ачы күз яше тамган, чишмә — чылтырамаган, чишмә — елаган... Саф көлү авазлары чишмә буенда сирәк, бик сирәк яңгыраган. Кызлар әби булганнар, картаеп дөнья куйганнар. Кирамәт чишмәсе үзе дә кибеп, юк булган. Әмма сагышлы җырлар югалмаган, буыннардан буыннарга күчә барган. Кызлар суга Әүлия чишмәсенә, Аждаһа 
чишмәсенә йөргәннәр. Алары да шулай ук сагы'шлы чылтыраган. Бер генә чишмәнең суы да кайгы утын сүндерә алмаган. Сорашыгыз бабайлардан, сөйләшегез әбиләр белән, актарыгыз тарих сәхифәләрен, — Балтачның үткән кара көннәре шомлы картиналар рәвешендә күз алдыгызга килеп басар. «Тарих сәхифәләрен» дип мин бу сүзнең турыдан-туры мәгънәсендә әйтәм. Балтачның үзенең язма тарихы бар. Балтач егете Нәҗип Әминев унбер ел инде Красный борда «Колхоз ярышы» газетасының редакторы булып эшли. Быел февраль аенда, СССР Верховный Советына сайлаулар алдыннан «Колхоз ярышы» газетасында Әминев өч багана тутырып, «Балтач авылы элек һәм хәзер» дигән гыйбрәтле бер мәкалә басып чыгарды. Бу мәкалә урманнар артындагы бер татар авылының узгандагы кара көннәрен һәм хәзерге бәхетле, якты тормышын чагылдыра. Мәкаләнең авторы — безнең танышыбыз Мансур Хафизов. Авылның. үткәне турындагы материалнь; ул, үз сүзләре белән әйткәндә, «Балтач авыл тарихы язмаларыннан» алган. Моннан егерме биш еллар элек Балтач мәктәбенең кайбер укытучылары, ил картларыннан сорашып, авылның тарихын язганнар. Соңыннан бу язмаларны берничә тапкыр күчереп алганнар. Бу язмаларга коллектив иҗат җимеше днп карарга туры килә, һәм, һичшиксез, алар, җирсез-сусыз интегеп, алпавытка чыпта сугып яшәгән Балтач крестьяннарының узган заманнардагы ыцгыра’шын дөрес яңгырата- лар. 
71 
 
Ике йөз елдан артыграк элек Балтач баба Иж суыннан бер-ике километр гына җирдә Барҗы буена килеп, шаулап торган урманнар арасында яңа авылга нигез салган. Балтач крестьяннары күпмедер вакыт патшага ясак түләп яшәгәннәр, «Балтачның балалары 1745 елда, Елезавета Петровна патшалыгы вакытында, тиешле җир ясакларын сусар тиреләре белән түләве турында документлар бар», — дип әйтелә «тарихи язмалар»да. Унсигезенче йөзнең ахырында шул якта савыт-саба белән сату итеп йөргән Яушев дигән бер морза күп кенә авылларны төрле алдау юллары белән үз кулына керткән, аннары аларны Тевкилевларга саткан. Унтугызынчы йөзнең башында Тевки- .левлар Батыргәрәй, Сәетгәрәй, Сәлимгәрәй исемле өч туган булып, күп меңнәрчә татар һәм башкорт крестьяннарын коллыкта асраганнар. Уфа мөфтие сыйфатында Сәлимгәрәй үзен «мөселманнар башлыгы» санап, коллык богаулары нык булсын өчен диннән дә оста файдаланган. Ә шулай.да, Балтачның ач крестьяннары коръан аяте белән туклана алмаганнар, «теге дөньяда» вәгъдә ителгән оҗмах белән юа- нырга уйламаганнар, Сәйфулла мулла хатыны Ишбикә абыстай бик усал булган икән, таяк белән сугып, аның башын ярганнар. Крестьянның алпавытка каршы көрә’ше озак еллар, бер әкренләп, бер дөрләп, дәвам иткәи. Хафизов сүзләре белән әйткәндә, «төп каршылык җир өчен булган. Тевкилев Балтачта һәхм аның тирә-ягындагы берничә авылда 23 мең десятина җир биләгән, ә авыл халкының нибары 85—90 десятина җире булган». «Мөфти хәзрәтләре»нең хәер догасыннан мәхрүм калырбыз дип курыкмаганнар, Балтач кешеләре баш күтәргәннәр. Мәчет таягы гына көчсез булып калгач, Тевкилевлар хөкүмәттән ярдәм сораганнар. Балтач- 1 та нагайка чыжлаган, кылыч уйнаган. «Тарихи язмалар»да без шуны укыйбыз: «1800 елның җәендә Балтачта кулга алыну белән күп кеше суктырылган. Авылда уналты яшьтән кече һәм картаеп эштән чыккан, йөрергә хәле калмаган әби-бабайдан башка бөтен кеше Себер җибәрелгән. Аналары белән бергә күкрәк сөтеннән аерылмаган балалар да Себер җибәрелеп, феодализм корбаны булганнар. Ике-өч яшьтәге, авылдагы картлар тирәсендә чуалырдай балалар, 
ата-ана, туганнарыннан аерылып, авылда калганнар». Иҗ суы буендагы калын урманнарда качкыннар йөргән, йөрәкләрдә үч уты көйрәгән. «Балтач Тевкилевлар кулына төшкәч, шул ук Балтиннын Мөхәммәтша исемле улы, «Тевкилевларның тамырын кортырга» дип, аларның (шул вакыттагы Бәләбәй өязендәге утарларына барып атмакчы булса да, шул ук боярларның дуслары, сатлыклары аркылы хәбәр бирелеп, Тевкилевлар хәзерләнеп торып, Мөхәммәтша аганың үзен үтергәннәр». Алпавыттан үч алырга омтылу турындагы хикәянең халык телендә төрле варианты бар. Хикәядә, фантазия белән чынлык бергә үрелеп, халыкның изүчеләргә карата булган тирән дошманлыгы, чиксез нәфрәте чагыла. Балтачта берничә әкиятче карт бар. Шуларның берсе, Мин- нәхмәт Халиков, иске әкиятләрне яңартып сөйләргә ярата. Аның әкиятләренә кинәт колхоз председателе белән бригадир килеп керәләр. «Җен гыйлемнәрен дә» оста белгән совет кешеләре дөю пәриләрен һәм гыйфритләрне җиңәләр. Миннәхмәт абзый калын кашлары астыннан кырыс карап, ә кирәк урында күзләрендә наян чаткылар уйнатып, алдан чәче коелган зур башын уң- га-сулга селеккәләп, бирелеп һәм онытылып сөйли. Алпавытны үтерү вакыйгасын да ул миңа үзенчә сөйләп бирде. «...Балтач бабай үзенең илдә бер «Чал койрык» дигән аты белән Кама суын йөзеп чыга. Бояр йортына ул төнлә тәрәзәдән керә. Боярның йоклап яткан чагы була. Балтач бабай аңа сөңге белән кадый. Сөңге бояр күкрәген үтәли тишеп, тү- 1пәкне ярып керә. Өй эче мамык белән тула. Балтач бабай чыгарга
72 
 
юл таба алмый. Аны шунда тотып үтерәләр. Балтач бабай атланып барган «Чал койрык» берәүгә дә тоттырмаган. Аны атып үтергәннәр. Балтач бабай үзе киткән чагында, халыкка истәлек өчен, безнең җирләрнең межаларын күрсәтеп язу калдырган...» Батыр * егетләрнең кыю талпынышлары да, аерым авылларның вакытвакыт баш күтәрүләре дә тормышның кара агымын үзгәртә алмаган. Судлашып, Петербургка җиткәннәр, бернәрсә дә чыкмаган. Чөнки патша хөкүмәтенең кораллы көчләре дә, «гаделлек» учреждениеләре дә: «Җир — Тевкилевлар- ныкы!» — дигәннәр. /Мөфти Сәлимгәрәй, коръан үбеп, дин исеменнән шуны кабатлаган. Ә Батыргәрәй белән Сәетгәрәй «үз җирләрендә үрнәк тәртип» урнаштырырга тырышканнар. Крестьяннар атнага өч көнне алпавытка үз атлары, үз азыклары белән эшләгәннәр. «Эш норма белән бирелеп, көне буе эшләп, тырышып, бетерү мөмкин булмаган. Тәүлегенә 18—19 сәгать эшләргә туры килгән. Әгәр өч көндә бетмәсә, дүрт-биш көн дә эшләргә мәҗбүр булганнар. Яисә, кызганып, алданрак бетерә алган кардәшләре эшләп биргәннәр. Әгәр дә бирелгән эш яхшы эшләнмәсә, көлтәләрне таратып, капларны сүтеп, яңадан эшләтүләр дә булган... Елга бер тапкыр сарык, каз, үрдәк, мунчала һ. б. җыйганнар. Крестьян яз башыннан үзенең аты белән боярның җирен игеп биргән. Аннан соң мунчала төшергән, печән чапкан, урак урып көлтә керткән, арыш чәчкән, кирпеч суккан, ашлык сугып, аны пристаньга ташыган... Кышын кыска көннәрдә эшче ба- Тиына тугыз кап (чыпта) сугарга һәм, бирелгән мунчала җитмәсә, үз мунчалалары белән эшләп бетерергә тиеш булганнар. Әгәр крестьянның эше начар чыкса, аны закон буенча чыбык белән суктыра торган булганнар. Боярга закон буенча крестьянны үлгәнче суктырырга рөхсәт ителгән. Батыргәрәй морза көмәнле ике хатынны суктырып үтерткән. Сугучылар крестьяннарның уз араларыннан булып, буйсынмаучыда- рын солдатка биргәннәр, богаулан эшләткәннәр... Тевкилевларныц югарыда күрсәтелгән төрдәге җәзаларыннан иң соңгысы, бабаларда да онытылмый сакланганы, төтенле мунчага ябып кую булган... Алабуга өязеннәнII Бәләбәй өязенә һәм 
                     II Балтач авылы Алабуга өязендә булган. 
кирегә алмаштыру юлы белән дә җәзалап эшләткәннәр. Авылның иң яраткан кешесе Әкә картны икенче нменьега сөргәндә, Балтач халкы апы озата барган. Аерылышу урынында басуда очраган бер каенның башын Әкә карт: «Мине сагынганда шул каенга карарсыз», — дип кисеп киткән. Каен картаеп корып бетсә дә, Әкә карт үзе дә күптән кабергә керсә дә, Балтач халкының күңелендә әле ул картның исеме югалмаган»... «Тарихи язмалар»да без шуларны укыйбыз. Шуңар ялгап тагын, җитмешкә җитеп килүче Миннәхмәт бабайлар, сиксәннән узган Шәех бабайлар алпавытларның типтерүләре, крестьянны төрлечә мыскыл итүләре турыңда бик күп хикәяләр һәм әкиятләр сөйлиләр, алпавытның «беренче төн хокукын» нәфрәт белән искә алалар. Крестьяннар «азат ителгәннән» соң да Балтач халкының'тормышы үзгәрмәгән. Алар һаман да җир- сез-сусыз интеккәннәр. Крестьяннарның мондый «азатлыгы» Тевки- левларны бер дә борчымаган. Узган йөзнең алтмышынчы елларында алар Балтачта утар корганнар, авылның читендә, Барҗы суы буенда, зур парк эчендә, ике катлы йорт салганнар. Соңгы вакытта бу утар Тевкилевлар нәселеннән булган Халитовларга күчкән. Алар Барҗы буена аракы заводы да салдырып җибәргәннәр. «Мин ул заводта унсигез ел эшләдем», — ди Бәхти бабай. 16—18 сәгатькә сузылган каторжный хезмәт өчен көненә ун тиен түләгәннәр. Балаларга шуның яртысын түләгәннәр. Шул ук вакытта Халитовлар чәчү җирләрен арттыру чараларын да күргәннәр. «Авыл картларының сөйләве буенча,— ди Мансур Хафизов үзенен.
73 
 
мәкаләсендә, — хәзерге Чаганлык өсләре урман булып, бу җирләр бояр тарафыннан крестьяннарга алты ел срокка арендага сатып бирелгән. Урман кисеп, төп кубарып, тамыр әрчеп, өч-дүрт ел үткән. Крестьяннар бары тик ике-өч ел гына ашлык чәчә алганнар. Шуннан соң инде, урман чәчүлеккә әйләнгәч, җир боярныкы булып калган». Алпавытлар крестьянның җирен турыдан-туры талап алудан да тартынмаганнар. 1904—1905 елларда Халитов «Куян атавында» крестьяннарга бирелгән 40 десятина җирне дә тартып алырга тели. Становойлар һәм урядниклар ярдәме белән бу җирне сукалата башлый. Авыл халкы, җыйналышып, басуга чыга. Крестьяннар җирне сукалатмас өчен атлар алдына сузылып яталар. — Җир безнеке! — дип, крестьян, буразнаны кочып, йөзе белән туфракка яткан. Шуннан бер ел үтүгә, Батыргәрәй токымы Котлыкай Тев- кнлев, Дәүләт думасында депутат булып, законнар чыгарган. Билгеле инде, ул Балтач халкына җир бирүне һич тә кайгыртмаган, һәм халык шагыйре Тукай Балтач крестьяннарының да зарын әйтеп биргән: Ач-ялангач мужикларга Кайда ирек? Кайда җир? Ах син, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?, Думалар куылдылар да, җыелдылар да. Крестьян һаман .җирсез һәм атсыз җәфаланды. Чишмә буйларында һаман сагышлы җыр таралды. Балтач крестьяннарына җирне Ленин — Сталин партиясе, совет власте бирде. Җир сөрүченең мең еллык хыялы тормышка ашты. Яз кояшы матур җылыткан чагында, ул рәхәтләнеп үз җиренә аяк басты. Тубалдагы орлыкны үзе өчен чәчте. Ленин — Сталин партиясе крестьянга җир биреп кенә калмады, бәлки мәңгелек нужадан ничек чыгу юлларын да өйрәтте. Крестьян колхозларга берләште. Иң ерткыч, иң тупас эксплуататорлар — кулаклар сыйныф булу ягыннан юк ителделәр. Крестьян иркен сулыш алды. Егерме елдан артык инде Балтач ' крестьяннары артель булып эшлиләр. Ворошилов исемендәге колхозның һәм бөек Ватанның даны өчен көрәшәләр. Алда яңа җиңүләр нуры балкый. Барҗы буйларындагы тал яфракларын тибрәткән җыр авазларында шашкын дәрт, какшамас ышаныч ишетелә, канатлы өмет җилпенә. 
КЛУБТАГЫ ЛЕКЦИЯЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘРДӘН КАЙТКАН КУНАКЛАР ТУРЫНДА Заһидә нәни дуңгыз баласын үзенең күкрәгенә кысып, аркасыннан сыйпады. — Чиста тотканны бик яраталар үзләре, — дип куйды ул. Чыннан да, нәни дуңгыз баласы шундый чиста — һәм ул үзе ак кына, йомшак кына—сокланып туя алмассың. Өч кыз — Рокыя, Заһидә һәм Клара — колхозның дуңгыз фермасында эшлиләр. Рокыя ферма төзелгәннән бирле, өч ел эшли инде. Беренче.елны (эресе, вагы) 32 дуңгыз булган. Икенче елны 68 баш булган. Ә быел инде—149 баш. Биш дуңгызның балалыйсы бар әле. Димәк, быел ике йөзгә якын буласы. Өч ел эчендә алты тапкыр арту азмы әллә? Шулай да кызлар бөтенләй үк канәгать түгел әле. Уртача һәр дуңгыздан җиде бала алынырга тиеш, ә фермада хәзергә алты гына. — Әлегә хәтле тораклары да яхшы түгел иде, — диләр кызлар. Мин Балтачтагы ферманың бер өлеше турында гына язам. Колхозны эреләндерү нәтиҗәсендә ферма бермә-бер зурайды, дуңгыз асрауда тәҗрибәсе булган колхозчы Лазарева ферма мөдире итеп билгеләнде. Хәзергә дуңгызлар ике җирдә асрала әле, кышка алар бергә кушылачаклар. Рокыя белән Заһидә көндез дуңгызларны көтүдә йөртәләр. Клара көтүне каршы ала, вика китерә»
74 
 
алабута пешерә. Эш беткәч, кызлар клубка йөриләр. Рокыя матур җырлый. Заһидә оста бии. Күптән түгел Әлмәттән театр килгән иде. Кызларның җыр байлыгы артты — «Тальян гармонь» көен отып калдылар. Клубта бүген халыкара хәлләр турында лекция була. Казаннан лектор килгән. — Өйгә кереп өс-башны алыштырабыз да шунда барабыз, — диде Заһидә. Балтачтан дүрт-биш километр ераклыкта, Иж суының ’аръягында, урман эчендәге аланлыкларда һәм Иж буе болыннарында куе булып үскән үлән белән тукланып, колхозның сыер һәм сарык көтүләре йөри. Җәй көне аларны авылга кайтармыйлар. Ләкин сыер савучылар да, сарык караучылар да лекцияләргә һәм спектакльләргә барырга мөмкинлек табалар. Правление коймасында иске газетага эре хәрефләр белән язган афишалар бик еш күренә. Бүген кино... Бүген лекция... Август аенда мин Балтачта ундүрт көн тордым. Шул ике атна вакыт эчендә өч тапкыр кино килде, ике тапкыр Казаннан лектор килде. Июль аенда Балтач клубында Татар Дәүләт Академия Театрының постановкасы булган. Клубта шахмат турнирлары оештырыла, үзешчән сәнгать түгәрәге спектакльләр куя. Бер елдан артык инде, клуб янында лекторий э'шлэп килә. Анда мәктәп директоры Сәйфетдинов житәкчелек итә, укытучылар актив катнашалар. Шулай ук колхоз председателе Сөләйманов, авыл советы председателе Хәсәнов һәм агроном Зәйнетдииов иптәфләр лекцияләр укыйлар. Лекторий төзелгәннән бирле халыкара хәлләр, совет демократиясе, дөнья яралышы, Мичурин тәгълиматы һәм башка бик күп темаларда кырыктан артык лекция үткәрелде. һәрбер совет авылындагы кебек, Балтачта да, балалар гына түгел, олылар да өзлексез укыйлар, үсәләр, алга баралар. Коммунистлар һәм комсомолецлар билгеле программа буенча политик белем алалар. Түгәрәкләрдә һәм кыска сроклы курсларда агрономия белемнәре өйрәнелә. 165 хуҗалыклы Балтач авылында интеллигенция берәмлекләр белән түгел, бәлки днегәләр белән санала. Авылдан киткәннәрне дә исәпкә алсаң, совет власте елларында Балтачтан чыккан интеллигенция саны йөзләргә җитә. Балтач читкә очырган работникларның 
кайберләре якында, район үзәге Красный борда, ә кайберләре зур шәһәрләрдә, илебезнең ерак өлкәләрендә эшлиләр. Якындагылар еш кайталар. Менә велосипедта Хәбибуллин Сәлим килеп төште. Кара тутлы, ябык йөзле, куе кара кашлы, озын буйлы, тыныч, җитди .карашлы бу егетне якты чырай белән каршы алдылар. 1942 елда егерме яшьлек Сәлим ил бәхетен саклар өчен фронтка киткән. Артучилищеда аны сугыш белемнәре белән коралландырганнар. Алпавытта ат карап яшәгән Әхмәтша агай улы Сәлим, данлыклы Совет Армиясенең офицеры сыйфатында, Европаның берничә башкаласында булган. Күкрәген Кызыл йолдыз белән бизәп, яңадан Балтачка кайткан. Хәзер ул ВЛКСМ райкомының секретаре, районда яшьләр җитәкчесе. Әхмәтша абзыйның кызы җидееллык мәктәптә Балтач балаларын укыта. Сәлим Хәбибуллин район үзәгендә озаклап утырырга яратмый, әле бер колхозга, әле икенчесенә чыгып китә. — Исәнме, Сәлим! Шәп кенә йөрисеңме?— дип, аны һәркайда үз кеше итеп каршы алалар. Балтачта Сәлим өч көп торды. Эреләндерелгән колхозның комсомолецлар җыелышын үткәрде. Элек оешмада 19 кеше иде, хәзер инде 43 кеше булды. Табигый, комсомол эшен җанландыруда бу факт зур роль уйнаячак. Сәлим колхозда үткәргән өч көндә комсомол оешмасының секретаре белән бергәләп эш планын төзеде, производство принцибы буенча алты группа оеш
75 
 
тырылды. Сәлим бригадаларда булды, комсомолецларның эшләре белән танышты, әңгәмәләр үткәрде. — Тагын тизрәк кил!—дип озатып калдылар аны. Язмыш җиле еракларга алып киткән авылдашлар да күренгәләп куялар. Июль аенда Балтачка бер кунак кайтты. Ул — биология фәннәре докторы Вәлидов иде. Вәли- дов — профессор. Данлыклы зур галимнәр үстергән Казан университетында укыта. Татарстанның 30 еллык юбилее узгач, ул үзенә ял алды. Сагынылган иде, туган-үскән якларны күреп китәргә теләде. Аның кыз туганы Красный бор больницасында врач булып эшли. Доктор берничә көн шунда, Кама буендагы нарат урманында яшәде, ял итәр өчен бик күңелле анда. Аннары Балтачка кайтты. Кардәшләре һәм кордашлары, колхоз җитәкчеләре Вәлидовның кайтуына шатландылар, аны хөрмәт иттеләр. Ләкин авылга шәһәрдән профессорның— фәннәр докторының кунакка кайтуы һәм бу галимнең кайчандыр бервакыт Барҗы буенда бозау куган крестьян малае булуы берәүне дә гаҗәпләндермәде. Моннан 33 ел элек Ленин һәм Сталин илне коллыктан коткардылар. Моннан 30 ел элек Ленин һәм Сталин Татарстан республикасын төзеделәр. Барлык милләт хезмәт ияләренең даһи остазы һәм дусты бөек Сталин безне социализмның җиңүенә алып килде, безгә бәхетле тормыш бирде. Шулай булгач — Балтач егетләренең, Балтач кызларының Казан һәм Москва университетларына укырга керүләре дә, профессор кафедраларына менүләре дә бер дә гаҗәп түгел. Социализм илендәге гади һәм шуның белән бергә искиткеч гүзәл һәм гыйбрәтле күренешләрнең берсе бу. Кояш күтәрелеп килгәндә Кама суының көмешләнеп балкуы кебек, табигый бу. Дөньяда иң алдынгы милләт булган бөек рус халкының татар халкына күрсәткән чиксез зур ярдәме турында сөйли торган бик күп үрнәкләрнең берсе бу. Балтач гражданнарыннан җитешкән укытучыларның, инженерларның, врачларның, партия һәм совет работникларының исемнәрен генә тезеп китсәң дә, бик күп урын алыр иде. Хәзергә мин алар турында озаклап тукталмыйча, Балтачның әле бертөрле дә дан казанмаган нәни гражданнары турында һәм аларның тәрбиячеләре турында бер-ике сүз әйтергә телим. 
БАЛТАЧ МӘКТӘБЕ 
Балтачның нәни гражданнарын килер елларның дан казаначак кешеләре итеп, ялкынлы патриот итеп тәрбияләүгә унөч укытучы үзләренең белемнәрен һәм гомерләрен багышлаганнар. Унөч укытучының җидесе Балтачның үзенеке. Алар арасында инде егерме елдан артык укытучылар да, мәктәптә беренче елларын гына эшләүче яшьләр дә бар.4 Укучыларның ата-аналары аларны бала чакларыннан хәтерлиләр. Алар үзләре дә һәрбер семьяның тормышын барлык нечкәлекләре белән беләләр. Уку яшендәге балаларның барысы да мәктәптә. Моның шулай булуы безнең өчен бик табигый тоела. Ә уйлап карасаң, чиксез сокландыргыч бер казаныш бит бу. Белем алу хокукы йөз' проценты белән тәэмин ителгән һәм йөз проценты белән тормышка ашырылган. Сары шайтан хөкем сөргән Америкада уку яшендәге алты миллион бала мәктәпкә йөри алмый. Коммунизм таңы балкыган совет илендә, ерак Красный бор районының урманнар артындагы Балтач авылында бер генә бала да кулына дәреслекләр күтәреп мәктәпкә йөрү бәхетеннән мәхрүм түгел. — Тор инде, балакаем, мәктәбеңә соңга калырсың, — дигән үзенә бертөрле ягымлы, иркә сүзләр һәрбер колхозчы семьясында Ишетелә. Ике йөз илледән артык бала укый Балтач мәктәбендә. Укучы балаларның тормышында авырлыклар очраса, колхозчылар ярдәмгә киләләр. Узган кыш колхозчылар сигез балага пальто һәм бүтән киемнәр алып бирделәр. Бүләк пальто алучылар арасында Исламова Фәнирә дә бар. 

7G 
 
Аның әтисе, илебезнең бәйссзлегеп, балаларның бәхетен саклап, фронтта һәлак булган. Семьяда кече яшьтәге дүрт бала калган. Алар барысы да мәктәптә укыйлар. Бездә моның башкача булуы мөмкин түгел. Мәктәпнең шау-шулы, дәртле чырчулы, тормышы үз тәртибендә дәвам итә. Балалар укыйлар. Спектакльләр куялар. Ана теле һәм әдәбият укытучысы Сара апа җитәкчелегендә «Яшь көч» журналы чыгаралар. Түгәрәкләрдә модельләр ясыйлар. Музыка өйрәнәләр. Ә хәзер алар колхозга булышалар һәм, үзләренең эшләре — тырышлыклары белән горурланып, җырлыйлар. Колхоз кырларында бер башак та калмасын дип ярышалар. Укытучылар да кырда. Мәктәпнең үзенең дә тәҗрибә участогы бар. Анда солы, арыш һәм төрле яшелчәләр үсә. Ә мәктәп алды — җимеш бакчасы булачак. Быел 576 төп чия, кура җиләге, карлыган, сирень, акация утыртылган. Тәҗрибә участогының бер почмагында укытучы Сара Сәйфетди- нова инициативасы белән тармаклы бодай үстерү буенча да сынау эшләре алып барыла. Сара Сәйфет- динова үзе дә шушы Балтач авылыныкы, Фәсәхетдин абзый кызы. Беркөнне Фәсәхетдин абзый мине үзенең өй артындагы бакчасына алып кергән иде. Кечкенә генә мәйданда күптөрле агачлар дусларча бергә урнашканнар. Алманың төрле сорты бар. Карлыганның карасы да, кызылы да бар. Кечкенә генә түтәлдә бәрәңге сабагында помидор пешә. Язу өстәле хәтле генә бер җирдә тармаклы бодай үсә. Билгеле, бәрәңге сабагындагы помидор беркем өчен дә яңалык түгел. Мәсьәләнең мине кызыктырган ягы менә нәрсәдә: көч-хәл белән ермачлап кына укый ала торган Фәсәхетдин абзый даһи Мичурин тәгълиматын өйрәнә, мул уңыш алу юлларын эзли. Мәктәп участогында да тармаклы бодай күргәч, мин иптәш Сәйфетди- новага сорау бирдем: — Бу эштә кем кемнән өйрәнде — әтиегез сездәнме, әллә сез әтиегездәнме? Ул көлемсерәп җавап кайтарды. — Икебез дә бер-беребездән. Балалар йортына Казаннан кайтарганнар икән, узган ел әти шуннан дүрт бөртек алып утырткан иде, мин быел әтидән йөз бөртек алдым. Газета-журнал битләрендә тармакль: бодай агротехникасы турында ба- „ сылгаи материалларны туплап барабыз. Әтине дә кайбер материаллар белән 
без таныштырабыз... Бодайның үсе,ше матур. Бер бөртектән унбер башак биргәннәре бар- һәрбер башакта күп кенә тармаклар. — Тагын бер елдан соң колхозга орлык бирүне күздә тотабы.% — ди мәктәп директоры иптәш Сәйфетдп- нов. Билгеле • инде, укытучыларның җәйге айлары тик тәҗрибә участогында һәм колхоз кырларында гына үтми. Кайсылары Казанга барып киләләр, кайсылары санаторийга китәләр. һәркемнең кыштан ук төзеп куйган планы була. Планны тормышка ашыру юлыннан, Хәсән Сәй- фуллин иптәш Сабага барып кайтты. Аннан ул ялгыз кайтмады, Сабаның унъеллык мәктәбендә укытучы Сөембикә белән кайтты. Сөембикә Балтачка күчте. Сабадан кайту белән ул җиң сызганып эшкә тотынды. Ә Сөембикә Балтачка ияләшү чорын кичерә әле. Ләкин ул да тик ятмый. Чирәм баскан тын ишек алдында кояшта акация орлыгы киптерә. Эш кайный. Балтачның мәктәп ишекләре җәй көне дә еш ачылга- лый. Мәктәпнең директоры Гаяз Сәйфетдинов ташыһ торган энергияле кеше. Бу мәктәптә ул инде бишенче ел директор булып эшли. Мәктәп өчен күп көч куйган. Уку- укыту эшләре яхшы барган кебек, мәктәпнең кирәк-яраклары да вакытында тәэмин ителәләр. Кыш буена җитәрлек утын инде китереп бетерелгән. Менә дигән каен утыны мәктәп аргыида зур әрдәнәләрдә кояшта кибә. Сәйфетдинов әле кырыкта гына булса да, укыта башлавына егерме икенче ел инде. Ул. урта мәктәп бетерү белән, унтугызынчы яшендә, укытучы булып эш- ли башлаган. Ләкин ул практика 

77 
 
белән генә канәгатьләнмәгән, читтән торып, Казан дәүләт педагогика институтында укырга тотынган. Сугыш елларында бүленеп калган укуын ул хәзер дәвам иттерә, инде соңгы курста укый. Тулы югары белеме булмаган тагын кайбер укытучылар шулай читтәй торып укыйлар. Совет илендәге миллионлаган укытучылар армиясенең кечкенә генә бер отряды — Балтачтагы унөч кешелек коллектив менә шулай яши. Фидакарь хезмәтләре өчен халык аларны хөрмәт итә. Унөч укытучыдан алты кеше хөкүмәт наградала- ры белән бүләкләнгәннәр. Гаяз Сәй- фетдпнов иптәшкә, республикабызның 3t) еллыгы уңае белән Татарстанның атказанган укытучысы дигән почётлы исем бирелде. 
ПАРКТАГЫ ЗУР ӨЙДӘ КЕМНӘР ЯШИ 
Барҗы буендагы ике катлы зур өйнең яшелчә бакчасыннан килеп чыктылар да, гидростанция күпере аркылы үтеп, бер төркем балалар калкулык битендәге вак чыршылык эченә таралдылар. Анда җир җиләге һәм каен җиләге үсә. Ераккарак китсәң, кура җиләге дә бар. Кызарып пешкән җир җиләге читтән үк күзне кызыктыра да, янына баргач, юк була. Аны актарып табыйм дигәндә, кулны кычыткан чага. Ә минем нәни энеләрем, нәни 4 сеңелләрем, кулны кычытканнан чактырмыйча гына, җиләкне оста җыялар. Үзләре җиләк җыялар, үзләре, нәрсә турындадыр сөйләшеп, көлешәләр. Нинди шат көләләр алар! Ике катлы зур өй калкулык битеннән ачык күренеп тора. Әллә кайчан, әллә кайчан инде, бик еракта калган караңгы елларда ул йортта Халитов дигән алпавыт яшәгән. Зур өйне, «бояр йорты» дип йөрткәннәр. Җиләк җыючы чая балаларның «тере алпавыт» күргәннәре юк. Хәзер инде парктагы зур өйне картлар да «бояр йорты» димиләр, «балалар йорты» диләр. Әгәр ул өйдә алпавыт яшәсә, бу балалар чыршылыкта чыр-чу килеп җиләк җыеп йөри алмаслар иде. Шат көлүнең нәрсә икәнен белмәс иде алар. Алпавыт юк, алпавытлар юк,—балалар, күңелле көлешеп, җиләк җыялар. Балтачта, Татарстанның 51 нче балалар йортында 106 бала яши. Элекке заман теле белән әйткәндә, болар — ятим балалар. Ләкин социализм илендә ятимнәр һәм ятимлек булырга мөмкинме әллә? Ватан-апа үзенең сөекле балаларын 
ятимлектә калдырырмы? Безнең илебездә атасыз-анасыз балалар өчен табигатьнең иң матур урыннарында балалар йортлары ачылган. Аларның таза тәнле, көр күңелле булып үсүләре өчен барлык шартлар тудырылган. 51 нче балалар йортында яшәүчеләрнең барсы да уку айларында (беренче класстан алып җиденче класска кадәр) мәктәпкә йөриләр. Җәй көне алар ял итәләр, экскурсияләрдә булалар, көч җитәрдәй эшләрдә колхозга булышалар. Колхоз председателе аларны «Минем кечкенә ярдәмчеләрем» дип атый. Быел алар алты гектар тары һәм бер гектар яшелчә утаганнар, унби*ш килограмм акация орлыгы җыйганнар. Балалар йортының экономик ягы бик әйбәт. Балалар яши торган ике катлы өйдән башка аның столовой өчен аерым әйе, библиотекасы, спорт залы, төрле каралтылары бар. Үзенең яшелчә бакчасы, өч гектар бәрәңгесе, унбиш гектар төрле игене, биш сыеры, унике дуңгызы һәм сарыклары бар. Сыерның сөте, бакчаның кәбестәсе—болар барысы да дәүләт тарафыннан тулы норма белән бирелгән продуктларга өстәмә булып төшәләр. Балалар йорты 1927 елда төзелгән. Иптәш Балтанов анда 1932 елдан бирле эшли. Карт коммунист Лотфулла абый балаларны ярата. Балалар Лотфулла абыйны яраталар. Өлкән тәрбияче дип әйтергә лаеклы Лотфулла абыйдан башка тагын җиде тәрбияче, бер пионервожатый, бер медсестра бар. Тегүчелек һәм столярлык эшләре буенча икс инструктор бар. Үзешчән түгәрәкләр өчен (фото, спорт, туристлык, сәнгать) аерым бер җитәкче бар. Без аны әле Бал
78 
 
тачта очрата алмадык. Ул ундүрт бала белән Башкортстанга сәяхәткә киткән. Уфада һәм Ишембайда булачаклар, кайтышлый районны өйрәнәчәкләр. Йөз дә алты баланын тәрбиясен кайгырта торган шушы унөч кешедән башка тагын байтак кына хуҗалык работниклары да бар әле. Парктагы зур йортның балалары, бертөрле дә мохтаҗлык күрмичә, рәхәт яшиләр, һәм балалар үзләре дә, балаларның матур үсүләрен күреп сокланучы өлкән абыйлар да, өлкән апалар да бик яхшы беләләр: хезмәт ияләре җилкәсендә яшәүче албастылар — Халитовлар, Тевкилевлар юк ителгән илдә генә шундый бәхетле балалык булырга мөмкин. Америка бандитлары азатлыкка омтылучы Кореяның тыныч шәһәрләрен һәм авылларын бомбага тоталар, гөнаһсыз сабыйларны кыралар, гарип итеп калдыралар. Алар бөтен дөньяда сугыш уты дөрләтергә, миллионнарча балаларны яшәү шатлыгыннан мәхрүм итәргә телиләр. Американың үзендә эшчеләрнең, хезмәт ияләренең балалары, ата- аналары исән булса да, балалык бәхетен белмиләр, яшьлек рәхәтен күрмиләр. Эшсез калган, бер телем икмәккә аптыраган эшче семьясында балалар ничек итеп шат көлә алсыннар? Американың алтынга коллык итүче хөкүмәте балалар тормышын җиңеләйтү турында уйламый, бәлки үзенең атом бомбалары белән кәпрәя. Бөтен дөньяның хезмәт ияләре яңа сугышны булдырмас өчен көрәшәләр. Безнең сөекле, куәтле Ватаныбыз бөек Советлар Союзы тынычлык өчен көрәшнең авангардында бара. Советлар иле балаларның тормышы ямьле булсын, бәхетле булсын өчен көрәшә. Совет халкы хезмәт фронтында яңа каһарманлыклар күрсәтә. Балтач авылында яңа гидростанция салына. Гидростанция . күпере аркылы үтеп, балалар җиләккә йөриләр. АГИТАТОРЛАР Без әйткән чыршылык янында, тирән генә тар үзәннән югарыга таба үрмәләгән юлның икенче ягында, ерганаклар белән бүлгәләнгән бер калкулык бар. Анда берничә гектар арышны кулдан уралар. Әле ял сәгате. Калкулыктагы ялгыз нарат күләгәсендә әңгәмә бара. Агитатор Эминова кулына берничә башагь тоткан. — Күрәсез, нинди матур башак, нинди эре бөртекләр! — Күз генә тимәсен, бөртекнен мондый туклыгын, эрелеген күргән саен, күңелләр 
рәхәтләнә. — Ә беләсезме, былтырдан бирле без яңа сорт арыш чәчәбез бит — Казанский биш плюс алты дигән сорт. — Исеме бик озын да, бик сәер дә икән, — диде олы я*шьтәге бер апа. — Нинди сорт соң ул? Агитатор барысын да сөйләп бирде. Казанның селекция станциясендә Хәдичә Байчурова, унбиш ел буе көч куеп, менә шушы яңа сортны үрчеткән. Бу сорт корылыкка да тиз бирешми, бөртеге дә эре. — Алай дисең икән. Син инде аны, Мөкәррәмә туган, «Хәдичә арышы» дип кенә сөйлә, безнең ише картракларга аңлавы асатрак булыр. — Байчурова хәзер бөтен илебездә данлыклы кеше, — диде агитатор. — Шушы сорт арышны үрчеткә- не өчен аңа Хөкүмәтебез Сталин премиясе бирде. Татарстанның 30 еллыгында ул Ленин ордены белән бүләкләнде. Сүз җаенда гына шуны да әйтим, Ленин ордены белән бүләкләнүчеләр арасында тагын берничә хатын-кыз бар. Анда Казандагы Җитен комбинатының алдынгы эшчесе Лаврентьева бар, Мехком- бинатның алдынгы эшчесе, Татарстан Верховный Советының депутаты Латыйпова бар. Узган ел Әтнә районы Киров исемендәге колхоз берничә йөз гектар чәчүлекнең һәр гектарыннан 27 центнер уңыш алган. Агротехника чараларын җиренә җиткереп эшләү нәтиҗәсендә 45— 50 центнер уңы^ алган участоклар да бар. — Бездә барлык халык һаман да югарырак уңыш алу өчен көрәшә.
79 
 
Партия һәм хөкүмәт шуңа ярдәм итә, шуның юлларын өйрәтә. Без яна урманнар үстерәбез, табигать көчләрен үзебезгә буйсындыру һәм корылык җәфасыннан мәңгегә котылу юлы белән барабыз. Совет галимнәре үрчеткән яңа сорт орлыклар чәчәбез. Ә менә Америка кырларында кара өермәләр котырына. Чөнки анда җир хуҗасы байлар агротехника чараларын кайгыртмыйлар, үз файдаларын гына кайгыртып, ничә еллар рәттән бер үк төрле ашлык чәчеп, җирне тәмам эштән чыгаралар. Нарат күләгәсендәге әңгәмә ун минут дәвам итте. Уракчылар күкрәгендә гүзәл Ватаныбыз белән горурлану тойгысы тагы да көчлерәк дөрләде. ... Әнә карагыз. Ворошилов исемендәге колхозның Кичкутан ягындагы басуында үзйөрешле комбайн эшли. Үзе бер кечкенә тау шикелле бит ул! Безгә аны алпавыт Халитов калдырмады. Без аны Америкадан китертмәдек. Без, совет кешеләре, аны үзебез төзедек. Ворошилов исемендәге колхозга ул совет дәүләтенең Красный бор МТС ыннан килде. Авыр сынау елларында танкист булып хезмәт иткән баһадир гәүдәле комбайнчы егеткә күз салыгыз! Аның таза беләкле куллары машинаны нинди тыныч йөртә! Аның бөтен кыяфәте тынычлык һәм үз көченә ышануны анлата, ә ма'шииа гөрелтесе тынычлык җыры булып, бәхетле бай тормыш өчен көрәш җыры булып яңгырый. Әнә карагыз. Ворошилов исемендәге колхозның Балтач белән Пель- га арасындагы җирен гусеницалы трактор туңга сөрә. Унбер яшеннән Халитовның аракы заводына эшкә кергән Бәхти бабай үзенең егет чакларында: «һай, бер генә десятина җирем булсачы! һай, аягына басып торырдай гына бер атым булсачы!» — дип хыял иткән. Ә хәзер Бәхти бабай колхозында бер трактор алтмыш атны алмаштыра. Бәхти бабай колхозының ике мең десятина чәчүлек җире бар. Әнә, карагыз. Ворошилов исемендәге колхозның Иж буе басуында катлаулы чәчү машиналары йөри. Алар тырышып эшкәртелгән туфракка «Хәдичә апа арышын» күмәләр. Тигез итеп сибелгән тук бөртекләр киләсе елны' мул уңыш бирерләр. Трактор гүләве дә, чәчкечләр тавы- ‘шы да тыныч хезмәткә, бәхетле иҗатка гимн булып яңгырый. Элек заманнарда сазда карлыган җыйган Балтач хатын-кызлары, озын көйгә моңаеп җырлаган чагында, үзләренең ачы тормышларыннан башка бернәрсә турында да уйламаганнар. Алар Каманың теге 
ягында Бәләбәй өязе барлыгын, анда да алпавытлар хөкегч сөрүен, мөфти хәзрәтнең Өфедә яшәвеи белгәннәр. Аларның белемнәре шуның белән чикләнгән. «Чәчең- озын, акылың кыска, тавышыңны чыгарма!»— дигәннәр аларга. Хәзерге Балтач хатын-кызлары океанның теге ягындагы ил турында фикер йөртәләр, тынычлык өчен көрәшеп, Стокгольм өндәмәсенә, берсе дә калмастан, кул куялар. Балтач хатынкызларыннан күп кенә укытучылар, врачлар үстеләр. Авыл советының һәм колхоз правлениесе- нең эшләрендә хатынкызлар актив катнашалар. «Куян атавы»ндагы уракчылар яңа демократия илләрендә социализм төзелешенең уңышлы баруы турында шатланып гәпләшәләр. Ворошилов исемендәге колхоз кырларында кызу эш өсте. Анда ике төрле эш бара. Урып-җыялар, ашлык суТалар. Моның көндәлек исәбе алына, кәгазьгә языла. Шул ук вакытта колхоз кырларында өзлексез рәвештә, бер генә көнгә дә туктамастан, колхозчыларга коммунистик тәрбия бирү эше дәвам итә. Бу зур эшнең көндәлек исәбе алынмый, аның өчен аерым хезмәт көннәре дә түләнми, әмма аның нәтиҗәсе хуҗалык елының йомгакларында бик ачык сизелерлек булып чагыла. Ворошилов колхозының кырларында кырыктан артык агитатор эшли. Болар — партияле һәм партиясез большевиклар, укытучылар һәм балалар йортындагы тәрбиячеләр, колхоз җитәкчеләре һәм рядовой кол
80 
 
хозчылар — массага большевистик чынлык сүзен илтәләр. «Агитатор» дигән сүз үзе дә безнең илдә иң хөрмәтле сүзләрнең берсе булып ишетелә. Хаклык агитаторы булу нинди зур бәхет ул! 
БАКЧАЛАР ҺӘМ БАЛ КОРТЛАРЫ 
Беркөнне иптәш Хафизов белән умарталыкка (мондагыча әйткәндә, кортлыкка) киттек. Наратлы, каенлы. юкә агачлы урман эченә кереп бераз гына баруга, артык зур түгел бер аланлыкка килеп чыктык. Анда бер-берсенә якын елышып, бик күп умарталар тезелеп киткән. Безгә табан иң элек бик зур, коточкыч усал бер эт атылып чыкты. Аннары ике яктан ике бабай күренде. Малинин Александр һәм Гончаров Роман икесе бер үк елны Пель- га авылында туып, шунда үскәннәр, бергә картайганнар, хәзер менә күп еллар инде бергә умарта үрчетәләр. Бергә урманда яшиләр. Икесе бергә йөз кырыкны тутыралар. Әллә урман тынлыгы, әллә яшь зурлыгы аларны басынкы табигатьле иткән. Күп сөйләшмиләр, сорауларга җавапны кыска бирәләр. Ләкин алар үзләре дә аны-моны сораштыралар, күренеп тора — урманда яшәүче ике бабай «дөнья хәлләре» белән нык кына кызыксыналар. Александр бабай кечкенә ак сакалны икегә аерган. Саргылт чәче әле агарып өлгермәгән. Яңак сөяге бераз чыгынты. Калын ак мыегы очлаеп килгән битеннән ике якка шактый озын булып аерылып тора. Бабай үзе- бик елдам хәрәкәтле. Аның тиз-тиз атлап барганын ерактан күрсәң, бабай дип уйламассың да. Роман бабай тулы кызгылт битле, куе җирән сакаллы, җирән мыеклы. Чигәләрендә генә сакалга чал кергән. Бабайлар икесе дә калын киндердән теккән ак халат кигәннәр. Александр бабай шалаш янындагы кечкенә костёрда сүнеп барган утны көйрәтеп җибәрде. Роман бабай костёр өстендәге аркылы таякка, котелок дип әйтимме, капкачлы кечкенә чиләк дип әйтимме, кап-ка- ра булып сөремләнгән бер калай савыт асты. Шалаш янындагы озынча өстәлгә чәй хәзерләнде. Тирән аш тәлинкәсендә кәрәзле ак бал килде. Ике картка күп еллар хезмәт иткән чәйнек тә озак көттермәде. Бабайлар безне өстәл янына чакырдылар. Аларның ихлас күңелдән кунак 
итүләре күренеп тора иде. Кыстатмадык. Нарат һәм юкә агач исе аңкып торган ачык һавада тир- ләп-пешеп чәй эчтек. Бабайлар үзләре киптергән шифалы яфрак, урман чишмәсенең саф суы, татлы бал һәм матур әңгәмә белән сыйладылар, — «чәй тәмле булдымы?» — дип сорап торуның кирәге дә юк! Картлар татарча яхшы беләләр икән. — Бер үк җирдә гомер иттек, бер үк суда коенып, бер үк чишмәләрнең суын эчеп үстек бит, — диләр алар. Җыеннарда, бәйрәмнәрдә Балтач һәм Пельга халкының кунакка йө- решкәнен, татарча һәм удмуртча җырлап бергә бал эчкәнен дә искә төшерәләр. Сүзне алар болай йомгакладылар: — Элек тә дус яши идек, хәзер инде бер колхоз булдык. Тагы да гөрләтебрәк эшләрбез, тагы да матуррак яшәрбез... һич тә яшермим— урмандагы тар үзәндә куе яфраклы вак куаклар арасыннан күзгә күренмичә аккан чишмә чылтыравын һәм карт наратлар шавын тыңларга бик һәвәс кеше мин. Кошлар сайравы да минем күңелемне ача. Чөнки бу авазларга безнең бәхетле бала- ларыбызның шат көлүләре килеп кушыла. Ә шулай да, укучым, мин сезне урман эчендәге аланлыкка аның матурлыгы белән соклану өчен алып кермәдем. Мин сезне Роман бабай белән һәм Александр бабай белән таныштырырга теләдем. Колхоз бакчасында үзләрен чын хуҗа дмп сизгән көр күңелле картларның хезмәт сөюе сокландырды мине. — Якты чыраегыз, татлы балыгыз өчен рәхмәт сезгә, бабайлар! Юкә агачларының, хуш ис бөркеп, яңадан чәчәк атканын тагын бик
81 
 
күп тапкыр исәнлсктә-саулыкта каршылагыз! «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз»— дигәннәр. Салах абзый Гумеров яшь егет түгел инде. Иллегә җиткән. Үз гомерендә ике тапкыр, илебезне дошманнан саклап, сугышларда катнашкан. Колчакны куган, фашистларны тукмаган. Сандык төбендәге кечкенә тартмада медальләр бар. Алар, тансык кунак килгәндә, өстәл өстенә тезеп салыналар. Алар Салах абзыйның, сугышчан юлын һәм хезмәт данын балкыталар. Авыр юллар үтеп иллегә җиткән Салах абзыйның йөрәге һаман да яшь. Ул күп төрле һөнәр белә, колхозда әллә ничә эш алып бара. Бакчачы да, умартачы да, фуражир да ул. Бер карыйсың яшь алма агачлары янында була, икенче карыйсын—битлек киеп, умарта тирәсендә чуала, күп тә үтми — ул инде күздән югала, печән кибәннәре тирәсенә китеп бара. Сакал-мыекны кырган, бит җыерчыклы, аның ничә [ яшьтә икәнен чамалавы да кыен. Гәүдәгә зур түгел, ябык. Тиз йөри, кызу сөйли. Эштә тәртипсезлек I күрсә, хуҗалык өчен файдасыз берәр фикер ишетсә, бөтенләй кызып ук китә, кулларын селкеп, ачулана башлый. Бая без барган аланлыкта колхозның 170 баш умартасы бар. Ә Балтачның басу капкасын чыгу белән башланган калкулыкта, яңа матураеп килгән алма һәм җимеш бакчасында тагын 50 баш умарта бар. Боларын Салах абый карый. Сугыштан элек Балтачта колхоз умарталыгы булса да, сугыш елларында кортлар, тиешле тәрбия күрмичә, үлеп беткәннәр. Умартачылыкны яңадан Салах абый башлап Җибәргән. 1948 елда гына әле күрше Степан Разин колхозыннан унөч баш умарта алганнар, менә шул* унөч хәзер инде илле булган. Умартачылыкны үрчетү өчен зур расходлар тоту да, артык күп эш көче дә кирәк түгел. Моның өчен, барыннан да элек, шуңа күңел биргән, шуны яраткан кеше кирәк. Салах абый әнә шундый кешеләрдән. Салах абыйда «Календарь пчеловода» бар. Анда язылуына кара- о х ә.-.у 11. ганда, йөз грамм бал җыяр өчен, умарта кортлары миллион ярым чәчәккә куналар. Тырышмыйча бернәрсә дә булмый шул. Умартачылык эше үзлегеннән агыш тәртибендә бармый. Районда план бар. Умартачылык буенча махсус агроном (инструктор) бар. Ләкин куп кенә колхозларда 
җитәкчеләр зур әһәмиятле бу эшкә тиешенчә игътибар итмиләр әле. Инструктор Ермаков зарлана, кайбер председательләр әле һаман да, умартачылыкны искечә алып барсаң да ярый, дип уйлыйлар, фән өйрәткәнчә үрчетү өчен тиешле шартларны тудырмыйлар, ди. Билгеле, бу кимчелек бетерелергә тиеш. Урманнар һәм бакчалар күбәя барган кебек, бал кортларының безелдәве дә көчәя барыр. Күп еллар үтмәс, Балтач янындагы калкулыклар алма һәм чия бакчалары белән капланыр. Кызарып пешкән алмалар, эре-эре чияләр ерактан ук күзгә чалынып, тирә-юньнең ямен арттырыр. Ворошилов исемендәге колхоз былтыр биш йөз төп алма, мең төп карлыган һәм чия утыртты. Ә быел ике тапкыр артыграк утыртылачак. Бу эшләрдә Салах абый җитәкчелек итә. Тик аның бернәрсәгә эче бик поша: ни өчен сельпо кибетендә бакчачылык турында китаплар сатылмый? Бу сорауга мин ачык җавап бирә алмадым. Балтач кибетендә товарларның төрлесе бар. Грузин чәе дә, мануфактура да, алюминий кастрюля да, аяк киемнәре дә бар-анда. Теш пастасы белән одеколон һәм ефәк оек үтемле товарлардан санала. Радиоприемник- ларны килүе белән алып бетерәләр. Китап та күп сатыла. Ә нигә соң монда алма һәм чия үстерү турында бер кечкенә генә брошюра да юк? Гомумән юкмы ул, әллә Бал- * тачка китерү бик кыен булганмы? Бәлки шушы соңгысы дөрестер, һәркемгә дә билгеле булган «Язгы җилләр» һәм «Алтын йолдыз» романнарының да Балтачка килеп җиткәне юк икән әле. һәрхәлдә Салах абзый тынычланып калырга уйламый. Ул инде Красный борга килеп тә эзләгән, анда да таба алмаган. Казанга язып караган, ан
82 
 
нан җавап булмаган. Салах абзыйның пошынуы да, ачулануы да бик урынлы. Колхозларда зур бакчалар бар ителә. Аерым колхозчылар да кына гөлле тәрәзә турына берничә төп алма һәм чия утырталар. Бакчачылык турында бик күп китаплар кирәк. 
ТЫНЫЧЛЫК ВАХТАСЫНДА 
Минем республикамны дүрт елга иле диләр. Ватаныбыз горурлыгы Волга- ана ярларында, көмеш сулы гүзәл Кама буйларында республикамның яна промышленность үзәкләре барлыкка килә, яңа заводларның биек трубалары күтәрелә, үзйөрешле комбайннарның дәртле җыры ишетелә. «Софья Перовская» пароходында Казаннан Красный борга барганда, Ихсанов Имами белән таныштым. Ул Красный бор райкомында бүлек мөдире булып эшли. Үзе дә шул районның Барҗы авылыныкы. Әле 26 яшендә генә булса да, шактый бай тормыш тәҗрибәсе бар аның. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ихсанов мине Красный бор белән таныштырды. Мавыгып, аның киләчәге турында сөйләде. Красный бор Каманың уң ягында текә генә тау итәгендә озын булып сузылып утырган. Аның урамнары турына Кама суы тип-тигез булып җәелеп килә. Елга читендә су эченнән үләннәр чыгып тора. Красный борның каз-үрдәкләре ава-түнә эредән генә барган килеш суны чапылдатып кереп китәләр. Шәһәрнең көнчыгыш һәм көнбатыш якларында биек яр өстендә нарат урманнары башланып китә. Каманың теге ягында киң болыннар, тугайлар, аннары иркен кырлар. Брактаеракта күгелҗемләнеп сөзәк таулар (бик күптәнге ярлар) офыкка тоташалар. Таң беленгәндә һәм кояш күтәрелгәндә, нарат урманы янында елга өстендәге калын болытның гогары кырыена акалтын эретмәсе йөгертеп, кояш түбән иңгәндә, Кама суы мең төрле төскә керә, зәңгәр һәм кызгылт болытларны үз төсләрендә чагылдыра. Красный бор табигатьнең чиксез матур җирендә урнашкан. Әмма районный «башкаласын» төзекләндерүгә район хуҗалары артык зур игътибар итмиләр әле. Урамнарда тузан күп, агачлар аз. Төн ягыннан ышыклап торган таулар язгы ташкыннарда ярылып, теткәләнеп беткәннәр. Кызыл балчыклы тирән 
тарлавыклар, табигать тәнендәге ярага ошап, шыксыз чекрәеп торалар. Кояшка караган тау битләрендә бакчалар үскәч, табигатьнең яме тагы да артыр. Красный бор янында Каманин уң як ярыннан башланып киткән урман алтыҗиде- километр калынлыгында. Артыграк урыннары да бар диләр. Ул йөз километрга, Ижевскига чаклы сузыла. Район үзәгеннән утыз километр ераклыктагы Балтач авылына әнә шу.: урман аша барыла. Авыл урман янында гына. Шуңа күрә мин аны «Урманнар артындагы бер авылт дип алдым. Ләкин бу исем «ерак авыл» һәм «тын почмак» дигән мәгънәне аз гына да аңлатмый. Район үзәге белән ике арада өзлексез автомашиналар йөреп тора. Ворошилов исемендәге колхозның үзенең дә йөк машинасы бар. Бер сәгатьтә Красный бордан Балтачка барып җитәсең — нигә ерак булсын ул! Балтач басуларында ЧТЗ- лар һәм үзйөрешле комбайннар гүли — пичек «тын почмак» булсын ул! Авыл тормышы — колхоз тормышы дигән сүз. Балтач авылы — иң гади татар авылларының берсе. Ворошилов исемендәге колхоз да урта дәрәҗә колхозларның берсе. Аның эшендә бик күп җитешсезлекләр дә бар әле. Чибәр тау басуында өченче бригада участогында гектарына егерме центнердан артык арыш алынган, шул ук басуда дүртенче бригада участогында уңыш алты- җиде центнердан артмаган, ягъни бөтен колхоз күләмендәге уртачэ уңышның яртысына да җитмәгән. Ә бит туфрагы да бер, орлыгы дз бер. Димәк, эшнең сыйфаты начар булган. Гомумән, колхозның фан- 


 
далаиылмаган мөмкинлекләре бик күп әле. Ләкин һаман яна мөмкинлекләр ачыла баруы үзе үк кешеләрнең туктаусыз үсешен аңлата. Ворошилов исемендәге колхозның һәм Балтачның киләчәге турында да тукталмадым. Хыял җитми. Сүз җитми. Ерактагы чишмә суын җир астындагы трубадан Балтачның нәкъ үзәгенә, колхоз правлениесе турына китергәннәр. Бакчашәһәр- дә, агрошәһәрдә, чишмә суы колхозчыларның өйләрендә краннан килер, кухняда газ балкыр. Колхоз кырларында тармаклы бодай гектарына мең пот уңыш бирер. Барысын да кайдан белеп бетерәсең! Әмма шунсы ачык билгеле: Безнең матур хыялларыбыз — реаль чынлык алар! Безнең бөек Ватаныбызда, шәһәрләрдә һәм авылларда гигант күләмдә тыныч төзелеш бара. Ворошилов исемендәге колхозда да иҗат эше кайный. Балтач гражданнары да, намус белән эшләп, Ватаныбызның куәтен арттыралар, барлык совет халкы белән бергә тынычлык вахтасында торалар.