Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЦИАЛИЗМ ҺӘМ КОММУНИЗМ


 Безнең иң югары максатыбыз — тулы коммунистик җәмгыять төзү. Иптәш Сталин безнең илебездә капиталистик чолганыш шартларында коммунизм төзергә мөмкин икәнлекне нигезләде һәм социализмнан коммунизмга күчә баруның конкрет юлларын күрсәтте. Иптәш Сталин, социализмның җиңүе турындагы, димәк, коммунизмның җиңүе турындагы мәсьәләнең ике ягы бар: эчке як һәм тышкы як, дип өйрәтә. Эчке мөнәсәбәтләр ягыннан алганда, Советлар Союзында тулы коммунистик җәмгыять төзү өчен бөтен 'шартлар һәм мөмкинлекләр бар. Яңа җәмгыять төзү эшендә табигый шартларны һәм социаль мөнәсәбәтләрне күзәтеп, В. И. Ленин болай дип язган иде: «Бездә чыннан да куәтле һәм мул Русь иле төзү өчен материал табигый байлыкларда да, кеше көчләре запасында да, халык иҗатына бөек революция биргән бик матур колачта да бар». Илебезнең табигый һәм материаль байлыклары бетмәс-төкәнмәстәй күп. Нефть, тимер рудасы, марганец, апатитлар, калий тозлары, асбест, торф, су энергиясе запаслары ягыннан, урманнар һәм кара туфраклы җир мәйданы ягыннан СССР дөньяда беренче урында тора. Ташкүмер запаслары ягыннан СССР бөтен дөньядагы запасларның биштән бер өлешен алып тора, сыйфат ягыннан исә совет күмерләре дөньяда иң яхшы күмерләр. Безнең Кузнецк бассейнында гына да күмер Англиядә булганга караганда 2,5 тапкыр күбрәк. Социалистик строй шартларында илнең гаять зур табигый байлыклары һәм халык санының тизлек белән артуы җитештерү көчләренең бик тизлек белән үсүенә булышлык итә. Моңа барыннан да бигрәк безнең илебездә ныгып урнашкан яңа, социалистик җитештерү ысулы булышлык итә. Экономик яктан социалистик хуҗалык системасына һәм җитештерү средствол арының социалистик милек булуына нигезләнгән совет җәмгыять строе бездә җитештерү көчләренең гаять дәрәҗәдә көчле үсүен тәэмин итә, ягъни алар социализмнан коммунизмга күчү юлында төп көч булып торалар. Безнең җәмгыятебез кризисларны белми. Безнең җәмгыятебез капитализмда була торган барлык кимчелекләрдән һәм мәгънәсез күренешләрдән азат. Совет җәмгыяте план тәртибендә үсә һәм бу, хезмәт җитеште- рүчәнлегеп өзлексез күтәрергә мөмкинлек бнрә. Ләкин«бу әле безгә бернинди дә куркыныч юк дигән сүз түгел. Чөнки безнең илебездә коммунизмның җиңүе турындагы мәсьәләнең, эчке мөнәсәбәтләрдән тыш, тагын тышкы, халыкара мөнәсәбәтләрне дә эченә ала торган икенче бер ягы бар. Капиталистик чолганыш шартларында коммунизм төзүче Советлар Союзы тыштан сугыш һөҗүме куркынычыннан гарантияләнмәгән. Ком м ун и стик җә м гы ять төзүнең гаять зур программасын тормышка
109 
 
 
ашырганда без әле империализм яшәгәндә безнең Ватаныбызга һөҗүм булу куркынычы барлыкны оныта алмыйбыз. Безнең замандагы шартлар безне һәрвакыт сугыш* чаи хәзерлек хәлендә торырга мәҗбүр итәләр. Бу куркынычның барлыгын Америка җитә кч ел е ге н дә ге и м п ер и а - листик лагерьның бөтен политикасы һәм эше раслый. Бу лагерьда яңа агрессия планнары, СССР га һәм халык демократиясе илләренә каршы яңа сугыш планнары күгәреп йөриләр. Америка империалистларының, берләшкән милләтләр оешмасы байрагы астына яшеренеп, героик Корея халкына каршы коточкыч агрессия сугышы алып барулары, героик Кытай халкына каршы провокация оештырулары империалистларның явыз планнарының инде чынлыкта практикага ашырылуын ачык күрсәтәләр. Ләкин әгәр дә империалистлар бөтен дөнья күләмендә яңа сугыш башлап җибәрсәләр, бу сугышның капитализм өчен һәлакәтле булачагын да әйтергә кирәк. Беренче һәм икенче бөтендөнья сугышлары тәҗрибәсе сугышның капитализмны ныгытмавын, бәлки киресенчә, торган чсаен какшатуын һәм хәлсезләндерүен күрсәтте. Икенче бөтендөнья сугышында СССР иың җиңүе, капитализмның какшавы һәм куәтле антиимпериалистик лагерь төзелү хәлне шул кадәр үзгәртте ки, иптәш Молотов сүзләре белән әйткәндә, «безнең заманда яңа империалистик авантюралар капитализмның язмышы белән куркынычлы шаяру булып торалар». Советлар Союзының халыкара хәле, тынычлык өчен көрәштә Совет дәүләтенең уңышлары — болар барысы да беренче чиратта безнең илебезнең эчке көчләренең тагын да үсүенә бәйләнгәннәр һәм башлыча аның экономик һәм оборона куәте белән билгеләнәләр. Безнең илебездә коммунизмның җиңүе турындагы мәсьәләнең эчке һәм тышкы яклары арасындагы аерылгысыз элемтә әнә шунда. Илнең эчке көче никадәр куәтле булса, Совет дәүләтенең экономик куәте җимерелмәслек булса, халыклар арасында нык де
мократик тынычлык урнаштыруга, шуның белән коммунизм төзү өчен иң уңайлы тышкы шартлар тудыруга юнәлдерелгән халыкара политик эше дә шул кадәр нәтиҗәлерәк булачак. Советлар Союзында коммунизмның җиңүе турындагы мәсьәләнең эчке һәм тышкы яклары әнә шулар. 
•Ч Безнең илебездә социализмның җиңүе тагын да кызурак темплар белән алга бару өчен, социализмнан коммунизмга күчә бару өчен уңай шартлар тудырды. Советлар Союзының тарихи тәҗрибәсе коммунизм төзүнең социализм төзүне төгәлләү процессыннан аерылмавын күрсәтә. Социалистик җәмгыять төзүне төгәлләү — бер үк вакытта коммунизмга күчә бару бурычына бик нык бәйләнгән. Бер иҗтимагый-экономик формациядән икенчесенә күчү сикереш юлы белән, революция юлы белән бара. Моңа феодализмнан капитализмга һәм капитализмнан социализмга күчү бик ачык үрнәк булып хезмәт итә. Ләкин социализмнан коммунизмга күчү бөтенләй башка характерда. Социализм һәм коммунизм бер үк иҗтимагый-экономик формациянең баскычлары. Шуннан чыгып, В. И. Ленин социализмның акрынлап коммунизмга үсә барачагын берничә тапкыр күрсәткән иде. Социализмнан коммунизмга күчү социалистик җәмгыятьнең пыгуы һәм үсеше аша, һәлакәтсез һәм революциясез үткәрелә. Коммунизм үзенең социалистик нигезендә туа һәм үсә. Биредә социализмның һәм коммунизмның төп черталарына тукталып үтү артык булмас. Иң алда шуны әйтергә кирәк, социализм һәм коммунизм бер үк формациянең баскычлары булганлыктан, аларның икесенә дә уртак черта- лар бар. Мәсәлән, коммунизмның ике фазасы өчен дә җитештерү ысулы бердәм булып тора. Бу ысул исә җитештерү көчләренең һәм җитештерү мөнәсәбәтләренең тулысыңча туры килүләре белән харак- 
110 
 
 
терлана. Бу — бер. Бу бердәм экономик нигездән икенче бер уртак черта килеп чыга: эксплуатациянең барлык формаларын бетерү. Халык хуҗалыгын план буенча үстерү коммунизмның ике фазасы өчен дә уртак булган өченче чертами тәшкил итә. Планлылык исә җитештерү өлкәсендә анархиягә, кризисларга һәм' эшсезлеккә юл куймый. Ике фаза өчен дә дүртенче уртак черта — ул һәркем үзенең сәләте буенча хезмәт итәргә тиеш. Коммунистик идеологиянең дә ике фаза өчен дә уртак икәнлеген күрсәтеп үтәргә кирәк. Коммунизмның беренче фазасында ук марксистик- ленинчыл идеология бөтен совет халкы өчен, бөтен совет җәмгыятьчелеге өчен бердәм идеология булып тора. Коммунистик җәмгыятьнең ике фазасы өчен дә уртак булган яклар әнә шулар. Ләкин бу коммунизмның социализмнан аермасы юк дигән сүз түгел. Коммунизм социализмнан бик күп яклары белән аерыла. Аларның кайберләренә тукталып үтәргә кирәк: Иң беренче аерма шунда ки, социализм вакытында җәмгыятьнең экономик нигезе җәмәгать милкенең ике формасы күренешендә — дәүләт (бөтен халык) милке һәм колхоз кооператив милке формасында булса, коммунизм вакытында исә җәмәгать милке бер генә формада—коммунистик милек формасында була. Икенче аерма шуннан гыйбарәт: коммунизмда шәһәр белән авыл арасындагы, акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы капма- каршылык бөтенләй бетереләчәк. Социализм шартларында бу капма-каршылыкның нигезләре шактый какшыйлар, ләкин алар — капма- каршылыклар — бөтенләй үк бетеп җитә алмыйлар. Өченчедән, коммунизм вакытында сыйнфый аерымлыклар бөтенләйгә бетереләләр. Билгеле булганча, социализм вакытында эшчеләр һәм крестьяннар арасында, бу сыйныфлар белән интеллигенция арасында кайбер аерымлыклар әлегә сакланып киләләр. Җәмәгать милкенең бердәм формасына — коммунистик формасына ирешелгәч, шәһәр белЬн авыл арасындагы, акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы капма-каршылык тәмам бетерелгәч, билгеле, сыйнфый аерымлыклар да бетәчәк. Коммунизмның тагын да бер мөһим 
аерымлыгы турында — принциплар турында иптәш Сталин бо- лай ди: «Социализмның принцибы шуннан гыйбарәт: социалистик җәмгыятьтә һәрбер кеше үзенең сәләтемчә эшли һәм куллану әйберләрен үзенең ихтыяҗларына карап түгел, бәлки җәмгыять өчен эшләгән эшенә карап ала... ... Коммунизмның принцибы ш ун и а н гы й б а р әт: ком м у нистик җәмгыятьтә һәрбер кеше үзенең сәләтенчә эшли һәм куллану әйберләрен, үзенең эшләгән эшенә карап түгел, бәлки культура ягыннан үскән кеше сыйфатында үзенең ихтыяҗларына карап ала». Югарыда әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин ки, коммунистик җәмгыять кирәк экономик яктан булсын, кирәк рухи яктай булсын — һәрьяктан да өлгереп җиткән яңа җәмәгать строен •тәшкил птә. Бөек Ленин бер илдә социализмның җиңүе мөмкинлеге турындагы тәгълиматны тудырды. Иптәш Сталин җитәкчелегендә бу тәгълимат тормышка ашырылды. Иптәш Сталин Ленинның социалистик революция теориясен тагын да үстерде. Ул бер илдә социализм төзү мөмкинлеге турындагы теорияне конкретлаштырды һәм капиталистик чолганыш сакланып калган шартларда да, безнең илебездә коммунизм төзергә мөмкин икәнлеге турындагы нәтиҗәгә килде. Иптәш Сталинның бу нәтиҗәсе ленинизмны баста, эшчеләр сыйныфын яңа идея белән коралландыра, партиягә ком м у и изм н ы ң җиңүе өчен көрәштә бөек перспектива бирә, марксизм-ленинизм теориясен алга этәрә. Большевиклар партиясенең, Совет хөкүмәтенең бөек Сталин тара
111 
 
фыпнан җитәкләмә һәм р ухла иды - рыла торган политикасы гаять зур бурычны — коммунистик җәмгыять төзеп җиткерү бурычын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Безнең, илебездә Совет власте яши башлауның беренче көннәреннән үк Ленин — Сталин партиясе илдә иж- тимагый-экономик мөнәсәбәтләрне * үзгәртү, җитештерү көчләрен үстерү, иске Россиянең гасырлар буе килгән артталыгын бөтенләйгә бетерү бурычын куйды. Ленин промышленностьта социалистик ярыш җәелдерергә, хезмәттә эш башыннан түләүне кертергә, тигезләүчелеккә каршы көрәш алып барырга, тәрбия чаралары белән беррәттән, ялкауланырга һәм спекуляция белән көн итәргә теләүчеләргә карата ирексезләү методларын да кулланырга кирәклекне күрсәтте. Ул, яңа дисциплина — хезмәтчел дисциплина, иптәшләрчә элемтә дисциплинасы, совет дисциплинасы миллионнарча хезмәт ияләре тарафыннан көндәлек практик эштә тудырыла, диде. Бу эш бөтен бер тарихи чорга сузылачак, диде Ленин. Социалистик төзелешнең бу мәсьәләләре, яца, социалистик җитештерү мөнәсәбәтләрен урнаштыру мәсьәләләре барысы да Ленинның «Совет властеның чираттагы бурычлары» дигән атаклы әсәрендә яктыртылдылар. Дүрт еллык империалистик сугыш, ә соңыннан гражданнар сугышы нәтиҗәсендә җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу, һәм билгеләнгән срогына ун тапкыр арттырып үтәлгән электрлаштыру— ГОЭЛРО планы кабул ителү — бу чаралар халык хуҗалыгын тамырыннан үзгәртеп кору буенча тагын да зуррак эшкә күчү өчен Совет властеның беренче адымнары булдылар. Беренче һәм икенче бишьеллыкларның хуҗалык-политик бурычлары безнең партиябезнең, иптәш Сталинның илебезне үзгәртеп кору бурычларын бербер артлы куйган- лыкларын ачык күрсәтәләр. Коммунистлар партиясе программасын Унышлы рәвештә тормышка* ашыру нәтиҗәсендә илебездә социалистик Җәмгыять төзелеп җитте. Эксплуататор сыйныфлар тәмам бетерелде һәм җитештерү средстволарының социалистик җәмәгать милке булулары нигезендә туган яңа социалистик мөнәсәбәтләр тәмам ныгып урнашты. Ләкин большевикларга ирешел- гәннәр белән генә канәгатьләнү һич тә хас нәрсә түгел. Партиябезнең XVIII съезды 
социализм төзүне төгәлләү һәм коммунизмның беренче фазасыннан аның икенче фазасына күчү бурычын куйды. В1\П(б)ның XVIII съездында кабул ителгән өченче бишьеллык план беренче һәм икенче бишьеллыклардан бик нык аерылып тора. Ул чагында сүз социалистик җәмгыять нигезләрен кору бурычлары турында бара иде, хәзер инде социализм нигездә төзелде. Советлар Союзы яңа чорга, сыйныфсыз социалистик җәмгыять төзүне төгәлләү һәм социализмнан коммунизмга күчә бару чорына керде. Өченче бишьеллыкның аннан элекке бишьеллыклардан төп аермасы әнә шунда. Партиянең XVIII съездында иптәш Сталин экономик яктан, ягъни җан башына туры килә торган промышленность производствосы күләме ягыннан төп капиталистик илләрне куып җитү һәм узып китү бурычын СССР ның иң әһәмиятле экономик бурычы итеп куйды. Шуннан башка коммунизм төзү мөмкин түгел. Мәгълүм ки, патша Россиясе техникэкономик яктан алдынгы капиталистик илләрдән 50—100 елга артта калган ил иде. Советлар иле, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, алга таба җитди сикереш ясады, патша Россиясеннән калган артталык бик тиз бетерелде. Безнең илебез алдынгы капиталистик илләрне кирәк производство үсеше ягыннан булсын, кирәк производство техникасы ягыннан булсын куып җитте һәм узып китте. Иптәш Сталин болай диде: «Производство техникасы һәм промышленностьның үсеш темплары ягыннан без төп капиталистик илләрне узып киттек. Бу бик яхшы. Ләкин бу аз. Аларны шулай ук экономик яктан да узып китәргә кп
112 
 
рәк. Без моны эшли алабыз, һәм без моны эшләргә тиешбез. Без төп капиталистик илләрне экономик яктан узып киткән хәлдә генә илебезнең куллану әйберләре белән тулы- сынча тәэмин ителүенә, бездә продуктларның мул булуына, һәм коммунизмның беренче фазасыннан аның икенче фазасына күчү мөмкинлегенә ирешүебезгә исәп тота алабыз» (Ленинизм мәсьәләләре, 587 бит). Шулай итеп. Советлар Союзы халыклары, үсешнең яңа чорына, социалистик җәмгыять төзүне төгәлләү һәм коммунизмга күчә бару чорына кереп, төп экономик бурычны. ягъни экономик яктан төп капиталистик йлләрне куып җитү һәм узып китү бурычын хәл итәргә керештеләр. Өченче бишьеллыкның беренче өч елында ук инде Советлар Союзы бу юлда зур уңышларга иреште. Ләкин фашистлар Германиясенең безнең илебезгә хыянәтчел һөҗүме совет кешеләренең тыныч хезмәтен бүлде. Немец-фашист илбасарларга каршы Бөек Ватан сугышында социалистик совет строе үзенең бөек яшәү көчен тагын бер кат күрсәтте. СССР, социалистик системаның өстенлекләренә таянып, кыска гына вакыт эчендә халык хуҗалыгын хәрби шартларга карап үзгәртеп кора алды. Халык хуҗалыгында социалистик системаның хөкем сөрүе аркасында безнең илебез җитештерү көчләрен көнбатыштан көнчыгышка тиңдәшсез зур күчерүне оештыра алды һәм гадәттән тыш тизлек белән хәрби производствоны җайга салды. 1941 елның бары өч ае эчендә СССР ның көнчыгыш районнарына гаять зур 1360 предприятие күчерелде. " Партия, совет оешмалары тылда, Совет Армиясенең фронтларда искиткеч геройлык белән оборона сугышлары алып барган вакытында, бик зур оештыру эшләре, барлык эшләп чыгару көчләрен сугыш вакыты продукциясе чыгаруга юнәлдерү буенча героик эш үткәрделәр. Мондый гигант эш бары тик безнең. илдә генә, социалистик илдә генә уңышлы башкарылуы мөмкин иде. Немец-фашист империалистларны һәм япон* милитаристларын тәмам тар-мар итү совет халкына үзенең тыныч иҗат эшен яңартырга һәм социалистик җәмгыять төзүне төгәлләү һәм социализмнан коммунизмга күчә бару юлына яңадан аяк басарга мөмкинлек бирде. Ләкин бу юлда безнең илебезгә гаять зур 
кыенлыкларны җиңәргә туры килә. Үткән сугышта без күп кешеләребезне һәм материалларыбызны югалттык. Оккупацияләнгән районнарда немецлар утыз ике меңләп промышленность предприятиеләрен җимерделәр. Күз алдыгызга китереп карагыз: Донбассны торгызу, аны сугышка кадәрге хәленә китерү өчен шахталардан 650 миллион кубометр суны чыгарып ташларга кирәк иде. Бу 70 квадрат километр зурлыктагы һәм 10 метр тирәнлектәге күлне киптерү белән бер. Донбасста 2.500 километрдан артык күмелгән шахталарны торгызырга кирәк. Бу, җир өстеннән 200—700 метр тирәнлектә Москвадан Парижга кадәр булган араны казып үтәргә һәм тоннельләрне беркетергә кирәк дигән сүз. Совет кешеләре, партия оешмалары җитәкчелегендә, халык хуҗалыгын торгызу һәм тагын да үстерү буенча гаять зур эш җәеп җибәрделәр. Советлар Союзы үзенең төп тырышлыгын тыныч ихтыяҗларга юнәлдерә. Ләкин шул ук вакытта без халыкара хәлнең киеренке булуын да исәпкә алмый кала алмыйбыз. Безнең илебез икенче бөтендөнья сугышыннан тагын да куәтлерәк һәм тагын да көчлерәк булып чыкты, үзенең иминлеген шакткй ныгытты. Советлар Союзының халыкара авторитеты искиткеч дәрәҗәдә күтәрелде. Шуя ук вакытта капиталистик илләрдә дә, реакциянең котырынуына карамастан, демократия көчләре үскәниән-үсә бара. Күп кенә илләрдә, әйтик, Болгариядә, Польшада, Чехословакиядә, Венгриядә, Румыниядә, Албаниядә халык демократиясе режимы урнаштырылды һәм алар инде социализм төзү юлында уңышлы эш алып баралар. Германия территориясендә тынычлык сөюче демократик республика төзелде, бөек Кытайда коммунистлар партиясе һәм аның 
8. .С. ә,- № 1һ 113 
 
сыналган җитәкчесе Мао-Цзе-дун юлбашчылыгында халык демократиясе режимы урнаштырылды. Бөтен дөньяда тынычлык көчләре үсә һәм ныгый. Советлар Союзы һәм халык демократиясе илләре тарафыннан үткәрелә торган тынычлык политикасы капиталистик илләрдәге миллионнарча хезмәт ияләренең симпатиясен үзенә тарта, аларның тынычлык лагерена күчүләрен көчәйтүче фактлар булып тора. Ләкин бу әле Советлар иле өчен сугыш куркынычы беткән дигән сүз түгел. Иптәш Сталин әйткәнчә, сугышлар капитализмның табигатеннән . килеп чыгалар. Буржуаз илләрнең иң реакцион даирәләре ачыктан-ачык яңа сугыш уты кабызучылар ролен уйныйлар. Безнең илебез нык тынычлык һәм иминлек тәэмин итәргә омтыла. Нәкъ менә шуңа күрә дә бездә илнең хәрби-экономик куәтен ныгытуга зур игътибар бирелә. Без Ленинның, тыныч хезмәткә күчкәннән соң һәрвакыт сак булырга, кораллы көчләрне һәм илнең оборона сәләтен күз алмасы кебек сакларга кирәк, дигән күрсәтмәсен истә тотабыз. Партиябезнең XVIII нче съездында ясаган докладында иптәш Сталин коммунизм төзүнең бөек программасын биргән иде һәм социализмнан коммунизмга күчә баруның конкрет юлларын күрсәткән иде. Бер илдә социализм төзү турында бөек Ленин теориясен тагын да алга таба үстереп һәм безнең илебездә социализм төзүнең гигант тәҗрибәләрен гомумиләштереп, иптәш Сталин безнең илебездә, хәтта капиталистик чолганыш сакланган хәлдә дә, коммунизм төзү мөмкинлеге турында нәтиҗә ясады. 1946 елның 9 февралендә Москва шәһәренең Сталин сайлау округы с а й л а уч ы л а р ы җы ел ы ш ы н д а ип тә ш Сталин безнең экономик үсешебезнең бөек программасын, коммунистлар партиясе программасын бирде. 1946—1950 елларга халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү бишьеллык планының төп бурычлары илнең зарарланган районнарын торгызудан, промышленностьның һәм авыл хуҗалыгының сугышка кадәрге дәрәҗәсенә ирешүдән һәм соңыннан бу дәрәҗәне шактый күләмнәрдә узып китүдән гыйбарәт. Шуннан чыгып, сугыштан соңгы бишьеллык турындагы Закон мөһим бурычларны хәл итүне күздә тота. Беренчедән, барыннан да элек, авыр промышленностьны һәм тимер юл транспортын торгызуны һәм тагын да алга 
җибәрүне тәэмин итәргә кирәк. Икенчедән, авыл хуҗалыгының һәм куллану әйберләре җитештерүче промышленностьның күтәрелешенә ирешергә кирәк. Чөнки бу илебез халыкларының материаль хәлен яхшыртуны һәм илдә куллану әйберләренең мул булуын тәэмин итү бурычы белән бәйләнгән. Өченчедән, илебездәге халык хуҗалыгының барлык тармакларында техник прогрессны тагын көчәйтүне һәм совет фәненең яңа уңышларга ирешүен тәэмин итәргә кирәк. Яңа бишьеллык эчендә промышленность продукциясе 48 процентка үсәргә тиеш. Кара металлургия производствосы 35 процентка, күмер чыгару 51 процентка, машиналар эшләү ике тапкыр артачак. Бишьеллык елларында торгызыл- ган һәм яңа салынган 6 меңләп предприятие хәрәкәткә кертеләчәк. Сталинчыл яңа бишьеллыкны үтәү промышленностьта яңа төзелешләрне киң җәелдерү белән бергә алып барыла. Яңа бишьеллыкның өч ел да тугыз ае эчендә генә дә 4.600 дән артык предприятие тор- гызылды, төзелде һәм эшкә җибәрелде. Меңнәрчә кооператив предприятиеләре сафка кертелде. Совет халкының героик хезмәте нәтиҗәсендә СССР промышленносте 1950 елга билгеләнгән үсү планын узып китте. Яңа бишьеллык план 1950 елны авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне сугышка кадәрге күләмгә карата 27 процентка үстерүне күздә тоткан иде. ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль Пленумы карарында болай диелгән: «Хәзер, тыныч төзелешкә күчкәннән соң, безнең партиябез һәм дәүләтебез алдына бөтен күләме белән, иң ашыгыч бурыч сыйфатында, авыл
114 
 
хуҗалыгын безнең, халкыбыз өчен азык һәм җиңел промышленность өчен чимал булдырырга һәм дәүләт өчен кирәкле азык һәм чимал запаслары тупларга мөмкинлек бирерлек итеп иң кыска срокта күтәрүне тәэмин итү бурычы килеп басты». Яна бишьеллык планның, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ничек үтәлеп баруын күрсәтү өчен шундый факт китерергә мөмкин: 1948 нче елда ук инде бөртекле культураларның тулай җыемы 1940 нчы ел дәрәҗәсенә җитә язган иде. 1949 нчы елда исә узып та китте. Безнең илебездә бөртекле ашлык проблемасы инде хәл ителгән һәм бу өлкәдә киләчәктәге уңышлар ныклы нигездә торалар. Югары һәм ныклы иген уңышы алу өчен кыр ышыклау урманнары утырту, үлән басулы чәчү әйләнешләре кертү, сулыклар һәм буалар төзү планы турында моннан ике ел элек партия һәм хөкүмәт кабул иткән карар уңышлы үтәлә. Без сталинчыл бөек чорда, миллионнарның хезмәте гөрләп чәчәк аткан чорда яшибез. Бөтен дөнья хезмәт ияләре совет кешеләренең батыр хезмәтләрен һәм аларның гүзәл нәтиҗәләрен соңгы елларда аеруча зур игътибар белән күзәтеп киләләр. Бөтен дөньядагы миллионнарча кешеләр Волга елгасында Куйбышев һәм Сталинград гидро- электр станцияләре төзелеше турында СССР Министрлар Советы карарын зур кызыксыну белән укыйлар. Төзү эшләренең мондый киң колачын һәм мондый темпларны әле- гә тарих белгәне юк. Большевиклар партиясе һәм Совет хөкүмәте Сталин чорының яңа- дан-яңа бөек гигантлар төзелешен башлап җибәрү турында тарихи карарлар чыгардылар. Аму-Дарья белән Красноводск арасында 1.100 километр озынлыктагы Төркмән- стан баш каналын төзү турындагы, Днепр елгасында Каховка гид- роэлектр станциясен, Көньяк Украина каналын, Төньяк Кырым каналын төзү һәм Украинаның көньяк районнары һәм Кырымның төньяк районнары җирләрен сугару турындагы карарлар безнең илебезнең экономик куәтен тагын да арттыруга юнәлдерелгәннәр, алар коммунизмның бөек төзелешләре булып торалар. Совет кешеләре Ленин — Сталин идеяләренең бөек тантанасы көннәрендә бәхетле яшиләр. В. И. Ленин һәм И. В. Сталин тарафыннан илне электрлаштыру буенча эшләнгән план — ГОЭЛРО планы 
күптән тормышка ашырылды һәм берничә тапкыр арттырып үтәлде. Беренче тапкыр Волхов электр станциясен төзеп эшкә җибәргәннән сон, Днепр елгасындагы гигант электр станциясенең турбиналары ходка киттеләр, моннан тыш йөзләрчә һәм меңнәрчә зур һәм кечкенә электр станцияләре төзелеп эшли башладылар. 1933 елда беренче бишьеллыкка йомгаклар ясап, иптәш Сталин: без электр энергиясе җитештерү ягыннан иң соңгы урында тора идек, хәзер исә беренче урыннарның берсенә күтәрелдек, дип белдерде. Сталинчыл бишьеллыклар чорында илне электрлаштыру эшендә яңа уңышларга ирешелде. Электр энергиясе халык хуҗалыгының барлык тармакларына киң рәвештә керде. Патша строе вакытында авылга электр яктылыгы кертү хыял булып санала иде. Хәзер исә, бөек сталинчыл чорда, электр энергиясе колхоз авылы тормышында киц урын алды. Меңнәрчә колхозлар, шул исәптән безнең Татарстан республикасы колхозларында да, электр энергиясе колхоз производствосында һәм колхозчылар тормышында файдаланыла. Хәзер инде электр көченнән файдаланучы тракторлар да эшли башладылар, шуның белән авыл хуҗалыгы работникларының хезмәт җитештерүчән- леген күтәрә баруга җитди шартлар тудырыла. Социализмнан коммунизмга күчә бару өчен хезмәт җптештерүчәнлеген күтәрү юлында көрәшне дәвам иттерүнең гаять зур әһәмияте бар. Яца җәмгыять строе бары тик югары хезмәт җитештерүчәнлеге нигезендә генә тәмам җиңеп чыга ала. 
я» 115 
 
Социалистик ярышның хәзерге этабы яңа техникага бәйләнгән. Ә безнең промышленностебыз хәзер яңа, югары техника белән коралланды. Шушы техника нигезендә бездә стахановчылык хәрәкәте туды. Иптәш Сталин бу халык хәрәкәтенә югары бәя бирде. «Ул, — диде иптәш Сталин, — безнең промышленностьта революция ясарга тиеш. Нәкъ менә шуның өчен дә, ул, стахановчылык хәрәкәте, үзенең нигезендә тирән революцион хәрәкәт булып тора. Аның әһәмияте тагы шуннан гыйбарәт: бу хәрәкәт социализмнан коммунизмга күчү өчен шартлар хәзерли» (Сталин, Ленинизм мәсьәләләре, 503—504 б.). Хәзер стахановчылык хәрәкәте массовый күренеш булып әверелде. Бу хәрәкәтнең инде бик күп яңа формалары, мәсәлән, эчке резервларны туплау өчен, предприятиеләрнең табыш белән эшләүләре өчен, планнан тыш тупланыш өчен, производствода агым методы кертү өчен эшчеләрнең патриотик хәрәкәтләре туды. Октябрь революциясенең 31 еллыгы турындагы докладында иптәш Молотов болан диде: «Без шундый заманда яшибез ки, бөтен илдә безнең эшчеләребез, хезмәткәрләребез һәм колхозчы крестьяннарыбыз социалистик ярышта катнашалар. Хәзер ярышта катнашмаучы һәм предприятие өчен дә, колхоз өчен дә ярышучылар санын арттырырга омтылмаучы фабрикалар һәм заводлар яки колхозлар юк һәм булырга тиеш түгел». Техниканың үсүе, җитештерү көчләренең артуы промышленность өчен дә, авыл хуҗалыгы өчен дә кадрлар хәзерләүне тагын да киңәйтүне таләп итә, чөнки хезмәтнең хәзерге замандагы яңа кораллары югары культура-техник белемнәре һәм җитәрлек производство тәҗрибәләре булган яңа кешеләр тарафыннан гына хәрәкәткә китерелә алалар һәм иң нәтиҗәле төстә файдаланыла алалар. Ахыр чиктә бу акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы, шәһәр белән авыл арасындагы каршылыкны бетерүгә китерә. Шул уңай белән коммунистик җәмгыятьтә хезмәт бүленеше булмаячак дип уйлау ялгыш булыр иде. Техниканың хәзерге дәрәҗәсендә бу мөмкин түгел. Сүз хезмәтне бүлүне бетерү турында бармый, бәлки кешенең хезмәт бүленешенә колларча буйсынуын бетерү турында бара. Капитализм шартларында эшче үз машинасының колы. Капитализм 
шартларында машина кешене һәрьяклап имгәтә. Коммунизм исә кешенең машинага буйсынуын бетерә. Коммунизм вакытында хезмәт җитештерүчәнлеге үсү, хезмәт шартларының тагын да җиңеләюе, эш көненең кыскаруы белән кешенең һәрьяклап үсүе өчен киң мөмкинлекләр ачылачак. Милекнең бердәм формасы тудырылачак булганлыктан, эшчеләр сыйныфының һәм крестьяннарның культура-техник белемнәре күтәреләчәк булганлыктан, билгеле, теләсә нинди катлаулы техника да кеше ирегенә буйсыначак. Бу турыда инде хәзер үк яңа техниканы үзләштергән һәм берничә- шәр профессияләре булган совет кешеләренең эш практикасыннан меңнәрчә мисаллар китерергә мөмкин. Социализм вакытында җәмгыять милке ике төрле формада була: бөтен халык байлыгы булган дәүләт милке белән беррәттән, монда милекнең колхозкооператив формасы, ягъни аерым коллективлар милке дә бар. Хәзергә әле авылда социалистик милекнең тагын да югарырак формасына күчү өчен шартлар юк. Социалистик милекнең бердәм формасы коммунизм тулы җиңеп чыккач кына мөмкин. Алдагы үсеш авыл хуҗалыгы артельләренең җәмәгать хуҗалыгын ныгыту юлы белән барырга тиеш. Хәзерге шартларда социалистик авылда артель колхоз хуҗалыгының бердәнбер дөрес формасы булып тора. Ни өчен? Чөнки, беренчедән, артель колхозчыларның шәхси, көнкүреш интересларын аларның җәмәгать интереслары белән бергә дөрес итеп бәйли, икенчедән, артель шәхси интересларны һәм көнкүреш интересларын җәмәгать интересларына уңышлы итеп яраштыра, шуның белән кичәге ялгыз хуҗалыкларны коллективизм рухында тәрбияли. 
116 
 
Коммунизм исә, иптәш Сталин өйрәткәнчә, тагын да югарырак техника нигезендә генә, продуктларның муллыгы нигезендә генә туа ала. «Киләчәктәге авыл хуҗалыгы коммунасының тууы, — ди иптәш Сталин партиябезнең 17 съездында ясаган докладында,—артельнең кырларында һәм фермаларында игеннәр, терлекләр, кошлар, яшелчәләр һәм башка һәртөрле продуктлар мул булгач, артельләрдә механика- лаштырылган кер юу урыннары, хәзерге заманча төзелгән кухня-аш- ханәләр, икмәк заводлары һәм башкалар булдырылгач, колхозчы, үз сыерын һәм вак терлекләрен асрауга караганда, итне һәм сөтне фермадан алу үзенә файдалырак икәнен күргәч, колхозчы хатын-кыз ашханәдә ашау, икмәкне икмәк заводыннан алу һәм керне җәмәгать кер юу урыннарында юдыртып алу, бу эш белән үзе шөгыльләнүгә караганда, үзенә файдалырак икәнен күргәч булыр. Киләчәктәге коммуна... продуктлар муллыгы нигезендә туачак». Артельнең коммунага әверелә баруы әнә шундый шартларда булачак. Ленин — Сталин партиясе үткәрә торган барлык чаралар әнә шуны, продуктлар муллыгы нигезендә туа торган коммунаны күздә тоталар һәм безнең укышларыбыз бу өлкәдә гаять зур. Колхозларны яна техника белән коралландырудагы якадан-яңа укышлар моны ачык күрсәтәләр. Бу колхозларны эреләндерү чарасында да бик ачык күренә. Чөнки бай һәм катлаулы техниканы тулысынча һәм яхшы файдалану эреләндерелгән колхозларда аеруча яхшы нәтиҗәләр бирә. Ачык аңлашыла ки, колхоз-коопе- әатив милкен ныгыту хәзер бик әһәмиятле бурыч. Ләкин социалистик җәмгыять төзүне төгәлләү һәм коммунизмга күчә бару өчен җәмәгать милкенең иң югары формасы булган дәүләт милкенең ролен, йогынтысын һәм тоткан урынын күтәрүнең аеруча зур әһәмияте бар. Безнең партиябез һәм Совет хөкүмәте моңа гаять зур игътибар бирәләр. и. * •• Социализмнан коммунизмга күчә бару турында сүз барганда коммунизмга күчүнең срокларына карата сорауның тумый калуы мөмкин түгел. Билгеле ки, бу күчә бару материаль һәм рухи шартлар тудыру нигезендә, социализмның төп принцибын- һәркемнән — аның сәләтенә карап, һәркемгә — аның хезмәтенә карап, 
дигән принципны тайпылышсыз рәвештә тормышка ашыра бару нигезендә булачак. Коммунизмга күчүнең тарихи сроклары турында Ленин һәм Сталин хезмәтләреннән табарга мөмкин. Билгеле булганча, коммунизмның беренче фазасы — социализмны төзү өчен 20 ел чамасы вакыт кирәк булды. Иптәш Сталин 1936 нчы елда, Советларның гадәттән тыш VIII Бөтенсоюз съездында ССР Союзы Конституциясе проекты турындагы докладында, бездә коммунизмның беренче фазасы, социализм, нигездә тормышка ашырылды инде, дип әйткән иде. Шик юк ки, большевиклар партиясе җитәкчелегендәге совет халкы коммунизмның югары фазасын төзүне дә тарихи яктан кыска срокларда уңышлы башкара алыр. Владимир Ильич Ленин 1920 елда, комсомолның III съездында сөйләгән речендә, 15 яшьтәге буын коммунистик җәмгыятьне күрәчәк һәм мондый җәмгыятьне үзе төзүче булачак, дип белдергән иде. Иптәш Сталии Ленинның коммунизм турындагы өйрәтүләрен тагын да тирәнәйтеп һәм безнең илебездә социализм төзелеше тәҗрибәләреннән чыгып, СССРиың төп экономик бурычларын үтәүнең беренче дәрәҗәдәге әһәмияте барлыгын күрсәтте. Иптәш Сталинның 1946 елның 9 февралендә Москва шәһәренең Сталинский сайлау округы сайлаучылары алдында сөйләгән реченнән коммунизмның югары фазасына күчүнең сроклары турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Ул бу речендә төп продукцияләр җитештерү буенча аерым саннар китерде һәм моның өчен яңадан өч бишьеллык кирәк, дип әйтте. Совет социалистик стройның өстенлекләре, әйтик: җитештерү сред- ствол арына җәмәгать социалистик милек булу, хуҗалыкның план ни
117 
 
гезендә үсүе һәм, шунлыктан, кризисларның б өте н л әй булмавы, эксплоатациянең бөтенләй бетерелгән булуы — болар барысы да коммунистик җәмгыять төзүне кызу темплар белән алып барырга мөмкинлек бирәләр. Аннары, шуны да һич онытырга ярамый: социалистик индустриянең һәм авыл хуҗалыгының яңадан-яңа куәтле күтәрелеше өчен, хезмәт җитештерүчәнле- генең күтәрелә баруы өчен совет кешеләренең үз-үзләрен аямыйча көрәшүләре, политик һәм культура фронтларында кешеләрнең аңнарындагы капиталистик калдыкларны бетерү өчен уңышлы көрәшү, техниканың, фәннең һәм культураның һәрьяклап кызу үсүләрен тәэмин итү — социализмның коммунизмга күчү срокларын кыскартуда зур урын тоталар. Социалистик дәүләтнең экономик һәм оборона куәтен күтәрә бару, бөтен дөнья хезмәт ияләренең демократия һәм социализм лагерен киңәйтә һәм ныгыта барулары өчен көрәшүләре коммунизхм төзүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора. 
Шулай итеп, без алга барабыз. Барлык юллар коммунизмга илтәләр. Без .табигатьне җәмгыятьнең үсешенә буйсындырабыз. Большевиклар теләге белән, аңлы совет кешеләре теләге белән далаларда урманнар тудырыла, урманнарда шәһәрләр төзелә, елгаларның агымы безгә кирәк булган якка борыла, көньяк җимешләре төньякка күчәләр. Билгеле, безнең үсешебез юлында инде кыенлыклар юк, дип әйтү дөрес булмас иде. Алар бар. Ләкин алар капитализм вакытындагы кебек антагонистик характерда түгел. Социалистик җәмгыятьтә иске белән яца арасындагы каршылыклар капиталистик җәмгыятьтәге иске белән яца арасындагы каршылыклардан тамырында ук аерылып торалар. Бездәге каршылыклар үтеп кп- тучән характерда булалар. Бездә совет җәмгыятенең үсеш барышында туа торган кыенлыклар әле кешеләрнең аңында капитализм калдыкларының бетеп җитмәгән булуында. Бу калдыклар хезмәткә, җәмәгать милкемә социалистик а.ч белән карамауда, үзеңә дәүләттән күбрәк алып, дәүләткә азрак бирергә омтылуда күренәләр. Шунлыктан, совет кешеләрен коммунистик тәрбияләү аеруча әһәмиятле төс ала. 
Хезмәт ияләрен идеологии тәр бияләүдә хәлиткеч рольне больше виклар партиясе һәм Совет дәүләте башкара. Партия — совет халкының политик җитәкчесе һәм тәрбиячесе. Аның бурычы — кешеләрнен аңында капитализм калдыкларына каршы кискен көрәш өчен һәм буржуаз идеология йогынтысын җиңү өчен, совет кешеләрен коммунизм рухында тәрбияләү өчен массага идеологии йогынты ясауның барлык чараларыннан киң күләмдә файдалану. Идеологик эш мәсьәләләре буенча В1\П(б) Үзәк Комитетының соңгы елларда кабул иткән тарихи карарлары нәкъ менә шул максатка юнәлдерелгән. Безнең коммунизмга таба уңышлы рәвештә алга баруыбыз идеологик эшне җәелдерүгә бәйләнгән. Социалистик дәүләт коммунизм төзү өчен көрәштә бик әһәмиятле корал. Ил эчендә безнең дәүләтебезнең төп бурычы тыныч хуҗалык- оештыру эше һәм коммунизм төзү буенча культура-агарту эше алып барудан гыйбарәт. Хәзер, коммунизмга күчү чорында мондый эшнең аеруча әһәмияте бар. Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендәге Совет дәүләте илнең производство аппаратының пң зур өлешенең, халык хуҗалыгындагы төп һәм оборот фондларының һәм җитештерелә торган продукциянең тулы хокуклы хуҗасы. Социалистик стройда дәүләт илнең бөтен хуҗалык тормышына җитәкчелек итә. Монда төп нигез птеп большевиклар партиясе политикасы алына. Совет дәүләте карамагында акча, кредит, хуҗалык исәбе кебек бик әһәмиятле чаралар бар. Шулар ярдәме белән ул безнең халык хуҗалыгының коммунизмга таба үсүенә юнәлеш бирә/ Совет хөкүмәте производство планнарының үтәлүенә сум белән контроль ясый.


 
Совет дәүләтенең көч чыганакларыннан берсе шунда ки, ул үзенең эшен киң массаның актив катнашы белән, хезмәт ияләренең массовый оешмасы булган Советлар аркылы үткәрә. Советлар, — дип өйрәтә иптәш Сталин, — массаларның туры- дан-туры үз оешмалары, ягъни ~ иң демократик һәм, димәк, массаларның иң авторитетлы оешмалары булып торалар; алар яңа дәүләт төзүдә һәм аны идарә итүдә массаларның катнашуын максимум җиңеләйтәләр һәм массаларның революцион энергиясен, инициативасын, иҗат сәләтен максимум дәрәҗәдә чишеп җибәрәләр. Хезмәт ияләре депутатларының җирле Советларына сайлауларны 1950 елның 17 декабрена билгеләү турында РСФСР Верховный Советы Президиумы Указы һәм Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Указы игълан ителделәр. Советлар безнең илебез тормышында гаять 
зур роль уйныйлар. Хәзерге шартларда, безнең илебез Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә коммунизм төзү бурычларын уңышлы хәл иткән вакытта, Советларның, роле аеруча зур. Советлар эшендә коммунизм төзүче миллионнарча һәм миллионнарча хезмәт ияләре катнашалар. Дәүләт власте органнары буларак, Советларның бетмәс- төкәнмәс көч чыганагы әнә шунда, һич шик булуы мөмкин түгел, бу сайлаулар да, моннан элекке санлаулар кебек үк, безнең дәүләт властеның тагын да ныгуына, коммунизм төзүче киң массаларның дәүләт һәм хуҗалык төзелеше өлкәсендә тагын да актив катнашуларына китерер. Безнең халкыбыз үз киләчәгенә ышаныч белән карый, чөнки коммунизмның бөек җиңүләре өчен хезмәт ияләренең батыр көрәшләренә большевиклар партиясе, даһи Сталин җитәкчелек итә.