Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МӘХМҮТ ХӨСӘЕН ★ КОТЛЫЙМ СИНЕ, ЛЕНИНГРАД! 
Таныш булыйк: Синең ишегеңдә — Экскурсант татар баласы. Җавап булып, миңа Ишетелә Узган гасырларның авазы: — Петербург. — Питер. — Петроград. Куәтлерәк кинәт яңгырап, һава ярып, тавыш оча ерак: — Ленинград!.. — Яңа Ленинград! Сүнмәс таңы без яшәгән чорның Шунда туды, шунда сызылды, Фронтларның, илнең, Октябрьның Шуннан үтте алгы сызыгы. Күккә язды бөек шатлык барны «Аврора»ның яшен утлары, Ленин белән Сталин халыкларны Яна эра белән котлады. Ул онтылмас көннәр калды ерак, Яңа заман җәйде колачын, Син гел күккә күтәрелдең җырлап, Канат итеп Ленин комачын. Даның илдә, күчеп телдән телгә, Ялкынлы җыр булып күкрәде, Ә дошманнар, әйләндереп көлгә, Юк итәргә сине теләде... Ак фин килде —

/  
качып китте көчкә, Башын ватып гранит кыяңа, Гитлер килде — ул да синең көчтән Тәгәрәде теге дөньяга. Тормыш белән үлем якала'шып, Алышканда капкаң төбендә, Алгы сафка басып, җимергеч ут ачып, Үлемне дә җиңдең, төнне дә!.. Мин сокланам, герой кала, синең йөрәк, намус, акыл көчеңә, һәр ягыннан социалистик илнең Җыр ташкыны агыла исмеңә. Проспектлар буйлап, киләм уйлап: — Гүзәл шәһәр!.. Җир өстендә һич юк сиңа тиң, Сине шулай тиңсез гүзәл итте Совет халкы, иптәш Сталин. Асфальт юллар буйлап, киләм уйлап: — Нинди матур Нева ярлары! Синдәй елга, гранит йөзле Нева, Кайсы гына илдә бар тагы?! һәйкәлләрен карыйм Лиговканың, Үтәм данлы Смольный яныннан — Коммунистик безнең эпоханың Нигез ташы шунда салынган. Фуражкасын тоткан килеш кулга, Броневикта берәү юл уза... Бу — Владимир Ильич Ленин шулай Күкрәп туар чорга кул суза. Монда килеп ерак-ерак Ыктан, Мин — бер гади татар баласы, Синең өчен тулы бокал тотам, Котлыйм сине/ яшьлек каласы! 1950.

 
ХӘЙ ВАХИТ 
КАДЕРЛЕ РӘСЕМ 
Саф-саф үтә парад урамнан, Бөтен урам ямьгә уралган. Күпме гөлләр, байрак-әләмнәр. Күпме «урра», күпме сәламнәр! Туя алмыйм тыңлап, карап та, Мин беренче кат шул парадта. Минем кулда шундый бер рәсем, Күргән саен килә күрәсем! 
Бөтен халык миңа күз ата, — Рәсемемне һәркем күзәтә, һәр йөздә ул нурлар уйната, һәр йөрәктә җырлар уята. Күкрәгемә сыймый шатлыгым, Горурланам, атлыйм атлыгып,— /Минем кулда чөнки бу рәсем, Күргән саен килә күрәсем! 
Без ул чакта әле тумаган, Безнең хакта инде уйлаган,— Үссеннәр, дип гүзәл тормышта, Яшәсеннәр, дигән тынычта. Ленин бабай белән беренче Халкыбызга ирек бирүче Юлбашчыбыз рәсме бу рәсем, Күргән саен килә күрәсем!

 
САМАТ ШАКИР 
ТӨЗҮЧЕ 
Кирпечләрне ипләп сала, Читләрен сылап куя. Өлгер куллар стенаны Ничек төз игеп өя! 
йөзендә — кояш нурлары, Күзләре — карый ерак. Хезмәт эчендә тагын да Кызурак тибә йөрәк. 
Үлчәнә хезмәт—минутлап, Тоташа — гасырларга. Хезмәт ул — бездә дан эше, Керә дастан, җырларга. 
Кран ярдәмендә кирпеч Туктаусыз менеп тора. Төзүченең кәефе килгән, Ул мыек бора-бора: 
— Әйткән сүз — ук! Өч көн алда Бинабыз төзелеп бетә. ... Чүкечләр Оердәм такмаклый: «Безне бит халык көтә.» 
Дәрт белән эшли туктаусыз Бригада бердәм булып, «Миннән дә өскә менәләр!» — Дип көнләп чигә болыт.