Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КАСЫЙМ ФӘСАХОВ 
БЕЗ ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН ЭШЛИБЕЗ 
Илем — Туганлык һәм дуслык иле, Тынычлыкның Ныклы терәге; Тарих белми торган Зур эшләрнең Бездә туа Гүзәл үрнәге!
 
Кем уйлаган, Мөмкиндер дип элек — Җәелеп яткан, Көчле елганың Суы белән Җирне я*шәртергә, Үзгәртергә Идел буйларын? 
Кем уйлаган, Барыр юлларында Курку белмәс — Аму-Дәрьяны Буйсындырып, Кеше терелтер дип Ком чүлләрен, Үле даланы? Аяк басмас Кара-Ком чүлендә, 
Гөлҗимешләр Чәчәк атарлар; Эссе җилләр Хөкем сөргән җирдә Киң бакчалар Җәелеп ятырлар! 
Сталин — Безгә киң юлларны Ачты! Куәтле без шуңа, Көчлебез! Бөтен дөнья халкы — Безнең белән! Без Тынычлык өчен эшлибез?
Берничә ел узар... Аму-Дәрья Кешеләргә Хезмәт итәчәк! Куандырып илне — Идел суы; Турбиналар аша Үтәчәк! 

13 
 
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ★ ТЫНЫЧЛЫКНЫ СӨЕП 
Чыгар микән хәтердән Миномётлар җыры? Бер дә, бер дә онтылмый Канлы сугыш кыры... Нәрсә кичсә башымнан, Барсыбарсы истә. «Сугыш» дигән бер сүз дә Үткәннәргә илтә... Хәтеремдә землянка, Истә фронт таны. Калды сеңеп шинельгә Иптәшләрем каны. Хәтеремдә — янгыннар, i Истә поход төне. Командирым күмелгән Калын нарат төбе... һәм шуңар да әйтәм мин: — Җитте, булды! — диеп. Яшим тыныч һәм эшлим Тынычлыкны сөеп. 
Биш ел хәзер... Капланды Тәндә соңгы ярам. Ятмый төтәп кар’шымда Сугыш узган ялан. Яумый өстән бомбалар, Тыныч — минем юлым. Кызым уйный туп белән, Бишегендә — улым. Нинди әйбәт! Кайтасың Кичен эштән, арып. Бер ял шунда — уйнатсаң, Балаң кулга алып. 1 Радио сөйли. Сугышлар. Бөтен бүлмә тына. — Әтием, «сугыш» кем ул? — дип, Сорый кызым гына. Тышта — матур көзге төн, Күктә ак ай — биек. Йокымсырый табигать Тынычлыкны сөеп.


 
Ләкин һаман кайдадыр Дулый сугыш жиле... Ярсый, канга манчылып, Ерак Корея жире. Торса да тик палачлар, Ач шакал күк улап, — Җиңеп чыгар тынычлык, Җирне ямьгә урап. Кем ут салса, — бел, шуңар Булыр уттан үлем. Кылыч тотса, шул кылыч Турап салыр үзен! Котырмасын гангстер, Гадел хөкем — якын. Ярдәм итмәс бактерия, Яклый алмас атом! Дулый алмас һич сугыш, Күккә ялкын чөеп. Гөрли чөнки шаулы жыр, Тынычлыкны сөеп. 
Көчле, матур, сөйкемле Минем туган илем. Алган тыныч идеаллар Кочып бөтен иңен. Келәтләрне тутырган Алтынсыман арыш, Җәелә һаман цехларда Данлы эш һәм ярыш. Сталинград. Куйбышев, Тезелешләр бара... Уйный күктә күгәрчен, Дәрес карый бала. Г әрли матур симфония, Хәзер була бина..? Сабый балам бишектән Текәп карый миңа. Шуңар миндә карар — нык, Уй һәм теләк — бөек. — Көрәшермен, эшләрмен Тынычлыкны сөеп!