Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИЗМ ШУЛАЙ ТӨЗЕЛӘ



 

Самолёт, Куйбышев шәһәре өстендә бер тапкыр әйләнгәннән соң, Астраханьга таба юл ала, Идел уңда кала, ә ямь-яшел басулар, соргылт томан белән каплангандай,то- ныкланганнантоныкланалар. Ә горизонтта исә бер болыт әсәре дә юк. Юлчылар самолет астыннан йөгереп үтә торган басуларга, сирәк- сирәк кенә булып үсеп торган урманнарга карыйлар, куерганнан- куера барган һәм бертөрле дә шатлык вәгъдә итми торган бу томанның кайдан килеп чыкканын төшенмиләр. Томан исә җир өстендәге, күзне рәхәтләндергеч барлык матур төсләрне — әле хәзер генә ямь- яшел һәм зәп-зәңгәр булып җәелеп яткан бодай басуларының һәм болыннардагы талларның нәфис төсләрен юып алгандай була. һәм кинәт самолёт канаты астында ак тозлак белән аралашкан чүлнең сары теле күренә. Ул инде бу участоктагы барлык яшеллекне ялап алган, һәм без чүлнең һөҗүме башланганын бик ачык күрәбез. Елгалар кипкән, алар бер-бер артлы тезелешеп киткән вак-вак күлләргә әверелгәннәр. Юллар ком барханнары арасына кереп югалганнар. Болар барысы да комның һөҗүм итеп килгәнен күрсәтеп тора. Яңа утыртылган урманнар һавадан тар гына булып күренәләр. Алар, комның һөҗүмен туктатып, почетлы каравылга баскандай, сузылып киткәннәр. Аннары ара-тирә сакланып калган элеккеге урманнар яисә соңгы сгер.ме-утыз ел эчендә үстерелгән яңа урманнар бу ко- тоткыч пейзажны матурлап, бизәкләп торалар. Кызу. Бөркү, һавага бик вак кына тузан күтәрелгән.— ул томан шикелле булып тора. Каяндыр рәшә — дада миражы килеп чыга, һава сәер генә чагыла һәм 
сәяхәтченең күз алдына аның хыялындагы нәрсәләр — гаҗәеп матур елгалар, күлләр, урманнар килеп баса. Ләкин менә җил исеп китә — рәшә югала, тик ул озак югалып тормый, яңадан килеп чыга һәм яңадан сәяхәтченең су турындагы, урманнар турындагы, салкынча һавалар турындагы хыялларын җанландыра — бу юлы инде ул бөтенләй икенче формада, икенче күренешләрдә җанландыра... Бу — коры җилләр белән кипкән, кояшның эссе нурлары белән өтеп алынган Идел аръягы; мондагы җирләр — бик уңдырышлы җирләр; һавалар яхшы булган елларда анда игеннәр каерылып үсәләр, ә начар елларда бөтен нәрсә яна, көя. Менә бу җирләр инде партиянең һәм хөкүмәтнең карары буенча еллар теләсә генә пичек килгәндә дә игеннәрне бик яхшы уңдыра торган җирләргә әверелергә тиешләр. Ләкин моның өчен су кирәк. Су янәшәдә генә. ’ Бөек рус елгасы дулкынлапа-дулкыплапа көньякка таба ага. Ләкин яңгырсыз елларда Идел тирәсе дә сары ком белән урала, һәм сай урыннарда пароходлар моңсу гына кычкыралар. 
2 Озакламыйча боларның берсе дә булмаячак: чүлләр дә, корылыклар да булмаячак!  
89 
 
Совет халкы — шәһәрләребезне», һәм авылларыбызны» хезмәт ияләре— СССР Министрлар Советының Иделдәге ике гигант төзелеш турындагы — Куйбышев һәм Сталин- «рад гидроэлектростанцияләрен төзү турындагы тарихи карарларын гаять дәрәҗәдә шатланып каршы алдылар. Чүлләр дә, корылыклар да булмаячак! Бөек рус елгасында төче сулы диңгезләр хасыйл булачак, аның яңа ярларына яңа шәһәрләр салыначак: алар без күреп үскән промышленность шәһәрләре дә һәм әлегә без күнегеп җитмәгән агрошәһәрләр дә булачаклар. Һәм болар шул кадәр тиз булачак: быел беренче тапкыр мәктәпкә укырга кергән балалар, җиденче класска күчкән чагында, илебезнең географиясе һәм экономикасы турында яңа китаплар һәм яна карталар белән имтихан бирәчәкләр. Ул китаплар һәм карталар бүген аларның өлкән иптәшләре укый һәм файдалана торган китапларга, карталарга охшамаячак. Куйбышев һәм Сталинград гидроэлектростанцияләре — менә табигатьне үзгәртәчәк көчнең чыганаклары шулар. Бу чыганаклар турында хәзер бөтен ил дулкынланып сөйли. Елга 20 миллиард киловатт- сәгать электроэнергия! Ә бит ул энергиянең авыл хуҗалыгында кулланылган һәр киловатты авыр физик хезмәттән сигез эшчене бушата. Ә шул күләмдәге электроэнергияне эшләп чыгару өчен кирәк булган каты һәм сыек ягулыкны куллануның кимүе нәтиҗәсендә хезмәтнең яңа резервлары туачак һәм ул резервлар йөзләрчә яңа производстволарны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бары тик Москвага гына ел саен ун миллиард киловаттсәгатьтән артыграк электроэнергия бирелеп торачак, ә бу исә моннан утыз ел элек Ленин һәм Сталин инициативасы белән кабул ителгән ГОЭЛРО планының бөтен куәтеннән зуррак дигән сүз. Капитализмның ярсу җанлы «пәйгамбәрләре» әле күптән түгел генә безнең илебездәге һәрбер яңа төзелеш планын, менә инде бу план һич тә тормышка ашырылачак түгел дип, кычкырырга керешә торганнар иде, ә бүген алар да тынып калдылар, әгәр тынмыйлар икән, бары тешләре арасыннан чыжылдатып ләгънәтләрен генә яудыралар. Безнең узгандагы уңышлары- бызны күреп, алар социализмның кешелек тарихында мона 
кадәр булмаган яңа энергияне, азат хезмәг энергиясен тудырганын аңладылар. Бу азат хезмәт елгаларны икенче якка таба агыза, җирләрне яңарта, тарихта булмаган бөек планнарны тормышка ашыра. Куйбышев һәм Сталинград электростанцияләрен салып бетерү белән табигатьне үзгәртеп коруның яңа чоры башланачак. Гасырлар буенча корылык белән газапланган җирләр иген ундыра торган җирләр булып әвереләчәкләр. Атлантикадан яңгырлар алып килә торган һава агымнары элек бик еш кына хәлләрдә Идел буйларына килеп җитмичә явып бетәләр иде, моннан соң инде алар, Идел диңгезенең дымлы һавасы ярдәмендә, бөтен җәй буенча бер тамчы яңгыр төшми торган җирләргә — Казахстан чүлләренә кадәр барып җитәчәкләр. Көнбатыш «галимнәре» «метеорология» сугышының проектлары өстендә эшлиләр һәм бу сугышның алымнары җитәрлек өйрәнелмәгәнгә кайгыралар, ә без илнең климатын үзгәртәбез, авыл хуҗалыгын моңа кадәр булмаган дәрәҗәгә күтәрәбез, көньяктагы үсемлек культураларын төньякка мендерәбез, «иген үсә торган чикләр», — дип аталып йөртелгән чикләрне яца урыннарга күчерәбез, Американың ялган галимнәре тарафыннан иҗат ителгән, «иген уңышының кими бару законы»,— дип аталган ахмак нәрсәне юкка чыгарабыз. Алар үзләренең үлеп, череп барган дөньяларында тагын нәрсә белән мактана алалар соң? Бәлки алар Изге Лаврентия елгасындагы су ресурсларыннан бик аз файдаланулары белән мактана ала торганнардыр? Алар бу елгадан менә нәрсә өчен бик аз файдаланалар: чөнки Американың бөтен байлыгына хуҗа булган «мең» америкалының берсе — Джон Пирмонт Морган бу
90 
 
елганы үзенең кулына алырга тырыша! 1944 елның 30 ноябренда, США конгрессының утырышында сенатор Ла Фоллет түбәндәге сүзләрне сөйләде: «Кулдагы бөтен документлар шуны раслыйлар,— диде ул,— Дж. П. Морган һәм аның компаниясенең йогынтысында булган корпорацияләрнең һәм агентлыкларның барысы да хөкүмәткә Изге Лаврентия елгасының энергетик ресурсларыннан файдаланырга, электроэнергиянең бәясен төшерергә бөтен көчләре белән комачаулык итәләр... Дж. П. Морган һәм электроком- паниядәге аның союздашлары, бик күп еллардан бирле инде, Изге Лаврентия елгасындагы гидростанция төзелешенең проектын тормышка ашыру эшенә аяк чалып киләләр. Әгәр без США да электроэнергиянең үзенә төшкән бәясе кимемәгәнен, ә аның, киресенчә, күтәрелгән- нән-күтәрелә барганын искә алсак, бу кыргый вакыйга аеруча гажәп тоелачак. Электрокомпанияләрнең доходлары иксез-чиксез үсә, чөнки бүген Американың бөтен хәрби промышленностен аларның станцияләре тәэмин итеп торалар. Хөкүмәтебез, «таҗ кидертелмәгән корольләрдән» берсенә буйсынып, аның артыннан дәшмитынмый ияреп бара». 3 1945 елда миңа Идел аръягында булырга туры килгән иде. Шул чагында мина Саратов өлкәсенең су хуҗалыгы мөдире, сугарыла торган җирләрнең перспективалары турында сөйләп, сугарыла торган участокларга су җибәрер өчен асбоцемент трубаларның җитәрлек булмаулары турында матбугатка язып чыгуымны үтенгән иде. Без Новоузень районындагы сугарыла торган участокларны карап чыктык. Нефть белән эшләүче движок тар гына бер елга буенда бар хәле белән пырхылдый, басуларга су бирә иде. Сугарыла торган участокның күләме ун гектар иде. Сугарылган җирләрдәге бодайлар һәм яшелчә бакчаларындагы үрентеләр чамасыз кыздырган кояш астында ямь-яшел булып үсеп торалар, ә тирә-юньдәге бик күп километрларга сузылган басулар, дым юклыктан, әкрен генә корып баралар. Күптән түгел генә коры җилләр искән иде, алар басу өстен өч сантиметр калынлыктагы кара тузан белән каплап киткәннәр... Тузан, кара 
кәфендәй булып, шыксыз гына ята. Үсемлекләр көч-хәл белән башларын күтәрәләр, ләкин инде алар корылыктан тәмам янганнар. Безне ияртеп килгән колхозчы, түзә алмыйча әрнеп, һич тә көтмәгәндә: — Ә ул трубалар нәрсә бирәчәк соң безгә? — дип әйтеп куйды.— Идел суын китерәсе иде монда, ул инде ун гектар җирне генә түгел, ә бөтен басуларны сугарыр иде. Дөрес, су белән болай тәэмин итү яхшы эш, ансы турында бернәрсә дә әйтеп булмый, әмма җир кызганыч. Кызган инә белән генә диңгезне жылытып булмаган кебек, басуларны да чиләк белән генә туйдырып булмый... Ул Идел аръягындагы колхозчыларның иң татлы хыялларын әйтеп бирде. Бу сүзләрне ул Сарпин уйсулыгына һәм Нугай даласына утырган, андагы җирләрне эшкәрткән кешеләр исеменнән, Кара җирләр һәм Каспий буе чүлләре буйлап көтүләрен йөртә торган кешеләр исеменнән әйтте. Ул колхозчы бу хыялының озакламыйча тормышка ашырылачагы турында белми иде әле, ләкин ул аның тормышка ашырылачагын бөтен жаны-тәне белән сизә иде. Ул, үзенең киң уч төбенә салган ике бодай сабагын күрсәтеп: — Менә су нишләтә,—диде. Аның уч төбендәге бодай сабагының берсе бөтенләй корыган, ә икенчесе ямь-яшел булып, тулып үсеп тора иде. Ул елны сүз Идел аръягындагы ун меңнәрчә гектар жирне сугару турында барган иде. Колхозчылар сугарылган җирнең һәр гектарыннан 201 әр центнер тары алган атаклы Чаганак Берсиевныц тәҗрибәсен өйрәнәләр иде. Хәзер инде алар үзләренең колхозларында партиянең һәм хөкүмәтнең тарихи карарларын өйрәнә


 
ләр. Ул карарларда, Куйбышев гидроэлектростанциясе Идел аръягын сугару өчен бер миллиард биш нөз миллион киловатт-сәгать энергия, э Сталинград гидроэлектростанциясе Идел аръягын һәм Каспий буен сугару өчен ике миллиард киловатт- сәгать энергия бирәчәк диелгән. Ул елларда әле, моннан биш ел элек, суны качать итеп алыр өчен моторлар да, аны агызыр өчен трубалар да, колхозлардагы сугару системаларын төзер өчен агачлар да, цементлар да һәм экскаваторлар да җитми иде, бөтен нәрсәне бик зур авырлык белән генә табып була иде, сугыш калдырган авырлыклар бетмәгән иде әле; быел исә меңнәрчә колхозчылар, партиянең һәм хөкүмәтнең карарын укыганнан соң, тарихта булмаган бу гидроэлектростанцияләрнең төзелешен үзләренең хезмәтләре белән тизләтү өчен, шул бөек төзелешләргә эшләргә барырга теләгәнлекләрен белдерәләр. 4 Без бу төзелешләребезне коммунизм төзелешләре дип горурланып әйтә алабыз. Бер эпоха тарафыннан да тудырылмаган һәм бер халыкның да моңа кадәр күргәне булмаган бу иҗади энергия бары безнең яңа җәмгыятебездә генә туды. Без хыялланып кына калмыйбыз, бәлки ул хыялларыбызны тормышка да ашырабыз. Менә шуңа күрә дә бу бөек, мәһабәт төзелешләрнең салынып бетү срокларын шулай искиткеч кыска куярга мөмкин. Бөек рус елгасында алты ел эчендә ике гигант гидроэлектростанция салыначак. Әгәр безнең башлаган төзелешләребез белән дөньяның иң зур төзелешләрен чагыштырып карасак, мондый төзү темпларын беркайда да һәм беркайчан да очрата алмаячакбыз. США ның Колорадо елгасындагы гидростанцияне сала башлаганга инде 40 елдан артып китте. Кол у м б и я елгасындагы « Г р э н д- Кулиянең салына башлавына 20 ел булды. Идел суын чүлгә бирү өчен каналлар, насос станцияләре, меңнәрчә километрларга сузылган сугару каналлары һәм үтә югары вольтларны тапшыргыч линиялар салыначак; электроэнергия белән эшләнә торган катлаулы авыл хуҗалыгы барлыкка киләчәк, анда электро- тракторлар, иксезчиксез сандагы моторлар эшләячәк. Электротапшыргычларныц гигант 
мачталары, кайчандыр Герберт Уэллс тарафыннан тасвирланган, дымлы томаннар эченнән күренгән марсианнардай, далалар аша атлап үтәрләр. Күчмә электростанциягә кабельнең кара бавы белән бәйләнеп куелгандай булып күренгән электротракторлар тавыш-тынсыз гына чирәмнәрне күтәрерләр. Идел суы җир өстендә газаплы авыруның табы төсле булып яткан тозлакларны юып алып китәр. Комнарга миллионнарча кыйммәтле яшь агачлар утыртылыр. Ул агачлар бер унбиш елдан имән урманнарына һәм нарат урманнарына әверелерләр, басу кырыйларына утыртылган кыр саклагыч урман полосалары белән тоташып китәрләр- Бүген елның ничек килүенә бәйләнеп йөргән иген уңышы берничә кабат күтәрелер, һәм бу җирләрнең уңдырышлы җир икәнлеге турында халык мәкальләр һәм җырлар чыгарыр. Бөек Ленин: «Коммунизм ул совет власте плюс бөтен илне электрификацияләү...»—дигән иде. Ленин эшен даһиларча дәвам иттерүче иптәш Сталин җитәкчелегендә безнең илебез Ленин васыятьләрен уңышлы рәвештә тормышка ашыра. Электричество кешегә хезмәткә килә. Без электропромышленностьтагы беренче төзелешләрне — Вол- ховстройны, Шатураны, Угличны, Днепростройны эстафета шикелле итеп исебезгә төшерәбез. Хәзер иптәш Сталин инициативасы белән Иделдә ике бөек гидроэлектростанция салына башланды. Җир яңартыла, табигать үзгәрә. Коммунизм шулай төзелә.