Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЕЗМӘТТӘГЕ БАТЫРЛЫК ТУРЫНДА ҖЫР


 Максуд Сөндекленең яңа поэма һәм шигырьләр җыентыгы «Хезмәткә дан» V — дип исемләнгән. Җыентыкның исеменнән үк күренгәнчә, иптәш Максуд Сөндекле хезмәткә дан җырлауны бурыч итеп куйган. Шунсы күңелле: шагыйрь хезмәтне абстракт рәвештә түгел, бәлки хезмәт ке’шесе, җанлы образлар аша бирергә омтыла. «Кешене хезмәт бар иткән, Хезмәт шат итә аны», — дип тәмамлый шагыйрь «Бакчада» исемле шигырен. Җыентыкның бөтен идеясе менә шушы шигъри юлларга нигезләнгән. Җыентык «Донбасс турында уйлар» дигән цикл белән башлана. •Без яшәдек землянкаларда. Тонык янды «Вольф» лампасы, Шахтерга тик Октябрь гына Штрекның, ачты яктысын», — ди илле яшьтәге бригадир карт, «Бригадир сүзләре» шигырендә. Бу строфаларда икс дөнья, хезмәткә ике төрле караш, ике төрле омтылыш чагыла. Әгәр шахтёрлар элек царизм һәм чит ил капиталистлары эксплуатациясе астында авыр тормыш кичерсәләр, газаплы хезмәткә нәфрәт белдерсәләр, инде Октябрь революциясе, иптәш Сталин әйткәнчә, эшчеләр аңындагы революция булгач, аларның хезмәткә, хәтта шахтер дигән исемгә карата да карашларында кискен борылыш туа: «Шахтёр көне—гади көн түгел, Ул бу җирдә безнең тантана», «Шахтер исеме — горур исем ул. Ул исемне саклый 
                     V Максуд Сөндекле. «Хезмәткә дан». Җаваплы редакторы Сибгать Хәким, Тат- госиздат, 1950 ел. Бәясе 2 сум 50 тиен. 
белегез», — дигән сүзләрне без шул ук бригадир карт авызыннан ишетәбез. Менә «Забойда» шигырендәге Хәйбуш. План үтәүгә, социалистик ярышка ул һәрбер намуслы совет кешесе кебек карый. «Якташлар»дагы Кәрим, «Ярыш утлары»ндагы яшь забойчы Дәүли, Цыгура, Шакиров, Лукичевлар да намуслы хезмәт итү тойгысы белән яналар: «Төзәтергә кирәк иде бу Җир күрмәгән авыр яраны, Үтте Донбасс фәкать өч елда Йөз ел үткән шушы араны». Бу — совет халкының сугыштан соңгы тыныч хезмәттә күрсәткән тырышлыкларының җимеше. Моңа тик бөек большевиклар партиясенең җитәкчелеге астында, совет халкының сөекле атасы Сталин җитәкчелеге астында ирешергә мөмкин булды. Шуңа күрә шагыйрьнең: «Йөртә шахтёр йөрәк түрендә Кешелекнең горур исемен», — дип әйтүе бик хаклы. 
122 
 
Максуд Сөндекле «Хезмәткә дан» шигырендә Стахановның хезмәттә күрсәткән героизмына нәтиҗә ясап болан ди: «Сталин ул тиңсез бакчачы, Чәчәкләрнең бөек белгече, Ә Алексей — гүзәл бакчаның Чәчкәсеннән үскән җимеше». «Макар Мазай» поэмасында укучы корыч коючыларның фашист илбасарларына каршы героик көрәшләре белән таныша. Менә Жданов шәһәре. Ул Ватан сугышыннан соң тиз арада торгызыла, анда иҗади тормыш кайный, ул илгә корыч бирә. Жданов шәһәре: «Үзе үстергән Мазай белән ул Горурлана Совет илендә». Ләкин кем ул Макар Мазай? Бүген нәрсә эшли ул? Ул атаклы корыч коючы булган. Ватан сугышы башлангач, Мазай дошман тылында кала, фашистларга каршы көрәш алып бара, үзенең чын патриот икәнлеген күрсәтә. Фашистлар аны өзлексез эзәрлеклиләр — аның атаклы исеме белән корыч кою заводын аякка бастырырга уйлыйлар. Ахырда фашистлар аны тоталар һәм аңа үзләренең мәкерле планнарын әйтәләр. Мазай тик совет кешеләренә генә хас булган горурлы һәм дошманга карата ачы нәфрәт белән: «Әйе, әфәнде, аңлашыла бу Тик без синнән акыл көтмәдек, Без эшчеләр бервакытта да Ватан белән сату итмәдек», — дип җавап бирә һәм геройларча һәлак була. Ватан сугышы бетә. Жданов шәһәре бөтен киеренкелеге белән яши башлый. Жданов шәһәре халкы сугыштан соң корыч кою заводын торгызуда Макар Мазайны беренче сафта саный, чөнки ул заводның иң кыйммәтле оборудованиеләрен яшереп күмгән, саклап калган, үзенең Ватаны, заводы өчен геройларча һәлак булган. Ләкин ул яЫи: Макар Мазайиың эшен аның шәкертләре Михай Кучерин, Мәхмүт Зиннуровлар дәвам иттерәләр. Шагыйрь Максуд Сөндекле совет халкының сугыштан соң тыныч хезмәттәге батырлыклары турында әнә шулай дан җырлый. Шуның белән бергә җыентыкта күп кенә кимчелекләр дә бар. Шагыйрь хезмәт героикасы турында сөйләгәндә, ни өчендер, үзенең геройларыннан бик күп 
һәм һәрвакыт тир актыра: «тирләрен сөртә» (8 бит), «бу битләрдән кайнар тирләр тамса тамар» (19 бит), «акса акты кайнар тирләре» (94 бит) һ. б. Бу исә примитив техникага һәм тулысынча дип әйтерлек физик көчкә нигезләнгән иске патша Россиясендәге хезмәткә генә хас күренеш. Алдынгы совет техникасы белән коралланган һәм материалистик фәнгә ия булган совет кешеләре өчен бу күренеш характерлы түгел. «Су ташучы малай» җыентыктагы уңышлы, матур шигырьләрнең берсе. Ул аңлаешлы тел белән бих матур язылган. Андагы Хәмит көне-төне тракторга су ташый: «Ул сизә, бу зур колхозда Илгә хезмәте бөек, Аты да атлый ашыгып Сынатмыйк дигән кебек». дип урынлы әйтә шагыйрь. ЛӘКИН: «Зур авылның колхозында Билгесез яши кеше. Планга да кертелмәгәч Аның су ташу эше», — дигән юллар белән һич тә килешеп булмый. Бу ике шигырь хәтта бер- берсен юкка чыгаралар. Колхоз тормышын яхшы белгән кеше болай әйтми, чөнки анда һәркем билгеле, һәр колхозчының җаваплы эше бар: совет колхозларында социалистик учёт хөкем сөрә, һәрбер эш (вагы да, зурысы да) планда карала. Җыентыктагы кимчелекләрнең күпчелеге тел, сурәтләү-художество чараларына кайтып кала: Максуд Сөндекле «кеше — эшче» (29, 37 битләр) «кеше — эше» (34, 40 б.), «түгел — бүген» (39, 46, 99 б.) кебек рифмадаш сүзләрне күп куллана, аларның урыннарын алмаштырып китерүдән дә баш тартмый. Мондый кабатланулар чагыштыруларда да күренә. Мәсәлән, бер үк
123 
 
96 биттә «көмеш кебек якты эретмә», «Терекөмеш кебек эретмә» дип кабатлана. Образларның портретын бирүдә, аларныц характерларын ачуда тел- сурәтләү чараларының әһәмияте бик зур. Нәкъ менә шушы момент Максуд Сөндекле иптәшнең шигырьләрендә җитенкерәп бетми. Мәсәлән, «аның түрендә» (3 бит), «йөрәк түрендә» (3, 4, 9 битләр), «забой түрендә» (17 б.), «өем түрендә» (34 б.), яки «ак йорт» (5,20, 25 6.), «ак костюм» (12, 14. б.), «ак кала», «ак шәһәр» (73 б.) кебек монотон- ностьны очратырга мөмкин. Максуд Сөндекле татар теленең сүз байлыгыннан тулы файдаланмый һәм, билгеле бернәрсә турында сөйләгәндә, төрле эпитетлар кулланып, аны һәрьяклап характерлый алмый. Мәсәлән, шагыйрьнең аңлавында Урал ике төрле генә сурәтләнә: «күксел Урал», «эшче Урал», яки, аныңча, һәрвакыт «якты корыч», «тирән забой», яисә кыр да зәңгәр, ут та, күлмәк тә һәрберсе, ни өчендер, зәңгәр булырга тиеш һ. б. Шунсы аяныч: шагыйрь үз- үзен кабатлый — бу эпитетлар аның 1944 елларда язылган 
шигырьләреннән үк киләләр. Үзгәрешне сизүе кыен. Бу нәрсә образларны сурәтләүдә дә бик нык сизелә. /Мәсәлән, «Макар Мазай» поэмасында Дергач дигән сатлык җан бар. /Максуд Сөндекле аны «Сары Дергач» дип кенә атый. Шушының аркасында кайбер уңайсызлыклар да килеп чыга. Ни өчендер, шагыйрь тискәре образларга да: «җирән жандарм», «җирән фа'шист» дип эндәшә, шул ук вакытта уңай образларны да, мәсәлән, забойщик, совет гражданы Сирайны да «җирән Спрай» — дип яза. Шагыйрь Дергач кебек сатлык җанны, яки немец илбасарларын сурәтләгәндә аларныц вәхши йөзләрен ача торган төрле яна эпитетлар кулланырга, ә совет кешеләрен биргәндә тел-сурәтләү чаралары аша аларныц рухи байлыкларын, кешелекле сыйфатларын, коммунистик моральләрен тагын да тулырак күрсәтергә тиеш иде. Бу уңайдан без Максуд Сөндекленең телсурәтләү чаралары — художество осталыгын үстерү өстендә эшләвен, мондый уңышсызлыклардан арынуын теләр идек.