Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ТУДЫРЫЛЫШ КОРЫЛМАЛАРЫ

Идел артыннан кызарып әкрен генә ай күтәрелә. Бүген көн җилле, тузанлы булды. Биредәге тузан үзенчәлекле. Ул күзгә күренми торган бик вак ком кисәкләреннән тора; Урта Азия сах- раларындагы буран белән күтәрелеп, җилдавыл белән очып килә. Бу ком бураны Каспий буйларына, Үзәк-Кара туфраклы өлкәләргә, хәт- та Украинага кадәр үтеп керә. Аның тузаннары, кайгылы рәвештә халык телендә «сахра бүләге» дип йөртелә. Кайбер елларда иртә яздан алып, үзенең дәһшәтле соры канаты белән чиксез киң далалар өстендә очып йөри. Шунда инде, игенчеләр: — Яхшылык көтмә,—диләр. Мондый елларда тузан җир туңдырганчы һавада очып тора. Кайчакларда ул шул тикле куера, ике-өч адым җирдәге йортлар, урманнар, елгалар болганчык суда чагылган шәүләләрсыман гына күренәләр. Бу тузан агач яфракларына, җирдәге үләннәргә куна, игеннәрне каплый һәм бөтенесен киптерә, ашый. Бо1 дай кечкенә булып, күгелҗем-яшел башын күтәрергә дә өлгерми, зәгыйфь башагын сәлперәйтеп кибәргә, егылырга мәҗбүр була. Андый бодайны* урып та, чабып та җыя алмыйсын, бары тик кул белән берәм- берәм өзеп йөрергә, чүпләргә генә туры килә. Буш, ач башаклы арыш җилдә сыгылып-бөгслеп утыра. Кәрлә көнбагыш, көйгән сабакларын салындырып, көрән карачкысымаи утыра. Үләннәр шул тикле кара көйгәннәр .ки, әйтерсең лә, биредән ут-янгын өермәсе узган — алар аяк астында көл булалар... Әйе... чын янгыннар да биредә әледән-әле чыгып кына тора, үзенең коточкыч алсузәңгәр теле авылларны ялап ала, җир йөзеннән юк итеп куя. Болганчык, кызган һавага котлары чыгып караган авыл кешеләре, кипкән иреннәрен калтыратып: — Я, ходай, тагы ачлык!.. — диг. пышылдыйлар иде. Качарга! Кая, кая качарга! Иде.' буйларына... батраклыкка, грузчиклыкка ялланыргамы? Ләкин, грузчиклыктан ялан аяклы сукбайлыкка китү бер генә адым. Пристаньнар буенда каңгырып йөрүче, хәсрәткә баткан андый йолкышлар азмыни? Сукбайлыкка төшү дә куркыныч, шулай ук һәрбер почмактан сиңа һәм синең балаларыңа ач үлем карап тора торган өеңдә калу тагы да куркынычлырак. «Ач үлемнең кур- кусыннан...» кая барырга соң? Бәлки, икмәкле җирләргә китеп, ил корткыч кулакка батрак булып керергә, тирең белән аның җирен сугарырга кирәктер? Шулай итеп, авыл ярлылары үзләренең аяныч «хуҗалыкларын* ташлап, күзләре кая карый, аяклары кая тарта — шунда чыгып китәргә мәҗбүр булалар иде. Кулаклар, сәүдәгәрләр, ончылар, һәртөрле алыш-биреш итүче байлар, кулларын уа-уа: — Ачлык, ачлык!—ди-ди шатландылар. Ашлык амбарларының ишекләрен киң ачып; икмәкне өч- дүрт өлеш кыйбатрак саттылар. 
85 
 
Шундый җәфага тарган халык, байларга, бөтенләй юк бәягә, барлык терлеген, кош -кортын, кием-салымын ташыды, җирен бирде, хәтта йортының «страхование кәгазенә» кадәр китерде. Янгын-фәлән була калса, ил корткычкулак, страхование акчасын да үзенә ала торган булды. Һәм кулаклар, еш кына эштән чыккан, караңгы кәсеп белән яшәүче сукбайларны яллап, йортларга ут салдылар, авылларны яндырдылар. Шуңа күрә, ачлык елны байлар миллионерларга әйләнделәр, ярлылар ачлыктан тилмереп үлделәр. Капиталистлар корылыкка каршы көрәшү турында ишетергә дә теләмәделәр. Ком бураны афәте — алар- га файда, аңа каршы көрәшү — зарар гына китерер иде. ... Ком сахрасы елдан-ел, гасыр- лардаигасырлар буена Идел буйларына таба һөҗүм итеп килде. Кайчандыр чәчәк атып, күкрәп утырган Идел буе өлкәләрен тозлаклы туфрак каплый башлады, имән әрәмәлекләре, куе үләнлекләр урынында, дөяләр дә ашамый торган чәнечкеле шайтан таяклары үсә башлады. Алар арасына ком утырды, ул калыная-калыная ялангач чүлгә әйләнә башлады. Буй-буй сырланып, дулкынланып торган ком диңгезе ташып, басып килүендә дәвам итте. 
Ком диңгезе! Ул Гурьевтан, Астраханьнан Идел буйлата өскә таба үрмәли. Шундый «галимнәр» булды, алар бик гамьсез рәвештә генә «Идел буйларына сахраның һөҗүм итүе» турында яздылар, һәм бу ком диңгезенең, кайчан Самара шәһәренә килеп җитәчәген хәбәр иттеләр, аның күрше губерналарга, Украинага, Кубаньга кадәр барып җитәчәген белдерделәр... Сәүдәгәрләр: — Бу хәл кайчан булыр? Ничә еллар кирәк булачак?—дип сорадылар. «Галимнәр»: — Ничә еллар түгел, гасырлар кирәк аның өчен, — дип җавап кайтардылар. Киләчәк белән бер тиенлек тә эшләре булмаган комсызлар: 
— Ә, андый йөз еллар үтәсе булгач, зарар юк икән әле. Без аңарчы сату итә торыйк, бездән соң нигә шунда җирнең асты-өскә килми! — диделәр дә тынычлап үзләренең алыш-бирешләренә керештеләр. 
Поплар, муллалар: «Гөнаһларыбыз өчен алла ачлык белән җәзалый», — дип вәгазь укыдылар. Чын галимнәр дә булды. Алар туфракның төзелешен өйрәнделәр, коры җилләрнең табигатен өйрәнделәр, югары уңыш алу өчен корылыкка каршы көрәшү чаралары турында уйландылар. Ләкин капиталистик җәмгыять шартларында аларның эзләнүләре, өйрәтүләре тормышка аша алмады. Ә сахра, менә хәзер Иранда, Төркиядә, Америкада һәм башка күп кенә илләрдәге шикелле үк, һаман туктаусыз алга омтылды. 
Кайчандыр ярлы , крестьяннар Донга, Украинага, кара туфраклы үзәк губерналарга икмәк артыннан җәяү йөргән тракттан, безнең машинабыз Сталинградка якынлашып килә. Хәзер андый җәяүлеләр юк. Хәзер бу тракттан ашлык, кирпеч, цемент, бүрәнәләр төягән йөк машиналары йөреп тора. Хәзер инде далада элекке замандагы тар, хәерчелек тасмалары, имана ызанлары юк. Кырлар зур, киң квадратларга бүленгән, җир югары уңыш бирерлек итеп, тракторлар тарафыннан яхшы эшкәртелгән. Колхозчылар үзләренең җирләренә бик күп көч салганнар... Ләкин коры, эссе җилләр һаман да дала өстендә хөкем йөртә әле. Кайчакларда ул кешене аяктан егарлык каты исә; сөрелгән җирнең өске катлавын себереп алып китә; чәчелгән орлыкны очырып, үзәннәргә, канауларга, чокырларга илтеп ташлый. Колхозчылар ирексездон: — Ләгънәт кенә төшсен бу җил ләргә! —дип сукранырга мәҗбүр булалар. Быелгы кебек яңгырлы җәй булганда, эш яхшы — уңыш тәэмин ителә. Ләкин шундый еллар була, яз башыннан алып, кара көзгә чаклы һава бары тик эсселек белән генә сулый, җир яргалана, һәм кеше 
86 ' 
 
күзенә ямьсез, тирән җыерчыклары белән карап тора. Идел арты өлкәләрендә дә шундый ук күренеш. Коры җилләр биредә дә сусыз далаларның хуҗалары кебек хөкем сөрәләр. Л\енә Иделнең сул як яры буйлап Ахтуба тугайлары җәелеп ята. Ул күлләр белән тулы. Биредә шыкырдап торган эре карбызлар, виноград тәлгәшләре, орлык культуралары җитешә. Монда мәһабәт, җәенке имәннәр үсеп утыра. Бу — муллык тугае. Ахтуба артында исә, ярым бушлык, сахра сузылып ята. Җирдәге дымны саклар өчен, эссе, коры җилләрнең, ком бураннарының юлын буар өчен урманнар утыртырга кирәк. Идел буе эшчән- нәре бу турыда бик күптәннән уйланалар. Шуңа күрә дә хөкүмәтебез тарафыннан, кыр ышыклау полосалары, урман утырту, буалар, сулыклар булдыру турында чыгарылган карарны халык чиксез куаныч-шат- лык белән каршы алды. Менә шуңа күрә дә, колхозчылар һәм барлык шәһәр кешеләре бу карарны тормышка ашыру эшенә зур энергия һәм чын күңелләре белән тотындылар. Без хәзер, уңыш басуларын сахраның кайнар сулышыннан саклаячак яшел стеналарны колхозчыларның нинди тырышлык белән салуларын күрәбез. Без тезелеп үсеп утырган яшь имәннәрне карыйбыз. Язын утыртылган имән чикләвекләре инде тишелеп чыкканнар. Берничә генә яфраклы бәләкәй имәннәр, җилдә әкрен генә чайкалалар. Агроном Павел Васильевич Завьялов: — Нык агач!—ди, шунда ук авыр сулап, — тик, су җитешми, су кирәк! — дип куя. — Күрегез, әнә карт имән, шулай да «канатларын салындырган»: эссе! * Су кирәк, су! Без Мамаев курганның түбәсендә. Ул җимереклекләрдән күтәрелеп килә торган, яңадан туучы Сталинград шәһәреннән биектә тора. Биредән киң Идел һәм Идел артындагы далалар күренә. Волга үзенең ермаклары, култыклары, тугайлары белән горур рәвеш, тә шәһәр итәгендә җәелеп ята. Никадәрле су! Нинди муллык! Революциягә кадәр, ачлыктан икмәкле якларга качып баручы крестьян, һәркайчан Идел каршында туктап: — Менә моны безнең басуларга борып 
җибәрсәң иде! — дип уйлаган. Ләкин ул вакыттагы социаль стройда, сусаган кырларны Идел суы белән сугару мөмкин булмаган эш иде. Шулай ук, урман полосалары утырту, җитмәсә, хәзерге шикелле исәпсез-хисапсыз күп утырту, бөтенләй акылга сыймаслык иде. Алар барысы да буш хыяллар иде. Таркау халык өчен андый эшләр, кырмысканың бурәнәне өстерәргә чамалавы кебек үк мәгънәсез көчәнү белән бер: күтәреп булмаячак! Советлар хөкүмәтенең Иделдә Куйбышев гидроэлектростанциясе салу турындагы карары Сталинград- лыларның рухын гадәттән тыш күтәрде. Кешеләр хөкүмәтнең карарларын кат-кат укыдылар, масштабның зурлыгына, цифрларга хәйран калдылар: — Әйе! Бу тик совет властенда гына эшләнә алырлык бөек эш,— диделәр алар. — Шул кадәр җир мәйданнарын сугару! Промышленностька, авыл хуҗалыгына шул кадәр электроэнергия бирә алу! Сталинградлылар: — Ә безнең түбән Идел буе нишләр? Куәтле бөек рус елгасын биредә без кайчан үзебезгә буйсындырырбыз? — диештеләр. һәм менә 31 нче август көнне Сталинград урамнарында чиксез җанлылык сизелде. Алар инде кичә кичтән үк, хөкүмәтнең Сталинград гидроэлектростанциясе төзү турындагы карарын радиодан ишеткәннәр иде. Иртән бу карар газеталарда басылып чыкты. Сталинградлылар тарихи карарның һәрбер пунктын җентекләп өйрәнгәндә, бу гигант төзелешнең масштабларына сокландылар, беек Сталинга, большевиклар партиясенә, совет хөкүмәтенә чиксез рәхмәт укыдылар.


 
Сталинград гидроэлектростанциясе илгә, елына уртача ун миллиард киловаттсәгать энергия бирәчәк. Идел сулары 13 миллионга якын гектар җирне сугарачак. Бер эшче, булачак гидроэлектростанция урынында тикшерү-экспе- диция эшләре алып баручы начальник Леонид Александрович Припо- теньнан: — Бу эшләр барысы да биш ел эчендә эшләнәчәкме? — дип сорады. — Әйе. Биш елдан соң бу урыннарда корылык бетерелгән булачак! Шул көнне үк, даланың иң ерак урыннарында яшәүче колхозларга да бу шатлыклы хәбәр яшен тизлеге белән барып җитте. Колхозчылар шунда ук басулары Идел суы белән сугарылгандай итеп, иркен сулыш алдылар. Шул көнне үк, завод- фабрикаларда, колхозларда, кыр станнарында үзеннән-үзе митинглар кабынып китте. Түбән Идел хезмәт ияләре үзләренең шатлыкларын белдерәләр һәм иптәш Сталинга сәлам җибәрәләр. Шул көнне кичен, кояш кызарып, далалар артына кереп баеганда, Сталинград гидроэлектростанциясенең тикшерү экспедициясе эшчеләре Иделнең биек яр башына җыелдылар. Барысы да килде — Куйбышев узелында, Молотовта, Себердә һәм Казахстанда эзләнүтикшеренү эшләре алып барган инженерлар, геологлар, эшчеләр... Леонид Александрович Припо- тень, булачак плотина урынына төртеп күрсәтеп, ничә миллион кубометр җир казырга, ничә миллион кубометр цемент китертергә, күпме ком, төзү агач материаллары, күпме металл кирәк булачагы турында сөйләде, һәм тыңлаучылар күз алдына, гигант электростанциянең гаҗәеп панорамасы килеп басты. Л1е- нә, гадәттән тыш зур плотина, менә, Иделнең уң як ярында озынлыгы алты йөз километрга сузылган канал; аның буенча Идел сулары далага агачак. Менә, Идел уң як ярын кисеп, икенче очы Терек елгасына барып җитә торган икенче канал. Бөтен җирдә утлар кабына. Кырларда электротракторлар эшлиләр. Басулар яшел иген, куе үлән белән капланганнар. Ком бураннары, эссе-коры җилләрнең әсәре дә юк. Климат үзгәрде. Иптәш Припотень: — Сез уйлап кына карагыз, иптәшләр, дөньяда нинди хөкүмәтнең үз илендәге климатны үзгәртү турында уйларга, карар чыгарырга кыюлыгы җиткәне бар? Ә безнең совет хөкүмәте, большевиклар 
партиясе, халык белән бергәләп бөтен Каспий буйларының климатын үзгәртергә карар кылды. Каспий буйларын гына да түгел, бөтен Идел буе һавасын үзгәртүне дә хәл итте, — дип сөйләде. Аннан соң, инженерлар, техниклар, геологлар чыгып сөйләделәр. Геотехник Егоров иптәш: — Минем бик күп төзелешләрдә, эзләнү-тикшеренү эшләрендә катнашканым бар. Ләкин мин биредә, Сталинград плотинасына нигез салудан да куанычлырак күренешне, халыклардагы шушы хәтле рух күтәренкелеген күргәңем юк иде әле, — диде. 
...Идел ярындагы җыелыш бетте. Идел, аның ермаклары, иксез-чиксез далалар кичке караңгылыкка чумдылар. Ә безнең күз алдыбызда булачак Сталинград гидроэлектростанцияләренең утлары җемелди. Агроном Завьялов, үз-үзенә уйланган кебек: — Хөкүмәтебезнең бу карарын тормышка ашыру өчен халкыбызның зур көч салуы кирәк булачак,— дип сөйләнә. Аңа җавап рәвешендә, Леонид Александрович Припотень болан ди: — Әйе! Хәтта безгә — инженерларга да мондый гигант масштабларны күз алдына китерү кыен. — Тик безнең халкыбыз гына мондый бөек корылмаларны тудырырга сәләтле! — ди Завьялов ышаныч белән. Әйе, бөек Совет халкы, Ватан сугышында иң явыз дошманны җиңгән кебек, табигатьнең стихия көчен дә һичшиксез җиңәр.