Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ЧОРГА ЛАЕКЛЫ ӘСӘР

Совет халкының тормышы бөек героика белән сугарылган, кешенең иң яхшы сыйфатлары безнең чорда чагыла. Борис Полевой үзенең «Без — совет кешеләре» IV исемле хикәяләр җыентыгының сүз башында болай ди: «Болар уйлап чыгарылган геройлар түгел. Китаптагы кеше исемнәренең һәм башка исемнәрнең күпчелеге нәкъ булганча алынды. Бу китаптагы вакыйгаларда катнашучы һәрбер кеше я әле дә яшң, яки кайчандыр яшәгән». Шулай итеп, безнең алдыбызда реаль кешеләрне сурәтләгән һәртөрле әдәби уйдырмалардан азат булган әсәр. Автор үз геройларын идеаллаштырудан ерак тора. Ул гади сүзләр белән үзе күргәннәр һәм ишеткәннәр турында яза. Ләкин ул үз геройлары хакында салкын канлы күзәтүче буларак түгел, бәлки аларның рухи байлыклары белән, аларның тиңдәшсез батырлыклары белән горурланучы сугышчан иптәшләре булып тасвирлый. Шул ук вакытта ул хакыйкатьтән бер адым да читкә китми. Бу хикәяләрдә Бөек Ватан сугышы көннәрендә совет кешеләренең үз-үзләрен тотулары өчен иң характерлы булган нәрсәләр бик дөрес һәм ышандырырлык итеп бирелгән. Биредә без төрле милләт һәм төрле социаль төркем кешеләрен күрәбез. Анда кулларына корал тотып, туган җирләрен саклап калу өчен үзүзләрен аямыйча сугышучы кешеләр дә, тылда яшәүче, хезмәтләре белән кабахәт дошманны жинү эшенә үзләренең зур өлешләрен керткән кешеләр дә гәүдәләнәләр. Полевой хикәяләрендәге геройларның бу күп төрлелеге очраклы хәл түгел. Бу — совет кешеләренең немецфашист илбасарларына каршы көрәшенең баштан ук бөтен халык характерын алганлыгын чагылдыра. Сугыш вакытында очраткан кешеләрнең тышкы аермалыклары фонында автор аларның эчке бердәмлек сыйфатларын аеруча ачык күрсәтә. Бу кешеләрне бер-берсенә якынайткан, аларны бердәм, какшамас нык семьяга туплаган сыйфатлар бар: алар, — иң элек социалистик Ватанга ялкынлы мәхәббәт хисләре, Ватан бәйсезлеге өчен теләсә 
                     IV Б. Полевой. Без — совет кешеләре, Г. Лотфи тәрҗемәсе. Редакторы Г. Галиев. Татгосиздат, 1950 ел, 149 бит. Бәясе 2 сум .25 тиен. 
нинди корбаннарга барырга хәзер тору тойгысы, сыгылмас ихтыяр, бөек большевистик аңлылык. Колхозның сакчысы Матвей Кузьмин карт немец чаңгычыларының отрядын аның үзенә генә билгеле булган урман сукмаклары буенча, безнең тылыбызга алып чыгу сылтавы белән, аларны туптуры совет сугышчыларының уты астына- алып килә. Безнең пулемётчыларыбызның, Кузьминның үзенә тидерүдән куркуларын күргәч, ул аларга: «Улкайларым! /Матвейны кызганып тормагыз, аларны ныграк турагыз, бер генә кара елан да шуышып ’кача алмасын!» — дип кычкыра. Безнекеләрдән киселгән һәм партизаннар хәленә күчәргә мәҗбүр булган танк часте үзенең сугышчан байрагын саклау өчен, Украина колхозчысы Белогруд семьясына тапшыра. Бу турыда немецлар белеп алалар һәм байракны аларга бирүне таләп итәләр. Семья башлы
120 
 
гы җәзалап үтерелә, аның балаларын немец-фашистлары каторгага озаталар. Бары тик үзенең төпчек кызы белән Ульяна Михаиловна Белогруд кына исән кала. Дошманнар аның йортын яндыралар. Ләкин шуңа карамастан, ул Совет Армиясе туган авылын азат иткәнчегә кадәр байракны саклый. Киев профессоры Н. ның кызы үзе теләп немецларда эшләргә кала. Ул үзендә фашистларга карата булган табигый җирәнү хисен басып, аларның күңелләрен «табарга тырыша». Аларга ул Гёте шигырьләрен укый һәм Вагнер музыкасын уйный. Аның «салоны»на гитлерчы офицерлар җыелалар, алар анда үзләренең планнары турында сөйләшәләр. Кыз алардан ишеткән мәгълүматларны карт подпольщикка тапшырып тора. Ул үзенең хатыны булырга тәкъдим иткән немец генералын үтерә һәм кача. Ләкин ул үз Ватанына соңына кадәр файдалы булырга теләп, яңадан разведка эшенә керешә. Без бу кыз белән соңыннан ни булганын белмибез. Автор безгә аның чираттагы бурычны үтәргә хәзерләнүе турында гына әйтә. Кызның яңадан немеилар тылына китәчәген ишетеп автор бик гаҗәпләнә, ләкин кыз аңа дошманнар тарафыннан плен алынган бер лётчикның допрос вакытында әйткән сүзләрен кабатлый: «Без—совет кешеләре»,— ди. Кайсы гына хикәяне алма, андагы геройлар үзләренең характерларының тулылыгы, эзлеклелеге, батырлык һәм рухларының ныклыгы белән аерылып торалар. Аларның батырлыкларының чыганагы — ялкынлы совет патриотизмы хисендә, социалистик стройга тирән мәхәббәттә, большевистик идеялелектә, бөек Ленин — Сталин партиясенә чиксез бирелгәнлектә. Борис Полевой бу хисләрнең совет иле хезмәт ияләренең иң киң массаларына хас икәнлеген күрсәтеп, үзенең китабына «Без — совет кешеләре» дигән исем бирә. Әйе, без бу хикәяләр аша үз-үзс- безнс, Танышларыбызны, дусларыбызны, иптәшләребезне һәм гомумән чын совет* кешеләрен күрәбез, таныйбыз, һәм булып үткән сугышның дәһшәтле көннәрен яңадан күз алдына китереп, юк, сугыш булмас! Әгәр була калса, мондый кешеләрне — совет кешеләрен җиңәргә мөмкин түгел! — дибез. Юк, мөмкин түгел! Борис Полевойның 1948 елны беренче 
дәрәҗә Сталин премиясе бирелгән «Без — совет кешеләре* исемле хикәяләр җыентыгын тәрҗемә иттереп, Татгосиздат мактаулы эш эшләгән. Тәрҗемә гомумән алганда җиңел, аңлаешлы тел белән эшләнгән. Ләкин, кызганычка каршы, кайчакларда шома гына укып барганда, тел төртелә торган кытыршы урыннар очрый. Ялгыш, җөмләнең мәгънәсен аңлап бетермичә тәрҗемә ителгән урыннар да күренә. Дөрес, алар күп түгел, шулай да бер тамчы дегет төсле, тәэсирне бозалар. «...Без, кадерле иптәш, аннан «Правда»ны да, «Из- вестия»не дә, башка газеталарны да, хәтта атна саен почта аркылы алып торабыз» (74 бит). Бу җөмлә, татарча әйтелмәгән; русча текстта, сүз партизаннарның хәтта почтаны да, хаталарны да атна саен алып торулары турында- бара. «Завийхвост сөйләүдән туктады һәм кинәт күршесенә таба борылып, авызыннан трубкасын алмыйча гына, сорады: — Тәмәке бир әле! — Әй, син тартмыйсың ич, Завийхвост агай, — диде тегесе...» (124, 125 б.) Тәмәке тартмаучы Завийхвостнык авызына әлеге трубка ничек эләккәндер! Хикәянең башында бу трубка башка бер кешенең авызыннан төшми иде. 121 иче биттә «Румыннар Одессага басып керәләр» («Мария») диелгән. Бу җөмләдән румыннарнын Одессаны алулары аңлашыла. Хәлбуки, Борис Полевой биредә әле румыннарның Одессага таба килә башлаулары турында гына яза («Румын на Одессу попёр»), ә Одессаның дошманга калдырылуын аның янында булган каты сугышларны тасвирлаганнан соң күрсәтә. 
121 
 
«Ефрейтор Николай Ефремович Завийхвостның соры күзләре яшь беләп чыланганда, һәркемгә дә уңайсыз була»... Русча җөмлә исә башка мәгънә бирә. Мондый ялгыш тәрҗемә итү белән килешеп булмый. Аннары кайбер аерым сүзләр һәм сүз тезмәләре дөрес кулланылмыйлар. «Военная беда» «сугыш җәзасы» дип бирелгән. Контекст буенча «сугыш бәласе» булырга тиеш иде. «Ворюга» — «бер эт» — дип тәрҗемә ителгән. Бөтен районда атаклы бер карак турында сүз 
бара; бер үк җөмләдә ике урында «бер эт» дип алу җөмләне зәгыйфьләндерә генә. «Аның кояшка янган биек муенына алдан чылбыр сарылган». «Биек муен» түгел, бәлки «озын муен» булырга тиеш иде. Югарыда китерелгән мисаллар тәрҗемә эшенә салкынрак карауны күрсәтәләр. «Без — совет кешеләре» җыентыгына русча егерме өч хикәя кергән, татарчасы тулы түгел, тулысынча тәрҗемә итү зарар итмәс иде.