Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТАКЛЫ РУС ФИЗИОЛОГЫ ҺӘМ АНЫҢ ТӘГЪЛИМАТЫ


 Большевиклар партиясе һәм совет хөкүмәте бөтен дөньяда иң алдынгы фән булган совет фәнен үстерү турында бөек кайгыртучаилык күрсәтеп киләләр. 1950 нче елның җәендә булып узган СССР Фәннәр академиясе һәм Медицина фәннәре академиясенең берләшкән сессиясе моның ачык мисалы булып тора. И. П. Павловның физиологик тәгълиматлары белән барлык совет җәмәгатьчелеге кызыксына. Бу мәсьәлә буенча берләшкән сессиядә докладлар белән академик К. М. Быков һәм профессор А. Г. Иванов-Смоленскийлар чыктылар. Докладлар буенча киң рәвештә дискуссия җәелде. Бу чыгышлар бөек рус физиологы И. П. Павлов тәгълиматларының әһәмиятләрен ачып салдылар. Организмның яшәү функцияләрен тикшерү буенча галимнең чын объектив табигый-гыйльми методы, кан әйләнеше физидлогиясе һәм аш- кайнату физиологиясе буенча оригиналь тикшерүләре, 'шулай ук — ‘ нерв системасының трофик функцияләре турындагы тәгълиматы һәм, аеруча, кешеләрнең югары нерв системасы (психикасы) эшчәи- леге турындагы геииаль тәгълиматы—болар барысы да табигать белеменең иҗади үсешендә яңа этап башланганлыкны кире кагылмаслык дәлилләр белән күрсәтәләр. Коммунистлар партиясе һәм Со- ьет хөкүмәте, В. И. 'Ленин һәм И. В. Сталин иптәшләр И’. П. Павловның гыйльми иҗат эшләренә '• .С. Ә.“у. п. югары бәя бирделәр һәм аның тәгълиматы үсешенә аеруча зур әһәмият белән карадылар. В. И. Ленинның, инициативасы буенча Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче елларында — 1921 нче елда ук акад. И. П. Павловның бөтендөнья хезмәт ияләренә гаять зур әһәмияткә ия булган кыйммәтле гыйльми эшчәнлек күрсәтүе турында хөкүмәтнең махсус карары чыгарылган иде. Бөек Ватан сугышының авыр елларында, совет халыкларының фашист илбасарларына кар'шы үз-үзләрен аямыйча сугышкан елларда, бөек җитәкчебез И. В. Сталин — Павловның исемен рус милләте вәкилләренең иң күренекле эшлеклеләре сафыннан санап китте. Фармакология мәсьәләләренә караган әһәмиятле эшләрен исәпкә алмаганда, И. П. Павловның беренче зур эшләре кан әйләнешенең физиологиясен тикшерүгә, аерып әйткәндә, йөрәк эщчәнлегенең нерв регуляциясен тикшерү эшләренә багышланган иде. Физиологлар һәм врачлар И. Л. Павлов тикшерүләренә чаклы булган чорда йөрәк эше ике нерв белән регуляцияләнә дип исәплиләр иде, аның берсе (симпатпк нерв) йөрәкнең тибешен тизләтә һәм көчәйтә, ә икенчесе (гизүче нерв) — сирәкләтә һәм көчсезләндерә дип уйлыйлар иде. И. П. Павлов исә үзенең оригиналь тикшерүләре аша йөрәктә булган кыскаруларның көчәю һәм көчсезләнүе үзенә аерым нервлар тәэсире аша, көчәйтүче һәм көчсезләндерүче нервлар аша булган
98 
 
лыкны исбат итте. Шул рәвешчә, йөрәк эшчәнлеге, югарыда әйтелгәнчә, ике нерв белән түгел, бәлки дүрт нерв аша — ешайтучы, акрынайтучы, көчәйтүче һәм көчсезләндерүче нервлар аша регуляцияләиә. II. П. Павлов беренче ике (ешайтучы һәм акрынайтучы) нервны функциональ нервлар дип, ә калган икесен (көчәйтүче һәм көчсезләндерүче) трофик III нервлар дип атады. Трофик нервлар тәэсире белән йөрәк мускулларының матдәләр алмашудагы химик процесслары үзгәрә һәм бу йөрәкнең кыскару көчен төрләндерә. Нервларның трофик тәэсире турындагы ачышларына йомгак ясап, И. П. Павлов җанлы тәндәге һәр органның эшчәнлеге бердәм система булган өч төрле нерв белән регуляцияләиә, дигән гаять тирән һәм зур әһәмияткә ия булган фикер әйтә. Беренчедән, функциональ нервлар, болар органның специфик эшчәнлеген үзгәртәләр яки барлыкка китерәләр. Мәсәлән, мускул кыскаруын булдыралар, бизләрнең сок аерып чыгаруларын китереп чыгаралар, йөрәкнең, кыскару ритмын үзгәртәләр һ. б. Моннан башка һәр органга кан көпшәләренең нервлары килә. Бу нервлар кан тамырларын киңәйтеп яки тарайтып органга тукландыру матдәләре һәм кислород китерүне регуляциялиләр. Ниһаять, һәр органга трофик нервлар килә, алар югарыда әйткәнебезчә, органда матдәләр алмашуның химик процессын регуляциялиләр. Павловның трофик нервлар тәэсире турындагы тәгълиматы аның академик А. Д. Сперанский кебек шәкертләре тарафыннан дәвам ит- терелде һәм үстерелде. И. П. Павловның кан әйләнеше физиологиясе турындагы хезмәтләре йөрәк һәм кан юллары системасында үзеннән-үзе регуляцияләү турындагы хәзерге заман тәгълиматын барлыкка китерү өчен нигез булды. Гыйльми иҗат эшчәнлегенец икенче чорында И. П. Павлов, заманында физиологиянең артта калган бүлекләреннән саналган, ашкай- нату                      III Трофика — тукландыру дигән сүз. 1 И. П. Павлов. Әсәрләр җыентыгы, IH т„ 95 бит, 1949 эл. 1 Физиол. журн. СССР. XIX т., 1 чыга ры.тыш, 65 бит. К. Маркс һәм Ф. Энгельс. XV том, 430 бит. - И. П. Павлов. Әсәрләр җыентыгы, 1\ том. 326 бит, 1947 ел 1 И. П. Павло в. Әсәрләр җыентыгы, III т., 18 бит, 1У49 ел. 1 И. П. Павлов. Әсәрләр җыентыгы, ■Н т., ш бит. 1949 ел. физиологиясен тикшерә. Павлов тикшерүләренә кадәр, организмның физиологик функциясен өйрәнүдә вивисекцион ~ метод, яка «кискен» тәҗрибә методы дип аталган метод хөкем сөрә иде. Операцияләр хайваннарга наркоз белән ясала, алариың төрле органнары кисеп алына, нервлары ярсытыла һ. б. эшләнә иде. һәм шул вакытта органда яки организмның теге яки бу өлешендә күренгән үзгәрешләргә карап, органның эш- чәнлегс һәм функциясе турында нәтиҗә ясала иде. Гадәттә мондый тәҗрибәдән соң хайван үлә. Мондый тупас метод еш кына ялгыш нәтиҗәләр ясауга илтә иде. Мәсәлән. Павловка чаклы булган тикшерүләр ашказаны бизләренең шулай ук ашказаны асты бизләренең секретер нервлары юк дип, ягъни аш- кайнату соклары аерып чыгаруны булдыра торган нервлар юк дип күрсәтәләр иде. Ул заманда чит илләрнең күренекле галимнәре Стерлинг, Бейлис һ. б. шулай исәпләделәр. И. П. Павлов үзенең тикшерү эшләрен башта ук, ашкайнатуга катнашкан барлык аппаратларның эшчәнлеген бөтенләтә тикшерерлек итеп оештырды, шул ук вакытта бу өлкәдә алып бара торган тәҗрибәләрен чын таза органда хроник тәҗрибә дип аталган шартларда үткәрүне бурыч итеп куйды. Бу максатка ирешү өчен аңа күп кенә оператив алымнар эшләп чыгарырга кирәк иде. Беренчедән, И. П. Павлов фистула методын киң кулланды. ° Аш кайнатучы төрле бизләрнең юлларына фистула трубкалары куеп, бу трубкалар аша ашкайнаткыч саф сок ала иде. Бу метод. төрле тәҗрибә шартларында, бирә торган азыкның нинди булуына карап, ашкайнаткыч сокларда була торган күләм һәм сыйфат ягыннан үзгәрешләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә иде. И. П. Павлов тикшерүләренә чаклы Москваның данлыклы хирургы Басов (1842 елда) беренче башлап ашказаны фистуласы куллана. Лә
99 
 
кин ашказаныныц саф согын алырга мөмкин булмый. Ашамлык кушылмаган саф сок алу өчен И. П. Павлов кечкенә ашказаны ясау операциясен тәкъдим итте һәм шуны тормышка ашырды. Операция шуннан гыйбарәт булды: ашказаны стенасының бер өлешеннән кечкенә ашказаны ясала һәм анар фистула трубкасы куела. Бу кечкенә ашказаныныц кан көпшәләре һәм нервлары сакланып калу нәтиҗәсендә, аныц эше зур ашказаныныц бөтен эшен нәкъ көзге шикелле күрсәтеп тора. Ашказаны бизләренең сок бүлеп чыгару (секреция) механизмын тикшереп белү эшендә Павловның «ялган ашату» дигән атаклы тәҗрибәсе хәлиткеч әһәмияткә ия булды. Бу тәҗрибә шуннан гыйбарәт: хайванның (этнең) ашказанына фистула куела, үңәчен кисеп, киселгән урынның ике очы да муен тиресенә тегеп куела. Операциядән соц ашалган азык ашказанына төшә алмый, киселгән аш юлыннан килеп тышка чыга. Шундый «ялган ашату» вакытында, буш аш- казанында күп күләмдә саф ашказаны согы чыгарыла башлый. Бу нәрсә ашказаны бизләре секрециясенә нерв системасы аша, ягъни рефлектор рәвештә регуляция ясалуны күрсәтте. И. П. Павлов үзенең оригиналь һәм акыллы методикасыннан файдаланып ашкайнатуның барлык физиологиясен яңа баштан корды. Дөресен әйткәндә, ашкайнату физиологиясе буенча иң дөрес һәм нигезле мәгълүматлар бирүе өчен хәзерге заман фәне И. П. Павловка бурычлы. Павлов хезмәтләре практик медицинаның алга китүенә зур этәреш ясады. Ашказаны һәм эчәк юллары авыруларын тикшерү һәм дәвалау буенча булган заманыбыздагы барлык методлар Павлов уйлап чыгарган һәм аның тарафыннан гүзәл гому- мнләштерелгәи материалларга нигезләнгәннәр. Павловның шәкертләре һәм аның юлыннан баручылар (Резенков, Быков, Фольворт һ. б.) клиницистлар белән кулга кул тотышып эшләп, ашкайнату физиологиясе өлкәсендәге Павлов хезмәтләрен тагы да үстерделәр һәм алга җибәрделәр. ’ * 
И. П. Павловның баш мие физиологиясе буенча булган тикшерүләре аеруча дан казанды. Бу хезмәтләре нәтиҗәсендә ул югары нерв (психик) 
эшчәнлеге турындагы ге- ниаль тәгълиматын барлыкка китерде. Бу тәгълимат ватаныбызнын һәм бөтен дөнья фәненең иң зур казанышларыннан берсе булып санала. И. П. Павловның тикшерүләре башланганга кадәр баш миендә була торган процесслар турында мәгълүматлар гаять ярлы иде, баш миенең югары өлеше физиологиясе бер урында катып калган иде. Тупас вивисекцион эксперимент шартларында минең теге яки бу өлешен алып ташлау, зарарлау яки ясалма тәэсир итүгә корылган, ул вакытта кулланыла торган методлар, мидә бара торган процессларны аңлатып бирү шикелле катлаулы һәм авыр бурычларны хәл итү өчен яраксыз булып чыкты. «Галилей заманыннан бирле табигать белеменең барышы беренче булып минең югары бүлегенә, гомумән әйтсәк, хайваннарның тышкы дөньяга катлаулы мөнәсәбәтләре органына җиткәч, тукталып кала, бу юкка гына түгел, бу урында чыннан да табигать белеменең критик моменты, чөнки ми һәм аның табигать белемен барлыкка китерә торган югары формациясе — кеше мие, үзе шул табигать белеменең объекты булып әверелә» *. Зур минең функцияләрек гыйльми тикшерүдәге тоткарлык фәндәге реакционерлар файдасына булды, табигать белеменең күп кенә башка өлкәләреннән куылган булганлыктан, алар ул заманда идеалистик нигездә булган психологиядә һәм зоопсихологиядә үзләренә урын таптылар. И. П. Павлов материалистик принципларга таянып, үзе тарафыннан барлыкка китерелгән
100 
 
чын объектив гыйльми метод аша ба’ш миенең иң югары бүлеге булып торган зур ярымшарларның чын физиологиясен эшләп чыгарды һәм яңа баштан барлыкка китерде. Хайваннарның югары нерв (пси-; хик) эшчәнлегёи тикшерүгә керешү алдыннан II. П. Павлов түбәндәге сорауны куйды: «.Бер үк вакытта бөтене белән һәм тулысынча саф физиологик күренеш булып саналырга хокуклы булган элементар психик күренешне табарга мөмкпнме? һәм шуннан башлап, аның ничек барлыкка килү шартларын (башка физиологлар кебек) чын объектив өйрәнгән вакытта — хайваннарның барлык нерв эшчәнлекләренең объектив физиологик картинасын, ягъни ба’ш миендәге югары өлешнең нормаль эшен күз алдына китереп булырмы? ’». II. П. Павлов тапкан шартлы рефлекс шул эзләнгән элементар психик, шул ук вакытта саф физиологик күренеш булып чыкты. Хайванның яки хайвандагы нинди дә булса аерым органның тышкы яки эчке сизү органнарын (рецепторларны) тынычсызлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм үзәк нерв системасы аша гамәлгә ашырыла торган реакция — рефлекс дип атала. /Мәсәлән, хайваннарга авырттырырлык итеп тәэсир итәләр, тынычсызлаган урында барлыкка килгән уяну сизү нервлары аша үзәк нерв системасына (арка һәм баш миенә), ә аннан хәрәкәткә китерүче нервлар аша кире кайтып перифериягә тарала да, тиешле реакцияне китереп чыгара. Нәтиҗәдә хайван тыныч- сызландыручыдан еракла'ша, яки тынычсызландыручыны алып ташлый. Рефлекс — кире кайтару дигән сүз. Тынычсызлаудан туган уяну башта үзәк нерв системасына юнәлә, ә аннан, көзге өстендә яктылык кире кайткан шикелле, перифериягә кайта. Хайваннарда, кешедә туганнан башлап ук шундый рефлекслар беркадәр була, аларны тумыштан килгән шартсы£ рефлекс дип атыйлар. Мәсәлән, сулыш юллары тынычсызланудан булган йөткерү рефлексы, ашказанына яки канга эләккән чит әйберләрдән косу рефлексы, төчкерү һәм күз йому рефлекслары һ. б. шундыйларга керәләр. Шартсыз рефлексларның булуы организмның әйләнә-тирә белән тигез мөнәсәбәтен берникадәр тәэмин итә. Ләкин шартсыз рефлекслар бу хайванга карата даими булганда һәм аларны 
барлыкка китерә торган әйләнә-тирә тынычсызлаучылары чикләнгән санда булганда, шартсыз рефлекслар организмның мәңге үзгәреп тора торган яшәү шартларында анык һәм бөтен нечкәлекләре белән тигез мөнәсәбәтне тәэмин нтз алмыйлар. И. П. Павлов болай язды: тигез мөнәсәбәтне беренче тәэмин итүче, шулай булгач, аерым организмның һәм аның өлешләренең тулылыгын тәэмин итүче булып иң гади булган шартсыз рефлекслар тора (мәсәлән, сулыш юлына чит әйбер кергәндә, йөткерү), шулай ук гадәттә инстинкт дип йөртелә торган бик катлаулы рефлекслар — ашау, саклану, җенси инстинктлар һ. б. Ләкин бу рефлекслар белән ирешелә торган тигезлек тик әйләнә-тирә абсолют бертөрле булганда гына анык булырга мөмкин. Әйләнә-тирә өзлексез үзгәреп торганлыктан, шартсыз рефлекслар үзгә- рүчән шартлы рефлекслар белән өстәлергә тиеш. Павловның тәгълиматы буенча, организмның яшәү шартларына аның тигезләшүе, 'шартлы рефлексларның кирәк вакытта ясалуы, кирәкмәгән вакытта тормозлануы нәтиҗәсендә тәэмин ителә. Үзәк нерв системасы эшчәнлеген- дә, бигрәк тә баш миенең зур ярымшарлар эшчәнлегендә, ярсыну процессы белән берлектә тормоз процессы да гаять зур роль уйный. И. П. Павлов тикшерүләрендә шуннан чыгып ярсыну һәм тормозлану арасындагы үзара мөнәсәбәт проблемасы үзәк урынны алып тора. Павлов югары нерв эшчәнлегендәге катлаулы процессларның — ярсыну һәм тормозлау процесслары хәрәкәтенең баш мие кабыгында булуын күрсәтте. 
101 
 
Хайваннар өстендә алып барган күп лаборатор экспериментлардан һәм клиникаларда кешеләр өстендә алып барылган күзәтүләрдән II. П. Павлов шундый нәтиҗәгә килде: ми эшендә тормозлау процессы шактый әһәмиятле урын алып тора, ул — мидәге күзәнәкләрнең мөмкин кадәр тулысынча физиологик тынычлыгын оештыручылык ролен үти; дәвамлы э'ш вакытында була торган ару, озак йокламау һәм минең аеруча киеренке эшләве йокы килүгә сәбәп булуы безгә билгеле. Павловның әйтүе буенча, йокы килү — ярымшарларның күп районнарына, ярымшарларның тулысынча бөтен җиренә, хәтта урта мигә дә тормоз ясалудан була. Тормозлау (йокы) ми күзәнәкләренә ял бирә. Павлов шуңа таянып югары нерв (психик) эшчәнлегендәге үзгәрешләргә бәйләнгән авыруларны йокы белән дәвалауны тәкъдим итте. Бу метод белән дәвалау хәзерге вакытта бик күп кулланыла. Әгәр тормозлау ярымшарларның бөтенесен алмыйча, минең тик аерым районнарына гына таралган булса, йокы тик шул районнарда гына була. Павлов әйтүенчә, гипнозның физиологиясе, шушы, үзенә бертөрле булган өзекле йокыга нигезләнә. Павлов, шундый анык һәм бай, эксперименталь материалларга таянып, йөз ел буе дини хорафатлар белән аңлатылган серле өлкәләрне-- ЙОКЫ, ТӨШ Күрү ҺӘМ гипноз күренешләрен югарыда сөйләнгән тормозлау процессы белән, ягъни физиологик процесс белән аңлатып бирде. Хайваннарның баш миләрендәге зур ярымшарларның эшчәнлек механизмнарын ныклап тикшерү нәтиҗәсендә, Павлов гаять зур әһәмияткә ия булган, кешенең югары нерв (психик) эшчәнлеге турында һәртөрле идеалистик аңлатмаларны юкка чыгара торган нәтиҗәләргә килде. Павлов, хайваннарның да, кешенең дә югары нерв эшчәнлск- ләРе нигездә бер үк төсле, ди. һәм шуның белән ул Ф. Энгельс тара- Фыниан әйтелгән: «Фикер йөртү эшчәнлегспсц барлык төрләре кеше ләр өчен дә, хайваннар өчен дә ур- так» 1 фикерне нигезли. Ләкин моннан Павлов, кешенең югарьг нерв эшчәнлеген хайваннарныкы белән тигезли дигән ялгыш нәтиҗә чыгарырга ярамый. Бөек галим, кеше белән хайван арасында гаять зур 
принципиаль аерма булуны, кешенең югары нерв эшчәнлеге хайваннарныкына караганда чагыштырмаслык дәрәҗәдә бик катлаулы булуны яхшы белә. Павлов болай язды: «...хайванның югары нерв эшчәнлеге турында беренче алынган гыйльми мәгълүматларны кешенең югары нерв эшчән- легенә күчергәндә бик сак эш итәргә кирәк. Чөнки нәкъ шушы эшчәнлек нәтиҗәсендә кеше хайваннардан искиткеч аерыла һәм шул яктан кеше хайваннар дөньясында чагыштыру мөмкин булмаган югары дәрәҗәдә тора»2. Павлов, гомеренең соңгы елларында, икенче сигнал системасы дип аталган тәгълиматы өстендә эшләде. И. П. Павлов, хайваннар дөньясындагы эволюция процессында шартлырефлектор яки беренче сигнал дип аталган эшчәнлек үссә һәм катлаулана барса да, хайваннар дөньясы рамкасында ул нигездә сыйфат үзгәрешләрен үткәрми, ди: барлык хайваннарда беренче сигнал эшчәнлеге табигатьтәге тышкы күренеш һәм әйбернең организмга туры- дан-туры тәэсире нәтиҗәсе белән билгеләнә, ди. Хайваннарның бөтен югары нерв системасының эшчәнлеге турыдан-туры беренче сигнал системасына кайтып кала. Хайваннар дөньясы үсеше кеше фазасына җиткәч, кешенең хезмәт эшчәнлеге һәм социаль тормышы барлыкка килгәч, икенче дәрәҗә сигналлар туа һәм үсә башлыйлар һәм торган саен һәр яктан камилләшәләр. Башлангыч сигналларның сигналлары — ишетү һәм күрү сизүләре формасында була. Сыйфат ягыннан яңа һәм камилләшкән бу сигнал системасы кеше
102 
 
иец югары нерв (психик) эшчәнле- гендә генә була һәм безнең социаль тормышыбызда гаять әһәмиятле роль уйный. Икенче сигнал- системасының тууын һәм үсешен өйрәнү» И. В. Сталинның «Марксизм һәм тел белеме мәсьәләләре» дигән гс- ниаль хезмәтләре яктылыгында телнең тууы һәм үсеше белән тыгыз бәйләнештә барырга тиеш. 
И. П. Павлов үзенең гениаль тикшерүләре белән физиологик белемгә гаять зур өлеш кертеп кенә калмады, бәлки бөтенләй яңа физиология эшләде. Бу яңа физиология тере материянең тынычсызлану примитик функцияләреннән башлап, организм тормышының иң югары чагылышын, аның психик эшчәнлеген эченә ала. СССР Фәннәр академиясе һәм Медицина фәннәре академиясе сессиясендә сөйләгән докладында академик К- М. Быков түбәндәгеләрне сөйләде: «Павлов физиологиягә өстәмә ясады яки бу фәннең тагы бер яңа бүлеген барлыкка кигерде дип әйтү генә аз һәм ялгыш булыр. Әгәр бөтен физиологияне Павловкача булган этап һәм Павлов этабы дип бүлсәк дөрес булыр. Психология тарихында да шулай ук Павловның хезмәтләре гаять тә зур һәм бу фәннең үсеш этабын да Павлов исеме белән бәйләргә туры килә». Павлов физиологиясенең, Павловкача булган физиологиядән (психологиядән), принципиаль аермасы нәрсәдә соң? Беренчедән, Павловкача булган физиология организмдагы катлаулы функцияләрне, бигрәк тә, катлаулы нерв күренешләрен идеалистик позициядә торып аңлатты; Павлов физиологиясе исә материалистик нигезгә корылган. Павлов философиянең нигез мәсьәләсенә, табигый-фәнни нигездә, материалистик төпле аңлатма бирүе белән мәңгелек дан казанды. Бөек галим эзлекле сугышчан материалист иде. Ул, фән тарихында беренче буларак, югары нерв эшчәнлеген объектив тикшерү юлын ачты. Ул йөз еллар буе реакцион идеалистик карашларның көчле крепосте булып саналган бу фәнгә анык фәнни эксперимент методы» алып керде һәм баш миендәге серле процессларны өйрәнү эшендә моңарчы күрелмәгән уңышларга иреште. 
Ул бик катлаулы процесс булгаЕ тышкы объектив дөньяның кеше аңында чагылу процессларының ма- териальфизиологик механизмнарын бөтен яктан һәм тирәнтен гыйльми нигездә аңлатты. Менә шуңа күрә Павлов тәгълиматы беренче көннәрдән үк реакцион галимнәрнең оппозициясен* очрады. 1912 елларда ук Англиянең күренекле физиологы Шеррингтон Павлов белән сөйләшкән вакытта болай дигән иде: «Сезнең шартлы рефлекслар турындагы тәгълиматыгыз Англиядә тарала алмаячак, чөнки аннан материализм исе аңкый». Хәзерге вакытта Шеррингтон һәм аңа ошаган реакционерлар Павлов тәгълиматын ничек тә хурлап, начар итеп күрсәтергә тырышалар. Академик Л. А. Орбелинең Павловны философиягә бармак аша гына карый дип күрсәтүе, Павловка яла ягу һәм болай әйтергә һич нигез юк. Павловның материалистик позициясе бик нык. П. К. Анокин фикере буенча, Павловның гаять әһәмиятле уңышка ирешүе аның табигать күренешләрен аңлауда талантлы һәм тормыштагы фактларга карата сизгер булуында. И. П. Павлов иҗади эшчәнлеге- нең беренче елларыннан башлап ук нык объектив тикшерү методлары белән эшли һәм И. М. Сеченов идеяләре аңа көчле тәэсир итәләр. Югары нерв эшчәнлеген тикшерү буенча беренче адымнарны ничек ясавы турында И. П. Павлов үзе болай яза: «Яшь вакытымда укып чыккан Иван Михайлович Сеченовның «Баш мие рефлекслары» дигән талантлы брошюрасы миңа нык тәэсир итте һәм минем башлангыч эшләремне ничек алып баруга зур этәргеч ясады» 
103 
 
И. П. Павлов, эзлекле материалист буларак, тикшерү эшләрендә нык объектив һәм табигый методны тормышка ашырганда табигать серләрен ачарга мөмкин булуына тирәннән ышана иде. Павлов физиологиясенең аңа чаклы булган физиологиядән икенче аермасы шуннан гыйбарәт: Павловка чаклы булган физиология, саф аналитик буларак, төрле орган функцияләрен өйрәнүне бөтен организмнан аерым килеш тикшерү белән чикләнә иде. Павловның тикшерү эшләре исә организмны бөтен көенчә тикшерә һәм организм функцияләрен тикшерүне яшәү шартлары белән тыгыз бәйләнештә алып бара. Ленинград физиологлары җәмгыятенә язган хатында Павлов болай ди: «Әйе, мин бик 'шат, без Иван Михайлович (Сеченов.— И. В.) белән бергә, үз сотрудникларым белән бергә, элеккеге ярым- йорты тикшерүләр урынына, аерылгысыз бер бөтен булган хайван организмына физиологик тикшерү ясауның гаять көчле властена ия булдык, һәм бу, гомумән әйткәндә, гДөнья фәнендә, гомуми кешелек фикерендә русларның шиксез зур казанышы» L И. П. Павлов организмның бөтенлеген ничек аңлый? Бу сорауга А. Г. ИвановСмоленский СССР Фәннәр академиясе һәм Медицина фәннәре академиясе сессиясендә сөйләгән докладында түбәндәгечә жавап бирде: «И. П. Павлов бу бөтенлекне өч мәгънәдә аңлый иде. Беренчедән, организм бер бөтен буларак, аның бөтен өлешләре һәм функцияләре бер-берсе белән бәйләнештә бөтен бер система буларак функцияләшүләре мәгънәсендә, ләкин шул ук система һәрвакыт хәрәкәтләнеп, үзгәреп, өзлексез алмашынып, дулкынланып тору процессында өзлексез үзен чолгаган мохитта үзара тәэспрләшүләре мәгънәсендә. Икепчедән, организмның тышкы һәм эчке эшчәнлеге башлыча нерв системасы аша функциональ берләшкән булу мәгънәсендә. Өченчедән, организм бер бөтен буларак аның психик һәм соматик бердәмлеге мәгънәсендә». Шул рәвешчә И. П. Павлов организмны бер бөтен итеп карап һәм бөтен көенчә өйрәнеп тикшерүләрендә һәрвакыт аналитик һәм синтетик методларны берләштерә иде. Югары нерв эшчәнлеге тәгълиматында бу аеруча көчле рәвештә күзгә ташлана. Павлов физиологиясенең өченче 
характерлы сыйфаты шуннан гыйбарәт: ул өйрәнергә генә омтылмый, бәлки өйрәнә торган күренешләрне үзләштерергә, аларны идарә итәргә, теләгән юнэле’штэ аларны үзгәртергә омтыла иде. И. П. Павлов тикшерүләренең тәҗрибә белән бәйләнгән булуы, иң беренче башлап, медицина белән тыгыз элемтәдә булуы шулар белән аңлатыла да. Павлов кан әйләнү физиологиясен тикшерү эшләрен, гыйльми тикшерү эшчәнлегенең башлангыч чорында, танылган рус клиницисты С. П. Боткин клиникасында алып барды. Гыйльми иҗатының медицина белән элемтәсе азык кайнату физиологиясен тикшерү чорында тагы да көчәйде. Гыйльми тикшерү эшләренең соңгы чоры, нерв эшчәнлеге физиологиясен тикшерү эшенә багышланып, аның медицина белән элемтәсе иң югары баскычка күтәрелде. Үзенең беренче хезмәтендә үк Павлов бу яңа өлкәдә эксперименталь психологияне һәм эксперименталь психопотологияне яңа баштан корырга теләге булу турында язды. Соңгы берничә ун ел вакыт эчендә И. П. Павлов мәктәбе югары нерв эшчәнлеге тәгълиматын барлыкка китерде һәм бу тәгълимат белән тыгыз бәйләнештә югары нерв эшчәнлегенең патофизиологиясен эшләде. И. П. Павловның барлык тикшерү эшләрендә «нервизм» идеясе, ягъни организмның тормыш функцияләрен регуляцияләүдә нерв системасының хәлиткеч әһәмият тоту идеясе эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. Павлов үзенең гениаль тикшерүләре аша нерв регуляциясендә иң югары үзәк булып баш миендәге
104 
 
ярымшарлар кабыгы торганлыкны исбат итте. Фәннең тере, организм белән эш итүче нинди генә өлкәсе булмасын, алар һәркайсы Павлов тәгълиматына кагылмый калмыйлар дисәк, бер дә арттырып әйтү булмас. Академик К. М. Быков СССР Фәннәр академиясе һәм Медицина фәннәре академиясе сессиясендә сөйләгән докладында Павлов тәгълиматының фармакология, профилактик медицина, гигиена, микробиология, психология, физик тәрбия һ. б. ларда тоткан әһәмиятенә тукталды. Павловның югары нерв эшчәнлеге турындагы тәгълиматы биологиянең барлык иң әһәмиятле проблемаларында чагылуын А. Г. Иванов- Смоленский «Эволюция теориясендә, организм белән әйләнә-тирә арасындагы үзара мөнәсәбәттә, яраклашуда, үзгәрүдә, нәселдәшлектә, тәҗрибә үзләштерүендә, онтогенетик һәм финогенетик үсешләрдә һәм иң ахырда яулап алган сыйфатларның нәселгә күчүендә чагыла», дип берләшкән сессиядә сөйләгән докладында конкрет материаллар өстендә күрсәтеп үтте. 
И. П. Павлов тәгълиматы табигать фәненең гаять зур казанышы булып тора һәм табигать турындагы фәннәрнең тагы да югары күтәрелүе өчен киң перспективалар ача. СССР Фәннәр академиясе президенты С. И. Вавилов СССР Фәннәр академиясе һәм Медицина фәннәре академиясе сессиясен ачкан вакытта:— «Павлов тәгълиматы бөек казаныш кына түгел, фәннең иң зур йомгагы һәм зур уңышы гына да түгел. Павлов физиологиянең, психологиянең, биологиянең һәм бөтен табигать белеменең яңа үсешләре өчен бик еракка алып бара торган киң перспектива ачты. Павлов фәндә иң әһәмиятле яңа юлны ачты һәм бу киң юлдан бик еракка алга баруны билгеләп калдырды. Ватан алдында, социалистик ил каршында һәм барлык прогрессив кешелек дөньясы алдында аның мәңгелек казанышы шуннан гыйбарәт»,—диде. 
Большевиклар партиясе һәм Совет хө к ү м эте Павлов тә гъ л и м атына гаять зур әһәмият биреп, бөек галимнең мирасын тагы да үстерү, эшкәртү өчен моңарчы күрелмәгән гүзәл шартлар булдырдылар. 
СССР Фәннәр академиясе һәм Меди ци на фәннәре а кадемиясе сессиясе И. П. Павлов үлгәннән сон үткән 14 ел эчендә совет физиологларының хезмәтләренә йомгак ясап, Павловның гыйльми мирасын тагы да үстерү һәм эшкәртү эшендә күп кенә уңышлар булуны күрсәтте. Клиник медицинада зур әһәмияткә ия булган организмдагы иң әһәмиятле барлык функцияләр баш миендәге зур ярымшарлар кабыгы аша регуляцияләнә дигән Павлов идеясе киң рәвештә үстерелде. Хайваннарның югары нерв эшчәнлеге патафизиологиясе өлкәсендә (Ива- нов-Смолепский һ. б.), йокы белән дәвалауны куллану өлкәсендә (Асратян, Андреев һ. б.), ашкайнату физиологиясен өйрәнү өлкәсендә (И. П. Резенков), шулай ук акад. Сперанский, акад. К. М. Быков тарафыннан алып барылган нерв һәм баш мие эшчәнлеген тикшерү эшләре өлкәсендә бу 14 ел эчендә шактый зур уңышлар булганлык күрсәтелде. Ләкин, совет фәнен үстерү өчен Совет хөкүмәтенең, партиянең гаять зур мөмкинлекләр булдыруына карамастан, И. П. Павлов мирасын үстерүдә тиешле югарылыкка ирештек, дип әйтеп булмый әле. Берләшкән сессия бу турыда күрсәтеп, аеруча югары нерв эшчәнлеген өйрәнү буенча фактик һәм теоретик нәтиҗәләрнең тие'шле югарылыкта булмавын әйтте һәм бөек галим мирасын эшкәртү эшләре күп яктан И. П. Павлов билгеләп калдырган юлдан . барлаганлыкны күрсәтеп үтте. Чит илдәге реакцион фән тәэсирен чагылдырган (Штерн һәм анын «мәктәпчеге») төрле метафизик һәм ялган фән концепцияләрен алга сөрүчеләрнең Павлов тәгълиматына каршы, Павлов идеяләрен үстерүга һәм аның тәгълиматын медицинага, биологиягә кертүгә каршы каты көрәш алып барулары сессиядә бөтен
105 
 
ачыклыгы белән күрсәтелде. Академик И. С. Беритошвили 1932 нче елда язган монографиясендә болан ди: «Павлов һәм Бехтеров мәктәпләре индивидуаль эшчәнлек күренешләрен аңлату өчен күп кенә закончалыклар билгелиләр, ләкин алар үзәк нерв системасының, гомуми физиологиясе законнары белән бөтенләй исәпләшмиләр, шунлыктан алар тарафыннан тудырылган закончалыклар соңгы законнарның ачыктан-ачык киресе булып торалар. Шуңа күрә бу закончалыклар саф гипотетик характердалар һәм алар гыйльми тикшерү эшләрендәге фактларны нигезләү өчен түгел, тик фактларны системалау өчен генә ярыйлар» (433 бит). Шулай итеп, И. С. Беритошвили фикере буенча, И. П. Павловның һәм аның күп сандагы сотр уд и и к л арының юга р ы нерв эшчәнлеген өйрәнү өлкәсендә алып барган 30 еллык иҗат эшләре, үзәк нерв системасының гомуми физиологиясендәге закончалыкларны исәпкә алмыйча, тик фактларны җыю һәм системалаштыруга гына кайтып калган була. И. С. Берн- тошвилпнең ялгышуы һәркем өчен ачык. И. С. Беритошвили, Сеченов — Павлов тәгълиматына капма-каршы буларак, физиология һичничек психология өчен нигез була алмый, ди. И. С. Беритошвилинең бу ялгыш карашлары совет психологиясе үсешенә зарарлы тәэсир итәләр. Беритошвилинең ялгы'ш карашларына каршы күренекле совет психологларыннан проф. Теплов сессиядә чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында психологларның, әгәр И. П. Павлов өндәгән, физиология белән психология арасындагы «законлы өйләнешү» тормышка ашса, психология үзенең бәйсезлегсн, үзенең «йөзен» җуяр, үзенең предмет булучылыгын югалтыр дигән ялгыш караштан котыла алмауларын әйтте. Фәннәрен мн физиологиясеннән тырышып саклауны үзләренең профессиональ бурычлары дип санаган бу психологлар болай булганда үз фәннәренең материалистик характерын югалтачакларын нык исләрендә тотарга тиешләр, диде проф. Теплов. И. П. Павлов шәкертләренең берсе булган профессор П. С. Купа- ловның кара’шлары да И. С. Беритошвили карашлары белән тыгыз бәйләнештә тора. Ул, эчке тынычсызлаучылар белән дә, тышкы тынычсызлаучылар белән дә бәйләнмәгән рефлекслар бар дип фикер 
йөртә. Монда кыскартылган рефлекслар дип йөртелә торган рефлекслар турында сүз бара. П. С. Ку- палов фикереичә, кыскартылган рефлекслар ике төрле була. Алар- ның берсе тышкы тынычсызлаучылардан башлана да, гадәттәгечә күзгә күренеп торган реакция белән тәмамланмый; икенчесе, турыдан- туры тышкы тәэсирсез башлана. Беренче очракта, рефлексның тәмамлануы баш мие ярымшарлары кабыгының үзенә аерым эчке уянуында булса, икенче очракта — шундый эчке уяну рефлекс булдыручы һәм аның барышын билгеләүче булып санала. Купалов фикеренчә, хайваннарның һәртөрле эчке кичерешләре, хайваннарның субъектив дөньясы эчке уянуның торышы булып саналалар. Берләшкән сессия Купаловның бу карашларын Павловның югары нерв эшчәнлеге физиологиясенең төп принциплары положениесеннән читкә тайпылу дип квалификацияләде. И. П. Павлов тәгълиматына И. С. Беритошвилинең һөҗүмен профессор П. К. Анохин (Павлов шәкерте) яклый. Сессиядә сөйләгән докладында проф. Иванов-Смоленский болай диде: «И. П. Павлов үлгәннән соң бастырган беренче хезмәтләреннән башлап ук проф. П. К. Анохин, Павлов тәгълиматының төп төшенчәләрен яңадан карап чыгуны һәм «төзәтмәләр» ясауны үзенең бурычы итеп куйды. П. К. Анохин Павлов тәгълиматының күп кенә төп төшенчәләрен яңадан карау, үзгәртүләр кертү һәм кире кагу нәтиҗәсендә Павлов тәгълиматының әһәмиятен киметте, һәм ахыр чиктә, Сеченов — Павловларның физиологиясе нигезләреннән аерым булган, ялгыш нәтиҗәләр ясады». Павлов институтларындагы җитәкчелекнең начар булуы — Павлов тәгълиматы мирасларын эшкәртү 

J05 
 
һәм тагы да үстерү эшләре канәгатьләнерлек булмауның төп сәбәпләреннән берсе иде. Академик Л. А. Орбели Павловның төп институтларында җитәкче булып, бу учреждениеләрнең коллективларын Павлов тәгълиматы мирасларын өйрәнүдән читкә алып киткән, бу учреждениеләрдәге гыйльмитикшерү эшләрен үз проблемаларын, ягъни вегетатив нерв системасы физиологиясен өйрәнү өчен файдаланган. Л. А. Орбели, формаль яктан, Павлов тәгълиматын таныган булып та, эшендә — галимнең әһәмиятле күп кенә положениеләрен боза. Павлов, баш миенең зур ярымшарлары организмдагы барлык функцияләрнең югары регуляторы дип саный, ә Л. А. Орбели симпа- тик нерв системасын организм функцияләренең төп җитәкче регуляторы дигән нәтиҗә ясый. Л. А. Орбели җитәкчелек итә торган гыйльми учреждениеләрдә һәм институтларда анализаторлар турындагы Павлов тәгълиматына да читләтеп карыйлар, югары нерв системасы эшчәнлеген өйрәнү дә, кеше баш миендә зур ярымшарлар кабыгының икенче сигнал эшчәнлеген өйрәнү дә канәгатьләнерлек бармый, югары нерв эшчәнлегенең патофизиология мәсьәләләре йомшак өйрәнелә, нәтиҗәдә җитәкчелеге Л. А. Орбели кулында булган физиологик учреждениеләрнең клиникалар белән элемтәсе зәгыйфьләнә. Сессиядәге докладларда һәм сүз алып сөйләшүләрдә Л. А. Орбели- нең идеалистик хаталары ачылды һәм тәнкыйть ителде. Берләшкән сессия карарларында, күп сандагы тикшерү учреждениеләренең, кафедраларның, комиссияләрнең, гыйльми журналларның, гыйльми җәмгыятьләрнең башында акад. Л. А. Орбели булуы турында һәм физиология фәнендә түзеп тормаслык монополиялек хөкем сөргәнлеге әйтелә, бу исә совет фәненең рухына каршы килә һәм аның ирекле рәвештә үсешенә комачаулык итә. Сессиядә киң җәелгән дискуссияләр, Л. А. Орбелинең һәм аны яклаучы кечкенә төркемнең, Павлов юлыннан— дөрес юлдан баручы совет физиологларының төп массасыннан аерыл таплыкларын күрсәтте. Сессиядә Л. А. Орбели җитәкчелек иткән гыйльми 
учреждениеләр коллективы тормышында гыйльми тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть җәелмәгән, ирекле тәнкыйть һәм фикерләр көрәше тәэмин ителмәгән. Бу учреждениеләрдә гыйльми җитәкчеләрне мактау, аларның «авторитетлары» алдында сукыр рәвештә тез чүгү хөкем сөргән. Сессия И. П. Павловның шәкертләре һәм аның юлыннан баручыларның кайбер эшләрендә күп кенә җитешсезлекләр булуны ачты. Мәсәлән, академик А. Д. Сперанский потологик процесслар үсешендә нерв системасы роленә дөрес басым ясап, потологиядәге Вирхов идеяләрен каты тәнкыйть итсә дә, потологиядәге нерв системасы ролен, бөтен организм эшчәнлегендә зур ярым’шарлар кабыгының җитәкчелек роленнән аерып күрсәтә. Академик А. Д. Сперанский һәм аның шәкертләре медицина теориясен физиологиядән аерып И. П. Павлов тәгълиматына каршы төшәләр. Сессия И. П. Павлов идеяләренең медицинага, психологиягә, педагогикага, физик тәрбия эшләренә, ветеринариягә, хайванчылыкка аз кергәнлеген күрсәтеп үтте. Моның төп сәбәбен И. П. Павлов тәгълиматының ВУЗ лар дәреслек- ләрендә, укыту программаларында җитәкчелек урын алмавыннан эзләргә кирәк. Физиология, психология һ. б. дисциплиналарның дәреслекләре, хәзерге заман физиологиясенең нигезе булган Павлов тәгълиматына карата консерватив позицияне чагылдыралар. һәм совет физиологиясенең уңышларын йомшак яктырталар. Сессия, И. П. Павлов идеяләрен эшләү эшендәге хаталарны һәм җитди кимчелекләр булуны күрсәтү белән бергә, Павлов тәгълиматының совет фәнендә тулысынча хөкем сөрүен канәгатьләнү белән күрсәтеп үтте. Безнең ил И. П. Павлов тәгълиматын физиологиянең барлык өлкәләрендә — медицинада, психоло

 
гиядә 11. б. куллана белүче һәм иҗади эшкәртергә талантлы булган гыйльми работникларның гаять зур көченә ия. Бөек Павлов тәгълиматын җәелдерү һәм ныгыту максаты белән, сессия конкрет чаралар һәм гыйль- мн-тикшерү эшләренең күп кенә нигез проблемаларын билгеләп үтте. Сессия ВУЗларның күп кенә кафедраларындагы гыйльми-тик’шерү һәм укыту-педагогик эшләрне Павлов тәгълиматы нигезендә, И. П. Павлов гыйльми мирасын иҗади эшкәртү ҺӘАМ үстерү нигезендә яңа баштан кору бурычын куйды. Физиология, психология һ. б. гына түгел, шулай ук «Гомуми биология», «Дарвинизм», «Кешенең анатомиясе» һ. б. дисциплиналар да Павлов тәгълиматы белән сугарылган булырга тиешләр. Сессия биология фәннәре өчен генә түгел, совет фәненең бөтенесе өчен гаять зур әһәмияткә ия булып тора. Академик И. П. Павловның физиология тәгълиматы проблемасына каратылган сессия кешелек җәмгыятендәге прогрессив көчләр белән реакцион көчләр . арасындагы көрәшнең һәрбер фән өлкәсендә чагылуын күрсәтте. Фәннәрнең партиялелеге турындагы Ленин — Сталин тәгълиматының гаять дөрес булуын һәм бердәнбер дөрес булган бу принциптан тайпылу идеализмны 
яклау икәнлеген сессиядә чыгып сөйләүчеләр һәм докладчылар бик ачык күрсәттеләр. Сессия чит илләрдәге реакцион фәннәрнең тәэсирен чагылдырган метафизик һәм төрле ялган концепцияләр марксизм-ленинизм карашларына нигезләнгән чын совет фәненең үсешенә киртә булганлыкны күрсәтте, һәм бу концепцияләргә өндәүчеләр совет галимнәре тарафыннан һәрвакытта да тиешенчә каршылыкка очрамавын тәнкыйть итте. Сессия тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең бастырылуы һәм фикер көрәшләренең булмавы кимчелекләрне һәм хаталарны ачып салырга комачаулык итә, буталыш тудыра һәм бер урында катып калуга китерә, диде. «Фикер көрәшләреннән башка, ирекле тәнкыйтьтән башка һичбер төрле фән үсә һәм өлгереп җитә алмый» (И. В. Сталин). Шулай ук сессия чын фән практика белән нык бәйләнештә булганда гына үсә алганлыкны күрсәтте. «Практика белән элемтәсен өзгән фән ул нинди фән булырга мөмкин» (И. В. Сталин). Безнең социалистик илебездә фәннең иҗади үсеше өчен һичкайда күрелмәгән шартлар тудырылды. «...Ватаныбыз тарафыннан фән алдына куелган зур ышанычны аклау безнең намус эшебез» (Павлов).