Логотип Казан Утлары
Публицистика

АМУ-ДАРЬЯГА ЯҢА ЮЛ КҮРСӘТЕЛДЕ


 Совет автомашиналары колоннасы Кунь-Ургенченец борынгы манаралары яныннан башлап, таш калкулыклар, тозлаклар һәм сусыз комлыклар аша үтеп, моңа кадәр йөрелмәгән юл буйлап КараБугаз ярларына һәм Каспий диңгезе ярларына таба юл сала иде. Бу моннан унҗиде ел элек иде. Горький шәһәренең Молотов исемендәге һәм Москваның Сталин исемендәге автозаводларының конвейерларыннан әле хәзер генә төшкән, социалистик промышленностьның беренче карлыгачлары тарихта булмаган автойөгерештә, катлаулы юлларда сыналалар иде. Комнарны штрумлаучы автомобильләрнең рульләрендә аларны иҗат итүчеләр — инженерлар, конструкторлар, механиклар утыралар. Бу автойөгерештә Кара-Ком чүлен тикшерүче галимнәр дә катнашалар иде. Көндезләрен кабиналардагы температура 60 градуска җитә. Сусап йөдәгән кешеләр үзләренең флягаларындагы соңгы тамчы суларын кайнап торган радиаторларга салалар, машиналарның хәрәкәтләрен җиңеләйтү өчен, ут кебек кызган ком өстеннән җәяү баралар, саксаул ботакларын сындырып алып киләләр һәм аларпы буксовать иткән машиналарның көпчәкләре астына салалар. Галимнәр һәрбер туктауны КараКомиы үлчәү һәм тикшерү өчен файдаланалар. Арган-талган кешеләр кичләрен, бархан итәгендәге учаклар янында, йолдызлы күк йөзенә карап, хәрәкәтсез яталар. Бу сәгатьләрдә алар ЭльРегистанның бик кызыклы игеп сөйләгән, иң матур келәмнәрдәй бизәкле көнчыгыш легендаларын туктаусыз тыңларга әзер иделәр. Безнең белән бергә аны төркмәннәрнең иомуд кабиләсеннән чыккан, безгә юл күрсәтеп баручы карт төркмән Кемине Ших та бик зур игътибар белән тыңлый. Ул безнең колоннаны комнар арасына кереп югалган борынгы коелары булган трасса буйлап чүл аша алып бара. Аз сүзле, тыйнак карт иде ул, аннан сәгатьләр буенча бер сүз дә ишетеп булмый иде, ләкин ул илнең шундый яңа машиналарны аңа, гади колхозчыга, ышанып тапшыруына бик горурлана иде. Төскә-биткә матур иде ул. Нечкә, кара тутлы йөзле, тулы сакаллы; сакалының ияк турысы түп-түгәрәк итеп пөхтә генә кырылган. Башындагы кара тюльпи- гыныц чуклары дөньядагы иң кара күзләрнең берсе булган, яхшылык аңкып торган, игътибарлы күзләр өстенә салынып төшеп тора. Бу күзләр ара-тирә бик усал кабынып- кабынып китәләр. Иомуд кабиләсеннән чыккан бу батыр сугышчы үзенең шушы комлыкларда совет дошманнарына каршы—инглиз винтовкалары белән коралланган, Ираннан килгән дошманнарга каршы ничек сугышып йөрүләрен сөйләгәндә генә кабынып китәләр алар. Аның төсен югалткан гимнастеркасында Кызыл Байрак ордены ялтырап тора. Бу орден аңа инглиз интервентларына һәм аларныц сатлык ялчылары булган Жупаид хан бандаларына каршы сугышлардагы батырлыклары өчен бирелгән. 
93 
 
Кичке ял вакытларының берсендә без шушы сәяхәткә катнашкан карт профессорның сөйләгән сүзләрен бик зур игътибар белән тыңладык. Ул учак янында басып тора, саксаулның ялтырап торган ботаклары буйлап үрмәләгән ак ялкын нурлары аның төз, какча гәүдәсен, кояш нурында янган ябык, аскетик йөзен, киң маңгаен яктыртып-яктыртып җибәрә. Ут шәүләсе аның караңгыда ялтырапялтырап киткән күзләрендә дә чагыла. Профессор чүл турында, бу җирләрдә моннан бик күп гасырлар элек яшәгән халыкларның һәм елгаларның гаҗәип язмышлары турында бик кызыклы итеп сөйли иде. Сәер гадәтле Аму- Дарья кайчандыр үзенең суын Каспий диңгезенә койган; хәзер менә шул АмуДарьяны яңадан иске үзәненә кайтару турында бик күп буыннар хыялланганнар... — Бу бик күп ирригат тикшеренүчеләрнең хыяллары, — диде профессор һәм аның тавышы калтыранып китте, — шулай ук ул минем тормышымның хыялы да... Учак сүнде, ләкин аның җемелдәп яткан күмерләре өстенә саксаул ботакларын ташларга берәүнең дә кулы күтәрелми иде. Арган-талган кешеләр, урыннарыннан күтәрелә төшеп, дулкынланып, профессорның сөйләгәнен тыңлыйлар иде. — Аму-Дарьяны көнбатышка таба борырга!—дип профессор сүзен дәвам иттерде. — Тереклек әсәре булмаган чүлдәге миллионнарча гектар җирне сугарырга, кара барханнар хөкем сөргән Кара-Комны чәчәк атып торган бакчага әверелдерергә. Безнең машиналарыбыз, менә бу учагыбыз һәм без үзебез дә хәзер борынгы Узбой елгасы үзәненең төбендә торабыз, бу үзән буйлап кайчан да булса Аму-Дарья үзенең суын Красноводск шәһәренә таба агызыр. Бу ташлар һәм бу барханнар өстендә ямь-яшел агачлар үсәр, чәчәкләр атыр һәм күз күрмәгән җимешләр үсәр. Җимешле агачларның ботаклары җиргә сыгылып төшәр. Меңнәрчә кошлар оя ясарлар, һәм кайчандыр чүл булган урыннар aiiia пароходлар үтәр, алар кешеләрне яңа шәһәргә утыртып алын барырлар. Бу булмый калмас! Бу бөек Сталинның кордашлары тарафыннан, социализм төзүчеләр тарафыннан тормышка ашырылыр. Кемине Ших учакка таба якынлашты. Учак янында утыручылар аңа урын 
бирделәр, ә ул, һич тә кыймылдамыйча, бер сүз дә әйтмичә, шулай озак кына басып торды. Аның йөзе безгә күренми иде, ләкин бу аз сүзле картның нәрсәдер әйтергә теләгәнен барыбыз да сизә идек без. Кемине карт әйтте: — Сталин төркмән халкына бәхет алып килде, — диде ул. — Ба - ры тик Сталин гына Амуны чүлгә борып җибәрә алачак. Аму суы комнарга тормыш алып барыр. Безнең тормышыбыз — Сталин! Ут сүнде. Бер-бер артлы тезелеп киткән барханнар артыннан яңа туган, урактай нечкә ай калкып чыкты. Сүнгән учак янында урнашкан тынлыкта безнең колакларыбызга агач яфракларының әкрен генә шаулаганы, суларның чылтырап акканы ишетелгәндәй булды. Таң вакытында колонна яңадан юлга чыгып китте. Автойөгерешнең юлы АмуДарьяның электәге бер тармагы булган борынгы Узбой елгасының үзәне буйлап үтә иде. Машиналар үзәндәге таш өстеннән баралар. Ике яклап биек, текә яр сузыла, шул ярларның як-якларында йөзләрчә километрларга кадәр тереклек әсәре булмаган чүл ята. Анда ут кебек кызган ком белән таш һәм балчык белән тозлаклар гына. Безнең уйларыбыз үзләрен- нән-үзләре профессорның безгә сөйләгән, күңелләрне дулкынландыргыч сүзләренә юнәлә: кайчандыр бу урыннар гөрләп торган, Аму- Дарья чүл аша аккан. Чүлдә тын гына яткан ташлар, тузып, таркалып беткән пергаментлар һәм халык телендәге риваяләр бу елганың ни өчен үз юлыннан борылганлыгы турындагы серне берәүгә дә белдермичә саклыйлар. Сәер гадәтле Аму, Каспийга хыянәт итеп, үлем китергеч бу эшне үзе эшләгәнме, үзенең суын Арал диңгезенә үз теләге белән алып киткәнме? Яисә җир катлавындагы вулканнар аның суын шулай кирегә плып^китәргә мәҗбүр иткәннәрме? Канчандыр бу тирәдә шәһәрләр
94 
 
булган. Фәннәре һәм сәнгатьләре чәчәк атып торган шәһәрләр булганнар алар. Бу урыннардан ерактагы Богдад шәһәренә, хуш исле кавыннарны кургашын савытларга һава кермәслек итеп тутырып, кәрваннар узганнар, һәм, рпваяләргә караганда, мәче, үзенең баласын тешләп күтәреп, бер йортның түбәсеннән икенче йортның түбәсенә сикерә-си- керә, бер юнәлешкә таба көннәр һәм төннәр буенча йөгереп барырлык булган. Төркмән халкы — хезмәт сөючән халык, бик күп галимнәре һәм шагыйрьләре булган халык, сугышчан халык. Ул чит ил илбасарларына каршы батыр һәм мәрхәмәтсез сугышкан, — туган җиренең бәйсез- леген, үзенең гыйбадәтханәләрен, китапларын, бакчаларын һәм елгаларын гасырлар буенча куркусыз һәм горур рәвештә саклап килгән. Ул Аму-Дарья суын чүлгә бору турындагы, тереклек әсәре булмаган җирләрне яңадан чәчәк атып торган бакчаларга әверелдерү турындагы үзенең мәңгелек хыялын бик күп буыннар аша алып килгән. Ләкин чит илләргә каршы өзлексез сугышларда хәлсезләнгән төрк- мәннәр бу гаять зур проектны тормышка ашыра алмадылар. Аларның дусларча ярдәм эзләгән күзләре бик еш кына бөек рус халкына текәлә. 1713 нче елда Петербургка, Пётр Первый янына төркмән халкының илчесе Хуҗа Нефес килә. Ул рус патшасына мәңгелек дуслык тәкъдим итә һәм Россияне Көнчыгыш белән, һиндстан белән тоташтыра торган, сәүдә итәр өчен уңай булган су юлы булдырырга мөмкин дип, кызыктырып сөйли, аның Аму-Дарьяны Каспий диңгезенә таба борырга төркмәннәргә ярдәм итүен үтенә. Пётрның кушуы буенча князь Бе- кович-Черкасскийның экспедициясе Төркмәнстанга — «Аму елгасы буенда яткан» илгә чыгып китә. Патша БековичЧеркасскийга: «Ул елганың агышын бик тырышып карап үтәргә, әгәр мөмкин икән, аны элекке юлына борырга, аның Арал диңгезенә таба барган барлык юлларын буарга» куша. Иҗади эш белән рухланган рус галимнәре Аму-Дарьяны элекке үзәненә кайтару турында хыялланалар. Энтузиастлар кыю проектлар төзиләр, ул проектлар патша ар- хивларында череп, тузып бетәләр. Хыяллар бары хыяллар булып кы- на кала. Батыр рус 
тикшерснүчелә- реннән Муравьев, Ломакин, Обручев, Коншин, Петрусевпчлар чүлнең бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыгалар, бик җентекләп үлчәү эшләре алып баралар, борынгы Узбойныц үзәнен тикшереп үтәләр, җирнең фильтрация көчен билгелиләр, Сарыкамыш иңкүлеген өйрәнәләр. Генерал Глуховский экспедициясе Кара-Комда 1876 елдан 1883 елга кадәр тикшеренү эше алып бара. Глуховский «Аму-Дарья суын борынгы үзәне буйлап Каспий диңгезенә агызу һәм Афганстан чигеннән Санкт-Петербургка һәм Балтик диңгезенә кадәр Аму-Дарья — Каспий юлы булдыру турындагы» проект өстендә эшләп, бөтен трассаны башыннан алып ахырына кадәр топографик яктан һәм геологик яктан тикшереп чыга. Моңа кадәр булган барлык проектлар нигезендә Аму- Дарьяның түбәнге агышында буа коруга кайтып калганнар, һәм шул буа аркасында аның суы Сарыкамыш иңкүлегенә таба агарга тиеш булган. Су, Сарыкамыш иңкүлеген тутырып, чүл уртасында диңгез булдырганнан соң, ташып чыгып, борынгы Узбой елгасының үзәненә керергә һәм Каспий диңгезенә агып төшәргә тиеш дип уйланган. Сарыкамыш иңкүлеген тутыру өчен кирәк булган вакытны һәр тикшеренүче үзенчә билгеләгән. Бу срок 5 елдан алып 15 ел арасында йөргән. Глуховский Сарыкамышны урап үтә торган канал төзү турында беренче булып тәкъдим итә. Бу канал төзелешне кыйбаткарак төшерә торган булган, ләкин ул су юлын тизрәк ачуга ярдәм итәчәк булган. Патша хөкүмәте, бик зур расходлардан һәм гигант масштаблардагы эшләрдән куркып, тәкъдим ителгән проектларның берсен дә тормышка ашырырга керешмәгән Проектлар патша архивларында, тузан эчендә ята биргәннәр. Америка банкирлары, беренче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан, пат
95 
 
ша хөкүмәтенең ризалыгын алып, Төркмәистанга зур тикшерен ү-эз- ләнү экспедициясе жибәргәниәр. Диңгез арты плантаторлары төрк- мәннәрнең иген уңдыра торган җирләрен үзләренең колонияләренә әверелдерү турында хыялланганнар. Аларны гаять зур табышлар кызыктырган. Алар азатлык сөюче төркмәннәрне үзләренең камчылары һәм револьверлары белән Көньяк штатларындагы негрларның хәленә төшерергә теләгәннәр. Ләкин Кара-Ком чүлен җанландырырга, бу гаять зур проблеманы тормышка ашырырга шулай ук Америка капиталистларының да көчләре җитмәгән. Алар бу эштән баш тартулары турында патша хөкүмәтенә хәбәр иткәннәр: бу эш «рентабель» түгел, аннан бертөрле дә практик файда юк, дигәннәр. Еллар, уннарча еллар уза. Бөек АмуДарья елгасы Арал диңгезенә мәгънәсез рәвештә агуында дәвам итә. Аның суының бары тик биштән бер өлеше генә җирләрне сугару эшенә тотыла, ә калган биштән дүрт өлеше мәгънәсез рәвештә Арал диңгезенед суын арттыра, диңгез буендагы, иген үстерергә яраклы бик күп җирләрне үзенең тозлы суы белән басып китә һәм аларны баткаклыкка әверелдерә. Ә шул вакыт исә йөз меңнәрчә гектар гаять дәрәҗәдә иген уңдырышлы җирләр эсселектән газап чигәләр. Чүлләр суга сусыйлар, иген игүчеләрнең, бакча үстерүчеләрнең килгәннәрен көтәләр. Ул җирләр өстендә ком һәм тузан болытлары уйный; ә ул җирләр миллионнарча тонна мамык, төрле-төрле җимешләр, ашлыклар үстерә алырлар иде. Су Көнбатыш Төркмәнстанның гөрләп үсеп килгән яңа промышленность үзәкләренә дә кирәк, бик матур социалистик шәһәр булган, нефтьчеләр* шәһәре булган Небид- Даг шәһәренә дә кирәк; порт шәһәре булып үсеп киткән Краснове дек шәһәре дә суга мохтаҗ. Красиоводск шәһәрен Урта Азиянең Капкасы дип атыйлар, ләкин менә шушы шәһәргә әлегә кадәр эчә торган суны, пароходларга тутырып, Каспий диңгезе аркылы ташыйлар. Су! Төркмән халкының бик күп гасырлардан бирле килгән тарихы, бик каты дәвам иткән азатлык сугышларының тарихы, Урта Азия феодаллары династияләренең я югарыга күтәрелү, я түбән төшү тарихлары, чәчәк атып торган шәһәрләрнең җир белән тигезләнү тарихлары, Иран 
илбасарларының һәм монгол урдаларының ат аяклары белән таптатылган искиткеч кыйммәтле китапларның, бөек шагыйрьләр һәм галимнәр иҗатларының тарихлары су өчен көрәш белән өзлексез бәйләнеп килгән. Җәберләнгән хезмәт ияләренең татлы хыяллары, поэмалар һәм әкиятләр,- тирән акыллы әйтемнәр һәм җырлар — барысы да шул суга, җирне су белән сугаруга, кешенең кара барханнарны, барлык тереклекне үтерүче эсселекне тәмам җиңүгә багышланган. Совет власте төркмән халкының якты киләчәгенә киң юл ачты. Советларның беренче Бөтен төркмән- стан съездына делегатлар Теджен һәм Сумбар, АмуДарья һәм Мур- габ тугайларыннан, ерактагы авыллардан һәм Каспий диңгезе буйларыннан атларга атланып килделәр. Үзләрен туган-үскән җирләренең хуҗалары итеп сизгән, Британия колонизаторларын, интервентларны һәм акгвардия бандаларын Төрк- мәнстаннан куган кешеләр иде алар. Төркмәнстан ССР ының төзелүен игълан иткән бу съездның беренче карары Совет Төркмәнстаны хөкүмәтенә Аму-Дарья суы белән чүлләрне сугару эшен хәл итәргә, гасырлар буенча төркмән халкының хыялы булып килгән нәрсәне, тормышка ашырырга кушу булды. Патша хөкүмәте һәм Америка капиталистлары эшли алмаган эш Совет Төркмәнстаны хезмәт ияләренең сугышчан программасы булып әверелде. Совет инженерлары, геологлар, ирригаторлар, топографлар чүлләргә юнәлделәр. Алар дәүләтнең гаять зур ярдәме белән рухланып эшләделәр, бөек планнарның реаль планнар икәнен аңладылар һәм бөек рус халкының төркмәннәргә булган ярдәме иксез-чиксез икәнен һәрвакыт тоеп килделәр.


 
1950 елның 12 сентябре төркмән халкы тарихына бөек тарихи көн булып керәчәк. Төркмән халкы шатлыклы бәйрәм итә. Төркмәи- станның барлык чикләреннән бөек Сталинга иксез-чиксез рәхмәт сүзләре ява. Бу гигант төзелеш бик күп буыннарның хыялларын тормышка ашыра һәм үзенең күләме белән ул хыялларны күз алдына китерә алмаслык дәрәҗәдә узып китә. Бүген совет кешеләре бөтен дөнья халыклары күз алдында коммунизмның бөек төзелешләрен салалар. Америка ерткычлары исә Кореяның иген басуларында крестьяннарны үтерәләр, үзләренең көчсезлекләреннән котырынып, меңнәрчә балаларны һәлак итәләр. Палачлар капитализмның һәлакәткә хөкем ителү үчен шул балалардан алалар. Кайчандыр, үзенең яшле- гендә, Суэц каналын, Чикагоның небоскрёбларын төзегән капиталистик строй бүген чума борчалары питомниклары оештыра, бакчаларны яндырта, гөрләп үсеп торган игеннәрне таптата һәм бишектәге балаларны үтертә. Бүген, «Идел» сүзе совет кешеләренең телләрендә тантаналы һәм шатлыклы рәвештә телгә алынганда, Аму-Дарья сүзе дә шулай ук миллионнарча коммунизм төзүчеләр тарафыннан дулкынланып телгә алына! Бу ике елга исеме — рус һәм Урта Азия елгаларының исеме — халыклар дуслыгының символы булып, бөек коммунизм төзелешләренең символы булып, тирән акыллы Ленин— Сталин милли политикасының символы булып яңгырый. Кара-Ком чүлләрендә урманнар шаулап үсеп торыр, яңа елга бкйларына яңа шәһәрләр салыныр, бакчалардан һәм басулардан алын- 1ан, шушы көнгә кадәр кеше кулы тимәгән җирләрдән алынган иксез- чиксез байлыклар кешеләрнең бәхетләрен тагып да бик күп мәртәбәләр арттырыр. Моннан берничә көн элек мин КараКом чүле өстеннән очып үттем. Безнең самолёт бер төркем һава корабльләрен куып җитте. Ул корабльләргә «Су» дип язылган иде. Чүлдә су кәрваны! Башка самолетлар чүл үзәгендә эшләүче кешеләргә газеталар, радио лампалары, яшелчәләр, Максим Горькийның яңа гына басылып чыккан бер томын, тәрәзә пыялалары, отбой чүкечләре, электромоторлар, лимонадлар, ишек тоткалары һәм «эскимо мороженоелары төяп алып баралар. Түбәндә, ташлы калкулыкта, самолёт 
канатлары астында палаткалар, радио мачталары күренә. Аннан арырак бер төркем кешеләр» бер-бер артлы тезелешеп, нивелирларын иңбашларына салып, ком өстеннән баралар. Шул кешеләр бара торган борынгы Узбой елгасының ярлары иртәнге кояш нурында ап-ачык булып күренә. Алар гигант су магистраленең беренче төзүчеләре, чүл белән бөек көрәшкә хәзерләнгән төзүчеләр армиясенең беренче аванпостлары түгелме икән? Алар, чүл өстеннән очып барган самолетны котлап, кулларын күтәрделәр. Самолёт, канатларын селкетеп алып, очуында дәвам итте. Без кайчандыр Кара-Ком авто- йөгерешендә катнашкан машиналар узган юл өстеннән очабыз, бу юл буйлап озакламыйча Аму-Дарья суы ага башлар. Кайдадыр бу җирдә, барханнар арасында, комнарны штурмлаган совет кешеләре төнлә белән учак янында утырган чагында чүлнең язмышы . турындагы хикәяне тыңлаганнар иде. Борынгы Узбой елгасының борыла-сырыла сузылган үзәненә карый-карый, мин карт Кемине Шихныц сүзләрен исемә төшердем: — Бары тик Сталин гына Аму- иы чүлгә борып җибәрә алачак. Безнең тормышыбыз — Сталин, — дигән иде ул.