Логотип Казан Утлары
Публицистика

АК КАЕН

 


 
— Әиә ул ориентирны кара... — Кайда? — Әнә бит, калкулыкта тора! — Ориентир... — дип куйды Андрей уйчан гына, һәм тирән сулыш алып өстәде: — Каен. Ак каенкай — менә нәрсә ул. — Берникадәр сүзсез торгач, — авыр аның язмышы: шундый җирдә торсыпчы әле!— диде. — Әйе, ут эчендә... Ут эчендә дә үзенең җырларда җырлана торган матурлыгын һәм мәһабәтлеген саклаучы «бу кадерле агачның бер изге шикелле исән калуы» Советлар Союзының какшамас ныклык символы булып күз алдына баса, һәм чынлап та, Михаил Бубениовның «Ак каен» романында бу символик образ, бөтен җанлылы- гы, матурлыгы һәм, бигрәк тә, ут эчендә булуына да карамастан, һамаь^бнеккә үрелеп.. үсеп утыруы белән анабыз Ватанның бөеклеген күрсәтә.'-                      VI Михаил Бубсннов. Ак каен, роман, Татгоснздат, 1950. Тәрҗемәчесе Ш. Маннур, редакторы М. Әмир. 383 бит. Бәясе 6 с. 40 т. Быел укучыларыбыз «Ак каен» VI романының татарча тәрҗемәсен алдылар. М. Бубеннов сугышның беренче айларында безнең гаскәрләрнең вакытлыча чигенүләрен күрсәтү белән бергә, шул вакытта халык күңелендә җиңүгә булган ышанычның көчен сурәтләде.  
124 
 
М. Бубенновның исеме Татарстанда күптән билгеле. Моннан 16 ел элек, Балык Бистәсе районының бер мәктәбендә укытучы булып эшләгәндә, ул «Гремящий год» исемле беренче повестен бастырып чыгара. Соңрак М. Бубеннов «Красная Татария» газетасы редакциясендә эшли, очерклар, хикәяләр яза, Кама буе халыкларының революцион көрәш тарихын өйрәнә. Бөек Ватан сугышы алдыннан аның «Бессмертие» исемле яңа повесте басылып чыга. Болардан башка ул «Накануне», «Огонь в тайге» дигән әсәрләр дә яза. Ә Бөек Ватан сугышы елларында М. Бубеннов немец-фашист илбасарларга каршы бөек көрәштә катнаша. Хәрби газеталарда эшли, фронт очерклары, мәкаләләр, хәбәрләр яза. «Ак каен» романы да фронтта языла. 1947 елда СССР Министрлар Советы карары белән, М. Бубенновка бу романы өчен беренче дәрәҗә Сталин премиясе бирелде. 
«Ак каен» романы немецларның 1941 елда Москваны алырга һәм кыска вакыт эчендә Советлар Союзын җиңәргә омтылган вакытларын, безнең гаскәрләрнең вакытлыча чигенү чорын сурәтли. Безнең ил тарихында; бу авыр көннәрне М. Бубеннов 1941 елгы сугыш хәрәкәтләренең конкрет материалыннан файдаланып гәүдәләндерә. Роман генерал Бородин дивизиясенең чигенүен сурәтләү белән башланып китә. Дивизиянең бер полкы киселеп калган. Ә полкны саклап калу өчен немец тылын кичеп, фронт сызыгын үтәргә кирәк. Полкта большевистик җитәкчелекнең ныклыгы һәм совет сугышчыларының җиңелмәс рухка ия булуы бу эшне уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирәләр. Көзге өзлексез яңгырлар астында, урманнар, сазлыклар аша, көннәрне урманда уздырып, бары тик төплә белән генә хәрәкәт итеп, очраган немец отрядларын юк итә-итә, немецларның корал складларын шартлатып, капитан Озеров үз полкын, бернинди югалтуларсыз диярлек, фронт линиясе аша алып чыга. Полк дивизиягә барын кушыла һәм Москва янында оборонага туктала. Романда икенче сюжет сызыгы ' немецлар тылында калган Ольховка авылы колхозчылары тормышын^-’ рәтли. Бу ике сюжетны бәйләүче итеп Андрей образы алынган. Рядовой солдат Андрей Лопухов, көнчыгышка табан 
чигенгәндә Ольховка- да семьясын — хатынын һәм әти- әнисен калдырып китә. Шушы Ольховкада үскән гади колхозчы егет, сугышта көннән-көн чыныга бара. Аерылышуның баштагы чорында ул бары тик туган авылы, семьясы турында гына уйлаучы гади күңелле егет булса, бераз вакыттан ул, үзенең язмышын Ватан язмышы белән бергә бәйләүче, җа- ны-тәпе белән илбасарларга нәфрәт белән караучы курыкмас совет солдатына әверелә. Андрей Лопухов образы романда тулы һәм киң бирелгән. Аның сугышка кадәрге бөтен тормышы колхоз белән бәйле рәвештә, тыныч хезмәттә, әтисе йортындагы эшләр һәм бу йортка гүзәл Марийка алып килгән чиксез бәхет белән үтә. Андрейда гайрәтле һәм салмак Ү рус көче яши. Марийка аны, күпме генә суын алсаң да, бетми һәм мән- ге яши торган чишмә белән чагыштыра. Ургылып чыгучы чишмәдәй көчкә ия булган Андрей үзе өчен бөтенләй ят һәм билгесез вакыйгалар эчендә кала. Сугышка катнашу белән ул бөтен узган тормышын, хәзергесен, бигрәк тә киләчәк җиңү турында уйлый башлый. Яшәү өчен барган бу тарихи көрәштә ул үзенең урынын табарга тырыша. Бу — авыр, һәм ул аңа тиз геиә ирешми дә. Армия чигенә. Андрейның беренче хисләре кайгы белән уралганнар. Семья, туган авыл белән аерылышу җииел түгел. Кем белә, бәлки мәц- гегәдер?.. Андрей дошманның мәкерле һәм коточкыч дәрәҗәдә ерткычлыгын белми әле. Ул тыныч тормыш хисләре белән яши. Соңыннан ул Ватан бәхетсезлектә булганда, шәхси бәхетнең була алмавын, солдат буларак, Ватан һәм халык каршында җаваплылыгын төшенә. Сугыш вакыйгалары, фашистларның
125 
 
ерткычлыгын, алар тарафыннан үтерелгән, җәрәхәтләнгән кешеләрне күрү — ана нык тәэсир итәләр. Ул фашистларның явызлыгын, аларның соңгы чиктә кабахәтлеген/ кешелекнең чын дошманнары булуын күп мәртәбәләр күрә. Шул вакыт инде, Андрейда яшеренеп яткан көчләр, тормышның бетмәстөкәнмәс чишмәсе. аны чын солдат итәләр. Романның беренче китабы 1941 елның 7 ноябреидагы сугыш белән тәмамлана. Бу сугышта инде Андрей. вакытлыча чигенүен туктаткан һәм көчле һөҗүмгә күчкән армиянең солдаты булып катнаша. «Ул инде бөтенләй, Ольховкада танылган кебек чибәр, уйчан һәм сабыр холыклы егет түгел иде. Ул хәзер, йөзенә тупас, кырыссымак төс кергән чырайлы, караңгы һәм сак карашлы кеше: мондый караш үлемне күргән, ләкин аның һәрвакытта да җиңелмәс кодрәткә ия түгел икәнлеген белгән кешеләрдә була». Бу сугыш Андрейга көчле тәэсир ясый, аны нык үзгәртә. Автор ул үзгәрешләрне бөтен тулылыгы белән ачып бирә. Язучы Андрей образы аша безнең кешеләрдә Совет власте елларындагы тирән рухани үзгәрешләрне һәм аларның Бөек Ватан сугышында зур сынауны үтеп чыгуларын күрсәтә. Гади рус солдаты Андрейның формалашуына бигрәк тә коммунист солдат һәм командирлар хәлиткеч йогынты ясыйлар. Капитан Озеров, комиссар Яхно, сержант ^Матвей Юргин һ. б. аның характерын тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. М. Бубеннов романда' Бөек Ватан сугышы геройларын — гади совет кешеләрен ачык сурәтләр белән бирә. Менә, акыллы һәм белемле, оста һәм батыр, укучының күз алдында онытылмаслык булып кала торган капитан Озеров. Озеров солдатлар белән якыннан аралаша, аларны ярата, ул җиңүгә ышана, һәм бу ышанычны ул солдатларга күчерә белә. Солдат мондый командирга ышана. Безнең армиянең вакытлыча чигенүенең сәбәпләре турында Матвей Юргин белән сөйләшү, полкны Вазуза аша кичерү, немец тылын, фронт сызыгын хәрби осталык һәм тапкырлык белән үтеп чыгу һ. б. капитан Озеровка ачык характеристика бирәләр. Менә безнең алда комиссар Яхно, Озеровның якташы, элекке Себер охотнигы Матвей Юргин, немецлар турында ишетү белән үк ут кебек кабынып 
китүче, курыкмас комсомолец Терентий Жигалов, һәрвакыт алга, җиңүгә омтылучы Семён Дег- тяров, оста сугышчы һәм авыр минутларда да иптәшләренең күңелен күтәрүче, шат, тормыш уты кайнап торучы Иван Умрихин, батыр һәм курыкмас Нургали Хасанов һ. б. — менә шушы гади кешеләрдә Ватанга никадәр тирән мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт яши! Сугыш күренешләре белән бергә, автор безгә немецлар тылында калган колхоз крестьяннары тормышын да гәүдәләндерә. Сугыш башлангач әле күп кенә колхозчылар аның нинди һәлакәт алып килүен тиз генә аңламыйлар. Ләкин тормыш үзе зур сабак бирә, колхоз чорында формалашкан һәм бөтен яктан үскән совет кешеләре Ватанга үзләренең тирән мәхәббәтләрен күрсәтәләр. Дошман тылында көрәш башлана. Немец отрядларына ударлар ясала, дошманга эләкмәсен өчен колхозның икмәге яндырыла — совет кешеләре иптәш Сталинның приказын һич тайпылышсыз үтиләр. Степан Бояркин, Макариха — Анфиса Марковна. Осип Михайлович һ. б. совет кешеләренең барлык авырлыкларны да җиңеп чыга алуларын күрсәтәләр. Колхоз системасы совет крестьяннарына бөтен яктан үз, кадерле, колхоз тормышы күптән инде крестьянның аңына сеңгән. « Булды р ы л г а н бөтен б а й л ы к л а р. ун ел буе өйрәнелгән эшләр кадерле һәм ^сөекле иде. колхозның бөтен нәрсәсе йөрәккә ябышып үскән, аны аерып ала башласаң — кан чыгачак...» дн автор. Романдагы хатын-кыз образларыннан Марийка — Андрей Лопухов хатыны образы — укучыга бигрәк тә якын. Романның беренче китабында аның турында аз сөйләнсә дә. Марийка образы үзенең сафлыгы, гаделлеге һәм Совет властена бирел
126 
 
гәнлек белән укучы күңелсндә.тирән ярату хисе уята. Марийка ул гади колхозчы, совет хатыны. Ләкин Марийка гади матур хатын гына түгел: ул көчле характерга һәм тирән, саф хисләргә ия булган хатын. Ул совет солдатларын коткара, староста итеп куелган каенатасы Ерофей Кузьмич белән ризаланмый, үзенә бары бер генә юл — партизаннарга кушылып, немец илбасарларны кыру, алардан үч алу гына барлыгын аңлый. Романдагы Ерофей Кузьмич образы кызык бирелгән. Ул бөтен гомеренә баю турында уйлый, сугышны да тыныч кына уздырып җибәрергә тели. Немецлар аны староста итеп куялар. Ләкин немецларның, авылдагы ерткычлыклары, завхоз Осип Михайловичның— партиясез большевикның— геройларча үлеме аны тиз айныталар. Ерофей Кузьмич аңында үзгәреш башлана. Романдагы сатлык җаннар — сугышны ничек булса да исән калу хакына уздырып җибәрергә тырышучы, элекке лейтенант, ә соңыннан немец «полицае» булган Лоз- невой, дезертир Ефим Чернявкин, хәрбикыр судыннан үзенә хаклы җәза алган Кузьма Ярцев образлары, чын совет кешеләренә контраст куелып, тирән нәфрәт уятырлык итеп бирелгәннәр. М. Бубенновның «Ак каен» романы совет кешеләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә зур урын тота. Китапта Бөек Ватан сугышының иң авыр айлары сурәтләнеп бирелсә дә, аның һәрбер юлы оптимистик рух белән сугарылган, аның һәрбер юлы — җиңүгә тирән ышаныч белән тулган. Җиңүгә тирән ышаныч һәм аны алдан күрә алу көче, социализм иле кешеләренең бөеклеген күрсәтү, совет кешеләренең тыныч хезмәтнең гигант төзелешләрендәге кебек, Ватан азатлыгы өчен сугышта да «арсланнан көчле» булуларын күрсәтү — менә романның иң кыйммәтле ягы. 
Бу китапның татарчага тәрҗемә ителүен укучылар яратып каршы алды. Ш. Маннур иптәш романны чын күңелдән яратып тәрҗемә иткәй. Оригиналдагы идея һәм анын художество көче тәрҗемәдә төбендә сакланган дияргә кирәк. Ләкин тәрҗемәдә кимчелекле яклар да юк түгел. Роман бер үк кеше тарафыннан тәрҗемә ителсә дә, аның төрле урыннары төрлечә эшләнгәннәр. Икенче һәм бигрәк 
тә, .өченче кисәкләре уңышлы эшләнгән, ә беренче кисәкнең тәрҗемәсе күп [ кенә яктан аксый. Шуның өчен дә тәрҗемәченең, оригиналдагы стильгә, аның үзенчәлекләренә башта ук төшенеп җитмичә, бары бераз сон- рак дөрес юл тапканлыгы ачык сизелеп тора. Тәрҗемәдәге кимчелекләр стилистика өлкәсендә дә, аерым сүзләрне укучыларның күпчелеге өчен аңлашылмый торган сүзләр белән бирүдә дә күренәләр. Бу кимчелекләр тәрҗемәнең күп кенә яхшы якла1 рына зарар китерәләр. Мисал өчен бер өзекне укып карыйк. «Армиянең көтмәгәндә һәм тизлек белән чигенүен күреп куркынган Ольховка колхозчыларының ничек итеп туган авылдан качуларын Андрей кичә күргән иде; бик кайгырып һәм борчылып күзәткән идг ул аларны. Көнчыгыш якка китәргә мәҗбүр булган күршеләреннән кай- берләренең, шулар арасында колхоз председателе Степан Бояркинныи да, ничек ашыгып җыенуларын күрергә дә өлгергән иде. Председатель колхозның иң соңгы олауларын алып юлга чыккан иде. Аның төрле әйберләр төялгән арбасы артында (?) күңелле генә карап, сарык ятканны да күргән иде Андрей». (66 бит.) Бу өзектәге урынсызга бер үк сүзләрне кабатлаулар оригиналдагы динамиканы, лаконик тел белән бирелгән конкрет мәгънәне көчсез ләндерәләр. Ә 146 нчы биттәге: « — А то мы едем да только и думаем: сунемся в деревню, а там уже немцы. Только клочья, думаем, полетят от нас», — дигән өземтәнең « — Ә без — үзебез кайтабыз, үзебез һаман уйлыйбыз: авылга килен керербез, ә анда инде немецлар булса, дибез. Өзгәлән ыргытырлар үзе


 
безне, дип уйлыйбыз», дигән тәрҗемәсен дә нык эшләргә кирәк иде. Чөнки мондагы исәпсез бызылдау- безелдәүләр бергә кушылып, ямьсез тавышка әйләнәләр бит. «...Спросил однажды» һәм «А хреновые у них дела» дигән урыннарны «...сорый куйды бервакытны» (263 бит), «Ә эшләре кәкәй болар- иың» (294 бит) дип алуны да уңышлы дип булмый. «Ловко укладывал их в овинчик»ны — «җитез генә алариы әвенгә сала барды» дип әйтәсе урында: «җитез рәвештә чокырга сала» (143 бит) дию дөрес түгел; «чокырны төрергә» (196 бит) дигән мәгънәсез сүзләр дә очрый. «Раскрытый рот немца был забит сырой землей» дигән җөмләне тәрҗемәче бөтенләй төшереп калдырган. Оригиналь әсәрләрдәге кебек үк, тәрҗемәләрдә дә телнец гади һәм аңлаешлы булуына нык игътибар итәргә кирәк. Бер үк җөмләдә Ма- кариханы илле яшьләрендә дип әйтеп, аның турында /статная» сүзен, бездә күбесенчә яшь хатын-кызларга карата әйтелә торган «зифа буйлы» сүзләре белән бирү бик сәер тоела. Атаклы мәгънәсендә тәрҗемә ителергә тиешле «знаменитый» 
сүзен «стажлы» дип алу дөрес түгел. Тәрҗемәче кайбер урыннарда диалектизмнар куллана. Шундыйлардан «алмага» (алырга), «нәмәрсә» (нәрсә) ләрне күрсәтергә мөмкин. «Нәмәрсә» сүзе туры сөйләмдә бирелсә дә, ул персонаж сөйләмендәге теге яки бу үзенчәлекне бирүдән ерак тора. Бәхеткә каршы бу кимчелекләр 1 китапның гомуми кыйммәтен төшерә алмыйлар. «Ак каен»ны татар укучылары яратып каршы алдылар һәм сөеп укыйлар. Рус һәм башка тугандаш халыклар әдәбиятыннан иң яхшы үрнәкләрне татарчага тәрҗемә итү эше, әйтергә кирәк, уңышлы гына алып барыла. Ләкин, безнең укучылар массасының, тормыш белән беррәт- тән, таләпләре дә һәрьяктан үсә баруын онытырга ярамый. Укучы яңаданяңа таләпләр куя, художество чараларының югарылыгын, телнең сафлыгын, музыкальлеген сорый. Тәрҗемә итү осталыгы да көннән-көн үсәргә тиеш.