Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНДА ЛЕНИН ҺӘМ СТАЛИН ОБРАЗЛАРЫ

I
Безнең халкыбыз күңелендә, бөтен дөнья хезмәт ияләре күңелендә бөек Ленин һәм бөек Сталин образлары һәрвакыт бергә яши. Революцион сугышлар, бөек төзелешләр аркылы кешелек дөньясын бәхетле киләчәккә —коммунизм җәмгыятенә алып баручы җиңү байракларында бу даһиларның образлары бергә балкый. Халык аларны үзенең җырларында ике дус, ике бөркет итеп сурәтли.

Бөек Ленин белән бөек Сталин образларының халык күңелендә әнә шулай аерылгысыз яшәүләре бик табигый. Моннан күп еллар элек патша Россиясендә капиталистлар һәм алпавытлар хөкем сөргәндә, Россиянең эшчеләр сыйныфын һәм барлык изелгән халыкларын шушы ике юлбашчы беренче башлап бөек көрәшкә күтәрделәр. Гасырлар буе эзләнгән чын азатлык юлын халыкка беренче башлап шушы даһилар ачып бирделәр һәм шул юлдан халыкны алга — бәхетле тормышка алып киттеләр. Халык, алар юлбашчылыгында, алар төзегән большевиклар партиясе җитәкчелегендә, 1905 нче елның баррикадалары аркылы үтеп, Бөек Октябрь сугышларына керде һәм, Россиядә капитализмны җимереп, тарихта беренче буларак, эшче-крестьян дәүләтен — бөек Советлар дәүләтен төзеде. Ленин — Сталин җитәкчелегендә Советлар Союзы, Октябрь аркылы социализмга, ә аннары коммунизмга киң юл ачып, бөтен дөнья халыкларының алдынгы авангарды булып әверелде.

Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә совет халкы, гражданнар сугышында барлык дошманнарны тар-мар итеп, социалистик төзелешне җәелдереп җибәрде. Ленин үлгәннән соң, иптәш Сталин Ленин тәгълиматының сафлыгын сакларга, аның байрагын югары күтәреп, халыкны Ленин юлы белән алга — социализмга алып барырга ант итте һәм безне социализмның бөек җиңүләренә китерде. Иптәш Сталин Советлар Союзын Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары аркылы бөек җиңүгә алып килде, бөтен кешелекне фашизм коллыгыннан коткарып калды. Иптәш Сталинның бөтен эшләрендә Ленин рухы гәүдәләнеп барды, аның эшләре аркылы ленинизм яңа биеклекләргә күтәрелде. Менә шуның өчен дә халык аның эшләрендә Ленин идеяләренең тормышка ашуын күрә, «Сталин — бүгенге Ленин ул», ди.
Менә шуңа күрә дә бу ике даһи халык күңелендә аерылгысыз бергә яши, совет әдәбиятында да аларның нурлы образлары бер-берсеннән аерылгысыз балкый.
Татар совет әдәбияты туганда ук Ленин — Сталин идеяләреннән рух алып туды; беренче татар совет шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләрендә үк бөек юлбашчыларыбызның якты идеаллары гәүдәләнде.
1923—1924 елларда инде татар совет әдәбиятында Ленин — Сталин образларын сурәтләүгә багышланган беренче күләмле әсәрләр туа башлады. Һади Такташ үзенең атаклы «Гасырлар һәм минутлар»
поэмасын бирде. Бу поэмасында шагыйрь, Ленинны «гасырлар ту-дырды», диде. Ул шуның белән даһи юлбашчының тууын, аның эшчәнлеген пролетариатның тарихи көрәше белән бергә бәйләде.
Ленинның монументаль образын тудыру ечен бу бердәнбер дөрес юл иде. Гакташ юлбашчы образын шушы тарихи процесс һәм перспектива юнәлешендә ачарга омтылды.
1924 елның 21 январь көнендә дә совет халкы чиксез күп төрле эшләр белән мәшгуль иде, ул яңа дөньяны иҗат итә иде. Ленинның үлүе турындагы хәбәрне күпләр завод һәм фабрикаларда, эш өстендә, утырыш залларында чакта ишеттеләр. Кайгылы хәбәр бөтен дөньяга яшен тизлеге белән таралды:
Тын урамнарга таралды бар халык, Канлы яшь, хәсрәт белән зур Кайгылы хәбәр алып...

Такташ поэмасының иң зур көче Ленин белән халыкны аерылмас бердәмлектә күрсәтүендә. Такташ Ленин образы аркылы халыкның, бөтен кешелек дөньясының тарихи язмышын ачып сала. Ул бу образны халык язмышын хәл итүче бөек тарихи вакыйгалар аркылы сурәтли. Бу вакыйгалар эчендә Ленин халыкның акылы һәм рухы, өмете һәм язмышы, бөек даһие булып гәүдәләнә.

Баррикадаларда,

Сарайларны җимергәндә,

Бомбалар,

Утлар эчендә,

Төрмәләрдә,

Шахталарда

Син идең безпең белән.

Канлы кырларда сугышканда,

Синең шәүләң һаман

Безгә ак юллар сызып торды

Азатлыкка табан!

Безне коллыктан азат иткән

Бөек юлбашчыбыз,

Безгә ирекле сарай төзгән

Беренче ташчыбыз!..

Ленин белән халыкның органик бердәмлегеннән Ленинның үлемсезлеге килеп чыга. Ленин большевиклар партиясе җитәкчелегендәге халыкның иҗади революцион эшләрендә яши. Шуңа күрә халыкның иң алдынгы вәкилләре, партияне тагын да ныгыту өчен, партия сафларына басалар.
Ул җибәргән көчле янгын

Зурая, үсә һаман.

Станоклардан киләбез ант белән

РКП сафына табан.

Бер заявление

Мастер Иван яза.

Кемнәр тагын?

— Мең вә миллионнар!
Ленин эшенең большевиклар партиясендә, аның революцион көрәшендә яшәвен Такташ әнә шундый юлларда ачып бирә. Шушы юлларда ук шагыйрь Ленин партиясенең эшчеләр сыйныфы белән, халык белән тирән бәйләнгән булуын да ача һәм, Ленин үлгәч, партияне тагын да ныгыту өчен, аның сафларына халыкның иң яхшы вәкилләреннән мең вә миллионнар килүен күрсәтә. Шагыйрь, шулай итеп, Ленин рухының, Ленин идеяләренең эшчеләр сыйныфының революцион эшләрендә җиңелмәс көчкә әверелүен сурәтли.
Ленин бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы. Шагыйрь кайгылы хәбәрнең бөтен дөнья хезмәг ияләре күңеленә никадәр тирән тәэсир ясавын шулай ук гаять көчле образлар белән сурәтләп бирә. Төрле илләрнең империализмга каршы кискен көрәш алып баручы хезмәт ияләре һичнәрсә белән чагыштырылмаслык тирән хәсрәт кичерәләр, ләкин алар югалып калмыйлар, аларның өметләре сүнми, чөнки Ленин идеяләре яши, Ленин төзегән бөек Совет дәүләте яши, ул барлык халыкларга азатлык маягы булып тора. Ленин тәгълиматы һәм байрагы аларны алга чакыра. «Ленин үлмәде, ул һаман яши, ул — безнең юлбашчыбыз!» диләр алар.
Ул үлмәде.
Җир шары өстендә Ленин

Шәүләсе көн-төн йөри,

Уң кулында канлы байрак, —

Сул белән

Куркыныч елларны алга өстери.

Ул, кояш нуры кебек нурлар сибеп,

Төрмәләр, подвал, заводларга керә,

Я коточкыч байрагын тоткан килеш,

Ул кинәт килеп чыга зур

Парламентлар өстенә!..
Такташ үзенең поэмасын әнә шундый юллар белән тәмамлый.
Бy юллары белән шагыйрь буржуаз парламентаризм чорының бетүен, яңа чор, яңа эпоха — Ленин — Сталин партиясе алып килгән совет демократиясе эпохасы башлануын гаять көчле художество чаралары белән гәүдәләндереп бирә. Шагыйрьнең моннан чирек гасыр элек иҗат ителгән бу юллары бүген дә, совет халкы социализмнан коммунизмга күчә барган, ә халык демократиясе байрагы Көнбатышта да, Көнчыгышта да гигант җиңүләр белән алга барган чорда да көчле яңгырый. Бу факт Такташның үз поэмасында Ленин образын никадәр тирән аңлавын, бу образ аркылы кешелек дөньясының киләчәк язмышын никадәр дөрес һәм ачык күрүен, Ленин — Сталин идеяләренә никадәр тирән бирелгәнлеген раслый.
Бөек Ленин образын бирүдә Такташ башлаган гүзәл традицияләрне аңардан соң бүтән совет шагыйрьләре уңышлы рәвештә дәвам иттерделәр. Ленинга багышлап, татар совет шагыйрьләреннән Ш. Маннур, Ә. Ерикәй, Ә. Исхак, С. Хәким, Ә. Фәйзи, С. Урайский, Ә. Юнус, С. Баттал, Ш. Мөдәррис, 3. Нурый, М. Хөсәен һәм башка иптәшләр бик күп матур шигырьләр, гүзәл җырлар тудырдылар.
Сибгать Хәким «Володя ант итә» исемле шигырендә юлбашчының үсмер елларын сурәтләде. Ул вакытта Володя киң политик, революцион көрәш юлына чыкмаган әле. Ул укый, китаплар дөньясында яши. Ул әле яңа гына канат жилпи башлаган бөркет баласы... Семьяга авыр хәбәр килә:
Володя дәрес хәзерләп

Утыра иде,
Александрның асылу

Хәбәре килде.
Володя тыныч. Әнкәсе

Яшьләрен сөртә,
Йөрәкнең давылын басарлык

Сүзләрне көтә.
Ул җавап көтә улыннап,

Янына басып.
Китаплар ята өстәлдә.

Битләре ачык.
Володя бүлмәсеннән чыга һәм Идел ярына килеп баса. Киң Идел, рус халкының көрәш тарихын сөйләгәндәй, дулкынланып ага. Идел каршында Володя халыкны азатлыкка «башка юл белән» алып чыгарга ант итә. Боларның барысын да С. Хәким матур итеп, көчле һәм җылы хис белән хикәя кылып бирә.
Бездә Ленин турында яңадан яңа шигырьләр, жырлар туа торалар. Моның шулай булуы табигый да, чөнки бөек юлбашчының үлемсез эшләре, аның тәгълиматы, аның данлы байрагы, һәрбер совет кешесенә, һәрбер яңа туган буынга бетмәс-төкәнмәс иҗат рухы биреп, аларны бөек эшләргә дәртләндереп тора. Шуңар күрә аның образы да безнең әдәбиятыбызда мәңге балкып яшәячәк.
II
Ленин үлгәннән соң совет иленең, бөтен кешелек дөньясының язмышы, бөтен киләчәге иптәш Сталин кулына күчеп калды. Иптәш Сталин, Ленин байрагын югары күтәреп, большевиклар партиясенең сугышчан сафларын тагын да ныгытты һәм безнең халкыбызны Ленин юлыннан алып китте. Бөек Сталин халыкны илебездә социализм төзү көрәшенә күтәрде, илдәге капитализм калдыкларына каршы хәлиткеч һөҗүмгә алып керде. Совет халкы, бөек даһи сызган планнарны героик көрәш эчендә тормышка ашырып, социалистик индустриянең гигантларын төзеде, кыргый далаларда яңа гүзәл шәһәрләр салды, авыл хуҗалыгын күмәк нигезгә күчереп, кырларга йөз меңнәрчә тракторлар, комбайннар, машиналар китерде. Елгаларны диңгезгә әйләндерде, чүлләргә су бирде, ерак авылларга электрик нурларын сипте. Илдә соңгы эксплоататор сыйныф һәм кешене кеше тарафыннан эксплоатацияләүнең нигезе бетерелде. Илебездә социализм төзелде. Совет халкы, бөек Сталин җитәкчелегендә тарихта күрелмәгән бөек җиңүләргә ирешеп, бөтен кешелек дөньясы өчен тарихи үрнәк булды.
Шагыйрь Шәйхи Маннур «Бәхет кояшым» исемле шигырендә, пролетариатның бөек даһилары Чарке һәм Энгельсның революцион көрәшләр өчен беренче башлап кылыч коюларын җырлап, даһи Сталинга мөрәҗәгать итеп, бөек җиңү еллары турында шундый юлларны язды:
Сез — мәңгелек якты нурлар, —

 Титан Ленин белән икегез,

Өләштегез безгә шул кылычны

Һәм кулларга байрак бирдегез,

Йөрәкләргә ялкын — көч керттегез.

Давылларга безне илттегез,

Һәм мең еллар көткән яктылыкка,

Матурлыкка алып килдегез.

Титан Ленин белән икегез!
Гасырларча килгән яшьләр кипте,

Кимсенүләр бетте күкелдә,

Һәм калмады авыр моңаюлар,

Зур сагышлар йөрәк төбендә.
Шагыйрь бу юлларда совет дәүләте тарихындагы бөек борылыш елларын һәм анын нәтиҗәләрен әнә шулай җырлады.

Халыкның
Хәзер йөзе елмаюлы,
Җаны тыныч аның, күңле шат.
Йөрәгендә — бөек омтылышлар,

Акылында талант һәм иҗат, —
диде ул.
Иске дөньяны зир-зәбәр китереп җимергән совет халкы яңа дөньяны иҗат итүче бөек халык булып әверелде. Сталин җитәкчелегендә бу бөек халыкның бетмәс-төкәнмәс иҗади көчләре диңгез булып ташып чыктылар.
Шушы җиңүләре белән дөньяны хәйранга калдырган халык алдында Сталин бәхет законын ачып салды — яна Конституция иҗат итеп бирде. Яңа Конституция нигезендә үткәрелгән беренче сайлаулар ук совет халкының бөек бәйрәменә, совет демократиясенең боек тантанасына әверелде. Халык беренче сайлаулар вакытында ук социалистик парламентның беренче депутаты итеп үзенең сөекле юлбашчысын сайлады, үзенең иң беренче тавышын аңа бирде:
Мин тавыш бирдем матурлык.

Турылык дөньясына;
Мин тавыш бирдем Ленинның,

Беренче юлдашына.
Әхмәт Ерикәй халыкның бу тойгыларын әнә шундый юлларда әйтеп бирде. Әхмәт
Юнус исә үзенск «Тантана» исемле поэмасында шул ук бөек җиңү еллары турында кайнап-шаулап күтәрелгән чиксез якты көчләр турында түбәндәге юлларны язды:
Алып килде яңа җиңүләргә

Партиябез, Сталиныбыз.

Гасырларда ала алмады

Яулап алды безнең елыбыз.

Кыргый тайга,

Җансыз сахраларга

Бишьеллыклар аша үтеп без,

Юлбашчының даһи өйрәтүен

Кораллар һәм көчләр итеп без,

Яңа завод, яңа фабрикалар,

Зур шәһәрләр төзеп җиткердек,

Ул җирләрне хәзер бәхет гөле

Үсә торган бакча иттердек.

Әремнәр һәм күк чәчәкләр белән

Җәфа чиккән вак-вак җирләрне,

Берләштереп, тоташ, киң кырларга,

Шат колхозлар төзеп җибәрдек.

Трактор һәм комбайннар гөрли

Кырларында хәзер илемнең,

Котлый илем колхоз, совхозларны

Мул уңышы белән игеннең.
Болар бары да Сталин уятып, ул кабызып җибәргән иҗат рухы җимешләре- Совет кешеләрендә ул кабызган иҗади илһамны бернәрсә дә сүндерә алмый, ул бөтен кыенлыкларны җиңә һәм бөек идеалларны чынбарлыкка әйләндерә. Совет кешеләрендәге бу сталинчыл иҗат рухны шагыйрь Әхмәт Фәйзи «Дала һәм кеше» исемле поэмасында сурәтләп бирә. Монда чүлнең сусызлыгын җиңәргә көрәшкә чыккан Чарый образы бирелә. Аның аты сусызлыкка чыдый алмый, әлсери. Чарый чыдый. Ул флягасындагы соңгы суын атына эчертә, чөнки чүлне җиңәргә, аны кичәргә кирәк.
Син эч, атым, безнең данлы юлны

Бикли алмас дала.
«Москва» диеп чөнки атала

Безне көткән кала.
Чөнки Иосиф Сталин исемле

Безне көткән кеше.
Ана килә кешеләр бу чүлдән дә каты

Авыр чорлар кичеп.
Ә ул илнең һәрбер кешесен

Сынап, таный белә,
Һәркайсының өметен, хыялын

Ул бик анык белә.
Һәм ул чыгар безне каршыларга:

Бөек. Җылы. Якын.
Без булмабыз... һәм ул юксынып:
— Кайда, дияр, минем

Чарын белән

Аның данлы аты?
Кәрван бара.

Комлык җиңә алмый

Юлсыз.чыгы белән.
Үзенең иң-иң усал коралы

Сусызлыгы белән.
Кәрван бара. Саубул, комлык, безнең

Сугышып аласы жир.
Саубул, комлык, безнең яңадан кайтып,

Шәһәр саласы жир.
Кешеләрдә Сталин уятып җибәргән иҗат рухы әнә шундый, җиңелүне белми торган рух ул.
Шушы рух белән дәртләнгән совет иле халыклары социализм өчен көрәштә үстеләр, алар алдында тормышның яңа киңлекләре, яңа матурлыгы ачылды, алар чын бәхеткә ирештеләр. Әнә шуның өчен дә алар бөек юлбашчы исеменә бетмәс-төкәнмәс рәхмәт яудыралар, рәхмәт җырларын җырлыйлар. Тугандаш халыклар телендә бердәм яңгыраган бу рәхмәт җырларына Гадел Кутуй, татар халкының да рәхмәтен кушып, бөек Сталинга Татарстан иленнән сәлам җырын җырлады:
Без богауда яткан халык идек,

Канат бирдең безгә очарга...

Һәм дошманнар изүеннән безне

Алып кердең гүзәл чорларга.

Халкыбызның йөрәк жыры итеп,

Без җырлыйбыз яшәү рәхәтен,

Без җырлыйбыз Сиңа, сөеклебез,

Халкыбызның кайнар рәхмәтен.

Татарстан хәзер шатлык иле,

Ильич юлы белән бара ул...

Син тудырган бәхет законыннан

Яшәү матурлыгын ала ул.
Кутуй үзенең шигырен юлбашчыга сәлам белән тәмамлый:
Сәлам сиңа, халык депутаты,

Күз нурыбыз, даһи юлбашчы!

Сәлам сиңа, бәхет бирүчебез,

Сәлам сиңа, шатлык кояшы!
Илебезнең шулай гөрләп чәчәк аткан чаклары иде. 1941 елның июнендә Г
итлер Германиясе безгә кинәт хыянәтчел һөҗүм ясады. Илебез өстенә үлем куркынычы килде. Бу дәһшәтле көннәрдә халкыбыз ның өмете, ышанычы Сталинда булды. Совет халкы бөек юлбашчы җитәкчелегендә сугышка күтәрелде. Ул көннәрдә совет язучылары мылтык белән дә, каләм белән дә сугышка керделәр.
Татар совет язучылары, юлбашчының сүзен изге күреп, татар халкын да, илебезнең башка тугандаш халыклары кебек үк, өлкән агабыз рус халкы тирәсендә тупланырга һәм Ватан өчен героик сугышларга керергә чакырдылар. Иптәш Сталинның 3 нче июльдә радио аркылы халыкка мөрәҗәгать итүеннән со
ң, Гадел Кутуй:
Юлбашчының изге сүзе булды
:

Татар халкы, сугыш кырына!

Туган-үскән илне яклар өчен.

Әйдә фашистларны кырырга! — дип язды.
Илебезнең тугандаш халыклары, өлкән туганыбыз бөек рус халкы тирәсенә тупланып, тарихта күрелмәгән батырлык күрсәттеләр. Сугышның иң авыр көннәрендә дә халкыбыз үзенең җиңеп чыгачагына бик нык ышанды. Аңа бу ышанычны даһи юлбашчы бирде, аны ул рухландырды, ул җиңүләргә алып барды. Ниһаять, Бөек Ватан сугышы җиңү белән тәмам булды. Бу бөек сугышның гениаль планнарын иптәш Сталин үзе төзеде, аларны тормышка ашыру эшенә үзе җитәкчелек итте. Аның көннәре, төннәре эш өстендә үтте. «Кремль куранты суга берне, суга икене»,
Ә Сталин һаман йокламый,

Ул йокламый, аның эше күп:

Ул һәркемнең өмет-хыялын

Якты һәм чын иткән кеше бит
Академик, солдат һәм эшче

Һәркем аны шулай хис итә.

Уен-хисен, кайгы-сөенечен

Бүлешүче якын дус итә.
Ул һәркайда: ярдәм кирәксә,

Яралының башы очында.
Ул сугышта
, авыр походта

Генерал һәм солдат янында.
(Г. Хуҗи, «Ул һәркайда».)
Бөек Ватан сугышы вакытында совет кешеләре кайда гына булмасыннар — фронттамы, ут эчендәме, тылда корал кою, иген үстерү эшендәме — һәр җирдә һәм һәркайчан аларның эшенә Сталин рух биреп торды. Ул аларны җиңүләрдән җиңүләргә алып барды. Көрәшкә ул җитәкчелек итеп, ул рух биреп торганга күрә дә, совет халкы бөтен кыенлыкларны җиңеп чыкты, Гитлер Германиясен һәм империалистик Японияне тар-мар итеп, кешелекне фашизм коллыгыннан коткарып калды. Илне тынычлыкка алып чыккач, иптәш Сталин героик совет халкы алдында коммунизм җәмгыяте төзүнең гигант планын ачып салды, ул совет халкының иксез-чиксез иҗади көчләренә киң юллар ачып җибәрде. Хәзер инде безнең халкыбыз бөтен дөнья халыкларының алдынгы сафында, аларга юл һәм үрнәк күрсәтеп, илебезне коммунизмның нурлы биеклекләренә алып бара. Яңа җиңүләр яна җырлар тудыра:
Без җитәрбез шундый елларга,—

Ерак түгел инде моңарга, —

Кешелекнең өмете — коммунизм,

Мәңге сүнмәс якты кояш булып,

Нурын сибәр бөтен дөньяга.
Барган чакта карап алга без

Синнән үрнәк һәм көч алабыз,

Без бәхетле! Тиңсез киләчәккә,

Зур җиңүләр яулап һәр адымда,

Синең белән бергә барабыз!
Шуңа сине сөеп зурлыйбыз,

Чын йөрәктән җырлар җырлыйбыз:

Бәхете өчен туган илебезнең,

Бәхете өчен бөтен кешелекнең

Яшә, даһи, бик күп ел! —дибез.
Шагыйрь Әхмәт Исхак тарафыннан язылган бу юлларда халыкның бөек Сталинга булган тирән мәхәббәте һәм аның җитәкчелегендә ирешелгән тарихи җиңүләре белән хаклы рәвештә горурлануы гәүдәләнә.
I I I
Татар совет әдәбиятының хикәя һәм романнар жанрында Ленин һәм Сталин образлары шулай ук Совет дәүләтенең беренче елларында ук гәүдәләнә башлый. Моның үрнәкләрен Мәхмүт Максудның нәсерләрендә, Кави Нәҗминең беренче хикәяләрендә һәм башка әсәрләрдә күрергә мөмкин. Соңгы елларда исә безнең язучылар сөекле юлбашчыларыбызиыц образларын зур күләмле әсәрләрендә гәүдәләндерәләр. Г. Бәшировнын «Намус», К- Нәҗминең «Язгы җилләр», Г. Әпсәләмовның «Алтын Йолдыз» романнарында безнен илебез тарихындагы гаять мөһим вакыйгалар тасвирлана. Бу әсәрләрдәге геройлар революцияләр, сугышлар, зур сынаулар аркылы үтәләр, аларның язмышларында гомумән халкыбыз язмышының мөһим яклары ачып салына. Әнә шуңа күрә дә бу язучылар үз әсәрләрендәге вакыйгаларны Ленин һәм Сталин җитәкләп барган тарихи үсешнең бер өлеше итеп сурәтлиләр.
Менә «Язгы җилләр» романында 1905 елгы революция алдыннан булган көннәр. Иптәш Сталин бу вакытта Кавказда эшчеләрнең атаклы чыгышларын оештыра, аларга җитәкчелек итә, меньшевикларга каршы кискен көрәш алып бара. Бу көрәшнең даны, бөтен эшчеләр сыйныфын дәртләндереп, Россиянең ерак почмакларына кадәр җәелә. Ул Казанга да килеп җитә. Бөтен җирдә эшчеләр, революционерлар Кавказдагы көрәшкә җитәкчелек иткән Коба (Сталин) иптәш турында сокланып сөйлиләр.
Кавказда, иптәш Сталин җитәк-челегендә барган эшчеләр хәрәкәтендә катнашучылардан берсе булган Алексей Казанга килеп чыга. Бу чын революционерда һәрвакыт эчке бер якты көч ялкынланып тора. Ул җырлаганда да «синең тойгыларыңны кояш яктысы белән коендыра» шикелле. Аңарда кешеләрнең иң тирән хисләрен кузгата алырлык көч, ихтыяр бар. Бу көчне аңарда Коба иптәш уятып җибәргән.
«Кайвакыт Алексей җырын кинәт кенә өзә дә Баку, Астрахань, Себер турында сөйләп китә.
— Кавказда Коба иптәш бар иде безнең. Аның өчен дигәндә Баку нефтяниклары утка да, суга да керергә хәзер торалар. Менә нинди кеше. Хәзер аны тагын Себергә сөргәннәр, Туруханскийга...
— Ба-ку... Ко-ба...
Василий аны хәзер генә күргәндәй итеп эндәште:
— Иптәш Настя, сез нәрсә әйтмәкче буласыз? Нәрсәдер әйтмәкче буласыз, ахры...
— Минме? Нәрсә әйтим соң мин... Бу мәсьәләдә бик яшь әле шул мин, бик яшь. Әнә кешеләр нихәтле азап күрергә һәм батырлыклар күрсәтергә өлгергәннәр...
— Кавказда ул чагында меньшевик Шиңдриковлар бик узынып киткәннәр иде. Өч брат алар. Шулар бөтен оешманы бизгәк тоткан кебек чирләтеп алдылар. Скандалның зурысы — партия члены булу очен кирәкле шартлар буенча башланды. Аларның үз тугызлары тугыз. Бөтен оешманы Нобельләр, Тагиевлар теләгенә буйсындырмакчы булалар. Бик каты булды көрәш. Шунда инде без кемнең, пролетариат яклы икәнен яхшы таныдык. Джапаридзе, Шаумян, Стопами һәм аларга җитәкчелек итүче Коба иптәш! Менә безнең күзебезне кем ачты. Ул безне Лениннан үрнәк алырга һәм пролетариат эше өчен җаныңны да кызганмыйча көрәшергә өйрәтте».
Казан эшчеләре дә көрәшне Кавказдан Алексей алып килгән тәҗрибә нигезендә Сталинча оештырырга телиләр. Алексей: «Оешманы ныгытмасак — җиңеп булмас, — ди. — Барлык урыннарда ышанычлы кешеләр кирәк. Гарнизонда. Бистәдә. Татар эшчеләре арасында…»
Язучы иптәш Сталинның көрәш мәйданына чыккан елларыннан ук эшчеләр сыйныфының даһи җитәкчесе, өйрәтүчесе булып әверелүен, шул чакта ук бөтен Россия эшчеләр сыйныфын көрәшкә Ленин белән Сталин күтәрә баруын сурәтли, татар халкының тарихи язмышы да Ленин һәм Сталин җитәкләп барган көрәшкә бәйләнгәнен күрсәтә.
«Язгы җилләр» романы Бөек Октябрьга кадәр булган чынбарлыкны сурәтләсә, Гомәр Бәширов «Намус» романында безнең көннәрне, әле генә күкрәп үткән Бөек Ватан сугышы көннәрен сурәтли. Бу гүзәл әсәрдә без коммунизм төзүчеләрдән, Нәфисә, Карлыгач, Мансуров, Айсылу кебек бик күп гади, ләкин олы җанлы совет кешеләрен күрәбез. Алар һәркемне сокландыра торган гүзәл кешеләр. Аларны соң батырлыклары белән бөтен дөньяны хәйранга калдырырлык итеп кем тәрбияләгән?

 — Сталин. Без әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр — һәр җирдә, кешеләрнең шатлыклы һәм кайгылы вакытларында, дәһшәтле сугышларда, колхоз кырларындагы иҗади хезмәт процессларында бөтен җирдә сөекле юлбашчының якты образын күрәбез.
Яшүсмеф Карлыгачның, тормышындагы беренче тирән дулкынланулары Сталин исеме белән бәйләнгән. Иптәш Сталинның чыгышлары аңарда һәрвакыт тирән бер дулкынлану уятып җибәрәләр.
«Кайчакларда аның күңеле, күз яшьләре чыгарлык дәрәҗәдә, аеруча бер җилкенү белән дулкынланырга тотына. Узган елны сугыш башланганны ишеткәч шулай булды, өченче июль көнне Сталин речен тыңлаганда да шулай булды. Аның тойгылары шундый кайнашалар, Карлыгачның бу турыда күңелендәге шикелле үк ярсу һәм йөрәкләргә ут кабызырдай ялкынлы итеп, бөтен дөнья ишетерлек итеп, тетрәтеп җибәрерлек итеп нидер әйтәсе килә башлый».
Бөтен дөньяның иң гүзәл яшьләре булган совет яшьләренең ип. беренче матур омтылышлары да шулай, Сталин исеме белән рухланып, аның дәртләндерүе белән туалар. Яшьләрне генә түгел, аларның аталарын да, балаларын да — бөтен совет халкын бөек эшләргә Ленин һәм Сталин рухландырып, бөек җиңүләргә алар алып килделәр. Язучы үзенең әсәрендә совет халкының Җәүдәт Мансуровтан алып Нәфисәгә кадәр Ленин һәм
Сталин тәрбияләгән төрле буын вәкилләрен күрсәтә. Җәүдәт Мансуровлар буыны турында язучы: «Ул буын бөек Ленин тавышын үз колагы белән ишетте, аны үз күзе белән күрен калды», — дип яза.
Бy буын, Ленин һәм Сталин идеяләре белән рухланып, артта калган Россияне дөньяның иң алдынгы иле булган бөек социалистик держава итеп әверелдерде. Ә менә Хәйдәрләр, Нәфисәләр, Газизләр буыны... Болар коммунизмны төзүче Сталин яшьләре буыны.
«Намус» әсәрендә Сталин тәрбияләп үстергән совет халкының бөтен буыннары фашизмны тар-мар итү өчен корычтай берләшкән, җимерелмәс бер фронт итеп күрсәтелгән.
Картлык көннәрендә халыкмын азатлыгын, бәхетен һәм мул тор-мышын күрүгә ирешкән Айтуган бабай өчен тыныч почмак, йомшак урын, җылы хөрмәт — һәммәсе дә бар. Аңа инде гомеренең соңгы көннәрен ваемсыз гына, тын гына үткәреп, дөньядан шау-шусыз гына китәсе калган... Ләкин менә сугыш башлана. Айтуган бабайның да тынычлыгы югала. Ул да, картлыгын онытып, ил кайгысын кайгырта. Фронт хәлләренең киеренкелеге турында уйлау ана да авыр: «
Һе, авыр булмыймы соң! Бер кешене котырган алты бүре бердән камап алсын әле!.. Авыр булмыйчы!» — ди ул. Ләкин нинди авыр хәлдә дә аның ышанычы Сталинда.
«— Сталин үзе нәрсә ди соң? Өметле әйтәме, махы бирмәбез диме, ничек ди?
— Иптәш Сталин әйтә, без хәзер сугыш башланган вакытка карагайда да көчлерәк, ди...
— Алаймы? Шулай диме? Булдырырбыз диме?
Һе, өметле әйтә икән алай, бәрәкалла, өметле икән... Шулай булыр да шул! Рәсәй бит ул, Рәсәй дә* җиңә алмагач, немецны бүтән кем жиңсен!.. — карт үз алдына башын чайкый-чайкый бераз уйланып утырды.

— Инде үзе исән була күрсен. Эше бик зур. Ай-ай зур аның эше!»
«Чулпан» колхозының көрәшкә Сталин рухландырган
атаклы Сталинград сугышына үз өлешләрен кертәләр. Алар герой шәһәргә үзләренең намуслы хезмәтләре белән өлгерткән икмәк белән булышалар. Әсәрнең ахыргы өлешендә Сталинградка атап оештырылган иген олауларын озату аеруча тантаналы төс ала: «Арбалар яныннан, — ди язучы, — үзенә бер тантана белән, иген кырларының батырлары Тәзкирәләр, Гөлнурлар, бүтәннәр атлыйлар. Аларның шыгырдатып бодай төягән менә бу йөкләрен Сталинград сугышчылары да һәхм Кремльдән торып иптәш Сталин үзе дә күрәдер, «Чулпан» кешеләренең бу батырлыгына сокланып, алар да куаналардыр кебек тоела иде».
Сталин образы әсәрдәге геройларның наммусларына
сафлык, уйларына яктылык биреп тора, аларны данлы эшләргә рухландырып бара.
Г. Әпсәләмов «Алтын йолдыз» романында Сталин тәрбияләп үстергән төрле милләт яшьләренең туганнарча дуслыгын, бу дуслыкның сугышта тагын да ныграк чыныгуын күрсәтә. Яшьләр арасында өлкән кешеләрдән сугышчы Золотов образы бирелгән. 1942 нче елны фронт Сталинград янында Ил ел ярына килеп терәлә. Илебез өстенә килгән дәһшәт тагын да көчәя. Золотов хезмәт иткән полк, каты сугышлар белән чигенә-чигенә иплә дә, Идел ярына җиткәч, туктый. Бу җирләр карт солдат Золотов өчен электән үк таныш. 1918 елда ул биредә Сталин җитәкчелегендә Иарицынпы саклаган. Хәзер ул Идел ярының туфрагын көрәк белән беренче башлап каерып ала да, апы яшь иптәшләренә күтәреп күрсәтә: «Туганнар!— ди ул дулкынланган тавыш белән
.Бу туфрак, изге туфрак! Аңа Царицынны саклаучыларның изге каны сеңгән. Бу туфрактан безгә чигенер урын юк...»
Бу минутларда карт сугышчы үзе турында артык уйлый алмый.
«Ул, теге вакытта да, хәзер дә үзен итәкләп баручы, юл күрсәтүче Сталинны күз алдына китерергә тырышты. Мөгаен, бу таңда ул йокламый торгандыр, мөгаен, кабинетының, тәрәзәсеннән караган килеш ул Сталинград турында уйлый торгандыр һәм орудиеләр янында сакта басып торган карт солдатны да күрә торгандыр. Мөгаен, күңеленнән: «Иван Пантелеймонович, Сталинградны теләсә генә нәрсә булса да дошманга бирергә ярамын. Актык сулышкача торырга кирәк, менә шунда, теге вакыттагыча, дошманны тар-мар итәргә кирәк» дип әйтә торгандыр, һәм карт бомбардир, юлбашчының нәкъ үзе белән сөйләшкәндәй вәг
ъдә бирә:
— Тыныч булыгыз, Иосиф Виссарионович, без көчебезне һәм гомеребезне кызганмабыз. Дошманны тар-мар итәр өчен кулдай килгәнне дә, килердәй булмаганны да эшләрбез».
Совет кешеләренең зурлыгы, бөеклеге дә кулдан килердәй булмаганны эшли алуларында. Чөнки Сталин аларда озак вакытлар тупланып килгән, ләкин әле алар үзләре дә сизеп җиткермәгән бөтенләй яңа иҗади көчләрне ачып җибәрә, һәм Сталин рухландырып җибәргән совет кешеләре тарихта
булмаган иҗат батырлыклары күрсәтәләр һәм үзләренең җиңүләре белән бөтен дөньяны хәйранга калдыралар. Алар иң авыр минутларда иптәш Сталинны, аның бөек, рухландыргыч көчен исләреннән чыгармыйлар. Бy көч аларга рух бирә, алар иң авыр хәлләрдә дә җиңүче булып чыгалар.
«Алтын йолдыз» романының бер герое Ломидзе фронтта җиңү уңае белән аларны Сталин тәбрикләвен ишеткәч, иптәшләре алдында ялкынлы речь сөйли: «Туганнар,— ди ул,— Ватан сугышы фронты бик зур, бик озын, ләкин аның һәр алымында солдат белән янәшә, иң бөек Сталин басып тора. Свирьне кичкән чагында да, акфиннарның бастионнарын штурмлаган чагында да мин үз янымда Сталинны сиздем»...
Бу бик дөрес әйтелгән сүз. Сталин совет кешеләренең һәрбер адымында, аларга ата булып, аларны җитәкләп бара. Шуңа күрә дә дөньяда совет кешеләре җиңә алмаган кыенлык, алар ирешә алмаган теләк юк.
Ленин һәм Сталин идеяләре белән рухланган совет әдәбияты яңадан яңа җиңүләргә ирешә. Ул туып килә торган коммунизм җәмгыятенең яңадан яңа якларын яктыртып, ачып бара, бөед чорыбызның йөзләрчә, меңнәрчә алдынгы кешеләрен әдәби образларда күрсәтә. Ул образлар укучыларның күңелләреңә бик тирән урнашып калалар. Ләкин барыннан да бигрәк укучыларыбызны Ленин һәм Сталинның бөек образлары, аларның бөек эшләре, кешелек дөньясының бәхете өчен — коммунистик җәмгыять өчен көрәшләре үзенә җәлеп итә.