Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ХРОНИКА

«АЛСУ ТАҢ»
1949 елның 24 нче декабренда, Бөтенроссия театраль җәмгыятенең Казан Актерлар йортында, РСФСР һәм ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе драматург Таҗи Гыйззәтнең «Алсу таң» исемле яңа пьесасын уку булды.
Утырышка язучылар, артистлар, режиссерлар һәм югары уку йортларындагы студентлар катнашты. Драматургның бүгенге колхоз темасына язылган киң полотнолы бу әсәре тыңлаучыларда җылы тәэсир калдырды. Соңыннан фикер алышуларда катнашучылар, әсәрнең уңышлы якларына тулы бәя бирү белән бергә, аның кайбер кимчелекләрен дә күрсәтеп үттеләр.


«БӘХЕТ НУРЛАРЫ»
Узган елның 20 декабрендә, Татарстан Совет Язучылары Союзы правлениесе утырышында Әнәс Камал һәм X. Садриның механика заводы эшчеләре тормышыннан алынып язылган «Бәхет нурлары» исемле пьесасы укылды.
Әсәргә нигездә яхшы бәя бирелде һәм кайбер җитешсезлекләрен төзәтү турында фикерләр әйтелде.


ДРАМАТУРГЛАРГА ГРАМОТАЛАР ТАПШЫРУ
30 нчы декабрьда, Г. Тукай клубында үткәрелә торган «Әдәби җомга»ларның берсендә, Татарстан Республикасы күләмендә 1949 нчы елда үткәрелгән үзешчән сәнгать олимпиадасына йомгак ясау булды.
Татарстан Халык Иҗаты йорты директоры иптәш Шаһиморатов Татарстандагы үзешчән драма түгәрәкләренең эшләре һәм драматургларның бу эштә ничек катнашулары турында информация ясады. Аннан соң, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә репертуар булдыруда актив катнашучы драматургларга Республика олимпиада оештыру комитетының почет грамоталарын тапшыру булды. Грамоталар драматурглардан Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, М. Әмир, Р. Ишморат, Ә. Камал, Г. Әхмәт, Г. Насрый һәм Э. Шамиль иптәшләргә тапшырылды.
«ӘБЛИ АВЫЛЫ»
1949 нчы елның 31 нче декабрендә, Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә, Ф. Хөснинең «Әбли авылы» исемендәге яңа пьесасының премьерасы булды. Әсәр тамашачылар тарафыннан яратып каршы алынды.


«УЯНУ»
3 нче январьда яшь язучылар түгәрәгенең чираттагы утырышы булды. А. Тимергалин иптәшнең студентлар тормышыннан алып язган «Уяну» исемле хикәясе укылды һәм тикшерелде. Фикер алышуларда катнашучы иптәшләр әсәрне төзәтү буенча яшь авторга үзләренең киңәшләрен бирделәр.


«ТИМЕР СУЫНМАСЫН»
5 нче январьда, проза секциясенең утырышында яшь язучы Рәшит Зарипов иптәшнең «Тимер суынмасын» исемле хикәясе укылды. Әсәр турында язучылардан Г. Бәширов, И. Гази, Г. Әпсәләмов, Г. Иделле, Ә. Еники һ. б. иптәшләр чыгып сөйләделәр. Алар, хикәядәге җитешсезлекләрне күрсәтү белән бергә, яшь авторга аларны төзәтү өчен киңәшләр бирделәр.


БАЛАЛАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ЧЫГЫШЛАРЫ
6 нчы январьда, чираттагы «Әдәби җомга»да балалар язучыларының чыгышлары булды. Шагыйрьләрдән Җ. Тәрҗеманов, Б. Рәхмәт һәм Н. Гайсин иптәшләр үзләренең шигырьләрен укыдылар. Бу кичәдә Татгосфилармония артистлары нәфис сүз һәм музыка буенча концерт бирделәр.


«САЛКЫН ЧИШМӘ»
9 нчы январьда, драматурглар секциясенең утырышыңда язучы Г. Әхмәтнең «Салкын чишмә» исемле яңа пьесасы укылды. Пьеса бүгенге совет интеллигенциясе тормышын чагылдыра. Драматурглардан Т. Гыйззәт, Р. Ишморат, Ф. Хөсни, Г. Иделле, Ә. Камал һ. б. иптәшләр пьесаның уңышлы һәм җитешсез якларына тукталып үттеләр.


«БЕЗНЕҢ ҖЫР»
11 нче январьда балалар әдәбияты секциясенең утырышында Ж. Тәрҗемановның «Безнең җыр» исемле шигырьләр җыентыгы тикшерелде. Тәнкыйть белән чыгыш ясаучы иптәшләр шигырьләрдә бүгенге көн темасының аз чагылуын күрсәтеп үттеләр.
Шушы ук җыелышта яшь шагыйрь Зия Мансурның да шигырьләре укылды.