Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕЧКЕНӘ КИТАПТА ЗУР ТЕМАЛАР

ЗЫЯ МАНСУР

КЕЧКЕНӘ КИТАПТА ЗУР ТЕМАЛАР

Балалар — безнең киләчәгебез. Әгәр дә без аларга яхшы эшләнгән әдәби китап яисә аерым әсәр тәкъдим итәбез икән, үзебезнең кадерле алмашчыларыбызга рух азыгы бирәбез дигән сүз. Зур һәм җаваплы эш бу. Чөнки балалар — безнең социалистик Ватаныбызны тагын да югарырак күтәрәчәк, коммунизм төзү эшен тагын да алга алып барачак кешеләр.
Фашист илбасарларга каршы тиңе булмаган сугышта җиңеп чыккан совет халкының батырлыклары, аның фидакарь хезмәте, туган җиребездәге бөек төзелешләрнең шау-шуы балаларны сокландыра. Шул ук вакытта балалар өчен тормышның барлык күренешләре яңа һәм кызыктыргыч. Бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. Аларның тормышны өйрәнүләре, югарыга омтылулары нәкъ әнә шуннан башлана да инде. Алар нинди дә булса һөнәр иясе булу турында хыялланалар, илебезнең данлыклы кешеләренә охшарга тырышалар.

Балалар әдәбиятының төп бурычы балаларны коммунистик рухта
тәрбияләү. Мәктәпкә кадәр яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләр ба-лаларны мәктәпкә хәзерлек белән китерү максатын да куярга тиешләр.
Күптән түгел генә Татгосиздатның яшьләр-балалар әдәбияты секторы Әминә Бикчәнтаеваның «Бакча гөлләре» исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды. Ә. Бикчәнтәева иптәш шушы кечкенә генә китабы белән бөек, изге максатны үтәргә, балаларны коммунистик рухта тәрбияләргә тырышкан. һәм ул үзенең бу максатына ирешүдә уңышлы адымнар ясаган.

Шигырьләр җыентыкта хронологик тәртиптә генә түгел, бәлки балаларның үсә баруларына карап урнаштырылган. Әгәр дә беренче шигырьдә балалар бакчасына йөрүче кечкенә кыз Зөбәрҗәтнең җырлары бирелсә, соңгы — «Бүләк» шигыре Гөлгенә белән Миләүшәнең беренче мәртәбә мәктәпкә барулары турында сөйли. Ә бу ике шигырь арасында балаларның тормыш һәм көнкүреш белән акрынлап таныша барулары — үсү юллары күрсәтелә. Шулай урнаштыру нәтиҗәсендә җыентыктагы 33 шигырь гомуми бер әсәр төсен ала.

Бер уңайдан шуны да әйтеп китәргә кирәк. Шигырьләрнең эчтәлегенә карата, һәрбер шигырьгә дип әйтерлек, матур гына рәсемнәр бирелгән. Художник Мансур Рәхимов бу эшкә җитди караган. Аның рәсемнәре балаларга шигырьләрне җиңелрәк аңлау, шигырьләрнең тәэсир итүләрен көчәйтү өчен зур ярдәм итәчәк. Әгәр дә рәсемнәр төсле буяулар белән бирелгән булсалар, бигрәк тә яхшы булыр иде.

Җыентыктагы шигырьләр бик күп темага багышланганнар. Алар арасында: туган илебезгә, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга мәхәббәт («Онытылмас җыр», «Минем бакчам»), хезмәтне сөю («Бураннан соң», «Фәрид белән Хәмит»), илебездәге яңалыклар белән танышу («Трамвайлар», «Троллейбус»), белем алуга омтылу («Минем әлифбам», т «Язарга өйрәнгәндә»), балаларны тәртипкә өйрәтү («Туп уйнаганда») һәм башка тойгыларны чагылдыра торган шигырьләр бар. Болар барысы да кирәкле темалар.

Җыентыктагы уңышлы шигырьләрнең үрнәге итеп, «Дуслар» шигырен тулысы белән күчереп китү урынлы булыр дип уйлыйбыз:

Бахбай, син зур үскәнсең,

Мин дә тиздән үсәрмен,

Синең белән очып кына,

Ерак юллар үтәрмен.

Син бик акыллы, бахбаем,

Башың түбән иясең, —

Ябыш әйдә, ялларыма,

Мен ияргә, — диярсең.

Анлыйм мин бине, бахбаем,

Сөйләшә белмәсәң дә,

Мин хәзергә риза булам

Ияргә менмәсәм дә.

Башкаеңнан сөйгәндә син

Ачуланмыйсың бер дә,

Чын дуслар булып яшәрбез

Без синең белән бергә.
Атны яратып, сөеп торучы бала күз алдына килә. Ул шундый акыллы, шундый яхшы теләкле! Баланың үзен тотып сөясе килү теләге туа. Җыентыкта, балаларга чын мәгънәсе белән тәрбия бирә алырлык, мондый шигырьләр күп кенә. Шундыйларга «Язарга өйрәнгәндә», «Туп уйнаганда», «Сез дә шулай үрегез», «Чәчәк апа», «Әлифбам», «Бик рәхмәт, кызларым», «Бүләк
» һәм башка шигырьләрне кертергә мөмкин.
Нәрсәләре белән яхшы соң алар?
Беренчедән, бу шигырьләр актуаль темаларга язылганнар; икенчедән, автор аларны, балаларның үз тормышларыннан алып, чын күңелдән иҗат иткән, балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язган. Бу шигырьләрнең күпчелеге, күләм ягыннан кечкенә булсалар да, мәгънәләре шактый тирән.

Таза булып, матур булып

Үсәргә кирәк безгә,

Хезмәт итәрбез зур үскәч

Сөекле илебезгә.

(«Чәчәк апа»)

 

Сталин дип язарга

Өйрәттең, абый, мипе,

Шуның өчен, абыем,

Бик яратам мин сине.

(«Язарга өйрәнгәндә»)

 

Мин яратам белергә

Туган илем турында,

Өйрәнермен укырга,

Әлифбам бар кулымда.

(«Әлифбам»)

Ә. Бикчәнтаеваның җыентыгында уңышлы яклар булу белән бергә җитди генә кимчелекләр дә юк түгел.

Менә «Кечкенә турист» шигыре. «Әбә-бә, нә-нә-нә» дип утырган, әле теле дә ачылмаган бер баланы әбие идәнгә җибәрә, үзе әкияттәге күренми торган кеше кебек юк була. Бала, автор әйткәнчә, үрмәләп, бүлмәдә сәяхәт итә башлый. Ишектән дә чыга, баскычтан да төшә. Ишек алдына да чыгып җитә. Башында панама, «мәмиләр салырга» уңайлы сумкасы да бар аның. Бу сумка баланың муенына асылганмы, кулындамы, әллә, шигырьдән аңлашылганча, панамасындамы? Билгеле түгел. Бала янына этләр килеп: «Нинди дәү үскәнсең», дип өрәләр. Кәҗә бәтиләре аның янында куышып уйныйлар, чебиләр баланың «мәмиләрен» алып китәләр. Бервакыт бала, чәчәккә кунган күбәләкне тотыйм дигәндә, кинәт кычкырып җибәрә. Имеш, аны кычыткан чага. Бала тавышын ишетеп, теге югалган әби килеп чыга һәм:

Үс әйдә, син өйрән

Тизерәк йөрергә,

Зур үскәч китәрсең

Илеңне күрергә, — ди. Шуның белән шигырь тәмамлана. Шигырьдә язылганча, теле дә ачылмаган баланы өйдән ялгызын чыгарып җибәрергә, ашамлыклары белән бергә җирдә аунатырга, аны чебиләрдән талатырга, кычытканнан чактырырга кирәк. Имеш, шулай йөртсәң, бала чыныгып үсә, «турист» була. Бу туристлыкка өйрәтү түгел, бу — баланы сакламау, карый белмәү генә. Аннан соң «зур үскәч китәрсең илеңне күрергә» дию дә дөрес түгел, һәрхәлдә «туган ил буйлап йөрерсең» дигән кебегрәк әйтергә кирәк иде. Югыйсә бала ниндидер башка илнеке һәм ул, «үскәч, үз илен күрергә китәр» кебек булып чыга. Бу шигырьнең җыентыкка кертелүе бөтенләй урынсыз.

«Илгизәрнең кесәсе» шигырендә икенче төрле кимчелек бар. Анда баланың яңа чалбар кесәсенә кирәкмәгән нәрсәләр җыеп тутыруы күрсәтелә. Автор әйтә:

Тик оныткан бер нәрсәне

Юк анда яулык кына, — ди һәм тәмамлый:

Кулъяулыгын салыр инде

Кесәсенә иртәгә.

Кирәклеген әйтеп биргәч, билгеле, салыр. Ләкин кесәсендәге кирәксез чүп-чарларны ташлармы соң ул? Чөнки шигырьдә аларның кирәкмәгән, артык нәрсәләр икәнлеге әйтелми һәм аңлашылмый да. Киресенчә:
Җыеп салды барын да,
Йөрсен әйдә шалтырап, —
диелгән.

«Табигать күлмәге» шигыре дә дөрес тәмамланмау нәтиҗәсендә уңышсыз чыккан. Җыентыктагы «Каз бәбкәләре», «Буранда», «Троллейбус», «Үрли дә үрли генә», «Елка янында» һәм башка кайбер шигырьләрнең дә күп кенә кимчелекләре бар.

Җыентыкта балаларга уйланырга урын калдыручы, батырлыкка омтылу хисләре уятучы, кечкенә чактан ук төрле нәрсәләр ясап иҗат итәргә өйрәтүче шигырьләрнең аз булуы да шулай ук аның кимчелегеннән саналырга тиеш.
Ә. Бикчәнтәева иптәш бу кимчелекләрне исенә алыр, киләчәктә аларны булдырмаска тырышыр дип өмет итәбез. Югыйсә шундый кимчелекләр нигездә уңышлы булган бу китапның әһәмиятен билгеле дәрәҗәдә киметәләр.