Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИЯ БАКЧАСЫ

ӘНӘС КАМАЛ

ЧИЯ БАКЧАСЫ

Антон Павлович Чеховның «Чия бакчасы» исемле комедиясе аның драма әсәрләре арасында иң күренекле урынны тота.

Россиядә сәүдә капитализмының көчәюе, аның алпавытлар җәмгыятенә һөҗүме «дворяннар оясы»н туздырды. XIX гасыр ахырларында рус классик әдәбиятында бу темага бик күп әсәрләр язылды. А. П. Чехов үзе дә дворяннар сыйныфының язмышын чагылдырган бик күп новеллалар, повестьлар («Минем тормышым», «Усадьбада», «Чит бәла», «Туган почмакта», «Дуэль» һ. б.) язды. Аның «Чия бакчасы» үзенең критик-реализмы белән Лев Толстойның «Воскресение» романына тиңдәш биеклектә тора. «Чия бакчасы»нда күтәрелгән идеяләр, кулланылган формалар ул вакыттагы рус драматургиясенең реализмга борылышына, рус театрының күтәрелешенә сәбәп булды. 80—90 нчы еллар рус театрының түбән төшә башлавы белән характерлы. Ул елларда әрсез, талантсыз, буш фальсификатор-драматурглар сәхнәгә үрмәли башлыйлар. Русның бөек драматургы А. Н. Островскийның гүзәл әсәрләренә дә, үзе исән булуына карамастан, сәхнәдә урын калмый.
90 нчы елларның ахырында Чехов үзенең беренче пьесалары белән килеп чыга һәм үзенең реалистик алымнары белән уңыш казана, чын мәгънәсендә новатор булып таныла.

«Чия бакчасы» комедиясенең художество төзелеш формасы гаять үзенчәлекле. Анда шаблон вакыйгалар, образлар, баш әйләндергеч трюклар, гадәттән тыш хәлләр бөтенләй юк. Бар да чын тормыштагыча, бар да тирән мәгънәле, художестволы итеп бирелгән. Чехов ул вакыттагы репертуарның сюжет ярлылыгына, драматургиядәге формаларның искелегенә, европалыларча кылануга каршы чыга. Шул чордагы тамашачыларның зәвыкларына карата Чехов: «Герой белән героиняның театраль эффектлы булуын таләп итәләр. Ләкин тормышта минут саен бер-берсенә атышып, үз- үзләрен асып, һаман да мәхәббәт белән саташып кына яшәмиләр бит! Шулай ук һәр минутта акыллы сүзләр генә дә сөйләп тормыйлар. Алар (кешеләр) күбрәк ашыйлар, эчәләр, үзара кайнашалар, акылсыз сүзләр сөйлиләр. Менә сәхнәдә шуларны күрсәтергә кирәк. Шундый пьеса тудырырга кирәк ки, кешеләр каядыр барсыннар, килсеннәр, ашасыннар, шул көннең һавасы турында сөйләсеннәр, винт уены уйнасыннар. Болар авторга шулай кирәк булган өчен генә түгел, чын тормышның үзендә шундый булганга күрә шулай эшләсеннәр», — дип язды ул. Чехов ясалма сюжетны, иске театрның ялган уйдырмаларын яратмый. Ул: «Сәхнәдә бөтенесе дә тормыштагыча гади булырга тиеш!»—дигән лозунг күтәрә. Чыннан да, «Чия бакчасы» бик гади фабулага һәм үтәли күренеп торган сюжет сызыгына корылган. Ләкин бу чынлык шул хәтле мавыктыргыч, кешеләрнең үзенчәлекләре шул хәтле күпкырлы, мондый тирәнлек фәкать Чехов осталыгына, аның талантына гына хас. Шуңа күрә аның образлары күңелдә озак яшиләр, онытылмыйлар.
Автор бу пьесаны сәхнә чараларының барлык төр ансамбле өчен язган. Пьеса башыннан ахырынача җылы һәм нечкә лиризм белән бизәлгән. Бу лиризм персонажларның сүзләрендә дә, әйләнә-тирәдәге күренешләрдә дә, пейзажларда.да сизелә (мәсәлән, өзелгән кылның сәхнә артында чыңлавы, чия агачларын кисүчеләрнең балта тавышы ишетелү һ. б.). Болар барысы да тормыш нечкәлекләрен тудыручы, җанландыручы художество элементлары булып торалар. Пьесадагы персонажларның телләре шул кадәр үзенчәлекле итеп эшләнгән, укыган чакта аларның исемнәренә күз төшерүнең кирәге дә юк, аларның һәркайсының аерым сөйләү характеры, сүз агышының ритмы, музыкасы, рухы бар. Чехов кешеләре тик торганда сүз булсын өчен генә, яки җавап кайтару өчен генә сөйләшмиләр, аларның диалоглары һәм монологлары аерым кешеләрнең тойгыларын, кичерешләрен ачып бирүгә хезмәт итәләр. Җөмләләрнең афоризмнар кебек яңгыравы, җыйнаклыгы өстенә, әле бу фикернең төбендә, әйтелеп бетмәгән, икенче мәгънәләрнең дә ятканын сизәсең.

«Чия бакчасы» комедиясе — «дворян оялары»ның туздырылу тематикасына Чехов тарафыннан язылган бөтен әсәрләргә гомумиләштерелгән йомгак булып тора. «Чия бакчасы» — рус классик әдәбияты хәзинәсенең иң гүзәл үрнәкләреннән берсе.

Менә шуңа күрә дә бу әсәрнен татарчага тәрҗемә ителүе һәм басылып чыгуы безнең культура үсешебездә әһәмиятле бер вакыйга булып саналырга тиеш.

«Чия бакчасы» комедиясен Ибраһим Гази тәрҗемә иткән. И. Гази иптәш нигездә Чехов теленең гүзәллеген, аның стилен, хәтта театраль фонетикасын бозмыйча, яңгырашлы итеп бирүгә ирешкән. Тәрҗемәне, оригинал шикелле итеп, зур канәгатьләнү белән укыйсың.

Ләкин тәрҗемәдә тиешенчә әһәмият биреп җиткермәгән урыннар да юк түгел. Мәсәлән, китапның өченче битендә: «Дуняша шәм белән килеп кергәндә, Лопахин кулына китап тотып утыра», — диелгән. Оригиналда исә, Дуняшаның шәм тотып, Лопахинның кулына китап тотып күрше бүлмәдән килеп чыгулары турында сүз бара.

10 нчы биттә: «... лакейларга берәр сумлап бирә», — диелә. Бу урында «чәйлек» сүзе ни өчендер төшерелгән. 12 нче биттә Аня: «Петр биредә...»—ди. Русчада ул: «Петя здесь...» Анядан бу исемне зурайттырып әйттерү дөрес түгел. Чөнки, Аняда Петр Сергеевичка карата симпатия бар. 16 нчы биттә Лопахин: «Мин сезгә теләсәгез нәрсә белән ант итә алам», — ди. Бу урында ант бирүнең һич тә кирәге юк. Лопахин Раневскаяны ышандыру, сүз бирүе, коткара алуы турында сөйли. Шуңа күрә дә оригиналда «ручаюсь» сүзе алынган.

Тәрҗемәдә шушындый җитешсезлекләр очраштыргалый, ләкин болар тәрҗемәнең гомуми бәясен киметмиләр.

«Чия бакчасы» сәхнәгә кую өчен яхшы актерлар составын һәм зур хәзерлекне сорый торган комедия. Моңарчы 3. Солтанов тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кыз сорау» һәм «Аю» комедияләре, сәхнәләребездән төшмичә, зур уңыш белән уйналып киләләр. Алдынгы рус театрларының бай тәҗрибәләрен өйрәнеп эш иткәндә, «Чия бакчасы»н да безнең татар театры сәхнәсендә куярга мөмкин булыр иде.
Бөек рус халкының бу гүзәл әсәрен укучыларыбыз арасында киңрәк популярлаштырырга, Чеховның башка драма әсәрләрен дә тәрҗемә итеп чыгаруны тизләтергә кирәк.