Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ЮЛБАШЧЫБЫЗ ҺӘМ ОСТАЗЫБЫЗ, ЛЕНИННЫҢ МӘҢГЕЛЕК ЭШЕН ДӘВАМ ИТТЕРҮЧЕ ИПТӘШ СТАЛИНГА

Кадерле дусыбыз, сугышчан иптәшебез, остазыбыз һәм юлбашчыбыз!
Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты һәм ССР Союзы Министрлар Советы сиңа Җитмеш яшь тулу көнендә сине, Ленинның бөек көрәштәшен һәм дусын, аның мәңгелек эшен даһиларча дәвам иттерүчене, коммунизмны армый-талмый төзүчене, зирәк остазыбызны һәм юлбашчыбызны чын күңелдән котлыйлар!

Ленин белән берлектә син, иптәш Сталин, большевиклар партиясен төзедең, Ленин белән якын дуслыкта булып большевизмның идеологик, организацион, тактик һәм теоретик нигезләрен эшләдең, хезмәт ияләрен азат итү өчен авыр сугышларда партияне чыныктырдың һәм аны дөньяда иң куәтле революцион партиягә әверелдердең. Куркусыз революционер, даһи теоретик, бөек оештыручы—син, Ленин белән берлектә, партияне, эшчеләр сыйныфын кораллы восстаниегә, социалистик революциягә ышаныч белән һәм кыю рәвештә, нык һәм саклык белән алып бардың.

Ленин белән берлектә син, иптәш Сталин, Бөек Октябрь социалистик революциясенең рухландыручысы һәм юлбашчысы, эшчеләрнең һәм крестьяннарның дөньяда беренче Совет социалистик дәүләтен төзүче булдың. Гражданнар сугышы һәм чит ил интервенциясе елларында синең оештыручылык һәм полководецлык даһилыгың совет халкының һәм аның героик Кызыл Армиясенең Ватаныбыз дошманнары өстеннән җиңүенә китерде. Турыдан-туры синең җитәкчелегеңдә, иптәш Сталин, милли совет республикалары төзү буенча, аларны бер союздаш дәүләткә — СССР га берләштерү буенча гаять зур эш үткәрелде.
Үлем бөек Ленинның тормышын өзгәч, син, иптәш Сталин, данлыклы Ленин байрагын югары күтәрдең, партиябезне Ленин юлы белән кыю һәм кискен төстә алып бардың. Үзенең ленинизмга турылыклы булуы белән көчле булган большевиклар партиясе капиталистик дәүләтләр боҗрасы белән чолгап алынган илдә социализм төзүнең тарихта әле өйрәнелмәгән юлын салды.
Илебездә социализмның җиңүе мөмкинлеге турында Ленинның синең тарафтан, иптәш Сталин, үстерелгән һәм баетылган теориясенең социа-лизмның җиңүе өчен гаять зур әһәмияте булды. Социализм дошманнарының, совет халкы һәм коммунистлар партиясе дошманнарының партиябезне Ленин—Сталин юлыннан чыгарырга, аны эчтән таркатырга, эшчеләр сыйныфын үз көчләренә, социализм төзү мөмкинлегенә ышанудан мәхрүм итәргә маташулары барып чыкмады. Халык дошманнарының партиябезне идея ягыннан коралсызландырырга, аның бердәмлеген җимерергә, Совет властен һәм социалистик революцияне һәлак итәргә
явызларча җинаятьчел маташуларын син рәхимсез фаш иттең. Социализм эшенә хыянәт итүчеләргә һәм сатлыкларга каршы, троцкийчыларга, бухаринчыларга, буржуаз милләтчеләргә һәм башка дошманнарга каршы рәхимсез көрәштә синең тирәңә, иптәш Сталин, партиябезнең җиңелмәслек Ленин байрагын саклап калган, коммунистлар партиясен туплаган һәм совет халкын социализм төзүнең киң юлына чыгарган җитәкче ядросы тупланды.
Илебезне социалистик индустрияләштерүнең син эшләгән бөек программасын тормышка ашырып, совет халкы техник-экономик яктан артта калган Россияне тарихи кыска срок эчендә алдынгы индустриаль державага әверелдерде. Бишьеллыкларның куәтле социалистик төзелешләре, дәүләтебезнең оборона сәләтен ныгытуда хәлиткеч роль уйнаган индустрия гигантлары, промышленностьның яңа тармаклары синең исемеңә бәйләнгәннәр.
Синең зирәк җитәкчелегеңдә, иптәш Сталин, 1929 елны авылда үзенең нәтиҗәләре ягыннан 1917 елның Октябрендагы революцион переворот белән бер дәрәҗәдә булган тарихи борылыш ясалды. Коммунистлар партиясе авыл хуҗалыгын тоташтан коллективлаштырды һәм шул нигездә кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерүне үткәрде. Колхоз строеның җиңүе һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру нәтиҗәсендә совет авылында хезмәтчел крестьяннарны коллыктан, бөлгенлектән һәм хәерчелектән коткарган яңа, социалистик тормыш урнашты.

Безнең партиябез җитәкчелегендә, сөекле Сталин юлбашчылыгында Советлар Союзы куәтле индустриаль-колхоз державасына, җиңеп чыккан социализм иленә әверелде. Совет халкы, социализм төзеп, кешенең кешене эксплоатацияләвен мәңгегә бетерде, кризислардан һәм эшсезлектән азат булган һәм хезмәт ияләренең материаль һәм культура дәрәҗәсен туктаусыз күтәрүне тәэмин итә торган яңа иҗтимагый һәм дәүләт строе төзеде. Халык тарафыннан бик урынлы рәвештә Сталин Конституциясе дип аталган ССР Союзы Конституциясе социализмның бөек җиңүләрен беркетте, бөтен хезмәтчел кешелек дөньясы өчен үзенә тартучы көч, маяк булып әверелде.
Советлар иле яшәвенең гаять бай тәҗрибәсенә таянып, син, иптәш Сталин, социалистик дәүләт турында тулы һәм тәмам төгәлләнгән тәгълимат тудырдың. Ленинизмны үстереп, син илебездә коммунизм төзү мөмкинлеге турында һәм капиталистик чолганыш сакланып калган хәлдә коммунизмда да дәүләтне саклап калырга кирәклек турында даһи нәтиҗәгә килдең. Бу нәтиҗә партиягә һәм халыкка коммунизмның җиңүе өчен көрәшнең ачык перспективасын бирде.

Революциянең иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсен — милли мәсьәләне хәл итү, иптәш Сталин, синең исемеңә бәйләнгән. Элек изелгән милләтләр совет халыкларының кардәш семьясында политик, хуҗалык һәм культура ягыннан тиңдәшсез чәчәк атуга ирештеләр. СССР халыкларының синең тарафтан рухландырылган дуслыгы революциянең бөек казанышы булды, социалистик Ватаныбызның куәт чыганакларыннан берсе булды. Социализмның җиңүе белән Ленин—Сталин партиясе тирәсенә нык тупланган совет халкының мораль-политик бердәмлеге какшамас булып әверелде. Безнең халкыбыз яшәү көче бирә торган ялкынлы совет патриотизмы белән сугарылган. Синең җитәкчелегеңдә большевиклар партиясе СССРда чын культура революциясе ясады.
Ватаныбызны көннән-көн югары күтәрә торган һәрбер зур яки кечкенә үзгәрешкә син үзеңнең зирәклегеңне, чиксез энергияңне, тимердәй ихтыярыңны бирдең. Партиянең һәм дәүләтнең җитәкчесе буларак, Бөек Сталинның совет халкының иҗат хезмәтен данлыклы Ватаныбызны үстерүгә юнәлдерүе һәм рухландыруы — бу безнең бәхетебез, безнең халкыбызның бәхете. Синең җитәкчелегеңдә, иптәш Сталин, Советлар Союзы җиңелмәслек бөек көчкә әверелде.

Гитлер Германиясе Советлар Союзына сугыш көчләп таккач һәм Ватаныбыз өстенә үлем куркынычы килгәч, син, иптәш Сталин, совет халкының фашизмга каршы — кешелек дөньясының иң явыз дошманына каршы кораллы көрәшенә җитәкчелек иттең, барлык совет кешеләрен Бөек Ватан сугышына күтәрдең, совет халкын һәм аның Кораллы Көчләрен легендар эшләргә һәм батырлыкларга рухландырдың. Ленин — Сталин партиясе фронт һәм тыл тырышлыгын берләштерде. Синең хәрби һәм оештыру даһилыгың безгә фашистлар Германиясен һәм империалистик Японияне җиңүне китерде.

Бөек полководец һәм җиңүне оештыручы, син, иптәш Сталин, алдынгы совет хәрби фәнен тудырдың. Синең җитәкчелегеңдә барган сугышларда хәрби оператив һәм стратегик осталыкның гүзәл үрнәкләре гәүдәләнде. Синең тарафтан тәрбияләп үстерелгән беренче класслы хәрби кадрлар дошманны тар-мар итүнең сталинчыл Планнарын намус белән тррмышка ашырдылар. Җир йөзендәге барлык намуслы кешеләр, барлык киләчәк буыннар Советлар Союзын, синең исемеңне, иптәш Сталин, бөтендөнья цивилизациясен фашист погромчылардан коткаручы дип данлыкларлар.
Сугыштан соңгы шартларда, синең күрсәтмәләреңне кулланып, бөтен совет халкы үзенең иҗат инициативасын сугыш нәтиҗәләрен бик тиз бетерүгә, социализм иленең халык хуҗалыгын һәм культурасын тагын да үстерүнең гаять зур планнарын тормышка ашыруга, хезмәт ияләренең хәлен яхшыртуга юнәлдерде. Социалистик ярыш турындагы Ленин — Сталин идеяләре совет патриотларын хезмәттә яңа батырлыкларга рухландыралар, алар бөек максатны — коммунизмның җиңүен тормышка ашыру хакына миллионнарча совет кешеләренең йөрәкләрендә бөек энергия уяттылар.

Син, иптәш Сталин, гаять зур ныклык һәм алдан күрүчәнлек белән Советлар Союзының тышкы политикасына юнәлеш бирәсең, тынычлык өчен, зур һәм кечкенә халыкларның иминлеге өчен көрәшәсең. Тынычлыкның һәм демократиянең таянычы сыйфатында СССР ның халыкара авторитеты чиксез үсте. Капиталистик һәм колониаль илләрнең хезмәт ияләре сине тынычлыкны нык һәм тайпылышсыз яклаучы дип, барлык илләрдәге халыкларның тормыш интересларын яклаучы дип карыйлар. Син җир шарындагы барлык гади кешеләрнең йөрәкләрендә хак эшкә — бөтен дөньяда тынычлык өчен, халыкларның милли бәйсезлеге өчен, халыклар арасында дуслык өчен көрәш эшенә какшамас ышаныч тудырдың.
Синең җитәкчелегеңдә, иптәш Сталин, Советлар Союзы халык демо-кратиясе илләре хезмәт ияләрен фашистик колбиләүчеләрдән, капиталистлар һәм алпавытлар изүеннән азат итүдә хәлиткеч роль уйнады. Бу илләрнең халыклары экономик һәм культура үсешендә үзләренә Советлар Союзы күрсәтә торган туганнарча эчкерсез ярдәм өчен сиңа рәхмәт хисе белән тулганнар.

Бөек фән корифее! Марксизм-ленинизм теориясен яңа чорга, империализм һәм пролетар революцияләр чорына, илебездә социализмның җиңүе чорына яраклы итеп үстерә торган синең классик хезмәтләрең кешелек дөньясының гаять зур байлыгы булып, революцион марксизм энциклопедиясе булып торалар. Бу әсәрләрдән совет кешеләре һәм барлык илләрдәге хезмәт ияләренең алдынгы вәкилләре эшчеләр сыйныфы эшенең җиңүе өчен көрәштә белем, ышаныч, яңа көчләр алалар, коммунизм өчен хәзерге көрәшнең иң әһәмиятле мәсьәләләренә җаваплар табалар. Синең милли-колониаль мәсьәлә буенча булган хезмәтләрең колониаль һәм бәйле илләр халыкларының милли-азатлык хәрәкәте юлын якты нур булып балкыталар. Тынычлык, демократия һәм социализм көчләренең гигант уңышлары Ленин — Сталинның революцион фикере белән яктыртылганнар.
Коммунизмны бөек төзүче! Син барлык большевикларны үзләренә һәм башкаларга карата югары таләпчәнлеккә, кимчелекләрне кыю тәнкыйть итәргә өйрәтәсең һәм ирешелгәннәр белән тынычланырга ярамый, уңышлар белән масаерга ярамый, дип кисәтәсең. Син, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть — коммунизм өчен көрәштә нәтиҗәле корал, дип, большевистик тыйнаклылык, халык ихтыяҗларына сизгер һәм игътибар белән карау, югары идеялелек һәм буржуаз идеологиянең барлык күренешләренә каршы көрәштә принципиальлек партия һәм совет кадрларының аерылгысыз сыйфатлары булырга тиеш, дип өйрәтәсең.

Кадерле иптәш Сталин! Син безне, большевикларны, һәрвакыт бөек Ленин кебек булырга, үз халкыңа көчләреңне кызганмыйча хезмәт итәргә, сөекле Ватаныбызны тагын да алга җибәрүгә барлык чаралар белән ярдәм итәргә, коммунизмның җиңүе өчен бөтенесен эшләргә өйрәттең һәм өйрәтәсең. Большевиклар партиясе, совет халкы, бөтен алдынгы кешелек дөньясы сине үзенең остазы һәм юлбашчысы дип, Ленинның мәңгелек эшен даһи дәвам иттерүче дип карый. Сталин исеме — безнең халкыбыз өчен, бөтен дөньядагы гади кешеләр өчен иң кадерле исем. Сталин исеме — ул коммунизмның киләчәктәге җиңүләренең символы. Совет кешеләренең һәм җир шарындагы миллионнарча хезмәт ияләренең йөрәкләре сиңа — Бөек Сталин, кайнар мәхәббәт хисе белән тулган!

Безнең Советлар илендә яшәү һәм иҗат итү, Ленин — Сталин партиясендә булу, Сталин җитәкчелегендә коммунизмның тантанасы өчен Сталин чорында көрәшүче совет кешеләренең героик буынында булу зур бәхет!

Остазыбыз һәм юлбашчыбыз, иң яхшы дусыбыз һәм сугышчан иптәшебез, сина чын күңелдән озак елларга сәламәтлек һәм большевиклар партиясе файдасына, совет халкы файдасына, бөтен дөнья хезмәт ияләре бәхетенә нәтиҗәле эш теләвебезне кабул ит.
Яшәсен туганыбыз Сталин!

Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты.
ССР Союзы
Министрлар Советы