Логотип Казан Утлары
Поэма

ОЛЫ ЮЛ БУЙЛАП 


Күптән түгел генә бетте кызыл шәфәкъ яктысы, инде беленә башлады таң нурының ак төсе. Шул аксыл күкнең читендә капкара күләгәләр булып, калкып күренәләр морҗалар һәм түбәләр, тезелгән казык очлары, рәшәткә челтәрләре, пожарныйның каланчасы һәм кое сиртмәләре... Яңа тегермән валына куелган яңа канат зенит көпшәсе күк тора кыеклап өскә карап. 
йортына чыккан да берәү шуларньв карап тора; фронттан кайтып, авылда беренче таң аттыра. Хатыны чыкты янына; «Кер!» — ди ул, ирен дәшә, хәтта ул таң яктысыннан ирен хәзер көнләшә. «Көлмә, Сәфәр, мине түгел, син таңны яратасың. КЭкса, таң атканны карап, нигә миннән качасың!» Сынаулы бер караш ташлап, әйтә хатынга Сәфәр: — Качу юк инде ул, Зифа, үзең кумасаң әгәр. — Оныт ул хакта! — ди хатын иргә үпкәләү катыш, тик үпкәләү тавышы да яңгырый иркәләү катыш.

 
Ире җавап таба алмый, тартмакчы, дулкынланып, сыңар куллап, кесәсеннән папирос каба алып. Шырпы сызганда тартмасын кыстыра беләгенә; — Тормыш оныттырмый, Зифа, искә төшерә менә. Бер генә аягым юк та, адым саен юк бит ул; бер генә кул җитешми дә, мең эш — мең кат җитми кул! Тормыш бит тәмәке кабып кабызу гына түгел; я буйсындырып бөк аны, яисә үзең бөгел. Зифа! Миңа бөгелмәскә, миңа эшләргә кирәк! Шуңа мөмкинлек азайган саен зурая теләк. Зифасы үз кул-аягын аңа бирергә әзер, ләкин мөмкин эш турында уйларга кирәк хәзер. Ире кайту хөрмәтенә колхоз аңа ял бирә; Ун көн ял — Сәфәр өчен бу — ун көн яхшы тәрбия. Утау бетә. Эшнең әле бик кызу түгел чагы. Бәлки Газзә звеносы бер кадәр узар аны... 
II 
Газзә дә йокламый иде җәйнең шушы таңында, таңның төн белән ярышып иркәләгән чагында, өй артындагы шомырты ачык тәрәзәсенә, яшел пәрдә корган кебек, таң яктысын яшерә. Юк, яшерә алмый, әнә таң җиле исеп китә, яфракларындагы чыклар тәгәрәп төшеп китә. Ул—чык тамчылары түгел, сагыштыр кебек була, җиргә түгел, ә Газзәнең күңеленә коела. Шулай ук аның Заһитьп инде кайтмас микәнни, аның көткән күрешү таңы инде атмас микәнни!


 
Кызыктыргыч һәм коточкыч шушы серне ачасы, — Заһитның сугыш иптәше — Сәфәрдән сорашасы бик килсә дә, төнгә калып кайтты эштән кичә ул, әле Сәфәр тормагандыр, — тагын эшкә китә ул. 
Ш 
Ялгыша Газзә: бу таңда җаны булган кем йоклар, Сәфәрләр бакчасында да тәгәри бит ул чыклар. Тыңлый Сәфәр — ишетелә казалар кагынган тавыш; фермада ат эчерүче, кыстап, сызгырган тавыш; шул ук якта терлекләрнең, торып баскан чагында, ишетелә төсле чыртлау аяк буыннарында... Савучылар сыерларга иркә эндәште менә, савылган сөтләр, чажылдап, бәрә чиләк төбенә. Трактор үткән чагында күпер гөре дә куба, күпер янында алачык, — тимерче тимер суга. Әнә койма ярыгыннан шуның тимере, кызып, кызарып күренә мәллә? Юк, кояш килә чыгып! Чүкеч тавышын да Сәфәр шул яктан тыңлап тора; әйтерсең лә, кояш үзе офыкта чыңлап тора. Шул кояшны бер шаяны, гүя, буе җиткәндә кыйнап калырга ашыга күтәрелеп киткәндә... Койма артында күренә бер калкып, бер капланып, бригадир, кавалерист күк, үтә атка атланып. 
Ә төшкә таба авылда таралды шундый хәбәр: — Нинди йомышларыгыз бар, районга бара Сәфәр. — Кайсы Сәфәр? — Кайсы булсын, ул бит бер генә инде.  

 
— Улмы? Ярты җаны гына кайткан, дигәннәр иде, шулай йөрерлек микәнни? — Кит инде, син бигрәк! — ярты җаны имеш... синең белән миннән җиллерәк. Аксамый да, тик протезы бераз шыгырдый гына. — Бассын иде, шыгырдатып, Фазыл коерыгына... Тик бу сүзләрне сөйлиләр Сәфәргә ишеттерми. Фазыл турында Сәфәрнең күңеленә шик керми. Зур кайгыртучанлык белән Сәфәргә килде Фазыл. Дуламый һәм өрекми торган ат җигеп бирде Фазыл. Арбага бер чучка куйды читлеккә япкан килеш: «МТС подсобныена тапшырылырга тиеш». Аерым колхозчылардан тапшырылды йомышлар; тырышыр Сәфәр, сынатмас — Сәфәр барын да очлар. Күп балалы аналарга алып кайтыр акча да, бакча звеносы өчен алып кайтыр ашлама. Бирмәскә телиләр икән — Райкомга барып җитәр. Военкоматка кереп, ул үз йомышын да үтәр. Кырга чыкты. Яшел диңгез эченә китте кереп. Утаучылар күренделәр төрле җилкәннәр кебек. Күтәренке иде күңел менә шул җиргә кадәр. Тик, утаучыларны күргәч, кинәт үзгәрде Сәфәр. Зифа әйтүенчә анда — Газзәнең звеносы. Әллә атны борасымы, читләтепме узасы... Ләкин иртәме, я соңмы, алар очырашачак, Заһиты турында Газзә барыбер сорашачак. Күрештеләр. Газзә, сүзе ни турында булса да, үзе һаман читтән-читтән шул темага юл сала: — ... Менә шулай, Сәфәр абый,

 
ярышып бара идек Зифа белән. Әлегәчә бер үк шартларда идек... «Бер үк шартларда идек», ди Газэә һәм тели бүген ачык белергә шартларның берлеген, я түгелен: «Шартлар бер», тик кайтмас, бәлки, аның Заһиты гына, Заһит үлеменең, бәлки, Сәфәр — шаһиты гына... Тавышы үзгәрде Газзәнең, башын ул түбән иде, — Ә минем соң... Сәфәр абый, Заһитым кайда? — диде. 
IV Сөйли Сәфәр: ничек алар икәү Донда, Днестрда, Прутта... ничә су өстендә, ут астында күпер өлгерттеләр срокка. Алар часте, нинди җирдә сугышып, нинди сулар кичеп бармады, — ары якка иң беренче басты шушы ике солдат аягы. Хәтерләде Сәфәр Заһит белән үткән елгаларның соңгысын: сай булса да, үтүе бик читен — тиз агышлы, салкын сулысыя. Ничек заданиене алуларын, Караңгы һәм озын көз төнен, ары якка тартып бәйләр өчен хәзерләнгән понтон күперен. ... Күпер теге ярга беркетелде, — сигнал бирергә дә хаклылар. Тик сизделәр немец дозорлары, кычкырдылар һәм ут ачтылар. «Бетсәк — икәү бетик, күпер калсын; часть күчәргә тиеш бу төннән...» Ике сапер фашистларны, алдап, ияртәләр читкә күпердән. Фашистларга автоматлар уты, гранаталар уты бөркелә. Янда нидер шартлый, — Сәфәр егыла — Баскан Заһит мина өстенә. Сәфәр эндәшә, тик колак тонган, үз тавышын үзе ишетми. Ракетница ала. Кормак була, карый —сыңар кулы җитешми. Сәфәр өчен яшел ракетаны чөю шундый читен сизелде, яшел уттай, гүя күкрәгеннән җаны чыгып, күккә сикерде. 

 
Бу яшел ут частьне теге яктан күпер аша бирегә чакырды, ә фашистлар мавыктылар эзләп караңгыда ике саперны. Берсе аның кеше булып үлде һәм плацдарм булып терелде; аяксызы өчен меңләп аяк шул плацдарм буйлап йөгерде. 

Сәфәр сөйләгәнне Газзә тыңлады, ирнен тешләп; картаеп киткәндәй булды, үзгәрде әллә нишләп. Ире турымда күптән ул Военкоматтан хәбәр алган иде. Зифага да бу хакта язды Сәфәр. Ләкин Зифа гомерендә иң беренче мәртәбә сер итеп калдырды хатны, күрсәтмәде Газзәгә. Газзәне Военкоматтан килгән хәбәр төн кебек капласа да, янды анда йолдызсыман бер өмет: «Ялгыш хәбәрдер... Җир белән күк бергә буталганда, кем ялгышмас ул сугышта, кемне кем белә анда...» Сәфәр белә. Шуңа Газзә борылды, башын иеп, сүнгән өмет йолдызыннан борылып киткән кебек. Утаучы кызлар, каршылап Газзәне, чолгап алып, корт иле барган шикелле әнкәне чолгап алып, сораша, юата барып, утауга иелделәр; чүп үләннәр кулга хәзер башкача сизелделәр: «Бирешмә, эш белән юан, көн һәм төн йокламыйча; кайгы — чүп үләне кебек, бетми ул утамыйча. Заһитыңның аккан каны менә шул җирдә инде, чүп үстермә, иген белән син аны бизә инде. Синең өмет йолдызың — ул күктәге йолдыз түгел. Җир үзе йолдыз ул, Газзә, җирдә сии ялгыз түгел. 

 
Звеноң кешеләре дә шундый ук сугышчылар; бәхеткә илткән тынычлык күперен салучылар. 
VI  йомышларын үти-үти районда Сәфәр, арып, керде райкомның өченче секретарена барып. Җитәкләп алды Сәфәрне ул ишек төбеннән үк, сүз башлангач та, үгезне тотты мөгезеннән үк: — Анда сезнең — өч кандидат, членнар — икәү иде. Син — өченче. Бу — оешма төзергә җитә инде. һәм арты'к булдыра алмый шатлык серен тотарга, ■китте, Сәфәрне җитәкләп, беренче секретарьга: — Таптым! — диде, керә-керүк, — менә хәлиткеч кадр! «Көрәш» тә дә партоешма төзергә була хәзер! 
Сәфәр кайта, күңеле тулы татлы хыяллар белән, хыяллары төсле матур реаль планнар белән, һәм иң матур бер җирендә иң матур уйларының, яңгырый соңгы сүзләре райком секретареның: «Эшләсен, акмасын бушка хәтта инеш суыгыз; турбинага ышаныч бар, шәпләп буа буыгыз!» Сәфәр ураккача күпме вакыт калуын саный, урман аша үткән чакта баганалыклар карый. Алдагы эш бик күңелле, бик якын төсле була, шуны күрәсе килгән күк ашкынып атын куа. 
Сәфәр кайта торсын, ә без күчик колхоз эшенә. Юк, колхоз эшенә түгел, — Фазыл завхоз эшенә. Әһәмият бирик аның Сәфәр хуҗалыгына

10 
 
карата булган чиктән тыш кайгыртучанлыгына. Менә ул Сәфәр йортында, Зифа каршында тора: - Хакыбыз бар, — инвалидка барын бирербез, сора! Бакчагызның ары башын, теге, тотмаган җирен тәмамларга диеп әле агач китерткән идем... 
Капканы ачты да Фазыл, аннан, урамга чыгып, киртәлекләр төялгән бер олауны кертте борып. Менә аударылды йортка яңа, хуш исле агач. Шыгырдап тагын бер олау керде, Тегесе аугач. Юан, нечкә очларыннан күтәргән ике җилкә ул агачларны бакчага киртә корырга илтә. 
VII 
— Юк, — ди, председатель әйтә, — теләсәң ничек көчән, сулда — силос ята көтеп, уңга карасаң — печән, алда — урак; иң мөһим эш — икмәк тапшыру эше. Кеше артмый, буага без каян алыйк соң кеше? Сәфәр белән председатель киңәшәләр көндә бер. Сәфәр сүз ала (секретарь булып сайланган хәзер): — Бармак белән генә санау ялгыш ул кеше санын, һәр кешенең санга сыймый торган ягы бар аның. Дөрес, эш фронттагы күк, дөрес, кеше аз, туган, шуның өчен дә бит эшне эшләтәчәкбез судан! Турбинаны кайтарыйк без. Ат бирәсеңме? — Бирәм. Китте Сәфәр. Алып кайтты, — турбина түгел, — бәйрәм! Инде халык, карты-яше турбина тирәсендә. Ак күлмәктән, чиста эштә йөрүче көязе дә,

П 
 
корымланган тимерчене этәргәләп, юл ача, майлы металлдан курыкмый, алгарак чыгып баса. Укытучы аңардан да алгарак чыга хәзер. Шундагылар, аны күргәч, бары да тына хәЗер. Укытучы искә ала үзе үткән томнарны, физиканы, Яблочковны, Амперларны, Омларны... Формулаларны, иелеп туфракка сызасыэа, аңлата шундагыларга, әңгәмә кыза, кыза... йотлыгып тыңлыйлар, ләкин белми әле күп кеше: бу әңгәмә — планда бар, бу — партоешма эше. 
Каникулдагы студент, тыңлап һәм карап торып, әйтте шул чакта, нигезле өмет белән яктырып: — Станция төзүне сез миңа бирсәгез, — диде,— бу эш минем диплом эшем булып саналыр иде. 
Моны тикшерде Сельсовет. Хәл итте мәсьәләне. 
Аякларга бәйли торган кәкерө нәрсәләрне алып, электромонтер килеп төште авылга. Килеп басты алга бу эш Зуррак булып тагын да. Соңырак ятты кешеләр, ирггәрәк уяндылар, балта йөзләренә күчте йөздәге елмаюлар. 
Газзәләр сыйфатлы итеп утауны бетерделәр. Менә аларның барын да печәнгә күчерделәр. Алдан төшеп әйтте Айдар: Шушындый минем план, — арттан җитә алмасагыз, бригадирыгыз булам. Ике минут үтмәгәндер, сизми дә калды, ничек.

12 
 
— Табаныңны ал! — дип Газзә кычкырды, арттан җитеп. «Кара аны», — дип эченнән уйлады Айдар бабай, — «хатын-кыз башың белән син бик йөрәк какма алай...» һәр селтәнгән саен алга, ярты адым каерып, суны ерган пароход күк китте үләнне ерып. Тик нинди тиз эшләмәсен, сизелә уң табанга: Газзә чалгысы) бик якын уйнап бара һаман да. Калдырырга, калдырырга ниятли Айдар аны. Пыр тузалар ак күкәйле кырмыска оялары, бармак баштай кызыл-кызыл җиләкләр тәгәриләр, кырмыскалар, картны тешләп, югары үрмәлиләр. Чабуында дәвам итә, бернигә карамый карт, тик ераклаштыра алмый Газзәдән араны карт. Кысыла аның сулышы, сулыш түгел бу, — ялкын. Ә Газзә чалгысы һаман табанга якын, якын. Борылып карый Газзәгә һәм аның кызларына — кыеклап киләләр чабып, ошап, кыр казларына Карт тайпыла читкә. — Газзә, синеке хәзер печән. Үзең бригадир булып кал, ә мин силоска күчәм... 
VIII Җәйге кичләрендә авыл шундый булып ямьләнә; тынган дияргә дә була, җанланган дияргә дә. Ярканат очып узгалый тын йортлар түбәсеннән, чаңнар ишетелеп куя амбарлар тирәсеннән. Челтәрләнеп үтә-үтә пәрдәләрдән, гөлләрдән, урамнарга нур түгелә ачык тәрәзәләрдән. Шул нурларда, күбәләк күк, гармонь канатын җилпеп,
13 
 
елтыр-елтыр үтеп бара арбада ике егет. Берсендә — дилбегә. Ләкин аның аты кайда соң, бу серле йөк нинди тылсым белән ал)га бара соң? Ат күмелгән сөлге, яулык, эскәтерләр эченә, шулар үскән күк, ялганып, аның һәрбер төгенә. Шуларга күмелгән дуга, ыңгырчак һәм тәртәләр; — туп-тулы, сабан туена бүләк булыр нәрсәләр. Кичексә кичегер, ләкин быел сабан туен да буага хезмәт иттерү — хәзер Сәфәр уенда. 
Нинди генә йөрәк монда үз хисләрен чикмәгән! Ә кызлы йортларның әле яртысы да бетмәгән. Җыючы егетләр һаман йорттан йортка туктала. Бер кыз артык юмартлана, ә анасы сыкрана: — Үзеңә калдыр анысын, туеңны уйла, балам! — һи, әни, барыбер моны үзем үк җырлап алам! Батыр абыйлар, быел соң ярышырмы җырчылар? — Ярышыр, Сандугач апа, вакыт юк, тиз бул, чыгар! Иртәдән тотынган идек, инде картлар яттылар. Безгә бит һәр йорт башына хезмәт көне язмыйлар. — Кайгырмагыз, яздырырмын күчереп үземнекен! —Ашыгып сайрама, былбыл, алда әле синең көн; быелгы сабан туена буаны өлгертәбез, хезмәт көнеңне иртәгә шунда күрсәт, көтәбез! 
Каникулдагы студент проектын раслар өчен авыл советы утырышы үткәрелде шул кичен. Күчмә байрак турында да мәсьәлә каралды һәм тәмамланды: «Газзәгә» дип чыгарган карар белән.
14 
 
Сәфәр өчен утырышның рәсми өлеше бетсә дә, партия эше тукталмый мәсьәләләр өстәлә: — Агитатор! — диде Сәфәр, агитаторы килде. — Нинди темага үткәрдең? — «Колхоз мөлкәте изге». — Шул темага. — Ничек үтте, бары аңлашылдымы? — Юк... Газзә апа болай ди: «Ачыкла әле шуны, Сәфәрләрнең үз бакчасы нормага сыя микән?» — Тикшерербез, — ди Сәфәр,—я, сораулар юкмы бүтән? — Газзә әйтә: «Ул мөлкәтне кемнәр сакларга тиеш? — Сәфәр үзе МТС ка бер чучка илткән имеш...» Хәтерләде шунда Сәфәр иң беренче иртәне, рәшәткә читлек күтәреп килгән таза җилкәне. Читлек эченә ябылган шушы колхоз мөлкәтен — ни өчен? — үзе дә белми МТС ка илткәнен. 
Сәфәр кайта. Авыл тып-тын. Моңсу нурлы ярты ай яктысында һәр түбәдә ялтырый чыклы калай. Тынлап кайта кыр ягыннан трактор трылдавын; чиертеп бара кебек ул җирнең тирән кылларын. Кайтып керә йортка Сәфәр, арт капканы ача да, адымын метрга тиңләп, чыгып китә бакчага. Яшелчәгә төшкән чыкка буялып, абынгалап, бакчасын үлчи — кирәк бит агитаторга җавап! Артык! Әйләнеч атлыйдыр бәлки? — юк, туры бара. Нормадан арткан һәр адым табанын куырып ала. Иркә тавыш белән кинәт; — Нәрсә булды, дип, сиңа? — килеп чыга иң беренче таңдагы төсле, Зифа. Сәфәр күк читенә карый.
15 
 
Каралҗым баганалар — күтәрелеп тезеләләр станга табан алар. Юк, авылны һичбер Фазыл бора алмас ничек тә, әнә шушы баганалы колхоз юлыннан читкә! 
йоклаган кызлары — Рауза уянмасын дип, алар, шыпырт кына өйгә кереп, серләшеп утыралар. Уйлый Зифа, марляларын Сәфәрнең иркә сүтеп, бу кеше аңар баш игән нинди авыр юл үтеп! Кулсыз калган, тик ирекне кулдан ычкындырмаган, тезсез калган, тик дошманга тезләнеп кол булмаган! Тик Зифа каршында гына ул — ярдәмчесез сабый, колхозга биргән бар көчен Зифа көче дип саный. — йоклап калмам микән?—ди ул,— бик иртә торасы бар; җыелыш була, Газзәгә байрак тапшырасы бар. — Газзәгә? — дип сорый Зифа һәм тынып кала шунда ук, шулай укмы бу ярышта Зифаның катнашы юк?! Сәфәрне дә, Зифаны да шушы мәсьәлә изә. һәр икәве дә бу эштә үзен гаепле сизә. «Зифага отпускыны да арттырып чамасыннан бирмәгәннәрме, бакчаны арттырып биргәнсыман?» 
IX 
Күп сөйләшеп әрәм-шәрәм итмичә хезмәт көнен, җыелышны гадәттән тыш коры тоттылар бүген. Председатель кул изәде: — Тегермән ышыгына! — Туктадылар колхозчылар эшкә барышлый гына. Җыелды яулыкны арттан бәйләгән хатын-кызлар, уңдарак Газзәнекеләр, сулда — Зифаныкылар.
16 
 
Партоешманың да Сәфәр авыл советының да карарын игълан итте, һәм Газзә шуның соңында кабул итте ал байракны алкышлар белән бергә. Алып китәр генә иде, юк, кирәк сүз әйтергә. Байрак яктысында янып, Газзә йөзе аллана. Аны, кыстап һәм җитәкләп, менгезәләр арбага. Сөйли башлый тотлыккалап, ятышлы сүзләр эзләп. Звенодагы кызлары торалар җүпләп, өстәп. — Безнең кулдан ычкынмас бу, урагыбыз бегкәнчс! — Юк! Икмәгебез хөкүмәт амбарына кергәнче! — Октябрь бәйрәменә дә шушы байрак астында чыгачакбыз! — Бу байракны бирмибез, беркайчан да! Түзми Зифа яклы бер кыз: — Ничек бирми инде ул? Хәтердән чыгармасыннар; күчмә байрактыр бит ул! Тагын берәве сүз ала, яклый ул Газзә ягын, кулында, байрак сабы күк, • кыскан ул чалгы сабын. — Ышанам, мин бу байракның бездән ычкынмасына; яшерелер безнең байрак икмәк тавы астына! — Менә тагын, тау астына байрак күмәләр имеш!.. Юк, иптәшкәй, байрак булгач ул җилфердәргә тиеш! Уңыш бит ул бездә дә бар; тау булыр, безнеке дә. Байракны кадарбыз, алып, шушы тауның өстенә, шунда ул байракның урны! — Хәзер дә үз урнында, әнә, бик матур җилферди Газзә апа кулында! 
Ташыганын сизде Газзә йөрәге тулы бәхет. Аналарча зур мәхәббәт белән ул куйдьс әйтеп: — Эшләгез, алыгыз, сеңелем, ә калсагыз арттарак,


 
булышырбыз, бу байракны сезнең җирегезгә кадап! Кычкыра төште, тегермән бик гөрелди бит әнә. Чажылдый тагын, — ташында кемдер балта уткәрә. Тәмамлады сүзне Газзә: — Әйдәгез эшкә! — диде,— бу—хезмәт байрагы, аның урны — хезмәттә!«— диде. Берсе торды. Дәррәү кубып, тордылар башкалары, әнә берсе — байрак өчен даулаша башлаганы * - йөгереп килде Газзәгә: — Син алдан бар, әйдә,—дип,— байракның бөтен яме дә алда җилфердәүдә бит! 
Кузгалды эшкә җыелыш, байрак артыннан бара, карап калды председатель сокланып шунда таба. Елмаеп та куйды бераз, аннан, исенә килеп, кычкырып куйды: «Җыелыш ябык!» —'Дип, игълан итеп... 

Бөтен колхоз хуҗалыгын тикшереп чыккач, Фазыл уйлый: «Эшләр җайлы минем, хоть партиягә языл!» Сепаратны төзәттерде ярты пот майга Фазыл, бал суырткыч машинаның эше дә җайда хәзер. Миләр биреп, нинди файда алмый кемнәрдән генә, алганын «табыш» дип атый, биргәне — «ярдәм» генә. Менә конюшня янында очрады аңа Сәфәр, уйлады ул аны күреп: — Тукта, бу ничек дәшәр? Бәлки әйтер, бакча өчен кулын биреп, Фазылга: «Мондый сизгер мөнәсәбәт безнең колхозда гына!» Мондый очырашны хәзер башкалар китсен күреп! Айдарны чакыра Фазыл: — Тәмәке җибәр төреп! Килеп җитә, сорый Сәфәр 
17 
Республиканский 1 ТдССР нм. В. Л
]8 
 
алар тартып торганда: — Күптәнме колхоз милкенә ревизия булганга? Документларда бар микән һәм хәзер нинди счетта теге көнне МТС ка мин илтеп биргән чучка? 
Завхоз тыныч кына сөйли җиргә нык баскан килеш: — Иген диңгезен күргәнсең, ул урылырга тиеш. Ә запас частьләр җитешми. Әйт, ни диярсең, әгәр: «Күпме тора магнето?» дип сиңа сорау бирсәләр? Магнето юклыгы былтыр бугаздан будьн килеп; шунда без алырдай булдык бер көтү дуңгыз биреп. Ул чучканың хакы гына ун кабат чыга, Сәфәр, әгәр МТСтан безгә яхшы матчасть бирсәләр! — Кызганыч, — дип куйды Сәфәр,— белмәдем, эшләр ничек, Фазылны ябасы калган, чучканы азат итеп. Хәзер дә, киртә эченә утыртмасыннар, дисәң, сүтелсен минем бакчадан нормадан арткан киртәң! 
XI 
Озак йөрде Зифа ул иртәне, я тегендә сугылып, я монда. Эшләмәгәч, җыелышта күренү оят. Ләкин җыелыш — уенда. Правление өенә китте Зифа үзләренең капка төбеннән бүген' иртә белән ире Сәфәр утырып киткән арба эзеннән. Күрше карчыгы да баскан чыгып әнә, теге якта, каршыда, карап тора ничек баганадан баганага чыбык тартыла. Аягына кәкере тимер бәйләп алпан-тилпән үткән берәвен карчык, күреп, инвалид дип белә һәм кызгану баса йөрәген. Баганага җитеп ул «инвалид» мәчедән дә җитез үрмәли. Мона һич гөнаһы булмаса да карчык дога укып тәүбә, — ди.

19 
 
Элеваторга йөкләр үткәрергә әзер инде юлның грунты. Халык көче белән күпернең дә тәмамланган инде ремонты. Барсын Сәфәр оештырып йөрде. Әнә балкый кояш нурында — узган лекциянең афишасы — җирнең әйләнүе турында. Ә правлениедә күрә Зифа: хисапчы кыз почет тактасын бизәп утыра, урта бер җиренә урнаштырып Газзә апасын. Ә Зифа юк. Түбәнрәк рәткә, үзен эзләп, күзен ташлады. Кыз да, шуны сизеп, юатырга теләгән күк, җырлый башлады, һәм, чыннан да, Зифа исеме каян килеп менсен икән тактага! Артка калу өчен бер көн җитә, ул күпмегә сузды? — Атнага! 
Завхоз килеп керде. Сүз башлады: — Не поймешь мин синең Сәфәрне... Фронттамы шулай нерваланган, семьяда да шундый хәтәрме? Бәлки синең белән телгә килеп, ачуланып, шулай кызгандыр. Вапшә ничек, әйтик, үпкән өчен яңагыңа сукмый торгандыр? Уйнап әйтмим, синең ирең икән, улым кебек якын күрәм мин. Иркәләвем минем аталарча, ярдәм белән аны үбәм' мин. Янәсе мин аның арбасында МТСка чучка җибәргән! Үзем өченмени, колхоз өчен! Сәфәр өчен дә бит ул — ярдәм! Ә ул шуның өчен каршысына бастырды да, тартты) җавапка. Табанымнан кайнар чишмә чыкты, суксын иде лутче яңакка! Ул аңламый шуны. Ул сүтәргә куша бакчагыздан киртәне. Аптырадым инде, чынлапмы бу, я шаяртып кына әйтәме... 
Сүгүдән дә артык хурландырды Фазылның бу яклау сүзләре. Нәфрәт белән карап алды Зифа, ялтырап китте аның күзләре. Фазыл «аталарча сөя» имеш! Кыланышың кара син аның! Үз сөюенә тиңләп түбәнәйтә саф сөюен гадел Зифаның! — Беләбез, — диде ул, — телдә синең
20 
 
Сәфәр кебекләрне «саклавың», бу бит эштә, алар ышыгына үз гөнаһларыңны каплавың! Шул кызулык белән чыгып китче Зифа правление өеннән. Җиңеләеп китте, мунча кереп тәне арынгандай кереннән. Күңеле ыргый, бүген, менә хәзер чалулыкка, эшкә китәргә. Ул Сәфәрне эзли. Тели башта аның белән киңәш итәргә. 
ХИ ч Рауза бара урам карап әтисе арбасыннан, — мондый күңелле күренми хәтта койма башыннан! Сизсә дә, сулда — әнкәен, уң ягында — әткәен, сизми дә кала, кайсына ннчек дип эндәшкәнен. — Әни, —ди ул, уң ягына, — тилгән оча тегендә! Карый — яңа бер трактор тора күпер төбендә. Тимерче абый да шунда нәрсәдер ясап йөри. Бер кәҗә бар — кычытканга күмелеп ашап йөри. Тимерче абый: «Рауза, кил, тракторны сакла, — ди, — алачыкка керәм, аны кәҗәдән ашатма, — ди. Рауза кәҗәдән сакларга тели тракторны да, ташлый алмый, бик кызганыч арбадагы урны да. Бүген аның да әнисе, башка әниләр кебек, эшкә чыга. Рауза кала бакча йортына кереп. Менә алар барып җитә балалар бакчасына. Рауза төшә дә йөгерә кире күпер чатына. Кычкыра тимерче абый: — Кая китеп баттың, — ди, — нигә тәти тракторны кәҗәдән ашаттың?! — ди. Рауза карый, чыннан да бит трактор юк, — җил исә! Чыбык алып, Рауза хәзер кәҗәне куып китә.
21 
 
Тимерче сорый аңардан, көлеп күңеле туйгач: — Кайчан син укый башлыйсың? — Тагын шул чаклы торгач. 
XIII Зифа белән Сәфәр икәү кырга чыгып барганда, ашыгып кайтучы Газзә очырады аларга. — Сезне эзләп кайта идем, ярый, очырадыгыз. Зифа, шунда утырыймчы, нигә а'крынладыгыз?.. Утырды да, дилбегәне Зифа кулыннан алып, — Бераз куалыйкчы, — диде, — бетәбез соңга калып. Атны куалады башта, һәм әйтте ни булганын; ошатып бетермәгән ул урып-җыю планын. — Агитаторга да әйттем, ул да бит безнең ише; — аңлаттымы — бетте-китте агитаторның эше. Ул планда партоешма җитәкчесе кулы бар. Менә хәзер, Сәфәр абый, сине эзләвем шуңар. Беренче яхшы план бу,. Төптә риза планнан. Ләкин... төзегәндә безне чакырасыгыз калган. Бер пунктыгыз бар анда, мин үти алмыйм аны. Бар минем үз звеномның ике еллык планы. Минем төрле участоклар төрлечә эшкәртелә, ә сезнең планга алар барсы бергә кертелә. Комбайнчы килеп төшәр: «Менә бит план,» дияр, «участоклап тора алмыйм, бер буйдан урам!» дияр. 
Чалуга җиткәнче Газзә үз җиренең үткәнен сөйләп китте һәм ул җирдә ничек уңыш үскәнен: — Миңа бирелгән елында ул җирнең беренче кат, әйтте миңа Айдар бабай, — төпле саналучы карт:
22 
 
— Кайчан да кайчан җон үсәр минем бу учларымда, шул чагында иген үсәр синең ул туфрагыңда. Көйгән, юылган, каш җир ул, минем кебек бабаңнар юкка гына бит ул җирне таз, дип атамаганнар. Мәйтәм, әкиятең, бабай, үзеңә каршы килә; Таз дигән егет соңыннан бар киртәләрне җиңә! Эшкә тотындык, беләсең, сүз белән бездә бер — эш; сүз әйттеңме — җиңне сызган, эштә акларга кереш. Эшләр идең, күрсәң иде эшеңнең нәтиҗәсен, Кар өясең, ә җил чыккач, тап-такыр җир күрәсең. Каш җир булгач, себереп ала җиле, үч иткән кебек. Иптәшләремне юатам, үземдә дә чак өмет. Солдатка алып куйдылар агрономны — Ильясны. Ярый әле, ул калдырды Лысенконы, Вильямсны, «көлсыман», дип, «кара җир», дип туфракның төрләрен дә өйрәндек без, ничек итеп эшкәртү кирәген дә. Тик үз җиребезгә килгәч, аптырадык бер заман: нинди төргә керә соң ул? — Маңгаена язмаган. Яңа туган бала кебек, үз исме белән җирне атагач, тәрбияләгәч, җиребез телгә килде! Уңыш ул — җирнең теле бит,— сөйләп бирә барын да. Менә хәзер, матур булып телгә килгән чагында, аерым участокларга да аерым исем кушканда, уңышларын аерым сугып алырга тырышканда сезнең план диеп, барын сызып ташларгамыни, беренче сүздә үк җирнең авызын капларгамыни! Юк! Уңыш кына түгел ул, бөтен ел тәүлегенә җирнең миңа бирә торган Заһит истәлеге дә...

25 
 
Шунда Газзәнең тавышы калтырады чак кына, — Ня-а-а!—диде хатын-кызларча атка у,л йомшак кына. Ә Сәфәр бу саф сүзләргә җавап бирсен нәрсә дип? Әйтеп куйды, карап алып: — Ябыккансың, Газзә,—дип. Бу сүз шулай ишетелде Газзәнең колагына: «Барсы булыр син әйткәнчә, тик син ябыкма гына...» Кайдандыр, Газзә җанының төбеннән күтәрелеп китте, рәхәт, җылы дулкын үтәдән үтә менеп. Шундый җылы бер генә сүз әйтелсә иде менә аның Заһиты теленнән, Газзәнең тик үзенә! — Тот әле, — дип, дилбегәне Зифага кире биреп, арбадан төшеп йөгерде бодайда нидер күреп. Күргәне — казык башында язулы такта икән; звеносы аны җиргә яз көне каккан икән. Андагы исем бодайга инде күмелеп бара, бодай башын җил игәндә генә күренеп кала. Аны суырып алды Газзә: күмелеп калса шунда, эләгеп, ватуы мөмкин урак машинасын да. — Шулай тормыш... Яздыра да аннары йолыктыра... Йөрәктән сагыш йолкынмый, менә шул ябыктыра. Шулай ди дә көтә Газзә: «Сәфәр тагын ни әйтер?» Ә ул әйтте бераз уйлап: — Газзә, партиягә кер. Аптырады Газзә бераз: шундый зур эш хакында сөйләгәндә, бу җылылык кайдан Сәфәр тавышында? Әллә юкса юраргамы Сәфәрнең әле генә дулкынландырган сыйфатын — партиялелегенә? Партиягә кем керә соң? уйлап карасаң әгәр — алдынгы сафта баручы Сәфәрләр дә Газзәләр! Әгәр керергә теләсә,

24 
 
ул бөтен җаны-тәне, йөрәк сагышлары белән, алырлармы Газзәне? 4 Юлның уң ягыада хәзер Газзәнең арышлары. Зифа Сәфәрен Газзәдән көнләшә дә башлады. Менә Газзә арышлары, Сәфәргә муен сузып, медальләрен, орденнарын чылтыраталар сугып. Ишелеп үскәннәр алар. Түзми Сәфәр, ул төшә. Әйтә күтәренке итеп: — Әйбәт уңыш җитешә! Кочаклый да башакларны алдына идерә ул, башыннан кепкасын салып, шуларга кидерә ул... — Кит инде, — ди аңа Зифа, — нәкъ сабыйлар шикелле... Газзә яклый: «тыйма инде,— син, сагынган кешене!» «Сагынган да булсын, ләкин нигә», дип сорый күңел, — «Газзә арышын кочаклый, ә Зифаныкын түгел...» 
XIV Авыл халкы дәррәү кубып, көрәк алып кулына, каршы төште, суның ничә йөз ел аккан юлына. Җир ташыйлар, дистәләп ат арбаларга җигелгән; кайчандыр бит аларга да кеше камыт кидергән; менә шулай, ике яктан буаның ике тавын бергә кушып, тырышалар бәйләргә «камыт бавын». Тартылган бау төсле булып, теге яктан бу якка иң беренче арба эзе тартылып үткән чакта, мәкерле су изерәткән йомшак җиргә батты ат, ал аякларга тезләнде, азапланды, ятты ат. Ике минут, кеше һәм су көрәшен хәл итәчәк; я атны күм тереләтә, яисә буа китәчәк.


 
Аптырый барсы. Ә берәү, 'йөгерә балта алып, аркалыкны, камыт бавын тиз генә өзә чабып. Аңлый ат, тагын да бер кат талпына да ул чыга, рәхмәт әйткәндәй, ягымлы кешни коткаручыга. 
Коткаручы — завхозлыктан азат ителгән Фазыл, үзен шулай гади эштә акларга тырыша хәзер. Беркем бер суз әйтмәсә дә аңлашыла калганы: югарыга өстериләр Фазылны һәм арбаны. Бар йөрәк тибүе күренә: типкән саен һәр йөрәк, «гөрс!» итеп уйсу урынга туфрак төшә бер көрәк. Сөйләшергә дә вакыт юк, чыжлый тик ж,ир һәм тимер. Күмелә төсле бу җиргә серле нәрсә ниндидер. Күмелә монда кешенең табигатькә коллыгы; чәчелә иртәгә балкыр яктылыкның орлыгы. 
XV «Кайчан тулар?» — күпләр шуны көтеп, карап тордылар; бүген -яшьләр, гармонь уйнап, шунда таң аттырдылар. Кайберләре күрә әнә коткару чараларын, күмелеп барган таллардан сандугач ояларын. Иртәнге кояшны буа күзләрне чагылдырып каршылый, һәр дулкынында мең кояш кабындырып. Су җыела, халык җыела... Бәйрәм буа буенда, шул бәйрәмгә кушылачак быел сабан туе да. — Төш, икәү сыялмыйбыз, — ди бер малай әрли дусын, көймә итеп алып килгән әнисенең җилпучын. Такта түшәлгән каналга дулкын сузылып карый, кеше эндәшә: «Рәхим ит, ярый керергә, ярый!»

26 
 
Су җыела. Менә — шлюз, — финиш сызыгы суның. Булачак бар ярышлардан кызык, узышы суның. Бар халык суның ачылып китүен карый башлый, сатучылар үлчәү таккан сельпо арбасын ташлый. Кичә генә әле шундый көчсез инеш, тар инеш, дулкынланып, җәерәп ята буага тулган килеш! Киек үрдәкләр килә очып... Су, айкал, әйдә, айкал! Кем белә, бәлки барлыКка килгәндер шулай Байкал... Хәзерге таулар үскәнчә аның тирә-ягына, шул «Көрәш» инеше кебек булгандыр ул сай гына, һич гаҗәп түгел, сине дә киләчәктә кешеләр «Данлы диңгез» итсә, — әле җилпучта йөзүчеләр. 
Күтәрелде кызыл әләм. Су киерелеп тулды, һәм ачылды шлюз, китте су кеше кушкан юл белән. «Гөрс!» итте кинәт, алынды карчыкларның котлары; залп белән салют бирде бөтен ау мылтыклары. Каршылап озата суны һәр ике якта халык; суның чылтыравын меңгә кабатлап, куллар чабып. Җанлы итеп карый суга, бөтен күзләр шундыйлар, әйтерсеңлә, кыз куйнына кияүне каршылыйлар. Шул ук инешнеке, нигә хөрмәтлиләр бу суны? Юк, инешнеке түгел шул, бу хәзер буа суы! 
Алда зур келәт шикелле матур, иркен бер бина. Менә шунда инде суны көтә сусап турбина. Каникулдагы студент — Садри да шунда тора, җырчы кыз — Зөлхәбирә дә аның янында тора. Болай гына тормый — сайрый.
27 
 
Аны хәтта әбиләр «кызым» диеп атамыйлар, — «Сандугач апай» диләр. Кашы ничек сикерүен сизми кала үзе дә; — Кызыл гөлләр үссен, — ди ул, — синең баскан эзеңә! /Кырларымда гынамы соң, гөл генәме соң, — кара, Электр станциясе эзеңә үсеп кала! 
Турбина өстенә барып, су аска төшә әнә, өскә күтәрелә шатлык: — Әйләнә бит, әйләнә! Шул тавыш бөтен су буен җибәрә ямьләндереп; турбина сабан туен да җибәрә әйләндереп... Кайбер картлар инде әнә пошына да башлады: — Ярый инде, артыграк әйләнмәсә башлары... 
XVI 
Кыр станы. Ябык ындыр. Сугу да, җилгәрү дә бары шунда, — йөккә салып, орлыкны җибәрү дә. Су көче, электр булып, армый эшли гөр дә гөр, • тик башакны биреп өлгерт, орлыкны алып өлгер. Үз проектының көчен тикшерер өчен Садри барабан каршына баскан галстугын да салмый. Зөлхәбирә көлтә бирә аңа бауларын кисеп; чабак кебек чумып уйный урагьв ялт-йолт итеп. Ә электр барабанны әйләндерә гөр дә гөр; күчәренә шкив куйсаң, җир шарын әйләндерер! Җирдә ята әнә 'көшел — койрыклы йолдызсыман, җилгәргечтән кибәк очып, тарала койрыксыман. Хронометраж алып бара, сәгатен тоткан Сәфәр: ике норма үтәләчәк ныгырак эшләсәләр! — Бар! — ди салам өючегә, — 


 
елга аръягындагы ярышучы «Таң» колхозы» арттамы, я алдамы? Ябык ындыр түбәсенә салам өяргә менеп, — Күренмиләр! — дип хәбәрне бирә түбәнгә егет, — алар ахры сукмый әле. — Дөрес карамыйсың ла, сулгарак кара! — Сулгарак? — Нидер күренә сулда! — Ни күренә? — Суккан салам, әнә, өелә бара, орлык төялгән йөкләре юлга тезелә бара! Гөрелдәү’ арасында да моны һәркем ишетә; Зөлхәбирәнең урагы — чабагы уйный төшә. Газзә арышын сугалар. — Әй, көлтә бармы, көлтә! — атлар, үгезләр көлтәне көчкә ташып өлгертә. Район оештыра бүген икмәк кәрваннары; алдагы йөк дугасында булыр — Газзә байрагы. 
Газзә звеносы кырда. Алар көлтә бәйлиләр. Газзә көндәгедәй уйчан, кызлар моны шәйлиләр. Сорашалар. — Карагыз, — ди еракка карап Газзә,— Зифалар эшли! Әйдәгез, бәйләп бетерәбез дә серемне әйтермен бәлки... — Кызыкмы? — Әйе, кызык... Иелә кызлар йөгереп, береннән бере узып. Аяк астында камышлар кыштырдыйлар ешырак, көлтә бауларын кысалар кызлар тырышыбырак. Менә кырыйга җитәләр, соңгы учма бәйләнә. — Юк, — ди Газзә, батып барган кояш ягына әйләнә, — юк, бүген хәл итә алмыйм... Кем иртән эшкә чыгар беренче булып, таң белән; 

 
серемне әйтәм шуңар. Шаяруга да саныйлар моны кызлар, чынга да, чыннан да, Газзә күзендә нәрсәдер очкынлана! — Юк, — ди кызлар, — башладыңмы, ул әйтелергә тиеш; иртәгәгә калдыру бит, бу — звенода юк эш! Газзә олы юл ягына, еракка төбәп күзен, — — Мин партиягә керәм, — дип башлый һәм бетерә сүзен. Иптәшләре сүзнең әле зур дәвамын көтәләр. Газзә өч кенә сүз өсти,— «Керәм, кабул итсәләр». *— Бездән китәсең мәллә син, кем килә соң урныңа? — һи, җүләр, нигә китим ди, якынлашамын гына! «Партиягә керә ул. Тик нигә мондый тантана?» — һәрбере моны үзенчә чишәргә азаплана. Кайсылары саф күңелдән Газзә бәхетен көнләшә. — Мин комсомолга керәм, — дип кинәт берсе эндәшә... Газзәнең ул кызга көләч карашы күтәрелә, аның учын алып кыса кызышкан битләренә... Олы юлда йөкләр бара. Алдагысында — байрак. Күздән югалганчы шуны звено кала карап. Газзә уйлый — барсы да бит партия эше болар; байракта да бит Сәфәрнең жлтәкләүчс кулы бар.