Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨТҮ КАЙТА

Саргайдылар имән яфраклары Көтү йөргән чишмә тавында. Көтүченең курай моңы калды Камышларның кичке шавында. Көз көзлеген итә, 'көтүчебез Сарыкларны куа авылга. Яшь бәрәнне төргән пиджагына Чылатмаска теләп явымга.. Болыннарга сыймый йөргән көтү Абзарларга сыеп бетәрме? Ишәюе сарык фермасының Колхозчының күңелен күтәрде. йөзе якты ферма мөдиренең Бермә-бергә көтү артканга, Менә хәзер аңа чират җитте һәр сарыкны исән сакларга. Аерыласы килми көтүченең, Сарыкларның сыйпый өстеннән. — Ничек соң бу болай кыска булды, Җәйге көннәр бик тиз үтелгән. Абзарларны үзе карап йөрде, Силос базы ничек күмелгән, һәм әйтте ул ферма мөдиренә: — Мин биредә калам бүгеннән. Язлар җитәр тагын, ишле көтү Каплап алыр яшел болынны. Байлык арткан саен якынрак Тоя һәркем коммунизмны.