Логотип Казан Утлары
Роман

АЛТЫН ЙОЛДЫЗ

 

Каяндыр югарыдан кылыч йөзе киңлегендә генә кояш нуры сузылган. Ул тирән һәм юеш базның бер почмагын, шул почмакка хәлсезләнеп сөялгән кешенең канлы маңгаен, йомык күзен, күгәреп чыккан бит алмасын һәм юеш былчыракны җан ачысы белән йомарлаган татуировкалы кул аркасын яктырта. Базның бүтән почмаклары караңгы эчендә, — анда бернәрсә дә күренми. Кешенең кояш нуры төшкән күзе ачылды. Ул берничә секунд керфек тибрәтми карап торды, .ләкин бернәрсә дә күрмәде бугай,— яңадан йомылды. Баз эченнән бары тик сузып ыңгырашкан тавыш кына ишетелде: — А-а-а-а... Юеш базда, су эчендә утырган кеше кинәт уянып китте. Ул, кулларын юеш стенага терәп, авыр гәүдәсен күтәрергә теләде. Кояш нуры кара көйгән иреннәрен, нык ияген, юан муенын яктыртып, кин күкрәгенә шуып төште. Аның ертык күлмәге астыннан канатларын җәйгән бөркет сурәте күренде. Юеш стенаның бер өлеше, аның мәһабәт сынының авырлыгына чыдый алмый, кубып төште. Кеше лап итеп егылды. Пычрак су тамчылары төрле якка чәчрәп очтылар. Бераздан ул, тау күтәргәнсыман көчәнеп, дүрт аякланды, аннары тезләнде. — У-у-У- — Дип әрнеде ул һәм, хәлсезләнеп, стенага сөялде. Бу — Андрей Верещагин иде. Стенага сөялеп, берничә минут торгач, ул базның икенче почмагында тагын кемнеңдер әкрен генә ыңгырашканын һәм Верещагин аңламаган бер телдә, ниндидер аерым-аерым сүзләр әйтүен ишетте. «Сер белер өчен берәр финны утыртканнар, мөгаен», дип уйлады Верещагин. Кинәт, аның күз алдына һәлак булган сугышчылары килде. «Буам, буып үтерәм!» дип пышылдады ул һәм тавыш ишетелгән почмакка >көч-хәл белән шуышты. Караңгы почмакка башы белән сөялгән икенче бер. кеше: — Су... су... — диде. Бу сүз ят телдә әйтелгәнлектән, Верещагин аны аңламады, берәр фин яки немецтыр дип уйлады. Ул анын. бугазыннан эләктерер өчен кулларын күтәрде. Тик- соңгы секундта гына ул аңына килде. Ул, стенага сөялгән кешене иңбашыннан тотып, — Иптәш, син кем? — диде. 
♦ Ахыры. Башы 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 саннарда.  
55 
 
 
Билгесез кешенең тамагыннан ниндидер аңлашылмас авазлар гына чыкты. — Иптәш, син кем?—дип кабатлады Верещагин. Теге кеше ишетелер-ишстелмәс тавыш белән җавап бирде: — Мин совет кешесе... Верещагин аны кочаклады. Кинәт бу кеше аңа чиксез якын, үз, кадерле булып китте. — Түз, туганкай, түз, бирешмә,—дип пышылдады ул һәм үзенең зур кулы белән кешенең чүпрәк белән уралган башыннан сыйпады. Теге кеше талпынып китте һәм: — Ә син үзең кем? — дип сорады. — Мин дә синең кебек үк. Шунда алар бер-берсен таныдылар: — Акбулатов! — Бәхетсез солдатлар без. Сугыш кырында батырларча үлүне язмыш бездән күпсенде, ахрысы, — диде Акбулатов. Верещагин аның яңадан салынып төшкән башын күтәрде. — Без ватан алдында үзебезнең изге бурычларыбызны үтәдек, — диде Верещагин тирән хис белән. — Берәү дә безне начар сугыштылар дип әйтә алмаячак. Хәзер без үзебезнең соңгы минутыбызны совет сугышчысының намусына тап төшерми каршы алырга тиешбез. — Үлү — куркыныч түгел, — диде Акбулатов һәм хыялланып өстәде: — Эшне тәмамламый китүе авыр. Мин менә үзйөрешле комбайн ясау турында хыялланып йөридер идем, булмады... Верещагин әле сугыш башында батып барган пароходта шуңа ошашлы сүзләрне Галим Урмановка әйткәнлеген исенә төшерде. Ул чагында Верещагин үлемнән бик каты курыкты. Ә хәзер... хәзер ул үлемнән курыкмый, вөҗданы тыныч иде. — Кадерлем, — диде ул, Акбулатовның кыска чәчләреннән сыйпап. — Кайгырма, дускай. Без булмасак та, аны ясарлар, үзйөрешле комбайннар гына түгел, тагын бик күп, бик гаҗәеп нәрсәләр ясарлар. Безнең халкыбызның киләчәге зур. Баз кырыенда аяк тавышлары ишетелде. Ике немец, баз өстен каплаган колгаларны читкә ташлап, базга озын баскыч төшерделәр. Немецларның берсе, автомат көпшәсе белән Акбулатовка төртеп, югары менәргә ишарә ясый башлады. — Хуш!—диде Акбулатов, Верещагинны кочаклап. — Хуш! Батыр булһ Баздан чыгаргач, Акбулатовны тар гына сукмактан урман эченә алып киттеләр. Юеш, салкын баздан соң бу урман эче гаҗәп матур иде! Кайдадыр чыр-чу килеп кошлар сайраша, агач башлары чак кына тирбәлә, җиргә яфраклар арасыннан тәңкәтәңкә кояш нурлары коелган. Агачлар селкенгәнлектән, алар да әкрен генә чайкалалар. Сай елга аркылы салынган күперне үткәндә Ильяс, берничә секундка тукталып, агым суга карап алды. Аны карасу чыршылар чолгап алган кечкенә алан уртасында туктаттылар. Бер читтә учак яна, бензин мичкәсе аунап ята. Икенче якта өстәл, өстәл артында юка борынлы, пенснэле немец офицеры утырган. Аның янында, авызына трубка капкан, озын буйлы фин офицеры, кулларын аркасына куеп, басып тора. Ильяс аларга бер карап алды ’да’ башын югары күтәреп, күктә йөзгән ак болытларга текәлде. «Бүген сорау алуны финнар үзләренең хуҗаларына тапшырганнар», — дип уйлады' ул. Кичә аңардан фин офицеры гына сорау алган иде.  
56 
 
 
Немец сөякчел бармаклары белән өстәлне шакыды да бозык рус телендә сөйли башлады. — Сез безнец офицерларны үтереп йөргәнсез. Сез безнең гаскәрләребез турында үзегезнең командованиегезгә мәгълүматлар тапшыргансыз. Болар барысы да безгә билгеле. Әгәр дә исән калырга теләсәгез, минем ике соравыма җавап бирегез: беренче, сез нинди частьтан, икенче, Кызыл Армиянең нинди яңа частьлары килде һәм алар кайда туплана?.. Акбулатов бернәрсә дә әйтмәде. — Ну!—дип кычкырды немец, бүртенеп. Фин, кан исе сизгән ерткыч кебек, ачудан калтырана һәм трубкасын авызының әле бер ягына, әле икенче ягына күчерә башлады. Акбулатов эндәшмәде. ... Куллары артка бәйләнгән һәм ике ягыннан икешәр солдат тоткан Андрей Верещагинны аланга алып килгәндә, Акбулатовны ут өстенә куелган мичкәгә бастырганнар иде инде. Верещагин күзләренә ышанмады. Аның урта гасыр инквизиторлары турында күп укыганы һәм күп ишеткәне бар иде. Ләкин бу күренеш алдында урта гасыр палачларының вәхшилекләре бик кечкенә булып кала. Әнә немец солдатлары учакка утын өстиләр, мичкә эчендәге кайнар суның буы күтәрелә. Немец һәм фин офицерлары, гасабиланып, кулларын тырпайта-тырпай- та мичкә тирәсендә угаланып йөриләр һәм сүгенәләр. Верещагин бөтен көче белән алга ыргылды, ләкин аны нык тотканнар иде. — Хуш, иптәш! — дип кычкырды Акбулатов һәм, коточкыч йөзен дошманнарына борып, бөтен нәфрәтен туплап, үзенең соңгы сүзләрен, әйтергә ашыкты. — Белегез, кабахәт җаннар, мин үлмим, ә сез үзегез дөмегәсез!.. Элек тә сез безнең әтиләрнең бугазларына кайнар кургашын салдыгыз, аларны тереләй утта яндырдыгыз, тереләй җиргә күмдегез. Ләкин җиңә алмадыгыз. Хәзер без йөз тапкыр көчлерәк. Сез котырган этләр кулында, безне, совет кешеләрен, тез чүктерә торган көч юк, юк!.. Кызыл ялкын мичкәне төрле яклап ялый. Су кайный башлады булса кирәк, Акбулатов бәргәләнергә тотынды. Аннары җан ачысы белән үзенең иң актыккы сүзләрен кычкырды: — Яшәсен Советлар Союзы! Яшәсен... иптәш... Мичкәдән чыккан кайнар су пары Акбулатовны каплады. Верещагин бу минутта иптәшенең нинди коточкыч газап кичерүен бик ачык тойды һәм шул секундта аның кара чәче агара башлады... — Хуш, иптәш! Верещагиннан бу көнне нигәдер сорау алмадылар. Ниндидер көтелмәгән хәлләр булдымы, әллә Верещагин өчен тагын да катырак жәза уйлап табарга теләпме, аны тимерче алачыгына алып барып, уң кулына озын чылбыр беркеттеләр. Шуннан соң аны, немецлар тора торган такта йортлар алдында үскән юан нарат янына сөйрәп, чылбырның икенче очын шул наратка кадакладылар. Верещагин көне буенча шунда торды. Немец солдатлары, аның янына җыед|ып, мыскыл иттеләр, аңа ташлар, таяклар ыргыттылар. Берсе ипи белән су алып килеп, ул җитә алмаслык җиргә куеп китте. — Русиш, аша, аша!—дип кычкырдылар фрицлар. Верещагин аларны күрмәде, мыскыллы сүзләрен дә ишетмәде. Аның күзләрен кан баскан, ә колакларында кеше ышанмаслык газап эчендә үлгән Акбулатовньпң соңгы сыкрануы иде. һичнинди сүз белән дә әйтеп бирә алмаслык көйдергеч нәфрәт уты белән аның бөтен тәне калтырый иде.  
57 
 
 
■— Андрей Верещагин йөрәгендәге бу нәфрәт уты гасырлар буенча сҮнмәс! Нәселдән-нәселгә күчәр ул. Сакланыгыз, дошманнар, сез эныц кулыннан! Төнлә немецлар таралдылар. Бары сакчы гына калды. Бераздан ул Да, бүрәнәләр өстенә утырып, йокымсырый башлады. Верещагин чылбырны тартып карады. Ул нык кадакланган иде. Кулны ычкындырырга мөмкин түгел. Шуннан соң Андрей, ике кулы белән ябышып, чылбырны җан ачысы белән бора башлады. ЛәкиЯ тимер чылбыр бирешмәде. Верещагинның маңгаеннан тирләр чыкты. Ул тагын да көчлерәк ярсу белән чылбырны бора башлады. Чиксез киеренкелектән аның куллары калтырарга тотынды, көче бетте. Ул, авыр сулый- сулый, аркасы белән агачка терәлде. Бераз хәл алгач, яңадан, тагын да көчлерәк бер ярсу белән чылбырны тарткаларга кереште. Ниһаять, бармак юанлыгы чылбыр башта бау шикелле ишелде, аннары чыдамады, наратка кадакланган җиреннән сынды. Верещагин, ут чәчкән күзләре белән тирә-якка каранып, бер секунд чамасы нарат төбендә басып торды. Сакчы, винтовкасын кочаклап, һаман йокымсырап утыра иде. Күз ачып йомганчы Андрей аның янына бзрып җитте һәм, коточкыч көч белән селтәнеп, чылбыры белән немецның башына сукты. Немец капчык кебек тәгәрәп төште. Верещагин аның винтовкасын суырып алды да, озын чылбырын кулына йомарлап, урманга таба йөгерде... 
11 Медсанбат землянкасында Галим бер үзе генә калды. Барлык яралылар, терелеп, үз частьларына киттеләр. Карт солдат Иван Петрович та, әкият сөйләргә яратучы карел егете Куйвала да, шаян Саша да, аз сүзле Фәрит Хәйруллин да китте. Лиза да каядыр югалды, Мөнирә дә ике көнгә бер генә күрелә башлады. Галимнән башка, яралылардан Казарьян фамилияле әрмән егете генә калды. Ул тәбәнәк буйлы, кара тутлы, кәкре борынлы, зур күзле егет иде. Казарьянның ияге яраланган, шуңа күрә ул бөтенләй диярлек сөйләшә алмый иде. Аның каравы ул көннәр буенча шахмат уннарга әзер иде. — Лей... те... нант, бо... рынгы акыл ияләре уенын бер тет... тереп алыйк әле,— ди иде ул һәр сүзне бик зур авырлык белән әйтә-әйтә һәм һәрвакыт баш астында саклап тота торган шахматларны тезеп куя иде. Галим кайчагында бирелеп уйный һәм Казарьянны бик тиз ота, кайчагында, киресенчә, игътибарсыз уйный һәм бик тиз оттыра иде. һәр ике очракта да Казарьян бик каты ачулана, кыза, кара күзләре ялт-йолт килә, үзенә урын таба алмыйча ишеклетүрле йөренә, кулларын бутый. Галим, тормышның барлык хикмәтләрен белгән һәм һичнәрсәгә исе китмәгән карт бабай шикелле, аңа читтән карап тора һәм үзалдына хәйләле көлемсери. Казарьян нидер әйтергә тели, ләкин аның бинт белән уралган авызыннан бары: — А-а-а... — дигән авазлар гына чыга. Кайчагында Галим, Казарьянның юләрләнүләренә бөтенләй игътибар итмичә, койкасына барып ята да, үзенең шахмат белән мавыгып йөргән малай чакларын исенә төшерә һәм үзенең ул вакыттагы беркатлылыгына исе китеп гаҗәпләнә. Озакламыйча Казарьянны да каядыр, икенче җиргә күчерделәр. Галим бер үзе калды һәм, бетмәс-төкәнмәс уйларына чумып, бер почмактан икенче почмакка йөренде. Аның эчпошуын арттыргансыман тышта, күз яше кебек, вак яңгыр сибәли иде.
58 * ' 4 
 
 
Галим Мөнирә турында уйлады. Беренче көннәрдә ул сш керә иде. Алар озак-озак сөйләштеләр. Укытучыларын, мәктәп дусларын искә алдылар. Мөнирә Хафизның бер генә көнгә ниндидер йомыш белән Москвага килеп чыгуын, аннан яңадан фронтка киткәнлеген, Наильнен госпитальдә ятуын, ә терелгәч, бәлки бу якларга килеп чыкмасмы дигән өмете барлыгын сөйләде. Һаҗәрнең вакытсыз һәлак булуы өчен кайгырдылар. Ләләнең хәбәрсез югалуы өчен пошындылар. Бер тапкыр, сүз арасында, Кәшифнең исеме телгә алынгач, Мөнирә ни өчендер кызарынды. Аннары, кашларын җыерып, нәфрәтләнеп өстәде: — Ул үзенең гомерен яман исем белән бетергән. Миңа әнкәй бер хатында язган’ иде: фронтта Кәшиф ниндидер кыен шартларга эләккән икән. Иптәшләре актык сулышларына кадәр сугышканнар, ә ул, кабахәт, дошман алдында кулын күтәргән. Аны үз иптәшләре үк атып үтергәннәр. — Куркакның үлеме дә куркакларча, — диде Урманов һәм шунда ук бу турыда онытты. Мөнирә янында булу Галим өчен чиксез бер бәхет иде. Ләкин Верещагиннарның, Акбулатовларның дошман тылында, һәр минут саен билгесез куркынычларга очрап баруларын күз алдына китерү белән, аның бу шатлыгы югала һәм ул «эшсез ятуы» өчен үз-үзен орыша башлый. Тумбочка өстендә «В бой за Родину» газетасы ята. Галим аны кулына алды һәм газетаның өченме битендә аның күзенә: «Ни өчен Витя Федоровның ун яшендә чәче агарган» дигән мәкалә ташланды. Ул мәкаләнең берничә юлын укыды: «... Бу хәл фашистларның Кукловка районындагы концентрацион лагеренда булды. Витя Федоров анда үзенең әнисе белән эләккән иде...» Урманов мәкаләне яртысына кадәр укыды да газетаны читкә ташлады. Аннары кроватена ятты һәм исән кулының беләге белән күзләрен каплады. Шул ук секундта аның күз алдына йөзе җыерчыкланып беткән, чәче агарган ун яшьлек бала килеп басты. Чал чәчле бала! Бу коточкыч иде. Галим бармак буыннары шатырдаганчы йодрыгын кысты да урыныннан сикереп торды. Аның алдында өстенә плащ кигән Мөнирә басып тора иде. Ул яңгыр тамчылары кунып торган башлыгын артка ташлады да, Урманов- ьың тирән-тирән сулыш алып торуңн күреп, — Галим, ни булды, нигә болай борчылдың? — дип сорады. — Мин артык түзә алмыйм, Мөнирә. Мин бит бөтенләй сәламәт инде. Кичә яралы кулым белән пистолеттан атып карадьим. Мөнирә аңа ничектер бик сабыр, бик тирән итеп карап алды һәм башын селекте. Аннары плащын салып, кадакка элде. — Мин синең белән саубуллашырга кердем, Галим, — диде ул, аның алдында урындыкка утырып. — Мин күчеп йөри торган кыр госпиталенә назначение алдым. Берничә минуттан китәм. Галим аның кулыннан тотты һәм күзләренә туры карады. — Димәк, якын көннәрдә һөҗүм көтелә?! — Әйе! Галим, күзләрен йомып, читкә борылды. Мөнирә, аның иягеннән тотып, үзенә таба әйләндерде. — Кайгырма, Галим. Иртәгә иртән син дә үз подразделениенә кайтып китәчәксең. Александр Юрьевич шулай диде. — Чыннанмы? — Ләкин бер шарт. Син миңа үзеңне сакларга сүз бир. Кайту хәбәрен ишеткәннән соң Урмаяовның кәефе берьюлы яхшырып китте. 
59 
 
 
— Аңламыйм, — диде ул елмаеп, — сугышта үзеңне ничек сакларга кнрәк? Кәшифчәме? — Син мине җәберсетәсең, Галим. Мөнирә бу сүзләрне йөрәге белән әрнеп әйтте һәм, күз керфекләренә эленгән яшьләрен күрсәтмәс өчен, читкә борылды. — Әгәр син мине аз гына хөрмәт итсәң, моннан соң минем алда Кгшиф исемен телгә алма. Галим аца гаҗәпләнеп карады. — Мөнирә... Мөнирә урыныннан торды. — Я, ярый, Галим. Җиңү көнендә күрешү өчен. Ул кулын сузды. Урманов аның кулын алды һәм күзләренә туры карап сүзсез калды. — Хуш,—диде Мөнирә һәм, плащын беләгенә салып, үзенең матур, горур йөреше белән ишеккә таба китте. Галим аның артыннан кычкырып калды: — Мөнирә, син дә үзеңне сакла... Икенче көнне иртән, Урманов үзенең подразделениесенә якынлаша иде инде. Яңгыр туктаган, һава саф, юлларда яңгыр сулары ялтырый. Сукмакта, көтмәгәндә рота командиры Осадчий күренде. Галим рәсми рапорт бирә башлаган иде, Осадчий аны бүлдерде: — Яраң төзәлдеме? — Төзәлде, иптәш өлкән лейтенант. — Бик яхшы. Кызу көннәр башлана, туган. Генералдан кайтып киләм әле. Иптәш Сталинның приказы бар, — диде ул, тавышын әкренәйтеп. — Финнар белән эшне бетерергә! Үз взводы урнашкан землянкага якынлашкан чакта Урманов ерактан ук җыр тавышы ишетте, һәрвакыт шулай була инде, һөҗүм алдыннан сугышчылар бергә җыелалар һәм, моңлы итеп, тавышларын артык күтәрмичә генә хор белән җырлыйлар, һәм бу җыр бүтән вакыттагы җырларга караганда, ничектер тәэсирлерәк тә, моңлырак га чыга. Ревела буря, дождь шумел, Во мраке молнии блистали. Бу җырны Себер егете Прокофьев башлап җибәрде. Аның йомшак тавышын Урманов инде танып өлгергән иде. Бер секундтан бөтен взвод җырны күтәреп алды. Урманов наратка сөялде һәм, әсәрләнеп, тыңлый башлады. Бу җыр беткәч, Саша Касаткин үзенең ачык, моңлы тавышы белән Волхов фронты сугышчыларының җырын башлап җибәрде. Галимнең күз алдына Ленинград өчен барган сугыш күренешләре килеп басты. Ә жыр аның истәлекләрен һаман яңарта барып, һаман акты да акты. Выпьем за тех, кто неделями долгими В мерзлых лежал блиндажах. Бился на Ладоге, бился на Волхове, Не отступив ни на шаг. Галим үзе дә әкрен генә җырга кушылды: Наши штыки на высотах Синявино, Наши полки под Мгой... 
Егерменче июньдә, кич якынлашып килгәндә, подразделениеләрдә сугышчан приказны укыдылар. Сугышчылар арасында чиксез зур җанлану башланды. Алар рота исеменә тап төшермичә сугышырга ант иттеләр. Ә супышта һичбер вакытта да куркуны белмәгән ефрейтор Дудин, күз яшьләре белән иптәшләрен кочаклады: 
60 
 
 
— Туганнар, Свирьдан йөз километрда, минем туган авылым. Без минем семьямны коткарачакбыз. Исән генә булсыннар иде! Озакламыйча өлкән лейтенант Осадчийның ротасы, Свирь ярына ук җиткерелеп казылган тирән траншеяларда урнашты. Саперлар шул тирән траншеялар буенча яр буена соңгы көймәләрне сөйрәп киттеләр. Артиллеристлар, туры төзәп атар өчен, үзләренең тупларын яр кырыена урнаштыралар. Җир асты юлларында яшеренгән амфибияләрнең моторлары әкрен генә гөжлиләр иде. Төн, ләкин көндезге кебек диярлек якты. Әгәр дә траншеядан башыңны күтәрсәң, Свирь күренә. Биредә аның киңлеге алты — җиде йөз метрлар булыр. Ул, тынып, томрап ага. Бер буш блиндажда Шумилин рота коммунистларын җыйды. — Разведрота партоешмасының җыелышын ачык дип белдерәм,— диде ул. — Президиум сайлап тормыйбыз. Сүз рота командиры өлкән лейтенант Осадчийга бирелә. Урманов белән янәшә утырган Осадчий, ике кулын бил каешына тыккан килеш урыннан күтәрелде дә, ашыкмый гына сөйләргә тотынды. Аның йомшак украин акценты белән әйтелгән гади сүзләре тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп, аларда ышаныч, дәрт кабыздылар. Ул ротаның сугышчан бурычы турында сөйләде. Тиздән Свирь суын кичү башлана. Разведчиклар, һәрвакыттагыча, алдан баралар. Су өстендә аеруча кызу хәрәкәт итәргә кирәк. Аргы як ярга чыккач, бер генә минутны да әрәм итмичә, дошман үзенең таркалган көчләрен яңадан туплап өлгергәнче, алга омтылырга кирәк. Бу сугышта безнең бары бер генә девиз — алга, алга. Блиндажның сыңар тәрәзәсеннән кергән зәгыйфь яктылык, тез араларына автоматларын куеп, бер-берсенә сыенып утырган коммунистларның йөзләрен сүрән генә яктырта. Почмаккарак утырганнары бөтенләй диярлек күренми, тик күкрәкләрендәге көмеш медальләре генә ялтырый. Осадчийның күзләре ихтыярсыздан шул медальләргә туктала һәм күңелендә горурлык тойгысы уяна. Монда утыручы һәрбер коммунистның күкрәге өчәр-дүртәр орден, медаль белән бизәлгән. Димәк, алар Ватан өчен үз-үзләрен аямый хезмәт иткәннәр. Дан аларга! — Мин сезгә җиңел җиңү вәгъдә итә алмыйм, — диде Осадчий, сүзен дәвам иттереп.—Дөрес, безгә социалистик илебез биргән куәтле техника — авиация, артиллерия, танклар һәрвакыт ярдәм итеп торачак. Ләкин без — разведчиклар, без күбрәк дошман белән бергә-бер очрашырга мәҗбүр булачакбыз. Шуңа күрә безгә коммунист икәнлегебезне,’ бүтәннәр өчен дә җаваплы икәнлегебезне бигрәк тә онытмаска кирәк. Иң кыен минутларда безнең һәркайсыбыз бер сүзне — партияне исендә тотсын. Партия бар чагында без теләсә нинди шартларда да җиңүгә ирешәчәкбез. Осадчий, сүзен бетереп, йөткереп алды да, урынына утырды. — Кем сүз алырга тели? — диде Шумилин. Сугышчылар утырган урыннарында кузгалып куйдылар, кайберләре автоматларын, билләрендә гранаталарын капшап алдылар. — Мәсьәлә ачык, иптәш парторг, — диде сержант Прокофьев. — Ул чагында нинди резолюция кабул итәбез? — диде Шумилин һәм үзе үк җавап бирде. — Бары бер генә резолюция булуы мөмкин: акфиннарны тар-мар итәргә. Каршылар юкмы? Юк. Җыелышны ябык дип белдерәм. Хәзер үз отделениеләрегезгә кайтыгыз. Сугышчылар белән сөйләшегез, күңелләрен күтәрегез, яшьләргә үзегезнең тәҗрибәләрегез турында сөйләгез. Урмацов үзенең сугышчылары янына кайтканда ефрейтор Дудин үзенең семьясы турында сөйли иде.  
61 
 
 
— Тизме башлыйбыз инде, иптәш лейтенант, йөрәк түзми бит. — Тиз, тиз иптәш Дудин. — Эх, исән генә булсыннар иде! — Исәннәр, исәннәр! — дип лейтенант сугышчының күңелен күтәрде. —• Үзем дә шулай дип уйлыйм. Рәхмәт яхшы сүзегезгә, иптәш лейтенант. — Иптәш лейтенант, союзниклар ничек сугышалар? — диде сугышчыларның берсе. Лейтенанттан алда аңа Җаббаров җавап бирде: — Ике мильгә алга киткәннәр, Телли-Сюр-Селль секторында яңа уңышларга ирешкәннәр, ләкин шәһәрне алмаганнар! — Начар сугышалар безнең союзниклар. — Алар Гитлерны консерв банкалары һәм ташбака йомыркалары белән бәреп екмакчы булалар. Әгәр Совет Армиясе Германияне бер үзе җиңәчәген күрмәсәләр, һичкайчан десант төшермәсләр иде. — Аларда фашистларга карата чын нәфрәт юк, — диде Дудин, — алар безнең кебек туган илләрен яклап сугышмыйлар. Аларга базар кирәк. Шуңа күрә ашыкмый кыймылдыйлар. Мин Черчилльне кинода бер күрдем. Бүре кебек карый ул безнең сугышчыларга... Комсомолецлар җыелышында булган, агитатор кече сержант Касаткин кайтты. — Иптәш лейтенант, сугышчылар белән миңа кечкенә генә беседа үткәрергә рөхсәт итегез, — диде ул. Урманов рөхсәт итте. Касаткин разведчикларга күптән таныш булган, күн тышлы кечкенә куен дәфтәрен чыгарып, актара башлады. Урманов әкрен генә урыныннан торды да траншеяның икенче башына та(5а китте. Бу вакытта кояш инде чыккан, Свирь өстендәге төнге җиңелчә томан күтәрелгән иде. Кинәт ерактан, һаман көчәя барган гүләү тавышы ишетелә башлады. Ул да булмады, бик каты үкереп, баш өстеннән безнең бомбардировщиклар, штурмовиклар, истребительләр очып үттеләр. Алар Свирь аръягына омтылдылар һәм бераздан елганың төньяк ярын кара төтен урап алды, 'һавага, төтен һәм балчыкка уралып, акфин ныгытмалары очтылар. Галимнең күзләре ялтырап китте. Ул, әллә кайдан гына үз янына килеп баскан Березинның иңбашыннан тотып, — Башланды! Башланды! — дип кычкырды. Березин аңа кәгазь кисәге сузды. — Нәрсә? Березин аның колагына кычкырды-. — Военврач бирде. Алар монда, ерак түгел. Урманов, записканы ачып укый башлады. «Галим! Бу дәһшәтле һәм тантаналы минутта, күңелем белән генә булса да, синең яныңда буласым килә. Сез Свирьны беренче кичәсез. Мин синең өчен борчылам да, горурланам да. Исән бул, сөеклем. Мөнирә». Галим өчен бу шундый зур шатлык һәм бәхет иде, аның хәтта тыны кысылды. Ул аргы якта айкалган дәһшәткә бөтенләй башка күзләр белән карады һәм шул утлы давыл эченә курыкмыйча керәчәгенә, аны үтәчәгенә һәм исән калачагына ышанды. Записканы ул, кат-кат үбеп, кесәсенә салды. Аннары үзенең сугышчылары янына йөгерде. 
12 Җир селкеткән меңнәрчә авыр һәм җиңел тупларның, «катюшаларының ’ һәм минометларның тавышы тынарга өлгермәде, көндезге бердә, һавада яңадан йөзләрчә совет самолетлары күренде. Шул ук
62 
 
 
вакытта моңарчы яшеренеп торган танклар һәм үзйөрешле туплар, яшеренгән җирләреннән чыгып, яр буена килделәр. Алар дошманның басылмый калган ут нокталарына көчле ут ачтылар. Бу кадәр ут, бу кадәр корыч үз башына явар дип, дошман, мөгаен, һичкайчан көтмәгәндер. Миллионнар түгеп, еллар буенча төзелгән тимер-бетон ныгытмаларын актарып, һавага очыртучы бу көч алдында ул бөтенләй шашып калды. Совет командованиесенең артиллерия утын әле эчкәрәк күчерүе, әле бөтенләй туктатып, элеккесеннән дә куәтлерәк итеп, яңадан ут ачтыруы дошманны бөтенләй аптыратты. Ул атака башлану моментын билгеләүдән гаҗиз иде. Аның җанлы көченең зур өлеше совет авиациясенең һәм артиллериясенең ударлары белән юк ителде. Ниһаять ггехота кузгалды. — Көймәләргә! — дип кычкырды Урманов һәм үзе, беренче булып, яр буенда суда чайкалган көймәгә сикерде. Аның артыннан Шумилин, Ломидзе һәм Дудин да сикерде. Ломидзе ишкәкләргә тотынды. — Җәһәтрәк! Җәһәтрәк! — дип ашыктырды Урманов. Аның ашыктыруы бик вакытлы булды. Көймә ярдан егерме метрлар китәргә дә өлгермәде, аның элекке торган урынына мина килеп төште. Көймә- дәгеләр барысы да көймә төбенә капландылар. Аларның баш өсләреннән кайнар осколоклар очып үтте. Көймә бик нык янтайды, ләкин капланмады. Ломидзе аны дулкынга каршы борып өлгерде. Совет сугышчыларының Свирьны кичә башлауларын күргәч, финнар үзләренең исән калган барлык коралларыннан давыллы ут ачтылар. Ерактан ата торган авыр туплары да гөрселди башлады. Шуннан соң Сзирь өстеңдә авыр снарядлар, миналар бертуктаусыз ярылып тордылар. Су чайкалды, кайнады, фонтаннар булып югары күтәрелде. Урманов көймәгә аягүрә басты һәм артка карады. Бүтән көймәләр дә ярдан кузгалганнар. Свирьның яртысына җиткәч, финнар көймәләргә пулеметлардан да ут ачтылар. Пулялар су өстенә тия-тия, артларыннан көмеш җепсыман эз калдырып, выжлап очарга тотындылар. Көймә берничә урыннан тишелде. Су тула башлады. — Каскаларыгызны салырга. Суны түгәргә! — дип кычкырды Урманов. Кинәт канонада гөрселдәве һәм снарядлар ярылуы арасыннан җыр тавышы ишетелде: По морям, по волнам. Нынче здесь, завтра там... — Бу Касаткин ич!—дип кычкырды Шумилин. — Молодец! Агитатор Саша Касаткин утырып килгән көймә дә шулай ук берничә урыннан тишелде. Сержант Прокофьев, каскасын салып, суны түгә башлады. Ләкин су һаман арта, көймә һаман тирәнрәк утыра барды. Менә шунда Саша Касаткин үзенең яшь тавышы белән җырлап җибәрде. Ана сержант Прокофьев кушылды, аннары барысы да күтәреп алдылар. Ә тагын берничә минуттан Свирь өстендәге бүтән көймәләр дә җырны эләктереп алдылар, ә ишкәкчеләр кызурак ишәргә тотындылар. Ул арада, алдагы көймәдә баручы Шумилин төтен шашкаларына ут кабызып, аларны бер-бер артлы суга ташлый башлады. Елга өсте аксыл төтен белән капланды. Аргы як яр күздән югалды. Төтен эченнән бара-бара көймә ниндидер каты әйбергә бәрелде. — Җир, туганнар! — дип кычкырды Дудин. Ләкин бу җир түгел иде, ярга ерак иде әле. Көймә су эченә куелган тимер чыбык киртәсенә килеп төртелде.


 
 
Унгарак иш! — дип кычкырды Урманов. Ломидзе көчле куллары белән ишкәкләргә басты. Көймә бераз -рткарак чигенде һәм уңга борылды. Ләкин анда да аңа юл юк иде. — Сволочьлар, бөтен яр буенча тимер чыбык сузганнар!—дип сү- 'ОДе Дудин. Дошман исә, бу көтелмәгән киртә алдында тукталып ьзлган көймәгә тагын да көчлерәк ут ачты. Урманов ялтырап торган күзләре белән як-ягына каранды. Арттагы көймәләр дә якынлашып (киләләр. Әгәр финнар миномет утын бу »рынга күчерсәләр, — ә алар, һичшиксез, күчерергә тиеш, — һәлакәт. Гранаталар белән тимер чыбыкларны өздереп карадылар, ләкин бернәрсә дә чыкмады. — Минемчә эшлә! — дип кычкырды кинәт Урманов һәм тимер чыбык аша суга сикерде. Аяклары төпкә тигәч, ул, бөтен көче белән селтәнеп, өскә чыгарга теләде. Ләкин нәрсәдер аны җибәрми иде. Ул, гүя ни булганлыгын белергә теләгән шикелле, күзләрен ачты һәм шунта ук йомды. Ул су төбендә иде. Ул киеме белән тимер чыбыкларга эләккәнлеген аңлады һәм бөтен көчен җыеп тагын бер селтәнде. Ләкин ычкына алмады. Шуннан соң ул, кармаланып, кулларын үткен чәнечкеләрдән тырната-тырната, капкыннан котылу өчен көрәшә башлады. һичберәүнең күзенә күренмәгән;, гаҗәп тын һәм кыска бу көрәш Галим өчен ачык җирдә пулемет утына каршы барудан да кыенрак булды. Анда, ичмасам, җиргә сыенырга мөмкин, артиллеристларга, минометларга, яныңнан шуышучы иптәшләреңә ышанырга мөмкин. Ә биредә, су төбендә кечкенә генә дә өмет юк, тагын берничә секунд һәм зның кысылган иреннәре һава бетүдән ихтыярсыз ачылачак һәм... Галим, актык көчен җыеп, тагын бер селтәнде һәм, бөке кебек, өскә -.алыкты. Берничә секунд буенча ул һични төшенмичә, суда чайкала- чайкала тирә-ягына каранды. Аннары кинәт зиһене ачыкланды һәм ул, колач салып, ярга таба йөзә башлады. Аңардан әзрәк уңдарак, автоматларын югары күтәреп, Ломидзе белән Дудин йөзәләр иде. «Парторг кайда икән?» — дип уйлады Урманов һәм тагын да кызурак йөзәргә тотынды. Ләкин аның көче бетә башлады. Агылып торган төтен һәм уйнаган ут арасыннан кечкенә генә кызыл флаг күзгә чагылып китте. «Шумилин ярда! Яр безнеке!» — дигән уй яшен тизлеге белән Урма- новның миеннән үтте. Бу аңа әйтеп бетергесез көч бирде. Шул ук секундта аның аяклары җиргә тиде һәм ул, шунда ук аякка басып, суны ера-сра алга атлады. Шумилин, снаряд чокырында ятып, автоматыннан ата иде. Галим аның янына сикерде. — Дзот, иптәш лейтенант! Шумилин җир ярыгыннан бөркелеп торган кыска кызыл ялкынга кулы белән, күрсәтте. Су аркылы кичүче подразделениенең флангысына котырынып атып торучы бу ут ноктасын бер минут кичекми бетерергә кирәк иде. — Томаларга!—дип кычкырды Урманов. — Мине каплап тор! — диде Шумилин һәм, кулына танк гранатасы тотып, алга шуышты. Галим амбразурага автоматтан ата-ата аның артыннан күзәтте. Берничә мәртәбә аңа Шумилин бетте кебек тоелды һәм ул, баздан үрмәли башлаганда гына, парторг тагын кузгала иде. Ниһаять, «үле арага» җиткәч, Шумилин, әзрәк (күтәрелә төшеп, амбразурага граната ташлады. Дошман пулеметы беразга тынып калудан файдаланып, Урманов та, бөтен буена баскан килеш, алга омтылды һәм 1раншеяга сикерде. Бер минуттан ул ишеге4 ачык дзот янында иде инде. Траншея борылышына яшеренеп, дзот э-ченә граната ташлады һәм, аның артыннан ук дзот ишеге янына' килеп, автоматтан ут ачты. Соңыннан 63
61 
 
 
Шумилин белән икесе берьюлы дзот эченә бәреп керделәр. Алар аннан пулемет өстерәп чыгарганда, Ломидзе белән Дудин йөгереп үттеләр. ДуДИННЫҢ: — Лахтарьлар табан ялтырата!—дигән тавышы ишетелеп 1<алды. Беренче сызыктагы траншеялардан финнарны бәреп чыгаргач, Урманов үзенең взводын төньякка таба борды. Аның бурычы, дошманның тылына чыгып, юлны иярләү һәм финнарның чигенү юлын кисү иде. Икенче сызыктагы траншеялар алдында тимер чыбык киртәсе күренде. Чәнечкеле тимер чыбыклар гадәттәгечә казыкларга беркетелмәгән, ә юан һәм биек бүрәнәләргә ныгытылган иде. — Ломидзе, алга, юл ач!—дип кычкырды Урманов. Ломидзе йөгереп китте һәм кинәт туктап калды. Аның аяк астында миналар иде. Сержант жиргә ятты һәм миналарны зарарсызландырырга кереште. Аннары, билендәге балтасын чыгарып, тимер чыбыкларны өзә башлады. — Юл ачык!— дип кычкырды ул бераздан. Урманов бөтен взводын күтәрде. Бик тиз вакыт эчендә сугышчылар дошман траншеяларына таралдылар. Исәпсез-хисапсыз аралашу юлларының берсендә Березин яраланган» Ломидзеның кулын бинт белән урый иде. — Тиз бул, Василь, тиз бул, — дип ашыктырды сержант. Аның кара күзләре ялтырый, кәкре борынының яфраклары дерелди иде. — Кабаланма, балабон.— диде Березин. Ломидзе марляны өзде дә урыныннан сикереп торды. — Кит, чүпрәкләрең белән! — дип кычкырды ул.— Приклад белән бирәчәкмен, бәйләнмә. Тыныч чакта берәүгә дә кычкырмыйча, ачуланмыйча, иптәшләре белән гөрләшеп сөйләшә торган Ломидзе, сугышка кергәч, хәтта үз иптәшләре өчен дә куркыныч булып китә иде. Аның йөрәге ярсуның чиген белми. Мондый чакта ул һични белән санашмый. Ломидзе дулый башлагач, Березин аның исән кулыннан эләктерде дә, коточкыч көч белән ж.иргә бөкте. — Син нәрсә, балабон! — диде ул, ачуыннан бүртеп. — Өч минуттан каның агудан егылмакчы буласыңмы! — Василь, кадерлем, тиз бул, тиз! Ишетәсеңме анда ничек сугышалар, — диде Ломидзе, бөтен тәне белән калтыранып. Березин аның кулын бәйләп бетергәч кенә: — Ә хәзер, йөгер!—диде. Үзе дә аның артыннан йөгереп китте. Урмановның взводы юлга бик вакытлы килеп чыкты. Финнар чигенә башлаганнар иде инде. — Траншеяны алырга һәм артка бер генә тере дошманны да җибәрмәскә!— дип кычкырды Урманов. Ике ут уртасына эләккән финнар, бөтен көчләрен туплап, боҗраны өзәргә тырыштылар. Яраланган ерткыч, үзенең сунарчысына каршы барган шикелле, алар да, русларның мәшһүр «казаннарыннан» куркып, өерләре белән пулемет уты астына тыгылдылар. Дудинның һәм трофей пулеметтан атучы Шумилинның пулеметлары секторында алар тау булып өелделәр. Шулай да, әгәр пехотачылар килеп җитмәсә, разведчикларның хәле бик кыенлашкан булыр иде. Пехотачылар белән бергә алар финнарның кысрыклавына каршы нык тордылар. Кояш агач башларына тияр-тимәс торган чагында, Гречуха белән Ликкеев беренче пленныйларны алып киттеләр. Пилоткасын кыңгыр салып кигән Галәви, траншеядан сузылып, иптәшләренә кычкырды: — Әй, почетный каравыл, борын яулыкларыгыз бармы?! Сизәсезме, нинди заграничный ис бөркелә бу бәндәләрдән. Урманов, сугышчыларын оборонага урнаштырып, үз урынына Шуми

 
 
линны калдырды да рота командирын эзләп китте. Осадчий беренче взводта иде. Урманов аны озак эзләгәннән соң гына тапты. — Минем связноемны күрмәдеңмени?— дип сорады Осадчий.— Мин аны ике сәгать элек җибәргән идем. — Юк, күрмәдем. Осадчий Урмановның рапортын тыңлады. Аннары, бүген беренче тапкыр елмаеп, лейтенантның кулын кысты. — Свирь ярына син беренче чыккансың, диләр. Молодец! Бу — гомергә саклана торган дан. Урманов, Осадчийның күзләренә туры карап, әйтте: — Свирь ярына беренче булып, рота парторгы Виктор Шумилин чыкты. Ул үзенең флагын Свирь ярына беренче булып кадады. Аны тәбрикләргә кирәк, иптәш өлкән лейтенант. Аңа дан! Осадчий лейтенантка игътибар белән карады да елмайды. — Син миңа бүген аеруча батырлык күрсәткән барлык сугышчылар?- ның исемлеген язып бир,— диде ул. Галим шунда ук, планшетны ачып, исемлекне төзи башлады. — Беренче взводта югалтулар күбрәк. Снаряд нәкъ көймә өстенә төште,— диде Осадчий, трубкасын кабызып. Алар икесе дә бераз эндәшми тордылар. Аннары Осадчий әйтә куйды: — ... Ростовның полкы тулысы белән бу якка чыкты. Плацдармга нык ябыштык. Хәзер безнең бурыч дошманны эзәрлекләү. Ничек кенә булса да аңардан аерылмаска, табанына басып барырга. Монда шартлар шундый, зур көчләр белән хәрәкәт итеп булмый. Вак подразде- лениеләр белән хәрәкәт итүгә күчәбез. — Аңлашыла,— диде Урманов. Лейтенант китәргә җыенганда, Осадчий тагын бер тапкыр кисәтеп куйды: — Кара, Урманов, дошманны югалтма. Безнең арттан бөтен дивизия бара. Әгәр дошманны югалтсак, генералдан каты эләгәчәк. Урманов үз сугышчылары янына кайтты. Старшина кайнар аш китергән иде. Рәхәтләнеп, тәмләп ашадылар. Патроннар өчен барып кайткан Җаббаров көлә-көлә яңа хәбәр сөйләде: — Иптәшләр, безнең һөҗүм турында ишеткәч, карт эт Маннергейм һушыннан язган, ди. Биш врач аңа нашатырный спирт иснәтеп торалар, ди. Фин радиосы Хельсинкины эвакуацияләү турында хәбәр иткән. Сыза.алган кеше сызсын дигәннәр. — Алдыйсың, балабон,— диде Березин. — Алдарга мин Геббельс түгел лә, иптәш доктор. ТАСС хәбәре! Бу төнне разведчиклар бары берничә сәгать кенә ял иттеләр. Бик нык арылган булса да, Галимнең күзенә йокы кермәде. Ул тормышында ниндидер бик зур адым ясавын сизде. Свирь аркылы кичү — гади елга аркылы кичү түгел, ул тормышта яңа баскычка күтәрелү, безнең эшебезнең хаклыгына, үлмәслегенә яңа ышану иде. Әле кичә генә, Свирь аръягында торганда, ул бүтән Урманов иде кебек. Бүген ул ничектер күңеле белән тагын да үсте, рухы белән тагын да ныгый төште. Бик күп дулкынланулар, куркынычлар кичерелгән, ә алда тагын да дәһшәтлерәк көннәр булуга карамастан, аның күңеле искиткеч тыныч. Ул үзенең бәхет йолдызына ышана,'үзенең сугышта үлмәячәгенә ышана, Мөнирәне күрүенә ышана. Мөнирәләр әле Свирьны кичмәгәпнәрдер. Иртәгә, яки берсекөнгә алар да кичәрләр. Ә хәзер мөгаен ул яралыларга ярдәм күрсәтә торгандыр һәм, бәлки, Галим турында да уйлый торгандыр. Иртә белән Ленинград фронты гаскәрләренең Выборгны штурм белән алганлыгы, мәгълүм булды. Разведчиклар, Ленинград фронты сугышчыларының батырлыкларына сокланып, бер-берсен яңа 1 җиңү .5 ,с. ә.- № 9 65 
€6 
 
 
белән тәбрикләделәр дә алга киттеләр. Бу көнне һәм шуннан соңгы көннәрдә алар, сугышлар белән чигенүче дошманны эзәрлекләп, күлләр арасындагы тар урыннарда, елгалар ярында, авыл урамнарында, куе урман эчләрендә өзлексез сугышлар алып бардылар. Взвод үзенең берничә сугышчысын һәм отделение командиры сержант Ирокоцзьевны югалтты. Ләкин аның көче кимемәде, киресенчә, арта гына барды. 1\өн урталарында безнең подразделениелар, әйләнеч маневр ясап, бер авылны алдылар. Безнең сугышчыларның һөҗүмнәре шул кадәр көтелмәгәндә булды ки, финнар хәтта, авылны яндырырга хәзерләнеп тә, ут төртергә өлгерә алмый калдылар. Урмановның взводы бу авылда ялга туктарга боерык алды. Разведчикларның дүртенче тәүлек йоклаганнары юк иде. Алар чак-чак кына аякларында басып торалар, өсләре тузанга манчылган, йөзләрен сакал-мыек баскан, гимнастеркалары, пилоткалары кояшта ап-ак булып агарганнар. — Покларга ятканчы, барыгыз да юыныгыз һәм кырыныгыз! — дип боерык бирде Урманов. — Югыйсә пәриләргә ошый башладыгыз. Авыл кырыеннан тар гына елга ага иде. Берничә минуттан аның ярлары су керүче солдатларның шау-шуыннан яңгырап тора башлады. — Иллә рәхәт тә соң! — диде ефрейтор Җаббаров балык шикелле су эчендә уйнап. — Әй рәхмәт безнең лейтенантка, — дип кычкырды Дудин башын сабынлыйсабынлый. — Иртәгә, яки берсекөнгә мин үземнең туган авылыма керәчәкмен. Ә бу физиономиядә мине туган әнием дә танымас иде. Шул чакта авылның аргы башыннан, бер җайдакчының атын җан- фарманга чаптырып килгәнлеге күренде. Бер яңагын гына кырырга өлгергән Ломидзе, башын күтәреп, — Туганнар, бу безнең парторг түгелме соң? — дип кычкырды. — Ул, ул! — диде Ликкеев. —• Нәрсәдер бар! Юына торган сугышчылар, судан чыгып, тиз-тиз киенә башладылар, кырынып утыра торганнар тиз-тиз кырынып, взвод урнашкан йортка таба йөгерделәр. Ул арада Шумилин атын кырт туктатты да, иярдән төшмичә үк, кулындагы кәгазен болгап, — Иптәшләр, приказ! Бөек Сталин безгә рәхмәт әйтә! — дип кычкырды. Разведчиклар берничә секунд тын тордылар, аннары, урамны яңгыратып, көчле «Ура» яңгырады. — Иптәшләр, лейтенант кайда? Митинг җыярга кирәк, — диде Шумилин һәм, ияреннән сикереп төшеп, ак күбеккә баткан атын наратка бәйләп куйды. Берничә минуттан разведчиклар, муеннарына автоматларын асып һәм уң кулларын автомат прикладына куеп, сафка басканнар иде инде. Урманов, саф алдына чыгып, ачык тавыш белән команда бирде: — Вз-вод, Верховный Башкомандующий Советлар Союзы Маршалы иптәш Сталинның приказын тыңлар өчен, смир-рно! Урманов, честь биреп, кулын чигәсенә күтәрде. Разведчикларның кырыс йөзләре яктырып китте. Алар, башларын күтәреп, гәүдәләрен ныгыттылар да, тынып калдылар. Лейтенант белән янәшә баскан өлкән сержант Шумилин, дулкынланып, кычкырып укый башлады: «Верховный Башкомандующий Приказы Армия генералы Мерсцковка Карелия фронты гаскәрләре, Ладога хәрби флотилиясе суднолары

67 
 
 
ның флангтан булышлыгы белән, Лодейное Поледан төньяктарак һәм көнчыгыштарак һөҗүмгә күчеп, Онега күленнән Ладога күленә кадәр бөтен фронт буйлап, Свирь елгасын кичтеләр, дошманның көчле ныгытылган оборонасын өзделәр һәм, һөҗүм сугышларының өч көне эчендә 20 дән 30 километрга <кадәр алга китеп, халык яши торган 200 дән артык пунктны алдьплар...» Шумилин чак кына тын алды да, Свирь елгасын кичүдәге һәм дошман оборонасын өзүдәге сугышларда катнашкан генералларның фами- .лняләрен укый башлады. Разведчиклар, данга күмелгән бүтән генераллар арасында үз генералларьпның да фамилиясен ишеткәч, башларын тагын да югарырак күтәрделәр. Аларның йөзләренә үз частьлары белән горурлану бәреп чыкты. Шумилин укуын дәвам иттерде: «Ирешелгән җиңүне истә калдыру теләге белән, сугышларда аеруча батырлык күрсәткән берләшмәләргә һәм частьларга «Свирь» исеме бирергә һәм орденнар белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә. Свирь елгасың кичкән һәм дошманның оборонасын өзгән Карелия фронтының батыр гаскәрләренә Ватаныбызның башкаласы Москва бүген, 24 июньдә, 20 сәгать 30 минутта, ике йөз егерме дүрт орудиедән егерме артиллерия залпы белән Ватан исеменнән салют бирә. Свирь елгасын кичүдә һәм дошман оборонасын өзүдә катнашкан Сезнең җитәкчелектәге гаскәрләргә бик яхшы сугыш хәрәкәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда корбан булган геройларга мәңгелек дан! Үлем немец-фин илбасарларына! Верховный Баш команду ющи Советлар Союзы Маршалы И. СТАЛИНи Яңадаң ура тавышы яңгырады. Урман, аңа җавап биргәндәй, шаулап куйды. — Кемнәр сөйләргә тели? — диде лейтенант. —- Мин, — диде сержант Касаткин һәм строй алдына чыгып басты. — Сугышчан иптәшләр! Безгә рәхмәт белдергән һәм безне яңа җиңүләргә рухландырган бөек Сталинга безнең шатлыгыбызны һәм ихлас күңелдән бирелгәнлегебезне аңлатырлык тирән мәгънәле сүзләр таба алмыйм мин. Ни өчен без Свирьда җиңдек? Сталин безгә җитәкчелек иткәнгә җиңдек без, иптәшләр. Аның исеме белән без, давыллы пулемет утлары астында акфиннарның крепостьларына каршы бардык һәм аларны алдык. Бүген без, сөекле. Верховный Башкомандующиебызга, безнең халкыбызга, безне тәрбияләп үстергән большевиклар партиясенә ант итәбез: явыз дошманны тар-мар итмичә туктамабыз. • Икенче булып,-Ломидзе сүз алды. Ул бераз чайкала төшеп чыкты да, аякларын киң җәеп строй алдына басты. Аның куәтле гәүдәсеннән ныклык бәреп тора, кара күзләре ялтырый иде. Сул кулы беләгенә кадәр ак марля белән уралган. — Туганнар, — диде ул, үзенең гөрелдәвекле грузин акценты бег лән. — Ватан сугышы фронты бик зур, бик озын. Ләкин аның һәр адымында солдат белән янәшә бөек Сталин басып тора. Без Свирьны кич;- кән чагында да, акфиннарның бастионнарын штурмлаган чагында да мин үз янымда Сталинны сиздем. Бүген, безнең өчен аеруча шатлыклы көндә, без бөек Сталинга әйтәбез: Свирь дивизиясенең разведчиклары дошманны рәхимсез кырачаклар! Митинг таралгач, яшел чирәм өстенә кырын ятып, Касаткин, Ломидзе, Гречуха һәм Җаббаров үзара әңгәмә корып җибәрделәр. — Тамбовта, безнең «Заря» колхозында да иптәш Сталинның при- 
68 
 
 
казын^ тыңлаганнардыр, — диде Гречуха. — Бәлки, әткәй минем бүген бөек Сталиннан рәхмәт алганымны да белер, ә? Әлбәттә, белер, — диде Җаббаров. — Минем әти дә тыңлагандыр. Уйлый торгандыр, минем Галәви нинди күтәрелде бит ди торгандыр. Москва аңа салют бирә! Агитатор, — диде Ломидзе, — әйт, әле ни өчен совет сугышчысының даны бөтен ил буйлап яңгырый? — Сталиннан рәхмәт алырлык итеп яхшы сугышканга күрә дә, совет сугышчысының даны бөтен илгә генә түгел, бөтен дөньяга яңгырый. — Нью-Йоркта да, Лондонда да, Парижда да ул приказны тыңлаганнардыр,— диде халыкара хәлләргә сөйләргә яраткан Җаббаров.— Берәүләре шатлана, берәүләре кызган табага баскан кебек’ йөриләрдер. — Буржуйларның хәле билгеле инде, — диде Ликкесв. Төнлә лейтенант Урмановның взводы тревога буенча күтәрелде һәм урманга кереп югалды. 
13 Наиль Яруллин, сәламәтләнеп, госпитальдән чыкканнан соң, резервта озак ятмады. Үзе дә сорагач, Главпур аны Карелия фронтында чыга торган татар газетасы редакциясенә җибәрүгә каршы килмәде. Икенче июньдә ул, Москваның Ярославль вокзалыннан поездга утырып, Акдиң- гез шәһәренә китте. Вагон тәрәзәсеннән Москва тирәсендәге дачалар, кырлар, кечкенә-кечкенә елгалар, урманнар, анда-санда сибелеп утырган авыллар күренеп калды. Вологдадан соң, төньяк урманнары башланды. Юл буена берсеннән-берсе зыйфарак, берссннән-берсе биегрәк наратлар гаскәр кебек тезелгәннәр иде. «Урманнар иле, яшел алтын хәзинәсе»,—дип уйлады Наиль ачык тәрәзәдән карап бара-бара һәм мәшһүр «Калевала» дастанының шигырьләрен исенә төшерде. Борын- борын заманнарда Вейнемейнеи батыр җирдәге бөтен урманнарны утырткан, имеш. Тауларга ул чәчкән наратлар, Үрләргә ул чәчкән чыршылар, Чокырларга чәчкән каеннар, Зирекләрне чәчкән пнкелгә, Шомыртларны — дымлы үзәнгә. Наиль әле мәктәптә чакта ул Ленрот наратын күрү турында хыяллана иде. Куйто куле буенда, шаулап торган нарат төбенә утырып, мәшһүр шагыйрь Элиас Ленрот әкият сөйләүче Ухта картлары авызыннан гүзәл «Калевала» дастанын язган. Ленрот нараты әле дә бар, диләр. Мөмкинлек булу белән Наиль, һичшиксез, аны барып күрәчәк һәм мәшһүр шагыйрь хөрмәтенә, фуражкасын салып, башын иячәк. Карелия фронты газетасының редакциясе Акдиңгез шәһәренең кырыенда, 19 нчы шлюз поселогында урнашкан иде. Ленин урамында, Политуправление йортыннан' чыккач, бер сугышчы Яруллинны өйрәтеп җибәрде: — Шул юлдан туп-туры барыгыз, иптәш лейтенант. Шәһәрдән чыккач, сул якта залив күрерсез, уң якта кирпеч сарайлары булыр. Элек анда кирпеч сукканнар,, хәзер алар буш. Шул кирпеч сарайлары арасында, тупикта, яшел поезд4 күрерсез. Ул редакция поезды. Ләкин газетаны анда чыгармыйлар. Бу поезд Волхов фронтыннан килгән редакция. Элекке редакция бераз арырак, ике катлы йортта. Капка төбендә аларның кечкенә генә будкалары бар. Кыш көне ул будка бер янган ла иде әле. Будкада дәү сакаллы бер карт күрерсез. Ул сезне редакциягә кертеп җибәрер. Болай тәфсилләп өйрәткәч, Наильгә редакцияне табу кыен бул
69 
 
 
мады, әлбәттә. Башта ул редакторга күренде, аннары татар редакциясе урнашкан поездга китте. Ул инде татар редакциясендә кемнәр эшләвен Москвада ук белешкән иде. Шуца күрә алар белән бик тиз танышты һәм аралашып китте. Редакторның урынбасары, чәче агара, гәүдәсе юаная башлаган, һәрвакыт көлеп, шаярып торырга яраткан майор аңа: — Менә шушы инде безнең резиденция, — диде. — Өчебезгә бер вагон, сез дүртенче булдыгыз, ничек тә сыярбыз. Наиль генерал Ильдарскийның часте кайда торганлыгын сорады, анда үзенең танышлары барлыгын әйтте. — Аны инде безнең Каюм белә, — диде майор һәм икенче купеда мәкалә язып утырган кече лейтенантка кычкырды. — Яманкулов, кил әле! Купега кечкенә буйлы, кәкре борынлы, кара чәчле, әрмәнгә ошаган- рак бер егет елмаеп килеп керде. Аның өстендәге гимнастеркасы да, чалбары да, хәтта итекләре дә үзенә зур иде. — Генерал Ильдарский кирәкмени? — диде ул, елмаеп. — Аның дивизиясе җиденче армия районында. — Ә җиденче армия кайда? — Свирьда. Танышыгызның фамилиясе ничек? — Урманов. — Волхов фронтыннанмы? — Әйе, ул анда булган. — Беләм. Мин аның турында Ленинград блокадасын өзгән вакытта язган идем. Соңыннан ул яраланган, бугай. — Дөрес. — Безнең Яманкуловның белмәгәне юк, — дип елмайды майор. Наиль редакциядә ике көн булды. Русча һәм татарча пэдшивкалар белән танышты. Аннары рус корреспондентлары белән бергә командировкага китте. Майор аны машинага кадәр озата барды. — Яруллин, күбрәк информация материаллары җибәр, сызмалар, очерклар. Радиодан, фельдсвязьдан файдалан. Бәлки, самолет та булыр. Машина кузгалгач, ул тагын кычкырды: — Рәсемнәр җибәр, дивизия газеталары редакцияләренә кер... Лодейное Полега Наиль һөҗүм башланыр алдыннан гына килеп җитте. Ул Ильдарскийның дивизиясен сораштырып карады, ләкин берәү дә аңа дөресен генә әйтә алмады. Ә бер старшина: — Монда, иптәш лейтенант, дивизияләрнең исәбе, хисабы юк, — диде. Наиль үзе дә моны аңлый иде. Шуннан соң ул, Ильдарскийның дивизиясен эзләүне кичектереп, редакциягә материал җибәрү турында кайгырта башлады. Аңа бу участокта Свирьне беренче булып, гвардия лейтенанты Иван Стародумовның сугышчылары кичәчәген әйттеләр. Яруллин алар янына китте. Ул аларны Свирь ярында, томан белән өретелгән чокырда тапты. Артиллерия ата башлады. Стародумовның сугышчылары, үз алларында карачкылар утыртылган саллар куып, суга ташландылар. Наиль ярда калды. Моннан аңа елга өстендә уйнаган дәһшәт ап-ачык күренә иде. Аргы як ярда плацдархм алынганнан соң, Наиль, амфибияләрнең берсенә утырып, Свирьнең төньяк ярына чыкты. Ул әле яңа гына алынган траншеяларда йөрде, туры тигән авиабомбалар белән шарт- латылган куәтле казематлар өстенә менде, бер кырыен снаряд актарып ташлаган бронеколпак эченә кереп карады. — Нинди броня! Моны ватар өчен нинди көч кирәк булган! — дип уйлады ул. 
70 
 
 
Берничә сәгатьтән соң ул корреспондентлар пунктына кайтты һәм телеграф аркылы үзенең беренче корреспонденцияләрен тапшырды. Аннары яңадан алгы кырыйга китте. Бер көнне Свирь аръягында йөри-йөри ул медсанбат палаталары арасына барып чыкты. — Нинди частьның медсанбаты бу? — дип сорады ул йөгереп үтеп баручы ике кызның берсеннән. Кызлар аңа шикләнеп карадылар. — Сез кем буласыз, иптәш лейтенант? — дип сорады кечерәгрәк буйлысы һәм үз соравына үзе гаҗәпләнгәндәй бармагын авызына капты. — Мин хәрби корреспондент. Миңа военврач Ильдарская кирәк иде, ул шушында булырга тиеш диделәр. — Мария Мансуровна биредә, әйдәгез мин сезне аның янына ил- тәм. Ләкин ул авырулар белән... — Әйтегез, сезне Яруллин сорый, диегез. Кыз чатырга кереп китте, ә Наиль ишек төбендә көтеп калды. Бераздан ак халатлы Мөнирә йөгереп килеп чыкты. — Наиль! — Мөнирә! Алар абый белән сеңел кебек кочаклаштылар. — Наилъ, сүзеңдә торгансың. Молодец! — Сезне табар хәл юк. Кәефең ничек? — Бик һәйбәт. — Син бик ябыккансың. — Эш күп. Сугышчыларның гомерләрен коткарыр өчен кулдан килгәнне бөтенесен эшлисе килә. Мин бит биредә операция дә ясыйм. — Галим кайда? I — Анда, — диде Мөнирә, туплар гөрселдәгән якка күрсәтеп. Аның тавышында горурлану да, борчылу да бар иде. Лиза йөгереп килде. — Мария Мансуровна, сезне көтәләр. — Барам, — ул Наильгә борылды. — Наиль, син бит әле биредә булырсың? — Юк, мин хәзер алгы кырыйга китәм. Галимне эзләп карармын. Ә кайтышлый керергә тырышырмын. — Обязательно кер, ярыймы. Югыйсә сиңа бик нык үпкәләячәкмен. Иркенләп бер сөйләшәсе килә. Галимгә сәлам. — Онытканмын, Москвадагы дусларыңнан сиңа сәлам. Беләсеңме, кемне күрдем? — Кемне? — Таня Владимированы. — Таняны?!—дип кычкырып җибәрдз Мөнирә берьюлы гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә. — Ул исәнмени? — Исән, менә хаты. — Ай, нинди шатлык! Моның өчен, Наиль, сиңа белмим ниләр генә әйтергә. Нигә ул моңарчы бер дә язмаган? — Эше шундый булган. Язарга ярамаган. Мөнирәне икенче тапкыр килеп чакырдылар. — Хуш, Наиль. Син мине гафу ит. — Хуш. — Кайтканда кер. — Керермен. 14 Төнлә, лейтенант Урмановның ялга туктаган взводын тревога белән күтәргәч, рота командиры кыска гына итеп, обстановканы аңлатып бирде. 
71 
 
 
— Дошман ашыгыч рәвештә өч юнәлештә чигенә. Минемчә, бу маневр. Кайда булса аның юллары бергә тоташырга тиеш. Кулдагы мәгълүматларга караганда, ул үзенең көчләрен Питкяранта районында туплый. Аңа комачауларга кирәк. Безгә аның көчләрен ваклап юк итү җпнелрәк. Синең бурычың: дошманны күздән җибәрмәү. Бер генә минутка да аңардан аерылма. Синең артыңнан ук беренче батальонның ике ротасы бара. Алар белән бергә минометчылар взводы. Гомуми бурыч: дошманны куып җитеп, юк итү. Я, уңышлык телим, Урманов. «Кукушкалардан» сакланыгыз. Кыска төннең караңгылыгы әлө күтәрелеп тә җитмәгән иде. Урмановның сугышчылары, киек казлар кебек бер-бер артлы тезелешеп, кыргый урман сукмагы буенча киттеләр. Ярты километрлар чамасы киткәч, Урманов аларны туктатты һәм үз янына Дудинны чакырды. — Дудин, сиңа бу җирләр танышмы? — Тәгәрәп үскән җирләр, иптәш лейтенаңт. һәр сукмагы, һәр түмгәге таныш. — Назарьевка еракмы? — Назарьевка минем туган авылым — җиде километрда. — Безне иң кыска сукмактан Назарьевкага алып бар. — Есть, Назарьевкага. Сукмак әле куе урман эченнән бара, әле чокырга төшә, әле тагын мүк белән капланган соры ташлы үргә күтәрелә. Сазлыкларга кергәндә, аяк астында җылы саз суы чупылдый. Түмгәкләр өстендә, төнге чыктан авырайган б'ашларын салындырып, ак чәчәкле сазанаклар күренә. Тын һава аларның башны миңгерәүләтә торган әчкелтем исләре белән тулган. Бара торгач, разведчиклар шактый киң, кызу агымлы елгага килеп чыктылар. Күпер җимертелгән, бүрәнәләрен су агызып киткән. Ломидзе белән Җаббаровны, Касаткин белән Гречуханы Урманов яр буйларын тикшереп кайтырга җибәрде. Үзе, картасын чыгарып, тезенә җәйде. Ул борчыла башлаган иде. Дошман һаман үзен сиздерми. Әллә эзен яшердеме? — Дудин, минем янга. Нарат төбенә яткан Дудин, урыныннан сикереп торып, лейтенант янына йөгереп килХе. —• Син, юлыңны бутамадыңмы? — Юк, иптәш лейтенант, без бик дөрес барабыз. Менә бу елгада без әткәй белән балык тотадыр идек. Елга буен тикшерергә киткән сугышчылар кайттылар. — Бөтен җирдә тын. Көймәләр юк, — диде Ломидзе. — Бик тиз саллар ясагыз,—дип кушты лейтенант. Шумилин күпер яныннан ниндидер бер язу табып китерде. — Ликкеев, укы, — диде лейтенант. Ликкеев кәгазьне алып карады да: — Бу — финча түгел, мин аңламыйм, — диде. — Кемчә соң? Немецча да түгел, немецча мин бераз беләм, — диде Урманов. — Монда «Норвегия» дигән сүз бар. — «Норвегия»?! Урманов, кулын йомарлап, нидер исенә төшергән шикелле, алга, елга аръягына карады. Кинәт ул Верещагинның иорвеж уголовник- ларыннан торган «Норвегия» батальоны турында командованиегә .хәбәр итүен хәтерләде. Алар алдында шул батальон түгелме икән? Урманов, донесение язып, ике сугышчы белән тылга җибәрде. Бу вакытта саллар хәзер иде инде. Башта бер сал белән Шумилин һәм
72 
 
 
Дудин кичте. Аннары, ярның тыныч икәнен белдереп, Шумиливнык әкрен генә сызгырганы ишетелгәч, бүтәннәр дә аргы якка чыктылар. — Җәһәтрәк булыгыз, — диде Урманов. Төз наратлы үрдән, алар гаҗәеп матур үзәнлеккә төштеләр. Барысы да, аның матурлыгына таң калып, алан кырыенда туктадылар. — Көмеш үзән! — дип пышылдады Дудин. Көмеш үзәннең аргы башындагы, өч ягы карасу яшел чыршылар белән әйләндерелгән күлдән киек үрдәкләр күтәрелделәр дә каядыр Свпрь ягына таба очтылар. Кинәт алдан баручы Дудин, кулын югары күтәреп, кискен рәвештә аска төшерде. Үзе дә шунда ук җиргә ятты. Аның янына Шумилин шуышып килде. — Ни бар? — дип пышылдап сорады ул. Дудин сукмактан ерак түгел, куе чыршылар төркеменә күрсәтте. — Анда нидер селкенде,—диде ул, пышылдап. — Әйдә. Алар куаклыкка таба шуыштылар, аннары аякка басып, агачлардан агачларга поса-поса, чыршыларга таба киттеләр. Ләкин турыдан бару куркыныч иде: әгәр анда чыннан да «кукушка» булса, аның разведчикларны алдан күрүе, атуы һәм качуы мөмкин. — Урап үтеп, тылдан якынлашабыз, — диде Шумилин. Алар, урман эченәрәк кереп, чыршылар төркеменә арт яктан килә башладылар. Кинәт Дудин Шумилинның җиңеннән тартты. — Әнә! «Кукушка» калын ботакта, җирдән ике метр биеклектә утыра иде. Разведчиклар икесе ике яктан шуышып киттеләр. «Кукушка» кинәт артына борылды һәм разведчикларны күрде. Ләкин ул атарга өлгергәнче, Дудин аны автоматтан кистереп алды. һөҗүм сугышлары барышында разведчиклар «кукушкаларының» тактикалары белән танышып өлгергәннәр иде инде. Алар, гадәттә, үз подразделениеләреннән берике километрдан да ераккарак китмиләр. Куркыныч барын сизгәч, шунда ук качарга тырышалар, чөнки артта аларның ярдәмчеләре юк. Разведчиклар аларга «үлемдарлар» дип исем бирделәр. Чөнки аларның берсе дә диярлек исән калмый иде. Үтерелгән «кукушканы» карагач, Урманов үзенең сугышчыларын тагын да ашыктыра төште. Сирәк-сирәк кенә үскән агачлар арасыннан озакламый Назарьевка авылы күренде. Разведчиклар аңа якынлаша башлагач, аннан минометлардан һәм пулеметлардан ут ачтылар. — Каршылык күрсәтергә уйлыйлар булса кирәк, — диде Шумилин. Лейтенант бинокле белән авыл тирәләрен күзәтә-күзәтә, — Шикле, — диде. Аннары ике разведчигын беренче батальонга, каршы җибәрде. — Бик тиз килеп җитсеннәр! Шумилин белән Дудинны, һәрберсенә өчәр сугышчы 'бирепх авылны ике яктан күзәтеп кайтырга җибәрде. Дудин, Урмановны читкә чакырып, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт сорады. — Я, — диде Урманов. — Иптәш лейтенант... авылга керергә мөмкин булмасмы? Мин бер генә күзем белән туган йортыма карар идем. Капкадан да кермәс идем, карар гына идем... Дудин үзенең карел күлләре кебек зәңгәр күзләре белән лейтенантка шул хәтле инәлеп карады, Урманов бу мыеклы, иң хәтәр операцияләрдә дә куркуны белми торган солдатның бу кадәр сабый җанлылы
73 
 
 
гына тан калды. Ул аның хисләрен аңлады, ләкин солдатның бу хаклы үтенечен кире кагарга мәҗбүр булды. — Ярамый, Дудин, — диде ул, аның иңенә (кулын куеп. — Ярамый. Синең йортыңны гына түгел, бөтен авылны коткару турында уйларга кирәк. Дудин башын иде. — Приказны үтәргә рөхсәт итегез, иптәш лейтенант. — Үтәгез. Дудин башын күтәрмичә генә борылды да, үзен көтеп торган иптәшләренә кул изәп, урман эченә кереп китте. Галим аның артыннан карап калды. Шунда аның күңелендә шик туды: бәлки, Дудинны түгел, башка бер кешене өлкән итеп билгеләргә кирәк булгандыр. Дудин, үзенең эчке хисләренә бирелеп, куелган бурычны үтәми калуы мөмкин. Шул хәтле сагынылган туган йорты, әтисе-әнисе, хатьгны-балалары берничә йөз метрда, явыз дошман тырнагы астында үлем көтеп торганда, солдат аларга ярдәмгә ташланмыйча ничек түзәр? Авылдан һаман аталар иде. Урбанов та үзенең сугышчыларына ут ачарга кушты. — Күз буяу өчен генә атыгыз. Патроннарны әрәм итмәгез. Алар атака вакытында кирәк булыр, — диде. Ике сәгатьтән пехотачылар килеп җиттеләр. Ул арада разведчиклар да кайттылар. — Авылны дошманның ут группасы гына саклый. Төп көчләре исә авылдан китәргә хәзерләнәләр, — диде Дудин. Урманов аңа текәлеп карады. Дудинның йөзендә бары тик зәңгәр күзләре һәм мыеклары гына калган иде. Күрәсең, бу ике сәгать эчендә бик каты борчылып һәм газапланып өлгергән иде. Шумилин да Дудин әйткәннәрне үк раслады. Шуннан соң Урманов комбат белән киңәште. Комбат кыю, акыллы командир иде. Ул обста- новкага бик тиз бәя бирде. — Бер взводны монда калдырам. Калган көчләрем белән авылны урап алып, аңа тылдан атака ясыйм. Урманов, алып бар безне! Хәзер ин мөһиме — вакыт, — диде ул. Командирларны да, сугышчыларны да, һөҗүм алдыннан була торган җанлану чолгап алды. Дудин бигрәк тә түземсезләнде. Кем генә аның янына килмәсен, ул аңа: — Туган авылым минем бу. Анда минем хатыным, балаларым... Исән генә булсыннар иде, — дип сөйләде һәм атака тизрәк башлансын иде инде дип көенде. Назарьевкадан чыгып китә торган юлга беренче булып, Дудин алып барган группа килеп җитте. Шумилин алып килә торган группа нигәдер кичекте. Кинәт авыл өстендә ялкын күтәрелде. — Авылны яндыралар!—дип кычкырды Дудин.—Туган авылым бит, иптәшләр!.. Балаларым... Коралдаш дусларының тилмереп әйткән бу сүзләре сугышчыларның күңелен тагын да көчлерәк ярсытып җибәрде. Комбат һавага ике тапкыр кызыл ракета атуга алар, бер кешедәй булып, атакага күтәрелделәр һәм бөтен көчләренә авылга таба йөгерделәр. Иң алдан Дудин бара иде. Ул хәтта дошман пулеметтан ут ачкан чакларда да ятмады. Авыл кырыена килеп җиттеләр. Ут ике яктан да көчәйгәннән көчәя барды. Шумилин, кырыйдагы өйнең подвалыннан атып торган пулеметчыны күреп, билендәге гранатасын кулына алып, шуышып китте. Урманов, дошманның зур төркеме күл)гә таба чигенүен күреп, пулеметчыга: — Яр буена ат! — дип кычкырды. Ләкин пулеметчы пулеметы
74 
 
 
өстенә капланды. Ул яраланган иде. Урманов пулеметны алды да үзе ут ачты... Авыл өчен сугыш бетмәгән иде әле. Ликкеев белән Җаббаров командир янына беренче пленныйиы алып килделәр. — Иптәш лейтенант, халыкара фашистны эләктердек. Мин фин түгел, мин — норвежец ди, — диде Җаббаров. — Бу нинди часть? — дип сорау бирде Урманов пленный офицерга. — Батальон «Норвегия». — Сезгә нинди бурыч куелган иде? — Көнбатыш юнәлештә чигенергә. — Туплану пункты? — Күлләр дефилесендә, моннан егерме километрда. Сорауны Урманов, Ликкеев аркылы, фин телендә алып барды. Җаббаров автоматын җиңе белән сөртә-сөртә: — Кайдан гына бу фашистлар шундый рожаларны табалар икән. Мөгаен, бу бәндә элек Норвегцядә төнлә кешеләрне суеп йөргәндер. Авылда атышлар тынгач һәм кырыкка якын пленныйны, автоматчылар алып киткәч, Урманов Дудинның урам буенча чабып килгәнен күрде. — Иптәш лейтенант!—дип кычкырды Дудин. — Семьям барысы да исән... Аннары Дудин, бик инәлеп, лейтенантны һәм сугышчан иптәшләрен өенә кунакка чакыра башлады. — Зинһар әйдәгез, шундый хөрмәттән мәхрүм итмәгез, туганнар. Урманов, үзенең бер отделениесен алга җибәреп, үзе калган сугышчылары белән Дудин йортына китте. — Наталья! Кадерле кунакларны каршы ал!—дип кычкырды Дудин капкадан керү белән үк. Аларны матур гына, ләкин бик ябык бер хатын бил бөгеп каршы алды. Аннары «Әти!» дип, әллә кайдан гына ике малай йөгереп килеп чыкты. Өстәлгә катык һәм бәрәңге килеп утырды. Наталья өстәл белән өй алды арасында очып кына йөри. Малайлар үзләренең элекке тормышлары турында сөйләргә ашыгалар. — Әти, финнар безне камчы белән кыйнадылар. Әнине дә, мине дә, Юраны да. Бабайны ике тапкыр будкага яптылар... Урамда машина тавышы ишетелде. Җаббаров тәрәзәдән карады да, коты очып, — Генерал! — диде. Урманов, ук кебек атылып, урамга чыкты. Аның артыннан Дудин да йөгереп чыкты.. Урмановның рапортын тыңлагач, генерал Дудинга карады: — Семьяңны таптыңмы, иптәш Дудин? — Так точно, иптәш генерал. — Котлыйм, туган. Генерал Дудинның кулын кысты. — Сезгә рәхмәт, коткардыгыз, иптәш генерал. — Хезмәтең өчен сиңа рәхмәт, иптәш Дудин. Без барыбыз да туган җиребез өчен сугышабыз. Зур фатлыгыңа сөенеп, сиңа бер көнгә ял бирәм. Семьяң белән бергә бул. Ә аннары куып җит. Анда безне дошман кулында тилмергән бүтән семьялар көтә. Без уз бурычыбызны ахыргача үтәргә тиешбез. Дудин генералны, өйгә кереп, икмәк-тоздан авыз итәргә чакыра башлады. Ильдарский, машинасыннан төшеп, солдат артыннан өйгә атлады. Аны Наталья һәм ялан башлы бабай каршы алдылар. Генерал Натальяның кулын кысты, бабай белән кочаклашып үбеште.  
75 
 
 
— Рәхмәт, бабай, батыр сугышчы үстергәнсең. Күрдеңме улыңның күкрәген? — диде генерал. — Рус кешесе шундый булырга тиеш, — диде карт. — Мин үзем дә Антикайнен походына катнашкан кеше. — Рәхим итегез, өстәл янына узыгыз, иптәш генерал. Өстәл артында бераз утыргач, генерал урыныннан торды. — Сый-хөрмәт өчен хуҗаларга бик зур рәхмәт, — диде ул һәм артык утыра алмавы өчен гафу үтенде. — Бераз утырыр идегез, юлда бик аргансыз, — диде карт. ■— Дошманны җиңгәч, иркенләп утырырбыз әле, бабай. Ә хәзер безнең вакыт бик тар. Ярый, хуш, сәламәт булыгыз. Урамда генерал үз янына Урмановны чакырды. — Ни өчен частька килгәч, минем яныма кереп чыкмадың? — диде генерал. Урманов кызарды. — Гаеплемен, иптәш генерал. — Офицер булгач, масайдың булса кирәк. — Л1асаймадым, тартындым, иптәш генерал. — Разведчик сүзләре түгел... Ярый, дошман кайда? , Галим сөйләп бирде. — Бер генә минутка да аннан аерылма. Аны исән килеш безнең җиребездән җибәрмәскә кирәк. — Тыңлыйм, иптәш генерал. — Рацияң бармы? — Юк, иптәш генерал. — Рация ал һәм алга! Икенче көнне иртә белән разведчиклар кара көеп, янып, актарылып беткән бер биеклек башында туктадылар. Аларның күз алдында коточкыч күренеш иде. ...Иң элек Пичугинның гәүдәсен күрделәр. Аны бары соңыннан гына таный алдылар. Финнар егетне яна торган термит шашкалары өстенә ташлаганнар һәм өстән бүрәнә белән бастырып куйганнар. Аның киемнәре һәм тәне тәмам янып, күмерләнеп беткән. Эсседән тиресе шартлап ярылган, ите күренеп тора. Йөзендә коточкыч газап билгеләре. Күрәсең, термит шашкалары өстенә ташлаганда, ул әле тере булган. Пичугиннан ун адымнар читтәрәк, колачларын җәеп, Ланов ята. Аның корсагын ярып, эченә граната сабы тыкканнар. Гаранскийның аркасына пычак белән телеп, йолдыз ясаганнар. Урталай сынган калын нарат янында Кузнецовның гәүдәсен күрделәр. Кузнецов йөзтүбән яткан, бер кулы алга сузылган. Учында алкасы алынган граната. Ул гранатаны ташлау моментында һәлак булган, ахрысы. Финнар апа кагылмаганнар. Күрәсең, алкасы алынган гранатаныц ярылуыннан курыкканнар. Батыр егет, үлгәч тә, дошманга бирелмәгән. Галим яшь шагыйрьнең салкын гәүдәсе янына тезләнде. Аннары бармакларын берәм-берәм ачып, гранатасын алды да, аны бау белән бәйләп, җиргә күмде. Соңыннан мәетне чалкан әйләндерде. Пуля Кузнецовның нәкъ йөрәге турысына тигән иде. Урманов янына Ломидзе килде. Коточкыч кайгы аны да изгән иде. — Барысын да... — диде ул һәм тавышы калтыранып китте. — Тик Андрей белән Акбулатовны гына тапмадык. Кинәт Ломидзе, автоматын күтәреп, бөтен көче белән янап селкә башлады. — У-ух, сез!.. Диңгезче каны өчен бик-бик кыйбат түләрсез! Урманов сержант янына килеп басты һәм аның иңнәреннән кочты. Алар, күзләрен текәп, алга, ерактан томрап килгән болытларга карап
76 
 
 
тора башладылар. Ә баш очларында, йөрәкләрендәге ярсу һәм ачы нәфрәт кебек, наратлар иелә-сыгыла шаулыйлар иде... 
15 Юлда, поход колоннасына ияреп барган чагында Наиль, фронт гаскәрләренең, Онега күленең көнбатыш ярында десант төшереп, тирәннән чолгау маневры нәтиҗәсендә, Карел-Фин республикасының башкаласы — Петрозаводск шәһәрен немец-фин илбасарларыннан азат иткәнлеген ишетте. — Иптәш Сталинның маршал Мерецковка* приказы бар. Москва безнең фронт гаскәрләренә өч йөз егерме дүрт орудиедән салют биргән!— диде Наиль белән янәшә баручы кыска буйлы бер капитан. — Бу зур җиңү! — диде Наиль, шатланып, һәм үзенең бу минутта Петрозаводскида буятмавына эченнән көенеп алды. Көн кояшлы, эссе иде. Сугышчылар гимнастеркалардан гына булуларына карамастан, тирләп пешкәннәр. Аларның кайберләре каскаларын гына түгел, пилоткаларын да салган. Бигрәк тә «максим»нарын сөйрәп баручы пулеметчыларга һәм миномет кисәкләрен күтәреп баручы минометчыларга кыен. Аларның хәтта гимнастеркалары да юеш. Наиль дә тирләп пешкән иде. Ул юл кырыенда, бер тәгәрмәче ватылган мортира өстенә барып утырды. Аның яныннан пехотачылар, минометчылар үттеләр. Атларын чаптырып, артиллеристлар, өсләре брезент белән капланган гвардия минометлары, самоход орудиелар, танклар узды. Аннары яңадан очсыз-кырыйсыз пехотачылар колоннасы... Наильгә, бүтән бер фронтта да гаскәр калмагандыр, бөтен гаскәр монда туплангандыр шикелле тоелды. Бу куәтле ташкын, бу көч аның күңелендә әйтеп бетергесез тирән горурлык уятты һәм ул, урыныннан торып, шушы көнбатышка агылучы ташкын белән бергә атлады. Кич Наиль Свирь гидроэлектростанциясендә булды. Кайчандыр Ленинград шәһәренең завод-фабрикаларына, Ленинград өлкәсенең колхоз-совхозларына электр уты биреп торган гидроэлектростанция һәм аның поселогы тоташ хәрабәгә әверелдерелгән иде. һәр җирдә пыяла ватыклары, кирпеч сыныклары, шартлау дулкыны каерып ташлаган калай кисәкләре, актарылган бетон өемнәре һәм кара кисәүләр. Баш бинаның кайчандыр якты, ә хәзер җилләр уйнап торган залында Наиль ватык мәрмәр кисәкләрен бер почмакка өеп торучы озын сакаллы бер картны очратты. Ул аның белән исәнләште. Карт аның редакция кешесе икәнен белгәч, иркенләп сөйли башлады. — Языгыз, яз, — диде ул саңгырау тавыш белән. — Бөтен совет халкы белсен, илбасарлар безнең Свирьгрэсны нишләткәннәр. Бу гидроэлектростанцияне без, улым, төньяк гүзәле дип йөри идек. Турбиналар залының бөтен җире менә шундый асыл мәрмәрдән иде. Анда керсәи, күзләр чагыла иде. Бу гидроэлектростанция беренче бишьеллыклар вакытында салынган. Ленинград заводлары, Ур'ал заводлары аңа станоклар, җиһазлар җибәргәннәр. Тамбовтан, Вологдадан, Карелиядән, Казахстаннан, Се- бердән килгән эшчеләр аның корпусларының стеналарын салганнар. Котлованнар казыганнар, шлюзлар, торак йортлар ясаганнар. — Кайбер иске фикерле специалистлар, — диде карт, — биредә гидроэлектростанция салыначагын белгәч, кулларын гына селектеләр. Имеш, плотина салыр өчен нык нигез кирәк, ә монда ком, ул плотинаны салыр-салмас таралачак. Ләкин без ул плотинаны салдык. 1934 нче елда Свирьгрэс тулысынча эксплоатациягә бирелде. Туксан алты мен
77 
 
 
киловатт куәте иде аның, улым! Ленин каласының заводлары бездән I ток алалар иде. Ә хәзер менә нәрсә калды... Алар идарә итү пультына керделәр. Бу элек механикалаштырылган гаҗәеп бер корылма булган. Хәзер ул да шартлатылган һәм таланган. Генераторный подстанциянең.дә бары стеналары һәм металл каркаслары гына калган. — Барлык, аппаратураны, кабельләрне, җиз шиннарны, моторларны, лифтларны, хбтта идәнгә җәелгән паркетны да каерып алып киткәннәр, юлбасарлар, — диде карт. Хәзер, чигенүче дошманның эзеннән барган чагында, Яруллин яңа-' дан картның шул сүзләрен исенә төшерде һәм эченнән уйлап алды: «Алар совет җирен Уралгача алырга хыялланганнар иде, ә үзләре идән паркетларын куптарып качалар. Авантюристлар өчен шәп финал!» Юлның ике ягы да дошманның җимертелгән, яндырылган танклары, кыска көпшәле мортиралары, автомашиналары белән тулган. Кюветларда ташлап калдырылган тупларның, пулеметларның, мотоциклларның, велосипедларның исәбе дә, хисабы да юк. һәр километрда диярлек көтү-көтү үтерелгән атлар очрый. Аларның бер өлеше безнең штурмовиклар утыннан һәлак булган, бер өлешен финнар үзләре атып киткәннәр. Колонна яңадан кузгалып киткәч, Наиль бер төркем сугышчылар белән бергә яшел биеклеккә күтәрелде. Түбәндә, бер якта ялтырап яткан күл, икенче якта, ямьяшел каенлык эченнән агып килгән елганың көмеш тасмасы күренде. — Менә ил! — диде бер яшь кенә сугышчы, — Сельга да Иоки, Ярви да Мельсиперти. — Ә син бу сүзләрнең нәрсә икәнен беләсеңме соң? — диде аркасына миномет лафеты аскан сугышчы. —- Ә нигә белмәскә, — диде яшь сугышчы, күзләрен уйнатып. — Сельга — биеклек. Йоки — елга, Ярви — күл, Мельси-перти — урман ее. Сугышчылар арасында үзенең ун яшьлек оныгын иярткән бөкре карт бара иде. Ул әле иртән үк колоннага килеп кушылды. S Шушы каенлыкта, — диде бөкре карт, — элек бик әйбәт авыл бар иде. Березанка исемле. — Ә хәзер? — Яндырдылар. Партизаннарны яшергән өчен яндырдылар. —- Ә син кая барасың соң, бабай? — дип сорады Наиль. — Кая булсын, Березанкага. — Соң син үзең авыл юк дип әйтәсең ич. Бөкре карт, башын күтәреп, куе ак кашлары астыннан аңа карады. — Ансы дөрес, авыл юк. Ләкин нигезе бар. Нигезен килмешәкләр бетерә алмадылар. Ул нигезгә без яңа авыл төзербез. Сугышчылар янган авыл эченнән тавышсыз-тынсыз гына, тешләрен кысып үттеләр. Оныгын җитәкләгән бөкре карт бер мич янында туктап калды. Карт оныгына нидер әйтте, малай янган кирпечләр арасыннан ниндидер бер савыт күтәреп, күлгә таба йөгереп китте. Тау башында тагын бер авыл күренде. Ул җимерелмәгән дә, яндырылмаган да. Ләкин үзе буш. Кешеләре күренми. Бары тик авылны чыккан чакта гына ак башлы бер малай очрады. Наиль аңардан: — Кешеләр кайда? — дип сорады. — Урманда. — Нигә кайтмыйлар? — Кайтырга мөмкинме инде? — Мөмкин, әлбәттә. Ак башлы малай йөгереп китте, аннары туктады.  
78 
 
 
— Военный абый, телисеңме, мин сиңа буа күрсәтәм? — Нинди буа? — Ә менә монда якында гына, — малай кулы белән үзәнгә таба күрсәтте. — Без аны Максимыч белән ябып куйдык. — Ни өчен'яптыгыз? Ак башлы малай күңелле генә елмайды. — Кызыл Армия куып җитә алмасын өчен, финнар күперләрне шартлаттылар. Ә без, Кызыл Армия елганы тизрәк кичсен өчен суны туктаттык. Югыйсә бик тирән су ул. Ул арада урманнан чыгып килгән халык төркеме күренде. Ак башлы малай, кулын болгап, — Безнекеләр, безнекеләр! — дип кычкырды. Хатын-кызлар, бала-чагалар, картлар бер-берсен узышып йөгерә башладылар. — Исәннәрме иптәшләр! — Кадерлеләребез!.. Башына бизәкле шәл ураган бер карчык Наильне килеп кочаклады. — Улым, сөеклем... — диде ул, яулык чите белән күз яшьләрен сөртә-сөртә. Наиль аның аркасыннан сыйпап, юатырга тырышты. — Кирәкми, кирәкми. Елама, әби. — Ничек еламыйсың... Без бит сезне көтә-көтә интегеп беттек. Тәкатебез калмады. Сугышчылар киттеләр. Наиль «виллиста» куып җиткән политуправление инструкторлары белән авылда калды. Алар бер өйгә керделәр. Идәндә, өстәлдә, тәрәзә төпләрендә патроннар һәм башка чүп-чар аунап ята. Күрәсең, финнар бик ашыгыч качканнар. Хәтта стеналардагы рәсемнәрен дә алырга өлгермәгәннәр. Политуправление инструкторы гвардия майоры тәрәзә пәрдәләрен капшап карады — кәгазь, сөлгеләрен тотып карады — кәгазь, ашъяулык, күлмәкләр, туфлялар, матрац, капчыклар, хәтта тастымаллар да кәгазьдән иде. — Кәгазь дәүләте! — дип көлде гвардия майоры һәм, кулын селкеп, тышка чыкты. Урамда җыр ишетелде. Наиль тәрәзәне ачып җибәрде—бер төркем яшь кызлар, кулларына чәчәкләр тотып, урам буйлап җырлап киләләр. Өч ел буенча коллыкта торганнан соң, алар беренче мәртәбә, берәүдән дә курыкмыйча, берәүдән дә тартынмыйча киң сулыш белән җырлыйлар: В небесах, на земле и на море Наш напев и суров и могуч... Җыр еракларга, күл аръякларына китте, дәртләндерде, рухландырды, чакырды. С нами Сталин родной... Авыл өстеннән безнең штурмовиклар очып үттеләр. Кызлар аларга чәчәкләр болгадылар һәм тагын да кычкырыбрак җырлый башладылар. Наиль тәрәзә яңагына сөялде. Аннары блок-нотын чыгарып, тиз-тиз сызгалый башлады. — Юл сызмаларымьп? — диде күкрәгенә Ватан сугышы ордены таккан, киң йөзле капитан. — Әйе, җиңү юллары сызмалары, — диде Наиль. Озакламый алар кузгалып киттеләр. Ләкин өч километр да үтмәгән- нәрдер, «виллис» ике күл арасындагы тар урында туктады. — Дефиле, күпер шартлатылган, — диде шофер. Хәрби лексиконнан алынган бу сүзне Наиль кемнәр авызыннан гына ишетмәде! Аны олы офицерлар да, солдатлар да, хәтта ездовойларда кабатлыйлар иде.


 
 
Шофер, машинадан төшеп, яр янына барып карады да кире кайтты. — Тәвәккәллибезме, иптәш гвардия майоры? Су артык тирән түгел. — Машинаны утыртырсың, — диде киң йөзле капитан. — Алга! — дип, гвардия майоры кулын селекте.—Кыюлык шәһәрләр ала. Шофер сакланып кына машинаны суга төшерде. Мотор бөтен көче белән үкерә башлады. — Монда автомобильдә түгел, амфибияләрдә генә йөрергә кирәк, — дип сүгенде шофер. Ләкин «виллис» туктамады. Ул үкерә-үкерә чыкты, һәм юл тигезләнгәч, шофер газ бирде. Борылыштан соң, юл күл буйлап бара башлады. — Нинди матур күл, биредә балык тотып кына утырасы,—диде капитан хыялланып. Гвардия майоры көлемсерәп куйды. — Карел-Фин республикасында егерме алты мең күл бар. Бу күл — үзенең матурлыгы ягыннан егерменче меңнәр тирәсендә. Юл кинәт сул якка борылып китте. Күл күздән югалды. Хәзер күлнең ике ягында да тайга шаулый. Юл буенда исәпсез-хисапсыз штабельләр тезелгән. Шәм шикелле тигез һәм юан нарат бүрәнәләре. Финнар аларны Финляндиягә озатырга хәзерләгәннәр, ләкин өлгерә алмаганнар. Машина Погран-Кондуш дигән авылга керде. Ул туктауга аны шунда ук авыл халкы сырып алды. — Финнар вакытында кайда тордыгыз? — дип сорады Наиль. Сары йөзле хатын көрсенеп җавап бирде: — Лагерьда. — Лагерьның начальнигы кем иде? — Микко Каски. Бик әшәке кеше иде. Кулыннан камчысы төшмидер иде. — Чак кына ачуы килсә, будкага ябып куя иде, — диде учы белән яңагын тотып торган ак яулыклы хатын. — Нәрсә ул будка? — Будка — тәрәзәсе тимерле карцер. Кешеләрне анда бишәр-унар тәүлеккә ябалар иде. Аларны анда шул хәтле күп тутыралар, утырырга да, ятарга да урын калмый иде. — Лагерьда ничек яшәдегез? — Сорамагыз. Без өстән такта белән ябылган базларда тордык, — диде сары йөзле хатын. — Аларны бараклар диләр иде. Тирә-як тимер чыбык белән уратылган, миналар куелган. Кешеләр ачлыктан кырылды. Күселәр ашадылар. һәр авылда диярлек Наиль шундый хәбәрләр ишетеп килде. Николаевка авылында чыра кебек ябык бер карчык Наильгә хат күрсәтте. — /Моны минем бичара кызым һәм аның дуслары язып калдырды. Зинһар укыгыз, — диде. «Кадерле иптәшләр! — днп укыды Наиль. — Әсир кызлардан Кызыл Армиянең барлык сугышчыларына, командирларына һәм очучыларына сәлам! Дошман кулыннан безне тизрәк коткарыгыз. Үтенәбез сездән, иптәшләр! Без менә өченче ел инде коллыкта. Артык түзәрлек хәлебез калмады. Безне гомерлек коллыкка куып алып китәләр. Куып җитегез, ашыгыгыз, иптәшләр! Коткарыгыз! Рус кызлары Пахомова Серафима, Мясникова Лидия, Баданова Клавдия, Крюкова Настя...» — Сирафима минем кызым була. Аларны Питкярантага таба куып алып киттеләр, — диде карчык елый-елый. Наиль хатның икенче ягын әйләндерде. Анда: «Кадерле кызлар! Без сезнең тавышны ишеттек. Без барабыз. Без сезне коткарырбыз», дип 

80 
 
 
язылган һәм бик күп имзалар куелган иде. Шулар арасында Наиль лейтенант Урманов белән өлкән сержант Шумилинның да имзаларын күрде. 
16 Өлкән лейтенант Осадчпйның разведчиклары, дошманның тылына үтеп, Хельсинкидан яңа гына килгән фин полкының штабын тар-мар иттеләр, байрагын кулга төшерделәр һәм полк командирының ярдәмчесен пленга алдылар. Безнең яктан бик аз югалтулар белән үткәрелгән бу кыю операциядә лейтенант Урмановның да взводы катнашты. Байрак һәм пленныйны аның сугышчылары алдылар. Куелган бурычны үтәп кайтучы разведчикларны каршы алыр өчен, генерал һәм политбүлек начальнигы полковник Илларионов урамга чыктылар. Генерал яңа кительдән, алтын погоннардан һәм орденнардан иде. Разведчиклар арганнар, тузанга, пычракка баткан ■ булсалар да, палисадник янында басып торган генералны күргәч, иңнәре турайды, йөзләре яктырды. Разведчиклар строевой адымга күчтеләр, аннары бер урында маршировать итеп, тын калдылар. Осадчий генерал алдына йөгереп барып, рапорт бирде. Шумилин генералның аяк астына фин полкының байрагын илтеп ташлады. Ломидзе белән Җаббаров пленныйны, алга чыгарып, генералдан бер читтә бастырдылар. Озын, симез фин башын түбән игән килеш торды. Ул бары бер генә тапкыр генералга күтәрелеп карады. Генерал күн итекләре белән фин байрагы өстенә басты да разведчикларны уңыш белән тәбрикләп, Осадчпйның кулын кысты. Аннары, разведчикларга мөрәҗәгать итеп, турылыклы хезмәтләре өчен аларга рәхмәт белдерде һәм һәрберсенең кулларын кысып чыкты. Дудинның кулын кысканда генерал: — Я, ничек кунак булдың, иптәш кече сержант? — дип сорады. «Онытмаган икән!» дип шатланды солдат һәм, иңнәрен турайта төшеп, җавап бирде: — Бик яхшы кунак булдым, иптәш генерал. Колхоздашлар сезгә сәлам әйттеләр. — Рәхмәт, сәламәт булсыннар, — диде генерал һәм разведчикларга ял итәргә барырга кушты. Җирдән һәм һавадан алып барылган разведка мәгълүматлары буенча, дошман ике зур күл арасындагы терәк пунктта шактый зур көч тупланган, нык фортификацион ныгытмалар күтәргән иде. Партизаннарның хәбәр итүләренә караганда, бу участокка финнарның яңа, моңарчы сугышларда катнашмаган дивизиясе килә. Безнең авиация ул дивизияне маршта чакта ук берничә тапкыр утка тотты, шулай да аның калдыкларыннан шактый зур көч туплануы мөмкин иде әле. Икенче көнне өлкән лейтенант Осадчий, белән лейтенант Урма- иовны һәм өлкән сержант Шумилинны генерал янына чакырдылар. — Ашыгыч рәвештә барыгыз, иптәш өлкән лейтенант, егерме минуттан килеп җитсеннәр диделәр,—диде штабтан килгән связной. Штаб разведрота урнашкан карел авылының икенче башында гына иде. Осадчий связнойны кайтарып җибәрде дә, дневальный аркылы, Урманов белән Шумилинны чакыртты. Тегеләр шунда ук килеп тә җиттеләр. — Җыеныгыз, генерал янына, — диде ул, трубкасын кабызып. Берьюлы өч кешенең чакырылуы Осадчийпың үзе өчен дә гаҗәбрәк иде. Ләкин егетләрнең күзләрендәге табигый сорауны күргәч ул кырт кисте: — Ашыгыгыз! Чирек сәгатьтән алар генерал урнашкан йортның капкасын ачып 


 
 керделәр. Генералның көяз адъютанты, күкрәге Кызыл йолдыз ордены һәм «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бизәлгән Красовский аларны болдырда каршы алды. — Аккуратный егетләр икәнсез. Нәкъ минуты белән килеп җиттегез. — Өчебезгә дә берьюлы керергәме? — дип сорады Осадчий. — Әйе, өчегезгә дә! Красовский, ишекне ачып, аларны гади авыл өенең ак ягына урнашкан генерал янына кертеп җибәрде. Генерал бер үзе генә түгел иде. Аның янында штаб начальнигы подполковник Дроздов һәм разведка начальнигы майор Сидоров утыралар иде. Керүчеләр, ишек төбендә, үкчәләрен үкчәләргә бәреп, туктап калдылар. Осадчий рапорт бирде. Генерал, урыныннан күтәрелеп, аларга каршы атлады. Дроздов белән Сидоров та урыннарыннан тордылар. Ачык тәрәзәләрдән өй эченә кояш нурлары тулган иде. Кайдадыр еракта автоматлар, пулеметлар тавышы ишетелә, кайчакта берән- сәрән генә туплар гөрселдәп куя һәм тәрәзә пәрдәләре селкенеп алалар. Тәрәзә турысыннан мотоцикл, аннары «виллис» узып китте. Ишек алдында, койма башына басып, канатларын җилпи-җилпи кызыл әтәч кычкырды. Генерал кояшка аркасы белән торганлыктан, аның йөзе ачык күренми иде. Разведчиклар аның нәрсә турында сүз ачачагын алдан төсмерли алмадылар. Шуңа күрә аның сүзләре бөтенләй көтелмәгән бернәрсә булып яңгырадылар. — Сезне, — диде генерал, Осадчийга кулын сузып, — хөкүмәтнең иң югары бүләге — Ленин ордены һәм капитан исеме белән котлыйм. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Югалып яисә аптырап калуны һичкайчан белми торган Осадчий, бу юлы, көтелмәгән хәбәрдән, аз гына каушап калды. Дөресен әйткәндә, генерал янына ул бөтенләй башка нәрсә турында уйлап килгән иде. — Советлар Союзына хезмәт итәм!—диде ул, үз-үзен бик тиз кулга алып. Генерал аны кочаклады һәм өч тапкыр үпте. Подполковник Дроздов белән майор Сидоров та, яшь капитанның кулын кысып, югары бүләк белән тәбрик иттеләр. Геңерал, Урманов белән Шумилинга таба борылды. Алар тын да алмый басып торалар иде. Бер генә секундка генералның үткер күзләре сугышчыларының кыю, теләсә нәрсә эшләргә — утка да, суга да керергә әзер торган батыр йөзләренә тукталды. Алар . аның белән кайларда гына булмадылар, нинди генә авырлыкларны кичермәделәр! Никадәр чыныктылар, никадәр ныгыдылар алар! Һәм генералның йөрәге үз сугышчылары белән горурланудан ташып китте. Дроздов белән Сидоров та генерал янына килеп бастылар. Красовский читтәнрәк, телефон аппаратлары яныннан, хәйләле елмаеп карап торды. Разведчиклар ниндидер тантаналы бер минутның якынлашуын сизделәр. — Әле яңа гына, — диде генерал, тынлыкны бозып,—радио буенча, СССР Верховный Советы Президиумының Указын хәбәр иттеләр. Хөкүмәтебез һәм партия сезне, өлкән лейтенант Урманов, Һәм сезне, старшина Шумилин, Свирьньр беренче чыгып, аның төньяк ярында плацдарм алган һәм соңыннан дошманны тар-мар итүдә зур батырлык һәм тапкырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое дигән бөек исем белән бүләкләгәннәр. Чын күңелемнән котлыйм сезне, иптәшләр! Турылыклы хезмәтегез өчен рәхмәт! Генерал аларны да кочаклап үпте. Галим үз колакларына үзе 6. ,С- ә.* № 9 81 

82 
 
 
ышанмыйча торды, һични белән аңлатып булмый торган тирән шатлык тойгысы аның сулышын кысты. Бер сскугд кичекми урманга йөгерәсе, а га ч л а р н ы коча к л ы й - коч а кл ы й к ы ч кы р ы г i җы р л ы й с ы KI I Л Д е. — Я, нәрсә, әллә шатланмыйсызмы?— диде майор Сидоров елмаеп. — Нәрсә телсез калдыгыз? Сез аңа лаеклы егетләр. Генерал Осадчпйның башка сугышчылары да орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәнлеген әйтте дә, бу турыда сүз беткәнлеген белдереп, өстәлгә җәелгән карта янына атлады. Аның аяклары астында идән такталары сыгылды. — Якынрак килегез, — диде ул офицерларга. Барысы да өстәл янына килделәр. Генералның кулы карандашның үткерләнмәгән очы белән карта өстендә гаҗәеп тиз хәрәкәтләр ясый башлады. — Дошман менә монда позициядә тора. Мин аны ике полк һәм танк группасы белән моннан һәхм моннан атакалыйм. Генералның кулы куе итеп буялган ике ук өстеннән үтеп китте. — Күрше дивизияләр менә моннан һәм моннан килә. Партизаннар флангтан булышалар... Генерал карандашын карта өстенә куйды һәм, Осадчийга каран, — Сезнең разведчиклар дошманның көче, оборонасы һәм нияте турында мәгълүматларны ачыклыйлар. Мәгълүматларны ярты сәгать саен тапшырып торыгыз. Менә бу участокка сугыш белән разведка ясагыз. Ә бу егетне, — генерал Урмановка күрсәтте, — сазлык аша,, дошманның тылына җибәрегез. Ул андый эшләргә оста. Генерал елмайды. Аның елмаюы сөйкемле һәм йомшак иде. — Тыңлыйм, иптәш генерал. — Урманов, синең бурычың: шушы сазлык аркылы капитан Пономаревның батальонын үткәрү һәм аның белән бергә менә бу күперне төзек килеш кулга төшерү. Дошманны бу участокта тар-мар иткәч, танклар туктаусыз алга барырлык булсын, һич кичегүсез хәрәкәт итә башлыйсың. Аңлашылдымы? Хәзер Галимгә шул гына кирәк тә иде. Хәзер ул мөмкин булмаганны да булдыра алачак. — Бурычны аңладым, иптәш генерал!—диде ул гаять күтәренке тавыш белән. Телефон шалтырады. — Иптәш генерал, 15 нче шалтырата. Финнар контратака башлаганнар,— диде адъютант. Унбишенче полк командиры Ростов иде. Ленинград блокадасын өзгән вакытта батальон белән генә командалык иткән бу кыю һәм акЫллы командир хәзер полк белән командалык итә иде инде. Трубканы алуга генерал аның таныш тавышын ишетте. — Бигрәк тә яхшы, — диде генерал, Ростовның рапортын тыңлап. —Бу безгә аларны күбрәк кырырга мөмкинлек бирәчәк. Нинди көч белән һөҗүм итәләр? Полк командиры ни дип җавап биргәндер, офицерлар ансын ишетмәделәр. Генерал әүвәлгечә тыныч иде. Аның кояшта янган мәһабәт йөзендәге бер генә тамыры да селкенмәде. — Атаканы кире кайтарырга. Бурыч искечә кала. Ут белән булышырмын. Генерал трубканы куйды һәм разведчикларга карады. — Сезгә дә бурыч элеккечә. Китәргә мөмкин. Майор Сидоров разведчиклар белән бергә чыкты. — Юасы иде, дуслар, сезнең бүләкләрне, — диде ул, капка төбендә аларга кул биреп,— ләкин берни итәр хәл юк. Уңышлык телим. — Бездә югалмас, — диделәр Урманов белән Шумилин берыолы. 
83 
 
 
Осадчий Сидоров янында калды. Урманов белән Шумилин урамга чыга башлаганнар иде, Сидоров, арттан кычкырып, туктатты. — Урманов, мин сиңа әйтергә онытканмын: яңарак политбүлек начальнигы шалтыратты. Ул армия штабыннан синең ниндидер якын Дустыңны алып килгәнлеген сиңа 'хәбәр итәргә кушты. — Якын дустымны? Кем икән, иптәш майор, белмисезме? Белмим. Политбүлек тирәсендәдер. Урамга чыккач, Галим Верещагинны яки Акбулатовны күрергә хәзерләнде. Аның тыны кысылды, ләкин аңа каршы, кулларын җәеп, күзлекле бер офицер йөгерә иде. Урманов баскан урынында туктап калды. — Наиль?! — Галим! Алар кочаклаштылар. —- Кайдан син? — Менә күктән төштем. Алар тагын кочаклаштылар. — Наиль дустым! — Галим! Ух, син нинди булгансың. Котлыйм, туган. Мин Указ турында ишеттем инде. — Рәхмәт, Наиль. Шумилин, читтәрәк туктап, бу ике дусның кочаклашып күрешүләренә хөрмәт белән карап торды. Галим шунда ук аны Наиль белән таныштырды, аңа да герой исеме* бирелгәнлеген әйтте. Аннары Шумилинны взводны хәзерләргә җибәрде. — Эчке бельеларыгызны салып ташлагыз. Билләргә йөзгечләр бәйләргә. Гранаталарны һәм патроннарны күбрәк алырга. Ракетница да онытма, — диде. — Есть. Барысы да үтәлер! Шумилин йөгереп китте. Наиль белән Галим, бер-берсен култыклап, урам буйлап атладылар, аннары урман эченә таба сузылган сукмакка борылдылар. — Мөнирә сиңа сәлам әйтте, Галим.. — Күрдеңме? — Күрдем. Ул бик ерак түгел. Ә мин аны операция башланганнан бирле күргәнем юк, тиз генә күрмәм дә ахры. Алда сугыш кызганнан кыза бара иде. Галим Наиль белән сөйләшә- сөйләшә туплар гөрселдәвенә һәм пулеметлар тырылдавына колак салып барды. Кинәт якында гына реакгив минометлар ут ачты. Агачлар арасыннан утлы койрыкларын сузып, чыжылдап очкан снарядлар күренде. — Әллә һөҗүмме? — дип сорады Наиль. — Юк, финнар контратакалыйлар. Их, вакытның тар чагына туры килдең, Наиль. Ләкин бу очрашуны болай гына .калдырмабыз әле. — Разведкагамы? — Әйе. — Әгәр генерал белән сөйләшсәм, миңа да рөхсәт итмәсме? — Сугышчан операцияне үтәгән вакытта генерал берәүгә дә андый нәрсә рөхсәт итмәячәк. Аннары моның.һич кирәге юк. Без куркыныч эшкә барабыз. — һәр җирдә корреспондентны шуның белән туктаталар. Әйтерсең, ул куркынычлардан ерак торырга тиеш кеше. — Үпкәләмә, Наиль. Мин сине кимсетеп әйтмим. — Мин синең сугышчыларың турында очерк бирергә тиешмен. Политотдел начальнигы тәкъдим итте.  
84 
 
 
— Бик яхшы. Менә Шумилин турында яз. — Мин барыгыз турында да язарга телим. Сукмакта помкомвзвод күренде. — Иптәш өлкән лейтенант, взвод хәзер. — Сукмакка алып чыгыгыз. Мин хәзер килеп җитәм. — Есть! Галим Наильгә борылды. — Ярый, син биредә булырсың бит әле, Наиль? — Әйе. — Мин синең белән саубуллашмыйм, дускай. — Мин сине яңадан күрми китмим. Хәерле юл! — Хуш! Яруллин баскан урынында калды. Урманов, уң кулы белән кобурамын тотып, взводы артыннан йөгереп китте. Үзәнлек итәгендә аны капитан Пономарев каршы алды. Ул озын борынлы, шадра йөзле, чандыр бер кеше иде. Сугышка кадәр Вологда өлкәсенең район үзәгендә мәктәп директоры булган. Галим аны электән үк белә иде. Пономарев белән алар берничә тапкыр сугышчан операцияләрдә катнаштылар һәм капитан турында ул яхшы фикердә калды. — Сәлам, разведчикларга!—диде капитан елмаеп һәм Урмановка кул сузды. Аннары алар, куаклык эченә кереп, яшел үлән өстенә утырдылар һәм карталарын чыгардылар. — Мин мондагы кешеләр белән сөйләштем, <— диде капитан картага карап, — бу сазлык аркылы без боз каткач кына йөрибез диләр. Җәй көне анда тәҗрибәле сунарчылар да аяк басмыйлар икән. Урманов елмайды. — Моңарчы үтелгәннәрсннән һәм үтеләчәкләреннән әллә ни аерылмас инде. Авыл халкы ул һәрвакыт арттыра. — Сезнең ике кулыгызга бер автомат, ә бездә пулеметлар һәм минометлар, — диде капитан, көрсенеп. — Кыен булачак. — Безгә ашыгырга кирәк, — диде Урманов. — Финнар контратакалыйлар. Аларның җилкәсендә обороналарына бәреп керү өчен, генерал атака сәгатен үзгәртүе мөмкин. — Дөрес әйтәсең. Кузгалыйк. Ну, өлкән лейтенант, мин сиңа ышанам. Яхшырак юлны сайла. Галим куаклар арасында кырын ятып, үзара сөйләшеп торган сугышчылары янына килде. Алар инде Урманов белән Шумилинга Герой исеме бирелү турында, үзләренең орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүләре турында ишеткәннәр иде. Разведчикларга гына хас дәрт белән өлкән лейтенантны тәбрикләргә тотындылар. Галим өчен бу иң зур хөрмәт иде. Бераздан ул Шумилинга взводны сафка тезергә кушты. Саф тезелгәч, сугышчан бурычны аңлатып сүзен болай бетерде: — Иптәшләр, безнең вакытыбыз шул кадәр тар, рота командирының бүләкләнүләр турында приказ алып кайтканын да көтә алмыйбыз. Ләкин без бу турыда заданиене үтәгәч белербез. Ике шатлык берьюлы булыр. Ә хәзер, азимутчылар, алга! Взводның иң яхшы азимутчылары Касаткин белән Ликкеев алга чыктылар. Урманов аларга нинди азимут буенча барырга кирәклеген әйтте. Разведчиклар, сөйләшмичә, һәр көтелмәгән хәлгә әзер торып бардылар. Камышлардан аларның башлары да күренми иде. Ләкин югарыдан, агач башыннан караганда, камышларның чайкалуын бик ачык күрергә мөмкин. Бервакытны Урманов үзе дә бары тик камышлар селкенүеннән немец разведкасын тапкан иде. Хәзер бу нәрсә Урманов- ны шактый борчыды, ләкин моңа каршы һичнинди чара күрә алмады. ,  
85 
 
 
Быел яңгырлар аз булганлыктан, сазлыкның суы артык тирән түгел иде. Байтак вакыт су тездән югары күтәрелмәде. Аннары кинәт тирәнәеп китте, камышлар сирәгәйделәр. Алдан баручы азимутчыларның ярты гәүдәләре генә судай күренде. Өстәвенә күл төбе баткакланды, аяклар сумала шикелле сылаиучан ләмгә ябыша башладылар. Бару бик кыенлашты. «Пономаревка тагын да кыенрак», — дип уйлады Галим һәм яшькелт, тынчу су тагын саегая төшкәч, үзе белән Дудинны алып кирегә борылды. Бүтәннәргә шунда туктап көтәргә кушты. Пехотачылар^ шактый ерак калганнар иде. Урмановиы күргәч, тәмам пычракка буялып беткән һәм шуңа күрә кемлеген дә танырга мөмкин булмаган озын буйлы бер сугышчы разведчикларны теттереп сүгәргә тотынды. — Кая алып кердегез безне... Барыбыз да батып бетәчәкбез. Урманов аңа, кулын автоматына салган килеш, тыныч кына карап торды. — Шаулама, разведчиклар корыга чыктылар инде. Ерак түгел. — Дөресме? — Дөрес, дөрес, — диде Дудин. Капитан күренде. Урманов аны бары тик зур борыныннан гына таныды. — Разведка нинди яхшы хәбәр алып килде?—дип сорады ул Ур- мановтан. — Ух, шайтан алгыры, ну сазлык. Бөтен көчне суырды. һәм Урмановның җавабын да тыңламыйча, пулемет стволы астында сыгылып килгән сугышчыга кычкырды: — Ә калганнарыгыз кайда? Мин сезгә бер-берегездән аерылмаска әйттем бит. Сазлыкны ерып килүче бүтән пулеметчылар да күренгәч, капитан кул аркасы белән маңгаен сөртеп, Урмановка пышылдады: — Ике сугышчым бөтенләй батты. Яхшы егетләр иде. Урманов үзенең су керми торган итеп эшләнгән кул сәгатенә карап алды. I — Капитан, сезнең сәгатегез йөриме? Вакыт аз калып бара бит. Пономарев, күн капчыкка салган сәгатен күкрәк кесәсеннән чыгарып, колагына куеп тыңлады. — йөри. — Елгага бер-ике километрдан да артык түгел. Капитан берничә минут уйланып торды. Аннары үзенең саз эченнән һаман килеп торган сугышчыларына тагын бер карап алды да үзенең карарын әйтте: — Син, туган, тоткарланма, алга бар. Мин дә озакламас өчен бөтен чараны күрәчәкмен. Елгага җиткәч тә, миңа хәбәр ит. Үзең обста-. новкага карап эш ит. —- Есть. Урманов читтәрәк басып торган Дудинга ымлап ашыгып китеп тә барды. — Алга, — диде ул ял иткән сугышчыларына. — Хәзер, саграк булыгыз. Без дошман белән очрашу полосасына керәбез. Ярты сәгатьтән елгага килеп чыктылар. Ул тирән һәм шактый киң иде. Разведчиклар, сакланып кына, тал-чыбыклар арасыннан күпергә карадылар. Аның өстендә бер сакчы арлы-бирле йөри, һичнинди ныгытмалар күренми, ләкин алар булырга тиеш. Урманов күперне тылдан алырга карар итүе турында Пономаревка язу җибәрде дә, бер минут кичекмичә, разведчикларга елганы кичә башларга кушты. Иң алдан Шумилин, аннары башка разведчиклар йөзеп киттеләр. Финнар бернәрсә дә сизмәделәр — борылыш разведчикларның хәрәкәтен күпер өстендәге сакчы күзеннән яшерә иде.


 
 
 
— Тавыш-тынсыз хәрәкәт итәргә, — диде Урманов Шумилинга.— Башта хәнҗәрләр белән. — Есть. Күпергә тылдан .якынлашканда, разведчиклар көтмәгәндә иске траншеяларга очрадылар. Урманов, үзенең сугышчыларын ике төркемгә бүлеп, ике якка җибәрде. Траншеялар сай иде, күп урыннарда ишелеп төшкәннәр, үлән үскән. Күрәсең, монда күптән йөрмәгәннәр. , Разведчиклар әле иелеп, әле үрмәләп бардылар. Кинәт алда кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышлары ишетелде. Разведчиклар җиргә сыендылар. Сөйләшүләр тынды. Шумилин траншеядан чак кына башын күтәргән иде, наратлар арасында ике финны күрде. Аларның берсе, озын буйлысы, землянкага таба китте, икенчесе, винтовкасын иңенә салган килеш, траншеяларга таба атлады. Шумилин, артына борылып, Ломидзега ике бармагын күрсәтте. Бу: «Без икәү хәрәкәт итәбез», дигән сүз иде. Фин, бернәрсә сизмичә, сукмак буйлап килә иде. Кинәт аның алдында, җир астыннан чыккан кебек, ике яшел күләгә калыкты. Финның күзләре акайды. Ләкин ул винтовкасын алырга өлгергәнче, күкрәгенә батырылган хәнҗәр белән җиргә егылды. Разведчиклар алгарак киттеләр. Күпер һәм аның өстендә арлы-бирле йөренүче фин инде ачык күренде. — Аларның землянкалары биредә булырга тиеш, — диде Шумилин шыпырт кына. Урманов, үзенең группасы белән юлның икенче ягына чыкты һәм, куе куакларга яшеренеп, күпергә якынлаша башлады. Ул сәгатенә карады. Атака башланырга кырык минут вакыт бар әле. Ләкин финнарның алгы кырыена атып торган безнең артиллерия үзенең утын кинәт эчкәрәк күчерде һәм снарядлар ярылган арада моторларның үкерүе ишетелде. Урманов атака башланганлыгын аңлады. — Иптәшләр, безнекеләр атакага күчтеләр. Тизрәк булырга кирәк. Разведчиклар агачлардан агачларга поса-поса алга йөгерделәр. Менә урман бетте. Күпер тирәсендәге агачларны финнар кискәннәр. — Дзотлар аргы якта, — диде Ликкеев. Шул ук секундта Шумилин . группасы киткән якта гранаталар шартлавы ишетелде. Хәзер инде тынлыкны саклап торуның кирәге юк иде. Урманов күпер өстендәге часовойны автоматтан атып төшерде. — Күпергә, дзотларга! Дзотларның амбразуралары көнчыгышка һәм ян-якларга гына каратылган булганга, анда кешеләр булганда да артык куркыныч түгел иде. Тик тизрәк хәрәкәт итәргә генә кирәк. Разведчиклар күпергә йөгерделәр. Икенче яктан аларга каршы Шумилин килеп чыкты. — Землянканы шартлаттык. Берәү дә ычкына алмады. Проводны кистек, — диде ул. Дзотлар буш иде. Разведчиклар аларга кереп урнаштылар. Урманов, ракетницаны чыгарып, һавага ике кызыл ^ракета җибәрде. Бу—күпер безнең кулда дигән сүз иде. — Шумилин, күпер астын тикшереп кил. /Диналар куймаганиармы. Шумилин, үзе белән Дудинны алып, күпер астына йөгерде һәм озакламыйча кире дә кайтты. — Миналарны алдык, иптәш өлкән лейтенант. Авиация бомбасы куйганнар. Күрәсең, алар һөҗүмгә барганда чигенү турында күбрәк кайгыртканнар. — Яхшы. Сез икенче дзотка күчегез. Юлда финнарның автомашиналары күренә башлады. Урманов үзенең сугышчыларына дәште:

87 
 
 
— Без күперне алдык. Ләкин бу — эшнең яртысы гына әле. Хәзер аны кулда тотарга кирәк. Связнойлар Пономарев батальонының да яр буендагы траншеяларга Урнаша башлавын хәбәр иттеләр. Капитан үзе берничә минутка Урманов урнашкан дзотка да кереп чыкты. — Ну, туган, рәхмәт сиңа, оста эшләдең,—диде ул.—Хәзер инде без дошман белән сөйләшә алабыз. Разведчикларның һәм Пономарев батальонының тиңдәшсез сугышы башланды. Ике сәгать буенча алар чигенүче дошманның ярсыган кысрыклавына каршы тордылар. Күпер алдында үлекләр һәм яндырылган автомашиналар өелде. Бары тик броняларына автоматчыларны һәм разведчикларны утыртып, күпер өстеннән безнең танклар шаулап үтеп киткәч кенә, Урманов чайкала-чайкала дзоттан чыкты һәм почмакка' сөялде. Аның янына башы ак марля белән уралган Шумилин килде. — Барыгыз да исәннәрме? — Икәү үлде, өчәү... Шумилин һәлак булган һәм яраланган сугышчыларның фамилияләрен әйтте. Урманов пилоткасын салды һәм күзләрен йомды. Аның коңгырт, юеш чәчләре маңгаена сибелде. Шумилин да, пилоткасын салып, бер кулы белән автоматына тотынган килеш басып торды. Ә алар яныннан танклар, автомашиналарга утырган пехотачылар, йөгерек атларда артиллеристлар үтеп киттеләр. Соңыннан колонна белән килгән сугышчылар күренделәр. Кинәт Шумилин кычкырып җибәрде: — Иптәш өлкән лейтенант, карагыз! Урманов күзләрен ачты һәм урыныннан кузгала алмыйча катып калды. Колонна белән янәшә, муеннарына автоматлар аскан Андрей Верещагин, Лида Звездина, Наиль Яруллин һәм... Ләлә Халидова киләләр иде... 1 «Өнемдә төш күрәм»,—дип уйлады Урманов һәм яңадан күзләрен йомды. 
17 Әкиятләрдәге серле урманнарда гына очравы мөмкин булган искиткеч матур каенлык. Сокланып туймаслык зифа каеннар киртләч-кирт- ләч булып күлгә төшкәннәр һәм аны бөтен яктан урап алганнар. Күл, әйтерсең, ак мәрмәр балдак эчендә ята. Салкынча җил исеп тора. Каен яфраклары йомшак кына шыбырдыйлар. Хәтфәдәй яшел чирәм өстендә көмеш тәңкәләр сибелгән. Каен төпләрендә исәпсезхисапсыз чәчәкләр. Нинди генә төстәгеләре юк анда! Кар кебек аклары да, күгәрчен түшедәй күкләре дә, "карлыган кебек җете кызыллары да, кичке шәфәкъ кебек алсулары да, иртәнге күк шикелле зәңгәрләре дә бар. Кайбер чәчәкләрдә, салават күперендәге шикелле, берьюлы бөтен төсләр бергә җыелган. Алар, бер-берсенә күчеп, гаҗәеп яңа төсләр тудыралар. Тоташтан сигез сәгать операция өстәле янында эшләгәннән соң, Мөнирә белән Лиза шушы каенлыкка чыктылар. Лиза берьюлы чәчәкләргә ташланды. — Ой, нинди матурлар! Ой, нинди нәфисләр! Мин мондыйларны һичкайчан күргәнем юк иде. Ах, нинди ямьлеләр! —дип, ул чәчәкләрдән чәчәкләргә йөгерәйөгерә бертуктаусыз сөйләнде. Мөнирә кулы белән каен кәүсәләрен сыйпый-сыйпый күлгә таба төшеп китте. Аның күңеле менә шушы каенлык кебек якты, йөрәге каенлыкның һавасы кебек, иң татлы шатлык белән тулы иде. Кичә аңа йөрәге яраланган япь-яшь бер сугышчыны китерделәр. Ул берничә минуттан, яки берничә сәгатьтән үләргә тиеш иде. Аның
88 
 
 
исән калуына һичнинди өмет юк иде. Мөнирә аңа операция ясады. Ул аның йөрәге кырыеннан дошман пулясын алды. Авыру әле һаман тере. Алай гына да түгел, бүген аның кәефе бераз яхшыра башлады. Ул күзен ачты. Ул яшәячәк! Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә. Кешенең гомерен коткара алу нинди зур бәхет ул! Моның өчен бит бер гомереңне түгел, өч-дүрт гомереңне багышласаң да, кызганыч булмас иде! Мөнирә каенлыкта менә шул уйлар белән канатланып йөрде. Ара- тирә гамьсез Лизага карап елмаеп куйды. Аннары яңадан чатырларга, авырулары янына китте. Ул яңадан сигез сәгать, ә кирәк булса, бер тәүлек, ике тәүлек эшләргә хәзер иде. Ерактан, урман эченнән ишетелгән артиллерия канонадасына колак салып, Мөнирә чатыр ишеге төбендә туктады. Чатыр эченнән кемнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелде. Мөнирә тиз генә ишекне ачты. Носилкада яралы авыру ята иде. — Минага эләккән... аягы, — диде санитар. Мөнирә сестраларга яралыны операциягә хәзерләргә кушты да үзе, икенче бүлмәгә чыгып, ак халатын киде. Ул арада бер кочак чәчәкләр күтәреп. Лиза да кайтып җитте. — Ой, нинди матурлар! Әйе. бит, Мария Мансуровна? Мин аларны авыруларның баш очларына куярмын. Кинәт тышта ниндидер атышлар ишетелде, шау-шу күтәрелде. Мөнирә борчылып китте. — Лиза, нинди атыш, нинди шау-шу ул? Белешеп кайт. — Хәзер, Мария Мансуровна. Йөгерәм. Лиза хәвеф-хәтәр барын сизмичә, кемнедер кочарга теләгәндәй кулларын җәеп, йөгереп чыгып китте. Аның артыннан чатыр ишеге тешәргә өлгермәде, нык тартылган түбә материясен ертып, пулялар өере сызгырып үтте. Шул ук вакытта Лизаның тыштан ачы тавышы ишетелде: — Финнар! Чигенүче дошман, урманнардан файдаланып, безнең тылыбызда вак, диверсион группалар калдырып, әледән-әле безнең икенче эшелоннарга, складларга, обозларга, медсанбатларга һөҗүм итә иде. Үзенең һәлакәтен сизгән дошман соңгы ярсуында аеруча ерткычлык күрсәтә иде. Мөнирә биленнән браунингын алды. Шул минутта арты белән чиге- нә-чигенә Лиза керде. Аннан кулына автомат тоткан, Лизадан ике- өч өлеш зуррак фин күренде. Финның күзләре ялт-йолт итә, яңак калкымнары сикереп-сикереп куя иде. Автомат Ччираты яңгырады. Лиза: «Ой, мама!..» — дип, әкрен генә кычкырып, идәнгә чүгәләде. Пуляларның берсе Мөнирәнең чигәсе яныннан сызгырып үтте. Фин аны да күрде һәм яңадан автоматын күтәрде. Мөнирә атып җибәрде. Төтен таралганда, фин йөзтүбән капланган иде. Мөнирә ни булды дигәнсыман бер аңа, бер браунингына карады. Аннары аңына килде булса кирәк, — Лиза, сөеклем! — дип идәндә кан эЧендә яткан кызга ташланды. — Мария Мансуровна... — дип пышылдады Лиза әкрен генә.— Ой, мама... Аның күзләреннән ике яшь бөртеге чыгып, ирен почмакларына тәгәрәделәр. КүзлЗре йомылды. — Мама... { Кинәт чатырның бер стенасы кызарып китте. — Янабыз!.. — дип кычкырды ишектән йөгереп кергән санитарка. Тылга озатылырга тиешле авыр яралылар ята торган зур чатыр дөрләп яна башлады. Яралылар, кайсы дүрт аякланып, кайсы шуышып, ут эченнән чыгалар, чыга алмаганнары, ярдәм сорап, ачы тавышлар.
89 
 
 
белән кычкыралар, ә бандитлар, үзләренең кара эшләрен эшләп, урманга чигенәләр иде. Мөнирә, башка врачлар, санитарлар һәм сестралар белән бергә янып торган чатырдан яралыларны чыгара башлады. Аның халаты, яулыгы көеп бетте, куллары пеште, ләкин ул әрнүне сизмәде. Соңгы яралыны ут эченнән алып чыккач кына ул хәлсезләнеп чирәмгә ауды. Икенче көнне медсанбат яңадан үзенең гадәттәге тормышы белән яши иде. Янган чатыр урынына яңасын кордылар, вакытлыча ачык һавада урнаштырылган яралылар яңадан чатырга кертелделәр. Көндезге унбердә автомашиналар килде. Авыр яраланган сугышчыларны машиналарга чыгара башладылар. • Мөнирә читтәрәк басып санитарларга кыска гына боерыклар бирде. — Ипләбрәк, ипләбрәк тотыгыз. — Тагын бер урын калды, — диде шофер. — Туктагыз! Мөнирә, ашыгып, Лиза янына керде. Лиза тәрәзә янында ята, ә аның баш очында кичә үзе җыйган матур чәчәкләр җиз снаряд гильзасына тутырып куелганнар иде. Военврачны күргәч, ул күзләрен ачты һәм Мөнирәнең ни өчен керүен сизенде, ахрысы. — Мине озатмагыз... Минем сезнең белән каласым килә, — диде. Мөнирә аның маңгаеннан сөйде дә яңадан чыгып китте. — Тагын бер авыруны алып килегез. Кичкырын медсанбатка яшел маскхалатлы бер сугышчы килде. Аның кулы яраланган иде. — Мин разведчик Галәви Җаббаров, сезгә өч көнгә агымдагы ремонтка килдем, — диде ул, кәгазьләрен сузып. — Мөмкин булырмы? Санитаркаларның берсе, кара кашлы, төймә борынлы кыз аңа карап елмайды да: — Мөмкин булыр, — диде. — Утырыгыз, хәзер врач киләчәк. — Йөрергә күнеккән булсак та, сезгә килгәч утырмый булмас. Тәмәке тартырга ярыймы? — Тәмәке тартырга ярамый. — Ну... алайса лордлар палатасындагы шикелле күңелсез булачак икән. Ә сездә газеталар бармы? — Бар. ■ Җаббаровка бу кара кашлы санитарка ошады булса кирәк, ул аңа күз кысты. — Бер генә минутка мөмкинме? — Бер генә минутка мөмкин. — Миңа военврач Ильдарская үзе кирәк иде, гүзәлем, —^диде Җаббаров әкрен генә. Кызның елмайган йөзе җитди төс алды. Җаббаров моны шунда ук сизде һәм исән кулы белән кызның беләгеннән тотты да серле итеп пышылдады: — Сез алай-болай уйламагыз, гүзәлем. Эш белән кирәк ул. — Гүзәлегез алай-болай уйламый. Нинди эш белән кирәк ул? — Әманәт бар. Бер якын дустыннан. — Бирегез, илтеп бирәм. Ә, юк, гүзәлем, үз кулына тапшырырга кушылган. Заказной! — Үз кулына тапшырырга кушылган булса—тапшыр, әнә үзе килә. Эчкерсез Галәви, бу сөйкемле кара кашлы кызның үзе әйткән сүзләрен кабатлап, чак кына үчекләп һәм үпкәләп сөйләшүен сизмәгән кебек, үзе алып килгән әманәттә Мөнирә өчен нинди хәбәрләр барын да белми иде. Взводныйдан да булгач, һичшиксез, күңелле әйбер булырга тиеш дип уйлый иде ул. Җаббаров, элек медсанбатта бер булганлыктан, Мөнирәне танып белә иде. Ләкин аның ишектән чыгып килгәнен күргәч, аягүрә торды
90 
 
 
да бераз гаҗәпләнеп калды. Мөнирә элеккечә матур, ләкин бик ны^ ябыккан иде. Күз төпләрендә кара түгәрәкләр, яңакларында сарылык. «Авырыймы әллә»? дип уйлады Галәви һәм, бер адым алга атлап, исән кулын чигәсенә күтәрде. — Иптәш военврач, сезгә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! — Мөрәҗәгать итегез. — Өлкән лейтенант Урмановтаи. Сезнең үз кулыгызга тапшырырга •куц(ылган пакет. Мөнирәнең йөзе яктырып китте. Җаббаров аңа пакетны сузды да, тагын честь биреп, бер адым читкә атлады. — Рәхмәт, иптәш ефрейтор. Җаббаров «Советлар Союзына хезмәт итәм» дип әйтмәкче иде дә, мондый очракларга алай әйтергә ярыймы, юкмы икәнен белмәгәнлек- тән, тотлыгып калды. Кара кашлы кыз моны күрде һәм көлүен сиздермәс өчен, учы белән авызын каплап, каядыр йөгереп китте. — Эх... — дип көрсенеп куйды Галәви, — базарны төшердем бугай. Мөнирә чатырдан чыкты да, күл буена төшеп, каен төбенә утырды. Ике акчарлак, кыйгач очып, дулкыннар өстендә бер әйләнделәр дә, кинәт югары күтәрелеп, күздән югалдылар. Мөнирә алар очып киткән якка озак карап торды. Аннары конвертны ачты. Конверт эченнән Галим кулы белән язылган хат килеп чыкты. «...Үземнең шатлыгымны һәм кайгымны сөйләп бирер өчен сүзләр таба алмыйм, Мөнирә. Минем иң якын дустььм Андрей Верещагин табылды. Син бит аның тарихын беләсең. Авыр яраланган көе ул дошман кулына эләккән. Аны чылбырлап, агачка кадаклаганнар. Ул төнлә, чылбырны өзеп, немец часовоен үтергән дә урманга качкан. Ике метрлык озын чылбыр шалтырамасын өчен, ул аны бер атна буенча муенына урап йөрткән. Шул көенчә ул партизаннарга очраган, һәм нинди бәхет! Бу отрядта Андрейны электән белГән Лида Звездина да була. Лида белән без 1941 нче елда, кораблебез батканнан соң, партизаннар отрядында очрашкан идек. Бу хәл Андрейның язмышын куп җиңеләйтә, партизаннар аңа ышаналар, аны үз отрядларында калдыралар. Шул отрядта Андрей... беләсеңме, беләсеңме тагын кемне очрата?! Безнең Ләләне, безнең сөекле җил кызыбызны...» — Ләлә!.. Ул исән! Мөнирәнең күзләреннән шатлык яшьләре бәреп чыкты. Ул күз яшьләрен дә сөртмичә хатны укуны дәвам иттерде. «...Ләлә, Андрей кебек үк, каты яралы килеш дошман кулына эләгә (Ленинград блокадасын өзгән чагында). Аны бик каты газаплыйлар, лагерьдан лагерьга күчереп йөртәләр, еврейка дип тә бәйләнәләр, ахырда, кышкы бер төндә аны, үзеннән кабер казытып... аталар. Әйе, аны хәтта, кар белән генә булса да, күмеп тә китәләр. Төнлә аның кабере янына бер рус карчыгы килә һәм кабердән әкрен генә ыңгырашу ишетелгәч, ул аны казып ала да өенә алып кайта. Биш ай буенча, үлем куркынычы астында, бу гади рус карчыгы аны өендә саклап, терелтә, аннары партизаннар отрядына озата. Ләлә аны: «Минем икенче дәү әнием», дип атый. Нинди яхшы кешеләр белән тулы безнең илебез, Мөнирә! Син Ләлонең аның турында сөйләгәннәрен ишетсәң иде! Мөнирә, син Ильяс Акбулатовны, үзйөрешле комбайн эшләргә хыялланып йөргән эшче егетне, батыр разведчикны хәтерлмсең әлбәттә. Ул юк инде... Немецлар аны тереләй тимер мичкәдә кайнатканнар...» Мөнирәнең тәне чемердәп китте. Кибеп өлгергән күз яшьләре тагын бәреп чыктылар. Ул калтырый башлады. Тереләй тимер мичкәдә кайнатканнар... Бу бит коточкыч вәхшилек! Хатның дәвамын Мөнирә бик озак укый алмады. Ул аның кулларын ут кебек пешерә иде. һәм күп мәртәбәләр үлем белән янәшә йөргән
91 
 
 
«У кызның кинәт хәле китте. Ул күзләрен йомды да каен кәүсәсенә сөялде. Аның баш очында, аның кайгысын уртаклашкан кебек, каен яфраклары шыбырдадылар. Күзләрен ачкач, Мөнирә, тирән уйга чумып, бик озак күлгә карап торды. Аннары яңадан хатны укый башлады. «...Акбулатов дошманнарга бернәрсә дә әйтмәгән. Ватанга хыянәт итүгә караганда, ул коточкыч үлемне артыграк күргән. Иң актыккы сулышын алганда аның телендә нинди сүзләр булгандыр — бу турыда безгә һичкем сөйли алмас. Мин бары шуны гына уйлый алам: аның күз алдында үзен үстергән һәм үзен үлемсезлек биеклегенә күтәргән Ватан булгандыр. Разведкага киткән чакта ул үзенең партия билеты белән бергә парторгка куен дәфтәрен дә калдырган иде. Л1ин ул дәфтәрне парторгтан сорап алдым. Аның беренче битендә, болай язылган иде: «Кешенең иң кадерле нәрсәсе-—тормышы. Тормыш аңа — барыбер генә мәртәбә бирелә, һәм аны мәгънәсез үткән еллар өчен газапланмаслык итеп, әшәкелек һәм ваклык белән үткән көннәр өчен хурлыкта янмаслык итеп үткәрергә кирәк. Үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә — кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтергә мөмкин булсын» (Н. Островский). Акбулатовның гомере — яшь большевикның гомере, соклангыч матур, якты нур иде. Без аны онытмабыз, аның өчен үч алырбыз, аның кебек булырга тырышырбыз...» Мөнирә яшьләре кибеп беткән күзләре белән зәңгәр ераклыкка карды. Аның күз алдына ерак Казандагы Галимнәрнең өе, озату мәҗлесе һәм шунда, өстәлләр тирәсендә булышып йөргән алтын чәчле кыз, Камария килде. — Менә нинди асыл кешене сөйгәнсең бит!—дип пышылдады Мөнирә. 18 Каты сугышлар белән шоль-август айлары үтеп китте. Дошманга хәлиткеч удар ясалган иде инде. Питкярантыдан соң ул оешкан рәвештә зур каршылык күрсәтә алмады. Маннергеймчылар карел урманнарында, үзләренең иң яхшы дивизияләрен югалтып, үлем ярасы алган ерткыч кебек, актык көчләре белән каршылык күрсәтәкүрсәтә, Финляндия чикләренә тәгәрәделәр. Әле июль ахырларында ук безнең кайбер частьларыбыз, Кудом-Гу- бада дошманның көчле каршылыгын сындырып, Лонгонвара районында дәүләт чигенә барып чыктылар һәм Финляндия җиренә керделәр. Генерал Ильдарскийның дивизиясе хәрәкәт иткән участокта, дәүләт чиге шактый ерак иде әле. Бер көнне политотделга барып кайткан «взводный дипломат» Галәви Җаббаров фин президенты Рютиның президент креслосыннан очканлыгын, аның урынына сөякләре таралырга торган Маннергеймны утыртырга теләүләрен сөйләде дә үзенчә нәтиҗә ясап куйды: — Озакламыйча, акфиннар яңадан безнең илчегә чабачаклар — зинһар, илче әфәнде, Москвага әйт, диярләр, безнең хөкүмәт делегациясен кабул итсен. Югыйсә тар-тарарамга очабыз, диярләр. Илче булу да кыен эш икән, егетләр. Белеп торасың — алдыңда дошман, аның фрак кесәсендә сиңа пуля хәзерләнгән, шулай да син аңа ачык йөз күрсәт, кулын кыс, тәшәккермен әфәндем., диген. — Менә сине илче итеп куйсалар нишләр идең? — диде Ломидзе. — Әлбәттә, баш тартмас идем. «Сталинчы» колхозының бригадиры буржуй ялчылары белән сөйләшергә сүз табар иде. Иң мөһиме илче өчен нәрсә? Үз илеңне ярат, совет халкына турылыклы бул. Миндә бу сыйфатлар бармы? 
92 
 
 
Җаббаров кулы белән күкрәгендәге орден һәм медальләрен шалтыратып алды. — ‘Чуть ли не полный кавалер «Славы» абзац! Плащ-палатка өстенә ятып, партия җыелышы өчен доклад хәзерләгән Шумилин, башын күтәреп сүзгә кушылды. — Сугыш беткәч, — диде ул, бик җитди итеп, — Җаббаровны дипломатлар хәзерли торган курсларга укырга җибәрербез. Ә хәзергә без Ватан солдатлары. Солдат үзенең дошманы белән бары тик бер генә телдә: пулялар һәм снарядлар телендә генә сөйләшә. Финляндия барыбер сугыштан чыгачак дип, без уяулыгыбызны һәм аңа булган нәфрәтебезне киметергә тиеш түгелбез. Без аны һичсүзсез коралын ташларга мәҗбүр итәргә тиешбез. — Ансы, әлбәттә, шулай. Без инде хәзер университет бетергән халык, иптәш парторг. Кайда ничек сөйләшәсен беләбез, — диде Җаббаров. Өлкән лейтенант Урманов, яшел чатырга ошаган чыршы төбенә утырып, «Правда» газетасын укый. Бу җәйге айлар эчендә фронт сызыгы ничек үзгәрде! Ул училищеда чакта кайда иде дә, хәзер кайда! Кырым һәм Одесса, Белоруссия һәм Молдавия азат! Сугышлар Германия чигендә, Висла аръягында, Румыния җирләрендә бара! Урманов Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлану көненә якынлашуын бик ачык аңлады һәм аның күз алдына совет халкының тарихи роле бөтен бөеклеге белән килеп басты. Батыр совет халкы үзенең Ватанын саклап калды, ул бөтен кешелекне кабахәт фашистлар чиреннән коткарды! Галим үзенең дә бу бөек эшкә кулыннан килгән кадәр көч салуы белән горурланды, шатланды. Генерал Ильдарский дивизиянең бер өлешенә дошманны эзәрлекләп олы юл буенча барырга боерды. Икенче өлеше, юлдан читкә борылып, тайга эченнән чик буена таба барырга тиеш. Кеше аяк басмаган кара урман эчләреннән, уннарча сазлыклар, күлләр, елгалар, чытырманлыклар аркылы йөз километрдан артык җир үтәргә кирәк. Пехотачылар моннан үтә алачак, ә артиллерия, обозлар, сугыш припаслары, азык-төлек белән ничек? Барысын да күтәреп илтеп булмый бит! Иң беренче булып, тайгага Урмановның разведчиклары киттеләр. — Мин ышанам, сез полк өчен иң җайлы һәм иң кыска юлны табарсыз,— диде полк командиры Ростов, Урмановның кулын кысып.— Чик буена барып җитү белән туктагыз һәм хәбәр итегез. Махсус боерык булмыйча алга китмәскә. — Була, иптәш майор. Бу көнне Галимнең кәефе яхшы иде. Ул Мөнирәдән хат алды. Мөнирә аны Советлар Союзы Герое исеме алу белән котлаган һәм хатның ахырында: «Минем сине бик күрәсем килә. Хәзер бездә эш аз инде. Бер көнне Ләлә килеп чыкты. Кич буе диярлек синең хакта сөйләшеп утырдык. Син анда әллә нинди хикмәтләр эшләп беткәнсең. Нигә син .бүләкләнүләрен турында язмадың? Герой исемен алуың турында да бары газетадан гына белдем. Бу нәрсә, тыйнаклыкмы, масаюмы? Әллә минехМ «үзеңне сакла» дип әйткән сүзләремнән куркып язмыйсыңмы? Мин бит барыбер барысын да беләм һәм беләчәкмен...» Урманов үзенең разведчиклары артыннан бара-бара үз алдына елмая. Аның җырлыйсы, кычкырып, урманны яңгыратып җырлыйсы килә. Тайга эченә ераграк кергән саен, Галимнең йөзе җитдиләнде. Анык тәҗрибәле күзләре, үз артыннан килүче сугышчан иптәшләренә бу юлны үтәр өчен ни хәтле агачлар кисәргә, ни хәтле агач төпләрен казып ыргытырга, ни хәтле валуннарны шартлатырга яки күтәреп ташларга кирәген бик яхшы күрделәр. Ул әледән-әле юлның характеры турында радио буенча полк командиры) белән хәбәрләшеп торды. 
93 
 
 
Кич белән бик зур сазлык янына килеп чыктылар. Урманов үзенең разведчикларын юл эзләргә бөтен якка җибәрде. Алар кич буе һәм икенче көнне иртән сазлыкны айкап йөрделәр. Сазлык егерме кило- кетрларга кадәр сузыла һәм аны һич тә әйләнеп үтәргә мөмкин түгел иде. — Түшәлмә юл салырга туры килер, — диде Шумилин. — Бүтән ”.ара юк. — Моның өчен нихәтле бүрәнә кирәк булачак! — диде Җаббаров. Чыннан да, егерме километр буенча бер-берсен янәшә куеп, түшәлмә юл салыр өчен бик күп бүрәнә кирәк иде. Урманов яңадан Ростов белән хәбәрләшеп алды. Бүрәнәләрне кайдан, ничек ташырга мөмкинлеген күрсәтте. Ростов аның сүзен тыңлагач: — Яхшы, мин ул турыда кайгыртырмын. Ә син — алга! Бер генә минутта тоткарланма. Чиккә барып җитүең турында хәбәр көтәм! —диде. Урманда финнарның алдагы сугышларда тар-мар ителгән частьларының калдыклары, вак-вак төркемнәргә бүленеп йөриләр иде. Урманов ике тапкыр алар белән бәрелеште. Төнге бәрелеш вакытында Шу- I милин яраланды. Лейтенант аны тылга озатмакчы булды. Парторг баш тартты. — Минем күзләрем күрә, кулларым автомат тота ала әле,— диде ул. Урманов каршы килмәде, чөнки аңа хәзер кешеләр бик кирәк иде. Бара торгач, урманда төтен исе сизелә башлады. — Ни булыр икән?— диделәр разведчиклар. Шул чакта, алар койрыкларын бот араларына кыстырып, ачык алан аркылы йөгереп үткән ике бүрене күрделәр. Бераздан ботакларны сындыра-сындыра, нәкъ алар өстенә, сары поши килеп чыкты. — Ерткычлар кача... Лахтарьлар урманга ут төрткәннәр, — диде Ликкеев. Урманда туып-үскәнгә, ул урман янгынының нинди коточкыч нәрсә икәнен яхшы белә иде. Разведчиклар янгынга каршы киттеләр. Аларга озак барырга туры килмәде. Киң алаңга чыгу белән, ике зур күл арасында коточкыч янгын котыруын күрделәр, .’һавага кара, куе төтен күтәрелә. Чыршылар, наратлар, дары кебек кабыналар да, күз ачып-йомганчы ялкынга уралалар. Разведчиклар автоматларын әзер тоткан хәлдә, котырынган янгын алдында туктап калдылар. Аларның ачулы йөзләренә янгын шәүләсе төште. Урманов, кашларын җыерып, аскы иренен тешләде. Ул нишләргә, нинди карар кабул итәргә белми иде. Ә егерме бер сугышчы, аның теләсә нинди боерыгын үтәргә әзер булып, көтеп тора. Артка китеп, полк командирына, юл юк дип әйтергәме? Бу киртә алдында чигенергәме? Урманов ялтырап торган күзләре белән тирә- ягына карады да, кыю, ихтыярлы тавыш белән кычкырды: — Янгынның юлын кисәргә! Аңа бу якка таралырга ирек бирмәскә! — Ул ике күл арасындагы иң тар урынга күрсәтте. — Агачларны аударырга һәм күлгә ташларга. Шумилин һәм Гречуха! Сез безне саклыйсыз. Ә калганнар минем белән! Радист, ә син Ростовка хәбәр ит! Урманов, беренче булып, янгын авызына ташланды. Разведчикларның үзләре белән балталары һәм бер пычкылары бар иде. Алар үсеп торган агачларны чабарга, кисәргә, ташырга тотындылар. Янгын, гүя аларны куар өчен, тагын да якынрак килде. Түзәлмәслек эссе була башлады. — Күлгә чумып алыгыз!— дип кычкырды Урманов. Разведчиклар киемнәре белән үк яр башыннан суга сикерделәр һәм, аннан чыгып, яңадан эшкә керештеләр һәм аннары тагын күлгә йөгерделәр. 
94 
 
 
Ликкеев белән Дудин искиткеч оста урман кисүчеләр булып чыктылар. Алар икәү, башкаларга караганда, берничә мәртәбә артыграк кистеләр. Ломидзе исә шул хәтле ярсып китте, зур-зур агачларны пәһлеван шикелле бер үзе күтәреп, текә ярдан күлгә ташлады. Стихиягә каршы мондый ярсулы көрәшкә читтән тыныч кына карап торырга мөмкин түгел иде. Шумилин яраланган булуына карамастан, түзмәде, иптәшләре янына йөгерде. Ул үз урынына, сакка, икенче бер сугышчыны җибәрде дә, иптәшләренә булышырга тотынды. Янгын, агачлар киселгән урынга җиткәч, алга сикерергә теләп, үкер- де-үкерде дә, сикерергә көче җитмәгәч, уңга борылып, үз юлында бөтен нәрсәне йотып, күлгә таба омтылды. Ләкин разведчиклар анда да аның юлын бикләп өлгергәннәр иде инде, 'һәм янгын, аучыларның кызыл флаглары арасына эләккән бүре кебек, каян чыгарга белмичә, үз мәйданында бөтерелә башлады. Ә киемнәре суга манчылган, йөзләре тиргә, корымга, туфракка буялган разведчиклар, үзләренең эшләгән эшләренә исләре китеп, бер читтә җыелдылар. — Шабаш,— диде Дудин,— артык бер кая да бара алмый ул. Березин җил чыкмагае дип борчылды. Җаббаров, аньпң иңбашына кулын куеп, күңелле итеп әйтте: — Борчылма, доктор, без урман янгыннарын гына түгел, фашистлар кабызган мировой янгыннарны да сүндерергә күнеккән кешеләр. Җитди ьерезин мондый шаяруларны яратып бетерми иде. — Яп авызыңны, балабон!—диде. Урманов барысына да юынырга кушты. Разведчиклар күлгә йөгереп киттеләр. Чишенеп юындылар, аннары шул ук юеш күлмәкләрен һәм маскхалатларын өсләренә киеп, табын янына җыелдылар. — Их, йөзәр грамм да булса, Баден-Баденда ял иткән шикелле бөтен арганнар онытылыр иде, — дип шаяртты Җаббаров. — Баден-Баден...—дип үчекләде Ломидзе. — Пычагыма кирәкмени миңа синең Баден-Баденың. Сухуми булсын иде менә. — Мондый эш өчен, иптәшләр, мин старшинадан йөзәр грамм түгел, автомат башына икешәр йөзне дә табачакмын, — диде Шумилин. — Әйбәт, помкомвзвод, язып куябыз, — диде Җаббаров, кулларын уып, һәм халыкара хәлләрдән соңгы хәбәр итеп, тавык карагы Анто- нескуның, самолет койрыгына утырып, Германиягә качарга маташуы турында сөйләп китте. ' Куаклар арасында рациясе янында яткан радист Урмановны чакырып алды. — Генерал... Урманов янгын сүндерүе турында сөйләп бирде. Генерал рәхмәт әйтте һәм 1 моңарчы Ростов әйткәннәрне кабатлап, — «Алга, тоткарланма!» — диде. Гречуха буш консерв банкаларын күмәр өчен хәнҗәре белән кәс кисә башлады. Разведчикларның язылмаган законнары бар: алар утырган урында, бер генә нәрсә дә калмаска тиеш. Разведчик шырпы сызса да. аны ташламый, ә туфракка батыра. Ләкин бу юлы Гречуханың саклыгы артык иде. — Ә агачларны нишләтәсең, аларны да күмәсеңме? — дип шаяртты Җаббаров. — Янгыр явар төсле, болытлар куера,—диде Шумилин. — Бик яхшы, яуса, янгынны тәмам сүндерер. Ә безгр юлга вакыт. Төнне кайда булса алда үткәрербез, — диде Урманов. Урман әле яна иде. Өлкән лейтенант разведчикларга башларын плаш-палаткалар белән урап, үзе артыннан йөгерергә кушты. Гаҗәп кошларга ошаган разведчиклар, төтен эченнән, авып, җирдә янып торган агачлар аша сикерә-сикерә алга йөгерделәр.


 
 
Янгын полосасыннан чыккач, Урманов, плащ-палаткасының башагын артка ташлап, иптәшләренә карады. — Барыгыз дамы? — Барыбыз да, — диде иң арттан килгән Шумилин. Төнне алар тыныч үткәрделәр. Икенче көнне иртән чиләкләп янгыр коя башлады. Яшен яшьнәргә, күк күкрәргә тотынды. Тайга, мең төрле куркыныч тавышлар чыгарып үкерде. Урманда куркыныч булып китте. — Берәр ышык җирдә, яңгыр туктаганын көтәргә кирәк, — диде Җаббаров. Урманов башын селекте. — Без ут аша үттек, без давыл аша да үтәрбез. Алга, дуслар! Тагын күзгә төртсәң күренмәс караңгы бер төн үтеп китте, аннары матур нртә туды. Алдан баручы Шумилин, кулын изәп, үз янына командирны чакырды: — Чик! Бу изге бер сүз булып яңгырады. Урманов урман межасы буйлап карады. Ул еракка сузыла, күл аркылы үтә һәм аръякта аксыл күк белән тоташып, күздән югала. Межада электән калган тимер чыбык киртәсе, ауган чик баганасы һәм төрле билгеләр күренә. Бүтән сугышчылар килеп җиткәч, Урманов аларга бәхетле йөзен борды. — Иптәшләр! — диде ул, шатланып. — Бу участокта да бөек советлар державасының чиге торгызылу белән котлыйм сезне! Без бирегә беек Сталин күрсәткән юл белән килдек һәм без җиңдек. Шушы изге туфракка тез чүгеп, — Урманов бер аягы белән, сугышчан байрак алг дында тезләнгән кебек тезләнде. Аның артыннан бүтәннәр дә тезләнде:- ләр,—шушы изге туфракка тез чүгеп, иптәшләр, ант итик: Ватаныбызның барлык дошманнарын тар-мар итми торып, кулыбыздан коралыбызны төшермәбез! Ул автоматын ике кулына тотып үпте. Разведчиклар да коралларын үптеләр. Аякка баскач, Урманов яңа чик баганасы ясарга боерык бирде. Шул вакытта Финляндия ягыннан автомат тавышлары ишетелде. Разведчиклар, ике чик арасындагы межаны үтеп, дошманга каршы ташландылар. Кыска бер бәрелештән соң, дошманның үз туфрагында, ундүрт лахтарь ятып калды, берсен разведчиклар плен алдылар. Пленный бу яшел кешеләргә коты очып карады һәм дога укынган шикелле пышылдады: — Сез кемнәр? Сез кайдан бире килеп чыктыгыз? Сез партизаннармы? — Көтмәдегезмени!? — диде Урманов аңа, текәлеп. — Урман артларына яшеренеп, тыныч кына утырырга уйладыгызмы?! Соңыннан ул пленныйдан үзенә кирәк булган нәрсәләр турында сорау алды да, иске урынга кайтып, чик баганасын торгызырга кушты. Үзе чик буена килеп җитүе турында хәбәр итү өчен, радист янына ашыкты. Егерме минуттан соң, чик буенда яңа багана тора иде инде. Шумилин сумкасыннан буяу һәм кисть чыгарды. — Касаткин, яз! — диде ул һәм кечкенә генә ике такта сузды. Касаткин, алариың берсенә зур, матур хәрефләр белән «СССР» дип, икенчесенә «Финляндия» дип язды. Такталар баганага кадаклану белән, Урманов Шумилин янына килде. — Өлкән сержант! Шумилин гәүдәсен турайтты. — Сезгә, Советлар Союзы Героена, безнең взводның иң яхшы сугышчысына һәм парторгыбызга, бөек Совет державасының чик баганасы янында беренче вахтага басарга боерам!

96 
 
 
Шумилин командирның сүзләрен кабатлады да, йөзе белән Финляндия ягына карап, постка басты. Аның башы ак марля белән уралган, иңендә плащ-палатка, ә куллары муенына асылган автоматында нык һәм ышанычлы торалар иде. Җаббаров, Касаткиннан буяу һәм кисть сорап, куаклар артына кереп китте. — Нишлисең?— дип сорады Касаткин. — Ультиматум язам,— диде ул, күзен кысып. Бераздан Галәви бер башы очлап юнылган такта кисәге күтәреп килеп чыкты һәм агачларның берсенә кадаклап куйды. Аннары такта яныннан бер адым читкә китеп, честь биреп басты, иптәшләренә: — Укыгыз! — диде. Тактада: «Бу юл дошман өненә илтә. Дошманны үз өнендә кыйнап бетерик!»— дип язылган иде. Берничә көннән соң, чик буена бөтен полк килеп җитте. Финляндия Совет хөкүмәте куйган башлангыч шартларны кабул итүе, фин гаскәрләре урнашкан бөтен участокта 4 нче сентябрьдә иртәнге 3 сәгатьтә сугыш хәрәкәтләрен туктатачагы мәгълүм булды. Бу көнне Финляндия ягыннан бер генә мылтык тавышы да ишетелмәде. Икенче көнне иртән, сәгать сигезне суккач, Шумилин белән Җаббаров чик буена киттеләр. Җаббаров үзе кадаклаган язуын приклад белән сугып төшерде дә куаклар арасына ташлады. — Хельсинкига кадәр барасы, кырып бетерәсе иде сугыш чукмарларын,— диде ул канәгатьсезлек белән.— Югыйсә бераз, хәл алгач, тагын Урал таулары турында саташа башларлар бит бу урман шүрәлеләре. Яхшылыкның кадерен беләләрмени алар. Чик буенда безнең яктан да, финнар ягыннан да сакчылар торалар иде инде. Фин сакчысы безнең сугышчыларны күрде һәм елмаеп кул болгады. Шумилин да аңа кул болгады. Җаббаровның кара тутлы йөзе элеккечә җитди иде. — Әнә ул елмая, кул болгый, — диде Галәви, фин ягына ымлап.— Ләкин миңа аның елмаюы да, кул болгавы да кирәкми. Мин анын нәрсә уйлавын беләсем килә. Бу сугыш еллары аны бер-бер нәрсәгә өйрәттеме, башына бераз гына акыл кердеме, әллә ул түрәләре ни кушсалар, яңадан шуны эшләргә хәзерме? Ун ел эчендә алар безгә ике тапкыр сугыш белән килделәр. Илебезгә нихәтле зыян китерделәр, нихәтле кешеләребезне кырдылар! Аларның бездән шәфкать көтәргә һичбер нигезләре юк иде. Термит шашкаларында яндырылган сугышчан иптәшләремнең газапларын онытырга минем хакым бармыни? Шумилин аның иңенә үзенең кулын салды. — Анлыйм мин сине, туган, — диде ул йомшак тавыш белән. — Аңлыйм. Үз тарихында һичкайчан азатлыкны белмәгән Финляндия, 1917 нче елда бөек Ленин кулыннан азатлык алды. Моны алар онытмаска тиешләр иде. Азатлык бит халык өчен иң изге нәрсә. Бәлки, Финляндиянең хезмәт ияләре моны йөрәкләре белән аңлаганнардыр да. Ләкин аларның башлыклары — фашистлар — алармы безгә каршы сугышка кудылар. Моннан берничә көн генә элек мин үзем сезне илбасарларны рәхимсез кырырга чакырган идем. Ләкин бүген обстановка үзгәрде. Финнар безнең шартларны кабул иттеләр. Без аларның эчке эшләренә катнашырга теләмибез. Үз илләрендә алар үзләре тәртип урнаштырсыннар. — Ярый ла алар яхшылыкның кадерен белсәләр. — Моны тарих күрсәтер. Без совет кешеләре барлык халыкларның дус һәм рәхәт яшәүләрен телибез. Көн урталарында разведчиклар урнашкан палатага Ләлә Халидова килеп керде. . 
.с ә." № 9 97 
 
 
— Исәннәрмесез,—дип елмайды ул һәм Верещагинга үзенең кечкенә кулын сузды. — Бераз туарылгансыз, иптәш сугышчы,— диде Андрей, аның бәләкәй кулын үзенең дәү учына кысып,— өлкәннәр янына кергәндә, рөхсәт сорыйлар, бугай. — Гаеплемен, иптәш лейтенант. Мирная обстановка. — Иртәрәк түгелме икән? Берлинны алгач та, мирная обстановка тиз булмас әле. Яна сугыш уты кабызырга маташучылар күп табылыр. — Сез бик еракка карыйсыз, иптәш лейтенант. — Без еракка карарга тиешбез, Ләлә! Партизан отрядында йөргәндә, Ләлә Верещагин белән бик нык дуслашып киткән һәм аңа өлкән абыйсына караган шикелле карый, ә Верещагин аны сеңелем дип йөртә иде. Галимнең һәм Верещагинның соравы буенча Ләләне элемтәчеләр батальонында калдырдылар. — Урманов кайда?—дип сорады Ләлә. — Парикмахерга китте. Кунакка җыена. — Кая? Мөнирә янына түгелме? — Әйе, медсанбатка. — Ә ул бер сәгать элек үзе миңа шалтыратты. Сезгә барачагын әйтте. Мин шуны әйтергә дип кердем. Менә-менә килеп җитәргә тиеш. — Шулаймыни? Бигрәк тә яхшы. Димәк, бәйрәмне бергә-бергә үткәрәбез. Разведчикларның запасы барыбызга да җитәр. — Лидадан хат юкмы?— дип сорады Ләлә. — Бар, — диде Андрей һәм анын йөзе берьюлы яктырып китте. — Сиңа сәлам язган. Туган җирендә комсомолның район комитеты секретаре булып эшли башлаган. Яңа авыллар төзибез дигән. Кунакка чакырган. — Барырсыңмы? Ләлә күз кырыйлары белән Андрейга сынап карады. Андрей аның соравының мәгънәсен төшенде булса кирәк, елмайды. — Әлбәттә, минем бит аннан башка беркемем дә юк. Урманов кайтып керде. Ул яңа кительдән, фуражкадан. Күкрәгендә Алтын йолдыз балкый. / — Син нәрсә, өстеңә бер котелок одеколон аудардыңмы әллә?—дип Верещагин көлеп җибәрде. — Ә, кунак бар икән. Исәнме, Ләлә. — Өлкән лейтенант, сиңа кунакны калдырып торырга туры килер, ахрысы,— диде Верещагин, Ләләгә күз кысып.— Приказ бар... Галим тиз генә аңа борылды. — Нинди приказ? Верещагин Ләлә белән тагын бер тапкыр күзгә күз карашып алды ла чак кына елмая төште. —- Сиңа монда калырга*, ә аңа... монда килергә. Аңладыңмы? — 'һичнәрсә аңламыйм. — Фу, нинди! Сугыш хәрәкәтләре бетү белән, акылыңны җуйдыңмы әллә? Ләлечка, аңлат әле шул юләргә,— диде Андрей һәм чатырдан чыгып китте. Галим Ләлә янына утырды. — Я, ничек яшисең? — Яхшы. — Хафиздан хат аласыңмы? — Алдым. Хафиз Кырымны азат итүгә катнашкан. Хәзер Вислада :угыша. Тышта Верещагинның калын тавышы ишетелде. — Киләләр! Урманов һәм Ләлә йөгереп чыктылар. Кояш нурлары белән яктыр


 
 тылган мәһабәт нарат урманы эченнән сузылган киң юлдан, атларын юыртып, Мөнирә, Лиза һәм Наиль килә иде. — Наиль дә килә!— дип шатланып кычкырды Ләлә һәм алга омтылды. Галим килүчеләргә каршы йөгерде һәм Мөнирә атланган ярсу атның тезгененнән тотты. Көләч йөзле Мөнирә, атының тезгеннәрен тартып, бер секунд чамасы, Галимнең уенда ниләр барлыгын белергә теләгән шикелле, аның күзләренә текәлеп карап торды да, бер Галимгә генә сизелерлек итеп, озын керфекләрен сирпсп кунды. Аннары җиңел бер хәрәкәт белән атыннан сикереп төште һәм Ләләне кочаклады. Наильне һәм Лизаны разведчиклар чолгап алдылар. Наильнец килүенә алар аеруча шат иде. Аның үзләре турында фронт газетасында язган очеркларын һәм мәкаләләрен алар күп тапкырлар укыганнар иде. Күкрәгендә Алтын Йолдызы балкып торган Шумилин беренче булып аның кулын кысты. — Рәхмәт, иптәш өлкән лейтенант, бик килештереп язган идегез. Мин сезнең мәкаләгезне Москвага, заводыма да җибәрдем. Наиль өчен моннан да зуррак мактау кирәкми иде. Ул үзенең язмалары турында сугышчыларның мондый җылы сүзләрен ишеткәч, әсәрләнеп китте. — IMHH сезнең турыда, иптәшләр, китап язачакмын әле, — диде ул, күзлеген төзәтеп. — Сез менә дигән калын романнарның геройлары булырга хаклы. — Кече сержант Җаббаров кем була?—дип сорады Лиза. Галәви алга чыгып басты. — Без булабыз. — Сез?.. Ә мин сез мыеклыдыр дип уйлаган идем. Соня мыеклылар- ны ярата, — диде Лиза һәм, кесәсеннән хат чыгарып, Галәвигә сузды. Разведчиклар кычкырып көлеп җибәрделәр. Ә Җаббаров бер дә уңайсызланмыйча: — Мыекта эш тормас. Безнең шикелле яшь егетләрдә мыек бер айда менә дигән үсә ул, — диде. Кунаклар чатырга керделәр. Ә бераздан инде аннан разведчикларның көчле җыры ишетелә башлады. Җыр, Ватан даны өчен яңа сугышларга, яңа батырлыкларга чакырып, тын урман өсләреннән биеккә-биеккә күтәрелде. Кичкырын, кояш батып барган чагында, Галим, Мөнирә, Наиль һәм Ләлә күл ярына чыгып утырдылар. Озынча күлнең яртысы, көмеш җәймә җәйгән шикелле, ялт-йолт килеп тора, икенче яртысы, әйтерсен. кара хәтфә белән өретелгән — анда биек яр башындагы йөзәр еллык наратларның куе күләгәләре сузылганнар. Күлнең аргы башында бер төркем сугышчылар көймәдә йөриләр һәм, гармонь тавышына кушылып, хор белән җырлыйлар:; Сталин наша слава боевая, Сталин нашей юности полет... — Дөрес, бик дөрес,—диде Наиль. Ул бераз кызмача, ләкин исерек түгел иде. Мәктәп дуслары янында Һаҗәрнең юклыгын аеруча тирән кичерсә дә. тойгыларын тышка чыгармады. Ул шат һәм күңелле булырга тырышты.— Әйе, Сталин безнең яшьлегебезнең даны, Сталия безнең яшьлегебезнең канаты,— дип дәвам итте Наиль.— Без бала чактан ук Ватаныбызга турылыклы булырга, гомеребезне аңа багышларга хәзерләндек. Безнең хыялыбыз кыю, югары иде. Без Алтын йолдыз турында — Ватан өчен иң югары хезмәт күрсәтү турында хыялландык. Ә бүген бу безнең чынбарлык инде. Галимнең күкрәгендә Алгын йолдыз балкый. Башкаларыбызның да күкрәкләре .орденнар һәм медальләрбелэи 

99 
 
 
бизәлгән. Дөрес, сугыш бетмәгән әле, алда тагын да зуррак сынаулар тора. Ләкин бу сынауларга без моңарчы булганга караганда күп мәртәбәләр чыныгып, күп мәртәбәләр көчлерәк булып барабыз. Барысы да аның сүзен бик дөрес дип таптылар һәм, кайчандыр, Воробьевка тауларында Герцен белән Огарев бөтен гомерләрен халыкка хезмәткә багышларга ант иткән кебек, шушы юлдан киләчәктә дә горур барырга вәгъдәләшеп, берберсенең кулларьпн кысыштылар. Аннары кайдадыр Польша җирләрендә сугышып йөрүче Хафиз белән Петр Ильичны, туган ил өчен үзләренең газиз җаннарын биргән Ильяс Акбулатов белән Һаҗәрне искә алдылар. Укытучыларны, мәктәпләрен сагынып сөйләделәр. — Их, Казан урамнарыннан бер үтсәң иде! Мәктәбебезгә бер барып керсәң иде! Ничәнче ел инде бит мәктәбебез бәйрәменә катнашканыбыз юк!—диде Ләлә хыялланып. — Бу көн ерак түгел инде,— диде Галим. Аланда тынлы оркестр уйный башлады. Ләлә урыныннан торды. — Гафу итегез, иптәшләр. Мин барырга тиешмен. Бүген безнең үзешчәнлек түгәрәгебезнең кичәсе була. Барыгызны да концертка чакырам. Мин «Урман кызы» исемле яңа бию башкарачакмын. — Ләлә, син әле һаман балерина булу теләгеңнән кайтмадыңмыни?— днп сорады Наиль, җиңелчә шаяртып. Ләлә бик җитди җавап бирде. — Киресенчә, бу теләгем көчәйде генә. Мин яшьлек хыялымнан баш тартканым юк һәм тартмам да. Наиль Ләләне озата китте. Галим белән Мөнирә икәү генә калдылар. Галим, кызның кулларыннан тотып, күзләренә карады. Мөнирә керфекләрен түбән төшермәде. Ул елмая һәм чиксез ышаныч, бетмәс- төкәнмәс мәхәббәт белән Галимгә карый иде. Галим аны үбәргә тотынды... — Хәтерлисеңме, — диде Мөнирә, Галимнең кара чәчләреннән сыйпап,— хәтерлисеңме, без синең белән нәкъ менә шулай кайчандыр Казан паркында, Казанка елгасына карап утырган идек? — Синең белән бергә булган минутлар мәңге минем исемдә алар, Мөнирә. Озакламый безгә, бәлки, тагын аерылышырга туры килер. Ләкин бу юлы озакка түгел. Җиңү көне хәзер якын инде. — Кая гына барсак та, мин синнән ерак булмам, Галим. Син минем бөтен йөрәгемне үзеңә алдың. Аннары алар киләчәккә булган хыяллары турында сөйләштеләр. Галим, сугыш беткәч тә, Хәрби академиягә керергә уе барлыгын әйтте. Мөнирә үзенең укуын төгәлләргә һәм аспирантурага керергә җыенганлыгын белдерде. — Медицина фәнен мин бик яраттым. Аның алдында иксез-чиксез мөмкинлекләр ята. Күл өсте тәмам тоныкланган инде, хәзер ул иңеннән иңенә кара хәтфә кебек, сизелер сизелмәс кенә тирбәлеп ята. Көймәдә йөрүчеләр дә күренми. Урман артыннан ай калкып килә. — Әйдә, концертка кичегербез,— диде Мөнирә һәм алар, айның зәңгәрсу нурлары сибелгән сукмак буйлап, тынлы оркестр тавышы шаулап килгән аланга таба атладылар... 
Бер атна вакыт үтте. Дивизия эшелоннарга төялде. Генерал :кий, тиешле боерыкларны биреп, майор Сидоров белән әле :амолетта очты. Аэродромга кадәр озата барган Мөнирәгә дә дивизиянең <ая юл алуы турында бер сүз дә әйтмәде. Бары тик: — Бер генә сәгатькә булса да Казанга, әниең янына кереп чыга алмаммы,— диде. Ильдар- кичә үк 


 
 
Менә эшелоннар, берсе артыннан берсе, азат Карелия җирләре, буйлап чабалар инде. Кызыл вагоннарның, тәрәзәләреннән, ачык ишекләреннән сугышып йөргән яшел урманнар, штурмлап алган полустаноклар, янган, ватылган станцияләр күренеп калалар. Эшелоннар хәзер алариыц берсенә дә туктамый. Алар һаман алга баралар. Тик юл ялгашларында тәгәрмәчләр тукылдыйлар һәм, тәгәрмәчләр тавышыдай бер генә минутка да туктамыйча, гармонь моңнарына кушылып, солдат җырлары яңгырый. Эшелоннар һаман баралар. Гитлер блогының иң ышанычлы союзникларыннан берсе булган Финляндия сугыш мәйданыннан алып- ташланды. Ләкин сугыш әле дәвам итә. Әле ерак Заполярье, борынгьи Печенга җирләре ут эчендә, әле Балтик буенда каты сугышлар тынмаган, әле Польша, Чехословакия, Болгария, таланган, яндырылган, хур ителгән Европа үзләренең азат ителүләрен көтәләр. Әле Берлинга бәреп керәсе бар. Әле Ерак Көнчыгышта кәпрәйгән самурайлар кылыч уйнаталар... Эшелоннар һаман баралар. — Кем әйтер икән, безне кайсы фронтка илтәләр?—дип сорый Галәви Җаббаров. Бер кулын чалбар кесәсенә тыгып, ишек яңагына сөялеп урманнарга карап барган Виктор Шумилин аңа таба борыла. Күкрәгендәге Алтын Йолдызы балкып куя. — Мин әйтә алам, Галәви, — ди ул, елмаеп. — Безнең иксез-чиксез туган илебезнең нәкъ йөрәге турысында Москва шәһәре бар. Москвада Кремль. Ә Кремльдә, иптәш Сталин бүлмәсендә/бик зур карта эленеп тора. Ул картада бүгенгенең дә, киләчәкнең дә барлык юллары күрсәтелгән. ’һәм без, иптәш Сталин безнең генералга кая барырга кушкан булса, нәкъ менә шунда барып чыгарбыз. Курьерский поезд тизлеге белән барган шушы эшелоннарның бер-, сендә, ачык вагон ишегенә аркылы куйган агачка сөялгән Осадчий, Урманов, Верещагин күренеп калалар. Алар нәрсә турындадыр сөйләшәләр һәм көлешәләр. Арттарак, шундый ук тизлек белән килгән эшелоннарның берсендә, Кызыл Хач флагы җилфердәп барган вагонда, башына ак яулык бәйләгән, өстенә ак халат кигән Мөнирә, антенна чыбыклары сузылган вагонда, колакларына наушниклар кигән Ләлә күренә. Алар артыннан килгән махсус редакция поездында, язылачак романының геройлары турында уйлап, иңнәренә соры шинелен салган Наиль тәрәзәдән карап бара... — Хәерле юл, дусларым, хәерле юл сезгә! 
Бетте 
1948 ел